Текст книги "Сайланма әсәрләр / Избранное (тат.)"
Автор книги: Габдулла Тукай
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл3636
Мөкәммәл – тәмам җитәрлек.
[Закрыть] диярлек иде.
Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богъдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.
Тагы Камалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.
Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым.
Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса…» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни дип, үземә сөаль бирә идем.
Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса…» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.
Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.
Мәсәлән, берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.
Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым.
Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә, һәм син алма… –
дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.
Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.
Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә, мин дә буш ятмадым. Камалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә барып, сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугры килә иде.
Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.
Кайчан да булса бервакыт хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.
Берзаман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.
Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә, үземнең иске киемнәремнән бүркемне, «бервакыт кайтып карармын» дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.
Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.
Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.
Шулвакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше җөгереп килә.
Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени?! Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың», – дип, мине алып китте.
Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да егълады.
Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.
Бу ата-анамның, мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа Бистәдә булып, хәзер Иске Бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.
Ул кичне шунда кундым. Иртәге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып җуындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.
Ул мине нумирга3737
Нумирга (номерга) – кунакханәдәге бүлмәгә.
[Закрыть] Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», – дип, нидәндер кабул итмәдем.
Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.
Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.
Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз, килеп, без торган нумир күршесенә төште.
Ул килеп, берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумирына күчерде дә, үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.
Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә җуатты-җуатты да китеп барды.
Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.
Бу шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.
Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин өлкән кеше», – дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.
Алты-биш Сапыйның өстендә якасы вә җиңе камалы төлке тун булганга, «өлкән» кеше дип әллә шундый тун кигән кешегә әйтәләрме дип тә уйлый идем. Соңыннан, Җаекка килгәч, белдем ки, «өлкән» «олуг» дигән сүз икән.
Бәдри абзыйдан калган 12 тиенгә тозлы балык – вобла һәм симәнкә алып ашадым.
Берничә көн торгач, Җаекка юнәлдек.
Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр.
Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә, иркенгә чыгаралар иде.
Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», – дип гозерләнсәм дә, «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», – дип, мине чыгармыйлар иде.
Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган, һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык.
Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.
Җаекка иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез», – диделәр.
Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.
Юлда яшел чапан бөркәнгән бер яшь кенә хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу – апаең, күреш», – дигәч, моның илә күрештем.
Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.
КӨЗ
Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар –
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран3838
Мисале зәгъфыран – зәгъфран (шафран) кебек.
[Закрыть] саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли – оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
Кояш та яктысын киметте шактый;
Тәәссеф3939
Тәәссеф – үкенеч.
[Закрыть]! Басты золмәт4040
Золмәт – караңгылык.
[Закрыть], китте якты.
Колакны шаулата инде суык җил;
Тулып эчкә, өрә, мисле куык4141
Мисле куык – куык кебек.
[Закрыть] җил.
Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез.
Мазарыстанга4242
Мазарыстан – каберлек.
[Закрыть] охшап калды кырлар;
Чирәмсездер тигез җирләр, чокырлар.
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай.
Шулай йоклап, бәһар4343
Бәһар – яз.
[Закрыть] җиткәндә торсам,
Торып тагы яшел җирдә утырсам, –
Бәхетле шул заман, мин бик бәхетле;
Булырмын шаһ, бәхетле һәм тәхетле.
*
СӨЕКЛЕМЕҢ КАБЕР ТАШЫНДА
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз;
Дустлыгың, инсанлыгың кальбемдә калдырдың һәнүз.
Бел ки, мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр, и нурлы йөз;
Сурәтең – чәшмемдәдер, өзнемдәдер – саутең һәнүз.
Аһ, насыл! без яр идек: сән бән идең, бән сән идем;
Калмады бундан әсәр – калды мәгәр шәүкың һәнүз.
1906
СӨЕКЛЕМНЕҢ КАБЕР ТАШЫНДА
Хәзерге әдәби телдә
Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә синең дәртең һаман;
Дуслыгың, кешелегең күңлемдә калдырдың һаман.
Белче, үлемең, шөбһәсез, минем үлем ул, и нурлы йөз;
Сурәтең – күз алдымда, колагымда – тавышың һаман.
Аһ, ничек! без яр идек: син мин идең, мин син идем;
Тик хәзер берсе дә юк – калды истәлек кенә.
1906
МИЛЛӘТӘ
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем;
Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем.
Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;
Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем.
Бәхтиярым – бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа;
Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем.
Ләфзы «милли» сәвәр кальбем бәнем – билмәм, нәдән?
Әйлә «милли», милләтем, бәхшәйлә4545
Бәхшәйлә – бәхеш әйлә.
[Закрыть] мәмнүниятем.
Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы, ля мөхаль;
Бу хыялятдән кәлүр, гәр кәлсә мәҗнүниятем.
Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни;
Бу сәбатә мөнхәсыйр мәфтүн вә мәҗлүбиятем.
И фәләк! ал җаными, лик алма, зинһар, шаными;
Бәнчә, үлмәкдин әшәд мәнса вә мәтрүкиятем.
Үлмәсен, үлсәм дә, наме гаҗизем, фәүтитмәсен4646
Фәүтитмәсен – фәвет итмәсен.
[Закрыть];
Кәтмәсен буша бәнем җәһдем вә мәшгулиятем.
Берзаман яд әйләсә билилтифат милләт бәни, –
Иштә будыр максадым, мәэмүл вә мәсгудиятем.
Әйләдем гарзы мәхәббәт бән сәңа, и милләтем;
Дуст күрерсең сән бәни дә – вар буңа әмниятем.
1906
МИЛЛӘТКӘ
Хәзерге әдәби телдә
Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.
Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне4747
Миллиятемне – нинди милләттән булуымны, миллилегемне.
[Закрыть].
Синеке дип исәпләсәләр – бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем «милли» дигән сүзне сөя – белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит – миңа шатлык бүләк ит.
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
Мине шагыйрьлектә мәңге тугры ит, Тәңрем;
Шунда гына күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.
И күк! ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
Минемчә, онытылу, тибәрелү үлемнән яманрак.
Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.
Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, –
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки, син дә мине дус күрерсең.
1906
ХУР КЫЗЫНА
Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни,
Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни.
Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең,
Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең.
Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави,
Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави.
Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен,
Яратырмын, янармын да көярмен.
Калыр мәнсә бәнем әрзый сорурым,
Кәлер җәннәткә махсус бер горурым.
Сәнең һәрбер сүзеңдер җанга рахәт,
Идәр дил һәр сүзеңдән истирахәт.
Сәнең җисмең яратылмыш сәма чөн,
Лисаның зикре-тәсбих чөн, сәна чөн.
Сәсиң әгъля бәлябилең сәсиндән,
Фиракъ эстәрме һичбер кимсә сәндән?
Вөҗүдең һәп мөкаддәс, мөхтәрәмдер, –
Вә ләмсе без гөнаһкярә әрәмдер.
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,
Матурларның матурындан матурсың.
Гүзәлсең сән, зөбәрҗәдсең, ләгыльсең,
Вәли сән җир кызы төсле дәгелсең.
Сәнең хөснең, дөрест, һәр мәдхи йөкли,
Вәләкин җир кызы сәндән сөекле.
1906
ХУР КЫЗЫНА
Хәзерге әдәби телдә
Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,
Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.
Беләм инде: мине әсир итәрсең,
Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең4848
Әфсүн итәрсең – «әфсен укып (сихерләп) үзеңә каратырсың» мәгънәсендә.
[Закрыть].
Табигый, синең күркәмлегең күкнеке
Һәм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы.
Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен,
Яратырмын, янармын да көярмен.
Онытылыр җир йөзендәге шатлыгым,
Килер җәннәткә хас горурым.
Синең һәрбер сүзең җанга рәхәт,
Синең һәрбер сүзеңнән күңел ял итә.
Синең гәүдәң яратылган күк өчен,
Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен.
Тавышың сандугач тавышыннан матуррак,
Кем теләр соң синнән аерылырга?
Син үзең һәрвакыт изге, хөрмәтле, –
Без гөнаһлыларга кагылырга да әрәм.
Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,
Матурларның матурыннан матурсың.
Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,
Ләкин җир кызы төсле түгелсең.
Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,
Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.
1906
ПУШКИНӘ
Нәзыйрсыз шагыйрь улдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якьсандыр.
Сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, даш билә рәкъсандыр;
Агач рәкъс итмәмәк шагыйрь улан инсанә ноксандыр.
Нә чөн рәкъс итмәсен, шигърең мисале шәмсе рәхшандыр;
Нә шагыйрьдер у кем әшгар аңа Мәүлядан ихсандыр.
Касавәт кәлмәйер кальбә: сәнең шигърең мөнафиһа, –
Нәчек кем шәмсә каршы парлайыр дөнья вә мафиһа.
Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың;
Кереп гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың.
Сәнең бакчаңда гиздем, йөредем һәм әйләдем тайран;
Күрүбән гандәлибаны, тамаша әйләдем сәйран.
Кәлер рәүнәкъ колүбә сүзләреңдән, җанә сайкаллар;
Дикелмәз бөйлә улмадыкча һичбер намә һәйкәлләр.
Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?
Әвәт, дәрдем дорыр якьсан, вәликин бәндә юк дәрман,
Бирер дәрмани дә, шаять, җәнабе мән ләһелфәрман.
1906
ПУШКИНГА
Хәзерге әдәби телдә
Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.
Якты кояшка тиң шигырең алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.
Күңелгә күләгә төшми, – шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.
Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем, –
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.
Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.
Күңелгә хуш, җанга якты шигырьләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә, шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
Бар теләк-максатым минем – тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү карашың синең һәм динең.
Әйе, теләгем бер генә, әмма юк шул миндә куәт;
Өмет итәм, кодрәтле зат бирер дип дәрман да, шаять.
1906
ДӘРДЕМӘНД ДӘГЕЛМИЕМ?
Дәрдемәнд мәсьүл улырмы? Мөбтәлаем, нәйләем?
Җисме җанымлә бәрабәр бер бәлаем, нәйләем?
Нәйләем, аслым, әсасем дәрдә идмеш ибтина?
Та әзәлдән дәрде шәүка мөбтәнаем, нәйләем?
Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?
Нәйләем, сармыш бәнем әтрафеми гамь гаскәре?
Гүя мәгърузе дәһаны аждаһаем, нәйләем?
Дәрдемәндане җиһанә бән тәфәүвык әйләдем,
Чөнки һәрбер дәрдә мәбдә, мөбтәдаем, нәйләем?
Сөйлә: күрдеңме бәнем шәклемдә һичбер дәрдемәнд?
Дәрдә сәрдар улмага бән мостафаем, нәйләем?
Кәл, инан, ханым әфәндем, дәрдемәндем бәндәңез;
Һәп сәнең – кальбем, вә кәндем мөштәраем, нәйләем?
Гакълыма һич кәлмәде гомремдә сәндән ма гадә,
Чөнки амалеңдә мәмлү бер сәраем, нәйләем?
Юк тәгали гашыйка бәйнәл-әһали та әбәд,
Санки бән тәхтессәрада бер сәраем, нәйләем?
1906
ДӘРДЕМӘНД ТҮГЕЛМЕ МИН?
Хәзерге әдәби телдә
Дәрдемәнд4949
Дәрдемәнд – «хәсрәт чигүче» мәгънәсендә.
[Закрыть] җаваплымы? Бәлагә төшкәнмен, ни эшлим?
Бер бәламен тәнем-җаным белән бергә, ни эшлим?
Кайгы-хәсрәткә корылган аслым-нигезем, ни эшлим?
Кайгы-хәсрәткә батканмын тумышымнан ук, ни эшлим?
Әгәр Гәрбәладә Тәңре гыйшкында булсалар шәһит,
Мин мәхәббәт-бәла юлында шәһитмен, ни эшлим?
Тирә-ягымны кайгы гаскәре чолгаган, ни эшлим?
Гүя аждаһа авызы алдында торам, ни эшлим?
Дөньядагы кайгылылардан да мин иң кайгылысы,
Чөнки мин башлангычы хәсрәт-кайгының, ни эшлим?
Сөйлә: минем кебек бер-бер хәсрәт чигүче күрдеңме?
Сайланганмын баш булырга кайгы-хәсрәткә, ни эшлим?
Кил, ышан, ханым әфәндем, бәндәгез бу – дәрдемәнд;
Күңлем дә, үзем дә сиңа сатылганмын, ни эшлим?
Уема да килмәде синнән бүтән гомремдә бер,
Ни эшлим, сиңа ашкыну дәрте моңлы күңлемдә гел.
Кеше арасында гашыйкка өстенлек мәңге юк, –
Гүя җир астында бер бөртек туфрак мин, ни эшлим?
1906
БАЙРОННАН
Бераз елдан соң укып бу шигырьне,
Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны
Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,
Ничек янган, синең өчен җан аткан.
Белерсең: инде шагыйрь юк, диерсең;
Егылган ул, сирәк мәхлук! диерсең.
Фикер кыйл: шунда, ди, инде ул үлгән,
Йөрәген бу шигырь астына күмгән.
1907
ПАР АТ
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп, ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Берзаман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!
Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!
Сездән айрылып, туганнар! җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, – әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!»
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
1907
КИТМИБЕЗ!
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф5050
Тәклиф итү – көчләү, мәҗбүр итү.
[Закрыть] иттеләр:
– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урынына ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә5151
Сәкарь – тәмуг.
[Закрыть] ник керик?
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз5252
Әмсар – шәһәрләр.
[Закрыть],
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз5353
Әгъсар – гасырлар буенча үткән еллар.
[Закрыть].
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл5454
Гыйззе вә Җәл – Кодрәтле һәм Шанлы.
[Закрыть]).
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ5555
Русияһ – кара йөз димәктер (фарсыча). (Г. Тукай искәрмәсе.)
[Закрыть]!
Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:
– Если лучше вам,
Туда сами пожалте, господа!5656
Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр!
[Закрыть]
1907
ТЕЛӘНЧЕ
Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шулвакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.
Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.
Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен,
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!
Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде,
Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде.
Берзаман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары
Бу сукыр картның Казан, Ханкирмән, Әстерханнары.
Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары, –
Кайсын алсаң, шунсы хәзер: гөлләреме, аллары?
Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, –
Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары!
Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием.
Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре5757
Мәфтүн – иярчен.
[Закрыть],
Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре5858
Әфсүн – серле дога.
[Закрыть].
Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап
Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап.
Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары, –
Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре?
Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!
Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала;
Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала.
Ә шулаймы? – Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
1907
УТЫРЫШУ
Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур берлә утырамын кара-каршы;
Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,
Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.
Мин күзеннән аның күземне алмагач,
Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач,
Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, –
Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.
Кайда аңлау миңа! бер сүз дә аңламыйм,
Ишетмим дә, тыңламыймын да, санламыйм, –
Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр
Иде, ләкин тугърысы шул: ялганламыйм!
Һич яратмыйм аның шулай саташуын,
Фани дөнья сүзе берлә маташуын;
Телим, ташлап кирәкмәгән вак сүзләрне,
«Сөям, җаным» ләфызларына5959
Ләфыз – сүз.
[Закрыть] ашуын.
Һаман сөйли; мин тик ирнен, тешен карыйм;
Йөртәм күзне: калкып чыккан түшен карыйм;
Борнын, аузын, иякләрен, беләкләрен, –
Калмый бармак, тырнак, – һәрбер төшен карыйм.
Тыңлыйм, имеш! Юри шулай утыртамын,
Күз алмасын әрле-бирле очыртамын;
Әкрен генә селкенсә дә, кузгалса да,
Торып китә микән әллә дип куркамын.
Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урны фәләкләрдә6060
Фәләк – күк.
[Закрыть], гарештә6161
Гареш – күк, күкнең түре.
[Закрыть], дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, көенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» – диеп көенергә.
Минемчә, ул үз кадрене сизсен иде,
Дөнья берлә галякасен6262
Галякасен – бәйләнешен.
[Закрыть] киссен иде;
Кайгы нигә? шатлык нигә? гомер нигә?–
Мондый юк-бар нәрсәләрдән бизсен иде.
Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша;
Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;
Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп,
Гаклым берлә шул вакытта кул талаша.
Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә,
«Ул» да, торып, үз урнына чыгып китә;
Белмәс хәлне, – яшь нәрсә бит, – аңлый алмас,
Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! тукта!»
1907
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?