Электронная библиотека » Гарифуллин Дамир » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Гарифуллин Дамир


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Дамир Гарифуллин
Күңелем нигъмәтләре. Шигырьләр


Бик сагынган чагым булыр…

 
Йомшак җилләр көтмәгәндә
Чәчләреңне тарап үтсә,
Иртүк торып, тәрәзәңнән
Нурлы кояш карап китсә,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
 
 
Тын һавада бөтен дөнья
Ипләп кенә җырлап торса,
Искә төшеп бергә чаклар,
Күңелеңне нурлап торса,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
 
 
Ялгыз гына йоклаганда,
Матур-матур төшләр күрсәң,
Иртән торып, оча-оча,
Җырлый-җырлый эшләп йөрсәң,
Бик сагынган чагым булыр,
Бик табынган чагым булыр.
 

Йөрәк сиңа ашкына

 
Чыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.
Яннарыңнан кырык урыйм,
Уйланып торганнарда.
 
 
Янәшә гомер буе
Бергә барырга уем.
Аерым яшәүләр кыен,
Тормыш ул түгел уен.
 
 
Йөрәк сиңа ашкына,
Күзе тулы яшь кенә.
Җырлап туймас дөньясы,
«Яратам» дип дәш кенә.
 
 
Басылыр бураннары ла,
Тын калыр урамнары.
Яратуыма шикләнеп
Карама моннан ары.
 
 
Дулатмыйк бураннарны ла,
Елатмыйк урамнарны.
Йөрәктәге сөю җыры
Шаулатсын урманнарны.
 
 
Әллә нишләттең җанымны
Сиксәнем тулганнарда.
Чыгам да урамнарга,
Югалам бураннарда.
 

Шалтырат

 
Шалтырат, бер шалтыратсаң,
Куана тиле җаным.
Уяна хәтта сискәнеп
Кәрәзле телефоным.
 
 
Тарала ялгыз башымны
Иләгән сагышларым.
Наз китерә күңелемне
Биләгән тавышларың.
 
 
Бер сөйләшү бәйрәм ясый –
Күп кирәкмени безгә.
Кояшыбыз баеганда,
Нур өстик төнебезгә.
 
 
Юл куймыйк әле тормышта
Саргаеп кибү өчен.
Хәл белү җитә йөрәккә
Ирәеп тибү өчен…
 

«И йөрдек тормыш дигәннең…»

 
И йөрдек тормыш дигәннең
Киртәсен вата-вата.
Китеп барабыз дөньядан
Гөнаһка бата-бата.
 

«Уттан яралгансың бугай ла син…»

 
Уттан яралгансың бугай ла син,
Дөрләп кабынырга торасың.
Үзең сиңа язган шигыремә
Үлеп табынырга торасың.
 
 
Шундый итеп кенә беләм сине,
Яраттырдың инде шулай син.
Яндырасың мине, көйдерәсең,
Уттан яралгансың бугай син.
 

«Шайтан коткысы яман ул…»

 
Шайтан коткысы яман ул –
Тынычлыгыңны җуя.
Шикләнүне, хуҗа итеп,
Күңелгә кертеп куя.
 
 
Хатын иреннән көнләшә,
Ә ире – хатыныннан.
Шикләнә башлый кешеләр
Дуслары, якыныннан.
 

«Ярый әле, димен кайчагында…»

 
Ярый әле, димен кайчагында,
Халык арасында үскәнмен –
Картайгач та аера белмәс идем
Кайдан нинди җилләр искәнен.
 

«Түрәләрнең бөтен сөйләгәне…»

 
Түрәләрнең бөтен сөйләгәне
Матур ялган икән, үскәнем.
Яшьлегемне жәлләп, еллар үткәч,
Сабый кебек куям сискәнеп…
 

«Күңелгә хуш килгән минутларым…»

 
Күңелгә хуш килгән минутларым
Тәүлекләргә хәтта биргесез.
Чибәрләрне күрсәм, шашып сөям,
Ни күрәсем генә билгесез.
Ә сез менә шуны белгән кебек,
Юләрдер бу, диеп тиргисез…
 

«Гарепкә кереп китәбез…»

 
Гарепкә кереп китәбез,
Барган чакта гарешкә.
Нишләмәк, инде барчабыз
Күнеккән үзгәрешкә.
Үстерәбез дип, авылны
Өзлексез үзгәртәләр,
Авыл элеккечә яши
Алмый, дип искәртәләр.
Агарта торгач дөньяны,
Тормыш каралып беткән,
Гасырлар буе яшәгән
Авыл таралып беткән.
Уңай диеп башлаган эш
Гел кирегә үзгәргән.
Ни дип әйтергә белмәгәч,
Яшьләр тама күзләрдән…
 

«Аптырадым әле сине күреп…»

 
Аптырадым әле сине күреп,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
Шаяруың олы сөю белән
Бәхетсезлек булып кайткан ич.
Моң-сагышка сине аткан ич,
Кайнар йөрәгеңне ваткан ич,
Күреп торам: башың каткан ич,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
Сөю белән уйнау каккан ич,
Юлларыңа хәсрәт яткан ич,
Гомер инде судай аккан ич,
Күзкәйләрең эчкә баткан ич.
 

«Һәр хатын-кыз – сөю алиһәсе…»

 
Һәр хатын-кыз – сөю алиһәсе,
Дип язарга чынлап мәҗбүр мин.
Шигырьләрем җырлап-сөйләп тора:
Җитмеш җидедә дә Мәҗнүн мин.
 

«Читтән торып кич утыру…»

 
Читтән торып кич утыру
Гадәтенә күнектек,
Гөр-гөр килеп, чер-чер көлеп,
Төнне кызык төн иттек.
 
 
«Татарстан яшьләре»нең
Көлдергечләрен укып,
Монсы сабак инде, дибез,
Күңелле уйлар тукып.
 
 
Елап яшәү яшәүмени,
Ичмасам, көлик әле;
Көлә-көлә, бу тормышны
Ярата белик әле.
 
 
Телефоннан шалтырату
Бик җиңел, авыр түгел.
Кызык-мызык сөйләшеп тә
Түгәрәкләнә күңел.
 

Аңламыйсың шуны

 
Уянуга искә төшәсең син,
Уйламаган көнем юктыр ла.
Утлар йотуларым хәттин ашкан,
Син дә инде утлар йоттырма.
 
 
Эчем пошкан чакта сөйләшергә,
Серләшергә миңа син кирәк.
Бер мыскал да шатлык тапмаганда,
Сагышларым җыям мин, көрәп.
 
 
Сөйләшердәй ятлар бар инде ул,
Серләшердәй кеше кирәк ич;
Туңган чакта җанга җылы өреп
Эндәшердәй кеше кирәк ич.
 
 
Әрләшергә күпләр бардыр да ул,
Гөрләшердәй кеше син генә.
Моны инде күптән аңладым мин,
Аңламыйсың шуны син менә.
 

«Бәхетлеләр табыша да…»

 
Бәхетлеләр табыша да,
Таныша да кавыша.
Бәхетсезләр мавыгуны
Мәхәббәт дип ялгыша.
 

«Сабырлыклар җиңә авырлыкны…»

 
Сабырлыклар җиңә авырлыкны,
Гомер буе җирдә сабыр бул.
Һәр хатын-кыз – Зөһрә, Зөһрә инде,
Син үзең дә һәрчак Таһир бул.
Син дә сөйсәң сине сөйгән ярны,
Чып-чын егет бу дип, ул сөяр.
Бәхетеңнән башың әйләнмәсен,
Бик масаеп китмә – күз тияр.
 

«Еракларга китсәм, сагына башлыйм…»

 
Еракларга китсәм, сагына башлыйм,
Җанда тоташ сагыш ярала.
«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,
Шул зур сагыш бераз тарала.
 
 
Капкаларын ачып куя кебек
Кара төндә Киек Каз Юлы.
Күрми генә йөрим икән әле:
Тирә-ягым минем наз тулы.
 
 
Таң атуга, кояш йөгереп чыга,
Әй иркәләп коя нурларын.
«Сарман» җырын эчтән шыңшысам да,
Кими читтә сагыш-моңнарым.
 

«Картаюга барган саен…»

 
Картаюга барган саен,
Кан суына тәннәрдә.
Картлык шатлык түгел шул ул,
Ис китәрми ямьнәр дә.
 
 
Унсигездә, унтугызда
Гашыйклар булганбыз ла.
Шуны аңламый, каядыр
Ашыккан булганбыз ла.
 
 
Янып көйгән ул вакытлар
Бер эзсез үтмәгән лә.
Кайнар йөрәкләребезнең
Җылысы бетмәгән лә.
 
 
Шуңа гомер кышында да
Өшеми, туңмый калам;
Тәннәремне җылытырлык
Җаныма җылы алам.
 

«Шигырь булып җаннан чыга…»

 
Шигырь булып җаннан чыга
Сиңа булган ихтирамым.
Ятлыйсыңмы, саклыйсыңмы,
Ансы синең ихтыярың…
 

«Мәхәббәтне татлы диләр…»

 
Мәхәббәтне татлы диләр,
Ачы да була икән;
Язгы ташкыннар шикелле
Ярсу да була икән.
 
 
Пыяладай ватыла ул,
Уала ул, таптасаң.
Гомер буе сөендерә,
Кадерләп гел сакласаң.
 
 
Чын мәхәббәт нинди диеп,
Ник миңа бәйләнәсең.
Ярар, әйтим, сакламасаң,
Нәфрәткә әйләнәсен.
 
 
Мәхәббәт – тылсым иле ул,
Бозма ырымнар белән.
Сөю очкыннары чәчсәң,
Кояш борынлар, беләм.
 
 
Мәхәббәт татлы, диләр лә,
Була бит ул ачы да.
Кемнәргәдер бу дөньяда
Ошамый бит кайсы да.
 
 
Андыйларның бер бәрәкәт
Булмыйдыр йортларында.
Җан җылы тапмый, янмасаң
Мәхәббәт утларында.
 

«Җиңел түгел яшәешне…»

 
Җиңел түгел яшәешне
Җимереп корулары,
Илле ел сине югалтып,
Тилмереп торулары.
 
 
Шигырьләргә кереп тулды
Нәрсәләр кичергәнем.
Үзем генә белә идем
Дөнья ни эчергәнен.
 
 
Таш булып ятты йөрәккә
Үткәннең юшкыннары.
Ияреп чапты җилләргә
Мәхәббәт очкыннары.
 
 
Алар, моңсу йолдыз булып,
Күкләргә сибелделәр;
Сагыш таратып дөньяга,
Моңаеп җемелдиләр.
 
 
Җанда хисләр дуласа да,
Берни булмый майтарып.
Булмый икән, булмый икән
Узганнарны кайтарып.
 
 
Шулай да, икәү күрешкәч,
Күңел талпынып куя;
Йөрәк беренче сөюнең
Кайнар ялкынын тоя…
 

Сарман ягы – җыр ягы

 
Сарман ягы тау гына ла,
Тау итәге тал гына.
Тавына да, талына да
Сандугачлар табына.
 
 
Монда һәркемнең йөрәге –
Сандугачлар оясы.
Кая барма, кайда йөрмә,
Җанда җыр-моң тоясың.
 
 
Җырлап ага чишмәләре,
Җырлап исә җилләре,
Җырлап үсә болыннарда
Чәчәкләре, гөлләре.
 
 
Мондый мохиттә күңелләр
Җырга-моңга чумадыр.
Сарман ягы – җыр ягы, дип,
Җыр сузулар шуңадыр.
 
 
Шуңадыр шул, шуңадыр,
Шуңадыр шул, шуңадыр;
Сарман ягы – җыр ягы, дип,
Җыр сузулар шуңадыр.
 

Мин һаман да сөямен

 
Сине генә уйлый-уйлый,
Мин һаман да сөямен.
Кайнар сөю утларында
Янамын да көямен.
 
 
   Кушымта:
   Күрмисең шул, күрмисең,
   Хәлләремә кермисең.
   Хәлләремә кермисең шул,
   Һаман да сер бирмисең.
 
 
Ерагайды аралар ла,
Тирәнәйде яралар.
Ялгыштырмы, язмыштырмы –
Гомер узып бара ла.
 
 
   Кушымта.
 
 
Иртән тапмадык ара,
Көндез тапмадык ара.
Кич җиткән инде, кара,
Кояш бит батып бара.
 
 
   Кушымта.
 
 
Мин һаман да сөямен шул,
Бердәнберем, диямен.
Әллә инде сихерләдең –
Сиңа башым иямен.
 
 
   Кушымта.
 

«Мәңгелеккә җиргә килгән кебек…»

 
Мәңгелеккә җиргә килгән кебек
Тоелгандыр инде, күрәсең.
Сине сөйгән кызга күз салмыйча,
Башкаларны озата бирәсең.
 
 
Егетләнеп, көн дә бу хатаны
Кабатлауны гаеп димәдек;
Янып-көеп сине сөйгән кызга
Рәхмәт әйтеп, башны имәдек.
 
 
Тавыш-тынсыз гына елаганын
Күргәндә дә исләр китмәде;
Бер җылы сүз әйтеп, күңелкәен
Күтәрергә вакыт җитмәде.
 
 
Хәзер генә, менә хәзер генә –
Каршы алгач кына картлыгым,
Яшь чакларны уйлап сискәнәмен,
Сагыш кына икән шатлыгым.
 
 
Мине сөйгән кызның тавыш-тынсыз
Елаганын көн дә ишетәм,
Бер бәхетсез бала булуында
Гаебем бар кебек хис итәм.
Исән булса, мине гафу ит, дип,
Мин тезләнер идем алдында…
 

«Бергә-бергә очрашулар…»

 
Бергә-бергә очрашулар
Сагынып сөйләргә калды.
Теге чакта уртак хисләр
Төн кочагына салды.
 
 
Назга сусаган йөрәкләр
Бер-берсенә сыенды,
Җемелдәп яуган йолдызлар
Яңгырында коенды.
 
 
Ни гаҗәп, татлы йокы да
Еракка качкан иде,
Икебезгә күкләр бәхет
Капусын ачкан иде.
 
 
Без анда кереп йөрмәдек,
Керәсе калган икән.
Төн биргән бөтен шатлыкны
Көн тартып алган икән.
 
 
Хәзер инде йөрәк тулы,
Күңел тулы моң-сагыш.
Сөендереп көендердең,
Әй язмыш, язмыш, язмыш…
 

«Ялгызлыктан качып калалмыйлар…»

 
Ялгызлыктан качып калалмыйлар,
Бер таба ул адәм баласын.
Гомер иткән ярың китеп баргач,
Япа-ялгыз җирдә каласың.
 
 
Көннәр узган саен, йөрәкләргә
Тирәнрәк уела ярасы.
Матәм көне ерагайган саен,
Сагышларга бата барасың.
 
 
Ялгызлык ул айга-вайга куймый,
Җаныбызны сыный тоташтан.
Һәрбер гамәлебез үлгәннәрнең
Якты рухы белән тоташкан.
 
 
Яши-яши ялгыз торырга да
Өйрәтәдер тормыш дигәне;
Өйрәтәдер ялгыз күтәрергә
Иңебезгә язмыш өйгәнен.
 
 
Каплансаң да егылып, кирәк була
Күтәрелеп атлап китәргә,
Бергә чакның матур мизгелләрен
Онытмыйча саклап үтәргә.
 
 
Ялгыз башка яшәү җиңел диеп,
Бер юләре әйтмәс дөньяның.
Ача алмасам да шигыремдә,
Ни икәнен беләм мин аның.
 

Их, дөнья көтүләре

 
Яши-яши, җанга тулган
Сагыш белән моң гына.
Тормыш кая барганлыгын
Аңлыйбыз шул соң гына.
 
 
   Кушымта:
   Их, дөнья көтүләре лә,
   Саргаеп бетүләре.
   Сискәндереп тетрәндерә
   Гомернең үтүләре.
 
 
Моңаябыз, моңланабыз
Кичләрен, иртәләрен.
Алга атлыйбыз, җимереп
Тормышның киртәләрен.
 
 
   Кушымта:
   Их, дөнья көтүләре лә,
   Аптырап бетүләре.
   Сискәндереп тетрәндерә
   Гомернең үтүләре.
 
 
Тунаса да, кыйнаса да,
Туеп булмый яшәүдән.
Таңнар да ата яктырак
Безнең күкрәп яшьнәүдән.
 
 
   Кушымта:
   Их, дөнья көтүләре лә,
   Картаеп бетүләре.
   Йөрәкләрне өшеттерде
   Гомернең үтүләре.
 
 
Аллы микән, гөлле микән
Гомернең азаклары?
Көне-төне сагындыра
Үткәннең газаплары.
 
 
   Кушымта:
   Их, дөнья көтүләре лә,
   Саргаеп бетүләре.
   Сискәндереп тетрәндерә
   Гомернең үтүләре.
 

«Алтын өчен генә яшәүчене…»

 
Алтын өчен генә яшәүчене
Гомер буе читкә типтем мин –
Алтын өчен түгел, халкым өчен
Яшәүчене якын иттем мин.
Үзем дә бит маңгай тирләремне
Халкым өчен көн дә түктем мин.
 

«Күңелемдә шигырь ничек туа…»

 
Күңелемдә шигырь ничек туа,
Уйланган юк иде бу хакта.
Сөйгәнемә тагын шигырь язам,
Яшәсә дә читтә, еракта.
 
 
Ашыга-ашыга керә шигыремә
Язгы назлар, сулар ярсуы.
Бу хәлләрне сиңа сөйләр өчен,
Яннарыңа чаба кар суы.
 
 
Хисләремне сиңа җиткерергә
Илче итеп җилне озатам.
Чыгып күрче таулар биегәнен,
Аларны да көн дә кузгатам.
 
 
Кояш кочагына төйи-төйи,
Сиңа юллыйм йөрәк җылымны.
Шул җылыдан чәчкә-гөлләр шытып,
Бизәсеннәр йөрер юлыңны.
 
 
Күк гөмбәзе тулы йолдызкайлар
Тәрәзәңнән төнлә багарлар;
Очкыннары булып яратуның,
Йөрәгеңә учак ягарлар.
 
 
Башкаемны түгел, йөрәгемне
Җыр табасы итеп әйләндер.
Җанга якын җырны гомер буе
Тыңласаң да олы бәйрәмдер.
 
 
Кошлар җырлый аны, вакыт табып,
Урманнарны айкап бер әйлән.
Ничек туа шигырь, ди-ди, ди-ди,
Язганмын ич тагын бер бәйләм.
 

«Язлар җиткәч, назга чума…»

 
Язлар җиткәч, назга чума,
Матурая көннәрем.
Язлар миңа бүләк итә
Чәчәкләрен, гөлләрен.
 
 
Шатлыгымны уртаклаша
Ерактан кайткан кошлар.
Туган көнең майда булу
Шәп икән, бик шәп, дуслар.
 
 
Урман-кырлар – яшел келәм,
Уйный җаным, тәгәрәп.
Уйнамас иде тәгәрәп,
Бөтен дөнья түгәрәк.
 
 
Күңел китеклеге әмма
Уелган ярамыни,
Назларга тулы язларга
Сарылган карамыни.
 
 
Ялгызым яши алганга,
Яз зурлап якын күрә.
Ихластан кочак-кочаклап,
Чәчәкләр, гөлләр бирә.
 

«Сирәк-мирәк кенә очрашабыз…»

 
Сирәк-мирәк кенә очрашабыз,
Аңа бер дә исең китмәсен.
Безнең яшьтә инде иң мөһиме –
Сөйләшәсе сүзләр бетмәсен.
 
 
Беребезне беребез битәрләмик,
Үпкәләшү безгә килешмәс.
Үткәндәге кызыклар да хәзер
Эзләп табып бергә көлешмәс.
 
 
Елый икән күңел, елый инде,
Уттан торсын әйдә сулышлар.
Аерым-аерым икәү күргәннәргә
Бер гаепле түгел язмышлар.
 
 
Кай җирдәдер син бик ашыккансың,
Кай җирдәдер мин бик соңлаган.
Сизеп торам: шулар кайтавазы
Сагыш булып җанда чыңлаган.
 
 
Мин бәхетсез булдым дия алмыйм,
Әйтмисеңдер син дә алай дип.
Тормыш безне читкә тибәрмәде,
Ташламады, үксез бала дип.
 
 
Яшәү кануннары шулай инде –
Икебез дә ялгыз картлыкта.
Ни чарадан бичаралар булып
Юанабыз икәү юк-юкта…
 
 
Күрешүләр, бергә йөрешүләр
Җиңеләйтә бераз көннәрне.
Ансыннан да мәхрүм калмыйк инде,
Тыңлый-тыңлый әллә кемнәрне.
 
 
Кайгы-хәсрәтләрне эчкә җыеп,
Шатлык-куанычлар көтмә син.
Без күрәсен башка кеше күрмәс,
Һәрбер көнне газап итмә син.
 

«Яши-яши, шуны белдем әле…»

 
Яши-яши, шуны белдем әле:
Һәркемнең дә була үз сүзе.
Үз сүзеңне әгәр әйталмасаң,
Бу тормышта булмый үз йөзең.
Кемнәргәдер генә ияреп йөрсә,
Таба алмый кеше үз-үзен.
Үз-үзеңне җирдә табалмасаң,
Бер җирдә дә калмый үз эзең.
Үз сүземне әйтә алганыма
Кеше арасында үз идем.
Үз иткәннәр миннән ни көткәндер,
Бөтенесе миңа үз иде.
 

«Әй, табигать, язлар алып килеп…»

 
Әй, табигать, язлар алып килеп,
Яздырмакчы булма һушымнан.
Мин бит хәзер язлар назын табам
Миңа насыйп булган кышымнан.
 
 
Гомеремнең ап-ак бураннары
Берүк инде, берүк тынмасын.
Котып суыкларын сындыралам,
Сөю гөлем туңып сынмасын.
 
 
Минем кышым – минем якын дустым,
Китеп-кайтып йөрмим көньякка.
Өч фасылын узып гомеремнең,
Ак кышымда йөрим кунакта.
 

«Кояшка тиң синең карашларың…»

 
Кояшка тиң синең карашларың,
Нур сибәсең йөргән юлыма.
Суык суык инде, аны әйтмим,
Синең янда җаным җылына.
 
 
Җан җылынгач, күңел үсә бит ул,
Тел очына куна сандугач.
Шигырь язмый ничек калыйм инде,
Бар дөньясын биләп ямь тугач.
 

«Очалмагач күкләр киңлегенә…»

 
Очалмагач күкләр киңлегенә,
Хыял кыялары ватыла.
Шунсы гаҗәп: йолдызларны әйтәм,
Ни дип микән җиргә атыла.
 
 
Шуны уйлый-уйлый, күңелемнән
Әллә нинди хисләр кичерәм.
Нык та инде җирнең тарту көче:
Йолдызларны тартып төшерә.
 
 
Мин җирнеке инде мәңгелеккә,
Җаным белән сөям мин аны.
Шатлык белән кайгы бергә баргач,
Аңлаталмый калам дөньяны.
 
 
Зөһрә хәлен ай да белеп кайтмый
Диеп, кайчак күккә омтылам;
Бер талпынсам, очар кебек булып,
Канатларым югы онтыла…
 
 
Канатларым булса, ай катына
Качар кебек булам үлемнән.
Юк, качмыйм ла, җиребездә яшим,
Беркая да китмим илемнән.
 
 
Йолдызлардан нурлы хатын-кызлар,
Дус-ишләрем булган чагында,
Бәхет кенә кочып яшим бит мин,
Илһамланып алар янында.
 
 
Ишек ачып, берсе каршы ала,
Күк капусы миңа ачыла;
Тирләп-пешеп икәү чәй эчсәк тә,
Бөтен хәсрәтләрем басыла.
 

«Табигатьне аңлап була әле…»

 
Табигатьне аңлап була әле,
Җил куерса, давыл кубадыр.
Изүләрне ачкан давыллардан
Рәхәт табып йөрим шуңадыр.
 
 
Янар таулар килә хәрәкәткә,
Ут алганда тоташ җир эчен.
Аңламаслык җирдә нәрсә юктыр
Туган җирен сөйгән ир өчен.
 
 
Иң авыры: дус дип йөргәнеңнең
Астан кисеп, өстән ямавы.
Андыйларны гомер буйларына
Авыр инде, авыр аңлавы.
 

«Очар кошлар китәр чак иде лә…»

 
Очар кошлар китәр чак иде лә,
Табыштык та икәү, таныштык.
Кавышулар насыйп булмаганмы,
Кай җирләрдә микән ялгыштык?
 
 
Кояштан да кайнар мәхәббәтне
Калдырганбыз инде берүзен.
Ул берүзе янып-көйгәнлеген
Сөйләп бирә алмас җир йөзе.
 
 
Йөрәкләрнең урын табалмыйча
Ярсуларын азмы кичердек.
Бер ялгышу гомер буйларына
Күз яшьләре генә эчерде.
 
 
Кара болыт баскан төннәрдән дә
Караңгырак көннәр күп иде.
Сагыш-моңны дөнья җаныбызга
Барлык таулардан да күп өйде.
 
 
Очар кошлар язын кайтканда да
Бу күңелләр нигә елый соң?
Елыйдыр шул инде, өзелгәндә
Өметләрнең иң-иң олысы.
 
 
Без дигәнчә генә язылмаган,
Язмышка да башны иясең.
Уйламыйбыз башта бер ялгышып,
Гомер буе янып-көясен.
 
 
Мәхәббәт тә олы хаталардан
Хали түгеллеген кем белсен.
Шуны белеп менә, шуны белеп,
Күз яшьләрем ташып түгелсен.
 
 
Рәнҗетелгән керсез мәхәббәтем
Калсын әле сөттән ак булып.
Калмасын ул безнең күңелләрдә
Аңлашылмый торган тап булып.
 

Якты бөркик

 
Без картаймый, кемнәр картайсын соң,
Кай арада үскән оныклар.
Әмма һаман бер дә онытылмый
Икебезгә уртак минутлар.
 
 
Иң әйбәте, иң-иң күңеллесе:
Матур яшәдек без дөньяда.
Җан көйдереп, кеше көлдермәдек
Тормыш дигән гүзәл ояда.
 
 
Ак күңелгә таплар төшермәдек,
Кая инде йөрү үпкәләп.
Шатлыкларга ачтык йөрәкләрне,
Кайгыларны кудык типкәләп.
 
 
Сандугачлар сайрап юаттылар,
Ялгыз башка хәсрәт килгәндә.
Ярыймы соң инде зарланырга,
Баш очында кояш көлгәндә.
 
 
Үткәннәрне искә алып яшим,
Яшьлегемнән һаман көч алам.
Гашыйкларның дәрте җанга йоккан,
Картлыгымнан көлеп үч алам.
 
 
Без картаймый, кемнәр картайсын дип,
Шаяртырга язсын һәркемгә.
Оныкларның шатлыгына чумып,
Якты бөркик әле һәр көнгә.
 

Кешем барга бик шатмын

 
Минем бәхет җимерелде
Хатыным үлгән көннән,
Күз яшьләрем белән юып,
Зиратка күмгән көннән.
 
 
Ялгыз калган танышларның
Күбесе өйләнделәр,
Өч-дүрт атна икәү яшәү
Әйбәт, дип сөйләнделәр.
 
 
Син дә, Дамир, ялгыз йөрмә,
Өйлән, дип бәйләнделәр.
Ә үзләре ярты елда
Сәрхушка әйләнделәр.
 
 
Мине тәүге мәхәббәтен
Тапкан дип чәйнәделәр.
Бергә йөрешкән дуслар да,
Өйлән дә өйлән, диләр.
 
 
Кемнәрдер, гайбәт таратып,
Үзенчә кинәнделәр.
Тора-бара «өйлән» диеп
Әйтмәскә көйләнделәр.
 
 
Мин исә хатын да белгән
Таныш кешемне таптым.
Сөйләшәсе килеп, аның
Тимер ишеген кактым.
 
 
Ул да ялгыз, мин дә ялгыз,
Уртак иде язмышлар.
Башыбыздан ашкан иде
Йөрәк тулы сагышлар.
 
 
Шуннан бирле күрешкәләп
Бушатабыз эчләрне.
Яшь чакларны искә алып
Уздырабыз кичләрне.
 
 
Кызларыбызны сөйләшеп,
Мактыйбыз оныкларны.
Кайчагында тыялмыйбыз
Керфектәге чыкларны.
 
 
Алар тамып югалалар
Югалган бәхет сыман.
Шулай сөйләшеп, яныннан
Тынычлык алып чыгам.
 
 
Кайткач, шигырьләр язамын,
Үткән чакларны нурлап;
Унҗидедә, унсигездә
Күрешкән чакны зурлап.
 
 
Тәүге сөю булганмы ул,
Тәүге мәхәббәт микән?
Алардан башка гомерләр
Мәңгегә узып киткән.
 
 
Хатыным белән бәхетле
Булдым мин гомер буе.
Шуңа беркайчан булмады
Кабат өйләнү уе.
 
 
Хәзер җанымны аңларлык
Кешем барга бик шатмын.
Мин дә күпләр кебек инде
Ялгызлыкны ошатмыйм.
 
 
Ни дим, язмышыма тигән
Өлешем шулай булгач.
Шигырьләр, җырлар язамын,
Җанга сагыш-моң тулгач.
 

«Рәхмәт, халкым! Йөзләремнең…»

 
Рәхмәт, халкым! Йөзләремнең
Аклыгы да син булдың,
Йөрәгемнең хәсрәте дә,
Шатлыгы да син булдың.
 
 
Белмәдем яшәү коесы
Күпмеләр казылганын.
Тик белдем сиңа язганның
Миңа да язылганын.
 

«Шигырь язам икән мин сиңа да…»

 
Шигырь язам икән мин сиңа да –
Өзелмәгән, димәк, аралар.
Йөрәкләрне нидер чәнчеп алса,
Төзәлмәгән, димәк, яралар.
 
 
Искән җилләр аша сәламемне
Юллыйм икән синең ягыңа –
Димәк, әле һаман элеккечә
Өзелеп-өзелеп сине сагынам.
 
 
Шалтыратам икән телефоннан –
Сөйләшәсе килгән чактыр ул.
Сөйгәнеңнең сүзен ишетү дә –
Олы шатлык, диләр, хактыр ул.
 
 
Шигырь язам сиңа, бөтен сүзем
Кайнар йөрәгемнән алынган.
Ни язсам да белеп торам инде:
Бөтенесе соңга калынган.
 
 
Син дә аны белеп торасың ич,
Йөрәкләрне утта өтәбез.
Икебез дә начар кеше түгел,
Бер-беребезне хөрмәт итәбез.
 

«Данлы илдә канлы мизгелләр дә…»

 
Данлы илдә канлы мизгелләр дә
Тарих битләрендә калалар;
Аллаһ вазифасын тартып алып,
Кеше җанын хәтта алалар.
 
 
Шанлы илдә канлы вакыйгалар,
Ни дисәк тә, олы хатадыр.
Зурмы, юкмы – алар күңелләргә
Кайгы-хәсрәт булып ятадыр.
 
 
Җанлы тормыш кына кайнап торсын,
Булсын дисәк илдә бәрәкәт.
Кеше йөрәгенә шатлык тулсын,
Ясалмасын канлы җәрәхәт.
 

«Ярый әле элек танышканбыз…»

 
Ярый әле элек танышканбыз,
Бу көннәрнең килерен белгән күк.
Син булмаган булсаң, шиңәр идем
Кыраулардан сулган гөлләр күк.
 
 
Исәр-исмәс җилләр сискәндереп
Җан-учакны өреп тергезде.
Чәбәләнеп беткән сөю җебен
Бер ялгыйм дип, әле мең өзде.
 
 
Бу дөньяда әле берәүне дә
Аямаган язмыш колы без,
Ялгышлар да тәмам өзалмаган
Мәхәббәтнең сагыш кылы без.
 

Күз алдымда тора

 
Аермадык акны-караларны,
Тирәнәйттек һаман яраларны.
Хатлар өзелсә дә араларда,
Өзмәгәнбез икән араларны.
 
 
Уйны уйга һаман ялгаганбыз,
Чит-ят булып һаман калмаганбыз.
Юллар инде мәңге аерылган дип,
Үзебезне үзебез алдаганбыз.
 
 
Беребез дә бер сүз дәшмәгәнбез,
Ә үзебез якын яшәгәнбез.
Яшьлекләрне искә алган чакта,
Юлыбызга җанны түшәгәнбез.
 
 
Ишетепме шуның сыкрауларын,
Кичерәбез гомер кырауларын.
Кем уйлаган яшьлек сукмаклары
Олы юлга дәшеп урауларын.
 
 
Шулар инде, шулар табындыра,
Картлыкта да яшьлек сагындыра.
Күз алдымда олы мәхәббәтне
Аңламаган япь-яшь чагым тора.
 

Гомерле булсын җырым!

 
Фани дөнья җитмеш җиде
Ел инде мине или.
Җанда кайчак кояш көлә,
Кайчагында җил елый.
 
 
Кайчагында күккә очам,
Ай-йолдызларны кочам,
Чиксез галәмнең авазын
Язган җырыма кушам.
 
 
Кушам да аннан дөньямны
Гавам моңына төрәм,
Бөтен Кояш системасын
Үз янымда бөтерәм.
 
 
Шуны да эшли алмасам,
Язам дип йөрмим дә мин;
Яңа шигырьләр тудырып,
Аңа җан өрмим дә мин.
 
 
Таш эретәм бәгыремдә,
Яңа җыр кояр өчен,
Кеше җыр аша җанында
Бәхетне тояр өчен.
 
 
Үпкәләмим, тормыш кыйнап
Кан булса авыз-борын.
Бер генә нәрсә телим мин:
Гомерле булсын җырым!
 

Үткәннәр гел искә төшеп тора

 
Без исәннәр очрашабыз әле,
Күрешәбез әле кайчакта.
Ә үлгәннәр белән күрешеп булмый,
Идел кадәр күз яшь койсак та.
 
 
Алар рухын бер дә кимсетмичә,
Сөйләшәбез картлык хакында.
Ә кем белә, бәлкем, ул әрвахлар
Тыңлыйлардыр безне якында.
 
 
Тыңласалар сөенерләр әле,
Хөрмәтләгән өчен үзләрен.
Йөрәк түрләрендә саклыйбыз ич
Бу тормышта салган эзләрен.
 
 
Ни эшләмәк кирәк, үлем-китем
Тормышларны тар-мар китергәч,
Парлы-парлы йөргән аккошларның
Берәм-берәм берсен үтергәч.
 
 
Үлсәләр дә алар, һаман әле
Гомерләрнең матур өлгесе.
Үткәннәр гел искә төшеп тора,
Арттагысы түгел, алдагысы,
Алдагысы безгә билгесез.
 

Страницы книги >> 1 2 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации