Электронная библиотека » Рафиков Басыйр » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 21 февраля 2020, 18:00


Автор книги: Рафиков Басыйр


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Басыйр Рафиков
Уйланыр вакыт. Шигырьләр


Туган җирем

 
Ил, шәһәрләр сансыз күп булса да,
Туган илем җирдә бер генә.
Әти, бабамнарның тир, каннары
Әйләнгәннәр тарту көченә.
 
 
Урманнары, кырда игеннәре,
Кабатланмас якын авыллар,
Зираттагы гыйффәтле каеннар
Күңелемне әсир алганнар.
 
 
Туган җирләр, изге туган җирләр,
Сез күңелдә, җирдә бер генә.
Минем кебек, башын түбән иеп,
Сәҗдә кылмый сезгә кем генә?!
 

«Кечкенә ватаным, гаеп итмә…»

Малая Родина, не обессудь.

С. Куняев

 
Кечкенә ватаным, гаеп итмә,
Мин бит ташлап китмәдем сине.
Котсыз килгән утызынчы еллар
Синнән куып җибәрде мине.
Сансыз еллар үтә, онытмыйсың
Кендек каның тамган җирне.
Синең белән, изге халкың белән
Әнкәм рухы бәйли мине.
 

«Уртак бәхет нәрсә?..»

 
Уртак бәхет нәрсә? –
Милләтемнең берлеге.
Уртак шатлык нәрсә? –
Халкымның терелеге.
Уртак бәхет нәрсә? –
Татарның мәңгелеге.
 

«Җирнең йөзен…»

 
Җирнең йөзен
Канга манып
Шәфәкъ бата.
Бер-бер артлы,
Кабаланып,
Йолдыз калка.
Төн дә үтәр,
Юлга дәшеп
Кояш чыгар.
Әзерме сез,
Киләчәккә
Атлаучылар –
Халык бәхтен,
Азатлыгын
Яклаучылар?
 

Уйлар

 
Идел буйлап, уйлар уйлап,
Үткәнгә таба барам.
Дулкыннар серен аңламый,
Берсүзсез телдән калам.
 
 
Мондадыр күк яшерелгән
Тарих маҗаралары.
Үзе ерак, җанга якын
Аклары, каралары.
 
 
Мондадыр күк бабамнарның
Дөнья көткән чаклары,
Әле сүнеп өлгермәгән
Дөрләгән учаклары.
 
 
Алга таба әйди шунда
Идел суы агышы.
Ишетелгән кебек кинәт
Горур варис тавышы.
 
 
Яратам мин күзәтергә
Елгаларның агышын.
Алар тизләтәләр кебек
Халкым алга барышын.
 

Ил белән

 
Үткәннәр җиңел булмады,
Бүген дә җиңел түгел.
Илең белән яшәгәндә,
Барсын кичерә күңел.
 
 
Ил сугышта – син сугышта,
Тынычлыкта – син тыныч.
Ул сиңа таянмый калса,
Чолгап ала куркыныч.
 

Җыр өзелми

 
Халык зур!
Үлемсез,
Көрәштә юл таба,
Өзелгән җырларның өстендә елама!
 
 
Тарихта бер мизгел гасырлар дигәнең,
Буыннар күтәрә мәңгелек җилкәнен.
 
 
Орлыктан наратлар шыталар ташта да,
Яралгы ашкына тормышын башларга.
 
 
Күчәрдә Җир шары туктаусыз әйләнә,
Өзелгән җырларга яңасы бәйләнә.
 
 
Халык зур!
Үлемсез,
Көрәштә юл таба,
Өзелгән җырларның өстендә елама!
 

«Уналтынчы гасырдан катлы…»

 
Уналтынчы гасырдан катлы
Йортлар калмаганнар Казанда.
Экскурсантлар күрә алмас
Мәчет, мәдрәсәләрне анда.
 
 
Бүгенге көннәрдә төзелгән
Мәһабәт Кол Шәриф мәчете,
Киләчәккә түгел, үткәнгә
Йөзен борып тора шикелле.
 
 
Калган бар изге йортлар йөзе
Юнәлгән киләчәккә таба.
Аларның барлык теләкләре –
Халыкны әйдәп бару алга!
 

«Озын юллар үтәм…»

 
Озын юллар үтәм,
Өметләрне сүтәм.
Көн дә үзем һаман
Үзгәрешләр көтәм.
 
 
Булыр алар шиксез,
Тотылыр ул ялган.
Якты көнгә Илаһ
Изге юллар салган.
 

«Меңьеллык бөек шәһәрем…»

 
Меңьеллык бөек шәһәрем,
Уеласың күңелгә.
Меңьеллык һәйкәлләр күрәм,
Сокланам бүгенеңә.
 
 
Сөембикә манарасы
Җәлилгә якын икән.
Аларның тарих юлында
Бердәмлекләрен сизәм.
 
 
Казан бөеклеген күреп
Шатмын горурлыгына.
Ышанам бу гүзәллекнең
Мәңге торырлыгына.
 

«Хәтер сызлавыннан…»

 
Хәтер сызлавыннан
Арына алмыйм.
Үткәннәрне барлыйм,
Халкыма карыйм.
Дәүләтсез калганбыз
Дуслык юклыктан,
Мәхрүм ителгәнбез
Ирек, хокуктан.
 

«Бу ярым ай…»

 
Бу ярым ай
Манарада.
Батмыйдыр ул
Ал таңнарда.
 
 
Бу ярым ай
Күрсәтә юл
Изге якка
Барганнарга.
 

«Без киләбез юлдан икәү…»

 
Без киләбез юлдан икәү:
Һавада – ай, җирдә – мин.
Онытканмын икән әле:
Өченчебез мыжык җил.
Һәрберебезнең үз эше бар:
Айның – төнне күзәтү;
Җилнең – һава сафландыру,
Дөнья йөзен җилләтү.
Миндә нинди йөкләмә соң?
Йөрмимен аны эзләп.
Һәр ватанпәрвәрнең эше –
Илгә, халыкка хезмәт.
 

Борынгы каберләр

 
Үткәннәр тузгып яткан көл түгел,
Үткәннәр – тешләк, үҗәт хәтер.
Вакыт җиткәч бәреп чыгу өчен,
Аларга киртә түгел кабер.
 
 
Теләптерме, юкмы, иске тарих
Борынгы хәлләрне бутаган.
Чуалганны вөҗдансыз мәхлуклар
Үз файдасына кулланган.
 
 
Яшерелгән хаклыкны табарга
Сезнең янга бүген килдек без.
Рәхмәт сезгә, борынгы каберләр,
Хакыйкатьне ачып бирдегез.
 

«Ашкына зат кара төннән…»

 
Ашкына зат кара төннән
Якты көннәргә таба.
Иркәләп каршылый аны
Таң җиле – иркә саба.
 
 
Нурлы кояш яктысында
Җиһан җанланып китә.
Сөйгән халкы арасында
Эш көтә, тормыш көтә.
 
 
Барсы була көн йөзендә –
Мәхәббәт, чәчәк исе.
Тормышында хозурланып,
Шатланып яши кеше.
 

«Агачлар шәрә…»

 
Агачлар шәрә.
Биткә кар бәрә.
Дуслар кабердә.
 
 
Бергә укулар,
Канлы сугышлар –
Бар да хәтердә.
 
 
Күргән афәтләр,
Мизгел бәхетләр
Күңел түрендә.
 
 
Илаһи биргән
Канат астында
Тормыш бүген дә.
 

«Тал-тирәкләр йокымсырый…»

 
Тал-тирәкләр йокымсырый,
Таң ата гына әле.
Бу, күрәсең, табигатьнең
Тынлыкка талган мәле.
 
 
Нидер көткән сыман тынлык,
Баса яныңа килеп.
Ә нигәдер күңлең, җаның
Булышмый җавап биреп.
 
 
Үз уе, хыялларына
Китә ул тирән кереп.
Чияләнә хәл-әхвәлләр,
Бутала бүген, элек.
 
 
Тормыш артыннан калмыйм дип
Йөргәнмен киртә куеп.
Кирәкләре булмаган бит,
Өлгерсәм иде җыеп.
 
 
Яшьләр башлыйлар тормышны,
Ашыкмый баштан алып.
Мин ашыгып дәвам итәм,
Яшьтәшләрдән дә калып.
 

Өчкүл авылы

 
Бөек Ватан сугышына тикле
Хәтерлим мин Өчкүл авылын.
Бүленгәндә, Чиләбедән чыгып,
Курган өлкәсендә калуын.
 
 
Каен урманында каен йортлар,
Урманында җиләк – нигъмәтләр.
Кесәдә дә, өстәлдә курмач,
Тәмле икән бодай куыргач.
 
 
Тегермән дә, клуб та юк монда,
Мәктәпләре бары башлангыч.
Ваемсыз күк авыл кешеләре,
Чит кешегә күренеш башваткыч.
 
 
Бүген телевизор экранында
Өчкүл. Анда таш мәчет салынган.
Ташкын кебек булып киткән халык,
Яше, карты шунда агылган.
 
 
Нинди шатлык, нинди ямьле күренеш –
Авыл уяу, авыл мәчетле.
Эзәрлекләү, колхоздан котылгач,
Халык көтә изге бәхетне.
 

Учак янында

 
Кара төнгә очкан ялкын
Күңелне борчый һаман,
Ырудан ыруга күчкән
Ул учактан һәр заман.
 
 
Ул яктырткан бабамнарның
Төн уртасы юлларын.
Бүген аның ялкынында
Чәбәләнә уйларым.
 
 
Теләгем – халкым, ыруым
Мәңге сакласын аны.
Учак янып сүрелгәнче
Атсын кодрәтле таңы.
 

Атларга хыянәт

 
Далага чыксам –
Бабамнар иле.
Күз ачып йомсам –
Атлар өере.
 
 
Кабат күз ачып
Йомсам – машина.
Ул мәлгунь җиткән
Атлар башына.
 
 
Заман шайтаны
Кайда карама,
Тузан туздыра,
Газы тарала.
 
 
Борын-борынгы
Дуслыклар тар-мар.
Атка хыянәт
Иткән ир-атлар.
 
 
Бүгенге тормыш
Кичерми моны.
Атка атлана
Заманның улы.
 

Ноктюрн

 
Көмеш дулкыннар
Ярларны ялый.
Чыланган таллар
Чәчләрен тарый.
 
 
Көяз күренмәк
Кояшка алар.
Төн кыяфәтен
Алыштыралар.
 
 
Алтын кояштан
Гәрәбә нурлар
Юлларын туры
Шунда боралар.
 
 
Үзләре баккан,
Нурларын аткан
Яшел җиһанга
Гашыйклар алар.
 

Бер чиләк су

В. Мироновтан


 
Чиләк белән чумырып алып,
Елга суын ташыйлар өйгә.
Ник дулкын өстендә шөлдиләр
Зар елыйлар, су, шуны сөйлә.
 
 
Сөйлә, ничек ташлар өстендә
Хатын-кызлар бәләк уйната.
Ат ирене ничек елгада
Үз шәүләсен үбеп чылата?
 
 
Күпме болыт, күпме йолдызны
Тирбәттең син дулкын өстендә?
Искә төшер томан киндерен,
Күпме эңгер ятты өстеңдә.
 
 
Тынгысыз су, сөйлә, кемнәрнең
Борчуларын төяп эченә,
Поездлар шаулаша күпердә,
Кайтавазлар чәчеп өстеңә?
 
 
Буйсынмастай күпме бозларны
Ваткансыңдыр аккан чорыңда…
Чиләк эчендәге салкын су,
Сөйлә әле шулар турында?
 

Картлыкта

 
Адым саен
Туктап кала
Юлда кортка.
 
 
Гашыйк булып
Карап тора
Һәрбер йортка.
 
 
Яшь чакларын,
Дус-ишләрен
Күрә кебек.
 
 
Күз яшьләре –
Сагышлары
Ага җебеп.
 

«Чагылса да күзләр…»

 
Чагылса да күзләр,
Кояш йөзен күзлим.
Төн капласа җирне,
Якты йолдыз эзлим.
Яктылыкта туа
Иҗат, иркен сулыш.
Караңгыда – йокы,
Яктылыкта – тормыш.
Көн дә минем белән,
Төн дә минем белән.
Җир йөзендә яшәү
Бәхет икән, беләм.
 

«Йөгреп үткән кайтмас елларны…»

 
Йөгреп үткән кайтмас елларны
Күрмәдем.
Мин бәхетлеме, бәхетсезме –
Белмәдем.
Тормыш шулай төзеләдер дип
Уйладым.
Шатлык белән кайгылар татып
Туймадым.
 

«Дөнья хозурлыгын барлап йөрим…»

 
Дөнья хозурлыгын барлап йөрим
Балачагым күзләре белән,
Күктә, җирдә могҗиза күрәм,
Шатланам шул бөек күренешкә.
Анда яшәү көче, мәңгелек.
Анда бүгенге көн кайгыртуы,
Саклап калу булганны элек.
Өметемне өзми яшим һаман,
Шуңа җиңәм явыз җилләрне.
Бәхет барыбер килер әле диеп
Көтеп алам туар көннәрне.
 

Мәңгелекне җыям

 
Хөррият заманы дигән чор бит,
Мәңгелекне җыям уч-учлап.
Ләкин тарихның авыр көннәре
Яшерелгән һаман боргычлап.
 
 
Телгә килдем, менә тавыш бирәм,
Ул көннәрне яманлау өчен түгел.
Үткәндә булган коточкыч хәлләр
Кабатлана күрмәсен диеп бүген.
 

«Сөй, тоемла бар дөньяның…»

 
Сөй, тоемла бар дөньяның
Искиткеч ямен.
Эштә дә, ялда да таты
Син тормыш тәмен.
 
 
Тик гашыйк кеше белә бит
Алгарыш юлын.
Шуңа юнәлтсен язмыш
Һәр аңлы улын.
 

«Тузгый чәчләр…»

 
Тузгый чәчләр,
Коела чәчләр –
Кеше язмышы…
Йолдыз булып
Атылсын ул
Гомер агышы!
 

Кайтыйк әле

 
Чекерәйткән йолдызлар күзен,
Үткән гомерне уйлап.
Кайтыйк әле шул көннәргә
Җыр саклаган эз буйлап.
 
 
Сиздермичә үткән еллар
Шатлык, кайгысы белән.
Һәркемгә тәкъдир үзенең
Тиеш өлешен биргән.
 
 
Вакыты җиткәч, кичекми
Сөю-мәхәббәт килгән.
Һәм тормышның баскычлары
Тик лаеклы үтелгән.
 
 
Әле тормыш бар чагында,
Яшәү асылын уйлап,
Шул көннәргә кайтыйк әле
Җыр саклаган эз буйлап.
 

Троицк

 
Борынгы Ефәк юлында
Данын югалткан кала.
Элеккечә аны кочып,
Уй белән Уел ага.
 
 
Ниндидер йокымсар тынлык
Тирбәтә шәһәр халкын.
Элеккечә гөрләр өчен
Кирәк өр-яңа алкын.
 
 
Таралган, куылган моннан
Эшлекле булган халкым.
Торгында булгач хуҗалык,
Кеше көч кайдан алсын.
 
 
Акмулла, Тукай укыла,
Пассажлар басып тора…
Бүген кулдан килмәгәч,
Үткәннәр сагындыра.
 

Троицк далаларында

 
Дала, дала…
Кайда киткән атлар өере?
Атлар белән
Үткән монда дала гомере.
 
 
Чал кылганнар
Атлар артыннан чаба кебек.
Җил юлдашы
Ул кылганнар бүген дә терек.
 
 
Тирмәләр дә,
Учаклар да кырдан юкка чыккан.
Ул урынны
Зәһәрләнеп баскан кычыткан.
 
 
Кем инде бу
Дала дусты горур атларны
Юк итүче,
Тормыш канунын рәнҗетүче?
 
 
Ат сагынып
Борчыла кылган – кыбырсыклар.
Кымыз акмый,
Череп ята тире турсыклар.
 
 
Кымызга дип
Дәва эстәп килгән хасталар
Аңа алмаш
Химик таблетка суыралар.
 

«Уел белән Уй елгасы…»

 
Уел белән Уй елгасы
Күзләрнең явын ала,
Кылганлы далалар гизеп
Кушылганнар калада.
Сулар гаилә төзегән
Бергә тормыш узарга.
Алар берлеге мәңгелек –
Сокландыргыч манзара.
Тормыш кору үрнәге бу
Егетләргә, кызларга.
Никахлашкач, гомерләрне
Тату яшәп үзара.
 

Троицкида

 
Урамнардан үтеп барган чакта,
Күзем төшә гади йортларга.
Кайберсенең ишекләрен ачып,
Их, котларга иде, котларга.
 
 
Бу ишектән йөргән М. Гафури,
Монда торган диләр Акмулла –
Караңгылык баскан заманнарда
Өндәүчеләр безне яктыга.
 
 
Халкыбызның батыр шагыйрьләре,
Сезнең сүзләр һаман колакта,
Сез кабызган утлар янар алар
Татар халкы яшәгән чакта.
 

«Яфрак шавы…»

 
Яфрак шавы,
Исә җилләр.
Хәбәрләшә
Сыман илләр.
 
 
Анда сугыш,
Җир тетрәү…
Тынычлык юк –
Гел күкрәү.
 
 
Хәбәр килә,
Шундук китә.
Кешеләрне
Гаҗәп итә.
 
 
Яшәү, тормыш –
Биек нокта
Безне
Игътибарда
Тота.
 

Ветеранга

Танкист, укытучы

Барый Шәфиевка


 
Кем санаган җан, тән яраларын
Бу сугышта булган зат диеп,
Аны белә күкрәк читлегендә
Бәргәләнгән йөрәк, зар чигеп.
 
 
Аны белә танк кабынганда
Тән янудан чыккан төтеннәр.
Аны белә чигенү ачынышы,
Җиңү алып килгән шат көннәр.
 
 
Сугыш төсе – канлы кара үлем,
Аның тәме – ачы күз яше.
Ә без – шул көннәрнең рядовое,
Шул елларның шаһит яшьтәше.
 
 
Сугыш безнең өчен тарих түгел,
Бүгенге көн һаман Ватанга.
Сугыш миндә йөри, синдә йөри,
Ул – мәңгегә калган зур тамга.
 

«Урал кызы – тау чәчәге…»

 
Урал кызы – тау чәчәге,
Борылып кара инде.
Күңелем урныннан купты,
Сине күргәннән бирле.
Мәхәббәт уты, диделәр,
Бу, күрәсең, шул инде.
Йөзәсең гел күз-күлемдә,
Яныма чык соң инде.
 

«Искән җилләрдә…»

 
Искән җилләрдә
Синең сулышың.
Сандугач моңы
Синең тавышың.
 
 
Йолдыз очкыны
Синең күзләрдән.
Чишмә чылтыры
Синең сүзләрдән.
 
 
Синең белән күк
Ачык серләшәм.
Табигать белән
Сөеп сөйләшәм.
 
 
Актыктан һәрчак
Борчылам мәгәр,
Минем янымда
Син юк, дип, каһәр.
 

Синең бакчаңда

 
Чия чәчәктә,
Чәчәктә алма.
Тиздән төшәрләр
Әнисләр алга.
 
 
Сандугач сайрый
Яз буе монда.
Аның җырлары
Синең турында.
 
 
Куштың мәллә син
Розага исем?
Баш ия чәчәк,
Чәчеп хуш исен.
 
 
Җирдәге оҗмах
Синең бакчаңда.
Күңелдә – сагыш,
Тик син юк анда.
 

«Үткәннәрне хәтереңнән…»

 
Үткәннәрне хәтереңнән,
Күңелеңнән эзләмә.
Узганнарны, барганнарны
Миндер диеп күзләмә.
 
 
Икәү үткән сукмакларга
Яфрак, ылыс коела.
Торналарның торкылдавы
Хушлашудай тоела.
 
 
Ул көннәр инде үткәннәр,
Кайталмаска киткәннәр.
Башка кунган чал кар белән
Күмелешеп беткәннәр.
 

Сокланасым килә

 
Чияләр чәчәк аталар,
Чияләр җимеш бирә.
Чияләргә соклангандай,
Сиңа
Сокланасым ла килә.
 
 
Туганнар сыман бергәләр
Язмышлар белән җырлар.
Әле безнең шат өннәрне
Чия бакчасы тыңлар.
 
 
Бәхет йолдызын тоткандай,
Мин сине күргән көннән.
Бүләклә гомергә җитәр
Сабыр мәхәббәт белән.
 
 
Чияләр чәчәк аталар,
Чияләр җимеш бирә.
Бәхет яктысында сине
Коендырасым килә.
 

«Таң ата, алтын йолдызлар…»

 
Таң ата, алтын йолдызлар
Сүнгәннәрен күрмәдем.
Әле үткән көн хәлләрен
Кичереп өлгермәдем.
 
 
Яңа көн бит күп вакытта
Йә югалту, йә табу.
Ул алып килә күрсен гел
Тормыштан ләззәт алу.
 
 
Түзалмастай булып көтәм
Туганын яңа көннең,
Әйтерсең көтеп торам мин
Килүен сөйгәнемнең.
 

Чәчәкләр бүләк итегез

 
Чәчәкләр бүләк итегез
Асыл хатын-кызларга.
Алар учак сакчылары –
Хаклы һәрчак зурлауга.
Бүләкләрнең лаеклысы
Кыр чәчәге булалар.
Хатын-кызның рух терәге –
Тере тылсым бит алар.
Чәчәк исеме яңгырый
Безнең бик күп җырларда.
Чәчәкләр бүләк итегез
Һәрчак хатын-кызларга.
 

Җәйге яңгырның исе

 
Юеш әрем, чамбырның
Үткен һәм ачы исе,
Далага тансык иде шул
Җәйге яңгырның исе…
 
 
Ләззәтләндерде мине
Кояшлы яңгыр бүген.
Юды авыр уйларны,
Яктырып калды күгем.
 

«Кар өстендә көзге сагыш…»

 
Кар өстендә көзге сагыш,
Әрнүле әрем исе.
Оча һавада өметем,
Торналар чөе төсле.
 
 
Җылы якларда кышларга
Торналар юл алганнар.
Өметләрем өнсез күктә
Адашыпмы калганнар.
 
 
Белмим нинди дулкыннардыр
Өметләрне уята.
Алтын нурда савыктырып,
Киләчәкне уйлата.
 

Далада

 
Зәңгәр күк астында
Иксез-чиксез дала,
Кылган дулкынында
Иркен сулыш ала.
 
 
Монда искән җилләр
Килгән дөнья гизеп.
Гасырлар сагышын
Тора җаным сизеп.
 
 
Даланың тынлыгы
Күңелгә моң сала.
Монда үткән һәр көн
Мәңгелеккә кала.
 

«Нинди гаҗәп табигать…»

 
Нинди гаҗәп табигать,
Чәчәкләр нинди гүзәл.
Кырда үскән үсемлек
Мисле утырткан түтәл.
 
 
Төгәл кагыйдә монда,
Нинди килешле барсы.
Әле инсанга һаман
Моннан мисал аласы.
 

«Чылтыр-чылтыр…»

 
Чылтыр-чылтыр
Чишмә ага.
Җыр тыңларга
Киләм аңа.
 
 
Аның моңы
Йөрәк кага,
Бүгенгечә
Сүзе яңа.
 
 
Алар сеңә
Күңелемә,
Керә аннан
Шигыремә.
 

«Дала…»

 
Дала…
Тирә-як тынычлыгы.
Чикерткәләр җыр көйли.
Мондый оҗмах хозурлыгын
Ташлап китәсе килми.
 
 
Билгеле, киткәнмен моннан,
Синнән, сөйгән даламнан.
Тик истә тотамын юлны,
Гомрем буе онталмам.
 
 
Ә теге наян мәхәббәт
Хәтерләтә даланы…
Кылганнар җилдә йөзәләр,
Офык коча һаваны.
 

«Язлар килгән дөньяга…»

 
Язлар килгән дөньяга,
Кулларда умырзая.
Яшел әләм күтәреп,
Ул соң чакыра кая?
 
 
Аңлый сизгер күңелең,
Барыр туры юл аңа
Арган эңгер-меңгердән
Ирекле көнгә таба.
 

«Гөрләвек өстендә…»

 
Гөрләвек өстендә
Кояш нурлары.
Яңгырый һавада
Суның чыңнары.
 
 
Бөреләр ярыла,
Яфраклар чыга.
Тынгысыз күңелгә
Киңлек ачыла.
 
 
Табигатьтә гомум
Мәхәббәт-сөю.
Җаныңны чакыра
Җырлар һәм бию.
 
 
Галәмне биләгән
Шатлык, куаныч,
Гомергә җитәрдәй
Язгы юаныч.
 

«Күзлим, күзлим сәйяр кошларымны…»

 
Күзлим, күзлим сәйяр кошларымны.
Күренмиләр алар һавада.
Онытканмын баскан урынымны,
Мин бит яшим инде калада.
 
 
Һәр яз балачагымдагы кебек
Котлыйлардыр алар авылны.
Ничек авыр җир уянган чакта
Кош моңыннан мәхрүм калуы.
 

Ялгыз каен

 
Йөрәк кагуын басасың,
Кырдагы ялгыз каен.
Сине кочаклап торамын,
Яныңа килгән саен.
 
 
Шунда исемә төшәләр
Югалткан дус-ишләрем.
Аларсыз калдым тормышта,
Нишләрмен мин, нишләрмен?
 
 
Кочактан җибәрсәм сине,
Йөрәк яңадан кага.
Ялгызлыкка ялгызлык дус,
Син, каен, дәва аңа.
 

Аулак җирдә

 
Аулак кына җирдә
Утыра гел җилдә
Сәҗдә кылган сыман
Көмешләнгән кылган.
 
 
Зур юл артта кала.
Тавыш, сүзсез дала…
Тынлык дисең икән,
Шунда кереп кара.
 
 
Кайвакытта күңел
Ялгызлыкка тарта.
Шунда гамең сүнә,
Яхшы холкың кайта.
 

Яшел тынлык

 
Җил дә исми,
Дөнья тын.
Яшел тынлык,
Яшел моң.
Сагышларны
Юк итә
Сайраулары
Кошларның.
Оҗмах бит бу –
Илдә яз.
Бөтен җирдә
Сөю, наз.
Илгә кайта
Сәйяр каз.
Шагыйрь, сиңа
Сүз-наказ.
Җиң сызганып,
Шигырь яз.
 

Язгы шатлык

 
Язгы гөрләвекләр ага,
Күңелләре тулып.
Умырзая калкып чыга,
Дәртле шатлык булып.
 
 
Җиңел канат каккан шатлык
Йөри сыман очып.
Мине үзе белән алып
Китәр сыман кочып.
 

Кышкы урманда

 
Чыршыларда карлар түгел,
Аларда ап-ак сагыш.
Урман ешлыгыннан килә
Көрсенгән сихри тавыш.
 
 
Бу синең белән таптаган
Җәйге урман түгел шул.
Сиңа дип сузсам кулымны
Тота ботак – салкын кул.
 
 
Авыр кара уйлар борчый,
Үткәннәр искә төшсә.
Кайда алар? Йөгереп үткән,
Әйтерсең булган төштә.
 
 
Миңа таныш урман моңы,
Аның тирән тавышы.
Сине эзләп киткән кебек
Болытларның агышы.
 

Илаһи тормыш

 
Ил телендә сөйләшәләр
Җир, һава, агач, таулар.
Табигатьне тыңлап йөрим –
Тере зат кебек алар.
 
 
Менә очсыз-кырыйсыз кыр,
Җилдә башак гәпләре:
«Һәркемгә җитәрлек булсын!» –
Мул уңыш теләкләре.
 
 
Җир, һава шагыйрьләр сыман
Берсен берсе тыңлыйлар.
Алар, гәпләшмичә торып,
Мизгел яши алмыйлар.
 
 
Пароход, саллар күтәргән
Елгалар ага тырыш.
Җиһанда даим хәрәкәт,
Бу – Илаһ биргән тормыш.
 

«Каһәрлисеңме аны…»

 
Каһәрлисеңме аны,
Мактап җырлыйсыңмы җыр?
Артка барамы, алгамы,
Нинди аңлаешсыз чор.
 
 
Эшли кайдадыр кешеләр;
Бәхетлеләр, арганнар.
Тормышка җайлашмаганнар
Бомж булып калганнар.
 
 
Үзгәртеп кору дип әйткән
Зир-зәбәрле бу көннәр
Җиргә тынычлык бирерлек
Гади хәлләр түгелләр.
 

«Дуамаллык көне килде…»

 
Дуамаллык көне килде,
Акча дөньяны җиңде.
Ришвәтчеләр ришвәтчене
Ботарлап тора инде.
Моның нәтиҗәсе гади:
Икесе дә халык талый.
 

Пешмәгән

 
Теге тегене эшләгән,
Монсы моны эшләгән.
Син генә тик, ди хатыным,
Дөньяда бер пешмәгән.
Пешмәсә пешмәгән инде…
Фабрикада эшләгән.
Алдау юлына төшмәгән,
Талауга керешмәгән.
Пешмәгәнлек җефетеңне
Саклап калган төрмәдән.
 

Моң – тарих

 
Халык җырларын ишетсәм,
Моңга ияреп китәм.
Бу үткән көннәр авазы
Үзенә тарта икән.
 
 
Нократ буйларыннан чыгып
Болгарга барып җитәм.
Аннан Алтын Урда буйлап
Сәяхәтләргә китәм.
 
 
Чү, алдымда бөек Казан!
Таланган җимерек кала.
Мәгәр яши ул һаман да,
Меңьеллык тарих аңа.
 
 
Бәгырьләрне актара ич,
Елга кебек ага моң.
Тарихи чорлар авазы
Ишетелә мәллә соң?..
 

Галәм җиле

 
Караңгылыкта бутала
Үткән дә сүткән еллар.
Җанга бәрелеп кычкыра
Эшкә ашмаган уйлар.
 
 
Шул чакта күзгә бәрелә
Картаеп барган әрем.
«Синең дә шулай авырмы, –
Дип сорагандай, – хәлең?»
 
 
Егәрле җил ирек бирми
Мескенләнеп торырга.
Тотына арган җаныңны
Уңга, сулга борырга.
 
 
Торгынлыкны җилкетә гел
Тиктормас галәм җиле.
Җилләр, давыллар булмаса,
Алгарыш булмас иде.
 

Укучыларыма

 
Соңгы дәрес, соңгы сәгать,
Гомерне биргән мәктәп.
Сау булыгыз, шәкертләрем,
Китүгә картлык сәбәп.
 
 
Мәктәптән, сездән башка бер
Кадерле җир юк минем.
Сүзләремне йоткан өчен,
Мин сезгә гашыйк идем.
 
 
Фәннең тирәнлекләрен сез
Сөеп, гадел ачыгыз.
Илгә, халыкка, белемгә
Һәрчак тугры калыгыз!
 

«Гомер буе безнең белән…»

 
Гомер буе безнең белән
Юллар, уйлар.
Һәркем аларны үзенчә
Сүтәр, буйлар.
Тик алар тәңгәл булсыннар
Халык белән.
Уртак булсын кичерешләр,
Күргән, белгән.
 

Кыска шигырьләр

«Бик текәлеп карасаң…»
 
Бик текәлеп карасаң,
Гел табышмак бу дөнья.
Серләрне ачар өчен,
Җиһанга инсан туа.
 
Яңгыр астында
 
Шыбырдашалар яфраклар,
Яңгыр шатлыгыннан елап.
Синең тавыш килә кебек
Мәңге якын, мәңге ерак.
 
Нократым
 
Балачактан сеңгән бәгырьгә.
Саф Нократым гел-гел хәтердә.
Тагы барасым килә шунда,
Тарту көче бардыр бу суда.
 
«Көмеш пәрәвез ятьмәсе…»
 
Көмеш пәрәвез ятьмәсе
Челтәрен җәйде кичтән.
Көзгә кереп качып барган
Җәйне тотмакчы микән?
 
«Тормыш мәхәббәт…»
 
Тормыш мәхәббәт
Бүләге ди бит.
Шатланып яшә,
Аны тәкъдир ит.
 
«Яман хәбәр тиз тарала…»
 
Яман хәбәр тиз тарала,
Яхшылары тоткарлана.
 
Ышанмасаң
 
Сүзләренә ышанмасаң,
Күзләренә бак.
Күзләрдән ялган качалмый,
Алар һәрчак хак.
 
«Гел чәнчи башны хәтер –…»
 
Гел чәнчи башны хәтер –
Борчыйлар үткән көннәр.
Шатлыгы күңел күтәрсә,
Файдасыз үкенүләр.
 
 
Үкенечкә калмасыннар
Алдагы яшәр көннәр.
 
«Соңламыйча өйрәтергә кирәк…»
 
Соңламыйча өйрәтергә кирәк
Татарны татарча яшәргә.
Тел белмәгән татар улын вакыт
Үз исеме белән дәшәргә.
 
«Күпкә өйрәтер…»
 
Күпкә өйрәтер
Камус,
Җаныңда булса
Намус.
 
«Син килгәнсең җиргә…»
 
Син килгәнсең җиргә
Бик күптәннән –
Алыстан.
Бөек халкыңны
Мәңге сакла,
Татарстан.
 
«Намусы булган кешегә…»
 
Намусы булган кешегә
Хөрмәт юлы шар ачык.
Бәхет яулап алам дисәң,
Хезмәт сукмагына чык.
 
«Чиксез зур дөнья…»
 
Чиксез зур дөнья,
Колач җитмәслек.
Илгә көч кирәк
Илбасарларны
Буйсындырам дип
Хыял итмәслек.
 
«Көне-төне борчый җанны…»
 
Көне-төне борчый җанны
Эшкә ашмаган өмет.
Җиң сызган, ташлан көрәшкә,
Өзмә өмет,
Тормыш көт.
 
«Минем уйлар, хыялларым…»
 
Минем уйлар, хыялларым
Эшкә ашмаган әле.
Аларда җанда ашкынган
Җырланасы җыр хәле.
 
«Туган ягың тормыш бирә…»
 
Туган ягың тормыш бирә,
Сөеп-назлап үстерә.
Уйладыңмы берәр вакыт,
Синнән ул нәрсә күрә?
 
«Үзлегеңне югалтасың…»
 
Үзлегеңне югалтасың
Һәркемгә охшап, ярап.
Әһәмият бир,
Яшәмә
Кеше сүзенә карап.
 
«Атлыйсың, артка карыйсың…»
 
Атлыйсың, артка карыйсың,
Нәрсә әйтерләр диеп.
Туры басарга өйрән син,
Яшәгәч янып, көеп.
 
«Караңгы, томанлы булса заман…»
 
Караңгы, томанлы булса заман,
Күңел ачылмый бер дә.
Ярый әле аннан котылырга
Мәхәббәт яши җирдә.
 
«Кешелекне алга әйди…»
 
Кешелекне алга әйди
Нурлы өмет,
Ләкин килми ул беркемгә,
Ятсаң көтеп.
 
«Эшләп танылыр кешенең…»
 
Эшләп танылыр кешенең
Югалды исеме, аты.
Капитализм гаепле,
Төшкәнгә кеше хакы.
 
Киңәш
 
Хакыйкатьне адым саен
Истә тотарга кирәк:
Улыңа бәхет теләсәң,
Яшьтән үк эшкә өйрәт.
 
«Урамнарың, халкың тарта…»
 
Урамнарың, халкың тарта,
Туган калам Мамадыш.
Синнән ерак яшәгәнгә,
Күңелем тулы сагыш.
 
«Мәхәббәт үзе килсен…»
 
Мәхәббәт үзе килсен,
Син ялварып сорама.
Ялваргач кына килсә,
Сөю түгел корама.
 
«Кәнәфидә зур начальник…»
 
Кәнәфидә зур начальник
Кабинетта эш кыра.
Кәгазьләр хәрәкәт итә,
Эшләр урынында тора.
 
«Безнең көннәр…»
 
Безнең көннәр,
Йөрәк кебек,
Ялны белми.
Кыюларны
Намус таба,
Шөһрәт эзли.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации