Электронная библиотека » Галимҗан Ибраһимов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 12:40


Автор книги: Галимҗан Ибраһимов


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Үлән бик шәп, атлар рәхәтләнеп ашасыннар. Кара бия бик йөремчәк нәрсә, ничаклы кыска тышауласаң да, ничаклы ач булса да, аяк астындагы үләнгә карамыйча, әллә кая китә. Аның артыннан башкалар да иярәчәкләр. Кунарга дип чыкмаганга, минем тышавым да, кешәннәрем дә юк икән… Инде моңа гына калса, бер чарасы табылмый булмый: нукталарның тезгеннәрен алдым, тышау да чыкты, кешән дә булды.

Эшне бетереп, арбалар янына килсәм, Шаһи бабай бер атын да тугарып бетә алмаган әле.

– Нихәл, бабай? Нишләп син болай озак маташасың?

Карт ялчы кемгәдер, нәрсәгәдер рәнҗегән тавыш белән:

– Сөйләмә инде, Сәфәр балам, бер картайгач юнең китә икән ул… Җирән биянең чөйлек бавы чияләнгән… Сүстән ишкәннәр икән, яңгыр белән бүртеп беткән… – дип сукранды.

Никтер картны кызганып киттем. Әхми бай да Алладан курыкмаса, адәмнән оялырга кирәк иде. Шундый пычрак вакытта, кара төнгә каршы, әлҗерәп беткән җитмеш яшьлек картны көлтәгә җибәрергә ярыймы соң?! Ичмаса, аты-арбасы әдәм рәтле булса тагы бер хәл иде!

Сорамыйча-нитмичә үк бабайның камытына килеп тотындым.

– Кая, бир әле, үзем карыйм!

Бабай аптырап чигенде. Минем тагы ачуым килде: чөелдерек дигәне – әллә нинди нәзек җепләр белән урап, чуалып беткән бер нәрсә. Мондый яңгырлы төндә түгел, көндез дә очын табар хәл юк.

– Бабай, мин кисәм моны! – дидем.

Карт аптырый төште:

– Иртәнчәк ничек юнәтербез икән соң?

Мин аңа карамадым, тоттым да кисеп җибәрдем. Тиз арада икенче аты да тугарылды.

Картлар сак була бит, аның фурманында ике тышавы бар икән. Бабай шуларны алды да:

– Минекеләр китмиләр, үлән булса, ябырылып яталар, – дип, атларын озын гына тышаулап җибәрде.

Атларның кайсы якка таба юл тотканын чамалар өчен, бераз карап тордык та арбаларыбыз янына килдек. Төн караңгылана бара, болытлар куера, көзге вак яңгыр акрын, ләкин туктаусыз һаман сибәли иде.

Минем оек-чабатам эштән чыгып пычранган, эченә су тулып, лаштырдап тора. Өстемдә камзулдан башка һичнәрсә юк, ул да актык җебенәчә юешләнгән. Мин боларны моңарчы эш кызуы белән сизмәгәнмен икән. Арба янына килеп, яту, йоклау хәстәрен күрә башлагач, мине бизгәк кебек калтырау алды.

Беребездә дә шырпы да юк. Ул булса, ичмаса, корырак көлтәне ягып, бераз җылыныр идек, башкача җылыну өмете өзелде. Арбаның төбеннән корырак көлтәләрне тартып чыгардым да иң элек дер-дер калтыраган картны шулар белән күмеп ташладым. Аннан соң үзем шулар эченә урандым.

Юеш камзуллар, юеш оеклар салам астында бераз җылына башлады.

Йокларга уйлыйм. Бабай исә нидәндер йоклый алмый. Башта нәрсәдер сорады, аннан соң миңа таба әйләнеп ятты. Картны үзем белгәннән бирле күрә килсәм дә, аның белән болай якыннан очрашканым, озаклап сөйләшкәнем юк иде. Яманташ тавы картны миңа бөтенләй танытты.

4

Һәр атнаның дүшәмбесендә кайнап, шаулап тора торган зур базары һәм иген, мал, урман кәсебе аркасында күрше авыл халыкларын үзенә җыйган, атаклы байлары белән тирә-якта дан тоткан Өлкән авылның биек йортларыннан, тук, шәп аргамакларыннан, куәте белән һәммә нәрсәне басып, изеп барган байлыктан куркып, кысрыкланып, читкә, күпер башына җәберләнеп, чыгарылып ташланган мескен бер балчык өйдә чабатачы Шәмси бабай белән йон эрләүче Гайни карчык үзләренең һаман бертөсле, һаман тыныч, шау-шусыз гомерләрен үткәрә булганнар.

Үзләре белән яшьтәш балчык өйләрен һәр көз әйбәтләп сылыйлар. Якын урманнан кипкән агачны бергәләп, аркаларына күтәреп, җәйдән үк ташыйлар, киртә буендагы тарыларын бергәләп барып уралар, аны кыш буена, аяз көннәрдә кием җәеп кенә, көлтәләп сугалар, шулай рәхәт кенә яшиләр икән. Бай булмаганнар, аны уйламаганнар да, аңа тырышмаганнар да. Ходай ни бирсә, шуңа риза булып гыйбадәт кылганнар.

Карт кыш көне чабата тукый, аркан, дилбегә ишә; җәй көне, озын кармак сабын күтәреп, балыкка йөри; шуның белән чәй-шикәрлек таба. Гайни карчык байларга йон эрли, киләп сара; берәр җиргә китсәләр, йортларында кала; моның өчен аз-маз он, катык, сөт ала, шулай гомер итәләр.

Ходай аларга дүрт бала бирә. Болардан өчесе үлә, тик төпчекләре Миңлегөл генә үсә.

Аны кияүгә бирәләр. Ләкин ике елдан соң кызлары үлеп, аңардан Шаһибәк исемендә ир бала кала. Кияүләре килделе-киттеле, юаш, юньсез бер нәрсә икән. Хатыны үлгәч, дөньясын, чәчкән тарысын ташлап, каядыр чыгып китә, шуннан аның башы югала. Эзләп тә таба алмыйлар. Суга батканмы, бер җирдә үлеп калганмы, үзе теләп киткәнме – мәгълүм түгел.

Кияве белән кызының язмышы бу рәвешле булганнан соң, аларның баласы Шаһибәкне карт белән карчык үзләренә алалар. Үзләренчә кадерләп, иркәләп, актык сыныклары белән сыйлап, баланы үстерәләр.

Шаһибәк сигез яшькә җиткәч, Шәмси карт әҗәл җитеп вафат була. Карчыкка тормыш итү бик кыенлаша. Ул бөтен авылда хыянәтсезлеге белән артык танылган бер әби булганга, байлар аны үзләренә алмакчы булалар.

– Йон, җитен эрләрсең, тавык-чебеш карарсың; өстең бөтен, тамагың тук булыр, – диләр.

Гайни моңа риза булмый: кадерле карты, балалары белән гомер иткән балчык өйне ташлау – мәрхүмнәрнең күңеленә авыр тоелыр кебек була. Янына икенче бер ятим әбине өйдәшкә ала да шунда торып кала.

Көннәре, төннәре, бер-беренә охшап, акрын гына агалар. Эшләрен дә эшли, гыйбадәтен дә кыла, Шаһибәкне ияртеп, картының каберенә барып, озаклап елап кайта.

Шәмси карттан калган бер ат сыман нәрсә булса да, карчык аны сатып, акчасын мәрхүмне җирләүгә тота. Аның тик көтү башында йөри торган зур әйбәт кәҗәсе белән мич башыннан төшми ята торган карт мәчесе калган.

Улы Шаһибәк, карт мәче, зур кәҗә, өйдәш әби, карчык үзе – шулай барысы бергә дус кына, тыныч кына гомер итәләр. Сүз күп булмый, булса да, иң күп сөйләнгән нәрсә мәрхүм картның яхшылыгы, аның ясаган чабаталарының ныклыгы, теге югалган кияүнең, ахмаграк булса да, бик изге җанлылыгы хакында була.

Карчыкның күзләре, куллары, Ходайга шөкер, әле сәламәт булганга, ул артык мохтаҗлык та күрми. Карты үлгәннең икенче елында авылның байларыннан Гаделгәрәй дигән берсе, кеше үтерүдә гаепләнеп, хөкемгә бирелгән икән. Шул, исән-сау котылсам, үзем үлгәнче, һәр елны Гайни карчыкка ун таяк тары чәчеп бирермен, дип, нәзер әйткән икән; әбинең бәхетенә каршы, котылган һәм, сүзендә торып, карчыкка авылга якын бер җирдә һәр ел ун таяк тары чәчеп бирә торган булган.

Карчыкның кышлары элекке кебек орчык, каба тирәсендә үтсә дә, җәйнең күб– рәге шул тарыга бирелә башлаган. Ул атна саен диярлек үсәме икән дип, мал кермиме икән дип барып карый, тары җиренең башына утырып, Ходайдан яңгыр тели, бәрәкәтле иген сорый.

Бераздан аны утый башлый, бераз баш күрсәтү белән, үрдәк-каз тимәсен дип, кечкенә малай төсле итеп куркылыклар куя.

Карчык мондый дөнья эшләре белән генә калмый, үлүен, ахирәтен дә уйлый, аңар да әзерләнә.

Әллә кайчан ук аның кәфене алып куелган, кәҗәсен фидиясенә, кара тавыкны гүр сәдакасына, агын үзен юган кешегә, бәйрәмнәрдә генә кия торган ак күлмәген үзен кәфенләүчегә бирергә әллә кайчан әйтеп бетергән. Кабер чәчемлеге өчен дип җыйнап килгән ике көмеш тәңкә белән бакырларны нинди кара көнгә төшсә дә тапмаслык итеп әллә кай эчкә яшергән.

Карчыкның дөньясы шулай үтә, үлемгә шулай әзерләнә.

5

Шаһибәк бабасыннан соң әбисе белән ике ел яши. Ул арада аңа ун яшь тула.

Бер җәйне аны авылның байларыннан Байморза тырма тырмалатырга алдыра. Малай юаш, акыллы күренгәнгә, аны кайтармыйлар, еллап хезмәткә яллыйлар. Шаһибәк бер уңайдан Байморзада унбиш ел тора. Яше егерме бишкә җиткәч, бу байның эшләре начарланып, ялчы тотарлык хәле калмый да, Шаһибәк Әхминең атасына яллана. Хәзергәчә һичбер кая китмичә, җәе-кышы шунда ялчылыкта үтә.

Карт бай бик яхшы булган. Шаһибәкне бик яраткан, аны күп вакыт үзе белән йөрткән. Дөрес, кайбер чакта кирәгеннән артык кызып китеп, Шаһибәкне ни очраса шуның белән бүртендергәнче кыйнап ташлый икән, ләкин бу сирәк була. Бай үзе, ахырдан бу эшенә үкенеп, кыйналган ялчыларының күңелен табарга тырыша башлый булган. Аларга якты йөз күрсәтә, хәлләрен сораша, уен-көлке белән сүз куша икән.

Шаһибәккә юмартлыгы да булган, һәр ел, бик зур төятеп, бер арба гошер[83]83
  Гошер – уңышның уннан бере күләмендә дини налог.


[Закрыть]
бирә, үзенең иске киемнәрен бүләк итә. Һәрбер уразада бер-ике баласының фитырыннан[84]84
  Фитыр – уразада авыз ачу сәдакасы.


[Закрыть]
моңа да өлеш чыгара икән.

Шаһибәк карт бай вакытында шундый кадерлерәк ялчы булып яшәгән. Бай, аның белән генә калмыйча, Шаһибәкнең олыгайганын игътибарга алып, аны йорт хезмәтеннән азат итәргә, тик умарта каравылына гына куярга уйлый башлаган булган. Ләкин, моның бәхетсезлегенә каршы, карт байга әҗәл җитеп, үлеп киткән. Аның бөтен йорты, малы, барлык байлыгы белән бергә Шаһибәк тә мәрхүм байның бердәнбер улы Әхмигә күчкән.

Шул көннән Шаһибәк бабайның тормышында зур үзгәреш була, картка авыр көннәр килә.

Мәрхүм бай, моның картлыгына карап, җиңел эшләргә генә куша, берәр авыр эш тапшыра башласа:

– Әй, син, яшьтәш, кая менә бу эшкә юнең җитәме, булмаса, башка берәрсен кушармын!.. – дип сүз башлый икән. Шулай яхшылап әйткәч, авыр эше дә җиңел булып китә булган…

Ә бусы, бу яшь бай Әхми, атасына бер дә охшамый. Шаһибәкне күп ялчылардан берсе саный, аңа авыр дими, җиңел дими, ни туры килсә, шуны куша. «Бабай, нихәл? Бик арып китмисеңме?» – дип сүз дәшү кайда, ул менә бүгенге кебек яңгырлы, пычрак көннәрдә начар атлар, ватык арбалар белән көлтәгә җибәрүдән дә оялмый. Ә карт бай булса, мондый чакларда Шаһи бабай өйдә рәхәтләнеп ятар, хәл җыяр иде. Бу имансыз Әхми, маңка малай, атасы белән яшьтәш картны башка вак ялчылар белән бер рәткә куя…

Яманташның тайгак юлларыннан атларыбыз мендерә алмау сәбәпле, караңгы төндә яланда бергә кунарга туры килгән карт ялчы менә шул Шаһибәк бабай иде.

6

Урта буйлы, шадра битле, куй күзле, йомшак, түгәрәк, саргылт сакалы, турылыгы, буйсынучанлыгы бөтен йөзеннән күренеп торган салмак авыр йөрешле, әз сүзле бу юаш картны мин бала чагымнан ук күрә килдем. Берничә мәртәбә бергә ат та эзләдек. Ләкин озаклап сөйләшмәгәнгә, миңа ул гомер буена ялчылыкта торган бәхетсез бәндәләрнең берсе булып күренсә дә, ничектер аңа каршы бертөрле якынлык та, кызгану-фәлән дә миндә юк иде.

Мин аны, башкалар кебек, кайчандыр бала булган, уйнап, шаярып йөргән, аннан соң егет булып яшәгән, инде картайган бер кеше иттереп уйлый алмый идем. Ул гүя бөтен гомеречә шул бер төстә булган, әйтерсең шул ертык ак чикмәне, аягындагы хатыннар чабатасы, билендәге чыбыркы, башындагы мөселман бүреге, аксыл-сары сакалы белән дөньяга килгән дә, шул көенчә яшәп, кабергә дә барачак, кыямәттә дә шулай булачак: «Менә Шаһи колың мин; теләсәң ни эшләт, миңа барыбер!» – дип, Алла каршысына барачак кебек иде.

Авылда һәр кеше бер эше, бер аерым ягы белән телгә алына. Йә усаллык, йә яхшылык, йә үткенлек, йә караклык, суфилык, хәйләкәрлек, белмим, тагы ниләр.

Ә Шаһи хакында берсе дә юк. Үзе күренмәсә, һичкем һичбер урында аны телгә алып сөйләми, һичбер эш турында, моны ул эшләр, ул булдырыр, фәлән дип, аны хәтерләми.

Тик әллә кайчан, әллә нинди бер мәҗлестә кемнеңдер, аны кызганып:

– Бичара, юньләп бисмилла да әйтә белми, ике гаеттән башка вакытта мәчет ишегенә аяк басканы юк, – дип, бик артык каралыгы хакында сөйләгәне генә колагыма кереп калган.

Бичара берәр җирдә үлеп калса, бәлки, шулай онытырлар. Шаһи карт кая булды дип эзләмәсләр дә иде кебек.

Җәйнең аяз, җылы, айлы кичләреннән бере иде. Мин ялгызым гына аттан кайтып килә идем, тирә-якта гаҗәп бер тынлык иде, каршыма бер арбаның якынлап килгәне күренде. Аты өстерәлеп кенә атлый. Арба һаман акрын гына бара. Кемдер үрәчәгә яны белән яткан да атның ялкау гына атлавы уңаена ниндидер озын көйгә тирән эчке бер тавыш белән моңаеп бара. Бу моң туры йөрәгемә төште, «Син кем?» дип дәшәргә телем бармады, баскан җиремдә катып калдым.

 
Җирәнчеккәй атның, ай, ялларын
Кыйблалардан искән җил тарый;
Үз бәхеткәйләрең, ай, булмагач,
Байга хезмәт итеп кем ярый…
 

Шул авыр, тирән моң мине басты, үзе дә, ахры, дөньядан югалгандыр, мине күрми үтте.

Җырлап үтүче карт ялчы Шаһи бабай булган икән.

Шул очрашудан соң миндә әллә нинди бер тойгы уянды, аны күргән саен, шул кичә исемә төшә торган булды. Берәр сүз әйтим, күңелен табыйм дим. Ләкин нәрсә әйтәсең? Ни белән аның күңеленә рәхәт бирә алырсың? Күңел таш түгел бит, уңайсыз бер яктан сүз ачарсың да картның яралы йөрәгенә кагылырсың.

Якыннан күргәндә, дөресен әйтсәм, мин бу картта яралы да, ярасыз да йөрәк юктыр кебек тоям. Ерактан күрсәм, теге кичә, теге җыры, моңы исемә төшә дә, картның йөрәге яралыдыр кебек бер тойгы, бер кызгану уяна.

Аның йөрәге бардыр, ул яралыдыр, тик аны дөнья баскандыр, һичбер вакыт, һичкем аның хәлен белергә, бергә кайгырышырга теләмәгәнгә, ул үзе дә йөрәгенең барлыгын, аның ярасын оныткандыр, ул бернәрсә дә белми, нәрсә икәнен аңламыйдыр. Йа Ходай, бу карт турында уйлый башлагач, әллә үзем дә саташам инде!..

7

Ничек кенә дисәң дә, дөнья дөнья инде. Ул сине баса, аның кызу эшләре, мәшәкатьләре күңелдәге әйбәт уйларны оныттыра. Башка һәрбер очравымда карт миндә авыр бер кызгану уята торган иде. Әле бүген энемнең кулы имгәнүе, атайның без кайткан саен кашларын салындырып, ачулы йөз белән каршы чыгуы, яңгырлы төндә Яманташ тавыннан атларыбыз мендерә алмый азапланулары, бигрәк тә бабайның үзенең бүген ничектер җанлырак, булдыклырак кылануы, Вәликәйнең кара аты хакындагы сүзе дөрескә чыккач, бераз күтәрелеп, бик чак кына мактанган төсен алуы, ничектер карт ялчы хакында башка очрауларымда була торган кызгану башта булмады.

Картның тәҗеләре, тәртә төпләре өзелеп, көлтәле арбасы тау астына очкач, мин дүрт атны тугарып, тышаулап, кешәнләп килгәнче, бер атын да тугара алмый, чәбәләнгән чөйлек бавын чишә алмый азапланганын күргәч, бигрәк тә әллә нинди кызганыч, беткән тавыш белән «Бер картайгач булмый икән инде ул… Чөйлек бавын киссәң, иртәгә нишләрбез икән соң…» дигән сүзен ишеткәч, карт тагы миңа теге айлы кичтә авыр моң белән җырлап барган бабай булды. Шул хәлдә арбалар астына килеп, аны коры көлтәләр эченә күмеп ташлагач, ул инде миңа бигрәк мескен булып күренә башлады.

Яңгыр сибәли, төн бик артык караңгы… Юеш кием, суык һава йоклатмый.

Карт үзе сүз башламагач, мин аңа:

– Нихәл, бабай? Яшь бай үзеңә бик каты түгелме? – дигән идем, ахры, авырткан җиренә кагылганмындыр: җавап бирмичүк, миңа таба борылып ятты, башка вакыттагыга бер дә охшамаган рәвештә сүзгә ачылды. Әйтерсең ярага чәнечтеләр дә, аннан кан китте.

Кеше шулай бит. Ничаклы беткән кебек, юньсез кебек күренсә дә, дөнья ничаклы басып, изеп җанын үтерсә, йөрәген капласа да, кайбер вакыт, ялгыш бер ярасына кагылсаң, аның үлгән җаны терелә, сүнгән йөрәге тибә башлый. Бабайга да шулай булды бугай.

Мин, яшь бай, фәлән-төгән дип, сүз юктан гына әйткән идем, ә шул аның әллә кая төпкә батып, онытылып беткән уйларын тергезде, аңа җан бирде.

– Сөйләмә инде, Сәфәр туганкай… Борынгы картлар юк инде алар… Карт бай мине яшьтәш дип аркамнан гына кагып йөртә иде. Бусы бик һавалы нәрсә… Әйтергә җиңел бит, бу бит минем кулымда туды… Мәрхүм бай беркөн мине чакырды да, бар әле, яшьтәш, ди, минем хатын балаларга итә бугай, Фәрхи карчыкны чакырып кил әле, ди. Аягым җиргә тимәде, бер минутта Фәрхине китереп җиткердем… Көн буе анда чаптым, монда чаптым… Әллә кемнәрдән сөенче алып беттем. Үсә башлагач та уеннар ясап бирдем. Тартып, күтәреп йөреттем, чыбыркы иштем. Хәер, яшьлүк бик явыз нәрсә иде инде. Бабай, мине күтәреп йөрт дип муеныма атлана иде дә, авыртамы, авыртамы дип, колакларымны тешләп җәфа чиктерә иде. Карт байга сүзем юк. Мин кергәндә байлыгы чамалы иде. Бик нык эшләдем үзенә. Мәрхүмең, үлгәнче, бу йортларда, бу атларда, бу арбаларда Шаһибәкнең көче бар, хакы бар, дип сөйли иде. Үлгән чакта да, рәнҗетмәгез, авыр эшка кушмагыз, дип үлгән… Минем бәхетсезлегемә каршыдыр инде, бичараның гомере кыска булган. Ә бусы бөеренә таянган була… Ата күркә кебек кабарына, борынын киерә, әйтерсең бу дөнья мәңгелек аңа! Карт дип санга санау юк, юньле сүз юк. Карт бай булса, адәм үләрлек көндә мине көлтәгә җибәрер идемени?!

Карт ялчы яшь байдан озак зарланды. Мин ни дияргә белмәдем. Тик Әхминең рәхимсезлеге хакында ара-тирә бер-ике сүз кыстыргаладым. Бабай исә минем сүзләремә дә күп колак салмый, бер-бер артлы аһ-зарын агыза гына бирә…

Яшь бай Әхминең бу көнге беркатлылыгы картның күңелен бигрәк нык рәнҗеткән…

«Төшемдә әбине – мәрхүм Шәмси карчыкны күрдем, – ди,– йөзе караңгы, ачулы», – ди. Гүя нәрсәдер әйтеп, Шаһины шелтәли, имеш… Йокысыннан кайгырып уянган да, Гыйльман шәкертне алып барып, әбисенең каберендә Коръән укытмакчы булган…

Яшь бай җибәрмәгән:

– Син, – дип әйтеп әйтә, ди, – карт җүләр, әллә акылдан шаша башладыңмы? – дип әйтеп әйтә, ди. – Бер кеше кырыкка ярылырга торган мондый кызу эш өстендә,– дип әйтеп әйтә, ди, – кабергә барып йөриләрмени? – дип әйтә, ди. – Менә эш беткәч, теләсәң,– дип әйтеп әйтә, ди, – кабердән бер дә кайтмыйча ятсаң да сүзем булмас, – дип әйтеп әйтә, ди.

Карт: «Мин тиз кайтам, бер самовар кайнап чыгарлык та вакыт үтмәс, мин кайтып килермен», – дисә дә, бай риза булмаган… Моңа каршы гомерендә кешегә сүз кайтармаган Шаһибәк байның сүзенә буйсынмаска, аның белән карулашырга итеп караган икән, яшь, һавалы бай аяк тибеп кенә кычкырган:

– Ырылдама, карт эт! Күп сөйләшә башласаң, алырсың кирәгеңне!

Боларны ишеткәч, карт ялчының әбисе дә, кабере дә башыннан чыгып очкан, күңеле беткән.

– Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам, – ди. – Инде, – ди,– картлыгым да басты, карт этне йорттан куа башладылар. Бер җылы почмак булса, чабата тугып булса да тамак туйдырыр идем, – ди. – Балакай, – ди,– алгы көн бар бит… Маңгаем сәҗдә күрми үләм бит, Ходай каршына ни йөз белән барырмын, ни җавап бирермен, – ди.

Безнең әти, эш турында каты кеше булса да, карт-корыны, ятим-җәберне бик кызганучан. Аның каршы төшмәвен исәпләп алдым да:

– Шаһи бабай, син безгә күчәр идең, безнең әткәй – картларга йомшак күңелле кеше, бездә җәй көне аз-маз эшләп, кыш тыныч ятар идең, сиңа каты хезмәт кушмас идек, – дидем.

Карт ачык җавап бирә алмады.

– Белмим шул… ничек булыр икән соң?.. Атаң яхшы кеше инде синең,– диде.

Сүз киселде. Карт икенче якка әйләнеп ятты. Мин йокыга китә башладым.

Ләкин бу төндә миңа йокы насыйп түгел икән: инде йокыга киттем генә дигәндә, әллә өнемдә, әллә төшемдә кемнеңдер пыскып елаганына охшаш бер нәрсә ишеттем. Йокым ачылды, ипләбрәк колак салсам, йөрәгемә суык йөгерде – төш түгел, өнем икән, пыскып елаучы кеше – юлдашым, карт ялчы Шаһи бабай икән.

Тау артыннан сызылып таң беленә башлады. Мин йокыдан өмет өздем. Акрын гына тордым да, ерак китмәгәннәрме икән дип, атларны карап килдем.

Карт әзрәк ятсын әле, бәлки, бераз йоклый да алмасмы, һич булмаса, бераз хәл җыйсын!

Арттагы арбамнан тимер сәнәкне алдым да теге, тау астына очкан арба янына килдем.

Болытлар тарала, күк ачыла. Карт торганчы көлтәне бушатып, тәҗесен, тәртәсен бәйләп, яңадан төяп, чыгарып куярга уйлыйм.

Артык кыенлык күренми, кичә бик нык очкан төсле булса да, арбаның башка җире исән. Чыгарырга да чокыр эченнән урап юл бар. Үземнең бер арканны алдым да картның тәҗесен, тәртәсен ныгыттым.

Арбаны чыгарырлык урынга китереп, көлтәләрне яңадан төяп беткән чакта, бабай да, уянып, минем янга килде: «Ай-һай уңган егет икәнсең, Сәфәр, ди, әллә, ди, син бер дә йокламагансың?» – ди.

– Өшетте, юньләп йоклап булмады, – дим.

Атлар җиктек тә кузгалдык.

Атлар хәл алганнар, төн буенча юл да бераз сүрелгән: мендерү кыен булмады.

Тауны мендерү белән, дүрт атымны бер-бер артлы тездем дә алдагы арба башына сикереп мендем. Карт миңа иярмәде, атларына утырмыйча, арба яныннан җәяүләп килә. Ул кызу йөрергә яратмый, кая ашыгасың, ди.

Мин, бабай, әйдә, дип, атларыма суктым да чаптым. Карт, чаба бир, мин акрын кайтам, дигәнен аңлатып, башын селекте.

8

Бер-берсе мең сумлык бар соң бу атларның! Алты чакрым җирне фурмаңның өстенә өчәр рәт чыгарып төягән көлтә белән чаптырып авылга кайтып җиткән вакытта, мәзин иртә намазына азан әйтергә яңа гына манарага чыккан иде әле.

Киленнәр сыерга баралар. Акыллы карт сыерлар үзләре кайтып, хуҗасы капка ачканны көтеп, канау буенда күшәп яталар.

Кайдандыр акрын гына гармун тавышы ишетелә. Әткәй, җиңнәрен сызганып, иртә намазына тәһарәт алып йөри. Аның йөзендә ачу күренми, кашлары да башка вакыттагы кебек салынмаган. Тәһарәт алуын бүлеп, капкадан минем атларымны җитәкләп кертеште дә:

– Нихәл, ат-арбаң исәнме? Мин берәр нәрсә ватылып ятамы икән дигән идем. Өшегәнсеңдер, атларыңны тугар да кереп чәй эч, көлтәне мин намаздан кайткач бушатырбыз, – диде.

Ындырга барып, очланмаган солы кибәне янына атларны тугарып, йортка кайтканчы кояш та чыкты.

Көн ачыла, атналар буенча туктамый, яңгыр белән йончып, өшеп беткән табигать кызарып, нурланып чыккан кояшны бәхетле елмаю белән каршы ала.

Рәхәт соң, валлаһи, көн буена туктамый җимереп эшлисең, төнен йокламый чыгасың… Көннәр шулай аяз, кояш шулай нурлы булса, тагын атналар буенча, көнен-төнен туктамый эшләргә әзермен.

Гаҗәп уңган кеше дә инде безнең әни!

Ни арада минем кайтканны күреп калган, ни арада сыерын савып, көтүгә куган, ни арада тагы миңа самоварын кайнатып, бәрәңгеләрен пешереп өлгергән.

Өйгә килеп керсәм, самовар гөжләп утыра, каз йомыркасы кебек эре бәрәңгеләр табак тулып, буланып торалар.

Бер чынаяк эчеп бетмәдем, урамда арба шыгырдаганы ишетелде, карасам, көлтә төягән аллы-артлы ике арба югары таба менеп баралар, алдагы күк биянең яныннан, салмак кына атлап, минем юлдашым Шаһи бабай бара. Чыбыркы сабын җилкә аша салып, шуның ике башыннан ике кулы белән тоткан, башын аска игән. Миңа ул нидер уйлап бара кебек тоелды…

Үткән төн күз алдымнан кичте. Аның сүзләре, миннән яшеренеп, пыскып елавы тагы йөрәгемә төште.

Ул тагы: «Бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек!» – дигән кебек булды.

Кояшның яктысы, көннең аязлыгы күренмәс булды. Самовар гөжләве, бәрәңге– нең буланып торуы баштагы кәефләрне җуйдылар. Аннан-моннан капкаладым да, тагы әллә нинди авыр уйлар белән тышка чыгып, ындырга көлтә бушатырга киттем.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации