Текст книги "Күңелем нигъмәтләре = Души моей богатства"
Автор книги: Гарифуллин Дамир
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
«Гади генә авыл малае мин…»
Гади генә авыл малае мин,
Гел авылча килбәт-килешем;
Бер сүземнән аңлый күңелемдәге
Үзгәрешне таныш-белешем.
Заман чире: әнә авылларның
Бетә бара шактый өлеше.
Күз яшьләрем тулы бу кайгыны
Ярсып сөйли йөрәк тибешем.
Авыл бетә, бетә диеп, әнә
Елап ага авыл инеше.
Шул инешне җырга сала-сала,
Авылыма кайтып килешем.
Йөрәгемдә шытып үсә-үсә,
Өлгерәдер иҗат җимешем.
Татлымы ул, юкмы, бер сүземнән
Белә аны таныш-белешем.
Вакытында эшләп өлгермимме –
Өелеп тора минем мең эшем.
Күз яшьләрем тулы бу шатлыкны
Ярсып сөйли йөрәк тибешем…
Йөрәгем дә белә, мин дә беләм
Икебезгә нәрсә тиешен.
Берүк әле, берүк туктамасын,
Исән булсын йөрәк тибешем.
«Үткәннәрдән кеше күңелендә…»
Үткәннәрдән кеше күңелендә
Хатирәләр кала уелып.
Кайберләре күзгә яшь китерә,
Еламыйча булмый тыелып.
Картлык та бит, тыны-көне бетеп,
Дөнья куып алга йөгерә.
Күңел исә үкенечкә калган
Еллар өчен янып тилмерә.
Көн тудымы, кешеләрдә һаман
Сагыну хисе арта барадыр.
Онытылып беткән әллә ниләр
Тамырланып яфрак ярадыр.
Үткәннәргә күчеп уйга чуму
Арттырадыр йөрәк сагышын.
Яшьлектәге сөю тойгыларын
Гел яңарта көннәр агышы.
Корт чаккандай дертләп китә идем,
Иңнәреңә кулым тигәндә.
Ничек инде, ничек үкенмисең –
Булмады бит кочып сөйгән дә.
Үткән белән бүгенгене хәзер
Бер яктан да булмас тигезләп.
Сагынуларга түзә алмаганга,
Җыр чыгадыр җаннан көй эзләп.
Аны көйли башлый бар дөньясы
Таңнан алып төнгә кадәрле.
Белмисең дә кайчак: ул көй җанны
Әллә назлый, әллә каһәрли.
Язмыш, бәлки, безгә кушкандыр да,
Яшәгез, дип, сөеп-сөелеп.
Белмәдек бит, күңелләрдә бары
Моң-сагышлар калган өелеп…
«Йөрәгемнең яшерен җирләрендә…»
Йөрәгемнең яшерен җирләрендә
Сөю уты әле сүнмәгән.
Күпме генә янып көйгәндә дә
Зарланырга үзем күнмәгән.
Безнең каннар һаман чиста килеш,
Бозыклыклар аңа сеңмәгән.
Шуңа да бит инде кырыбызга
Иблис-шайтан күктән иңмәгән.
Кер кунмаган безнең күңелләргә,
Сөеп-сөелергә хак бардыр.
Бу өлкәдә безнең бар яшьләрне
Көнләштереп яшәр чаклардыр.
«Сөю җырын бик күп яздым дисәм…»
Сөю җырын бик күп яздым дисәм,
Көю җырым күбрәк бугай ла.
Ялгызымны күргәч, кара көйгән
Әрәмәле таныш тугайлар.
Җырчы кошлары да, чыр-чу килеп
Бөтерелә минем тирәмдә.
Моңлы җырлар җырлап, алар белән
Тәгәрисе килә чирәмдә.
Каңгылдашып очкан аккошларның
Җырларына мин дә кушылам.
Яшь вакытлармыни, менә-менә
Очып китәр төсле очынам.
Сөю җырым белән көю җырым
Бер-берсенә терәк икән лә.
Тормыш диңгезендә алар миңа
Икесе дә кирәк җилкән лә…
Янып-көю, шашып сөюләрем
Илһам бирә миңа бүген дә.
Тәүге мәхәббәтем җылытмаса,
Нишләр идем картлык көнемдә?
«Җилне әйтәм әле, кинәт кенә…»
Җилне әйтәм әле, кинәт кенә
И тотынды тәрәз кагарга.
Ярты төндә утым сүнмәгәнне
Нәрсә тора карау аңарга.
Тәрәзәмне ачкач и сөенде,
И сыйпады ап-ак чәчемне.
Ничектер бик рәхәт булып китте,
Тыялмадым кайнар яшемне.
Күкрәгемә бикләп куелганга,
Йөрәгемнең чыккан ачуы.
«Чыгарыгыз!» – диеп тыпырчына,
Сискәндерә шашып ярсуы.
Читлектәге коштай бәргәләнә,
Бирә алмыйм аңа киңәш тә.
Очып чыкса, кунар иде микән
Өй кырында үскән миләшкә…
Йокламыйча төннең озынлыгын,
Кыскалыгын белми калганмын.
Таңнар аткач кына урыныма
Йоклап алыйм диеп ауганмын.
Ә уянып китсәм, яңгыр ява –
Баш чылатыйм әле үсәм дип.
Тышка чыксам, җилләр биеп йөри,
Дамир бабам исән, исән, дип.
«Үз җыры бар һәрбер чишмәнең дә…»
Үз җыры бар һәрбер чишмәнең дә,
Һәр урманның, һәрбер тауның да,
Үз җыры бар текә кыяларның,
Мин дә җырчы алар янында.
Үткәннәрнең калган үз җырлары,
Бүгеннең дә туар үз җыры.
Язның, җәйнең җырын тыңладым мин,
Күңелемдә хәзер көз җыры.
Җырлар белән дөнья матурая,
Борма-борма юллар турая.
Энә хәтле шатлык, җырга төрсәң,
Дөя хәтле булып зурая.
Уй-хыяллар җырлап яшәгәндә
Әверелә бара чынбарга.
Язмышымнан сорыйм: насыйп ит, дип,
Ак бураннар җырын тыңларга.
«Шигырь язам әле, шигырь язам…»
Шигырь язам әле, шигырь язам,
Үз телемдә язам шатланып.
Шигыремне укып, Ходай кушса,
Берәр татар калыр сакланып.
Икәүләп ярышабыз
Чәнчеп-чәнчеп йөрәккәем
Авырта вакыт-вакыт,
Чыгып очардай кылана,
Күкрәкне ватып-ватып.
Мин инде аңа күнгәнмен,
Тешемне кысып түзәм.
Ташлыйм да бөтен эшемне,
Кәгазьгә шигырь тезәм…
Мин бит йөрәк кушканны да
Тормышка ашырамын.
Хисләрне салып шигырьгә,
Йокымны качырамын.
Уйда да юк тынычлану –
Дөньяга карышабыз.
Мин чаба дип, йөрәк чаба –
Икәүләп ярышабыз…
«Үткәннәргә безне кайтаручы…»
Үткәннәргә безне кайтаручы
Ярый әле, ярый хәтер бар.
Киләчәктә борылып үткәннәргә,
Безне дә бит кемдер хәтерләр,
Иң дөресен шунда әйтерләр.
Истә бүген дә
Бүгенгене аңлап буламыни,
Үткәннәрне айкап чыкмасам.
Киләчәккә атлап була әле,
Бүгенгесе бәреп екмаса.
Вак-төякләр онытыла бара,
Йөрәк кичергәне – күңелдә.
Ерак еллар аша күзләребез
Күрешкәне истә бүген дә.
Нәрсә сөйләшкәнне хәтерләмим,
Елмаюың һаман исемдә.
Аннан соңгылары – башка тарих,
Сиңа да һәм минем өчен дә.
Ярты гасыр буе аерым-аерым
Язган икән тормыш көтәргә.
Өлгергәнбез инде балаларны
Башлы-күзле җирдә итәргә.
Тыныч кына яшәп яткан чакта,
Канатларны язмыш каерган.
Ярлар киткән Ходай хозурына,
Кырыс язмыш тотып аерган.
Гомер юлы кая илтәчәген
Ул чакларда каян белик соң?
Күзләребез кабат күрешкәнне,
Йә, нәрсәгә инде телик соң?
Элеккесе һаман истә әле,
Бүгенгесе нигә ишарә?
Менә шуны зур табышмак итеп,
Көн күрәбез ике бичара.
Куе томан алга төшкәнмени,
Кая бакма, тонык барсы да.
Кояш баешында чыгып баскан
Алтынланган офык каршыда.
Теге ягы аның үр микән лә,
Әллә инде кара гүр микән.
Их, беләсе килә: тонык офык
Артларында нинди җир микән?
Гүр микән лә, әллә үр микән…
«Беләм, халкым, улларыңның…»
Беләм, халкым, улларыңның
Мин бөеге булмадым.
Шунсы бәхет, син халкымның
Күз көеге булмадым.
Без соң әле кемнән ким?
Берсен берсе якын күреп,
Рус, татар дуслаша.
Рус рус булып кала,
Ә татар руслаша.
Моңа мөмкин дистәләгән
Мисаллар китерергә.
Болай халык тиеш түгел
Үз-үзен бетерергә.
Бу бит милләт фаҗигасе –
Без соң әле кемнән ким?
Күрә торып, маңкортлыкка
Юл алабыз көннән-көн.
«Сиксәннәргә киткәч, аңлый төшәм…»
Сиксәннәргә киткәч, аңлый төшәм:
Шигырь тумый, көн-төн тырышмый,
Үз йөрәгең белән яу кырында
Кырыкмаса кырык орышмый.
Кеше бит ул бөртек алтын өчен
Тау-тау кадәр ком-таш юдыра.
Шуңа охшамаса, шагыйрь кеше
Үле шигырь генә тудыра…
Җырлап тибә безнең йөрәкләр
Шигырьләрең җырлап тора, диләр,
Ихлас әйтәләрдер, мөгаен.
Нигә алар җырламасыннар ди,
Дөнья җырлаганда тулаем.
Җырлый-җырлый сайрый сандугачлар,
Җырлый-җырлый шаулый тирәкләр.
Бар табигать җырлап торган чакта,
Җырлап тибә безнең йөрәкләр.
Җырлый-җырлый ага чишмәләр дә,
Җырлый-җырлый исә җилләр дә.
Күгәрченнәр җырлап гөрләшәләр,
Җырлый-җырлый үсә гөлләр дә.
Җырламыйча ничек калыйм инде,
Яшәгәндә шундый мохиттә.
Җырлап тора торган шигырьләрне
Язамындыр шундый минутта.
Елый-елый язган шигырьләр дә
Бар инде, бар, ничек булмасын?
Кешеләргә бәла ябырылганда,
Җаның ничек яшькә тулмасын?!
Сандугач та елый андый чакта,
Елый-елый шаулый тирәк тә,
Елый-елый исә җилләре дә,
Елый-елый тибә йөрәк тә.
Андый чакта туган шигырьләрем
Моң-сагышның үзе сымандыр.
Шигырьләрнең җырлап торулары
Шуннандыр ул, чыннан, шуннандыр.
«Яшьләр генә йөри аулак өйгә…»
Яшьләр генә йөри аулак өйгә,
Безнең үткән андый чорыбыз.
Сагынып-сагынып кына ул чакларны,
Уйда гына аннан урыйбыз.
Тормыш корган яшьләр аулак өйле
Өй капкасын, юк-юк, ачмады.
Никахлылар хәтта ялгышып та
Аулак өйгә аяк басмады.
Аулак өй ул – малай-шалайларга,
Кыз-кыркынга җиткән төс кертте,
Сөю догаларын өшкерде дә
Борыннарга сихри ис кертте.
Аулак өйдән башлап барчабыз да
Киткәнбез ич тормыш эзеннән.
Шуңа да ул, шуңа аулак өйләр
Беркемнең дә чыкмый исеннән.
«Күңелем нигъмәтләреннән алып, мин…»
Күңелем нигъмәтләреннән алып, мин
Робагыйлар өләшергә ялыкмыйм.
Арасында энҗе-мәрҗән бар микән?
Ансын инде укучылар аныклый.
«Кемдер уйный тыныч кына…»
Кемдер уйный тыныч кына,
Кемдер көн-төн талаша.
Яшәү дигән зур сәхнәдә
Тынып тормый тамаша.
Җанны-тәнне кызганмыйча,
Уйныйбыз да уйныйбыз.
Безгә бирелгән рольне
Мәңгелек дип уйлыйбыз.
Баксаң, рольләр төрлечә бит,
Озыны да бер бетә.
Һәркем яшәү сәхнәсеннән
Бер китмәсә, бер китә…
Нинди роль тәтесә дә,
Яшәмә син җыксынып.
Шул рольне уйнавыңны
Яшәсеннәр юксынып.
«Кешедән ал бу дөньяда өлгене…»
Кешедән ал бу дөньяда өлгене,
Бөтен өлге кешедә бар, билгеле.
Дөнья белән алышырга билләрдән,
Кулыңа ал хаклык дигән сөлгене.
Дуслар белән күрешсәм
Миңа чын бәйрәм буладыр,
Дуслар белән күрешсәм,
Мин дусларыма бурычлы,
Нәрсәгәдер ирешсәм.
Җыелып шигырь укыйбыз,
Илһам алабыз аннан.
Әдәбият көннәренең
Өзелгәне юк җаннан.
Язның шифалы һавасын
Сулап чәчәк атабыз.
Тормышның таш кыяларын
Бергәләшеп ватабыз.
Язмыш упкынга ташласа,
Бергәләшеп чыгабыз.
Без исән дип, дөньясына
Үч итеп, чаң сугабыз.
Очрашкан саен кайда да,
Сусау арта яшәүгә.
Берни җитми дуслар белән
Бергә-бергә яшьнәүгә.
Котып салкыннары безнең
Йөрәкләрдә җылына:
Гүя Тәңре бәхет өйгән
Барчабызның юлына.
Ни эшләрмен, япа-ялгыз
Кайгыларга бирешсәм?..
Мондый уйлар юкка чыга,
Дуслар белән күрешсәм.
«Бабайлар дөрес әйткәннәр…»
Бабайлар дөрес әйткәннәр:
«Үткән гомер – аккан су».
Алга-артка карамыйча,
Әллә кая чапкан су;
Күңелемне дәрья итеп,
Ярларына каккан су;
Бормаланып-бормаланып,
Юлым булып яткан су;
Тамчылары күз яшь булып,
Керфекләргә кунган су;
Елама дип сөя-сөя,
Битләремне юган су;
Авырганда, дәва булып,
Йөрәккә хәл биргән су;
Кайчагында, болыт булып,
Күкне каплап йөргән су;
Кайчагында кайгыларны
Агызып алып киткән су;
Янып-көйгән җаннарыма
Юшкын салып кипкән су;
Йөрәкне кара яндырып
Телгәләгән камчы су;
Дәва булып, күпме чирдән
Савыктырган тамчы су;
Көлгә калган күңелемдә
Гөл үстерә белгән су;
Тере булып, җанлы булып
Яшәтергә килгән су;
Мәңге-мәңге онытылмас
Хәтер булып кайткан су.
Ата-баба дөрес әйткән:
«Үткән гомер – аккан су».
Көтелмәгән очрашу
Сине күптән күргән юк иде бит,
Көтмәгәндә булды очрашу.
Телсез калдык тәмам икебез дә,
Кая ди ул хәлләр сорашу.
Сүзләр купты ерак-еракларга
Таралышкан дуслар турында.
Берсе яши икән Сахалинда,
Берсе яши икән Кырымда,
Берсе яши икән Минзәләдә,
Берсе яши икән Сургутта,
Камил белән Айгөл аерылышкан,
Бергә-бергә күпме торып та.
Зифа белән Марат кушылганнар,
Кушыласы ачык иде лә.
Балачактан алар берсен берсе
Күз алдында безнең сөйде лә.
Җәмилә дә Себергәме киткән,
Тәүге мәхәббәте янына.
Гөлнәфисә әнә ялгыз калган,
Бакыр башын һаман сагына.
Исмай сөйгән кызның улы быел
Өйләнгән, ди, Исмай кызына.
Син әйткәннең күбесен белми идем,
Кызык булып китте үземә.
Сыйныфтагы җиде-сигез кеше
Бакый йортка күчеп киткән лә.
Ни эшләмәк, таралышканга да
Күпме дистә еллар үткән лә.
Белгәннәрне мин дә сөйлим дисәм,
Сөйли алмый калдым бөтенләй.
Ак машинаң сине алып чапты,
Эх, ямансу мине иттең лә!
Әйтер сүзләрем дә күп иде лә,
Әйталмагач бигрәк читен ич.
Кайда, ничек яшәп ятасыңдыр,
Белми калдым – шунсы үкенеч!
Йөрәгемне алып киттең мәллә?
Күңелкәем тулы сагыш-моң!
Сине күрү бер төш булды сыман,
Чын булдымы әллә – аңышмыйм!
Хараплар иттең инде
Йокыдагы йөрәгемне
Хараплар иттең инде.
Иртән торгач, телефонга
Караплар үттем инде.
Уй-хыялда, кысып-кысып,
Мин сине үптем инде.
Күр, сине гөлле-чәчәкле
Бер шигырь иттем инде.
Шуны үзеңә укырга
Тагын бер шалтыратам.
Кулымны түгел, җанымны
Мең тапкыр калтыратам.
Тагын бер шигырь тыңла, дип,
Мин сине аптыратам.
Тыңламасаң да була ла…
Табанны ялтыратам.
Телефон арттан кычкыра:
Сөюдән качалмыйсың!
Качсаң да, янган йөрәкне
Барыбер басалмыйсың…
Вәт шуларны тыңлый-тыңлый,
Башларымнан пар чыга.
«Таптыммы?» – дип, мәхәббәтем
Йөгереп килә каршыга.
Иртән торгач, телефонга
Мең карап куям инде.
Нишлим соң, гомер буена
Мин куркак куян инде.
«Җилләрне әгәр тыңласам…»
Җилләрне әгәр тыңласам,
Ишетәм тавышыңны.
Карале, син әллә минем
Күптәнге танышыммы?
Бик бәхетле язмышыңны
Тоям да шигырь коям.
«Кайда йөргәнсең моңарчы?» –
Дип кенә уйлап куям.
Бәхетле яшә берүк,
Куаныйм шуны күреп!
«Кашың – җәя, керфекләрең ук бугай…»
Кашың – җәя, керфекләрең ук бугай,
Шул ук миңа тимәгән көн юк бугай.
Януданмы, сызлауданмы, кем әйтер,
Хәзер инде бар йөрәгем ут бугай.
Сарман ягы
Сарман ягы – илаһи як,
Оҗмах почмагы монда.
Монда һәрни сугарылган
Коръәндәге көй-моңда.
Көй-моң – безнең тормышыбыз,
Шатлык та күп, сагыш та.
Сөенешеп яшик бергә,
Рәхмәт әйтеп язмышка.
Таллы тугайлар иленә
Чакыра Минзәләсе.
Алдадыр аны сагынып
Үзәкне өзгәлисе…
Зәңгәр таулар җырын тыңлап,
Җанда арта дәрт-дәрман.
Яктыга тарта кайда да
Җыр-моңга тулы Сарман.
Бу могҗиза килә булыр
Җир һәм су хикмәтеннән.
Нидер бар сарманлыларда
Сандугач өммәтеннән.
Түзеп булмас, кабат-кабат
Килмичә тагы монда.
Чынлап илаһи яклар бу –
Оҗмах почмагы монда.
Истә калганнардан
Миңа кыенлык килгәнне
Көнендә тоя идең.
Терәк итеп, иңнәремә
Иңеңне куя идең.
Күңел күгемә болытлар
Чыкканны тоя идең.
Болыттан өстә очарлык
Канатлар куя идең.
Өскә килгән җил-давылны
Җибәрми тыя идең.
Терәк итеп һәрчак миңа
Үзеңне куя идең.
«Миллионлаган йолдыз күк йөзендә…»
Миллионлаган йолдыз күк йөзендә,
Исемеңне бирдем берсенә.
Нинди матур йолдыз икәнеңне
Планеталар гел-гел күрсеннәр.
Мин меналмам инде яннарыңа,
Мин калырмын җирдә, бер читтә.
Сиңа булсын Галәм киңлекләре,
Сарман исә мине җирсетә.
Киләчәккә барсын сәламем
Әй, каләмем!
Сагышларга тулы,
Моңга тулы шигырь язмале.
Язма әле, язма, табигатьтә
Гөрләвекләр тулы яз мәле.
Күңелемдә бөреләнгән гөлләр,
Чәчәк атып, мине сихерли.
Яр буенда үскән тирәкләрнең
Тамырларын юып су гөрли.
Күрче инде кара каргаларны,
Ак шатлыклар алып килгәннәр.
Хәтфә булып япкан юл кырларын
Көтү-көтү яшел үләннәр.
Болытларны куып, җитез җилләр
Юл ачалармыни кояшка.
Нәрсә дим соң инде, дөньясында
Чынбарлык һәм әкият тоташкан.
Җир өстенә чыгу шатлыгыннан
Чишмәләр дә сайрап агалар.
Урманнарның серле сулышлары
Ялкын сыман җанга кабалар.
Шунда гына аңлый төшәсеңдер
Нәрсә тере, нәрсә үлгәнен.
Горурланыр эше арткан саен,
Үзен таный кеше дигәнең.
Шуларны яз әле, каләмем,
Киләчәккә барсын сәламем.
«Юлларда таулар өелгән…»
Юлларда таулар өелгән,
Упкыннар казылганнар.
Шулардыр җирдә минем дә
Язмышка язылганнар.
Юлым упкыннар төбеннән
Тауларның түбәсенә
Мине көн-төн туктатмыйча
Йөгертеп менә сыман.
Сыгылган чаклар булса да,
Егылган чак булмады.
Беркайчан да миңа язмыш
Кочагы ят булмады.
Үз язмышыма ышанып,
Авырлыкны җиңдем мин.
Упкын-кыяларын алдым,
Тау өстенә мендем мин.
Язмыш ярдәмгә ашыкты,
Йөрәгем канаганда.
Ул миңа көч-куәт бирде,
Һәлакәт янаганда.
Ник онытып булмый соң?
Мәхәббәтне кайчан аңлыйлардыр,
Яшьлектә гел юләр төсле без;
Борынга ис кергәч, ни эшләптер
Яна-көя үләр төсле без.
Чалкан ятып тугай чирәменә,
Тургайларны күктә биеттек;
Ә үзебез җанны нишләтергә
Белә алмый һаман боектык.
Ындыр артларында тыз-быз йөрдек,
Ут сүндереп картлар ятканчы,
Йөгереп килгән кызны билдән кочып,
Күңел ачтык таңнар атканчы.
Кем уйлаган күңел газаплары
Шул чаклардан өелә килгәнен,
Ә йолдызлар барыбер сизенгәндер
Яшь парларның сөелә белгәнен.
Җем-җем итеп, алар хәзер дә бит
Шул чакларны искә төшерә,
Очкын булып җанга куналар да
Туңган йөрәкләрне пешерә.
Яшьлектәге дөнья матур булган,
Бүгенгедән матур булган шул,
Кара төннәр бүгенгедән якты
Йолдызларга шыплап тулган шул.
Болыннарда үскән чәчәкләргә
Гашыйк була иде кояш та,
Сандугачлар тулы таллыкларда
Җыр яңгырап торды тоташтан.
Таңнары да аның башка иде,
Чын энҗедәй иде чыклары,
Сагындыра шулар, картайганчы
Бернәрсә дә истән чыкмады.
Ә йөрәктә утлы күмер ята,
Гел дөрләргә тора җилләрдә;
Урманнарга кереп югалсак та,
Уйлар йөри үткән көннәрдә.
Мәтәлчекләр атып аланнарда,
Куян кебек килә уйныйсы;
Билләреннән кочкан теге кызны
Ник онытып бер дә булмый соң?
Нәрсә дим соң инде, нәрсә дим соң?
Картайгач та юләр төсле без,
Язлар килгән саен, мәхәббәттә
Яна-яна үләр төсле без…
Сиңа гына гыйшык тотам
Искә төшә икәү бергә чаклар,
Сызылып-сызылып таңнар атканда,
Моң-сагышка чумып, ялгыз гына
Чишмә буйларыннан кайтканда.
Кушымта:
Урманнарга кереп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Басу юлларыннан килгән көйгә
Табармындыр кебек эзеңне.
Сиңа гына гыйшык тота-тота,
Утлар йотам инде һаман да.
Исемеңне җырга кушып җырлыйм,
Йөрәккәем әрнеп янганда.
Кушымта:
Су буена төшеп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Чишмәләрдән салкын су алганда
Очратырмын кебек үзеңне.
Илаһи җыр сиңа язам әле,
Кызарып ла кояш батканда.
Төн җиленә авыр сүзләр әйтмә,
Үзәк өзеп, тәрәз какканда.
Кушымта:
Җир читенә китеп югаласы
Килгән чаклар була үземнең.
Ай-йолдызлар тартып алганда да,
Мин табармын кебек үзеңне.
Яшәгез, чибәр кызлар!
Чибәр кызлар очрыйлар да
Бәгыремне өтәләр.
Чырык-чырык көлә-көлә,
Утка салып үтәләр.
Андый чакта әллә ниләр
Уйлап бетерәм инде.
Теге чия иренлесен
Янда бөтерәм инде.
Шуны сизенә бугай ул,
Бер карап куя сөзеп.
Кызганып тормый, бетерә
Үзәкләремне өзеп.
Ни эшләргә дә белмичә,
Йөрәк кага да кага.
Мин белмим: тауга менәмме,
Төшәмме түбән таба?
Тынычлыгымны югалтты
Очкын чәчкән утлы күз.
Бер сүз әйтми, йөрәгемдә
Калдырган ул утлы куз.
Шуннан соң уйлап кара син,
Янмасын йөрәк ничек?
Бабай булгач та йөрелә,
Исәр яшьлеккә күчеп.
Шатлык яше булып эри
Йөрәкне алган бозлар.
Бөтен дөньяны яшәртеп
Яшәгез, чибәр кызлар!
Нигә дип качып киттең?
Гомер буе күзләреңдә
Елмаеп кояш көлсен.
Искәрмәгән җирләрдән дә
Куаныч, бәхет килсен.
Алы да бара сиңа ла,
Гөле дә бара сиңа.
Күз салганга тоз салмале
Йөрәгем ярасына.
Телисеңме, калфагыңа
Йолдызлар тезеп бирим.
Телисеңме, болыннарның
Чәчәген өзеп бирим.
Нигә дип гашыйк иттең дә
Нигә дип качып киттең?
Нигә дип качып киткәч тә,
Тәрәзәң ачып көттең?
Йоттыңмы әллә телеңне?
Хет берәр сүз дәш инде.
Яшьлегең йокты бугай ла –
Күңелем һаман яшь инде.
Шул җитәдер
Гомер буе яшәдем мин,
Көчкә бәйләп очын очка.
Җанны язмыш кыйнаганда,
Тирә-якка очкын очкан.
Шул очкыннар йолдыз булып
Кунаклаган кара күккә.
Шуны күреп шатланганга,
Куанычым бара күпкә.
Менә шулай йөри торгач,
Килеп кердем салкын кышка.
Нәрсәмдер бар, нәрсәмдер юк,
Бар байлыгым сыя учка.
Үзеңнеке – үзәктәдер,
Бар йолдызлар минем яклы.
Юл күрсәтә алар миңа
Ерак галәмнәргә чаклы.
Шул үземнең биләмәмне
Айкап йөрим хыял-уйда.
Балачакка кайтып йөрим,
Булалганга хыялый да.
Зур байлыгым – гомерем минем,
Ул бирелгән миңа бушка.
Көенеп түгел, сөенеп яшим,
Бәйли алгач очын очка.
Шул җитәдер фани дөнья
Түгәрәкләнер өчен дә.
Шул җитәдер горурланып
Бер йөрәкләнер өчен дә.
«Чакырмыйм әле, чакырмыйм…»
Чакырмыйм әле, чакырмыйм
Талларым арасына.
Хисләремне җайга салып,
Җыр булып барам сиңа.
Фәрештә түгел инде мин,
Мин бит бер Дамир гына.
Карашыңнан илһамланып
Яшәүче шагыйрь генә.
Елмаюың дәва була
Җаннарым ярасына.
Чакырмыйм әле, чакырмыйм
Талларым арасына.
«Җитмеш җидем тула, мин дә хәзер…»
Җитмеш җидем тула, мин дә хәзер
Яшь түгел шул инде, яшь түгел.
Шушы сүзләремә күнә алмыйм,
Ни дисәм дә, һаман яшь күңел.
«Һәркемнең үз сәгате бу җиһанда…»
Һәркемнең үз сәгате бу җиһанда,
Онытма син шуны ризык җыйганда.
Бу җирдәге урыныңа кешеләр
Бәһа бирер ләхетеңә куйганда.
«Еллар үткән саен бар дөньяны…»
Еллар үткән саен бар дөньяны
Җылытырлык кайнар хис кирәк.
Картаям дип өйдә ятып булмый,
Мәхәббәткә сусау көчлерәк.
«Шул җырлата мине, шул елата…»
Шул җырлата мине, шул елата,
Сөю дөньясында онтылам.
Гашыйк булыр чаклар узган дисәм,
Гашыйк булып ялган тотыла.
«Яшь чагында моны аңламыйсың…»
Яшь чагында моны аңламыйсың,
Ә картайгач аңлый төшәсең.
Кем уйлаган узган мизгелләрнең
Сагыш булып җанга күчәсен.
«Мәхәббәт тә тоташ шатлык түгел…»
Мәхәббәт тә тоташ шатлык түгел,
Мәхәббәт тә тоташ наз түгел.
Мәхәббәттә кайгы-хәсрәт кенә
Кичеп яшәүчеләр аз түгел.
Мәхәббәт тә күз яшьләрен түгә,
Төнге йокылардан калдыра.
Ялкыннары гына тышка чыкмый,
Мәхәббәт тә җанны яндыра,
Мәхәббәт тә шигырь яздыра.
«Хыялларның күбесе хыял гына…»
Хыялларның күбесе хыял гына
Булып кала һаман-һаман да.
Мәхәббәтне тагын таптым дисәм,
Бөтенесе чыга ялганга.
Чынлап та бит бер янасы килә
Онытылып кайнар кочакта.
Сөя-сөя бер сөелсәң, нигә,
Булмас иде әле пычак та.
Юк шул инде, гомер узып бара,
Утлар сүнеп бара учакта.
Җылы куеннарда урыннар юк,
Сөелергә генә тусак та.
Картлык чирен нигә яшерергә?
Унҗидедә күңел югыйсә.
Болыннарны матур гөлләр баскан,
«Ник өзмисең?» диеп, җил исә.
Яз җитсә дә, кайчак күңел төшә,
Әйтерсең лә инде язы ят.
Яшьлек хыялларын суындыра
Картлыктагы кырыс вазгыять.
Хис хис инде, барсын акыл белән
Хәл итәргә булган дөньяда.
Ни эшләмәк, акыл дигәннәре
Соңлап кына килгән миңа да.
«Йөрәгемә ут төрттең дә…»
Йөрәгемә ут төрттең дә
Югалдың теге чакта.
Мин бик озак яна-көя
Яшәдем бүтән якта.
Белдем янган йөрәгемә
Килеп су сипмәсеңне.
Теге чакта кем уйлаган
Йөрәктән китмәсеңне.
Йөргән юллар беркайчан да
Кайтармый үткәннәргә.
Төрткән утлар янып беткән
Дөньяны көткәннәрдә.
Җанга җылы салучы да
Табылган өшегәндә.
Мәхәббәт килеп табуын
Сизми дә яши бәндә.
Бала-чагалы гаилә
Куаныч таба тора.
Шатлыгын да, хәсрәтен дә
Йөрәккә сала тора.
Ялгыз калгач, гел үткәнне
Уйлыйсың икән хак та.
…Йөрәгемә ут төрттең дә
Югалдың теге чакта.
«Җир корыды. Бөтен яшел дөнья…»
Җир корыды. Бөтен яшел дөнья
Тиеш кебек иде шиңәргә.
Юк, шиңмәде, яман корылыкны
Тырышты ул барыбер җиңәргә.
Алмагачның алмалары гына
Коелгалап торды тып та тып.
Андый чакта йөрәк януларын
Булмый икән, булмый туктатып.
Тау битләре көеп саргайганда,
Бөредә үк кипте җиләкләр.
Яңгыр көтте микән, җиләк микән
Эсселектән кызган чиләкләр.
Яшел дөнья түзде, җир ярылып,
Җәрәхәтләр һаман артса да,
Машинаның һәрбер тәгәрмәче
Озын юлда тузан тартса да.
Шыксыз корылыкны җиңәр өчен
Күп кирәкми икән югыйсә.
Кайта икән барсы урынына,
Сагындырган яңгыр яу дисә.
Килә ява әнә, килә ява,
Бер түгел лә инде, йөз болыт.
Күлдәвекләр бага күк йөзенә,
Сөенечле зәңгәр күз булып.
Яңгыр юган яшел шәльяулыгын
Тал-тирәкләр җилдә җилләтә…
Яшәү исе аңкый, яшәү исе –
Шатлыклы моң җанны тибрәтә.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?