Электронная библиотека » Лена Шакирзянова » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:40


Автор книги: Лена Шакирзянова


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 11 страниц) [доступный отрывок для чтения: 3 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сугышның җиденче атнасы
 
Сугышның җиденче атнасы —
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы…
 
 
Сугыш көндәлеге алдымда:
Кырык елга артка чигенәм.
Афәт килгән илгә ябырылып,
Кара тамга таккан җиңенә…
 
 
Сугыш көндәлеге ни сөйли? —
Бик күп телдә аның сүзләре.
Кырык тапкыр кырып юсаң да
Бетми һаман сугыш эзләре.
 
 
…Менә гамьсез яшел якшәмбе —
Көндәлекнең башы шушыннан.
Бу көн, кара төнгә әйләнеп,
Елъязмага барып кушылган…
 
 
Кичә генә кызлар озатып,
Гармун тартып йөргән егетләр —
Озаттылар бүген үзләрен,
Киерттеләр шинель-итекләр.
 
 
Газиз туфрагыннан айрылып,
Кемгә рәхәт утка керергә?..
Фашист өчен, бәлки, кызык бер
Хәрби сәяхәттер чит җиргә…
 
 
Сөрән салды дошман: «Яшәүдән
Туктады, дип, Мәскәү каласы…»
Белми әле, мәлгунь, үз канын
Теле белән үзе яласын.
 
 
Сугышның җиденче атнасы —
Гитлерның дегетле капкасы…
Өзелеп көткән җиңү таңына
Атласы да әле атласы.
 
 
Атна түгел, һәрбер минутның
Җиңү көнен якынайтасын
Белеп типте миллион йөрәкләр,
Белмәсә дә исән кайтасын…
 
 
Өчпочмаклы очар хат түгел,
Кара язу тотып кулына,
Хат ташучы килсә урамнан,
Очрамавың хәер юлына…
 
 
Хатыннары ире урынында,
Энеләре – абыйларының.
Сугыш уенына әйләнде
Тормышлары сабыйларының…
 
 
Ватан-ана өнди көрәшкә:
Канга – кан, дип, үлем – үлемгә!
Буыннарны гүя кисәтеп,
Басып калды Мамай үрендә…
 
 
Сугышның җиденче атнасы —
Без юк әле җирдә.
Билгесез
Әтиләрнең кайтыр-кайтмасы…
 
«Уел» көе

Сугышта хәбәрсез югалган

Фатыйх абзыема багышлыйм


 
Үзәкләрне өзеп, үкси-үкси,
«Уел» көе агыла үзәннән.
Кем булыр бу ялгыз өзгәләнгән,
Яшь китереп безнең күзләрдән?
 
 
Кем булса да булыр, җыр – үзе бу,
Хәтер җепләренә уралып
Агыла да агыла тын бушлыктан,
Күксел офыкларга юл алып.
 
 
…Әни белән шулай балачакның
Йолдызлы бер җәйге төнендә
Тыңлап торган идек без бу көйне,
Хәйран калып, капка төбендә…
 
 
– Әй кызым, – ди әни, – шушы җырны
Фатыйх абзаңнан да остарак
Җырлаганын белмим беркемнең дә,
Гомере генә булды кыскарак…
 
 
Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм,
Бигрәк иркен иде сулышы,
Өзелепләр калды ярты юлда,
Каян гына чыкты сугышы!..
 
 
Әй ул көннәр, күпме газиз ирләр
Әрәм булды ла соң, бәгырьләр.
Уелып-уелып, «Уел» гына ага,
Җырлар озын – кыска гомерләр…
 
 
Хәбәр булып гүя үткәннәрдән
Агыла да «Уел», агыла.
Әллә кайта безгә сәлам булып,
Әллә китә Фатыйх абыйга…
 
Карт димә син ветеранга!.
 
Карт димә син ветеранга —
Йөрәгендә ялкын янган,
Күзләреннән Җиңү көне
шатлыгының яше тамган
кешеләрнең яшьлекләре
мәңгелеккә җирдә калган —
Карт димә син ветеранга!..
 
 
Шып туктаган моңлы тальян,
бер матур җыр өзелеп калган.
Ут эченә атылганнар,
мәхрүм булып тыныч таңнан.
Табыну кирәк изге канга:
яна яшьлек төсе анда —
Карт димәгез ветеранга!..
 
 
Япь-яшь килеш аңа солдат
гадәтләре сеңеп калган.
Холыклары кырысланган,
тик күңелләр йомшак һаман.
Имин генә булсын заман,
оныклары килә алдан —
Карт димә син ветеранга!..
 
 
Сүзләренең иң изгесен,
сыеп бетмәгәнен хатка
сугышлардан исән кайткач,
улларына әйткән кат-кат…
Исе китми коры данга,
Гөлләр җыеп китер аңа —
Сабый җанлы ветеранга!..
 
 
Ул бүген дә, нык-нык басып,
яшьлек белән бер үк сафта
бер аяктан атлый алга,
ашыкмыйм, ди, әле ялга.
Тигезлән, ди, карап аңа,
горурланып Ватан-ана —
Карт димәгез ветеранга,
Карт димәгез ветеранга!..
 
Юлда
 
Дөм караңгы, ә мин юлда калдым,
Сулда да юк иптәш, уңда да.
Кырлар мине күрми, мин – кырларны.
Авыр бигрәк бару шуңа да…
 
 
Караңгы төн белән җитәкләшеп
Уздык инде шактый араны.
Әмма ул да арды, артта калды,
Япа-ялгыз бер мин барамын.
 
 
Тик өметем мине ташламады.
Менә тиздән яңа юлдашым
Каршы чыгар үбеп битләремнән,
Көтеп алган якты кояшым…
 
Адресыбыз – КамАЗ
 
Кама буйларына
Сагынып кайта язлар.
Сагынып-сагынып, аннан
Кемнәр хатлар яза?
Почтальоннар нидән
Шундый көләч, шатлар?
Сумкалары тулы —
Әнкәйләргә хатлар.
«Кадерле әнием!»
«Дорогая мама!..»
Кайнар сәлам юллый
Әнкәйләргә Кама.
«Бездә хәзер язлар,
Кама күге аяз.
Кама ярларында
Яңгырый шат аваз:
КамАЗ… КамАЗ… КамАЗ…
Юксындыра бераз,
Сагындыра аз-маз.
Адресыбыз таныш —
Татарстан, КамАЗ».
Ярларына сыймый,
Гөрләп ага Кама.
Шат хәбәрләр сөйли
Әнкәйләргә Кама.
…Хатлар әнкәйләргә
Килгән улларыннан,
Кыю кызларыннан,
Фронт юлларыннан —
Сугыш кырларыннан,
Шифа-дәва булып,
Кайнар сәлам булып,
Күчеп кулга-кулдан…
Илнең тыныч күге,
Хатлар укый бүген
Бәхетле әнкәйләр:
Онытмый бәбкәйләр.
Һәрбер почмагыннан,
Хезмәт учагыннан
Изге хәбәр белән
Хатлар һаман килә.
Ерак урманнардан,
Яңа урамнардан,
Диңгез-күлләреннән,
Комлы чүлләреннән,
Миллион еллар буе
Дәшми-тынмый яткан,
Бүген чәчәк аткан
Чирәм җирләреннән.
Җирдән, судан, күктән —
Хатлар килми кайдан!..
Килеп төшәр беркөн
Таң калдырып Айдан.
…Почтальоннар нидән
Шундый көләч, шатлар?
Сумкалары тулы
Гел бәхетле хатлар…
Хатлар агылалар,
Хатлар ява һаман,
Җитми кала битләр,
Сүзләр бетми кала —
Бигрәк киң шул Кама,
Чорга тиң шул Кама…
«Юксынсак та кайчак,
Сагынсак та аз-маз…
Теләгебез сүнмәс,
Беләгебез талмас.
Әкиятләрне узып
Калка яңа кала;
Урамыбыз яңа,
Җырларыбыз яңа…
Яңгырый шат тавыш,
Яңгырый шат аваз.
Адресыбыз таныш —
Татарстан, КамАЗ…»
 
Туган җир
 
Чирәмеңә ятсам – чирем китә,
Кычытканың чакса – көч алам.
Басуларың буйлап тиз-тиз атлап,
Иркен сулыш алып кем бара? —
Таныйсыңдыр, җирем, үзгәрсәм дә,
Тыштан гына, кабык кына ул,
Бик эзләсәм әле, сабый чакның
Эзләрен дә табып була ул…
 
 
Их, шушында кайтсаң, хисләр ташый,
Баштанаяк били таныш моң.
Сагышлар да тизрәк җырга күчә,
Ачылгандай була тавышым.
Сагынганмын икән, сыйпап куям
Алабута, әремнәреңне…
Әллә инде, димен, гел әрәмгә
Үткәрәмме гомерләремне,
Читкә китеп иркен кочагыңнан,
Мәхрүм булып туфрак исеннән.
Зур калада корган исәпләрем
Сине күргәч чыга исемнән…
Их, туган як, бар бер хикмәт-серең:
Гомер узган саен тартасың.
Әллә нәрсә булды, сиңа хәзер
Бөтенләйгә килә кайтасым…
 
 
Чирәмеңә ятсам – чирем китә,
Кычытканың чакса – көч алам.
Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын
Кайтып бара сиңа үз балаң…
 
Чишмәләремне диңгезләр көтә
 
Диңгезләр нидән
Көләләр икән?
Ерак-ерактан
Килгән чишмәнең
Кадерен алар
Беләләр микән?
Беләләр микән
Диңгезләр шуны:
Дулкын җырында —
Чишмәләр моңы…
Дөнья серләрен
Чәчми-түкмичә,
Көчле чишмәләр
Коя диңгезгә…
Тыңладым әле
Дулкыннар серен,
Тагы да тирәнгә,
Эчкәрәк кереп.
Үзләрен шулай
Шатландырганын,
Яңа чишмәләр
Сафландырганын
Сөйләде миңа
Шул ак дулкыннар,
Уйнак дулкыннар,
Тыйнак дулкыннар…
Диңгезләр нидән
Моңая икән?
Әллә берәрсе
Бүген киләсе
Чишмәнең җырын
Бүлдеме икән?
Йә берәр чишмә
Ярты юлында
Мүкләнеп калып
Үлдеме икән?..
Ул чишмәләрне
Кем юллар, эзләр?
Шуңа шомлана,
Ахры, диңгезләр…
Чишмә-чишмәдәй
Хисләр агыла.
Ашкына алар
Диңгез ягына…
Күңелем чишмәсе
Калмасмы кибеп,
Өзелмәсме ул
Татлы төш кебек?
Аккан сулардай
Гомерләр үтә.
Чишмәләремне
Диңгезләр көтә…
 
Балхаш белән очрашу
 
Сары-Шаган. Казахстан күге.
Шундый якты монда йолдызлар.
Бер белмәгән чит-ят стансада
Калдыра да китә поездлар.
Балхаш инде ерак түгел, диләр
Юлдашларым, алар мондагы.
Көпчәкләрне узып тәгәрәде
Дала буйлап уйлар йомгагым.
Нинди җырлар, димен, көтә икән,
Чыккан саен яңа сәфәргә…
Кемдер дәште: «туташ, йокламагыз,
Килеп җиттек инде шәһәргә…»
Ят урамнар чумган ай нурына,
Туп-турыга үскән тупыллар.
Арасыннан күренеп калды ярга
Йөзеп чыккан шәрә дулкыннар…
Балкып ята Балхаш, кочагына
Атылырга иде исәбем,
Дулкыннарын оялтырмын, диеп.
Тыеп калдым көчкә хисләрем…
…Аяз көндә Балхаш, уйный-уйный,
Җиде төрле төскә керә, ди.
Җиде төсен аның җете күзле
Бәхетлеләр генә күрә, ди.
Таңда килермен дә сәламемне
Тапшырырмын аңа Иделдән.
Ә дулкыннар миңа каршы йөзеп,
Җиде төскә кереп җемелдәр…
 
Сәмәрканд базары
 
Шәрык, Шәрык! Көмеш арык!
Юмарт кояш, көләч халык.
Кавын-карбыз, хөрмә-җимеш:
Карап торма, әйдә, җитеш!
…Бармый калма, диләр иде,
Сәмәркандның базарына,
Онытылмаслык җырлар төяп
Кайтырсың, дип, Казаныңа…
Шаулый базар, гөрли базар,
Көләч йөзләр, шомырт күзләр.
Җанга рәхәт булып китә,
Ишетелгәч таныш сүзләр…
Агыла җыр бертуктаусыз —
Дөньябызны онытабыз:
Язып алып сүзләрен үк,
Бер әкәдән җыр отабыз…
«Миһманларга – хөрмәт», – диләр,
Карамыйлар ятлар итеп.
Үзбәк егете түбәтәен
Салып бирде ядкяр итеп.
Авыз итми китмәгез, ди,
Сәмәркандның кабартмасын…
Бигрәк кунакчыл як икән —
Ничек итеп яратмассың!
Ашап туя торган түгел
Мантыйлары, лагманнары.
Аяк бөкләп, күк чәй эчсәң
Бетә бөтен арганнарың.
Өем-өем – киштәләрдә
Парча-парча кызыл маллар:
«Менә монысы җөдә затлы —
Казан кызы, алмый калма!»
Бер сылуның чәчләренә
Һәммәбез дә хәйран калдык —
Үзе сизмәгәндә генә,
Толымнарын санап алдык…
Артык озак булмый йөреп,
Вакыт бик тар, вакыт тыгыз.
Кунак ашы – кара-каршы, —
Кичен сезгә концертыбыз!
Сәлам алып килдек сезгә
Татарстан – киң Иделдән.
Җырларыбыз – дулкын шавы,
Чакырабыз чын күңелдән!
Шәрык, Шәрык! Көмеш арык!
Кояшыңдай юмарт халык.
Ап-ак мамык кырларыгыз,
Ап-ак кайтыр юлларыбыз.
Йөрәкләргә сеңеп калды
Аллы-гөлле моңнарыгыз…
…Бармый калма, диләр иде,
Сәмәркандның базарына —
Якын дуслар таптым анда
Һәм җырларын отып калып
Алып кайттым Казаныма!
 
Җир белән күк арасында түгел мин
 
Җир белән күк арасында түгел мин.
Кичә җирдә икән – күктә бүген мин.
Йә иң аста, иң түбәндә, иң-иң төптә,
Йә түбәдән карап торам, бик биектән…
Бермәл язмыш сөйри мине гел тирәнгә,
Һәм мәтәлеп тәгәрим мин чокырларга.
Әмма кабат таулар мине чакырып ала…
Кайчак менеп җитәм генә дигән чакта
Ычкынам да упкыннарга барып төшәм.
Тик яңадан үрмәлим мин бөтен көчкә:
Барыбер, дим, күтәрелеп чыгам өскә!
Үрмәле гөл кебек, кояш нурларына
Үрелә-үрелә үрлим үргә, югарыга.
Әкияттәге сәмруг коштай күккә ашам,
Үзем менгән яңа биеклекне ачам…
Җир белән күк арасында түгел мин!
 
Ышанам йөрәгемә
 
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган кебек кешегә
Моңлы җыр кирәгенә —
Сандугач булып кунарлык
Кабере тирәгенә…
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган күк Мәхәббәткә —
Тереклек терәгенә.
Ияртеп алып менәрлек
Йолдызлар төбәгенә.
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган күк әниләрнең
Изге җыр-теләгенә,
Тирбәткән чакта сабыен
Салып ак беләгенә…
Ышанам йөрәгемә:
Ышанган кебек дусның да
Үзеңнән зирәгенә.
Гомер юлларын кичкәндә
Сыналган сирәгенә.
Ышанам йөрәгемә:
Ышана белсә үзе ул,
Тик туган җиргә генә.
Җырласа һәм җылый белсә
Ил белән бергә генә.
Тик шуңа күрә генә мин
Ышанам йөрәгемә!
 
«Ак кәгазьгә ышанма син артык, диләр…»
 
Ак кәгазьгә ышанма син артык, диләр,
Бар сереңне алыр дөнья тартып, диләр.
Яп-ялангач калу оят – әдәп кирәк,
Бик ачылма, күңелгә дә сәдәп кирәк…
 
 
Нәрсә әйтим, аңламагач гаҗиз хәлем:
Каен да бит һәр көз саен сала шәлен.
Кем әйтала ак каенга әхлаксыз, дип,
Шәрә калган ботаклары, яфраксыз, дип?..
 
 
Мин, серемне ачып, эчем бушатканмын,
Үз хәлемне сезнең хәлгә охшатканмын
Икән, һич тә хурлыгы юк: кыюлык ул.
Тик җаныма кагылмагыз, тыюлык ул!
 
«Буйсынам мин буйсынырлык законнарга…»
 
Буйсынам мин буйсынырлык законнарга.
Әмма менә катып калган кануннарга,
Коеп куйган җыен юк-бар гадәтләргә
Ничек итеп баш ияргә,
Бил бөгәргә?
Шул түгелме күңелләрне буып алган,
Чын хисләргә богау салган
Һәм, әгәр дә
Табынып ятсаң барчасына —
Йотып алган…
Шул түгелме җанга киртә,
Чылбыр – тәнгә,
Иреклене ирегеннән мәхрүм иткән,
Якты нурын томалаган кара пәрдә?..
Мин җыенмыйм ата-бабалардан калган
Изге йола-гадәтләрне гаепләргә.
Җаным сыймый әмма
Кысан кысаларга,
Җенем сөйми,
Буйсынасым юк аларга!..
 
«Балалар дөньясы» кибетендә
 
Балаларның төсле дөньясы бу —
Уенчыклар монда сатыла.
Туплары да бии туп-туп басып,
Мылтыгы да уйнап атыла.
 
 
Көлеп кенә тора курчаклары,
Атлары да – Сабан туеннан.
Шундый тыныч дөнья, шундый рәхәт,
Кем туйсын, ди, мондый уеннан.
 
 
Нәниләрнең чып-чын дәүләте бу,
Тик патша юк монда, хаким дә…
Һәммәсенә тигән үз өлеше,
Кояш тигез төшкән һәркемгә.
 
 
Чыгып киттем аннан буш кул белән,
Нидер калды ләкин аласы.
Уйлап куйдым эчтән моңсу гына:
Без дә бит – шул дөнья баласы!..
 
Безнең әле бер җир авыртмый
 
Безнең әле бер җир авыртмый…
Кәеф кенә менә кайчакта
Сүрәнәеп китә, көч бетә.
Эчең-тышың туңа, өшетә.
Үзеңне дә хәтта сөймисең:
Биттән – чырай, кулдан эш китә.
Кызыктырмый уен-көлкеләр,
Сихәте бар тәнгә, дисәк тә.
Һәммәсеннән бизеп кисәктән,
Егыласың кайчак түшәккә…
 
 
Безнең әле бер җир авыртмый…
Йөрәк кенә менә кайчакта
Туктыйм-туктыйм, диеп куркыта.
Сөенсәң дә аңа ярамый,
Көенсәң дә аны яралый.
Дөнья исә моңа карамый,
Алып, дулкыннарга ыргыта:
Буйсындырам барыбер, дип көлә,
Буйсынмаганны да бик белә…
Йөрәк, йөрәк, ә син тип кенә!
 
 
Безнең әле бер җир авыртмый…
Күңел генә менә кайчакта
Әрнеп-әрнеп сыкрый, сызлана.
Өермәләр җанда кузгала.
Мин үзем бер ялгыз кыз бала,
Балаларын Җирнең кызганам.
 
 
Бәлаләрен уйлап борчылам,
Бәхет эзләп, көн дә юл чыгам:
Якынайтам, имеш, арасын.
Сызлап тора дөнья ярасы…
 
 
Безнең әле бер җир авыртмый…
 
Шагыйрь догасы
 
Кара таплардан арынып,
агарып булса икән.
Иске күлмәктән калып та,
яңарып булса икән…
 
 
Чирәмгә басып йөргәнгә
куана белсәң икән.
Билгесез көнгә ашкынып
уяна белсәң икән.
 
 
Юклыктан түгел, туклыктан
борчыла алсаң иде.
Чыгып булмаслык хәлдән дә
бер чыга алсаң иде…
 
 
Кеше өчен чын күңелдән
кайгыра белсәң икән.
Кемнең кемлеген бүгеннән
аера белсәң икән.
 
 
Рәнҗегән чакта язмышка,
берәү көч бирсә иде.
Иртә кермәгән акыллар
инде кич керсә иде…
 
 
Үзеңнән дә өстен булып
кала белергә иде.
Төзәлер өчен, дөньяга
кабат килергә иде…
 
 
Күршеңдәге дустыңны да
сагынып булса икән.
Сүнәм-сүнәм, дигәндә дә
кабынып булса икән.
 
 
Кара таплардан арынып,
агарып булса иде.
Искереп бетсәң дә Җирдә,
яңарып булса иде…
 
Үкенү
 
Бүген ямьсез төш керде.
Үлгәнемне күрдем…
Кырык эшем кырылып калган,
имеш.
Үлгән килеш,
Шуңа үкендем…
 
Күпер һәм елга
 
Күпер беркөн нәрсәгәдер бик кинәнеп
Көлгән булды тын Елгадан, мин кемләнеп:
«Минем кебек эш күрсәтү кайда сезгә!
(Елга, имеш, көн уздыра файдасызга.)
Күрмәс иде сине беркем, мин булмасам,
Юлчыларның төп терәге мин ләбаса…»
Күпер шулай әй мактана, күперенә,
Тик ул, имеш, игътибарның иң түрендә…
Тыйнак Елга артык исе китми бер дә
Җавап бирде сабыр гына шул күпергә:
«Әйе, Күпер, каршы килмим дөрес сүзгә.
Тик онытма: мин булмасам, син соң нигә?!»
 
Янар-янмас…
 
Янар-янмас, сүнәр-сүнмәс
Яшәү нигә хаҗәт ул? —
Вакытында килми йөргән,
Соңга калган әҗәл ул…
 
Уй
 
Уй бетерде, уйды йөрәкне,
Уйлап, дөнья көнен оныттым.
Артык уйга салып башымны,
Уйламаган хәлгә юлыктым…
 
Җырларга сыяр идем
(Җыр)
 
Бакчаларга чыгар идем,
Алмалар җыяр идем.
Алмалар күк тулды күңелем,
Өзелеп бер җырлар идем.
 
 
Болыннарга чыгар идем,
Чәчәкләр җыяр идем.
Мине сагынып бер җырласаң,
Җырыңа сыяр идем…
 
«Саран да соң син, и табигать!..»
 
Саран да соң син, и табигать!
Җир йөзенә бары бер кояш биргәнсең.
Юмарт та соң син, и табигать!
Берүземә зуп-зур бер кояш биргәнсең.
 
Бу көн
 
Бу көн белән ничек хушлашырга —
Бу көн миңа шундый кирәктер!
Бу көн белән аерылган йөрәк —
Кан саумаган җансыз йөрәктер…
 
 
Бу көн миңа, һәрбер сулышыңның
Кадерен бел, дип кисәтәдер күк.
Мәгънәсезгә үткән кичәләрнең
Һәммәсе дә исәптәдер күк.
 
 
Бу көн миндә «бүген» булып түгел,
Туасы таң булып яшәде.
Актарылды дөньям, әйтерсең лә
Аяз көндә яшен яшьнәде.
 
 
Бу көн минем туры килде, ахры,
Бәхет серен ачкан чагыма.
Никтер хәзер үткәннәрне түгел,
Киләчәкне күбрәк сагынам…
 
Киңәш
 
Кыек атып туры тидердем, дип
Хафаланды куркак бер бәндә.
Кайгырды ул, «ялгыш» корбанының
Үчне алачагын белгәнгә…
 
 
Киңәш бирдем аңа, бу ялгышны
Була әле, димен, төзәтеп.
Кыңгыр эшне кирәк фаш итәргә,
Кыек атып түгел, төз атып…
 
Бер уйлаганда…
 
Бер уйлаганда, бер уйлаганда,
Гаҗәп тә соң тормыш дигәнең:
Әйләнә дә кала түшәмгә
Кичә басып йөргән идәнең…
 
 
Бер уйлаганда, бер уйлаганда,
Сәер дә соң кеше дигәнең:
Ярдәм сорап килсәң – күз йома
Кичә генә дус дип йөргәнең.
 
 
Бер уйлаганда, бер уйлаганда,
Кызык та соң бу дан дигәнең:
Булып чыга шома урындык
Кичә алтын тәхет дигәнең…
 
 
Бер уйлаганда, бер уйлаганда,
Ярылып яткан ялгыш дигәнең
Мөһерен сугып раслый да куя
Берәүләрнең язмыш дигәнен…
 
Көткән көн
 
Ниһаять, килде ул көн!
Барысы да утырды үз урынына.
Иң мөһиме: куелды
тиешле бәяләр.
Күп кенә сыйфатлар, сүзләргә
Өстәлде куштырнак-җәяләр…
Һәммәсе кайтты да утырды,
Үз урыны: түре бар, ишек каты…
Кемгәдер – йомшаграк,
кемгә – каты…
Ахыр чиктә
Гаделлек ишек какты.
Кертмичә чара юк —
Аның үз урыны бушаган:
«Күп көттек, түрдән уз!» —
дип калды
Тапталып беткән
карт
Бусага…
 
«Кайгы мине, күрәмсең…»
 
Кайгы мине, күрәмсең,
Озак эзләгән инде:
Бүген сугып ега язды,
Кичә кизәнгән иде…
Бәхет безнең арадан
Кинәт югалган иде.
Бүген килеп кулын бирде,
Кичә елмайган иде…
 
Асылташ
 
Бер әкият әйләндерде минем башны,
Эзләп тап, дип, хикмәтле шул асылташны:
Китерер ул, диде, сиңа бик зур бәхет,
Каурыедай, тылсымга бай асыл кошның…
 
 
Шактый гомер уйлап аны иза чиктем,
Ул һәрьяктан миңа серле нурын сипте.
Сихерләнеп, аны озак эзләдем мин,
Тапмасам да, өметемне өзмәдем мин.
 
 
Асылташ ул җирдә ятмый – анысын беләм.
Алданганмын, дип, үземнән үзем көләм.
Еллар узды… Онытылды серле таш та,
Әкият тә борчымады мине башка…
 
 
Әмма күңел кайчак балкып-балкып китә:
Шул асылташ, ахры, һаман мине көтә…
 
Бетмә янып
 
Дөрләп кенә янган чакта
Сүрелтмә син ялкының,
Үрлә, үрлә – хыялларның
Ерагайтма якынын.
 
 
Тик бетмә янып, җаныңны
Әйләндермә күмергә,
Коткара күр хыялларны —
Җитсен бөтен гомергә!..
 
Бәйрәм күлмәге
 
Мин үземә асыл күлмәк тектем,
Тегүчегә барып йөрмәдем.
Килешмәгән җирен кабат сүттем,
Теләгәнчә кистем, җөйләдем…
 
 
Озак тектем, көзге тирәсендә
Бөтерелеп кат-кат әйләндем.
Күлмәгемне күреп котлар өчен
Ашыга-ашыга килде бәйрәмем.
 
 
Сирень чәчәкләре көнләшерлек
Күлмәк киеп чыктым урамга.
Җилләренә хәтле хәйран калды —
Билләремә ничек урала…
 
 
Узган-барган сиздермичә генә
Карап-карап кала әйләнеп…
Ах, ни булды?!
Кинәт шыбыр-шыбыр
Коелышты җиргә сәйләнем…
 
 
Як-ягыма сибелеп таралдылар,
Бөртек-бөртек булып җемелдәп.
Җыярга да, җыймаска да белмим —
Түгел иде хәлем җиңелдән…
 
 
Хәерлегә булсын – китеп бардым.
Чәчелеп калды юлда сәйләнем.
Каршы якта ашкындырып-әйдәп
Көтеп тора иде бәйрәмем…
 
Әй йөгерәм…
 
Әй йөгерәм, әй йөгерәм,
Әй йөгерәм, җитәм дип.
Алҗып туктыйм да үземә,
Ял ит бераз, җитәр, дим.
 
 
Кайларга ашкынганымны
Белсәләр әгәр җилләр,
Гел каршы исмәсләр иде,
Ашыкма, диеп, җүләр…
 
 
Ниләргә талпынганымны
Канатлы кошлар белсә,
Үртәшеп очмаслар иде,
Чыр да чу килеп өстә.
 
 
Сорашкан булса болытлар,
Ник йөгердең болай, дип,
Күкрәшеп көлмәсләр иде,
Бу кыз шашкан бугай, дип…
 
 
Хәл җыям да чабам алга,
Ташлап җилгә шәлемне.
Аңласа аңлар юл гына
Минем ярсу хәлемне.
 
 
Үчекләрме әче телләр,
Тиңләп мине тилегә?
Туктап артка чигәсем юк —
Җил борылсын кирегә!
 
 
Омтылам шул офыкларга,
Хыялның үзен узып,
Бер барып җитәм җитүен,
Их, булыр иде кызык!..
 
Үзе чакырып алыр
 
Дускай, нишлик, әллә соң
Монда калабызмы?
Әллә инде яшьлеккә
Кире кайтабызмы? —
Дәшеп торган чагында
Кайнар кайтавазы…
Әйт, синеңчә, кайда без
Кирәгрәк икән?..
Кайда безнең кебекләр
Сирәгрәк икән?..
Әллә йөгереп үтикме
Калган чакрымнарны? —
Бик теләсә, яшь гомер
Үзе чакырып алыр…
Әйдә, очыйк еракка
Икәү канатланып,
Сагынсак та үткәнне,
Бүтән кабатламыйк.
Сүндермәсәк йөрәктә
Дәртле чаткыларын,
Яшьлек безне кирәктә
Үзе чакырып алыр…
 
Башланмаган тормыш
 
Башланмаган тормыш тора алда:
Минем әле, бура буратып,
Өр-яңа өй салып керәсем бар,
Өмә ясап, буран уйнатып…
 
 
Түбәсенә аның кояш кунар, —
Нуры төшәр нигез ташына.
Әйдүк, түрдән уз, дип, ашыга-ашыга
Чыгармын күк бәхет каршына.
 
 
Тәрәзләре карар
урам якка, —
Күренеп торсын ыгы-зыгысы.
Капкасыннан йомыш-фәлән белән
Өзелмәсен кече-олысы.
 
 
Идәненә аның игелек иңәр,
Түшәменә шатлык түшәлер.
Бердәнберем дигән бер тиңенә
Насыйп булыр кайнар түшәге…
 
 
Башланмаган тормыш тора алда,
Иртә әле әйтү «хуш» ларны.
Мичтән генә чыккан бөтен калач
Табынымда көтәр дусларны…
 
Язмыш исәбе
 
Зарланмыйбыз һич тә, үзебез
Сайлап алдык язмышкайны:
Килә тора, үтә тора —
Бер сөенеч, ике кайгы…
 
 
Агач башларыннан түгел,
Адәм башларыннан йөри
Бәла дигәннәре, кайчак
Упкыннарга илтеп тери…
 
 
Ә берәүләр гомер сөрә,
Кагылмыйча җиң җиле дә…
Яши алар бәрелмичә,
Күгәрмичә бер җире дә.
 
 
Андыйларга ләкин җирдә
Бәйрәм дә юк, тантана да.
Белми алар күз-яшь түгеп
Кайгыра да, шатлана да…
 
 
Зарланмыйбыз, үзебез сайлап,
Теләп алган язмыш кулда.
Юл газабы – гүр газабы:
Ниләр булмас олы юлда…
 
 
Ә шулай да вакыт бераз
Төзәтергә язмышкайны —
Бездә хәзер яңа исәп:
Туар шатлык, узар кайгы.
 
Без нинди яшь идек…
 
Яшьлек…
аяклары җиргә тияр-тимәс
йөгереп үтте.
Әмма безгә акыл биреп китте.
Акыл исә безне отты —
дөнья гаме итәктән тотты…
Өлгердек, урылдык, сугылдык!
Ярый әле, анда-монда сугылып,
җир-су талымлап йөрмәдек —
Бер туфракка ул булдык, кыз булдык,
табындык, баш идек…
Их! Кичә генә әле
без шундый яшь идек!..
Диңгезне даулаган давыл күк,
Күкләрне яулаган яшен күк.
Гамь өстенә гамь тора өстәлеп,
Узды яшьлек – яшел төш, истәлек…
Өлгердек, урылдык, сугылдык,
Орлык булып яңадан чәчелдек…
Их! Кичә генә әле
без шундый яшь идек!..
 
«Ни яме бар тормышыңның?..»
 
– Ни яме бар тормышыңның?—
диеп, мине кимсендермә.
Бәхетле мин: бу дөньяны
сабыйларча ихлас сөям…
Бәхетле йолдыз астында
тумаганмындыр да, бәлки.
Табып җирдән, шул йолдызны
инде үзем күккә чөям!..
 
Яңа тойдым
 
Бу бит әле башы гына, диеп,
Күңел юатудан күптән туйдым.
Ярты гомер узып бара инде,
Көтә-көтә алгы бәйрәм-туйны…
 
 
Үтә, үтә, кайтмый кире, диеп,
Уфтанулардан да тәмам туйдым.
Мин бит әле тормыш дигән җырның
Гүзәллеген яңа гына тойдым…
 
Язгы этюд
 
Ап-ак челтәргә уралган
Авылым урамнары.
Тагын язлар алып килде
Сыерчык бураннары.
 
 
Аркау буен рәт-рәт салып,
Келәм тукый кардан җил.
Өлгертәсе иде язга,
Ләкин туктый, арган җил.
 
 
Ямь-яшел хәтфә келәмен
Яз үзе алып килер.
Шул келәмдә җилбәгәй җил
Бөтерелеп бер биер.
 
 
Җилфер-җилфер җил яулыгын
Җәй бөркәнер аннары.
Яз хәбәрен салып китте
Сыерчык бураннары…
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации