Текст книги "Татарские стихи"
Автор книги: Гузель Идрисова
Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
Акыллы песи
Бар минем шәп песием,
Беркемгә аны бирмим,
Үзе акыллы, үзе тыйнак,
Шым гына утыра карап.
Нәрсә бирсәң шуны ашый,
Холыксызланып тормый.
Минем белән чәй әчә,
Кыздырган бәрәңге ашый.
Кеше кебек утыра,
Мин сөйләгәнне тыңлый.
Нәрсә дисәң дә аңлый,
Тик җавап кына бирми,
Бик сөйләшер иде дә,
Эх, татар телен белми.
Мода
Маймыл базарга барган,
Яңа киемнәр алган.
Ертык чалбар, тишек күлмәк,
Аңлашылды, мода куа, димәк.
Кыска күлмәк
Куян кунакка килгән,
Кыска күлмәген кигән.
Аяклары кәкре икән,
Үзе шуны белә микән?
Аңлашылмаган уен
Йорт алдында күмәкләп
Өй-өй уйный бәләкәй кызлар,
Чиста итеп җыештырып,
Тәртип ясап куйганнар.
Матур табын артына
Җыелганнар кунаклар,
Тыйнак булып, шым гына,
Утыралар курчаклар.
Сугыш —сугыш уйныйлар
Янәшәдә малайлар.
Бер тегеләй, бер болай,
Кычкырышып чабалар.
Агачтан ясаган мылтыктан
Пых та, пых дип, аталар.
Шундый ямьсез уеннан
Ни кызыгын табалар?
Аңламый кызлар малайларны,
Малайлар, әлбиттә, кызларны.
Аңламаса, аңламас инде,
Ин мөһиме уен ич,
Ә уйнавы шундый рәхәт.
Эх, балачак, балачак,
Кабатланмый торган чак,
Сагынып искә алам һәрчак.
Кыю бәпкә
Бәләкәй генә бер бәпкә
Бөҗәк күреп нык курккан.
Тизерәк йөгереп барган
Әти – әнисе янына.
Кочаклап алды әнисе,
Газиз баласын җәлләп.
Ата – казның ушы китте:
«Бу ни хәл, нинди эш,
Болай булмаска тиеш.
Мин тырышкан булам,
Кирәк булса, сугышып,
Карчыганы да җиңәм.
Яшә миннән үрнәк алып,
Кыю, батыр бул балам».
Бәпкә чыкты шым гына,
Җылы канат астыннан.
Кыю басып атлап китте
Бөҗәк ягына табан.
Барлык көчкәен җыеп,
Кычкырырга ашыкты:
«Мин синнән куркмыйм,
Бөҗәк, белеп тор шуны!».
Үзе тагын йөгерде качырга
Каз канаты артына.
Ярый, шулай булса да —
Кыюлык шуннан башлана.
Икеләтә шатлык
Бүген төнлә йокламадык,
Сарык сагалап чыктык.
Туарга тиеш иде бәрән,
Бәлки, кирәк булыр ярдәм.
Юкка йөредек, йокламый —
Бәрән кабаланмады.
Иртән керсәк абзарга,
Таң калдырды мөгҗизә.
Басып тора ике бәрән,
Берсе ак, берсе җирән.
Көткән идек берәүне,
Туган игезәк бәрән.
Зур рәхмәт инде Ходайга,
Шатлыкны күпләп биргән.
Түземлек – зур көч
Сорама син байлык,
Сорама син дан, бөеклек.
Сора син Ходайдан
Бары тик түземлек.
Түземлек зур көчкә ия,
Түз, бирешмә, әйдә.
Әле кыен икән,
Рәхәт булыр тиздән.
Ходай күтәрә алмаслык
Авырлыклар бирми ул.
Сабыр итеп барсына,
Чын күңелдән риза бул.
Җиңеп чыксаң авырлыкны,
Үзеңә сокланырсың.
Артыр рухи байлыгың —
Сабырлык төбе сары алтын.
Соңгы ветеран
Зәңгәр күкне байкап оча,
Колачын җәеп, бер кош.
Менә кайда ул рәхәтлек,
Менә нинди матур очыш.
Әй, иркен тын алулары —
Ирекле булу рәхәт бит.
Башкортостан кошы ул,
Исеме аның бөркет.
Үзе кыю, үзе матур,
Оясы биек тауда.
Чал Урал кебек батыр,
Җиңеп чыга һәр яуда.
Эх, бар иде шәп егетләр,
Менә шундый бөркет кебекләр.
Яу кырында ятып калдылар,
Канатларын инде какмыйлар.
Бөек Ватан сугышыннан
Бар да кире кайтмады.
Ичмасам, яудан кайтканнар
Озак яшәсен иде.
Бер – бер артлы ветераннар
Китәләр безнең арадан.
Нинди моңсу күренеш —
Ашыкмагыз әле, зинһар.
Сез бит тере шаһитлар,
Кем өчен без парад эшләрбез,
Кемгә кызыл чәчкә бирербез,
Кем өчен яңгырар җырлар?
Дөнья шундый матур —
Рәхмәт әйтәбез сезгә.
Ашыкмагыз әле китәргә,
Шатланып яшик бергә.
Стройда калды соңгы ветеран,
Зинһар, нык бул, бирешмә.
Яу кырында ничек тырышсаң,
Әле дә көч тап яшәргә.
Син безне үткән белән
Тоташтырган корыч җеп.
Өзелә күрмә, берүк,
Озак яшә, горурлык тоеп.
Балта остасы
Һәр авылда бар
Уңган балта остасы.
Агачтан өй сала ул —
Хайран кала барысы.
Селти – селти балтасын,
Иртәдән кичкә кадәр,
Мөгҗизә ясап куя,
Тезеп күп бүрәнәләр.
Ишеген дә ясый белә,
Тезә тәрәзәләрен.
Идән түшәп, башын ябып,
Бетереп куя эшен.
Җил – яңгыр кермәсен
Дип, нык яхшы эшли.
Агачтан челтәр ясап,
Өйнең тышын бизи.
Эшен бигрәк ярата,
Сокланырлык бу кеше.
Авылның матур өйләре —
Аның хезмәт җимеше.
Түккән тир бөртекләрен
Алмаштырсаң алтынга.
Күтәрә алмаслык булып,
Әйләнер иде тауга.
Эх, булсам иде скульптор,
Һәйкәл ясар идем үзем.
«Яшәсен балта остасы!» —
Булыр иде язган сүзем.
Матур мизгел
Яз килә, яз килә,
Карлар эри, су таша —
Менә сиңа бушлай тамаша.
Сыерчык кайтты көньяктан,
Ул сәлам алды барыбыздан.
Яфрак ярды каеннар,
Тиздән чәчкәсен барлар.
Тузганак чәчкә ата —
Дөньяны матурлата.
Кояш елмаеп карый,
Минем күңелемә ярый.
Менә нинди шәп мизгел —
Тормышның кадерен бел.
Сайра, кошчык
Бер кош сайрый һәркөн иртә,
Сокланам тавышына.
Нинди уйлар керде икән
Бәләкәй генә башына?
Бәлки, сөйләп серләрен,
Миннән киңәш көтәдер?
Мин бит белмим кош телен,
Көтеп хәле бетәдер.
Сайра кошчык, сайра әйдә,
Тыңлап торучың барда.
Шым гына тыңлый белгәннәр
Бар ул безнең арада.
Моңлы күңел
Куе урманга кердем,
Кычкырып бер җырладым.
Кайтавазга моңым охшады,
Җырның сүзләрен кабатлады.
Агыла җыр, җыр агыла,
Моң чишмәсе саф, чиста.
Чәчкә кырау төшсә дә,
Һаман җырлый килә.
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Нык бирелеп хисләргә.
Җыр белән яшәүе рәхәт,
Җырлар бетсә, нишләргә?!
Һәркемнең бу донъяда
Үз эзе була.
Минем дә калыр эзем,
Ходай биргән җырларда.
Тамашачым, сиңа карап,
Рәхәтлек мин кичерәм.
Сез мине бәхетле итәсез,
Мин шуны яхшы беләм.
Җырлыйм әле, җырлыйм әле,
Нык бирелеп хисләргә.
Җыр белән яшәүе рәхәт,
Җырлар бетсә, нишләргә?!
Җырлы гомер бетмәячәк —
Без туганбыз мәңгегә.
Тәбигатьтән үрнәк ал
Ата казны усал дип,
Уйлыйлар барсы да.
Усал түгел, бары тик
Гаиләнең сагында тора.
Ул – бала җанлы ата,
Гаиләсен өзелеп ярата.
Якын килеп кенә кара —
Калкып – очынып тора.
Тәүдә ысылдый ачуланып,
Беренче кисәтү ясый.
Аннары бер кычкырып,
Тамагын куя кырып.
Әгәр аңлый белмәсәң,
Эләктереп ала аягыңнан.
Кереп качканчы өйгә,
Куып йөретә артыңнан.
Исең – акылың китеп торыр,
Кем аны шулай тәрбияләгән?
Кеше булып кеше белмәгәнне,
Каз каян соң өйрәнгән?
Карыйм да табигатькә,
Торам калып гаҗәпкә.
Кошлар белән җәнлекләр
Кешедән яхшырак күренәләр.
Иң зур акыл бирелгән кешегә,
Шулай булгач хур булмыйк.
Безгә табигать үрнәк күрсәтә —
Аңа ихтибар белән карыйк.
Яхшы кәеф
Бер матур саескан
Яңгыр астында калган.
Өстеннән сулар ага,
Бигрәк нык юешләнгән.
Ни хәлләр итәр икән,
Бар микән алмаш күлмәге?
Юк шул, юк башка күлмәк,
Ләкин тыныч аның күңеле.
Яңгырдан соң тирә – як
Матурланган, ямьләнгән.
Табигатькә сокланып, шатланып,
Саескан сикергән дә сикергән.
Башка чарасы калмагач,
Күлмәк үзе кибеп беткән.
Җыен вак – төяккә
Ихтибар бирми саескан.
Төшенкелеккә бирелми ул,
Үзеңне бик җәлләмәскә кирәк,
Бар да үтеп китәр,
Тик түзеп торырга кирәк.
Рәхмәтле булыйк
Шомырт үзенә тапкан
Бик яхшы урын.
Иптәш итеп сайлаган
Күрше алмагачын.
Алмагачка ул сыенган,
Яшәгән, рәхәтләнеп.
Эсседән качкан күләгәсенә,
Җил чыкса, ышыкланган.
Көннәр үтте, еллар узды,
Шомырт күкрәп үсте.
Кош канатын җәйгән кебек,
Ботакларын ерак сузды.
Алмагачка урын калмады,
Җайлап кына кипте.
Тәмам бәләкәйләнде,
Бөтенләй корып бетте.
Бар шундый кешеләр,
Киләләр, кирәк булсаң.
Файдаң бетсә, китәләр,
Оныталар барысын.
Ә шулай да, изгелекләр
Һәрчак күрсәтергә язсын.
Күңел, яхшылыкта булып,
Рәхәтлек кичерә алсын.
Якты уйларда булып,
Файда китереп яшәсәк,
Бу дөньяда беркем булмас
Бездән дә бәхетлерәк.
Ышан
Кояшны күрәсеңме – күрәсең,
Айны күрәсеңме – күрәсең,
Көндез йолдыз күрәсеңме —
Күрмисең, әлбиттә.
Ә ул урынында тора,
Күренә тик төнлә.
Син Алланы да, бәлки,
Юк дип, икеләнәсеңдер?
Ә бит, ышаныр өчен,
Күрә алу кирәкми.
Килер вакыт, берәй заман,
Алла белән очрашкач,
Башың иеп торырсың,
Кызарып оятыңнан.
Бигерәк ахмак булганмын
Дип, үкенерсең шул чакта.
Дөрес яшәмәнсең икән,
Гомерең үткән бушка.
Үткәрсәң һәр көнеңне,
Аллага рәхмәт укып,
Яшәр идең бәхеттә,
Ходай җылысы тоеп.
Җирдәге матур оҗмахтан,
Күктәге рәхәт оҗмахка
Күчәр идең атлап кына,
Яшәү – мәңгелек, онытма.
Үзеңнең бәяңне бел
Тирә – як шаулап тора,
Күтәренке кәефтә һәммәсе.
Бүген монда үткәрелә
Таныклы песи күргәзмәсе.
Бик ерактан килгәннәр,
Матур күлмәк, костюм киеп.
Башына, муенга, хәттә койрыкка
Ефәк бант бәйләп куеп.
Хушбуй исе таратып,
Карап өстән барсына,
Тәккәбер песиләр утыра,
Медальләре ялтырап тора,
Читлекләре дә алтын гына.
Заманалар үзгәрде,
Песиләр хәзер бүтән.
Әзергә генә яшиләр,
Тычкан тотмыйлар күптән.
Хәзер инде песиләр
Ятып кына тора.
Тәмлә ашый да йоклый,
Я телевизор карый.
Үтеп китеп барышлый,
Ялгыш кына, күргәзмәгә
Килеп керде бер песи —
Урамныкы, гади генә.
Йоны тырпаеп тора,
Кермәгән күптән су да,
Колагын песи тешләгән —
Пыр тузып сугышты иртән.
Яхшы токымлы песиләр
Үтә нык гаҗәпләнеп,
Фу, дип, фырылдашып,
Утырдылар арт белән әйләнеп.
Гади песи һич гарьләнмәде,
Тавыш чыгарып тормады.
Горур атлап, җай гына,
Чыкты да китте ары.
Бөтен карашында язылган иде
Менә шундый сүзләр:
«Төчкердем бер мин сезгә,
Кирәкми бер нинди күргәзмә.
Песи песи инде ул,
Нәрсәгез миннән артык?
Шул ук йон, шул ук койрык,
Дүрт тәпи һәм озын мыек.
Төшеп калганнардан түгел мин,
Үз бәямне яхшы беләм мин.
Телим икән, биек агач башына
Йөгереп менеп китә алам.
Телим икән, менеп өй башына,
Атлап йөри алам хуҗаларча.
Хәтта, этне, куркып тормый,
Куып йөретәм, ушын алганчы.
Кирәк икән, хуҗабикәгә
Тычкан тотып бүләк итәм.
Кирәк булса, аягына ятып,
Авыруын үземә алам —
Мин бит аны яратам.
Телим икән, кычкырып җырлыйм,
Я шым гына карап утырам.
Телим икән, өйгә керәм,
Чыгасым килсә, чыгып китәм.
Беркем бәйләп куймый чылбырга,
Мин – ирекле песи, үземә баш.
Кирәкми миңа орден, медальләр,
Мин үзем белән кәнагать —
Рәхмәтлемен сиңа, тәбигать».
Җиләккә әйләнде дөнья
Җиләк җыярга килдем әле
Җәйге яшел урманга.
Хайран калып матурлыкка,
Утырам чәчкәле акланда.
Пешкән җиләкнең күплеге —
Сузылып ят та, җый гына,
Кызыл, матур, хуш исле
Тәлгәшләр иелгән алдыма.
Бөтен дөнья әйләнгән җиләккә,
Һәр тарафта җиләк күренә,
Күз йомсаң, хәтта анда
Җиләк пешеп утыра.
Бар да мәш килә, тырыша,
Чәчкәгә, җиләккә кунып,
Кабаланып, бал корты
Балны ташый да ташый.
Уңганлыгына сокланамын,
Ул беләдер, мөгаен —
Җәйнең бер кыска көне
Озын кышны ашатканын.
Кырмыска да тырыша,
Әле бер, әле икенче җиләкнең
Тәмен татып карый.
Аннары елмаеп куя,
Татлы җиләк күңеленә ярый.
Эх, кырында юк чиләге,
Күп итеп тутырып,
Алып кайтыр иде өенә
Гаиләсен шатландырып.
Чиләгем тиз генә тулды,
Әй, киң күңеллесең, урманым,
Бигерәк инде юмартсың.
Рәхмәт зур күчтәнәчеңә,
Сиңа килермен әле тагын.
Кирәкле әйбер
Бер көнне Маймыл үзен
Көзгедән күреп калган.
Шунда ук кәефе беткән:
«Уф, бигерәк зур танауым,
Хәзер ничек яшим икән?».
Тапкан кайгырыр нәрсә,
Күрсә иде ул Филне,
Менә кемнең танауы сәер,
Сәленеп төшкән җиргә кадәр.
Ә ул аны уйлап та бирми,
Төшенкелеккә һич бирелми.
Шәп итеп атлап йөри,
Күңелле җырлар җырлый.
Иң мөһиме – танау булсын,
Танаусыз яшәп булмый.
Чабата
Чабатаның хәтере калды,
Бүген чыгарып ташладылар аны.
Булды, күп мыскыл булып йөредек,
Җитте, чабаталар киеп,
Баткактан камыр басырга.
Яхшы аяк киеме киеп,
Безнең дә чит илләр кебек,
Матур яшәсебез килә, имеш.
Чабатаның хәтере калды:
«Йөрер идегез, мин булмасам,
Ялан – аяк бозга басып,
Өшеп, суыктан калтырап.
Әлдә урманда юкә үсте,
Агач барыгызга да җитте.
Ходай күп биргән байлыкны,
Рәсәйдә урманның юк саны.
Юкә күпме халыкны киендерде,
Кайры астындагы җебеннән.
Ә чабата үргән кешенең
Күпме көче, тире түгелгән.
Ел әйләнәсенә һәркем
Ике дистә чабата туздырган.
Бер генә җитешсезлеге булган,
Озакка чыдый алмаган.
Зур Рәсәй киеп туздырган
Чабатадан тау өйсәң,
Беркайчан да түбәсенә
Менеп җитә алмассың.
Чабатаның хәтере калды:
«Мине элеп куярга
Бер кадак тапмадылар —
Карагыз, онытмагыз,
Бу – Рәсәй кичергән авырлыклар».
Бишектән төшкәч тә аягына
Матур кроссовки кигән балага,
Таныклы фирма аяк киеме
Кигән яшь егеткә һәм кызга,
Сандык төбеннән чыгарып,
Мәгез, карагыз, дисәң,
Ушлары китеп, авыз ачып,
Текәлерләр иде чабатага,
Бу нинди мөгҗизә дип.
Тел белән генә әйтсәң,
Һич ышанмаслар иде.
Ә болай, тотып караса,
Ышанмый чарасы калмый,
Тарихка кереп калган
Чабата үзен исбатлый.
Хәзерге заман баласы —
Безнең якты киләчәк.
Киләчәгебез яхшы булыр,
Дөрес тәрбия бирсәк.
Онытмаска, хөрмәт итергә,
Кайгырырга, җәлли белергә.
Аңларга, ярдәм итергә, яратырга,
Әйдәгез, өйрәтик балаларны бергә.
Сарыкның ял көне
Сарык өсте ала хуҗабикә,
Талгын гына җыр сузып.
Яшел йомшак чирәмдә
Сарыклар ята сузылып.
Уф, ниһаять, килде бу көн,
Сарыктан бәхетлерәк юк бүген.
Җәйге челләдә тун киеп,
Тирләп, пешеп, әлсерәп,
Йөреп кара әле бер көн,
Тиз аңларсың сарык хәлен.
Беркем тыпырчынмый, шауламый,
Көттеләр бу көнне күптән.
Менә кайда ул рәхәтлек,
Җирдә оҗмах бар икән.
Бер генә уй борчый сарыкны —
Иртәгә көтүдә танырлар микән?
Сарык шым гына ята,
Торып китми, түзә.
Озак көтәргә риза,
Иң мөһиме – нәтиҗә!
Бүген бәйрәм сарык күңелендә,
Көтүгә бармады – ял итте.
Җыр тавышына изерәп,
Кинәт йоклап китте.
Эш тәмам, тун салынды,
Сикереп торды сарыклар.
Җиңел икән сикерүе,
Булмагач өстә авырлыклар.
Сарык котылды туннан,
Йон булды хуҗабикәгә,
Кышкы озын кичләрдә
Җылы оекбаш бәйләргә.
Бар да шат һәм канәгать,
Дөнья тагын түгәрәк.
Сарыкның хәлен аңлаган
Шәп хуҗабикәгә – рәхмәт.
Су – син мөгҗизә!
Чишмәгә бардым әле,
Судан кайтып киләм.
Мөлдерәмә тулы чиләкләрем,
Авыр булса да, түзәм.
Көянтәне нык тотып,
Тырышам төз атларга.
Чайкалмасын суларым,
Таммасын тамчысы да.
Чиләгем тулы байлык,
Байлыкны бит саклыйлар.
Су күрергә интегеп,
Яшәгән халыклар бар.
Куркып китәбез кайчак,
Чишмәнең суы бетсә.
Килеп, чистартып куйсак,
Су тагын агып китә.
Шатланып, тагын яшибез,
Су – тормыш чыганагы.
Күңелдә һәрчак бәйрәм —
Су, әлдә син бар әле.
Байлыгыбыз тагын артсын,
Чиста су һәрчак булсын.
Рәхмәт бүләгеңә, Ходай —
Бигрәк безне яратасың.
Җылы яңгыр
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Барлыкка килә күләүекләр.
Әй, рәхәт, су чәчрәтеп,
Ялан – аяк йөгерүләр.
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Үсеп чыга гөмбәләр.
Әй, рәхәт инде урманда
Гөмбә җыеп йөрүләр.
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Тирә – якны балкытып,
Салават күпере чыга,
Күзәтәбез аны, сокланып.
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Кояш безне иркәли.
Тамчылар кояш нурында
Энҗе булып җемелди.
Ләйсән яңгыр яуган чакта,
Күгәрченнәр су керә.
Гади генә бер яңгыр
Күпме шатлык китерә.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Җил бер тик тормый,
Һәрвакыт ул җыбырдый.
Әле тегеләй йөгерә,
Әле сикерә болай.
Бер тишектән керә,
Икенчесеннән килеп чыга.
Шундый шук үзе,
Юлдан тузан очыра.
Яфракны өзеп төшерә,
Аннары куып йөретә.
Камышлыкка кереп югалып,
Аларны дер селкетә.
Кар бөртекләреннән тау
Өя, я буран чыгара.
Суда дулкыннар ясый да,
Атып бәрә ярга.
Хәле бетеп, туктаса,
Ята сызгырып булса да.
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип,
Нык тырыша аңлатырга.
Мин очам
Китеп барам кабаланып,
Яратам шәп йөрергә.
Йөрәк тырышып эшли,
Чәчләр җилдә җилферди.
Йөри белмим акрын,
Очып йөрисем килә.
Күңелем алга ашкына,
Рәхәтлек ул кичерә.
Гомер буе яраттым,
Җәяү атлап йөрергә.
Машинам бар – утырмыйм,
Җәяү йөрисе килә.
Аяклар һәрчак таза,
Һәрчак булсыннар сафта.
Сорамасыннар, берүк, таяк,
Бар миндә шундый теләк.
Йөри алу – бәхет,
Җәяү йөрү файдалы.
Чын күңелдән шатланам,
Яшәргә мин тырышам.
Үзгәрде заманалар
Машина йөретә кызлар,
Алар хәзер хас ирләр.
Тимер атны җигәләр дә,
Җилдереп чыгып китәләр.
Машина йөреткән кызлар
Өстән карый ирләргә:
«Мин үзем барсын булдырам,
Син соң миңа нәрсәгә?».
Хатын – кызлар һәм ирләр
Урыннары белән алмашкан.
Ирләр чәч үстерә, буяп,
Йөриләр попугай сыман.
Аллы – гөлле күлмәк киеп,
Теләр – теләмәс атлап,
Гомерләрен салонда үткәрәләр,
Тырнак, сакал матурлап.
Урамда йөри кызлар,
Тату ясалган кулда тәмәкесе,
Чәч малайныкы кебек алынган,
Кырып куелган җилкәсе.
Чалбары – ике кеше сыярлык,
Зур кроссовкалар киеп,
Киң адымнар белән атлый,
Ямьсез сүз белән тиргәнеп.
Тиз генә танып булмый,
Урамнан килгән кешене.
Әллә ир, әллә хатын,
Башны әйләндерәләр инде.
Эх, бар иде заманалар…
Башка әйбергә булды мода.
Культуралы сөйләшергә, киенергә
Омтылалар иде барсы да.
Типсә, тимер өзердәй,
Баһадир егетләр бар иде.
Авыл урамыннан үтсәләр,
Өйләр селкенеп кала иде.
Ә кызлар тыйнак булган,
Чәчләрен озын толымга үргән,
Сүз дәшергә оялып, кызарып,
Керфекләрен аска төшергән.
Эх, үзгәрде заманалар…
Ярый инде, үзләренә охшагач,
Йөресеннәр, әйдә, шатланып,
Бар да үтәр берәй заман,
Тик сугыш булмасын беркайчан.
Беренче сүз
Зур вакыйга булды бүген,
Балам тәү тапкыр әйтте
Безгә иң беренче сүзен,
Ул матур сүз – әттә.
Чын күңелдән шатландык,
Чәбекәй иттек, алкышлап.
Көне буе әйттереп чыктык,
Күп тапкыр сорап.
Белеп әйтә микән, дип,
Карап тордык аптырап.
Аңлый ул, әлбиттә, аңлый,
Әнә бит, әтисенә елмаеп карый.
Йөрәккә май булып ягылды
Баланың әттә дигән сүзе.
Төнлә дә әйттерергә иде,
Тыелып калдык инде.
Бала ял итергә тиеш —
Йокларга салдык бишеккә.
Тәрәзәдән карый тулган ай.
Балабызга бүген алты ай.
Көз – сылу
Яратам мин алтын көзне,
Искиткеч сокландыра ул мине.
Тирә – як әйләнгән әкиәткә,
Шатланып, карап йөрим табигатькә.
Кем шулай агач яфракларын
Тырышып буяп куйган икән,
Кем ул – оста рәссам,
Аның исеме ничек икән?
Зифа каен артыннан чыкты,
Гүзәл әкиәт кызы, елмаеп,
Сары күлмәге кояшта ялтырый,
Нурлар сибә, алтын кебек.
Озын җирән чәчен бизи
Кызыл миләштән үрелгән такыя.
Сылуның матурлыгы күзне иркәли,
Иреннәрем, кабаланып, пышылдап куя:
«Туктап тор, зинһар, качма,
Туйганчы карыйм әле үзеңә.
Очрашмабыз бит тиз генә,
Сине исемдә калдырасым килә…»
Мин – кеше!
Торналар очып бара
Үзләре белгән юлдан.
Алар китәләр, димәк,
Тагын көз килгән.
Өлгермәдем кул болгарга,
Инде очып киттеләр.
Исән барып җитсеннәр,
Булмасын каршы җилләр.
Әлдә кош түгелмен —
Бигрәк кыен яшиләр.
Бер тегеләй очалар,
Бер болайга кайталар.
Яңа кайтканнар иде,
Инде вакыт китәргә.
Туйганчы бер урында
Һич өлгермиләр яшәргә.
Моңсу күренеш бу —
Туган илең булмау.
Һәрвакыт борчылырга кирәк,
Яшәргә урын эзләп.
Тормыш кыйммәтләре ул
Чагыштыруда беленә бит,
Аллага шөкер, минем
Яшәргә җирем бар,
Яратырга бар илем.
Үзем планнар корам,
Үзем тормышка ашырамын.
Күңел теләгәнчә яшим,
Әлдә кеше булганмын.
Мәхәббәт сере
Чын мәхәббәт турында
Яратам кино карарга,
Рәхәтләнеп, бирелеп карыйм,
Әллә ничәнче тапкырга.
Ике гашыйкка карап,
Сокланып утырган чагымда,
Онытам бар дөньяны,
Тик телевизор алдымда.
Яратам горур мәхәббәтне,
Яулап алынсын ул.
Альпинист зур биеклек
Тырышып алган кебек.
Авырлыкта килгән мәхәббәтнең
Кыйммәте яхшырак була.
Теләк белән алынган
Бүләк шатлыклы була.
Җиңел килгән бүләкнең
Кирәге дә шул кадәр.
Тиз туялар, ташлыйлар,
Эзлиләр башка бүләкләр.
Телевизорда гына түгел,
Булсын тормышта да,
Чын матур мәхәббәт,
Сокландырсын барсын да.
Сер итеп әйтәм,
Мәхәббәт булыр үрнәкле,
Әгәр кызлар горур
Булса, ә егетләр – түземле.
Ялгыз әби
Искергән өйдә яши
Ялгыз бер әби.
Берүзе каршылый иртәләр,
Ялгыз уздыра кичләр.
Беркем керми, чыкмый,
Күңелсез өйдә тынлык.
Сәгать кәккүге генә
Кычкырып куя кайчак.
Оныттылар барсы да,
Әллә бар дөньяда,
Әллә юк әби —
Карт кеше кирәкми.
Капыл әби дертләде —
Ишек шыгырдап ачылды.
Бер бәләкәй кыз
Бусага аша атлады.
Матур күлмәк кигән,
Тасма бизи чәчен,
Кояш килеп керде,
Балкытып өй эчен.
Әбинең җыерчыклы бите
Китте капыл нурланып.
Кәнфит куелган учын,
Сузды кызчык, елмаеп:
«Сине күрергә кердем.
Ал, кәнфитем тәмле.
Мин синең яныңа
Тагын килермен әле»…
Чын дуслык
Чын дуслык бармы?
Бар, ләкин сирәк.
Дус булыр өчен
Нык тырышырга кирәк.
Дуслык – авыр эш,
Ялкаулар өчен түгел.
Ял белмичә, һәрчак
Эшләргә – шуны бел.
Авырып яткан чагыңда,
Дусың чирләп китсә,
Барлык дөньяңны онытып,
Йөгерсәң аны коткарырга.
Дусыңның юлын бүлгән
Киртәләрне алып ташласаң.
Давыл чыккан чакта
Күкрәгең белән капласаң.
Үзеңнең кайгыңны йотып,
Дусыңа ярдәмгә килсәң,
Соңгы кисәк икмәгеңне
Дусың белән бүлешсәң.
Нахак сүзләр ишетеп,
Дусың әрнеп утырганда,
Дөреслек өчен көрәшеп,
Яклашырсыңмы шул чакта?
Ә разведкага синең белән
Чыгып китеп булырмы,
Иң кирәкле вакытта
Дусны ташлап качмассыңмы?
Күмелсә шатлыкка дусың,
Бәхет тулырмы йөрәгеңә?
Бөеклек килсә дусыңа,
Күмерсеңме аны алкышларга?
Булдыра алырсыңмы икән,
Үтәргә бу кагыйдәләрне.
Дуслашыр алдыннан уйла,
Көчең озакка җитәрме?
Кулыңнан килми икән,
Дуслык турында оныт.
Дусларым бар димә —
Буш сүзләр, үпкәләмә.
Тыйнак кеше
Бар шундый тавыклар,
Көненә бер күкәй салса,
Булган бар көчен җыеп,
Туктый алмый кычкыра.
«Ишеттегезме, мин күкәй салдым?
Ишеттегезме, күкәй салдым мин!
Килегез, күрегез, сокланыгыз,
Тизерәк мине мактагыз!»
Әйтерсең, авылда ул берүзе
Шундый зур батырлык кылган.
Барлык дөнья, эшен ташлап,
Аңа карарга тиеш булган.
Тыйнак тавыклар да бар,
Күкәй артыннан күкәй
Шым гына салып утыра,
Беркем белми дә кала.
Ә иң гаҗәпләндергән тавык —
Кайдадыр тора да югалып,
Килеп чыга качкан җиреннән,
Артыннан чебешләрен ияртеп.
Ана булу теләге
Нык көчле булган.
Күкәйләр өстендә утырып,
Шым гына чебеш чыгарган.
Кешеләрнең дә төрлесе була…
Вак кына эшен зурайтып,
Хәле беткәнче сөйли —
Бу кеше – медаль тирәли.
Бар безнең арабызда
Тыйнак булып яшәүчеләр.
Намус белән башкаралар
Бөек, матур эшләр.
Аларга кирәкми мактаулар,
Сокландыра бу акыллы кешеләр.
Күберәк булсын иде шундый
Безгә үрнәк булган шәхесләр.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?