Электронная библиотека » Индус Сирматов » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Туксан тугыз шаяру"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Индус Сирматов


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Индус Сирматов
Туксан тугыз шаяру. Робагыйлар


Робагый язган абый

Яшьлегендә шигырь язып карамаган, үзенең иң мөкатдәс хисләрен шигъри юлларга салырга тырышмаган кеше юктыр. «15–16 яшьтә шигырь язмаган егетне яисә кызны табибка күрсәтергә кирәк», – дип, юкка гына әйтмиләрдер инде. Чөнки шигырь ул – мәхәббәт җимеше, шигырьдә яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте, яшьлек ашкынуы булырга тиеш. Шуңа күрәдер дә инде шагыйрьләребезнең күбесе, өлкәнәя барган саен, әкренләп прозага күчә: хикәя, повесть, романнар иҗат итә башлый. Әмма татарда «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дигән әйтем дә бар бит әле…

Баштарак Индус Сирматовны мин Татарстан телевидениесенең әдәби редакция мөдире, иҗат әһелләрен зәңгәр экраннарга чыгаручы бик тә таләпчән мөхәррир буларак кына белә идем. Кайвакытта: «Үзе каләм тотып язып карамаган килеш, ничек итеп әдәби әсәрләрнең, язучы иҗатының нечкәлекләрен шулай яхшы белә икән ул?» – дип гаҗәпләнгән чакларым да була иде. Һәм көннәрдән бер көнне, матбугатта аның шактый саллы хикәясе басылып чыккач: «Юкәдә икән чикләвек!» – дип, тел шартлатып куйдым. Шулай бер-бер артлы хикәяләре басыла торгач, мөхәррир Сирматовның әкренләп язучы Индус Сирматовка әверелгәнен сизми дә калдым.

Татарстан милли китапханәсендә эшләгәндә, иртәдән кичкә кадәр андагы рухи хәзинәләрне барлый, китаплар эчендә кайный идем. Шулай беркөнне, татар бүлегендә казынганда, «Әдәби Алабуга» дигән уч төбе хәтле китапчыкка юлыктым. Кызыксынып актара башлагач, анда «Индус Сирматов» дигән исемне, исем астындагы шигырьләрне күреп туктап калдым. Телефоннан шылтыратып, бу ачышым хакында Индус агайның үзенә җиткерергә ашыктым. Ул, ниндидер гөнаһлы гамәл кылган кеше сыман, тартынып кына: «Булды инде минем дә шундый шагыйрь чаклар», – дип әйтеп куйды.

Әлеге «ачышымнан» соң инде чирек гасыр гомер узды. Һәм менә бүген, Индус Сирматовның «Туксан тугыз шаяру» дип аталган робагыйлар мәҗмугасын укып утырганда, аның гомер юлын, иҗат язмышын тагын бер кат күз алдыннан кичердем. Робагыйлар язу өчен, яшьлек ярсуы, яшьлек дәрте генә җитми, робагый ул – гадәттә, дөньяның ачысын-төчесен күргән, язмыш сынауларын үтеп акыл утырткан шагыйрьләрнең иҗат җимеше. Нури Арсланов, Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Дамир Гарифуллин кебек әдипләребезнең аксакал яшенә җиткәч кенә робагый бакчасына керергә җөрьәт итүләре юкка гына түгелдер инде.

Әлеге кулъязманы укып чыккач, мин: «Индус Сирматов та робагый яшенә җиткән икән», – дип уйлап куйдым. Әмма, ни гаҗәп, аның робагыйларында картлыкның, аксакаллыкның эзе дә юк. Аларда яшьлек чаялыгы, яшьлек дәрте, яшьлек шаянлыгы, мәхәббәт кайтавазы күңелләрне үртәп, кытыклап тора. Бу робагыйларда мин үзем инде дистә еллар буе белгән-күргән Индус Сирматовның холкын-фигылен танып куандым, үзем өчен аны өр-яңадан ачкан кебек булдым. Әйе, иҗатының бу чорында – робагыйларында да ул үзе булып кала алган, ихлас хисләрен аз гына да яшермичә, кешеләргә, дөньяга ачып салган. Ә ихласлык – теләсә кайсы шагыйрьнең, язучының иң асыл сыйфатыдыр.

Разил Вәлиев,
Татарстанның халык шагыйре

Багышлау

 
Бу юлларны укып кара – робагыймы?
Робагыйлар язарга, мин – бер сантыймы?!
Язганымны укып-укып аңламасаң,
Гаепләмә пеләш башлы бу сабыйны.
 

Яшьлек

ЗӘҢГӘР КҮЗГӘ
 
Зәңгәр күзең алмасында мин идемме?
Әллә берәр котырынган җен идеме?
Күзең йомдың, шунда теге җен юк булды,
Аяк аскайларымдагы җир убылды.
 
КАМЫШМЫ УЛ?
 
Күл читендә ни сыгыла, камышмы ул?
Әйтче, гүзәл, сиңа чүт-чүт танышмы ул?
Аералмыйм – әллә камыш, әллә билең,
Шуңа карап торам әле мин – шыр тилең.
 
НИ КҮЗЛӘДЕҢ?
 
Тәрәзәдә иде синең күзләрең.
Качып кына, шулай кемне күзләдең?
Бераз киткәч, мин борылдым, түзмәдем,
Ләкин инде анда сине күрмәдем.
 
ЯЗ БАШЫНДА
 
Ник чырылдый бу сыерчык өй түрендә?
Белми мәллә – буран уйный күңелемдә.
Бер кыз үтте, каш сикертеп елмайсам да,
Борылып та карамады һич югында.
 
ҮТЕНЕЧ
 
Түзәр идем, әгәр җавап көтмәсәм.
Әйтмәс идем, болай газап чикмәсәм:
«Мин юләрне үзеңә тиң итмәсәң,
Кәс-кәс басып үтеп китмә, ичмасам».
 
ТӘҮБӘ
 
Шаян кызый, ни яшердең, шармы соң ул?
Бигрәк матур – һәр кызда да бармы соң ул?
Ул ике шар күп түгелме берүзеңә?
Тәүбә-тәүбә, көфер димә бу сүземә!
 
ЙОЛДЫЗЛАР
 
Без туганчы булды микән бу йолдызлар?
Әйдә әле, бергәләшеп саныйк, кызлар!
Без картайгач, имеш, алар булмас, диләр,
Соңга калмыйк, санап калыйк, булмыйк юләр!
 
УЯНУ
 
Ул көнне мин, шаяртып, кулымны суздым,
Син нигәдер: «Мәхәббәтсез!» – дигән булдың.
Шул сүзеңнән мәхәббәтем уянды бит,
Һич ваемсыз йөрәгемдә кабынды ут!
 
ТЕЛЕВИЗОР КАРАГАНДА
 
Чыршыларга яңа елның кары ява.
Яуса явар, исем китми әле аңа.
Шунсы яман – бәгыремне телеп юри,
Тирәсендә бер чибәр кыз биеп йөри.
 
ЯЛГЫШМЫЙ ТЕЛ
 
Дустым, синең телкәйләрең гөлләр сибә.
Минеке дә бик калышмый, но тәк сибя.
Ә шулай да, ни өчендер, бер үк телдә
Кабатлыйбыз «сөям» сүзен син дә, мин дә.
 
ТАШ ВӘ ТУТАШ
 
Бик килешле кызыл якут йөзек кашың,
Ялтыр-йолтыр алкаңдагы асылташың.
Җәһәннәмгә атып бәреп асылташны,
Алып кына качар идем син туташны.
 
ХӨКЕМ
 
Бик күп икән асылташлар, сиңа охшаш:
Энҗе, мәрҗән, якут, гәүһәр, алмаз, ахак.
Сиңа тиңләп, ташлар саныйм – менә юләр!
Син барында, таш кирәкме – менә ахмак!
 
ТИК КАРАП ТОР
 
Энҗе булып муеныңа сарылыйммы?
Ялкын булып йөрәгеңдә кабыныйммы?
Беләмен ич барбер миңа булмасыңны –
Әллә сиңа читтән генә табыныйммы?
 
ИКЕ ГАШЫЙК
 
Белдем инде – син дә гашыйк, мин дә гашыйк,
Качыш-мачыш уеннарын әйдә ташлыйк.
Кәгазь язып, дагауарга кул куйыйк та
Бергә-бергә бер шалашта тора башлыйк.
 
КЕМ ГАЕПЛЕ?
 
Үзең гаепле булырсың, наян кызый,
Алай-болай чарасыздан гөнаһ кылсам.
Үлем шәрабларын, валлаһ, эчәр идем,
Әгәренки гомерлеккә миңа булсаң.
 
КЕМ ТҮЗӘР?
 
Ап-ак карга басып килә бер гүзәл,
Бу гүзәлгә гашыйк булмый, кем түзәр?!
«Үтердең бит, гүзәлем, – дип, – үземне», –
Әйтми торам әле пока сүземне.
 
НӘЗКӘЙ БИЛГӘ
 
Гаеп итмә, көнләшәмен иреңнән.
Көн дә үбәдер чиядәй иренеңнән.
Мин тилегә насыйп булса бу гөнаһ,
Башлар идем, валлаһ, нәзкәй билеңнән.
 
ДӨРЕСМЕ?
 
Күпме генә йолыксам да таҗларын,
Сөя, ди бит бу ромашка, ай җаный!
Белмим инде, әллә сөйли дөресен,
Әллә инде мине үртәп алдалый?
 
«Диңгездәге дулкыннарга күмелдең син…»
 
Диңгездәге дулкыннарга күмелдең син,
Йөрәгемә үрмә гөлдәй үрелдең син.
Үрелдең дә иң түренә менеп җиттең.
Менеп җиткәч, нигә кире төшеп киттең?
 
«Белмим, ясмин чәчәкләре коелдымы…»
 
Белмим, ясмин чәчәкләре коелдымы,
Миңа гына әллә шулай тоелдымы,
Хуш ис бөркелде ясминнең үзеннәнме,
Әллә инде синең зәңгәр күзеңнәнме?!
 
КАРГА КАРАП
 
Кар бөртеге – берни түгел, бөртек кенә.
Ясап куйсаң, рәсеме дә төртек кенә.
Шул бөртекне, шул төртекне таптый-таптый,
Күрешәек кар яуганда берсекөнгә.
 
КАЙСЫ СИН?
 
Ак болытлар, күбәләкләр, чәчәкләр,
Зәңгәр таулар, яшел болын, бөҗәкләр,
Йолдызлар да, тирән күлләр, талчыбык…
Бар да гүзәл. Син шуларның кайсысы?
 
ИКЕ АГУ
 
Эңгер-меңгер. Буранлы кич. Шәм яктысы.
Бокалларга челтер-челтер шәраб салу.
Шәрабына сине кушып эчәр идем,
Салып булмый бер бокалга ике агу.
 
СПОРТЧЫ КЫЗГА
 
Боз өстендә йөзгәнеңне карап тордым.
Су өстендә очканыңны дәхи күрдем.
Ак болытта кем иде – син йөгердеңме?
Мин дә шунда идем, мине син күрдеңме?
 
«Китче, җаный, шулай сөеп карама…»
 
Китче, җаный, шулай сөеп карама,
Йөрәгемә Амур угын кадама!
Үзең сөеп карыйсың бит, дисеңме?
Нишлим, җаный, күңел шулай алама.
 
КИСӘТҮ
 
Минутларны баганада сәгать саный.
Чәчәк тотып күпме басып торам, җаный!
Аңла, җаный, торып булмас болай гел-гел,
Мин дә, җаный, төшеп калган парин түгел!
 
««Син – куянкай, мин – тәпие», – ди җырчы…»
 
«Син – куянкай, мин – тәпие», – ди җырчы.
Соравым бар, тыңлап кына тик торчы:
Күк йөзендә син бер кояш лабаса,
Җир өстендә мин юләрме, алайса?
 
«Көнбагышлар чәчәк аткан – күреп торам…»
 
Көнбагышлар чәчәк аткан – күреп торам,
Сәгать буе алдыңда тез чүгеп торам.
Әйләнеп чыгыйк соң бер басу эченнән,
Әйләнмәсә башлар көнбагыш исеннән.
 
«Түшләр – түштә, күзләр – күздә, куллар – кулда…»
 
Түшләр – түштә, күзләр – күздә, куллар – кулда,
Шул килештә хыялымда чыктым юлга.
Бүген безнең унсигезәр икебезгә,
Бергә-бергә җитсәк иде ике йөзгә.
 
«Күзләр – күздә, куллар – кулда, түшләр – түштә…»
 
Күзләр – күздә, куллар – кулда, түшләр – түштә,
Иреннәр дә үрелгәннәр кирәк төшкә.
Моны укып, оятсыз, дип көлә күрмә,
Минем башта начар уйлар йөрми һич тә.
 
«Куллар – кулда, түшләр – түштә…»
 
Куллар – кулда, түшләр – түштә,
                                        күзләр – күздә,
Мондый чакта телгә килми юньле сүз дә.
Аяк өсте торып булмас һаман, кызый,
Туй итәргә туры килер быел көзгә.
 
«Алма битем, нихәл итим, яратам бит…»
 
Алма битем, нихәл итим, яратам бит!
Күпме түздем, тач үземә каратам дип.
Һаман шулай әрле-бирле йөрер булсак,
Якты дөнья нәүмизләнеп калачак бит.
 
«Мин елмайдым, син карап тик торасың…»
 
Мин елмайдым, син карап тик торасың,
Зурга куептыр үзеңне, күрәсең.
Хәзер, җаный, бездә – базар заманы,
Елмаюымның бәясен түлә син!
 
«Кит алдымнан, чәчеп торма агуыңны…»
 
Кит алдымнан, чәчеп торма агуыңны,
Көлгән булып, кайнатасың саруымны!
Елмаюың нигә кирәк, күралмасам
Үземнеке генә булып калуыңны.
 
«Ышан, җаный, мәхәббәтнең будыр чыны…»
 
Ышан, җаный, мәхәббәтнең будыр чыны,
Йөрәгемә тиеп китте кыйпылчыгы.
Шуннан бирле аксый йөрәк, туксый йөрәк –
Әйтерсең лә чәрдәкләде ау мылтыгы.
 
«Күрергә – күркәм, тотарга куркам…»
 
Күрергә – күркәм, тотарга куркам.
Ут түгелдер бу, синдер бу, иркәм!
Күздән очкыннар чәчрәр дип куркам,
Иреннәреңнән суырып үпсәм.
 
«Марафонга чыкса әгәр бөтен халык…»
 
Марафонга чыкса әгәр бөтен халык,
Мин артыңнан чабар идем, юри калып.
Лоторейда уйнатсалар сине салып,
Мин отканчы уйнар идем, билет алып.
 
«Маяк кебек дәшеп тора бит очларың…»
 
Маяк кебек дәшеп тора бит очларың.
Беләм инде һәр кызда да аның барын.
Нахал диеп ачуланма, әлегә тик
Күзләремнең синекенә төшкән чагы.
 

Картлык

ӘБЕКӘЙ МИРАСЫ
 
Чукынмыш кыз! Миңа карап, ник көләсең?
Мине әллә яшь егет дип, син беләсең?
Әбиең дә шулай көлә торган иде, –
Сиңа мирас булып калган шул, күрәсең.
 
ТӨЛКЕ ТӨСЛЕ
 
Ике алма күреп, таштай катып калдым.
«Түлке, каһәр, биек икән бу алмагач,
Монда менәр өчен, кәттә баскыч кирәк», –
Дип уйладым, инде үзем меналмагач.
 
АЯКЛЫ ТАЯК
 
Сизми торам – көзләр килеп җиткән икән,
Чәчәкле җәй әйтми-нитми киткән икән.
Өч аяклап бер бөкере карчык килә –
Тәүбә-тәүбә, мин дә моны үпкән микән?!
 
ЯЛГЫШУ
 
Исеңдәме: күл буенда – камышлык,
Шунда инде бер-беребезне табыштык.
Вәгъдәләштек, бүләкләр дә алыштык,
Тик нигәдер кавышмыйча ялгыштык.
 
ИСТӘЛЕК
 
Нечкә бил дип, кара каш дип сокланмыймын,
Карамыйсың миңа диеп офтанмыймын.
Әбиең дә кыз чагында яңагыма
Суккан иде – шуны һаман онталмыймын.
 
УЛ ЧАКЛАРДА
 
Сандугач та сайрады,
Карлыгач та сайрады.
Кызлар күрсәк, безнең тел дә
Сайрамыйча калмады.
 
СОРАУ
 
Һич белгән юк – онытылып сөюме бу,
Әле һаман газапланып көюме бу?
Көзге биреп, Индус абый, пеләшеңә
Тик бер генә кара әле, диюме бу?
 
«Гүзәл арты гүзәл күрдем, гүзәл күрдем…»
 
Гүзәл арты гүзәл күрдем, гүзәл күрдем,
Болар миннән качалмас, дип түзә тордым.
Шул гүзәлләр арасыннан берсен генә
Урлап кына качмаенча юләр булдым.
 
РӘСЕМ КҮРГӘЧ
 
– Бу альбомда фоторәсем ничәдер,
Кайчан төштең әле моны, кичәме?
– Мин түгел бу, оныккаең, карт юләр,
Әйтә киләм инде шуны ничә ел!
 
БЕР КЫЗ УЗДЫ
 
Кар өстеннән узып китте шыгыр-шыгыр,
Ә мин аны карап калдым мыгыр-мыгыр.
Мескен йөрәк гашыйкмын дип уйлый микән?
Белми микән – сөякләрем шыгыр-шыгыр.
 
ЯШЬТИГӘ ХАТ
 
Исеңдәме парктагы теге кызый?
Каш сикерткән идем аңа юри-мырый.
Инде хәзер, кызыйларга каш сикертеп,
Парк буйлап оныкларым чабып йөри.
 
ЯШЬТИГӘ ИКЕНЧЕ ХАТ
 
Сукмак буйлап җил куалый яфракларны,
Сагындырып бергә узган яшь чакларны:
Имеш, алтын такыялар үрәбез дип,
Җилдән узып яфрак куган ахмакларны.
 
ҮЗЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
 
– Таныйсыңмы рәсемеңне егет чакның?
– Мин түгел ул, бер юләре безнең якның.
– Таныйсыңмы көзгедәге шушы затны?
– Егет чагын онталмаган юләр карт ул.
 
«Миңа карап, ник елмайдың? Җә, әйт әле…»
 
Миңа карап, ник елмайдың? Җә, әйт әле!
Хакың булса, документың күрсәт әле!
Өйдәге «кыз» сизеп калса, нәрсә әйтер –
Уңлы-суллы «дукаментың» вәт күрсәтер!
 
«Ул көнне мин, сиңа карап, сөям, дидем…»
 
Ул көнне мин, сиңа карап, сөям, дидем.
Ник әйтмәскә, син чынлап та чибәр идең!
Бүген карыйм – син тагын да чибәррәк,
Дәү әнисе, бер пәп итим, кил тизрәк!
 
«Яшь чагымда гитарамны мин чиерттем…»
 
Яшь чагымда гитарамны мин чиерттем,
Бу кушылып җырлар диеп өмет иттем.
Сизми калдым – ул кубызны каян таптың?
Гомер буе кубызыңа син биеттең.
 
«Яле, кызый, абзаң белән шаярмале…»
 
Яле, кызый, абзаң белән шаярмале,
Күзләреңне сирпеп, гел-гел карамале,
Былтыр да бер шулай карап үткән идең –
Дөп-дөп итеп тибә йөрәк һаман әле.
 
ИСКӘ ТӨШЕРҮ
 
Өмә дигәч, печәнлеккә барган идек,
Хәтерләсәң, күпме эскерт салган идек.
Өмәчеләр төшке ашка китеп баргач,
Эскерт артында без качып калган идек.
 
«Яшьрәк булсам илле яшькә, йә кырыкка…»
 
Яшьрәк булсам илле яшькә, йә кырыкка,
Ә син калсаң шушы килеш чып-чынлыкта,
Икәү генә качып китеп кирәк чакта,
Яшәр идек Макар бозау көткән якта.
 
«Телефоннан шылтыраттым. Син тыңладың…»
 
Телефоннан шылтыраттым. Син тыңладың.
Күп сөйләдем, төн уртасы дип тормадым.
Ахырдан син, җитәр, дидең, юләр, дидең,
Бу хәтле лыгырдауга кем түзәр, дидең.
 
«Көзгемени күл өсләре – тип-тигез боз…»
 
Көзгемени күл өсләре – тип-тигез боз.
Орчык кебек бөтерелә шунда бер кыз.
Сикерепләр төшеп, мин дә биер идем –
Бөгеләсе килми, каһәр, тыңламый тез.
 
«Йөгереп килеп, муенымнан…»
 
Йөгереп килеп, муенымнан
Кочып алды бер кызчык.
«Люблю тебя, бабакаем!» –
Дигән була, чукынчык.
 
«Кәнфит, шикәр, бал. Балдыз, санап бар…»
 
Кәнфит, шикәр, бал. Балдыз, санап бар.
Кавын да карбыз. Болар – син, балдыз!
Мин әйткәннәрне чишмә апаңа,
Якадан тотып селкер ул явыз!
 
ПОДИУМ ЯНЫНДА
 
Аяклар төз, керфекләр – без, юллар такыр.
Күрәм, кызкай, син бик чибәр, син бик матур!
Беләсең ич, Индус абый иләс-миләс,
Кызыктырып йөрмә аны, чурту-матыр!
 
«Әлхәмдүлилләһи! – димен, төчкерәм дә…»
 
Әлхәмдүлилләһи! – димен, төчкерәм дә.
Нигә кердең, чурту! – димен, төш күрәм дә.
Ничә еллар үткәч төшкә керүләрең,
Менәтерә, уйлап кара, көлке мәллә!
 
ТИК БЕР СОРАУ
 
Тыйнак булдың, сүгенмәдең, чәпчемәдең,
Бер сүз әйтсәм, түлке бишне син кайтардың.
Инде бүген уйлап кара – гомер буе
Минем белән әрепләшеп, ни майтардың?!
 
«Бывший чибәр, бывший гүзәл, бывший матур…»
 
Бывший чибәр, бывший гүзәл, бывший матур.
Хәзер кем син? Үзем әйтәм, син әйтми тор.
Өч аяклы, бөкерәйгән бер әби син,
Настояшши гүзәл, матур дәү әни син!
 
«Кышның салкын һавасына чыктым иртән…»
 
Кышның салкын һавасына чыктым иртән,
Кайнар кочаккаең искә төште, иркәм.
Тиз үк кереп, мич башына менеп киттем –
Ярый әле кирпечләре җылы икән.
 
«Кочагыма алыйм диеп атылдым мин…»
 
Кочагыма алыйм диеп атылдым мин,
Якын килмә, диеп, миннән тартылдың син.
Керер идең хәзер кемнәр кочагына –
Белеп торам, юк шул алар пычагым да!
 
«Маңгай тулы җыерчыклар, күрәсеңдер…»
 
Маңгай тулы җыерчыклар, күрәсеңдер,
Нигә һаман миңа карап көләсеңдер?
Тукта инде мине үртәп көлүеңнән,
Су тугылап май язмыйлар, беләсеңдер!
 
«Сабантуй чабышкысыдай үтеп киттең…»
 
Сабантуй чабышкысыдай үтеп киттең,
Синең арттан юрга төсле мин юырттым.
Белә торып көчкә атлап йөрүемне,
Индус абый, тизрәк бул, дип, ник котырттың?
 
«Нигә әле каш сикертеп торасың…»
 
Нигә әле каш сикертеп торасың?
Каш сикертеп, тәһарәтем бозасың!
Барып чыкты бугай Индус абый, дип,
Үзең тагын көлеп торган буласың.
 
«Ул чагында буыннарда гайрәт иде…»
 
Ул чагында буыннарда гайрәт иде,
Түшне түшкә терәп торсаң – гайбәт иде.
Хәзер әнә гайрәте ни, гайбәте ни, –
Сөяп куйгач аумый торсаң әйбәт инде.
 
«Яшең җитсә кырыкка…»
 
Яшең җитсә кырыкка,
Китәсең, дип, шырыкка,
Көлеп торган булмале,
Юк монда бер кызык та!
 
«Кая китте унсигезем, димәле…»
 
Кая китте унсигезем, димәле,
Картаям, дип, юкка янып-көймәле!
Телефоннан шылтыратып кичкырын,
Онытмасаң, теге көйне көйләле.
 
«Су буенда – үги ана яфраклары…»
 
Су буенда – үги ана яфраклары,
Безне алар чит-ят күздән гел саклады.
Шул тирәдән үткән саен, йөрәк яна,
Чөнки хәзер үзең миңа – «үги ана».
 
«Күк күкрәде, яшен яшьнәп, яңгыр узды…»
 
Күк күкрәде, яшен яшьнәп, яңгыр узды.
Алмагачым ботагына былбыл кунды.
Яшене дә, былбылы да бик күп булды,
Ни кызганыч, гомер узды, гомер узды…
 
УРМАНДА
 
Ишетелде «һәй-һәй!» дигән бер тавыш.
Бу тавышны хәтерлим, ул бик таныш.
Син дә шулай әйтә идең мутланып,
Искә төшкәч йөрим әле шатланып.
 
«Әйткәннәрдер сиңа берчак «бәби» диеп…»
 
Әйткәннәрдер сиңа берчак «бәби» диеп,
Күп тә үтми йөргәннәрдер «әни» диеп.
Син хәзер дә иң кадерле бәби миңа,
Берсеннән дә әйттермәмен «әби» диеп!
 
«Сикереп кенә, кыя тауга менә киек…»
 
Сикереп кенә, кыя тауга менә киек,
Күрше тауда парын-тиңен күрәм диеп.
Мин дә менмәк булам, сине күрер өчен,
Кыя таулар бигрәк биек, ай-һай биек!
 
«Елмайдың да телгәләдең йөрәгемне…»
 
Елмайдың да телгәләдең йөрәгемне,
Икенчеләй – өзгәләдең үзәгемне,
Тагын шулай чит-ятларга бер елмайсаң,
Өйгә кайткач бирәм әле кирәгеңне!
 

Милли кызларга

МИШӘР КЫЗЫНА
 
Мин үткәндә, тәрәзәңнән бактыңмы?
Мине, ничек, ничауа дип таптыңмы?
Әллә инде, бер тиенгә санамый,
Спискедән сәпсим сызып аттыңмы?
 
БАШКОРТ КЫЗЫНА
 
Миңа гына сереңне, дим, чишмәссеңме?
Үлчәдеңме – нәзкәй, билең ничә см?
Әйт дөресен, югыйсә син фәрештәме,
Әллә инде берәрсенең бичәсеме?
 
ЧЕГӘН КЫЗЫНА
 
Бүләк иттең син елмаю бер төргәк,
«Һиндстан кояшы», – диеп уйладым.
Ул төргәкне кичен сүтеп карадым –
Таптым шунда «Татарстан буранын».
 
РУС КЫЗЫНА
 
Зиһенемне чуалтасыз, көләсез дә.
Күргән саен гашыйк булам берегезгә.
«Индус абый, тебя тоже люблю» диеп,
Ник һаман да әйтмисез соң берегез дә?
 
ИНГЛИЗ КЫЗЫНА
 
Ни үкенеч, һич кенә чит тел белмәдем,
Сине күргәч, «ай лав ю» дип әйтәлмәдем.
Мине аңлап әйтер идең, бәлки, син дә:
«Йес, татариш, сөямен, – дип, – сине мин дә».
 
ТАТАР КЫЗЫНА
 
Күз карашың ялкынында күпме яндым!
«Сөям сине, туташкай!» – дип әйтә алдым.
Тик беркөнне урамнарда ирең белән
Сине күргәч, чибәр ханым, телсез калдым.
 
ҮЗБӘК КЫЗЫНА
 
Хатлар көттем канча айлар, канча көннәр,
Хәбәрләрен алырмын, дип, кандый җилдән.
Гүзәллеген күреп, мәңге туяр имәс,
Үзбәк кызын сөйсә әгәр егет-җилән.
 
ЧУВАШ КЫЗЫНА
 
Арна кун кач – җомга көн кич сине күрдем,
Кил кунда, хер – монда кил, чибәр кыз, дидем.
Кирле мар, дип – кирәкми, дип, ник әйттең син?
Сине күрми түзә алмыйм – чыдаймап мин.
 

Сатира

ӘЙТ ДӨРЕСЕН!
 
Күрешергә кул сузасың,
Әйт син, кулың юдыңмы?
Әллә мине пычратырга
Теләп, кулың суздыңмы?
 
«Йөзең ялган, сүзең ялган, үзең ялган…»
 
Йөзең ялган, сүзең ялган, үзең ялган.
Атаңнанмы алар мирас булып калган?
Чүбегемне күп чәйнәдең, җитәр, басты!
Туктамасаң – менә сиңа аркам асты.
 
ЙӘ, ӘЙТ ӘЛЕ!
 
Фахишә дип сүккән идең теге кызны,
Шул гына, дип, имеш, тәһарәтең бозды.
Дөрес булса ул чагында әйткән сүзең,
Инде бүген, йә, әйт әле, кем син үзең?
 
«Анда алдап, монда йолдап, хәер эстәп…»
 
Анда алдап, монда йолдап, хәер эстәп,
Ялгасаң да очын-очка көчкә генә,
Бертуктаусыз ник өрәсең арт ягымда?
Филгә карап шулай өрә мүчкә генә.
 

Борынгы көйләргә

БЕР МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ
 
Күзе – диңгез, бите – йолдыз, керфеге – уктыр,
                                                            күрсәңче!
Аны шыксыз дигән кеше – Коръәннән хата эзләүче.
Укларына сәнчелеп бер, диңгезенә чумар идем,
Йолдызын күкләргә сачеп, юләр төсле уйнар идем.
 
БАШКА МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ
 
Чишенеп су коендык,
Батмыйбыз дип сөендек,
Баткач тартып алдылар, –
Тагын төшеп коендык.
 
САНЫЙМ ӘЛЕ
 
Кашың кыйгач сызылган, яшен булып сузылган.
Чем-кара күз алмасың, буяу каян аласың?
Чия – ирен төсләрең, ак энҗедер – тешләрең.
Керфекләрең сөрмәле, йөрәгемә үрмәли.
 
КЕМГӘ НИДЕР
 
Бабай чибәр кызны күрде:
«Әстәгъфирулла!» – диде.
Абзый әйтте: «Сөбханалла!»
Егет әйтте: «Иншалла!»
 
ТАГЫН МӨНӘҖӘТ КӨЕНӘ
 
Тавык йомырка салган. Ул аны каян алган?
Әтәчтәнме, казданмы, кәбестәле базданмы?
Шуны уйлый башладым – катты китте башларым.
Илаһым, мине кызган, җавабын әйтсен кызлар!
 
«Күбәләкнең алы бар, зәңгәре бар, агы бар…»
 
Күбәләкнең алы бар, зәңгәре бар, агы бар.
Ак булса да, ал булса да, барбер сөйгән яры бар.
Син күбәләк булсаңчы, чәчәкләргә кунсаңчы,
Кунар урын табар идем, мин дә шунда булсамчы!
 

Гади шаяру гына

ТИМЕР-ТОМЫР
 
Кашкайларың кыйгач-кыйгач. Өстендә – шар.
Борын яфракларыңда да шул әйбер бар.
Бит очыңа нигә тагын берне тыктың?
Пирсинг дигән ул нәмәне каһәр суксын!
 
КИНАЯ
 
Салкын чыклар җем-җем итә үләннәрдә,
Аксыл томан җәйрәп ята үзәннәрдә.
Киная бу – күңел күзе күргәннәргә,
Киресен дә кайчак аңлый белгәннәргә.
 
НИГӘ?
 
Батырга дип, Сабантуйда бүләккә,
Ничә күрсәм, һаман сөлге чигәсең.
Әзерләре беткәнмени базарда,
Күз бетереп, нигә җәфа чигәсең?
 
ШӘРӘ УСАК
 
Кит, паразит, дидең миңа, көтмәгәндә,
Тагын шунда әллә ниләр киттең тезеп.
Шул сүзләрдән минем душам шәрә калды,
Кайрылары кубарылган усак кебек.
 
КАЙСЫ НИГӘ?
 
Бөре нигә – агач яфрак ярмаса?
Егет нигә – илен саклый алмаса?
Гөләп нигә – әгәр җимеш бирмәсә?
Кызлар нигә – сөям дия белмәсә?
 
ФЫРТ КЫЗГА
 
Мин дә әллә кем түгел,
Син дә әллә кем түгел.
Мичкә керсәң дә танырмын,
Хет син көлләргә күмел.
 
БОЗЛЫ КҮЗ
 
Син – ничауа гына кыз:
Керфегең – әйтерсең без,
Аяклар да шактый төз.
Күз карашың нигә боз?
 
КИЛЕП КИТ
 
Күңелемнең ярсып торган бер мәле,
Янкаемда кәс-кәс атлап йөрмәле.
Иркәләним дисәң, әйдә, кил инде,
Бит очыңнан пәп итим дә, кит инде.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации