Автор книги: Галимҗан Ибраһимов
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]
Галимҗан Ибраһимов: тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар
«Укучы һәм укытучы» сериясе 2011 елдан нәшер ителә.
Фәнни җитәкчесе
Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор
Проект авторы һәм төзүчесе
Талия Шакирова
© Татарстан китап нәшрияты, 2012
© Шакирова Т. Р., төзү, 2012
Тирән тамырлар
Йөз еллар
Үткәннәр —
Имән сау.
Сәмумнар
Өткәннәр —
Имән сау.
Яшеннәр
Теткәннәр —
Имән сау.
Тираннар
Беткәннәр —
Имән сау.
Ни хикмәт,
Могҗиза!
Имән сау!
Имәннәр
Бездән дә
Калырлар.
Тагын
Күп буынны
Танырлар.
Кояшка
Үрелә
Барырлар.
Ни хикмәт,
Могҗиза!
Тамырлар!
Туган җир,
Синдәге
Тамырлар —
Нык, тирән
Тамырлар!
Шәүкәт Галиев
Галимҗан Ибраһимов – әдәби колачы, сүз сәнгатендәге осталыгы, иҗатының байлыгы, киңлеге, гомумән, әдәбият тарихында тоткан урыны белән бер милли җөмһүрият рамкасына гына сыймый торган бик үзенчәлекле, кабатланмас зур талантларның берсе. Аның үткен каләме белән иҗат ителгән роман-повестьлары татар әдәбиятын зур дөньяга алып чыкты.
Афзал Шамов
Тәрҗемәи хәле
Гыйрфан (Галимҗанның әтисе) Уфа шәһәреннән ерак түгел Кыешлы авылында Мирсәяф ахун мәдрәсәсендә укый. Шуннан аны Троицк шәһәренә мөдәррис итеп күчерәләр. Ул анда Рахманкуловлар мәд– рәсәсендә укытучылык итә. Берничә елдан Солтанморатка мулла булып кайта. 10 нчы еллар тирәсендә, муллалыгын ташлап, игенчелек эше белән генә шөгыльләнә башлый.
Гыйрфан Бибихәсәнә (Галимҗанның әнисе) белән Троицкида таныша. Бибихәсәнә үз заманы өчен укымышлы, алдынгы карашлы кеше була. Ләкин алар, уку-укыту эшен яратсалар да, мөмкинлекләре булмаганлыктан, мәктәп ача һәм балалар укыту белән шөгыльләнә алмыйлар.
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мар– тында (иске стиль белән 28 февральдә) Баш– кортстанның Авыргазы районы (элеккеге Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе) Солтанморат авылында Гыйрфан мулла гаиләсендә туа.
Ибраһимовлар яшәгән йорт
Солтанморат авылының хәзерге күренеше
Галимҗанның әнисе Бибихәсәнә
Галимҗанның олы абыйсы Шакирҗан
Ул укырга-язарга әти-әнисеннән өйрәнә. Аннары ике ел Солтанмораттан биш чакрым ераклыктагы Кешәкне авылы мәдрәсәсендә укый. Бер үк вакытта, туган авылындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укып, рус– ча башлангыч белем ала.
1898 елда әтиләре ике улын (Шакирҗан белән Галимҗанны) Оренбург шәһәрендәге Вәли мулла мәдрәсәсенә укырга илтә. Төпле белем алу өчен тиешле шартлар булмаган бу уку йорты аң-белемгә омтылган, эзләнүчән табигатьле унбер яшьлек малайны канәгатьләндерми. Ул белем алуның башка юлларын таба: шәһәр китапханәсенә йөри, газета-журналларны укып бара. 1905 елгы инкыйлаб тәэсирендә мәдрәсәләрдә иске тәртипләргә каршы хәрәкәт кузгалгач, Г. Ибраһимов башка шәкертләр белән бергә уку программаларына яңалык кертүне таләп иткән демонстрацияләрдә катнаша башлый һәм шуның өчен мәдрәсәдән куыла. Соңыннан ул бу мәдрәсә турында «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәясен яза. Әсәр 1907 елда басыла. Шушы өйрәнчек әсәрдән үк Ф. Әмирхан Г. Ибраһимовның талантын күреп ала һәм: «Менә бу – татар әдәбиятының киләчәге! Менә бу безгә әле милли романнар бирәчәк», – ди.
Вәли мулла мәдрәсәсе. Бу мәдрәсәдә кадимлеге, яңалыкка, прогресска каршылыгы белән дан тоткан Вәли дигән кеше мулла булып тора. Шуңа күрә ул «Вәли мулла мәд– рәсәсе» дип йөртелә. Ул 1720 елдан Октябрь инкыйлабына кадәр эшли. Вәли үзе шулай ук кадимлеге белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый.
Кышкар мәдрәсәсе – элекке Казан губернасындагы иң борынгы дини мәдрәсәләрнең берсе. Хәзер Кышкар авылы Татарстанның Арча районына керә.
«Галия» мәдрәсәсе
«Галия» мәдрәсәсе 1906 елда Уфада ачыла. Башында Зыя Камали торган бу мәдрәсә аз гына вакыт эчендә (1906–1920) алдынгы уку йорты булып таныла. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, монда шәкертләргә укуда, үз-үзләрен тотуда һәм тышкы дөнья белән аралашуда шактый иркенлек бирелә. Әледән-әле музыкаль кичәләр оештырыла, кулъязма газета-журналлар чыгарыла. Европача киенү, озын чәч йөртү, театрларга йөрү рөхсәт ителә.
Мәдрәсәнеңхәзерге күренеше
1906 елда Галимҗан, Уфага килеп, «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге нәкъ шул чорда башлана, «Гыйшык корбаннары», «Татар хатыны ниләр күрми» һ. б. шул вакытта языла.
«Галия» дә өч ел укыганнан соң, Галимҗан мәдрәсәдән китә, берникадәр вакыт казакъ далаларында мөгаллимлек итә. 1909 елда ул университетка керү теләге белән Казан шәһәренә күчеп килә, тик хыялы тормышка ашмый, укырга керә алмый. Егет өзлексез үзлегеннән белемен күтәрә, дөнья әдәбияты классикларын, рус язучыларының әсәрләрен өйрәнә. Әдәби иҗаты тагын да җанланып китә: «Яз башы», «Диңгездә», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Карт ялчы», «Сөю – сәгадәт» кебек хикәяләре басылып чыга. Шул ук чорда публицистик һәм әдәби тәнкыйть эшчәнлеге дә башлана. 1912 елда «Яшь йөрәкләр» исемле беренче романын тәмамлый.
1912 ел ахырында Г. Ибраһимов Казаннан Киевка китә һәм анда җиде айга якын яшәп, ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укып йөри. Мөселман студентларының яшерен сәяси оешмалары эшенә якыннан катнаша. Әлеге эшләре өчен 1913 ел ахырында кулга алына һәм июнь урталарына хәтле төрмәдә утыра. Шул вакыйгадан соң кая гына барып чыкмасын, ни эшләмәсен – аның һәр адымы күзәтү астында була.
Г. Ибраһимов 1913–1914 елларда Казанда чыга башлаган «Аң» журналында җаваплы сәркатип булып эшли. Аннары янәдән Киев, Одесса һәм Сухуми шәһәрләрендә сәламәтлеген ныгытып кайтканнан соң, 1915–1917 ел– ларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Бу чорда инде ул гыйльми-педагогик хезмәтләр дә («Татар сарыфы», «Татар нәхүе», «Татар имлясы», «Әдәбият дәресләре», «Татар телен ничек укытырга?») яза башлый.
«Ирек» газетасы урнашкан йортның хәзерге күренеше
Фатих-Сәйфи Казанлы (1889–1937) – күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның хәзерге Әлки районы Карамалы авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәд– рәсәсен тәмамлый. Уфада «Ирек» газетасын нәшер итүдә катнаша. 1923–1929 елларда «Кызыл Та– тарстан», «Крәстиян гәзите» газета– ларының, «Яңалиф» журналының баш мөхәррире була. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә, Казан пе– дагогия институтында укыта. «Без– нең заман», «Дошманнар», «Зөбәрҗәт» һ. б. әсәрләре басыла. Моннан тыш публицистика, тарихи хезмәтләре дөнья күрә, журналистика өлкәсендә дә күп эшли. Ул – репрессия корбаны.
«Ирек» газетасы – татар-башкорт социал-революционерлары басмасы. Биш ай ярым тирәсе эшли. Сентябрь аенда «Авыл халкы» һәм «Солдат теләге» дигән газеталар белән берләшеп, «Безнең юл» исемендә чыга башлый.
«Ирек» газетасы урнашкан йорт
Йортның хәзерге күренеше
КырымныңЯлта шәһәрендәГалимҗан Ибраһимов 1927・1936 елларда яшәгән йорт
1917 елның мартында Галимҗан Ибраһимов «Галия» дә укытучы хезмәттәше Фатих Сәйфи-Казанлы белән берлектә «Ирек» газетасын, берничә айдан «Безнең юл» газетасын чыгара. Газета эшеннән тыш ул халык арасында инкыйлаб мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып бара. Милли дәүләтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен, 1917 ел– ның маенда Мәскәүдә һәм июль аенда Казанда җыелган Бөтенроссия мөселманнарының ике корылтаенда катнаша. Хакимият башына большевиклар килгәннән соң да Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе утырышларында татарлар өчен җирле мохтарият идеясен яклап чыгышлар ясый. Учредительное собраниегә Уфа губернасы татарлары исеменнән делегат булып сайлана. 1918 елда Петроградта (хәзер Санкт-Петербург) Үзәк Мөселман комитеты рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары булып эшли.
Г. Ибраһимов Гражданнар сугышыннан соң Казанда яши, иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Үз чорындагы татар әдипләре арасында беренчеләрдән булып, инкыйлаб, Гражданнар сугышы вакыйгалары («Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр»), авылда һәм шәһәрдә җәелгән кискен көрәш картиналары тасвирланган әсәрләрен («Адәмнәр», «Татар хатыны ниләр күрми» (яңа варианты), «Безнең көннәр» (яңа варианты)) бастырып чыгара.
Йортның хәзерге күренеше
Кырымның Ялта шәһәрендә Галимҗан Ибраһимов 1936 елдан соң яшәгән йорт
1927 елдан башлап Г. Ибраһимов көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда яшәргә мәҗбүр була.
Авыруының вакыт үткән саен җитди төс ала баруына карамастан, ул әдәби һәм гыйльми иҗат эшен дәвам иттерергә тырыша. Ләкин аңа иҗат планнарын үтәргә насыйп булмый, 1937 елның 29 августында аны, «халык дошманы» булуда гаепләп, Ялтадагы йортында кулга алалар һәм Казан– ның Пләтән төрмәсенә озаталар. Каты җәзалау һәм төрмә шартларында азып, соңгы ноктага җиткән авыруы аркасында ул 1938 елның 21 гыйнварында төрмәдә җан бирә. Җирләнүе Казан шәһәренең Архангель зиратында дип фараз ителә.
* * *
Галимҗан Ибраһимов 1955 елда акланды. Аның якты исеме һәм әсәрләре рухи тормышыбызга яңадан әйләнеп кайтты.
Галимҗан Ибраһимовның Солтанморат авылындагы музей-йорты
Архангель зираты
Гөлсем Мөхәммәдова
Шәҗәрә агачы[1]1
Шәҗәрә агачы түбәндәге китаптан алынды: Галимджан Ибрагимов: документы и факты; Галимджан Ибрагимов глазами молодых / авт. – сост. М. Х. Ибрагимов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С. 293.
[Закрыть]
Истәлек Гөлсем Мөхәммәдова
Зур тормыш (Кыскартып бирелә)
Мин 1923 елның җәендә, егерменче яшемдә, Галимҗан Ибраһимов белән таныштым һәм аңа кияүгә чыктым. Бу вакытка кадәр әле мин бик тирәннән уйлана белми торган, уйнап, көлеп, биеп йөргән бер кыз идем. Шулай да минем беркадәр белемем бар иде инде, – рус һәм рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбиятлары белән яхшы ук таныш идем. Татар телендә чыккан әдәби китапларны да кызыксынып укый идем.
Гөлсем Мөхәммәдова (1903–1988) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, тәрҗемәче, табибә, биология фәннәре кандидаты, 1923–1933 елларда Галимҗан Ибраһимовның хатыны, аның кайбер әсәрләрен («Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Кызыл чәчәкләр») рус теленә тәрҗемә итүче.
Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән
Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:
– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.
Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды:
– Китапларга тимәскә кирәк булгандыр, – дип шикләнеп, башын чайкап торды.
Берничә көннән Галимҗан кайтты. Китапларны күргәч, йөзенә курку галәмәте чыкты.
– Син ни эшләдең, балакай, минем бөтен материалны тараткансың ич, – диде.
– Нинди материал? Без анда бернинди материя дә күрмәдек.
– Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син, балакай. Күп нәрсәне өйрәтергә кирәк икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең,– диде һәм башымнан сыйпады.
Ул миннән уналты яшькә олырак иде. Әллә шуңа, әллә тәҗрибәм җитмәгәнгә, миңа «балакай» дип эндәшә иде. Икенче көнне без икәүләп китапханәне яңадан иске хәленә китерә башладык. Эш арасында мин «материал» дигән сүзнең мәгънәсен тәмам аңладым һәм китапларны, эчтәлекләренә карап, берсе янына икенчесен үз кулым белән тезә башладым. Аның миңа биргән беренче дәресе шул булды.
Аннары ул мине чынлап укыту эшенә кереште. Мин Гомер, Данте әсәрләреннән башлап Блок һәм Маяковский әсәрләренә кадәр яңадан укып чыктым. Әдәби-теоретик әсәрләрне дә ул бик җитди укытты…
Галимҗан белән яшәвем минем өчен гаилә тормышы гына түгел, үзенә бер мәдәният университеты булды.
1926 елның көз башы. Урамда салкын. Көн саен диярлек яңгыр ява. Галимҗан эштән кайта да, каминны яктырып, утка карап утырып ял итә. Аннары кабинетына кереп утырып эшли башлый. «Әдәбият кануннары» н яза. Бер кичне ул миңа:
– Балакай, Феняга әйт әле, самовар куйсын! – диде.
Сәгатькә карасам, төнге ике. Хезмәтче хатынны йокысыннан уятырга кыймадым, кухняга үзем төшеп киттем.
– Самовар кайнагач, миңа әйтерсең, үзең күтәрә күрмә,– диде Галимҗан.
Ул вакыт мин йөкле идем. Самовар кайнады. Инде Галимҗанны чакырыйм дип торганда, югарыда буылып-буылып йөткергән тавыш ишеттем. «Бу кем микән?» – дип уйладым. Галимҗанның болай итеп йөткергәнен беркайчан да ишеткәнем юк иде… Мин баскычтан менгәндә, ул юынгыч янында бөгелеп басып тора иде. Мине күргәч, кулы белән генә «яныма кил» дип ишарә итте. Янына барып карасам, ни күрим, юынгыч ләгәне кан белән тулган. Беренче минутта мин куркудан кычкырып җибәрдем дә, артка чигенеп, аркам белән шифоньерга килеп бәрелдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алып, врач Терегуловка шалтыраттым.
Хәле яхшыра төшкәч, аны курортка җибәрү мәсьәләсе кузгалды. Юлда кан төкерә башласам, ялгызыма авыр булыр, дип, ул мине үзе белән алып китәргә уйлаган иде. Ләкин мин ул вакытта берничә атнадан бала табарга тиеш идем. Бу хәлдә мин үзем аңа авыр йөк булачакмын. Галимҗан моны аңлады, Кавказга үзе генә китте.
Галимҗан аннан ныгып кайткан төсле иде, ләкин, үкенечкә, ул үзенең сәламәтлеге турында уйламады. Кайту белән әдәби һәм сәяси эшкә чумды. Бу шартларда врачлар кушканча көн тәртибен дә саклый алмады. Әгәр эшен ташлап торырга, бераз ял итәргә киңәш итсәм, ул миңа:
– Мин – революция солдаты. Шундый көрәш вакытында авырыйм дип түшәккә менеп ятыйммы? Юк, булмый, хәл җиткәнчә көрәшергә кирәк, – ди иде.
Моның нәтиҗәсе бик тиз күренде. Татарстан Советларының чираттагы съезды башланды. Галимҗан анда делегат булып сайланган иде. Съездның икенчеме, өченчеме көнендә Галимҗан утырышка китте. Мин, бераз эшләремне эшләргә дип, өстәл янына барып утырдым.
Башларга да өлгермәдем, урамда чана табанының шыгырдавы, ат пошкырганы ишетелде. Кызыксынып, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, урамга карадым. Ишегалдында Галимҗанның чанасы тора, кучер аңа чанадан төшәргә булыша. Шомла– нып, тышкы ишекне ачарга дип чаптым. Галимҗанның чырае ап-ак. Күзләре зураеп калган, хәлсезләнгән, авызын кулъяулык белән каплаган. Тунының соры каракүл якасы канга буялган. Шунда ук барысын да аңладым. Чишендереп, түшәккә яткырдым. Минем инде ачы тәҗрибәм бар, мондый чакларда нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белә идем. Шулай булса да, ул миңа шуны әйтеп өлгерде: кием салу бүлмәсендә тунын чишкән вакытта һич тә көтмәгәндә тамагыннан кан килә башлаган.
…Без 1927 елның 27 апрелендә Севастопольгә барып җиттек. Ул вакытта әле Севастополь белән Ялта арасында автобуслар юк иде. Булса да, без барыбер автобуска утырып китә алмаган булыр идек, чөнки Галимҗанның утырып бара алырлык хәле юк, аны тик яткырып кына алып барырга мөмкин иде. Бер частный лимузин табып, бәясен килештек. Лимузин хуҗасы безне бик акрын, селкетмичә генә алып барырга һәм Галимҗанга ятар өчен урын җайларга тиеш иде. Шулай эшләде дә. Рөстәм улыбыз да машинада бик тыныч, еламыйча, теземдә йоклап барды. Ялтада без башта өч көн гостиницада кундык, аннары доктор Дьяков безгә Халтурин урамындагы 5 нче номерлы йорттан бүлмә табып бирде. Ләкин Галимҗанның хәле анда да яхшырмады.
…Бервакыт төн уртасында мине кемдер югарыга тотып атты да, мин яңадан җиргә егылып төшкән кебек булдым. Уянып китсәм, бөтен өй бизгәк тоткандай калтырый, тетри иде. Моннан бер-ике ай элек җир тетрәү булып узганга, моның да җир тетрәү икәнен аңлый алдым. Ләкин бусы көчлерәк иде. Рөстәмне тиз генә чаршауга урадым да, өстемә ашыга-ашыга халатымны киеп, верандага йөгердем. Узышлый Галимҗанга:
– Мин сине хәзер чыгарырмын! – дидем, ләкин шунда хәйран калдым, гел урын өстендә яткан Галимҗан торып утырган, чалбарын кияргә маташа иде.
Хискә бирелеп торырга вакыт юк. Йөгереп барып ишекне ачтым да баскычка чыктым. Шул минутта югарыдан кирпечләр сибелә башлады, берсе минем җилкәмнең уң ягына килеп төште. Ярый әле Рөстәм башын сул якка куйган иде.
Баскычтан йөгереп төштем. Күрше кызы Надя дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ярым ялангач килеш утыргычта утыра иде. Рөстәмне тиз генә аның кулына тоттырдым, ә үзем яңадан верандага, Галимҗан янына йөгердем. Мин әйләнеп килгәнче, Галимҗан чалбары белән пиджагын киеп бетергән, ботинкасын кияргә маташа иде инде. Ул миннән:
– Рөстәмне кемгә калдырдың? – дип сорады.
– Надя кулында, – дип җавап бирдем, аннары, кабаланып, ботинкасы белән пальтосын кигезеп бетердем, көч-хәл белән баскычка алып чыктым.
Күршеләребезнең берсе аны баскычтан алып төшәргә булышты. Утыргычка яткырдык. Мин:
– Хәзер мендәр белән түшәк чыгарам, йә суык тияр, – дип, өйгә кереп киттем һәм тиз-тиз генә тәрәзәдән мендәр, түшәк, юрган кебек әйберләрне ташлый башладым. Шулай ук караватны да, сүтеп, тәрәзәдән өлешләп ыргыттым… Караватны бакчаның урам кырые буендагы аллеяга куйдым: моннан өй дә, бакча да күренә иде…
Искиткеч хәл! Бу тынычсыз үткәрелгән төннән соң, Галимҗан караватта кеше ярдәменнән башка утырып тора башлады. Ул гына да түгел, вакыт-вакыт карават аркасына тотынып, берничә минут булса да аягына басып торырга тырыша. Әллә куркынычлы җир тетрәү төненнән соң аның күңелендә үз көченә ышану тудымы, әллә инде сәламәтлеге ныгый башладымы, анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басар һәм, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне якынлаша дигән өметне ныгытты.
Җир тетрәү аркасында җимерелгән яки зарарланган йортларны 1928 елның яз башына таба төзәттеләр. Без дә фанера өйдән йортның икенче катына күчтек. Монда инде без ике бүлмә алдык.
…Рөстәм 1926 елның 5 ноябрендә Казанда туды. Ул дөньяга килгәндә, Галимҗан Кавказда иде. Әтисе кайтканда, бала инде бер айлык чамасы булган иде. Күрәсең, Галимҗан чыннан да бик бала теләгән булса кирәк, чөнки бала коляскасының кырыена терсәкләре белән таянып, бик озак-озак балага карап утыра торган булды. Вакыт-вакыт ул:
– Малаебыз бик таза булыр төсле күренә! – дип әйткәли иде. – Син аның башына, маңгаена дикъкать белән кара әле. Күзләрен күрәсеңме? Акыллы егет булып үсәр төсле күренә.
Баланы вакытлы-вакытсыз имезүгә һәрвакыт каршы тора иде. Феня белән бергәләп баланы юындырганыбызны сөенеп карап тора, кулына баланың йомшак зур фланель җәймәсен тотып көтә һәм, юындырып бетергәч, баланы, шул җәймәгә урап, үз кулына ала. Ләкин аңа баласын болай иркәләргә күп туры килмәде. Балага дүрт ай тулыр-тулмас, Галимҗанны авыруы тагын аяктан екты, һәм аны университет клиникасына урнаштырдылар. Аның шундый авыр, каты яткан көннәрендә Рөстәм дә чирләп китте…
Клиникага, бик борчылып, елап, Феня килеп керде. Кулында Рөстәм юк.
– Рөстәм чирләде, коса да коса, эче китә, елый, куллары-аяклары боз кебек салкын.
Мин шул минутта өйгә чаптым. Феня баланы клиникага көнгә ике мәртәбә китерә иде. Калган вакытта, балалар ашханәсеннән сөт алып, шешәдән имезә. Бушаган сөт шешәсен Феня типография буявы кибеп җитмәгән газета белән юган да, шул савытка салып, сөт алып кайткан һәм аны балага имезгән. Нәтиҗәдә бала типография буявы белән агуланган…
Ялта һавасы Галимҗан өчен генә түгел, Рөстәм өчен дә бик файдалы булды. Ул көннән-көн ныгыды, үсте. Әмма… Үләренә берничә ай элек Рөстәм минем янга үзенең китапларын күтәреп килде.
– Әни, миңа трамвай турында укы әле, – дип, кулыма китап тоттырды.
Бу китапны мин күңелдән белә идем. Шуңа күрә китапны тез өстенә куйдым да карамыйча гына укый башладым. Кинәт Рөстәм:
– Бу җирдә китапның битен әйләндерергә кирәк, ә син әйләндермисең,– диде.
– Ә син аны каян беләсең?
– Беләм! – диде дә Рөстәм китапны ахырына кадәр күңеленнән укып чыкты. Бер урында да ялгышмады. Мин аптырап калдым.
– Башка китапларны да шулай укый беләсеңме? – дип сорадым.
– Беләм.
– Йә, менә бусын укып күрсәт, – дип, кулына «Мойдодыр» ны тоттырдым.
Бу китапны да шулай башыннан ахырына кадәр, юллары буйлап бармагын йөртеп, күңелдән укып чыкты.
– Бөтен китапларыңны да шулай беләсеңме?
– Беләм, башкаларын да укыйммы?
Аның егерме-утызлап китабы бар иде. Бу китапларны ул, әтисе шикелле, бик пөхтә тота, ертмый, буямый. Әгәр берәрсен алып икенче бер җиргә куйсаң:
– Минем шундый исемле китабым кайда, аны кем алды? – дип таптыра һәм урынына куя иде.
Боларның барысын шулай күңелдән белгәненә аптырап, мин әтисе янына кердем.
– Син аны махсус өйрәтмәдеңме? – дип сорады Галимҗан.
– Юк, – дидем мин.
Аны һичкем махсус өйрәтеп утырмый, ул үзлегеннән шулай өйрәнә икән.
Дүрт-биш айдан Рөстәм авырый башлады. Ул бик сәер йөткерә, бугазы кысыла кебек иде. Өченче көнне буыла ук башлады. Мин курыктым. Галимҗанны уятып, хәлне аңлаттым да, баланы күтәреп, больницага чаптым. Бала бик авыр итеп сулый. «Ни өчен миңа ярдәм итмисең?» дигән төсле, күзләремә тилмереп карый. Тиз арада хирург килде. Рөстәмгә операция ясадылар. Аннан безне йогышлы авырулар больницасына озаттылар. Ул төнлә тыныч йоклады. Иртән елмаеп уянды. «Ашыйсым килә», – дип, күмәч сорап алды. Үткер тешләре белән кытырдатып ашый башлады. Ул арада палатага табиблар килеп керде. Баланың ашаганына сөенеп карап тора башладылар, әмма кинәт аның йөзе җитдиләнеп китте. «Ни булды икән?» – дип, мин балага текәлдем. Аның күзләре йомылып, күз төпләре күләгәләнеп баралар. Йөрәгемне курку басты. Мин:
– Рөстәм! – дип кычкырып, аның караваты янына чүктем һәм кулларына үрелдем.
Табибларның берсе:
– Эндәшмәгез, ярамый, – дип, минем кулларымны тартып алды.
Кемдер:
– Йөрәк параличы! – дип куйды.
Рөстәм 1931 елның 21 мартында үлде. Дөньяда нибары дүрт ел да дүрт ай ярым яшәде.
Рөстәмне күмү шул ук көннеме яисә икенче, өченче көннеме булды – анысын бүгенгәчә ачык хәтерләмим, чөнки ул көннәрне минем акылым томан эчендә иде. Рөстәмне ничек кабергә төшерүләрен дә белмим. Тик шул истә: Галимҗан бу авыр көннәрдә аяк өстендә йөрде. Вакыт-вакыт таягына ике кулы белән таянып, әйткән сүзне ишетмичә, таш кебек катып калган мизгелләре дә булды. Йөзе каралып көйде, күзләренең нуры сүнде, ләкин бер тамчы күз яше түкмәде.
Бердәнбер баласы үлгәч тә, күзеннән яшь чыкмавы Галимҗанның каты күңеллелегеннән түгел иде, билгеле. Киресенчә, ул бик нечкә, сизгер күңелле, миһербанлы кеше иде. Көрәш белән, каты эш белән үткән тормышы аны тотнаклы итеп тәрбияләгән, үз-үзен тыярга өйрәткән, рухын ныгыткан. Язмышның мәрхәмәтсез, мәгънәсез һөҗүмнәренә ул бирешмәскә тырыша. Авыруы белән көрәшер өчен генә дә аңа никадәр рухи көч кирәк! Бу авыруны ул табиблар язып биргән дарулар белән генә түгел, ә дәвалануына зарар китерә торган бөтен нәрсәдән үзен тыя белүе белән дә җиңә иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?