Электронная библиотека » Эльмира Закирова » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Иясез шатлык"


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Эльмира Закирова


Жанр: Классическая проза, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 6 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
 
Бывает всё на свете хорошо,
В чём дело, сразу не поймёшь —
А просто летний дождь прошёл,
Нормальный летний дождь…
 

Алсу, хыялланып, җыр көенә ритмик хәрәкәтләр ясап, үзен яңгыр астында калгандай хис итте. «А   я иду, шагаю по Москве…» дип, кыланчыкланып әйләнгәләде, аннары, көлеп, «әй лә, по Дубаю» дип тыпырдады. Җырдагыча, Тын океан, тундра, тайгалар белән генә чикләнмичә, Алсу ком чүлләрен, Фарсы култыгын, Һинд океан ярларын айкаячак әле… Шул күтәренке кәефтә ул, ни булса   – шул дип, Таһирның номерын җыйды. Әмма, корт чаккандай, тиз-тиз төймәгә басып сүндерде дә телефонны диванга ук ыргытты. Әйтерсең кулларын пешерә…

Син кем, Сәет?

Молдовадан Ротарь Лиля, румын егете Микола, гарәп егете Сәет Алсу белән аеруча дуслаштылар. Дүртесе дә бер бригадада. Сәет университетта туризм буенча укыган, Лиля – тарих, инглиз теле укытучысы, Микола – икътисадчы. Алар белән тагын Филиппиннан килгән азиат йөзле бик ярдәмчел кызлар, Мисырдан килгән егетләр эшли.

Иң башта Лиля якын итеп Алсуга эндәште.

– Кара, син үзең дә җырчы Алсуга охшагансың бит! Ияк, иреннәр… Күзләр дә… Абау, профильдән нәкъ адашың төсле, – молдаван кызы яңа танышына яратып карап торды.

Алсу тыенкы гына көлеп җибәрде дә, оялып, башын читкә борды. Аннары, бик кирәкле мәгълүмат җиткергәндәй:

– Без әле якташлар да! – дип мактанып алды.

Җырчы Алсуның әтисе туган авыл Уяндыкка Асылтамактан ярты сәгатьлек юл. Искиткеч матур яклар   – авыллары Агыйдел буенда. Алсу ел да Сабантуйга кайта анда.

Кызлар шулай дуслашып киттеләр. Ә егетләр… Микола күп сөйләшә, тел бистәсе, туктаусыз көлдерә, өчәү бергә туры килсәләр, русча гына сөйләшә башлыйлар. Андый чакларда Сәет, көлемсерәп, читтән генә күзәтә. Аһ, чибәр егет! Ул сөрмәле күзләр, ул буй-сын! Иван Ургантка да охшаган кебек. Кызларны акылдан яздырадыр бу. Алсу, егеткә бер карау белән, әллә нишләп китте: әтисе чалымнары бар иде анда. Әллә исеме, әллә әтисе белән охшашлык үзенекен итте: ул аңа аерым бер җылы мөнәсәбәттә иде. Сәет тә Алсуга күз төшергәләп ала. Ничектер башкачарак карый ул аңа: яратыпмы, сынапмы, баласытыпмы шунда – аңламассың. Лиляга да, Филиппин кызларына да бер дә андый күзләр белән карамый.

Алсу, бар дөньясын онытып, ихластан клиентларына хезмәт күрсәткәндә, кинәт үзендә кемнеңдер тирән карашын тоеп, шул якка борылып карыйсы итте. Сәет! Шулкадәр яратып, сокланып карый егет! Бер генә мизгелгә күзләре очрашты. Кыз, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ике бите уттай яна иде. «Татар кызы бигрәк тыйнак, бер сүз әйтсәң кызара ла… Хәтерләрен калдырырлык сүз әйтмәгез сез аңа…» дип, Алсу кебекләр турында җырлыйдыр инде Илһам Шакиров.

Эш бетеп кайтырга чыкканда, «Хай, Алсу!» дип, Сәет куып тотты. «Әйдә, төрек кофесы белән сыйлыйм үзеңне», – ди. Кафега кереп утырдылар. Башта икесе дә бер-берсенә визит карточкасы ясады: илләре, туган шәһәрләре турында сөйләделәр. Сәет Мисырдан, Урта диңгез буендагы зур порт шәһәре әл-Искәндәриядән килгән. Икенче төрле әйткәндә, Александрия. Александр Македонский хөрмәтенә шулай атала. Мәктәптә укыганда, көзге каникулларда әти-әнисе Алсуны Мисырга алып барган иде. Пирамидаларны, Кызыл диңгезне, дөяләр кәрванын, җирле халык бәдәвиләрне искә төшереп, Сәет сөйләгәннәрне күз алдына китереп утырды. Егет әти-әнисе, апалары, энеләре турында сөйли, фотоларын күрсәтә. Соңыннан бер фотоны күрсәтергәме-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да «монысы Ләйлә» дип куйды. Сизмиме соң инде Алсу! Хәсрәт эчендә ут йота бит егет! Аның чишеләсе, эчендәгесен кемгәдер сөйлисе килә… Сәет бик яраткан аны. Әмма Ләйлә югары катлау кызы икән. Әти-әнисе, яшьләрнең теләгенә каршы барып, аларны аерган: кызны бай егеткә кияүгә биргәннәр. Сәет, йөрәге януга чыдый алмыйча, иленнән үк чыгып киткән. Онытылырга да, акча эшләргә дип тә… Һәм… караңгы төндәге якты йолдыз сыман берәү   – Алсу монда. «Син тыйнак, сабыр… Башкалардан аерылып торасың. Үзең   – мөселман кызы, минем ватанымдагы кызларны хәтерләтәсең», – диде, күзләренә туры карап. Ул үзенә тарта торган әллә нинди сихри көчкә ия иде, ахрысы… Алсу Таһир белән Сәетне бизмәнгә салып карады. Әле берсе өскә калка, әле икенчесе…

Әл-Искәндәриягә алып китәм!

Көннәр үз көенә уза бара. Алсу өчен бөтен Җир шары уч төбендә генә кебек. Аңа Казан да, Нью-Йорк та, Дубай да, хәтта кечкенә Асылтамак та сыеп беткән.

Сәетне көн дә эштә күреп тора. Алсуны ул күз уңыннан һич ычкындырмый. Көтелмәгән берәр хәл туса, җир астыннан калкып чыккандай, шундук калкансыман пәйда була. Берәрсе Алсуга кырын гына карасын, карчыга урынына һөҗүмгә күчә.

Ял көнендә, бергә балыкчылар авыллары, пальма ешлыклары, кечерәк кенә мәчетләр, келәм базарлары аша үтә-үтә, икәүләп Һинд океанын карарга бардылар. Мату-ур! Океан да, Сәет тә! Тик менә сәер гадәтләре бар инде. Беркөн Алсуны кыска җиңле күлмәктән күреп кәефе кырылды. Җиң беләзекне капларга тиеш, ди. Алсуы да инде гаепле кеше сыман югалып ук калды. Эштәге егетләр белән ачылып китеп сөйләшергә дә ярамый! Көнче күбәләк! Алсу кибетләргә китсә, шалтыратып эзли башлый, төпченеп кайдалыгын белмичә һич туктамый. Нәрсә ди?! «Син миңа бик ошыйсың! Әйдә, әл-Искәндәриягә алып кайтып китәм сине! Анда күңелле. Сиңа ошар. Ике катлы зур йортыбыз бар. Әти-әни, туганнар белән бергәләшеп, матур итеп яшәрбез, иншаллаһ. Икенче кат безнеке булыр… Мин сиңа өмет итә аламмы? Болай гына, вакыт уздырып йөрерлек кенә булсаң, турысын әйт. Минем уй-ниятләр җитди».

Шушы сүзләрдән курыккан иде дә инде Алсу! Ни дип җавап бирергә? Сәет бик-бик ошый аңа. Әмма… Мәңге кайталмыйча, чит-ят җирләрдә саргаергамы? Әти-әнисен бер күрергә тилмереп, үзәге өзелеп яшәргәме? Шәригать кануннарына буйсынып, чит тәртипләргә күнеп көн күрергәме? Баштанаяк төренеп, пәрәнҗә бөркәнеп, йөзне каплап… Аллам сакласын! Узган ел «Комсомолка» дан укыган бер гыйбрәтле язманы исенә төшерсә, йөрәге әле дә жу итеп китә! Эшкә килеп урнашкан украин кызы Наташа белән гарәп егете арасында мәхәббәт уты кабына – өйләнешәләр. Балалары туа. Һәм… коллык башлана. Гарәп ир-атының хатыны да гарәп булырга тиеш икән ләбаса. Җитмәсә, аның берничә хатыны бар икән инде! Монда кануннар катгый! Наташа өчен тәмуг газапларына тиң көннәр башлана. Ахыр чиктә мең бәлаләр белән качып котыла, ләкин баланы әнисенә бирмиләр, алып калалар… Алсу, коты очып, куркыныч уйларын куарга тырышты. Биредә хатын-кызның төп миссиясе – балалар табу, балалар тәрбияләү, ә ирләр   – акча табучы, туендыручы, киендерүче, кайгыртучы. Мөселман гадәте буенча, ир кеше – баш, ир кеше   – хуҗа. Хатын-кыз үзе генә өйдән чыгарга да тиеш түгел. Кибетләргә дә ире яки ир туганнары озатуында йөри алар.

Алсуны иң нык гаҗәпләндергәне шул: гарәп хатыннары пәрәнҗә астыннан зиннәтле бизәнү әйберләре тагып, алтын-көмешкә күмелеп йөриләр, кыйммәтле косметика кулланалар! Хиджаб астында   – затлы ефәк, асыл күлмәкләр, күз явын алырлык туфлиләр! Иң шәп бутикларда – алар! Матурлык салоннарында – шулар! Кара озын итәккә уралып, яулыкларга чорналып… Йә, кем өчен?! Ирләре, фәкать ирләре өчен! «Синең турыда шулкадәр кайгыртып торганда, йөзне генә каплау берни түгел»,   – диләр үзләре. Дубай метросында бер вагон бары хатын-кызлар һәм балалар өчен. Дүшәмбе көнне пляжда хатын-кызлар гына ял итә.

Алсу, гарәп илендәге шушы тәртипләр, гадәтләр турында уйланып, кай якларын күңеле белән хуплап, кайсыларын кабул итеп бетерә алмыйча, Сәет янәшәсеннән атлады. Әллә каян гына Таһир исенә төшеп куйды.

Икенче көнне әти-әнисенә кызык итеп кенә Сәет турында язып, кылларын чиертеп карамакчы иде – кая ул! «Коллыкка төшәргәме?», «Пәрәнҗә бөркәнеп йөрергәме?», «Фәләненче хатыны булыргамы?» Киткәннәр тезеп, киткәннәр… Егет ягыныкылар да каршы булып чыкты. Тик үзсүзле Сәет тә бик тиз генә бирешә торганнардан түгел шул. Әлегә ул, Алсуны тынычлыкта калдырып, иленә кайтып китте. Ялга. Әти-әнисе Алсудан биздерергә тырышып, эшкәртеп җибәрердер, мөгаен.

Ә кичен билгесез номердан шалтыратып дәшми калучы тәмам аптырашка салды Алсуны. Америкадагы номерлар гына шулай башлана.

Әллә Таһир инде?..

Океан аръягыннан килгән хәбәр

Нью-Йорктан Гөлназ язган! Исәнлек-саулык, эше, фатиры… тәк-тәк… Бар да әйбәт… Алсуның күзләре, мониторны диагональ буенча гына йөгереп узып, таныш исемгә төртелде. Таһир…

Дания апа белән очраштык. Сине сорашты. Таһир турында сөйләде. Бер туйда аны ниндидер марҗа кызы белән таныштырганнар. Ярый белгән ул Таһирга! (Син ачык авыз түгел инде!) Башын әйләндереп, егет куенына кергән. (Син күрәзәчедер, билләһи! Шикләрең рас килде!) Тәки эләктергән тозакка! Таһир һушына килгәндә инде соң булган. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Яши алмаганнар – аерылышканнар. Таһирның бар милкен тигезләп бүлешергә туры килгән. Америкада аерылышу бик кыйбат шул! Ә менә әти-әнисе һаман сине искә ала икән! Беләсеңме, Таһир нәрсә дигән?! «Алсу беркайчан да мине гафу итмәячәк, мин бик гаепле аның алдында». Йә, ни әйтерсең?

Хәзер инде Алсу шок хәлендә иде. Аңлашыла: баш иеп гафу сорарга Таһирның горурлыгы комачаулый. Бик сак, алдын-артын уйлап эшли торган кешене төп башына утыртсыннар әле!

Әллә нинди болгавыр атна булды әле бу! Агарынып, суырылып калган, чарасызлыктан нишләргә белмәгән Лиля коточкыч яңалыгы белән аудара язды. «Мин авырлы», – ди. Ышанмыйча, тест үткәреп караган – нәтиҗә уңай! Бу катлаулы хәлдән чыгу юлы да күренми. Лиляның гарәп егете Омар белән буталуына исе дә китмәгән иде Алсуның. «Ошамый ул, болай гына йөрим», – дигән иде бит соң Кишинёв кызы. Ничек? Кайчан? Кай арада? Инде ниләр булып бетәр? Башсыз кыз! Абортка барырга курка – яңадан балага уза алмаса! Авырлы икәнен сизсәләр – җаваплылыкка тартачаклар! Лиляны хурлыклы депортация көтә! Бердәнбер юл   – Омар белән өйләнешәсе генә кала. Анда да никах авыры булмаган очракта гына рөхсәт ителә… Яратмаса да, гомер буе шуның белән яшәргә тиеш буламы? Аерылышса, баласыннан мәхрүм итәчәкләр…

Аһ, нишләдең син, Лиля? Язмышыңны бер кичтә шулай сызып аттыңмы инде, йә? Әнисенә ничекләр итеп әйтер дә, ул бичара ана ниләр кылыр? Карындагы баланың әтисе әле бу хакта берни белми. Лиля, бик аптырап, борчылып, Омар янына китте. Бик кызганыч иде ул!

Бераздан телефон шалтырады. Сәет! Әл-Искәндәриясеннән юксынып шалтырата.

– Күрәсем килә үзеңне, тизрәк скайпка күч, – ди.

Бер-берсенә карашып, көлеп җибәрәләр.

– Сине тизрәк үзебезгә алып кайтасым килә!

Менә сиңа иясез шатлык!.. Алсу күңелендә яраткан җыры кыңгыраулар чыңы булып яңгырый:

 
Кемгәдер кирәк булуың —
          бәхет бит ул дөньяда…
Җирдә күпме җаннар йөри
          иясез шатлык булып…
 

Алсу күңелендә булган уй-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык, каты бәрелмичә генә егетнең мәхәббәтен кире кагарлык сүзләр эзләде. Шундый итеп әйтергә кирәк: сүзләр күбәләк канаты кебек кенә кагылып алсын. Рәнҗетә күрмәсен, берүк! Яратканга Сәет гаепле түгел лә!

– Сәет! Мин озак уйландым. Аңларга тырыш… без берничек тә бергә булалмыйбыз!.. Мин шундый итеп үстерелгән, шулай итеп тәрбияләнгән – башкача була алмыйм. Мине ничек бар шулай кабул итсәң   – бер хәл. Әмма анысына син әзер түгел! Син аңа өйрәнмәгән, синең өчен ул ят. Безнең менталитет, дөньяга карашлар бик төрле. Әйдә, артык тирәнгә кереп киткәнче, дусларча хушлашыйк! Сау бул, Сәет!

Сәет аны аңлады да, аңламады да кебек. Гашыйк күзләре белән төбәлеп, уңай җавап көтә иде сыман.

– Хуш, Алсу!

Олы бер йөктән котылгандай, Алсу җиңел сулап куйды. Сәет урап килгәч, кабат бу сөйләшүгә әйләнеп кайтырлардыр, мөгаен. Әмма анысы Алсуны алай ук куркытмый иде.

Тагын телефон! Сәетме?! Юк! «Алло, алло!» Дәшмиләр! Шул ук билгесез номер! Синме, Таһир? Ник эндәшмисең? Сүзне бит үзең башларга тиеш! Ул, үртәлеп, телефонын читкә этәрде. Күңелендә һаман шул җыр: «Иясез шатлык». Ул, чынлап та, Алсу җыры бугай:

 
Әй, килә гомер итәрлек
          кемгәдер таянасы!..
Мин дә куна алыр идем
          кемгәдер аклык булып!..
 

Кемгәдер… Кем ул? Алсу әле үзе дә белми.

Кәләш Искәндәриягә очты!

…Елдан артык вакыт сизелмичә узды да китте. Кайчак Алсу, мин армиядәге егетләр хәлендә генә, кайтырга да озак калмады, дип юата үзен. Өйдән, әти-әнидән, туганнардан, дуслардан ерак ерагын. Ләкин бар да вакытлы бит. Менә бу ком бураннары да, рәхимсез кояш та, кара-чутыр гарәпләр дә, гарәпчәле-инглизчәле сөйләшүләр дә… Кызык: Штатта чакта американча инглиз телендә аралашсалар, биредә гарәпчәрәк инглиз теле бугай. Их, туйганчы бер татарча сөйләшәсе иде! Беркем юк бит, беркем! Ярый әле, русча сөйләшергә молдаван кызы Лиля бар! Лиля дигәннән… Ул теге вакытта, бар батырлыгын җыеп, Омарга туачак бала хакында барып әйтте. Һәм ашыгыч рәвештә никахка әзерлек башланды. Искә төшерә башласаң… У-у-у, ниләр генә булып бетмәде! Лиляның әнисен җайлау-майлаулар… Омар белән сүзгә килеп бетүләр… Токсикоз… Кабыклы бәрәңге белән тозлы кәбестә ашыйсым килә дип йөргән Лиляны Алсу бәрәңге пешереп сыйламакчы булган иде дә… Тик мондамы соң инде бәрәңге! Үзе баллы, үзе төче… Егет ягыныкыларны Омар үзе ничек ризалаткандыр, һәрхәлдә, каршылык сизелмәде: Мисырда яшь килен Лиляны көтәләр иде инде. Омар, яллар алып, туй хәстәре артыннан әти-әнисе янына кайтып китте. Никахлашу көне якынлашкан саен, Лиля гына кәҗәли башлады. Бер карыйсың: «Әй, бармыйм, кияүгә чыкмыйм! Ник кирәк ул Омар?!» – дип елый. Икенче юлы Омар белән көлә-көлә телефоннан сөйләшә. Мин бәләкәчебезгә матур киемнәр карап йөрдем, имеш! Йөз төрлегә әйләнә алган Лиляга Алсуның исе китте: чегәндер бу, билләһи! Александриягә, ягъни Искәндәриягә никахына очасы көнне дә үз-үзенә урын таба алмады молдаван кызы. Инде бүләкләрен барлап, киенеп-ясанып чыгып китәргә әзерләнгәч тә, аһ-ваһ килеп, әрле-бирле йөренде: «Алсу, нишлим? Барасым килми минем, нишлим?!» – дип еламсырады, билетларын атып бәрде. Әллә билгесезлек, әллә бөтенләй чит-ятлар арасына керү, әллә тиздән бала табачагы куркыта аны? Ничек каршыларлар бит әле… Жәлләде аны Алсу. Бары тик: «Самолётка соңга калабыз», – дип кенә әйтә алды. Киеренке бер халәттә кузгалдылар. Алсу, Лиляның кәефен күтәрәсе килеп, дус кызының килешле киемнәрен, матур макияжларын мактап алды. Кыз, чыннан да, чибәр иде.

Аэропорт. Хәзер таможня контроле, регистрация генә үтәсе калды. Алсу Лиляны кочаклап үпте дә: «Кара аны, адәм көлдереп елап йөри күрмә анда!»   – дип, юри шелтәләгән булып, чыгу юлына атлады. Нәүмиз Лиля, яшь аралаш елмаеп, кул изәде.

Алсу, автобуста кайтканда, сәгатенә күз төшереп алды: самолётка утырта башлаганнардыр инде. Уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Лиля! Ачыргаланып-ярсып кычкыра:

– Алсу! Нишлим? Хәзер траптан гына күтәреләсе калды! Бармыйммы әллә?! Әйт, нишләргә?

Алсу телсез калды: җүләр кыз! Аннары, һушын җыеп, күңелендәгесен җиткерде:

– Бу – синең тормыш, Лиля! Бары үзең генә хәл итә аласың!

Андора-тургай

Гел официант булып йөгереп йөрергә димәгән! Акчалырак эш эзләми булмас. Кемнәрдер супермаркетларга сатучы-консультант, менеджер булып урнаша. Волгоградтан килгән Лизаны авиакомпаниягә стюардесса итеп алганнар әнә! Алсу да «Дубай Молл» дагы «Балалар дөньясы» кибетендә эш белеште. Алты-җиде мең дирһәм алучылар да бар икән анда. Безнеңчә, алтмыш-җитмеш меңнәр дигән сүз бит бу! Ләкин анда урнашу өчен паспортта яңа виза булу шарт. Элеккеге эшне калдырырга, илдән китеп торып, яңадан килеп урнашырга кирәк. Ләкин тиз, бик тиз. Танышлары әйбәт киңәш бирде: Оманга оч, диделәр. Оман – Көньяк-Көнбатыш Азиядәге солтанат, шул ук вакытта Гарәп диңгезен Ормуз бугазы аша Фарсы култыгы белән тоташтыручы култык та. Дубайдан ярты сәгать кенә очасы. Тәвәккәлләде Алсу: самолётка билет алды да утыз минутта Оманга килеп төште, бер ярты сәгать шундагы аэропортта йөренде, аннан кабаттан самолётта кайтыр юлга кузгалды. Хәзер яңа кеше булып яңа эшкә керешәчәк. Балалар товарлары белгече хәзер апагыз! Мәктәпкәчә яшьтәге ир балалар киемнәре буенча сатучы-киңәшче. Куртка, чалбар, күлмәк, футболкалар… Кайсы малайга ниндиен сайларга – аннан да шәп белүче юк! Гарәп хатыннары, улларын җитәкләп, ирәеп кенә атлап, Алсуга киңәшкә киләләр: кайсы матуррак, кайсы чыдамрак, кайсы килешәрәк, янәсе. Монда инде психолог та буласың, рәссамлыгың да ярап куя. Авызың   – ерык, сүзләрең тәмле булсын. Кыз балалар киемнәре бүлегендә эшләүче әнә теге зәңгәр күзле, кара озын чәчле ягымлы кыз кебек, мәсәлән. «Син әле генә эшли башладыңмы? – дип елмаеп, үзе сүз башлады ул. – Таныш булыйк, мин Андора булам». «Андора?!» – Алсуның гаҗәпләнеп соравыннан кыз көлеп җибәрде: «Андора – испанча тургай. Мин Колумбиядән килдем бит», – дип аңлата башлады. Алсу, география дәресендә алган белемнәрен хәтерендә яңартып, Көньяк Америка, Анд таулары, саванналар, индеецларны искә төшерде. Әһә, менә кайдан килгән бу мөлаем кыз! Ә Андора үзенең яңа туган айга охшаган Колумбиясе турында гел сөйләп торырга да риза. Аныңча, Богота – дөньядагы иң гүзәл башкала (тикмәгә генә Көньяк Америка Афинасы дип йөртмиләр аны!), Колумбия кофесы – иң сыйфатлысы, Кариб диңгезе пляжлары – иң уңайлысы, әкияти пальмалар бары анда гына. Тагын әллә никадәр «иң-иң»нәр!.. Кара, бу кыз үзе дә айга охшаган лабаса! Айга охшаган тургай!

Күрәзәче каян белгән?

Ни гаҗәп: Лиля никахтан бик канәгать булып кайтып керде. Бераз тынычланган да сыман. Омарның әти-әнисе җылы кабул иткән киленне. Менә хәзер исе китеп Алсуга Искәндәриянең диңгез порты, Фарос атавы, Фарос маягы турында сөйләп утыра. Ярар, әни булырга җыенган кешегә матур җирләрне күбрәк күрергә кирәк ул. Баласы да матур булачак.

Рестораннан башта Лиля «Дубай Молл» га шәрык тәм-томнарын сатучы булып киткән иде, аннары – Алсу. Кызларның моңарчы яшәгән бүлмәләре исә ресторан-кунакханәдә хезмәт күрсәтүчеләр өчен булганга, фатир эзләү матавыклары башланды. Дубайны аркылыга-буйга айкадылар: йә бәясе кыйммәт, йә эшкә йөрергә ерак, йә хуҗалары күңелгә ятмый. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Таптылар бит! Һәм ниндиен диген! Үзләренә аерым йокы бүлмәсе бар, аш-су әзерләү бүлмәсе дә икесе өчен генә. Иң сөендергәне: телевизордан Россияне карап була! Бу инде өйгә кайту белән бер! Хуҗабикә үзен Карина дип таныштырды. Бакуныкы. Русча сөйләшергә җай чыкты. Кырыкның аръягындагы әрмән хатыны телгә гаҗәп оста икән. Иң элек үзеңне ничек тоту турында акыл өйрәтте. Өйдә идеаль тәртип булырга тиеш, егетләр алып кайту катгый тыела… Шапшаклыкны җене сөйми… Кызлар ай саен ике мең дирһәм түләп торырга ризалаштылар. Алсу тиз генә арифметик исәпләү чыгарды: безнеңчә егерме мең чамасы була икән.

Каринаның күзләре уйнаклап тора, теле телгә йокмый, әле кычкырып көлеп җибәрә, әле «тра-ля-ля» дип җырга күчә. Юмартланып, табынга кыстый. Ир-ат халкы мин диеп үлеп тора, дип очына. Аңа комплиментлар яудыралар, бүләкләр ташыйлар, имеш. Ул кыяфәте! Күз кабакларына зәңгәр күләгәләр салган, иреннәрен җете кызылга буяган. Яшәп карыйк, алга таба күз күрер дигән мәгънә чыгарып, Алсу ипләп кенә әйберләрен урнаштырырга кереште. Аңа барыбер. Лиля гына әнә, сукрана-сукрана, кияве янына җыена.

Телевизорда – Мәскәү! «Вести с Сергеем Брилёвым». Илдә ниләр бар икән? Алсу бөтен барлыгы белән шундагы дөньяга кереп чумган: экраннан күзен дә ала алмый. Сәясәтчеләр, депутатлар, президент… Читтә хәтта алар да үз тоела икән. Синоптиклар һава торышына күзәтү ясый. Түбән Новгородта – томан, Самарада – яңгыр, Мәскәүдә – аязучан болытлы һава… Мөгаен, Казанда да шулай уктыр. Әнисе, алай-болай яуса дип, кулчатырын сумкасына салып куйгандыр. Ә монда – 40 градус эссе! Җанда эссе, йөрәктә эссе. Кемнәр басар ул ялкынны?

…Карина – кунакчыл хатын. Ахирәтләре дә килә. Шулай да берсе – Анна – Алсуны шаккатырды. Күзләренә туп-туры текәлеп карап торды да: «Мин сине үтәли күрәм», – ди. «Телисеңме багам?»   – диюенә инде Алсу, гипнозлангандай, кулын сузды. Могҗиза көтеп, Аннага төбәлде.

– Ха! Кызый, синең бит Америкада королең булган! Ярыйсы… Хисләрең ак чынаяк кебек чиста. Эчкерсез син. Ә егет… Ай-һай! Чияләнеп беткән төеннәрне чишә алмый һаман тинтери. Ул проблемаларга кереп баткан. Дөрес, сиңа өйләнергә дә җыенган. Европада күрешкәнсез».

Италиягә баруны әйтә. Каян белә ул? Алсу оялудан кып-кызыл булып чыкты. Анна, маҗаралы әкият сөйләгәндәй, тавышын бер көчәйтеп, бер акрынайтып, Алсуның башыннан кичкәннәрне хикәяләп, кызны тәмам һуштан яздыра язды.

– У-у-у! Мин хатын-кыз күрәм! Менә кем синең көндәшең! Сиңа ул егет инде кирәкми! Чынында син аны яратмадың да бит, үз-үзеңне алдап йөрдең.

Чү! Таһир турында сөйли бит бу! Алсу, коты очып, кымшанырга да куркып, үзе турында тыңлады. «Йә Хода! Кайлардан белә ул барысын да?! Тагын ниләр күрергә язган?»

Анна сөйләвен дәвам итте:

– Биредә бер егетнең сиңа күзе төшкән. Дин кардәшең ул. Якын да килмичә, ерак та китмичә йөрсәгез дә, сине нәрсәдер тыеп тора. Һәр ике якта каршылыклар бар. Бәлки, шулай булуы яхшыгадыр. Ул егет ватанында син читлектәге кошка әйләнер идең… Кулыңдагы сәгатең – аерылу билгесе.

Сәетне дә белә! Алсу сак кына сәгатенә кагылып алды: Сәет бүләге. «GUESS» фирмасы сәгате, мөнәсәбәтләре ничек кенә булса да, хәзер аны гел искә төшереп торачак инде. Ул, ничектер, ышанычлы дус та сыман. Соңга калмаска, вакыт кадерен белергә өйрәтә. Бар изге гамәлләр шул сәгатьнең кадерле минутларыннан башлана… Менә шушындый яхшы фирма сәгатен бердәнбер якын туганына   – абыйсы Әмиргә бүләк итеп алып кайтасы булыр. Солдатлар дембель көнен көткән кебек, Алсу кайтыр көннәрен уйлап хыяллана иде… Әмиргә ошаячак! Ул затлы киенергә ярата!..

– Син менә хәзер Әмир исемле егет турында уйлыйсың, – дип шаккатыруын дәвам итте Анна.

Алсуның кашлары, дугаланып, өскә күтәрелде. Фантастика! Әйе, абыйсына бүләк алу хакында уйлап куйган иде. Ләкин… исемгә кадәр үк төгәллек… Белмим, йә мин саташам, йә бу Анна – әүлия!

– Әмир – минем бертуган абыем! – дип кычкырып җибәрде Алсу.

– Алсу, синең бар да әйбәт булачак. Бар ул син эзләгән кеше. Шул берәү, бердәнбер сине бәхетле итәчәк. Син бик рәхәт тормышта гомер кичерәчәксең. Ашыкма, аңа кадәр әле тагын бер кавалер очраячак юлыңда. Шулай язган. Тик ул узгынчы гына булачак. Җиңелчә генә флирт. Бүләкләр, чәчәкләр… Матур кинолардагы сыман, кыскасы.

Анна кызны ничектер яратып, аның тормышы өчен үзе дә әле көенгәндәй, әле сөенгәндәй сөйләде дә сөйләде. Менә сиңа күрәзәче! Бу сәер хатын үзе дә язмыш-ханым кебек тоелды Алсуга. Әйтерсең ул аны галәмнән үк күреп торган! Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәрен укыганда да шуңа охшаш хис кичергән иде.

Анна Лиляның да киләчәген юрап бирде. Улы туачагын әйтте… Әйбәт кенә яшәп китәрсез, дип тә ышандырды, рәхмәт яугыры.

«Дубай Молл» да көтәм, Кадрия апа!

Эче пошып, үзенә урын таба алмый йөргән чакларда, сагынудан елыйсы килгән минутларда мәчетләрдән яңгыраган азан тавышы Алсуны тынычландыра, җан дәвасы бирә, сабыр булырга чакыра. Кайчак Сәет шалтыратып хәл белешә. Дусларча, үз итеп кенә. Ул үзе дә, башын җуяр дәрәҗәдә бәргәләнеп, Алсуга атылмый – ялкыннарда яначагын чамалый.

Тормыш әкрен генә кайный. Лиля инде түгәрәкләнеп килә. Кибет хуҗалары ифтар ашлары уздыра. Алсу да берничә тапкыр шундый мәҗлесләргә барды. Монда да яңалыклар булып кына тора. Күптән түгел таҗик кызы Мәдинә Һиндстан егетенә кияүгә чыкты. Өч йөз кешелек туй ясадылар! Шаккатмалы! Алсуны да чакырдылар. Монысы әле баласы гына: Таҗикстанда, Һиндстанда шулай ук туйлар үткәрәселәре бар икән әле.

Андора-Тургай белән Сүриядән килгән Җәбир дә инде никах турында сүз алып бара. Майда туй ясамакчылар! «Син кәләш ягыннан шаһит булырсың»,   – дип, Андора алдан ук әйтеп куйды инде. Хәлләр монда! Кияү егетенең шаһиты… Хәбиб була, ди. Әй, анысы да шул Сүриядән килгән инде. Алсулар белән бергә эшли, кассир. Шома егет! Тәмле телле, матур сүзләрне һич жәлләми! Алсуга гел елмаеп сәлам бирә, сүз катып, хәлләрен сораштыра, кәефен күтәрә.

Ә бүген Алсуның кәефе болай да шәп! Әнисе белән сөйләшеп алганнар иде. «Кадрия апаңнар Гарәп Әмирлекләренә ялга оча. Сиңа борын очы кычытканын басарлык кына күчтәнәч җибәрәм»,   – дип, күңелен алгысытып куйды. Әнисе белән студент елларыннан ук аралашып йөргән Кадрия апасы килә, димәк.

Алдан ук белсә дә, әллә нишләтте телефонның аргы башындагы тавыш.

– Алло, Алсу! Алсу кызым! – Татарча яңгыраган шушы ягымлы тавыштан Алсуның тамагына төер тыгылды. Күзләренә яшь бәреп чыкты.

– Алсу акыллым, ишетәсеңме? Бу – Кадрия апаң…

Елап җибәрүдән чак-чак тыелып, калтыранган тавыш белән сүзләрен көчкә оештыра алды:

– Исәнмесез, Кадрия апа?! Мин «Дубай Молл» да…

Җир читендә үз кешең белән очрашу, күңелнең әллә кай кылларына бәрелеп, аларны өзелер чиккә җиткерә икән дә җанны үксетә икән. Таныш йөз, таныш елмаюны ерактан күреп алу белән, Алсу, яшькә төелеп, башка бүлмәгә атылды. Күз яшьләрен тиз-тиз сыпырып, көзгегә карап алды, иреннәренә елмаю элеп, ашыга-кабалана, кунакка каршы атлады.

– Кадрия апа! Өнемме бу, төшемме?!

Кочагына атылып, күзләрен яшерде: елаганны сизмәсен тагын!

Хәл-әхвәл сорашу, сорау – җавап, сәламнәр, яңалыклар… Күчтәнәчләр, чәкчәк… Мәтрүшкәгә кадәр җибәргән әнисе! Асылтамак урманнары, җиләккә йөргән көннәр, ромашкалы, кыңгырау чәчәкле аланнар күз алдыннан йөгереп узды. Алсудан да бәхетлерәк кеше бөтен Дубайда булмагандыр бүген!

Карина – төнге күбәләк?!

Андора-тургай, аның егете, Алсу, тагын бер-ике кыз һәм Хәбиб сафарига җыендылар. Хәбиб Алсуның бер алдына, биш артына төшеп чакырды, хәерлегә булсын. Әллә Каринаның ахирәте юраган узгынчы мәхәббәт дигәннәре шушы гарәп егетеме, Ходаем?

Карина дигәннән… Баштарак кызлар аның кайда эшләгәнен һич аңлый алмадылар. Төнгә каршы чамасыз бизәнеп чыгып китә торган нинди эш булыр икән? Сәер күренеш бит. Кич җитте исә шушы хәл кабатлана: ялтыравык күлмәк, ажур оеклар, баш әйләндергеч хушбуй исе. Ашыга-кабалана, каядыр китеп югала да, арып, сүнеп, нурсызланып таң атканда гына кайтып ава. Күп вакыт машиналар килеп алып китә. Каравылда да утырмый, кизү дә тормый. Аннары эшкә мондый азгын кыяфәттә бармыйлар. «Минем кавалерлар күп. Мине яраталар», – дип мактанып йөргән хуҗабикә… төнге күбәләк булып чыгар дип кем уйлаган?! Әнә шулай эшкә йөри икән ул. Аның төнге сменасы шул икән. Фахишә белән бер түбә астында яшәп ят инде! Хәер, ул үзе дә, төрле сәбәпләр табып, кызларны чыгарып җибәрү турында сүз алып бара башлаган иде инде. Лиляга нәрсә? Ул тиздән бәби табарга Молдовасына кайтып китә. Алсу нишләр? Эштән соң тагын фатир эзләүләр, белдерүләр карап йөрүләр…

Егерме җиденче катта – океан уч төбендә

Дубайның яңа районында, күккә ашкан йортның егерме җиденче катында икән Алсуга насыйп фатир. Үзара хәбәр тиз йөри: эштәгеләр инде! Кемнәрдәндер белештеләр, кемнәргәдер шалтыраттылар… Менә хәзер Ливаннан килгән Гасмик белән икәү генә яшәячәкләр! Бәясе дә элеккеге фатирныкы чамасы. Якты, иркен бүлмәләр. Заманча уңайлы җиһазлар. Һәркайда чисталык, тәртип. Оҗмах кебек, дияр иде әбисе. Ә океан соң, океан! Лоджиядән ул бүлмәгә үк керә сыман. Алсу, рәссам күзләре белән карап, океанны да бу фатирның аерылгысыз бер өлеше, өстәмә бер бизәге итеп кабул итте. Күр, Гасмик та нәкъ үзе сыман: тыныч, тыйнак. Исеме безнеңчә – Ясмин. Алсу аны Ясмингөл дип йөртер. Бу яңа дөньяның аурасы бик рәхәт булырга охшап тора. Гасмик кыстый-кыстый ашарга утыртты, тәлинкәгә «бургуль» дип аталган гаҗәп тәмле ботка салып бирде. «Мин пешеренергә яратам. Безнең аш-су кемгә дә ошый ул. Сиңа да өйрәтермен», – дип елмая. Икенче юлы Алсу токмачлы аш пешереп күрсәтер. Бәлешләр салырлар. Ә хәзергә якыннанрак танышалар. Бәйрут кызы, Ливанны «әл-Җөмһүрия әл-Лүбәнәнийә» дигән тел әйләнмәс исеме белән атап, Алсуны көлдерә. Якын Көнчыгыштагы Урта диңгез буена урнашкан ватаны үзләренчә шулай атала икән. Менә сөенеч: Гасмик та «Дубай Молл» да эшли! Эшкә бергәләп чыгып китәчәкләр, болай булгач. Ул – мерчандайзер, ягъни манекеннарны киендерүче. Әйе-әйе, шундый эш тә бар. Шушы ук йортта үзләре белән эшләүче таныш йөзле ике гарәп егетен күреп, Алсу аптырап калды. Артык аралашмыйча, мыштым гына йөрүче Асад белән Насыйр да биредә фатирда яши, җитмәсә, машиналары да бар! Җитешә алмаганда, ярый әле, шул егетләр коткара: туры килгәндә утыртмый китмиләр, рәхмәт яугырлары.

Кайтыр юл Шарҗа аша…

Аһ, ничек көтте бу көнне Алсу! Казан төшләренә кереп йөдәтте! Һәм менә ике атналык ял килеп чыгып тора! Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә күп товарларга бәяләр шактый арзаная, сатып алучылар бермә-бер арта. Төннәр буе эшләү режимына күчәләр. Гел аяк өсте басып торып, Алсуның табаннары кызыша. Бу гарәпләре дә инде! Шулкадәр мыштырдап балаларына кием эзләп йөрмәсәләр! Ташбака тизлегендә кыймылдыйлар бит! Тургай белән Алсу, клиентларына балкып елмаеп, артык тинтерәтүчеләрен озаткач, аларын пыр туздырып, эш сәгатенең соңгы минутларын якынайталар. Алсу көтеп алган ял көнендә самолётка билет алырга чабачак. Казанда февраль бураннары. Монда эссе. Алай да кичә океан ягыннан чыккан яңгыр җиле тәрәзәләрне шапылдатып япты, тансык яңгыр тамчылары шыбыр-шыбыр пыялага бәрде. Күгелҗем океанны күрсәң! Дәһшәт!

Дубайдан Мәскәүгә очасы, Мәскәүдән Казанга   – поездда… Кире килгәндә тагын шундый ук юл. Ике атнаның ике көне югала. Туры Казанга ничек очарга соң?! Кассада шуны аңлатты. Билет сатучы кыз анда шалтыратты, моннан белеште, төрле вариантлар эзләп карады. Ярты сәгать, кырык минут… Ниһаять, йөзе яктырып, Алсуга булыша алуына тәмам ышанып, сөенечле хәбәр җиткерергә ашыкты:

– Шарҗадан Казанга туры рейслар бар!

Билетлар кулга эләгүгә, Алсу, йөгерә-атлый, урамга атылды. Ул инде хәзер күңеле белән Казанга оча иде. Их, шушы бер атнаны ничек түзәргә?! Ничек киенүдән башлап, Дубайдан Шарҗага нәрсә белән барасы, самолётка ничек утырасы, җәйге челләдән салкын кышка ничек күчәсе, каршыларга килгән абыйсы Әмирнең кочак җәеп аңа каршы атлаулары – һәммәсен күз алдыннан үткәреп, рәхәт бер халәттә кайтып керде. Бармаклары, кабалана-кабалана, әнисенең телефон номерын җыйды:

– Әни! Мин 10 февральдә кайтам! Самолёт сәгать дүрттә Казанга килеп төшә!

Әнисенең сөенечле тавышы ишетелде. Нәкъ менә шушы тавышны ишетәсе килгән иде аның!

Дубайның үзеннән очса, күпкә уңайлырак та соң… Шарҗага, бәлки, күрше егетләре илтеп куяр. Белешәсе булыр. Әллә ни ерак түгел, ярты сәгатьлек юл. Анда ничек барып җитәрсең, башка әмирлек бит, дип хафага төшкән әнисенә бу вариантны әйткәч, «акыллы» киңәш ишетелде: бензинга үзем түлим диярсең, имеш! Алсу түзалмыйча көлеп җибәрде. Рус менталитеты! Мондый алыш-биреш белән оятка калырсың! Ишетсәләр, Ливан егетләре телдән язар иде, билләһи!

Бер көнен бүләкләр эзләүгә багышлады. Әнисенә   – ул ярата торган алкалар, әтисенә – телефон, Әмиргә – сәгать, тәм-томнар, сувенирлар… Туганнар, дуслар да бар бит әле: шәрык ислемайлары, бизәнү әйберләре, ефәк шарф-яулыклар…

Ул арада бәби табарга Молдовасына кайтып киткән Лиля хәбәр җибәрде: улы туган! Исеме Александр, ягъни Саша булачак. «Безнеңчә Искәндәр инде ул, – дип уйлап куйды Алсу. – Гарәп Омарга ошармы соң? Әй, ул үзе дә Александриянеке бит әле! Гарәп туганнары өчен бала Искәндәр булыр». Алсуга да бик кадерле, газиз тоела башлады ул сабый. Чынлап уйлап карасаң – апасы шул, әнисе карынында ук гел янәшә булган апасы. Бәбигә дә бүләк әзерләргә кирәк!

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации