Электронная библиотека » Марат Кәбиров » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Китап (җыентык)"


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Марат Кәбиров


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Гуля, дим, анаңны!..

Ишетмәде. Һәм мин аны, иңеннән алып, үземә караттым.

– Нәрсә? – Бу сүзне мин аның иреннәреннән генә укыдым. – Тукта, карыйк әле.

Һәм ул кире борылды.

Мин Гуляга тагын бер эндәштем дә бераз читтәрәк йөреп килергә булдым. Читтә йөрү дә кызык түгел иде. Кайда атласаң да – шул ук музыка тавышы. Кайда баксаң да – бер үк төрле кешеләр. Бер карасаң, бу кешеләр һаман элеккечә иде. Шул ук вакытта алар белән нәрсәдер булган, нәрсәдер үзгәргән, һәм әлеге үзгәрешнең нидәлеген дә тиз генә төшенерлек түгел. Гуля, чынлап та, хаклы. Мин монда, чынлап та, чит планета кешесе шикелле.

Мин парктан чыга торган күпергә җиткән идем инде. Җырчының тавышы яңгырады:

– Ә хәзер иң мөһим урынга җиттек. Мин барыгызны да бирегә чакырам. Барыгыз да монда килегез. Кашкадан! Олыгыз да, кечегез дә, ир-атлар да, хатын-кызлар да, ямьсезләр дә, чибәрләр дә – барыгыз да монда килегез! Барыгыз да! Монда килегез! Һәммәгезне дә сәхнә янына чакырам.

Бу юлы аның тавышы бик ямьсез дә, тупас та түгел сыман иде. Паркның төрле почмакларыннан сәхнә янына кешеләр агылды. Мин бертын басып тордым. Әллә кире борылыргамы? Шулкадәр вакытны әрәм иткәч, бәлки, иң мөһим мизгелне дә күреп китәргәдер? Борылып, бер-ике адым атладым да… кабат урам аша чыга торган күпергә юнәлдем. Нинди генә мөһим нәрсә вәгъдә итеп чакырмасын, әлеге тамаша минем өчен түгел иде. Моннан ераккарак китәргә кирәк. Бәлки, өйдән урап килергәдер… Бәйрәм тамашалары болай тиз генә тәмамланмый. Ә Гуляны шунсыз сәхнәдән аерып алып булмаячак. Ул карасын. Ә миңа ерактанрак урап килергә кирәк. Әлеге концерттан бераз ял итмәсәм, акылдан язармын шикелле тоелды.

Мин урам аша чыгып, Рыльский буйлап атлаганда, ниндидер талгын музыка башланды. Бу җыр түгел иде. Бары тик музыка гына. Сәер, әмма ямьсез түгел. Ничектер үзенә тарта, әллә нинди сәер халәт тудыра. Миңа бу кызык булып тоелды. Бер мизгелгә генә кире борылырга дип тә уйладым, әмма борылмадым.

Юл уңаендагы кибетләргә кагыла-кагыла, өйгә атладым. Сатып ала торган нәрсәм юк иде, әлбәттә, әмма кибет эчендә тыныч, теге бәйләнчек музыка ишетелми иде. Тынычлыкта күңел бәйрәм итә. Мин, әле теге, әле бу нәрсәгә төбәлеп, вакытны сузарга тырыштым. Бер-ике әйберне кулга тотып та караган булдым, бәясен белештем. Һәм чыгып киттем дә икенче кибеткә кердем. Аннан соң өченчесенә…

Гагарин урамына борылгач та, теге музыка ишетелә иде әле. Барабан авазлары да, улау-үкерүне хәтерләткән бүтән гадәти авазлар да юк. Нинди уен коралы икәнен дә тәгаен генә билгеләрлек түгел. Скрипкага да тартым. Ниндидер талгын һәм тыныч музыка. Ул монда кадәр ишетелергә дә тиеш түгелдер сыман. Әмма ишетелә. Үзенә чакыра. Бәйли.

Мин аптекага атладым. Аптека алдыннан «ашыгыч ярдәм» машинасы кузгалып китте. Ишек төбендә берничә хатын басып тора, берсе үксеп елый, калганнар юатып маташа.

Мин эчкә уздым. Монда да елау авазлары каршы алды. Идәндә бөгәрләнеп яткан ирне кочаклап, ниндидер хатын үкерә иде. Мин, нәрсә булуын ачыкларга теләп, бераз карап тордым да ары уздым. Ул арада бая ишек төбендә торган хатыннарның берсе, кереп, дарулар сата торган тәрәзәгә ташланды.

– Сез, – дип, төкрекләрен чәчте ул, – сез аны коткара ала идегез! Ник ярдәм итмәдегез?! Ник ул сораган даруны бирмәдегез?!

Аптекарь кыз яшь иде. Мин аны ни өчендер Гуляга охшаттым. Һәм ул-бу була калса, аны яклашырга әзерләндем. Әмма ул үзе дә бик мескен затлардан булып чыкмады.

– Ул акча түләмәде! – дип, тупас җавап бирде кыз. – Мин бушка дару таратып ята алмыйм.

Әлеге җаваптан хатын бер мәлгә югалып калды. Әмма шундук тагын һөҗүмгә күчте.

– Әмма ул бит чирле иде. Ул бит сезнең күз алдыгызда…

– Бу – аптека, – диде кызның салкын тавышы. – Монда килгән кешеләрнең барысы да чирле. Мин, чирле дип, аларга бушлай дару өләшергә тиешме?!

– Әмма ул бит йөрәк белән… – Хатынның усаллыгы озакка бармады, тавышы калтыранды да еламсырауга әйләнде: – Йөрәк белән бит…

– Йөрәк авыруының кисәк тотуын беләсез бит. – Тавыш ягымлы һәм салкын иде: – Нигә даруларны алдан алып куймадыгыз?

– Алган идек. Беткән… Җитмәгән…

– Гафу итегез, мин берничек тә ярдәм итә алмыйм.

Эшнең нидәлеге ачык иде. Идәндә аунап яткан абзый, дару алырга дип, аптекага кергән. Тик дару алырга өлгермәгән, чире тоткан. Ә аптекарь кыз дару бирмәгән. Чөнки кибетләрдә, язылмаган канун буенча, товарны бары тик акча түләгәч кенә бирәләр. Аптека ул – дару кибете. Абзый акча түләп өлгермәгән…

– Әйе… – Хатын мышкылдаган танавын тартты. – Сез гаепле түгел. Гафу итегез…

– Нишләп гаепле булмасын! – дип, тишәрдәй булып кызга текәлдем мин. – Күрәләтә кешене үтер дә! Соң, сеңелкәем, илле сумлык дарудан хәерчегә калыр идеңмени?! Ул аны сиңа бише белән кире кайтарыр иде бит!

– Ул дару утыз биш сум тора, – диде аптекарь кыз.

– Ни аерма, шайтан алгыры! Сез күрәләтә кеше үтергәнсез һәм берни булмагандай басып торасыз…

– Гафу итегез, сез кем буласыз? – Баягы хатын минем каршыма ук килеп басты. – Сезнең ни эшегез бар кеше проблемасында?

– Ни эшем бармы?! – Мин бер мәлгә тынып калдым. – Эшем бар!

– Гафу итегез, әмма мин сездән ярдәм сорамадым.

– Сез монда нигә кысыласыз?! – дип кыздым мин. – Сүз кеше турында бара. Бүген бу абзый белән шундый хәл килеп чыккан, ә иртәгә, сеңлем… – Мин аптекарьга үтергеч караш ташладым. – Синең белән булырга мөмкин. Һәм сиңа беркем дә ярдәм итмәячәк…

– Ә мин беркемнән дә ярдәм көтмим, – диде кыз. – Һәркем үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш.

– Ә изгелек дигән төшенчә турында оныттыгызмы?! Кешелеклелек дигән нәрсә турында…

Әлеге сүзләрне ишетү белән, ханым барысын да аңлагандай баш чайкап куйды. Һәм мин аның өчен юкка чыктым.

– Ахмак! – дип, теш арасыннан сыгып чыгарды да, ул урамга атлады. Мин монда ни өчен кергәнемне дә онытып басып калдым. Күз алдында томан иде. Томан аша ниндидер шәүләләр ары-бире килгән кебек булды.

– Абый…

Мин тирә-ягыма карандым. Мәетне алып киткәннәр инде. Аптекарь кыз дәшә иде.

– Сез дә үләргә җыенмыйсыздыр бит? Нәрсә алырга кергән идегез?

– Мин үләргә җыенмыйм, – дидем мин, – әмма тынычландыргыч берәр дару булса…

– Андыйлар юк.

– Ничек юк?!

– Аларны бик күп алалар. Көннән көнгә күбрәк. Иртән ике контейнер китергәннәр иде, бетте. Бәлки, кичкә тагын китерерләр. Мин заказ бирдем.

Мин әлеге кызны аңлаган кебек булдым. Юк, бу начар кеше түгел иде. Үч яки ачу саклый торган мәкерле нәрсә түгел. Аның тавышы да ягымлы иде. Ягымлы һәм салкын. Ул бары тик үз эшен, үз вазифасын башкара. Төгәл башкара. Җиренә җиткереп. Кинәт мин сискәнеп киттем. Каршымда чибәр генә яшь кыз түгел, ә шундый сурәттәге робот торгандай тоелды. Һәм минем аңа бер сорау бирәсем килде. Бу сорауның мәгънәсезлеген аңлаган хәлдә дә, мин аны бирмичә булдыра алмадым.

– Сез кеше бит, әйеме?

– Әйе, мин кеше. – Кыз елмайгандай итте. Елмайды. Матур һәм салкын елмаю белән.

– Ник елмаясыз?

– Үткән атнада да берәү шулай дип сораган иде.

– Кем?

– Белмим. Ул да сезнең яшьләр тирәсендә иде. – Һәм ул көтмәгәндә эшлекле тонга күчте. – Башка берни дә кирәкмиме?

– Һичьюгы, йокы даруы…

– Юк алар да… Әйтәм ич, тынычландыручы, йоклатучы, авыртуны басучы препаратлардан берни дә юк. Аларны бөтен халык ташый.

– Сез дә кулланасызмы?

– Мин дә кулланам. Башка сорауларыгыз булмаса, гафу итегез…

Минем сораулар юк иде.

Баягы музыка инде сизелер-сизелмәс кенә ишетелә иде. Өйгә ерак калмаса да, мин кереп тормадым, Гуля янына киттем. Мондый талгын тавыш астында аның белән сөйләшергә мөмкин, бәлки, башка җиргә китәргә яки өйгә кайтырга үгетләп тә булыр.

«Кашкадан» га барып җиткәнче, мин үземне сәер бер халәттә тойдым. Мондый хәл, әлбәттә, яңалык түгел иде. Әмма… Элегрәк «GTA» дип аталган компьютер уены бар иде. Шәһәр урамнары буйлап йөрисең, машинага утырырга, урамда кеше тукмап китәргә, кемнәр беләндер танышырга була. Кыскасы, реаль тормышка тартым уен инде. Аны бала-чагалар бик яратып уйныйлар иде. Әле урамнан атлаганда, мин шул уенны искә төшердем. Һәм үземне чынбарлыкта түгел, ә шул уенда итеп тойдым. Сипайлово урамы чынбарлыкка, мин белгән, мин яраткан чынбарлыкка тамчы да охшамаган иде. Әмма ул чынлык иде.

Чынлык иде… «Кашкадан» га якынлашуга, мин, иң беренче, машина юлына игътибар иттем. Монда хәрәкәтнең мәңгегә дә беткәне юк, юл аша чыгу мөмкин түгел иде. Әле исә анда бер генә автомобиль дә күренмәде, һәм мин, күпергә дә менеп тормыйча, юлның икенче ягына чыктым. Күпер алдында да, юл буендагы тукталышта да адәм заты күренмәде. Бу мине сагайтты, һәм парк эченә ашыктым. Бәйрәм шау-шуы бөтенләй тынган иде. Төрле почмакларда сату итүчеләр дә, күңел ачучылар да юк. Барысы да сәхнә алдына җыелганнар. Мин авыл читендәге яланга кунаклаган каргалар төркемен хәтерләп елмаеп куйдым. Әмма сәхнәгә күз салу белән, авызым җыелды. Сәхнәдә беркем дә юк иде. Кайдандыр баягы талгын музыка агыла, ә бер көтү булып укмашкан кешеләр берьюлы әле уңга, әле сулга селкенеп торалар. Бу шулкадәр килешеп башкарыла, читтәнрәк караганда, синең алдыңда кешеләр төркеме түгел, ә талгын гына чайкалучы дулкындыр сыман тоела иде.

Мин баскан урынымда катып калдым. Әлеге хәлнең чынбарлык икәненә ышанасым килмәде. Күзләремне ачып-йомып алдым, баскан урынымда сикергәләдем, башымны уңга-сулга чайкадым. Әмма күренеш югалмады. Яки «Кашкадан» га җыелган халык акылдан шашкан иде, йә мин хыялланганмын. Әмма мин үз акылымда сыман тоелдым.

Гуля мин калдырып киткән урында иде. Берешәр адым ара калдырып тезелеп баскан кешеләр арасыннан аның янына үттем. Минем эндәшүемә ул берничек тә җавап бирмәде. Музыка акрын гына тизәя барды. Мин Гуляны, урыныннан кузгатырга тырышып, үземә тарттым. Бөтен мускуллары йомшаргандай тоелса да, ул бирешмәде. Бары тик йөзендәге канәгатьлек өстеннән генә сизелер-сизелмәс күләгә үткәндәй булды. Мин аны ныграк тарттым. Гуля рәт арасына чыкты. Ул һаман баягыча чайкала иде. Мин башта аны, чайкалу уңаена тарткалый-тарткалый, читкә сөйрәдем дә, моның бик озакка сузылачагын чамалап күтәреп алдым. Янбашыннан кочаклап иңемә салгач та, ул биюеннән туктамады. Рәтнең кырыена җитүгә, музыка тизәйде, аңа көчәя баручы барабан авазлары кушылды. Һәм мин иңемдә чәбәләнгән Гуляны җиргә төшерергә мәҗбүр булдым. Кешеләр инде тиз-тиз хәрәкәтләнеп бииләр, әмма күзләре һаман йомык иде. Музыка көчәя барды.

– Безнең бүгенге чыгышыбыз ахырына якынлашты, – дигән тавыш ишетелде. Мин ирексездән сәхнәгә карадым. Ул буш иде. Әмма тавыш дәвам итте: – Без сезнең белән хушлашабыз. Өч, ике, бер! Сез биисез! Сез шундый дәртле халык! Безгә сезнең белән шундый рәхәт булды. Рәхмәт сезгә!

Үле тынлык белән тынып калган яланны кинәт шашынып кычкырган авазлар күмеп китте. Әле дә туктамаган дәртле музыка астында кешеләр бииләр һәм ярсып кул болгыйлар, кычкыралар иде. Гуля да нәрсәдер кычкыра, йодрыклары белән һаваны кыйнап сикергәли. Бераздан музыка акрыная барып тынып калды. Шунда гына Гуля миңа игътибар итте һәм кочаклап алды:

– Рәхмәт сиңа, кадерлем! Искиткеч концерт! Мин шундый шат! Ну, биеп тә карадык, әйеме?.. Кадерлем, әйдә, өйгә чаптык. Мин шундый арыдым. Һәм…

Ул назлы итеп очасы белән миңа ышкылып алды.

– Син берни дә хәтерләмисеңмени?

– Хәтерлим, әлбәттә! Без синең белән концерт карадык. Биедек рәхәтләнеп. Ә нәрсә? Ә-ә-ә… Тик мин бер генә нәрсәне хәтерләмим…

– Нәрсәне?

– Президентның сүзен… Ул: «Мин сезгә хәбәр итәрмен. Көтегез!» – диде. Әйтте бит шулай дип?!

Мин баш кактым.

– Нәрсәне хәбәр итәрмен диде соң ул?

– Белмим.

Мин Гуляга ниләр булганын сөйли алмый идем. Сөйләсәм дә ул ышанмас иде. Һәм ирексездән аптекарь кызны хәтерләдем. Йөрәк чирле теге абзыйның үлемендә ул гаепле икән, мин дә аннан артык аерылмый идем.

* * *

Концерт Гуляның дәртен кузгаткан иде, күрәсең, ул бусагадан узу белән назланырга кереште, һәм без, тагын берничә сәгать аунар өчен, түшәккә чумдык. Һәм бүген күргән-кичергән нәрсәләр арткы планга күчте.

Гуля соклангыч иде. Без аның белән сөю назларына еш һәм бик теләп биреләбез. Гуля искиткеч. Беренче һәм соңгы тапкыр назлашкан шикелле ихлас ул. Андый нәрсәләр турында сүз ачкач, шуны да өстим инде. Җенси тормышка күп игътибар бирүебез миңа кайвакыт үзебезне уратып алган чынбарлыктан качарга тырышу сыман да тоелып куя. Ни генә әйтсәң дә, яратышу – татлы нәрсә, һәм аның белән, чыннан да, борчылуларыңны, авыр уйларыңны онытып торасың. Ә аннан соң бөтен тәнең изрәп кала. Юк-бар нәрсәләр белән баш катыру теләге югала.

Әле дә шулайрак булды. Без һушыбызга килеп урыннан торганда, кич җиткән иде инде. Гуля башын калкыту белән телевизорны кабызды да ваннага юнәлде. Мин карашым белән аны озаттым да экранга төбәлдем. Башкортстан телевидениесеннән бүгенге бәйрәмне күрсәтәләр иде. Автоузышлар, спорт ярышлары, концертлар… Салават Юлаев һәйкәле янында да читтән килгән артистлар чыгыш ясаган икән. Элегрәк монда үзебезнең филармониянекеләр генә була торган иде… Көчле барабан авазлары, казан төбен кырган тавышлар… Һәм кинәт бер генә мизгелгә экранда миңа таныш күренеш ялтлап калды. Таныш музыка астында тыныч кына чайкалучы халык. Ул бер генә мизгелгә күренде дә юкка чыкты. Шул мизгел эчендә мин сәхнәне дә, аның артындагы Башкорт дәүләт университеты биналарын да күрергә өлгердем. Һәм ни уйларга, нигә юрарга белми аптырап калдым. Димәк, бер Кашкаданда гына түгел, ә Уфаның бөтен паркларында да кешеләр талгын музыка астында… Тик бу нинди максат белән эшләнгән?

Кинәт миндә ниндидер уй ялтлап китте. Әйе!.. Шулай булырга тиеш!.. Кашкадандагы хәлләрне мин күргәнмен икән… Теге тылсымлы музыка тәэсиренә бирешмәгәнмен икән… Минем кебекләр тагын булырга тиеш ич! Булырга тиеш. Салават һәйкәле янында да, Горсоветтагы паркта да, башкаларында да… Һичьюгында берәр кеше табылырга тиеш. Бәлки, телевидениедә эшләүчеләр арасында да андыйлар бардыр, һәм шуларның берәрсе әлеге күренешне махсус рәвештә эфирга чыгаргандыр? Ничек кенә булмасын, мин ялгыз түгелмендер… Минем кебекләр тагы да бардыр… Әнә аптекарь кыз да әйтте ләбаса. Үткән атнада да берәү шулай сораган иде, диде. Димәк…

Әдәбият юкка чыкканнан соң, мин дөнья белән бәйләнешне өзгән идем. Тормыш минем өчен ике генә төркемгә бүленде – мин һәм башкалар. Башкалар мине тамчы да кызыксындырмый иде. Заманында мин аларны дөньяда рухият дигән нәрсәнең дә кирәклегенә төшендерергә тырышып карадым. Әмма мине тыңларга да теләмәделәр. Алар миннән көлде, мыскыл итте. Һәм башкаларга охшамаганлыгым өчен генә сантыйга исәпләнеп, читкә тибелдем. Алар үзләре читләтте, һәм мин аларга иярергә дә, аркылы төшәргә дә җыенмый идем. Мин аларга кирәкмәгән кебек үк, алар да миңа хаҗәтсез иде. Һәм бераздан шул башкалар арасыннан тагын бер җанга якын зат аерылып чыкты. Гуля. Ул «башкалар» ның бер кисәге иде. Әмма ул мине читкә типмәде, һәм мин дә аны үз иттем. Тора-бара мин әлеге хәлләрдә «башкалар» ның бер гаебе дә юклыгын аңлагандай булдым. Алар үзләре дә – ниндидер көч тарафыннан шушы хәлгә төшерелгән корбаннар иде. Ләкин алар күп һәм көчле иде. Куркыныч иде.

Һәм менә бүген… Әйе! Шулай булырга тиеш! Минем шикелле кешеләр бардыр әле бу шәһәрдә. Бардыр. Булырга тиеш. Булмыйча мөмкин түгел.

Мин Гуляның ваннадан чыкканын да көтеп тормастан, аптекага йөгердем. Анда сатып алучылар юк иде.

– Сәүдәң начар бара шикелле, – дидем мин, – берәү дә күренми.

Кыз касса тәрәзәсе янындагы табличкага ымлады:

– Шуңа карыйлар да китәләр.

Мин дә шул табличкага текәлдем. Анда эре кызыл хәрефләр белән «Тынычландыручы һәм авыртуны басучы дарулар юк» дип язылган иде.

– Сез дә шуның өчен килдегезме? – диде кыз. – Әллә…

– Сез кеше бит, әйеме? – дип, аңа текәлдем мин. – Кеше бит?

Кыз теге вакыттагы кебек итеп елмайды. Матур һәм салкын елмаю белән.

– Әйе.

– Ник елмаясыз?

– Бүген көндез дә берәү шулай дип сораган иде.

– Кем?

– Белмим. Ул да сезнең яшьләр тирәсендә иде.

– Ул мин идем.

– Хәтерләмим. Монда көненә ничәшәр йөз кеше керә…

– Бер атна элек тә сездән шулай сораганнар иде, «Сез кешеме?» дип.

– Әйе. Ә сез каян беләсез?

– Үзегез әйттегез. Көндез. Сез хәтерләмисезме?

– Юк.

– Ә бер атна элек сораган кешене хәтерлисез.

– Мин аны да хәтерләмим. Шулай сораганы исемдә, ә күрсәм танымыйм.

– Ник алай?

– Белмим. Гафу итегез, сезгә нинди дару кирәк?

– Беләсезме?.. – Мин, серлерәк кыяфәт чыгарырга тырышып, касса тәрәзәсенә якынрак килдем. – Минем сезгә бик зур йомышым бар…

– Гафу итегез…

– Әгәр тагын берәрсе сездән шулай сораса, аңа минем телефон номерын бирә алмассызмы?

– Мин бары тик дарулар гына сатам.

– Гафу итегез…

Мин ишеккә юнәлдем. Нәрсәдер көтеп, нәрсәдер өмет итеп бу кыз янына килү ахмаклык иде. Гомумән, кемнәндер ни дә булса сорау, аның ярдәменә исәп тоту – беркатлылык, сантыйлык. Мин үземнең нинди заманда, нинди кешеләр арасында яшәвемне оныткан идем, ахры.

Мин кайтканда, Гуля телевизор каршысында утыра иде. Ул хәтта борылып та карамады. Чираттагы сериал бара. Мин дә дәшмәдем. Үз бүлмәмә кереп креслога утырдым да нәрсә белән шөгыльләнергә белми баш ваттым. Телевизорны ачасы килми, радиодан бер юньле сүз дә ишетәсе түгел. Компьютерда сакланып калган иске җырларны куйсаң, Гуля тавышланмаска кушып йөгереп чыгачак. Һәртөрле белдерүләр, реклама белән тулган газеталарны актарудан фәтва юк. Ниндидер могҗизага өмет иткәндәй, элеккеге китап шкафының шүрлекләренә карадым. Алар буш иде. Моннан берничә ел элек фатирымда янгын чыкты да, бөтен кәгазьләр янып бетте. Сәбәбен төгәл генә ачыклаучы булмады. Янгын сүндерүчеләр электр челтәрендә төзексезлек нәтиҗәсе, диделәр. Ничек кенә булмасын, мин китапларсыз, кулъязмаларсыз калдым. Компьютерда сакланган файллар да озак куанычка булмады. Интернет челтәреннән ниндидер вирус кереп, бөтенесен юкка чыгарды. Файлны ачу белән, синең төннәр йокламыйча язган әсәрләрең җуела бара, хәрефләр урынында йолдызчыклар гына кала… Бу шултиклем аяныч иде. Яшәлгән елларың, эшләнгән эшләрең күз алдында юкка чыккан сыман. Бу хәлдән соң мин атна буена бер сүз дә эндәшә алмый йөрдем. Тамакка төер тыгылды да авыз ачарга да ирек бирмәде.

Чынында да шулай иде ул, үтелгән гомер, эшләнгән эшләр бер эзсез юкка чыккан иде. Мин үткәнсез һәм киләчәксез бер бәндә идем. Әле дә, шкаф шүрлекләренә карагач, күңелне югалту ачысы көйдереп үтте. Һәм мин, тизрәк берәр шөгыль табарга тырышып, компьютерны кабыздым. Ләкин анда да бернинди дә шатлык көтми иде. Китаплы заман җырларыннан башка, әлбәттә. Гуляның ачуын китермәслек кенә ачып, шул җырларны тыңлармын. Әмма папканы ачу белән, антивирус хәбәр бирде: «Папкадагы файлларда – куркыныч вирус! Алар җуелачак!» Мин ни уйларга да белми калдым, җырлар бер-бер артлы юкка чыкты. Майкл Джексон, ДДТ, Салават, Фифтицент… Барысы да мәңгелеккә юкка чыга иде… Бәлки, бу тавышлар миндә генә калган булгандыр…

Мин компьютерны сүндерү төймәсенә бастым, әмма ул бары тик мөһим эшен тәмамлаганнан соң гына сүнү мөмкинлеген искәртте. Һәм җырларның юкка чыгуын карап торудан котылырга теләп, мин балконга чыктым. Залда, диванга аркылы ятып экранга текәлгән Гуля миңа игътибар итмәде. Бу мизгелдә мин аның өчен юк идем.

Мин тәмәке кабыздым. Тәмәке тәмсез иде.

Балконнан шәһәр урамына карадым. Арлы-бирле үткән кешеләр ят иделәр. Алар белән минем бер уртаклыгым да юк иде.

Искиткеч төгәллек белән төзелгән урам үзе дә салкын, кырыс иде. Аның төзеклеге дә, матурлыгы да минем өчен түгел.

Бу минем дөнья түгел иде.

Шушы балконнан башың белән аска ташлансаң нәрсә булыр иде икән?! Әлбәттә, нәрсә булырын белү авыр түгел. Һәм ташлану да. Мине бу дөньяда берни дә бәйләп тотмый иде. Хәтта Гуля да. Тәмамланмаган эшем дә, елап калыр кешем дә юк. Әмма гомерне шулай җиңел генә йомгакларга ашыкмадым. Бәлки, нәкъ әнә шул елап калыр кешем булмавы тыелырга мәҗбүр иткәндер.

Башымны балкон тәрәзәсеннән алдым да бер ноктага текәлеп тынып калдым.

Ирексездән моннан бер гомер элек Даутов белән булган сөйләшүне хәтерләдем.

Син чынлап та җиңдең, Даутов. Бүген әдәбият та, сәнгать тә юк… Китап юк… Һәм бүгенге кешеләргә ул кирәкми дә. Кешеләр китапның юкка чыгуын сизмәделәр. Ләкин нәрсәдер үзгәрде… Әмма бу үзгәрешне дә сизүче булмады…

Минем, әлбәттә, Даутовка әйтер сүзләрем күп иде. Күреп очрашсак, эш, бәлки, сүз белән генә тәмамланмас та иде. Әмма бу инде мөмкин түгел, китаплар юкка чыгып беркадәр вакыт узгач, ул үзе дә кайдадыр гаип булды. Бер ай чамасы пыр тузышып эзләделәр дә тындылар. Аның дәрәҗәсендәге кешенең шулай кинәт һәм эзсез югалуы мөмкин түгел сыман иде. Әмма ул табылмады. Хәзер инде аның югалуын гына түгел, кайчандыр җирдә яшәгәнлеген дә хәтерләүчеләр сирәктер. Ә бит заманында иң күренекле шәхесләрнең берсе иде. Һәр почмакта аның хакында сөйлиләр, кемдер җөпли, кемдер кире кага… Һәм аның якын киләчәктә ил белән идарә итү мөмкинлегенә беркем дә диярлек шикләнми иде. Менә бит ничек килеп чыкты…

Элек аны мин дә хөрмәт итә идем. Хәзер инде башкачарак уйлыйм. Юк, начар бәндә булып чыкты, дип әйтәсем килми. Ул алама адәм түгел иде. Ләкин… Электән үк, карьерасын башлаган дәверләрдән үк, кемнеңдер кулындагы уенчык кына булгандыр ул. Ниндидер күзгә кү– ренмәс көч аны җайлап кына югарыга үрләткән, үстергән… Һәм Даутов билгеле бер вәкаләтләргә ия булгач, үз таләпләрен куя башлаган… Ә Даутов каршы килә алмый… Һәм үз эшләрен уңышлы башкарып чыккач, аны арсеналдан алып ыргытканнар. Чөнки моннан ары аның сәясәт сәхнәсендә булуы мөмкин хәл түгел, ул халыкка китаплы дәвер хакында хәтерләтеп торачак… Мин шулай уйлыйм. Бу аның кинәт гаип булуын да, табылмавын да аңлаткан сыман тоела. Бәлки, ялгышамдыр…

Шайтан алгыры!

Гомер буе үткәннәр турында гына уйлап яшәргә калырмы икән?!

Ә тагын нәрсә хакында уйлыйсың?!

Үзем шикеллеләр бардыр әле бу дөньяда. Аз булса да бардыр. Һәм мин аларны табарга тиешмен. Минем бит соңгы елларда Уфа белән Казаннан ары киткәнем юк. Бәлки, башка урыннарда һаман элеккечә яшәп яталардыр?.. Ә телевизор?! Син бит Мәскәү, Питер каналларын карыйсың… Анда да шул ук хәл ич! Ну, ярый… Бәлки, Рәсәйдә генә шулайдыр? Ә башка илләрдә…

Хәтта шушы Рәсәйдә дә синең шикеллеләр хәтсез җыелырга мөмкин. Хәтта Уфаның үзендә генә дә! Син бит әле эзләп тә карамадың…

Мин, кабат фатирга кергәндә, ныклы карарга килгән идем инде. Һәм эзләвемнең бушка китмәячәгенә ышанычым да көчле генә иде.

Әмма телевизор экранына карап чайкалып утырган Гуляны күрү белән, әлеге уйлар шундук юкка чыкты.

Мин бер мизгелгә дөньямны онытып карап тордым. Ул минем балконнан кергәнемне сизмәде. Ул бернәрсә дә сизәрлек хәлдә түгел. Акрын гына әле уңга, әле сулга тибрәнгән гәүдәсе генә өйдә иде. Зур ачылган күзләрен экранга төбәп куйган да тылсымлы музыка дулкыннарында үзе каядыр киткән. Башка дөньяга.

Кухняга кереп минераль су эчтем дә кабат Гуля янына чыктым. Ул кайткан иде инде.

Телевизорда реклама бара.

Гуля акрын гына торып басты.

Моңсу елмайды. Миңа бер адым атлады да акрын гына кулларын алга сузды. Һәм моң тулы күзләрен текәп, муенымнан кочаклап алды. Кайнар иреннәре, муенымны кытыклатып, өскә үрмәләде. Колагыма шуышты. Бераздан мин бөтен барлыгымны сихерләрлек сүзләр ишеттем. Азга гына тынып калдым. Ялгышмавыма ышанасым килде.

– Мин бала телим… – дип пышылдады Гуля, – мин сиңа бер бәләкәч бүләк итәргә телим.

Ялварулы карашы бер мизгелгә генә күземә төбәлде. Һәм ул, үз сүзләреннән үзе оялган шикелле, йөзе белән муеныма капланды.

Мин кинәт исергәндәй булдым. Бөтен булмышымда давыл ташты.

Бала!

Бу сүз минем өчен яңа дөньяга чакыру булып яңгырады.

16

Эш бүлмәсен кабат элекке хәлгә китерүгә, сизелер-сизелмәс кенә ишек шакыдылар. Илдар дертләп китте. Бары тик анда сәер елмаеп басып торган Ләйләне күргәч кенә тынычлангандай булды.

– Син дә йоклый алмыйсыңмы? – Ләйлә эчкә узды. – Йоклый алмаганга, монда мендеңме?

Илдар «Китап» тәэсиреннән айнып җитмәгән иде әле. Ул баш кына кагып җавап бирде:

– Әллә нинди сәер халәт…

Илдар хатынына карады. Ләйлә назлы иде. Бу мизгелдә ул аерым бертөрле матур, куеныңа алып иркәлисе, чәчләреннән сыйпап юатасы килерлек. Ир аңа укталып куйды. Ләкин нәрсәдер тыеп калды. Ул, үзенең шушы тыелуына гафу сорагандай, моңсу елмайды.

– Нәрсә булды?

– Белмим. Мин сине яратам… Мин бөтен нәрсәдән канәгать… Барысы да яхшы… Тик… – Хатын сүзен ничек дәвам итәргә белмичә тукталып калды. Ярдәм көткәндәй, иренә карады. Һәм чарасызлыктан башын чайкады.

– Нәрсә «тик»? – Илдар аны куенына алды. Чәчләреннән сыйпады.

– Белмим… – Ләйлә башын күтәреп иренә төбәлде. Аның кайнар сулышы Илдарның муенын кытыклатып үтте. – Белмим… Авыр миңа, аңлыйсыңмы?..

Илдар баш какты.

– Юк, син аңламыйсың… – Ләйлә, артка тайпылып, иренең куеныннан чыкты. – Мин аны үзем дә аңламыйм…

Илдар бармагын аның иреннәренә аркылы куйды. Ләйлә, сүзеннән бүленеп, иренә сәер караш ташлады. Илдар елмаеп, аның иңеннән кочаклап алды да мәҗбүриләп диярлек өстәл артындагы кәнәфигә алып килде.

– Син утырып тор…

Хатынын кәнәфигә утырткач, Илдар бүлмәдәге автоматик хезмәтләндерү системасын сүндерде. Ләйлә берни дә сизмәде бугай. Ул күзләрен билгесезлеккә төбәп утыруында булды.

– Нәрсә булды?.. – Илдар баягы сөйләшүне дәвам итәргә тели иде.

Хатын башын чайкап кына куйды. Бераз тын утырды. Аннан соң кызып-кызып пышылдарга тотынды. Аның тавышы калтыранулы һәм әрнүле иде.

– Нәрсәдер җитми…

– Син хәтерләргә тырыш әле. – Илдар, аның янына килеп, кресло култыксасына утырды. – Кайчаннан башлап шундый халәт синдә?

Хатын, акрын гына башын күтәреп, өстәл янында торган шифоньерга карады. Илдар моны күрде һәм дертләп китте. Ләкин шундук үзен тынычландырырга ашыкты. Юк инде, Ләйлә китап турында берничек тә белә алмый…

– Син монда нәрсә белән шөгыльләнәсең ул?

– Фәнни тәҗрибәләр белән. – Бу сүзләр аның авызыннан үзлегеннән чыгып очты. – Эштә вакыт җиткерә алмаган кайбер нәрсәләргә монда ачыклык кертәм…

Һәм кинәт тынып калды. Ничектер бөтен дөнья кинәт тынып калгандыр төсле тоелды. Ләйлә аны тыңламый иде. Аны иренең сүзләре бөтенләй дә кызыксындырмый иде. Ул аның ялганлавын сизә иде.

– Ә мин синең нәрсә белән шөгыльләнүеңне беләм кебек… – Ләйлә кинәт урыныннан торды да кая барырга белмичә тукталып калды. – Син…

– Тынычлан, кадерлем… Утырып кына тор, ял ит.

– Мин бар күңелем белән тоям, син ниндидер ярамаган эш эшлисең. Һәм мин дә… Мин дә ярамаган эш эшлим. Безнең яшәү дөрес түгел, монда ниндидер җитешсезлек бар. Нәрсәдер тиешенчә түгел…

– Кадерлем, тынычлан…

– Шушы йортка күчеп килгәннән бирле, мин тынычлыгымны югалттым… Без бу өйдә түгел, ә йорт бездә яшидер сыман… Ул безнең эчтә яши, ул безнең белән идарә итә… Илдар, башка җиргә күченеп китик, җаным…

Хатын Илдарның күкрәгенә капланып еларга тотынды. Ир аны юатырлык сүзләр таба алмады. Бары тик чиксез бер ярату белән хатынының чәчләреннән генә сыйпады. Ул нәрсә уйларга да белми иде.

Бераздан Ләйлә тынычлангандай булды.

– Рәхмәт сиңа, җаным, – дип пышылдады ул.

Илдар аны куенына кысты.

– Син минем хакта нәрсәләр беләсең? – диде ул, уенлы-чынлы итеп.

Хатын уйлап та тормастан җавап бирде:

– Барысын да беләм.

– Әлбәттә, син барысын да беләсең, – дип елмайды Илдар. – Тик әйтеп кара әле, без синең белән кайчан таныштык?

Хатын бер мәлгә үпкәләгәндәй итте.

– Син шуны да белмисеңме? – Әмма шундук иренә сынаулы караш ташлады: – Әллә шаяртасың гынамы?

– Юк, шаяртмыйм.

Бераздан аның күзләрендәге үпкәләү хисен кызгану алыштырды.

– Без, – диде ул мәңгегә дә онытып булмый торган нәрсәне әйткәндәге җиңеллек белән, – без синең белән…

Һәм бер мизгелгә генә тукталып калды да тагын кабатлады:

– Без синең белән…

Һәм әле генә уч төбендә торган нәрсәнең кинәт югалуына гаҗәпләнгәндәй, күзләрен челт-челт йомып алды.

– Без синең белән… Таныштык…

Илдар, сүзләрне суырып алырдай булып, аның авызына төбәлгән иде.

– Без синең белән… – дип кабатлады хатын, һәм гаепле елмаеп куйды. – Мин оныттым… Әле генә оныттым… Мин бит белә идем…

– Ярый, – дип елмайды Илдар. – Төгәл көне кирәк түгел. Без синең белән кайда таныштык?

Хатын бу юлы дәшмәде. Бары тик аптыраулы кыяфәттә тынып калды. Бераздан ул карашын кабат иренә төбәде.

– Нәрсә булды? Нишләттең син мине? Мин һәммәсен дә белә идем бит?

– Без синең белән ничә ел бергә яшибез? – Илдар әйтерсең аны ишетмәде дә. – Кайчаннан бирле без бергә?

Хатын моны да исенә төшерә алмады. Һәм ялварулы караш белән иренә текәлде.

– Нишләттең мине?

– Бернәрсә дә эшләтмәдем.

– Ләкин мин барысын да белә идем.

– Юк, син бернәрсә дә белми идең. – Илдар елмаерга тырышты. – Син бары тик боларны беләм дип уйлый идең генә. Мин дә шулай дип йөри идем. Көннәрнең берендә үзебезнең ничә ел яшәвебезне искә төшерергә тырыштым да… берни дә килеп чыкмады. Аннан соң бу шәһәрдә кайчаннан бирле яшәвебезне, нинди танышларыбыз, дусларыбыз барлыгын билгеләргә теләдем. Һәм хезмәттәшләремнән башка берәүне дә искә төшерә алмадым. Хәтта теге фатирдагы күршеләрне дә. Сәер, шулай бит?

Ләйлә дәшмәде. Ул күңеленнән генә кемнәрнедер барлый иде бугай.

– Сәер! – диде Ләйлә бераздан. – Коточкыч!

– Һәм мин синең сүзләрең белән тулысынча килешәм, – диде Илдар, хатынының җиңелчә дерелдәгән бармакларын учларына алып. – Безнең тормышта нәрсәдер дөрес түгел. Һәм безгә нидер җитми.

Ләйлә, аптыраулы карашын иренә төбәп, бермәлгә тынып калды. Аннан соң йөзендәге гаҗәпләнүне – сынау, ә ахырда гаҗизлек алыштырды.

– Ник шулай соң? Нәрсә булды безгә?

– Белмим. – Илдар аны юатырлык, әлеге чарасызлык халәтеннән тартып алырлык сүзләр эзләде һәм кабатларга мәҗбүр булды. – Белмим…

– Ә кем белә? – диде Ләйлә көтелмәгән җиңеллек белән.

Илдар, таяну ноктасы эзләгәндәй, шкафка күз атты һәм шундук хатынына борылды:

– Белмим.

Тын калдылар.

– Бәлки… – Ләйлә кинәт телгә килде дә кирәгеннән артык кычкырып эндәшүеннән үзе үк дертләп китте, һәм, бераз тукталып торгач, тыныч тавыш белән дәвам итте: – Бәлки, боларны белү безгә бөтенләй дә кирәкмидер?! Без синең белән ничек танышуыбызны да, ничә ел бергә яшәвебезне дә белмибез. Ләкин без бер-беребезне яратабыз һәм бәхетле булып яшибез. Безгә шул да җитә…

Илдар икеле-микеле уйлар эчендә иде. Бер яклап, ул үзен борчыган нәрсәләр турында хатыны белән ачыктан-ачык сөйләшергә тели. Миен бораулап торган сорауларга бергәләп җавап эзләсәләр, үзләренең тормышына ниндидер ачыклык кертә алачакларына ышанычы көчле. Икенче яклап, ул Ләйләнең аңын уятудан курка да иде. Тиешле-тиешсез нәрсәләр турында уйланып йөри башласа, Ләйләне нәрсә көткәнен әйтү авыр. Автоматик хезмәтләндерү системасының мөмкинлекләре ашарга әзерләү һәм тынычландыргыч музыка кую белән генә чикләнмидер. Һәрхәлдә, йортның адәм аңына үтеп кереп, аның ниләр уйлаганына кадәр чамалап торуына шикләнми иде Илдар. Һәм һәрвакыт үз уйларын яшерергә тырыша иде. Шуңа да ул хатынын тынычландырырга ашыкты.

– Әлбәттә, син хаклы. Без әһәмиятсез нәрсәләрдән игътибарыбызны читкә юнәлтергә тиешбез. Хәтта аларны онытырга тиешбез. Шулай түгелмени?!

Хатын, чынлап сөйлиме дигәндәй, бер мәлгә аңа текәлеп торды да елмаеп җибәрде.

– Шулайдыр… Ә баягы көйсезлегем өчен гафу ит, яме…

Илдар аны кочаклап, үбеп алды. Җиңелчә генә артка этәреп, йомшак итеп кенә кәнәфигә утыртты, һәм үзе дә, аның алдына чүгәләп, башын Ләйләнең тезләренә салды. Бераз шулай иркәләнгәч, кәнәфинең култыксасына утырды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации