Электронная библиотека » Мифтахетдин Акмулла » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:01


Автор книги: Мифтахетдин Акмулла


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 4 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Акмулла
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…


Мифтахетдин Акмуллага бәйле кайбер мәгълүматлар11
  Китап шагыйрьнең академик Миркасыйм Госманов төзегән җыентыгы (Акмулла. Шигырьләр / төз. М. Госманов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1981. – 271 б.) һәм М. Акмулла әсәрләренең башка төр басмалары нигезендә төзелде.


[Закрыть]

Мифтахетдин Акмулла 1831 елның 26 (иске стиль белән – 14) декабрендә Оренбург губернасы Күл иле (меңле) волосте Дүсән авылында (хәзер Башкортстанның Бишбүләк районы) дөньяга килә (Р. Фәхретдинов мәгълүматы буенча).

Әтисе – Мөхәммәдьяр Сырдәрья буендагы Акмәчет (хәзерге Кызыл Урда) аймагының казагы.

Әнисе – Сәлим кызы Биби(өмме)гөлсем исемле татар кызы.

Икенче версия (башкорт галимнәре мәгълүматы) буенча, Мифтахетдин Акмулла Уфа губернасының Бәләбәй өязе Елдәр волосте (хәзер Башкортстанның Миякә районы) Туксанбай авылында туган.

Акмулланың әтисе Мөхәммәдьяр хакында мәгълүмат:

Эстәрлебаш авылыннан Нигъмәтулла Биктимеров исемле шәкерт Бохара шәһәренә мәдрәсәгә укырга килә. Монда ул Сырдәрья буеннан килгән Мөхәммәдьяр исемле казакъ егете белән дуслаша. Әмма Мөхәммәдьяр, башлангыч белеме дә түбән

һәм тормышы да ачлы-туклы булу сәбәпле, даими ялланып эшләргә, укуын калдыргаларга мәҗбүр була. Шулай да укуга омтылышы зур икәнлеген күреп торган Нигъмәтулла, мәдрәсәне тәмамлауга, Мөхәммәдьярны үзе белән бергә Эстәрлебашка чакыра, анда аңа мәдрәсәдә укырга ярдәм итәчәген дә әйтә.

Мөхәммәдьяр, Эстәрлебашта бер ел укыганнан соң, хәлфәлеккә күчә. Тагын бер елдан Нигъмәтулла йортындагы асрау кыз Бибигөлсемгә өйләнә. Ул вакытта Мөхәммәдьяр Дүсән авылында муллалык хезмәтендә булган, күрәсең. Аларның уллары туа. Аңа Мифтахетдин исеме бирәләр. Әмма күп тә үтми Мөхәммәдьяр каты авырып китә һәм вафат була.

Нигъмәтулла ишан Бибигөлсемне ялгыз калдырырга теләми, аны Бәләбәй өязе Туксанбай авылыннан килгән мулла Ишмөхәммәд улы Камалетдингә (мулла Камалетдин Исхуҗа улына) кияүгә бирә. Мифтахетдинне Камалетдин мулла, метрика дәфтәренә Туксанбай авылында туды дип, үз улы итеп яздыра.

Тормыш юлы. Мифтахетдин Акмулла Елдәр волосте Мәнәвезтамак мәдрәсәсендә укый башлый, аннан Карамалы волосте Әнәс авылы мәдрәсәсенә күчә. Моннан данлыклы Эстәрлебаш мәдрәсәсенә китә һәм мәшһүр шагыйрь Шәмсетдин Зәкидә укый. Бераздан Оренбург яклары һәм Җаек буйлары авылларында йөреп, Троицкидагы Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә килеп урнаша. Зәйнулла ишанның хөрмәтен казана, аңа үзенең нәсел-нәсәбе хакында мәгълүмат бирә. Аның киңәше белән казакъ даласына китеп, балалар укытып йөри. Балта эшләрен дә башкара.

Унөч елдан соң Акмулла авылына әйләнеп кайта. Монда аны үги әтисе Камалетдин хәзрәткә каршы куярга тырышалар. Акмулла: «Әтиемнең гыйлеме минем белемнең аяк йөзлегенә дә чыкмый ул», – дип белдерә.

Әтисе янына сыеша алмыйча, ул яңадан, Троицк якларына китеп, Карабалык казакълары арасына барып чыга. Карагыз аймагының Карасу авылындагы Батуч исемле байга ялланып, аның ярдәме белән муллалык итә башлый.

Ләкин 1867 елда шушы аймакның түрәсе Исәнгилде белән сүзгә керә. Вакыйга болай була:

Мулла буларак, Мифтахетдинне җеназага чакыралар. Мәетне җирләгәч, җеназа укыганда, кабер янындагылар арасына аймакның түрәсе Исәнгилде килеп керә һәм, шаяртыпмы, әллә Акмулланы өнәмичәме:

– Ай-бай, казакъта бер мәкаль бар: «Утлык бар җирдә үгез симерә, үләксә бар җирдә эт симерә, үлек бар җирдә мулла симерә!» Шуның сыман, бу мулла ничек симергән, карагыз! – дип, кулындагы таягы белән төртеп күрсәтә.

Акмулла да аптырап калмый:

– Агам, дөрес әйттең, утлык бар җирдә үгез симерә, үләксә бар җирдә эт симерә, үлек бар җирдә мулла симерә, далада безнең кебек мулла булмаса – сезнең кебек наданнарның башын эт кимерә! – дип әйтеп сала.

Шушы сүзләрен ишеткән халык Акмулланың тапкырлыгына сокланып көлешә башлый. Тәкәббер түрәнең күңеле кителә, сүз таба алмыйча торганнан соң:

– Башны эттән кимерткәнне күрсәтермен әле мин сиңа! – дип яный.

Чынлыкта Акмулла бу түрәгә муллаларның җәмгыятьтәге урынын, халыкка хезмәтен генә аңлаткан булса да, Исәнгилде түрә үч саклап кала. Акмулланы солдат хезмәтеннән качып йөрүче нугай (татар) дип, өстеннән донос яза. Мифтахетдинне тотып, Троицк төрмәсенә ябып куялар.

Дүрт ел буе эше судта йөреп, ахырда аны ике ел ярымга арестантлар ротасында хезмәткә җибәрергә дигән хөкем чыгаралар. Суд карарын кабат карау өчен, бер ел вакыт бирелә. Әхмәтбай Бакиров, акча җыеп, ике мең сум залог салып, аны 1871 елның язында порукага ала.

Төрмәдән чыккач, Акмулла Карагыз аймагындагы Батуч байга барып, җәй буе шунда ял итә, кымызда була. Көзгә таба Петербург шәһәренә, суд эшләре артыннан юлга чыга. Оренбург даласындагы авылларда кыш чыгып, Самарага кадәр арбалы атта килә. Аннан Казанга пароходта күтәрелә. Шиһабетдин Мәрҗани белән очрашу ниятеннән, аның янына килә. Әмма Ш. Мәрҗани өендә булмый. Алар очраша алмыйлар.

Акмулла юлын поездда дәвам итә. Петербургта татар хәрбиләренә ахун хезмәтендәге Гатаулла Баязитов һәм аксөяк Гобәйдулла Җиһангиров белән очраша, үзен Хөббехуҗа бине Нияз (мөгаен, нәсел башы исеме беләндер) дип атый, алар аша, суд эшен хәл итүне сорап, шикаять язып бирә. Патша Александр II исеменә гариза күндерелеп, Мифтахетдин хөкемнән котылып кала.

М. Акмулла, кабат казакъ даласына әйләнеп кайтып, Кустанай, Акмулла, Петропавловск якларында була, Себер татарлары арасында тора. 1881 елда Троицкига килә, Тау Каратайдагы Моктаган исемле казакъ кешесендә яши.

1892 елда Казанда аның «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» исемле китабы университет типолитографиясендә басылып чыга, һәм Акмулла шагыйрь буларак дан казана.

Мифтахетдин Акмулла әүвәл башкорт кызына өйләнә, әмма яшәп китә алмыйлар. Икенче тапкырында Миасс шәһәре тирәсендәге бер авыл кызын хатынлыкка ала, ләкин бу хатыны да аннан аерылып китә. Моңа ачуы чыккан Акмулла Уфага юл ала һәм, талак хөкеменең дөрес булмавын дәлилләү өчен, мөфтигә шикаять яза. Бу вакыйга 1894 елда була. Мөфти, аның ничә яшендә булуын искә алып, талак хөкеменең дөреслеген раслап фәтва бирсә дә, Акмулланың шагыйрь булуына хушланып, аның күңелен күтәрү өчен, Р.Фәхретдиновның киңәше белән, аңа атап хөрмәт мәҗлесе уздыра. Анда башкорт шагыйре М. Өметбаев та чакырулы була.

Мәҗлес барышында ике шагыйрь кара-каршы шигырь әйтешә башлый, үзенә күрә шигъри бәйрәм-ярыш килеп чыга. Мәҗлестәгеләрнең күңелендә бу тамаша гүзәл бер вакыйга булып уелып кала.

Р. Фәхретдинов Акмулладан, китап итеп бастыру өчен, шигырьләрен калдыруны үтенә. Әмма Акмулла, бу җыентыгын яңабаштан төзеп бирергә вәгъдә итеп, юлга чыга.

1895 елның 15 (27) октябрендә (кайбер чыганакларда – 8 (20) нче октябрендә) Акмулла Миасс шәһәре белән Сарыслан авылы арасындагы бер тегермән янына килеп туктый, атын тугарып, учак ягып, төнне шунда уздырырга җыена. Исәнгилде старшинаның дусты, башкорт старшинасы Бурнагуловка ялланган Гафиятулла (Гафият) Байморат улы белән Дәүләтшаһ (Дәүли) Нәдершаһ улы, Акмулланың артыннан килеп, аны пычак белән кадап үтерәләр һәм гәүдәсен суга ташлыйлар.

Бу фаҗига халыкны тетрәндерә, аңа карата бәет тә чыгарыла.

Мифтахетдин Акмулланың җәсәден укытучысы Зәйнулла ишан Рәсүли Миасс зиратына китертеп дәфен итәләр. Баш очына кабер ташын да Зәйнулла ишан куйдырта.

Кызганыч, үтерүчеләр хөкемсез кала.

1904 елда Казанда И. Н. Харитоновның лито-типографиясендә «Хезмәт ширкәте» тарафыннан Габделбарый ибне Габдулла әс-Сәиди (Баттал) наширлегендә Мифтахетдин Акмулланың «Акменла әфәнденең иншад итдеке мәнзумәтилә башка беркач мөншәдатыны вә кәндесенең тәрҗемәи хәлене мөштәмил мәҗмугадыр» («Акменла әфәнденең иҗат иткән шигырьләре белән берникадәр әсәрләре һәм тормыш хәлен үз эченә алган җыентыгы») дигән шигъри мәҗмугасы басылып чыга.

1907 елда Казанда «Шәрәф» электро-типографиясендә Троицк «Хезмәт» китапханәсе наширлегендә, Ш. Мәрҗанинең рәсеме һәм тормыш юлына тасвир урнаштырылып, «Мәшһүр шагыйрь Акменла. Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре» дигән китабы дөнья күрә.

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе

 
Казанда бер фазыйл22
  Фазыйл – галим.


[Закрыть]
чыкты алмас булып,
Хасидләре33
  Хасидләре – көнчеләре, көнләшүчеләре.


[Закрыть]
күбәйде гамь-хас булып44
  Гамь-хас булып – югары һәм түбән катлаудан кат-кат булып.


[Закрыть]
,
Мәгани җәваһирен55
  Мәгани җәваһирен – мәгънә гыйлеме җәүһәрләрен.


[Закрыть]
кулга элгән –
Хакаикъ66
  Хакаикъ – хакыйкать гыйлеме.


[Закрыть]
диңгезендә гаувас булып77
  Гаувас булып – чумып йөзүче.


[Закрыть]
.
 
 
Мәйданда ул чыкарды артык гайрәт,
Мөзмәрда88
  Мөзмәрда – илаһият гыйлеме, изге гыйлемнәрдә.


[Закрыть]
сабикълардан99
  Сабикълардан – элгәреләрдән, элеккеге галимнәрдән.


[Закрыть]
чыкты гасрәт1010
  Гасрәт – хата.


[Закрыть]
;
Хәмдулиллаһ1111
  Хәмдулиллаһ – Аллага шөкер.


[Закрыть]
, бу диярда1212
  Диярда – өлкәдә.


[Закрыть]
бездән чыкты
Мәржани Шиһабетдин1313
  Мәрҗани Шиһабетдин – Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889), илаһият галиме, тарихчы, мәгърифәтче.


[Закрыть]
ахунд хәзрәт!
 
 
Караңгыда фанусны1414
  Фанусны – утны, маякны.


[Закрыть]
кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Йәнбугус-сәламәттән1515
  Йәнбугус-сәламәттән – сәламәтлек чыганагыннан.


[Закрыть]
юллар ачып,
Әнһарул-хакаикъны1616
  Әнһарул-хакаикъны – хакыйкать елгаларын.


[Закрыть]
агызган ул.
 
 
Сүз кузгар1717
  Кузгар – кузгатыр.


[Закрыть]
ул ир асыл кирәк йирдән,
Ходаем фирасәтле1818
  Фирасәтле – курку белмәс, батыр-кыю.


[Закрыть]
йөрәк биргән;
Мөһәндисләр1919
  Мөһәндисләр – инженерлар, һөнәр осталары.


[Закрыть]
сизмәгән йирдән казып
Чыкарды татлы суны тирән йирдән.
 
 
Болагы2020
  Болагы – кайнап чыккан чишмәсе.


[Закрыть]
– саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка чуллаганнар2121
  Чуллаганнар – иелгәннәр (су эчәргә).


[Закрыть]
куангандай;
Дөррәсеннән2222
  Дөррәсеннән – энҗеләреннән, энҗедәй саф тамчыларыннан.


[Закрыть]
канча2323
  Канча – никадәр.


[Закрыть]
бала сөткә туеп2424
  Дөррәсеннән канча бала сөткә туеп… – Мөхәммәд пәйгамбәргә Мигъраҗда энҗе кадәр тамчы сөт каптыралар. Бу тамчы гыйлем булып чыга. Шагыйрь әлеге шигъри юлларда менә шуңа ишарә ясый һәм сөт дигәнендә гыйлемгә киная итә.


[Закрыть]
,
Башкалар була калды су алгандай.
 
 
Тәхкыйкларын2525
  Тәхкыйкларын – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.


[Закрыть]
күргән адәм куангандай,
Голямага2626
  Голямага – галимнәргә.


[Закрыть]
сәрдар2727
  Сәрдар – юлбашчы, юл күрсәтүче.


[Закрыть]
булып ту2828
  Ту – байрак.


[Закрыть]
алгандай;
Мөбариз2929
  Мөбариз – көрәш, бәхәс.


[Закрыть]
майданына бу чыккан соң,
Батырлар була калды җугалгандай.
 
 
Аңынаусыз3030
  Аңынаусыз – аңламыйча, аңсыз килеш.


[Закрыть]
һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау3131
  Анау-монау – аңгы-миңге.


[Закрыть]
кеше имәс чубалгандай3232
  Чубалгандай – чуалучы.


[Закрыть]
,
Палваннардан3333
  Палваннардан – пәһлеваннардан, батырлардан.


[Закрыть]
йыйгылып3434
  Йыйгылып – җыелып.


[Закрыть]
бу күргән юк,
Бәйгене берәү алса – бу алгандай!
 
 
Мөселманга карышуга лаек имәс,
Инсафлы урыс күрсә – инангандай,
Ул бер фазыйл галләмә3535
  Фазыйл галләмә – мәртәбәле галим.


[Закрыть]
– узган таптан3636
  Узган таптан – борынгы табигыйннар (ягъни сәхабәләргә иярүчеләр) мисалыннан.


[Закрыть]
,
Хаззы3737
  Хаззы – өлеше.


[Закрыть]
бар дәрәҗәи иҗтиһаддан3838
  Дәрәҗәи иҗтиһаддан – дин һәм хокук фәннәре буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу дәрәҗәсеннән; дин галиме булу мәртәбәсеннән.


[Закрыть]
.
 
 
Әгъдасенә3939
  Әгъдасена – дошманнарына.


[Закрыть]
җан аямай каршы торып,
Аның өчен мөҗәһидмез4040
  Мөҗәһидмез – сугышучыбыз.


[Закрыть]
алгы сафтан!
 
 
Дәкаикъта4141
  Дәкаикъта – фәндә нигезле тикшерүдә.


[Закрыть]
мөшкел чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул;
Мисалына әһле гасыр4242
  Әһле гасыр – тарихчылар.


[Закрыть]
гадил4343
  Гадил – тиң.


[Закрыть]
тапмай,
Йөрәген мөганиднең4444
  Мөганиднең – дошманлашучының.


[Закрыть]
яндырган ул.
 
 
Һәр йирдә сәнәд илә4545
  Сәнәд илә – дәлил белән.


[Закрыть]
сүзе баһир4646
  Баһир – ачык, өстен.


[Закрыть]
,
Хәленә кале4747
  Хәленә кале – гамәленә сүзе.


[Закрыть]
шаһид көндәй заһир4848
  Заһир – ачык, якты.


[Закрыть]
;
Бу заманда туган юк аңа нәзыйр4949
  Нәзыйр – охшаш, тиңдәш.


[Закрыть]
,
Мәгърифәтүр-риҗалидә5050
  Мәгърифәтүр-риҗалидә – мәгърифәтле-гыйлем иясе ирләр арасында.


[Закрыть]
мондай маһир.
 
 
Үтәлмайлар эзеннән басып аның,
Китәлмайлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай мөганидләр,
Күрә алмайлар галәмгә фашын5151
  Фашын – фаш булуын, танылуын.


[Закрыть]
аның!
 
 
Ah, дәрига5252
  Аһ дәрига – аһ кызганыч.


[Закрыть]
! Баралмадым кашына5353
  Кашына – каршысына.


[Закрыть]
аның,
Сүзенә артыкча мин гашыйк аның;
Һәр тарафка сөйүлүде-дәкаикътан5454
  Сөйүлүде-дәкаикътан – нечкә фикер ташкыннарыннан.


[Закрыть]

Агызган йиме гыйрфан5555
  Йиме гыйрфан – белем ризыгы.


[Закрыть]
ташып аның.
 
*
 
Мин үзем бер дәрдемәнд диванамын5656
  Дәрдемәнд диванамын – сагышлы диванамын.


[Закрыть]
,
Каеда5757
  Каеда – кайсы җирдә.


[Закрыть]
бер тәхкыйк5858
  Тәхкыйк – хакыйкать; хакыйкать иясе, хакыйкатьне яклаучы.


[Закрыть]
күрсәм куанамын;
Бу затта гаҗәп тәхкыйк күргәннән соң,
Би зарур5959
  Би зарур – зарурсыз, тиешсез.


[Закрыть]
шул сәбәптән хубаламын6060
  Хубаламын – яхшырамын.


[Закрыть]
.
 
 
Мин бер арык бүредәй җилеп йөргән,
Куян, карсак, төлке исен сизеп йөргән;
Берәве кулга төшсә, бере төшмәй,
Арык, аксак, кәиз6161
  Кәиз – тизәк.


[Закрыть]
килсә, элеп йөргән.
 
 
Мәҗлесенә карай гына гаугамыз бар,
Кодыгына6262
  Кодыгына – коесына.


[Закрыть]
карай гына каугамыз6363
  Каугамыз – чиләгебез.


[Закрыть]
бар,
Эрбет менән6464
  Менән – белән.


[Закрыть]
Мәкәрҗәгә6565
  Эрбет менән Мәкәрҗәгә… – ХIХ йөзнең иң зур һәм данлыклы сәүдә базарлары саналган Эрбет шәһәре һәм Мәкәрҗә ярминкәләре күздә тотыла.


[Закрыть]
чама кайда –
Базарына карай гына сәүдәмез бар.
 
 
Бәхтемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артыгы юк, эшем такыр;
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым6666
  Буаз мәҗмәгым – калын шигырьләр җыентыгым.


[Закрыть]
бар6767
  Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар… – монда М. Акмулла үзенең яшь чагыннан туплаган шигырьләре җыентыгы барлыгын искәртә. Әлегәчә аның ул тупланмасы табылганы юк.


[Закрыть]
,
Аның һәм бәгъзе йире какыр-макыр –
 
 
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер шәрик6868
  Шәрик – дус, иптәш.


[Закрыть]
калын китап остап торса6969
  Остап торса (эстәп торса) – тотып (туплап) торса.


[Закрыть]
,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе алаңдай7070
  Алаңдай – алырдай, алан-йолан.


[Закрыть]
.
 
 
Үгәй ана кулында ятим калдым7171
  Үгәй ана кулында ятим калдым… – М. Акмулланың әнисе Бибиөммегөлсем (Бибигөлсем) исемле булган. Әмма аның шагыйрьгә үги ана булуы фәндә ачык мәгълүм түгел.


[Закрыть]
,
Аннан да бик рәтем китеп калдым:
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал7272
  Дамбал – чалбар.


[Закрыть]
,
Кайда мулла бар дисә, йитеп бардым.
 
 
Фәкыйрьлектән артык фән күралмадык,
Шәһәр чыгып, алыс7373
  Алыс – ерак.


[Закрыть]
юлга йөралмадык;
Мәргәннәрне7474
  Мәргәннәрне – төз атучыларны, укчыларны.


[Закрыть]
танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәптән сабыр кылып торалмадык.
 
 
Аз гына дәресем бар кыш вакытта,
Китап карау – гадәтемез буш вакытта;
Бездән дә фәез бабы бикләгән7575
  Фәез бабы бикләгән – белемне күңеленә җыйган.


[Закрыть]
юк –
Аңлаемыз кәеф килгән хуш вакытта.
 
*
 
Уйламаңыз «Җарудә»не7676
  «Җарудә» – Габдулла бине Мозаффар ән-Насавиның «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») әсәре хакында сүз бара. Ул исә Ш. Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») хезмәтенә тәнкыйть рәвешендә язылган (к.: Юзеев А. Н. Шихаб ад-дин Марджани: мыслитель, религиозный реформатор, просветитель (К 180-летию со дня рождения). – Казань: Иман, 1997. – 60 с.).


[Закрыть]
күргән юк дип,
Әгәр күрсә, гыйбарәтен белгән юк дип;
Кадәри хәл садак тарткан7777
  Кадәри хәл садак тарткан – көч җиткәнчә, җәя тартып, ук аткан.


[Закрыть]
егетләр бар –
Уйламаңыз дөньяда мәргән җук дип.
 
 
Мәргәнгә Ходай бирсә туры сәһем7878
  Сәһем – ук.


[Закрыть]
,
Аңа булса мөкарин7979
  Мөкарин – кушылган.


[Закрыть]
туры фәһем8080
  Фәһем – зиһен, зирәклек.


[Закрыть]
,
Гатасына манигъ8181
  Гатасына манигъ – әҗеренә инкяр, бәхетенә тоткарлык.


[Закрыть]
юк, беләсезме –
«Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим»8282
  «Кадде гыйлем көлли ән-нас мәшрабиһим» – «Гыйлем һәр кешегә савытына күрә».


[Закрыть]
.
 
 
Тәгаррузга 8383
  Тәгаррузга – дошман арасына кереп сугыш башларга.


[Закрыть]
минем нә микъдарым8484
  Нә микъдарым – нинди өлешем-күләмем.


[Закрыть]
бар?
Үземнең ноксаныма икърарым8585
  Ноксаныма икърарым – җитешсезлегемә дәлилем.


[Закрыть]
бар;
Без – кырмыска, сез Сөләйман булганда да,
«Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым8686
  «Фә-әйнә тәзһәбунә?»дән әхбарым – «Кая барасыз әле?»дән хәбәрем, ягъни башкаларга юл бирү, итагать иясе булу кирәклек күздә тотыла. (Монда сүз Сөләйман пәйгамбәрнең хәтта кырмыскаларга да, хәл белешеп, кая барасыз әле дип юл биргәнлеге хакында бара.)


[Закрыть]
бар!
 
 
Дамелла икәнеңез исемездә,
Фәкыйрьне дә алыңыз исеңезгә;
Акырын җәяүләтеп артка төштек8787
  Артка төштек – иярдек.


[Закрыть]
,
Акмулланы фәлән-төгән дисәңез дә.
 
 
Ирнең хәле беленер ләфыз атса8888
  Ләфыз атса – сүз атса.


[Закрыть]
,
Кемнең хәле беленер мөбһәм ятса8989
  Мөбһәм ятса – яшерен ятса.


[Закрыть]
?
Мәгърифәгә, сыйфатка ярап китә –
Нөкирә бер вәҗһедән9090
  Нөкирә бер вәҗһедән – надан кеше бер сәбәп белән.


[Закрыть]
тәхсыйс9191
  Тәхсыйс – эзләгәнен, билгесен.


[Закрыть]
тапса.
 
 
Берәүгә морад булса Хакның яды,
Мәгърифәт микъдарынча аңа бади9292
  Бади – ачык, күренеп торыр.


[Закрыть]
,
Әл-һади әсмасына мозһир9393
  Әл-һади әсмасына мозһир булыр – күкләр катына юл күрсәтеп, балкып торыр.


[Закрыть]
булыр:
Истигъдад9494
  Истигъдад – зирәклек, зиһенлелек.


[Закрыть]
, кабилият9595
  Кабилият – сәләтлелек.


[Закрыть]
шарты – гади.
 
 
Һәркемгә хазз9696
  Хазз – өлеш, насыйбы.


[Закрыть]
бирелгән кыйсмәт9797
  Кыйсмәт – язмыш.


[Закрыть]
берлән,
Ирләргә нисбәт бирмә хиссәт9898
  Хиссәт – түбәнлек, хәсислек.


[Закрыть]
берлән;
Тәхкыйрьгә9999
  Тәхкыйрьгә – хурлау-мыскыллауга.


[Закрыть]
муллалыкның хаҗәте юк,
Галим булса, лаф орсын хикмәт берлән!
 
 
Дәртсезләрнең эше юк һиммәт100100
  Һиммәт – тырышлык, мәртәбә, олы җанлылык.


[Закрыть]
берлән,
Һиммәтленең кулы кыска кыйльләт101101
  Кыйльләт – вакыт азлык (юклык).


[Закрыть]
берлән;
Халыкның нәзарында102102
  Нәзарында – күз алдында.


[Закрыть]
хур103103
  Хур – җәннәттәге фәрештә, ягъни фәрештәдәй.


[Закрыть]
күренеп,
Гомре үтәр бичараның зилләт104104
  Зилләт – түбәнлек.


[Закрыть]
берлән!
 
*
 
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә105105
  Анчә – аңа.


[Закрыть]
күз алартмаңыз хиддәт106106
  Хиддәт – әллә кемлек, тупаслык.


[Закрыть]
берлән;
Ниһайә107107
  Ниһайә – нәтиҗәсе.


[Закрыть]
булса мөкайяд йә мөнәүвәл108108
  Мөкайяд йә мөнәүвәл – әҗер йә өмет.


[Закрыть]
:
Харам-хәлал шәхсенә нисбәт берлән.
 
 
Һәр фәндә шигырь менән китап тулы,
Карасак, ияләре кандай олы!
Газалидәй риҗальгә109109
  Риҗальгә – ир кешегә, затлы иргә.


[Закрыть]
кем туктамай,
Үзеңез дә беләсез – Аллаһ колы!
 
 
Әһле дәрт110110
  Әһле дәрт – дәрт иясе, диндар.


[Закрыть]
шагыйрь булса, үзен – малик111111
  Үзен – малик – үз мәртәбәсен белүче, үзенә хуҗа.


[Закрыть]
,
Булмаса – шигырь менән вирдтән тарик112112
  Вирдтән тарик – намаз-догадан ваз кичүче.


[Закрыть]
,
Мотлака мәнгы кылмак113113
  Мотлака мәнгы кылмак – шигырьне кире кагу.


[Закрыть]
уңай булмас
Һәм янә ләһү114114
  Ләһү – шаярту, уен-көлке.


[Закрыть]
булса ләм йөбарик115115
  Ләм йөбарик – бәрәкәте юк, файдасыз.


[Закрыть]
.
 
 
Шагыйрьләрнең әксәре әһле саликъ116116
  Әксәре әһле саликъ – күбесе иман юлында йөрүче, хакыйкать иясе; үз фикерле, ирекле кеше.


[Закрыть]
,
Әйткәннәр ничә төрле көйгә салып;
Вәхшәттә шигырь түгел – җыр җырлаган
Әзһәде117117
  Әзһәде – тугры, тәкъва.


[Закрыть]
сәхабәдән Ибне Малик118118
  Ибне Малик – Мөхәммәд пәйгамбәр заманында яшәгән Мәккә шагыйрьләреннән берсе. Әүвәл Мөхәммәд пәйгамбәргә дошманлык күрсәтеп, аны хурлап шигырьләр язган. «Шигырь (монда сүз җыру, ягъни нәсыйхәтсез шигырь хакында бара – Ф. Я.) ул – Шайтан чыбыркысы» дигән хәдис аңа карата әйтелгән. Соңыннан Ибне Малик иман китерә. Мәккә кяферләрдән азат ителгәч, бервакыт Ибне Маликнең Кәгъбәне шигырь сөйләп тәваф кылуын күргән сәхабәләр моңа канәгатьсезлек белдерә. Шунда Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сөйләсен, нәсыйхәтле шигырь – җыру түгел, Аллаһыны данлау», – дип җавап бирә. Акмулла монда шушы вакыйганы искәртә. Шигырьләрендә дә җыруны шигырьгә каршы куеп яза. Аның фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шулвакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә, ди.


[Закрыть]
.
 
 
Шигырь дөрес – нәсыйхәтне хамил булса119119
  Нәсыйхәтне хамил булса – нәсыйхәт йөртүче булса.


[Закрыть]
,
Иясе кадәри хәл гамил120120
  Гамил – эш иясе; гамәл иясе; дәрәҗәле кеше.


[Закрыть]
булса;
Ишеткән адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса121121
  Шамил булса – эченә-үзенә алса, тупласа.


[Закрыть]
.
 
 
Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык –
Гаҗәеп кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәтнең мәхзәненнән122122
  Мәхзәненнән – хәзинәсеннән.


[Закрыть]
мисрагъ ачып123123
  Мисрагъ – шигъри юл ачып.


[Закрыть]
.
 
 
Һәр җандар124124
  Җандар – җан иясе.


[Закрыть]
сәйран кылыр сәбилендә125125
  Сәйран кылыр сәбилендә – юлында очып, әйләнеп йөрер.


[Закрыть]
,
Былбыллар җәүлан кылыр сәрирендә126126
  Җәүлан кылыр сәрирендә – оясы тирәли очып, сайрап йөрер.


[Закрыть]
,
Әс-сәмигул-каләмне127127
  Әс-сәмигул-каләмне – рифмалы шигъри сүзләрне.


[Закрыть]
тәхмир кылды128128
  Тәхмир кылды – тәэсирле итте.


[Закрыть]

Ходаем фөсәханең замирендә129129
  Фөсәханең замирендә – шагыйрьнең күңелендә.


[Закрыть]
.
 
 
Кандай риҗәл130130
  Кандай риҗәл – андый ирнең.


[Закрыть]
туган юк йир йөзендә,
Остазының нәтиҗәсе – тәлмизендә131131
  Тәлмизендә – шәкертендә, укучысында.


[Закрыть]
,
Җариядән тәганни132132
  Җариядән тәганни – кол хатыннан җырлату.


[Закрыть]
вакыйг133133
  Вакыйг – гадәт, вакыйга.


[Закрыть]
булган
Гаед көн Рәсүлуллаһ диһлизендә134134
  Диһлизендә – ишегалдында, йорты янында.


[Закрыть]
.
 
 
Максудны бу урында кылдык нәфад135135
  Нәфад – тәмам.


[Закрыть]
,
Инша Аллаһ, карышмас әһлен-нәкъкад136136
  Әһлен-нәкъкад – тәнкыйть иясе.


[Закрыть]
,
Җариянең тәмкинедән137137
  Җариянең тәмкинедән – кол хатынның җырлавыннан.


[Закрыть]
заһир дәлил –
Шәригънең сөкүтеннән138138
  Шәригънең сөкүтеннән – пәйгамбәрнең эндәшмәвеннән.


[Закрыть]
җәваз мөфад139139
  Җәваз мөфад – бу гамәлнең дөреслеге раслана.


[Закрыть]
140140
  Шәригънең сөкүтеннән җәваз мөфад. – Гает көнендә бәйрәм итү һәркемгә тиешлек, шәригатькә таянып, бу шигъри юлларда бәян ителә.


[Закрыть]
.
 
*
 
Бер китап бар, иясе кайсыңыз ул?
Китабында исеме юк, шәхсе мәҗһүл141141
  Мәҗһүл – билгесез.


[Закрыть]
,
«Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән142142
  «Тәварихыл-Болгар» диеп исем биргән… – сүз Шәрәфетдин бине Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның мистик-мифологик символикага төрелеп бирелгән 1551–1584 елларда язылган «Тәварихы Болгария» («Болгар иле тарихы») китабы хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең тарих буенча язылган хезмәтләрендә бу китапны кискен тәнкыйть итә. М. Акмулла монда Ш. Мәрҗанигә ияреп фикер йөртә.


[Закрыть]
,
Эчендә савабыннан хатасы мул.
 
 
«Назурә»гә бер мөганид143143
  Мөганид – дошманлык итүче.


[Закрыть]
батыр икән,
Тиз керсә ярар иде оҗмахка шул!
Үз тарафын күтәргән күккә чаклы,
Муллалары булган соңы үзенә кол.
 
 
Борадәр144144
  Борадәр – агай-эне, кардәш.


[Закрыть]
, сезгә үтенәм, сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани ул – Тимерказык!
Булмаса – кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белемәй юлдан язып!
 
 
Имгәнеп, коры, бикяр145145
  Бикяр – бушка, юкка.


[Закрыть]
азапланма,
Бакыр чыкмас урыннан алтын казып!
Төлкедәй йөгрекмен дип ашсаңыз да,
Сыйракдан ала торгам мин бер таз эт146146
  Таз эт – таза, елгыр эт.


[Закрыть]
.
 
 
Бу сәбәпдин сезләргә сәлам язам,
Бу якка килеп ятыр сезнең азан147147
  Азан – тавыш.


[Закрыть]
;
Ир булган ирәннәрне148148
  Ирәннәрне – диндарларны, асыл ирләрне.


[Закрыть]
хур тотмаңыз –
Гатасына149149
  Гатасына – язмыш бүләгенә, бәхетенә.


[Закрыть]
шарт имәс Кышкар-Казан.
 
 
Әдәпсезлек имәсме бу кылганың:
Ишәккә тиңәрәсез150150
  Тиңәрәсез – тиң күрәсез.


[Закрыть]
ир тулпарын!
Мөхакәмә кылмас151151
  Мөхакәмә кылмас – хөкем итмәс.


[Закрыть]
дип уйладыңмы,
Сукыр дип белепмидең йортның барын?!
 
 
Сезләргә таң каламын уйлай-уйлай, –
Калаенча сезнең як зиһен куймай?
Болыттай көннең нурын пәрдәләгән –
Сезләргә шул сәбәпдин күңел тулмай!
 
 
Хәленчә голямага мәдех152152
  Мәдех – мактау.


[Закрыть]
лаек,
Вәләкин һәр кош очып лачын булмай;
Моннан башка әйтер сүзем тулып ятыр,
Тәгаенләп һәрбер сүзне әйтеп булмай.
 
 
Эшеңез мөзәйяндер вәһмеңездә153153
  Мөзәйяндер вәһмеңездә – уегызча матур күренәдер.


[Закрыть]
,
Сүзеңез мөбәйяндер зәгъмеңездә154154
  Мөбәйяндер зәгъмеңездә – ачык билгеледер үз фаразыгызча; ачык бәян ителгәндер уегызча.


[Закрыть]
;
Меңе мулла рәдд кылсаңыз155155
  Рәдд кылсаңыз – кире каксагыз.


[Закрыть]
– ни кайгы бар?–
Дустлар да бар кагарлык рәгъмеңезгә156156
  Рәгъмеңезгә – нәфрәтегезгә.


[Закрыть]
!
 
 
Җик157157
  Җик – егет.


[Закрыть]
күргәч, бер яланы158158
  Яланы – ялганны.


[Закрыть]
ябарсыз сез,
Кәик кылгач159159
  Кәик кылгач – пычраткач.


[Закрыть]
, бер караны ягарсыз сез;
Арткы як ачылганның ачуыннан,
Әлбәттә, бер яман ат тагарсыз сез.
 
 
«Бәркул-вәмиз»160160
  «Бәркул-вәмиз» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») дигән китабына ишарә. Бәркул-вәмиз – утлы яшен, яшен уты. М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең китап исемен шигъри киная өчен файдалана.


[Закрыть]
чигәңезгә чирткәннән соң,
Чаяндай чыдай алмай чагарсыз сез,
Ул фазыйл Газалидәй161161
  Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд әл-Газали (1058/1059–1111), шәригать һәм тарикать буенча бөек галим, философ.


[Закрыть]
булсадагы,
Рәдденә тәһафетләр162162
  Тәһафетләр – бер-берсенә ташлану, үзара ызгышулар.


[Закрыть]
язарсыз сез.
 
 
Хакаикул-голумнән163163
  Хакаикул-голумнән – гыйлем хакыйкатьләреннән.


[Закрыть]
әгъраз кылып164164
  Әгъраз кылып – бозык итеп.


[Закрыть]
,
Киберсеп165165
  Киберсеп – һаваланып.


[Закрыть]
, ул ягына нәзарсыз166166
  Нәзарсыз – карамыйсыз; күз салмаучылар.


[Закрыть]
сез.
Үзеңездән бер фазыйл була калса,
Иттифакы җөмләгә167167
  Иттифакы җөмләгә – һәммәгез бердәм булып.


[Закрыть]
– начарсыз сез.
 
 
Хәсәд бәгъзе гадавәткә мөбдаэ булып168168
  Гадавәткә мөбдаэ булып – дошманлыкка чыганак булып.


[Закрыть]
,
«Фә-исләху!» әмереннән169169
  «Фә-ислаху!» әмереннән – Аллаһының «Яңарыгыз!» дигән әмереннән.


[Закрыть]
качарсыз сез;
Арыслан берлә алышып арыклаган,
Хәсәд берлә саргайган ажарсыз сез170170
  Ажарсыз сез – аждаһа сез.


[Закрыть]
.
 
 
Әлбәттә инде, мине сөймәссез сез,
Бер бичара хакгүй171171
  Хакгүй – хаклык иясе.


[Закрыть]
икән димәссез сез;
 
 
Карендәш, бер инсафка килсәңез ни?
Фиргавеннең варисы имәссез сез!
 
 
Борадәр, минлекне куй галәл-хосус172172
  Галәл-хосус – бигрәк тә үзеңнән.


[Закрыть]
,
Мин-минлек иясенә китерер нус173173
  Нус – кире кагылу.


[Закрыть]
;
Мәрҗанигә алышырга кем чыдасын –
Куәсенә174174
  Куәсенә – куәтенә.


[Закрыть]
дәлаләт кылса носус175175
  Дәлаләт кылса носус – язмалары дәлиллек итсә.


[Закрыть]
!
 
 
Фазыйлны фазыйл белсәк, эчең көймәс,
Һәркачан тәвазыйгда176176
  Тәвазыйгда – тыйнаклыкта.


[Закрыть]
бармы нәкыс177177
  Нәкыс – кимлек, кимчелек.


[Закрыть]
?
Батыр менән көрәшсәң, сау калмассың,
Ай-аймын, бил-умыркаң178178
  Умыркаң – умырткаң.


[Закрыть]
өзелсә, дус.
 
 
Ул сезгә җәүһәр җыеп нисар кылды179179
  Нисар кылды – чәчте.


[Закрыть]
,
Инде син, кадерен белеп, итәгең тус180180
  Итәгең тус – итәгеңне тот (җыеп тот).


[Закрыть]
;
Ала алмай ул җәүһәрдән коры калсаң,
Бәхетеңнең шомыннан, бел, артыңны кыс!
 
 
Кил, зиныһар, борадәрем, инсафка кил,
Куәтең канча икән – чамаңны бел!
Хәл килсә, аның эшен сез дәшләңез181181
  Дәшләңез – дә эшләгез.


[Закрыть]
,
Булмаса – файда бирмәс такылтак тел.
 
 
Белгәнгә нигә эчең көя синең –
Эшен күр моталәга иясенең182182
  Моталәга иясенең – гыйлем нуры иясенең.


[Закрыть]
!
Һәр фәннең бер сайлаган риҗале183183
  Риҗале – ир-егете.


[Закрыть]
бар –
«Иясе серен белер биясенең».
 
 
Керләсәң һәрнәрсәне – карайтырсың,
Хасидсез андай фазыйл калай торсын?
Исламбул, Мисыр, Шамда назыйре184184
  Назыйре – охшаш-тиңдәше.


[Закрыть]
юк,
Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!
 
 
Бу чакда һичкем аңа тиң килмәйде,
Бу яклар һичкемне аңа тиңәрмәйде.
Батырлары мәйданга чыгып күрсен,
Булмаса – «ул белмәй»не кем белмәйде?!
 
 
Үлчәде истирлябин мөһәндисләр185185
  Истирлябин мөһәндисләр – инженерлар астролябиясе, ягъни үлчәү кораллары белән иңгә-буйга үлчәде.


[Закрыть]
,
Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр186186
  Тәхкыйкын тәхсин күреп мөбарисләр – дөреслеген хуп күрде баһадир көрәшчеләр.


[Закрыть]
,
Һәр йирдә табгы сәлим әфазыйлдән187187
  Тәбгы сәлим әфазыйлдән – холкы сәламәт галимнәрдән.


[Закрыть]
:
Хосусән – Труйски мөдәррисләр.
 
 
Хосусән хаҗи хәзрәт кылды тасдыйк188188
  Кылды тасдыйк – дөрескә чыгарды, раслады.


[Закрыть]
,
Ушандак ишан хәзрәт галәт-тәхкыйк189189
  Галәт-тәхкыйк – хакыйкатьлегенә иреште.


[Закрыть]
,
Фокарага190190
  Фокарага – гади халыкка.


[Закрыть]
кыйбла-и хаҗәт булган,
«Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ».191191
  «Хәвалиһе мин көлли фәҗҗе гамикъ» – «Һәр тарафтан барчасы да нигезләнелгән», ягъни Мәрҗанинең барча фикерләре дә дәлилле, фәнни фикерләргә нигезләнелеп язылган.


[Закрыть]

 
 
Болар да сез белгәнне белгәндәйләр,
Китапны сез чамалы күргәндәйләр;
Шаһбаздай192192
  Шаһбаздай – лачындай.


[Закрыть]
ялтыраган бер шоңкарлар,
Тойгынның193193
  Тойгынның – «туган» дип аталган ау кошы, аны «каракош» та диләр.


[Закрыть]
аягыннан әлгәндәйләр.
 
 
Моталибе галиядә хаккан мәркат194194
  Моталибе галиядә хаккан мәркат – олы мәсьәләләрдә хакыйкать нечкәлекләренә төшенүче.


[Закрыть]
,
Мөкасыйде талиядә хакка миръат195195
  Мөкасыйде талиядә хакка миръат – эзлекле аңлатып биргәнендә хакыйкатьнең көзгесе.


[Закрыть]
;
«Игътибар»да игътибарга алган икән
Хөрмәтле Ризаэтдин196196
  Ризаэтдин – Ризаэтдин Фәхретдин (Риза Фәхретдинов, 1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. «Игътибар» – Р.Фәхретдиннең беренче китапларыннан.


[Закрыть]
– бер камил зат.
 
 
Җөмлә дилсаф әһле инсаф197197
  Җөмлә дилсаф әһле инсаф – барлык саф күңелле инсаф ияләре.


[Закрыть]
алды гыйбрәт,
Казанга бу сәбәпдин килде фәхрәт198198
  Фәхрәт – дан, шөһрәт-шатлык.


[Закрыть]
,
Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән199199
  Рөтбәсенә мөтталигы мөхлис икән – дәрәҗәсен төшенүче ихлас кеше икән.


[Закрыть]

Дамелла Борһанетдин200200
  Дамелла Борһанетдин – бу кешенең тексттан казый булганлыгы аңлашыла. Әмма фәндә кемлеге төгәл ачыкланмаган.


[Закрыть]
казый хәзрәт.
 
 
Әл-хасыйль201201
  Әл-хасыйль – гомумән, кыскасы.


[Закрыть]
, күп әфазыйл салды колак,
Барып табып әйтүгә телем чулак,
Мәмсәви202202
  Мәмсәви – дәрәҗәле.


[Закрыть]
дамелланың мәдхе калай203203
  Мәдхе калай – мактаулы сыйфатлары нинди.


[Закрыть]
?
Ләззәтле гыйбарәте – егет сымак.
 
 
Гайре чит вилаятьтән ничә ирләр,
Исламбул, Һиндстаннан мөшаһирләр204204
  Мөшаһирләр – шөһрәт-дан ияләре, мәшһүрләр.


[Закрыть]

Китапларын кабул кылып бастыртканнар,
Чалкаеп205205
  Чалкаеп – кылтаеп.


[Закрыть]
йөри бирсен мөкәбирләр206206
  Мөкәбирләр – тәкәбберләр.


[Закрыть]
!
 
 
Тәгассыбын207207
  Тәгассыбын – фанатизмын, искелеккә ябышып ятуын.


[Закрыть]
калдырмас бозык замир208208
  Замир – күңел, вөҗдан.


[Закрыть]
,
Сусыныңны кандырмас корык гадир209209
  Сусыныңны кандырмас корык гадир – корыган күллек сусавыңны баса алмас.


[Закрыть]
;
Ай торганда Чулпанга гашыйк булган –
Ни кылсын Көннең210210
  Көннең – Кояшның.


[Закрыть]
нурын ул бер зарир211211
  Зарир – сукыр.


[Закрыть]
!
 
 
Ай булмаса, йолдыз берлә төн яктырмай,
Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир212212
  Фәркадандан мөстәгъни бәдре мөнир – нурлы ай (Тимерказык йолдызы тирәли) аерыла алмыйча әйләнеп йөргән йолдызларга мохтаҗ түгел.


[Закрыть]
;
Замирем мөзәккәр213213
  Замирем мөзәккәр – батыр йөрәклемен; ирлек исеме бар.


[Закрыть]
дип мактанмасын –
Кояшка хурлык бирмәс тәэнис замир214214
  Тәэнис замир – хатын-кыз йөрәкле, куркак йөрәк; хатын-кыз исеме.


[Закрыть]
.
 
 
Ничә минмен дигәннәр йокысын ачкан,
Гафләттән тәнбиһ кылган215215
  Гафләттән тәнбиһ кылган – томаналыкны шелтәләгән.


[Закрыть]
бу бер назир216216
  Назир – күреп алучы, игътибар итүче; сакчы.


[Закрыть]
;
Җиһанда хәле гаян, кале бәян217217
  Хәле гаян, кале бәян – хәле ачык билгеле, сүзе ачык аңлаешлы.


[Закрыть]
,
Әфазыйлдан мөсәлләм җами гафир218218
  Әфазыйлдән мөсәлләм җами гафир – гафу-мәрхәмәт савытын кире какмаган Аллаһ галимнәрдән канәгать.


[Закрыть]
.
 
 
«Җәлал»га хашиясе аңа шаһид219219
  «Җәлал»га хашиясе аңа шаһид… – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газьбүл-форат вәл маэүз-зәлал фи шәрхи «Җәлал» («Җәлал» китабына аңлатма буларак кирәкле саф чишмә») исеме белән язылган «Мулла Җәлал хашиясе» китабы хакында сүз бара. «Мулла Җәлал китабы» (дөрес исеме – «Шәрхе-гакаид») Җәлалетдин Дувани (1502/1503 елда вафат) каләме белән язылган, мәдрәсәләрнең югары сыйныфларында дәреслек сыйфатында кулланылган.


[Закрыть]
,
Нә кадәр мәдех кылсак, шунчә җәдир220220
  Җәдир – лаек.


[Закрыть]
;
Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган221221
  Лива-и тәхкыйкатьне хамил булган – хакыйкать байрагын күтәргән.


[Закрыть]

Мөбариз222222
  Мөбариз – көрәшчеләр.


[Закрыть]
арасында бу – бер әмир!
 
 
Җәдидәи заманнан223223
  Җәдидәи заманнан – яңа заманнан.


[Закрыть]
җәмал224224
  Җәмал – матурлык, күркәмлек.


[Закрыть]
ачып
Күргәзде йәде бәйза225225
  Йәде бәйза – аклык кунган; саф гайрәтен.


[Закрыть]
ялгыз бу ир;
Кайсысыннан күренде мондый бәян –
«Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир»226226
  «Өййәһүмә йә-нәббиүкә мисле хәбир» – «Әй сез, пәйгамбәрең хәбәр бирүче кебек».


[Закрыть]
.
 
 
«Хикмәте балигасе»227227
  «Хикмәте балигасе» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтүл-балигат фи шәрхил-гакаид нәсәфийәт» («Нәсәфәнең «Гакаид»ен аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») китабы хакында сүз бара. Ул Нәҗметдин Нәсәфәнең (968 елда вафат) «Гакаид» («Гакаиде Нәсәфи») китабына шәрех буларак язылган.


[Закрыть]
кандай228228
  Кандай – нинди.


[Закрыть]
икән?
Зәүкы сәлим иясенә229229
  Зәүкы сәлим иясенә – зәвыгы сәламәт кешегә.


[Закрыть]
балдай икән;
Ысулы хакаикъны хамил булган230230
  Ысулы хакаикъны хамил булган – хакыйкать ысулларын иңенә алган.


[Закрыть]

Адәмнең тәнендәге җандай икән.
 
 
Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң231231
  Хәдистә мәһарәтен нәзар кылсаң – хәдистә маһирлыгына карасаң.


[Закрыть]

Әсхабдән232232
  Әсхабдән – сәхабәләрдән.


[Закрыть]
ишеткәндәй аңлай икән;
Мондай гали галимгә тел озаткан –
Ул үзе дүрт аяклы малдай икән!
 
*
 
Казакъча шигырь яздым, ачык кылып,
Хасидләрнең йөрәген ачындырып;
Тәхкыйкләрен233233
  Тәхкыйкләрен – хакыйкатьне ачыклап бирүләрен.


[Закрыть]
күргән соң куанганнан,
Китапларын карыймын гашыйк булып.
 
 
Таснифлары басыйрәтне ярук кылган234234
  Таснилары басыйрәтне ярук кылган – язганнары күңелләрне яктырткан.


[Закрыть]
,
Нәфис-хәсис арасыны фәрикъ кылган235235
  Фәрикъ кылган – аерып куйган.


[Закрыть]
;
Адашканда кәиз236236
  Кәиз – тизәк, нәҗес.


[Закрыть]
килеп балга төшкәй –
Мин байгыш237237
  Байгыш – мескен.


[Закрыть]
бер кырмыска гарык булган.
 
 
Унбиш ел «Назурә»сен238238
  «Назурә» – Ш.Мәрҗанинең «Назурат әл-хак фи фәдийәт әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» («Шәфәкъ күмелгәндә кичке фарыз намазны үтәүгә бәйле хакыйкатьне яктырту») китабы хакында сүз бара.


[Закрыть]
алганыма,
Карай-карай баш очыма салганыма;
Шифаи садр239239
  Шифаи садр – җан дәвасы.


[Закрыть]
аннан хасил итдек,
Эленмәй хасидләрнең кармагына.
 
 
Морадлары мөкәбәрә240240
  Морадлары мөкәбәрә – максатлары һавалы.


[Закрыть]
булганнан соң,
Хасидләр күз салмайлар аръягына;
Гавамнары241241
  Гавамнары – кешеләре, кара халык.


[Закрыть]
– мулласына табигъ булып242242
  Табигъ булып – буйсынып.


[Закрыть]
,
Дерләтеп243243
  Дерләтеп – дөбер-шатыр, зер-зер.


[Закрыть]
ярып йөри ярма гына.
 
 
Нигә мончә244244
  Мончә – болай, бу рәвешле.


[Закрыть]
безләрдә әдәп кыска?
Кәмаләт245245
  Кәмаләт – камиллек.


[Закрыть]
болай торсын, гакыл – вуста246246
  Вуста – уртача.


[Закрыть]
.
Бер йиргә килештереп хат язалмай –
Берәүне яманнарга кандай оста!
 
 
Бәгъзесе укый да алмай гыйбарәтен,
Камилгә кандай кыла хәкарәтен?
Дамеллалар бәгъзесе, белә торып,
Хасмының247247
  Хасмының – дошманының, көндәшенең.


[Закрыть]
морад кыла хәсарәтен248248
  Хәсарәтен – зыянын.


[Закрыть]
.
 
 
Әдвия хамил булмас249249
  Әдвия хамил булмас – даруны күтәрә алмас.


[Закрыть]
бәгъзе мәрыйз250250
  Бәгъзе марыйз – кайбер авыруларга-чирләргә.


[Закрыть]
,
Нәсыйхәт кабул булмас фәззе, гализ251251
  Фәззе, гализ – тупас, әдәпсез.


[Закрыть]
;
Шәятыйнның әбһәрен252252
  Шәятыйнның әбһәрен – шайтаннарның кан тамырын.


[Закрыть]
өзеп киткән –
Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз253253
  Бәркул-вәмиз – яшьнәгән яшен, яшен уты.


[Закрыть]
254254
  Атылып түбәсеннән бәркул-вәмиз. – «Бәркул-вәмиз» дип, автор Ш. Мәрҗанинең «Әл-бәркул-вәмиз фи рәдди галәлә-бәгыйзин әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәтләнерлек ялганнарны сугучы яшен уты») китабына ишарә итә.


[Закрыть]
.
 
 
«Җарудә» иясенә255255
  «Җарудә» иясенә… – сүз мулла Габдулла бине Мозаффар ән-Насави хакында бара. Ул «Мөзаһарат әл-кәлимә әл-җәрудә әлләти һийә фин-Назурат» («Назурат («Яктырту») китабыннан шомлы фикерләрне ачыклау») дип исемләнгән Ш. Мәрҗанигә каршы китабын Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарый киңәше белән язган.


[Закрыть]
сүземез юк,
Аларга каршы килер йөземез юк;
Рахимуллаһи рахмәтән васигатән256256
  Рахимуллаһи рахмәтән васигатән – Аллаһының рәхмәте иксез-чиксез.


[Закрыть]
,
Дөньяда сүземез бар, үземез – юк!
 
 
Ул да бер галим икән сөйләй торган,
Голяма мәҗлесендә мәйдан алган,
Морадына мөнафины257257
  Мөнафины – каршы килүчене, килешмәүчене.


[Закрыть]
сөймәй торган,
Курае килешкәндә көйләй торган.
 
 
Без дә күрдек угының аткан йирен,
Кай йиргә угы төшеп яткан йирен;
«Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин»258258
  «Фәли көлли вәҗһәтин мүәҗ-җиһәтин» – «Һәр юлның юнәлгән бер урыны бар».


[Закрыть]
,
Бәрәкәллаһ, килештереп тапкан йирен.
 
 
Аңа шәрик259259
  Шәрик – иптәш.


[Закрыть]
дамелла Мөхибулла,
Рәббани голяманы мөхиб260260
  Рәббани голяманы мөхиб – Аллаһыга бирелеп, хакыйкатькә хезмәт итүче; саф күңелле галимнәрне якын күрүче-яратучы.


[Закрыть]
мулла!
Әүвәлдә кырын-ярын йөреп иде,
Ахырында кайтып булды мөхикъ261261
  Мөхикъ – дөреслек яклы, гадел.


[Закрыть]
мулла.
 
 
Дамелла Рәхмәтуллаһ аңа нәзыйр262262
  Нәзыйр – охшаш, иш, иярүче.


[Закрыть]
,
Тәхрират, иттиләгъда раушан замир263263
  Тәхрират, иттиләгъда раушан замир – ирек бирү, азат итүдә күңеле нурлы.


[Закрыть]
,
Мәрхүмнәр Мәрҗанигә гакс төшкән264264
  Гакс төшкән – каршы төшкән.


[Закрыть]
,
Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир265265
  Мөтабигъ җәме гафир – ияргән бик күпләр.


[Закрыть]
266266
  Аларга һәм мөтабигъ җәме гафир. – Бу шигъри юлларда дошманнарының Ш. Мәрҗанинең муллалык указын алдыртуларына ишарә ителә.


[Закрыть]
.
 
 
Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан267267
  Остазлары Кышкар хәзрәт алга чыккан… – 1873 елда, Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аның эшен тикшерү өчен, Мөфтиятнең указы буенча төзелгән комиссиянең рәисе Исмәгыйль Үтәмешев (кушаматы – Кышкар хәзрәт) һәм шул комиссиянең әгъзалары күздә тотыла. Мәрсиядә ул хәзрәтләрнең исемнәре дә телгә алынып узыла.


[Закрыть]
,
Галәл-хосус Кәламдә268268
  Галәл-хосус Кәламдә – спекулятив теология үзенчәлекләрендә.


[Закрыть]
данга чыккан,
Бәрагатьтә269269
  Бәрагатьтә – китап яки мәкалә керешендә алга таба бәхәс кылынырга тиешле мәсьәләләргә тукталып, мәсьәләләрнең куелышын белдергән өлеш; мәсьәләләр куелышында.


[Закрыть]
дамелла Мәчкәрәдәй,
Күп галимнәр, мөдәррисләр аннан чыккан.
 
*
 
Курса хәзрәт алардан борын булган270270
  Курса хәзрәт алардан борын булган… – ислам дөньясында хөр фикер идеясенә хезмәт иткән галимнәрнең беренчеләреннән саналган Габденнасыйр Курсави (1776–1812) күздә тотыла.


[Закрыть]
,
Мәдехкә271271
  Мәдехкә – мактауга.


[Закрыть]
ул бер лаек урын булган;
Ул мәрхүм – Мәрҗанидәй мәфтүн булып272272
  Мәфтүн булып – бирелеп.


[Закрыть]
,
Күп галим ул газизгә кырын булган.
 
 
Бу зат һәм үз гасрында әгъла273273
  Әгъла – бөек, олы.


[Закрыть]
галим.
Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим274274
  Хасидләрен мөбтәла табгы сәлим – көнчеләрен кайгыга салган сәламәт акыл иясе.


[Закрыть]
,
Артына бераз әсәр ташлап киткән,
«Камигул-бидәга»275275
  «Камигул-бидәга» – «Камигул-бидәга» («Бозыклыкларны бастыручы») исемле мәшһүр китапның авторын галимнәр Г. Курсави дип белдерә.


[Закрыть]
гүя сәйфе сарим276276
  Сәйфе сарим – үткен кылыч.


[Закрыть]
.
 
 
Һәр бәндә хәзинәсен идәр изһар277277
  Хәзинәсен идәр изһар – хәзинәсендә барын ачып бирер.


[Закрыть]
,
Вәләкин хәзинәдә тәфавет278278
  Тәфавет – аерма.


[Закрыть]
бар;
Ни бар-югын белерсез – дөкән279279
  Дөкән – кибет.


[Закрыть]
ачса,
Һәркемдә бер сәүдә бар хәле микъдар.
 
 
Вәләкин Мәрҗанинең эше башка –
Йылкының толпарындай йолдыз-кашка;
Алыстан шәгъшәгасе280280
  Алыстан шәгъшәгасе – ерактан нуры, мәһабәтлеге.


[Закрыть]
балкып торган –
Җәүһәрдәй кундырылган алтын ташка.
 
 
Кай эше ул фазыйлның таң калмастай,
Кай сүзе ул камилнең күз салмастай? –
Дәртенә дәрдемәндләр шифа тапды,
Сукырлар күзен ачды карманмастай!
 
 
Сәрхәбадлы281281
  Сәрхәбадлы – сырхаучан, чирләшкә.


[Закрыть]
кешеләргә бик килеште,
Булдылар аяк-кулы сызланмастай,
Кәмале282282
  Кәмале – камиллеге.


[Закрыть]
йир йөзенә мәшһүр булды,
Булдылар яманлауга алданмастай.
 
 
Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып283283
  Әсма-и мөстәүрәдән җәмал ачып – онытыла барган исемнәрдән матур йөзен ачып.


[Закрыть]
,
Әхбабын284284
  Әхбабын – сөеклеләрен.


[Закрыть]
гашыйк кылды җан калмастай;
Шәҗәрәи дәлилнең285285
  Шәҗәрәи дәлилнең – дәлил агачының.


[Закрыть]
тамыры тирән –
Алай-болай койынга286286
  Койынга – тавыш-гауга, җил-давылга.


[Закрыть]
кузгалмастай.
 
 
Беркеткән хөҗҗәт берлән мөддәгасен287287
  Хөҗҗәт берлән мөддәгасен – дәлил белән дәгъваларын-фикерләрен.


[Закрыть]

Остаи сылу җунып салган таштай;
Эше пөхтә машинаның ширазындай288288
  Ширазындай – тәртибедәй, эшләү рәвешедәй.


[Закрыть]

Җебенең төйгән йире289289
  Төйгән йире – төйнәгән җире.


[Закрыть]
таркалмастай.
 
 
Хасидләрнең йөрәкләре салмакланды,
Кирәсе290290
  Кирәсе – күтәргән йөге.


[Закрыть]
авыр булды тарталмастай;
Батырларның кылычыннан каяу291291
  Каяу – кыелып, киселеп.


[Закрыть]
чыкды,
Кайтадан эшкә кереп ялганмастай.
 
 
Айрылдылар күп хасидләр әдәбеннән –
Хасыйле тәкәбберлек292292
  Хасыйле тәкәбберлек – тәкәбберлек хасил итү.


[Закрыть]
сәбәбеннән;
Мөганид293293
  Мөганид – дошман, каршы килүче.


[Закрыть]
күркәм йиргә күзен салмай –
Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән294294
  Мәкъбулатка тәмәррен гадәменнән – кабул итүгә гадәтләнмәгәнлектән, яхшылыкка гыйззәте юк сәбәбеннән.


[Закрыть]
.
 
*
 
Адәм камил булмады кайнап пешмәй,
Мәхәббәт фәнҗаненнән295295
  Мәхәббәт фәнҗаненнән – мәхәббәт савытыннан.


[Закрыть]
шәраб эчмәй.
Дошманнар хәбаләне296296
  Хәбаләне – тозакны, ауны.


[Закрыть]
салып карай –
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
 
 
Һавада ул бер шоңкар – әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай эзләп тычкан;
Төлкеләр анда чыдап торалмайлар,
Гүя бер киң апаннан297297
  Киң апаннан – симез, зур аюдан.


[Закрыть]
йөрәге очкан.
 
 
Без сатдык муллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрес хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафәтен298298
  Вәкафәтен – киләчәген, булачагын.


[Закрыть]
.
 
 
Ашкан бер галим чыкса – яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез йә истиһза299299
  Истиһза – көлү, мыскыллау.


[Закрыть]
, йә хәкарәт,
Үземезне һәр гаептән амандаймыз300300
  Һәр гаептән амандаймыз – һәр гаептән имин кебек.


[Закрыть]
.
 
 
Яхшыны сүккән илән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты301301
  Даты – аһы, авырлыгы; тутыгы.


[Закрыть]
китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән –
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
 
 
Кыйсык302302
  Кыйсык – кыек.


[Закрыть]
ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең коры303303
  Коры – күмере, көле.


[Закрыть]
китмәс,
Котырган эт һава карап өргән менән
Асманда304304
  Асманда – күктә.


[Закрыть]
торган айның нуры китмәс!
 
*
 
Ул ирде шәмсе базигътан305305
  Шәмсе базигътан – охшашы, тиңе булмаган кояштан.


[Закрыть]
,
Мөнәүвәр бәркы ләмигътан306306
  Мөнәүвәр бәркы ләмигътан – ялтыраган яшеннән якты.


[Закрыть]
,
Галиш-шаин мөназигътан307307
  Галиш-шаин мөназигътан – үз фикерен бәхәс кылучыдан.


[Закрыть]

Җөда булдык, дәрига, ah308308
  Җөда булдык, дәрига, аһ – аерылыштык (аерылуга дучар булдык) ни кызганыч, аһ!


[Закрыть]
!
 
 
Аның шөһрәттә гонваны309309
  Гонваны – олылыгы-зурлыгы.


[Закрыть]

Мөхаккак, дөрре-мәрҗани310310
  Мөхаккак, дөрре-мәрҗани – чыннан да, энҗе-мәрҗәндәй.


[Закрыть]
311311
  «Мөхаккак, дөрре-мәрҗани…» – М. Акмулла монда Мәрҗани белән энҗе-мәрҗәнне махсус тәңгәл куя, шул рәвешле, сүз уйнатып, Мәрҗанинең, чыннан да, асыл мәрҗәндәй булуына киная итә.


[Закрыть]
,
Хакаикъ гыйльменең кәне312312
  Хакаикъ гыйльменең кәне – хакыйкать гыйлеменең чыганагы.


[Закрыть]
, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Ки яздым мәрсия бән хар313313
  Бән хар – мин мескен-бичара.


[Закрыть]
,
Хасаисын314314
  Хасаисын – хас үзенчәлекләрен, үткенлеген.


[Закрыть]
кылып изһар,
Бу хиндә315315
  Бу хиндә – бу чорда.


[Закрыть]
юк аңа мигъяр316316
  Мигъяр – тиңдәш.


[Закрыть]

Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның фәкъденә317317
  Фәкъденә – юклыгына, үлеменә.


[Закрыть]
күп пишләр318318
  Пишләр – укучылары; ияреп килүчеләре.


[Закрыть]
,
Көенде барча дуст-ишләр –
Труйски мөдәррисләр, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның фазлына һиб гонван319319
  Фазлына һиб гонван – галимлегенә бүләк-дәрәҗәле исем.


[Закрыть]

Тәсанифы ачык борһан320320
  Тәсанифы ачык борһан – язганнары ачык дәлил.


[Закрыть]
,
Басыйрәтне321321
  Басыйрәтне – аң-акылны.


[Закрыть]
ачык кылган, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды,
Һәммә әхбаб322322
  Әхбаб – сөеклеләр, якыннар.


[Закрыть]
ятим калды, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Аның мәддахы бихәддер323323
  Мәддахы бихәддер – мактаучылары чиксездер.


[Закрыть]
,
Дагыстан, Һиндтә бигадәттер324324
  Бигадәттер – гадәттән тыш; хисапсыздыр.


[Закрыть]
,
Бәнем мәдхем викахәттер325325
  Мәдхем викахәттер – мактавым ирешмәслектер.


[Закрыть]
, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Бәрагатьле шәһамәттә326326
  Бәрагатьле шәһамәттә – өстенлеге – зирәклектә.


[Закрыть]
,
Бәлигышшә-и нәҗабәттә327327
  Бәлигышшә-и нәҗабәттә – камиллеге – аксөяклектә.


[Закрыть]
,
Бәдигыл-каль ләтафәттә328328
  Бәдигыл-каль ләтафәттә – оста телле – гүзәллектә.


[Закрыть]
, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Мөхәддис җамигыл-әхбар329329
  Мөхәддис җамигыл-әхбар – һәммә хәбәрләрне сөйләүче; серләрне ачып бирүче.


[Закрыть]
,
Мөхаккыйк хавиел әсрар330330
  Мөхаккыйк хавиел-әсрар – серләр дөньясыннан хакыйкать эзләүче; күпме пәрдәләрне ачып салучы.


[Закрыть]
,
Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар331331
  Мөдәкъкыйк кәшифел-әстар – пәрәнҗәләрне ачуда нигезле фикер әйтүче.


[Закрыть]
, –
Жөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Сәкыйуллаһ рухә һәр ан332332
  Сәкыйуллаһ рухә һәр ан – Аллаһ һәрдаим рухын сугарсын.


[Закрыть]
,
Зөлал гафвилә гофран333333
  Зөлал гафвилә гофран – Аллаһ шәфкате белән гафу итеп кичерсен.


[Закрыть]
,
Фиракына йөрәк голян334334
  Фиракына йөрәк голян – аерылышуга йөрәк сыкрый-өзгәләнә.


[Закрыть]
, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
 
Гыйнаять335335
  Гыйнаять – ярдәм, шәфкать.


[Закрыть]
кылсаңый, йа Рабб,
Үзем – байгыш336336
  Байгыш – йокысыз, фәкыйрь.


[Закрыть]
, атым – арык,
Казан шәһренә бер барып –
Күралмадым, дәрига337337
  Дәрига – кызганыч.


[Закрыть]
, ah!
 
 
Илаһи, җөмлә338338
  Җөмлә – барлык.


[Закрыть]
хаҗәтем,
Кабул әйлә мөнәҗәтем,
Кабахәт җөмлә халәтем, –
Түзалмадым, дәрига, ah!
 
 
Аның мәдхендә бән газиб339339
  Мәдхендә бән газиб – хакында мактауда мин газаплы.


[Закрыть]

Казакъча бер бәет язып,
Тараттым йортка бән таз эт340340
  Бән таз эт – мин елгыр, усал, таза эт.


[Закрыть]
, –
Җөда булдык, дәрига, ah!
 
*
 
Акмулла, күп сөйләнмә, инде җитәр!
Үзеңнең кайгыңны күр, гомер үтәр,
Яхшының алдын бераз күреп идең –
Имәс идең юл күргәнсез мужик-мишәр.
 
 
Иң әүвәл тулып ятыр синең менең341341
  Менең – мин-минлегең.


[Закрыть]
,
Ник кирәк сәмәрәсез342342
  Сәмәрәсез – файдасыз, җимешсез.


[Закрыть]
коры белем?
Сәфәр – алыс343343
  Алыс – ерак.


[Закрыть]
, инсаф кыл, Хакдан оял,
Борынгы кабахәтлек йитәр, энем!
 
 
Хур кылган үз-үзеңне син бер кисер344344
  Кисер – кире.


[Закрыть]
,
Әфлисүн арасында син бер кишер;
Намазда лөббе мәгънә345345
  Намазда лөббе мәгънә – намазыңда асыл мәгънәдән.


[Закрыть]
– бернәрсә юк,
Заһирга346346
  Заһирга – тышкы якка.


[Закрыть]
горурланган син бер кыйшер347347
  Кыйшер – кабык; тышка рәвеш.


[Закрыть]
!
 
 
Миңа мәгълүм – син үзең күптән яман,
Нәфсең сине өйрәтеп бөккән яман;
Бәлки, бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңне эттән яман?
 
 
Котырып, нәфсең буйлап киткән яман,
Җуан муен үгездәй җиккән яман;
Морадынча йитәкләп алып йөреп,
Ничә урында абруеңны түккән яман.
 
 
Күкрәгең катып калган таштай яман…
Эшең күп килешмәгән аннан башкай;
Гыйбадәт дип азапланган коры гадәт –
Ахирәт файдасына ярамастай.
 
 
Аннан башка бик күп синең начар йирең,
Каберчыгар348348
  Каберчыгар – каберлек.


[Закрыть]
йокыңны ачар йирең,
«Вә-әмтаз вәл-йәүм»349349
  «Вә-әмтаз вәл-йәүм» – «бүген көн яхшы».


[Закрыть]
дигәндә кәндә350350
  Кәндә – анда.


[Закрыть]
,
Бәдбәхет, бармы шунда качар йирең?
 
 
Борадәр351351
  Борадәр – иш-туган.


[Закрыть]
, баштан бәла без кичергән,
Күп кайгы тарта-тарта, без исергән;
Башым хәйран, эчем вәйран352352
  Вәйран – бозык.


[Закрыть]
– диванамын,
Ни мәгънә чыгар дисез бер исәрдән?
 
 
Кимчелегем билгеле каләмемдән353353
  Каләмемдән – каләмемнән; монда: язган сүземнән.


[Закрыть]
,
Җүнсезлегем билгеле кәлямемдән354354
  Кәлямемдән – сүзләремнән, әйткәннәремнән.


[Закрыть]
;
Саде-һәзар гаибанә догаңыздан355355
  Саде-һәзар гаибанә догаңыздан – гаепләремә (әйткән) йөз мең догагыздан.


[Закрыть]
,
Өмидвармыз олугъларның җәнабендән356356
  Җәнабендән – рәхим-шәфкатеннән, тарафыннан.


[Закрыть]
.
 
 
Бар микән бу дөньяда миндәй яман?
Һичбер эшем бармады алга табан;
Моң булып кырык биштән яшем үтте,
Бер эшем төзелгән юк әле һаман.
 
 
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкта үземә тиң тапмаганым,
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм –
Үземне ул вакытта мактаганым.
 
 
Мәгъзурмен357357
  Мәгъзурмен – гозерле мин, ялваручымын.


[Закрыть]
– инсаф кылып карасаңыз,
Без байгыш – биекләрдән аласамыз358358
  Аласамыз – ерактабыз.


[Закрыть]
;
Кечрәйтсәңез, кечрәергә мин яраймын –
Үзеңез зураерга ярасаңыз!
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации