Электронная библиотека » Кадыйр Сибгатуллин » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:16


Автор книги: Кадыйр Сибгатуллин


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Әтисезләр болар димәгез
 
Тапмасам да кабер ташларын,
төшләремә кереп булса да,
буыннарым бушап киткәндә,
үзе кайтып, иңгә кул сала.
 
 
Куәтләнеп китәм, олыгаеп,
шундый бул дип алга этәрә.
Хуплаганын белеп торам мин,
горурланып дөнья күтәрәм.
 
 
Әтисезләр болар димәгез,
без бәхетле, горур, аталы…
Бар эшләрен безгә ышанып,
алар өйгә кире кайтмады.
 
 
Яшь түгәргәмени зар елап,
әтиләрнең рухын кимсетеп?
Горур булып калган хәтердә,
егылса да ерак җир китеп.
 
 
Табалмадым кабер ташларын,
һәйкәлләрен үзебез салабыз.
Малай чактан егет булалдык,
инде әти булып барабыз!
 
1968
Ирләр
Тормыш ятим
 
Китеп беткән хатынлылар, хатынсызлар…
Дөнья тоткан, семья тоткан хатын-кызлар.
Ятимлеген тормыш үзе шәп аңлаган:
Илдә тәртә каерырлык ир калмаган.
 
 
Кәнсәләргә йөрү аның эшемени?
Чөелдерек каба җебе ишемени?
Ирең кебек имәннәрне иңгә салу
кыен, Банат, кыен, Биби, кыен, Бану.
 
 
Тоныкланган болыннарның яңгыравы,
янап кына китсәң иде чалгыларын.
Үгез тоткан малайларның үртәлүе:
авып төшә авыш якка көлтә йөге.
 
 
Хәтәр буран. Юлсыз юллар. Текә тавы.
Кире үгез йолкып өзә камыт бавын.
Мондый чакта тешен кысып түзә, диләр,
сирәк ирләр, сирәк ирләр, сирәк ирләр.
 
 
Аңа дигән ашы тора учагында.
Эреп кенә йоклар иде кочагында.
«Ирем» дигән изге сүзне кемгә әйтим?!»
Өйләр ятим, урам ятим, кырлар ятим.
 
 
Сәер генә көлеп кайтып керсә иде.
Мин әз генә салдым, карчык, дисә иде.
Өтек бер ир бүрек кигән өчен генә
кагып йөри ирсез авыл ишегенә.
 
 
Кичә дә буш, бүген дә буш өстәл башы,
әллә кайта, әллә юк дип көтә кашык.
«Утыр, улым, утыр өстәл түренә син,
нәкъ әтиең кебек булып күренәсең».
 
 
Бергә төшкән рәсемнәре кулларында.
Таныш төс бар ятим калган улларында.
Күлмәкләрен күкрәгенә алып кыса:
«Ирем булса!
Ирем булса!
Ирем булса!»
 
Соңгы сулыш
 
Кат-кат әйтә ата-баба, нәсел-ыру:
тигез тормыш, тигез бәхет – тигез тору.
Идел түгел, ир күтәрә авырлыкны,
иргә биргән батырлыкны, сабырлыкны.
 
 
Ил канаты – ирләр үлсә, илләр үлә,
ир исеме ил исеме белән бергә.
Яман җилләр канатларны каермасын,
илне ирдән, ирне илдән аермасын.
 
 
Аерам дип, каерам дип көннәр туган,
ирлегеңне илгә күрсәт инде, туган.
Башкаларны үзе белән әйди-әйди
чыгып чапкан Гатаулла, Гариф, Гайни.
 
 
Бетәм диеп утка кергән, исән чыккан.
Сабын белән ябыштырган хат карчыкка:
«Аста җылы, өстә җылы, кайгырмагыз,
туган илне дошманнарга калдырмабыз!
 
 
Сезгә генә кыен инде, нишләтәсең,
бик борчылма, хафаланма, түз, әнкәсе.
Малайга әйт: камыт-дуга исән булсын,
тимер худның күчәрләрен майлый торсын.
 
 
Хәзер менә атакага тагын китәм.
Болай булса, берәр елдан кайтып җитәм.
Хат килмәсә, борчылмагыз, тыгыз вакыт,
бер минуты, бер сәгате елдан артык».
 
 
Ирләр язган беренче хат, соңгы сәлам,
иң соңгысын ирләр язмый, яза каләм:
«Батырларча һәлак булды Ватан өчен…»
Исән ирләр даулап йөри Ватан үчен.
 
 
Агач аяк йомшак юлда чума, бата.
Күкрәгендә салкын кургаш сызып ята.
Тешен кысып, авылына бер ир кайта,
Гариф та юк, Гайни дә юк, тик бер Гата.
 
 
Шатланалар: әйдә, Гата, син – ир кеше,
ал кулыңа, хуҗа булу – ирләр эше.
…Басу саен агач аяк эзе кала,
баскан саен салкын кургаш чәнчеп ала.
 
 
Түзеп чаба сыкрауларга, сызлануга,
ял итәргә ята басу ызанына:
«Ипи булыр, түкми-чәчми моны ургач…»
Кадап ала соңгы тапкыр салкын кургаш.
 
 
Гомер итеп беркайчан да ир туймаган,
ызаннарда җан бирәсен кем уйлаган!
Көрәшләрдән көрәшләргә ташлый-ташлый,
әнә шулай язмыш иргә һәйкәл ясый.
Ирләр көтми: кайда гына соңгы сулыш!
Ирләр белә: җилкәләрдә заман, тормыш!
Ир исемен ил йөзенә тирән уйган
ирләр булган!
Ирләр булган!
Ирләр булган!
 
Ирләр исән
 
Юлга чыксаң, үтә еллар, үтә еллар…
Аналарның маңгаенда күпме юл бар!
Еллар белән үлчәргәме бу юлларны,
юллар белән үлчәргәме бу елларны?!
 
 
Сөйлисе юк: фәлән илдә, төгән илдә…
Үткән еллар, үткән юллар шушы җирдә.
Маңгай сыры – шушы басу ызаннары,
битләрендә – шушы туфрак тузаннары.
 
 
…Банат юлда, Биби юлда, Бану юлда,
ашъяулыкка төреп тоткан төен кулда.
Сөялле кул башакларны сыйпап үтә:
өч тол хатын төшке ашны кемгә илтә?
 
 
«Гарифуллам күрсә иде арышларын…» –
әллә кайдан урап кайта сагышлары.
«Гайни белән бергә чәчеп йөри идек…» –
әй бу күңел, әй бу күңел, һаман китек…
 
 
«Гата ятып үлгән басу ызаннары…» –
Хәтер тукый: онытмагыз узганнарны!
Оныталмый өч мәрхүмне өч тол хатын –
күңел белә, күңел саклый ирләр хакын.
 
 
Өч хатынга башын ия сары арыш,
сорый кебек: кая барыш, кая барыш?
Өч тол хатын төшке ашны кемгә илтә?
Ирләр дә юк, кемнәрең бар, кемнәр көтә?
 
 
Бер басуда бергә туктый өч комбайн,
сикереп төшә замананың өч малае.
Әтиләрдән уйнап калган чаклар узган,
битләрендә, кулларында шул ук тузан.
 
 
Малайларга әйтелмәгән мирас калган,
сүзсез генә кабул итеп алар алган.
Шул ук тормыш, шул ук кырлар,
шул ук иген
тоя бүген ирләр иңен, ирләр иңен.
 
 
Мичтә калган әтисенең төшке ашы,
бераз китек әтисеннән калган кашык.
Бу да мирас ир кешедән ир кешегә.
…Малай чактан ир күмелә ил эшенә.
 
 
…Өч тол хатын дәшми генә кире кайта.
Дәшми генә кырлар ята, иген ята.
Хатыннарга тынгы бирми яңа уйлар,
әллә каян ирләр дәшә, дәшә еллар:
«Безнең уллар инде күптән үскән икән…
Без бит исән!
Без бит исән!
Без бит исән!»
 
 
Калкып чыга Гатаулла… Гариф… Гайни…
Хатыннарның йөрәге күк кырлар кайный…
Бәгырьләрен телеп-телеп ала сагыш:
Улларына шәфкатьле бул инде, язмыш…
 
 
Улларына шәфкатьле бул инде, язмыш!
 
1970
Заман көтә
 
Җиңел түгел тормышы да, заманы да.
Безнең өстә шатлыгы да, газабы да.
Кешеләрнең кайсы җырлап сөендерә,
кайсы елап, кайсы чыдап сүгендерә.
 
 
Берәү дәшми дәшәр чакта, түзеп тора, –
бер җансызы күгәрченгә мылтык кора.
Көләр чакта, ачу белән каш төрелә, –
кешеләргә бик кирәкле нур өзелә.
 
 
Очрап куя арабызда җан телүче,
иман алып, иман сатып көн күрүче.
Бик тәртипле, бик тыңлаучан егетләр бар:
нәфес иркен, йөрәк нәни, күңелләр тар.
 
 
Көннәр килә көлтә-көлтә шатлык төяп,
зәңгәр күзле яшьлек йөри шигырь сөйләп.
Иманлылар, инанганнар – безнең халык,
Җиргә карый, Күккә карый таңга калып.
 
 
Кеше булып йөрү җирдә җиңел түгел,
бик күп нәрсә безнең сүзне көтә бүген.
Тоегыз, ди, ишетегез, күрегез, ди, –
туар моңнар, туар җырлар урын эзли.
 
 
Мәшәкатен түкми-чәчми иңгә салган,
бер керфекнең чыклануын күрә алган,
мең шатлыкны бергә төйнәп күтәрерлек,
ил кайгысын йөрәк аша үткәрерлек,
 
 
туры сүзгә, туры йөзгә карый торган,
намусларны стаканга салмый торган,
чиста куллы, чиста уйлы ирләр генә
безнең сүзне, дөрес сүзне әйтә белә!
 
 
Аналардан малай туа, ирләр тумый,
малайларның туган бере гел ир булмый.
Сабыр итеп һәр мизгелдә заман көтә:
кыл өстеннән кемнәр үтә,
     ничәү үтә!
 
1970
Яшел килеш яфрак коела
 
Баш киемен талап исә җилләр,
пәри тузан ташый туена.
Яшьнәп торган агачлардан өзелеп,
яшел килеш яфрак коела.
 
 
И дөньяның нурсыз мизгелләре,
и кайгыра торган сәгатьләр…
Кеше күбрәк үлә торган саен
туа тора мәллә сәбәпләр?!
 
 
Күрәчәкне инде күрмәгәнме,
түзмәгәнме инде кешелек?!
Җир күтәргән афәтләрне салсаң,
күкләр төшәр иде ишелеп!
 
 
Ай!
Хәвефле исә әле җилләр…
Җил исәр дә туктар, дисеңме?
Искән саен искә төшерә бит
истән чыкмый торган исемне.
 
 
Йә бер илдән,
     йә бер илдән әле
«сугыш» сүзен алып исә җил.
     Безгә – исем,
безгә – атамалар,
кемнәргәдер – газиз
     Туган ил.
 
 
Радиолар йөзләп,
     меңләп саный…
Бер булса да –
     кеше саны бит!
Кайгырмыйча эт җирләмәс заман…
Кем булса да –
     кеше җаны бит!
 
 
Аһ-зарлары безгә килеп тора,
әйтерсең бу –
     безнең кайтаваз.
Йә берсенә,
     йә берсенә ел да
канлы яшьләр булып кайта яз.
 
 
Баш киемен талап исә җилләр.
Сал башыңнан, ди күк тоела.
Тагын кайда яшьләр үлә икән?..
Яшел килеш яфрак коела.
 
1976
«Килә көннәр, китә көннәр…»
 
Килә көннәр, китә көннәр,
ә без санап торабыз.
Көлә-көлә үтә көннәр,
ә без карап торабыз.
 
 
Монысы үтсә, яңасы
башкача килер кебек.
Зарыгып көткәнебезне,
ниһаять, бирер кебек.
 
 
Үзебез дә белмибездер
ниләр көткәнебезне.
Без яңа дип уйлыйбыздыр,
бәлки, үткәнебезне.
 
 
Яңа көнен бирә гомер,
үткәннәрен кайтармый.
Көннәре яңа булса да,
хәсрәтләре картаймый.
 
1987
«Йолдызларны карап керим…»
 
Йолдызларны карап керим,
сабырлык иңә күктән.
Күңелләр әллә нишләгән,
әллә нишләгән күптән.
Йолдызлар дәшми аңлыйлар,
безгә шулай тоела.
Андый чакта учларыңа
күктән йолдыз коела.
Һаваларга карап торам, –
йолдызлар сирәк икән.
Бар чакта алар күренми,
юк чакта кирәк икән…
 
1985
Пароход тавышлары
 
Күңелләргә шушы тавыш
үсмер чаклардан таныш.
Бәхетебез төрле төстә,
кушып чигелгән сагыш.
 
 
Тынган йөрәкне җилкетә,
искә төшереп китә.
Ярга йөгереп чыгарга
бер кычкыртуы җитә.
 
 
Сагыну-сагышлы чагың.
Гомергә инде сагын…
Тагын бер пароход китте,
кемнәр бәхетсез тагын?
 
«Шөкер дөньяларга…»
 
Шөкер дөньяларга,
безне юатырга
әле ярый сез бар.
Сезне юатырга,
табып югалтырга
әле ярый без бар,
кызлар.
 
 
Безнең дә бит әле
бар бит янасыбыз,
бар бит барасыбыз…
Үзебезне үзебез
яратмаган чакта
безне яратыгыз.
 
 
Гомер итә-итә
яра-җәрәхәтле
йөрәккәйләр сызлар.
Үзәкләргә үтеп,
кабат гашыйк итеп
яратыгыз, кызлар!
 
1978
«Өлеш-бүлеш уйнаганда язмыш…»
 
Өлеш-бүлеш уйнаганда язмыш,
мулдан иде бугай сезнең пай.
Кая китте әле сезнең Кояш,
кая китте әле сезнең Ай?
 
 
Гөлләр чәчтек диеп йөргән төштә
тигәнәкләр үсә сарылып.
Мәхәббәтең колга әверелсә,
хуҗа була икән сабырлык.
 
1968
«Бәхет алып киләләр дә сиңа…»
 
Бәхет алып киләләр дә сиңа…
бәхетеңне алып китәләр.
Хәсрәт төяп киләләр дә сиңа…
бер бәхетле бәндә итәләр.
 
 
Бөтенесе әйбәт…
     Бөтенесе…
Үкенече килми азактан.
Газапларга салучылар булгач,
алучы да кирәк газаптан.
 
1985
Бердәнберең
 
Хаста булыр үзе.
     Ә белгертмәс.
Исән-сау мин, дияр хатында.
«Кайт!» дип язмас.
     Үлемнәре сөйләр
озак авыруы хакында.
Азып-тузып кайтсаң –
     сыендырыр.
Кеше итәр сине –
     сер бирмәс.
Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –
беркайчан да
     «Туйдым, кит!» димәс.
Бурычларың булса, и зимагур,
соңгы шәлен сатар түләргә.
Синең туган минутыңнан башлап,
синең өчен әзер үләргә.
Үтә күрер сине.
     Сүзсез аңлар.
Аның күңелен һични алдамас.
Нинди генә җинаятьләр кылма –
хөкем итәр,
     ләкин каргамас!
Аның өчен син һәрвакыт – кеше.
Мәңге шулай булып кала ул.
Аңлый алсаң,
     бердәнберең синең
тик бер генә кеше –
     ана ул!
 
1991
Бер иптәшкә
 
Сынамадым. Сынала ул.
Мәкер үзе сыната.
(Мәкерле була алмадым
мин уйнап та, чынлап та.)
 
 
Күп булды биксез вакытлар,
шыр ачык торган чаклар.
Чиста уй белән кермиләр
күңелгә кайчак ятлар.
 
 
Иркен ул күңел. Чиксез ул.
Аны күпме айкадың?
Дәшмәдем, җитте сабырлык –
күпме пычрак чайкадың!
 
 
Күтәрүләре бик авыр,
чыдасаң гына үтә.
Чыдадым, түздем, үтте ул –
юшкыны калды төптә.
 
 
Җитте кызганыр вакытлар –
ул миндә берәү генә.
Дөньяда туры йөрим мин
тик аның белән генә.
 
 
Ачылмыйм, ачмыйм каерып –
җанымны күрмә әле.
Уйлары сүнгән икән дип
сөенеп йөрмә әле.
 
 
Аллага шөкер: исән-сау.
Ялт итеп тора күңел.
Сөртмә дегетле кулыңны –
кирза итеге түгел!
 
1991
«Көннәремнең норсыз чакларында…»
 
Көннәремнең норсыз чакларында
балкып китә тулы Ай сыман:
күңелемнән күпме хыял үтте –
күрдем микән зыян кайсыннан?!
 
 
Саклап калды.
     Саклап килә һаман.
Исән булмас идем мин ансыз.
Туып булмый,
     яшәп булмый икән,
үлеп тә әле булмас… хыялсыз.
 
 
Нишләтим соң?
     Шуңа бу тормышны
хыялымны кушып яратам.
…Хыялымны алып калма,
          мине
дөньяларга кабат яратсаң!
 
1986
Таныш маяк
 
Куймаганнар сине минем өчен.
Мин дә килмим сине күрергә.
Ә шулай да
     миңа гына карап
янасыңдыр кебек күренә.
 
 
Ияләшеп киттем бугай сиңа.
Бүтәннәр күк мин дә дивана.
Пароходлар өчен куелсаң да,
яктырт инде, әйдә, миңа да.
 
 
Гомер буе шулай ялгышабыз,
гомер буе шулай бутыйбыз.
Кирәкләрне узып китәбез дә
кирәкмәгән төштә туктыйбыз.
 
 
Мин күптәннән беләм:
утлар белән
     шаярырга артык ярамый.
…Яр буена чыгып баскан саен,
түзә алмыйм сиңа карамый.
 
 
Синең өчен янмый ул, дисәләр,
ышана алмам инде үзем дә.
Дәшеп торган ерак бер ут булып
күренәсең минем күземә.
 
 
Сиңа карап ашкынып та куям…
Алып китәр сыман аяклар.
Китеп барыр идем,
     кайта алмам, –
синнән ары тагын маяк бар.
 
1987
Әй, бу гомер…
 
Күтәрелеп бер карасаң,
шул да җитә – һушың китә.
Күтәрелеп ул караса,
башың бетә – гашыйк итә.
 
 
Уйнап кына йөри кызый.
Китә үтеп – ала өтеп.
Берәү йөри утлар йотып,
берәү йөри җаен көтеп.
 
 
Һич сүрелмәс, сүнмәс кебек
балкый тормыш, балкый гомер.
Ике кара каш астында –
ике җете утлы күмер.
 
 
Курка мәллә кешеләргә
күтәрелеп бер карарга?
Уйлап кына йөри кызый:
«Ни арада, ни арада…»
 
 
Нишләп сүнгән, нишләп сүнгән? –
(Әй, бу тормыш, әй, бу гомер!)
Ике кара каш астында –
ике салкын кара күмер.
 
Җансыз ярлар безне күрә икән…
 
Чыктым әле Кама ярларына,
назлар эзләп талган җаннарыма.
Бетмәсме дип авыр сагышларым,
тыңлыйм әле дулкын тавышларын.
 
 
Җиле кунды килеп битләремә,
дулкын ятты ярның читләренә,
сарылдылар миңа яшел таллар –
күңелемне әллә аңладылар.
 
 
Нидер әйтте җилләр, канат җилпеп,
дулкын дәште, ак кашларын сирпеп;
тып-тын гына тартып үзләренә,
карады күк таллар күзләремә.
 
 
Бәхет көен көйләп, Кама акты,
кайтмаска дип киткән шатлык кайтты.
Дөнья керде иркен кочагыма,
канатларым үсте очарыма.
 
 
Телсез таллар безне сөя икән,
җансыз ярлар безне күрә икән,
чал дулкыннар безне белә икән…
Без үзебез һәрчак шулай микән?!
 
Быел яз…
 
Кайгыңны да бүген иртәгәнең
шатлыгына юра.
Бәхетеңне үзең шәйләмәсәң,
син язлардан сора.
 
 
Без бик комсыз булыр идек, әгәр
пошсак гомер азга.
Мәңгелектер әле, бер уйласаң,
яшәү шушы язда.
 
 
Язлар алар безгә карап тормый,
килә, китә
     димә.
Дөньяларда без булганга гына
мондый язлар килә.
 
 
Бу мизгелләр, утлы караш сыман,
җанны айкап чыга.
Син бары тик җиңелмичә генә
сихеренә чыда.
 
 
Моңа кадәр булса югалтулар,
барысы да кайтыр.
Ышанмаска мөмкинме соң шуңа –
көннәр шундый матур!
 
 
Күреп алдык инде язлар ямен,
мондый көннәр бетмәс.
Дөньяларда әле без булганда,
язлар бездән китмәс.
 
 
Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң,
син язлардан сора.
Мин ышандым быел: безнең гомер
гел язлардан тора!
 
1983
Борынгы җыр
 
Бик борынгы бер җыр тыңладым мин.
Хикмәтле иде моңы, сүзе дә.
Ким дигәндә, мең ел җыелып килгән
моңнар барын тойдым үземдә.
 
 
Алып китте ерак үткәннәргә.
Чит тә кебек дөнья, таныш та.
Күмде мине бу җыр, көтмәгәндә,
әллә нинди татлы сагышка.
 
 
Җыр да бетте,
мин дә кире кайттым
бүгенемә, шушы көнемә.
Беркайчан да онытылмаслык бу җыр
бер төш булып калды өнемдә.
 
1984
Кыз күңеле
 
Ник җырлыйсың димә, шашып-шашып,
өр-яңа җыр әле ятладым.
Унсигез яшь:
     минем җырлый торган,
минем җырлый торган чакларым.
 
 
Ник елыйсың димә, ярсып-ярсып,
яшьлегемне җуйдым, тапмадым.
Егерме яшь:
     хәзер елый торган,
хәзер елый торган чакларым.
 
 
Ник йөрисең димә, качып-качып,
карашыннан куркам ятларның.
Егерме биш:
     инде түзә торган,
инде күнә торган чакларым…
 
«Беренче тапкыр күрәсең –…»
 
Беренче тапкыр күрәсең –
кайчакта шул да җитә:
бу кеше инде гомергә
кадерле булып китә.
 
 
Керә дә синең йөрәктә
үзенең урынын ала.
Очраттың, күрдең, китәсең –
ямансу булып кала.
 
 
Беренче тапкыр киләсең –
таныш түгел җир-сулар.
Бер генә атна торасың –
күңелгә якын шулар.
 
 
Туган-үскән җир дә түгел,
барыбер яраттыра.
Ямансу була китүләр,
китмә дип карап тора.
 
 
Очрашулар, аерылулар –
гомернең үтүләре.
Киләбез дә, китәбез дә,
гел кыен китүләре.
 
 
Соңгы тапкыр күрәсе бар,
соңгы кат килеп, китеп…
Бөтенләйгә китәсе бар –
китәрбез ничек итеп?!
 
1986
«Онытырга кирәк инде сине…»
 
Онытырга кирәк инде сине,
яшәп булмый һаман үткән белән.
Гомерләрнең кире кайтмаганын
күптән беләм инде,
     күптән беләм.
 
 
Онытырга уйлап карыйм да бит…
исемдә шул минем,
     исләремдә.
Алар миңа хуҗа,
     ә мин бары
тик кол булып йөрим хисләремә.
 
«Кимесә дә сиңа хөрмәтем…»
 
Кимесә дә сиңа хөрмәтем,
мин яратам сине әле дә.
Үзгәрүең миңа кирәкми,
мин яратам шушы хәлеңдә.
 
 
Алып булмый торган ук булып
бәгыремә инде кадалган.
Күралмавым сине бик мөмкин,
тик битараф булып калалмам.
 
«Моңаеп кына килдеңме…»
 
Моңаеп кына килдеңме?
Моңайтып килдеңме син?
Моңлыга сыена торган
моңлы бер кеше ич мин.
 
 
Моңнардан туган кеше мин.
Нинди моң юктыр миндә?
Моң булып килсәң,
     күңелгә
сыярсың әле син дә.
 
1970
«Кемнәр гашыйк сиңа баштанаяк…»
 
Кемнәр гашыйк сиңа баштанаяк?
Кемнәр йөри янып үләргә?
Бер карашың өчен кемнәр әзер
гомерләре белән түләргә?
Мин ышанам: әгәр син теләсәң
Мәҗнүн итәр идең барын да.
Мин барыбер сине ныграк сөям,
     ныграк беләм,
ныграк аңлыйм да.
 
 
Шуңа күрә янып үлә алмыйм,
берәүгә дә сине бирә алмыйм!
 
«Мин генәме әллә фани җирдә…»
 
Мин генәме әллә фани җирдә?
Әллә син дә бармы?
Булсаң әгәр, бу фәкыйрең сине
эзләп бер табармы?
 
 
Яши миндә сиңа дигән бер сүз.
Инде күптән яши.
Таныр иде йөрәк, таныр иде…
Йөрәк һаман дәшми.
 
 
Сүзем сиңа кайчан булса да бер
барып җитәр микән?
Әйтелмичә, шулай үзем белән
бергә китәр микән?
 
 
Ялгыз мәллә мин бу фани җирдә?
Бармы әллә син дә?
Әгәр булсаң, сиңа гына дигән
бер сүз яши миндә.
 
1988
Әйлән-бәйлән11
  Илнур Шагалиев музыкасы.


[Закрыть]
 
Икебезгә җылы бер учакта,
бәхет – бәйләм-бәйләм.
Ә мәхәббәт әле уелларда,
һаман әйлән-бәйлән.
 
 
Әйтерсең лә кара толымнар да
акка әйләнмәгән.
Яшьлегебез әле уеннарда,
һаман әйлән-бәйлән.
 
 
Тормыш инде күптән үз атында,
көн дә түгел бәйрәм.
Без барыбер яшел болыннарда,
һаман әйлән-бәйлән…
һаман әйлән-бәйлән…
 
«Ул бит үзебездә туган…»
 
Ул бит үзебездә туган,
читләрдән урламадык.
Гомере күпме булыр дип
алдан ук юрамадык.
 
 
Дөрес булса яратулар,
чиста кала, саклана.
Утлары сүнгән чакта да
җылысы җанда кала.
 
 
Яшәсен әле. Яшәргә
ашкынып торган көннәр.
Үзебез яктык утларын –
янсын безнең гомерләр.
 
 
Сүндермик әле ялкынын,
бер булып янган чакта.
Җылысын сагынып яшәрбез,
уты сүнсә учакта.
 
1986
Диңгез һәм Кыя
 
Чайкала Диңгез, айкала,
юлыкса җилләр килеп.
Чәчрәп менә Кыяга
йә куя аяк тибеп.
 
 
Йөгереп килә ургылып,
күмәр дә китәр төсле.
Кыяга карап борчылам:
ай-һай бу Диңгез көчле.
 
 
Ә Кыя тора бер килеш, –
коенган ирләр сыман.
Карасаң, инде Диңгез дә
сузылып ятып тынган.
 
 
Кыя ул тыныч, мәгърур:
дәшми ул, дәшми Кыя.
Нигә дәшсен ул? Диңгезен
төптән,
     тамырдан тоя…
 
Аңлашу
 
Үземә үзем
ышанмый башлаганда,
үземне үзем
сызып ташлаганда,
 
 
     минем юклыгыма
     ышанмадың.
 
 
Үземә үзем
илаһи караганда,
үземне үзем
бөеккә санаганда,
 
 
     минем зурлыгыма
     ышанмадың.
 
 
Мин үземне дә
алдаганмын икән.
Сине, намусым,
аңламаганмын икән:
 
 
     ышанмавың –
     кеше дип санавың.
 
1973
Киткән мәхәббәт
 
Мәхәббәттән качып китеп булмый.
Тотып калып булмый киткәндә.
Рухыбызны безнең саклар өчен
килә икән, безгә килгәндә.
 
 
Белми кеше аның вакытларын:
үзе килә,
     үзе китә ул.
Яшәтә ул сине.
     Гомереңне
уйлы-моңлы гомер итә ул.
 
 
Киткән мәхәббәтләр кире кайтмый.
Көл дә калмый.
     Калмый күмер дә.
Киткән мәхәббәтнең күләгәсе
ияреп бара икән гомергә.
 
1989
«Гадәтем юк…»
 
Гадәтем юк
     башкаларны
          сыный торган.
Гадәтем бар –
     сынаганда
          чыдый торган.
 
 
Сезнең дә бит
     бик нык икән
          чыдамыгыз:
туган көннән
     башлап,
          мине сынадыгыз.
 
 
Мине сынап,
     үзегезне
          сынаттыгыз.
Мин бик риза:
     сынагыз да,
          сыналыгыз…
 
1973
«Шундый хикмәт бар, ди…»
 
Шундый хикмәт бар, ди:
     кариблар дип
атап йөртелгән бер халык-илдә
хатыннары үз ирләре белән
сөйләшәләр икесе ике телдә.
 
 
Шуны уйлыйм:
     болар алга киткән,
киләчәктән болар,
     килер чордан…
Бардыр җирдә, бәлки, шундый ил дә –
хатын-кызлар бер дә дәшми торган.
 
«Көче җитеп бетмәс…»
 
Көче җитеп бетмәс.
Кодрәтеннән килмәс.
Ләкин тере адәм:
«Инде беттем!» – димәс.
 
 
Күккә менә алмас,
Җирдә калмаса да…
Канат кирәк, канат –
оча алмаса да!
 
1991
«Күңел белән авыр килешү…»
 
Күңел белән авыр килешү.
Ул буйсына сиңа бик сирәк.
Гаеплибез кайчак күңелне.
Без гаепле күбрәк, ул – зирәк.
 
 
Мәрхәмәтле күңел, саф күңел!
Яшеңә дә синең карамый.
Оныттыра кануннарыңны,
Картаерга аңа ярамый.
 
 
Уйлап куям: нишләр идем дим,
йә, булмаса әгәр бу күңел?
Өшеп китә йөрәк: ул чакта
мин бөтенләй инде мин түгел.
 
 
Беләм дә бит ару түгелен…
Гаепләмә инде, сеңелем…
 
1991
Корыган гөл
 
Шау чәчәк булган ул кичә,
чакырып, дәшеп торган.
Исеннән кеше исергән,
ә бүген инде корган.
 
 
Ташлаган кемдер тәрәздән –
Сибелеп ята, кибеп…
Син минем гөлем бит диеп,
берәү дә алмый килеп.
 
 
Оныта кеше ятны да,
оныта үзенекен.
Үткәне белән яшәми,
яшәтә бүгенге көн.
 
 
Бик авыр булыр иде ул,
үтмәсәләр үткәннәр.
Шуңа күрәдер кешене
яңа көннәр көтәләр.
 
 
Ямансу да… Ләкин дөрес.
Яшәеш кырыс, зирәк.
Гөлне коргач яратмыйлар…
Үлгән гөл кемгә кирәк?!
 
1991
Бүгенге әхлак
 
Чибәр иде.
     Күзләр җете иде.
Сөя-сөя аны мактадылар.
Ара-тирә
     (мөмкин булган чакта)
аның белән
     хәтта
          мактандылар.
Төсләр уңды.
     Тоныкланды караш.
Сирәк кенә карый башладылар.
Элеккедән артык тырышса да,
элеккечә ләззәт тапмадылар.
Тәне арды.
     Инде җаны арды.
Бик җитәрлек инде таптадылар.
Бәлки, әле кирәк булыр диеп,
гамәлдән үк сызып атмадылар.
 
 
Итагатьле дөнья, мәрхәмәтле!..
 
1985
Учаклар
 
Янып яши кеше вакытында,
гомере буе яна.
Ялкыннары һич тә сүрелмәс күк –
учак дөрләп кала.
 
 
Язмышларын әйтеп буламыни,
дөрләп янган чакта?
Чорлар кайдан, еллар кайдан килә,
җилләр кайсы яктан…
 
 
Сүнә уты. Җилләр ала көлен.
Кайда урыннары?
Чылбыр исән.
     Ләкин өзек-өзек, –
җитми буыннары…
 
 
Өзек буын инде өзек тора.
Кемнәр ялгый алсын?
… Әйтеп булмый алдан: күпме янар –
бездән дөрләп калсын!
 
1986
Кеше
 
Ач та булыр.
     Ялангач та булыр.
Ышыкланырга булмас урын да.
Уйлар кеше,
     хыялланыр кеше
патша сарайлары турында.
 
 
Авыру булып яшәр.
     Тоткын булыр.
Гомере буе кеше кол булыр.
Котылырга аны чакырып торган…
хыялында берәр юл булыр.
 
 
Яратмаган кеше белән торыр.
Туры килер начар хатынга.
Хыялында хур кызлары булыр,
мәхәббәтне чынлап татырга.
 
 
Түзәр кеше.
     Чыдар гомере буе.
Гомере буе шулай яшәр дә.
Каршысында аның үлем торыр,
хыяллары булыр яшәүдә!
 
1986
Бөек сер
 
Туа кеше.
     Озак яши кеше.
Үлә кеше серне аңламыйча.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны,
гомере буе һич тә алдамыйча.
Алмаш туа аңа.
     Яши.
          Үлә.
 
 
Ул да китә.
     Сере кала шулай.
Йөзенчесе,
     меңенчесе серне
ачылмаган килеш ала шулай.
Еллар үткән.
Мең еллар да үткән.
Миллион еллар шулай үтәр тагын…
Ачылыр дип Бөек Яшәү Сере,
һәрбер кеше әле көтәр тагын.
Шуңа күрә дә бит Бөек Сер ул.
Бөек Сер ул һәрчак читтә тора.
Кеше аңа якынайган саен,
шуның кадәр ул да китә тора.
Ул ачылмас.
     Ачылса да бары,
ачылыр ул башка затлар өчен.
Ачкычлары галәм төпләренә
салынгандыр мәңге саклар өчен.
Бер күкләргә карап уйлау кызык,
үз-үзеңне һич тә алдамыйча.
Килгән китә!
     Без дә бер китәрбез,
үзебезне үзебез аңламыйча.
Яшәргә дип кенә тудырылган.
Гомере бар
кеше яши генә.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны,
алдамый ул –
бары дәшми генә.
 
1987

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации