Электронная библиотека » Ландыш Габдрахманова » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 09:00


Автор книги: Ландыш Габдрахманова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ландыш Габдрахманова
Яшим – димәк, яратам!

Күңел капкасы

Такташның сүзен хәтерлибез: «Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә…» Иске, әлбәттә. Тик, Такташ раслаганча ук, һәр йөрәктә ул яңара, төрле әверелешләр кичерә. Һәркем үзенчә ярата. Бик сирәк кешеләр генә аны тасвирлап бирә ала. Ландыш Габдрахманова – шундый сирәк кешеләрнең берсе. Шагыйрә. Ул туган авылның исеме дә шагыйранә: Акбүре! Ишетүгә үк әкияти бер соклану биләп ала, шагыйрә үзе дә әкият иленнән безнең тирәгә килеп чыккан сыман. Әкияти серлелек… Вакыйгалар арасында әкияти багланышлар. Әллә шуңамы дим, аның лирик шигырьләренә дә хәтта нәни эпиклык хас, аның шигыре ниндидер бер вакыйгадан үсеп чыга. Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә… Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың.

Сүз башында Такташны искә алуым юкка түгел. Ландышның ритмикасында да бөек шагыйрьнең тәэсире бар сыман. Ландыш та, аның кебек үк, иҗек санының юлларда тәңгәл килүенә артык игътибар итми, әмма вәзен бар, ритм саклана. Моның өчен осталык кына түгел, табигатьтән килгән талант кирәк. Ландыш та шигырендә сюжет корудан, хикәяләүдән, диалоглардан тайчанмый. Биредә бик сак булырга кирәк, язганың тезмәгә салынган мәкалә булып чыгарга да мөмкин. Ләкин Ландышның шагыйрьлеге өстен кала – үзенчәлекле метафоралар, хис-кичерешләр ташкыны сине бөтереп ала, һәм син, үзең дә сизмәстән, шигырьдәге вакыйгаларга кагылышлы кешегә – автордашка әвереләсең.

Ландышның иҗаты китаби түгел. Ул, бәлки, Такташ мәктәбеннән икәнен үзе белми дә торгандыр. Аны көндәлек хәл-әхвәлләр борчый, мәхәббәт очындыра, хыянәт җиргә алып ата. Менә шулар табигый рәвештә шигырьләргә күчә. Поэзияне самимилек кенә тәэсирле итә. Сурәтләү чаралары шул тәэсирне көчәйтеп кенә җибәрә.

Куаныч-сөенечләр әсәрләргә яктылык бөркеп тора. Табышлар аларны дәртле итә. Ләкин Мостай Кәрим искәрткәнчә, кешене «шагыйрь ясый югалтулар белән сагышлар». Ландышның да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән шигырьләре шуларга бәйле.

Җыентык «Ачык капка» шигыре белән башлана. Мәгънәле атама. Мин аны шагыйрәнең иҗатына да баглар идем. Ул күңел капкасын ачкан, шакыйсы юк, рәхим итегез! Саф күңел, яхшы теләкләр белән керергә язсын. Ландыш дигән кызыклы шагыйрәнең ихлас күңел дөньясы көтеп тора безне.

Ркаил Зәйдулла

Ачык капка

 
Еллар аша килеп, саксыз гына
Кактым синең күңел капкаң,
ә үзем бит беләм: минем өчен
бу капканы хуҗа күптән япкан…
Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,
Яшьлектәге төсле яндырырмын!»
Ачтың…
Танымадың…
Уз диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде кулларыңа кагыласым,
назлы итеп муеныңа сарыласым…
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»
Җавап бирдең: «Сөйдем…
Яшьлегемдә синең өчен яндым-көйдем,
Тик син… үзең белән артык мавыктың…
Ә мин… яралардан яңа савыктым…»
Үзсүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың… «Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»
Тынып калдым…
Кире борылдым,
Барыр сукмагымны тапмадым.
Ә син
карап калдың…
Ә капкаңны,
ә капкаңны никтер япмадың…
 

Синсез яшәргә өйрәнәм

 
Нәни генә йолдыз кызы
әй йөгерә күктә…
Яктыртмакчы була
галәмне…
Каләмемне читкә куеп,
кулым болгыйм:
«Сизәсеңме минем сәламне?»
Орынмакчы булам…
үреләм…
Йолдыз нурларына күмеләм…
«Буем җитми», – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
Салават күперенең алсу төсе,
ошатмыйча үзенең урынын,
алышмакчы сары төс белән,
атламакчы алтын көз белән…
Аңлатмакчы булам…
үреләм…
төсләр дулкынына күмеләм…
«Кирәк түгел…» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
ничә төннәр
синсез
     яшәргә
          өйрәнәм…
Таң алдыннан ике чык тамчысы
әй коена йолдыз нурында:
берсе икенчесе куенында…
Шаярмакчы булам…
үреләм…
назлы тамчыларга күмеләм…
«Сез бәхетле!» – димен…
сөйләнәм…
Акрын гына
инде менә ничә көннәр,
инде менә ничә төннәр
мин яшәргә синсез өйрәнәм…
 

Синсез…

 
Таңнар да ата икән…
синсез…
кояш та бата икән…
синсез…
йолдыз да калка икән…
синсез…
гөлләр дә үсә икән…
синсез…
җилләр дә исә икән…
синсез…
тик…
таңнары
никтер төссез…
гөлләре моңлы,
иссез…
йолдызлар сүрән,
хиссез…
кояш нурлары
көчсез…
синсез…
 

«Чистай маружные»

 
Чәчәкләр дә бүләк итәләр,
Дусларым да хөрмәт итәләр,
Тормыш сукмагымда юк хәтта
Дошман куйган кара киртәләр…
«Нәрсә кирәк инде тагын?» – дим,
Бигрәк хисчән шул мин, самими…
Нидер җитми һаман күңелгә,
Бик елыйсым килә бүген дә…
Чәшке туным тора эленеп,
Әллә кайдан күзгә күренеп.
Йөрим һәрчак Казан урамында,
Затлы киемнәргә төренеп.
Көннәр уза төнгә үрелеп,
Язлар җиткән саен йөрәк кенә,
     йөрәк менә…
          тора сүрелеп…
 
 
«Син бәхетле! – диләр танышлар да, –
Калмадың бит тормыш төбендә,
Әнә ничек якты йолдыз кебек
Балкыйсың син тормыш күгендә…»
Тик… нинди көч соңгы арада
тынгы бирми минем күңелгә?..
Нәрсә эзлим? Кая ашкынам соң
Төнге уникенче яртыда?
Тукта!
Яшьлегемне эзлим түгелме соң,
Авылымда, ындыр артында?
Кайтып булса әгәр үткәнемә –
Машинамны бүген сатып,
Чәшке тунны салып атып,
Киез итек киеп,
Пәлтә элеп,
Карамыйча җилгә-буранга,
Йөгереп чыгар идем урамга,
Тик шул чакта кемдер пышылдый:
«…Яшьлегең бит инде юк анда…»
 
 
Ә бит минем бары бер генә көн
Килә балачакта каласым,
Таш кибеттә озын чират торып,
«Чистай маружные»н аласым…
Берәр сәгать кенә булса да
Торыр идем капка төбендә…
Яшьлегемне эзләп, сезнең янга
Кайтып барыш әле бүген дә…
 

«Беләм…»

 
Беләм…
Аерылмас иртәгәм дә
Кичәгемнән, бүгеннән…
Шатлык булып тулышам да
Ачу булып түгеләм.
Әллә тормыш үпкәләде…
Әллә үзем?
Тырышсам-тырмашсам да,
Була алмыйм түзем…
 
 
Икебез дә бик үпкәле…
Озаккамы, күпкәме?
 

«Җир күтәрә икән ничек сине…»

 
Җир күтәрә икән ничек сине,
Уйлаганың – мәкер, явызлык…
Табылырмы берәү чирканмыйча
Кигертергә сиңа авызлык?
 
 
Салып ыргыт, сине таныйлар бит,
Төренсәң дә кат-кат битлеккә.
Абынам да бер утырып үксим,
Ничек түзим синең этлеккә…
 
 
Ни гаебем? Ихлас йөрәк бит ул!
Нигә һаман аны көчлисең?
Дошманыңа түгел, дусларыңа,
Язмышыңа хәтта үчле син…
 
 
Ни гаебе садә күңелемнең?
Рәнҗемим дә… түзәм… тыелам…
Син явыздан өстен Аллаһым бар,
Ярдәм итәр, Аңа сыенам…
 

«Яраткандыр димә…»

 
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Авыр чагым иде… сыендым…
Серләремне килде бүлешәсем,
Туктап калдым никтер, тыелдым.
(Аңламассың кебек тоелды…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Ярдәм көтеп бары төбәлдем.
Игътибарлы булдың, үзеңә тиң
Биеклеккә мине күтәрдең.
(Түбән төшердең дип үртәлдем…)
Яраткандыр димә,
Яратмадым…
Мөлдерәмә идем… түгелдем…
(Тулган чагы иде күңелнең.)
 
 
Көчсезлектә мине гаепләмә,
Кайтып кара –
Мин чынлыкта
Ул кадәр үк елак түгелмен!
 

«Аңламыйм, дисең, сине…»

 
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
юлыма чыгып кара.
Күрәсеңме, бәхет белән
Бик ерак минем ара!
Бер генә тапкыр көзләргә
ялгызың кереп кара!
Сары яфрак сагышлары
җаныма ничек сара!..
Аңламыйм, дисең, сине…
Ә син…
бер генә тапкыр минем
йөрәкне ачып кара…
Тол хатынның күңелендә
Сулкылдый күпме яра!
 
 
Инде алай да аңламасаң…
«Әти!» дияргә тилмергән
Балам күзенә кара…
 

Исәнме!

 
– Исәнме, бу бит син!
– Исәнме, әйе, мин!
(«Юл чатында еллар аша килеп
басып торабыз… өн бу, өн!»)
– Ә син үзгәрмәгән… шул ук күзләр…
– Олыгайдык… җыерчыклы йөзләр…
(«Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр».)
– Ничек икән анда без утырткан пар каен?
– Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен.
(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?»)
– Ә мин онытмадым… Исәр дисеңме?
– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне».)
– Аерыласым килми…
        җибәрәсе килми кулың…
– Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың.
(«Сизмәдең шул…
гомер буе сине көтәм…
Раббым, очраштырмасаң иде бүтән…»)
 

Әлегә…

 
Син биектә!
Әлегә…
(Теләмисең хәлләремә керергә.)
Чиксез бит ул тормыш үре…
(Һәркемгә дә ачык түгел аның түре.)
Көләсеңдер:
«Сиңа әле үсәсе дә…
үсәсе…»
Тик онытма! Барыбер
Кире җиргә төшәсе…
Җиңел булмас төшүләр,
Кычкырырсың:
«Ярдәм итегезче, кешеләр!»
Ишетмәсләр…
үз итмәсләр…
(Дөнья тулы синең ишеләр.)
Ә мин…
Этә-төртә аларны,
Алларына узармын…
Кулларымны сузармын…
Ә хәзергә…
Теләмисең хәтта күрергә…
Биектә шул син…
Әлегә…
 

Юрарга да куркам

 
Төшкә кердең бүген:
имеш,
пар чиләкләр белән коедан
су аласың.
Йөзең балкый таң нурында –
елмаясың.
Күзләреңдә чагыла икән
Ай шәүләсе…
Тамчылар йөгерешә…
тамчыларның шаян хәйләсе.
Мөлдерәмә парлы чиләк
безнеке ул –
сөю тирмәсе.
Уянып киттем сискәнеп…
өзелде… көтмәгәндә…
кое сиртмәсе…
 

Кичерәсеңме?

 
Кичерәсеңме?
Авыр чакта сыенганда
Аңламаганым өчен…
Моңнар салгач күңелемә,
Тыңламаганым өчен…
Чәчкә сипкәч юлларыма,
Тукталмаганым өчен…
Йолдыз сонгач учларыма,
Сокланмаганым өчен…
Ышанычың-өметләрең
Акламаганым өчен…
Керсез хисләрең күңелдә
Сакламаганым өчен…
Беттеме инде көчең?
Кичер инде… зинһар, сине
Яратмаганым өчен…
Нигә яратмаганымны
Аңлатмаганым өчен…
 

«Оныт… – дисең…»

 
«Оныт… – дисең, –
Вакыт үтәр,
Барысын да вакыт дәвалар…»
(Тагын бер кат әчеттереп куйды
төзәлергә торган яралар…)
Күзләремне каплыйм…
Садә җаным яклыйм:
«Күтәр башың,
Ышанычлы калкан-горурлык!
Көчең бар бит
Ялган хискә каршы торырлык!
Аңла:
Кирәк түгел
Бу тәкәббер затның
тайгак сукмагында аунарга!
Синең үз тормышың!
Ашкын өскә, ашкын
Җанны алгысыткан тауларга!»
 
 
Оныт… дисең…
Вакыт – дәва, имеш,
Дәвалар…
Менә синең затсыз тәкәбберлек
тагын кемнән
тагын ниләр икән дәгъвалар?
 

«Җан әрнеткеч сүзләр аттың…»

 
Җан әрнеткеч сүзләр аттың…
Күңелемнең
ал күзлеген ваттың…
Аңламадың…
Аклыкка төренгән хыялыйны
санламадың…
Син теләгәнчә…
җирдә мин хәзер.
(Кимсетелгән җан кызганыч,
түгел бит әзер.)
Ярашыр ул…
җайлашыр…
аңа да
табылыр урын…
Тик син генә,
әгәр булдыралсаң,
таплама көчсез җанның
үтәсе юлын…
каплама аңа төшкән
соңгы кыйпылчык нурын…
 

Китәргә булдым

(Шаяру)
 
Китәргә булдым, дуслар,
Бу виртуаль дөньядан.
Башларга булдым тормышны
Иртәгәдән яңадан.
– Оныттың, – дип әрли ирем, –
Ир хакын хаклауларны,
Компта утыра, – ди, – бары
Хөрәсән ялкаулары…
«Ашың тагын тозсыз», – диеп,
Көн дә бер ала дулап.
«Әни, ашыйсы килә», – дип,
Балалар тора елап.
Аңламыйлар, булмаганны
Инетсыз хәтта сулап…
Бернишләп тә булмый инде,
Барыбер бер китәргә…
Югалтмагыз, әгәр утым
Кабынмаса иртәгә…
 
 
Бик тә сөенер әле
Виртуаль көндәшләрем.
Аларга сиздерми генә
Сөртәмен күз яшьләрем…
Бернишләп тә булмый инде,
Китәргә тек китәргә.
Онытмагыз, әгәр утым
Кабынмаса иртәгә…
 

Өйрәт әле мине… яшәргә!

 
Өйрәт әле мине… яшәргә…
Элеккечә…
«Сөеклем!» дип, сиңа
Дәшәргә…
Өйрәт мине, өйрәт,
Елмаерга өйрәт
яңадан…
Сүнеп барам…
үлеп барам…
Ваз кичәм бит юкса
дөньядан…
Өйрәт әле, өйрәт…
Элеккечә…
Сокланырга өйрәт таң калып…
Хисләрем бит хыял дәрьясының
Төпкелендә калды югалып…
Өйрәт әле, өйрәт…
Ышанырга өйрәт.
Кабаттан…
Ышанычны аклап,
мәхәббәтне яклап,
сөю иңсен синең
тарафтан…
Яңабаштан телим
яшәргә…
«Сөям!» диеп, сиңа
дәшәргә…
 

«Башка ышанмыйм, димен дә…»

 
Башка ышанмыйм, димен дә
Алданамын сизмичә.
Инде эндәшмим дигәч тә
Борыламын түзмичә.
 
 
Йөрәгемне бикләп куям,
Ачмыйм диеп кабаттан.
Ә иреннәр пышылдыйлар:
«Яратам бит! Яратам!!!»
 
 
Үз-үзем белән көрәшәм,
Әллә чын, әллә ялгыш.
Менә тагын, саубуллашмый,
Сөюдән китеп барыш…
 

Чәчкәләрем тере

 
Кичер мине…
Чәчкәләрем тере…
Ә үзем?
(Йа Ходаем, бирче, бир түзем?)
Үзем сулган…
Күзләремә ачы яшь тулган…
 
 
«Телисеңме, гомер буе
чәчкәләргә күмәм, – дидең, –
Юлларыңа гөлләр түшәп,
Назларыма төрәм», – дидең.
(Син һәрвакыт ихлас идең.)
 
 
Күмдең…
Язын гына түгел,
Кышларын да
Хуш исләрдә генә коендым,
Карадым да серле күзләреңә:
«Мин үзем дә матур чәчкә», – диеп,
Куеныңа килеп сыендым…
 
 
«Беләсең бит, иркәм, болында
Чәчәкләрнең була төрлесе.
Тик онытма, син бит аларның
Иң назлысы, иң-иң серлесе…
 
 
Сулма гына назлы гөлдәй,
Балкы җирдә нурга тулып,
Миңа һәрчак терәк булып,
Бәхетебез янәшәдә
Йөрсен иде кояш булып…» –
дигән идең…
 
 
Кичер мине…
Туңам язларын…
Оныталмыйм, бәгырь,
назларың…
Чәчкәләрем тере,
күрәсеңме?
Тынны кысып, мин килгәнне
сизәсеңме?
 
 
Кичер мине…
Үзем сулган…
Керфегемә яшем кунган…
Гафу сорыйм, яна алмыйм,
Дөрли алмыйм синсез…
Синнән башка миңа монда
Бик ямансу, бик күңелсез…
 
 
Соңгы чәчәк калды кулымда.
Соңгы өмет анда – кызымда…
Кичер мине…
Чәчкәләрем тере…
 
 
Күрәсеңме?
Килдек менә тагын.
Сизәсеңме?
Кичер мине…
Сулган гөлдәй
Басып торам синең каршыңда,
Чәчкә куям каберең ташына…
Кичер мине…
Булмаса да көчем,
Җирдә синсез яши алган өчен…
 

Китеп барам… синнән…

 
Китеп барам…
Синнән…
Үземнән…
«Сөям!» дигән татлы
сүземнән…
 
 
Гаҗизләнәм –
Яшем таммый никтер күземнән.
Борылырга куркам,
Нидер килә атлап эземнән…
 
 
Нәрсә соң бу?
Әллә гөнаһ, әллә тартыну…
Соңгы өмет… соңгы талпыну…
Куркам хәтта үзем үземнән,
Нидер килә атлап эземнән…
 
 
Ник таммый соң яшем күземнән?
 
 
Ник үксеми әле бу күңел?
Әйтә кебек: «Бул син, бул түзем!
Ялгыз атла, сагышка күмел!»
Йөрәк?
Юк… Анысы да
Минем яклы түгел!
 
 
Китеп барам синнән…
Үземнән…
«Сөям!» дигән татлы
сүземнән…
Көч табам да артка борылам…
Караңгыга барып сарылам…
Ник таммый, дим, яшем күземнән?
Битарафлык атлап килә икән
Таш йөз белән минем эземнән…
 

Яшим!

 
Тормыш үрен менеп барган чакта,
Кинәт кенә кыя убылды.
Тәгәрәдем упкын кочагына,
Яшәү бетте кебек тоелды.
 
 
Тик фәрештәм булган янәшәдә,
Җәйде канат миңа кабаттан.
Ашы бетмәгәннең башы бетми! –
Димәк, яшим!
Димәк, яратам!
 

Яшьлегемә кайтсам…

 
Ниләр булыр иде икән,
Хәзерге акылны ияртеп
Кайтып төшсәм яшьлек языма?
Чыдар иде микән акыл
Ташып торган дәртем-назыма?
 
 
Нишләр идем?
Иң беренче булып, мөгаен,
Килеп басып көзге каршына,
Кара сөртер идем кашыма.
Сокланыплар үзем үземә,
Сөрмә тартыр идем күземә…
Ә акылым?
Бары көләр иде.
«Син болай да
бик чибәр», – дияр иде.
 
 
Бөтерелер идем аннары,
Үкчәле туфли киеп,
Көне буе, мөгаен,
Йөрер идем мин биеп.
Бар җиһанны, кешеләрне
Туймас идем мин сөеп…
Ә акылым?
Аны үзегез беләсез,
Аны үзегез күрәсез:
«Сал үкчәңне, зыянлы», – дип,
Кирегә бөгәр иде,
«Ышанма, – дип, – берәүгә дә»,
Йөрәккә тияр иде…
 
 
Ә син?
Кайта калсам
Яшьлек таңнарыма,
Чыгар идең микән
юлларыма?
Беләм…
Син мине ерактан ук
күрер идең…
Артларымнан бер дә калмый
йөрер идең…
Җырларыңнан такыялар
үрер идең…
Мине наз-моңнарга
төрер идең…
 
 
Ә мин…
Таң алдыннан килеп,
күзләреңнән үбәр идем…
Көн дә бәхет диңгезендә
йөзәр идем…
Ә акылым?
Бер үк көй
көйләр иде,
Бер үк сүз
сөйләр иде.
«Күрәм, – дияр иде, –
егеткәең төз ата,
тик онытма, синнән соң да
өч-дүрт кызны озата…»
 
 
Йөгерер идем каршыңа,
Алсу күлмәгем киеп,
Иярер иде акыл,
«Итәге кыска», – диеп.
Йөрер иде һаман шулай,
Минем теңкәгә тиеп…
 
 
Кайнар сулышларым белән
Сарылганда синең муенга,
Иренемне иренеңә куеп
Кергән чакта дәртле куенга,
Пышылдар иде акыл:
«Азга гына бит бу… аз гына…»
Чыдый алмас иде ул да
Ташып торган дәртем-назыма.
 

Үзгәрдем

 
«Үзгәрмәдең, – дисең, – һаман элеккечә
Серле синең күзләр…»
Ялгышасың, бәгърем, анда инде
Күләгәләр йөзә.
 
 
«Үзгәрмәдең, – дисең, – һаман элеккечә
Нәфис синең чәчең…»
Сизмисең бит, иркәм,анда инде
Сагыш кына яши.
 
 
«Үзгәрмәдең, – дисең, – һаман элеккечә
Олы синең йөрәк…»
Олыдыр да, ләкин буш инде ул,
Ташлап китте берәү…
 
 
Буш түгел лә, анда элеккечә
Гайбәтчеләр сүзе,
Чит-ятларның күзе, син калдырган
Хыянәтләр эзе.
 
 
Бернигә дә инде элеккечә
Китми хәзер исем.
Ә син:
«Үзгәрмәдең…» – дисең…
 

«Яңа елның серле төненнән…»

 
Яңа елның серле төненнән
Өмет итмим сихри могҗиза.
Якыннарым сау-сәламәт булса,
Мин шатланам шуңа, бик риза.
 
 
Таң атканда, әткәй-әнкәй
Изге догада торса,
Ике балам янәшәмдә
Һәрчак игелек кылса,
Күзләремә яшьләр бары
Сөенечләрдән тулса,
Сөйгән ярым, «бәхетем» дип,
Елмаеп кулын сузса,
Туганнар изге теләктә
Табын түренә узса…
Кирәк түгел сихри могҗиза,
Мин шатланам шуңа, бик риза!
 

«Үтеп кит…»

 
Үтеп кит!
Борылма гына…
Кабынырга торган җанга
Сарылма гына…
Рәнҗемә үткәннәргә,
Юк хакың үпкәләргә –
Мин булган көннәреңә,
Яраткан йөрәгемә.
Үтеп кит!
Борылма гына…
Күзләреңне эзләгәндә
Табылма гына…
 

«Мәхәббәттән нәфрәткә…»

 
Мәхәббәттән нәфрәткә
тик бер адым, диләр –
Дөрес икән…
Сөю дәрьясының
үз кануны. Таләбе
кырыс икән…
Нәфрәтләрдән
өстен калам диеп,
нык ябыштым
көймә-салларга.
Өмет нурларыннан
җилкән корып,
дәрьяларга
кире агарга…
 
 
Алып китәр җилләр кайларга?
Дөрес юлны ничек табарга?
 

Син икән бит

 
Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм дисәм,
       син инде чит…
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә уйлар
       ята икән бит…
Хыянәтең инде кичерим дип,
Назларыңнан кабат исерим дип,
Кулларымны сузыйм дисәм,
       син инде чит…
Зәңгәрсу томаннардай таралып,
Хыянәт-ялганнарга уралып,
Араларда еллар
       ята икән бит,
Без абынган юллар
       ята икән бит…
Күк гөмбәзен ертып ачып,
Гөнаһлардан ерак качып,
Тәкъдирләрне узыйм дисәм,
       соң икән бит…
Язмышларның сынавыннан качкан,
Мине ятлар кочагына аткан
       син икән бит…
       син икән бит…
 

«Мин Кояшны күрмим…»

 
Мин Кояшны күрмим…
Кояш югалган…
Урамнар буш бугай…
Бар да тын калган.
Аклыкка төренгән жиһанны
Күксел сөрем каплаган.
Бармы бер җан иясе мине
Бу афәттән яклаган?
Соры бина.
Салкын диварының
Ташларына барып сарылам.
Эчемдәге ялкын кызуыннан
Ташлар булып ташлар ярыла.
Сүнә өмет… бетә көчем…
«Нәрсә өчен? Нәрсә өчен?»
Ә еракта азан тавышы…
Күз алдында еллар агышы –
Кылган гамәл… кылган эш…
Юк! Өн түгел бу! Төш! Төш!
 
 
Карар кырыс:
«Ханым, сездә яман шеш!»
 
 
Мин Кояшны күрмим…
Кояш югалган…
 

«Табигать тә бүген тынып калган…»

 
Табигать тә бүген тынып калган.
Март җитсә дә, язны уятмый.
Тик олылар гына пышылдаша:
«Елаганны алар яратмый…»
Сыгылып төшкән гәүдә берни сизми,
Тоймый хәтта бозның салкынын.
Ап-ак карга кара яшьләр тама:
«Тыныч йокла, кызым-алтыным…»
Дерелдәгән кипкән иреннәре
Әрнеп-сыкрап һаман кабатлый:
«Син киткәннән бирле кояш чыкмый,
Син киткәннән бирле таң атмый…»
«Ходай яратканны сыный бит ул,
Сабыр бул», – дип
Юатмакчы шулчак бер кеме.
Юатмагыз аны…
Юатмагыз!
Ул ишетми бүген беркемне…
 

Әзер идем

 
Кадерлем, якты уем син,
Мин дә шул Кояш улы…
 
Рәдиф Гаташ

 
«Кояш кызы син», – дидең…
Ә нигә соң риза түгел
Кояшлы язмышыңа?
Әзер идем иярергә
Сөюең агышына.
 
 
«Яз гөледәй син», – дидең…
Ә нигә соң риза түгел
Чәчкәле язларыңа?
Әзер идем иркәләргә,
Моң кушып назларыма.
 
 
«Серле йолдыз син», – дидең…
Ә нигә соң риза түгел
Йолдызлы төннәреңә?
Әзер идем мәңге сүнми
Балкырга йөрәгеңдә.
 
 
Курыктың шул… Сорамадың…
Йолдыз сере сыйган,
Чәчкә исе тойган
Кояш улы булалмадың…
 

Мин түгел ул хәзер!

 
Мин түгел ул хәзер –
Ялган дуслар хыянәтен тоеп,
Үрсәләнеп әрнеп елаган.
Яннарымда мәңге тугры булган
Чыннары бар, мең кат сыналган.
Мин түгел ул хәзер –
Җан сөйгәнем ятны кочкан чакта
Үкси-үкси җирне тырмаган.
Янәшәмдә ныклы терәгем бар,
Күзләремә карап туймаган.
Мин түгел ул хәзер –
Нахак сүзләрдән соң сыгылып төшеп,
Үз җанымны үзем кыйнаган.
…Сабырлыклар биргән Аллаһым бар,
Шөкер,
Акылым бар, Аны тыңлаган!
 

«Син бик гүзәл!..»

 
«Син бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр, –
Үкенмәссең таулар илендә…»
Аңламыйлар –
Инде ничәнче көн
Чишмәләрнең жыры телемдә!
 
 
«Таң атканда, – диләр, – уянырсың
Олеандрларның исенә…»
Аңламыйлар –
Инде ничәнче төн
Ромашкалар керә төшемә!
 
 
«Мәгърур таулар… Диңгез шаулавының
Төшенерсең, – диләр, – серенә…»
Аңламыйлар –
Каеннарым тиздән
Алтын-сары төскә төренә.
 
 
«Син бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр, –
Үкенмәссең таулар илендә…»
Анламыйлар –
Минем бәхеткәем –
Ярым калган газиз җиремдә!
«Сөям!» дию туган телемдә!
 

«…Юк, диңгез…»

 
…Юк, диңгез,
Без синең белән
Охшаш түгел икән!
Көчсезлегем танып, менә
Инде синнән китәм…
Ярсуларым синдәй диеп,
Дулкыныңа омтылдым.
Назларыңда сихерләнеп,
Ярларыңда онытылдым.
Их, диңгез…
Ярсыйсың да әнә ничек
Ташларыңны юасың…
Тау артына кояш качкач
Суынасың, тынасың…
Ә мин?
Таштай каткан күңелемне
Бушатырга түгеләм.
Үрсәләнеп, үзем янә
Сагышларга күмеләм.
…Хуш, диңгез!
Без синең белән
Охшаш түгел икән…
Көчсезлегем танып, менә
Инде синнән китәм…
 

«Өмет белән керәм көзләремә…»

 
Өмет белән керәм көзләремә –
Табылырсың кебек.
Сиздермичә килеп, чәчләремә
Кагылырсың кебек.
Эзләремне күреп, элеккечә
Кабынырсың кебек.
Моңнарыма кушам сагышымны –
Сагынырсың кебек.
Сөю гөлләреннән күпер үрәм –
Юл алырсың кебек.
Юк! Кирәкми! Куркам…Тапсам, кабат
Югалырсың кебек…
 

«Тыңласын төн кызы…»

 
Тыңласын төн кызы… Еласын!
Бүгеннән төннәргә кушылмыйм.
Күңелдә бары тик синең сын,
Бәхетем син, диеп пышылдыйм.
Ишетсен тулган ай, мин, дисен,
Сереңне таңнарга таратам.
Белсеннәр, яшермим, күрсеннәр –
Мин сине өзелеп яратам!
Бураннар котырсын, зилзилә
Үчләшеп юлымны чорнасын.
Тик синең хисләрең моң булып
Җанымда беркайчан тынмасын!
Тауларда ташканда жырларым,
Чишмәләр көнләшеп ургысын.
Мин әзер сакларга, якларга
Ләззәтле сөюнең соңгысын!
 

«Мәхәббәт үлеп барганда…»

 
Мәхәббәт үлеп барганда,
Юк икән бит дәва…
Күңел – көзге болыт. Пыскып,
Җанга сагыш ява…
Артык бер сүз – үткен хәнҗәр –
Тора кадалырга.
Икебез дә аңлый: тизрәк,
Тизрәк югалырга!
Кавышулар була алмый!
Араларда – упкын!
Сөюебез үлеп бара…
Туңам…
Салкын…
Салкын…
 

«Сагыш булып тамдым күзләреңә…»

 
Сагыш булып тамдым күзләреңә –
Мескен дип юрадылар.
Шатлык булып яудым эзләреңә –
Ялган дип уйладылар.
Моңнар булып калдым күңелеңдә –
Шөкер! Тоймадылар…
 

«Хәлемне дә белмә…»

 
Хәлемне дә белмә…
Кирәк түгел!
Онытылсын әйдә үткәннәр.
Кичерсеннәр безне
Йөрәгендә
Чын мәхәббәт уты йөрткәннәр.
Вәгъдәләрең очсыз…
Килешәсең?!
Ялгышмыйкчы, зинһар, югалмыйк.
Татлы ялганнарның ятьмәсенә
Белә торып икәү уралмыйк.
 
 
Кирәк түгел!
Хәлемне дә белмә…
Онытылсын әйдә үткәннәр.
Кичерсеннәр безнең хыянәтне
Гомер буе сөю көткәннәр.
 

«Йа Ходаем, сабырлык бир…»

 
Йа Ходаем, сабырлык бир
Нахак сүздән сыгылмаска!
Җан әрнеткән гайбәтләрдән
Өстен калып егылмаска!
Түземлек бир, шул явызлар
Газиз җанга сырышканда.
Көч-куәт бир, дошманымны
Кичерергә тырышканда…
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации