Электронная библиотека » Азат Ахмадуллин » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Азат Ахмадуллин


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мелодраманың тагын да бер үзенчәлеге – анда персонажларны кискен контраст ярдәмендә бирү. Бу җәһәттән әсәрдә ике кыз туган капма-каршы. Берсе – матур, икенчесе – ямьсез. Берсе – чиксез буш, икенчесе – бөтен матурлыкны күңел дөньясына җыйган, җанына сыйдырган. Бер якта – 16 ел баласын бар дип тә белмәгән ана, икенче якта – үзенә тиң кеше Әбүбәкер очрагач та, ир белән гомер итү рәхәтлегеннән баш тарткан, үзен балага багышлаган ана. Әйе, мелодрама өчен шулай – уңайны идеал итеп кую, тискәрене бөтенләй дә каралтып сурәтләү хас. Драматизм йогынтысы көчле булган сюжет бәхетле финал белән бетә. Чөнки мелодраманың асыл сыйфатларыннан берсе – трагедияне чын мәгънәсендә тирән рәвештә кабул итмәү. Әмма бу бәхетле финалга хәтле автор тамашачыны һәм укучыны күп кенә борылышлар, көтелмәгән хәлләр аша үткәрә, борчылулы кичерешләр эчендә тота әле.

Бу чор драматургиясендә барган идея-сәнгати эзләнүләр һәм тәҗрибәләр әдәбият өчен һәрчак актуаль булган тарихи темаларга багышланган әсәрләргә дә яңа уңышлар китерә. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: совет чорында әдәбиятны иң беренче сыйнфый көрәш мотивларын чагылдыру таләбенә буйсындыру бигрәк тә шушы өлкәдә ачык чагыла. Шуңа күрә дә бу елларда язылган тарихи әсәрләрнең барысы да дип әйтерлек сыйнфый-иҗтимагый конфликтка нигезләнгән. Ягъни аларда социалистик реализм әдәбиятының үзенчәлекләреннән берсе булган байлар-ярлылар арасындагы каршылыкны күпертеп күрсәтү дәвам иттерелә. Бу тематикада татар халкының озын һәм катлаулы тарихын күрсәтү өстенлек ала алмый, күбрәк революцион үткән сурәтләнә.

Татар милләте тарихына багышланган пьесалар бик аз языла: Нурихан Фәттахның «Кол Гали» трагедиясе, Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» һәм «Канкай углы Бәхтияр» дигән драмалары, кайбер башка уртакул әсәрләр белән чикләнә. Тарихи-революцион тематикадагы пьесалар – бу елларда зур күпчелек. Болар арасында Мирсәй Әмирнең «Хөррият», Шаһиморат Зәйнинең «Таң», Габделхәй Сабитовның «Гарасат» (икенче исеме – «Чулпан таңны уята»), Юныс Әминевнең «Умырзая чәчәкләре», Сәет Шәкүровның «Уракчы кыз», Аяз Гыйләҗевнең «Сары чәчәк ата көнбагыш», шул ук авторның Альберт Яхин белән бергә язган «Шамил Усманов», Риза Ишморатның «Давылга табан», Әхсән Баянның «Һәйкәл» һәм «Алтын кашбау» кебек әсәрләре бар. Аларда, татар совет драматургиясенең 1920–1930 елларында яуланган традицияләре көчле яңгыраш алган булып, хезмәт иясенең сыйнфый азатлыгы өчен көрәшүче каһарманнар образлары үзәккә куелган.

Шул ук вакытта тарихи тематиканы үзләштерүдә традицияләр кысасында гына чикләнмәскә омтылыш аерым уңышларга да китерә, алга таба үстереләчәк яклар да күренә. Монда, иң беренче чиратта, шәхеснең сәнгати концепциясен күзаллауда кайбер үзгәрешләр урын ала. Вакыйгаларны фәлсәфи яктан тирәнрәк сурәтләргә, үткәндәге утлы елларның четерекле мәсьәләләрен дә хәл итәргә теләк сизелә. Барыннан да бигрәк, аларда ситуациянең драматик эчтәлеген ачуга гына түгел, кеше шәхесенең драматизмына үтеп керергә омтылыш көчәя бара. Бу әсәрләрдә реалистик тасвирлау алымнары һәм стиль еш кына романтик күтәренкелек һәм пафос белән сугарыла. Гомумән алганда, тарихи драмаларга һәм трагедияләргә чын реалистик аеклык, рухи кичерешләрне сурәтләгәндә дә, көнкүреш мәсьәләләрен тасвирлаганда да, вакыйгаларга аналитик якын килү яисә гомуми романтик күтәренкелек, көрәш пафосы хас. Болар шул чор сәхнә әдәбиятындагы таза-сәламәт реалистик сызыкны тәшкил итә. Ләкин бу сызыктагы әсәрләр еш кына поэтик образлылык һәм лирик дулкынланудан читтәрәк тора. Аларга эчке җылылык һәм метафоралар белән көчәйтелгән тирән дулкынлану җитеп бетми.

Нурихан Фәттахның Г. Камал исемендәге Академия театрында 1973–1974 еллардагы сезонда уйналган «Кол Гали» трагедиясе бу жанрның традицион стилендәге үзенчәлекләргә тугрылык саклый. Трагедиядә ХIII йөз төрки-болгар шагыйренең поэтик образы гәүдәләндерелгән. Ул бик җанлы рәвештә, халыкның борын-борыннан килгән мөстәкыйльлеккә омтылышы яктылыгында, геройның батырлыгын гражданлык фидакярлегенә бәйләп иҗат ителгән. Ерак үткәндәге вакыйгаларны яктыртканда, тарихилык принцибын нык саклавы, аларга бүгенге көн ноктасыннан торып, асылда, дөрес бәя бирүе, кызыклы булуы белән, драматургиябездә сирәк жанр – трагедия буларак әсәр сәхнә әдәбияты тарихында сизелерлек эз калдырды. Әсәрнең уңышлы якларыннан берсе шунда: җирле халыкларның монгол яулап алучыларына каршы фидакяр һәм фаҗигале сугышы, бу бәрелештә кайберәүләрнең төп игътибары хакимият өчен тартышуга юнәлгән булуы, бу тартыш-интригаларның Болгар дәүләтен җиңелүгә алып килүе, ягъни чорның олы фаҗигасен тудыруы күрсәтелә. Трагедия иҗтимагый яңгырашы белән хәзерге сәхнә процессында да урынын саклый: 1990 елларның ахырыннан бирле К. Тинчурин исемендәге театрда кат-кат уйналып килә.

Туфан Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр» драмасында исә якынрак тарихи чорлар яктыртыла. Әсәрдәге вакыйгалар легендар Емельян Пугачёв хәрәкәтендә зур активлык күрсәткән татар крестьяннарының батырлыгы, бу каһарманлыкның эчке сәбәпләре, рус, башкорт, чуваш һ. б. халыклар белән уртак максат өчен иңгә-иң торып көрәшүе сурәтләнә. Болар – халыкларның тарихи һәм милли горурлыгы өчен җирлек бирүче сәхифәләр. Дөрес, драма тигез үк эшләнмәгән, бигрәк тә башлангыч өлешендә аңа фрагментарлык хас. Шулай да «Канкай углы Бәхтияр» – шул чорның күркәм әсәре.

Шул ук авторның «Ат карагы» драмасында ат урлау кебек начар гадәтне кәсеп иткән кешенең фаҗигале язмышы үзәккә куелган. Ләкин бу кәсепкә бирелгән кешенең башка бер үзенчәлеге драматургның игътибар үзәгендә тора. Танылган ат карагы Сибгать инкыйлаби күчешләр чорында бернинди дә хакимиятне танымый, алай гына да түгел, аклар хакимияте дә, кызылларныкы да кешегә зыян гына китерә дип саный. Шуның белән ул кешенең рухи хөрлеге өчен үзенчә көрәшә, ләкин җиңелә.

Мирсәй Әмирнең Татарстанның 50 еллыгына атап язылган «Хөррият» исемле драмасы, иң беренче, авырлык үзәгенең, вакыйгаларны эпик иңләп алудан һич тә баш тартмастан, тышкы күренешләрне сурәтләүдән герой шәхесенә, аның рухи дөньясына, характеры формалашу процессына күчерелүе белән әһәмиятле. Әсәрдә эрерәк проблемага, тирәнрәк психологик анализга, фәлсәфи гомумиләштерүгә омтылыш көчле сизелә.

Вакыйгалар 1918 елның җәендә Кама буендагы бер авылда бара. Инкыйлаби үзгәрешләр тәэсирендә зур яңалыклар булган. Аларны ярлы егет Таһир да, бай кызы Бибисара да татый. Бергә-бергә концертлар куеп, театр уйнап, китапханәдә яңа китаплар һәм газета-журналлар укып йөрү кебек җанланып киткән мәдәни чараларда актив катнашу вакытында аларның аң дәрәҗәләре сизелерлек үсә, ике арада мәхәббәт җепләре дә ныгый. Атасы  – авыл бае Сәгыйдулла – Бибисараның «кызылланып» йөрүенә тешен кысып булса да түзә, «тегеләр» үзенә азрак бәйләнәчәк, дип уйлый. Хәтта кызының «ялантәпи» Таһир тирәсендә чуалуына да риза. Чөнки аның планы бар: егетне үз ягына авыштыру, аңардан «бу болганчык заманнарда» файда күрү. Ләкин Таһир яңа шартларның үзе кебекләргә китергән җимешләрен татып калу белән генә чикләнми, ә яңаны сакларга һәм якларга кирәклеген дә аңлый һәм «баш-аягы белән кызыл» була: дружинага языла. Үзләрен революция солдатлары дип санаган дружинниклар арасында Чамай кебекләр дә бар, ә ул – инкыйлаб исеменнән үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче демагог һәм намуссыз бер кеше. Канлы көннәрдәге гомуми пафоска бирелеп, дружинадагылар кешенең үзен түгел, аның инанулары һәм кылган эшләрен дә түгел, ә  аның сыйнфый чыгышын беренче урынга куеп карыйлар. Сыйнфый чыгыш башка барлык нәрсәдән дә өстен куела: Бибисара дружинниклар тарафыннан гына түгел, үз сөйгәне, аны бик тә яхшы белгән Таһир тарафыннан да кире кагыла. Кызга ышанычсызлык белдерелә. Ләкин Бибисара боларның барысын да дөрес итеп аңларлык акылга, тойгыларын йөгәнләрлек ныклы ихтыяр көченә, үпкәләүләрне кичерә белерлек мәхәббәткә ия булып чыга. Хәлиткеч вакытта ул Таһирны үлемнән коткара, хыянәт юлына баскан Чамайны фаш итә.

Тормыш чынбарлыгы гаять катлаулы һәм үзенчәлекле. Аны алдан билгеләнгән һәм тәмам үзләштердем дип уйлаган бер кыса-өлгегә генә сыйдырып булмый. Бигрәк тә тормыштагы тетрәнүләр чорларында бер трафарет буенча гына эш итү ярамый. Әнә бит ярлы гаиләдән чыккан, ягъни сыйнфый яктан иң ышанычлы көрәшче дип исәпләнергә тиеш булган Чамай иң түбән сыйфатларга ия икән, аның өчен көрәш түгел, ә шәхси мәнфәгатьләре алда тора, шул юлда ул түбәнлекләргә бара. Ә революциягә каршы булган кешенең кызы исә, акылы белән аңлап, җаны-тәне белән бирелеп, яңалык тарафдарлары эшенә хезмәт итә. Шул рәвешчә, сыйнфый азатлык көрәше давылларында кешенең рухи үсүе, чыныгуы, яңаруы проблемасы әсәрдә башка яссылыкта, яңача хәл ителә. Мирсәй Әмир инкыйлаби үзгәрешләр чоры хакында иң әүвәл шәхес язмышы аркылы, аның күтәрелгән һәм төшкән вакытларын күрсәтү ярдәмендә сөйләп бирергә омтыла. Шәхескә шундый аерым игътибар бирү, кешенең рухи драмасына һәм фаҗигасенә, аның ышанычы нидә, ялгышлары нәрсәдә икәненә игътибарны юнәлтү драматургиягә җитешмәгән, бик тә зарури булган сыйфатны алга сөрә. Сәхнәгә герой-коммунистны кертү белән генә тамашачының соклануына ирешүгә өметләнә торган заманнар үтеп бара. Көрәшче характерындагы кырыс аскетизмны алгы планга чыгарып, һәр эш-гамәлнең һәм һәр бәрелешнең уңышын шуңа гына кайтарып калдыру, коммунист-көрәшчене шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарткан, көрәш өчен генә туган, шуннан башка берни дә күрми һәм һични турында уйламый торган аскет итеп сурәтләү – кичәге көннең эстетик зәвыгын дәвам итү ул. Инде күрәбез: каһарман характерын лирик җылылыкка төрелгән тойгылар, эчке кичерешләр белән баету алгы рәткә чыга.

Шул сыйфатларны Аяз Гыйләҗев һәм Альберт Яхинның «Шамил Усманов» исемле драмасында да күрергә мөмкин. Әсәр 1970 елда Камал театрында куелды, вакытында уңыш казанды. Драмада күренекле комиссар, соңыннан танылган язучы Шамил Усманов образы тулы ук ачыла, аның характер буларак формалашуы һәм үсеше күрсәтелә.

Әсәрдә бөтен катлаулылыгы һәм җитдилеге белән масса һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасы куела, чөнки көрәшнең уңышка китерүе массалар белән җитәкчелек итүче аерым шәхесләр эшчәнлегенә дә бәйле. Шамил Усманов бу фикернең никадәр мөһим булуына кат-кат ышана. Тормыш аның алдына бу проблеманың катлаулы якларын куя тора. Аларны хәл итүдә Шамилнең кайбер ялгышлар җибәрүе күрсәтелә, һәм массаларның аңа карата мөнәсәбәте сурәтләнә. Кызыл сугышчылар ялгышлары өчен комиссарны тәнкыйтьлиләр, әмма үзен халык бәхете өчен көрәшкә тулаем багышлаган кеше икәнен дөрес аңлап, хәлиткеч вакытта аңар ышаныч белдерәләр.

Бу образда да героик шәхеснең әдәби сурәтен бирүдә 1970 елларда урын ала башлаган яңа эстетик карашлар чагыла. Авторлар тарихи-героик драмадагы үзәк персонаж тибын иҗат итү өлкәсендә яшәп килгән традицион калыплардан котылырга омтылганнар. Ә андый калыплар нигезендә «андый герой бар нәрсәне дә сыйнфый көрәшкә буйсындырган булырга тиеш» дигән ышаныч ята, ягъни «революцион аскетизм» мондый образларны иҗат итүдә төп һәм еш кына бердәнбер алым-чара ролен үти. Ә бу драма Шамил Усмановны андый карашларны яклаучы итеп күрсәтеп кенә калмый, аның шул юнәлештә кат-кат ялгышуын да тасвирлый, димәк, героик характер тудырудагы яңа принципларны алга сөрә.

Шамил Усманов, үзен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган кеше шәхси теләкләрен, шул җөмләдән мәхәббәт мәсьәләләрен дә, читкә атарга тиеш, дип саный. Ләкин тормышның үз кануннары бар, ул егет алдына кат-кат шул мәхәббәт мәсьәләсен куя. Аны дөрес хәл итү өчен, аңа күп вакытын һәм акыл көчен сарыф итәргә туры килә. Һәм катлаулы сәяси хәлләрдә дә, хәрби бәрелешләрдә дә югалып калмый торган комиссар мәхәббәт өлкәсендә тәҗрибәсезлек күрсәтә, еш ялгыша. Шуның белән ул, үзе дә теләмәстән, бер кулына кылыч, ә икенчесе белән чәчәк тоткан җанлы кеше булып гәүдәләнә. Шулай итеп, проблема дөрес, тормышчан хәл ителә. Герой характеры да яңа яклар белән тулылана, ул бай һәм үзенчәлекле шәхес булып күз алдына баса.

Димәк, без карап узган чор драматургиясендә уңай геройны кирәксез романтик бизәкләрдән арындырырга, аны сурәтләгәндә, тышкы эффекттан баш тартырга омтылу, үзенең эчке мәгънәсен җуйган, инде сәхнә штампына әверелгән сыйфатлардан азат итү теләге торган саен ачык төс ала.

Гомуми йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: 1960–1980 елларда татар драматургиясе, күренекле әсәрләр белән баеп, үзенең алга барышында, тәрәккыятендә сизелерлек уңышларга ирешә. Бу бигрәк тә 1960 еллар урталарыннан башлап ачык төс ала. Традицион жанрлар һәм жанр формаларында яңа казанышлар яулана. Моңарчы драма төрендә сирәк күренгән формалар (трагедия, мелодрама, трагикомедия, водевиль) тагын да ныграк үзләштерелә. Сәхнә әдәбиятында үзгәртеп корулар чорында алга алып китәрдәй сыйфат үзгәрешләренә нигез салына.

1986, 2011

Бүгенге татар драматургиясенең кайбер үзенчәлекләре

Әдәбият үсешендә бер закончалык бар: югары даирәләрдә, патша-хан сарайларында, чиркәү-мәчетләрдә барлыкка килгән әдәбият торган саен халык тормышына якыная. Димәк, анда демократик идеяләр, гомумкешелек проблемалары тормышчанрак, күбрәк һәм үтемлерәк чагыла бара. Заманында Н. А. Добролюбов ачкан бу канун бүгенге әдәбиятлар һәм сәнгатьләр үсеше-торышы белән дә раслана. Шуны ук без хәзерге милли драматургиябез хәл-әхвәлендә дә күзәтәбез. Совет чорында анда ил һәм халык тормышының күп кенә яклары сурәтләнешен тапты. Әмма аларны коммунистик идеология таләп иткәнчә «дөресләп-матурлап» тасвирлау хакимлек итте. Ягъни халык тормышын чынбарлыктагыча сәхнәдә чагылдыру ягыннан хилафлык та зур урын алды. Бу җәһәттән бүгенге сәхнә, аның нигезен тәшкил иткән драматургия аерылып тора, гомумән алганда, әдәбиятның халык тормышына якынаю омтылышын дөрес чагылдыра.

Бүгенге татар драматургиясенең төп көчен тәшкил иткән иҗатчылар, асылда, совет чорының соңгы дәверләрендә үсеп чыктылар, әдәби осталыкларын торгынлык елларында чарладылар-үстерделәр. Үзгәртеп корулар чоры таләпләрен алар чагыштырмача тиз тоеп-аңлап алдылар. Монда җөмһүриятебезгә мөстәкыйльлек таләп итеп халкыбыз фидакярлек күрсәткән еллардагы проблемаларга тизлек белән сәнгатьчәлек ноктасыннан җавап бирергә омтылышны әйтергә кирәк. Милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр, шуңа бәйле төстә телебезнең мөстәкыйльлеге, димәк, милләтебезнең дә мөстәкыйльлеге мәсьәләләре кебек, совет чорында кузгатырга да мөмкин булмаган мәсьәләләргә кичекмәстән мөрәҗәгать итү драматургиябезне тормыш-яшәешебезгә якынайтты. Без боларны актив иҗатчылар Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Әхсән Баян, Ризван Хәмид, Рабит Батулла, Юныс Сафиуллин, Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Мансур Гыйләҗев һ. б.ның әсәрләрендә күрәбез.

Татар драматургиясендә тарихи тематика чагыштырмача аз яктыртылган. Узган гасырның 30 нчы елларыннан башлап (ә тарихи драма чын мәгънәсендә шул вакытта туа) мондый әсәрләрнең саны ике дистәдән артмый. Аларның да күпчелеге революцион көрәш тарихына багышланган. Бу аңлашыла да. Безгә үз тарихыбызны өйрәнү тыелган иде. Ә башкалар язган тарихта татарга лаеклы урын бирелмәде. Алай гына да түгел, аңа караңгы урын гына бирелеп, татар һәрнәрсәгә дошман кыяфәтендә гәүдәләндерелде. Һәм менә бүген сәхнә әдәбиятыбыздагы яңарыш тарихи тематиканы үзләштерү юнәлешендә дә бара. Гасырлар буе каралтып, бозып, каһәрләп сурәтләнгән татар тарихын чын дөреслегендә яктыртуда инде кайбер уңышларга ирешелде, сәнгатьчә ачышлар ясалды. Юныс Сафиуллинның «Идегәй», Илдар Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән», Әхсән Баянның «Алтын кашбау», Нурихан Фәттахның «Кол Гали» исемендәге трагедияләрендә, Туфан Миңнуллинның «Канкай углы Бәхтияр» һәм «Ат карагы», Ризван Хәмиднең «Хан кызы», Фәүзия Бәйрәмованың «Атылган йолдыз» һ. б. драмаларда үткәндәге көннәребез һәм тарихи шәхесләребез хакында хакыйкый-сәнгати сүз әйтелде.

Әлбәттә инде, драматургиядә иң зур яңарыш, әдәбиятның башка төрләрендәге кебек үк, фикердә булды. Моны, аңлашылганча, илдәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр таләп итте. Гомумиләштереп әйткәндә, совет драматургиясенең асыл максат-омтылышы хакимлек итүче коммунистик идеологиянең төп постулатларын раслау һәм яклау иде. Коллективчылык, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен иң мөкатдәсе санап, шәхес интересларын санга сукмау, һәркемне тигезләргә (баетып түгел, ярлыландырып тигезләргә) тырышу, байлыкның зарарын гына күрү, рух иреген санга сукмау, шул җөмләдән динне, дини ышануларны мыскыл итү, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын ирләрнеке белән тигезләргә омтылып, аның аналык вазифаларын исәпкә алмау һ. б. проблемаларны алга куеп эш йөртү ул чордагы күпчелек әсәрләрнең эчтәлегеннән кызыл җеп булып уза.

Бүгенге әсәрләрдә шәхескә, аның рухи мәнфәгатьләренә игътибар бик нык артты. Аның кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-шатлыклары, теләк-омтылышлары гына түгел, җәмгыять төзелешендәге, коллективтагы, гаиләдәге урыны да игътибар үзәгенә әверелә бара. Милләт язмышы тарихы да шәхес күзлегеннән карап укыла һәм бәяләнә. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, кешенең яшәү рәвеше, рухи дөньясының байлыгы, башка кавем кешеләренә мөнәсәбәте милләтнең яшәү принцибы, бүгенгесе һәм киләчәге призмасы аша үткәреп тасвирлана. Кыскасы, драматургия тормыш-яшәеш катлаулылыгын тулырак чагылдыра башлады.

Шуның белән бергә, бүгенге вазгыять – кыргый капиталистик мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтәге буыннар-катлаулар арасындагы аерманың көчәюе, ягъни бик азларның гына баюына юл куелу, күпчелекнең хәерчелек чигенә төшүе, чын демократия урынына бөтен җәмгыятьне биләп алган анархия, кешеләр арасында бер-берсенә карата миһербансызлык, мәрхәмәтсезлекнең артуы, гасырлар буе урнашкан әхлакый-этик нормаларның тәмам какшавы һ. б. тәртипсезлекләрнең урнаша-ныгый баруы сәхнә әдәбияты әһелләрен күнегелгән иҗат юлыннан тайпылдыра. Бүгенге драматургиядә гаҗизлек мотивы шактый көчле яңгырый. Сәхнәдә оптимизм «сирәк кунакка» әверелде. Сүз, билгеле инде, совет чорындагы җирлеге йомшак булган ялтыравык оптимизм турында бармый. Дөрес, күпчелек пьесаларда вакыйга-коллизияләр әйбәт хәл ителә. Әмма мәсьәләне куюда, конфликт сайлауда һәм оештыруда, төп фикерне уздыруда ниндидер чарасызлык, иман ныклыгы булмау, кыскасы, пессимизм өстенлек итә. Моның сәбәбе бик мәгълүм: Россиядәге вазгыять, бу вазгыятьтәге татар иленең урыны һәм кыерсытылган хәле… идеалларсыз калу… Болар хәзерге драматургиянең эчтәлегенә генә түгел, форма-стиль үзенчәлекләренә дә тәэсир итә.

Бүген бик тә актуаль булып әверелгән теманы – милләт язмышы темасын алып карыйк. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, Зөлфәт Хәким, Данил Салихов, Юныс Сафиуллин драмаларындагы төп мотив ул.

Мисал өчен, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге бүләк иясе И. Юзеевнең 1990 елда язылган «Ак калфагым төшердем кулдан…» исемле әсәренә мөрәҗәгать итик. Автор аны «халык драмасы» дип билгеләгән, күрәсең, драматик хәлебезнең бер өлешен күрсәтү диебрәк тәкъдим иткән һәм моңа ирешкән дә. Бу  – формасы ягыннан да, совет кешеләренең фаҗигаләр белән тулы язмышларын тәэсирле итеп чагылдыруы белән дә көчле әсәр.

…Драматург бик оригиналь ситуация корган. Америка ягы үтенече белән, Казан һәм Сан-Франциско арасында телевизион күпер оештырыла. Кара-каршы сөйләшүдә катнашучыларның язмышы төрле-төрле. Берәүләрендә Совет илендәге кеше хокукларын кысуның аяныч нәтиҗәләре күренә. Икенчеләре ялган патриотизм хисенең фаҗигагә алып килү очракларын чагылдыра. Кемнәрдер, Бөек Ватан сугышында җиңү яулашкан, әмма әсирлеккә төшкән өчен каһәрләнүдән куркып, туган илләреннән аерылган, хәзер гомере буе ностальгия авыруыннан җәфа чигә. Боларның һәммәсеннән татар милләтенең каршылыклы да, катлаулы да, вакыты белән фаҗигале дә язмышы оеша. Бу язмышка Америкада яшәүче татар хатыны Сафия болай дип бәя бирә: «…Без барыбыз да – без дә, ә бәлки сез дә, читкә кагылганнар, рәнҗетелгәннәр, – ди ул. – Халкыбызның күпчелек өлеше үз туфрагында яшәми. Алар Сабантуйдагы чабыштан хәлсезләнеп, егылып калган атлар кебек. Әгәр халкыбыз артта калган атларның муенына ак сөлге бәйләү хисен югалтса, милләт буларак яшәүдән туктаячак». Драмада шул куркынычка реакция чагыла, чаң сугыла. Шул ук вакытта мондый хәлдән чыгу юлы да бик күренми. Әйе, киләчәккә ышаныч белән карау көчле дип әйтеп булмый. Әнә бит икенче бер персонаж нәрсә ди: «Без, өлкәннәр, әкренләп бу дөньядан китеп барабыз. Яшьләрдән кемнәр алыштырыр да безне, кемнәр дәвам итәр. Мин әллә ни өмет күрмим. Эчкечелек, җинаятьчелек канат җәя». «Ул мәсьәләдә сездә ничек?» дигән сорауга Америка ягындагылар: «Бозыклыкка килгәндә, ике як та бер-берсеннән калышмый. Аллага шөкер, анда да, монда да мисаллар җитәрлек…» – дип җавап бирәләр. Мондый юлсызлык, идеалсызлык башка милләтләргә дә тәэсир итә. Әмма аларның зурлары, күпсанлылары киләчәктә, авыру һәм гарипләнгән булса да, үз милләтләрен саклап калырлар. Ә безнең кебекләр юкка чыгар. Менә гаҗизлекнең төп сәбәбе дә шунда…

Әйе, бүгенге сәхнә яктылыкка сусый. Татар сәхнәсендә генә түгел, башка халыклар сәхнәсендә дә сизелә ул. Мәсәлән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры осетин драматургының «Кара чикмән» дип аталган пьесасын сәхнәләштерде. Искиткеч яхшы сәхнәләштерде. Ләкин спектакльнең төп эчтәлеге һич кенә дә тамашачыны рухландырмый бит. Кызгандыра, елата, үкендерә, ләкин рухыбызны яктыртмый, рухны күтәрми. Спектакльнең исеменә игътибар итегез: «Кара чикмән»! Кара, ак түгел! Чикмән кара була инде ул, диярләр. Шулай булган сурәттә дә нигә аны исемгә чыгарырга? (Ә бит чикмән ак та була…) «Мин, үз ихтыярымнан торса, тормышның кара, әшәке якларын күрсәтә торган спектакльләр эшләмәс идем, – ди танылган артистыбыз Ринат Таҗетдинов. – Миңа калса, соңгы елларда телевидениедә дә гел кара якны гына күрсәтү китте. Кая карама – үтереш, атыш, эчү, сугышу, наркотиклар… Ә театрларда якты спектакльләр күбрәк булырга тиеш: сәламәт, дөрес, иманлы яшәү, саф мәхәббәт, таза тормыш турында»[9]9
  Мәдәни җомга. – 2003. – 10 гыйнвар.


[Закрыть]
.

Монда, билгеле инде, иҗатчыларның гаебе юк та сыман, чөнки заманасы шуңа бара. Драматурглар, белепме-белмичәме, аңлапмы– аңламыйчамы, шуны әсәрләрендә теркәп куялар. Соңгы елларның күренекле драма һәм трагедияләрендә шул торган саен күбрәк урын ала бара. Мәсәлән, Ризван Хәмиднең «Актамырлар иле», «Олы юлның тузаны», Юныс Сафиуллинның «Йөзек һәм хәнҗәр», «Пар канат», Фәүзия Бәйрәмованың «Сандугачның балалары…» кебек әсәрләре илдәге вазгыятьне, яшәешебездәге кимчелекләрне чагылдыралар. Туфан Миңнуллинның татар милләтенең бер күренекле катлавы булган морзалар турындагы кызыклы һәм мәгънәле «Шәҗәрә» исемле драмасында да шуны күрәбез. Россиядәге патшалык елларында, бигрәк тә совет шартларында, бик нык кыерсытылган һәм чәчелергә-таркалырга мәҗбүр ителгән үз нәселен җыеп, яңадан үзара якынайтырга тырышкан яшь Сәлимә Сәетбәкова һәм аның әбисе куйган тырышлык уңышлы барып чыгармы, озын гомерле булырмы? Укучы һәм тамашачы моңа бик үк ышанмый…

Бүгенге сәхнә һәм аның әдәбияты турында сөйләгәндә, тагын да бер үзенчәлек турында әйтергә кирәк. Ул да булса, халык традицияләре һәм бүген җәмгыятебездә урнаша-ныгый барган мораль-әхлак нормалары арасындагы мөнәсәбәтләр, каршылыкларны бөтенләй башкача алу һәм хәл итү. Совет әдәбиятында бу мөнәсәбәтләрне аңлату ачык иде: без искедән калган һәрнәрсәне үзгәртәбез, шул исәптән әхлак та өр-яңа булачак, искене себереп түгәбез, шул җөмләдән кичәге әхлак-этиканы да! Искелек  – тышау! Вәссәлам! Шуңа күрә дә элекке традицияләр белән көрәштә конфликт, һичшиксез, яңаның җиңүе белән тәмамланырга тиеш һәм тәмамлана да иде. Халык традицияләре күпчелек очракта кире кагылды һәм каһәрләнде.

Мондый «яңалыкка» омтылышның нәрсәгә китергәне хәзер күренде инде. Әхлак кагыйдәләре бозыла бара, ир-хатын, ата-ана һәм балалар, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла, кыргыйлаша… Менә шуны күзәтеп-белеп торган язучылар, үз әсәрләрендә халкыбыз гасырлар буе урнаштырып-үстереп килгән традицияләр белән «яңа» мораль-этик нормалар арасындагы аерманы күрсәткән конфликтка нык игътибар итеп, аларны әсәрләренең үзәгенә куялар. Бу – бүгенге театр сәнгатенең төп проблемаларыннан берсе. Шул җәһәттән совет драматургиясе белән хәзергесе арасында зур аерма бар. Бүген кайсы гына пьесаны алып карама, – драмамы ул, комедияме яки трагедияме, – анда халыкның яшәеш традицияләрен зурлауны, яшәешебездәге гарип якларны шул традицияләр яктылыгында карап кире кагуны күрергә мөмкин.

Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында дөньяга китергән сабыен бала тудыру йортында ук ташлап чыгып китәргә ниятләгән яшь ананың бу гамәле иң әүвәл кешелекнең җуелырга тиеш булмаган традицияләре ноктасыннан торып тәнкыйтьләнә. Моның өчен автор унбер бала анасы Гөлфинәнең якты образын иҗат итү белән генә чикләнми, ана булу бәхетенә тамчы да шикләнмәгән рус хатыны Валентина һәм казах кызы Алтынчәч, аборт ясатып, бала табудан мәхрүм калган Исемсез хатын образларын кертә. Кешелекне дәвам итүнең мәңгелек һәм мактаулы традиция икәне шартлы персонажлар – бала тирбәтүче ике Ана образы ярдәмендә тагын да көчәйтелә. Халыкны үлемсез итеп яшәтүче традицияләргә тугрылыкны автор драмаларында гына түгел, комедияләрендә дә данлый. Татар милләтенең аерылмас өлешен тәшкил иткән керәшеннәр турындагы «Гөргөри кияүләре», мишәрләрнең үзенчәлекле тормышын җанландырган «Йөрәк маем» кебек комедияләр шул җәһәттән дә кызыклы һәм файдалы.

Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» исемле драмасында халкыбызга ят булган аракыга хирыслыкның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе ышандыргыч һәм тормышчан ситуацияләрдә тасвирлана. Аек акыл белән яшәү традицияләре ике сәрхуш – архитектор Әхмәт һәм аның шешәдәше Әбүзәрнең аянычлы язмышы ярдәмендә күрсәтелә: әгәр дә беренче герой, дәваланып, эчкечелек чиреннән котыла алса, икенчесе тормышын элмәк белән өзә. Ләкин Әхмәтнең язмышы барыбер дә бәхетсезлек юлына килеп чыга, ул мәхәббәтеннән колак кага.

«Олы юлның тузаны» монодрамасында Ризван Хәмид ялгыз карчыкның туган өе белән саубуллашу вакыйгасында бүгенге яшәешебездә урын алган күренешне сурәтли. Шәһәрдәге улы янына күчеп китәргә җыенган Нәүхәбәр әби язмышы бүгенге күп кенә авыл картларының драматизм белән тулы хәлләрен чагылдыра. Традицияләр һәм яңалык көрәшен гәүдәләндергән бу язмыш бүген торган саен көчәя барган байлык колы булуны, мәрхәмәтсезлекне һәм шәфкатьсезлекне, ата-анага карата гамьсезлекне фаш итә.

Милли традицияләрнең уңай яклары һәм бүгенге яшәештәге кимчелекләр арасындагы конфликт Юныс Әминев, Аяз  Гыйләҗев, Зөлфәт Хәким, Илдар Юзеев, Фоат Садриев, Фәнис  Яруллин, Мансур Гыйләҗев, Аманулла, Каюм Гафуров һ. б. драматурглар әсәрләрендә дә үткен итеп куела.

Безнең бүгенге көннәрнең сәхнә геройлары кемнәр һәм нинди алар? Совет әдәбиятында андый геройлар табылган иде инде: заман герое ил һәм халык өчен җанын да фида кылырга әзер булган шәхесләр дип каралды. Коммунистик идеология таләпләренә җавап биргән сәхнә геройлары  – Батырхан һәм Кәримнәр, Акбирдин һәм Таймасовлар, Биктимер карт һәм Җик-мәргәннәр, Бәдриев һәм Гөлзадәләр, Миңлекамал һәм Мәрьямнәр, Сәхипҗамал һәм Мулланурлар, Габдулла Тукай һәм Бәхтияр Канкаевлар кебек йөзләрчә сәхнә персонажлары укучы һәм тамашачыны халык бәхете, коллектив мәнфәгатьләре өчен көрәш рухында тәрбияләделәр. Аларны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә берьяклылык хөкем сөрде. Бу образларда шәхеснең үз мәнфәгатьләре бик үк исәпкә алынмады. Шулай да алар заман героена дәгъва кылырлык образлар иде. Хәзерге әдәби геройлар, әлбәттә инде, аларны кабатлый алмый, тиеш тә түгел. Бүгенге шартларда, күпчелек өчен авыр, фаҗигале, идеалсыз яшәүдә нинди геройлар үрнәк була ала? Сәхнәгә мендеме алар? Менсен өчен драматурглар әдәби азык бирдеме? Бирсә, нинди әсәрләрдә? Бу сорауларга әлегә төгәл җавап таба алмыйбыз, чөнки моның өчен драматургиябез җирлек бирми. Бүгенге үрнәк геройларның кайбер сызыклары күренде дә кебек. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» драмасындагы үзәк персонажда. Яки Зөлфәт Хәкимнең «Күрәзәче» дигән трагикомедиясендәге Хәнәви образында. Боларда гомумкешелек сыйфатларын (миһербанлылык, намуслылык һ. б.) бүгенге буталчык заман вакыйгаларында якларга һәм расларга тырышу алда тора.

Сәнгатьчәлек җәһәтеннән алып караганда, безнең көннәр драматургиясенең үзенчәлекләрен билгели торган яклар – жанрлар байлыгына һәм формалар төрлелегенә омтылудан гыйбарәт. Бу күзлектән караганда драматургиябез беркайчан да булмаган югары дәрәҗәгә иреште. Бигрәк тә романтик шартлылык киң кулланыла. Аның матур үрнәкләрен Туфан Миңнуллин («Эзләдем, бәгърем, сине») һәм Аяз Гыйләҗев («Өч аршын җир»), Илдар Юзеев («Гашыйклар тавы») һәм Әхсән Баян («Ак кашбау») кебек өлкән буын драматурглар иҗатларында гына түгел, бүген торган саен остара барган яшьрәк буын иҗатчылардан Зөлфәт Хәким («Кишер басуы» комедиясе) һәм Мансур Гыйләҗев («Баскетболист» трагикомедиясе) кебекләрнең әсәрләрендә дә табарга була. Асылда, шигърият өчен характерлы булган символика, чагыштырмача сирәгрәк булса да, драматургиядә дә файдаланыла. «Каракош» (Әхсән Баян), «Соңгы сәгать» (Әхәт Гаффар) әсәрләре гел дә символик образларга һәм сурәтләргә корылган. «Аллалар ялгышы» (Фәүзия Бәйрәмова), «Шайтан куентыгы» (Зөлфәт Хәким), «Сират күпере» (Рабит Батулла), «Кыямәт көне» (Юныс Сафиуллин), «Бичура» (Мансур Гыйләҗев), «Саташкан сандугач» (Ркаил Зәйдулла), «Әле кичә генә яз иде» (Аманулла) пьесаларында да символик гомумиләштерүләр зур роль уйный.

Татар драматургиясе элек-электән комедияләргә бай булды, әдәбиятның бу төрендә үсешне бездә һәрчак комедия билгеләде. Бу – бүгенге сәхнә әдәбиятының да үзенчәлеге булып кала. Моны иҗат ителгән әсәрләрнең саны белән дә, театрларыбызда барган спектакльләрне жанрлары буенча чагыштырып та раслап була. Мәсәлән, әйдәп баручы театрыбызның – Галиәсгар Камал исемендәге театрның  – 2003 елның гыйнвар ае репертуарын алып карыйк. Анда планлаштырылган спектакльләрнең 2 се драма, 2 се мелодрама, 9 ы, ягъни 70 проценты – комедия. Шактый ук гаҗәеп хәл! Халкыбыз үз тарихында кичергән авырлыкларның тагын да бер чорына килеп керде. Татарга һәрьяклап һөҗүм тагын да көчәйде. Ярлылык-хәерчелек канатын киң җәйде. Мәрхәмәтсезлек-миһербансызлык рухларыбызны яулап ала бара, рәхимсезлек чәчәк ата. Ә без сәхнәгә кушылып көләбез. Ни бу? Халкыбыз рухының бөеклегеме? Җиңелмәс рухның бер чагылышымы? Ул да бардыр. Ләкин төп хикмәт комедиянең сыйфатлары, эчтәлеге һәм билгеләмәсе үзгәрә баруда булса кирәк. Анда күптөрле формаларда әсәрләр язылды һәм языла тора. Арасында музыкаль комедияләр (Данил Салихов – «Хатын түгел – аждаһа!»; Мансур Гыйләҗев – «Тагын Казан егетләре»; Туфан Миңнуллин – «Гөргөри кияүләре»; Фәнис Яруллин – «Сөембикә егет сайлый»), водевиль характерындагылары (Рабит Батулла – «Сөйгән ярым ятка кала»; Гөлшат Зәйнашева – «Гайфи бабай, өйлән давай!»), җиңел рухтагы, күбрәк көлдерүгә исәп тоткан комедияләр (Разил Вәлиев – «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк; Рөстәм Мингалим – «Кунак кызы гел килмәс») бар. Укучының һәм тамашачының җанын җылыта, рухын күтәрә торган әсәрләр. Әмма шулай да татар комедиясе бүген, асылда, җитдигә исәп тота. Соңгы елларда бигрәк тә комедиянең үзенчәлекле бер төре булган, татар сәхнәсендә сирәк күренгән трагикомедияләр шактый ук язылды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации