Электронная библиотека » Рифат Сәлах » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:16


Автор книги: Рифат Сәлах


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 4 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Рифат Сәлах
Ак фәрештә. Шигырьләр

I бүлек

…Офыкта таң беленеп килә. Чык суы белән битемне юарга дип, бакчага чыктым. Алмагач чәчәкләре арасыннан ераккарак күз салсам, гаҗәеп күренешкә тап булдым. Анда һәркемнең балачагы чагыла. Ул болында теләгәнчә уйнап, теләгәнчә җырлап була, ул болында вакыт та туктап тора, имеш. Бу могҗизаны якыннанрак күрәсем килде.

Мондагы гүзәллекне сөйләп бетерерлек түгел! Бер тарафта аллы-гөлле күбәләкләр бөтерелә, бер тарафта салават күпере төсенә кереп, чык тамчылары ялтырый. Биектән өздереп-өздереп тургай сайраганы ишетелә. Һавада йөзгән болытларның кайберләре, ара-тирә җиргә төшеп, тирә-юньне ак томанга күмә. Дөньяңны оныттырырлык гүзәллек! Боларны күргән кешенең күңеленә һич кенә дә начар уй кермәс кебек…

Сары чәчәкләр тулы яшел болын!.. Шуны иңләп-буйлап, сөенә-сөенә йөгереп йөргән чагымда, ак күлмәк кигән бер кызчыкны күрдем дә тукталып калдым. Дөньясын онытып, шул чәчәкләр, тузганаклар белән уйнаган, аларны иркәләгән ул кыз мине күрми дә. Сары чәчәкләрдән такыялар үрә, тузганак мамыкларын җилгә очыра.

Ул да минем күз карашымны сизде бугай. Миңа карап елмайды да, Әти! – дип, әллә кайсы тарафка китеп югалды. Учларымда тузганак мамыклары белән сары такыялар гына калды.

Мин ул чәчәкләрнең сурәтен дәфтәремә төшердем дә юлга чыктым. Бөтен дөньяны хушландырып, гөл исе таралды…

Ак фәрештә
 
Тузганаклы болын
Уртасында бер кыз
Әй очыра җилгә
Тузганакны өреп.
Күзләренә карый
Иң-иң якты йолдыз,
Ул очырган мамык
Ак фәрештә кебек.
 
 
Тузганаклы болын
Кичә сары иде,
Бүген иртән аны
Аклык китте күмеп.
Әй очыра җилгә
Тузганаклар илен
Ак күлмәкле бер кыз,
Ак фәрештә кебек.
 
 
Тузганаклы болын
Булырбыз бер без дә,
Безне күреп, гөлләр
Һаман торыр көлеп.
Мәңгелеккә алып
Китәр безне көз дә –
Очар безнең җаннар,
Ак фәрештә кебек.
 
Мин туганда…
 
Мин туганда, җирне моңга күмеп,
Сандугачлар сайрап торганнар.
Мин туганда, яшел яулык ябып,
Шаулап торган яшел урманнар…
 
 
Мин туганда, кырда игеннәрнең
Башаклары тула башлаган.
Мин туганда, сыерчыклар кунып
Су эчкәннәр безнең басмадан.
 
 
Мин туганда, кояш, түргә менеп,
Җылы нурын чәчкән дөньяга.
Мин туганда, җиләкләре пешеп,
Алсуланып киткән Җир-ана.
 
 
Мин туганда, чишмә челтерәве
Чыңлап торган яшел тугайда.
Мин туганмын алтын кәрәзләргә
Бал кортлары ширбәт җыйганда.
 
 
Мин туганчы, дөнья башка булган,
Мин тугачтын, дөнья үзгәргән…
Каян килсен җиргә мин югында
Минем җанда туган йөз галәм.
 
Йа Аллаһым!
 
Йа Аллаһым!
Кичер мине, кичер.
Догаларым кабул кылсаң икән!
Аз ялвардым Сиңа.
Иртәрәк шул
Китәм бугай Рәхмәт үзәненнән.
 
 
Иртә китәм.
Әйе, артык иртә.
Кылып бетмәс инде бөтен догам.
Күңелемә ут бир, ләкин сакла,
Йа Ходаем, тәмуг утларыннан!
 
 
Йа Аллаһым!
Тагын бер кат кичер,
Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.
Әгәр әмер итсәң,
Гарәфәнең
Үзәнендә мәңге калыр идем.
 
 
Иртә әле,
Әйе, бөтен догам
Өзелмәде әле үзәгемнән.
Мәңгелеккә диеп саубуллашып
Китә алмам Рәхмәт үзәненнән!
 
Таш өстендә үскән куаклар
 
Күңел сурәтемә һәрчак шулай
Сеңеп калыр инде бу яклар.
Горуранә миңа карап тора
Таш кыяда үскән куаклар.
 
 
Күңелем дә, читлекләрен ватып,
Азатлыкка очкан кош төсле.
Таш кыяда шытып үскән куак
Каян ала икән бу көчне?
 
 
Могҗиза бу!
Аллаһ могҗизасы,
Бер гыйбрәт тә – аңлый алганга.
Башны ию кирәк түгел икән,
Таш өстендә хәтта калсаң да!
 
 
Ашың булса әгәр,
Башың булса,
Күкләреңдә аең бер калкыр.
Үзебез дә – илсез-җирсез килеш
Таш өстендә үскән куактыр…
 
Мөфти хәзрәт

Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу, әмма терек вакытта макталу – үлү вә онытылу.

Ризаэддин Фәхреддин

 
Түзеп булмас!..
Түзеп булмас янә безнең җирдә
Шайтан өермәсе калкуга.
Тел сагына – Тукай,
Дин сагына
Фәхреддине кирәк халкыма!
 
 
Берәүләрне артык борчыганда
Ватандагы рухи төрлелек,
Кире кайтчы безгә, әй Фәхреддин,
Кире кайтчы безгә, терелеп.
 
 
Без – мохтаҗлар.
Рухның сүрән чагы.
Хаҗәт безгә иман-тәрбия.
Һичьюгында, синең сабакларың
Җитеп торыр иде әлегә.
 
 
Түзеп булмас!
Шайтан өермәсе
Илгә, телгә, дингә кул сала.
Кайт син безгә, кайтчы, мөфти хәзрәт,
Рухың белән генә булса да.
 
Очрашу
 
Төн уртасы.
Ишек шакый берәү.
Апрельнең соңгы көннәре.
Юкса күптән юк иде лә безгә
Тукай әфәнденең килгәне.
 
 
Ишек ачтым.
Бергә каhвә эчтек.
Төне буе шигырь сөйләде.
Ул киткәндә, бер үкенеч булып,
Җирдә калган икән сөйгәне.
 
 
Тынып калдык.
Тынып торды бермәл.
Ютәлләде янә, буылды.
Сораштырды: «Яшьти, ничек, –
      диеп, –
Сезнең яңа гасыр буыны?»
 
 
Саубуллашты.
Юлга чыгып китте.
Бер борылып бакты – түзмәде.
Офыктагы ал таң яктысыннан
Карап тора Тукай күзләре.
 
Исхакый
 
«Милләтебез!» диеп, янып-көеп,
Без яшәргә тиеш, без – бакый!
Дөрес юлны күрсәткәнең өчен,
Мең рәхмәтләр сиңа, Исхакый!
 
 
Инкыйразга ике гасыр алдан
Кисәткәнсең ярый…
Без – исән!
Башың ию хаҗәт микән илгә,
Ватаныңда үзең изелсәң!
 
 
Син киткәч тә, милләтебез күге
Бер каралды йә бер аязды.
Казан урамнары хәтерлиләр
Яуширмәдән килгән Гаязны.
 
 
Казан йортларына сеңеп калган
Синең аваз булып: «Азатлык!»
Инкыйразга барса туган халкың,
Яшәвең дә җирдә газап бит.
 
 
Ләкин яшәү күпкә ләззәтлерәк,
Көтеп яту түгел казасын.
Чит илләрдән торып әле һаман
Милләтеңә хатлар язасың.
 
 
Без атларга тиеш ялгышмыйча,
Туры юлда синең эз балкый!
Син яшәсәң, яшәр милләтебез,
Ышан безгә, ышан, Исхакый!
 
28 ноябрь, 2006

Мөдәррис Әгъләм истәлегенә


 
Кабер кебек салкын көз урамда,
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерсәк тә,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
 
 
Караңгылык – көздә генә түгел,
Тормышка да хас ул каралык.
Бүген менә, салкын көздә өшеп,
Без дә Әгъләм булып карадык.
 
 
Ә ул туңмый бүген, өшеми дә,
Салкын канлы бүген үзе дә.
Кызыл гөлчәчәкләр төшеп калган
Карда яткан кайнар эзенә.
 
 
Сабагыннан өзелеп калган чәчәк…
Кабер кебек салкын бар галәм.
Җәсәдеңне җиргә иңдерәбез,
Рухың белән илдәсең, Әгъләм!
 
17 май, 2007

Бәлки, язмыш мине ишетер…

Зөлфәт

 
Матәм бүген. Кичә чәчәк аткан
Шомыртларга кадәр моң тулган.
Җирдән китеп күпләр откандыр ул,
Җирдән китеп күпләр оттырган.
 
 
Шагыйрь китә. Офыкларга китә.
Болытларга китә, күкләргә.
Ярсу яшен булып яшьнәр өчен,
Болытларны ярып күкрәргә.
 
 
Бу дөньяны моң-гөлләргә күмеп,
Үз язмышын салып иңенә,
Китә шагыйрь. Кайтырга дип китә, –
Сүз ул чорларны да чигерә.
 
 
Юк, оттырмый шагыйрь – ота гына!
Язмыш аны бүген ишеткән.
…Офыкларны ярып дәшә берәү,
Аваз бирә берәү… бишектән.
 
Без – бер халык!
 
Күк йөзендә безгә юл күрсәтеп,
Йолдыз тора янып.
Нинди кавемнәргә бүлсәләр дә,
Без – бер халык!
 
 
Каракошлар һәрчак яши, безгә
Кыска гомер теләп.
Нинди генә сынау кичерсәк тә,
Без – бер милләт!
 
 
Без чыгарбыз әле бу тормышның
Төпләреннән калкып,
Бер шауларбыз әле диңгез булып –
Без – бер халык!
 
 
Күк йөзендә үз юлың бар икән,
Ул җирдә дә кирәк!
Ничек кенә дәшсәләр дә безгә,
Без – бер милләт!
 
Are you?

Америкага барып кайткан дустым Рушанга


 
Чит илләрдә йөргән чакта
Әйләнеп китсә башың,
Сораганнардыр ул синнән:
– Are you Russian?11
  Син русмы / русиялеме? (ингл.)


[Закрыть]

 
 
Диңгез арты гына түгел,
Океан артына аштың.
Иң хөр дәүләтнең берсендә
Are you Russian?
 
 
Син анда да ашамадың
Буш ботларының ашын.
Сәер караш тилмерткәндер:
– Are you Russian?
 
 
Сораулары гел бертөрле,
Юкса дөнья безгә тар.
Сорасыннар иде лә ул:
– Are you Tatar?
 
Татар сүзе
 
Казан өсләренә томан төшкән,
Читләрендә бераз балкыш бар.
Татар сүзе шундый ялгыз монда,
Алга чыкса, кемнәр алкышлар?!
 
 
Татар сүзе шундый авыр хәлдә –
Башкаласын никтер тарсына.
«Әллә китеп барыйм микән, – ди ул, –
Ачу итеп монда барсына».
 
 
Татар сүзе шундый авыр хәлдә,
Юк сыеныр җире, юк йорты.
Күпләрне ул үзе ташлап китте,
Күпләр исә аны онытты.
 
 
Татар сүзе…
Шагыйрьләрдә калган,
Йөрәкләргә кадар ук булып.
Казан өсләренә төшкән томан
Янып китәр сыман ут булып!..
 
Кызыл юл
 
Төн яулаган чакта кара күкне,
Кызыл таңга килеп юлыга.
Мин дә бүген яңа җырлар эзләп
Кереп барам кызыл юлыма.
 
 
Илhам эзләп, мин төннәрне гиздем,
Ә алдымда… кызыл таң гына.
Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
 
 
Офык чикләрендә төннәр яна,
Ялкын таңга барып сыенган.
Карурманнар буйлап сөю эзлим
Күңелемнең кызыл юлыннан.
 
 
Таң ялкыны сагышларны яга,
Кызыл юллар ята алдымда.
…Һәр таң саен яңа хисләр ява,
Һәр таң саен өмет кабына.
 
Казан
(Этюд)
 
Башын күтәргән Кол Шәриф,
Бардыр бер тын аласы.
Болытларда –
Сөембикә ханбикә манарасы.
 
 
Колонналары артыннан
Университет көлә.
Казансуга чумган Кояш,
Кызу булганга күрә.
 
 
«Казан-Арена» түзәрме
Казансудагы моңга?
Тәңкәләргә чуарланган
Хан каберлеге туңа…
 
Төрки кардәшләргә
 
Җир-ананың кочагында яшәп,
Күңелебез күккә үрелгән.
Нәселебез уртак. Туганбыз без
Алтайдагы ана бүредән.
 
 
Төскә-биткә төрле, ә шулай да
Йөрәгебез тибә бер булып!
Кулыбызда – ияр,
Очабыз без
Киләчәккә таба ыргылып.
 
 
Җир-ананың газиз балалары,
Бабалардан килгән ут җанда.
Аюлар да өннәренә сеңә,
Безнең атлар юртып узганда.
 
 
Бабалардан килгән өмет җанда,
Без үтәсе юлдан кем үтәр?
Мәңгелеккә таба юллар озын,
Юртакларын җигә түркләр!
 
Уртак түбә
 
Дәмәшкъка сәяхәткә килдек,
Кунакханә таба белмәдек.
Бер төрек hәм ике татар бергә
Шәhәр үзәгенә юнәлдек.
 
 
Төн кунарга урын эзләп йөрдек,
Белмим, кемнәр ничек эшлиләр?
Төн кунарга төрекләргә кердек –
Бар бу җирдә яхшы кешеләр.
 
 
Чәй эчмәдек, каhвә – иске нәрсә,
Заманчалап «Pepsi» чөмердек.
Ярый әле аңлы телебез бар,
Иркен сулап җирдә йөрерлек.
 
 
Чакырмаган кунак – яман, диләр…
Без татарлар шулай диябез.
Әфәнделәр: «Бар да уртак, – дия, –
Уртак күк бар – уртак түбәбез!»
 
 
Нишлисең бит, дөнья – уртак нәрсә,
Бер үк Галәм, Кояш, Җиребез.
Бу дөньяда күпме яхшылык бар –
Рәхмәт әйтә белми йөрибез.
 
Шәрык иле
 
Ясмин чәчәкләре елап калган…
Йөземнәре таңда өлгерә.
Шам иленең якты мизгелләре
Тартып тора әле бүген дә.
 
 
Урта диңгез кочагында дулкын
Ил ярына бәрә… Комлана.
Мин булмаган бөтен җир дә гаҗәп!
Мин кайтмаган җирдә моң кала.
 
 
Иркен киңлек…
Йөзем…
Ясмин исе…
Күз яуларын алыр гүзәллек.
Шәркый дөнья:
Ясмин чәчәкләре, диңгез-чүлләр…
Ә без… Без – гареб.
 
Шам шәрифтә

Мин бит монда бер яшәгән идем…

Зөлфәт

 
Чит-ят җирдә дисәм, алай түгел –
Таныш аваз килә уңнан-сулдан.
Шул ук пальма монда, шул ук кальга –
Мин бу җирдә бер яшәгән сыман.
 
 
Таңнары да нәкъ шул, таллары да,
Таулары да шул ук, шундый биек.
Шул ук өмет монда, шул ук кибет –
Мин бу илдә бер яшәгән кебек.
 
 
Упкыны да, дулкыны да шул ук –
Тарих җиле давылланып исте.
Урта диңгез кочагында йөзәм,
Бу дөньяда бер яшәгән төсле.
 
 
Хәтеремнең ерак почмагыннан
Эзләп йөрим Сүрия – Шам илен.
Пышын гына хәтер дәшә миңа:
«Мин бит монда бер яшәгән идем…»
 
Гыйбадәт
 
Аллаh исме белән башлыйм әле! –
Изге эшләр шулай башлана.
Һәм күкләргә багып дога кылам:
«Йа Ходаем, Үзең ташлама!»
 
 
Чал диварга килеп башым куям,
Кулны куям дивар өстенә.
Бер үрмәкүч пәрәвезен үргән –
Язып куйган сыман «бисмилләh».
 
 
Маңгаемны җир өстенә куям
Һәм ялварып сорыйм, тезләнәм –
Мин булмасам иде язмышымның
Бәхет-сынавына түзмәгән.
 
 
Һәм күкләргә багып дога кылам,
Йа Ходаем, Үзең ташлама!
…Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да
Бәгыремдә күпме таш кала.
 
Ураза гаете
 
Бу җирдә динилек буласын
Оныттык без, әллә белмәдек.
Мөэминнәр яхшыга юрасын,
Хәерле булсын, дип, бу гает.
 
 
Мәчеттә урын юк – шау халык,
Мәҗбүрмен урамга чыгарга.
Гаеттә мәчеттән чыксам да,
Йа Раббым, иманнан чыгарма!
 
 
Хаталы укысак намазны,
Ходаем, гафу ит, Син, кичер.
Казасыз калмабыз,
Газаптан коткарчы,
Иманга сусаган җан өчен.
 
 
Исламның кабаттан калкуы,
Юл да юк – шау халык урамда.
Елына ике кат булса да,
Кайтабыз икән бит иманга.
 
 
Бу җирнең иманлы буласын
Белмәдек бугай шул, белмәдек.
Болытлар яхшыга юрасын,
Үткәч тә сүнмәсен бу гает.
 
 
Мәчеттән чыгабыз, һәркемнең
Күзләре яшьләргә чылана…
Гаеттән чыксак та,
Йа Раббым,
Күңелдән иманны чыгарма!
 
Мәрьям ана
 
Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Ошбу хәлгә кем ышана ала?
Кулларына нарасыен тотып,
Егълап кайтып бара Мәрьям ана.
 
 
Могҗизалар көтә, диләр, кеше,
Могҗизага ышануы авыр.
Күңелеңдә бер кара тап булса,
Бөтен җаныңны да каплап алыр.
 
 
Изге юлга чакырылган халык
Нигә һаман бозыклыкта кала?
Улы кадакланган хач яныннан
Егълап кайтып бара Мәрьям ана!
 
 
Юк, хакыйкать һич югала алмый,
Тәреләргә кадакланып кына.
Гайсә пәйгамбәр ул күккә ашты,
Ышанмады бары халык кына.
 
 
Әнисенә килде дә ул янә
Бәхилләште, борчылма, дип, анам.
Миңа андый сынау җибәрмәде
Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллам.
 
 
Нинди сүзләр белән юатыйм соң,
Җаһиллекнең һаман чаңы кага.
Сурәтенә табынганда кавем,
Үксеп егълый бугай Мәрьям ана.
 
Шагыйрь хатыннары
 
Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын,
Хатыннарның сылу-матурлары…
Бер шагыйрьгә ике язмыш биргән
Төрле-төрле Такташ хатыннары.
 
 
Булган җирдә Салигаскәрова
Луизадай чая, батырлары.
Шагыйрьләр дә сүнеп барган чакта,
Сынмаганнар шагыйрь хатыннары.
 
 
Асканнар да, кискәннәр дә ирен,
Һәм дә булган терәп атылганы,
Шагыйрь гомрен җирдә дәвам иткән,
Дәвам иткән Җәлил хатыннары.
 
 
Бу күкләрдә күпме йолдыз яна!
Арасында бардыр атылганы.
…Шагыйрьләрдән кайчак бөегрәк,
Бөегрәк була хатыннары!
 
Бәхет
 
Бәхет бар ул, диләр, язмыш та бар.
Беркем белә алмый язмыш эшен.
Бәхет – әгәр исән-имин булса,
Яннарыңда булса якын кешең.
 
 
Бәхет бар ул, әгәр кирәк булсаң,
Аңлый алсаң әгәр халкың җанын,
Кылган гамәлеңнең игелеген
Таный алса әгәр якыннарың.
 
 
Бу дөньяның гүзәллеген күреп
Шөкер итә белсәң һәммәсенә,
Бәхет-юлың – иманыңны табып
Төшенү ул тормыш мәгънәсенә.
 
Сагындым сине, әнием!
 
Туган якта чакта гамь юк иде,
Күңел – дала иде… Ә бүген
Кош теледәй берәр хәбәр көтәм –
Мин сагындым сине, әнием!
 
 
Әллә нигә нечкәрә шул күңел,
Тыштан гына кырыс ул минем.
Сабый булып бер назланыр идем,
Мин сагындым сине, әнием!
 
 
Нигә болай икән?
Сине сагынып
Үтеп китә hәр төн, hәр көнем.
Йөз чакрымнар аша дәшәм сиңа:
– Мин сагындым сине, әнием!
 
 
Чит җирләргә китү берни түгел,
Сагынулар гына әй кыен!
Сиңа сәлам юллап калам, әни,
Мин сагындым сине, әнием!
 
Болгарым
 
Тәүге күргән сыман каршылыйсың,
Бар иде лә монда булганым.
Гасыр, чорлар, меңьеллыклар аша
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
 
 
Дәва эзләп, синең җиргә киләм,
Сыкрый калса җанда иманым.
Һәр ташыңны, сулышыңны тоеп,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
 
 
Күңелемә төрәм аклыкларын
Идел өстен күмгән томанның.
Томаннарны, дулкыннарны ерып,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
 
 
Милли кояш сүнгән чакларда да,
Болгар җиле, рәхмәт, тынмадың.
Милләтемнең җан тибешен тоеп,
Сиңа кайтып барам, Болгарым!
 
Карабаг
 
Балачакта дөнья тәрәзеннән
Күп күренде миңа Карабаг.
…Күңелләргә тулган әрнүләрне
Берничек тә булмас аралап.
 
 
Син чынлап та кара бакча икән –
Бакчадагы гөлләр каралды.
Җиргә золым чәчкән кавемнәргә
Күрсәтмәскә кирәк яраңны.
 
 
Син җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
Безнең болгар бабайлар да килгән
Шул бакчадан – Кафтау ягыннан.
 
 
Кара баулар сине урап алган,
Агып ята канлы чишмәләр.
Ә кайчандыр безнең әбиләр дә
Су алырга шунда төшкәннәр.
 
 
Тик шулай да барыннан да бигрәк
Гаделсезлек җанны телә лә!
Синдә яшәр өчен салым бары
Шәһит китү белән түләнә.
 
 
Син – җан ярам минем, Карабагым,
Күрмәсәм дә, сине сагынам.
…Имансыздан кемнәр иман көтә,
Ахырзаман җитәр алдыннан?
 
Нишләдең син, дөнья?
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Ник ямансу болай көннәрең?
Нигә елый синең гөлләрең,
Нигә шулай әрни йөрәгем?
 
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Адаштыңмы алга барганда?
Балаларның сыктап елавы
Ишетелә әле һаман да.
 
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең? –
Күпме гомер кинәт өзелә.
Каян килде сугыш афәте,
Бик кыендыр ансы үзеңә…
 
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Югалганда әхлак, кешелек?
Бетәсең ләбаса ишелеп,
Мондый түгел идең ич элек.
 
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең,
Калмадымы башка бер ямең?
Нинди үче бар соң илләрнең,
Ни гаебе бар соң гөлләрнең?
 
 
Нишләдең син, дөнья, нишләдең?..
 
Постмодерн
 
Гаскәр булып Үткән килә,
Кулларында – айбалта.
Тәрәзәләр яна күктә,
Әрнеп кенә ай бата.
 
 
Гаскәр булып килә бүген
Сызып ташланган Тарих.
Таң кызының толымнарын
Төн егетләре тарый.
 
 
Гаскәр булып Үткән килә,
Бүгенге тора карап.
Җирдә ята Таңсылуның
Толымы белән тарак.
 
Балык
 
Пыяла савыт эчендә
Бәргәләнә җәен.
Саф суда да күрә алмый
Бу дөньяның ямен.
 
 
Җәеннәргә дәрья кирәк,
Иң кимендә – Идел.
Балык тәрәз каккан саен,
Аһ өзелә күңел.
 
 
…Безнең җан да җәен кебек,
Безнең җан да – балык,
Гүя пыяла савытта
Яши безнең халык.
 
Чебен
 
Ватаныңны дошман әсир итсә,
Нинди мәгънә яну ут булып?
Чебен килеш тарих-пәрәвездән
Чукынсаң да булмый котылып.
 
 
Әсирлектә тәгам булмый инде.
Зәгыйфьләнгән милләт, әйдә, бет!..
Пәрәвезгә якын килми генә,
Үз вакытын көтә әнкәбүт22
  Әнкәбүт (гар.) – үрмәкүч.


[Закрыть]
.
 
Ак төн
 
Җәйге кичләр күркәмрәк,
Төннәре дә – ак төн!
Күзләренә карап күкнең,
Тагын ниләр әйтим?
 
 
Ак төннәрдә могҗиза бар,
Йолдызлар да серле.
Алар беренче мәртәбә
Ал кояшны күрде.
 
 
Кояш офык иңсәсендә
Хәл ала да ятып,
Уяна: «Табигатьне дә
Уятырга вакыт!»
 
 
Әй, кешеләр, нинди йокы,
Нинди төшләр сездә,
Йоклар өчен җитмимени
Язлар, кышлар, көзләр?!
 
 
Җәйге иртә күркәмрәк –
Бүләге ул Хакның.
Ак төннәрне йоклый-йоклый
Үткәрмә син, халкым!
 

II бүлек

…Кичке шәфәкъ акрын гына таралып, төн күк гөмбәзенә кара пәрдә элә иде. Ярымай бу төндә нигәдер чалкан яткан да ял итә. Кичә генә ком бураны тузгыган киң сахра тынып калган. Тау-таш арасыннан талгын гына моң агыла. Ике дала уртасында таштан калкып чыккан кып-кызыл гөлләрнең нинди сагышы бар икән? Һәр төнне, ай калыккач, бу гүзәллекне бар иткән Затка күңелләреннән шул рәвешле рәхмәт әйтәләр бугай. Югыйсә алардан ишетелгән моңлы аваз бу хәтле җанга үтмәс иде.

Төн инде мәгъриб тарафындагы яктылыкны таныш булмаган йолдызларга күчерде. Ә йолдызлар шәфәкъ яктысын күбрәк җыеп калырга тырыша. Төне буе берөзлексез балкыйсы бар бит!

Таныш булмаган гөлләргә чык кунган. Яшьле керфекләреннән ара-тирә нур бөркелеп ала. Алар кемгәдер туры юлны күрсәтергә омтыла, тик нигәдер берсе дә юлны чәчәкләргә карап эзләми шул. Чәчәк таҗларына тамган яктылыкны күрми калырга мөмкинмени?!

Бу чәчәкләр шулкадәр күп ки, хәтта тауны бөтен яктан уратып алган чүл барлыгын да тоймыйсың. Шушы гади генә ямь бөтен дөньяңны оныттыра. Мәңгелек хакында уйланган адәм баласы ташта үскән гөлләргә битараф кала алмый.

Кемнеңдер күңелендәге ташларда да таныш булмаган алсу гөлләр үсә…

Күбәләк
 
Дөньяның асылы кемгә – көн,
Ә кемгә бу гомер – бер сәгать.
Син җирне аңлыйсың шикелле,
Аңлыйсың шикелле, күбәләк.
 
 
Гөнаһлар тәүбәгә китерә,
Ялгышлар төзәлер, үкенмә.
Сагынасыңдыр ул таңыңны
Гомерең тиң булса бер көнгә.
 
 
Учыма кун да син пышылда
Мизгелнең бер көнгә тиңлеген.
Ә минем мизгелем күпмедер,
Белмим шул, күбәләк, белмимен.
 
 
Бу гомер кемгәдер гамь бирә,
Кемгәдер уй бирә, кемгә – дәрт.
Мәңгелек каршында һәркем дә –
Күбәләк!
 
Яшел күзле яз
 
Язны эзлим… Түбәләрдә – кояш,
Яз сулышын бөрки кояш үзе.
Бер сусаган чагым яшеллеккә,
Яз һәрвакыт була яшел күзле.
 
 
Алмагачлар тилмергәннәр язга,
Озак тормас, шытар яшел бөре.
Челтер-челтер тамчы тама өстән,
Сафландырмак булып яшьлегемне.
 
 
Күк түрендә – фирүзәдәй болыт,
Наратларга тоташ яшел үзән…
Алмагачлар әрнеп миңа карый –
Ниләр көтә алар яшел күздән?
 
 
Чагылдыра кояш күзләремне.
Сагындыра офык, билгесезлек.
Язны эзлисеңдер… Аңлыйм, аңлыйм:
Яз һәрвакыт була яшел күзле.
 
Таныш түгел гөлләр
 
Таныш түгел гөлләр – тәрәзләрдә…
Күзләремә сагыш ник иңде?
Нинди яңгыр тамчылары болай
Юешләтә икән битемне?
 
 
Нинди яңгыр тамчылары болай
Күңелемә кадәр тама соң?
Тагын нинди гөнаһ?
Хаҗга килдем,
Гөнаһларым диеп калмасын!
 
 
Таныш түгел гөлләр чәчәк ата…
Нинди гөлләр алар, кем белгән?
Әллә җанга үткән яңгырларым
Ташып чыкты микән күңелдән?
 
 
Сорау, сорау…
Ташка үскән гөлдән
Ниләр эзлим икән мин бүген?
Тәрәзәдә – таныш түгел гөлләр,
Таныш түгел миңа… күңелем…
 
Күңел бөртекләре
(Диптих)
1
 
Күзләреңә күзем текәгән күк
Карап торам гөлнең таҗларына.
Араларда – вакыт җиле…
Сине
Кайтарасы иде азга гына.
 
 
Кайтарасы иде тик бер язга,
Кайтарасы иде үткәннәрне.
Кулларымнан төшергәнгә
Cине
Гөлләр генә миңа үпкәләде.
 
2
 
Табигатьтә көз булса да,
Минем
Күңелемә өрә яз тыны…
Әллә шиңгән гөлләр
Хыялларын
Йөрәк дәфтәренә яздымы?..
 
 
Әллә шиңгән гөлләр
Туган көнен,
Бөре чагын искә аламы?
Күзләремдә – моңсу көзләр мәле,
Күңелемдә –
Язлар аланы!..
 
Син кайт әле
 
Син кайт әле, дустым, ерак китмә,
Кайт әле син Идел буена.
Анда сине көтеп балыклар да
Яр буенда гына коена.
 
 
Анда сине көткән су кызлары
Озын чәчен тарый басмада.
Бөтен гөнаһларың коелырлар,
Туган җиргә аяк басканда.
 
 
Сагынуга түзеп яшәгәнче,
Бер кайтуың илгә – мең шифа.
Үләннәрдә борынгыдан калган
Җанны эретерлек моң шыта.
 
 
Син кайт әле, дустым, читтә йөрмә,
Сагынуга башка чара юк.
Озын толымнарын үреп, сине
Су кызлары көтә саргаеп.
 
Җирсү
 
Авыр икән җаның белән
Чит-ят илләргә күчү.
Елата җанны, үксетә
Тынгылык бирмәс җирсү.
 
 
Калды ла син сөйгән таллык,
Карлар да кара сыман.
Югалды туган туфрагың
Күзләрең карасыннан.
 
 
Күзләреңнән тама тора
Чыклы җәй иртәләре.
Мең мәртәбә хуш ислерәк
Абзары, киртәләре.
 
 
Калды ла син сөйгән күкләр…
Көннәрең кара сыман.
Чагылмый берни дә хәзер
Күзләрең карасыннан.
 
 
Бу тойгы мәңгегә калыр,
Өзелмәс бугай җаннан,
Газраил галәйһиссәлам
Тотканчы бугазлардан.
 
 
Калды ла син сөйгән күкләр
Дөньялар арасында.
Чагыла туган туфрагың
Күзләрең карасында.
 
Миләүшәләр
 
Миләүшә төсенә кергән гөл,
Миләүшә төсендә – бар галәм.
 
 
Күзен дә сирпеми кырыйга,
Яныннан үтсә дә бар гавам.
 
 
Син, бәлки, мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәнсең?
 
 
Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать – бу рәсем.
 
 
Күк болын эчендә – син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.
 
 
Син – күчәр, син – үзәк,
      син – кыйбла
Нурларда адашкан гавамга.
 
 
Бер көнлек бер чәчәк булсаң да,
Соклана үзеңә мең яшәү.
 
 
Аһ, нигә коела җилләрдә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?
 
Яшел иртә
 
Йөзләремнән сөя ямь-яшел җил…
Күгәрченнәр гөрли… Ал таң туа…
Иң гадәти җәйнең иртәсендә,
Көн балкыган көйләр җанга тула.
 
 
Таңны ярып, сандугачлар сайрый,
Былбыл тынса, нинди бәйрәм инде?
Тик кәккүкләр генә уйга баткан,
Бармак бөкләп саный җәйләремне.
 
 
Кошлар шундый җиңел оча бүген,
Җилпемичә генә канатларын.
Һаваларда йолдыз сүнми калган,
Сизми калган, ахры, таң атканын.
 
 
Чәчәкләр чык чәчә битләремә –
Әллә бөтен йолдыз җиргә иңә?..
Иң гади бер җәйнең иртәсендә
Илләр гизәм яшел җилләр илә.
 

Страницы книги >> 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации