Электронная библиотека » Хатыйп Миңнегулов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Хатыйп Миңнегулов


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Юбиляр эшчәнлегенә хас мөһим сыйфатларның берсе шунда: ул хезмәттәшләре, гыйлем әһелләре хакында даими язып тора.

Диссертацияләр яклау процессы әзерлекле рецензентлардан, рәсми оппонентлардан башка була алмый. Бу яктан Ә. Шәрипов – безнең алыштыргысыз, классик булырлык таянычыбыз. Мөгаен, аның хәер-фатихасы белән якланган диссертацияләр саны инде кырык-илледән артып китәдер. Галимнең бу төр рецензия-бәяләмә язуга гаять җаваплы каравына без сокланабыз һәм рәхмәтләр укыйбыз.

Әйткәнемчә, Ә. Шәрипов мәктәп елларыннан бирле шигырьләр дә язгалый. Ул бу шөгылен соңгы елларда аеруча җанландырды. Аның шигырьләре туган як, ата-ана, милләт, мәгариф, күренекле затлар, яшәү мәгънәсе турында. Сирәгрәк булса да, ул үзенең әдәби әсәрләрен гәҗит-журналларда, төрле мәҗмугаларда бастырып тора. 2006 елда үзенең шигырь-поэмаларын, җырларын (ноталары белән) «Кем идең син?» исеме белән аерым китап итеп тә чыгарды.

Әнвәр Мәгъдәнур улы – дистәләгән җыр тексты авторы да. Илгиз Закиров, Рубис Зарипов, Мәсгут Имашев һәм кайбер башка композиторлар язган бу көйләр Чаллы, Алабугадагы кичәләрдә шактый еш яңгырый.

2001 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. (Аңа рекомендация-тәкъдимнамәләренең берсен мин биргән идем.)

Галимнең эшчәнлеге хакында Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Марсель Әхмәтҗанов, Шакир Абилов, Хатыйп Миңнегулов, Марсель Бакиров, Фоат Галимуллин, Әлфинә Сибгатуллина, Резеда Ганиева һ. б. билгеле затларның мәкаләләре бар. Аларның күпчелеге Люция Шәрипованың «Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге» дип исемләнгән китабында (Казан, 2011. – 160 б.) туплап бирелгән. Биредә галим хезмәтләренең һәм аның турындагы язмаларның библиографиясе, шулай ук тормышы, иҗаты хакында кайбер башка төрле мәгълүматлар да бар. 2011 елда «Мәйдан» журналының да Ә. Шәриповка багышланган махсус саны чыкты. Хәзерге вакытта аның турында диссертация дә языла.

Әнвәр дус, мин белә-белгәннән бирле, шәхес буларак, ничектер, әллә ни үзгәрмәгән кебек: ябык гәүдәле, ачык йөзле, ярдәмчел, ихласи, дөнья белән даими кызыксынучан, актив табигатьле зат. Ул студент чагыннан алып хәзергәчә чит-ят җирләрне, илләрне күрергә, сәяхәт кылырга ярата. Инде өлкәнәйсәң дә, алга таба да шулай булып кал.

2016 ел – 1941 елда туганнарның истәлекле юбилей еллары. Алар исә шактый: Рәдиф Гаташ, Фоат Галимуллин, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Фоат Садриев, Нурислам Хәсәнов… Болар арасында рухи мирасыбызның ышанычлы хадиме-хезмәтчесе Әнвәр Мәгъдәнур улының да үзенә лаеклы урыны бар.

Мәдәни җомга. – 2016. – 7 октябрь
I. 12. «Хәзерге төрки-татар шигъриятенең олуг акыны»88
  Гаташ Р. Сайланма әсәрләр : 5 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2017. – 1 том. – 7–12 б. (кереш мәкалә).


[Закрыть]

Шөкер Ходайга, мең елдан артык тарихы булган сүз сәнгатебезнең соңгы дәвере дә талантлы шагыйрьләргә, каләм осталарына шактый бай. Болар арасында аеруча Рәдиф Гаташ аерылып тора. Аның уй-кичерешләргә бай, нәфис яңгырашлы шигырьләреннән башка, гомумән, соңгы ярты гасыр татар әдәбиятын күз алдына да китереп булмый. Афәтле сугыш алдыннан туып, әтисез, авыр тормышта үскән, бераздан әнисен, ике туганын һәм бердәнбер улын үз куллары белән җирләгән бу зат әдәби иҗатта бәхетле язмышка дучар булды. Беренчедән, ул көчле, табигый шигъри сәләткә ия. Урал-Башкортстанның матур табигате, җыр-моңга бай кешеләре, мәктәп-укытучылары булачак шагыйрьнең иҗат бөреләре ачылуга көчле йогынты ясый. Икенчедән, Рәдиф Гаташ (ул әле озак еллар буе Гатауллин булып йөрде), гәрчә чыгышы белән авыл егете хисапланса да, шәһәр тәрбиясен дә алган кеше: ике ел Уфада яшәп, андагы университетның студенты була, аннан – Казан дарелфөнүнендә. Мәскәүдә Югары әдәбият курсларында ике ел уку да аның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә нык тәэсир иткәндер. Инде гомеренең ярты гасырын Татарстан мәркәзендә уздыра. Өченчедән, Рәдиф Гаташ яшьли үк күренекле шагыйрь-әдипләрнең игътибар-кайгыртучанлыгына тап була. Болар арасында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Наҗар Нәҗми, Әхсән Баян кебек затларның булуы үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. Аеруча аны татар-башкорт шагыйре Әнгам Атнабаев үз һәм якын итте. (Шунысын да искәртик: бу мәшһүр әдип һәр ике тугандаш халыкның сүз сәнгатенә көчле йогынты ясады.) Дүртенчедән, Рәдиф Гаташның шагыйрь буларак аеруча бәхете шунда: аның язганнарын укыйлар, тыңлыйлар; инде ярты гасырдан артык ул – татар-башкортларның, аеруча яшьләрнең яраткан шагыйре. Аның әдәби кичәләрдәге, радио-телевидение, төрле чаралардагы ялкынлы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмый, күңелләрен кузгата, игътибарларын җәлеп итә.

Рәдиф Гаташ – соңгы дәвер әдип-шагыйрьләре арасында, мөгаен, иң укымышлы затларның берседер. Ул яшьтән үк китапларны су урынына эчә. Дөнья, урыс, Шәрык, аеруча төрки әдәбиятлардан бик тә хәбәрдар. Татар, башкорт шигъриятләрен, фольклорын әйтәсе дә юк. Хәтере шәп. Кирәк икән, Кандалый, Акмулла, Тукай, Бабич, Такташ шигырьләрен, җыр-бәетләрне сәгатьләр буе сөйләп, көйләп тора ала. Рәдиф Гаташ, – үз иҗади мәнфәгатьләреннән бигрәк, гомумәдәбият, милләт, тел хакында янып-көеп яшәүче шәхес. Бу мәсьәләләр аның бөтен иҗатын да сугарган. Ул утыз елдан артык татар сүз сәнгатенең төп трибунасы булган «Казан утлары»ның поэзия бүлеген җитәкләде. Аның журналистика эшчәнлеге бу мәҗмуганың гына түгел, ә гомумән, татар шигъриятенең тиешле юнәлештә һәм югарылыкта үсешенә дә сизелерлек йогынты ясады. Шагыйрь аеруча яшь иҗат көчләрен барлауга һәм тәрбияләүгә нык игътибар итте һәм итә. Ул бу игелекле гамәлгә яшь чагында ук кереште. Мәгълүм ки, Рәдиф, университетны тәмамлагач, ике еллап Мөслим якларында мөгаллим булып эшләде. Шул вакытта ул тәрбияләгән «Уразмәт шәкертләре» арасыннан Зөлфәт, Наис Гамбәр кебек билгеле шагыйрьләрнең чыгуы күпләргә мәгълүм. Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Чулпан Зариф, Луиза Янсуар һ. б. бик күпләр еш кына Рәдиф Гаташны үз остазларының берсе дип саныйлар. Шунысы мөһим: бу мөхтәрәм зат – Татарстан һәм Башкортстан арасындагы иҗади дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен тәэмин итүче дә. Аның, мәсәлән, 70, 75 еллык бәйрәмнәренең Уфада, туган якларында бик зурлап уздырылуына без куанып тордык.

Ул әдәби хәрәкәт белән даими кызыксынып, танышып бара, уңышларга ихласи сөенә, кимчелекләргә көенә. Бай иҗади тәҗрибәгә, кызыгырлык әдәби зәвыкка һәм эрудициягә ия булган бу затның фикер-күзәтүләренә, бәя-тәкъдимнәренә укучылар, киң җәмәгатьчелек һәрчак колак сала. Үзенең тәнкыйть фикерләрен дә ул авторларны, укучыларны рәнҗетмәслек итеп әйтә белә.

Р. Гаташның тәүге шигырьләр җыентыгы 1966 елда дөнья күргән иде. «Гөлләр су сорый» дип исемләнгән әлеге басманың аягы җиңел булды: аннан соңгы елларда шагыйрьнең китаплары (хәтта балалар өчен дә) бер-бер артлы чыгып кына торды. Арада томлыклар, 500 биткә җиткән күләмле җыентыклар да бар. Урыс телендә Мәскәүдә басылган ике китабы да киң катлау укучыларга билгеле. Әсәрләре инглиз, төрек, башкорт, казакъ һәм кайбер башка телләргә дә тәрҗемә ителгән. Яше өлкәнәя баруга да карамастан, шагыйрь үзенең иҗади активлыгын һич тә киметми. Соңгы ике-өч елда гына да аның биш китабы дөнья күрде: «Ихласнамә» (2016. – 383 б.), «Гөлтуран» (2014. – 399 б.), «Хиссият: сайланма лирика» (2016. – 399 б. (татар, рус һәм инглиз телләрендә) һ. б.

Бернинди дә түрәлек кәнәфиен биләмәгән, хезмәт хакына, пенсиягә генә яшәүче иҗат әһеленә китап чыгару – хәзер кыен гамәл. Ә менә Р. Гаташның, гәрчә пенсионер гына булса да, басмалары чыгып тора, алар тиз арада укучылар тарафыннан алынып та бетә. Димәк, аның әсәрләренә ихтыяҗ көчле. Бу үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Әле Татарстан китап нәшрияты шагыйрь әсәрләренең биштомлыгын чыгарырга карар кылган. Иманым камил, бу басма да укучылар тарафыннан яратып кабул ителәчәк, әдәби-рухи-милли тормышыбызда мөһим бер вакыйга булачак. (Бу мәкалә дә нәкъ әнә шул биштомлыкка кереш сүз рәвешендә языла.)

Сабакташым, дустым, фикердәшем Рәдифне инде мин ярты гасырдан артык беләм, даими аралашып, гәпләшеп торабыз. Аның иҗаты, тормышы хакында да күп мәртәбәләр язганым, сөйләгәнем бар. Алдарак әйткәнемчә, бу мөхтәрәм зат турында күпләгән әдип-шагыйрьләрнең, галим-тәнкыйтьчеләрнең шактый гына мәкаләләре басылып чыккан. Бу төр язмалар 2009 елда дөнья күргән бик тә эчтәлекле, кызыклы 440 битле «Гаташнамә» җыентыгында (фәнни редакторы – Х. Й. Миңнегулов) туплап бирелгән. Шуңа күрә биредә без Р. Гаташ иҗаты хакында берничә сүз әйтү белән генә чикләнәбез. Тагын шунысы да бар: биштомлыкта шигъри текстлар, шагыйрь язмалары үзләре тәкъдим ителә. Әзерлекле укучы, бернинди кереш мәкаләсез дә, алар белән үзе танышып, күзаллау-тәэсирләрен, шәхси бәя-хөкемнәрен тудыра ала.

Р. Гаташ иҗаты идея-тематик һәм сәнгати-шәкли яктан бай һәм күптөрле. Әмма шулай да аның шигъриятендә өстенлек алып торган берничә сыйфатны билгеләргә мөмкин. Аерым эпик элементлар булса да, ул, – гомумән, лирик шагыйрь. Табигате, холык-фигыле белән билгеләнгән бу хосусият аның бөтен иҗатын, хәтта публицистик, тәнкыйди язмаларын да сугарып тора. Әдип иҗатының төп каһарманы – уй-кичереш, хис-тойгы кешесе; ул яшәеш-тереклеккә дә, дөньяга да эмоциональ халәттә карый, шул күзлектән бәя бирә. Көндәлек тормышта, фәнни-тәнкыйди язмаларда Р. Гаташның романтик шагыйрь булуы еш телгә алына. Чыннан да, бу шулай. Аның өчен гадәти чынбарлык, ыгы-зыгылы мәгыйшәт таяну ноктасы гына. Шагыйрь күңеле еш кына үзенең хыялый, шартлы дөньясын тудыра, үзе күрергә теләгәнне арттыра, киметә. Шунысы кызыклы: аның бу төр гайре табигый гамәлләре дә сәнгати көче һәм дәлиллеге белән укучыны ышандыра. Ул, заман агышының, җәмгыятьнең үзгәреп торучы вакытлы билгеләреннән бигрәк, адәм балаларының табигатенә, язмышына, үзара мөнәсәбәтләренә, гомумән, хас булган сыйфат-гамәлләр хакында язарга ярата. Шуңа күрә аның шигырьләре төрле буын, төрле чор, төрле катлау, төрле милләт кешеләренең дә игътибарын җәлеп итә. Үзенең бу төр шартлы хронотопик дөньясы белән ул элеккеге романтик поэма-дастаннар традицияләрен дә билгеле бер дәрәҗәдә дәвам итә.

Р. Гаташ иҗатында төп урынны мәхәббәт лирикасы били. Ничектер, бу сыйфат еш кына аның иҗтимагый-социаль, фәлсәфи эчтәлекле әсәрләре белән дә табигый керешеп китә. Шагыйрь, үз элгәреләре Котб, Харәзми, Кандалый, С. Рәмиев кебек, халык җырларындагы шикелле сөю-мәхәббәтне кеше яшәешенең төп сыйфаты, асыл мәгънәсе, кыйбласы итеп карый. Аннан башка тереклек юк. Шуңа күрә дә шагыйрь мәхәббәтне зурлый, пьедесталның югары баскычына күтәрә. Аның бу төр шигырьләрендә (һәм, гомумән, бөтен иҗатында да) бернинди әдәпсезлеккә, тупаслыкка, зәвыксызлыкка юл куелмый, бар да әхлакый-инсани кысаларда тасвирлана.

Р. Гаташ әсәрләре – туган телне, рухи байлыкны белеп кенә түгел, ә бөтен күңеле белән тоеп язуның классик үрнәге. Ул образ-сурәтләр сайлауда һәм иҗат итүдә, эчтәлеккә туры килешле стиль аһәңлелеген, яңгырашын тудыруда чын мәгънәсендә виртуозларча эш итә. Шагыйребез, традицион шәкел-формалар белән бергә, татар шигъриятен интонацион, ритмик яктан баетуга һәм төрләндерүгә дә үзеннән зур өлеш кертте. Аның иҗатында ирекле шигырьнең дә матур гына үрнәкләре бар. Урта гасыр әдәбиятын, шул исәптән Шәрык сүз сәнгатен дә яхшы белгән Р. Гаташ иҗатының буеннан-буена элеккеге рухи казанышларны билгеле бер дәрәҗәдә кулланып килде. Әмма соңгы чирек гасырда ул шәркый хәзинәләргә тагын да ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Мәгълүм ки, газәл, робагый кебек лирик жанрлар безнең элеккеге шигърияттә бик актив кулланылган. Кызганыч ки, совет чорында алар икенчел пландарак, теге яки бу дәрәҗәдә онытылыбрак та калды. Р. Гаташ озак гасырлар буе сыналган, халкыбызга хезмәт иткән бу жанрларга яңа сулыш өрде, традицион шәкелләрен саклаган хәлдә, күпләгән газәл, робагыйлар иҗат итте, һәм әдәбиятыбызда алар янә үзләренә лаеклы урынны алды. Әлеге жанрларда кайбер башка шагыйрьләр дә иҗат итә башлады.

Безнең укучыларыбыз элек-электән үз әдипләренең иҗат җимешләре белән генә түгел, башка кавем (Шәрык, урыс, Аурупа…) авторларының әсәрләре белән дә азыкланып торган. Әдәбиятларның бу төр диалогы, сөхбәтләшүе милли сүз сәнгатьләренең үсешенә дә зур йогынты ясаган. Бу хакыйкатьне тирәнтен аңлап, Р. Гаташ та тәрҗемә белән иҗатының буеннан-буена шөгыльләнеп килә. Йуныс Әмрә, Физули (Фозули), Нәсими, Гашыйк Гомәр һәм кайбер башка шагыйрьләрнең әсәрләре татар укучысына нәкъ менә аның тәрҗемәсендә иреште. Соңгы елларда ул аеруча төрки әдәбиятлар белән кызыксынуын көчәйтте. Шуның нәтиҗәсе буларак, 2013 елда күренекле казакъ акыны Магжан Жомабаевның (1893–1938) «Җан сүзе» исеме астында татарча җыентыгы басылып чыкты. Бер елдан соң үзбәк шигъриятенең күренекле вәкиле Чулпан (1897–1938) шигырьләре «Уйный сазым» исемле мәҗмуга рәвешендә татар укучыларына иреште. Һәр ике авторның әсәрләре дә оригинал теленнән тәрҗемә ителгән. Казакъ һәм үзбәк телләрендәге шигырьләрнең эчтәлеге, поэтик үзенчәлекләре мөмкин кадәр тулы сакланган. Шуның белән бергә, татар укучысының образлы фикерләү, кабул итү хосусиятләре дә истә тотылган. Һәр ике җыентыкта да тәрҗемәченең шактый бай кереш мәкаләсе бирелгән. Шунысын да хәтергә төшерик: һәм Магжан Жомабаев, һәм Чулпан татар әдәбиятын, аның аерым вәкилләрен яхшы белә. Аларның иҗатларында Г. Тукай. Һ. Такташ, Ш. Бабич, Х. Туфан әсәрләренә аваздаш яклар, типологик охшашлыклар күзәтелә.

Р. Гаташның күп кенә газәл-робагыйлары, төрки сүз сәнгатеннән тәрҗемәләре аерым китаплар рәвешендә генә түгел, ә «Гөлтуран» исемле махсус җыентыкта да тупланып бирелгән. Аның тәрҗемә китаплары казакъ, үзбәк зыялылары тарафыннан кызыксынып кабул ителде, уңай эчтәлекле рецензияләр дә басылып чыкты. Казакъстанның күренекле әдәбиятчысы, драматургы, профессор Күлбәк Ергобәк Р. Гаташ иҗаты хакында махсус мәкалә язып бастырды («Татар поэзиясенең тарланы…» («Скакун татарской поэзии…») // Егемен Казакъстан. – 2016. – 21 май). Анда да ул бу талантлы каләм остасын «хәзерге төрки-татар шигъриятенең олуг акыны» дип атады.

Рәдиф Гаташ, – әйткәнебезчә, иҗат әһеле буларак бәхетле зат. Аның әсәрләре яратып укыла, җырлары яңгырый, китаплары бер-бер артлы басылып тора. Күз тимәсен: үзе һаман да актив иҗатта, мәдәни-рухи тормышның үзәгендә кайный. «Татарстанның халык шагыйре», «Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты» һ. б. дәрәҗәле исем-бүләкләр аның бай һәм бәрәкәтле иҗади эшчәнлегенә бик тә туры килеп тора. Киләчәктә дә шагыйребез шундый югарылыкта калсын иде!

2017
I. 13. Сабакташым Зөфәрне сагынып…

Сабадан бик күп җырлар авторы, андагы мәдәни тормышның үзәгендә кайнаучы Рәисә ханым Имамиева шалтыратты: «Зөфәр Шәйхетдиновның моңа кадәр биштомлыгына керми калган шигырьләрен җыеп, китап итеп чыгарырга җыенабыз99
  Тиз арада ул җыентык басылып та чыкты: Шәйхетдинов З. Елдан елларга күчеп. – Казан : Яз, 2017. – 152 б. (143–147 битләрендә, бераз кыскартылып, бу мәкалә дә бирелгән.)


[Закрыть]
. Сабакташы буларак, аның турында тиз арада ике-өч битле истәлегегез кирәк иде», – диде. Вәгъдә бирдем бирүен, әмма мәшәкать артыннан мәшәкать чыгып әйткән сүземне үти алмыйча йөрдем. Өстәвенә бер айдан да ким вакыт эчендә ике мәртәбә Казакъстан башкаласына барылды, анда егерме көнләп торылды («Назарбаев Университеты»нда халыкара конференциядә доклад ясадым. Астана татарлары белән очрашу кичәсе булды. Евразия университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында ике атна дәвамында лекцияләр укыдым…). Менә бу юлларны да Астана каласындагы «Теңри» кунакханәсендә язып утырам.

…Гомер дигәнең сиздермичә генә, бигрәк тә тиз уза икән. Әле яңа гына малай, үсмер, егет, ир уртасы кеше идем. Инде менә картлык чорының сигезенче дистәсен дә ашыга-ашыга ваклап барам. (Шөкер Ходайга, үз аягым, үз зиһенем белән!) Олыгайган саен, үткәннәр еш искә төшә. Шактый озын гомер юлының иң ямьле, иң күңелле чакларының берсе, мөгаен, студентлык елларыдыр. Яшьрәк чакта мондый шигырь язуымны да хәтерлим:

 
Май аедай якты, гүзәл бит ул
Студент чак гомер юлында.
Хыялларың анда чәчәк ата,
Ә киләчәк – синең кулыңда.
 

Мин 1959–1964 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыдым. Төркемдәшләремнең һәрберсе (кызганыч ки, инде аларның шактые фани дөньядан китеп барды. Урыннары җәннәттә булсын!) махсус бер язмага лаек. Гадәти сөйләменең дә зур өлешен шигырь теле белән әйтүче Клара Булатова; Идел белән Кама кушылган җирдәге Атабай авылы егете, боҗыр кебек хәрәкәтчән, җырчы, нәфис сүз остасы, төрттереп алырга да күп сорамый торган Кәбир Нигъмәтҗанов (без аның белән беренче курста бер фатирда тордык); сөйкемле елмаюы белән егетләрне сихерли торган Сәхия Моталлапова; хәтта йоклаганда да, иреннәрен кыймылдатып, чит телләр өйрәнә торган Малик Хәйруллин (соңыннан ул фән докторы, чит телләр кафедрасы мөдире дәрәҗәсенә иреште); башкалардан шактый өлкән, җитди табигатьле, рәссам, драмалар язам, дип йөрүче Әнүр Исмәгыйлев; бик фырт киенүче, шигырьләр язучы, тәрҗемәләр белән нәтиҗәле шөгыльләнүче Әдхәт Синегулов (Синугыл); тәҗрибәле мөгаллимә булып танылган, 80 нче елларда СССР Югары Советы депутаты да булган Розалина Миңнуллина (Дәүләтбаева); бер-ике сәгать эчендә агитбригада оештырып, концертлар белән чыгып китүче, шагыйрь, конферансье Даут Сөнгатов; салмак табигатьле, төркем старостасы, соңыннан күренекле журналист Нургали Булатов; Башкорт университетында ике ел укып, аннан күчкән, төркемебезне генә түгел, бүлегебезне дә бизәп торган Рәдиф Гаташ (ул вакытта әле Гатауллин) һ. б. Әйткәнемчә, сабакташларымның һәрберсе аерым-аерым мәкалә-очеркка лаек. «Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, бу юлы шуларның берсенә – Саба, Килдебәк егете Зөфәр Шәйхетдиновка (1940–2015) махсус тукталам.

Мин аны беренче тапкыр 1959 елның август башларында университетка керү имтиханнары тапшырган вакытында күрдем. Таза гәүдәле, кап-кара чәчле, пөхтә итеп киенгән чибәр егет. Консультациядән чыккач, юлларыбыз, ничектер, бер якка туры килде. Бауман урамында троллейбуска утырып, Ленин районы тарафына юнәлдек. Көн эссе. Казансу буенда дөнья кадәр халык. Без дә су коенырга ниятләдек. Хәзерге «Казан гаилә үзәге» тирәсендәге пляжга килдек. Шунда Зөфәрнең кояшка янган, таза, мускуллы гәүдәсенә, буй-сынына хатын-кызларның сокланып карап торуларын хәзер дә хәтерлим.

Зөфәр, урта мәктәпне тәмамлагач, бер еллап Казан төзелеш оешмасында эшләгән, шәһәрнең эчке тормышын, кешеләрен ярыйсы гына белә; табиб, ул вакытта үзенең «Профессор кияве» һәм кайбер башка әсәрләре белән танылган Шәриф Хөсәенов (1929–1999) белән таныша. Үзе Мәскәүгә (Әдәбият институтына булса кирәк) укырга киткәч, Восстание урамы тирәсендәге фатирын Зөфәргә калдырып тора. Пляждан без туп-туры шунда кайттык. Фатир хуҗасының шактый бай китапханәсен, матур-матур гөлләрен карап йөрдем. Шунда Зөфәребез көчле тавыш белән җырлап та җибәрде. Хәтта классик бер операдан («Шәриф абый тәрҗемә иткән» дип) мондый арияне дә көйләп алды: «Әйтсә ул иртән, мин синең иркәң; / Ышанма һич тә, онытыр кичкә…» Ахырда урысча юлларны да өстәде: «Можно смеяться, можно влюбляться, / Но изменяю им первым я…» (Шунысын да искә төшерим: Шәриф абый кешеләр белән бик сайлап кына дуслашкан. Минем сабакташ, күрәсең, аның күңеленә хуш килгән, һәм алар алдагы гомерләрендә даими аралашып тордылар. Атаклы драматургның Сабага еш баруын мин дә хәтерлим.)

Шулай итеп, Зөфәр беренче очрашуда ук минем күңелгә бай табигатьле, сәләтле, үз карашы, үз фикере булган шәхес рәвешендә кереп калды. Алга таба аның турындагы күзаллаулар тагын да тулыланды, баеды. Укуны тәмамлагач та, гәрчә сирәк очрашсак та, без бер-беребезгә хөрмәт, үзара дуслык хисләрен саклап калдык.

Зөфәр студентлык тормышының үзәгендә кайнады. Ни гаҗәп, ул, шигырь җене кагылган күп кенә студентлардан үзгә буларак, бер дә дәрес калдырмады диярлек. Бәлкем, укытучыларыбыз (Хатип Госман, Нил Юзиев, Ибраһим Нуруллин, Әнвәр Әфләтүнов, Зәет Мәҗитов, Диләрә Тумашева, Мирфатыйх Зәкиев, Любовь Савельева…) әйбәт, әзерлекле, кешелекле булгангадыр. Зөфәребез укырга гына түгел, хорда, кичәләрдә җырларга да, әдәби, фәнни түгәрәкләрдә катнашырга да, шигырьләр язарга да вакыт тапты. Ул түбән һәм югары курс, башка бүлек, факультет студентлары белән дә аралашып яшәде. Саба егете аеруча үзенең җырлавы, шигырьләр укуы белән дә танылды. Аны төрле әдәби кичәләрдә, концертларда чыгыш ясарга еш чакырып торалар иде.

Университетның татар бүлегендә укучыларның күпчелеге шигырь яза, шагыйрь булып китәргә хыяллана. Әмма аларның бик аз өлеше генә профессиональ әдиплек дәрәҗәсенә күтәрелә. Калганнары, аеруча түрәрәк булып киткәннәре, гәрчә әдәби әсәрләрне укудан аерылмасалар да, иҗат шөгылен ташлый. Зөфәр исә гомере буе шигырьдән аерылмады. Бер-бер артлы дәфтәрләрен тутыра торды. Әмма язганнарын, гәрчә мөмкинлеге зур булса да, бастырырга, аерым җыентык-китаплар рәвешендә чыгарырга ашыкмады. Әйтеп тә карадык, әмма бастыру хәстәренә керешмәде. Аның өчен шигърият (аны нәшер итүе мөһим түгел), җыр яшәешенең төп өлеше, мәгънәсе иде.

(Шулай да үзе исән чакта ике-өч кечерәк җыентыгы дөнья күрде. 2016 елда нәшер ителгән биштомлык сабакташыбызга бер һәйкәл булды. Моның өчен гаиләсенә, якыннарына, аеруча китап бастыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган Рафис Корбанга зур рәхмәт!)

Мәгълүм ки, Зөфәр Гәрәй улы туган якларында бик тә җаваплы, җитәкче урыннарда эшләде: район комсомол оешмасын җитәкләде, хәтта Бөтенсоюз комсомол съезд-корылтаенда делегат буларак та катнашты. Шактый еллар Саба партия райкомының икенче секретаре булып та эшләде, вакыты белән район җитәкчесе вазифаларын да башкарды. Әмма бу чорларда да ул үзе булып, иң беренче чиратта әдәбият, сәнгать, мәгариф кешесе булып калды. Аның турыдан-туры йогынтысы аркасында югары уку йортларына Саба егетләре һәм кызлары күпләп килеп торды. Үз чиратында Казаннан Сабага әдип-галимнәр, сәнгать әһелләре, журналистлар гел юлны суытмады. Анда республиканың башка төбәкләрен көнләштерерлек чаралар узып торуын әле күпләр хәтерлидер. Боларның һәммәсенең үзәгендә Зөфәр Шәйхетдинов, Таһир Шәрәфиев, Шамил Зиннуров (ул озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләде), үзенең мәзәкләре белән Сабаны дөньяга таныткан Тәлгат Нәҗмиев (1950–2014) кебек фидакяр затлар, милләтпәрвәрләр торды. (Саба төбәгенең соңгы өч-дүрт дистә елдагы, дөресрәге, ике гасыр аралыгындагы тормышын беләсең килсә, Т. Нәҗмиев китапларына, аеруча «Саба ягы – шөһрәтле як» дигән 600 битле басмасына (Казан : Рухият, 2007) мөрәҗәгать ит, анда барысы да бик тә үтемле, юмор аша, җанлы рәвештә бирелгән.)

Шунысы да истә калган: 70 нче еллар ахырында мине тарих, татар бүлекләрендә укучы өч төркем (70 тән артык) студент белән Саба районына көзге эшкә җибәрделәр. Ачы, Түбән Кибәхуҗа, Казаклар авылларында (алар хәзер Теләче районына керә) бәрәңге, кәбестә алдык, ындырда эшләдек. Безгә, яшәү, эшләү өчен, бөтен шартлар тудырылды. Хәтта миңа, йөрер өчен, шофёры белән махсус машина да билгеләнде. Студентларга хезмәт хакын да әйбәт түләделәр. Андый игътибарның сәбәбе бик гади: район җитәкчеләре – дуслар, танышлар. Партия райкомының беренче секретаре А. Камалов белән без Сарман районында бергә эшләгән идек. Зөфәребезне инде әйтеп тә торасы юк. Ф. Ермаков – район гәҗите мөхәррире – якташ; военком Б. Локманов – минем күрше авылның кияве… Бер айлап вакыт эчендә мин Саба төбәге белән шактый таныштым. Шунда Зөфәр Гәрәй улын район халкының олысы да, кечесе дә яхшы белүен, хөрмәт кылуын, аның абруйлы зат булуын ачык күрдем. Төрле чараларда да катнаштым. Район пропагандистларының конференциясендә булуым да истә калган. Аның үзәгендә сабакташыбыз иде. Ул бу чараны алып та барды, берничә мәртәбә сөйләде дә. Сәяси, рәсми мәсьәләләргә багышланган әлеге конференциядә Зөфәребез җайлап кына шигырьләрен дә укып алды, хәтта җырлады да. Мин бу чараны шаккатып карап, тыңлап утырдым. Зөфәр кайда да үзенең ихласлылыгын, табигыйлек сыйфатларын, мәдәнияткә тугрылыгын саклап калды.

2014 елның 21 сентябрендә, көзнең матур бер көнендә, Зөфәр һәм аның бик тә уңган, ачык йөзле җәмәгате, Барда ягы кызы Физия ханым Сабага үзләренә кунакка чакырдылар. Әнүр Исмәгыйлев (хатыны Венера Нәгыйм кызы белән, ул журналистика кафедрасында күптәннән (бик озак түгел – ярты гына гасыр!) эшли, шуңа күрә журналист халкы аны яхшы белә), Рәдиф Гаташ, мин һәм хуҗаларның берничә танышы, бала-чагалары катнашындагы мәҗлес бик тә күңелле, истәлекле булды. Зөфәребез бу чараны бизәп торды: матур итеп җырлар да җырлады, илһамлана-илһамлана, шигырьләр дә укыды, сабакташлары белән күрешү куанычыннан елап та алды… (Авырып яткан Тәлгат Нәҗмиевнең дә хәлен белеп чыктык.) Шул очрашудан дүрт ай вакыт үтүгә, дустыбызның үлем хәбәре дә килеп иреште. Бу барыбыз өчен дә көтелмәгән олы кайгы, зур югалту иде…

Инде менә көн артыннан көн, ел артыннан ел уза бара. Әмма дөньяны яктыртып яшәгән Зөфәр Гәрәй улының бакый дөньяга китүенә һаман да ышанасы килми. Ул һаман да Саба якларын нурлап, безнең күңелләрне сөендереп яшәгән кебек.

2016

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации