Электронная библиотека » Габдулла Тукай » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Габдулла Тукай


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Габдулла Тукай
Сайланма әсәрләр

«ҺИЧШИКСЕЗ, ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ…»

Дөньяда һәр халыкның милләт йөрәген һәм җанын аеруча дөрес, якты, көчле һәм еш кына газаплы итеп чагылдырган милли шагыйре бар. Андый каләм ияләрен бу халыкларның Галәмнең Илаһи тынлыгындагы яңгыравыклыгы дияргә мөмкин. Алар, «Без монда, һәм менә без нинди» дип, үз милләтләре исеменнән сөйлиләр кебек.

Гаҗәп, ләкин аларның нәкъ менә ялкынлы миллилеге бу шагыйрьләрнең шигъриятен аңлаешлырак итә һәм башка халыкларга якынайта. 1989 елда Идел буенда ислам динен кабул итүнең меңьеллыгын бәйрәм иткән мәлдә, Казанның Үзәк стадионында узган тәэсирле мәдәни тамашаны күпләр хәтерлидер. Бу вакытта, әле Татарстан Республикасы Россия Федерациясе кысаларында чикләнгән мөстәкыйльлеккә ирешкәнче, ун меңләгән Казан татары, бергәләшеп, күзләреннән саркып чыккан яшь аралаш, халык җыры һәм рәсми булмаган милли гимныбыз булган «Туган тел»не җырлады. 1909 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган әлеге гади һәм матур сүзләр һәр татар кешесенә бала чагыннан ук кадерле:

 
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
 
 
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
 
 
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
 
 
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
 

Әлбәттә, бу бик зур хорны берләштергән шул хисне аңлар өчен, Казан (Идел буе) татарларының авыр тарихы турында анык күзаллау булу кирәк. Шул ук вакытта милли хисләрне башка кешеләргә җиткереп тә, аңлатып та булмый, һәм моны эшләү кирәк тә түгел. Ахыр чиктә гади кеше аңлый һәм төшенә алмастай милли тойгы тирәнлекләре дә бар бит әле.

Шунысы парадоксаль, ләкин чынбарлык: милли күңелнең иң яшерен почмакларына үтеп кергән саен, ул гомумкешелек өчен уртак була бара. Шуңа күрә халыкның кайчакта башкаларга аңлатып булмый торган уникаль үзенчәлекләре, асылда, аны бар кешелек белән туганнарча берләштерә дә.

Чын мәгънәсендә бөек шагыйрьләр генә милли культураның аналарча бәйләнешләреннән галәми бердәмлекнең шул яшерен энергиясен аерып чыгарырга сәләтле. Шул ук вакытта алар туган халыкларының бар үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күрсәткән анык аерылып торган үз тавышлары белән яңгырыйлар бит. Казан татарларының классик милли шагыйре Габдулла Тукай нәкъ менә шундый каләм иясе булган.

Ул 1886 елның 26 апрелендә Россия империясе Казан губерниясенең кечкенә генә Кушлавыч авылында дөньяга килгән. Бик иртә ятим калган һәм аңа беркайда да сөенмәгәннәр, дөресен генә әйткәндә, аның барыр кешесе дә булмаган. Ул чакта шушы бичара һәм беркем дә яратмаган сабыйның Казан татарларының меңьеллык тарихында иң әһәмиятле, үлемсез шәхесенә әвереләчәген беркем дә белмәгән. Аның туган халкы һәрвакыт, юаныч һәм киңәш эзләп, шушы дөнья күләмендә аңлашылып та бетми торган һәм каралтылган тарихның шул дәрәҗәдәге аз сүзле авыр кайгысын һәм шөһрәтен туган телдә матур итеп тулысынча яктырткан шагыйрь әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шигъри юллары бәрхеткә чигелә, рамга куелып, агач авыл өйләренең дә, мәһабәт шәһәр фатирларының да диварларына эленә.

Тукай туры һәм ихлас кеше, шигъри даһи булган, шул ук мәлдә ул кыска гына гомерендә туган йортсыз һәм ялгызлыкта яшәүчеләргә хас әрнүгә дучар ителгән. Ләкин аның фаҗигале язмышында һәм поэзиясендә татар халкының иң яхшы сыйфатлары – туры сүзлелек, дөреслек, юмартлык, фидакярлек һәм намуслылык чагылыш тапкан. Җан үзәгенә үтеп керә торган шигырьләре тере, якты һәм ышандырырлык тел белән язылган, татар халкының йолдызлар астында аерымлану омтылышы һәм бөек сагыш белән өртелгән. Тукайның күп шигырьләре милли җырларга әйләнгән; ул халыкка якын яңа әдәби телне тудырган, трагик шигырьләрендә дә, озын сатирик поэмаларында да, хакыйкать көзгесендәге кебек, халыкка аның асыл табигатен һәм чын язмышын күрсәткән.

Тукай гомере – ул ялгыз даһиның фаҗигасе, чөнки аны югары бәяләүчеләр дә шагыйрь талантының глобаль зурлыгын аңламаганнар. Аның беркайчан да ниндидер кыйммәтле мал-мөлкәте, хәтта үз йорты да булмаган; ул төрле очсызлы Казан кунакханәләрендә яшәгән һәм иҗат иткән. Кыска гына гомерендә бәяләп бетергесез күләмле эш башкарып, Тукай, 27 яшен дә тутырмыйча, 1913 елның 15 апрелендә туберкулёздан вафат булган.

«Аны зур халык төркеме «хакыйкать күмелгән җиргә» озата. Казан татарларының бу кадәр хөрмәт белән башкарылган җеназаны әле күргәннәре булмый», – дип яза бер замандашы. Ә Бамберг университеты профессоры һәм Тукайның алман биографы Михаэль Фридрих аның турында: «Кечкенә генә авылдан чыккан шушы татар малае… дөньяви дәрәҗәдәге шагыйрьгә әверелгән, һәм ул бар кешелекнең мәдәни тарихының бер өлеше булып тора», – дип язган.

Равил Бохараев
Шагыйрь, язучы, тарихчы,
2006 ел өчен Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты

ИСЕМДӘ КАЛГАННАР11
  Автобиографиянең икенче кисәге язылмаган.


[Закрыть]

Мөкаддимә22
  Мөкаддимә – сүз башы.


[Закрыть]

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды.

Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык гына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.

Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны33
  Сәтырларны – юлларны.


[Закрыть]
язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә44
  Рисалә – кечкенә китапчык.


[Закрыть]
итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде55
  Мәгъкуль күрелде – урынлы дип табылды.


[Закрыть]
.

Г. Тукаев
29 нчы сентябрь, 1909 нчы сәнә
I

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә66
  Карьясендә – авылында.


[Закрыть]
Мөхәммәтгалим исемле мулланың углы булып, 14–15

яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга77
  Хәтме көтеб кыйлырга – укып тәмам итәргә.


[Закрыть]
гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер88
  Тәрке дөнья итмештер – дөнья куйган, үлгән.


[Закрыть]
.

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам99
  Нам – исемле.


[Закрыть]
карьянең имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне1010
  Вакъты сабавәтемне – сабый вакытымны.


[Закрыть]
күргән карчык вә хатыннар мөрәббия1111
  Мөрәббия – тәрбияче (хатын-кыз).


[Закрыть]
карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе:

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең «Кадалмас әле, килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен.

Мин бу карчыкта торган мөддәттә1212
  Мөддәттә – вакыт эчендә.


[Закрыть]
анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар җибәрткән.

Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән1313
  Дәкыйкаләрдән – минутлардан.


[Закрыть]
миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы1414
  Бер нәүгы шөгур – бертөрле сизенү.


[Закрыть]
, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир1515
  Мөәссир – тәэсирле.


[Закрыть]
булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.

Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне1616
  Тәхаттыр иткәнемне – хәтергә төшерүемне.


[Закрыть]
язамын.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.

Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.

Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.

Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.

Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә караганнар.

Мин әле хәзер истисна итдекем1717
  Истисна итдекем – аерып алып сөйләгән (кешем).


[Закрыть]
Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.

Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган – һәрничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше, чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез1818
  Мөддәтсез – сроксыз.


[Закрыть]
бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

Бу яңа ата-анамның хәлендән бераз язып китим әле.

Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.

Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур орга`ннарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым.

Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.

Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин дә атланыр идем, акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

Аннан соң җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.

Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» – дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең1919
  Тукайның Зиннәтулла бабасы гаиләсе.


[Закрыть]
мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай исемле, бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.

Бу урыннан игътибарән2020
  Игътибарән – башлап.


[Закрыть]
тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны – «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә илх2121
  Илх (ила ахириһи) – һәм башкалар.


[Закрыть]
… алмаштырам.

II

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә җөгергәләп йөриләр иде.

Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.

Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.

Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы2222
  Әтраф – тирә-як.


[Закрыть]
яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.

Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган2323
  Вакыйган – чыннан да.


[Закрыть]
, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән2424
  Хитабән – эндәшеп.


[Закрыть]
: «Хатын! Бар, балага катык белән ипи китереп бир», – дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль2525
  Дәрхаль – шунда ук.


[Закрыть]
баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә2626
  Иштиһа илә – теләк (аппетит) белән.


[Закрыть]
икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин, анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә берзаман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.

Алар һәр көн авылның бер башыннан бер башына җөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең миңа, сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.

Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.

Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашаганда күрмәдекем) ике җиткән кыз күрдем.

Боларның берсе таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.

Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең, күреш», – дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.

Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.

Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган, монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.

Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк2727
  Җамаяк – төрле зурлыктагы тирән савыт, кәнди.


[Закрыть]
бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

Алар, әбәттән (көндезге аштан) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш дә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!

Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» – дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле җөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» – авырып кайтканын белдем.

Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.

Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма: «Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» – дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам – каршымда әни тора иде.

Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел, – йокы тәмле булса да, сикереп тордым.

Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә: «Менә «үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр» шул инде ул; мөгаен, шуның шомлыгыннан булды инде бу!» – дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.

Андин соң кайчакларда әнинең җә кушкан җомышын тыңламасам, җә җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.

Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде. Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән углының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды.

Шунда әни:

– Мин үз углымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, – дип, бик озак тарткалашты.

Ахырда әти:

– Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? – дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте.

III

Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.

Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.

Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

(«Моны ни өчен яздың?» – диярләр. Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым.)

Бара торгач, бакча эшләре дә бетте.

Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.

Таң атты; кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.

Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында, минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богъдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.

Әни иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.

Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җымыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.

Шул рәвешчә, «әлеп, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарты» да тоттырдылар.

Бу «Иман шарты»ның иҗеге белән сүрәсе2828
  Хәрефләрне иҗекләп һәм аңлатмалары белән өйрәнү.


[Закрыть]
миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарты» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.

Фәкать, «Иман шарты»н бетерүгә гыйлавә2929
  Гыйлавә – өстәмә.


[Закрыть]
уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе3030
  Бәгъзе – кайбер.


[Закрыть]
шаян кызларның «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» дигән сүзләрен ишеттем.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым һәм, шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

IV

Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып карала башладылар.

Менә бераздан Сабан туе җитте. Мине Сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген Сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк дә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, кәнфит, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.

Ул көнне чәй эчтемме, юкмы – анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.

Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары, ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.

Бер яккан Сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.

Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы, хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды.

Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.

Болар арасында җегетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:

 
Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак перәннек
Кызыктыра кызларны.
 

Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, Сабан туе да бетте.

Исемдә юк инде, бу Сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки, ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.

Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.

Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки3131
  Шөйлә ки – менә шулай.


[Закрыть]
мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.

Җитмәсә тагы, теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.

V

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.

Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.

Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен, салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулдан киләләр иде.

Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.

Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге3232
  Шәриге – мәдрәсәдәге сабакташы.


[Закрыть]
йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.

Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.

Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугры килде.

Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны3333
  Тәхаттырларны – үткәннәрне искә төшерүне.


[Закрыть]
берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.

Саҗидә апай, чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.

Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.

Бервакыт көз көне өйләдән соң әти белән әни ындырда иде, мин җан тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.


Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә, миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» – диде.

Мин: «Ындырда», – дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», – дигәч, мин, тиз генә ындырга җөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», – дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына нидәндер мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.

Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» – дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», – диде.

Бу сүздән әти, бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» – дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады: «Мин – Кушлавыч кешесе. Бу бала – авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр3434
  Бихәбәр – хәбәрсез.


[Закрыть]
идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».

Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте: «Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3–4 ел ашатып торыйк та, хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» – кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.

Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» – дип куйгалый иде.

Мөсафир Бәдретдин абзый: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», – дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.

Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде; ахры, кеше баласы безгә булмас, Аллаһ сакласын, әллә ниләр күрербез», – дип үкереп җылап да җибәрде.

Озакламый, җил басылганнан соң да бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.

Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп дә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.

Әти-әни, бичаралар, һәр икесе егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.

Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек.

Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил калдылар3535
  Гафил калдылар – белмичә калдылар.


[Закрыть]
.

Без юлга чыккач, күп дә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.

Юлда Өчиле карьясенә бабайларга төштек. Анда чәй эчтек.

Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.

Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.

Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.

Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлея кеби нәрсәләрдән башка нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.

Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 14–15 яшьлек бер углы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.

Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.


Страницы книги >> 1 2 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации