Электронная библиотека » Галимҗан Ибраһимов » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 12:40


Автор книги: Галимҗан Ибраһимов


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Уты сүнгән җәһәннәм
(Хикәя)
1

…Төн. Сәгать ике. Мин зур караңгы өйнең аулак бүлмәсендә ялгызым утырам. Баярак лампа яна иде. Хыялның чәчәкләнүенә манигъ[66]66
  Манигъ – киртә, тоткарлык.


[Закрыть]
булганга, аны сүндердем. Бүлмәмнең карт агачлар белән тулган зур бакчага караган бердәнбер тәрәзәсе бар. Мин, шуның яңагына артым белән терәлеп, күзләремне тышның куе һәм шомлы караңгылыгына юнәлдергәнем хәлдә, төннең тынлыгына күмелеп тик кенә утырам. Берничә сәгать үтә. Өйдә һичбер тавыш-тын юк. Мин һаман шул урында, шул хәлдә ялгызмын, тик хыялым гына каршымда.

Баярак күк күкри, куәтле яшен яшьни, каты җил дә исеп куя, ара-тирә калын, катлаулы болыт артыннан тулган ай карап, бөтен дөньяга матур гына бер елмая да тагын югала иде. Инде бары да тынды. Ай да яңадан күренмәслек булып катлаулы болыт артына ышыкланды. Дөнья тагын да тирән, куе караңгылык эченә күмелде. Күк йөзе тәмам капланып, яңгыр коярга тотына. Ул башта чиләктән актарылгандай кызу яуса да, бераздан әкренәйде, ул инде вак, тигез һәм туктаусыз. Үзе һәр җирдә дә шулай булыр. Хәзер дөньяның һәрьягында шундый вак һәм тигез булып яңгыр явадыр кебек тоела.

Хатыным күптән йоклый. Ул миңа берничә тапкыр:

– Садыйк, сиңа ни булды, ят инде! – дип караса да, мин аны тыңламадым.

Ул мине көтә-көтә аптырагач:

– Җә инде, Садыйк! Иртәгә иртә үк базарга барасың бар ич! – дип, тагы бер кыстап карады, ләкин мин һаман утыра бирәм.

Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.

Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…

Бу көн, хосусый бүгенге көн исә рухымны бик тирәннән дулкынландырган башка бер вакыйга да бар. Ахры, шул хыялны гадәттәгедән артык җанландырды, йөрәкне, тынган, йоклаган йөрәкне кузгатты.

2

Иртәнчәк хатыным белән тәмләп кенә чәй эчеп утыра идек. Арада кызык бер әңгәмә бара: ул, яшь чагында үзенә гашыйк булып, «саргайдым, үләм» дип йөргән бер җегетнең вакыйгаларын сөйли башлаганга, чәебездә аерым бер тәм булачак иде. Күп булса берәр чынаяк эчкәнбездер, кинәт бер кыңгырау тавышы ишетелде: ул авылның югары ягыннан безгә таба килә иде. Тиз арада безнең турыга җитеп, кемгәдер туктагандай булды, һәм шул минутта ук берничә малай, күзләрен акайтып, безнең өйгә чабып керделәр дә, берсеннән-берсе ашыгып:

– Мулла абзый, мулла абзый! Сезгә зимски нәчәлник килде, – дип акырыштылар.

Без каушый калдык. Минем мулла булганыма ике генә ел, земский белән таныш та түгелмен. Башкача да йомыш юк кебек, ник килер икән?

Өстемә бишмәтне кидем дә «зимски» ны каршы алырга дип чыктым. Яңа тарантаска җигелгән ике яхшы кара атны, әйбәт киемле кучерны, арбага ята төшеп утырган, бөтенләй европача киенгән алтын күзлекле русны күреп, башта эчем жу итеп китте. Ләкин бер секундта эш бөтенләй үзгәрде. Ни күзем белән күрим – көләргә дә, кычкырырга да белмәдем… Земский дип каршыларга чыккан адәмем бөтенләй башка кеше булып, үземнең яшьлек елларымның күбесен бергә уздырган бер танышым булып чыкты.

3

Мин мәдрәсәдә чагымда бай балаларына, зур хәзрәтләрнең мәхдүмнәренә хас булган дәресханәдә байларча гына яши идем. Өйдән килгән азыкның, төрле ашамлыкларның иге-чиге булмый иде. Байлыгым шундый шәп булып, дәрәҗә дә зарарсыз булганга, мин, әлбәттә, үзем самовар куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләрне бер ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде.

Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күрелгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде. Ул безнең мәдрәсәдә байтак еллар торды, аның иптәшләренең дәрәҗә һәм урыннары югары ашты исә дә, аның урыны мич буеннан күчмәде. Ул үзе дә бик югарылыкны теләми иде бугай. Аны һәммәсе кимсетәләр, яратмыйлар, җәберлиләр, теләгәнчә мыскыллыйлар, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «Тубал» дип кенә йөртәләр иде.

Бу Тубал тыштан караганда бик гади, бик садә, бераз тилемсәрәк кебек күренсә дә, аның эчендә тышына башка булган бер дөнья бар шикелле тоела, күзендә кайбер вакыт куркыныч галәмәтләр ялтырап китә иде. Һәм нәтиҗәдә шундый бер халәт аңлашылды да.

Ул бер елны үзгәреп китеп, һәрвакыт сагышка батып йөри башлады. Башка вакытларда беркая чыкмый торган Тубал, бу елның рамазаны кергәч, икешәр көн югалып торгалады. Үзе һаман уйлана иде. Шәкертләр, аңардан көлеп:

– Тубалга дәрт тулган бу ел! – диләр иде.

Уразаның егерме җидесендә Кадер кичәсе булды. Бөтен шәкерт тәравихка[67]67
  Тәравих – ураза аендагы кичке намаз.


[Закрыть]
китте. Тубал исә, «авырыйм» дип, мәдрәсәдә калган.


Ышанырсыңмы? – Кайтсам, Тубалдан җилләр искән, әйберләре дә күренми. Белгән-күргән дә юк. Шул юктан юк. Шулай итеп Тубалыбыз югалды. Яңа малай тапканчы, миңа да үзем өчен самовар куеп йөрергә туры килде.

Үзеннән соң аның хакында төрле хәбәрләр чыгып, кайсылар: «Хаҗилар белән Мәккәгә киткән, имеш», – ди. Кайберәүләр: «Сартларга[68]68
  Сарт – үзбәк халкын Октябрь инкылабына кадәр мыскыллап шулай атаганнар.


[Закрыть]
ияреп, Бохарага качкан, имеш», – дип сөйләнсәләр дә, аныгын белә алмадылар.

Мин үзем тагы малай таптым. Шул көннән аны исемнән чыгарып, инде исемен дә оныткан идем.

Бу көн, земский каршысына дип каушый-каушый чыгып, каршымда теге алтын күзлекле франт адәм эчендә шул Тубалны таныгач шаша калдым. Төшме, дим. Юк, ул өн иде. Дөнья күрмәгән авыл малаеның күзенә земский начальник булып күренерлек рәвештә киенеп, кыңгырау илә миңа килеп төшкән адәм чынлап та шул Тубал, шул кайчандыр тамагы ач, өсте ялангач, миңа тамак ялына самовар куйган малай иде. Кинәт очрауда шашарлык та бар. Ул уйга килмәслек дәрәҗәдә үзгәргән. Зиһендә сакланган сурәт белән хәзер каршыңда торган бу егет арасында мөнәсәбәт табу бик читен. Аңа хәзер Тубал дигән исем ятмый да, аны Тубал дип атау, борын табигый күренсә дә, инде бер дә килми дә, килешми дә, мөнәсәбәтсез дә шикелле. Ул хәзер тышкы ягы белән халыкның «зур түрәсе», ул – европеец, ул – мөкәммәл франт… вәссәлам.

4

Аның чын исеме Гыйльман икән, фамилиям – Каһиров, ди. Ул миндә кичкә чаклы торып, кояш баер алдыннан гына китте. Кыш көне шәһәрдә укуда булып, җәйлигә безнең күрше авылдагы бер байның балаларын укытырга килә. Миңа шунда барышлый кергән. Без очрашуыбызга бик шатландык. Ул бигрәк тә. Аның белән күп һәм иркен сөйләштек. Бигрәк ул сөйләде. Минем исем китте дә торды. Шуны кара: ул үзенең әллә нәрсәсе белән мине баса, тыгызландыра, тартындыра шикелле тоелып китә. Адәм үзгәрсә үзгәрә икән, Ходаем! Ул бөтенләй икенче кеше булган – ул ачык, ул мәдәни, ул белемле. Аның башыннан әллә ниләр кичкән. Ул, безнең мәдрәсәдән киткәч, казакъ хаҗиларына ияреп, Мәккәгә барган, аннан, хаҗ кылмыйча ук, кире Истанбулга килеп, мәктәптә берничә ел укыган да, Русиягә кайтып, хак белән мөгаллимлек кылган. Соңра фикере үзгәреп, мөгаллимлектән җыйган акчасы белән русча укырга тотынган. Шуннан бирле һаман укыган, әле дә укый.

Безнең аерылышканга тугызынчы ел. Ул шушы гомердә төрле дәверләр кичереп, урта мәктәпләрдәге хәтле укып та өлгергән. Мәктәп програмыннан тыш та бик күп нәрсә күргән. Ни турында гына сүз чыкмасын, мине күмә дә ташлый. Мин күп урында аның сүзен аңлап җитә алмый интегәм. Мин үземнең бернәрсә дә белмәүне, минем һәр сүзем коры «авыз фәлсәфәсе» генә идекен бүген, Каһиров белән сөйләшкәннән соң, ачык белдем. Моның өстенә ул хәзер һавадагы кош дәрәҗәсендә ирекле, дүрт ягы кыйбла, кая китсә дә, ни кылса да, иреге бар. Укуы, белүе һәм азатлыгы гына тагы бер хәл: ул алдагы көннәренә бөтенләй икенче төрле карый. Ул: «Әле мин хәятны башламаганмын, мин әле аңа әзерләнәм генә, чын хәят алда булачак», – ди. Ул ерак, югары һәм алга омтыла. Ул, күзен күккә, гарешкә терәп, хәяттан алуы мөмкин булган насыйбына ирешергә үкереп бара.

Ничек тә истикъбален[69]69
  Истикъбаль – киләчәк.


[Закрыть]
, үткәне белән хәзергесен дә алда һәм гали күрә, шуны өмид итә, һәм хакы да бар.

5

Адәмнәр табигатьләре, куәтләре буенча берничәгә бүленәләр: бертөрлесе үзенең тимер кулы, куәтле ирадәсе[70]70
  Ирадә – ихтыяр.


[Закрыть]
белән әхвальне үзе теләгән якка бора – болар хәятның чыннан иясе, идарә кылучысы булалар. Икенче бүлеге исә идарә куәтләре аз булган адәмнәр булып, алар әхвальнең агымына буйсынырга мәҗбүрләр, алар хәятның үз язмышларына хаким түгел, бәлки аның колы була. Мин икенче бүлектәнмен, ахрысы. Шундый бер мәсьәлә хаккында сүз чыкканда, миңа бер иптәшем: «Син тышкы тәэссоратка һәрвакыт җиңеләсең, син гакыл белән, ноткың белән[71]71
  Ноткың белән – телең сөйләгәнчә.


[Закрыть]
түгел, миең белән эш кыласың. Син – әхваль һәм хиссият колы, син әхваль агымына ятмый кала алмыйсың!» – дигән иде. Бу вакытта мин, бу сүзгә каршы барып, сүздә аны рәд кылган[72]72
  Рәд кылу – кире кагу.


[Закрыть]
, янымдагы ишекнең тоткасыннан тотып: «Син яңлышасың, син минем тимер ирадәле икәнемне белмисең, тоткасыннан тоткан менә шул ишекне теләгән якка борып йөртә алган шикелле, тормыш агымнарын үзем теләгән якка шулай бора алам», – дигән идем. Һәм шул игътикадта[73]73
  Шул игътикад – шулай дип ышану.


[Закрыть]
идем. Бүген исә ялгышканымны ачык белдем, үземнең «әхваль агымына кол» идекемне бүген сиздем. Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.

Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74]74
  Кәшеф иттерү – ачыш ясату.


[Закрыть]
, йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75]75
  Сур – быргы.


[Закрыть]
, адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76]76
  Иттифакый – көтелмәгән.


[Закрыть]
бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]77
  Хәйрәт – искитү, аптырау.


[Закрыть]
: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78]78
  Вакыйгдә – чынлыкта.


[Закрыть]
кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.

Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79]79
  Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү.


[Закрыть]
авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп[80]80
  Тәхсил итү – өйрәнү, уку.


[Закрыть]
, иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.

Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия[81]81
  Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып алу өчен бирелгән мал.


[Закрыть]
ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.

Менә мин хыялым белән шундый идем; минем күзләрем тугры гарешкә карый, минем күңелем үземчә мөкаддәс[82]82
  Мөкаддәс – изге, мөһим.


[Закрыть]
дип, гали дип таныган идеалыма гына табына, шуңа гына сәҗдә кыла иде. Ләкин мин йомшак һәм куәтсез кеше икәнмен. Минем хакта теге иптәшемнең сүзләре бар да тугры булган. Мин тормышны, әхвальне үзем теләгән якка борырлык куәтем бар дип уйласам да, вакыйгдә әхвальнең агымына кол икәнмен. Тормыш тәэсир иткән дә, минем фикерем ачылып, теге «мөкаддәс идеал» га табынырлык бер мәртәбәгә килгән. Икенче яктан дулкын чыккан, әхваль алышынган, шуның белән бергә мин дә агымга каршы бара алмаганмын, җиңелгәнмен. Тоткасыннан тотып, ишекне уңга да, сулга да борган кебек, үзем теләгән якка борырга уйлаган хәят куәтле дулкыны илә элеп алган да, диңгезгә ташланган бер йомычка рәвешендә уйнатып йөртеп, ниһаять, караңгы бер авылга, томан эченә китереп ташлаган, шунда мулла ясаган. Мин хәзер читек кунычы кайтарылган бер мулла: җеназа укыйм, фидия алам, бәлеш ашыйм. Барлыгы шул: менә теге идеалдан, теге хыялдан шул көнге хәлгә төшкәнмен. Теге вакытта моны уйлау түгел, зиһенемә дә китерми идем. Хәятта һәрнәрсә акрын бара, сизелмәстән килә, мин дә шулай булдым. Минем теге юлдан чыгуым, авышуым бар да табигый, бар да сәбәбе белән булды. Ни булса булган, кителгән, бетелгән. Мин моны үзем тоймый, ачык иттереп уйлый алмый идем. Бүген Каһиров килеп, аның нәкъ шул мин уйлаган юлда, шул йолдызга таба баруын, миннән күп түбән җирдән күтәрелеп, һаман егылмавын күргәч кенә, бөтен дәһшәте белән ул хыяллар уянып, җанланып чыктылар. Аның армый-талмый шул идеалга омтылуын күрү миңа ачык күрсәтте ки: мин хәят юлында бик зур ялгышлыклар эшләгәнмен яки миндә куәт булмаган. Ни дә булса булган, мин күктән, гарештән егылып, әллә кая төпкә, аска, коточкыч түбәнгә киткәнмен. Бу, бәлки, ят яки яңлыш тоелыр. Ни булса булсын, ләкин мин хәзерге минутта шуны хис кылам. Үзенә бу хәл вакыйг булмаган адәмнәр моны табигый түгел диярләр. Бәлки шулайдыр, көннең шау-шулы, аек чагымда, бәлки, үземә дә башкачарак тоелыр: ләкин тын, караңгы төндә бу бөтен дәһшәте белән каршы килеп баса да, рухны ни дип тә тәгъбир итеп булмый торган бер изтираб каплый, йөрәкне тын, ләкин гаять көчле бер әрнү баса. Хәят мәңгелеккә җимерелгән, алдагы көнең хәзергедән дә күп түбән, күп караңгы булыр шикелле тоела, шул тойгы йөрәгеңне яра.

6

Салмак кына, тигез һәм әкрен генә шыбырдап торган яңгырны тыңлый торгач, мин бик әз генә шагыйрь дә, бик әз генә фәйләсуф та булып китәм бугай. Шул изтираблар, әрнүләр эчендә күңелгә илһами бер уй килә. Уйлыйм: ничек, дим, табигатькә хозур. Бүген көн буена аяз булды. Күк йөзе киң һәм ачык булып, кояш туры, сөеп карый иде, дөнья рәхәтләнде, көлде.

Бу табигатьтә уртак бәхет иде, ләкин бу бәхет озакка бармады, кичкә таба бо– лыт чыкты. Дөньяны яшен-гөрелте, ут, куркыныч караңгылык каплады. Яңгыр башлады, әле һаман да коя. Менә тагы иртәгә, өченче көнгә, һич булмаса, бер атнадан, бер айдан соң тагы аязыр, тагы ачылыр, тагы якты, шат көн туар. Килә ачы җилле, салкын яңгырлы көз көннәре… Аннан соң каты, рәхимсез кыш килеп, хәят нурын сүндерә, дөньяны карга күмә, салкыны белән йөрәкләргә үтә. Бу вакыт адәмнәр, дөньяга, табигатькә ләгънәт укып, җаннарын кая куярга белмиләр. Ләкин бу хәл мәңге булмый. Озакламый тагы яз килә, тагы матурлык, яктылык туып, кояш иркәләп карый башлый. Тагы сулар ага, кырлар яшәрә, тагы сандугач сайрый. Дөнья тагы шатлана, мәсгуд була. Шулай итеп табигатьтә ямь белән тәм алышынып тора; алар, дөрес, бетәләр, ләкин мәңгегә түгел, вакытлы гына бетәләр, тагы килеп, үзләрен ныграк хис кылдыру өчен генә бетәләр. Ә бездә, адәмнәрнең хәятында, алай түгел. Безнең хәятыбызда «яз» кыска – ул ялтыраган яшен кебек кенә килеп кичә торган мәхәббәтле яшьлек дәвереннән гыйбарәт. Ул үтә дә куркыныч кара төн булган усал кыш килә. Ләкин ул табигатьтәге кебек вакытлы түгел, ул мәңге, ул кабергәчә. Хәятыбызның кояшы бер баеса, янәдән чыкмый, аннан соң син авыр, тәмсез караңгылыкта яшәргә каласың. Менә бервакыт минем көннәрем аяз, күгемнең нәкъ уртасында торып, кояш көлә, сандугач сайрый, һәр эш күңелчә булып, сәгадәтнең иге-чиге булмый, шул дәрәҗә ки, дөньяга китергән Тәңреңә сәҗдәдән торасың килми иде…

Язмышның явыз, куәтле, кызганычсыз дулкыны сукты да, һәрнәрсә бердәнбер алышынып, яз – соңы килмәс усал кышка, хәятымның көне ниһаясез төнгә әйләнде. Шул төн, шул дәһшәтле караңгы кыш китеп, кояшлы һәм аяз булган яз килер дә, мин тагы үземнең бәхетемә, идеалыма таба атлармын; мин тагы үземнең хәят күгендә көлеп торган кояшны күреп, сандугач сайравын ишетермен дип уйлый алмыйм. Юк, булмас. Алда, киләчәктә ни булачагы хәзер күз алдымда. Алгы көндә ничек булуымны хыялым ирексез эшли: балагы чыккан, иске җилән киеп, үзе ышанмаган җәннәткә халыкны өнди торган бер мулла, бер көтү бала, мәет, фидия… Аннан соң караңгы кабер, каберең өстенә ялгыш язулы бер соры таш!

Ни дияргә, рухны каплаган тын әрнүне ни дип тәгъбир кылырга белмим. Зиһенемә шагыйребезнең, заманында ятлап та, әллә кайчан оныткан бер шигыре килә:

 
Караңгы һәм дә таңы ерак,—
Уты сүнгән җәһәннәм минем төн.
 

Шагыйрь үзенең төнен «таңы ерак» ди. Димәк, ниһаясез түгел, кайчан да булса бер таң ата; димәк, алда бер өмет бар. Әмма миндә алай түгел; гомерем, кояшын, язын югалтып, кара төнгә әйләнгән дә, ул төннең таңы ерак кына түгел, бер дә юк; ул төн мәңге, мәңге. Мин моның болай булуын хәзер бөтен рухым белән хис итәм; «аңлыйм, беләм» түгел, җаным, эчем белән сизенәм. Алда хәят юк; ул сүнгән, анда тик гомер генә – язын, кояшын югалтып, тын, куркыныч кара төнгә әйләнгән гомер генә бар. Аны «киләчәк көн» дип атыйлар. Ул мине көтә. Мин дә, үзем теләмичә, шуның кара һәм караңгылыгын белә торып, шуңарга барырга мәҗбүрмен. Шул мәҗбүриятнең хәзер дә хис кылдырган «ужас» ын тәгъбир кылырга, ул «килә– чәк көн» нең хәзерге, тик хәзерге секундта рухыма биргән зәһәрле салкынын аңлатырга – «уты сүнгән җәһәннәм» ул диюдән башка бер сүз дә таба алмыйм һәм юктыр да. Араларындагы мөнәсәбәтне белмим, ачык күргәзә дә алмыйм, ләкин ни өчендер аны шулай дип әйтәсем килә, шуны эчке бер куәт тели, хәзер шуны бик нык хис итәм: ул – уты сүнгән җәһәннәм – мине көтә.

Яңгыр туктады. Баягы тынлык бетеп, болытлар катлаулана, җил тагы сызгыра башлады. Тәрәзәм каршысындагы караңгы бакчада яфраклар шыбырдый, каравылчы да, кара төнне ярып, никтер шакылдарга тотынды. Йөрәк ашкынып, яңа бер куәт белән сикерә, ни өчендер баягыча баягы урында тын гына утырасы килми… Ходаем, тагы ниләр генә булыр икән?.. Үзеңнән-үзең риза булмаучылык ниһаясенә җитә, рухны бөтенләй ниндидер бер коры сызлау, нинди зәһәрле бер әрнү, ачы бер изтираб каплый. Уйлыйм, тәмуг, дим, юктыр, булса, минем хәзерге минутым үзе тәмугдыр.

Минем уем нәкъ шул җиргә җиткән чагында, куәтле бер яшен яшьни, бөтен дөньяны гаҗәп бер яктылык ала; вә шул яктылыкның караңгылык белән аралашып киткән актык секундында хыялымда өзгеч бер күренеш ялтырап китә: гүя мин гарештән, нурдан егылып, ниһаясез караңгы төнгә, түбәнгә, коточкыч аска киткәнмен дә, шуны аңлап, кабаттан өскә чыгарга талпынам, ләкин куәт юк, канат кисек булганга, кире йөзтүбән, әүвәлгедән дә төпкәрәк китәм, имеш…

Мин шул күренештән айнып та җитә алмадым, теге якта бала елаганы ишетелде, хатыным йокы арасыннан тагы:

– Садыйк, Садыйк, йә инде, ят инде!.. Бу ниткән эш?! Илаһым!.. – дип сукрана башлады.

Тагы бер кат яшен яшьнәде дә, коеп яңгыр яварга тотынды.

Мин дә, авырып, ватылып, гәүдәмне чак өстерәп, хатыным янына барып егылдым…

Карт ялчы
(Хикәя)
1

Ул елны ике читенлек бергә җыелды. Ашлык искиткеч уңган иде. Шуңа үч иткән кебек, көз бик иртә килде, ничаклы тырышсак та, көннәр корырак чакта игенне ындырга кертеп бетерергә өлгерә алмадык.

Сентябрьнең ахырлары җитеп килә, бу вакытта башка елларда ындырың зур-зур кибәннәр белән тулган була. Син шуларга карап, күңелләнә-күңелләнә, суык кышны каршы алырга әзерләнә башлыйсың.

Ягарга утын китерәсең, өйләрне әйбәтләп ябасың, сылыйсың, ишек-тәрәзәләрне төзәттерәсең, җылы тотсын өчен, яхшылап эргә саласың, арбаларны ныгытасың; тары, корабодай кебек, көзге өлешкә дип чәчелгән ашлыкларны сугып, келәтнең өсәкләрен тутырасың. Аның өстәвенә алу-салу өчен, өй кирәк-ярагы өчен бер-ике йөк ашлык белән калага да барып кайтасың.

Көн-төн эшлисең, җаның рәхәтләнә, аруның нәрсә икәнен дә белмисең.

Ә бу ел… бу ел… ят та үл.

Бөтен басуны, әрәмгә бирелгәндәй күп булып, иген чүмәләләре тутырып утыралар. Ай буена өзлексез яуган яңгыр аларның төпләренәчә үткән – көлтәнең өсте үрә, төбе чери. Җитмәсә тагы, мал чыгып та бик харап итеп бара.

Аермадан бирерәк ике җир бодай бар иде. Ходайның кодрәтенә исең китәр, шулай шәп булып үскәннәр, бу ел арыш икмәге капмабыз, бодай гына ашап чыгарбыз дип шатланышып тора идек, мал аңа да җитеп бара.

Берничә мәртәбә тотып алып кайткан идек, аннан да файда чыкмады. «Хәерсезләр, минем сыерларны тотып алып кайткансың икән, балалар сөтсез утыра, чыгарып җибәр әле», – дип, бик җиңел генә алып китмәкче булалар. Тот капчыгыңны, акылың алтын икән, ахак кебек бодаемны таптат та, мин сиңа буш кына биреп җибәрим, имеш. «Балалар сөтсез утыралар!» Сөт кирәк булса, кеше игененә чыгармассың, карарсың!

Сыеры артыннан мужик бер килә, ике килә, һаман да бирмәгәнеңне күргәч, үзеңне эт урынына сүгә дә: «Мәңге асрый алмассың әле!» дип кайтып китә. Бер көн тотасың, ике көн тотасың, сыерның эчләре суырыла, күргән саен, күзләрен мөлдерәтеп, «чыгар мине!» дигән кебек ялварып карый.

Аптырагач, иясенең түләп алуыннан өмет өзгәч, сыерны кызгана башлыйсың, ахырда: «Бу хайванның ни гөнаһы бар? Аны ач тотып ни файда?» дисең дә чыгарып җибәрәсең.

Шулар белән борчылып, җаныңны кая куярга аптыравың җитмәгән кебек, тагы бөтен нәрсәсе сиңа каршы төшә. Кояш рәтләп чыкмый. Күк йөзе куе соры болытлар белән каплана. Болар, тау башларына тиеп-тиеп үткән кебек, түбәннән бертуктаусыз агалар. Азрак ачылды бугай дип, атыңны җигеп чыгарга өлгерә алмыйсың, нечкә иләктән сибәләгән кебек, вак кына яңгыр ява башлый.

Яуса явар, яланда калганчы, ындырыңда чересен, дисең дә, болытына, яңгырына карамастан, атыңны арытып, арбаңны, сбруеңны вата-вата, шул пычракта ташый бирәсең…

Әле дә ярый атлар таза, аларның алдыннан солыны өзмибез. Барганда да, кайтканда да, бушаткан-төягәндә дә көлтәдән башларын алмыйлар.

Башка вакыт булса, мондый явым-чәчемле көндә, ат ашатып, сбруй төзәтеп, өйдә ятасың. Ә бу ел атны хәл алдыру кайда, көннең пычраклыгына карамастан, туктаусыз чабасың гына. Башка вакыт көненә дүрт-биш юл бара торган булсак, хәзер басу артындагы җирләрдән алтышар-җидешәр урыйбыз. Шулай булса да, атай карт канәгатьләнми. Син чыланып, эштән чыгып кайтасың, ул, хәл сорашып, безгә булышу урынында ачулы йөз белән каршы чыга да, озын кашларын салындырып:

– Йөрисез шунда ат этләп! Ныграк төяргә кулыгыз черегәнмени?! Әллә анда баргач йоклап ятасызмы? Сез бер юл кайтканчы, Җамали малайлары икешәр урыйлар!.. – дип сукрана башлый.

Картлар белән талашып торуны яратмыйм. Юкка сүз әрәм итү була. Аның сукрануына җавап та бирмичә, сикереп, кибән башына менәм. Энем көлтә бирә, күз ачып, күз йомганчы дүрт-биш арбаны бушатып та ташлыйбыз; куенга бер кисәк икмәк белән берничә бәрәңгене кыстырып, тагын чыгып чабабыз.

Әни, бичара, безне кызганып, самоварын куеп көткән була. Үзенчә, өшеп, күшегеп кайткан улларын чәй белән җылытып җибәрмәкче. Әтинең ачулы йөзен, салынган кашын күргәч, ул да эчтән тына, чәйгә керегез-фәлән дип әйтергә курка.

Чәй кайгысы түгел әле, ничек кенә булса да тизрәк ташып алырга кирәк. Туры килсә, аягүрә генә бер-ике чынаякны аударасың, булмаса, шул икмәк, бәрәңге белән дә бик шәп йөрисең.

Туктаусыз чабудан, йокысызлыктан, яңгырдан бер дә кеше төсе калмады. Өс-баш пычрак, күшегүдән йөз күгәреп, сары йон белән капланган.

Юлларның начарлыгын әйтергә дә юк: пычрак, тайгак, күперләр бозык, юл саен диярлек камыт бавы, тәҗе өзелеп, арба ватылып теңкәңне корыта. Тау як көлтәсе бигрәк җанга тия. Анда юллар тигезсез, чокыр-чакырлы. Арбаң аз гына кырын килсә, чана кебек тыз-тыз итеп, тау асты ягына китә башлый. Без, бернәрсәгә дә карамастан, һаман чабабыз гына.

2

Син ашыкканда, ул кабалана, диләр.

Ашау-эчүеңне онытып, берүзең кырыкка ярылырдай булып йөргәндә, энем, арба башыннан егылып төшеп, уң кулын имгәтте.

Сынганга охшамый, шулай да кара янып күгәреп чыккан, бераз шешенеп тә бара. Үзе, кулының имгәнүенә карамастан, барырга теләсә дә, мин якын килмәдем:

– Дөнья куам дип чулак булып калыр хәл юк инде; үзем дә ташырмын әле, кулы әзрәк төзәлгәнче, өйдә ятсын!

Берүзем дүрт ат белән кичкә каршы көлтәгә барырга булдым. Марҗа басуындагы солыга күрше малы кереп харап итеп бара. Бүгеннән калдырмый шуларны алып кайтырга кирәк.

Яңгыр яварга чамалап тора. Башка вакытта: «Аз төйисез, акрын йөрисез!» – дип сукранган атай бүген нидәндер бераз йомшарган күренә.

– Атларың да бик өшәнгән, якындагы солыга гына барырга кирәк иде, – ди.

Мин аңа карамадым, фурманга аягүрә бастым да, ут чыккан кебек, чаптырып чыгып киттем.

Безнең атлар начар түгел: таксаң да, буш җибәрсәң дә, бер дә арттан калмый баралар. Энем капкадан чыгаруга:

– Әйдәгез, малкайлар! – дип бер кычкырдым.

Шуның белән һәммәсе, җепкә таккан туплар кебек, минем арттан тезелеп очалар гына.

Барачак җирем алты чакрымнар булыр. Мин киткәндә, атай карт икендегә тәһарәт ала калган иде. Ахрысы, бик артык шәп каулаганмындыр: кояш та батып өлгермәде, мин солыга килеп җиттем. Элекке заманның арбалары булса, эш озакка тартылыр, бер кеше төяп, бастырыклап беткәнче, әллә ничаклы вакыт үтәр иде. Хәзерге фурман арбаларга көлтә төяве – бу уен гына.

Килеп тә җиттем, күз ачып, күз йомганчы дигәндәй бер арада дүрт арбаны төяп, кайтыр юлга да чыктым. Атларны кызганып, шунда кунарга да уйлаган идем, төн ягыннан явып килгән төсле күренгән кара болытлар куркытты: яуса, көлтә юешләнеп эштән чыга. Кайтсаң, ичмаса, бушата алмасаң, бер ышык җиргә кертеп куярсың.

Кайтуы кайту инде, анысы – өйрәнгән эш. Юлымда «Яманташ» дигән бер тауны үтәсе бар. Моннан мендерү көн коры чакта да бик җиңел булмый. Хәзерге кебек явым-чәчемле вакытларда бу инде сират кичүдән бер дә ким саналмый.

3

Бүген төштән соң яумады. Шуңа күрә мин, юл бераз сүрелгәндер, атлар акрынлап мендерсәләр кирәк дип, үземне юатыбрак килә идем, эш мин уйлаганча барып чыкмады.

Мин тауга килеп җиткәндә, анда инде бер көтү халык арбаларын мендерә алмыйча газапланалар иде. Садыйк мәзин малае Вәликәй өч аты белән килеп капкан. Бу – авылда атларының яхшылыгы белән исем чыгарган кеше. Аның алдында тагы байтак атлар бар. Һәммәбез җыелып, алдагы атларны берәм-берәм мендерешеп озаттык. Нәүбәт Вәликәйгә килде.

Мин аның атларының җиңел алып менеп китүләренә бик нык ышанган идем; көн-төн көлтә ташу белән бераз өшәнгәннәр, ахрысы, малкайлар: башта каулап карадык, алай булдыра алмагач, яннарыннан булыша башладык. Юк, эш чыкмый.

Арада Әхми байның ялчысы Шаһи карт та бар иде. Бабай атларының арбаны тартырга тырышып та кире артка таеп-таеп китүләренә карап торды да:

– Вәликәй, кая соң синең кара атың?! Ул мендерер, – диде.

Егет кулы белән өченче арбага күрсәтте:

– Ул артта шул!

Бабай үзенекен куймады:

– Бар, кара атыңны тугар да менә бу алдагы арбага китереп җик, ул мендерер, – диде.

Арбалар тау астына таба кирегә тәгәрәп китмәсеннәр өчен, тәгәрмәч асларына агачлар кыстырдык, тиз арада кара атны алдагы арбага китереп җиктек.

Ну көч бар икән соң малның үзендә! Җигеп, «наа…а!» дияргә өлгерә алмадык, кара тимер «эһ» тә димәде, арбаны җилтерәтеп алып менеп китте.

Шаһи карт тирән бер горур белән:

– Әйттем бит мин сезгә! Бер тартуы мең сумлык бар бу малның! Гәрәй карт бия– ләренең баласы шул ул! – диде.

Без кара атны икенче арбаларга җигеп маташканда, Шаһи бабай Гәрәй картның атаклы ак бәкәл бияләре, аларның шәплеге хакында хикәя сөйләп алды.

Үзенең өч арбасын мендергәч, Вәликәй атларын яңадан җикте дә кайтып китте.

Ул: «Сезнең арбаларны да мендертик!» – дигән иде, бабай бер дә якын килмәде:

– Беләм мин синең мәзинеңне! Ул мәзин түгел, мукшы ул, саран мукшы! Әле дә, ни эшләп болай соңга калдың, дип, җаныңны алыр. Бар, тукталма, без үз көнебезне үзебез күрербез, – диде.

Мин дә шуңа кушылдым: кара ат көчлесен көчле, шулай да бит, көчле дип, бөтен авылның көлтәсен аңардан тарттыру килешми инде. Шаһи картныкы – ике, минеке – дүрт. Боларның барлыгын бер кара атка өстерәтү – бу инде бер дә ярамый.

Минем үземнең «Ахун» исемле зур туры атым бар. Ул Вәликәйнең карасына бирешмәс дип уйлыйм. Мендерә алмыйлар икән, яланда куну да бит күрмәгән эш түгел.

Вәликәй киткәч, үзебезнең атларны кузгата башладык. Алда Шаһи картныкылар, аның атлары бик йончу. Шулай булмый ни эшләсен, ялчы кулындагы ат әллә кая китә алмый инде. Аның бае Әхми – бик саран нәрсә. Атларга бер солы көлтәсен артык биргән өчен дә дөнья чаклы тавыш куптара торган адәм. Бу атларның мендерүләренә күңелем җитми. Шулай да, ятып калганчы атып кал дип, атларны кауларга тотындык. Аркалыкларын төшергән булдык, яннарыннан тартышып карадык. Юк, булмагач булмый инде. Безнең акырып-бакырып һайдалавыбызга карап, атлар бер генә атлыйлар да таеп тезләнәләр, егылалар, бабайның мендерүгә күп дәрте күренми. Минем димләвем белән аз-маз кузгалса да, бөтен сүзе, торышы белән:

– Барыбер булмый, хайваннарны юкка азаплыйсың! Иртәгә дә көн безнеке бит! – дип тора.

Минем болай тиз җиңеләсем килмәде. Картның ай-ваена карамыйча, Ахунны тугардым да бабайның алдагы арбасына китереп җиктем. Вәликәйнекеннән ким булмады, җигүгә, арбаны шатырдатып алып менеп китә башлады.

Фу… каһәр төшсен, саран байның рәтле сбруе буламы соң аның?!

Җенләндереп инде мендереп җиттем дигәндә, сул як тәҗе өзелде, аның артыннан сул як тәртәнең әллә нинди җепләр белән генә бәйләп куйган төбе ычкынды да, арба көлтәсе-ние белән тау астына очты. Әле дә ярый кендек буш икән, юкса минем атны да өстерәр иде.

Мин әрнүемнән:

– Чукын, җәһәннәмгә кит! – дип сүгенеп калдым.

Карт, бер дә исе китмичә, аптырамыйча, бик озын сузып, мине шелтәли башлады:

– Әйттем бит сиңа, юк белән маташасың, Сәфәр… Яшьлегеңә барасың!..

Инде ни эшләргә? Карт белән җаваплашып вакыт үткәрү ярамый.

– Ярый, бабай, эш синеңчә булды! – дидем дә атларымны юлдан бер як читкәрәк чыгарып тугара башладым.

Төн караңгы. Мондый вакытта әллә кая чокырга очкан арбаларны чыгарып маташмассың бит инде. Безгә шунда кунарга туры килә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации