Электронная библиотека » Гамил Афзал » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Гамил Афзал


Жанр: Юмористическая проза, Юмор


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Патша белән табиб турында әкият

1

Борын заман бик белемле табиб торган,

Сырхауларга әйбәт дару табып торган.


Менә патша үз янына чакыра аны,

Сөйли патша: – Чирле минем ашказаны.


Дәвала син, тәмлене күп булсын ашап,

Авыз тәме юклыгыннан чигәм газап.


Туям үзем, туймый күзем, өстәл өсте

Кала тулып фазан ите, үрдәк ите.


Тирә-ягым тасма телле карак түрә,

Шулар эшен минем күзләр начар күрә.


Дәваларга кирәк минем күзләрне дә,

Күзем зәгыйфь, күзләп булмый кызларны да.


Әмер сиңа: мин кушканны төгәл эшлә,

Мине таза, сизгер итү синең өстә.


Эшләмәсәң, тырышмасаң, бетә башың,

Күз алдымда имән дарга асыласың.


2

Куркуыннан телсез калды мескен табиб,

Ничек моннан таярга, ди, йомыш табып?


Куркып кына халат киде, пычак алды,

Падишаны ак өстәлгә сузып салды.


Һәм тотынды кискәләргә патша итен,

Үзе кисә, үзе уйлый: ничек итим?


Калтырый кул, үтми пычак курку барда,

Кисә ул, тик асыласы килми дарга.


Әмер булгач, ни эшләсен башка тагын,

Чажт иттереп кисеп алды ашказанын.


Ике күзен алып куйды да өстәлгә,

Башын тотып уйга талды: ни эшләргә?


Уйлый табиб, бер фикер дә килми башка,

Кайгы тулган пеләш башын иеп аска,


Чыгып китте күршедәге сарайга ул,

Берәрсеннән киңәш сорап карарга ул.


Берәр табиб күрмәмме, дип, озак йөрде,

Аптырагач, бер утырып челем төрде.


Караштырды китап тулы шкафларны,

Караштырды калын-калын китапларны.


Китапларның тышы алтын, эче закон,

Ә законга, мәгълүм инде, төрмә якын…


Озак кына эзләнгәләп, арып-талып,

Куркуыннан ярым-ярты җаны калып,


Берни тапмый кабинетка кайтып керсә,

Бичараның күз алдында менә нәрсә:


Ишек ачык. Ике дуңгыз кергән икән,

Патшаның ашказаныннан җилләр искән…


Кинәт кенә курку төшсә кайвакытта,

Искәрмәстән сәбәп була батырлыкка.


Ул батырлык ярсып чыга уйдан элек,

Кыек атып туры тигән ядрә кебек.


Шашып калган табибның да шулай исә,

Беткән баш беткән, диеп, гайрәт үсә.


Тиз генә ул дуңгызларның берсен суя,

Ашказанын падишага тегә куя.


Ялтыратып ике күзен бер почмактан,

Бу эшләргә песи карап шаклар каткан.


Хәзер генә патша күзен ашап туеп,

Утыра иде ялангалап, битен юып.


Чиксез ачу туды табиб йөрәгендә,

Песине ул сыйрагыннан сөйрәде дә


Алып килде җинаяте мәйданына,

Хөкем итте аны үлем газабына.


– Патша чаклы патша күзен тыктың үзең,

Түлә хәзер падишага ике күзең!


Патша өчен үләсең син изге юлда,

Булыр рәхәт, җәннәт сиңа теге дөнья!


Хөкемнән соң киселде дә песи башы,

Песи күзле булды сөйгән падишасы.


3

Операция өстәленнән торса патша,

Нинди гаҗәп, чыдар хәл юк карын ачка.


Әйтерсең лә карынында этләр улый,

Галиҗәнап бертуктаусыз мәми сорый.


Мыгырдана, ачулана, ач, дип, карын,

Мужикларның нәрсәсе бар – китер барын!


Күп ашагач, сулыш алып көчкә-көчкә,

Чүмәләдәй утыра ул – кызыл түшкә.


Түрәләрен күзе белән бораулый ул,

Ачуланса, мыркылдый ул, мыраулый ул;


Үзе сизгер, үзе симез, үзе көчле,

Үзе үчле, песи күзле, дуңгыз эчле.

Хуҗа Насретдин

Борын заман Хуҗа иптәш

Бохарада торган икән.

Ярлы булган, язлар җиткәч,

Бакча баккан, дөге иккән.


Хуҗа иптәш ялчы икән,

Хезмәт хакы – камчы икән.

Эшли-эшли бөлгән Хуҗа:

Маңгай тире ачы икән.


Ярлылыкта еллар үткән,

Җилләр искән, сулар аккан.

Хуҗа иптәш сату иткән:

Унга алган, бишкә саткан.


Бер карасаң, юләр кебек,

Бер карасаң, изге кебек,

Кайгы белмәс, башын имәс,

Көлеп торган көзге кебек.


Еллар кичә, комнар күчә,

Таулар иңә, сулар ага.

Буын килә, буын китә;

Мәзәк сөйләп, Хуҗа кала.


Ач та түгел, тук та түгел,

Бер өйрәнгәч, чорт та түгел…

Кайда рәхәт, кайда нужа –

Мәзәк сөйләп йөри Хуҗа.


Урамнарны карап йөри,

Фәкыйрьләрне барлап йөри;

Казыйларны, муллаларны

Урам саен алдап йөри.


Хуҗа йөри, Хуҗа килә

Шәһәр саен, авыл саен.

Байга карап ачы көлә,

Байны көтә кәкре каен.


Ары бара, бире килә,

Чалма чала, җилән кия;

Килеп керә бай йортына,

Таяк тия бай сыртына.


Үлемсезлек килгән аңа,

Явызлыкны җиңгән өчен,

Ярлы хәлен белгән өчен,

Каруннардан көлгән өчен.


Байлар бөлде, ачлар көлде,

Асты өскә килде дөнья.

Хуҗа, сөенеп, безгә килде,

Халык яклы булды Хуҗа.


Ашыкканда – Өлгер Хуҗа,

Боекканда – Көлдер Хуҗа,

Җыелышларның җаны булды,

Күңелләрдә гөлдер Хуҗа.


Солдат белән яуга барды,

Ару-талу тоймады ул.

Яраланды, медаль алды,

Фашистларны кыйнады ул.


Акыл белән ялкын сипте

Театрлар михрабында.

Йолдыз булып балкып үтте

Ярты дөнья экранында.


Көлә-көлә сәлам илтә

Бабайлардан яраннарга…

Хуҗа йөри күчә-күчә

Заманнардан заманнарга.

Аптыраган минутта

Аптырадым инде бу хәлдән:

Бер дә илһам төшми түшәмнән.


Бер дә эшләр бармый бит болай,

Ни эшлибез инде, и Ходай!


Гел өстәлдә генә тотырлык,

Көлә-көлә йөз ел укырлык


Йөз поэма ошбу колыңа,

Чыгар да куй йөргән юлына!

Гаптелислам агай

…Бер күршеңдә политика сүтеп,

Махра урап акыл сатасың.

Янки-чәнкиләргә ачу итеп,

Печтек кенә салып кайтасың.


Карчык дулый:

– Йөрисең, – ди, – мәхлук

(Аттан уза сыер дуласа),

Казан артистларын күрер хәл юк,

Телевизор алыйк, ичмаса!


Ярар, димен,

Мал табар әле баш,

Хәтта телевизор кадәрле.

Ары-бире,

Лап-лоп йөри торгач,

Тәки алып кайттым каһәрне.


Ай һәм кояш булды карчык йөзе,

Самавырын куйды ялт итеп.

Мин түбәгә антеннасын суздым, –

Җырлый, каһәр, өйне балкытып.


Икебезгә бер самавыр кагып,

Тирләп-пешеп чәйләп алабыз.

Казан кәләпүшен кыңгыр салып,

Артистларны карый бабагыз!


Әлфиягә карчык кушылып китә,

Минем карчыкка соң кем җитә!

Ә мин үзем…

Әзрәк капкан булсам,

Насретдинов торсын бер читтә!


Илһам Шакир әзрәк түбән ала,

Нык кычкырып аңа ни файда!

…Карадагынай урман, һәй, төн кара-а-а…

Менә бит ул тавыш, моң кайда!

Ул

Гыйшык язып кышлый ул,

Гыйшык язып җәйли ул;

Сакал кендеккә җиткәнче,

Гыйшык-мыйшык чәйни ул.

Асыл кош

Һәй, йөрәкләр янып,

Ялкын йотып,

Күрәсенә күңел җилкенде.

Аягыннан асыл кошны тотып,

Башлы-күзле булдым беркөнне.


Мода журналларын карап ятам,

Шулар белән тулды бүлмәбез;

Рестораннан, вак-вак кына атлап,

Әбәт ашап кайтты җиңгәгез.


Акча туздыруның мең ысулын

Без беләбез хәзер,

Ә табуда бер дә уңны-сулны

Төсмерләми бәгырь.


Сөенеп эштән кайтам,

Менә, димен,

Өйдә хатын булу ни тора!

Иренен кызарткан да иркәм минем

Яңа фасон карап утыра.


Хушбуй белән йөзен йөгертте дә

Ательега китте аппагым.

Мин кайнатып тәмләп чәй эчтем дә

Күлмәгемне юа башладым.


Мин феодал түгел,

Исем китми,

Сумка тотып чабам кибеткә,

Идән юам…

Җитмеш һөнәр җитми

Минем ише уңган егеткә!

Еллык отчёт

Шагыйрь җырлый,

Роман чыга,

Мактау ява романчыга,

Шаулатып еллар үтә;

Яз да үтә,

Көз дә үтә,

Тыныч ятуларга ни җитә, дип,

Тәнкыйтьчеләр һаман ял итә.

Какофония
(Трамвайда барганда)

Шалдыр, шолдыр, шалдыр…

Алдыр, энем, алдыр,

Күңелләрне талдыр,

Чукрак итеп калдыр.

Шалдыр, шолдыр, шалдыр!


Доңгыр, доңгыр, доңгыр…

Булдыр, энем, булдыр,

Колакларны тондыр,

Шундый нәфис моңдыр

Доңгыр, доңгыр, доңгыр…

Доң-ң-ң…

Үсмер чагым – яшьлек таңым

Юри генә «киттек» дигән идем,

Харап була яздым мин, егет.

Ул култыклап алгач,

Бу йөрәгем

Өзелеп төшеп китте жу-у-у килеп.


Тын кысылды,

Авыз суы кипте,

Уен-көлке чыкмый бер сүз дә.

Бер җаныма бозлы яңгыр сипте,

Бер куырды җанны эсседә.


Шулай киткән булдык,

Ярый инде,

Башыңа төшкәч, кая барасың!

«И Ходаем,

Зинһар, бирсәң иде

Ансат кына таю чарасын!»


– Салкын төшә-ә, – димен.

– Юк бит, – ди ул, —

Минем тәнем яна ут кебек!

– Яңгыр килә-ә, – димен.

– Юк бит, – ди ул, —

Күксел томан йөзә бөркелеп.


– Сезнең, – димен, – Нурия, кызыл сыер

Бозаулады бугай кыш көне.

Безнең мүкләк быел,

Нәрсә булыр,

Кысыр калды, каһәр төшкере.


– Хәзер, – ди ул, – күктә ике йолдыз

Безгә карап тора тиешле…

Берсе – синең,

Берсе – минем йолдыз…

– Да-а, – мин әйтәм, – может, кәнишне.


Ычкындым да кайнар кулларыннан,

Эшем бар, дип сыздым өемә.

Очтым гына, малай,

Исән-аман

Котылганга күңел сөенә.


Ак куллары аның шикәр кебек,

Бит очлары таңдай кызарган,

Якын килсәң, янып китәр кебек,

Их,

Оялам шул мин кызлардан.

Дошманнар

Песи халкы рәхәт-рәхәт гомер сөрә,

Пошмый гына эш башкара җылы түрдә.

Иркә түрә, суык күрмә, ачлык күрмә;

Сәлам бирми Сарбайга ул шуңа күрә.


Сарбай уйлый: ярый безгә – каткан тезгә!

Хезмәт итә: көн дә өрә, төн дә өрә,

Йорт-кураны төрле усаллардан саклый,

Җәен-кышын, язын-көзен керфек какмый.


Хуҗа аны якын күрә шуңа күрә,

Искә төшсә, берәр каткан сынык бирә;

Шул сыныкны рәхмәт укып ала да ул,

Үз постына барып ята саламга ул.


Кая барсын, язмыш шундый гомер биргәч!

Менә әрнеп йөрәк яна, песи күргәч.

Гайрәт белән ташлана ул тар кетәктән,

Үч алырга тәмлетамак, аксөяктән.


Тора песи симез сыртын дугалатып,

Күзләреннән ачу белән очкын атып;

Үзе чигенә әз-әз генә артка таба,

Үзе һаман гайрәт чәчә, күкрәк кага:


– Килеп кара, өреп кара, мәхәббәтсез,

Син һәрвакыт өлкәннәргә итагатьсез,

Бер-ике сүз мырауласам Гайнетдингә,

Гомер буе тырышканың очар җилгә!


Сарбай уйлый: «Көчле белән судлашканчы,

Тыныч башым, кайгы белми тик ятсамчы.

Карьерамны бозып куяр үчлек белән,

Нигә миңа вакланырга бу чүп белән!»


Юаш ырлый песигә ул, кырын карап:

– Әйдә, югал күз алдымнан, әрәмтамак!

Эләгерсең әле син бер бу авызга,

Катык-каймак урлашканда кар базында…


Песи китте, гүя берни булмагандай.

Галибанә карап калган безнең Сарбай,

Чорт с ним, дип, оясына кереп ятты,

Ну кирәген бирдем соң, ди, бюрократның!

Киңәш

Үсә торган кадр булып күренер өчен,

Синең хакта аллы-гөлле фикер йөрсен.

Үзең ыспай,

Буең зифа,

Төсең чибәр,

Тегермәнгә телең белән төтен җибәр!


Һәрвакытта чәчрәп чыгып нотык сөйлә,

Саннар кушып, кәгазь-фәлән тотып сөйлә.

Яхшы, димә, начар, димә, упшы сөйлә,

Кулларыңны бутый-бутый, купшы сөйлә!


Укып чыккач, җәфа чигеп эшләп йөрмә,

Җайлаш, энем, рәхәт яшә, нужа күрмә;

Җитәкчеңнең җылы кулын тоеп кына,

Тирән, йомшак креслоларда оеп кына.


Бу дөньяда кимчелексез кем бар, диген,

Кирәк чакта әвәли бел филдән чебен.

Уңышларны барлаганда – уңайдан җил,

Кирәк чакта әвәли бел чебеннән фил!


Телле-тешле абыйларны мактап җибәр,

Ул абзыйдан үзеңә дә файда тияр.

Телең тешлә, башлыкларны тәнкыйтьләмә,

Үз өстеңә төрле бурыч күп йөкләмә.


Тетеп ташла авыз ачмый җебеп торса,

Салкын карый, диген, эшкә уборщица.

Каравылчы бабайны да сүгеп ташла:

Оятсыз, диң, тик утырып ала акча.


Тыныч карап яхшылыкка, яманлыкка,

Әз генә дә хәтәр эшкә кулың тыкма.

Биләп алып тыныч урын, җайлы урын,

Өстәл сугып патшалык ит, җепшек борын!


*

Кайберәүләр шулай эшләп йөри менә,

Сиңа, энем, киңәш бирдем юри генә.

Бу кәгазьдә язганнарны алып искә,

Йөз дә сиксән градуска киресен эшлә!

Карт ишәк

Гомер буе башын иеп йөрде,

Гомер буе таяк, камчы күрде,

Биргән чакта, салам, кибәк алды,

Бирмәгәндә үрелеп карап калды;

Картайгачтын язды күзлек киеп:

«Көрәш белән үтте гомер», – диеп.

Җайлашучы ялагайга

Күзең майлы синең,

Битең – ыштыр,

Кәгазь язып утыр

Кыштыр-кыштыр.

Башка суксалар да,

Артка типсәләр дә,

Шулай тиеш, диген,

«Ура!» кычкыр.

Җиңел холыклы матурга

Янып-көеп йөргән яшь юашка

«Уҗым бозавы» дип каласың.

Өч хатын аерган исерекбашка

Ни уйлап кияүгә барасың?


Суга-утка керер өченме,

Судтан судка йөрер өченме?

Прораб

Төзелеш мәйданының прорабы

Стаканны кагып куйды да,

Кабынып киткәч «йөрәк ялкыннары»,

Агит-нотык сөйли пивнойда.


– Соң, Каюмов, уйла:

Мин ни эшлим?

Тик эш өчен генә кайгырам,

Мине тешләсәләр, мин дә тешлим,

Тик торсалар, мин дә тик торам.


Кем чутлаган күпме ни кирәген!

Ну, бүрәнә, шифер югалган.

Син күрмәдең аны, мин күрмәдем,

Өеп куйган җирдән җен алган…


Дәүләт бай ул, хәерчегә калмас,

Әз-мәз тамса безнең өлешкә.

Кайсы дурак үзенә дача салмас,

Тамак ертып йөреп бу эштә!


Тәнкыйть кирәк,

Вакыты, урыны белән,

Тәнкыйтьтән, дим, ходай, аерма!

Теләсә кемне суган-борыч белән…

Тик начальствога кагылма!


Эшче класс артык сикермәсен,

Күп белмәсен, брат, азмасын.

Права-фәлән, диеп җикермәсен,

Газетага юк-бар язмасын!


Бүреген салып үрә катып торсын,

Тыйнак кына танау тартып торсын,

Отгул-фәлән, бияләй сорасын,

Күзеңә карарга кыймасын…


Ну, Каюмов, брат, сине сөям,

Илләй-илләй, тара-тара-там…

Күп сөйләшми генә эшләп йөргән

Юаш егетләрне яратам.

Чүбек чәйнәп май чыкмый

Район вәкиленең ялкынлы нотыгы


Без бәхетле, безгә рәхәт,

Без акыллы, без юмарт,

Капиталистлар кабахәт,

Капиталистлар дурак.


Аларга сер чишмәгез,

Аракыны эчмәгез,

Соңга калмый, армый-талмый,

Җиң сызганып эшләгез.


Алга барырга кирәк,

Белем алырга кирәк;

Сыерларга, батырларча,

Силос салырга кирәк.


Басуларга кирәк булган

Ашлама китерегез;

Батырларча, шаулап торган

Кукуруз үстерегез!


Алга бик кыю барыгыз,

Күкрәк киереп кенә;

Яхшы урожай алыгыз,

Ашлама сибеп кенә!


Батыр йөрәкләр белән,

Талмас беләкләр белән,

Силос канавын казыгыз

Тимер көрәкләр белән!


Яшел печәнгә күмелеп,

Фермалар чәчәк атсын;

Майдан курганнар өелеп,

Сөт елгалары аксын!


Киң безнең халык колачы,

Планнар барып чыгар;

Яшәсен Совет влачы!

Яшәсен колхозчылар!


Колхоз председателе Сәйфетдиновның ялкынлы нотыгы


Колхозларда хәзер бара

Ин-тин-син-фин-кация;

Дөнья картасына кара –

Шундый ситуация:


Байрак тотып бара торгач,

Социализм җиңде;

Артта калган буржуй класс

Капитализм инде.


Безнең бурычларга килсәк,

Өйрән политиканы:

Яхшы булыр, узып китсәк

Буржуй Американы.


Безнең басуларга баксаң,

Басулар гөрләп тора;

Корыч агрегатлар таккан

Трактор җырлап тора.


Безнең фермалар, келәтләр,

Лапаслар шәптән тора;

Корычтан койган сәнәкләр

Ике-өч япьтән тора.


Сөтбикәләр силос ура,

Шатлык күңелләрендә;

Алсу нурлар уйнап тора

Тирес өемнәрендә.


Колхозның дәртле үгезе

Койрыгын чәнчеп чаба;

Аммиак суын эчә үзе,

Горур карап алга таба.


Актив эш алып барабыз

Тавыклар арасында;

Удар йомырка салалар

Агы да, карасы да.


Симез сарыклар нәселе

Фермаларда дан тота;

Ирекле колхоз песие

Җимертеп тычкан тота.


Давыл булып, комсомоллар

Эшләп йөри һәр эшне;

Ирекле пенсионерлар

Ярдәм итә, кәнишне.


Егетләр дә батыр бездә,

Кызлар да матур бездә;

Насыйп булса, басуларга

Ашлама кайтыр безгә.


Уңышлар белән масаймый,

Космоска күз салабыз;

Җиң сызганып армый-талмый

Алга таба барабыз.


Шәп план эшләп куябыз:

Фермалар балкып торыр;

Май белән буа буарбыз,

Сөт белән дөнья тулыр.


Без – киң басулар хакиме,

Терлекләр симез булгач;

Яшәсен район вәкиле,

Яшәсен минем влач!


Бригадир доклады (ясалма көр күңел белән)


Сүлик әле, сүлик әле,

Сүлик әле, иптәшләр;

Иптәшләр үзебезнеке,

Бәлки, гаеп итмәсләр.


Өч кеше салам төясә,

Бер генә сәнәге бар;

Эш коралы җитешмәсә,

Объектив сәбәбе бар.


Тирес чыгара алмадык,

Вакыт җитми, иптәшләр;

Иптәшләр үзебезнеке,

Бәлки, гаеп итмәсләр.


Чучка балалары үлә,

Чучка өянәге бар;

Һәр үлемнең үзенә күрә

Объектив сәбәбе бар.


Саламны ташый алмадык,

Кырда калды, иптәшләр;

Иптәшләр үзебезнеке,

Бәлки, гаеп итмәсләр.


Үрдәк балалары үлде,

Үрдәк өянәге бар;

Зоотехник серен белде:

Объектив сәбәбе бар.


Безнең конюшнине алсак,

Әйтергә хакыбыз бар:

Тракторларга ярдәмгә

Биш-алты атыбыз бар.


Симәнәбез череп беткән,

Яңгыр үткән, иптәшләр;

Иптәшләр үзебезнеке,

Бәлки, гаеп итмәсләр.


Фермадагы сыерлардан

Файда күрербез әле.

Курмы булса, сөт тә булыр,

Май да күрербез әле.


Без – киң масштаб хакиме,

Бездә бетерелде сыйныф.

Яшәсен район вәкиле!

Яшәсен Сәйфетдинов!


Урыннан реплика (колхозчылар)

Сөйли алар, сөйли алар,

Ничек армый, талчыкмый!

Дөньяда бер хакыйкать бар:

Чүбек чәйнәп, май чыкмый.


Тавыш. Тәртип саклагыз, иптәшләр, тәртип саклагыз!


Графинга карандаш белән кагалар. Җыелыш ябыла.

Изге йорт

Тезелеп тора яңа йортлар, тигез йортлар,

Тигез йортлар арасында изге йорт бар.

Шул тәти йорт ераклардан балкып тора,

Күңелләрне үзенә таба тартып тора.


Тартып тора ай караган кичләр белән,

Үтә нәфис, үтә садә җепләр белән

Урап алып (көләч күзле, энҗе сүзле)

Әсир итә, әйләндерә башны-күзне.


Башта әле вәсвәсәле уйлар белән

Читтән генә әйләнгәли егет-җилән.

Әйләнгәләп йөри торгач бара-бара,

Теге йортта утырганын сизми кала.


Аннан чыга бөркет кебек канатланып,

Муенына нечкә билле камыт тагып:

– Йөзәрбез, – дип, – бәхет-рәхәт күлләрендә,

Аккошлардай таң җиленә канат кагып.


Ә йорт әйтә озатканда озын юлга:

– Карагыз, – ди, – менә тормыш, менә дөнья,

Чөкердәшеп яшәгез, – ди, – тату-тигез,

Сезнең янда чабып йөрсен җиде-сигез…


Шулай әле бал эчендә, май эчендә,

Күгәрченнәр гөрләшәләр гөл өстендә,

Соңга таба сайрашасың җир өстендә,

Авыз итеп ачысын да, төчесен дә.


Ә теге йорт шул урында һаман тора,

Чәчне чәчкә бәйләргә дип, план кора.

Кавыштыра,

Алыштыра,

Барыштыра,

Чәчәк тотып, көлемсерәп загс тора.

Безнең Гата

Башлык борчымаса, тыныч ята,

Ә борчыса, давыл уйната,

Бөереннән алып, безнең Гата

Тавышында металл чыңлата.


Бөркет була өстәле артында,

Йодрыкларын куя биленә.

Песи була башлыгы каршында,

Танау сөртеп тора җиңенә.

Сабитның советка сайланасы килә

Җаен белеп сорасам аңлар, димен:

Бир, ходаем, галифе чалбар, димен.


Өстәвенә – ялтыр-йолтыр күн итек –

Йөримче ике дөньяны бер итеп;


Хром пинжәк һәм наган тагып билгә,

Куй гайрәтле камисар итеп илгә…


Шулай теләп оеп кына киткәнмен,

Гаҗәеп матур сарайда икәнмен.


Бөтен халык, алла юк, дип кычкыра,

Димәк, бер вакантный урын буш тора.


Дуслар әйтә: – Сине сайларга кирәк!

– Кирәкми, – дип этләшәм, аяк терәп.


– Сайлагыз, – дим, – берәр әйбәт егетне,

Ягъни мин аклый алмам шул өметне.


Югыйсә минем бабайлар пырлетар,

Бер дигән кадр булырга өмет бар.


Такыр инде минем белем амбарым,

Төрле курслар-фәләннәр бар барын…


Юк, миңа кирәкми, дуслар, ул урын,

Миннән дә лаек егетләр юк югын.


Көчем җитмәс, анда эш бик авыр, – дим, –

Минем авырта аяк, кул, бавыр, – дим.


Юк, иптәшләр, минем авырта эчем…

Дуслар әйтә: – Ә курортлар ни өчен?


Ялыналар: – Зинһар, каршы торма син,

Җитәкчесез дөнья харап булмасын!


Син тотынсаң, рәхәт гомер башлана,

Зинһар, инде рәхмәтеңнән ташлама!


Риза булдым, алырга эшне кулга,

Ярар инде, әйдә, сөенсен дөнья!


Кабинетта персидский келәмнәр,

Көзге кебек балкый түшәм-идәннәр…


Әмер бирдем иң беренче чиратта

Дусларга фатир бирергә оҗмахта.


Дуслар белән көннәр әйбәт чагында

Җыелабыз Кәүсәр күле янында.


Алтын стаканнардан шәраб татып,

Мактыйлар мине дуслар, кырын ятып.


Оҗмах ширбәтләреннән авыз итеп

Утырам мин диванда, мәрткә китеп.

Танышларга көлеп кенә эндәшәм,

Дус-ишләргә бәхет-рәхмәт өләшәм.


Дошманнардан берәмләп-сайлап кына,

Сәбәп табып, үч алам җайлап кына.


Абына-тора, яхшы-яман көенчә,

Бара дөнья барган килеш үзенчә…


Шул урында җиңгәң төртеп уятты:

– Әйдә, сайлауга барабыз, җик атны!


– Ярый, – димен, – әйдә, җаный, җигәм ат,

Советка сайлансын бездән депутат.


Тыйнак кына, читтән карап ул эшне,

Буфет тирәсендә йөрдем, кәнишне.


Әйтерләр күк шунда кызыл авызлар:

– Әй, җәмәгать, менә Сабит абзый бар,


Аңа инде бу дөньяда кем җитә!

Минем йөрәк леп итә дә леп итә.


Тавыш бирдек мал караучы малайга,

Буфетыннан файдаландым алай да…


Төшне уйлап, көрсенеп кайтам юлда:

Кызык түгел, камил түгел бу дөнья!

Сәнгать һәм Сальери

Каян нинди калҗа каерырга

Сальерилар белә, әлбәттә,

Тамак туйдырырга,

Дан алырга

Сальерилар килә сәнгатькә.


Сәнгать үсә,

Сәнгать үргә үрли,

Җавап тота заман каршында.

Көчек булып сальерилар йөри

Даһиларның аяк астында.

Фәтхелислам агай фәлсәфәсе

Их, бу картлык,

Сүрән-сүлпән картлык,

Гыйнвар төне кебек тоела.

Көзге артык инде, тарак артык,

Җитен чәчләр җилгә коела.


Пенсияне алып кайтасың да

Түрә булып түрдә ятасың.

Яшьлек танышларын искә төшереп,

Карчык белән суган сатасың.


…Без булдыра идек яшь чагында,

Ялкын иде безнең иптәшләр.

Бу яшьләргә карап торасың да,

Эш эрәтен белми бу яшьләр.


Аларга гел кино, тансы-мансы,

Уйларында гыйшык һәркайда.

Ну киносы ярый инде анысы,

Гыйшык тотып йөреп ни файда!..


Җылы җәйне сагынып сөйлисең дә

Мич яныннан урын көйлисең,

Күңел тулы важный уйлар була,

Кыжлар-кыжлар, диеп йөрмисең.

Җаның тыныч.

Илаһи комедия

Күк канцеляриясе. Тәхет-креслода алтын итек, көмеш бишмәт кигән, зур ак сакаллы, салынкы чал кашлы усал карт Илаһе утыра. Секретарь өстәле янында Җәбраил, аның тәне тавык мамыгы белән капланган, аркасында ике ак канаты бар, чибәр яшь егет кыяфәтендә.


Илаһе

Менә яраттым бу имгәкләрне:

Адәмнәрне, Этләр, Ишәкләрне.

Ә кем миңа рецензия язар:

Начарлармы алар йә шәпләрме?

Нинди фикердә син, Җабраил,

Ярыйсымы эшнең торышы?


Җәбраил

Сез бит миңа зиһен бирмәдегез,

Мин киңәшче түгел, йомышчы.

Эш остадан курка, дигән сүз бар.

Үзегез оста – үзегез беләсез.

Сез бит киңәш биргәннәрне түгел,

Кимсенгәнне якын күрәсез.


Илаһе

Анысы шулай.

Мөмкин түгелме, дим,

Иҗат итү тагы да яхшырак?

Кимчелегем бардыр минем дә, дип,

Башым кашып утырам аптырап.

Иҗат мөмкинлеге чиксез бит ул,

Мин эзләмим ансат, җиңелне.

Шунысы кызык:

Язмышлары белән

Канәгатьме алар, түгелме?


Җәбраил

Белү ансат.

Ул мәхлуклар белән

Ерак түгел безнең арабыз.

Берәм-берәм чакырып алып киләм,

Үзләреннән сорап карагыз.


Илаһе

Бар, алып кил башта Ишәкне,

Берәр төпле киңәш бирмәсме.


Җәбраил чыгып чакыра, Ишәк керә.


Нихәл, улым,

Ни эш кырып йөрдең,

Ничек дөнья көтә башладың?


Ишәк

Мин бик тәмле кузгалаклар күрдем,

Болыннарда юа ашадым.


Илаһе

Булдыргансың.

Ә мин кичә сине

Изге әфсен укып бар иттем.

Бергә-бергә ямьле булсын, дидем,

Ана Ишәк белән пар иттем.

Мин кырык ел гомер бирәм сиңа,

Үлән ашаучы син тумыштан.

Күпме рәхмәт яудырырсың миңа?

Канәгатьме шундый тормыштан?


Ишәк

Мин беләм ки,

Минем киңәшемә

Мохтаҗ түгел сезнең уегыз.

Ә тормышта төрле хәлләр була,

Нинди шартлар миңа куйдыгыз?


Илаһе

Аркасына йөк күтәреп ташый,

Яши абзар яки келәттә;

Бар чагында умырып печән ашый, –

Курорт булмый инде ишәккә.

Адәм кыйнар сине таяк белән,

Үзе утырып йөрер өстеңдә.

Буйсынырга һәм түзәргә, дигән,

Үтерсә дә аның иркендә.


Ишәк

Рәхмәт инде,

Күңелегез киң икән.

Минем өстәр сүзем калмады.

Андый гомер егерме ел җиткән,

Берәрсенә булсын калганы.


Башын иеп чыгып китә.


Илаһе

Бу ишәктән калган егерме ел,

Ярап куяр әле бер эшкә.

Шкафка куй аны, Җәбраил!

Керсен әйдә,

Хәзер әйт Эткә.


Җәбраил чыгып чакыра. Эт керә.


Нихәл, улым!

Ни эш бетереп йөрү,

Ни рәхәттә дөнья көтәсең?!


Эт

Арлы-бирле чабып бушка өрү –

Кәсебем шул,

Нихәл итәсең.


Илаһе

Ул да ярый.

Ә мин кичә сине

Изге әфсен укып бар иттем.

Ялгыз булмасын, дип чамаладым,

Ана кәнтәй белән пар иттем.

Син дөньяга гаҗәп җайлашырсың,

Үзең әрсез, ялагай, куштан.

Кырык еллап җирдә сайрашырсыз,

Канәгатьме шундый тормыштан?


Эт

Мин хәзергә әле танышып йөреп,

Дөньяны аңларга тырыштым.

Яшәп булыр микән рәхәт күреп,

Ничек үтәр минем тормышым?


Илаһе

Шундый рәхәт көннәр кичерерсең.

Хуҗаң Адәм бик бай чагында,

Ырлый-ырлый сөяк кимерерсең

Абзар янында.

Бик ачыксаң, әзрәк урлашырсың,

Берәр җәнлек-мазар тотарсың.

Баскыч асларына урнашырсың.

Саламнарга күмелеп йокларсың.

Типке төшәр сиңа,

Таяклар да.

Син Адәмгә булышып йөрерсең,

Хуҗаң ашатмаган ач чакларда

Йолдызларга карап өрерсең.


Эт

Ай-һай,

    ай-һай,

       ай-һай рәхәт икән!..

Мин бүтән борчымыйм Алланы.

Миңа гомер егерме ел җиткән,

Берәрсенә булсын калганы.


Башын иеп чыгып китә.


Илаһе

Эттән калган егерме елны да

Шкафка куй әле, фәрештә.

Дөнья хәлен белер хәл юк монда,

Ярап куюы бар бер эшкә.


Җабраил егерме елны шкафка алып куя.


Чыгып чакыр,

Хәзер Адәм керсен,

Нинди икән аның исәбе?

Ул да минем планымны белсен,

Бәгърем кисәге.


Җәбраил чыгып чакыра. Адәм керә. Оят җирен әрекмән яфрагы белән каплап куйган, үзе шәрә.


Нихәл, улым!

Һава нишләп ята?

Икегез дә исән-тазамы?

Хуплыйсызмы анда, хурлыйсызмы,

Һи-һи-һи-һи…

Безнең кылган соңгы чараны?


Адәм

(елмаеп)

Шылтырап торган коры Җир шарына

Шәрә көе башка чыгар да,

Хуплыйсызмы, имеш,

Хупларсың бик…

Хупламыйча ничек чыдарга!

Һава нишли, дисез.

Җыеп калды кичке ашка үлән орлыгы.

Менә,

Алгы якка әрекмән каплап йөрим,

Дөньясы коргыры!

Алабута, әрем-мазар ашап,

Корсак күбеп бетте бу айда.

Эшмени бу, безне хәерче ясап…

Ә Һаваның бирнәсе кайда?

Һава миңа нәрсә киеп килде,

Алма биреп Иблис димләгәч?!

Кодрәт-кодрәт, дигән булып инде,

Кызыңа ыштан да бирмәгәч…


Илаһе

(кашын җыера)

Мин бит сиңа бөтен Җирне бирдем,

Диңгез, урман, тавын, елгасын.

Гөлләр үскән болынында йөрдең,

Нинди бирнә сорап торасың?!

Ул тауларда күпме алтын ята,

Ул суларда күпме балык бар,

Бары да сиңа бирнә түгелмени,

Оча, йөгерә торган халыклар!

Урманнарда күпме җимеш үсә,

Ә син әрем суырып йөрисең.

Арыш, бодай, алма, лимон үсә,

Син аларны ашый белмисең.

Һаваң синең нейлон, лавсан кисен,

Төлке мехы салсын иңенә;

Ә син, дурак, ыштан-ыштан, дисең,

Юкмыни ул ыштан җиреңдә!


Адәм уңайсызлана. Әрекмән яфрагын әйбәтләбрәк ябып тыңлый.


Мин балчыктан сине әвәләдем,

Изге әфсен укып бар иттем.

Ялгыз булмасын, дип чамаладым,

Һава белән сезне пар иттем.

Синең гомерең кырык еллап булыр,

Кырык җәйдән тора һәм кыштан…

Күпме дога җибәрерсең миңа,

Канәгатьме шундый тормыштан?


Адәм

Тормыш бит ул бик катлаулы нәрсә,

Ә без тәҗрибәсез яшьләрбез.

Берәр остаз акыл өйрәтмәсә,

Кем белә,

Без ничек яшәрбез?


Илаһе

Хәйләкәр син, Адәм, нәфсең озын.

Соң элгәре нәрсә уйладың?

Оҗмахтан кыз урлап чыккан чакта,

Акыл-фәлән сорап тормадың…


Адәм

Күрмәмешкә салынып, үзегез бит

Тагып җибәрдегез, Илаһе.

Язмышына үзегез шулай язгач,

Нәрсә инде сөйләп торасы!

Язмышны да рәтләп язып була,

Сез үзегез кодрәт иясе.

Ничек яшәрбез без кырык елны –

Кирәк иде шуны беләсе?


Илаһе

Болытлардан ашкан таулар илен,

Урманнарның чиксез киңлеген,

Күлләр суын, иңкүлекләр иңен

Милек итеп сиңа билгелим.

Анда сиңа иркен, рәхәт булыр,

Җиләс җилләр исәр йөзеңә.

Ай, кояшым сиңа балкып торыр,

Йолдызларны сибәм күгеңә.

Зиһенең сине, кыю фикер йөртеп,

Кеше баскычына күтәрсен.

Йөрәгеңнән татлы ялкын бөркеп,

Гыйшык ләззәтләре эчәрсең.

Диңгез төпләренә төшәрсең син,

Серле төеннәрне чишәрсең.

Гыйлем дулкынында җилкән киереп,

Илләр, еллар аша кичәрсең.

Елгаларның агышын борырсың син,

Җир өстендә җәннәт корырсың.

Таулар ярып,

Туры юллар салып,

Җирдә патша булып торырсың.

Бар җәнлекләр, ташлар, яшел үлән,

Исәр җилләр, тирән диңгезләр,

Кояшлары, йолдызлары белән

Бөтен галәм сиңа баш ияр.

Канәгатьме?


Адәм

Юк, канәгать түгел.

Кырык елың гына аз миңа.

Булгач булсын,

Бер кинәнсен күңел,

200 ел гомер яз миңа.


Илаһе

(кәефсезләнеп)

Миңа бик кадерле шул ул еллар,

Аерым заказ белән алдырган.

Монда кырык еллап запасым бар

Экономияләп калдырган.


Ишәктән һәм Эттән калган ике кисәк егермешәр елны шкафтан алып бирә.


Мә, алайса,

Җылы кулыңа тот,

Егерме ел Ишәк гомере,

Материалын кара – беренче сорт!

Игелеген күреп йөргере.

Монысы егерме ел Эт гомере,

Тегесенә ялгап тотарсың.

Товары шәп,

Төсе бик күңелле,

Гомер буе рәхмәт укырсың!


Адәм

(зәһәрле елмаеп)

Ә-ә, алаймы?!

Сез көләсез, тәкъсир.

Әллә мин сезгә малаймы?!

Мин болай калдырмам бу эшне.

Бирегез миңа йөз дә егерме ел

Өлешемә тигән көмешне!


Илаһе

(ачуланып)

Кайчан гына мин сине иркәләп

Әвәләдем балчык һәм комнан,

Югары сорт җан куйдым шуннан!

Син кем булдың,

Итагатьсез хайван,

Во-он моннан!


Адәм

(күзләрендә ут уйнатып)

Мин бу эшне болай гына куймам,

Мин тиешле җиргә барырмын.

Тәкъсир-фәлән, диеп карап тормам,

Кулыгыздан каерып алырмын.


Ишекне шап итеп ябып чыгып китә.


Илаһе

Моңа зиһен артыграк киткән…

Нишләтергә инде бәндәне?!

Шау-шу күтәрер бит…

Уен бетте.

Яп, Җәбраил, пәрдәне!


Җәбраил

(үз-үзенә сөенеп)

Ну каптырды Адәм, каптырды,

Кызып китеп азрак арттырды.


(Сәхнә алдына килеп.)

Анекдотка карап язды автор,

Гафу итегез инде авторны!


Пәрдәне яба.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации