Электронная библиотека » Файруза Муслимова » » онлайн чтение - страница 3

Текст книги "Башка кеше"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:20


Автор книги: Файруза Муслимова


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 13 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +
БӘБИ ТУЕ

Наиләнең бүген күңеле күкләрдә оча. Кызы Гөлгенәнең көтеп алган улы дөньяга килде. Ире бик иртә вафат булып, ике баласын, бер ялгызы үстереп, башлы-күзле иткән ханым өчен бу вакыйганың нинди зур сөенеч икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Инде үзе, кем әйтмешли, «лаеклы ялда» булган, ихлас белән мәчеткә укырга йөреп, намазга баскан Наилә ханым, улы һәм кызы тормышын да һаман үзенекедәй санап, алар өчен борчылып, алар өчен сөенеп яши бирә. Юкса күптән икесе дә гаиләләре белән аерым яши. Балалар үстерә. Кияү дә, килен дә юньлеләр. Дус хатыннары гел әйтеп тора: «Кеше баласын каян беләсең, синең белән яшәмәгәнгә генә әйбәт күренәләр. Бәхетең – күзең күрми, колагың ишетми», – диләр. Бәлки, шулайдыр да. Ерактагы кояш җылы була дип юкка гына әйтмидер халык. Аннары, кеше баласын түгел, үз балаңны да аңлау авыр әле кайчагында. Синең карашларыңны искергәнгә санап, заманча яши белмәүдә гаепләргә дә күп сорамыйлар анысы. Хәер, монысы, уйлана-уйлана, күңелгә килеп киткән фикерләр генә инде.

Гөлгенәсенең ике кызы тәгәрәп үсеп килә. Ире Җәмил бик тә ир бала теләгәч, өченче бала табарга да ниятләде менә. Аллаһының рәхмәте, кояшлы көздә, әбиләр чуагында, нәкъ Җәмиле төсле чем-кара күзле, түгәрәк йөзле тупырдап торган малай алып кайтты. Кадыйр дип исем куярга булдылар. Гөлгенә бала тудыру йортыннан чыкканчы ук, Наилә киявенә:

– Җәмил улым, бик ир бала теләгән идегез. Әллә дим, Аллаһ ризалыгы өчен, корбан чалдырып, мәҗлес үткәреп аласызмы? – дип киңәш итте. – Ир балага ике сарык тиеш инде тиешен дә… Һич югы, берне? – диде.

Кияү кеше дә карышып тормады:

– Була ул, әби, чалдырырбыз, – дип, аның сүзен куәтләп алды. – Берне генә түгел, һичшиксез, икене!

Бәби туганга биш көн дигәндә, Гөлгенәне ире, кызлары һәм, әлбәттә инде, Наилә ханым, чәчәкләргә күмеп, өйләренә алып кайттылар. Озакка сузмый бәбигә азанлап исем дә кушып куйдылар.

Кияү корбан чалуны бәбинең кырык көне тулган вакыткача кичектереп торырга уйлады. Әйдә, исәя төшсен Кадыйрлары, шул уңайдан, эштәге иптәшләрен чакырып, бәби туе да үткәреп алырлар. Әби кеше күңеленнән бераз сагая төшкәндәй булды. Тукта әле, корбан чалу белән бәби туен шулай берләштерергә ниятлиләр түгелме соң? Яшьләрнекен белмәссең, андый туйны, мөгаен, эчемлексез үткәрәселәре килмәс. Аннары үз-үзен битәрләп тә алды. Шикле шикләнер, чикмән бөркәнер, дигәндәй, нигә юкка хафаланырга? Анысын гына белерләр. Әйтсә, урынлы-урынсыз кысылып, акыл өйрәтеп йөргәндәй тоелыр.

Сүзендә торды Җәмил. Кадыйрга нәкъ кырык көн дигәндә, шәһәр янындагы бер авылдан симез генә ике тәкә чалдырып алып кайтты. Мәҗлес әзерләшергә кияү әнисе кодагый да, Наилә дә алдан ук чакырулы иде.

– Менә, әбиләр-әниләр, нәкъ сез дигәнчә булды. Авыл мулласы тиешенчә укып, йоласын китереп, үзе чалып бирде, – диде Җәмил, горурланып. – Кадыйрыбыз сират күпере аша, тәкәләренә атланып, «эһ» дигәнче очып үтәчәк.

– Хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә. Игелекле бала булып үссен, – диде Наилә.

Иң якыннар белән генә үткәргән корбан мәҗлесе әллә ни зурдан булмады. Ике кодагый әзерләгән табын шулай да бик күркәм иде: токмачлы ашы янында бәлеше, гөбәдиясе, кош телләре, җиләк-җимеше телеңне йотарлык тәмле булып чыкты. Мулла укыган Коръән сүрәләре, балага, әти-әнисенә теләгән изге теләкләр колакларны гына түгел, җанны да иркәләде. Бәләкәй Кадыйр да, барысын да аңлагандай, курчак өедәй караватында ыгы-ыгы килеп, елмаеп ятты. Бәхетле гаиләдә кадерле бала икәнен сизеп елмая диярсең: асты коры, тамагы тук, әнисенең күкрәк сөте җитә, өстәвенә ике апасы да тирәсендә биеп кенә йөри.

Тагын ике көннән бәби туе буласы. Наилә күреп торды: ике тәкәнең ите байтак иде – күчтәнәчкә таратканыннан тыш та, кияү аның күп өлешен, турап, суыткычларына тутырды. Наиләнең күңелен тагын теге шик корты бимазалый башлады: эчүле мәҗлескә куймагайлары. Түзмәде, чыгып китәр алдыннан:

– Гөлгенә кызым, Җәмил кияү, корбан итен бәбәй туена пешерә күрмәгез, – дип кисәтүне кирәк тапты.

– Юк инде, юк! – диделәр икесе беравыздан. Әмма, ул борылган арада, бер-беренә елмаеп күз кысышканнарын сизмиме соң инде ана кеше, сизде, әлбәттә.

…Тагын бер атнадан сабыйның ни сәбәпледер үпкәсе кабарып, әнисе белән икесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә салдылар. Наиләнең дә борчулары белән мәшәкатьләре бермә-бер артты. Әле, өйдә калган оныкларына күз-колак булыр өчен, кызы фатирына, әле, төрле тәм-томын әзерләп, хастаханәгә йөрергә кереште. Берара, йөрәге әрнеп:

– Их, корбан итен урынсыз кулландыгыз, – дип әйтеп баккан иде, кызы шунда ук:

– Әни, шул ырым-шырымың белән аптыратма ичмаса, – дип, авызын япты.

Япты шул, япты. Димәк, Наилә үзе балаларына кечкенәдән тиешле тәрбия бирә белмәгән. «Заманы» дисәң… заманга тел тидермәгез, ул Аллаһныкы, диләр. Димәк, үзе гаепле. Хәер, үзе дә олыгайгач кына, ачы тәҗрибәләр туплагач кына килде ләбаса дингә.

Ахыр чиктә Наилә нәни оныгы исеменә кабат корбан чалдырырга булды. Өстәвенә Корбан бәйрәме дә җитеп килә. Бу юлы ул ярдәмгә улы Галимне чакырды. Мәчет аша корбанлык сарык табып, аны чалдырып, үз өендә нәни генә мәҗлес җыйды. Тик улы да аңлап бетермәде аның бу гамәлен: «Кашык кадәр бер бала өчен икешәр тапкыр корбан мәҗлесе үткәрәләрме инде?» – дип сөйләнде. Эшне аңлатып биргәч, ул да сеңлесе кебегрәк:

– Синең шул булыр инде, – дип куйды.

…Ниятләгән эшләрен гамәлгә ашыргач, кунаклары да таралып, өйдә үзе генә калгач, Наилә госел коенды да намазлыкка басты. Озаклап ястү намазын укыды. Аннары, сәҗдәгә китеп, елый-елый, Раббысына ялварды:

– Йа Раббым, белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка. Үземә, балаларыма, оныкларыма хәерле-бәрәкәтле гомерләр бир, иман байлыгы бир, туры юлларыңа күндер…

Намазлыгыннан торып, урынын җәяргә керешүгә, телефон шалтырады: улы!

– Әни, үпкәләткән булсам гафу ит. Мин, чыннан да, диндә берни аңламыйм бит. Син мине бераз өйрәткәлә инде.

Наиләнең, кинәт күңеле тулып, тамагына төер тыгылды, телен чак әйләндереп: «Ярар, улым», – дигәндә, күзләреннән кабат яшьләре тәгәрәште.

Тагын өч көннән сабые белән Гөлгенәне дә хастаханәдән чыгардылар.

2009
«ХЫЯНӘТ»

«Ай!» – Балалары йоклаганчы дип үзе дә алар янында ятып торган Равия, изрәп киткәнлеген сизеп, тизрәк урыныннан кузгалырга ашыкты. Иренең эштән кайтасы бар ич. Хатынының йокысыннан уянып ишек ачканын яратмый ул. Сәгать ничәдә генә кайтса да, Равиянең ашы, чәе әзер булып, Җиһангиры кайтып керүгә үк, өстәленә куелырга тиеш. Кара инде, сәгать тугыз да тулып киткән ләбаса. Тагын соңарды инде. Димәк, төн уртасыз кайтып кермәячәк.

– Әхмәт Ясәвиевичны ресторанга алып бардым әле, – дияр. – Майламыйча таба да купмый. Гомер буе шушы тулай торакта яшәмәбез бит. Цех начальнигы ярдәм итмәсә, ничек фатир алмак кирәк.

– Соң, әле үткән атнада гына… – дип, ризасызлык күрсәтергә маташыр Равия, ә тегесе…

– Әй, син нәрсә аңлыйсың соң? Сиңа – алма шалкан, чумара талкан, – дип кырт кисәр.

Тәрәзәдән, нурланып, тулган ай карады. Әй, хыялый да инде син, Равия, шулай гел начарга гына юрамыйлар инде. Күңелсезлекләр дә гел-гел кабатланып тормас, дия кебек иде. Хатынның күптәнге бер мәзәк хәтеренә килеп төште. Бер яшь бикәч, соң гына әнисенә телефоннан шалтыратып: «Ирем һаман кайтмады, мөгаен, үзенә сөяркә тапкандыр», – дип зарланган, ди. Әнисе исә: «Юк, кызым, алай начарга юрама әле, аның берәр машинага тапталуы да ихтимал ич», – дип юаткан, имеш. Ха-ха-ха, хи-хи-хи… Әмма ничәмә-ничә көннәр, атналар, айлар буе шул халәттә яшәп кара әле!

Равия күмәч йөзле ай карап торган тәрәзәнең пәрдәләрен төшерде, радиоалгычны акрын гына тавышка көйләп җибәрде, иртәгә иртүк бакчага озатасы ике улының күлмәк-ыштаннарын хәстәрләргә тотынды.

…Ниһаять, кыңгырау тавышы! Инде йоклаган күрше-тирәләрне уятмаска тырышып, хатын оекчан гына тышкы ишекне ачарга йөгерде.

– Җиһангир?

– Ач!

Ире тагын салып кайткан. Их, тизрәк йокларга гына ятса иде. Әмма ул ашамыйча йокламаячак һәм, гомумән, тиз генә йокламаячак. Равия, күнегелгән гадәт буенча, өстәлгә тәлинкә белән аш куйды, ипи кисте, чәйне кайнарлатты.

– Ярарга тырышасың, ә? – диде ире. – Син, мөгаен, миңа хыянәт иткәнсеңдер.

Равия өчен монысы көтелмәгән яңалык иде. Хыянәт? Каян башына килә диген син. Югыйсә өйләнешкән чакта ук гомергә бер-берсен яратырга, беркайчан да бер-берсенә хыянәт итмәскә дип сөйләшкәннәр иде түгелме? Һәм… ахыргача бер-берсенә ышанырга дип… Шуңа күрә Равия Җиһангирына ышана да, ярата да. Эштән соң әнә шулай исереп кайтып тавыш чыгарган чакларында да ул аны аңларга, кичерергә тырыша. Чөнки иртәгәсен үк ул, һичшиксез:

– Равиям, бәгырем, мин сине үлеп яратам. Кичә эчкәнмен, нишләгәнемне хәтерләмим. Кичер, яме, – дип өзгәләнәчәк. Шуңа да Равия мондый күңелсез кичләрне, йокысыз үткәргән төннәрдән соң килгән авыр көннәрне вакытлы күренешкә санап, күкләрнең бер аязачагына өмет итеп яши дә яши.

– Өметләнмә юкка, – дип, вәгазь укый дус хатыны Венера. – Яраткан ир көне-төне әллә кайларда йөрми ул. Әле кичә генә урамнан бер чибәр кыз белән кочаклашып барганын күрдем…

– Китче, ялгышкансыңдыр, – ди Равия, көлә-көлә.

…Җиһангир кабат шул соравына кайтты:

– Ник эндәшмисең, хыянәт иттеңме?

– Китче, нинди сүз… – Равия аптыраганнан елмаеп куйгандай итте.

– Ә нигә гаепле кебек елмаясың?

– Нишлим соң?

– «Нишлим соң, нишлим соң?» Юк, дияр идең. Мин бит сине үтәли күрәм. Әйт, кем белән?

Равия, чыннан да, мондый очракта нишләргә кирәген белми иде. Төшме соң бу, өнме? Чынлап әйтүеме, шаяруымы?

– Әйт, дим сиңа! Син бит уңайсызланып елмаясың.

Булса да булыр икән кеше. Тагын исереклек галәмәтедер бу.

– Җиһангир, әйдә, бәгърем, йокларга ятыйк. Иртүк торасы да бар…

– Җаваптан качасыңмыни? Минем иртүк торасым юк. Икенче смена… Әйт…

Нишләмәк кирәк? Йоклыйсы да бар, инде сәгать өч. Бәлки, тынычланыр?..

– Әйе инде, әйе! Хыянәт иттем! Әйдә, йоклыйк…

– Ә-ә, юк! Шулай җиңел генә котылырмын дидеңме? Әйт, Равиям, кем икәнен, аннары бер сүз дәшмим. Үзем генә белермен, мин сине бик тә кадерләп кенә яшәрмен. Син бит теләсә кем яратырлык кеше, үзем дә белеп торам. Әйт инде…

Хатынның иренә каршы торырлык хәле дә калмады, әйтер сүз дә таба алмады. Әлеге халәтеннән чыгу юлы булмаудан ул тәмам гаҗиз иде.

– Нигә куркасың инде, мин бер сүз әйтмәячәкмен, дидем ич. Надирдыр ул, мөгаен. – Ир Равиянең хезмәттәшен атады.

– Юк.

– Алайса, күрше Харис. Сиңа кызыгып йөргәне әллә каян күренеп тора иде.

– Юк.

Җиһангир тагын әллә кемнәрне исенә төшерде. Йокысызлыктан һәм көтелмәгән сорау алудан тәмам арыган Равия битараф кыяфәттә: «Юк, юк», – дип кабатлап утырудан узмады.

– Белдем, белдем! Венераның ире Нурислам ул! Яшь чакта сез йөргәнсез дә түгелме соң әле?

– Булса, – дип сыкранды хатын, соңгы сорауга җавап бирәм дип уйлап. Әмма… әйтеләсе сүз әйтелгән, Җиһангир тарафыннан нәкъ үзе теләгәнчә кабул ителгән иде инде.

– Әһә, шулаймы? Аһ, шулаймы?..

Тагын бер йокысыз төн узды. Улларын бакчага илтеп куйган хатын, тәненең күгәргән урыннарын хезмәттәшләреннән яшерердәйрәк киемнәрен киеп, эшенә ашыкты.

Күпмедер көннәрдән соң Равия көтмәгәндә «үз хыянәтенең сәбәпчесе» Нурисламны урамда очратты. Һәрвакыттагыча ачык йөз белән исәнләшергә теләде. Ире әйтмешли, яшь чакта «йөргән» саналсалар да, мөнәсәбәтләре капка төбендәге эскәмиядә йолдыз санап утырудан узганы булмады аларның. Аннары бер-ике тапкыр матай белән күрше авыл клубына чыктылар бугай. Кулга-кул тотынышырга да оялдылар хәтта. Язмыш бит бу: еллар үткәч, Равия Җиһангирга кияүгә чыкты, Нурислам Равиянең дус кызы Венерага өйләнде.

…Әйе, Равия Нурислам белән берни булмагандай исәнләшеп узарга теләде. Әмма… Нурисламның сүзләре аның өстенә баштанаяк бозлы су койгандай итте:

– Беләсеңме нәрсә? Әгәр дә бозык хатын икәнсең, үз бозыклыгыңа мине катнаштырма! Беткәнме шунда үзең кебек…

Калганын ишетмәде Равия. Хәер, ишеткәне дә бик җитәрлек иде. Тик ни өчендер күз алдыннан яшь вакыттагы капка төпләре, шомыртлары ап-ак чәчәктә утырган хуш исле бакчалар, тулган айлы, якты йолдызлы зәңгәр кичләр гөлт итеп кабынып узды да гөлт итеп сүнде.

Шулай да Равия үз тормышыннан балачак дусты, туры сүзле, зәңгәр күзле Венераны сызып ташлый алмый иде. Тик инде аның янына юллар ябык. Ире белән әнә ничек «хыянәт ит тә», дусларча аралашып яшә, имеш. Венера мәсьәләне үзенчә хәл итте. Дустының эшенә телефоннан шалтыратты да:

– Кара әле, Равия, күптән күрешкәнебез дә юк. Бүген төшке ашка безгә кил әле. Үзем генә. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – диде.

…Венера бик тәмле итеп гөбәдия пешергән. Авызда эреп тора. Сыйлый да белә инде үзе:

– Йә, йә, тартынып утырма. Синең өчен генә пешердем. Көн дә гөбәдия ашап тормыйсыңдыр, – диде.

Тора-бара сүз Равиянең тормышына, ире белән мөнәсәбәтләренә күчте.

– Ни дим, элеккечә инде, – дип әйтүдән уза алмады Равия.

– И, ник яшерәсең инде аны? Җиһангирың бит, сине көнләп, минем Нурислам янына барган. Нурислам белән хыянәт иттем, дип үзең әйткәнсең ич.

Равия акланырга дип авызын ача башлаган иде, дусты өлгеррәк булып чыкты.

– Әйттем Нурисламга, менә белдеңме инде Равияңнең кем икәнен, дидем. Йә инде, йә, аша син, аша, табында сынык калдыру явызлык теләү була ул…

Равия берәүгә дә явызлык теләми иде…

2001
ГӨЛБҮЛӘК

Гөлбүләк ханым ул көнне ничектер зур бәйрәм, тантана кебек кабул итте. Йөрәге яшь чагындагыча каядыр җилкенде, ашкынып типте. Бу халәтеннән кызы Гөлйөзем, оныгы Илнур көлә күрмәсен дип, эчтән генә үзен сабыр булырга өндәде. Хәер, алайга калса, алар үзләре дулкынланмыймы әллә? Гөлйөзем бердәнбер улын өйләндерергә, Илнуры сөйгән кызы белән кушылырга әзерләнә. Дулкынланса да килешә аларга. Ә Гөлбүләк ханым – заманында үзенең өч баласын башлы-күзле иткән, дүрт оныгының туенда катнашкан кеше. Бу юлы гел булмаганча дулкынлана, каушый.

Илнурның кәләше Луизаны сорарга дип, Гөлйөзем белән булачак кода-кодагыйларына барырга сөйләшкәннәр иде.

– Исән булса, әти барган булыр иде. Әнигә иптәшкә син барырсың, дәү әни, – диде оныгы Илнур.

Ничек ризалашмыйсың. Кызганыч, кияүләре берничә ел элек үлеп китте шул. Ярар, барыр, ник бармаска ди әле? Гомере буе укытучы булып эшләгән Гөлбүләк ханым кеше арасында бер дә югалып калмый. Булачак кода-кодагыйлар белән дә уртак тел табар, аралашып, сөйләшеп китәр әле. Кызы Гөлйөзем тыйнак-сабыр, аз сүзле. Иң кирәге турында да сүз башларга тартынып, кыенсынып калмагае.

Гөлбүләк ханым чал кергән чәчләрен әйбәтләп тарап, баш чүмеченә пөхтәләп өйде. Аннары яшь чагыннан бирле саклаган сәйләнле җәтмә белән урады. Искечә булса булсын, үзенә шулай килешкәнен белә ул. Мәрхүм ире Таһир Гөлбүләгенең озын толымнарын, аларны үреп, бизәп куйганын бик ярата иде. Әлеге ак сәйләнле вак җәтмә дә – аның бүләге. Оныгына кәләш сораганда, иренең рухы да сөенеп торсын. Өстенә кигән озын зәңгәр күлмәге дә ханымны яшәртеп, буй-сынын зифаландырып җибәрде. Изүенә энҗе чәчәк рәвешендәге брошкасын да кадаса…

– И-и әни, свиданиегә җыенган кызлар кебек бизәнгәнсең! – Кызының әлеге сүзләреннән Гөлбүләк ханым сискәнеп китте. Кара инде, әллә кайчаннан бирле үзен күзәтеп торганын сизмәгән дә!

– Кызым, свиданиедән дә мөһимрәк вакыйга бит. Төпчек оныгым өйләнә, – диде ханым, аклангандай итеп. Кыска чәчләрен, гадәттәгечә, лак сиптереп кенә тигезләп куйган, «эшлекле ханым» стилендәге соргылт күлмәген, күлмәгенә төстәш биек үкчәле туфлиләрен кигән кызы өйдән чыгып китәргә инде күптән әзер иде.

…Луизаларда да әлеге вакыйгага бик тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Идәнне яңа гына юып чыгарганнар, күрәсең, ишек төбенә, аяк сөртеп керү өчен, юеш чүпрәк җәелгән. Подъезд мәйданчыгына тәмле булып майда пешкән пәрәмәч исе таралган. Ни булды соң бүген Гөлбүләк ханымга? Замана яшьләре әйтмешли, гел ностальгия дулкыннарында тирбәлеп, үткәннәргә китә дә тора! (Югыйсә татар телендә аның өчен тагын да матуррак «сагыну» сүзе дә бар барын.) Менә бит бу юлы бала чагына ук кайтарды әнә шул хис. Майда йөздереп, пәрәмәч пешерергә аның дәү әнисе бик ярата иде. Гөлбүләк ханым үзе, Казанда туып үскән кыз булса да, бала чагында еш кына әнисенең туган шәһәре Ленинградка, дәү әниләренә кунакка бара иде. Дәү әнисе дә, тутасы Назифә дә аны сөенеп каршы алалар.

– Бу кадәр әнкәңә охшарсың икән, – дип сөя аны дәү әнисе. – Нәни кызым килгәч, үзем дә яшәреп китәм, билләһи. Мәшәкатьле булса да, күңелле булган икән бала үстергән чакла-а-ар…

Аннары дәү әнисе авыр гына көрсенә. Озак кына дәшми тора. Гөлбүләк ул көрсенүнең мәгънәсен аңлап бетерми әле. Бабасының бик укымышлы мулла булганын, шәһәрдәге мөселман балаларына озак еллар буе дин сабаклары укытканын да белми. Дин әһелләрен эзәрлекли башлагач, бабасын кулга алганнарын һәм аның төрмәдә үлеп киткәнлеген дә ул чакта бәләкәй кызга сөйләп тормаганнар.

Гөлбүләк өчен иң рәхәте: дәү әнисе аны, үзе әйтмешли, бик иркәли-үсендерә. Төрле тәм-том белән сыйлый, йокларга яткач, берсеннән-берсе серле әкиятләр сөйли. Шундый ук серле догалар ятлата. «Өйрән, кызым, белгәннең зыяны юк аның», – ди. Ә инде пәрәмәчләргә килгәндә, әбисе аны шулкадәр оста пешерә! Телеңне йотарлык була. Чәй янына камыр ашы куелганын, ә чәй эчә-эчә сөйләшеп утырырга ахирәт карчыкларының килгәнен ярата да инде.

– Мәле, кызым, беренче пәрәмәчне авыз итеп кара. Тәмле булганмы икән, май эчмәгәнме? – дия-дия, алсуланып пешкән кайнар пәрәмәчне оныгының тәлинкәсенә сала.

Ничек инде тәмле булмасын! Гөлбүләк, куана-куана:

– Май эчкән, дәү әни, май эчкән! Бик тәмле булган, – ди.

Дәү әнисе хафага кала:

– И Аллам, майның кайнавы җитмәде микәнни? Ашыгыбрак салганмын пәрәмәчне, – дип көенә.

«Май эчү» дигән сүзнең «уңмаган» мәгънәсен аңлатканны каян белсен инде кечкенә Гөлбүләк?

…Пәрәмәч исе тараткан фатир ишеге, кыңгырау төймәсенә басканчы ук, үзе ачылып китте. Көтеп торганнар, тәрәзәдән күргәннәр, димәк.

– Рәхим итегез, әйдәгез, керегез, – дип каршы алды аларны озын буйлы, маңгаеннан пеләшләнә башлаган кара чәчле, затлы кыяфәтле ир-ат. Һәм ул арада:

– Луизаның әтисе булам, Әхмәтзыя, – дип, үзе белән таныштырып та өлгерде.

(«Минем дәү әтиемнең исеме», – дигән фикер йөгереп узды Гөлбүләк ханымның башыннан.) Кунаклар да үз исемнәрен әйтеп, ике куллап күрештеләр. Аш-су бүлмәсеннән алъяпкычлы хуҗабикә дә йөгереп чыкты:

– Үзегез аңлыйсыз инде, хатын-кыз һич плитәдән аерыла алмый, гаеп итмәгез. Керегез, утыра торыгыз, – диде.

Каршыларына, кояштай балкып, килен буласы Луиза да килеп чыккач, ханымнар, тартынуларын җиңеп, залга уздылар.

Зәвык белән җиһазландырылган заманча фатир. Йомшак диван-кәнәфиләр, затлы «стенка». Диварларга үрмә гөлле макраме-кашполар эленгән. Сәнгать училищесында укыган Луизаның эшедер инде монысы. Ә «стенка»дагы берничә антиквар ваза, нәфис статуэткалар кем эше?

– Ошыймы? – дип сорады Әхмәтзыя, ханымнарның сокланулы карашларына игътибар итеп. – Ата-бабаларыбыздан калган мирас инде болар. Алар Ленинградта торганнар бит. Патшалар бишегендә! – Хуҗа әфәнденең тавышында горурлык төсмерләре чалынып алды. – Бай булганнар, зыялы булганнар. Дин сабагына да, дөньяви белемгә дә ия безнең нәсел. Менә мин исемемне Әхмәтзыя дидем. Әтиемне укыткан сукыр бер мулланың исеме ул, беләсегез килсә. Миңа шуның исемен кушканнар…

Гөлбүләк ханым бөтенләй югалып калды, телен йотты. Кая китте соң аның кыюлыгы, теләсә кем белән дә рәхәтләнеп аралашу осталыгы? Ул да, кызы Гөлйөзем дә, хуҗаны бүлдерергә кыймыйча, ара-тирә башларын каккалап, аны тыңлап утыра бирделәр. Димәк, димәк… Аларга бер гаилә булып яшәргә, туганлашырга Аллаһы Тәгалә үзе кушкан булып чыга.

Ак ашъяулык җәелгән озынча түгәрәк өстәлгә әнисе белән кызы төрле нигъмәтләр китерә башлады. Ә инде өстәл түгәрәкләнгәч, хуҗабикә:

– Сезнең янда алъяпкыч белән утырып булмас, тиз генә өс-башымны алыштырыйм, – дип, күрше бүлмәгә чыкты.

Гөлбүләк ханымның күз алдына яңадан дәү әнисе килде. Бүтән бернинди бизәнү әйберләре белән мавыкмаган әбисе брошкаларга мөкиббән иде. Өйдәме, кеше арасындамы – аның изүендә һәрвакыт нинди дә булса брошка ялтырар. Җитмәсә, һәр брошкасының үзенә генә хас матур исеме булыр. Гөлбүләкнең исендә: бик затлысы, яшел зөбәрҗәт яфраклар уртасына кызыл якут чәчәк куелганы бар иде. Яфракларында чык тамчысы рәвешендә вак кына ак ташлар җемелди.

– Дәү әнием, монысының исеме ничек? – дип сорый кыз.

– Гөлбүләк, – ди дәү әнисе.

– Юк ла, мин үз исемемне сорамыйм. Брошканыкын, – дип турсая оныгы.

– Брошканың да исеме шулай. Аның турында бик матур бер риваять тә бар әле. Тыңла. Бер авылда бер бик гүзәл кыз яшәгән. Юк, үзе генә яшәмәгән инде, әти-әнисе, туганнары, дус кызлары да булган. Ә ул барысыннан да сөйкемлерәк тә, акыллырак та, инсафлырак та, ди. Бөтен егетләр аның тирәсендә бөтерелгәннәр. Әмма бервакытны илләренә дошман басып кергән. Егетләр сугышка китеп барганнар. Тик, бәхеткә, айлар үткәч, зур җиңү яулап кайтып та кергәннәр, ди. Кызның балачактан уйнап үскән күрше егете генә тома сукырайган икән. Мондый гарипне нинди кыз яратсын дип, егет гүзәлкәйгә сүз кушарга да базмаган. Беркөнне, бик эче пошкач, якындагы күл яныннан көпшә кисеп алган да курай ясаган бу. Бөтен йөрәк сыкрауларын көйгә салып, иртәле-кичле курай тарта икән.

Бу вакытта гүзәлкәйнең әти-әнисе аны кияүгә бирергә җыена инде. Булачак кияү – ныклы, бай нәселдән. Җитмәсә, сугыштан да буш кул белән кайтмаган. Гүзәлкәйгә дә, әти-әнисенә дә туйга төрле ефәк-парча, алтын-көмеш вәгъдә иткән. Тик кызның күңеле – күрше егетендә. Әмма егет дәшмәгәч нишләсен. Башлап сүз катарга кызлык горурлыгы кушмый, әти-әнисен рәнҗетүдән дә курка.

Менә беркөнне кияү егет, затлы бүләген дә алып, кәләше янына килгәндә, күрше капка төбендә сукыр егетне очрата. Авылдашлар бит инде, бер-берсен яхшы беләләр.

– Гүзәлкәйгә мин дә бәхет телим, – ди курайчы. – Шул теләгемә кушып, менә бу гөлне тапшырчы үзенә.

Гаҗәеп матур гөл була, ди ул. Уч төбедәй яшел яфраклар уртасында уттай янган кып-кызыл чәчәкләр! Авылда андыйны моңарчы беркем күрмәгән. Сукыр егет аны ничек үстерә алган, диген? Әманәтне үтәргә кирәк, тапшыра егет кәләшенә гөлне. Гүзәлкәйнең йөзе тагын да нурланып китә, чәчәк таҗларына шатлык яшьләре тама.

– Кичер мине, – ди ул киявенә. – Син үз бәхетеңне миннән башка да табарсың әле. Мин… гөл бүләк иткән егетне ялгыз калдыра алмыйм… Минем брошкам әнә шул гөлнең күчермәсе була инде, кызым…

…Серле әкиятләр сөйләүче дәү әнисе дә, аның берсеннән-берсе затлы брошкалары да сугыш вакытында бөтенләйгә юкка чыкты. Блокада өзелгәч, сөяк белән тирегә генә калган Назифә туталары Казанга, Гөлбүләкләргә кайтып егылды. Бик озаклап тернәкләнде шуннан соң.

Еллар үткәч тә, сугыш вакытын, блокаданы искә төшерсә еламыйча калмый иде. Назифә апалары Ленинградтан, туган йортыннан берни алып кайтмады. Бомба төшеп, йортлары, андагы бай китапханәләре дә янган иде. Кайбер кадерле бизәнү әйберләрен – брошкаларын да – ниндидер таныш сәүдәгәргә ипигә алмаштырганнарын сөйләде.

– И-и, мин сезне көттереп зарыктырдым инде, – дип гөрләп, залга якты йөзле хуҗабикә килеп керде. – Әйдәгез, әйдәгез, ризыктан җитешегез әле!

Аның өстендә аллы-гөлле крепдешин күлмәк, ә күлмәк изүендә… зөбәрҗәт яфраклы, якут чәчәкле брошка яна. Гөлбүләк исемле брошка яна иде!

Гөлбүләк ханымның күз аллары караңгыланып китте, теле кибеп аңкавына ябышты. Авып төшмәс өчен, чытырдап урындыгына тотынды да:

– Су бирегезче… – дип пышылдады.

1999

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации