Электронная библиотека » Лилия Губайдуллина » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Кайту"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Лилия Губайдуллина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 2 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Лилия Гыйбадуллина
Кайту. Шигырьләр


МИН ҖАВАБЫН ЭЗЛИМ БУ ГОМЕРНЕҢ…


Минем канда хәтер исән!
 
Минем канда,
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
 
 
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
 
 
Минем канда
һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
 
 
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
 
 
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
 
 
Минем канда
дәрвиш Хозыр-Ильяс
тын сукмакта «Карурман»ны көйли.
 
 
Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда –
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
 
 
Минем канда
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
 
 
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
 
 
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
 
 
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
 
 
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә…
 
 
Минем канда әле хәтер исән…
 
«Тузан сарган гасыр тәрәзләрен…»
 
Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
Тибеп ачты вакыт өермәсе.
«Уфалла»сын тарткан илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.
 
 
Йә улыйсы килә, уянмасмы
Мәрткә киткән мәртәбәле гавам?
Гадәтләрдән гайре берни дә юк,
Кабиләләр Кабилләрсез һаман.
 
 
Таман гына, артык кирәк түгел
Кан кайнары белән ыслы һава.
Учакларда – учлам-учлам даһи –
Дәшти Дәһшәт бүген дөрләп яна.
 
 
Ябырыла коллык фәлсәфәсе,
Сүз корымын коеп карашларга.
«Бу мәхлугын – Ирек мәйданына,
Бу денсезен – утка,
Бу илсезен эткә ташларга!..»
 
 
…Бәйсезлеген ныграк чорнап куйды,
Түбәтәен киде батырып.
Ирек мәйданыннан ары китте
«Уфалла»сын сөйрәп. Ахыры…
 
«Син төкәнмәс кысыр гасырларның…»
 
Син төкәнмәс кысыр гасырларның
Кырыс үзәгеннән өзелгәнсең.
Кырыйлыкның кыргый карынында,
Кырау булып, кызып өлгергәнсең.
 
 
Син – мәңгеклек тупсасыннан тупас кына
Фанилыкка иңдерелгән бер җан,
Син – сөт, син – кан.
 
 
Син – синсезлек сөременә сеңгән
Каударланып куырылган каргыш.
Син – таушалган сагыш.
 
 
Син – чиксезлек кәүсәсенә кунган
Ефәк җанлы кара күбәләктер.
Өрфиядәй тынсыз тавышыңны
Томырылып тыңлыйм. Син – бердәнбер!
 
 
Син – бер генә. Синең ялгызлыкны
Япма итеп еллар карашына,
Елый-елый узган мәңгелек бар.
Кара челтәр аша карасыннар,
Уралсыннар, чуалсыннар көннәр,
Карашыңнан саташсыннар иде…
Тынлык белән томаланган юлда
Тораташтай калган сыннар инде
Сыңар-сыңар, җаный…
Нидер саный –
Ефәк җанлы кара күбәләк ул
Суты тынган гомер кәүсәсендә.
Синсез салган сырлар сансыз анда,
Син – бер генә…
 
«Дөньяның күчәрен күчерә…»
 
Дөньяның күчәрен күчерә
Бер кыргый күгәрчен күкләрдә…
…Ике җыр арасын, ике җир арасын
Кирәктер елмаеп үтәргә.
 
 
Китәргә кирәктер. Җил генә,
Тезләнеп, ярлыкау теләнә,
Тәрәзгә терәлә карашың.
Кайдадыр офыклар тирбәлә.
 
 
Кемнәрдер таптаган, таплаган
Бу җирдә тынчу да, тыныч та.
 
 
…Исемнәр чуала. Ут чәчри –
Бәрелә кылычлар кылычка,
Кайтаваз котыра кыйблада,
Хәтердә мең караш калтырый…
 
 
Нәүрүзләр яңа кан сорыймы –
Илереп-илереп яз елый.
 
 
Күзләре елмая… Ышанма,
Аралар юл булып түшәлми…
Сәбәпләп үлчәнми бу яшәү,
Гомерләр сәгатьләп үлчәнми.
 
 
Син – миңа, мин сиңа дигәнем –
Нибары гап-гади төш кенә…
…Күкләрдә бер кыргый күгәрчен
Дөньяның күчәрен күчерә…
 
«Каралган сайгаклар сызлана…»
 
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җанкаткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр…
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…
Җиде юл чатында – кыршауда,
Тилмереп, тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр…
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар – яз исе
Һәм бүре өере…
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга-кан, җанга-җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау…
 
 
…Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып,
          ашыгып кайтырлык
                    ахыр бар…
 
«Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме…»
 
Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме.
Һәм дыңгычлап тутырылган тынлык җирдә…
Сиңа кагылырга иртә әле.
 
 
Иртәгәләр, буш киштәләр тора
Берәм-берәм, тезелешеп миндә.
Яңа көннән ятьмә үреп,
Таңда ауга чыгам
Һәм очасы килә!
 
 
Киек бер кош булып,
Биек булып.
Томырылып
Табынасым килә.
Учак һәм үч исе сеңгән учларыңа
Кагыласым килә,
Табыласым килә.
Тулган айдан
Тансык тынлык өне зыңлап тора.
Сүзләр сынык-сынык.
Сак тынлыкка сыенып,
Таң сызыла әнә, сынап кына,
 
 
Санап кына йөрәк тибешеңдә
Тимер чаңы катыш ефәк назын,
Хәнҗәрләргә хәтер өргән чагым.
Учларымда – сиңа язган язым.
 
 
Апрель каны тамган карашыңда,
Төнге томан тулы күзләреңдә
Бүген – корбан төсе…
Җаным ятьмәсендә бәргәләнә
Төтен тәме сеңгән синең исем…
 
«Бу дөнья бер тамчы дегеттән…»
 
Бу дөнья бер тамчы дегеттән
Һәм сөттән яралган…
 
 
Тутырып карыймчы күзеңә, дөньялык!
Үкереп еларлык кырыс син
Һәм матур
Бүредәй уларлык.
 
 
Бер генә каерылып карыймчы!
Китәргә ашыгам, ашыгам…
Кап-кара бушлыктан зар булып,
Кәфендәй ак кәгазь каршында,
Күрешик Йөрәк-тау янында.
Син – уңга, мин – сулга аннары.
Соңгы кат ышанып,
     соңгы кат алданыр язларың.
 
 
…Күзләрең зәп-зәңгәр икән бит,
Дөньяда калганым!..
Син – минем иң газиз ялганым,
Күкләрдән ялварып алганым…
Фәрештәм син минем!
Канатың ап-ак ла,
Нигә соң
Эзләрең каралган?..
 
 
…Бу дөнья, ахрысы,
Бер тамчы дегеттән яралган.
 
«Өзгәләнгән күкләр үзәгенә…»
 
Өзгәләнгән күкләр үзәгенә
Ялгызлыгым бер ямаулык булыр…
Мин күчәсе кичтә дөньягызга
Ямансулап салкын апрель тулыр.
 
 
Ә сез йөгерерсез урам буйлап,
Кысыр гасырларны куа-куа.
Сез – исемсез пәйгамбәрләр нәселеннән.
Бу гасырга мең пәйгамбәр сыя…
 
 
Мин күчәсе кичтә, сәгать өчтә,
Язгы яңгыр елар үрсәләнеп.
Һәр тамчыда – тын ялгызлык эзе,
Кайтавазым булып өзгәләнер.
 
 
Зәңгәр күзле анам шул яңгырда
Кара күлмәгемне юып элер.
Күккә багып, миңа озак еллар,
Ерак юллар озын гомер теләр.
 
 
Ишетерме күкләр – офыкларда
Дулкынланыр рәшә, дәшеп мине.
Язгы җилләр өрфиядәй генә
Киптерерләр кара күлмәгемне…
 
 
…Пәйгамбәрләр исем теләнгәндә,
Гасырларның ялгыз бер язында
Канатларым ап-ак килеш кенә
Мин күчәрмен үле дөньягыздан…
 
«Мин кайтырмын…»
 
Мин кайтырмын.
Килеп керермен дә
Тузан тулы бүлмәң уртасына,
Диварларга сурәт булып сарылырмын.
Миңа шулай бик килешә сыман.
 
 
Тын апрельнең тынчу бер кичендә
Котырыныр җирдә иләс карлар.
Син сөйлисең: «Бүген кайта алмыйм…»
Эндәшмимен. Аңлыйм, җаным. Ярар…
 
 
Мин барын да аңлап, тоеп яшим:
Көн карасын сызып кояш иңә,
Карлар эрер өчен килә җиргә,
Мин дә, ахры, ак кар булдым сиңа…
 
 
Тәрәзләрне тузан томаласа,
Әрнүләрсез генә торалмасаң,
Көн карасын ялгыз кыралмасаң
Чакыр мине. Мин кайтырмын…
 
«Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар…»
 
Кайтып киләм. Мин кайтасы юллар
Офыкларга барып тоташа.
Япа-ялгыз кайтам. Аерылып,
Яулык изәп кала юлдашлар.
 
 
Юлым урау. Төссез урамнарга
Зәңгәр томан булып сарылам.
Кара тузан сарган тәрәзләргә
Ак канатым белән кагылам.
 
 
Мин фәрештә түгел. Фәрештәләр
Керсез, серсез була торгандыр.
Мин адәми заттан. Адәмнәрнең
Яши белми яши торганы.
 
 
Кара шәлем иңнәремә яптым,
Сагыш тузаннарын кактым да
Дөнья урамына аяк бастым.
Дөнья – минем аяк астымда.
 
 
Шыгыр-шыгыр. Ачы хисләр калды,
Таныш йөзләр калды тапталып.
Кәгазь көле оча, утта дөрли
Хаталанып язган хатларым.
 
 
Сагынырлык булсын дигән идем.
Язылырлык булсын учыма.
Кара күбәләктәй кәгазь көле
Бәргәләнә, шаша, очына…
Сагынырмын…
 
 
Кысан урамнарда
Апрель җиле йөри адашып.
Ябык йөрәкләргә ишек кага:
Ул – юлдашым минем, җандашым.
 
 
Тышауланган алаша күк дөнья,
Томырылып чапкан чагымда…
Офыкларга кайтып килешләрем,
Кемнәр чыгар каршы алырга?
Кемнәр килер озатып калырга?..
 
«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр…»

Мин табышмак чишәм нәселемә…

Мөдәррис Әгъләм

 
Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле,
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр?
 
 
Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын…
 
 
Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.
Арыш серкәләнә, көн уртасы,
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.
 
 
Адым саен, һәр сулышым саен
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.
Табаннарга камыл кадалса да,
Тугарылып, бер чабасы килә.
 
 
Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә.
Үткәннәрнең кайтавазын җыя,
Чорлар чылбырына үрелә дә.
 
 
Мең яшисе, мең яшисе килә,
Сорау төеннәрен сүтәр өчен,
Бабалары нигезендә оныгымны
Чыр китереп мунча кертер өчен…
 
«Мең чыбыркы ысылдавы җилдә…»
 
Мең чыбыркы ысылдавы җилдә
Хәрабәләр һәйкәл булган илдә.
Таң атышлый гына кояш бата…
Сибелә генә чәчәк, сибелә җилгә…
 
 
Көл өстенә гөлләр сибү фалы
Меңьеллыклар белән саналамы?..
Бабалардан калган калаларда
Дөнья авыш микән, манарамы?..
 
 
Сискәнеп бер уянырбыз микән
Аягүрә килеш күргән төштән?..
Тышауланган чорлар ияренә
Чал сакаллы хәтер чалкан төшкән…
 
 
Заман әле зарсыз, аңсыз гына
Биле сынык туган таен сата…
Бездә шундый иләс тынлык әле –
Таң атышлый гына кояш бата…
 
Көз
 
Яңгыр чылбырлары богаулаган,
Томалаган ачык-тишекләрне.
Суык, суык, суык якынлаша,
Кыңгыравы чыңлый ишекләрнең.
 
 
Җавап бирмә, йозаклап, ачкычларын
Күңелеңә яшер язга кадәр.
Яулыгыңа сары яфрак ятар,
Язга кадәр ишек ачсаң әгәр.
 
 
Язга кадәр әгәр ишек ачсаң,
Ап-ак карлар кунар итәгеңә.
Бетмәс аклык тулыр уйларыңа,
Кайталмассың җылы кичәгеңә.
 
 
Шуңа күрә ишек ачма, яме.
Шәм кабыз да тәрәзләрдән кара.
Җитәкләшеп, анда икәү бара,
Эзләренә суык сарылып кала…
 
«Минсезлек…»
 
Минсезлек.
Мин минсез калада.
Карлыгач очышы көнозын.
«Табынсаң тайпылма,
Талпынма…
Бәхетең булсын ла,
И кызым!»
 
 
Күзләрең төннәрдән карарак,
Кашларың – карлыгач канаты.
Яшәрсең йөрәгең канатып.
Күңелең еракка җан атар,
Карлыгач очышын күзәтсәң…
 
 
Сүз әйтмәм, уйларың үзгәртмәм,
Талпынып син карап калганда.
…Карлыгач очышы көнозын.
Минсезлек.
Мин минсез калада.
 
«Бу көзләр – салкын бер сызлану…»
 
Бу көзләр – салкын бер сызлану,
Мәҗүси җилләргә кушылып.
Бу көзләр ялгыз төш төсендә.
Бу көзләр – яралы кош юлы.
 
 
Бу көзнең көлемсәр моңсуы
Чайкала, җаннарга бәрелеп.
Бу көзләр – чылбырлы чынбарлык,
Биләүгә биләнгән мәңгелек.
 
 
Бу көзләр – чакматаш ялкыны,
Бу көзләр – күләгә көзгесе.
Җаннарда җилкенү. Җирсүме?..
Бу көзләр туктаусыз, өзлексез…
 
«Аңлыйсыңмы…»
 
Аңлыйсыңмы,
Күләгәдән җирдә юшкын кала…
Шул юшкыннан кеше эзе эзлим бүген,
Кара дөньялыкны сөзеп, өзеп.
Үз күләгәм кирәк миңа,
Үз читлегем һәм үз сүзем!
Яңа көннәр эзлим – яңа гомер.
Кемнәр китәр җирдән, кемнәр килер –
Барыбер шул!
Уңда, сулда – көтү өер-өер
Сунарчысын йә сакчысын көтеп тора.
Канатларым иңгә салып, мин озатам
Төнге бүреләрне яу кырына.
Канлы күзләремдә тулыша ай.
Мин каядыр кайтам акрын гына.
Һәм төн саен шулай. Таңга кадәр
Кемдер миңа канат биреп китә.
Канат очларымнан нидер шуа –
Гомерем бар кылган вакыт микән?..
Сәгать телләреннән кылыч юнам,
Күләгәңне караңгырак яшер.
Кайтырыңны белеп яшисең бит!
Үксез төннәр сине миңа дәшәр.
Кара канатымнан каерылып,
Кырау кунар кыргый йөрәгеңә.
…Бүре өнен ишетерсең беркөн
Сак этенең саксыз өргәнендә…
 
«Тереләр эзенә тезләнеп…»
 
Тереләр эзенә тезләнеп,
Кемгәдер табына ят Казан.
Мең исем яңара хәтердә,
Яңгырый мең азан.
 
 
Узгынчы дөньяның исемсез көннәре
Тилмереп күзәтә тәрәздән
Берәүнең елмаеп туганын,
Берәүнең елмаеп үлгәнен,
Берәүнең бу илгә яраксыз баласын
Чүплеккә чыгарып күмгәнен,
Берәүнең очынып читлеккә кергәнен,
Берәүнең көткәнен язларның кайтканын,
Берәүнең алмалар сатканын…
 
 
Казанда ялгызак яз исе азына.
Казанда ялгызлык һәм сагыш аз гына.
Казанда – камалыш…
Тереләр эзенә тезләнеп,
Кемнедер сагына дөньялык.
Казанга сыярлык кына да,
Язларга сыярлык түгел шул бу каргыш!
Түгел шул…
 
«Барлы-юклы дөнья киңлегендә…»
 
Барлы-юклы дөнья киңлегендә
Киерелеп очкан киек кош син!
Исемеңне күкләр белә булыр…
Ә дөньялык бүген син ишесен
Киеменә карап каршы ала.
Килгәннәргә монда шундый кадер:
Киңлекләрне кисемтәләп кисү
Сабыйлыктан карыйлыкка кадәр…
Диварларда диваналар елъязмасы,
Акшарланган күкләр – түшәм бүген.
Тынлык сыймас тарлык. Яңа тарих,
Яңа исем туар дүшәмбедән.
Ул исемне күкләр күкрәп кушар –
Яңа исем синең киемеңә.
…Киерелеп очкан киек кош без
Барлы-юклы дөнья киңлегендә.
 

УТЛЫ КАРЛАР БУЛЫП ЯВА БЕЛӘМ…


«Кешеләр яшиләр…»
 
Кешеләр яшиләр.
Туалар, кычкырып елыйлар,
Тапталган сукмактан чабалар,
Тузанлы һаваны сулыйлар.
 
 
Кешеләр яз көтә.
Аз гына яктылык,
Аз гына якынлык кемгәдер.
Кешеләр бик күбәү.
Һәрберсе аерым,
Һәрберсе үзенә бердәнбер.
 
 
Кешеләр кибеттә йөриләр.
Күлмәкнең, курчакның,
      язмышның, дусларның,
            йоланың, каланың,
                  иң матур, затлысын сайлыйлар.
Зур учак ягалар һәм пычак кайрыйлар…
 
 
Кешеләр йолдызлар саныйлар.
Күкләргә карыйлар кайвакыт.
Кешеләр бер-берсен эзлиләр,
Табалар, ташлыйлар елатып.
 
 
Кешеләр оныта.
Оттыра һәм ота бәхетне.
Кешеләр бәхетсез.
Кешеләр бәхетсез булуы белән дә бәхетле…
 
 
Кешеләр бер-берсен күрмиләр.
Бер-берсен аңламый, ишетми яшиләр.
Кыялар ишелә, вулканнар ут чәчә –
Кешеләр дәшмиләр…
 
 
Кешеләр күзләрен кояштан яшерә.
Кешеләр тоемлый
Кояшның ут булып мәңгелек агышын.
Кешеләр шуңа да сагышлы…
 
 
Бу гомер бер генә, бел генә –
Тоелыр-тоелмас үтүе.
Япа-ялан дөньялыкта утлый
Япа-ялгыз кеше көтүе…
 
«Хәнҗәрләр хәтере – хакыйкать…»
 
Хәнҗәрләр хәтере – хакыйкать.
Хак кушкан хаклык бар,
Хаклык бер!..
Кан исе, җан исе, көч хисе, буталып,
Чорларны укшытыр барыбер…
 
 
Кадерле кан бит ул, каберсез җан бит ул,
Хис бит ул – кыргыйлык, затлылык…
Бербөтен дәвамның бөтен бер өлеше –
Яшәргә, яшәргә хаклылык.
 
 
Бу – тәүге һәм соңгы хакыйкать,
Хак кушкан хаклык бу, бердәнбер…
Изге кан игез җан юлыннан
Хәнҗәрләр йөзендә йөргәндер…
 
 
Кындагы хәнҗәргә каныккан
Карлыккан тавышлы хәтерме –
Каннарда кайтаваз котыра:
«Хәтерлим! Хәтерлим!!!»
Хәтер Мин…
 
«Мин һаман да синең тозагыңда…»
 
Мин һаман да синең тозагыңда,
Мин һаман да сиңа барам, ахры.
Кичтән туган яңа өметләрне
Ашыгып җиргә күмәм, таңга каршы.
 
 
        Мин һаман да торгынлыкта яшим,
        Ялгыз исәрлектә. Иза чигәм.
        Бер саплам җан белән читлегемә
        Коры-сары ят бизәкләр чигәм.
 
 
Сиңа илтер юллар һаман ачык.
Ишекләре – кояш күләгәсе.
Сәгать телләрендә – шул ук гасыр.
Бу гомерне безгә үткәрәсе.
 
 
        Бу гомерне бары без кичәсе.
        Бер кичәсе,
        Бергә, аерым-аерым.
        Ә мин һаман тоткынлыкта яшим.
        Бергә үргән читлекләрдә җаным.
 
 
Ят исемнәр, ят киемнәр ышыгында
Тырышсам да яшеренеп, качып.
Син ышанма, ярлыка син мине,
Без кичәсе гасыр инде ачык.
 
 
        Чит-ятлардан йолып йомдым инде
        Син калдырып киткән давылларны.
        Ашыктыра вакыт, аның саен
        Акрыная бара адымнарым.
 
 
…Җан бикләнгән читлек авырлыгын
Гасыр буе безгә күтәрәсе.
Ара ерак булса, юллар ачык –
Бу гомерне бергә үткәрәсе…
 
Сагынганда
 
Күкнең тарту көче. Якын чагың.
Шундый якын чагың – кыен хәтта.
Вокзаллардан җилләр яулык изи.
Ниләр әйтим тагын
Синең хакта…
 
 
Юл арасы түгел, җил чишмәсе –
Тик бер сулыш, тик бер тамчы җитә.
Өзелмәсен, өзлекмәсен генә
Синең тарту көчең
Ахыр чиктә…
 
 
Җәйләр яулык изи… Күк Тәңренең
Сулышыдыр җилләр, син беләсең.
Шундый якын чагың, якты чагың!
Өзлекмәсен генә,
Өзелмәсен…
 
«Зират туфрагында шыткан үләннәр без…»
 
Зират туфрагында шыткан үләннәр без.
…Шыбыр тиргә батып, Вакыт печән чаба.
 
 
Бу дөньялар безгә кадәр булган,
Бу дөньялар бездән соң да кала.
Кадерләрен белик.
Балам диеп, баштан сыйпый җилләр,
Җитәкләшеп йөри яшәү белән үлем.
Каберләрен белик. Кабаланмыйк.
Кемнәр безгә тагын кардәш дияр…
 
 
Җилләр җылы.
Төннәр йолдыз тулы.
Язлар ямьле.
Елгалар саф сулы.
Һәркемнең үз юлы бу тарафка.
Кай кыйбладан килдең?
Син кем углы?
 
 
Хәтерлиме җилләр ул атаны?
Колачларын сулар хәтерлиме?
Кая юл тотышың, кан кардәшем?
Йөзең таныш, син дөньяның кеме?
 
 
Дөньяныкымы син? Әллә инде,
Иңнәреңдә иңрәр авырлыкны
Күтәралмый, сулыш ала алмый,
Җилләр булып кына иңдең үкме?..
 
 
…Зират туфрагына язлар куна.
Бөреләнә зират чияләре.
Тормыш төеннәре бу туфракта
Мең чишелеп, мең кат чияләнде.
 
 
Зират туфрагында үскән үләннәр без –
Үлем кочагында туганнар.
Безнең сулыш – шушы дала җиле,
Безнең офык – шушы урманнар.
 
 
Без бар! Без бар әле. Үткәннәрнең
Тарих канатлары иңнәрдә.
Безнең мирас – шушы зират язы,
Безнең хәтер шушы җилләрдә…
 
«Кулга ияләшкән язлар яна…»
 
Кулга ияләшкән язлар яна.
Апрель җиле куа көлнең исен.
Исәрлегем яна. Яндыралар.
Яна дөрләп җанда бар боз-хисем.
 
 
Ялгызлыгым яна – бүген аны,
Алаша дип, кемдер җикте ялгыш.
Юрга идем, ярсу идем ләса.
Минсез бу яз. Минсез бүген ярыш.
 
 
Урамнарда, көл исенә исереп,
Өрәк-җилләр генә йөри бары.
Кулга ияләшкән язларымда
Кара кандай эри апрель кары…
 
Яңгырдан соң
 
Үтеп барыш.
Чагыламмы
яңгырдан соң калган тамчы эзләрендә?
Күзләреңдә?
 
 
Иркәлиме, өзгәлиме
үзәгемне җирге җилләр?
Читегемә сарыламы изге җирләр?
 
 
Камчылыймы, кочаклыймы
ят дулкыннар иңнәремне?
Яннан үтеп баручыга
тиңнәр безме?
 
 
Безме якты дип атадык
ак та кара дөнья йөзен?
«Иртәгә» дип суза килдек
сәгатьләрне, соңгы сүзне…
 
 
Һәм шулардан китеп барыш.
Кая? Нигә? Ни хакына?
Аякларым арыганда,
ник очрамый бер атлы да?
 
 
Күләгәмә кырын карап,
үтеп бара кара болыт.
Үтү авыр, китү авыр.
Ах, күчәргә болыт булып…
 
 
Ах, туктарга һәм багарга
сагыш тулы күзләреңә!
 
 
Үтеп барыш.
Чагыламы яңгыр төсе эзләремдә?..
 
«Сез китәсез. Акрын гына, дәшми генә…»
 
Сез китәсез. Акрын гына, дәшми генә.
Сез китәсез утлар, сулар булып,
Болытларга тулып, таңны саташтырган
Каргаларның канатына кунып.
 
 
        Сез китәсез. Сезгә шулай җайлы.
        Ә дөньяда күпме хыяллар бар!
        Хыялларда калган кыялар бар.
        Кыялардан качып яшәүләр бар.
        Хыялларга кагылырга кыйганнар бар.
 
 
Сез китәсез. Сыңар-сыңар. Яз да, көз дә.
Шулай дөрес, шулай тиеш кебек.
Ә мин калам. Эзегезгә бары
Сүзләр ява, мине ирештереп.
 
 
        Сезнең белән җирдән хаклык китә –
        Мин тоеп та аңламаган хаклык.
        Без бит аны бергә эзләдек һәм
        Чытырманлы юлдан бергә таптык.
 
 
Мин ул юлга кабат кайтып таңда,
Мең җилләргә ачар идем җаным!
Кыяларга кабат менәр идем,
Офыкларга очар идем тагын…
 
 
        Сез китәсез, кыяр-кыймас кына,
        Кулыгызны алып иңнәремнән.
        Хыялларым, кыяларым китә,
        Канатларым китә сезнең белән.
        Сез китәсез. Сез китәсез миннән!
 
 
Ятимлегем тоеп һәм ятсынып,
Эзегезгә бары башым иям.
Вакытларны хәтта туктатсам да,
Юлыгыздан туктаталмам, беләм…
 
Кайту
 
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр…
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр…
 
 
Һәрбер җиле таныш юкса җирнең.
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.
 
 
Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
…Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы.
 
 
Салкыны да таныш, ялкыны да,
Янган чак та булды, ялган чак та.
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.
 
 
Мең сукмакта адашканым булды
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.
 
 
Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.
Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.
 
 
Кемдер җәза диеп кабул итәр,
Кем өзелеп көтәр – нәрсә әйтим,
Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда.
Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.
 
 
Бар сыннары таныш юкса җирнең,
Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны…
Кабат көзләр.
Кабат көзләр кайта.
Мин өзелеп көттем бу кайтуны.
 
«Ак яңгырлар булып киләсең дә…»
 
Ак яңгырлар булып киләсең дә
Яңакларым чылатасың гелән…
Уйламыйсыңдадыр, урамыңда
Җитәкләшеп йөрим көзләр белән.
 
 
Юксынасым килә. Әллә нигә
Сагынсам да табыласым килми.
Почмакларга посып, сукмагыңа
Каурый-каурый яфрак сибәм юри.
 
 
Тәрәзәңнән карыйм качып кына,
Җилләр булып ачам пәрдәләрең,
Син укыган китап битен бутыйм,
Эзлим сурәтләрнең синле мәлен,
 
 
Каһвә чынаягың чайпалдырам,
Мең төсләргә манам мең хәбәрне,
Көннәр-төннәреңне алмаштырам…
Мин монда бит! Мин китмәдем әле.
 
 
Сау бул, диеп нокта куйдың микән,
Кудың микән мине көзләреңнән.
Ә мин, көлә-көлә, сукмагыңа
Яфрак-яфрак сагышларым өрәм.
 
 
Сагынсам да табыласым килми,
Уйныйм әле синле көзләр белән.
Юкса яңгыр булып киләсең дә
Күзләремне чылатасың гелән…
 
«Уен тәмам. Бу җәем дә…»
 
Уен тәмам. Бу җәем дә
Ямаулыклар белән көн бизәде…
Шәфәкътә көз. Пәрдә төшә. Уен тәмам.
Ахырында атылырга син килмәдең.
 
 
Укларым да әзер иде юкса,
Мин җиңәргә тиеш бу уенда.
Сары гөлләр саттың, сүзләр саттың
Син җәйләрнең кайнар куенында.
 
 
Кая куйсам төшеп ватылмас соң
Бәллүр кәсә тулы сагыну хисем?
Тигез җир юк. Җир тигезсез бүген,
Минем дөньям авыш әле. Синсез.
 
 
Син кайдадыр күрше илдә генә,
Күрше өйдә генә сулыйсыңдыр.
Икәү уйлап тапкан бу рольләрне
Мин онытты диеп уйлыйсыңдыр.
Үзең һаман шул ук битлек белән –
Әйе, син һаман да шундыйсыңдыр…
 
 
Ләкин уен тәмам. Төш сәхнәдән,
Битлегеңне салып ташла да!
Син атылып үлгән бу дөньямда
Бүген яңа уен башлана…
 
Апрель. Тукай
 
Бездә һаман таңнар ата әле.
Апрель җиле исә урамнарда.
Кырга чыгып сыктау әйтә халкым,
Зары барга түгел, урам тарга…
 
 
Бездә һаман шул яз. Гөрләвекләр
Ак карлардан калган керне юа.
Бөре тулыр, шартлап чәчәк атар –
Һәр яз саен бездә шулай була.
 
 
Апрель саен китап битләреннән
Тузаныңны бер кат сөртәбез без.
Язлар саен Сине сагынабыз
Һәм яз саен Сине көтәбез без.
 
 
Ә Син кайтма, яме. Бары да шул ук.
Һаман кайный синең зур Казаның.
Тынчу бу җир. Кадими бу дөнья.
Җәдитләре, ай-һай, бик аз аның.
 
 
Казаныңда һаман болгаталар,
Бүре башы итеп, татарыңны.
Апрель саен бер саташып, ул баш
Төшләрендә күрә кайтканыңны.
 
 
Һәм Сиңа да һава җитмәс монда,
Тының буар язгы иртәләре.
Кара төндә ак яктылык булып,
Тик төшләргә генә кер Син, яме…
 
 
Кичер безне. Гафу кыл бу язны,
Уянабыз язда елына бер.
Сине биргән апрель кояшында
Кабер туфрагың да җылынадыр.
 
 
Гаепләмә, Сине юксынулар –
Өлешләргә тигән көмешебез.
…Тереләрнең тыны бер киселер.
Язган булса, бәлки, күрешербез.
 

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> 1
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации