Электронная библиотека » Хатыйп Миңнегулов » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Хатыйп Миңнегулов


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

6. Мөхәммәдьяр һәм аның чоры = Мухаммедьяр и его время = Mohammediar and his Time. – Казань : Гасыр; Рухият, 1997.

7. Абилов Ш. Поэзиябез тарихына яңа исем // Казан утлары. – 1978. – № 10. – 141–147 б.

8. Абилов Ш. О новонайденных списках памятника XIV века «Нахдж ал-фарадис» // Советская тюркология. – 1977. – № 2. – С. 69–73.

9. Абилов Ш., Максудова З. «Гөл вә Нәүруз» дастанының Казан кулъязмасы // Узбек теле ва адабиёти (Ташкент). –1968. – № 6.

10. Татар әдәбияты тарихы : 6 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1984. – 1 т. Урта гасырлар дәвере. – 567 б.

11. Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв. – Казань : Фэн, 1999. – 240 с.

12. Абилов Ш. Татар поэзиясендә Нәваи // Казан утлары. – 1966. – № 6. – 107–109 б.

13. Абилов Ш. Низами һәм татар әдәбияты // Казан утлары. – 1983. – № 3. – 166–171 б.

14. Абилов Ш., Максудова З. Лотфый Идел буйларында // Казан утлары. – 1968. – № 6. – 138–142 б.

15. Абилов Ш. Литературные версии легенд о «Кисекбаше» и поэма Г. Тукая «Сенной базар, или Новый Кисекбаш» // Сб. Габдулла Тукай. – Казань : Татар. кн. изд-во, 1968. – С. 169–171.

Безнең мирас. – 2016. – № 6. – 28–36 б.
I. 10. Әдәбиятчы һәм педагог буларак Шәйхи Садретдинов
(Тууына 80 ел тулу уңае белән)

Узган гасырның икенче яртысында Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган студентларга, анда эшләгән укытучыларга уртача буйлы, юантыграк гәүдәле, зәңгәр күзле, игелекле карашлы бу зат бик тә яхшы таныш. Ул, ничектер, үзенең хезмәтләре белән генә түгел, ә шәхесе, сөйкемле сөяге, ихласлыгы, самимилеге белән дә безнең күңелләргә сеңеп калган. Студентлар яраткан, үз иткән «Шәйхи абый»ның да фани дөньядан китүенә инде егерме елдан артык вакыт узган. Әмма әле ул һаман да арабызда кебек: Тинчурин театры тирәсендәге йортыннан чыгып, Ленин бакчасына төшеп, оялчан гына елмаеп, университетка килеп керер төсле…

Шәйхи Садретдинов шәхсән минем өчен аеруча якын, үз. Без инде аның белән студент елларында ук таныш идек. Татар әдәбияты кафедрасында бер үк вакытта эшли башладык, утыз елга якын хезмәттәшлек кылдык, аралаштык, берничә монографияне, дәреслекне бергәләп чыгардык. Аның хезмәтләре, гыйльми китаплары хакында язганым һәм берничә мәртәбә радио-телевидение аша, конференция-җыелышларда сөйләгәнем дә бар. Ш. Садретдинов турында хезмәттәшебез М. Бакировның «Казан университеты галимнәре» сериясендә чыккан матур гына китапчыгы да дөнья күрде (КДУ нәшр., 2003. – 17 б.). Анда галим язган күпчелек мәкалә-хезмәтләрнең исемлеге дә бирелгән. Ш. Садретдиновның тууына 60 ел тулу уңае белән профессор Ф. Сафиуллина да «Мәгърифәт» гәҗите битләрендә (1996. – 5 декабрь) үз сабакташы хакында бик тә җылы эчтәлекле мәкалә язып чыккан иде. Анда галимнең шәхесе, эшчәнлеге турында бик кызыклы фикерләр, мәгълүматлар бар.

Мин, соңгы дәвернең галим-әдипләре хакында язганда, еш кына архив материалларыннан файдаланам. Бу юлы да Ш. Садретдиновның, гәрчә аның тәрҗемәи хәлен, эшчәнлеген яхшы гына белсәм дә, Казан федераль университеты архивында саклана торган «шәхси эше»нә («личное дело»сына. 21 тасв., № 603) мөрәҗәгать иттем. Анда галимнең биографиясенә, эшчәнлегенә, шулай ук университет тормышына, фәнгә, кафедра укытучыларына мөнәсәбәтле кызыклы гына факт-мәгълүматлар бар. Хәзер хезмәттәшебезнең тәрҗемәи хәлен, гыйльми-педагогик эшчәнлеген кыскача гына бәян итеп китәрмен.

Шәйхелислам Аләветдин (Галяведдин) улы Садретдиновның тормыш юлы ХХ йөзнең урталарында һәм икенче яртысында яшәгән күпләгән татар әдип-галимнәренең, журналистларының биографияләренә охшаш. Ул 1936 елның 5 декабрендә Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе – Бөек Ватан сугышы инвалиды – 1958 елда вафат була. Әнисе – Фатыйха Әхмәдулла кызы – бер елдан соң, ягъни 1959 елда балаларын тәмам ятим калдырып, якты дөньядан китеп бара. Кечкенә Шәйхелислам 1944–1951 елларда туган авылындагы җидееллык мәктәптә белем ала; 1951–1954 елларда Чүпрәле урта мәктәбе укучысы. Берничә параллель сыйныфлы бу зур уку йортында ул сабакташы Нурмөхәммәт Хисамов кебек шактый билгеле була: тырыш, бик яхшы укый, рәсемнәр ясый, гармунда да уйный, матур-матур шигырьләр дә яза.

Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел туган колхозында («Победа») эшләгәннән соң, Шәйхелислам 1955 елда, һич икеләнүсез, күп имтиханнар биреп, зур конкурсларны узып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бу, – шәхес культы фаш ителеп, илдә аерым үзгәрешләр башланган чор. Милли яшәештә дә билгеле бер кузгалыш, хәрәкәт күзәтелә. Мондый атмосфера студентлар тормышына да сизелерлек йогынты ясый: тел-әдәбият, тарих, милли мәгариф белән кызыксыну арта, энтузиазм көчәя. Шәйхелислам укый торган төркем шаулы студент тормышы белән яши: укудан тыш, төрле кичәләр, конференция-семинарлар уздырыла, язучылар, күренекле кешеләр белән очрашулар оештырыла; һәр студент диярлек шигырь, хикәя, мәкалә, рецензия яза; хәтта Казакъстан якларында чирәм җирләрдә дә эшләп кайталар. Чүпрәле егете дә боларның үзәгендә кайный. Аның, илһамлана-илһамлана, сәхнәдән шигырьләр укуын әле мин дә хәтерлим. Шунысын да искәртик: Шәйхелисламның күп кенә сабакташлары (төркемдәшләре) бераздан татар дөньясының билгеле шәхесләре булып киттеләр. Болар арасында Флёра Сафиуллина, Фәһимә Нигъмәтуллина (Хисамова), Нурмөхәммәт Хисамов, Казбек Гыйззәтов кебек фән докторлары, Әхмәт Рәшитов, Әгъзам Фәйзрахманов, Рәшит Зәкиев, Мөнир Абдуллин кебек билгеле шагыйрьләр, журналистлар бар.

Әдәби иҗат, журналистика белән мавыккан, кызыл дипломлы Ш. Садретдиновны 1960 елда «Байрак» дип исемләнгән Баулы район гәҗитенә эшкә җибәрәләр. Биредә ул әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Ике елдан соң, «Байрак» ябылу аркасында, аны Бөгелмәдәге «Хезмәткә дан» («Слава труду») гәҗитенә бүлек мөдире итеп күчерәләр. Редакциядә эшләү елларында Ш. Садретдинов күпләгән мәкалә-очерклар яза, әдәби-тәнкыйди эшчәнлеген дә дәвам иттерә. «Байрак»та эшләү вакытында булса кирәк, ул Люция исемле Баулы чибәре белән гаилә корып та җибәрә. Алар, бер-берсен яратышып, матур гына яшәделәр, ике кыз да үстерделәр.

1963 елның көзендә университетның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип Госман чакыруы белән Шәйхелислам аспирантурага керә, күренекле шагыйрь С. Рәмиев иҗатын өйрәнә. Аспирантураны 1966 елда тәмамлагач, бер ел тирәсе «Чаян» журналында эшләп ала. 1967 елның ноябреннән башлап гомеренең ахырына кадәр ул – университетның татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме: әүвәл ассистент, аннан өлкән укытучы, 1978 елдан доцент. Запастагы офицер; 1969 елдан КПСС члены.

1972 елның 27 апрелендә Казан университетында «Сәгыйть Рәмиев иҗаты» темасына диссертация яклап (гыйльми җитәкчесе – Х. Госман, рәсми оппонентлары – М. Гайнуллин һәм Й. Нигъмәтуллина), филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алуга ирешә.

Ш. Садретдинов университетта эшләү дәверендә төрле гомуми һәм махсус курслар укытты: «XIX йөз татар әдәбияты», «ХХ йөз башы татар әдәбияты», «Татар әдәбиятында жанрлар формалашу», «Сәгыйть Рәмиев һәм татар әдәбиятында романтизм», «Әдәби әсәрләрнең тел-стиле», «Драма теориясе» һ. б. Ф. Сафиуллина әйтмешли, ул, нинди курсны бирсәләр, шуны укытырга әзер иде.

Укыту планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары беренче курстан соң фольклор, икенче курсны бетергәч, диалектологик практика узалар иде. Ике атналык бу чара экспедиция рәвешендә Татарстанда гына түгел, илебезнең милләттәшләр яши торган күп төбәкләрендә – Башкортстан, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Сарытау, Ульяновск, Түбән Новгород, Киров, Чувашия һәм кайбер башка өлкәләрендә һәм республикаларында үтә иде. Болар белән безнең күпчелек укытучылар, шул исәптән Ш. Садретдинов та җитәкчелек итте. Аның авыл-бистәләрдә студентлар белән бергә концерт-кичәләрдә катнашуы да истә калган. Мондый экспедицияләр вакытында күпләгән фольклор материаллары, кулъязмалар туплана иде. Бераздан алар, шул исәптән Ш. Садретдинов төркеме тапкан материаллар да, гыйльми, мәдәни бәйләнешкә кереп киттеләр. Галимебез Казан пединституты, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институты студентларына да бераз вакыт татар әдәбиятыннан лекцияләр укыды. (Мәгълүм ки, 1972–1978 елларда бу институтта татар әдәбиятыннан дистәгә якын тәрҗемәче әзерләнде. Анда Солтан Шәмси, Роза Баубекова (Кожевникова), Фирдәвес Әһлиуллина, Зәйтүнә Исхакова һ. б. каләм әһелләре белем алды. Күренекле тәрҗемәче Галия Хантимерова җитәкләгән бу төркемдә Марсель Бакиров белән без фәкыйрегез дә Мәскәү университетында стажировка узу вакытында берничә ай лекцияләр укыдык.)

Соңгы дәвер татар әдипләренең күпчелеге Казан университетында белем алган. Аларны иҗади яктан әзерләүдә һәм үстерүдә Ш. Садретдиновның да роле зур. Ул башлап язучыларның үзенә күрә бер мәктәбе, иҗади мәйданы булган «Әллүки» түгәрәгендә дә актив эшләде, шул исемдәге стена гәҗитенең редакторы да булды. Ничектер, Ш. Садретдиновка студентлар нык тартыла иде. Алар остазларының Галактионов урамындагы фатирына да еш килеп тордылар. Люция ханым да килгән кешеләргә һәрчак ачык йөзле булды. Гомумән, хезмәттәшебез үзенең бөтен табигате белән ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы зат иде. Аспирантка Чулпан Зарипова (ул хәзер Төркиядә яши) «С. Рәмиев иҗатында Көнчыгыш һәм Европа эстетикасы контекстында демонизм проблемасы» темасына диссертация язганда, Шәйхи дустыбыз аның консультанты кебек тә булды, үзенең шәхси архивындагы материалларны да биреп торды.

Ш. Садретдинов, югары дәрәҗәле (квалификацияле) белгечләр, әдип-галимнәр әзерләү, әдәби иҗат белән тыгыз бәйләнештә, әдәбият белеме, тәнкыйть өлкәсендә дә уңышлы гына эшләде. Ул фәнгә үзенең С. Рәмиев турындагы саллы тикшеренүләре белән килеп керде. ХХ йөз башларында бик тә популяр булган бу шагыйрь совет чорында, ничектер, игътибардан бераз читтәрәк калды, тиешенчә өйрәнелмәде һәм басылмады да. Ш. Садретдинов, объектив заруриятне тирән тоеп һәм остазы Хатип ага Госман киңәшләрен искә алып, яшьләргә хас мавыгу, дәрт белән С. Рәмиев иҗатын бик ныклап өйрәнде: Казан, Әстерхан һәм кайбер башка шәһәрләрдәге архив-фондларда эшләде, күпләгән гәҗит-журналлар белән танышты, шагыйрьгә теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле гаять күп материаллар туплады; фәнни-теоретик әдәбиятны өйрәнү дә үзәккә куелды. Шуның нәтиҗәсе буларак, гаять саллы, факт-мәгълүматларга, фәнни-теоретик күзәтүләргә бай диссертация туды. Анда С. Рәмиевнең тәрҗемәи хәле, күпкырлы эшчәнлеге, әсәрләренең идея-эстетик табигате, жанр үзенчәлекләре, шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урыны шактый тулы һәм ышандырырлык рәвештә яктыртылды. Хезмәттә аеруча С. Рәмиевнең романтизм белән нинди мөнәсәбәттә торуы кызыклы тикшерелә. Ш. Садретдиновның диссертация яклавы гыйльми-мәдәни тормышта бер мөһим вакыйга рәвешендә узды. Хәтта кайберәүләр бу хезмәтне докторлык дәрәҗәсендәге тикшеренү дип тә бәяләде. Галимнең бу диссертациясе, бераз кыскартылып, 1973 елда Казан университеты нәшриятында аерым китап рәвешендә дә басылып чыкты (Сәгыйть Рәмиев иҗаты. – 162 б.). 1974 елда без бу монография турында «Җитди тикшеренү» исемле уңай рецензия дә бастырган идек (Социалистик Татарстан. – 1974. – 29 декабрь). Киңәш рәвешендә С. Рәмиев шигъриятенең урыс әдәбияты белән генә түгел, ә Шәрык сүз сәнгате белән дә бәйләнешләрен ныграк тикшерү зарурияте әйтелгән иде.

Ш. Садретдинов С. Рәмиев иҗатын өйрәнүне гомере буе дәвам итте, дистәләгән мәкалә бастырды, доклад-чыгышлар ясады. «Татар әдәбияты тарихы»ның алтытомлык академик басмасына (III том) шагыйрь хакындагы бүлекчәне дә ул язды. 1980 елда «Сәгыйть Рәмиев. Таң вакыты» исемендәге китап дөнья күрде (Казан. – 270 б.). Аның тарафыннан тупланган, әзерләнгән бу җыентыкка әдипнең шигырьләре, проза һәм сәхнә әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистикасы кертелгән. Бай эчтәлекле кереш мәкалә, шәрех-аңлатмалар да бар. Ахырда С. Рәмиев әсәрләренең, аның турындагы язмаларның библиографиясе дә урнаштырылган (259–266 б.). 1980 елгы бу китап хәзергәчә шагыйрь әсәрләренең чагыштырмача тулы һәм ышанычлы җыентыгы хисаплана.

Ш. Садретдинов шактый еллар буе XIX йөз әдәбиятын укытты. Шуңа нисбәтән ул фәнни тикшеренүләр дә алып барды. Аеруча аны XIX йөз шагыйре Әбелмәних Каргалый һәм педагог, мәгърифәтче Мартемьян Иванов эшчәнлекләре кызыксындырды. Галим әлеге ике затның язма мирасын комплекслы өйрәнде. Бу эзләнү-тикшеренүләрнең төп нәтиҗәләре Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән ике китапта урын алды: Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. а) XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре (Казан, 1982. – 144 б.), б) XIX йөз татар хрестоматияләре (Казан, 1982. – 136 б.). Алардагы Ш. Зәки, С. Кукляшев һәм Оренбургтагы Неплюев уку йорты бүлекләре безнең тарафтан язылган. Ә инде Ә. Каргалый һәм М. Иванов бүлекләренең авторы – Ш. Садретдинов. Бу монографияләрдә югарыда телгә алынган шагыйрь һәм мәгърифәтчеләрнең тәрҗемәи хәлләре, иҗатлары, хрестоматияләре шактый җентекле анализлана, тиешле шәрех-аңлатмалар белән, урыны белән хәзерге телгә тәрҗемә дә ителеп, әдәби әсәрләр дә урнаштырыла. Шунысы мөһим: бу ике китап та фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек тарафыннан бик тә уңай кабул ителде: урыс, татар, башкорт телләрендә мәкалә-рецензияләр басылды; Казан университетындагы 1983 елгы фәнни эшләр конкурсында алар беренче урынны алды, китап авторлары лауреат исеменә лаек булды. Ш. Садретдиновның М. Гайнетдинов белән берлектә әзерләнгән «Әбелмәних Каргалый» дигән китапчыгы да бар (КДУ нәшр., 1978. – 36 б.). Ул студентларга әсбап-ярдәмлек рәвешендә язылган.

Мәгълүм ки, узган гасырның 80–90 нчы еллар аралыгында, илдәге үзгәртеп коруларга нисбәтән, милли тормыш та шактый җанланып китте. Милли мәгарифне торгызу, мәктәпләрдә, уку йортларында татар телен һәм әдәбиятын ныклап өйрәнү көн тәртибенә куелды. Шуңа мөнәсәбәттә уку-укыту программалары төзелде, аларга нигезләнеп дәреслекләр язу башланды. Татар урта мәктәпләренең, гимназияләренең IХ сыйныфы, педагогия училищелары, көллиятләр өчен дәреслек-хрестоматия төзү эшен Татарстан Мәгариф министрлыгы Ш. Садретдинов белән без фәкыйрегезгә йөкләде. Ныклы фәнни әзерлек һәм педагогик тәҗрибәне таләп иткән бу җитди бурычны без ул вакыттагы көчле милли энтузиазм, дәрт һәм гаять җаваплылык белән башкарырга омтылдык. Бу дәреслектә меңьеллык татар әдәби процессы, төп әдипләр, аларның әсәрләре, теоретик төшенчәләр, әдәби бәйләнешләр яктыртылды. Һәр бүлек тиешле сорау-биремнәр, методик аппарат белән тәэмин ителде. Аның Борынгы һәм Урта гасыр чоры, XIX йөзнең икенче яртысындагы поэзия, Акмулла, Гали Чокрый, Яков Емельянов турындагы бүлекләре безнең тарафтан язылды, ә XIX гасырның төп өлешен Ш. Садретдинов әзерләде. Программага, дәреслеккә туры китереп, без Тукайгача чор әдәбиятыннан IX сыйныф өчен 456 битле хрестоматия дә төзедек. Дәреслекнең беренче басмасы 30 мең тираж белән 1994 елда, ә хрестоматия 35 мең данә белән 1995 елда дөнья күрде. Баштарак бу китаплар белән эшләү авыррак та булгандыр. Әмма бераздан аларга укучылар һәм укытучылар да күнекте. Бу дәреслек-хрестоматияләр инде ике дистә елдан артык гамәлдә: алар зур тиражлар белән инде дүрт мәртәбә кабат нәшер ителделәр. Әлеге китапларга, шул исәптән Ш. Садретдинов тарафыннан язылган бүлекләргә дә, минем тарафтан аерым хосусый үзгәреш-төзәтмәләр кертелде. IX сыйныфка адресланган бу дәреслек-хрестоматияләр хакында укытучылар һәм галимнәрнең (Ф. Нуриева, И. Галимов, С. Трофимова һ. б.) язмалары, кызыклы фикерләре бар. Күренекле профессор Резеда Ганиева аларның универсаль характерда булуын еш искәртә. Әлеге дәреслек-хрестоматияләр, ди ул, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәре өчен генә түгел, ә студентлар, аспирантлар, әдәбият галимнәре, язучылар өчен дә менә дигән ярдәмлек, энциклопедия, антология кебек белешмә.

Ш. Садретдинов XIX йөз татар әдәбиятында эстетик идеал проблемасын да ныклап өйрәнә башлаган иде. Бу юнәлештә ул берничә мәкалә дә язды, фәнни конференцияләрдә докладлар да сөйләде. Болар арасында аеруча аның «Акмулланың эстетик идеалында Ш. Мәрҗани образы» дигән чыгышы кызыклы булды. Ул 1983 елда Г. Ибраһимов исемендәге институт нәшер иткән җыентыкта да басылып чыкты («Материалы юбилейных торжеств и научной конференции, посвящ. 150-летию Акмуллы…»). Галим, архив материалларына нигезләнеп, 1993 елда «Татарские стихи в архиве Г. Р. Державина» дигән язмасын да бастырды; «Әдәбият белеме сүзлеге»нә, «Татар энциклопедиясе»нә мәкаләләр дә язды.

Шәйхелислам яшьтән үк шигырьләр дә иҗат итте, тәрҗемә белән дә шөгыльләнде. Аларның кайберләре көндәлек матбугат битләрендә басылып та чыкты. Әмма хезмәттәшебез, үзенең әдәби әсәрләрен туплап, аерым җыентык рәвешендә нәшер итәргә әллә теләмәде, әллә өлгерми калды. Шунысын да искәртик: ул, остазы Х. Госман кебек, шигъри табигатьле кеше иде; әдәбиятны, аеруча поэзияне нечкә тоемлады. Бу хосусият аның фәнни-тәнкыйди эшчәнлегенә, аеруча тел-стиленә дә уңай йогынты ясады.

Ш. Садретдинов, кайда гына эшләсә дә, үз вазифасына җаваплы карады. Аның «Шәхси эше»нә бик тә уңай эчтәлекле характеристикалар теркәлгән. Университет ректорының да «Рәхмәт»ләре, «Мактау язулары» бар. Әмма, ни үкенеч, бу намуслы, тырыш галимгә, укытучыга, журналистка зуррак, республика дәрәҗәсендәге бүләк-исемнәр бирелми калган икән. Бу, бәлкем, өлешчә аның гадәттән тыш тыйнаклыгы белән дә аңлатыладыр.

Аңа гомеренең ахыргы елларында, өеп-өеп, кайгы-мәшәкатьләр килеп торды: чирек гасырлап бергә яшәгән хатыны Люция ханым үлеп китте, кече кызы бәхетсезлеккә очрады; бер-бер артлы туган-тумачаларын җирләп торды… Кабат корып караган гаилә тормышы да озын гомерле булмады. Өстәвенә Шәйхиебез мәзәк кенә ситуациядә аягын да сындырды. (90 нчы еллар урталарында Казанга Американың атаклы артисткасы, гүзәлләрнең гүзәле Виктория Руффо килгән иде. Университет янында аны күрергә, Сабан туендагы кебек, дөнья кадәр халык җыелды: этеш-төртеш… Шәйхиебез дә «шунда (аның үзе сөйләвенчә), ялгыш таеп китеп, аягын имгәтә». Бу төр сәбәпләр аркасында соңгы вакытта бик нәтиҗәле эшли алмавына Ш. Садретдинов үзе дә бик читенсенеп йөрде. Пенсия яшенә җитеп килүен исәпкә алып, аны 1995 елның декабрендә яңадан бер елга гына эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу мәсьәлә каралган кафедра утырышындагы Шәйхи дустыбызның борчулы кыяфәте, үзен гаепле тоткандай сагышлы карашы хәзер дә күз алдында. Хезмәттәшебез алга таба да булдыра алган кадәр тырышып кына эшләп йөрде: дәресләр алып барды, гадәттәгечә, күп кенә курс-диплом проектлары белән җитәкчелек итте. Әмма һич тә көтмәгәндә рәхимсез үлем алтмышынчы яшен ваклап барган галимне 1996 елның 21 мартында арабыздан алып китте. Алдагы көнне генә кичкә таба аның белән очрашкан идек. Зарланмады да, кәефе дә ярыйсы күренде. Икенче көнне иртүк кызы Гүзәл «Әти үлде!» дип шалтыраткач ышанмадым: такси алып тиз генә аларга киттем. «Яман хәбәр хак була» дип юкка гына әйтмиләр шул: Шәйхи дустыбыз утырган җирендә кинәт бөгелеп төшә дә җан бирә.

Хезмәттәшебезне соңгы юлга озатуда гаять күп кеше катнашты. Аның Галактионов урамындагы йорт ишегалдында гына түгел, урам якта да дөнья кадәр халык булды. Бик күп җылы, хәтта үкенечле сүзләр дә әйтелде. Якыннарының теләге белән Ш. Садретдинов туган авылында әти-әниләре күмелгән зиратта җирләнде. (Анда безнең кафедраның яшь укытучысы Әлфәт Закирҗанов та катнашты.) Шунысы куанычлы: Шәйхи дустыбызны хезмәттәшләре, шәкертләре, күпләгән укытучылар гына түгел, ә якташлары, авылдашлары да даими истә тоталар. Ул укыган мәктәптә музей бар, туган ягында төрле чаралар оештырыла. Казаннан да дуслары, шәкертләре килеп тора.

Шәйхелислам Аләведдин улы Садретдинов, – галим, педагог, тәнкыйтьче, журналист буларак, татар фәне, мәгарифе, мәдәнияте тарихында сизелерлек эз калдырган мөхтәрәм зат.

Безнең мирас. – 2017. – № 2. – 36–41 б.
I. 11. Рухи мирасыбызның ышанычлы хадиме
(Әнвәр Шәриповка – 75 яшь)

Алтын Урда чоры шагыйре Сәйф Сараиның бер хикәятендә «йөз яшәр бер кеше» үзенең озын-озак гомерен «бер-ике сулыш алу», «җиһан табыныннан биш-алты лөкъмә (кисәк ризык) йийу (ашау)» белән тиңли. Чыннан да, ничек кенә яшәсәң дә, гомер юлы тиз узыла. Әле генә шатлана-шатлана каршы алган еллар, сизелмичә генә, тарих куенына керә бара. Билгеле галим, педагог, тәнкыйтьче, профессор, журналист Әнвәр Шәриповның 60 яшьлек гомер бәйрәмен әле яңа гына Чаллы Татар драма театры бинасында зурлап уздырган идек. Озак та үтми, җәмәгатьчелек бу мөхтәрәм затның 70 еллыгын да билгеләп китте. Кай арада әле менә аның 75 еллыгы да килеп җиткән?! Шунысы куанычлы: Әнвәр Шәрипов, элеккеге хезмәтләренә генә аркаланып ятмыйча, гыйльми-әдәби эзләнүләрен дәвам итә, армый-талмый, милләт хадиме (хезмәтчесе) вазифасын башкарып килә. Моның өчен халык, аеруча татар зыялылары, аңа рәхмәтле.

Әнвәр Мәгъдәнур улының тәрҗемәи хәле аның күп кенә чордашларының гомер юлына охшаш: авыр сугыш еллары, ачлы-туклы тормыш, әтисенең сугышта (1942 елда) һәлак булуы, гаилә йөген әнисе Маһипәрваз Габделгалим кызының тартуы… Шунысын да әйтеп китик: Әнвәр Мәгъдәнур улы әтисе ягыннан шагыйрь Сирин Батыршин, әнисе ягыннан атаклы Туйкиннар нәселенә тоташа.

Кешенең кемлегенә, холык-сәләтенә туган туфрак, яшәгән төбәк тә зур йогынты ясый. Мәгъдәнур улының туып үскән яклары – халкыбызның болгар-хәзәр, Алтын Урда чорларыннан ук яшәгән борынгы җирләре, күпләгән күренекле әһелләрне үстергән тарафлар. Әнвәр 1941 елның 9 октябрендә, дәһшәтле сугыш башлануның дүртенче аенда, Ютазы районының Кәрәкәшле авылында (ул берара Баулы районына да кереп ала) колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. (Мәгълүм ки, исемнәре җырларга кергән бу зур һәм мәшһүр карьядә гомеренең зур өлешен Хельсинкида уздырган шагыйрә Гәүһәр апа Туганай (1911–1990 нчы еллар ахыры), күренекле галимә, профессор Фәһимә Хисамова һәм кайбер башка билгеле затлар туып үсә.) Булачак әдәбиятчы галим дүртенче сыйныфка кадәр туган авылында укый. Аннан аларның гаиләсе Лениногорск районының атаклы Зәй-Каратайга (әнисенең туган авылына) күчеп килә. (Мөгаен, шуңадыр да Ә. Шәриповны һәм Ютазы, һәм Баулы, һәм Лениногорск районы кешеләре еш кына үзләренең якташлары дип саныйлар.) Биредә Әнвәр урта белем ала. Мәгълүм ки, узган гасырның өченче чирегендә Татарстанның көнчыгыш районнарында, нефть чыгаруга нисбәтән, яңа калалар, бистәләр калка, мәдәни-рухи тормыш шактый җанланып китә, төрле мәдәният учаклары, әдәби түгәрәкләр гөрләп эшли, яшь иҗат көчләрен барлау, үстерү игътибар үзәгенә алына. Кечкенәдән үк сүз сәнгатен яраткан Әнвәр дә шигырьләр, мәкаләләр яза башлый. Алар район, республика гәҗитләрендә басыла. Лениногорск каласында Шамил Бикчурин җитәкчелегендәге әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасына әверелә.

Әдәбият белән мавыгу Зәй-Каратай унберьеллык мәктәбен тәмамлаган егетне 1960 елда Казан университетының татар филологиясе бүлегенә китерә. Ул вакытта икенче курста укыган без фәкыйрегез Әнвәрне шул чордан бирле, ягъни ярты гасырдан артык белә. Шунысын да искә төшерәсе килә: элегрәк татар бүлегендә укыган студентлар гыйльми-иҗади, милли яктан көчлерәк, активрак, шәхси яктан өлгергәнрәк кебек иде. Мәсәлән, 1960 елда университетны төгәлләүчеләрнең барысы да диярлек татар дөньясының билгеле кешеләре булып киттеләр (Флёра Сафиуллина, Фәһимә Хисамова, Әхмәт Рәшит, Нурмөхәммәт Хисамов, Шәйхелислам Садретдинов, Казбек Гыйззәтов, Рәшит Зәкиев һ. б.). Егерме кешелек безнең төркемнән дә (1959–1964 еллар) ике фән докторы (Малик Хәйруллин, Хатыйп Миңнегулов), дистәләгән әдип, журналист, атказанган укытучы, хәтта СССР Верховный Советы депутаты (Розалина Миңнуллина-Дәүләтбаева), Тукай премиясе лауреаты (Рәдиф Гаташ) чыкты. Бу яктан Әнвәр укыган төркем аеруча көчле иде. Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов, Рүзәл Юсупов, Фирдәвес Гарипова, Фарсель Зыятдинов, Флёра Баязитова кебек шагыйрьләрне, фән докторларын искә төшерү дә күп нәрсә хакында сөйли. Ул вакыттагы таләп нигезендә, эш стажы булмаган студентлар бер ел буена, укудан тыш, кайда да булса эшләргә тиеш иде. Әнвәр дә беренче курста Казандагы төзелешләрнең берсендә маляр булып йөрде бугай.

Уку елларында Әнвәр тырыш, әдәби-гыйльми, иҗтимагый чараларда актив катнашучы студент буларак танылды. Көндәлек матбугат битләрендә төрле язмалары да күренеп торды. Нил Юзиев җитәкчелегендә Хәсән Туфан иҗатын тикшерүгә багышланган диплом эше дә югары бәяләнде.

1965 елда университетны тәмамлаганнан соң, Ә. Шәрипов бер ел Ленинградта, Кавказ артында армиядә хезмәт итте. (Аның әле елык-елык килеп торган, офицер погоннары таккан хәрби киемдә йөрүен дә искә төшерәләр.) Биектау районында радиотапшырулар редакторы, «Татарстан яшьләре», «Татарстан кооператорлары» гәҗитләрендә журналист, Ютазы урта мәктәбендә укытучы (анда ул немец теле дә укытты кебек) булып эшләде. 1969–1972 елларда Әнвәр үзе укыган университетның татар әдәбияты кафедрасында профессор Хатип ага Госман җитәкчелегендә аспирантура узды. 1973 елда Утыз Имәни иҗаты буенча диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга иреште. 1971–1978 елларда Ә. Шәрипов – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре. Аннан соңгы ун елдан артык вакыт эчендә ул –Алабуга педагогия институтында өлкән укытучы. 1990 елдан алып хәзергәчә Әнвәр Мәгъдәнур улы Чаллы педагогия институтында эшли: доцент, профессор, декан, кафедра мөдире. Шушы чорда Укытучыларга өзлексез белем бирү институтының проректоры вазифаларын да дүрт ел дәвамында башкара. 2001 елда Казан дәүләт университетында докторлык диссертациясен яклый (фәнни консультанты – Х. Миңнегулов). Алабуга һәм Чаллы институтларында Ә. Шәрипов төрле гомуми һәм махсус курсларны укыта. Кайвакыт ул, шаярып, «мин укытмаган фән калмады бугай инде» дип тә куя. Шулай да төп һәм даими алып барган курслары – «Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты», «XIX йөз татар әдәбияты», «Татар балалар әдәбияты». Уку-укыту процессына нисбәтән Ә. Шәрипов дистәләгән программалар, методик әсбаплар төзеп бастырды. Кырык елга якын югары уку йортларында эшләү дәверендә меңәрләгән укытучылар, шактый күпсанлы журналистлар, әдип-галимнәр әзерләүдә катнашты. Алабугада шактый еллар буе «Чулман» әдәбият-иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итте. Аның турыдан-туры җитәкчелегендә диссертацияләр дә язылып якланды.

Ә. Шәрипов, – барыннан да элек, әдәбиятчы галим. Ул фәнгә Габдерәхим Утыз Имәни (1754–1834) иҗатын тикшергән хезмәтләре белән килеп керде. Дөрес, бу шагыйрь моңа кадәр дә Үлмәс Беляева һәм кайбер башка галимнәр тарафыннан азмы-күпме өйрәнелгән иде. Әнвәр Мәгъдәнур улы исә Утыз Имәни эшчәнлеген колачлап, җентекләп тикшерде: кулъязмаларын барлап, үзара чагыштырып, энә күзеннән уздырып чыкты, әсәрләренең тәнкыйди текстын төзеде, тиешле шәрех-аңлатмалар бирде, авыр аңлаешлы урыннарын хәзерге телгә тәрҗемә итте. Болардан тыш, ул шагыйрь иҗатының идея-эстетик табигатен, элеккеге әдәби традицияләр, үз чоры белән бәйләнешләрен дәлилле рәвештә яктыртты. Шунысы мөһим: Ә. Шәрипов Утыз Имәни хакында диссертация язу һәм яклау белән генә чикләнмәде, аннан соңгы елларда да шагыйрь мирасын өйрәнү һәм пропагандалау эшен дәвам итте. Аның тарафыннан әзерләнеп, 1986 елда дөнья күргән 386 битле Утыз Имәни әсәрләренең җыентыгы фәндә генә түгел, киң җәмәгатьчелек тарафыннан да зур вакыйга рәвешендә кабул ителде. Соңгы ике-өч дистә елда бөек шагыйрь, фикер иясенә багышланган төрле чаралар (конференция-семинарлар, кичәләр) еш булып тора. Аларны әзерләүдә һәм үткәрүдә дә юбилярыбыз төптән җигелеп тарта.

Ә. Шәрипов, – Утыз Имәнидән тыш, кайбер бүтән әдипләрне, әдәбиятыбызның башка җитди мәсьәләләрен дә өйрәнгән зат. Мәсәлән, ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Колшәриф (Кол Шәриф) мирасын махсус тикшерде, 1977 елда кереш сүз, тиешле шәрех-аңлатмалар белән аның әсәрләрен бастырып чыгарды (Кол Шәриф. «И күңел, бу дөньялар»). Узган гасырның 80 нче елларында Ә. Шәрипов Борынгы һәм Урта гасыр төрки-татар сүз сәнгатенең теоретик мәсьәләләре, аеруча жанрлар поэтикасы белән ныклап шөгыльләнә башлады. Шушы проблемаларга бәйләнештә Ленинград дәүләт университетында докторантура узып кайтты, архив-китапханәләрдә эшләде, күренекле галимнәрдән консультацияләр алды. Бу эзләнү-тикшеренүләрнең нәтиҗәләре ахырда «Борынгы төрки һәм төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы» исемле хезмәт рәвешендә оешты һәм докторлык диссертациясе рәвешендә уңышлы гына якланды. Әлеге саллы монография 2001 елда Казан университеты нәшриятында аерым китап булып та басылды (Зарождение и становление системы стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII–XIV вв.). – 364 с. / науч. ред. Х. Ю. Миннегулов). Шунысын да искәртик: бу монографиягә татар әдәбияты фәнендә генә түгел, ә гомумән, тюркологиядә дә еш кына сылтамалар ясала.

Ә. Шәрипов коллектив, академик хезмәтләр язуда да даими катнашып килә. Мәсәлән, алтытомлык «Татар әдәбияты тарихы»ның I җилдендәге (1984) «XVIII йөзләр татар әдәбиятына күзәтү», «Габдерәхим Утыз Имәни», «Әдәби бәйләнешләр» бүлекләре аның тарафыннан әзерләнгән. 2014 елда дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы»ның I һәм II томнарында ул язган бик тә җитди бүлекләр бар («Урхун-Енисей язмалары», «Борынгы уйгур язулы истәлекләр» һ. б.). Ул – «Татар энциклопедиясе»ндә басылган дистәләгән мәкаләнең авторы да.

Мәгълүм булганча, безнең рухи мирасыбызның төп өлешен, нигезен кулъязма әдәбият тәшкил итә. Галимнең бу төр истәлекләрне эзләү, табу, барлау, гыйльми әйләнешкә кертү юнәлешендәге эшчәнлеге дә хуплауга лаек. Ул аеруча Г. Ибраһимов исемендәге институтта эшләү елларында, соңрак Алабуга, Чаллы пединститут студентлары белән оештырылган фольклор, археографик экспедицияләр вакытында күп кенә кыйммәтле материаллар табып, аларны тасвирлап, китапханәләргә, архив-фондларга тапшырды. Мәсәлән, 1973 елда Ә. Шәрипов Сарабиккол авылыннан табып, «Мирасханә»гә биргән Шәмседдин Тубылиның (1825–189?) кулъязма китабы галимнәр тарафыннан югары бәяләнә. Шунысы мөһим: ул элеккеге гарәп язулы чыганакларны яхшы белә, төрле архив-фондларда да озаклап эшләргә ярата. (Сер түгел: соңгы вакытта безнең агай-эне арасында гарәп язулы чыганакларны укый белмичә, архив-фондларда бик казынмыйча, мәкалә-хезмәтләр бастыру да ешаеп китте.)

Ә. Шәрипов Тукайгача чор сүз сәнгатен генә түгел, аннан соңгы әдәбиятны да өйрәнеп бара: аерым мәсьәләләр, әдипләр, әсәрләр хакында мәкалә-рецензияләр язып тора. Алабуга, Чаллы төбәгендәге аерым әдипләрнең, аеруча яшь язучыларның, дистәләгән китабы аның редакциясендә, кереш сүзе белән дөнья күргән. Болар арасында Әлфия Ситдыйкова, Лениза Вәлиева, Фазыл Шәех һ. б.ның җыентыклары бар.

Ул инде берничә дистә ел буе үзенең авылдашы, күренекле шагыйрь Сириннең тормышын, иҗат мирасын өйрәнү белән мәшгуль. Галимнең бу әдип хакында инде берничә язмасы дөнья күрде, аның шигырьләре дә укучыларга тәкъдим ителде. Ишетүемчә, хәзерге вакытта Ә. Шәрипов Сирин әсәрләренең җыентыгын басмага әзерли икән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации