Электронная библиотека » Таңчулпан Гарипова » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Асыл ташлы муенса"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Таңчулпан Гарипова


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Икенче бүлек

Тирән үзәккә җиткәч, җил басылгандай булды. Һашим, кулындагы солдат капчыгын ераккарак ташлады да кардан әрчелгән калкулыкка чалкан төште. Район үзәгеннән чыкканнан бирле җәяү атлаган аякларының балтырлары тартышып-тартышып куйды шулчак, табаннары да ут кебек яна. Шулай да рәхәт, чак кына ятып хәл җыяр да, үргәрәк күтәрелеп, Тәңребирде чишмәсенең суын эчәр. Шушы чишмәнең башындарак Һашимнарның чабынлыгы иде. Әтисе мәрхүм булды инде, хәзер кем чаба икән? Зарифа белән Ишмәмәт җыеп алгандыр әле. Хәер, болар вак мәсьәлә, иң мөһиме – ул тере, ул исән кайтып килә.

Һашим торып утырды, үтереп тартасы килде, капчыгының төбеннән бер төрерлек тәмәке тапмасмы… Бауны чишкәч, кулы җылы, йомшак тукымага тиде – Гөлбануга дигән ефәк бүләк ул. Көмеш саплы хәнҗәрен алыштырып алды шушы искиткеч шәлне Һашим. Госпитальдән чыккач, Ялта базарына барды, әнә шунда әллә чегән, әллә молдаван ире сатып тора иде аны… Һашимны тере күрәм дип уйлый дисеңме Гөлбануны: яралану, контузия алу, сукыраю, госпитальдән госпитальгә йөрүләр, аннан соң үлүе… яңадан терелүе. Терелү генә түгел – яңадан күзләре ачылу.

Баш очында карга каркылдады, якында гына саескан шыркылдады, артында козгын кычкырды.

– Кычкырма, козгын, ашыкма: Һашим сугыштан түгел, теге дөньяның үзеннән кайтып килә!

Солдат торды. Куак артыннан яшәреп, борынлап килгән бәбкә үләненә карап елмайды: Һашим сугышка кадәр шушындый матурлыкны, шушы җирне, шушы һаваны ташлап нигә читтә йөрде икән? Хәзер ул газиз туфракның бер бөртек яшел үләненә үзе әйләнергә риза булыр, әмма читкә китмәс. «Их, Гөлбану!.. Синең йөрәгеңне яулый алмаганга гына, көчсезлектән, чарасызлыктан чыгып киттем бит мин теге чак…» Гөлбану турындагы уй Һашимның битенә кызыл йөгертте, йөрәген ешрак тибәргә, ашыгырга мәҗбүр итте. Хәзер бит-кулын Тәңребирде чишмәсендә юар, учлап суын эчәр дә авылына атлар, күп калмады…

Менә ул Тәңребирде чишмәсе, язын, әлбәттә, киңәйгән, суы да саргылтрак, тирә-ягы да икенчерәк. Кышын да, җәен дә аның салкынлыгы бер чама була: туңмый да, җылынмый да. Шушының суына госпитальдә үпкәсенә операция ясаткач сусап яткан иде ул, гел күз алдында булды ул Һашимның, күңеленнән аны эчте, учында тотып торды, коенды. Шушы чишмә тәүлек буе Һашим белән яшәү өчен бергә көрәште.

– Саумы, Тәңребирде?!

Һашим учына аккан күз яше белән әзрәк тозланган суга иреннәрен тидерде. Эчкәч, кинәт буыннары йомшарып, аяклары хәлсезләнеп, чүгә башлавын тойды. Утырыр җир эзләп, ул яфрак арасыннан шактый калкып торган ташка иелде. Кулы шоп-шома каты нәрсәгә тиде. Тукта, ташмы әллә… Кинәт эсселе-суыклы булып кулын тартып алды, бәй, баш бит бу, баш сөяге. Баштагы каушау үткәч, ул сөякне каплап коелган яфрак арасыннан өскәрәк калкытты; шик юк, бу сөяк адәмнеке. Тип-тигез булып тезелгән менә бу тешләренә караганда, бу хатын-кыз башына охшый. Күрәсең, бу башның җаны чыкканга күп тә үтмәгәндер: тешләре дә ап-ак, мәрҗән кебек тезелеп торалар. Шулчак Һашим кинәт артка чигенде, зиһене томанланып, башы әйләнеп китте: баш әйтерсең лә кинәт җанланды, ул шул тип-тигез, мәрҗән кебек тезелгән тешләре белән… Гөлбану булып елмайды…

– Тәүбә, тәүбә! Юк, юк! – Һашим, артына әйләнеп карарга да куркып, килгән ягына ташланды. – Мираж, мираж! – дип кабатлады аның агарган иреннәре. – Хәзер менә кайтып җитәр дә Гөлбануын күрер, тере килеш, озатканда күргән моңсу карашы, күңелсез генә елмаюы, кызларныкыдай нәфис сыны белән бөп-бөтен, төп-төгәл килеш күрер!

* * *

Фәүзия үзенең бүген төнлә үлек кебек йоклавына аптырап уянды. Уянгач, күргән төшен исенә төшерергә ашыкты. Күңеле тоя: аның бу төше гади төш түгел иде. Тукта, төш күрдеме ул, әллә оләсәсе Күксу сөйләгәннәрне искә төшердеме аның тынгысыз уйлар биләгән күңеле?

– Оләсәй, нигә синең исемең Күксу?

– Булса, аның нәрсәсе бар?

– Тик, болай гына, сәер сымак. Башкаларның оләсәләрендә шундый исем юк.

Фәүзия, ул чакта Барсынбикә, оләсәсеннән курка да, ярата да. Белә ул: ыру-зат тирәсендәге бөтен тормыш аның тирәсендә әйләнә: сыерларының җилене шешсә дә, сарык-кәҗәгә сырхау төшсә дә, берәрсенең баласына зәхмәт кагылса да киләләр аңа. Кайсыларын бик ихлас кабул итә оләсәсе, бу чакта аның битендәге сырлары язылып, күзләре яшәреп киткәндәй була. Кайсыберләрен тыңлый да, тыңламый да кебек. Сөмсере коела да карашы бер ноктага төбәлә. Әле бүген килделәр аңа, әйттеләр, ерактан, дип. Зур гына малайны әтисе күтәреп китерде; әнисе, күзләрен мөлдерәтеп, Күксу карчыкка бакты:

– Зинһар, ярдәм ит, инәй… Унбер яшь малайга, үзе һаман атламый.

– Күрәм… – Күксу «күрәм» диде, ә үзе күзләрен ачмады. – Үпкәләмә, сеңлем, рәнҗемә миңа: бу баланы дәвалый алмыйм.

– Йа Рабби… Ничәмә зират аша, ничәмә су кичеп килдек.

– Аңлыйм. – Шуннан оләсәсе чаршау белән бүленгән тирмәнең теге ягына эндәште: – Айбагош, мосафирларны кара, бәләкәй киленгә әйт: казан асып, аш салсыннар, үзләренә ял итәргә урын-җир әзерләсеннәр.

– Инәй… – Күз яшьләре мөлдерәп аккан хатын янә Күксуга эндәште. – Бөтен өметем синдә иде, инәй.

– Аңлыйм. – Күксу шунда гына күзләрен ачкандай булды. – Тыңла: әгәр бу зәгыйфь улыңны савыктырсам, өйдә калган өч улыңа, мал-туарыңа зыян килер. Ыруыгызга төшкән каргышны шушы баланың чире тотып тора.

– Йа Рабби!.. – Хатын башын түбән иде, ире тамак кырды. Малай, берни аңламаган күзләрен чылт-чылт йомып, бер әтисенә, бер әнисенә карады.

Күксу тагын күзләрен йомды:

– Малайны рәнҗетмәгез, тамагыннан өзмәгез, яхшы мөгамәләдә булыгыз.

– Хәергә дип… сарык алып килгән идем…

– Сарыгыгызны алып кайтыгыз, юлда бер тоткарлык килеп чыгар, шул сарык белән котылырсыз…

– Йә, хуш, инәй…

– Хушыгыз.

Боларны каралты артында тыңлап утырган Барсынбикә бик жәлләде, оләсәсенең ак йөзле, моңсу күзле малайга ярдәм итмәгәненә җаны көйде. Көйсә дә, турыдан-туры бәреп-ярып әйтергә базмады…

Оләсәсе, әле генә юлаучылар белән сөйләшмәгәндәй, оныгы белән үзенең арасында сүз өзелмәгәндәй, ирен чите белән генә елмайды:

– Исемең сәер дисең инде…

– Сәер димим, кешедә юк исем, дидем. – Барсынбикә кыюлана төште. Белә ул: оләсәсенең җыерчыклары күз очында гына калса, аңа сорауны курыкмый биреп була.

– Тыңласаң, сиңа бернәрсә сөйлим, Барсынбикә.

– Әкиятме?

– Әкиятне көндез сөйләмиләр. Бик борынгы заманда булган хәл бу. Безнең кавемнәр, ыру-ыру булып, бик еракта, зур су буенда яшәгәннәр ул чакта. Маллары ишле булып, даланы иңләп йөргән, хатын-кызлар бик көчле булып, ыруның көч-куәтен җибәрмәс өчен, үзләренең башлыгын мәйдан җыеп, тирә-як батырларын ярыштырып сайлаган. Әмма берчакны, Ходайның рәнҗүе төшеп, далага зур корылык килгән: җир-су көйгән, малларга үләт-кыргын төшкән, Ходайдан ни тиклем яңгыр сорамасыннар – Тәңре ярдәмгә килмәгән, дала буйлап йомрандай сызгырган коры җилләр яңадан-яңа бөлгенлек китергән.

Ыру күз алдында корый, ачлыктан, сусызлыктан кырыла; зур диңгез янәшәдә генә, иллә мәгәр суы тозлы, эчәргә яраксыз…

Чарасызлык камавында калган зур ыру күзгә күренеп саеккан, бигрәк тә балалар күпләп кырылган. «Бөлдек! – дигән алар. – Бу каргыштан инде котылу юк. Барымта[5]5
  Барымта – мал-мөлкәтен, хатын-кызны талап алу өчен чит ыруга ясалган һөҗүм.


[Закрыть]
өчен бу!»

Аптырашта калган ыру. Ыру башлыгы, Тумәрәс хатын, төнге йокыга талган ырудашларының баш очында тирән уйга чумган. Ыруны күп бәлаләрдән саклаган шушы хатын чарасызлыктан бүген шартлар хәлдә икән. Җитмәсә, аның карынында ике җан бар. Шушыларны тапмаса, Тумәрәс ырудан калачак. Хәзер инде аның мәйданнарга чыгып батыр сайлар мәле үтте, ә җенси теләген канәгатьләндерү өчен генә ул ир заты белән якынлык һичбер вакыт кылмады һәм кылмаячак! Шул чакта аның сизгер колагы бүре улаган тавышны ишеткән.

Бүреләр… Күптән ишеткәне юк иде аның бүре тавышын да. Корылык башлангач, алар да ташлаган иде даланы. Күрәсең, болары да узгынчылар гынадыр, ыруның калган малына ияреп килгәннәрдер.

Ыру берни белми йоклый. Көндез сусаудан, көйдергеч кояш нурыннан әлсерәгән адәм үле кебек хәрәкәтсез. Су эзләп йөргән бу далада бүре аларның беренче очраган тере җан иясе.

Тумәрәснең йөрәге бер ярсып тибә, бер тынып, төнге тынлыкка колак сала: Ходайдан җибәрелгән котылумы, кырылу-бетү чарасымы бу?! Бүре көтүе ишлегә охшаган, әгәр алар актык дөянең башына җиткәннән соң үзләренә ябышса?..

– Аһ, Тәңрем, ярдәм ит, зиһенемне яктырт, акылыма ачыклык бир! Нишләргә миңа, нишләргә?.. Карынымдагы сабыйлар тумаса, ыруым корыячак, сусаудан хәлсезләнгән ырудашларым бала табудан узганнар… Алар… бер-берсенең канын эчеп, сусауларын басар чиккә җиткәннәр. Аһ, Тәңрем…

Тумәрәс кара төндәй күзләрен тагы кара төннең кара төпкеленә төби, ялтыраган ут нокталары якынайган саен күбәя, улаулары да тынды хәтта, ит-кан исе тоялардыр, ахры. Йа Рабби!.. Әнә дөя торган җиреннән кире гөрселдәп җиргә ауды. Йөрәгеме ярылды урталай?!

Тумәрәснең дә йөрәге, әгәр берәү булса, ярылыр иде, юк шул: анда өч җан. Ә бүреләр һаман якынрак килә, кыршау булып камый ике дистәдән дә аз калган адәм өерен.

– Шулай ук соңгы чарага мөрәҗәгать итәргәме, аһ, Тәңрем?! – Тумәрәс ашыгып җиргә тезләнде, башы белән өч тапкыр җиргә кагылды, авызыннан кайчандыр ишеткән, ләкин беркайчан да әйтеп карамаган татран-арбау яңгырады, шулчак бүреләр дә, түземен җуеп, корбаннарына тәүге һөҗүмгә ыргылды, ләкин адәм дигәннәре зур йомры ташлар булып чыкты, ә бердәнбер дөя үлеге янында үзләренең токымдашы күк яллы ана бүре ята иде…

Күксу, кулын күтәреп, оныгының шомырт кара чәченнән сыпырды, ә Барсынбикә аңа сыенды:

– Оләсәй, Тумәрәснекедәй көчем булса, бу баланы мин ирекле кошка әверелдерер идем!

– И бала…

– Оләсәй, Тумәрәс бүреләр белән киткәндер, әйеме?..

– Бар, уйна, анысы соңрак.

– Уйна дип, мин бит инде… үзем оләсәй!

– Беләм, шуңа да әйтүем: уйна.

– Аңламадым, ничек инде…

– Бар, бар… Ярый әле исемеңне алыштыргансың. Алыштырмасаң, рәнҗеш сине күптән юллап тапкан булыр иде!

– Син… – Нидер сорарга теләгән иде, әтәч кычкырды, Фәүзия-Барсынбикә күзләрен ачты. – Аһ! – Күргән төшенә гаҗәпләнеп, Фәүзия торып утырды. – Нәрсә булды бу?! Төшме, әллә бала чагындагы хатирәме яңарды? Фәүзия сәкенең икенче очына карады: Сибгат юк, кайтмаган. Карт бүре… Раузага ияләнгән дигәннәре чындыр, ахры.

Дулкынланып, куллары калтыранган хәлдә, Фәүзия комганына үрелде: Раузадан ничек биздерергә бу карт алашаны?

Ихатаны чыгып, тәһарәт алырга да өлгермәде, өй ишеге ачылды. Аннан килененең тузган чәчле башы, элеккедән дә ныграк саргайган йөзе күренде:

– Кайнәм, улың бүген дә кайтмады бит…

Фәүзиянең башына килгән беренче уе «яман хатыннан яр пәрие качкан» булса да, үзен тыйды, килене алдында тыныч, гамьсез, дөньясы түгәрәк бер адәм булып күренергә өйрәнгән бит ул.

– Аһ, аһ! – диде ул, комганыннан ашыкмый гына учлап су алып. – Кайтмаса ни, үләргә китмәгәндер бит! Бар, әнә, ирем кайтмады дип, урамга чыгып яу сал, кычкыр, ела…

Сәбилә, борынын җыерып:

– Мин алай димим лә…

– Димәгәч, начар хатыннар кебек тавыш күтәрмә. Бар, әнә сыерыңны сау, җилененә теге майны сөртеп җибәр, кичәге кебек тагы елан имеп кайтармасын… – Фәүзия ашыкмый гына, килененә боера-боера, өйалды баскычына менде. – Самавырны кичтән китергән судан куйма, аны юынырга гына тот…

– Ярый, кайнәм, шулай итәрмен. – Киленен яратмаса да, күндәмлегенә шуның исе китә Фәүзиянең. Ихсанбае ни тиклем кыланса да, бер кайтып китмәде, үз туганнары белән аралашуның ни икәнен белмәде. Авылда халык: «Фәүзия киленен сихерләгән», – дип сөйли. Фәүзиянең исә бу турыда иманы камил: Ихсанбайның күләгәсе кебек йөргән хатынны нидер эшләтергә ничек кулы барсын?!

* * *

Сибгат йокысыннан әллә нинди җиңел тойгы белән уянды. Күптән мондый җиңеллекне тойганы юк аның. Кызык, Ихсанбаен каравыллап кына барган иде кәнсәләргә, соңрак каравылчы булып төште, эчкән баш белән кызык өчен генә бөеренә төртте шушы Раузаның. Рауза да шаяру белән җавап бирде. Шаярып кына ым-шым килделәр – хәзер менә икесе бер түшәктә, башлары бер мендәрдә. Дистә-дистә еллар тоткында зарыккан тойгылары бәйдән ычкынды микән Сибгатнең? Эчмәде түгел, эчте, эчен көйдереп барган сагышын аракы белән юарга исәпләде – булмады. Фәүзиянең, өзелеп яраткан хатынының, аннан баш тартуына, тораташка әйләнүенә дә ни заман… Хәзер ул дәрәҗәсен, малын, данын, хәтта исемен югалтканга да, бердәнбер улының үзенә бүре күзләре белән каравына да, хатынының төн пәриенә әйләнүенә дә, ничәмә еллар кешедән яшеренеп, кара тимерче алачыгында кара рухка әйләнеп яшәвенә дә кайгырмый. Үтте, бөтенесе дә үтте… Сибгатнең бөтен җаны-тәне тынлык-тынычлык сорый, ә аны ул шушы беренче карашка сантый гына күренгән юан хатында тапты. Кара син аны, Сибгат үзе дә әлегә тиклем көч-куәттән мәхрүм калмаган икән… Әнә Рауза, аның култык астына бәләкәч кенә борынын төртеп, бернәрсә белми мышнап йоклый.

– Их, гел шушылай гына булсачы! – Моны Сибгат үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте.

Рауза күзен ачты, башын калкытты, симез бармаклары белән маңгаена сырышкан бөдрә-бөдрә чәчләрен артка сыпырды:

– Нәрсә дидең?

– Әйтмәдем. Йокла. – Сибгат Раузаның аркасына юрганны күтәрә төште. – Иртә әле, йокла.

– Таң сызылган… – Раузаның иреннәрендә елмаю уянды. Уңайсызлана нәрсәгәдер. – Кара әле, мин сине… уятмый йоклап киткәнмен…

– Уятсаң да кайтмас идем… – Сибгат битен Раузаның иягенә терәде. – Яныңнан торып китә алмас идем.

Рауза торды, йомры алсу беләгенә таянып, аның йөзенә текәлде, шуннан бармагын төкерекләп, Сибгатнең чигәсендәге миңне ышкып карады.

– Хы, чын миң икән. Элек… юк кебек иде…

– Кырындым бит, сакалны да кырып ташладым…

– Нигә?

– Яшь күреним дип, әтү яратмассың дидем.

Раузага бу кызык тоелды, эче катып көлеп, мендәренә капланды. Сибгаткә дә бу мәзәк күренде, хахылдап көлеп җибәргәч, үз тавышын үзе танымый торды – бу рәвешле көлмәгәненә күпме гомер үткән!

Кинәт ишек шакыдылар. Рауза сикереп торып утырды.

– Уй, әллә карчыгың?

– Юктыр. – Сибгат җәһәт кенә торып чалбарына үрелде. – Ят, ят! Үзем…

Пәрдә ябылган тәрәзәле бүлмәдә сизмәгәннәр икән – ишекне ачып җибәрүгә, биткә яңа туган кояшның ап-ак нуры бәрелде. Таныш түгел ирне күргәч, Сибгат шунда ук тынычланды.

– Кем кирәк?

– Кәнсә җыештыручысы… шушында торамы?

– Шушында.

Килүче Сибгатнең яңа гына йокыдан уянганын шәйләдеме, тавышын төшерә бирде.

– Шушында булса әйтегез: миңа тиз генә председатель белән силсәвитегезне табып китерсен. Камалетдинов үзе эзләтә, дип әйтсен.

– Ярар, хәзер!

Камалетдинов, кинәт аңа төбәлеп карагандай, кашын җыера биреп, аптырап калган кыяфәттә капкага атлады.

Рауза чыгып киткәч, Сибгат, кайтыр якка юнәлмичә, Зарифалар тыкрыгына төште. Элек булса, ул монда баш төзәтергә, янган йөрәген хәмер белән басарга барыр иде. Ә бүген – юк. Гаҗәп, нигә аның эчәсе килми икән? Ә менә Ихсанбайны табарга кирәк. Харап бит: Камалетдинов үзе эзләп килгән. Районның башкарма комитеты рәисе күрше Юлдаш авылыннан диләр иде, шуннан кайтып барышлый сугылуы микән, әллә икенче берәр җитди сәбәп беләнме? Табылса ярар иде Ихсанбай, Зарифада төн кунса, шыр исеректер әле ул…

Капка эчтән бикле булып чыкты. Сибгат ярыктан карады. Әһә, эчтә Шәңгәрәй йөри түгелме?

– Шәңгәрәй!

Җавап урынына Шәңгәрәйнең эт булып өргәне ишетелде.

– Шәңгәрәй, исәрләнмә әле, малай! Миңа Ихсанбай кирәк, сездә юкмы ул?

Җавап урынына тагы өрү.

– Шәңгәрәй, тукта, ташла әле! Ач капкаңны!

– Уоф, уоф! Ыу-уаф, ыу-уаф!

– Сездәме Ихсанбай, юкмы?!

– Тесләгәнче, балагыңнан эләктергәнче, сыпырт!

– Йә, җитәр, мин сиңа «эт син» димәдем бит!

– Шарифа сулай ди! Абзар басында йоклата! Йортны яхшы каравылласаң ашатам, каравылламасаң – юк, ди!

– Йә, тукта, икмәкне мин сиңа үзем бирермен.

– Икмәкне ышын бирерсеңме?

– Валлаһи-билләһи!

– Алдасмассыңмы?

– Ант.

– Ике сынык итеп бирерсеңме?

– Ә нигә ике сынык?

– Мин аларны Гөлбануның малайларына асатырмын.

– Бирермен, бирермен.

– Гөлбануның малайлары бит минеке! Гөлбану минем кәләсем иде! Белдеңме?

– Белдем, белдем!

– Малайлар кемнеке?

– Синеке, Шәңгәрәй.

– Чын әйтәсеңме?

– Ант.

– Алайса, ашам капканы. Юкса Шарифа әйтә, каян килсен сиңа малайлар, ди. Малайларны Гөлбану җилдән тапты, ди.

– Һашим кайтса, кирәген бирер әле Зарифаның!

– Шарифа Һасимнан курыкмый!

– Ну, Ишмәмәт әтиең кайтса…

– Әтием наган алып кайта, вәт! Шарифаны – тох, тох! Синең Ихшанбаеңны – тох, тох! Белдеңме?

– Авызыңнан җил алсын, Шәңгәрәй!

– Ха-ха-ха! – Эче катып көлә-көлә, Шәңгәрәй Сибгатне эчкә үткәрде. – Кара аны: икмәк бирмәсәң, мин сине дә – тох, тох!

Өйгә кергәч, Сибгат баскан җирендә селкенә алмый торды: Ихсанбае шәрә килеш идәндә ауный. Зарифа күренми. Төп өйгә үтте – Зарифа анда да юк.

– Кәнтәй…

Сибгат, иелеп, Ихсанбайның ялангач ботыннан тартты:

– Әй! Тор…

Ихсанбай янга әйләнде, ләкин тормады, хәтта уянмады да шикелле.

– Ихсанбай, Камалетдинов эзләтә сине!

– Ә?.. – Ихсанбай уянгандай булды, әмма күзен ача алмады.

Сибгат аның өстенә мич буенда торган бер чиләк суны сипте.

– Мә, хаин, эчә белми эчсәң!

– Һәй! Кем ул, ә? Әти?!

– Камалетдинов эзләтә сине, тор, тиз бул штобы.

Сибгат чыгып китте. Әле ярый Шәңгәрәй күренмәде, икмәк сорап өенә тиклем озатыр иде. Их, малайны сугыштан алып калып ялгышты, ахры. Үзе дә эчте шул, үзен онытыр өчен эчте дә бит, күрәсең, үзен түгел, Ихсанбайны онытты…

Өенә җитәрәк, Сибгатнең адымнары ышанычсызрак була барды. Хәзер аны Фәүзиянең дөм кара карашы өтәчәк. Ни уйлаганын сорашырга тырышып, күпме генә аның йөзенә карамасын, нык итеп кысылган юка иреннәрдән, керфек астына, тирәнгә яшеренгән күзләреннән аның берни дә укый алмаячак…

Шушы минутта ул кабаттан үз бусагасы аша атламас өчен генә әллә ниләрен бирер иде…

* * *

– Малайлар! – Өендә күренмәгәч, Мәдинә, энеләрен эзләп, тышка чыкты. – Малайлар, дим! Җантимер, Биктимер, сез кайда? Юклар бит… – Мәдинә, аларны эзләвен дәвам итеп, урамга чыкмакчы иде, үзләренә таба килгән ахирәтен күрде, анысы килеп җитәр-җитмәстән кычкырып сүз башлады:

– Нәрсә анда чебешләрен җыя алмаган тавыктай торасың, ахирәт?

– Малайлар әллә кая чыгып киткән. – Мәдинә Галимәнең өстендәге эре кызыл чәчкәле яшел ситсы күлмәкне шунда ук шәйләде. – Күлмәгең калын икән, – диде ул, ахирәтен чеметергә үрелеп. – Нигә эндәшмисең?

– Һәй! Сине очратып буламы? – Галимә быел яздан бирле колхоз идарәсендә кәгазьләр белән эшли. Әти-әнисе булгач, җидене бетерә алды шул ул, Мәдинә шикелле кара эштә интекми. – Сиңа киләм, ахирәт, кәнсәгә кешеләр килеп тулды, персидәтел мине чыгарып җибәрде…

– Кемнәр икән? – Мәдинәдә әле хаксызга тартып алган сыерын кире кайтару өмете сүрелмәгән.

– Камалетдинов диме шунда, этем белсен! Ихсанбай да шунда кереп калды…

– Камалетдинов районда… баш кеше була түгелме?

Әмма Галимә Мәдинәгә төпченергә ирек бирмәде:

– Әй Мәдинә! Аның Ихсанбае ни дә, Мирхәйдәровы ни. Түрә бит алар! Әллә аларда синең белән минем кайгы дисеңме? Лутчы үзеңә бер нәрсә күрсәтәм.

– Галимә…

– Әйдә әле… Теге чак әйткән идем бит! – Галимә, якын-тирәдә кеше-фәлән күренмәсә дә, Мәдинәнең колагына иелде.

Мәдинә кызыксынуын җиңә алмады:

– Әйдә соң…

Өйгә кергәч, Галимә төенчеген чиште:

– Менә!

– Кемнеке бу?

– Укытучы Сәрбиназ апайныкы.

– Уй… нинди тамаша! – Мәдинә юка ак тукымадан ике бала башлыгын бергә тоташтырган кебек итеп тегелгән әйбергә ис-акылы китеп карады. – Ничек кияргә икән?

– Артында… менә төймәсе бар!

– Уф, әйкәем… Үзең сорап алдыңмы?

– Сорамыйча… Карап тегәбез дә китерәм, дидем!

– Ә нәрсәдән тегәбез?

– Кайгырма! – Галимә икенче төргәкне таратты, аннан метр чамасы ак тукыма килеп чыкты.

– Монысын кайдан алдың?

– Савымчыларга халат тегәргә дип бирделәр, шуннан чәлдердем.

– Уй, Галимә… тотылсаң?!

– Этем белсенме?

– Әй курыкмыйсың да инде, ахирәт!

– Куркып торсаң… – Галимә яңгырап торган тавышы белән янә кычкырып көлде. – Синең белән мин «туес» дигән сүзне өйрәнер идекме? Әйдә, ал кайчыңны, җеп, энә алып килдем.

Ни чыкса, шушы Галимәдән чыга иде элек – әле дә шулай. Мәдинә аңа карулашмый буйсынырга өйрәнгән. Бала чакларында, Мәдинәгә күп булса сигез-тугыз яшь булгандыр, шушы Галимә, Алайгыр базарына барып, урыслардан урысчага өйрәнеп кайтыйк дип котыртты. Әтисе Мөхәррәм агай, бик каты үтенгәч, утыртып алып китте боларны. Караңгыдан ат җигеп чыккач, иртәнге уннарга барып керделәр. Шулкадәр күп халыкны күрүдән Мәдинә дә, Галимә дә башта каушап калдылар, Мөхәррәм агай, атын койма буена туктатып, ыңгырчагын бушатты да:

– Мин әнә теге якка барып әзрәк сату итәм, сез арбадан төшмәгез, атны күздән югалтмагыз! – диде. Үзе, сатуга дигән әйберләрен алып, халык арасына кереп китте.

Мәдинә белән Галимә күпме генә тырышып тыңламасыннар, халыкның сөйләшкән сүзе монда килеп ишетелми. Урыс дигәне кайсыларыдыр, әнә ул юан-юан сары йөзле хатыннар шулар микән?

Бераздан үзләреннән ерак түгел бәләкәйрәк бер өй торганын күрделәр. Галимә сикереп төште дә:

– Барып карыйм әле, нәрсә икән! – диде.

– Әтиең күреп калса киткәнеңне…

– Күрсә… – Тиктормас Галимә инде өйгә барып җитеп, ишек башындагы язуны укып маташа иде. – Л-а-в-ка – Лавка, Мәдинә, лавка!

Ул арада лавка болдырына бер хатын күтәрелде, Галимәгә елмаеп сүз кушты:

– Кто ты будешь, девочка? То есть, чья будешь?

Галимә, бу тагын берәр нәрсә эндәшкәнче дип, арба ягына йөгерде.

– Нәрсә диде ул сиңа? – Ят апай белән сөйләшкән Галимә үзе дә бик серле булып киткәндәй тоелды Мәдинәгә.

– Ишетмәдеңмени: туес, диде.

– Туес?

Аннары кайтып барганда Мәдинә, Галимәгә карап, авыр көрсенеп куйды:

– Әй… урысча да өйрәнеп булмады…

– Һи… «туес» ны өйрәндек лә инде?

– Аны Рауза да гел әйтә!

Әле менә, ак миткальне кискәли башлагач, шул базарга бару исенә төште Мәдинәнең.

– Моны укытучы хатын кемнән отып алды икән? Әллә марҗалардан күрде микән?

Галимәнең моннан башка да яңалыклары күп иде Мәдинәгә сөйләргә.

– Ахирәт, сезнең күрше, теге карт алаша, нәрсә эшли, беләсеңме?

– Ихсанбаймы?

– Түгел, теге ни… карты!

– Сибгат абыйны әйтәсеңме?

– Шуны!

– Юк, ишетмәдем, – Мәдинә, сүз үзе турында баргандай, нигәдер кызарып китте, – нәрсә булган аңа?

– Раузага барган.

– Шуннан? Барса соң?

– Уф, шушының… Аңламыйсыңмыни?!

Мәдинә тагын кызарды: шуның сыман нәрсәләрне ничек җиңел генә сөйли ала икән шушы Галимә?

– Юктыр, кеше сүзедер…

– Кеше сүзе, – Галимә янә кычкырып көлде, – Рауза үзе исән чакта кешегә сөйләргә сүз калдырамыни? Үзе сөйләгән! «Мин, – дип әйтә, ди, – хәзер, – дип әйтә, ди, – әкияттә яшим, – дип әйтә, ди. – Мин – Зөһрә, Сибгат – Таһир, аебыз – талир, төнне көтеп үткәргән һәр көнебез – үзе бер гомер!» – дип әйтә, ди.

– Адәм ышанмасны!

– Ышанмаска, Сибгат карт бит сакалына тиклем кырган! – Галимә янә шаркылдап көлеп сәкегә тәгәрәде. – Күрсәң, кыргач… уң битендә, колак янындарак, кара миңе килеп чыккан! Урысның теге… тәресе!

Мәдинә янә кызарды, бу юлы хәтта өшеп, калтыранып киткәндәй булды. Тәрегә охшаган кара миң… Җантимернең дә нәкъ шул урында. Шундый ук миң бар Биктимердә дә.

Үз сүзенә үзе исергән Галимә ахирәтенең бер агарып, бер кызарып утыруын сизмәде дә хәтта: аңа бит атна буе җыелган сүзен сөйләп бетерү кирәк.

– Ахирәт, ә безнең персидәтел Мирхәйдәров агай Ихсанбайны эштән кудырам дип кыза.

Мәдинә янә сискәнде. Ихсанбай дигәннән, ул барлык язмышларны бармак очында гына әйләндереп тоткан дәү бер гыйфритне күз алдына китерә.

– Булмас-с!

– Чын, үзем ишетеп калдым! Теге Камалетдинов белән сөйләшкәннәрен ишетеп тордым! Мирхәйдәров агай Ихсанбайны «сөрсегән мәет» диде!

– Кит әле!

– Ишшү, җитмәсә, – Галимә матур иреннәрен бүлтәйтте, – шул килбәтсез Ихсанбай кеше юкта гел минем янга керергә тырыша, әкияттәге хур кызын бер суырып үпсәң иде, ди.

– Уй, ахирәт… сак бул!

– Һи! Үзең беләсең, ахирәт, миңа кем ошаганын. – Галимәнең чем-кара күзләре азга гына сагышка манчылды. – Их, тагын килеп китмәс микән?

– Ә минем кичәдән бирле уң күземнең өсте тарта… – Кайгыдан башка нәрсә күрмәгән Мәдинә моны үтә хафаланып әйтте.

– Ә күз караң борчымыймы?

– Юк шикелле…

– Алайса, әйбәт, уң күзнең асты тартса гына начар була ул.

– Шулай да хәер биреп куйыйм.

Галимә ахирәтенә жәлләп карады: нәрсәсен бирсен инде ул хәергә? Әле дә әнә түр башлары ялтырап ята. Ичмасам, икмәк валчыгы гына булса да табылсачы.

* * *

Әтисе чыгып киткәч, Ихсанбай ах-вах килеп торып утырды. Баш тубал кебек, күзләргә кургаш тутырганнармыни – күз кабакларын күтәрермен димә. Ул, кичә нәрсә булганын исенә төшерергә тырышып, башын чайкады. Хәер, ни булган дисең… Шул Зарифа, шул көмешкә… Тукта, әтисе нәрсә диде әле? Әллә… әллә… Камалетдинов дигәндәй булды түгелме? Әйе, әйе! Бәй, шулай булмаса, әтисе пычагыма эзләсенме ул сакалы биленә җиткән улын?

– Зарифа! – Ихсанбай, угаланып, киемен эзләп, тирә-ягын капшады. – Зарифа!

Ул арада ишектә Шәңгәрәйнең йомры башы күренде:

– Әй, Ихшанбай, синең мөһерең кайсы җиреңдә?

– Авызыңны каерыйм. – Ихсанбай шунда аунаган катаны эләктереп, Шәңгәрәйгә җибәрде. – Яп ишекне, инәңнең…

Шәңгәрәй әллә кайсы арада бер-икене «лаф-лаф» өрде дә ишекне шапылдатып ябып куйды. Зарифаның өйдә булуыннан өметен өзеп, Ихсанбай мич янындагы комганнан чөмереп су эчте дә калганын битенә койды. Ах, әзрәк хәл кергәндәй, күзе ачылгандай булды. Ай-яй-яй… Йомышлыйсы хаҗәте дә кыстап тора бит әле, каһәрең!.. Болдырдан торып кына эшен бетерер иде дә бит, теге уйнаштан туган эзләнеп йөри микән? Ай-яй-яй… Ихсанбай түзмәде, атылып болдыр читенә басты, әмма йомышын башлап кына җибәрүгә, болдыр астыннан күшеккән Шәңгәрәйнең башы күренде.

– Әй-әй, нәрсә эшлисең син, Ихшанбай?!

– Анаңның… – Ихсанбай йөгереп диярлек болдырдан төшеп, читән буена шылды. – Җилдән туган! Сукбай! Дивана!

– Үзе башка чаптырды да, үзе әрли… Мин, беләсең килсә, эт! Шарифа энесе! Аф, аф! – Шәңгәрәй дүрт аяклап Ихсанбай тирәсендә бөтерелә башлады: – Аф-а-аф!

– Кит, килбәтсез! Кит, диләр сиңа, дивана!

– Мин сине ашыйм! Син Гөлбануны ашадың, мин хәзер сине ашыйм!

Аптыраган ялангач Ихсанбай арты белән болдырга чигенде. Әллә котырган инде бу Шәңгәрәй?!

– Шәңгәрәй энем, кеше ишетер, нигә юкны кыланасың?

– Мөһереңне күрсәт, Ихшанбай, мөһереңне күрсәт!

– Ай Алла, нинди мөһер? Пичәтне әйтәсеңме? Кил соң кәнсәгә, күрсәтермен…

Шәңгәрәй килеп аңа тырнаклары белән ябыштым дигәндә, капка ачылды, аннан Раузаның тирләп пешкән йөзе күренде:

– Ай, уй! Ихсанбайулла… уф!

– Х-хәзер, Рауза апай. – Ихсанбай яшен тизлеге белән эчкә атылды. – Чёрт, мин… хәзер!

Берни төшенмәгән Рауза бер тузан туздырып тәгәрәп ятып көлгән Шәңгәрәйгә, бер коты алынып өйгә чапкан шәрә Ихсанбайга карап телсез калды.

* * *

Камалетдинов колхозның сөрүлек җирләр планын сорап алды. Кулдан аннан-моннан сызгалаган кәгазьгә карау белән үзе иртән үткән басуларны таныды. Әйе-е… уңдырышлы туфракта утыра Тирәкле. Күрәсең, хәзерге Череккүл кайчандыр, бөтен шушы колхоз җирен биләгән үзәнне биләп, җәелеп яткан зур су булган. Революциягә тиклем базарга игеннең башлыча шушы Тирәкле ягыннан агылганын сөйли торган иделәр. Тамагы ашка туймаган ятим малайның икмәк шушы якларда үсә икән, үскәч, шул җирләрне үз күзем белән күрермен, икмәген туйганчы ашармын дигән хыялы бар иде. Әлбәттә, аннан соң Азат Камалетдинов күп юллар үтте, илләр күрде, сулар кичте. Икмәккә дә күптән туенган аның күңеле, бу якка эшкә килүе дә үз ихтыяры белән булмады – партия кушты, ул җибәрде.

– Җирләрегез әйбәт сезнең… – Камалетдиновның беренче әйткән сүзе үк Мирхәйдәровны рухландырып җибәрергә җитте.

– Әйбәт булу беләнме?! Авызыңны каерыйм, дөнья Ихсанбайга калгач, эш бармаган! Ярый әле Ишмәмәте китеп котылган, мин паразитны…

– Иптәш Мирхәйдәров, сез һәрчак шулай кызумы?

Мирхәйдәров уңайсызланды. Какча йөзе тартышып, алсуланыбрак китте, торган җиреннән кире утыргычка утырды.

– Гаеплемен, иптәш Камалетдинов…

– Басуларыгызны карадым мин сезнең… Сезнекеннән күпкә мөшкелрәк хуҗалыклар бар…

– Ишмәмәт… тагын шул Ихсанбай. – Мирхәйдәровның янә бите тартышты. – Силсәвитме шул? Өер айгыры, менә кем!

Камалетдинов кабат чыдый алмый урыныннан торды, кабалана-кабалана, тәмәке төрде. Мирхәйдәров аңа тагын нидер әйтте, ә монысының уйлары еракта. Кемне хәтерләтте соң иртән күргән карт? Тукта, картмы соң ул? Кайчан, кайда күрде соң ул бу йөзне, нәрсәсе бик таныш аңа?..

Ишектән бурсык битле, зур зәңгәр күзләренең кабаклары шешенгән кеше керде. Ихсанбай дигәннәре шушы, ахры. Сугыш вакытындагы колхозның күрсәткечләрен карады Камалетдинов. Начар түгелләр. Һәм, гомумән, бу колхозның бөтен төрдән дә планын үтәми калган чагы булмаган. Нәрсәсе ошамый соң бу кешенең Мирхәйдәровка? Шушындый ныклы тыловиклар булмаса, фронтта ничек булыр иде икән? Тыловик дигәннән, карап торышка сау гына күренгән бу кеше сугышта нигә катнашмаган? Күз төпләрендәге «капчыклар» га караганда, йә бөере, йә йөрәге чирле микән? Әллә…

– Утырыгыз, иптәш Моратов.

– Исәнлекме-саулыкмы, иптәш Камалетдинов? Нигә болай әйтми-нитми генә йөрисез?

– Үтеп барышлый мин… – диде Камалетдинов, күрешкәч, тамак кырып. – Шуннан, нинди кыенлыкларың бар, иптәш совет власы?

– Кыенлыклар дип, әлегә зарланган юк. – Ихсанбай ашыгып папкасына ябышты. – Менә монда икенче квартал йомгаклары. Менә халыктан җыелган май, сөт, монысы йомырка, йон… Кирәк дисәгез, тагын тырыштырырбыз, иптәш Камалетдинов.

– Ә халык… бик йончумы?

– Халык, – Ихсанбай Моратов җилкәсен тырнап алды, – халык, ни… юклыкны ару күтәрә бит ул халык. Халык, иптәш Камалетдинов, барлыкны күтәрә алмый.

– Кызык, һы… – Камалетдинов көлемсерәде, – без нәрсә… шул халык ару яшәсен дип тырышабыз түгелмени?

– Ызнамо шулай… – Ихсанбай тотлыкты. Камалетдиновның бер тешләүдә шартлап ярыла торган чикләвек түгел икәнен башта ук төшенде ул, тик кайсы төшеннән чатный икән бу? Шулай да, бер мескен кебек, җавапсыз калу килешми. Аңа сугыштан кайтканнан бирле каныккан Мирхәйдәров алдында һич сер бирергә ярамый. Шуңа күрә ул, бар кыюлыгын җыеп, Камалетдинов-чикләвекнең икенче кабыргасыннан капшап карарга булды. – Халыкны кайгырткач, планны төшерегез инде безгә, иптәш Камалетдинов.

– Үкенечкә каршы, планны киметә алмыйбыз, иптәш Моратов. Башка хуҗалыкларда планны үтәү бик авыр бара. Сезгә район үзәгендә тәҗрибә уртаклашу кирәктер? Мин сездә бүген кичкә тиклем калам әле. Мал торакларының кышка әзерлеген дә карыйсым бар һәм, гомумән, хуҗалык белән төптәнрәк танышырга иде исәп.

– Алайса, атны җигеп китерсеннәр, әйтим. Сезнеке ял итсен. – Ихсанбай урыныннан торып, ишеккә юнәлде.

– Мин чәй куярга кушкан идем. – Мирхәйдәров, борылып, Ихсанбайга карады. – Без чәй эчкәләгәнче, ат китерәләр, әйтелгән.

Идарә йортыннан чыккач, Камалетдинов рәискә кырын күз ташлады:

– Силсәвитең белән артык коры син, агай.

– Һәй… – Мирхәйдәров кул селтәде. – Тыл крысасы! Бабник!..

– Күрсәткечләре ялт итеп тора!

– Җиде кат тирләрен генә түгел, каннарын сыгып алгач…

– Шулай да уртак тел тапсаң яхшы булыр иде. Дөресен әйткәндә… – Камалетдиновның күз алдында янә иртәнчәк күргән кара йөз пәйда булды. – Теге сине чакырып китергән карт кем булды ул?

– Сибгатме? Ул менә Ихсанбайның әтисе. Тимерче.

– Тимерче дисең…

– Килеп җиттек, иптәш Камалетдинов. – Мирхәйдәров өенең җил капкасын ачты. – Шушы инде минем дөнья дигәннәре. Хатын! Сәрбиназ, самавырың әзерме?

* * *

Баш сөягеннән коты алынган Һашим, аруын онытып, уттан качкан кеше кебек атлады да атлады. Хәзер инде аңа авылга керергә дә күп калмый. Әнә алда уҗым арышы яшәреп ята. Авыл өйләренең морҗаларыннан чыккан төтеннәр дә күренгәли. Ә тирәкләр кая соң? Бәй, әллә бу аның авылы түгелме? Һашим башына бүтән төрле уйлар килүдән тынычлангандай булды. Шикләре тарала төшеп, артына әйләнде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации