Текст книги "Китап (җыентык)"
Автор книги: Марат Кәбиров
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Ләйлә бәхетле елмайды. Учлары белән иренең беләкләреннән сыйпап алды. Ләкин бу рәхмәт белдерү шикелле генә килеп чыкты. Башка вакытлардагыча җенси ярсулыкны хәтерләткән берни дә юк иде. Илдар үзенең дә назга әзер түгеллеген сизде.
Һәм шунда гына идарә пульты хакында исенә төшерде. Һәм кинәт кузгалып, идарә пультына атлады. Рамил Әхмәтович биргән дискны алып, үз урынына куйды. Әмма автоматик хезмәтләндерү системасын кушмады. Системаның «Мин сезне хезмәтләндерергә әзер» шикеллерәк сүзе бөтен нәрсәне бозачак иде. Ә болай барысы да алдан уйланган шикелле килеп чыкты. Табаны алыштыру белән, тормыш кабат үз хәленә кайтты. Кәнәфидә җиңелчә йомшарып утырган Ләйләне, аның халаттан төртеп торган имиләрен күрүгә үк, Илдар үзен асыл ир-егет итеп тойды һәм, котылгысыз теләк белән янган күзләрен уйнатып, хатынына таба атлады…
* * *
Аларның көмеш төсендәге махсус костюмнары алтынсу булып күренә иде. Ирләр берни турында да сөйләшмиләр, таң алды тынлыгында хәтта аяк тавышлары да ишетелми.
Алар ишек төбенә килеп туктадылар да бер мәлгә хәрәкәтсез калдылар. Ирләрнең берсе кыңгырау төймәсенә басты. Беркем дә җавап бирмәде, бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Ул тагы төймәгә үрелде. Бертын колак салып тордылар. Икенче ир кесәсеннән ниндидер тимер кисәге тартып чыгарды да аны йозакка терәде. Ишек ачылып китте. Алар тавыш-тынсыз гына эчкә уздылар.
Ишек төбендә өй эчен күзәтеп бер мизгел тордылар да күнегелгән җиңеллек белән берсе кухняга, икенчесе йокы бүлмәсенә юнәлде. Аннан соң тагын икесе ике бүлмәгә атлады. Бүлмәләрне урап чыккач, баш чайкап, бер-берсенә хәлне аңлаттылар: «Беркем дә юк». Һәм икесе дә бер булып, Илдарның эш бүлмәсенә юнәлделәр.
Ишек тәңгәленә җиткәч, тагы тынып калдылар. Тыңлап тордылар. Бүлмә эченнән хатын-кыз ыңгырашуы ишетелә иде. Икесе дә берьюлы диярлек пистолетларын алып, ишек яңагына сырыштылар. Берсе тавыш-тынсыз гына ишекне ачып җибәрде, ә иптәше, пистолетын төбәп, бүлмәгә ташланды һәм бер адым атлауга ук катып калды. Бераздан ул акрын гына пистолетын яшерде дә иптәшенә ымлады. Бер мәлгә икесенең йөзендә дә елмаюга охшаш нәрсә пәйда булды. Йорт хуҗалары аларны күрмәде дә, ишетмәде дә. Ләйлә белән Илдар мәхәббәт уены белән мәшгуль иделәр.
Тәртип сакчылары карашлары белән бүлмәне айкап чыктылар да, акрын гына ишекне ябып, кире атладылар.
– Менә ни өчен системаны сүндерәләр икән, – дип куйды берсе, урамга чыккач. – Ә без әллә нәрсәләр уйлап бетердек.
– Әйе, – дип килеште иптәше. – Ләкин болай булырга тиеш түгел…
– Юк, барысы да дөрес. Системаны беләсең ич, тиешле-тиешсез урында кысылып җанга тия. Ә болар сүндергәннәр дә куйганнар…
Иптәше эндәшмәде.
– Бу йортта нидер дөрес түгел, – диде ул бераздан. – Кабаттан җентекләп тикшерергә кирәк булыр. Һәм күзәтүне көчәйтергә. Күзәтүне нык көчәйтергә кирәк.
Хезмәттәше иңнәрен генә җыерды.
17
Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте. Ул аларга күз ташлап кына калмады, һәркайсының үзенчәлеген табарга тырышып, җентекләп карады. Әмма бу соклангыч матур йортларның карашыңны тоткарларлык, хәтереңә сеңеп калырлык бер генә нәрсәсе дә юк иде. Алар җанлы түгелләрдер шикелле тоелды.
Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да кискен бер төгәллек белән утыртылган, Ләйлә, бер мәлгә моның кеше кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер…
Һәм үзен икенче тапкыр яшәгәндәй итеп тойды. Ул әлеге юлын кайчандыр үткән иде инде, ул чакта да шушы уйларны уйлап, шушы күренешләрне күзәткән иде. Әллә шулай тоела гынамы?
Ишеккә карады.
Өйгә керәсе килми иде.
Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә беләчәк түгел иде инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып тормый. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Урамда беркем дә юк иде. Гомумән, аның, ничә ел яшәп, урамдагы кешеләр белән йөзгә-йөз очрашканы булмады. Ерактарак йөргәннәрен күрергә мөмкин, ә яннарына барып җитүгә, алар ничектер юкка чыга. Гаҗәп!
Кинәт ул әлеге мәсьәләгә бөтенләй башка яклап бакты.
«Урамда кешеләр булмавына гаҗәпләнәсең, ә үзең соңгы тапкыр кайчан урам буйлап уз– дың?»
Һәм әлеге соравына җавап бирә алмады. Гомеренә бер тапкыр да урам буйлап атлаганы юк шикелле иде. Һәм бу бик сәер тоелды. Сәер тоелды… Сәер… Кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй булды.
Хатын капка аша чыкты да урам буйлап атлап китте. Баштарак тирә-юньдәге йортларга карап атларга, аларны исендә калдырырга тырышты. Әмма үзе дә сизмәстән бу шөгылен ташлап, уйлар диңгезенә чумды. Аның гәүдәсе генә урамда, ә уйлары әллә кайда иде.
Хәер, бик еракта да түгел иде уйлары. Ул бары тик үз өеннән берничә йөз адымда урнашкан бу йортларны моңа кадәр күргәне бар идеме икәнен генә ачыкларгы тырышты. Һәм бер фикергә дә килә алмады. Йортлар аңа, ничектер, таныш кебек иде. Әмма ул аларны кайчандыр күргәне булуын төгәл әйтә алырлык хәлдә түгел. Һәм кинәт бая гына хәтеренә килеп киткән уйны тотып алды. Һәм чиксез гаҗәпләнүдән бөтенләй туктап калды. Артына борылып карады. Тирә-юньгә күз салды. Барысын да беренче кат күргән шикеллле… Һәм адымын дәвам итте.
Әйе! Ул Илдар белән кайчан танышканнарын хәтерли алмаган иде. Ул моны белә иде. Дөресрәге, кайда, кайчан, ничек танышуларын беләм дип уйлый иде. Әмма иренең соравына җавап бирә алмады. Нәкъ шуның шикелле үк, ул үзенең соңгы тапкыр кайчан урам буйлап атлаганын да исенә төшералмады. Боларның бөтенесе дә сәер иде. Сискәнерлек дәрәҗәдә сәер.
Ләкин эш моның белән генә бетми әле. Ләйлә үзенә бик күп төрле сораулар бирде һәм аларның берсенә дә җавап таба алмады. Илдар кайсы яктан? Аның әти-әнисе кем? Үзе кайда туып-үскән? Үзенең әти-әнисе кем? Туганнары бармы? Бәләкәй чагы булганмы? Һәм ул үзенең җавап таба алмавыннан да бигрәк, бу сорауларны бирә алуына гаҗәпләнде. Бу сораулар аның аңы җитмәслек урыннардан, аның белеменең аръягыннан килә сыман иде.
Кинәт ул җилкәсендә кемнеңдер сулышын тоеп туктап калды. Арка үзәкләре буйлап салкын дулкын узды. Бала йоннары кабарып чыкты. Ул үзен ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган– дай итеп сизде. Хәзер аны кемдер эләктереп алыр да, шушы гөнаһы өчен җәзага тартыр кебек тоелды. Һәм ул, җәзага тартучыны күрергә теләп, акрын гына артына борылды. Һәм үз күзләренә үзе ышанмыйча, ышана алмыйча авызын ачып катып калды. Аның артында беркем дә юк иде.
Ләкин болай булырга тиеш түгел. Ул, чынлап та, кемнеңдер сулышын тойды. Хәтта аның хәрәкәтләреннән тибрәнгән һава дулкынын да сизгән кебек булды. Һәммәсе дә чынбарлыктагыча иде. Ләкин…
Ул баскан урынында берничә кабат әйләнеп алды. Беркемнең дә юклыгына тәмам ышангач, җиңел сулап куйды. Хәтта елмаеп җибәрде.
Тынычлыгы кире кайту белән, баягы уйлары да әйләнеп килде. Ул үзенә тагын сораулар яудырырга тотынды. Әмма берсенә дә җавап таба алмады. Һәм Илдарның эш бүлмәсендә булган сөйләшүне күз алдына китерде.
Әмма хатын хәзер үз сүзләре белән берничек тә килешә алмады.
– Юк, алай түгел, – диде ул, урам уртасында берүзе кычкырып сөйләшүен дә сизмәстән. – Алай түгел! Алай булырга тиеш түгел. Безгә, чынлап та, нәрсәдер җитми.
18
– Мин сезне хезмәтләндерергә әзер, – дигән ягымлы тавыш ишетелде машина кәнәфиенә кереп утыру белән. – Кая юнәләбез?
– Эшкә.
Илдар бернәрсә турында да уйламаска тырышты. Салонга якты музыка таралуга, ул, үзенең уйларын яшерә алмаячагын аңлап, машинаны юл читенә чыгарып туктатты да идарә пультына үрелде. Аның моңа кадәр болай кыланганы юк иде. Автомобиль маршрутын үзгәртеп, аны башка урамнар буйлап эш урынына килергә көйләп куйды да хезмәтләндерү системасына Рамил Әхмәтович биргән дискны тыкты. Бер мизгелгә автомобиль су өстендә пәйда булган дулкыннар шикелле сыекланып калды да эреп юкка чыкты, әмма шундук кире җыелды. Һәм янәшәдәге урындыкта таныш китап пәйда булды. Китап ачык иде. Илдар укый башлады.
«КИТАП» тан өзекләр
* * *
Аның чем кара чәчләре белән куе кашлары гына элеккечә калган иде бугай. Түгәрәк йөзе нык кына тартылган. Битләре агарып, төссезләнебрәк киткән, хәтта назлы иреннәре дә алсулыгын бераз җуя төшкән кебек. Иңнәре салынган, биле юанайган, очалары артка чыккан. Кайчандыр уйнаклап торган сыгылмалы гәүдәсе капчыкка охшабрак калган. Бары тик сизелерлек зурайган корсагын киереп, башын югарырак тотып атлавы гына хатынның үз хәленнән никадәр канәгать икәнен күрсәтә кебек. Һәм, әлбәттә, күзләрендәге сабыр яктылык. Уйчан горурлык. Гомумән, аның күзләрендә тойгы-кичерешләрнең барысы да бар, ни теләсәң, шуны табарга буладыр шикелле. Мин ирексездән, артыма борылып, Үзәк Базар ягына карап алдым. Юк, аның күзләрен базардагы муллык белән чагыштыру уе юк иде.
– Сез мине элеккеге чагым белән чагыштырасызмы? – Аның иреннәрендә елмаю әсәре күренмәсә дә, сүзләре ничектер көлеп әйтелгән сыман яңгырады. – Йә, ничек соң?
Мин елмаеп куйдым:
– Йөкле булу сезгә килешә.
Ул сәер караш ташлады:
– Шул гынамы?
– Тагын нәрсә әйтим?
– Белмим… – Ул кинәт, туктап, миңа текәлде. Елмайды. – Берәр нәрсә әйтегез шунда…
Мин дә елмайдым. Һәм… Һәм мин үземнең сабыйларча ихлас, бәхетле елмаюымны тойдым. Аның елмаюлы йөзенә карап елмаеп торудан мин чиксез бәхетле идем. Бу ниндидер сихри мизгел булып тоелды. Моңа охшаш хисне күптән инде кичергәнем юк иде.
– Белмим… Нәрсә әйтергә дә белмим…
– Шушы миллионлы шәһәрдә минем кебекләр нибары җидәү генә… – Ул үпкәләгәндәге кебек иренен бүлтәйтте. – Ә син… Нәрсә әйтергә дә белмим, имеш…
Авырга уза алган хатыннарның санаулы гына икәнен мин, әлбәттә, белә идем. Әмма шундыйларның берсенә, карынында минем улымны үстерүчегә, әйтерлек сүзләр генә табылмады. Һәм мин аны сак кына кочаклап алдым. Ул карышмады. Битләрне биткә тидереп, озак кына басып тордык.
Мин кинәт аның елмаюын тойдым. Һәм сәбәбен дә аңладым.
– Сиздеңме?! Сизәсеңме?! – диде ул, шатлыклы дәртле тавыш белән. – Менә шулай, улым! Тип әтиеңнең эченә! Ныграк тип!
Һәм ул аз гына арткарак тартылды да, уң кулымны алып, корсагына куйды.
– Күреш әле, әйдә, улың белән! Миңа хәзер җан керде, әти!
Ул бар булмышы белән балкый иде.
Без икебез дә балкый идек.
Мин үз баламның тибенеп ятуын тоюдан канатланган идем.
Һәм… әнисенең беренче тапкыр «син» гә эндәшүеннән.
Гуля миндә үлеп йоклап яткан хисне уятты. Бала! Миңа, тормышта бөтен нәрсәсен җуеп, меңнәр арасында япа-ялгыз һәм шөгыльсез калган кешегә, «бала» – гади төшенчә генә түгел, ә яшәү мәгънәсе иде. Язган китапларым, димәк, яшәлгән елларым, эшләнгән эшләрем юкка чыкты. Алар белән бергә мин үзем дә бушлыкка очтым, тормышымның мәгънәсе җуелды, җирдә яшәвемне исбатларлык бер дәлил дә калмады. Һәм шушы кызганыч хәлдән мине бары тик бала гына тартып чыгара алыр, бары тик ул гына гомеремә мәгънә бирер, көннәремә нур өстәр шикелле иде.
Әмма бала табу бик җиңел нәрсә булып чыкмады.
Гуля үзенең ана булу сәләтеннән мәхрүм икәнен белгәч, берничә көн буена туктаусыз елады. Ашамады да, эчмәде дә. Мин, әлбәттә, аны төрлечә юатырга тырыштым. «Дәвалансаң, бәлки, файдасы тияр.» Ләкин бу сүзләргә үзем дә ышанып җитмәдем. Чөнки табиблар берничек тә өметләндермәделәр. «Бу бүгенге көндә иң таралган авыруларның берсе, – диделәр алар. – Дәвалап карарга була, әлбәттә. Тик нәтиҗәнең уңышлы булырына ышандыра алмыйбыз.» Һәм Гуля да минем сүзләргә ышанмады. Ул бар нәрсәдән ваз кичкән бер кыяфәт белән телевизор экранына төбәлеп утырыр булды. Көннәр буена. Кайчагында миңа ул үзенең нәрсә караганын да аңламыйдыр шикелле тоела иде. Хәер, аның өчен, бәлки, башка нәрсә мөһим булгандыр. Ул инде минем янда түгел. Акрын гына әле уңга, әле сулга тибрәнгән гәүдәсе генә минем янда. Зур ачылган күзләрен экранга төбәп куйган да тылсымлы музыка дулкыннарында үзе каядыр киткән. Башка дөньяга.
Бераздан ул үз кайгысы турында бөтенләй онытты шикелле. Кабат элекке хәленә кайтты. Мин, әлбәттә, аны борчырга теләмәдем һәм бу хакта бер сүз дә ычкындырмадым. Ләкин бала турында бер генә мизгелгә дә оныта алмадым. Бала теләге минем эчтә вулкан булып кайный иде.
Минем башта иң гади бер уй туды. Балалар йортыннан берәр ятимне алырга. Әлбәттә, үз каның түгел инде. Ләкин үз күреп тәрбияләсәң, үзеңнекеннән ким булмас. Аннан соң, эш канда гына түгел бит әле, җан дигәне дә бар. Тәнендә каның калмаса, җанында эзең кала. Һәм мин балалар йортына киттем.
Теге заманнарда булгалаганым бар иде. Кайда урнашканын да беләм. Шау-гөр килеп торган коридорлар һаман күз алдымда кебек. Ләкин… мин белгән балалар йорты инде юкка чыккан иде. Юк, мин белгәне генә түгел… «Балалар йорты» дигән төшенчә бөтенләй юкка чыккан иде. Һәм мине, тагын сантый кешегә исәпләп, кызганулы караш белән озаттылар. Мыскыл катыш кызгану белән. «Беренчедән, бездә бер генә ана да баласын ташлап калдырмый, – дип аңлатты миңа әлеге бинада урнашкан картлар йорты директоры. – Икенчедән, бала ниндидер сәбәп белән ятим калса, аны алыр өчен йөзәр гаилә чират тора.» Мин авыз ачып сүз дә әйталмыйча чыгып киттем. Китапсыз калган дөньяны кара төсләрдә генә күрүем дөрес булмаган икән бит. Бүгенге дәвер кешеләренә дә шәфкатьлелек дигән нәрсә хас икән. Әнә бит, балаларын ташлап китүче аналар бөтенләй юкка чыккан. Ятимлек юкка чыккан! Бу зур нәрсә.
Ятимлекнең юкка чыгуы, әлбәттә, зур нәрсә. Әмма аның сәбәбен мин соңрак аңладым. Соңгы елларда бала табу мәсьәләсе зур проблемага әйләнгән икән бит. Минем әти-әниләр дәверендә бишәр-унар бала үстергәннәр. Китаплы чор ахырына гаиләдәге балалар саны бер-икегә генә калган иде. Хәзер исә…
Озак кына уйланып йөргәннән соң, мин уемны Гуляга ачарга булдым.
– Бала таба алган хатын-кызлар бар. Әгәр шуларның берәрсе безгә бала табып бирсә? – дидем мин, аның йә пыр тузуын, йә күз яшьләренә күмелүен, ә дөресрәге, икесен дә бергә көтеп. – Юк, сүз җенси бәйләнешкә керү турында түгел. Моны башкача да хәл итеп була. Әгәр шундый ана таба алсак…
Әмма Гуля тыныч калды. Ул хәтта тыңлап та бетермәде.
– Мин риза, – диде, берни булмагандай. – Хәтта җенси мөнәсәбәткә керсәгез дә каршы түгелмен. Тик мине генә ташлама.
Һәм ул телевизор экранына төбәлде. Чираттагы сериал башлана иде.
Тетрәнүнең иң зурысы, әлбәттә, ана булырдай кеше эзләгәндә булды. Миллионлы Уфада нибары йөзләп хатын-кыз гына бала табарга сәләтле икәнен мин башыма да китермәгән идем. Менә нилектән юкка чыккан икән балалар йорты… Моны аңлаудан миңа кыен булды. Ләкин иң кыены – миңа бала табып бирердәй хатынны табу иде…
Менә шундый этләнүләрдән соң, ана карынындагы баланың, минем улымның, тибенеп ятуын тою әйтеп бетергесез шатлык, чагыштыргысыз куаныч иде.
Алсу миңа беренче күрешүдә үк сәер тәэсир итте.
* * *
– Бәхетегез бар икән, бала табарга ризалык бирүчеләр бик күп булып чыкты, – дип елмайды доктор, – Сез шушы бүлмәдә урнашыгыз. Алар берәмләп кенә керерләр. Үзегезгә ошаганын сайларсыз.
Ана булырга теләүчеләр барлыгы җиде кеше иде. Бу искиткеч күп. Һәм мине бер уй эзәрлекләде. Болар электән мине белгәннәрдер, китапларымны укыганнары булгандыр. Шуңа да дәррәү ризалык белдергәннәрдер. Шулай уйлыйсым килде. Бу теләк котылгысыз бер басымга әверелде. Мин, әлбәттә, болай түгеллеген, барысына да бала табып бирүчегә вәгъдә ителгән ярты мөлкәтем сәбәпче икәнен белә идем. Һәм әлеге уемның дөреслеген хатыннарның беренчесе үк исбатлады. Аны бары тик акча гына кызыксындыра иде.
Ул чыгып киткәч, мин пошаманга төштем. Берничә минут элек кенә бик күп булып күренгән җиде хатын миңа күлдәге тамчы кебек тоелды. Һәм бала табардаен очратачагыма шикләнеп куйдым. Икенче булып кергән ханым да, өченчесе дә, дүртенчесе дә өмет өстәмәделәр. Баягы шик ныгыганнан ныгый барып, күңелдә курку тудырды.
Мин инде, болай вакыт үткәргәнче, калган ханымнарның өчесен берьюлы гына чакырырга да уйлаган идем, көтмәгәндә ишек ачылып китте дә, анда Алсу күренде. Һәм ул бүлмәгә узып, каршыма килеп утырган арада ук, мин баламның анасы нәкъ шушы хатын булачагын үзем өчен хәл иттем. Белмим, моңа нәрсә сәбәпче булгандыр. Югыйсә, Алсуның әллә нинди чибәрлеге дә, һуш китәрлек башка сыйфаты да юк иде бугай. Ләкин ул бүтән иде. Кайсы ягы белән «бүтән» икәнен аңлый һәм аңлата алмасам да, мин моны бар күңелем белән тойдым.
Ул тәвәккәл адымнар белән каршыма килеп утырды. Үзе белән кыскача таныштырды. Елмайгандай итеп, миңа бертын карап торды да сорап куйды:
– Ә сез нигә бу адымга барырга булдыгыз?
Көтелмәгән сораудан мин аптырап калдым.
– Ничек инде?
– Дөнья соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. – Хатын моңсу елмайды. – Кеше фәкать үзе турында гына уйлый башлады. Үзе һәм тагын нәрсәдер турында… Белмим… Бу заманда бала дип яшәү – ничектер, сәер күренеш. Хәтта үзе бала таба алганнар өчен дә. Ә сез…
Мин дәшмәдем. Хәзер мин бу хатынның ни өчен күңелемә якын булып тоелуын аңлаган кебек идем. Ул уйлый белә иде.
– Ана булырлык хатыннар Уфада нибары йөзләп кенә. Тик алар бала табарга атлыгып бармый. Үзләре өчен дә! Кайберләре моны фәкать бизнес итеп кенә карый. Әлбәттә, аларга мөрәҗәгать итүчеләр юк түгел. Ләкин… Ләкин беркем дә үзенә бала табып бирүчегә шулкадәр зур сумма вәгъдә итми иде. Димәк, сезгә бала бик тә кирәк. Ни өчен?
– Белмим, – дип елмайдым мин. – Ул миңа, чынлап та, бик кирәк. Ә ни өчен икәнен белмим.
Хатын миңа җылы караш ташлады.
– Үзләре өчен бала табучыларның да күбесе ул-кызларын балалар бакчасында үстерә. Имеш, профессиональ педагоглар аларга юньлерәк тәрбия бирә. Бу хакта бәхәсләшәсем килми. Ләкин хәтта сезнең ысул белән әти-әни булучы гаиләләр дә, беркадәр вакыттан соң, сабыйларын тәрбиячеләр кулына тапшыра. Сез алай эшләмәссез дип уйлыйм. Хәтта бик авыр чакларыгыз булса да…
Минем тәртиплелегемә ышаныч сыман яңгыраса да, бу хатынның үтенече иде. Мин сизелер-сизелмәс кенә баш кактым. Әмма күңелне кытыклап торган сорауны бирмичә кала алмадым:
– Ә балалар бакчасында начармыни?
Алсу бер мизгелгә кискен караш атты. Һәм минем чынлап кызыксынуымны сизеп, бераз йомшарды.
– Начар түгелдер. Әмма бала әти-әни назын татып үсәргә тиеш. Әти-әнинең тиргәве дә, иркәләве дә бердәй әһәмияткә ия. Ә балалар бакчасында ничек? Син аны үстермисең, син аның үскәнен күзәтәсең. Син балаң янына әллә нигә бер генә килеп китәсең. Балаң белән вакыт-вакыт күрешәсең генә. Син тәрбия эшендә бөтенләй катнашмыйсың. Аны башкалар тәрбияли. Аңлыйсызмы?
Мин моны бик аңлап та җитми идем, иңемне генә сикерттем.
– Бала әти-әнисенә генә охшамый. Ул, иң беренче чиратта, тәрбиячесенә охшый. Ә тәрбияне аңа син түгел, башкалар бирә…
«Башкалар»… Мин аны аңладым. Бөтенесен дә әйтеп бетермәсә дә, Алсу мин эзләгән кеше иде. Тагы да ачыграк итеп әйткәндә, ул үзем кебек «сәер бәндә»ләрнең берсе иде. Ул да үзен башкалардан аерып карый иде…
– Ә сез нигә бу адымга барырга булдыгыз? – дип сорадым мин. – Сез бит акча өчен утка-суга керә торганнардан түгел.
– Сез ник алай уйлыйсыз?
– Минем хезмәтем кешеләрне өйрәнү белән бәйле. Иде… Кемнең кем икәнен бер карашта ук билгели алам. Һәм бу билге дөреслектән артык ерак булып чыкмый… Ни өчен монда килергә булдым, дидегез?
– Ә сез үзегез әйтеп карагыз…
Ул беренче тапкыр елмайды.
Мин аның күзләрендә елмайганда да бетми торган моңсулыкны күрдем. Дөресрәге, моңсулык эзләрен. Ул бик күзгә бәрелеп тормый, ә мөмкин кадәр төпкәрәк яшерелгән иде.
– Белмим, – дидем мин, – монда, гадәттә, акча кирәк булган өчен генә киләләр… Ә сезгә… Бәлки, берәр бик якын кешегез авыр хәлдәдер?
Ул, беренче тапкыр күргәндәй итеп, миңа текәлде. Һәм үз-үзен кулга алырга тырышып елмайды. Бу юлы аның елмаюында ниндидер зәһәрлек бар сыман иде.
– Сүзләрегез дөреслектән артык ерак түгел…
Мин дәшмәдем.
Әйе, заманында мин кешеләрнең булмышын бер караштан чамалый ала идем. Әмма бу – элек. Ул вакытта кешеләр бүтән иде. Бүген исә кемнең кем икәнен эченә кереп айкап чыгып та аерырлык түгел. Күз карашлары, сүзләр, елмаюлар… Бүген болар – бүтән. Алар күңел халәтен күрсәтүче билгеләр түгел, ә максатка ирешү коралы иде. Мин үткән заман язучысы, үткән заман кешесе идем.
– Ә мин сезне беләм, – диде ул әйтеп бетергесез ягымлы тавыш белән. – Мин сезне ярата идем.
Хатынның ягымлылыгы кабат үз хәлемә кайтарды.
– Ә хәзер? – дип елмайдым мин. – Хәзер яратмыйсызмы?
– Сез бит инде бернәрсә дә язмыйсыз.
Мин тагын бер мәлгә югалып калдым. Әмма шундук тиешле сүз таптым:
– Ә язсам? Язсам, сез укыр идегезме?
Әлбәттә, бу сорауны башкаларга бирсәм, алар миннән көләрләр, һичьюгында, сәер бәндәгә исәпләп, бармакларын чигә тирәсендә уйнатып алырлар иде. Ләкин мин Алсудан бөтенләй башка җавап көттем.
– Мин укыр идем. – Аның тавышы ныклы, ышанычлы иде. – Һәм миннән башка да укучылар табылыр иде.
Бу минем киләчәгемә өмет уяту гына түгел иде. Бу – иҗаттан аерылып яшәгән елларыма хөкем иде.
* * *
Менә шушы Алсуның карынында минем улым тибенеп ята инде. Без Якутов исемендәге парк буйлап атладык та, күл ягына борылып, юл буендагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык.
– Күптән җан кердеме? – Мин аның корсагына ишарәләдем.
– Күптән…
Моннан берничә минут кына элек икебез дә тилереп шатлансак та, хәзер бу халәт юкка чыккан иде. Алсуның бөтен булмышы тынычсыз, аптыраулы, бу миңа авыр тәэсир итә. Аның борчылуын күрә торып, күңелдәге куанычны иреккә җибәреп булмый.
Без сирәк очраша идек. Алсу үзе шулай теләде. Мин сәбәбен тикшереп тормадым, ризалаштым. Аның белән очрашкан саен, миндә нәрсәдер үзгәрә һәм Гуля белән аралашуны авырайта иде.
Бу юлы ул, үзе шылтыратып, очрашырга сөйләште.
– Балага җан кергәч, мин үземне бик тә начар хис итә башладым. – Алсу башын иеп, миңа карамыйча гына сөйли иде. – Күңелдә бик тә авыр бер тойгы барлыкка килде…
Мин, аның сөйли башларын көтеп, дәшми калдым. Әмма ул башкача берни дә әйтмәде.
– Нинди тойгы?
– Белмим… Теге вакытта… Сез ялгышмадыгыз… Минем әнием авыр хәлдә иде… Аны дәваларга хәтсез акча китте… Ләкин файдасы тимәде… Ул… Ул… Мин аны саклап кала алмадым…
Алсуның тавышы калтыранды. Ул менә-менә елап җибәрер сыман иде. Мин аны, иңеннән алып, үземә тарттым. Әмма Алсу еламады. Аяусыз тавыш белән дәвам итте.
– Акча артыгы белән җитәрлек иде. Әмма әнине коткарып калып булмады… – дип кабатлады ул. – Һәм миндә шундый тойгы… Белмим, аңлата алырмынмы икән…
Ул тагын тынып калды. Мин комачауламадым.
– Ул да сезнең китапларны ярата иде… – дип дәвам итте бераздан. – Монысын да, безнең өчен язган китабыгызны да, онытылып укыды… Һәм аның дәвамын көтте… Шушы китапны укып бетерсәм, үлсәм дә риза, дияр иде… Ләкин…
Беренче очрашудан соң, Алсуның үтенече буенча, мин язарга керештем. Тормышымнан, уй-фикерләремнән өзекләр иде алар. Бернинди эзмә-эзлеклелек, бернинди сюжет-фәлән юк. Бары тик ихласлык кына. Көндәлек фикерләр. Уйлар агышы. Мин ул язмаларны ничек дип атарга да белмәдем дә «КИТАП» дип атадым. Һәм язылган бер өлешен, электрон почта белән, Алсуга җибәреп бардым. Ул минем бердәнбер укучым иде. Күрәсең, бердәнбер булмаган…
– Кыскасы, әнинең үлеменнән соң, безнең килешү мәгънәсен җуйды. – Алсу башын күтәреп миңа төбәлде. – Һәм мин… Сездән алган акчаларны кире кайтарырга телим. Әлбәттә, бөтенесен дә биреп бетерергә әлегә мөмкинчелегем юк… Тик сез рәхимсез кеше түгел, бераз көтеп торырга риза булырсыз.
Мин бер мәлгә үз колакларыма үзем ышанмыйча тордым. Алсуның йөзендә шаяруның әсәре дә юк иде. Киресенчә, ул, үзе өчен иң мөһим мәсьәләне хәл иткәндәгедәй, үтә дә җитди иде.
– Ә бала?
– Әлбәттә, мин гаепле… Мин болай эшләргә тиеш булмаганмындыр. Әмма мине бер тойгы изә. Мин туачак балама хыянәт итәмдер кебек. Аңа инде җан кергән, ул мине аңлап тора. Һәм… Бакчаңда чәчәк үстереп сатарга мөмкин… Алма үстереп сатарга… Әмма карыныңда бала үстереп сату мөмкин түгел. Һәрхәлдә, мин алай булдыра алмыйм.
– Әлбәттә, сез акчаны кире бирергә дә мөмкинсез, – дидем мин, мөмкин кадәрле тыныч булырга тырышып. – Ләкин бала бар бит… Аны кире чыгарып булмый…
Тынлык урнашты.
– Мин аны үземдә калдырырга теләр идем, – диде ул бераздан. – Мин аның белән бергә булырга телим.
Хәзер мин уйга калдым. Әлбәттә, мин баланы үземнеке итә ала идем. Барысы да законга ярашлы. Һәм Алсуны, килешүне бозганы өчен, җаваплылыкка да тарттырырга мөмкин. Хәтта баланың сәламәтлеге турында да кайгырасы түгел: тиешле җиргә хәбәр итәргә генә кирәк, Алсу тәүлек әйләнәсенә күзәтү астында булачак. Миңа бернинди дә куркыр урын юк. Шайтан алгыры!.. Ләкин бу хатынны берничек тә рәнҗетәсем килми иде. Ул миңа кадерле иде.
– Сез минем язмаларны… – дидем мин, сөйләшүне башка юнәлешкә күчереп торырга теләп. – Аларны әниегезгә укытыр өчен сорадыгызмы?
– Юк, мин чынлап та сезнең китапларны ярата идем. Бу миңа әниемнән күчкәндер. Китапны башта үзем укып чыктым. Аннан соң кычкырып укыдым. Улыма. Аннан соң әни алды. Һәм тагын аның берничә ахирәте…
– Ул язмалар хакында сез ничек уйлыйсыз?
– Сез анда аптекадагы кыз турында язасыз… Аның хәтере юк. Хәтерсезлек – безнең бүгенге чынбарлык. Күпләр моннан ун ел элек ничек яшәгәнебезне хәтерләми. Без үзебез теләгәнчә эшлибез, үзебез теләгәнчә яшибез, дип уйлыйбыз. Һәм һәрберебез үзен бик тә оригиналь шәхес итеп тоя. Ә асылда барыбыз да бертөрле. Һәркем акчага табына, телевизордан аерыла алмый, рекламалар тәэсиреннән айнымый. Һәм бары тик бүгенге көн белән генә яши. Иртәгәге көнне ул теге яки бу сериалның икенче сериясе, ниндидер товарның яңа моделе белән бәйләнештә генә күрә. Әгәр, берничә елдан соң кемнеңдер башына «Моннан йөз ел элек җирдә нинди тормыш булган?» дигән сорау килсә, аңа җавап бирердәй кеше табылмаячак. Менә шушы чынбарлыкта сезнең китап ул – хәтер. Сез үз көннәрегез турында язасыз. Әмма бу күчеш чорының елъязмасы булып күз алдына баса.
– Рәхмәт.
– Бу – күңел юатыр өчен әйтелгән сүз түгел. Мин сезнең ни өчен язудан туктавыгызны гына аңлый алмыйм.
– Укучылар калмады ич…
– Ә мин кеше түгелмени? Әнием? Аның ахирәтләре? Ниһаять, минем улым! Әгәр сез тукталмасагыз, бүген алар тагы да күбрәк булырлар иде.
Мин ни әйтергә дә белмәдем.
– Әгәр сезне очратмасам, мин беркайчан да бу эшкә тотынасы түгел идем. Рәхмәт сезгә.
– Баламны сезгә бирәсе килмәүнең сәбәбе хатыныгыз белән дә бәйле. Гуля бит – баш-аягы белән заман тылсымына кереп баткан кеше. Аңа бары тик бер очкын җитә. Үз карынымда үскән затны шундыйлар тәрбиясенә бирү минем өчен бик авыр булыр иде. Гафу итегез, әлбәттә…
Бу очракта да ул хаклы иде.
– Сез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
– Ул, кайда булса да, барыбер, сезнең бала. Минем янда, әнисе янында булса, җил-яңгыр тидертмәм. Һәм сезгә дә, теләсә-кайсы вакытта килеп, аның белән аралашырга мөмкин булачак.
Миндә шундук «Гуля нәрсә әйтер?» дигән уй ялтлап китте. Аның ни кылырын күзаллап булмый иде. Истерикага бирелергә дә, тыныч кына кул селтәргә дә мөмкин.
– Ярый, Алсу. Без сезнең белән аңлаштык. Тик мин бүген үк җавап бирергә әзер түгелмен. Бераз сабыр итик. Без чит кешеләр түгел, бу мәсьәләне бер-беребезгә авырлык китермичә хәл итәрбез.
– Ләкин акчаны мин сезгә калдырып китәм. – Хатын сумкасын актарырга кереште.
– Юк, Алсу. – Мин аның кулларын учыма кыстым. – Бала, ул кем белән генә калмасын – минеке. Ә акча – баланыкы. Бу хакта бүтән сүз булмасын, яме.
Алсу нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде. Мин аны иреннәрем белән капладым. Ул баштарак читкә тайпылып маташты. Бераздан аның иреннәре минем иреннәргә җавап бирде. Һәм без озак итеп үбештек.
* * *
Алсудан аерылгач, Революция урамына чыктым да Үзәк Базар тукталышына кадәр җәяү атларга булдым. Уйларны тәртипкә китерергә кирәк иде. Әмма бернәрсә турында да уйлый алмадым. Башта бары тик бер исем генә бөтерелде. Алсу. Без аның белән бәхетле гаилә булып яши алыр идек. Гуля булмаса, әлбәттә. Ләкин Гуляны ташлау яхшы түгел иде.
Бер карасаң, бәлки, моның әллә ни кыенлыгы да булмагандыр. Һәм Гуля да авыр кичермәс идедер. Белмим. Без аның белән бары тик җенси мөнәсәбәтләрдә генә бәхетле идек. Калганында уртак ягыбыз юк. Ә Алсу бөтенләй бүтән… Ул – минем кебек «сәер кеше» ләрнең берсе. Бу безне тагы да ныграк якынайта төшә. Гуляны ташлаудан мин берни дә югалтачак түгел. Бәлки, ул да югалтмас иде. Бер карасаң, ул үзе күптән инде мине ташлаган иде. Аны Кашкадандагы кебек җырчылар, телевизор экраны миннән тартып алды. Ул, шуларга табынып, үз дөньясында яши. Ул минем белән яшәми. Һәм көннәрнең берсендә кайтмый калсам, минем юклыгымны сизмәскә дә мөмкин… Ә үзенең бер фатирда берүзе генә яшәп ятуын аңлагач, кайчандыр минем белән яшәгәнлеген хәтерли алмаска мөмкин. Шулай уйласам да җитди адымга барудан ниндидер көч тыеп тора иде.
Мин, уйларымны башка нәрсәгә юнәлтергә теләп, тирә-якка күз аттым. Төрле төсләрдә балкыган реклама арасыннан бернәрсә дә күрерлек түгел иде. Хәзер аларны да гади сурәтләр, язулар рәвешендә генә эшләмиләр инде. Голограмма язмалары кулланалар. Син теләсә кайсысы янына барып сөйләшеп торырга мөмкинсең. Һәм матур кыз голограммасы синең сорауларыңа тулы җавап бирә.
– «МЕГО» компьютер салонына рәхим итегез! – ди миннән бер-ике адымда гына басып торган матур кыз сурәте. – Монда сез үзегез теләгән дәвердә, үзегез теләгән тормыш белән яши алачаксыз! Бездә һәммәсе дә кеше өчен!..
Мин боларга артык әһәмият бирмәскә күнеккәнмен. Әмма кызның сүзләре кызыктырып куйды. Бәлки, әллә нинди уйлар, әллә нинди тойгылар белән баш катырып йөрмәскәдер? Шушы компьютер салонына гына керергә дә, үзем теләгән дәверне сайлап, анда үзем теләгән тормыш белән яшәргә. Һәм бөтен проблемаларың хәл ителә.
Минем беркайчан да мондый салоннарда булганым юк. Ләкин виртуаль дөнья турында ишеткәнем бар иде. Хәтта виртуаль ирләр һәм виртуаль хатыннар сатылуы турында да беләм. Бу элекке дәверләрдәге җилем кыз-курчакларның заманча варислары инде. Әнә шул дөньяга бирелеп, чынбарлыктан бөтенләй ваз кичүче затлар да бар.
Алкоголизм һәм наркотиклардан дәвалау үзәкләре белән бергә, соңгы елларда компьютерга бәйле авырулардан дәвалау пунктлары да ачылды. Әмма аларның әллә ни файдасы тимәде бугай. Беренчедән, мондый кешеләрнең берсе дә үзен авыру итеп танырга теләми, икенчедән, хөкүмәт үзе үк аларның күбәюе белән шөгыльләнә кебек. Бөтен булган мөлкәтен, фатирын, кием-салымнарын сатып, компьютер салонына яшәргә күчүчеләр дә бар дип сөйлиләр иде. Һәм мин моңа ышандым. Әгәр шушы вакытка кадәр үземне чынбарлык белән бәйләп тотучы көч табылмаса, мин дә, бәлки, шуларның берсенә әверелер идем.
Гуляга рәхмәт! Ул минем мәгънәсез көннәремне кыскартты. Тормышымның бизәге булды.
Алсуга рәхмәт! Ул үз үземә ышанычны арттырды. Иҗат юлына, димәк, көрәш юлына бастырды. Мин язарга һәм укучыларымның артуы өчен көрәшергә тиеш идем. Дөньям үз урынына кайткандай тоелды. Элек тә бит без укучыларыбызны күбәйтү, саклап калу өчен тырыша идек…
Ә «КИТАП» ның беренче юлларын мин зур авырлык белән яздым. Язу эше онытылганнан түгел. Баштарак, аны кемгә атарга белми йөдәдем. Бүгенге заман кешесе мине бөтенләй дә аңламастыр сыман тоелды. Һәм бу шик дөрес иде. Беренче битне Гуляга күрсәткәч, ул кәгазьне әйләндереп-әйләндереп карап торды да кире сузды. Мин аңа укырга куштым. Ул укыды. Кычкырып. Бик йөгерек итеп, бернинди тотлыгусыз укыса да, бернәрсә дә аңламаган булып чыкты. Бу аның өчен кызык түгел иде. Һәм мине бернәрсә куркытты – әлеге язма беркем өчен дә кызык булмас. Ләкин Алсу электрон почтама бик җылы хат язып җибәргән һәм бу эшемнән тукталмавымны үтенгән иде. Һәм мин тукталмадым. Мин бу язмаларны Алсу өчен яздым. Башка нәрсә килә – һәммәсен кәгазьгә төшердем. Соңрак, әлбәттә, укып, төзәтеп чыктым. Тоташ битләрне җуеп атарга туры килде. Әмма эш әкрен генә дәвам итте.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?