Электронная библиотека » Файруза Муслимова » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Башка кеше"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:20


Автор книги: Файруза Муслимова


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 13 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Фәйрүзә Мөслимова
Башка кеше. Хикәяләр, публицистик язмалар


Хикәяләр

КОЯШ БЕЗНЕҢ АВЫЛДАН ЧЫГА

– Иртүк торып, кояш чыгышын караганың бармы синең? Юкмыни? Ә син беләсеңме соң, бөтен дөньяга нур сибүче кояш безнең авылдан чыга. Менә җәй үтеп бара. Тагын Казаныңа китәрсең. Кояш чыгышын күрми китә күрмә. Әбекәеңә әйт: иртәгә иртүк уятсын үзеңне.

Түр бүлмәдә оныгының кызын тирбәтеп утырган Хәбирәттәйнең колагын иркәләп, улы Салихның көйле тавышы агыла. Күрше Нәҗибәнең оныгы Ләйлә кергәндер, күрәсең. Ел саен җәй буена авылга кайта ул. Су коенып, яланда уйнап, бәбкә саклап йөри-йөри, шәһәренә китәр вакыт җиткәнне сизми дә кала. Кунак кызы Хәбирәттәйләрне дә үз итә. Җае чыккан саен сугылып чыга шунда. Әнә бит Салих абыйсын ихлас күңелдән тыңлап, сүзләре белән ризалашып утыра:

– Ярар, әйтермен. Сәгать ничәләрдә чыга соң ул кояш?

Хәбирәттәй калганын ишетмәде. Әллә кинәт кенә йокымсырап китте, әллә Ләйлә чыгып югалды, белмәссең. Ә шулай да Салих улының сүзләре дөрес иде бугай. Кояш, чыннан да, алар авылыннан дөньяга күтәрелә. Озын-озак гомер юлы кичеп, Хәбирәттәйнең анык кына шундый фикергә килгәне юк иде әле. Бөтен гомере шушы авылда үтте аның. Сирәк-мирәк туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына кунакка барса гына инде. Шушы авылда туып үсте, кияүгә чыкты. Ире Кадергалине сугышка озатты. Аннары, сыңар канаты белән җылытып, улы белән кызын үстерде. Менә хәзер улы һәм оныгының гаиләләре белән бергә гомер итә. Әйе, аның бүтән җирдә кояш чыкканын күргәне юк лабаса!

– Әнкәй! Әнкәй, дим. Әйдә, көтү кайтканчы, чәй эчеп алабыз. Бала йоклый, ахрысы. – Монысы килене Камәрия эндәшә. Аллага шөкер, утыз ел бергә гомер итеп сүзгә килешкәннәре юк. Әнә бит әнкәй дип кенә тора. Күршеләре ышанмыйлар кайчагында. Камәриянең ачуын китерсәңме – бер сүз белән авызыңны яба ул, диләр. Булыр да инде. Кирәк чагында үз-үзеңне яклый белү дә – зур осталык. Андый осталык Хәбирәдә булмады инде, бигайбә. Кеше белән әрләшмәде, кешене рәнҗетүдән, гөнаһ җыюдан курыкты.

– Рәхмәт, килен. Әле авызларым кибеп торадырые. Йокымсырап та киткәнмен бугай. Бая Салихның Ләйлә белән сөйләшүенә изрәгәнмен, ахры.

– Шулайдыр. Чыгып китте инде Ләйләсе. Әнә Зәлифә килен дә кайта. Артыннан кумыйлардыр бит, ул кадәр йөгермәсә?

Камәрия шулай сөйләнә-сөйләнә чәй ясаганда, Зәлифә җилдәй атылып килеп тә керде:

– Булды, җитте! Бу өйдә бүтәнчә яшәрлегем калмады. Гаепләмәгез, әнкәй, әбекәй, мин әниләргә кайтып китәм!

Ике каенана шаккатып, ни әйтергә белми торган арада, килен бишек янына атылды. Йоклаган баланы елата-елата күтәреп алып төрә дә башлады. Беренче булып Камәрия аңына килде:

– Тукта, балам, чү. Ни булганын аңлат башта. Баксаң-күрсәң, тузынырлык сәбәбе дә юктыр әле.

– Бар шул, әнкәй, бар. Ышанмасаң, Мирфаязның үзеннән сора әнә. Бөтен авыл күз алдында Илсөяне матайга утыртып, каядыр китеп барды бит! Күпме әйттеләр миңа, күпме әйттеләр… Көлеп кенә уздырган булдым. Ышанмадым. Инде үзем күргәч… – Зәлифә, күз яшьләренә буыла-буыла, баланың әйберләрен җыярга кереште.

Моңа кадәр сүзсез торган Хәбирәттәй дә, ниһаять, телен әйләндерерлек көч тапты:

– Ашыкмале, кызым, кая барасың? Кояш безнең авылдан чыга бит. Ничек яшәрсең таң кояшыннан башка?

Зәлифә Хәбирәттәйдән мондый сүзләрне көтмәгән иде. Нинди сүзләр соң бу, кайсы җырдан? Баласын күкрәгенә кыскан килеш, күзләрен тутырып, әбинең җыерчыклы йөзенә, ак яулык читеннән берничә бөртеге генә күренеп торган чал чәчләренә, ябык гәүдәсенә карады. Ул аңа тагын да бөрешеп, кечерәеп калган кебек тоелды. Иреннәрен чак-чак кыймылдатып:

– Нәрсә сүлисең? – дип кенә эндәшә алды.

– Кызым, соңыннан, – диде әби. – Әнә көтү дә кайта, куеп тор әле баланы.

…Мирфаяз өйгә соң гына, караңгы төшеп, йолдызлар калыккач кына кайтты.

– Комбайнның бер часте ватылды, шуны эзләп, күрше колхозга барырга туры килде әле, – дип сөйләнгән булды үзе.

Хәбирәттәй кисәтеп куйганга күрә, Зәлифә килен иреннәрен тешләп түзде, бернәрсә эндәшмәде. Салих белән Камәрия түр бүлмәдә, бик бирелеп, телевизор карарга утырдылар.

Зәлифә, кыштыр-кыштыр гына йөреп, чәй әзерләде. Мирфаяз да, Хәбирәттәй дә әкрен генә өстәл янына килеп кунакладылар.

– Карале, улым Мирфаяз, – дип сүз башлады әби. – Армиягә киткән чакларыңны онытмадыңмы әле?

– Юк, нигә сорыйсың, әбекәй? – диде Мирфаяз, гаҗәпләнеп.

– Син кайтканчы үләрмен инде, улым, дип калганием, исеңдәме? Юк, исән-сау тор, дип киткәниең. Әле дә яшим, гомерем бетмәгәч. Менә синең балаңны багу да насыйп булган бит әле.

– И-и әбекәй, хәзер бигрәк тә яшәргә кирәк инде.

– Аерылулар бик ачы, һәрбер аерылудан соң очрашулар гына насыйп түгел шул.

– Ни сөйлисең син, әбекәй?

– Бабаңны сугышка озатуым исемә төште әле. Авылдан китүчеләр атларга төялеп, түбән оч юлыннан чыгып киткәннәр ие. Ә мин бабаңны югары оч юлыннан Ишәлтауга кадәр озата бардым. Түбән оч юлы, су буеннан килеп, Ишәлтау юлына тоташа бит. Бабаң минем белән хушлашты да атларга каршы таудан йөгереп төшеп китте. Борылып карамады. Тау башында берүзем басып калдым. «Кадерга-ли-и», – дип кычкырасы ие шунда. Борылып карарие. Борылып караган булса, сугыштан да әйләнеп кайтыр ие. Күңелгә шулай тоела. Кычкырырга оялдым шул. Гомерлек үкенеч булып калды…

Хәбирәттәй яулык почмагы белән күзләрен сөртте. Мирфаяз да, Зәлифә дә тамак төбенә бөялгән төерләрен йотып җибәрә алмыйча, дәшми-тынмый утыралар иде.

– Әтиеңне армиягә озаттым. Абыеңны. Сине. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттыгыз. Сезне озатканда да, артыгыздан исемегез белән кычкырып кала алмадым. Уңайсыз бит. Акылдан язган икән бу, диярләр. Шулай да, һәр балам олы юлга чыккан саен, күңелем белән артларыннан дәшәм. «Ка-а-айт, кире ка-а-айт!» – димен. Гаепләмәгез, балалар. Аерылмаган кеше бергә булуның кадерен белми дип әйтимме соң? Ярар, калганын үзегез дә аңларсыз. Йоклыйк, булмаса. Ә, Зәлифә, оныта язганмын. Кояш безнең авылдан чыга, дип әйткән идем бит. Үз бәхетеңне тапкан, балаларыңны баккан җирдә кояш та яктырак, җылырак була. Әле көндез шул сүзне атагыз Салих авызыннан ишеттем дә сөенеп куйдым. Балаларым әтисез үсте, бик кыен чаклары булгандыр. Алай да ил белән ие бит, нишләтәсең. Бүгенге көндә ирекле баштан үзебезне дә, балаларны да безнең авылда гына чыга торган кояштан мәхрүм итә күрмик, дим.

Хәбирәттәй кинәт тынып калды. Гомер буе әйтә алмаганын бүген генә әйтә алды түгелме соң? Ул, кинәт хәлсезләнеп, күзләрен йомды. Бүген, күңелендәген оныкларына бушаткач, дөньяга, һичшиксез, ниндидер могҗиза туарга, дөнья бары тик яхшыга таба гына үзгәрергә тиеш иде.

…Хәбирәттәй, бөтен картлык тузаннарын берьюлы кагып төшергәндәй, рәхәт, тыныч, талгын йокыга талды. Төшенә ямь-яшел чирәмле биек Ишәлтау, тауга каршы ашыгып күтәрелүче япь-яшь Кадергали керде. Хәбирә сабыр гына көтә, каршысына йөгерергә, эндәшергә кыймый. Кадергали аңа таба кулларын сузып йөгерә, ә үзе:

– Хәбирә-ә-әү! – дип дәшә, имеш.

Юк, туктале, бу аның Кадергалиеме, әллә алар авылының кояшымы? Һәр көн саен кояш булып аның Кадергалие күтәрелеп килә икән бит… Шуңа күрә дә үз авылында гына кояшлы икән бит…

Әнә кояш аның каршысына тәгәри:

– Хәбирә-ә-әү! – дип аваз бирә, имеш.

1994
ПЕРӘ

Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? Хәер, ни дә булса әйтә калса, Вәсил аны барыбер ишетмәс иде. Ишетми ул. Ишетмәгәч, сөйләшә дә белми. Ишетмәүнең, сөйләшмәүнең табигый кимчелек, үзен башкалардан аерып торган зур бәхетсезлек икәнен дә аңламый. Шуңа күрә Вәсил бу мизгелләрдә бик бәхетле, өйдә эш белән ыгы-зыгы килеп йөргән әнисен күрүе, мич ялкынында битләрен алландырып, җылынып-изрәп утыруы белән бәхетле.

Вәсилнең беркая да ашыгасы юк. Апасы Вәсилә әнә, мәктәпкә барасы булгангамы, йокы рәхәтен озаккарак сузарга тырыша. Әнисенең иртәнге эшләр белән булышуы да, бераз гына калышыбрак урыныннан кузгалган әтисенең шул ыгы-зыгыга кушылып китүе дә әллә бар аңа, әллә юк. Йоклавы йоклау.

– Тор, кызым, күрше Рәзинә мәктәпкә дә китте инде, – дип, әнисе килеп уяткач та, бераз киерелгәләп, урынында иркәләнеп ята.

Хәер, Вәсил әнисенең сүзләрен ишетми, хәрәкәтләр аша гына барысын аңлап, тоеп тора. Ишетә-сөйләшә белсә, ул да мәктәпкә йөрер иде, быел өченче класста укыр иде инде ул! Аны бөтенесе юләр дип уйлый. Башкаларга охшамаган кеше юләр була микәнни? Вәсилгә барыбер түгелме? Кыш көне ул урамга бөтенләй диярлек чыкмый. Юньле кием-салымы да юк. Аның каравы – җәй көне! Яңа чирәм белән бергә кояш нурларына үрелеп сөенгән малайны беркем тезгенләп, бәйләп куя алмый. Күлмәгем юка, ыштаным төпсез, дип тә хафаланмый Вәсил, язгы гөрләвекләр белән үк яланаяклап кына урамга чыга да йөгерә. Куанычын белдереп, очраган бер кешегә:

– Пр-рә, пр-рә… – дип, нидер аңлата.

Өлкәнрәкләр, ие, ие, дигәндәй, иякләрен каккалап, Вәсилне иңнәреннән сыйпаштырып, аның урамга чыгу шатлыгын уртаклашкандай итәләр. Бала-чага исә:

– Перә килә! Перә килә! – дип, ниндидер бәла-казадан качкандай, төрле якка сибелешә. Үзләре кебек булмагангадыр, күрәсең, яшьтәшләре әнә шулай куркалар аңардан.

Перә боегып кына, үз турыларындагы тыкрык почмагынарак посып, аркасы белән ян бакча коймасына терәлеп утыра. Ләкин …ай-яй-яй! – тишек ыштан балагы аша ялан балтырларын ниндидер зәһәр нәрсә чеметтереп тешләп ала. Сикереп торганын сизми дә кала малай. Ул утырган җирдә ямь-яшел үләннән гайре берни күренми. Бармаклары белән аралап карыйм дисә… аһ, тагын шул ук зәһәр чеметү! Кычыткан дигән бу явызны Вәсил моңа кадәр бер дә очратмагандыр шул. Әллә кычыткан үзе, чукрак малайны кызганып, моңарчы аны чагарга ашыкмаганмы? Ни булса шул, аптыраган Перә нәкъ шул мизгелдә мәктәптән кайтып килүче күршесе Рәзинәне күреп ала. Каршысына ук чыгып баса кызның. Ярый әле, ул Вәсилдән куркып йөгерми.

– Нәрсә булды, Вәсил? Ни әйтәсең килә? – ди.

Малай аны койма буендагы яшь кычытканнар янына җитәкләп алып килә дә, әле кычытканга, әле кызарып чыккан балтырына, бармакларына күрсәтеп, нинди бәлагә таруын төшендереп бирә. Гөнаһ шомлыгы! Әлеге күренешкә мәктәптән кайтучы башка малайлар-кызлар да шаһит була. Әһә, димәк, Перә кычытканнан курка икән. Үз яннарына килә, артларыннан иярә башласа, кычыткан белән куркытасы – и бетте-китте!

Шулай итеп, Перәдән котылу чарасы табылды. Аның башкалар белән уйныйсы, башкалар арасына керәсе килде исә, шундук юл читендә үскән теләсә кайсы үләнгә иеләләр, кычыткан өзгәндәй кыланалар да… Перәдән җилләр исә!

Әнисе үрләткән мич ялкынында алланып, ялгызы гына да бәхетле булып утырган Вәсил, кешеләр арасына чыккач, бәхетсез Перәгә әверелде. Шулай итеп, ел арты ел үтте, өлкәннәр картая төште. Вәсилләр буыны үсте. Вәсилне кычыткан белән куган малайлар-кызлар да инде күптән башлы-күзле булды. Апасы Вәсилә дә кияүгә китте, күрше кызы Рәзинә дә…

Перә бу үзгәрешләргә акрынлап ияләшә килгән иде инде. Менә әнкәсенең үлеме аны бөтенләй аяктан екты. Моннан соң ул кемнең сак кына йөрешен күзәтер, кем яккан мич аңа элеккечә рәхимле җылысын сирпер, кем аңа яңа сауган сөт эчерер? И-и, эш анда гынамыни? Кем аны бер дә яныннан куып җибәрмичә, кытыршы куллары белән чәченнән сыйпап үтәр? Әтисе бар-барын. Тик ул әнине алыштыра аламы соң? Кешеләргә бик якынлашмыйча гына, әнисе җеназасы артыннан зираткача ияреп барды Перә. Аннары, кешеләр таралып беткәч кенә, башын иеп кайтты. Мондый очракта башка берәү турында: «Беркемгә берни эндәшмәде», – диярләр иде. Перәнең бу халәтен тагын ничек аңлатырга мөмкин соң? Ул үзенә (инде хәзер – ул!) беркемне якын китермәде, атасы белән дә юньләп аралашмады. Ашау-эчүдән калды. Болдырга чыгып бераз утыра да, кереп, яңадан караватына каплана. Перәнең бу хәлен күреп белгән күрше-тирә атасына киңәш-табыш белән керде:

– Мирзагали абзый, күңелеңә авыр алма. Нинди булса да, бала бала инде ул, бәгырь ите. Читкә дә җибәрәсең килмәс. Шулай да, үзе кебекләр белән аралашып, тернәкләнеп китмәсме, дибез. Казанга, инвалидлар йортына илтеп карамыйсыңмы үзен? Духтырлар да карап торыр, – диделәр.

Чыннан да, башка чара калмаган иде. Район больницасында күрсәтеп, төрле белешмәләр, юлламалар юнәткәч, Мирзагали агай бәхетсез улын Казанга илтеп кайтты. Аңа карап, ялгыз атаның күңеле тынычланмады. Алда ниндидер шомлы хәлләр, хәвеф-хәтәр сагалап тора кебек иде.

Бу вакытта Перә үзенә бөтенләй чит-ят булган җирдә, чит кешеләр арасында тереклек итәргә азапланып ята иде. Аңа бөтенләй ят тоелган зур йорт (авылдагы мәктәптән зур!), шакмак-шакмак итеп бүлгәләнгән бүлмәләр, бүлмә саен әллә ничә карават, карават саен кеше… Иң гаҗәбе: Перәне чит итмиләр, янына килеп, күзенә карап, ниндидер ишарәләр ясыйлар, кулына, чәченә, киеменә кагылалар. Перәнең алардан еракка-еракка качасы, ялгызы гына каласы, һич югы, авылындагы теге бала-чагалар кебек, кычыткан тотып, үзләрен качырасы килә. Ләкин койма буйларында зәһәр кычытканнар үскән тыкрык хәзер төшләренә генә кереп саташтыра шул… Ияләшә алмады Перә бу йортка, биредәге кешеләргә. Төшләрен өн белән бутады. Төштә күргәннәрен рас булырдай тоеп, тәрәзә яныннан китмәде: йә атасы, йә апасы үзен эзләп табар кебек тоелды. Шул тәрәзәдән ерак та түгел күзенә авылы, аны куркытучы шук малайлар, күрше кызы ягымлы Рәзинә күренде. Шәфкать туташлары кергәндә, аларны тәрәзә янына өстерәп, бармагы белән еракка ук күрсәтеп:

– Пр-рә, пр-рә, – дип сөйләнде.

Докторлар Вәсилнең хәле, аның бик тә туган ягын сагынуы турында әтисенә хәбәр итми булдыра алмадылар. Чөнки монда үткәргән ике ай чамасы вакыт эчендә ул кирәгеннән артык ябыккан, халыкча әйткәндә, йөзенә зәгъфран сарылары коелган иде.

Хәбәрне алуга, Мирзагали абзый тизрәк Казанга ашыкты. Йөрәк парәсе бит, үз гомеренә авылдан чыкмаган мәзлүм баланы чит-ят арасына, белмәгән-күрмәгән якларга илтеп ташлыйлармыни инде, йә? Карт эченнән генә үзен битәрли, ә үзе, ясаган ялгышын төзәтеп, улын яңадан авылга алып кайтырга, элеккечә бергәләп яшәп китәргә өметләнә. Менә, ниһаять, Вәсилен үз куллары белән китереп тапшырган инвалидлар йорты… Килеп җитүен көтеп торганнар диярсең, каршысына йөгереп диярлек ак халатлы шәфкать туташы килеп чыкты. Әмма…

– Улыгыз бик авыр хәлдә, абый! Тизрәк! – дигәннән башка сүз әйтә алмады, абзыйны артыннан ияртеп, палатага йөгерде.

Чиксез дулкынланган Мирзагали агай, ишекне ачуга ук, улының ябык йөзендә зураеп калган күзләрен генә шәйләп алды. Һәм… шул зур күзләрдә балкып киткән сөенеч нурлары! Вәсилнең иреннәре сизелер-сизелмәс кыймылдап алды да соңгы авазларын сыгып чыгарды:

– Пр-рә, пр-рә…

2000
«КЕС-КЕС КЕСӘМИ…»

Озын җәйге көннең эссесе сүрелеп, кояш баю ягына авышкач, кичкә – көтү каршылауга әзерлек башлана: яланга тышауланган бозауны алып кайтасы, сауганда сыер алдына куярга бакча артыннан ат кузгалагы, әрекмән йолкыйсы… Көне буена бәрәңге кәтмәнләп, чүп утап, яшелчәләргә сибәргә су ташып арылган булса да, кичне көтү рәхәт! Чөнки әнкәйләр сыерларны савып бетерүгә, без, күрше-тирә бала-чага, тиз генә җыенып, сыер сакларга яланга чыгып китәбез. И, ул сыер саклауның рәхәтлекләре! Җыелышып, әллә нинди уеннар уйнап бетерәбез, якындагы басуга кукуруз чәчелгән булса, качып-посып – кукуруз чәкәненә, борчак чәчелсә, борчак кузагына кереп чыгабыз. Кукуруз чәкәннәре бигрәк кызык инде, кайсы сары чәчле, кайсы җирән, кояшта көеп каралганнары да бар. Шуларның чәчләрен үреп, курчак итеп уйныйбыз, матур чәчле «кызларыбыз» белән бер-беребезгә «кунакка йөрешәбез».

Баштарак бер читтә пәкеле уйнаган малайлар да бераздан безгә килеп кушыла.

– Ә сез ишеттегезме әле? – дип сөйләп китә Самат. – Беркөнне шулай Галимәттәй көтүдән кайтмаган бәрәнен эзләп йөргәндә, каршысына кукуруз арасыннан качкын килеп чыккан. Битен-башын йон басып бетергән, ди. Үзе шайтан кебек ябык икән, мине күрүеңне беркемгә әйтәсе булма, караңгы төшкәч, шушы урынга ашарга китереп куйган бул, дип әйтеп әйткән, ди…

– Әкият! Без кукурузга керергә курыксын өчен, каравылчы Хисам абзый уйлап чыгарган аны, – дип, кызларны тынычландырып куя «Бикбатыр» кушаматлы Шамил.

Аңа карап кына, эчләребезгә йөгергән шом таралырга ашыкмый әле. Кукуруз басуы ягына, шөбһәләнеп, күз төшергәләп алабыз. Торып, авылга чабасы килә, башкалардан оят. Йөрерсең аннары гомерең буе, «Биккуркак» исемен күтәреп. Шунысы да бар: эңгер-меңгердә үзең генә кайтып китү дә шикләндерә. Сыерлар әнә, капланып, үлән ашый, үзеңнең сыерыңны гына аерып алып та булмас иде.

Бу Саматын да әйтерием, кич буе безне куркытырга җыенып чыккан диярсең:

– Качкын монда чыгарга үзе курка ул. Без күп бит. Ә менә аулак өйдә бер ялгызың күзгә-күз җен белән калсаң нишләр идең? Миңа әбекәй сөйләде, аның әтәсе бәләкәй чагында үзе генә өйдә калган булган. Ата-анасы кунакка киткән диме шунда. Мич арасыннан җен килеп чыккан да карап тора икән моңа. Ә ул малайның – әбекәйнең әтисенең инде – ишеткәне булган: киезгә бакыр акча ышкып утырсаң, җен якын килергә базмый, ди. Бер бакыр акча тапкан да и тотынган шуны иске киез катага ышкырга, и тотынган! Җен якын да килми, юкка да чыкмый икән. Таң атканчы утырганнар шулай.

– Ә теге җен дигәне, яктыргач, чөйдәге иске толыпка әйләнгәнме? – «Бикбатыр» Шамилнең шулай дип мыскыллап көлеп җибәрүе Саматны соң чиккәчә рәнҗетә:

– Әй, сезнең белән… – дип, урыныннан кузгала башлаганда, арадан иң өлкәнебез Фагыйлә апа дилбегәне үз кулына ала (ул быел дүртенче класска күчте инде, ә без – беренче-икенчеләр генә):

– Торыгыз барыгыз да! Әйдәгез, «Кесәми»ле уйныйбыз. – Аннары үзе үк кулындагы чыбыгы белән җиргә барыбыз да сыярлык түгәрәк сызарга керешә.

– Үзем Кесәми булам!

– Ә мин – Әни, – дип әйтергә өлгерәм мин.

Без дәррәү кузгалабыз да яңа уен шаукымына биреләбез.

Әни буларак, «балаларым»ны өйдә калдырып, киңәшләремне колакларына киртләп, мин «эшкә китәм»:

– Карагыз аны, беркемгә ишек ачасы булмагыз, – дим.

Мин китүгә, тырак-тырак сыңар аягында сикергәләп, «балаларым» янына Кесәми юнәлә:

– Кес-кес-кесәми, балакаем, ишек ач!

– Әнкәй ачарга кушмады!

– Ачмасаң, бер бидрә сөтеңне эчәм, бер кашык каныңны эчәм!

– Келтер-келтер…

«Ишек ачылгач», бер-берсенең биленә тотынып, чылбыр булып тезелгән балаларның беренчесен Кесәми бар көченә үзенә йолкырга керешә һәм… чылбырдан өзеп алып та китә. «Өй»дәге балалар урланып беткәнче, уенны дәвам итәбез. Ул арада сыерларыбыз да, тамаклары туеп, авыл ягына борыла.

– Киттек! Иртәгә дә уйнарбыз!

…Иртәгә? Ул «бүген»нәр һәм «иртәгә»ләр кичә генә иде бит әле. Инде ничә еллар… инде гомерләр… узып та барамыни? Балачакта, җыелып, сыер саклаган, бер-беребезгә әкиятләр сөйләгән, «Кесәми»ле уйнаган малайлар-кызлар хәзер онытканда бер Сабантуйларда гына очрашабыз. Кем безне бер-беребездән аерып алып китте? Төрле якларга таратты? Төрле язмыш бүләк итте?

Мин бүген, ә мин бүген… барыбыз да яраткан, ул ни әйтсә, шуны тыңлаган Фагыйлә апабызны очраттым. Сабантуйда. Ерактан ук каршыма балкып килде:

– Назирә! Син түгелме соң? Киттең дә югалдың бит. Әй, үзем дә шулай инде. Әйдә, бер утырып сөйләшик әле рәхәтләнеп. Сумкамда бер «урыс малаем» да бар. Әнә каен төпләрендә табын-табын булып утыра халык.

– Юк, Фагыйлә апа, анда бармыйбыз. Безгә кайтып утырсак, ничек булыр? Җиңгәм бәлеш тә салырга җыена иде.

Хәер, «без» дип сөйләшсәм дә, үз йортыбызда мин дә кунак кына. Ярый, абыем гаиләсе кайткан саен сөенеп каршы ала.

– Синеңчә булсын, кайтыйк, – ди Фагыйлә апа. – Очрашуны барыбер юарга кирәк бит инде.

Сүзнең һаман шундый ямьсез борылыш алып торуы минем эчемне пошыра, ләкин мин моны сиздермәскә, үткәреп җибәрергә тырышам. Акрынлап өйгә таба атлыйбыз.

– Күңелеңнән мине гаепләп барганыңны күреп торам инде. Тормышым җиңел булмады шул. Читкә чыгып киттем, төзелештә, авыр эштә эшләдем. Бик яратып кияүгә чыккан идем, иң якын дус кызым аертып алды.

– Аертып алучыга ияреп китәрдәй бозау булгач, сиңа лаек булмаган ул, – дим.

– Читтән караганда шулайдыр да бит. Кызымны да үзем үстерә алмадым. Әнкәйгә кайтарырга туры килде.

– И Фагыйлә апа, үкенмә. Кызың бик тәртипле булып үскән, юньле кешегә кияүгә чыккан, диләр. Нык тор, бер генә ир-ат та хатын-кызның күз яшенә тормый.

– Мин еламыйм да! Менә бераз бәйрәм итеп алам да… Әллә син мине елап яши дип беләсеңме?

– Алайга калса, берәүнең дә кесәсе буш түгел инде ул.

Фагыйлә апа ямьсез итеп көлеп җибәрә:

– Ха-ха-ха! Кесә тулы акча, име?

Мин шул чакта үзем белгән Фагыйлә апаның әллә кайда зәңгәр томаннар артында калганын, ә монысының миңа бөтенләй чит-ят кеше булганын, икебезнең ике телдә сөйләшкәнебезне аңлап алам.

Җиңгәм, ай-кояштай балкып, каршыбызга чыга:

– Сабантуй таралды дамы әллә? Мин кайтып киткәндә, гөрләп калган иде югыйсә. Бәлешем дә пешеп өлгермәде.

– Безгә бәлеш нипачум, – ди Фагыйлә апа. – Чәй дә ярый безгә. Мәй үзебез белән…

Мин, кыенсынып, җиңгәмә карыйм. Ни дисәң дә, ияртеп кайтучысы мин ләбаса. Җиңгәм хәлне үзенчә йомшарта:

– Әйдәгез, әйдә. Күңел киң, Фагыйлә. Нинди генә булсаң да, үз кабыргабыз син дә. Дуадак каз кебек, ялгызың читтә йөреп кенә адаштың менә.

Өйгә керүгә, Фагыйлә апа үзенең «урыс малае»н ачып, чынаякка салып эчеп тә җибәрә. Еламыйм дигән кеше күз яшьләрен тыя алмый еларга керешә:

– Гафу ит, Назирәкәем. Беләм үз хәлемне. Оялам. Кыенсынам. Тик эчмичә булдыра алмыйм. Миннән васыять булсын: беренче чәркәне авызына алмасын икән кеше. Күңел ачылып китеп, икенчесе дә эчелә, өченчесе дә… Тора-бара туктап булмый башлый. Чарасыз мин. Гомер буе дусларым хыянәт итте: дустым иремне алып китте, кайгымны уртаклашкан булып, дусларым эчүгә сабыштырды. Кызыма да кирәкмим мин, киявемә, оныгыма да. Кайтсам, китүемне көтеп торалар. Сизәм бит мин. Шушы көнгә калырга тиеш идемме мин, йә?

Фагыйлә апа елый-елый йоклап китте. Ул уянганда, караңгы төшкән иде инде. Ләкин иртәнгә кадәр бездә каласы килмәде аның.

– Озатып куй. Кызыма, – диде.

Менә мин Фагыйлә апаны кызларына илтәм. Утлары сүнмәгән икән әле, тәрәзәләре балкып тора. Кыяр-кыймас, ишеккә үреләм.

– Әни? Синме?

– Балакаем, ач…

Күз алдымнан балачакның киң яланнары, матур чәчле «кукуруз кызлары», беркатлы «Кесәми» уеннары сызылып үтә…

2009

Страницы книги >> 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации