Электронная библиотека » Кылыч Сайяди » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Кылыч Сайяди


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ ШАҺ ХУБАН КИЛЕП, БАБАХАНГА АНТТАН СЕР ӘЙТКӘНЕ
 
Бу серне әйтергә килде шаһ Хубан,
Ничә сүз сөйләде, күзе яшь тулган.
 
 
Һәм елап диде: – И шаһ, яхшы зат,
Ни эшне кылдыгыз, монда ни сәбәп?
 
 
Бу Баһир белән кылдың ант һәм шуннан,
Шартың да шул иде, и вәгъдә – иман.
 
 
Ятимбез һәм әсирбез, һәм ятимбез,
Ятимлектә сез ятимдәй ятим без.
 
 
Ятимнәр хакына кылма җәфаны,
Кеше күрмәс бу дөньядан вафаны.
 
 
Гәрчә дә булса бер көнлек вафасы,
Янә йөз тапкыр күп булыр җәфасы.
 
 
Бу дөнья биш көнлек, ун көн булмастыр,
Бу таҗ, солтанат – барчасы буштыр.
 
 
Ышанычсыз дөньядыр, кылма рәнҗеш,
Ятимнәргә үзең булчы ышаныч.
 
 
Синнән электә кем күрде вафасын,
Әмма дә шактый күрделәр җәфасын.
 
 
Бу әйткәне ахрында бер газәл бар,
Моны һәм әйтте, елады бик күп зар.
 
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Падишаһым, син ишет, борынгы дәверләр кайда?
Безнең белән дәгъва кылган антлар эчкәннәр кайда?
 
 
Бу дөнья ышанычсыздыр, синдәйдер ант-вәгъдәсез,
Ничә елап зар кылган шарты-ялганнары кайда?
 
 
Дөнья минеке, димә син, миннән бүтән кем дә юк,
Синнән элгәре күп үткән шаһи-солтаннар кайда?
 
 
Һәркемнең дәверендә бер гашыйк-мәгъшук булыр-үтәр,
Ничә йөз мең үткән, ил эчендә дастаннар кайда?
 
 
Зөһрә-Таһирны сүз итмә каһәрең эчендә, һәм
Ләйлә-Мәҗнүн дигән данлыклы диваналар кайда?
 
 
Ничә мең авыр газап чиккән Сәгыйть һәм Сәйфелмөлек,
Мәликә, Бәдигыльҗамал1111
  Сәгыйть, Сәйфелмөлек, Мәликә, Бәдигыльҗамал – XV йөз ахыры – XVI йөз башы шагыйре Мәҗлисинең дастанындагы мәхәббәт каһарманнары.


[Закрыть]
– ул ике җанашлар кайда?
 
 
И Сайяд улы Кылыч, исереп йөр1212
  Исереп йөр – Аллаһыга мәхәббәттән дивана хәленә җитү күздә тотыла, суфичылык термины.


[Закрыть]
, гомер үтәр,
Хөсрәү1313
  Хөсрәү – Алтын Урда шагыйре Котб дастанындагы мәхәббәт каһарманы.


[Закрыть]
, күзе яшьле Вамык1414
  Вамык – борынгы гарәп әдәбиятында киң таралыш тапкан мәхәббәт поэмаларының каһарманы.


[Закрыть]
, Йосыф Кинганнар1515
  Йосыф Кингани – Болгар шагыйре Кол Гали дастанындагы мәхәббәт каһарманы, Йосыф пәйгамбәр.


[Закрыть]
кайда?
 

ПАДИШАҺНЫҢ ТАҺИРГА САНДЫК ЯСАТКАНЫ
 
Кил, и Сайяд, гыйшык юлында дәртле,
Таһирны болар ничек тоткын итте?
 
 
Бу сүзләргә колак салмадылар һич,
Күкләр Таһирның эшене кылыр һич.
 
 
Диде шаһ: – Килсен балтачы осталар,
Ясасын сандык буена бәрабәр.
 
 
Ул җирне белде Зөһрә, барды шулчак,
Бу осталарның каршына ул кыз хак.
 
 
Диде: – Сандыкны ныклап мүкләп яса,
Моның эченә үтмәсен тамчы да.
 
 
Эченә кермәсен су бер тамчы да,
Бирермен энҗе-мәрҗәннән барчаңа.
 
 
Әгәр үтсә, барчагыз суйдырырмын,
Салып утка, барчагыз көйдерермен.
 
 
Ясады болар сандыкны бик тә нык,
Алып китерделәр шаһка шулвакыт.
 
 
Бу сандыкны соратып күрде солтан,
Ясауллар1616
  Ясаул – хәрби-административ дәүләттә өлкә бәге, хәрби дәрәҗә иясе, есаул.


[Закрыть]
аның алдында күп сан.
 
 
Диде: – Таһирны бу сандыкка салып,
Ыргытыгыз аны, дәрьяга барып.
 
 
Һәм алып чыктылар солтан катыннан,
Юдылар Таһир йөзен күз яшь белән.
 
 
Яшьләтеп күзен, һәр якка карады,
Шулай караган якка сагыш акты.
 
 
Һәм алып бардылар дәрья ярына,
Болар ут салдылар Зөһрә җанына.
 
 
Ишетеп, шәһәр-иле һәм үтенеп,
Аяк астында калып үлделәр күп.
 
 
Диде бәкләр: – Күр инде бу заманны,
Күр дөньяда шушы якты җиһанны.
 
 
– Бу көн миннән сәфәр кылыгыз, дуслар,
Гүзәлемнән чөнки аерылдым, дуслар.
 
 
Һәм бардыр ярдан ничә сорарым,
Шулай елап әйтим бу үгет хәлем.
 
 
Каршына ул заман килде гүзәле,
Һәм дә елап әйтер иде ядкяре.
 
 
Ул елап диде: – И энҗе кылынган,
Булдык бер-беребездән аерылган.
 
 
Тагын күрерменме мин, ярым, йөзең,
Атама төшсен бу бәхетсезлегең, –
 
 
Диде, бу газәлне исенә алды,
Ишеткәннәр бары аһ-зарын кылды.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Айа дустым, бу көн дивана булдым
Һәм гыйшкың шәменә күбәләк булдым.
 
 
Көтмәгәндә күрдем гөлдәй йөзеңне
Һәм мин былбыл сиңа өйдәшең булдым.
 
 
Укыдым ул заман гыйшык китабын,
Әйтерсең мөдәррисләр кебек булдым.
 
 
Тәкъдирнең китабын күрдем лаеклы,
Һәм ул җан булды, мин җанашы булдым.
 
 
Аһ-зарларны кылсам, гаеп түгелдер,
Көнчеләр җәбере белән аерылдым.
 
 
Сайяди, ярыңны әйтеп һаман да,
Аерылу чүле янында булдым.
 
ТАҺИРНЫҢ ХИКӘЯТЕ
 
Һәм Зөһрә шушы сүзне кылды ахыр,
Һәм сүзне башлады Таһир мосафир.
 
 
Диде Таһир: – И зарлы-моңлы ярым,
Мин диеп җыйма хәсрәтләрнең барын.
 
 
Гәрчә су йөзендә үзем китәрмен,
Тик йөз мең бәлагә сабыр итәрмен.
 
 
Ни-кем гашыйк эше – даим сабырдыр,
Һәм гашыйк юлдашы – даим җәбердер.
 
 
Кылам дисәң максатыңны син хасил,
Сабыр кылып, сабыр кылып, сабыр кыл.
 
 
Әйтте Зөһрә: – Ничек җәбер итәрмен?
Ни булсам булырмын, мин һәм китәрмен.
 
 
Мин артыгын елармын, болай калсам,
Үкенмәм, синең белән суда үлсәм.
 
ШАҺ ХУБАННЫҢ ХИКӘЯТ КЫЛГАНЫ
 
Шушы җирдә торып, шаһ Хубан әзер,
Түгә күзеннән энҗе-мәрҗән хәзер.
 
 
Әйтте елап: – Ходаем, көйде җаным,
Бере – җаным, бере – рухы рәваным.
 
 
Икегез дә – минем дәртемә дәрман,
Дучар булып каламын монда хәйран.
 
 
Дога ит, җанны кулына тапшырам,
Сезләр торганда, максатыма барам.
 
 
Югыйсә миңа бер кайгыдаш булмас,
Минем дәртемә һич дәрманын кылмас.
 
 
Илаһи, булмасын һич теләк һәм зар,
Сине уйлаудан яшьләнде бу күзләр.
 
 
Кайгысы син, ике күзем яктысы,
Баштан китмәде аерылу кайгысы.
 
 
Син – шушы ике күземнең нурысың,
Тормышым былбылы гөлбакчасы син.
 
 
Өметем гөлләре – камил чәчәктәй,
Максатым – җиткән зифа үсентедәй.
 
 
Синең кайгыңда күккә чыкты зарым,
Һәм синдәй дуска булсын һәрни барым.
 
 
Синең өчен көярмен кичә-көндез,
Сиңа корбан буламын япа-ялгыз.
 
 
Сине күрмәс күзем һәм сукыр булсын,
Һәм синсез торагым ул кабер булсын.
 
 
Сагынсам мин җанга шифа йөзеңне,
Алып күземә сөртермен эзеңне.
 
 
Сине күрергә теләсә күңелем,
Дөньяда терек һич йөрмәмен мин.
 
 
Сине күрмәс күзем булсын караңгы,
Һәм синнән үзгә юктыр миңа кайгы.
 
 
Һәм мин сезгә ай-кояшны телимен,
Минем ай-кояшым тәмам үзең син.
 
 
Бу сүзләрен әйтеп, аһ-зарлар кылды,
Бабахан алдында күп зарлар кылды.
 
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Ялгызлык утында көю тәкъдирдә өлеш булды,
Кавышу шәмендә яну тәкъдирдә өлеш булды.
 
 
Сиңа кавышу теләп йөрү, һәлакәт җәфа күрү,
Синең юлыңда җан бирү тәкъдирдә өлеш булды.
 
 
Хода кылды сине гашыйк, дошманнар күрми лаек,
Олы-кече һәммә бозык тәкъдирдә өлеш булды.
 
 
Ничә еллар җәфа чиктем, чыбыкны агач иттем,
Үкенәмен, хата итү тәкъдирдә өлеш булды.
 
 
Сайяди, бу кадәр көймә, әмма көймичә торма,
Тагын миңа ялгыз йөрү тәкъдирдә өлеш булды.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫНА ҖАВАП БИРГӘНЕ
 
Диде Таһир: – Миһербаным, и ана,
Хатын-кызым, шәфкатем, җаным ана.
 
 
Минем өчен гаҗәеп бәладә син,
Терек син һәм бәлагә таручы син.
 
 
Көярсең, көл булырсың, җаным ана,
Бу җаным, һәлакәт иманым, ана.
 
 
Ятимнәрнең ятиме булдың ахыр,
Ятимлектә ятимдәй булдың ахыр.
 
 
Янә әйтте: – И Кәгъбәм, анам син,
Догага бездән артык җитешкән син.
 
 
Барыбызга Хода кайгыда булсын
Һәм дә гашыйкларның сөяре булсын.
 
 
Гашыйкларның эше даим тәвәккәл,
Көяр гашыйк утына, түзәр ни хәл.
 
 
Тәвәккәл кылмаган – адәм түгелдер,
Шушы гыйшык утына лаек түгелдер.
 
 
Мөшкелләрне тере иткән тәвәккәл,
Ятим күңелен ярсу иткән тәвәккәл.
 
 
Тәвәккәлләр булыр мәшәкатьле зат,
Торган саен мәхәббәте артыр, хак.
 
 
Ни көндер ул кыямәт көннәредәй,
Һәм көндез көне – елның төннәредәй?
 
 
Ясауллар аерырга тырышыр,
Бу Таһир бәк шушы газәлне укыр.
 
ХУШЛАШКАНДА ТАҺИР-ЗӨҺРӘ ШУШЫ ГАЗӘЛНЕ ӘЙТКӘННӘРЕ
 
Мөшкел эш җаныма төште, җан-җанашым, бәхил бул,
Тормадым бер мизгел мин, җан алырым, бәхил бул.
 
 
Мин бу көн кылсам сәфәр, төшсәм бу китү юлына,
Барса башым үлем җиргә, дучар шаһым, бәхил бул.
 
 
Шомлы дошманнар читлеккә дучар кылдылар мине.
Былбыл идем, аерым төштем, гөлестаным, бәхил бул.
 
 
Әгәр насыйп булса тагын, күрсәм йөзең пәрдәсез,
Әгәр каза итсә миңа, миһербаным, бәхил бул.
 
 
И Сайяди, бу ни үксү яралы былбыл кебек?
Даим үксеп елатучы, и гөлбакча, бәхил бул.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ АНАСЫ БАТЫРЛЫК КЫЛГАНЫ
 
Янә ул җирдә Таһир бәк анасы –
Ни кылсын, күзенең ак-карасы.
 
 
Көеп, ул бик күп аһ-зарларын кылды,
Ничә сүзләр укып, мөнәҗәт кылды.
 
 
Диде: – И балам, чын ирләрчә бул,
Кичеп җанаштан, тагын җанашлы бул.
 
 
Ялгыз башың ташлаганда җиһанны,
Таләп кыл син суда шәфкать итүне.
 
 
Кирәк булсаң, кавышуны теләүче,
Лаеклы булса, бул үзең теләүче.
 
 
Кеше ирләр кебек юлына керсә,
Ул – эшеннән яну юлында булса,
 
 
Син ул дивана кебек дөнья эчендә,
Кылып сагыш сарае су эчендә.
 
 
Янә Сәйфелмөлек Сәгыйте белән
Һәм дә йөз мең тугры гаскәри белән
 
 
Төшеп, дәрья эчендә ул юл алды,
Ата-анасы елап анда калды.
 
 
Насыйбәсен күреп, тапты гүзәлен,
Ул Бәдигыльҗамал, Мәликә ярын.
 
 
Янә син дә үтеп йөрәк яраңнан,
Кичәр ул гашыйк зары газиз җаннан.
 
 
Син һәм гашыйк икәнсең, җан кошы бул
Һәм дә Хак юлында аркадашы бул.
 
 
Көеп-янып, биреп рөхсәт анасы,
Укыды бу газәлне җан казасы.
 
ШАҺ ХУБАННЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Гашыйк булсаң, кич бу җаннан, аерыл,
Җан-бәгырьдән, гаиләңнән аерыл.
 
 
Таләп итсәң, йөзеп ярдан, кит, янма,
Аерыл җаның җиһаннан, аерыл.
 
 
Гашыйк җанаш булсаң, көфер түгелдер,
Юлыңда бу иманыңнан аерыл.
 
 
Тарлык иленнән кит, тәкать калмады,
Рәхим юк миһербансыздан аерыл.
 
 
И Сайяди, кавышу хасил булмады,
Инде ул миһербансыздан аерыл.
 
БӘКЛӘРНЕҢ ТАҺИРНЫ ҮТЕНГӘНЕ, СОЛТАННЫҢ БИРМӘГӘНЕ
 
Ясауллар тотып Таһирны анда,
Сандык эченә салып гүя бәндә,
 
 
Салып, сандык эченә җайладылар,
Зөһрәне ут эчендә яндырдылар.
 
 
Ясауллар торып аның башында,
Ничә көнлек азык салып каршында,
 
 
Янә хурлык белән су салып анда,
Халыклар барча хәйран калып анда.
 
 
Шул куйганны беркетеп суга салды,
Анасы елап каерыла калды.
 
 
Бу шәһәр-ил диде: – Булды кыямәт…
Шаһка барча әйтерләр сүз шелтәләп.
 
 
Диде бәкләр: – Килеп барча, бар әле,
Бабахан алдында әзер тор әле.
 
 
Хәзинәсе тулганча алтын алсын,
Бу Таһирның җанын безләргә бирсен.
 
 
Киңәш белән халыкның барсы килде,
Килеп, алдында хезмәтендә торды.
 
 
Диделәр барсы: – И галәм солтаны,
Бу шәһәр-ил барсы тотты матәмне.
 
 
Таһирны үтенделәр: – Безгә бирче,
Теләгәнеңне тау кадәрле алчы.
 
 
Бу сүзләргә шаһның ачуы килде,
Ачуда еландай зәһәре килде.
 
 
Диде солтан: – Бу сүзне хәбәр кылма,
Аны бирсәм, халыкта көфер була.
 
 
Җәзасы бу аның, алу кирәктер,
Үлем хактыр, риза бирү кирәктер.
 
 
Аларга җавабы аңлашылмады,
Бу Таһирга Хак өлеше юлланды.
 
ТАҺИРНЫ САНДЫККА САЛЫП, ДӘРЬЯГА ТАШЛАГАНЫ
 
Күтәреп Таһирны салдылар суга,
Үтенечен кылды Таһир Ходага.
 
 
Олы дәрья иде, бәяне булмас,
Ятим булса, ятим йөзәрлек булмас.
 
 
Ятим иде, күр, Таһир ничек булды,
Бу сандык эченә төште, юк булды.
 
 
Нинди җирдә күрсәгез, без ятимдер,
Чырай зәгъферан кебек саргаептыр.
 
 
Ятимне күрсәгез, ул – хәсрәт чигәр,
Бул, әлбәттә, хәлләреннән хәбәрдар.
 
 
Ятимдер кол Сайяди фәкыйрегез,
Бетеп ничә сүз, бөлгән теләнчегез.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ БАКЧАСАРАЙГА ЧЫГЫП АҺ-ЗАР КЫЛГАНЫ
 
Ясауллар барсы килделәр анда,
Бу сандыкны суга салдылар анда.
 
 
Салып суга, барчасы булды хәйран,
Олы-кече барча үкси елаудан.
 
 
Ни кылсын Зөһрә җан, чарасыз булды,
Көеп, аһ орып, йөзе сары булды.
 
 
Кызына сарай салган иде солтан,
Ничә карасаң, беленер һәрьяктан.
 
 
Зөһрә чыкты сарай өстенә шуннан,
Килде барча галәмнәрне тотып гамь.
 
 
Кылыр сарай өстендә Зөһрә аһ-зар,
Көйгәненчә аңы китеп, җан чыгар.
 
 
Бу сарай өстендә упкын бар иде,
Ни-кем төшсә, балыклар ашар иде.
 
 
Күр, сандык бу чоңгыл эченә төште,
Агып әйләнде, сарайга авышты.
 
 
Сызланды Зөһрә: – Көйде шушы җаным,
Аерылу утына көйде җаным.
 
 
Күркәмлегең җәннәт бакчасы иде,
Кавышу ширбәте тормышым иде.
 
 
Кайда бер җан дәрте булган карендәш
Һәм булыр иде ялгызлыкта юлдаш.
 
 
Бу ялгызлыкта, и, хәлең ни булыр,
Бу диңгездәге әхвалең ни булыр?
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Ярым китте, дусларым, үзем зар калдым тилмереп,
Мин бозылган хаста җан – авыру калдым тилмереп.
 
 
Кулым көче җитмәде яр белән бергә китәргә,
Бала коштай йолкынып, начар калдым мин тилмереп.
 
 
Гөл йөзең күрдем – оныттым, исрафлык итә бардым,
Инде синнән аерылып, чит-ят калдым тилмереп.
 
 
Синнән бүтән юк иде бер бөртек хәлем сораучы,
Бу дошманнар күзенчә гайбәттә калдым тилмереп.
 
 
Кол Сайяд улы Хараби, болай аһларың нидер?
Гыйшык утында көенеп фикер кылдым тилмереп.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ АҺЛАР ОРГАНЫ
 
Янә җир әйләнеп, дәрьяда бер җил
Бу сандыкны китерде, кылды зыр-зыр.
 
 
Диде Таһир: – Хараплык пәйда булды,
Синең гыйшкың белән тоташтан булды.
 
 
Синең гыйшкың мине чарасыз кылды,
Минем йөрәгемне йөз кисәк кылды.
 
 
Кеше бил буса бу гыйшык юлында,
Шөбһәсен калдырмас уңы-сулында.
 
 
Бу гыйшык уты җаныма кагылды,
Аның өчен күп бәлаләр тагылды.
 
 
Чыгар гыйшык юлында күп һәлакәт,
Хода кылсын һәлакәтне сәламәт.
 
 
Ходай шәфкатеннән өметсез булмам,
Әгәр булсам, гөл булырмын, бет булмам.
 
 
Янә һәм булса Таһир йөз теләктә,
Әмма бу былбыл ни кылсын читлектә.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Ни гыйшыйк, башым әйләнде, кулым тот, гүзәлем син,
Ни мәгъшукмын, шәфкать кылып дәшмисең, ант зарым син.
 
 
Мин – шашкан былбыл, һәр таңда гөл шәүкыннан зар сыктыйм,
Син ул – иркеңдә нурланып ачылган гөлбакчам син.
 
 
Мин – Искәндәр Казин1717
  Искәндәр Казин – Искәндәр пәйгамбәр, монда аның золмәт-караңгылык патшалыгына сәяхәте искә алына.


[Закрыть]
, золмәт эчендә гарык булдым,
Хозырдай1818
  Хозыр – Хозыр пәйгамбәр, адашканнарга һәм ялгыз юлчыларга иптәш булыр өчен Аллаһы тарафыннан җир йөзендә калдырыла. Монда шул күздә тотыла.


[Закрыть]
юлдашым үзең, ничек, кем, саф энҗем син.
 
 
Мәхәббәт ширбәтен китер, и шәраб өләшүче1919
  Ягъни Тәкъдир.


[Закрыть]
,
Ялгызлык чүлендә сусаган иренмен, тәнем сызлавыгы син.
 
 
Ничә сипсәм су, сүнмәс, Сайяди һич тә очмас ут,
Көярмен, көл булырмын, чөнки тәкъдирдә үзәк син.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ХИКӘЯТЕ
 
Бу сүзләрне диде, ярга орды дәрья,
Сандыкны шушы җирдә кылып зарда.
 
 
Һәр өч көндә бер күтәрелер иде,
Ни кушса суга, ул китерер иде.
 
 
Янә күтәрелде, килде янына,
Зарын салды Зөһрә аның янына.
 
 
Укыр мөнәҗәтне җанкисәгенә,
Бу шәм өстендәге күбәләгенә.
 
 
Янә иңдерде күз яшьләре белән,
Бәхиллек теләшеп җанашы белән.
 
 
Сарай өстендә орып аһ-зарларын,
Күреп елар ул зифа буй агачын.
 
ЗӨҺРӘНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Ни ялгызлык миңа, и яр, синнән калу аерылып,
Кайгы килде шул миңа, җанашым, синнән аерылып.
 
 
Гөл идем, син – былбылым, очтың, кунарлар каргалар,
Кайсы сердәштер миңа, гөлзарым, синнән аерылып?
 
 
Зар кеше мин, калырмын әйләнәмдә читләр белән,
Ни бәладер тору, кайгыртучым, синнән аерылып?
 
 
Шомлы дошманнар бирмәде ярым белән китәргә,
Нишлим, калдым еракта, чарасыз синнән аерылып?
 
 
Җанашың китте, Сайяди, хаста калды тилмереп,
Инде мин булдым бу көн авыру синнән аерылып.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ХИКӘЯТЕ
 
Бу Зөһрә бу газәлне әйтте исә,
Янә Таһир көеп үтенде исә,
 
 
Чыгарды җаныннан бер аһ җан сүзен,
Кыямәт иде гүяки шушы көн.
 
 
Янә бер зар башлап Таһир бу юлы,
Ишеткәннәр барсы булды кайгылы.
 
 
Янә гамьдә аһ орып көенәдер,
Йөрәге тоташып, бәгъре көядер.
 
 
Диде: – И Зөһрә, җаным, миһербаным,
Синнән аерыладыр тәндә җаным.
 
 
Син бакча идең, мин – сиңа былбылың,
Былбыл очты, и гөл, кылма сабырың.
 
 
Һәр карганы күңелеңә һич алма,
Мине – җан сызлаганны җәфалама.
 
 
Җиһан – барча гашыйкларга җәфадыр,
Җәфа кешегә мең тотнак буладыр.
 
 
Терек булсам, котылсам бу бәладән,
Үтенермен сине янә Ходадан.
 
 
Әгәр төшсәм, ни җирдә бәндә булсам,
Кыла белми синең гыйшкыңда булсам,
 
 
Әгәр бәхет дәүләтле ярым булса,
Ни-кем хөкем кылуга әзер булса,
 
 
Онытмамын сине, и җанашым-яр,
Үзең һәм үзгәне яр итмә, зинһар.
 
 
Көйгәненнән-көеп Таһир бәк анда,
Укыды бу газәлне җаны-тәндә.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ГАЗӘЛЕ
 
Өермәдәй башым күккә җитсә дә, яр, ярың мин,
Нинди Ләйлә син, мин – Мәҗнүн, кыр-басуың гизәрең мин.
 
 
Нинди хуш сердәш син, күркәм шәмең затлы Шириндәй,
Фәрһад2020
  Фәрһад – җавапсыз мәхәббәт ачысын татучы каһарман, Котб иҗатында тулы яктыртыла. Аның гыйшкы Ширингә төшкән була.


[Закрыть]
кебек, һаман да борчулы зар карарсызың мин.
 
 
Җиһанда гашыйк-мәгъшук икәндер барчадан газиз,
Чыклы гөл син үзең, яз кебек, зар булып багучың мин.
 
 
Зөләйхадай гүзәл син, җанга җәбер-җәфа кылма,
Чөнки, Йосыф кебек, кич-иртә зар-интизарың мин.
 
 
Мин – Сәйфелмөлек вакыт, Бәдигыма баш әйләнгән,
Диңгездә яман булдым, янә өмете барың мин.
 
 
Сөләйман солтанат шаһым, купсын тәвәккәл чоңгыл,
Күрим, бу җан тотышың ничек, бәгырьләр сыкравың мин.
 
 
Гаҗәеп якты шәм сыйфат Сайяди сиңа тиң булса,
Кояш кебек, таралып төшкән чәчле нур чәчәрең мин.
 
ТАҺИР БӘКНЕ ДӘРЬЯ АГЫЗГАНЫ
 
Бу сүз өстендә дулкын орды дәрья,
Ни дулкын орып сандыкны агыза.
 
 
Бу чоңгылдан чыгарып, су агызды
Һәм Зөһрә йөрәгәннән кан тамызды.
 
 
Бу сандык тормады, чоңгылдан үтте,
Һәм һичкем тотмады, ул акты китте.
 
 
Таһирның каласы – сандык тиз йөрде,
Тәкъдирнең өлешенә аны бирде.
 
 
Сандык агып барды суның йөзендә,
Инде хәзер акыл керде үзенә.
 
 
Колагына шыр-шуы килер иде,
Аска барганын анда белер иде.
 
 
Җитте көттерми шулай бер җиренә,
Колак салды аның җаны серенә.
 
 
Алар исеме Әбу Дира иде,
Алар адәм исеннән курка иде.
 
 
Аларга килгән өчен адәм исе,
– Хода, – дип кычкырыр иде барысы.
 
 
Көтмәгәндә күрделәр: чыкты сандык,
Бу сандык каршында һич адәми юк.
 
 
Ягъни арканыннан алды барысы:
– Миңа булырмы, – дип, – хәбәрләр яхшы?
 
 
Сандык өстеннән хәбәр күренмидер,
Җанын тәслим итәргә җитте Таһир.
 
 
Каршында алты айлык азык иде,
Әмма су булмаганга гаҗиз иде.
 
 
Бу өченче ай иде агып килде,
Өлешенә тамчы су алыр иде.
 
 
Җитте чайкалып бер җиргә шулчак аһ,
Ишетегез, ни булыр кодрәте Аллаһ.
 
ТАҺИР БӘКНЕ КОШЛАР ОЯСЫНА ЧЫГАРГАНЫ
 
Кил, и Сайяд, инде сөйлә бу сүзне,
Бәян ит бу кыйссада ниләр барны.
 
 
Ниләр күрде бу дөньяның эчендә?
Аны китер, җитешсен тел очында.
 
 
Олы упкын иде – Тәңре яраткан,
Агачларны тирәсендә яраткан.
 
 
Төште дәрья өстенә күләгәсе,
Аның өстендә – кошларның оясы.
 
 
Олы кошлар иде, өйдән зур хәтта,
Бер гаилә – яшәр иде ояда.
 
 
Ике кош, күрүгә, оядан очты,
Бу сандык өстенә талаша төште.
 
 
Чыгарып алдылар суның эченнән,
Ояга илттеләр соңгы көченнән.
 
 
Ояда ничә көн кош белән торды,
Терек иде гүяки, инде үлде.
 
 
Кылыр аһ-зар үзеннән ул үзенә,
Бәгырь каны тәмам тулып күзенә.
 
 
Диде: – Һәр ике галәмгә Син – Солтан2121
  Солтан – Аллаһы Тәгалә.


[Закрыть]
,
Һәммә галәм дә Сиңа буйсынган.
 
 
Сиңа тапшырдым үземне әманәт,
Бу кошлар авызыннан сакла сәламәт.
 
 
Ни булсам булырмын дәрья эчендә,
Ни күрсәм күрермен дәрья эчендә.
 
 
Әгәр шунда күрсә һәркем, яр булыр,
Бу дәрья эчендә кайгырту кылыр.
 
 
Әмма Синнән бүтән юк кайгыртучы,
Үзең бул ятимнәргә таянычы.
 
 
Мин кем идем, килде мондый бәлаләр,
Үзең салдың башыма йөз җәфалар.
 
 
Рәхим кылсаң, мине Син коткарырсың,
Мине теләгемә Син китерерсең.
 
 
Мине бу җирдә кылма тоткын дучар,
Илаһи, кылма бу гашыйкларың зар.
 
 
Аңа ирештер бичара хәлемне,
Җиңеләйт әле хәлен гүзәлемнең.
 
ТАҺИР БӘКНЕҢ ҮЗ ХӘЛЕН ЙОМШАК ИСКӘН ҖИЛГӘ ӘЙТКӘНЕ
 
Айа яхшы хәбәрле йомшак җилем,
Күреп кит тиз ара бәндәнең хәлен.
 
 
Аны теләп барчадан аерылдым,
Синнән башка юк бер дә мәрхәмәтлем.
 
 
Сагынып елады җаны-җанашын,
Бу Зөһрә исемле ул кайгыдашын.
 
 
Үзеннән үзе елап әйтте: – И яр,
Гаҗиз булдым ничек, чибәрем, начар.
 
 
Дошман җәбереннән аерылдым анда,
Төшеп сандык эчендә гүя бәндә.
 
 
Мәгәр суда кич-көндез йөрер идем,
Насыйбым ни, һәм аны күрер идем.
 
 
Янә аннан артыграк булды мөшкел,
Урыным да ояда калды мөшкел.
 
 
Барча хәлен әйтеп исенә алды,
Үзенең хәленнән мөнәҗәт кылды.
 
ТАҺИРНЫҢ ГАЗӘЛЕ
 
Һай, таң җиле, сәлам ирештер ышанычым ярга,
Мин китек күңелнең хәлен әйтсәңче ул чибәргә.
 
 
Дәртле хәлендә, диеп, чөнки бу – күңелем кошы,
Җаным хаста гамьсез калган ул кыз кайгыртучыга.
 
 
Бу файдада күреп бу башымны мәйдан эчендә,
Шатлыкта булыр лаеклы күзләрем очрашуга.
 
 
Аһ-зар итеп елатсалар үземне, гаепләмә,
Дивана былбылдыр мин бу гашыйгым гөлбакчага.
 
 
Кол Сайяди, янып көй дошманнарың җәбереннән,
Яман булса, аны тапшыр Иям-Хуҗам Ходага.
 
ЯЗ ҖИЛЕНЕҢ ТАҺИР БӘКНЕ ОЯДАН ТӨШЕРГӘНЕ
 
Күр инде кодрәте Хода-Халикъ,
Ничек котылды ул бичара гашыйк.
 
 
Газәлне укыды җан сүзе белән,
Йомшак җил килде янына яз белән.
 
 
Агачлары селкенеп, булды бер җай,
Бу кошларыннан котылдырды Ходай.
 
 
Төшеп дәрьяга, ул барды юлына,
Янә китте бу агып ава-түнә.
 
 
Барыр иде су өстендә сызланып,
Эчәргә юклыктан чарасыз калып.
 
 
Бу сандыкта су калмады һичничек,
Бу Таһир коллыктан чыкмый һичничек.
 
 
Эчәргә булмады, кипте авыздан,
Һәм тәне хәлсез булып калды сүздән.
 
 
Сусыздан китте беркөн халәтеннән,
Кичеп дөньяның шатлык-рәхәтеннән.
 
 
Су эчендә барды, судан насыйп юк,
Бу дөньяда аның кебек ятим юк.
 
 
Килер булса, килер Шам һәм Гыйрактан,
Китәр булса, китәдер усаллыктан.
 
 
Бу сүзләр – электән калган мәкальдер:
Һәр эшнең башы – тырышлык, бәхәстер.
 
 
Бәхәстә булмаса максатың хасил,
Сабыр кылу кирәк, чарасыз җан, бел.
 
 
Максатына гашыйк җитте нидән, бел:
Сабырдыр, бел, сабыр бул һәм сабыр кыл.
 
 
Калып бикле чарасыз Таһир сабыр,
Бер ташлы ярга килеп дучар булыр.
 
 
Аны дәрья күтәрде, орды ташка,
Бу сандык җисеме булды тиз башка.
 
 
Бу сандык эчендә су булды пәйда,
Янә сандыкны агызды бу дәрья.
 
 
Шушыннан тамчы-тамчы өлеш алды,
Аның өчен тәнендә җаны калды.
 
 
Ничә ярдәм килер иде кич-көндез
Шушы сандык эчендәгегә ялгыз.
 
 
Көтмәгәндә җитте бер җиргә сандык,
Җаны бар иде, әмма дә аңы юк.
 
 
Бу җирнеңисеме – Багдад шәһәре,
Аның кебек юк һич кала-шәһәре.
 
БАГДАД ПАДИШАҺЫ КЫЗЫНЫҢ ТӨШ КҮРГӘНЕ
 
Моның шаһы исеме Гадел иде,
Гаделлектә һәм җаны сердәш иде.
 
 
Бу шаһның шөһрәте иде гаделлек,
Гаделлектә камил иде динлелек.
 
 
Аның улы һәм өч кызы бар иде,
Кызларының берсесе Маһым иде.
 
 
Бу Маһым беркөнне йоклап оеды,
Күрер бер вакыйга, су буе иде.
 
 
Ни вакыйга буладыр ул бәлале,
Аңа изге хәбәр бирде Ходае.
 
 
Изге хәбәр ул булыр: төш күрәдер,
Газиз җанына имгәк эш күрәдер.
 
 
Күрер төшендә бер шаһзадә белән,
Кушылып ул, торып ай йөзле белән,
 
 
Карап утырыр көнчыгыш ягыннан,
Күренде бер кара шаһ2222
  Кара шаһ – каракош, бөркет.


[Закрыть]
бер җиреннән.
 
 
Ничә сүзләр сорады Маһым аннан:
– Ишетеп-сөйләп килдең монда кайдан?
 
 
Ни исемең? Кайсы җирдән булырсың?
Ни сәбәптән монда килеп торырсың?
 
 
Кайсы шаһзадәнең баласыдыр син?
Кайсы чибәрнең йөрәк богавы син?
 
 
Кайсы бакча эченең утыдыр син?
Сөйлә, кайсы гүзәлнең ярыдыр син?
 
 
Диде: – Тәңре яралткан бер колы мин,
Бу гыйшык базарының былбылымын.
 
 
Мине Татардан чыгарып, насыйпка
Киләмдер мин, рәхим кыл мин ятимгә.
 
 
Исемем – Таһир, атам исеме – Баһир,
Бу сүзләрне ишет башыннан-ахыр.
 
 
Мосафирмын, ничә көн сиңа бәндә,
Үтәрмен, тик насыйбым тартса анда.
 
 
Әмма миннән сиңа юктыр ышаныч,
Чыгадыр сиңа миннән вай-аяныч.
 
 
Бу сүзнең өстендә уянды Маһым,
Диде: – Тотты бу җиһанны мең аһым.
 
 
Бу кызның бер сөт әнкәсе бар иде,
Кичә-көндез аның белән яр иде.
 
 
Диде елап барып Маһим әнкәгә:
– Колак сал, әйтим төшемне мин сиңа.
 
 
Кичә төшемдә бер гауга күрдем мин,
Башымда йөз мең файданы күрдем мин.
 
 
Ни файдалар төшәр, бәяне булмас,
Мең дәртемнең ул дәрманы булмас.
 
 
Ничек күргән иде, ул кылды хәбәр,
Аһ-зарлары белән елады зар-зар.
 
 
Әнкәсе диде: – И җаныем гашыйк,
Кылган Хак сине гамь йортында гашыйк,
 
 
Бу төшең аңлатмасын әйтәмен мин,
Бу сүзне яхшы тыңлап аңлачы син.
 
 
Бу көнчыгыш ягыннан бер көчле ут
Төшәр сиңа, әмма ахыр булыр юк.
 
 
Сиңа булмас аның бөртек терәге,
Әмма артыр сиңа җәфа-җәбере.
 
 
Ул булыр бүтән җирнең хуш киләсе,
Ничек булыр бу кыйссаның дәвасы?
 
 
Бу сүзне бүтән һичкем белмәделәр,
Бу сернең чарасын һич белмәделәр.
 
 
Кичә-көндез Маһым утка көядер,
Үзеннән аһ орадыр, ут янадыр.
 
 
Диде беркөн: – Аны теләп китәрмен,
Аны әгәр тапмасам, ни итәрмен?
 
 
Әгәр тапсам, миңа кылма ышаныч,
Ни кылыйм соң, мин чарасыз, аяныч.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации