Электронная библиотека » Файруза Муслимова » » онлайн чтение - страница 4

Текст книги "Башка кеше"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:20


Автор книги: Файруза Муслимова


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 13 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +
НӘФИСӘНЕҢ ӘНИСЕ БАР

Маһирә, гадәтенчә, көтү кайтыр алдыннан, сыерына азык хәстәрләп йөри иде. Сауганда, алдына куярга кирәк бит. Күршеләре Гөлбикә әнә сыерын тышаулап азаплана. Алдына азык куйсаң, шылт та итми инде сыер югыйсә. Күшәвен белә. Шуның ише көндәлек уйлары белән «җитәкләшеп», Маһирә «аяк очы»ннан – бәрәңге бакчасы артындагы печәнлектән – бер кочак ат кузгалагы йолкып менде. Ул арада урам якның җил капкасы ачылып китте дә керүченең сөенечле тавышы яңгырады:

– Әнкәй, исәнме-е!

– Сөбханалла! Кайттыгызмыни? Хәбәр иткән булсагыз, каршы алмас идемме? – Әни кеше кочагындагы ат кузгалагын абзар янындагы ялгашка гөрселдәтеп бушатты да килене Нәфисә, оныклары Фәнис, Әнисә каршына йөгерде.

– И-и, шулай мәшәкатьләп торабызмы? Көтмәгәндә кайтып керү кызыграк бит.

Көтмәгәндә, көтмәгәндә… Көтмиме соң инде Маһирә. Җәйгә чыгуга ук, бүген-иртәгә кайтып керерләр дип, олы юлдан күзен алмый ул.

Фәнис белән Әнисәгә олыларның шулай сүз алышып торуы әллә бар, әллә юк. «Әбекәй, сине шундый сагындык!» – дип, ике ягыннан кочагына сарылдылар.

– Бүген төшемдә чәчләремне тарап үргән ием, юл төше керде, кайтыр әле берәрегез, дип юраган ием, – дия-дия Маһирә кунакларын өйгә әйдәде.

Кунак, дип инде. Килене Нәфисә менә шулай капкадан килеп кергәндә генә «кунак» сыман булып ала да аннары, чын хуҗабикәләрчә, каенанасы белән бергә «йөзеп» дөнья көтәргә тотына. Бу юлы да чәйнегенә су сала башлаган Маһирәнең кулына барып ябышты:

– Кирәкми, әнкәй, хәзер үзем самавыр куям. – Ул арада чоланда моңаеп утырган күмер самавырын җилтерәтеп алып керде. – Чәйнек чәен шәһәрдә дә эчеп туйган.

– Ярар алайса, үзең кара…

Көне буе йорт-кура, кош-корт арасында йөреп арыган Маһирәгә, бер мәлгә аптырап, эшсез торудан башка чара калмады. Кай арада оныклары да урамга чыгып йөгергән. Әбиләреннән бигрәк урамны, шунда җәй саен бергә уйный торган күрше-тирә балаларын сагынганнардыр инде.

– Үпкәләмәгәнсеңдер бит, әнкәй? – Самавыр белән булашкан килене ялт кына килеп каенанасының яулыгын төзәтте, маңгаена төшкән ак чәчләрен яулык астына сыпырып кертеп җибәрде. Булса да булыр, билләһи. Үз кызлары да болай иркәләп, назлап тормый аны. Дөресрәге, бик сырпалана башласалар, Маһирә үзе үк аларны читкә тибәрә: «Кеше күрсә көләр, нигә бәбәйләнәсез?» – ди. Ә менә килененә алай дияргә базмый. Жәлли ул аны. Япь-яшь килеш ике бала белән тол калды бит. Маһирәнең улы – күз карасы Мараты – бигрәк иртә китеп барды шул.

– Менә самавыр да кайнап чыкты. Тиз дә кайный ичмаса безнең самавыр! – Килен кеше өстәлгә җитез генә шәһәр күчтәнәчләре тезә башлады. Маһирә дә, урыныннан кузгалып, суыткычтан сөтен-каймагын алып куйды.

– Әбекәй, сыер пришла! – Оныкларының тавышы иде бу. Карасана, чәй эчәргә дә өлгермәделәр. Көлә-көлә урыннарыннан кубып, көтү каршыларга чыкмый булмады.

Сыерны да үзе сауды Нәфисә. Өстәл янына яңадан утырышкач, сүзләрен иркенләп, өр-яңадан башлап җибәрделәр.

– Авыл эшенә кулың ятып тора, кызым. Читкә чыгып китеп иллә ялгыштыгыз соң, – диде Маһирә.

– Эш кайда да бер инде ул, әнкәй. Анда да җиңел түгел. Монда фермада булсам, тегендә – төзелештә. Аның каравы акчасын түлиләр.

– Монда да беркем ач түгел. Бәлки, Марат та исән булыр иде… – Каенанага монысын әйтмәсә дә яраган икән. Килен озак кына дәшми торды. Аннары тамагындагы төерне йотып җибәрде бугай:

– И әнкәй, минем дә йөрәгем бик яна. Тик читкә чыгып китәргә Марат үзе теләде бит, – диде. Алсу бит алмаларыннан яшь бөртекләре тәгәрәде. Төзелештә өстенә авыр плитә төшеп, биле өзелгән, аннары бер-ике көндә бәхилләшеп, теге дөньяга ук күчкән Мараты яңадан аермачык күз алдына килде, ахрысы.

Әни кеше үзен тиз генә кулга алды:

– Үзеңне кызганып әйтүем, кызым. Бәләкәйдән үк бәхеткәйләрең булмады шул.

– Алай димә, әнкәй! Мин бәхетсез түгел. Минем балаларым бар. Яраткан кешемнән.

Дерт итеп китте Маһирә. «Балаларым… Яраткан кешемнән…» Шушы сүзләрне кайчандыр икенче берәүдән ишетәсе килгән иде бугай Маһирәнең. Һәм кемнән диген әле? Килененә: «Бәләкәйдән үк бәхетең булмады», – дип әйтүе дә юкка гына түгел. Әтиләре Биктаһир һәлакәткә юлыкканда, киләчәктә Маһирәнең килене булачак Нәфисә белән апасы Фәридә мәктәп балалары гына иде әле. Колхозда монтёр иде Биктаһир. Трансформаторда нидер булгач, шуны караганда үзе токка эләккән. Әле дә күз алдында. Фаҗига турында ишетүгә, яше-карты Биктаһирны үтергән трансформатор тирәсенә йөгереп килеп җиткән, эшне төзәтеп булмау гаҗизлегеннән бердәм суырылып-тынып калган иде. Хатыны Гөлсылу илереп-илереп елый, иренең шәмәхәләнеп көйгән йөзенә күз яшьләре тамып-тамып төшә.

– Йә, сабыр бул, балаларың бар. Аларны икеләтә көйдермә, – диде шунда картларның берсе.

Гөлсылу эндәшмәде. Ул кайгысына йотылган иде…

Дөнья бит бу. Ул кайгылы җәй дә артта калды, кыш та үтте. Биктаһирның каберендә Гөлсылу чәчкән чәчәкләр дә шытты. Зиратка бармаган, ире каберен күз яше белән сугармаган көне булдымы икән тол калган хатынның? «Хыялланмаса гына ярар иде, балалары бар бит», – дип көяләнде күрше-тирә. Әмма… бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, дигәндәй, эш аңа ук барып җитмәде. Көзгә таба башкорт ягындагы бер авылдан яучы килде Гөлсылуга. Хатыны үлгән бер ирдән, диделәр. Җиде-сигез яшьләрендәге улы да бар икән. Юньле кеше, диделәр. Озак уйлап тормады Гөлсылу, ризалыгын бирде дә куйды. Нишлисең, ике ятим гаилә берләшеп, бербөтенгә әверелү бик муафыйк эш, хәерле булыр иде дә бит. Тик… шулай булсачы! Гөлсылуның унбиш яшьлек кызы Фәридәнең чит авылга, чит гаиләгә аяк та басасы килмәгән. Апасы сүзеннән чыкмый торган Нәфисә дә шуны ук тәкрарлаган.

– Ярар алайса, – дигән әниләре. – Үзем генә китәрмен.

– Бүгенгедәй хәтерендә, шул хакта ишеткәч, Маһирә Гөлсылуны үгетләргә, балаларын ташламаска өндәргә дип барган иде. Тыңларга да теләмәде Гөлсылу, авылдашының өстенә шау кайнар су койгандай итте:

– Син ир белән яшисең. Ирсезлек ачысын аңламыйсың! – диде. Җитмәсә: – Бала – бәхет түгел ул! – дип тә өстәде.

Әйе, Маһирәнең ире исән иде ул чакта. Менә хәзер юк. Аның бәхетен балалары, килене, оныклары тәшкил итә. Бәлки, Гөлсылу да үзенчә, башкача бәхетледер?!

– Гафу ит инде мин юләрне, балам, – диде Маһирә, күңеле кузгалган киленен юатырга тырышып. – Маратыбызның балалары – синең өчен дә, минем өчен дә олы куаныч. Исән-сау гына булсыннар, рәхимле-миһербанлы булып үссеннәр, берүк.

Килене дә шунда ук яктырып, нурланып сүзгә кушылды:

– Әле ярый син бар, әнкәй. Апа да җир читендә кияүдә, үз дөньябыз күптән таралган. Синнән башка без кемгә кадерле соң?

Маһирәнең йөрәге кысылып куйды. Үз әнисе бар лабаса килененең. Кайткан саен яхшатланып каршылап, аңа тулысынча хуҗа булып, чын анасының урынын биләмиме икән ул? Тәүбә, тәүбә!

– Нәфисә балам, әниең турында онытма. Ничек кенә булса да, бала – бәгырь ите, син дә әниеңнең күңеленнән чыкмыйсыңдыр. Берәр көнне балаларны алып анда да барып кайт.

Боерык биргән кебек булды инде бу. Ә нигә? Гомер кичергән олы яшьтәге ананың, күпне күрсә дә, барыбер яшьләрчә катгый фикердә калган үзсүзле килененә андый гына боерык бирергә дә хакы бардыр. Әнә бит башка вакыттагыча карышып тормады әле Нәфисәсе дә, бертын дәшмичә утыргач:

– Кирәктер шул, – дип, авыр сулады.

…Күршеләре Фаяз «Жигули»ена утыртып, җилдертеп кенә алып китте Нәфисәләрне әнисе яшәгән авылга. «Йа Раббым, исән-сау гына йөреп кайтсыннар, йа Раббым, рәхим-шәфкатеңнән аерма үзләрен», – дип, каенана аларны капка төбендә озатып калды.

Көтү кайту белән, юлга кузгалган «сәяхәтчеләр» авылга караңгы төшеп, йолдызлар кабынгач кына кайтып керделәр. Фәнис белән Әнисә бер-берсенә сыенышып йокыга талган иде инде. Аларны, күтәреп алып, урыннарына кертеп салдылар. Маһирә белән Нәфисә, соң булуга да карамастан, аш бүлмәсендә, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр әле.

– Әни бик картайган, – диде Нәфисә. – Чәчләре дә ап-ак. Безне күргәч елап җибәрде. Кайткан чакта килеп йөрегез, диде. Ничек барасың, без анда чит. Ире бар, оныклары, дигәндәй.

Маһирәнең күңелендә Гөлсылуның «Бала – бәхет түгел ул» дигән сүзләре янә яңгырагандай булды.

Ә оныклар? Оныклары да читтер шул инде аңа. Үз янында үскәннәре, мөгаен, үги булса да, кадерлерәктер. Минекеләр миңа кадерле булган кебек…

2002
ӘНКӘЙ
(Нәсер)

Төшемдә әнкәйне күрдем. Җәй, имеш. Авылда үзебезнең бәрәңге бакчасында нәрсәдер эшләп йөрүем. Шунда әллә каян, тыкрык ягыннан сураеп бер озын шәүлә пәйда булды да акрын гына миңа якынлаша башлады. Куркуымны сиздерәсем дә килми, монда калырга ярамаганын да тоям. Ашыгып, ишегалды якка җил капканы ачып чыгам да өйгә йөгерәм. Анда – әнкәй. Кабалана-кабалана, куркуымны сөйләргә керешәм. Әнкәй, һәрвакыттагыча, бер дә борчылмый-пошынмыйча, бу хәлнең искитәрлек нәрсә түгеллеген аңлата. Мин шунда ук тынычланып калам.

Үзәкләрем өзелеп йокыдан уянып китәм. Кара әле, дим, адәм баласының күңелендә кыен чакта әнкәйгә сыенасы килү теләге гомерлеккә кала икән бит. Балачакта урамда уйнап йөргәндә, кайсы гына сабый, кем дә булса үзен рәнҗетсә, «Әнигә әйтәм!» дип өенә йөгермәгән? Әнисе яклыймы-юкмы, анысы – башка мәсьәлә, иң мөһиме, «Әнигә әйтәм!» дигән тылсымлы сүз бар.

Әнә шундый халәт күзәнәкләремә сеңеп калып, инде үзем күптән әни, әни генә түгел, әби булсам да, төшләремә кереп, хәтеремне уята. Югыйсә «Әнкәйгә әйтәм!» сүзе минем проблемаларымны беркайчан да шул урында, шул вакытта ук хәл итми иде бит. Андый чакта әнкәй миңа: «Суксалар – сук, типсәләр – тип. Тик торган баганага барып кагылма. Үзеңне үзең якларга өйрән», – дияр иде. Ә инде берәр нәрсәдән үпкәләп, рәнҗеп, елап ук утырсам, эшнең нидә икәнлеге белән кызыксыныр да: «Һи-и, шуның өчен елап утырасыңмы? Моның өчен мин күземнән яшемне түгел…» – дип, тагын күңелемне күтәреп җибәрер иде. «Ах, үземә охшамагансың, миңа начарлык эшләсәләр, мин беркайчан да елап-җебеп тормадым, киресенчә, тагын да ныгып, үземне якларга керештем», – дигән чаклары булды.

Әмма, шагыйрь әйтмешли, дөнья безне үзгәртә, еламаска өйрәтә икән. Алай гына да түгел, шундый вакыт җитә, үзеңнән дә балаларыңа: «Һи, шуның өчен борчыласыңмы? Бу бит проблема түгел», – дип әйттерә икән. Әни булуның да, әби булуның да үз фазыйләте бар. Әнә, гадәттә, үз өендә берүзе калудан беркайчан да курыкмый торган оныгым Азалия, минем янга килгәч, балкон ишеге шыгырдаганнан куркып, артымнан калмый йөреп маташа. Аңа, ишекне ачып, берни дә юклыгын күрсәтәм. Җил генә шулай шаярганын аңлатам. (Аның кебек чакта миңа да әбекәем: «Караңгыдан курыкма. Якты чакта ничек була, караңгыда да барысы да шулай ук», – дип өйрәтә иде. Хәер, анысы – күптән үткән заман, тып-тыныч авыл тормышы иде шул. Хәзер нәрсәләрдән куркырга кирәклеген дә өйрәтми булмый…)

Менә шулай. Төшемдә әнкәйне күрдем. Үзәкләрем өзелеп уяндым да әнә шундый фәлсәфи уйларга бирелеп киттем. Тормыш ыгы-зыгыларын онытып торып, яңадан бала булып, «Әнкәйгә әйтәм!» дип йөгереп өйгә кайтасым, әнкәйгә сыенасым килеп китте.

2009
«АЛДАДЫМ ГӨЛДАНИЯНЕ!»

– Гөлдания тәтә! Ни җаның белән тынычлап бәбкә саклап утырасың? Гөлчәчәкне больниска алып киттеләр бит! Казанга ук! Вертолёт белән!

Оныгы Гөлчәчәкләрнең күршесе Зөлфиянең, түбән очтан йөгереп менгәнгәдер инде, сулышы кабып тиз-тиз әйтеп бетергән бу хәбәре Гөлданияне урынында тораташтай итте. Аннары ул, кинәт кипкән иреннәрен көч хәл белән кыймылдатып:

– Бәбиләргәме? Хәле авырайганмы? – дигән соравын бирде.

– Шулай гына булсачы! – диде Зөлфия үтә дә хәвефле тавыш белән. – Сыер сөзгән! Исән калсалар ярый да…

Хәзер инде карчыкның тез буыннары йомшады, ул, ары атларга да, кабат сорау бирергә дә хәле калмыйча, сукмак буендагы чирәмгә сыгылып төште. Күңеле сизгән иде бит, сизгән иде Гөлчәчәгенә нинди дә булса бәла киләсен. Тик үз вакытында чарасын гына күрә алмады. Хәер, аның кулыннан килерлек идеме? Ата-анасы Гөлчәчәкне кияүгә бирергә килешенгән чакта, Гөлдания бер сүз дә кыстыра алмады. Килене Кәбирә, чатнатып:

– Әнкәй, син катышма, оныгыңны бик яратсаң да, бала безнеке. Аның бәхетле, мул тормышта яшәвен телибез, – диде.

Бәхет белән мул тормышның еш кына бөтенләй икесе ике нәрсә булуын, бар, аңлатып кара син аңа! Улы да хатынының сүзеннән чыкмый, ачуым бер килмәгәе. Тик җөпләп тора шуны. Бер уйласаң, аңа да үпкәләрлеге юк Гөлданиянең. Заманында үз куллары белән аларның чәчләрен чәчкә бәйләгән иде бит. Шушы үзсүзле, башбирмәс чая Кәбирәне үзе теләп алды киленлеккә.

Улы Сабирның армиядән кайтып кына төшкән көннәре иде. Әле хәрби киемен дә салырга өлгермәгән зифа буйлы, очкын кара күзле һәм инсафлы егетнең теләсә кайсы кызны әсир итәрдәй чагы. Кичләрен уллары клубка чыгып киткәндә, Гөлдания, ире Равилгә төртеп:

– Атасы, бүген-иртәгә улыбызга берәр кыз ябышып ук кайтмагае. Алдан ук туй хәстәрен күрә башларга кирәк, – дип шаярта.

Әллә фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килде, вакыйгалар коточкыч тизлек белән куерырга кереште. Гадәттә, кичен клубта ниләр булганын, аннан соң кем малае кем кызын озатып куйганын, көтү куганда, бөтен авыл белә. Гөлданиягә дә улының иптәшләре белән күрше авыл клубына йөрүе, Кәбирә исемле кызны озаткалавы мәгълүм булды. «Ай-һай, чая кыз, ычкындырмас синең улыңны. Җитмәсә, бик юаш та Сабирың», – дип, өркетүчеләре дә табылды. Тик берничә көннән соң Сабирның Кәбирәдән читләшүен, үзе кебек тыйнак табигатьле Сиринә белән аралашып китүен җиткерделәр. «Ярар, үзләре беләдер, хәерлесе булсын, – дип юрады Гөлдания. – Яшьләр арасына кереп йөрмәм инде. Улым кемне сөйсә, киленем шул булыр…»

Тик бәндә теләр, тәкъдир көләр, диләрме әле? Улы сөйгәне килен булдымы, башкасымы? Кая гына чыкмасын, кая гына бармасын, Гөлданиянең юлына гел Кәбирә очрый башлады. Колхоз үзәге булгач, шул авылга йомышы да төшеп тора бит аның. Әле кибеткә, әле фельдшерга барырга туры килә. Менә шунда каршыга Кәбирә чыга да инде. Туктата да елый, туктата да елый:

– Гөлдания апакаем, ниләр генә эшлим? Сабирны өзелеп яратам, хыянәтен күтәрер чамаларым юк. Миннән башкага өйләнсә, үземә бер-бер хәл кылам, – ди.

Ни дисен Гөлдания, үзегез аңлашыгыз, минем эшем түгел, дип котылырга да тырышып карый. Аның саен Кәбирә артыннан калмый:

– Гөлдания апакаем, сиңа миннән дә яхшырак килен булмаячак. Әйт инде Сабирга, ул синең сүздән чыкмый. Шундый да итагатьле итеп үстергәнсең улыңны, ике сүзнең берендә «әни» дип кенә тора бит ул, – дип, ана кешенең салпы ягына салам да кыстыргалый.

Гөлдания бу хакта ире белән киңәшергә тырышып карады, анысы, кулын гына селтәп:

– Мин сине үзем сорап бардым, улыңа алыгыз әле, дип, минем әнигә син килмәгән идең бугай, – диде дә сүзен бетерде. Иреннән төгәл киңәш ишетмәгәч, Гөлдания үзе улына басым ясарга кереште:

– Улым, кыз баланы рәнҗетергә ярамый. Күз яше төшәр бит. Ул да – адәм баласы. Гаебең бардыр, мөгаен. Юкка еламыйдыр ул, – диде.

Сабир күпме генә акланып маташса да ышанмады. Ахыр чиктә Кәбирә – Гөлдания апаны, Гөлдания апа улын җиңде. Ярар, язмышым шулдыр, дип килешергә булгандыр инде улы да. Туйлар ясап алып кайттылар Кәбирәне. Күпмедер вакыт узгач, «яңа пешкән» каенанага килененең: «Алдадым Гөлданияне. Тәки алдырдым малаена», – дигән сүзен ирештерделәр ирештерүен. Гөлдания сер бирмәде: «Булдырды шул, бер сүзем юк. Киленебездән иллә дә уңдык», – дип җавап кайтарган булды.

Менә шулай яшәп киттеләр. Сабир – механизатор, кирәк булганда – тракторга, кирәксә комбайнга утыра. Кәбирә авылның кечкенә кибетендә сату итә. Тора башлауларына бер ел дигәндә, кызлары Гөлчәчәк туды. Гөлданиягә эш артты инде, тик ул аны сизмәде дә. Бердәнбер улының сабый чагы онытылган, ә онык бигрәк тә татлы була икән. Киленен дә еллар буе декрет ялында утыртмады: «Баланы үзем дә карыйм мин, эшеңнән аерылма», – диде. Өй эшләрен дә читкә куймады, балалары, атлы эштән ире кайтуга, дөнья ялт иткән, ашарга әзер, бала тупырдап йөгереп йөрер иде. Гөлчәчәктән соң тагын бер кыз алып кайтты килене – анысына Илгизә дип исем куштылар. Тик әллә беренче онык булгангамы, Гөлчәчәген аерып яратты шул Гөлдания. Кайчандыр аңа үз әнкәсе әйтә иде, баланы артык яратырга ярамый, дип. Сөйгән чакта да: «Алла биргәнем», – дип сөяргә кирәк, юкса Аллаһы Тәгалә, миннән дә артыграк сөя бу баласын дип, кабат үзенә кайтарып алыр, дия иде. Әйтмәдеме соң инде Гөлдания ул тылсымлы сүзләрне, гел-гел кабатлап торды лабаса. Шулай ук күпсенде микәнни Аллаһы Тәгалә Гөлданиянең оныгына мәхәббәтен. Әстәгъфирулла, Раббым, үзең кичер!

Гөлчәчәк урта мәктәпне тәмамлап тормады, тугызынчы сыйныфтан соң педагогия көллиятенә китәргә булды. «Дөньяда укытучы эшеннән дә мөһимрәге юк. Балаларны бик яратам бит мин. Үземне дә яраталар, – диде, челтерәп көлә-көлә. – Илгизәнең дә артымнан калмый тагылып йөрүен күреп торасыз бит», – дип тә өстәде. Үзе шулай хәл иткәч, ата-анасы каршы килеп тормадылар.

Шулай да беркөнне Гөлдания, ире белән икәүдән-икәү генә калгач:

– Атасы, болай уйлавым гөнаһтырмы инде, Кәбирәне әйтәм әле, Гөлчәчәкне миннән көнләдеме әллә, сөенә-сөенә, читкә чыгарып җибәрде, – дип әйтеп бакты. – Юкса урта мәктәптә укымаслык идеме ул, институтка керә алмаслык идеме?

– Һи-и, анасы, шул да булдымы сүз, – диде ире. – Үз баласы бит, үги түгел. Укыйсы килгән кеше югары белемне теләсә кайчан ала.

Иллә коры да инде шушы Равиле, юк шунда бераз карчыгының хәленә керергә, борчуларын аңлагандай итәргә. Аның сүзенә карап, Гөлданиянең шикләре барыбер таралмады. Оныгы, чыннан да, күбрәк аның тирәсендә кайнашты шул. Кичләрен бөтен гаилә телевизор каршына утырганда да, кухняда кыштыр-мыштыр килеп калган әбисе янына Гөлчәчәге йөгереп чыгар иде: «Дәү әни, бар, син дә ял ит, савыт-сабаны үзем юармын!» Йә булмаса мәктәптән йөгереп кайта да, көне буенда анда ниләр булганын, дәресләрен-тәнәфесләрен, дус кызлары белән ниләр эшләгәнен, ашыга-ашыга, әбисе белән уртаклаша. Әбисенең:

– Кит аннан? Шулай булдымы? Ә син нәрсә эшләдең? Икенче юлы менә болай ит, – дип, сораулар да, киңәшләр дә бирә-бирә тыңлавы кызны серләрен гел аның белән уртаклашырга ымсындырып тора иде бугай.

Яшьтәш кызлар кебек үзара чыркылдашкан әби белән онык ягына карап, Кәбирә:

– Берегезгә акыл кермәгән, икенчегезнең чыгып барадыр инде, тәмам тиңләшкәнсез, – дип төрттерә.

Гөлданиянең әнә шул «тиңдәш» оныгы, сыйныфташлары рәхәтләнеп укуларын үз мәктәпләрендә дәвам иткәндә, әллә кайдагы педагогия көллиятенә китте дә барды. Телефоннан шалтыратып торса да, дәү әнисенең күңеле булсын дип, озын-озын хатлар юлласа да, теге җырдагыча инде: «Хаты гына килә генә, сүзе генә килә генә, сөйләшергә үзе юк». Гөлчәчәгенең каникулга кайтыр көннәрен тыны белән суырып алырдай булды инде Гөлдания. Дөресен әйткәндә, барысы да көтте инде, тик алай да Гөлдания кадәр үк булмас.

Каникулга кайтканда, Гөлчәчәк бераз ябыгып, буйга тартылып киткәндәй тоелса да, күзләре очкынланып яна иде, ә үзенең теле телгә йокмады, укуы, укытучылары берсеннән-берсе әйбәт дуслары турында сөйләп туймады.

– Тик шунысы начар менә. Нишләптер гел кызларның гына укытучы буласы килә. Андый малайлар бик сирәк. Безнең төркемдә дә егерме биш кешедән беребез генә малай, – дип уфтанып та куйды. Бераздан, көлә-көлә булса да, аерым бер җылылык белән тасвирларга кереште шуны: – Без аны Шурик дип йөртәбез. «Кавказская пленница» киносындагы Шурикка охшаган ул. Шундый ук күзлекле, оялчан, беркатлы. Аның каравы бик күп белә, башкалардан да ярдәмен кызганмый.

Өйдәгеләрнең барысы да сизде микән, әмма Гөлданиянең күңелендә бу «Шурик»ның оныгына бик тә якын булуы яисә булачагы турында бер шик тә калмады. Һәм нәкъ шулай булып чыкты да. Каникулга кайткан саен, кызның бөтен сөйләгәннәре арасында шушы егет һаман-һаман ешрак телгә алына башлады. Үз исеме Галимҗан икән. Күрше районнан гына, ди.

Практика вакыты җиткәч, Гөлчәчәк, өйдәгеләрнең һәммәсен шаккатырып, Галимҗан белән алар авылына китте дә барды. Хәер, шаккатырга да соңгарак калдылар, чөнки бу хакта практикалары башлангач кына билгеле булды. Гөлчәчәк чираттагы каникулына кайткач кына, Кәбирә, кызын каршысына утыртып:

– Кыз балага бер дә килешми инде болай. Егет кешегә ияреп, аның авылына барып төшү, ким дигәндә, тыйнаксызлык була, – дип оялтып маташты.

– Ә күп дигәндә? – дип, гадәтенчә шаярткандай итте Гөлчәчәк, аннары: – Әни, борчылма, мин бер начарлык та эшләмәдем. Авыллары да, мәктәбе дә бик ошады. Фатирда бер ялгыз әбидә торганымны да беләсең бит инде, Галимҗаннарда түгел, – дип акланды.

Бу сөйләшүне ишетеп торган Гөлдания үзалдына гына көрсенеп куйды: оныткан килене үзенең яшь чакларын, оныткан! Ләкин мондый чакта аларны искә төшереп тору, үзе әйтмешли, ким дигәндә, утка керосин сибүгә тиң булыр иде. Ә оныгының планнары зурдан икән әле: Галимҗанны армиягә озаткач, үз авылында эшләп торырга. Аннары инде, ул кайтканнан соң, өйләнешеп, бөтенләйгә алар ягына китәргә. Бергә эшләргә, бергә укуларын дәвам итәргә. Монысын Гөлчәчәк сер итеп кенә әбисенә сөйләде. Әти-әнисе белән әлегә уртаклашмый торырга булган, алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип аңлатты.

Тик… алдан кычкырмаса да, башкайлары авыртасы булган шул Гөлчәчәкнең. Көллиятне тәмамлап кайткач, кызга үзе укыган мәктәптә эш урыны табылмады. Үзләреннән өч чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә барып урнашты.

– И-и, яшь кешегә еракмыни? «Комсомолка, спортсменка и просто красавица»га? Ике атлыйм да бер сикерәм мин ул араны! – дип сөенеп йөрде.

Ут борчасыдай кыз, чыннан да, сынатмады. Яратып эшләгәне кыяфәтеннән дә, сүз сөрешеннән дә аңлашылып тора иде. Ике-өч көн саен Галимҗаныннан хатлар килде, ул да аларны җавапсыз калдырмады. Тик Кәбирәнең бу хат алышуны өнәмәве сизелеп тора, ризасызлыгын каенанасыннан да яшерми анысы:

– Соң, әнкәй, үзең уйлап кара, кадерләп үстергән балабызны әллә кайдагы гидай «Шурик»ка биреп җибәрәбезме? – ди. – Ни нәсел-нәсәбен белмибез. Күргән-белгән ягыбыз түгел. Аннары нинди рәтле ир-ат маңкасы да кипмәгән бала-чага арасында әвәрә килә? Кулыннан бүтән эш килмәсә генә инде…

– Шулаен шулайдыр да, – дип, башта килененең сүзен җөпләгәндәй итә Гөлдания. – Тик Гөлчәчәгебез дә җүләр түгел ләбаса. Кемне сайлаганын беләдер. Кызың кемне сөйсә, киявең… – шушы урында ул барган җиреннән кинәт сөрлеккәндәй туктап калды да сүзен дәвам итмәс булды. Дөнья шул бу: бер алдын күрсәтә, бер – артын…

Кәбирә, эштән кайткан кызының кичләрен дә күбрәк компьютер каршында утыруын күреп:

– Кызым, көн-төн күзеңне бетереп, кампитырыңа карап утырма әле. Кайчакта клубка чыккаласаң да ярыйдыр. Яшьләр йөри, диләр. Шуригың аңа гына үпкәләмәс, – дия башлады.

Шулай итеп, Гөлчәчәкнең егете турындагы беренче билгеләмәсе – «Шурик» исеме – әнисенең теленә бөтенләйгә берегеп калды. Җитмәсә, ул аны ниндидер мыскыллы мәгънә биреп, басым ясап әйтә бит әле. Гөлчәчәк аны төзәткәләп тә карады, тик «сүз кошы» инде авызыннан очып чыккан һәм һич кирәкмәгән урынга барып «оялаган» иде.

Ахыр чиктә Гөлчәчәк инде тугызынчыда укый торган сеңлесе Илгизә белән бер ял көнендә клубка чыгып китте.

– Мәктәптә безгә кичләрен клубта йөрергә рөхсәт итмиләр итүен, – диде сеңлесе. – Ярар, синең белән булгач, бер юлга ачуланмаслар әле.

Әллә ни соңармыйча гына, кызлар клубтан күтәренке күңел белән кайтып керделәр. Гөлчәчәк кайбер сыйныфташларын да очраткан. Кызлары шәһәрдән ялга кайткан булса, авылда эшләп калган егетләр дә бар икән әле. Әнә үзеннән бер-ике сыйныфка өлкәнрәк Әхнәф атасы белән фермерлык итә, ди. (Бу хакта ишеткәне булса да, Гөлдания оныгын бүлдермичә тыңлады.) Үзләренең пай җирләренә авылдашларыныкын да кушып, иген игәләр. «Многопрофильный механизатор» мин хәзер, дип күкрәк каккан Гөлчәчәк алдында. Иң модный дискларны куеп, магнитофонны да ул кабызып җибәргән. Авыл клубын ду китереп, шәһәрчә «дискәтүк» ясаганнар. Гөлданияләрнең яшь чагындагы гармунлы «бичырлар»ны хәзер «дискәтүкләр» алыштырган икән.

Шуннан соң Гөлчәчәк ял көннәрендә булса да клубка чыккалый башлады. Әлеге дә баягы Әхнәф озата да килгәләгән үзен. Гөлчәчәк:

– Миңа өметләнмә, егетемне армиядән көтәм, – дип, катгый фикерен әйтсә дә, Әхнәф:

– Үпкән-кочкан җилгә очкан. Туйдан соң онытырсың, – дигән.

Кыз бу сүзләрне җитди кабул итми, әлбәттә. Үзе теләмәгән кешегә нишләп кияүгә чыксын ди әле ул? Әмма синең теләк белән башкаларның теләге кисешкән ноктада нинди генә очкыннар чәчрәмәс? Көннәрдән бер көнне Әхнәф әти-әниләре белән бергәләп өйләренә үк килеп кермәсенме! Гөлчәчәкнең әти-әнисе дә аларның киләсен алдан белгән, әлбәттә. Мондый эш киңәшми эшләнәме соң?

Ял көне бит, дигән булып, Кәбирә иртәдән үк аш-су бүлмәсендә кайнашты: гөбәдиягә дип камыр куйды, зур кәстрүлгә аш салды. Гөлчәчәк белән Илгизә дә тик тора алмый бит инде – токмач кисәргә, салат ясарга керештеләр.

Гөлдания, бу ыгы-зыгыга аптырап, бәйли башлаган шәлен алды да телевизор каршына барып утырды. Һәм менә!..

Эшнең нидә икәнлеген хәзер генә абайлап алган Гөлчәчәк – аны сорарга килгәннәр! – олы якка йөгереп кереп, әбисенә сыенды. Менә шунда әйтте дә инде Кәбирә аңа теге хәлиткеч сүзне:

– Әнкәй, син катышма, оныгыңны бик яратсаң да, бала безнеке. Аның бәхетле, мул тормышта яшәвен телибез, – диде…

…Зөлфия хәлсезләнгән Гөлданияне чирәмнән көчкә күтәреп торгызды да, култыклап, өенә озата китте. Өйдә дә – ниндидер хәвефле тынлык. Барысы да Казанга ук китеп бардымы икәнни? Әллә кодагыйлардамы? Аңгы-миңге хәлдәге Гөлданияне тиз генә калдырып чыгарга кыймадымы, Зөлфия, аны диванга утыртып, плитәдәге әле суынырга өлгермәгән чәйнектән чәй ясап бирде.

– Рәхмәт, кызым, бар, – диде Гөлдания.

Күрәчәге булган икән балакайның. Әхнәфе дә: «Син миңа ризалык бирдең бит инде», – дип алдашып торгач, Кәбирәсе дә: «Ата-ана ризалыгыннан башка рәхәт күрмәссең», – дип куркыткач, нинди чая Гөлчәчәк җебеде дә төште. Елый-елый булса да, язмышына күнде. Тик шуннан соң ул инде сүрәнләнеп, моңаеп калды, коштай очып, көлеп-канатланып йөргән чаклары тәмам онытылды.

Бөтен авылны шаулатып, зурлап туй ясадылар. Кода-кодагыйларның бер-берсенә бүләкләре дә мулдан булды. Кызы ниләр кичергәндер, ә Кәбирә, чыннан да, бик бәхетле иде.

Моннан соң Гөлчәчәк туган йортында бөтенләй диярлек күренмәде. Ә нигә? Ата-ана ризалыгын алып кияүгә чыкканда, аның үз күңелендә ниләр кайнавы, үпкәләве-рәнҗеше турында уйладылармы соң бу өйдә?

Яшь килен, җиң сызганып, яңа дөньяны көтәргә кереште. Килен төшкәч, үз көчендәге япь-яшь каенанасы да вазифаларын аның җилкәсенә күчерүне хуп күрде. Янәсе, үзең хуҗабикә бул. Гөлчәчәк, ике сыерны савып, сепаратын аерткач, ирен эшкә озата да көн саен өч чакрымдагы мәктәбенә ашыга. Кайтуына тагын бетмәс-төкәнмәс эш көтеп тора. Каенана-каенатасы, атна буе җыйган сөт-каймакны төяп, ял көнендә район үзәгенә илтеп сатуны гадәткә керткән. Килен төшкәч, тагын бер сыер алырга уйлыйлар. Уеңны кычкырып әйт кенә, ишетүчесе шунда ук табыла. Ул арада «Фәлән авылда Фәлән абзыйлар сыер сата икән. Сөте бик мул, ләкин сөзгәк, диләр» хәбәре кайтаваз булып килеп ирешә. Хәбәрнең беренче өлеше кызыктыра, икенче өлеше аңнарына барып җитми. Алалар сыерны. Күршеләре генә аһ итеп калган, диләр. Бөтен көтүне дер селкетеп тота иде, кемне генә харап итәр бу сыер? Үзләре дә сөтенә кызыгып каяндыр кайтарттылар да хәзер ничек котылырга белмиләр, дип сөйләгәннәр.

Хуҗалыкта мәшәкатьләр тагын да арта. Өстәвенә балага узган Гөлчәчәккә икеләтә авыр. Башы әйләнә, күңеле болгана, тамагыннан ризык үтми. Оныгының хәлен белергә килгән Гөлдания беркөнне кодагыйларына:

– Машинагыз да бар инде, кодагый. Сирәк-мирәк булса да, кияү Гөлчәчәкне мәктәбенә илтеп куя ала бит инде, – дип әйтеп бакты.

– Машина бит ул Гөлчәчәкнең сулышы белән йөрми. Бензинның күпме торганын беләсеңме соң син, Гөлдания тәтә? – дип шаккатырды кодагый дигән кеше.

Шуннан соң Гөлчәчәкне Равил бабасы ат җигеп эшенә илтеп куйгалады. Хәзер менә декрет ялына да чыккан иде югыйсә. Район табиблары, аяклары шешенгәнгә күрә, хастаханәгә кереп ятарга киңәш иткән. Тик каенанасы гына бу хакта ишетергә дә теләмәгән:

– Хуҗалыкта берүзем ничек өлгерим? Берни булмас. Табиблар әйтер ул, аларны тыңласаң, – дип кырт кискән.

Аһ, инде менә… Бала туар вакыт җиткәндә…

Тукта, нишләп болай аңгыраеп утыра соң әле ул? Юлга җыенырга кирәк! Казанга! Ул, тиз-тиз генә сандыгын актарып, кичә генә алган пенсия акчасын, бер сатармын әле, дип бәйләгән ике мамык шәлен зуррак күренгән сумкага бөкләп салды да ишеккә ыргылды. Нәкъ шулчакта, капканы киереп ачып, җигүле аты белән ишегалдына Равиленең эштән кайтып кереше иде.

– Ашыкма, карчык, ашыкма, бәргәләнмә, – диде ул гадәтенчә сабыр гына. – Бөтенебез берьюлы бүлнис ишек төбендә утыра алмабыз. Телефоннан хәбәр иттеләр: Гөлчәчәгебез исән, операция ясыйлар, ди. Туарга да өлгермәгән олан саклап калган анасын – сыер мөгезе сабыйны үтәли тишеп чыккан.

Димәк… Гөлчәчәк исән дип сөенергә кирәк? Тумас борын харап булган сабыйны исәпләмәгәндә…

– Әхнәф тә анда, Казандадыр бит? – дип, аптыраганнан гына сорыйсы итте Гөлдания, шунда буласы көн кебек ачык дип аңласа да.

– Юк, – диде Равил. – Чәчүдә ул. Бүген-иртәгә төгәлләргә кирәк, аннары көннәр бозылырга тора, ди.

– Көннәр!.. Бозылырга тора! – Мондый ук мәгънәсезлекне көтмәгән Гөлдания ярсу белән шушы сүзләрне кабатлады да ачык капкадан урамга атылды. Казанга! Олы юлда автобус очрамый калмас.

…Гөлдания Казанга барып җитеп, РКБның хирургия бүлеген эзләп тапканда, кодагые белән килене Кәбирә хафалы кыяфәттә больницадан чыгып киләләр иде инде. Эчендә берьюлы кайнаган ачу-ярсу, курку-хәвефләнү, өмет-ышаныч хисләре бердәнбер сорауга сыйды да бетте:

– Ничек?

– Реанимациягә чыгардылар, – диде килене. – Барыбер янына кертмиләр. Шурик та анда…

– Галимҗан? Каян ишеткән?

– Белмим. Теләсәң, үзеннән сорарсың.

Кодагыйлар, башта кайтыйк дип эндәшкән булсалар да, Гөлданиянең барыбер үзләренә иярмәсен тоептыр, күрәсең, үзләре генә китеп бардылар. Ә Гөлдания, коридорга узуга ук, елаудан кызарган күзләрен күзлеге дә яшерә алмаган, әмма биредә булуы белән үк күңелдә тотрыклы бер ышаныч уяткан Галимҗан белән очрашты:

– Исәнме, Галимҗан. Менә бит нинди кайгы…

Егет бер мизгелгә югалып калгандай тоелды. Әмма ул үз-үзен бик тиз кулга алды да:

– Гөлчәчәк исән бит әле! Һәм ул һичшиксез тереләчәк. Шулай булгач кайгырмыйк, – диде. – Ә терелүгә, мин аны үзебезгә алып китәм. Шикләнмәгез дә!

Гөлданиянең күкрәгенә боз булып утырган борчулары, кинәт эреп, күз яшьләренә әверелде дә чишмәдәй ага башлады. Бу аның бүген беренче тапкыр елавы иде.

2013

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации