Электронная библиотека » Рухия Ахунҗанова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 11:40


Автор книги: Рухия Ахунҗанова


Жанр: Детская проза, Детские книги


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Рухия Ахунҗанова
Шәһре Биләрдә кунакта. Озын хикәя



© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Ахунҗанова Р. Ф., 2015

Танышу

Энем Айтимер белән күрше авылның тар урамы буйлап тирә-якны күзәтеп бара торгач, нарат йортларның берсе каршында икебез дә кинәт туктап калдык. Койма аркылы җимеш бакчасы күренеп торган бу йорт безне үзенә тартты. Юлда килә-килә сусаган энемә су эчәргә ишегалдында коесы да бар икән. Кыюлыгыбызны җыеп, Айтимер белән капкадан уздык.

Ишегалды уртасында сүлпән генә учак яна. Аннан шактый читтә, алма агачыннан төшкән күләгәдә, ике бала уйнап утыра. Башлап без исәнләштек. Алар да елмаеп җавап бирделәр. Танышып киттек.

Кызчык – Тәңкәсылу, аның энесе Айдаш исемле булып чыкты. Икесенең дә өсләрендә – киндер күлмәк, аякларында – бизәкле күн башмаклар.

Безнең тавышны ишетепме, әллә үз эше беләнме, өй эченнән уртача буйлы бер апа килеп чыкты. Исәнләшкәннән соң, мин аңардан эчәргә су сорадым.

– Әнкәй юлга әзерләп биргән ризыкны ашап, суны эчеп бетергән идек, – дидем, чакырылмыйча килеп керүебез өчен акланып.

– Хәзер, хәзер, балалар, – диде ул, безгә елмаеп.

Аннары кое янындагы өсте каплаулы чиләктән, кечкенә түгәрәк савытка салып, су бирде. Учак янына барып, боткасына икенче казаннан кайнар су өстәгәннән соң:

– Сез кемнәр? – дип, безнең белән кызыксынды.

Мин:

– Без – Кушнарат авылыннан, Туктаман белән Албикә балалары. Үзем Сөембикә исемле. Бу – энем Айтимер. Биләргә Җамигъ мәчетен[1]1
  Җамигъ мәчете – җомга намазлары укыла торган үзәк мәчет.


[Закрыть]
күрергә баруыбыз, – дидем.


Нарат бүрәнәләргә шаккатып карап торган энем:

– Күрче, апам, нинди шәп бүрәнәләр! Әллә-лә! – дип әйтеп куйды.

Айтимернең зурларча сөйләшүенә исе китеп, хуҗабикә апа да ботка болгаткан җиреннән сүзгә кушылды:

– Йортны шундый бүрәнәдән салырга кирәк тә! – диде ул һәм агач өйне мактарга кереште. – Нарат агачыннан салынган йортның һавасы саф инде, балалар. Яз көне бер кат юып-җыештырып чыгарсаң, яңа салган өй шикелле була. Шул чисталыкны саклар өчен, җәй көне аш-суны да шушында, ишегалдында әзерлибез. Калач кына мичтә пешә. Тормышыбызның яртысы җәйләүдәге кебек. Җәен монда сәүдәгәр, һөнәрче гаиләләре генә кала. Башкалар кырларда иген игәләр, болында терлек көтәләр…


Биләрдәге болгар тимерчесенең һәм бакырчысының ихатасы.

Реконструкция


Менә ботка да пешеп чыкты. Хуҗабикә апа барыбызны да өйгә, табын янына чакырды. «Юк, юк», – дип, без капкага таба юнәлдек.

– Аштан олы булмагыз! Әйдәгез, керегез!

Без, аңа ияреп, өйгә кердек. Өй эче бик җыйнак һәм гади иде. Кышын – җылы, җәен ямь биреп торучы мич тигез итеп акшарланган. Мич алдында, учак көлен саклау өчен, чокыр ясалган. Түр яктагы такта сәке өстенә пөхтә итеп урын-җир өеп куелган. Янәшәдә ике агач сандык тора. Аларның икесенә дә җиз калайдан ясалган бизәкләр беркетелгән. Диварга[2]2
  Дивар – стена.


[Закрыть]
кыска сүрәләр язылган матур шәмаил[3]3
  Шәмаил – рам эченәязып куелган дини текст.


[Закрыть]
эленгән. Идән-сәке чиста итеп юылган.

– Ишек катында тормагыз. Әйдәгез, түргә узыгыз…

– Ярар, апа…

– Сусылу апагыз мин. «Сусылу апа» диярсез.

– Ярар, Сусылу апа…

Кулларыбызны яхшылап юып, чаршау белән бүлеп алынган почмакка – аш бүлмәсенә үттек. Һәрберебез өчаяклы тәбәнәк өстәлләр каршына – идәндәге киезгә тезләнеп утырдык. «Бисмилла» сын әйтеп, Сусылу апа башта – безгә, аннары балаларына тары боткасы салынган агач савытлар сузды, агач кашыклар өләште. Шуннан соң бер зур калачны, вак телемнәргә кискәләп, алдыбызга куйды.

– Кайнар килеш ашамагыз, – диде ул. – Бераз суына төшсен. Кайнар ризык сәламәтлеккә зыянлы.

Ашаганда, беребез дә сөйләшмәдек. Тары боткасын яратып ашадык. Ипие дә бигрәк тәмле булган шул. Үлән чәен бал каба-каба эчтек.

Аш-су өчен дога кылганнан соң, хуҗа апага рәхмәтләребезне әйтеп, табын яныннан кузгалдык. Юынгычтан су агызып юынып алдык.

– Ирҗемәс абыегыз көне буе тимерчелектә эштә. Менә шуңа күрә углым[4]4
  Угыл – ул.


[Закрыть]
Айдаш әтисен сагынып көтеп ала. Әтисе кайтып керүгә, аның кочагына ташлана, – диде Сусылу апа, Айдашның аркасыннан сөеп.

Йортның хуҗасы тимерче Ирҗемәс абый өйдә булмаса да, без, балалар, аулак бүлмәгә – «хатын-кызлар ягы» на кереп утырдык. Энемә тәмам ияләнеп җиткән Айдаш аның алдына шахмат сыннары тезеп куйды. Кош кыяфәтле балчык сыбызгысын күрсәтеп мактанып та алды. Өлкәннәр аны: «Өйдә сызгырырга ярамый, янгын чыга!» – дип кисәткәннәр булса кирәк, сызгыртмыйча, яңадан урынына куйды.

Тәңкәсылу да, төреп куйган җиреннән алып, сөяк кураен күрсәтте. Ләкин курайда уйнамады. Шул вакытта мин, ишетелер-ишетелмәс кенә, халык көе «Зиләйлүк» не көйләдем.

Бераздан, энем белән миңа кузгалырга вакыт икәнен әйтергә дип, Сусылу апага дәштем. Җавап бирүче булмады. Хуҗабикә апа өй эчендә түгел икән.

Без, китәргә җыенып, өйалды баскычына чыктык. Тәңкәсылу белән Айдаш та баскыч алдына чыгып бастылар. Әнә яшелчә бакчасы ягыннан, кыярлар салынган кечкенә тырыс тотып, безгә таба килүче Сусылу апа да күренде.

– Менә, балалар, юлда кибексәгез, сусавыгызны шушы кыярларны ашап басарсыз. Алар янына, төреп, бодай калачы да куям. Анысы белән тамак ялгап алырсыз. Урман чикләвеге бездән күчтәнәч булыр, – диде дә өй эченә кереп китте.

Тиз арада кулына ике төенчек күтәреп, Сусылу апа кире әйләнеп тә чыкты. Чикләвек салынган төенчекне энемнең кулына тоттырды, ә калач белән кыярлар төрелгәнен миңа бирде. Ул да безнең әнкәй кебек бик юмарт икән.

– Хәерле юл сезгә, балалар! Җаегыз чыкса, кайтканда да керегез, – диде Сусылу апа, икебезнең дә башыбыздан сыйпап.

Без: «Ярар», – дидек тә, үзләренә дә иминлек теләп, юлга кузгалдык.

«Ак тирәк, күк тирәк»

Без, Сусылу апалар белән саубуллашып, юлыбызны дәвам иттек. Авыл урамында балалар күренмәвенә гаҗәпләнеп:

– Бу авылның балалары кая китеп беткән соң?! – дидем.

– Айдаш белән Тәңкәсылу шикелле өйләрендә уйнап утыралардыр…

Энем үз сүзеннән көлеп куйды. Аңа кушылып, мин дә көлдем.

Кинәт якында гына бала-чагалар тавышы ишетелде. Берничә йортны узуга, без ачыклыкка килеп чыктык. Авыл башындагы чирәмлектә кечкенә мәйдан ясап, малайлар ниндидер уенга әзерләнәләр иде, ахрысы. Менә алар ике рәткә кара-каршы тезелеп бастылар.

– Албарс, «Ак тирәк» төркеме әзер! – диде ябык кына бер малай.

– Бик шәп, Алпак! – Албарсның җавабы кыска булды.

– Албарс, «Күк тирәк» төркеме дә әзер! – диде шундый ук чандыр гәүдәле икенче малай.

– Бик яхшы, Әрдуан!

Иптәшләренә уенның барышын аңлатып бетергәч, башларга боерык бирер алдыннан, Албарс:

– Тыңлагыз! – диде.

Малайлар берьюлы тынып калдылар. Уен такмаклар әйтүдән башланды.

– Ак тирәк! – диде Алпак.

– Күк тирәк! – дип каршы төште Әрдуан.

– Күктә, күктә ниләр бар? – дип сорадылар «Ак тирәк» төркеменекеләр

– Җофар[5]5
  Җофар – хуш исле су җәнлеге.


[Закрыть]
белән шикәр бар, – дип җавап бирде Әрдуан ягы.

– Көкләш, җофарыңны бир миңа! – дип таләп итте берсе.

– Аван, ник бирәем мин сиңа? – дип, икенчесе ризасызлыктан иренен бүлтәйтте.

– Шикәреңне бир миңа! – диде Алпак.

– Ник бирәем мин сиңа? – дип каты торды Әрдуан.


Борынгы болгар сугышчысы.

Олег Гасыймов рәсеме


Без энем белән каршы якларның сорау-җавап тәртибенә корылган уеннарын шулай күзәтеп торабыз.

– Кая миңа хан юлы? – дип сорады, җитди кыяфәт чыгарып, өченчесе.

– Байдык, менә сиңа хан юлы, – диделәр «Күк тирәк» некеләр, җитәкләшкән кулларына ишарәләп.

– Сыртлан, хан юлында елан бар, – диделәр «Ак тирәк» төркемендәгеләр.

– Кылычың булса, кый[6]6
  Кыю – өстен кисү монда: «һәлак итү» мәгънәсендә


[Закрыть]
да чык! – дип боерды Сыртлан.

«Дошман чылбыры» н өзәргә Алпакның үзен сайладылар. Ул, бөтен көченә йөгереп барып, Көкләш белән Сыртланны ике якка аерып чыгып китте һәм: «Без – шундый!» – дип мактанып, каршы төркемдәге «сугышчы» ны үзләренә китереп кушты.

Мин исә Алпакка карап сокландым. Янымда басып торган энемнең колагына: «Һөҗүмдә хәйлә дә, көч тә кирәк», – дип пышылдадым.

Малайлар уеннарын дәвам иттеләр. Энем дә катнашып уйнарга теләде. Ләкин мин:

– Болай булгач, Җамигъ мәчетенә бүген барып җитә алмыйбыз икән, – дигәч, үзенең уеннан кире кайтты, карышмады.

Һәм без шәһәргә таба китеп бардык.

Тышкы шәһәрдә

Ниһаять, Биләрнең[7]7
  Биләр – X–XIII гасырларда Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр


[Закрыть]
тышкы шәһәр ныгытмалары күренде. Каршыбызда калкып чыккан зу-ур шәһәрне күреп аһ иттек.

Энем:

– Әллә-лә! – дип тел шартлатты. – Апа, апа! Кара әле, күрәсеңме? – дип, җиңемнән тартты.

Мин:

– Ә син әнә теге манарадагы сакчыларны күрәсеңме?! Кулларына нинди озын сөңге тотканнар, – дип, шәһәр диварларына төртеп күрсәттем.

Өч кат дивар белән әйләндереп алынган тышкы шәһәргә узу өчен, асылмалы күпер янына килеп бастык. Безнең бәхеткә, олаучылар[8]8
  Олаучы – олау (җигелгән ат) йөртүче.


[Закрыть]
да бар иде. Арба түрендә дилбегә тотып утырган түгәрәк сакаллы бер абзый үзе башлап безгә сүз катты:

– Апалы-энеле бу мосафирлар[9]9
  Мосафир – юлчы.


[Закрыть]
ханбалыкка[10]10
  Ханбалык – башкала.


[Закрыть]
баралармы– ни?

– Әйе, эчке шәһәргә Җамигъ мәчетен күрергә барабыз, абзый.

– Ә-ә-ә, шулаймыни?! Юлдашлар икәнбез, алайса. Без дә шуның янындагы йортка барабыз ич. Утырыгыз, әйдә, утырыгыз!

Олаудагы ике бала янына без дә менеп утырдык. Безнең җайлап урнашуыбызга ышангач, ул сүзен дәвам итте:

– Юлчының юлда булуы хәерле. Шулай бит, углым Белемчәк?! Синеңчә ничек, кызым Айсылу? Кояш баеганчы, асылма күперне күтәреп, капкага бик элеп куелганчы әйләнеп кайтасы да бар… Әйдә, Ак кашка, кузгалыйк!

Өстенә яшькелт казаки[11]11
  Казаки – җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы өс киеме.


[Закрыть]
, башына җәйге киез бүрек кигән бу мөлаем абзый Теләй исемле икән. Үзе белән таныштыргач, ул безнең исемнәребезне, ни өчен юлга өлкәннәрдән башка чыгуыбызны сорады.

Мин:

– Без – Кушнарат авылыннан, Туктаман белән Албикә балалары. Исемем – Сөембикә. Бу – энем Айтимер. Әти-әниебез шәһәр күреп кайтырга үзләре рөхсәт бирделәр. Энемне миңа ышанып тапшырдылар, – дидем.

– Елга буенда яшисез икән. Су коенып үсәсез инде, алайса. Ә минем балалар, Белемчәк белән Айсылуны әйтүем, Салкын Чишмә дигән авылның шифалы суын эчеп үсәләр…

Арба тәгәрмәче келтер-келтер тәгәри. Без тирә-якны күзәтәбез. Монда йортларның барысы да агачтан салынган. Нигезе – юан имән бүрәнәдән, диварын нараттан күтәргәннәр. Түбәләре такта белән ябылган. Йорт аралары кысан түгел.

– Эчке шәһәрдә яшәүчеләрнең җәйге йортлары да биредә урнашкан, – диде Теләй абзый, озакка сузылган тынлыкны бүлеп. – Күрегезче, алар янындагы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары искитмәле!

Чыннан да, йортлар янында алмагач, чия һәм шомырт агачлары, кура җиләге куаклары үсеп утыра. Әнә еракта аерым-аерым йөргән ат, сыер көтүләре күренә. Бодай, борай[12]12
  Борай – бодайның бер төре.


[Закрыть]
, борчак, ясмык, тары, арпа басулары җәйрәп ята.

Айсылу ат дугасына беркетелгән кечкенә җиз кыңгырауга төртеп күрсәтте:

– Шөлдер[13]13
  Шөлдер – кечкенәкыңгырау.


[Закрыть]
чең-чең, чең-чең итә. Ишетәсеңме?

– Ишетәм, Айсылу, җиз кыңгырау «җырлый»!

Без, арбадагылар, бер көйгә хозурланып барабыз. Юл читендәге зифа каеннар, биек усаклар безне озатып калалар.

– Әй-йе-е, – дип сузды Теләй абзый, – безнең гүзәл табигатькә күренекле сәяхәтче, ислам дине белгече әл-Гарнати[14]14
  Әл-Гарнати – 1080–1169 елларда яшәгән гарәп сәяхәтчесе, дин белгече.


[Закрыть]
да сокланган, диләр. Бездәге сахралар тагын кайда бар?!

– Биләргә килгәнмени ул?!

– Әйе, Биләргә әл-Гарнати килгән.

– Әллә-лә! – диде Айтимер.

– Әйе, гарәп сәяхәтчесе безнең илгә ике мәртәбә килгән икән. Беренче килүендә Ягъкуб бине Ногман[15]15
  Ягъкуб бине Ногман – XI гасырныңикенче яртысы – XII гасырныңберенче яртысында яшәгән болгар тарихчысы, казый.


[Закрыть]
исемле казыйдан[16]16
  Казый – хөкем итүче, судья.


[Закрыть]
болгарларның тарихын, риваятьләрен язып алган. «Илегез мин ишеткәннән бик күпкә шәп», – дип мактаган. Җиләк-җимешләрнең төрлелегенә, күплегенә сокланган. «Мондый байлык башка бер җирдә дә юк», – дип әйткән.


Бакыр эретү миче.

Юрий Семыкин реконструкциясе


Җимешле бакчалар артта калып, юлыбызда төрле-төрле һөнәрханәләр[17]17
  Һөнәрханә – мастерской.


[Закрыть]
очрый башлады. Баш киеменә охшап торганына ымлап, Теләй абзый:

– Менә монысы – бакыр эретү миче, – диде. – Монда бакыр һәм аккургаш эретмәсе белән эш итәләр. Осталар, таштан ясалган махсус калыпка[18]18
  Калып – форма.


[Закрыть]
кайнар эремә агызып, йозак һәм көзгеләр ясыйлар.

Энем Айтимер бакырчы учакларына бик кызыксынып карап барды. Әткәйнең безгә тимерче һөнәре турында сөйләгәне бар иде, бәлки, энем шуны исенә төшергәндер. Һөнәрчеләр арасында иң дәрәҗәлеләре тимерчеләр икән. Ни өчен дигәндә, алар кирәк-яраклар, эш һәм сугыш кораллары ясыйлар, шуңа күрә иң кирәкле кешеләр булып саналалар икән.

Кәрвансарай

– Тышкы шәһәрдәге атаклы кәрвансарай[19]19
  Кәрвансарай – стеналар белән әйләндереп алынган, ныгытылган кунакханә(чит ил сәүдәгәрләре яшәгән).


[Закрыть]
менә шушы инде! – дип, Теләй абзый гаять зур кирпеч бинага ишарә ясады. – Кече Чирмешән елгасының борынгы исемен йөртә ул кәрвансарай, «Дәү Шир» диләр аны.

Без кызыксынып киттек. Теләй абзыйның тәртип белән сөйләвен көтмичә, аңа бер-бер артлы сорауларыбызны яудыра башладык.

– Бу кәрвансарайда кемнәр яши?

– Ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр урнашкан биредә. Алар яши торган мосафирханә[20]20
  Мосафирханә – юлчылар өчен номерлар; гостиница.


[Закрыть]
биек койма белән әйләндереп алынган.

– Алар үз өйләрендәге кебек яшиләрме?

– Әйе. Һәрберсенә аерым бүлмә бирелгән. Аш-су әзерләү бүлмәсе дә бар. Мунчасы бер дигән! Аның миче ишегалды ягыннан ягыла. Кайнар һава агымы идән астындагы торбалар буйлап уза. Кыскасы, бөтен уңайлыклар тудырылган.

– Алар монда озак торалармы?

– Алып килгән сәүдә малының кайчан сатылып бетүенә карап.

– Алар нәрсә саталар соң?

– Кыйммәтле тукымалар, затлы келәмнәр, керәч[21]21
  Керәч – фаянс.


[Закрыть]
чынаяклар… Алар сата торган әйберләрне санап чыгу мөмкин түгел. Барып күрергә кирәк, – диде Теләй абзый.

Ак кашканы махсус урынга туктатып бәйләп куйганнан соң, безне үзе белән кәрвансарай алдындагы зур базарга әйдәде.


Болгар базары. XIII гасыр. Картина фрагменты.

Рөстәм Хуҗин рәсеме


Базар киң мәйданны биләп алган. Анда халык бик күп. Төрле-төрле тавышлардан базар умарта күче кебек гүләп тора. Без Теләй абзыйга тагылып барабыз. Әнә бер урында ефәк тукыма саталар. Айсылу белән икебезнең дә күзләр шул якта. Кулына аршын[22]22
  Аршын – озынлык үлчәү коралы.


[Закрыть]
тоткан гарәп сәүдәгәре:

– Зираг, зираг, – дип кабатлый.

Теләй абзый безгә аның бу сүзен «тукыма үлчәү берәмлеге» дип төшендереп бирде.

Этелә-төртелә атлый торгач, тактадан корылган кибет сыман бер урынга барып чыктык.

– Монда сугышта дошманнан саклану кораллары сатыла, – диде Теләй абзый, малайларга дәшеп.

Барыбыз да, кызыксынып, хәрби кирәк-яраклар карарга керештек. Әнә теге вак боҗралардан эшләнгән күлмәк «көбә» дип атала икән. Аның янәшәсендә күкрәк һәм арка япкычлардан торган күлмәкләр дә бар. Алары ян-якларыннан һәм җилкәләрдән каптырылып куела, ди.

Безнең бер ноктага төбәлгәндәй, кабарынкы түгәрәк һәм бадәм[23]23
  Бадәм – миндаль.


[Закрыть]
сыман калканга озаклап карап торуыбызны күреп, сәүдәгәр абзый:

– Бу калкан – атлы гаскәрләрнең дошманнан саклану өчен эшләнгән кул сугышы коралы, – дип аңлатты.

Күзләребездәге кызыксыну чаткыларын кибет хуҗасы тиз күреп алды. Бит каплавычлы хәрби баш киемен хәтта киеп карарга да рөхсәт итте. Аннары:

– Монысын, гадәттә, атаклы сугышчылар гына кия, – дип өстәде.

Ачык йөзле, киң күңелле сәүдәгәрдән барыбыз да канәгать калдык.

Кинәт Белемчәк әтисенең кайчандыр биргән вәгъдәсен исенә төшерде бугай:

– Әтием, әтием! Ак кашкага көмеш бизәкләр беркетелгән йөгән сатып алыйк әле, – диде.

– Алырбыз, углым, алырбыз! Ярар, көмештән эшләнгәнен алырбыз. Кәрвансарайга кергәч, таныш сәүдәгәр абыеңнан үзең яратканын сайларсың. Килештекме?! – дип тынычландырды аны Теләй абзый.

Әтисенең сүзеннән Белемчәкнең йөзе кояштай балкыды.

Базарда тагын аны-моны караштырып бераз йөргәч, Белемчәк, кәрвансарай ягына ымлап, әтисенең җиңеннән тарта башлады. Теләй абзый кәрвансарай юлына борылды. Без, тезелешеп, барыбыз да аңа иярдек.


Кәрвансарай. Альфред Халиков реконструкциясе.

Алексей Мазанов рәсеме


Менә мәһабәт кәрвансарай. Аның түбәсе гөмбәз[24]24
  Гөмбәз – кабарынкы формада, ярымшар сыман итеп эшләнгән түбә.


[Закрыть]
сыман. Кунакханәгә алып керә торган юлга тигез итеп кирпеч ватыклары һәм вак ташлар түшәлгән. Ишегалдында кое бар. Ул имән агачыннан буралап[25]25
  Буралау – бура белән әйләндереп алу.


[Закрыть]
ясалган. Теләй абзый, беренче эше итеп, шул кое янындагы баш-башына такта кисәге беркетеп ясалган улактан Ак кашкага су эчерде.

– Су – яшәү чыганагы. Аны күп сарыф итү[26]26
  Сарыф итү – файдалану, тоту; монда: «әрәм итү» мәгънәсендә.


[Закрыть]
гөнаһ санала, – диде ул, безгә төбәп әйткәндәй.

Кунакханәнең дивары калын. Баскыч төбеннән ишеккә кадәрге аралыкның түшәме матур итеп, көймәләп эшләнгән.

«Бисмилла» сын әйтеп, бина эченә иң элек Теләй абзый атлады.

– «Бисмилла» гызны әйтегез. Ишек бусагасына басмагыз. Уң аяктан атлап керегез, – дип, үзе артыннан безне дә чакырды.

– Яхшы, әтием…

– Яхшы, Теләй абзый…

Барыбыз да эчкә уздык. Теләй абзый безгә тәрәзә буендагы утыргычларга урнашырга кушты. Аннары:

– Өлкәннәргә үзегез башлап сәлам бирегез. Кешеләргә төртеп күрсәтмәгез. Берүк, шаулашып утырмагыз. Тыныч тавыш белән генә сөйләгез, – дип өстәде.

– Яхшы, әтием…

– Яхшы, Теләй абзый…

Теләй абзый, Белемчәкне ияртеп, таныш сәүдәгәренең бүлмәсенә юнәлде. Без урыннарыбызда утырып калдык. Керүче-чыгучы юк. Бик бирелеп, бинаның безгә күренгән өлешен күздән кичерәбез. Кәрвансарайның эчке ягы да күз явын алырлык матур итеп эшләнгән. Дивар, кытыршы урын калдырылмыйча, тип-тигез итеп сыланган. Аңа дарчин[27]27
  Дарчин – корица.


[Закрыть]
төсендәге табигый буяу белән төрле бизәкләр төшерелгән.

Белемчәк белән Теләй абзый озак тормадылар. Кулына искиткеч матур йөгән тоткан Белемчәк, шатлыгыннан тып итеп, безнең каршыга килеп басты. Чыннан да, йөгән каешына көмеш бизәкләр беркетелгән иде. Теләй абзыйның да таныш сәүдәгәре белән саубуллашкан тавышы ишетелде.

Без кәрвансарайның ишегалдына чыктык. Белемчәк, Ак кашка күрсен дигәндәй, йөгән тоткан кулын атка таба болгады.

Җыеныбыз бергә, кое янына килеп, Теләй абзый чиләктән салып торган су белән тиз генә кулларыбызны, битләребезне юдык та бераз капкалап алырга утырдык.

Эчке шәһәрдә

Эчке шәһәр ике кат имән дивар белән әйләндереп алынган. Аңа юл Көнчыгыш капка аша үтә икән. Теләй абзый Ак кашканы шул якка борды.

Монда йортлар тыгыз урнашкан. Тәрәзәләре түгәрәк рәвешендә ясалган. Яшел пыялаларында кояш нурлары уйный. Йортларның ике кырлы түбәләре без күзәтеп килгән манзарага[28]28
  Манзара – күренеш.


[Закрыть]
әкияти төсмер өстәп тора. Юлыбызда очраган мәчетләрнең манара чатырлары да очлаеп килгән матур бер калыпта эшләнгән. Кабатланмас гүзәл күренеш!..

– Биләр – бик зур кала, – дип сүз башлады Теләй абзый. – Күрегезче мондагы йортларны! Аларны таштан, кирпечтән төзегәннәр. Минем танышымның да йорты гөмбәз сыман түбәле, ике катлы. Үзе кирпечтән салынган. Зур мичтән килгән җылы һава, идән астындагы һәм диварлардагы һава юллары буенча үтеп, барлык бүлмәләрне дә җылыта. Шулай булмаганда, Хан сарае хәтле ул йортны ничек җылытып бетермәк кирәк?! – диде ул, безгә борылып карап.


XIII гасыр базары.

Рөстәм Хуҗин рәсеме


Менә сәүдә рәтенә дә килеп җиттек. Уң кул якта, бер рәт булып, сәүдә гөрли. Тактадан тар сәке кебек ясалган урыннарга күпләп төрле әйберләр тезеп куелган. Һәр сатучы үзенекен мактап, алырга чакырып тора.

– Сурәтле йозаклар сатып алыгыз!

– Пычак һәм балталарның йөзләре корычтан коелган!

– Бакыр казан, җиз комган! Кемгә кирәк?

– Бизәкле көзгене башка җирдә таба алмассыз!

Малайларны үзе белән ияртеп, Теләй абзый урта рәткә таба китте. Без, кызлар, бизәнү әйберләре янында тукталып калдык. Озынча өстәлгә сөяктән зәвык белән эшләнгән әйберләрне рәт-рәт итеп тезгәннәр. Тараклар, төймәләр һәм сәдәпләр янында күзне кызыктырырлык матур хәситә дә урын алган. Күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куела торган мондый бизәнү әйбере минем әнкәйдә дә бар. Ул аңа бик килешеп тора.

Кинәт якында гына энемнең:

– Без күн аяк киемнәре, капчыклар, матур каешлар күрдек, – дигән тавышы ишетелде. Безгә яңалык итеп әйтүе икән.

– Сатуда нәрсә генә юк?! – диде Теләй абзый, әллә шатланып, әллә борчылып. Шунда ук үз сүзләренә үзе үк җавап та бирде: – Китап юк! Китап! – диде ул, кем беләндер бәхәсләшкәндәй. – Чөнки бер генә данәдә[29]29
  Данә – экземпляр.


[Закрыть]
була ул! Күчергәндә дә, матур итеп, еллар буена кулдан язарга кирәк. Хәрефләрне энҗедәй тезеп, аны хәттатлар[30]30
  Хәттат – матур язу остасы.


[Закрыть]
күчереп яза. Китап кыйммәтле җәүһәргә тиң! Шуңа күрә кадерле дә…

Теләй абзый язу тарихын да сөйләп алды. Мамыктан ясалган кәгазьне безнең бабайлар тугызынчы-унынчы гасырларда ук Сәмәркандтан китерткәннәр икән. Язу карасын яндырылган балчык кулланып эшләнгән савытка салганнар. Аңа кадәр сөяктән ясалган очлы таякчыклар ярдәмендә каен тузына, балавыз сөртелгән тактага яза торган булганнар. Сөяккә, балчык чүлмәкләргә, бизәнү әйберләренә дә язганнар. Һөнәрчеләр аларга үз тамгаларын салганнар.

Теләй абзый:

– Гарәп язуы өчен иң уңайлысы кәгазь инде, – дип куйды.

Җамигъ мәчете

Теләй абзыйны тыңлап бара торгач, шәһәр үзәгенә килеп җитүебезне сизми дә калганбыз.

Ике катлы кирпеч йортларның күплегенә шаккаткан энем кинәт:

– Нигә монда йортлар бик күп?! – дип сорады.

– Халык күп яши биредә, Айтимер энекәш, – диде Теләй абзый, – шуңа күрә йортлар да күп. Аксөякләр[31]31
  Аксөяк – затлы, югары нәселдән булган кеш


[Закрыть]
, бай сәүдәгәрләр, оста һөнәрчеләр шушында бит инде. Менә үзең дә, зур кеше булгач, шушында яшәрсең!

Мин дә, абзыйның сүзен җөпләп, энемнең башыннан сыйпап куйдым.

Матур агач диварлар белән уратып алынган үзәктә Хан сарае, Җамигъ мәчете, дәүләт хезмәте биналары урнашкан икән. Мәхәллә[32]32
  Мәхәллә – шәһәр һәм авылныңбер мәчеткәкараган өлеше.


[Закрыть]
мәчетләре белән чагыштырганда, Җамигъ мәчете бигрәк мәһабәт бина шул. Аның биек манарасы ерактан ук күренеп тора. Теләй абзый җомга намазларының шушында укылуын әйтте.

Борынгырак өлеше – юан бүрәнәдән, яңасы ак таштан салынган изге йортка энем белән икәүләп тәэсирләнеп карап тордык. Белемчәк белән Айсылуның аны беренче генә күрүләре түгел икән.

Ак таш белән кызыл кирпечтән салынган манара мәчеттән ике адымлап читтәрәк тора. Манараның кечкенә тәрәзә уемнары төрле биеклектә ясалган.

– Эчке яктагы бормалы баскычлардан өскә күтәрелеп, мәзин[33]33
  Мәзин – мәчеттәазан әйтүче дин әһеле.


[Закрыть]
моңлы, аһәңле тавышы белән мөселманнарны[34]34
  Мөселман – ислам динендәге кеше.


[Закрыть]
намазга чакыра. Намаздан соң, җыйнаулашып, дога кылалар, – диде Теләй абзый, йөзенә канәгатьлек билгесе чыгарып.

Безгә мәчетнең тышкы ягын карарга мөмкинлек биреп, бераздан үз тирәсенә туплаганнан соң:

– Җомга намазлары фәкать Җамигъ мәчетләрендә генә укыла, – дип, яңадан сүз башлады. – Җомга намазын ир кешеләр генә укыйлар. Ир баланың унике яшькә җитүе, ягъни балигъ булуы шарт. Кыскасы, шушы җирлектә яшәүче, акыллы, сау-сәламәт, күзләре күрә, аяклары йөри торган һәр ир-ат җомга намазын укырга тиеш.

Теләй абзыйга мин дә сорау бирергә булдым:

– Ул намазны нигә нәкъ менә җомга көнне бергә җыелып укыйлар?

– Балалар, җомга көн – мөбарәк[35]35
  Мөбарәк – кадерле, хөрмәтле.


[Закрыть]
һәм олуг бәйрәм көн. Бу көнне догалар һәм изге гамәлләр кабул була. Тагын шунысы бар: җомга намазлары туганлык, бердәмлек рухын ныгыта. Башка намазларны да җәмәгать[36]36
  Җәмәгать – җыелган халык.


[Закрыть]
намазлары итеп укырга мөмкин. Ялгыз укуга караганда савабы[37]37
  Савап – яхшы эш өчен бирелгән бүләк.


[Закрыть]
да күбрәк була. Өйлә намазы вакытында укыла торган җомга намазларының башка намазлардан аермасы шунда: ул көнне имам[38]38
  Имам – кешеләрне үзенә ияртеп, намаз укытучы мәхәллә башлыгы.


[Закрыть]
кешеләргә вәгазь[39]39
  Вәгазь – үгетләп, өндәп сөйләнгән сүз.


[Закрыть]
сөйли, дини белем бирә. Аңлашылдымы?

– Әйе, Теләй абзый, аңладык, – дидем мин, барыбыз өчен дә җавап биреп.


Җамигъ мәчете.

Архитектор Сәйяр Айдаров рәсеме


Мәчет бинасы кыйблага[40]40
  Кыйбла – Мәккәтарафына караган як.


[Закрыть]
карап тора. Бер ягы белән бина диварына кертеп ясалган дүрт кырлы терәк баганалар мәчет– нең алгы ягына матурлык өстиләр. Керү ишеге бизәкләп эшләнгән.

– Мәчет эчендә дүртәр терәк багана нәкъ алты рәт булып тезелгән. Түбәне егерме дүрт багана күтәреп тора. Бинаның түшәме бик биек. Мәчетнең идәненә фарсы келәме җәелгән, – диде Теләй абзый. – Түр диварда, эчкә таба уеп, кыйбла тарафын күрсәтү өчен, михраб ясап куелган. Ул махсус урын, намаз укырга дип, мулла өчен билгеләнгән. Баскычлы биек урыннан – мөнбәрдән – мулла кешеләргә гыйбрәтле вәгазьләр сөйли. Гыйбадәтне[41]41
  Гыйбадәт – Аллаһка табыну.


[Закрыть]
мәчетнең таштан салынган шушы өлешендә кылалар.

Теләй абзыйның Җамигъ мәчете турында сүзе бетмәгән икән әле.

– Соңрак мәчетнең турыпочмаклы агач бинасына терәп, таш– тан яңасын төзеп куйганнар. Җамигъ мәчетен «Бараҗ» дип атаганнар. Төзелешкә акчаны Субаш исемле бай сәүдәгәр биргән. Ул үләннәр белән дәвалаучы атаклы табиб та булган. Биләрдә хастаханә төзетеп, шунда ук даруханә дә ачкан…

Хәтеребездә калдырырга теләгәндәй, бинаның тышкы ягын тагын бер мәртәбә җентекләп күздән кичердек. Җамигъ мәчетен энемнең дә, минем дә күрәсебез килгән иде. Менә күрдек инде.

– Тагын да соңрак, – диде Теләй абзый, сүзен дәвам итеп, – шул Бараҗ мәчете каршында гыйлем йорты ачканнар. Минем танышым Шәехби бүгенге көндә шунда тыйб[42]42
  Тыйб – медицина.


[Закрыть]
фәнен укыта. Шәкертләргә кешенең тән төзелеше, дару үләннәре турында белем бирә. Ул әнә теге йортта яши.

Теләй абзый бик зур йортка таба төртеп күрсәтте. Аннары арбадагы әйберләре арасыннан бизәкле бер тартма алды да:

– Таҗетдин бине Юныс әл-Болгариның[43]43
  Таҗетдин бине Юныс әл-Болгари – XII гасырның икенче яртысы – XIII гасырның беренче чирегендә яшәгән болгар табибы һәм фармакологы.


[Закрыть]
«Әт-тиръяк әл-кәбир» – «Агуланудан көчле дәва» дигән китабы бу. Иясенә тапшырыйм, – дип, гөмбәз сыман түбәле, ике катлы зур кирпеч йортка кереп китте. Ә без арбага менеп утырдык.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации