Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 20:00


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 21 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Баллоннары иске… Машина тартмый… – дип, акланырга тырышып та карады Хәмит.

– Бездә начар машиналар юк, – диде түземлеге беткән Галләм. – Бары начар, булдыксыз шофёрлар гына бар. – Ул тәмам тирләп, хәлдән тайган Хәмитне бәреп төшерде дә кабинага үзе менеп утырды. Шофёрлар тынып калдылар.

Ярсыган ат кебек гыжылдап торган машина тынычланып калган кебек булды. Галләм, ашыкмыйча гына, машинаны Хәмит шомартып бетергән текә тауга юнәлдерде… Машина бернинди каршылыксыз тауга менеп тә китте.

– Син дуамалланма… дулама, – дип сүкте Хәмитне Галләм. – Кайчан чебеннең, дулап, тәрәзә ватканын күргәнең бар?!

Зариф, узган елгы шушы вакыйганы исенә төшереп, ирексездән әле генә машина киткән якка борылды. Кара, ничек элдерә! Артыннан куалармыни…

Зариф машинасын олы юлга чыгарды да газ өстәде. Мотор күңеллерәк гөрелди башлады. Яңадан уйлар, уйлар…

Нигә соң Көлемсәр шушы көнгә кадәр, Зарифның күзләренә туп-туры карап: «Хәзер мин сине сөя алмыйм, мин бары тик Нияз, Нияз белән генә бәхетле була алачакмын», – дип әйтми?.. Соң, Зариф бит үзе дә Көлемсәрнең бәхетле булуы өчен гомерен дә кызганмас иде. Көлемсәр үзе дә моны белергә тиеш бит. Тормышны болай дәвам итәргә мөмкин түгеллеген алар үзләре дә аңларга тиешләр ич. Бу бит күрәләтә көлү, мыскыл итү… Көлемсәр дә кемне-кемне, ә Зарифны алай алдаламаска, аннан көлмәскә тиеш иде ич. Юк, юк!.. Алай итәргә аның бернинди дә хакы юк. Ләкин Көлемсәр бәхетле булырмы соң?..

Бу уй күптән инде Зарифның җанын тырный иде. Җитмәсә, тагын Нияз да җилбәзәк кешегә охшый. Бер чәчәктән икенчесенә күчеп йөргән күбәләк сыман тоела. Бу уй Зарифны аерата газаплый иде.

Нияз диплом язарга дип килгән иде бит. Соң язсын иде дипломын. Рәхәтләнеп эшләсен иде. Кирәксә, Зариф аңар кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә әзер. Тик эш белән генә мәшгуль булсын иде… Диплом язарга дип килүчеләрне беренче тапкыр гына күрүе түгел бит Зарифның.

Әле дә хәтерендә аның, иске лесхоз посёлогында торганда, берәү, шулай диплом язар өчен, материал тупларга дип килгән иде. Чандыр гына, озын буйлы, бик мәзәк, гаҗәеп сәер кеше иде. Дөньяда аның өчен бары тик усак агачы гына агач иде: ул иң кирәкле дә, ул иң кыйммәтле дә, ул иң затлы да…

Егет Татарстанда усак агачларының төрләре, селекциясе, генетикасы, туфрак һәм климатка булган таләпләре, хәтта тышкы күренешләре турында бик күп материал туплаган иде.

Зариф егетне үчекләү нияте белән юри генә усак агачын иген арасында үскән чүп үләне белән чагыштырган иде. Тегесенә җитә калды, Зарифка каршы төшеп кенә калмады, бөтенләй күтәрелеп бәрелде. Гадәттәге утын сатып алучылардан башлап агачны чимал итеп кулланучы химия комбинатлары, башка төр завод-фабрикаларның хуҗаларына кадәр усакка дошман итеп караулары турында ачынып сөйләп китте.

Элегрәк усакның хәле тагын да аянычрак булган, ди. Аны һәркайда юк итү өчен көрәшкәннәр, аны бетерү турында циркулярлар язганнар. Хәтта усак агачын юк итү чаралары уйлап тапканнар…

Егет, кызып китеп, тирән тарихка сикергән иде, элек-электән алып бабаларыбызның бабалары усактан күпме өйләр, келәтләр, амбарлар салулары турында, дранча телеп күпме түбәләр ябулары, усак агачыннан күпме мичкә, кисмәк, агач көрәкләр, савыт-сабалар һәм башка бик күп, бик күп әйберләр ясаулары турында сөйләп киткән иде. Чөнки коры усак агачы җиңел һәм эластик икән. Аннан ясалган матчалар, өрлекләр, бәпкәләр, түшәмнәр һәм идәннәр матур да һәм һәрвакытта да шикәр кебек ак көе торалар, ди. Аннары усак йортлар озак яшәүләре, йөзәр ел торулары белән дан тоталар икән. Егет, усактан салынып, йөз ел торган өйне үз күзе белән күргән булган.

Усак агачыннан синтетик каучук, дару матдәләре, прованс мае тибындагы ашамлык мае, шикәрдән ике йөз тапкыр татлырак булган фурфурол җитештерүләре турында да, усакның целлюлоза-кәгазь промышленносте һәм шырпы ясау өчен алыштыргысыз чимал икәнлеге турында да, хәтта терлекләрне ашату өчен усактан эшләнгән онның комбиазыкка бирешмәве турында да кызып-кызып исбат иткән иде. Шуның өстенә әле тагын усак иң тиз үсә торган агачлардан санала икән.

Аннары егет усак агачының сыек яшькелт зифа кәүсәсенең матурлыгы, бөтенләй җилсез көндә дә, яфракларын көмеш тәңкә кебек җилфердәтеп, күңелле генә шыбырдавы, көз җиттеме, кызгылт-сары төсләргә кереп, урман бизәге булып утырулары турында да сөйләгән иде.

Шунысы гаҗәп: шул сөйләшүләрдән соң Зариф та усак агачына бөтенләй башка күз белән карый башлаган иде. Егетнең үзенә карата да тирән ихтирам уянды. Файдалы эш башкара: яңа урманнар үстерү, яңа сорт агачлар үрчетү һәм аларны тәрбияләү турында хыялланып яши ичмаса, дип сокланып та куйган иде Зариф. Чөнки ул үзенең урман кисүче булуына вакыты белән үкенеп тә куйгалый. Дөрес, аның кайчан да булса барыбер лесхозга, урман үстерү эшенә күчү турында яшерен хыялы да бар…

Ә Нияз… Нияз битараф, урманга карата хөрмәт тә, ярату да юк аңарда.

Шундый уйлар белән ул «Хәмит тавы»на җитте, көчле прожекторлар белән яктыртылган Түбәнге склад яныннан үтеп, Кама өстенә төште. Йөкле машина кергәч, боз тонык кына шартлап куйды.

Менә Кама аръягы. Тынлык. Агачлар кайда эләкте шунда тәртипсез бушатылганнар. Зариф шактый вакыт йөген кая бушатырга белмичә аптырап торды. «Ай-яй… Болай булса, эшләр шәптән түгел. Безнең бу склад ташландык бер участокка әйләнгән икән». Зариф бу мәсьәләне хәл итүгә багышланган җыелыш билгеләнүе турында исенә төшерде.

* * *

Бу ике көнне үткәрүе Галләмгә бик авыр булды. Ул өеннән беркая чыкмады. Ишеген шакысалар ачмады.

…Менә тагын ишек шакыдылар. Эх шайтан алгыры! Бая су алырга чыккач, ишекнең биген эләргә оныткан икән. Хәер, әйдә, керсеннәр!

Бүлмәгә Дәрҗия килеп керде. Галләм сикереп торып утырды да кабалана-кабалана итекләрен киде, таралып яткан аяк чолгауларын карават астына этеп җибәрде.

Дәрҗия як-ягына каранып алды. Каралган стеналарга да күз төшереп куйды. Җитди, ләкин җылы итеп:

– Һай, Галләм, шапшак яшисең икән. Шапшак, – диде.

Галләм нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәде. Бары стена буендагы урындыкка кулы белән күрсәтеп утырырга тәкъдим итте.

– Юк, утырып тормыйм. – Шулай да үзе түргәрәк узды. – Үтеп барышлый гына кергән идем. Югыйсә сине югалган дип сөйлиләр…

Галләм: «Юк әле, югалмадым…» – дип әйтергә теләгән иде дә тик тотлыгып калды. Ул үзенең бөтен ихтыярын югалткан кебек булды.

Дәрҗия, бүлмәне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, урындык кырыена килеп утырды. Пальтосының күкрәген кысып торган өске төймәсен ычкындырды. Көрән мамык шәле җилкәсенә шуып төште. Аның пөхтә итеп артка җыеп куйган чәчләре ачылып китте. Чигәләрендә сирәк кенә ак чәч бөртекләре җемелдәп куялар, ак муенын нәни балаларныкы кебек аркылыга ике сызык кисеп үтә. Күзләре сынап, ачуланган кебек карыйлар. Бер-берсенә бөтенләй диярлек тоташып торган кашлар күзләре өстенә үк төшеп торгангамы, аның маңгае киң булып күренә иде. Галләм сихерләнгән кебек тик утыра. Ул үзен, ничектер, матур төш күргән кебек хис итә иде.

Озакка сузылган тынлыкны Дәрҗия бозды:

– Начар яшисең, Галләм. Бик ямьсез…

– Ямьсез шул… – дип килеште Галләм. Ул үз тавышын үзе танымады.

– Сиңа нәрсә комачаулый соң? Нигә тормышыңны җайламыйсың? Урманда эшлим дип, аю кебек яшәп булмый бит инде.

Галләм дәшмәде.

– Җитмәсә, тагын эчәсең.

– Эчми торган шофёр буламыни? – Бу сүзләр аклану өчен дә, җавап урынына әйтелгән сүзләр дә түгел иде. Галләм аларны, ничектер, үзе дә сизмәстән әйтеп ташлады.

– Эчми торган шофёр булмый дип, шулай акылыңны югалтканчы эчәрсеңмени?..

Галләм тамак кырып куйды. Аннары шактый кыюланып:

– Өстәл астында очрашырлык итеп эчмәгәч, эчүгә дә санамыйм мин… – диде һәм елмаеп куйды.

– Юк сүз сөйлисең, Галләм. Юк сүз! Егетлек анда түгел. Костя синең дустың бугай бит. Аның исерек чагын кайчан күргәнең бар?

Галләм дәшмәде.

– Сезнең дуслык чын дуслыктыр бит, юкә белән генә бәйләнгән түгелдер ич?..

Галләм: «Чылатып торсаң, юкә дә чыдаучан була…» – дип әйтмәкче иде дә «чылатып тору»ның туры мәгънәсен эчү дип аңлар дип дәшмичә калды.

Дәрҗия:

– Сәйфиев белән сезнең арада нәрсә килеп чыкты соң? Нәрсә булды? – дип сорап куйды.

– Көлде ул миннән… Ачуны китерде.

– Көлде, имеш! Ачуны китерде… Ачу ачу китерер, ачу зыян китерер, ди. Синең дә нәкъ шулай булган. Ничә көн инде эшкә чыкмый ятасың; эшкә дә, үзеңә дә күпме зыян китердең. Эш булгач, кем әйтмешли, күчәр башлары алай гына бәрелгәлиләр инде.

– Бик тупас бәрелде.

– Тупас бәрелде дип, һәрвакыт азынып-тузынып йөри башласаң… Белмим, Галләм!

Бу сүзләр Галләмнең ансыз да әрнүле йөрәген телгәләп алдылар. Дәрҗия иртәгә үк эшкә чыгарга кушып чыгып китте. Ләкин нигә ул Галләмне нык итеп ачуланмады? Әнә Костяны ул кичләрен укырга йөрергә өндәгән. Ә Галләмгә ул турыда ләм-мим. Бәлки, Дәрҗия аны Костя дәрәҗәсенә үк үсеп җиткән кешегә санамыйдыр! Дәрҗия, Дәрҗия!..

Кабинетына килеп керү белән, Дәрҗия форточканы ачып җибәрде. Җиңелчә генә чайкалып торган пәрдәләр вакыты-вакыты белән кинәт җилкән кебек кабаралар; кабаралар да, ычкынып китәргә теләгәндәй, өзгәләнә башлыйлар иде.

Дәрҗиянең күңеле тынычсыз. Ул әле генә Галләм янында булды. Ләкин үзенең бер генә җылы, бер генә кирәкле сүз әйтә алмавына җаны-тәне белән сыкранды. Әле күптән түгел генә бит ул үзенең киңәшләре белән Галләмне илһамландырып, таный алмаслык итеп үзгәртеп озаткан иде. Ә бүген… «Иртәгә үк эшкә чык!» – дип әйтүдән ары узмады.

«Инде шул булдымы эш», – дип уйлады Дәрҗия. Ул, ниндидер бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кебек, өстәл янына таба атламакчы иде, ләкин тәрәзәдән ургылып кергән язгы һава, ничектер, аны үзенә тартып алып калды.

Яз! Менә тагын яз килә… Яңа яшәү дәрте алып яз килә. Мондый вакытларда кеше матур уйларга, дулкынландыргыч хисләргә бирелүчән була.

Язны якыннан тою хисе Дәрҗиядә әллә никадәр истәлекләр уятты… Һай, бу гомер дигәнең! Нигә генә шулай тиз уза икән ул? Дәрҗиянең леспромхозга беренче тапкыр аяк басуына да ничәмә еллар узып китте. Монда килер алдыннан гына туган кызы Ләлә дә мәктәпкә йөри бит инде. Иптәшләре арасында «чая комсомолка» дип дан тоткан Дәрҗия дә – хәзер инде урта яшьләрдәге хатын.

Ул Бөек Ватан сугышы алдыннан гына кияүгә чыкты. Туйлары студентларның тулай торагында булган иде. Ләкин аңарга иптәше белән озак торырга туры килмәде, Шакир, авиация институтының башка комсомолецлары белән бергә, үзе теләп фронтка китте. Болар бары да хәзер шомлы, ләкин кадерле төш кебек булып кына искә төшәләр. Нәкъ менә шундый көннәрдә ВЛКСМның өлкә комитеты Дәрҗияне, язгы чәчүләрне үткәрүдә ярдәм итү өчен, колхозларга җибәрде. Ир-ат бар да фронтта. Бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм картлар кулында калган. Күп кенә колхозларның чәчү орлыклары җитешми. Дәрҗиягә көненә өчәр-дүртәр колхозда булырга туры килде. Беркөн кичкырын ул ерактагы бер авылга барырга чыкты. Юл өзек чак булганга, ат сорап тормады, җәяү генә китте. Күпере җимерелгән бер елгага килеп җиткәндә, ул инде юлның яртысыннан артыгын узган иде. Дәрҗия яр буенда туктап калды. «Ничек үтәргә?» – дип уйлады ул. Боз әле кузгалмаган, шулай да какшаган иде инде. Дәрҗия кире әйләнеп кайтырга теләмәде. «Фронт… фронт, – дип уйлады ул, – фронт өчен икмәк корал кебек үк кирәк». Дәрҗия яр буенда җыелган суның сайрак җирен сайлады да, сак кына атлап, елга өстенә керде. Ерак китә алмады, боз кинәт шартлап ярылды, һәм ул бил тиңентен суга батты… «Беттем!..» – дип уйлады Дәрҗия һәм аска китмәс өчен, боз өстенә ята төшеп, тиз генә аякларын тартып чыгарды. Күн итек эчләре бозлы су белән тулган иде. Ул каршы ярга таба тәгәри башлады. Ниһаять, икенче як яр… Ул, аягүрә басып, әле генә үзе батып кала язган елга өстенә күз салды. Шактый куе караңгылык каплаган елга өстендә бары тик ачы, салкын язгы җил генә котырына иде.

Юлны югалтып, кырда күпме адашып йөргәндер, Дәрҗия шактый еракта җемелдәгән утны күргәндә, төн урталары җитеп килә иде инде. Киемнәр агач кабыгы кебек каткан. Тәне утта янган кебек кызыша. Дәрҗия, авылга керү белән, беренче очраган йортның тәрәзәсен шакыды. Авыл читендәге өйдә ут кабынды, һәм аңа бер карчык ишек ачты… Ул көнне карчык йокларга ята алмады. «Балакаем, харап булгансың ич!..» – дип, иң элек Дәрҗиянең бозланып каткан киемнәрен, итекләрен салдырды. Салкын су белән аякларын, кулларын юды. Аннары сөт кайнатып эчерде дә ястыгын җәйде. Дәрҗия төн буе калтыранып, саташып чыкты.

Ул яз Дәрҗиягә бик кыйммәткә төште. Казанга ул үпкәсенә салкын тидереп кайтты, кайту белән аяктан егылды. Больницага керер алдыннан, Дәрҗия Шакирының батырлар үлеме белән һәлак булуы турында хәбәр алды. Шуның өстенә аңа тиздән ана булачагы турында да әйттеләр.

Больницадан чыккач, докторлар аңа кая да булса яхшырак һавалы җиргә, тынычрак урынга күчәргә тәкъдим иттеләр. Аны, вакытлыча гына дип, «Бөреле» леспромхозына эшкә җибәрделәр.

Урманга килеп, җаны-тәне белән эшкә керешкәч үк, ул үзен, ничектер, яңадан яшәреп, ныгып киткән кебек хис итә башлады… Дәрҗия яңадан аякка басты. Урман урман инде ул!.. Анда ару-талулар да, хәсрәт-кайгылар да, ничектер, җиңелрәк кичерелә. Гүя урман үзенең чиста, саф, ширбәт кебек татлы һавасы белән кешеләрнең какшаган сәламәтлеген дә ныгыта, кешегә яшәү көче дә бирә.

Дәрҗия шул килүдән урманда калды.

6

Җыелыш бара.

– Машиналар белән агач чыгару мәсьәләсен хәл итмичә, дәүләт планын үтәү турында уйларга да ярамый, – диде Зариф, сүзен дәвам итеп. Ул кабинетта утыручыларга карады. Бәдри ага креслосына чумган. Уң якта – Дәрҗия Айтуганова… Шунда ук атаклы сал агызучы – мәһабәт гәүдәле Лапитов утыра. – Машина белән агач чыгару эшенә ниндидер ярдәмче бер участок итеп карау бетерелергә тиеш. Бу эштә кискен борылыш ясар өчен, агач чыгаруны да сәгатьлек графикка күчерергә кирәк. Шофёрлар өчен дә ныклы расписание булдырылсын. Без бөтен чараларны алдан тикшерергә тиешбез… Юллар турында да кичекмәстән кайгырта башларга кирәк…

– Безнең юлларга берни дә булганы юк, – диде баш инженер, Зарифның сүзен бүлеп. – Безнең юллар елның-ел буена оекчан йөрерлек булалар…

– Дөрес. Безнең юллар шомалык ягыннан алай зарланырлык түгел. Хәтта туктагач, бер урында шуып, кузгалып китә алмыйча азапланып торасың… Юлның шул беләүләнеп каткан кабырчыгын ваттырыр өчен, берәр трактор җибәрергә кирәк. Хәзер мин ул турыда сөйләмим, ә машиналар кара-каршы килгәндә, аерылып китү разъездлары җитәрлек булмавын әйтәм.

– Эрләмәгән-сукмаган, менә сиңа күлмәклек дигәндәй, агачны хлыст килеш чыгарганчыга кадәр, салланасы салларның язмышы турында уйлашырга кирәк. – Бу сүзләрне әйткәч, Сәйфиев як-ягына каранып алды. – Кама аръягы саллау өчен яраклымы-юкмы? Иң элек минем шул сорауга җавап аласым килә. Да!.. Ул тирәләргә су бит боз кузгалу белән үк күтәрелә. Безнең салларыбыз беренче бозлар белән җимерелеп китеп бармаслармы икән дим мин?..

Кабинетта мондый чакларда бик сирәк була торган тынлык урнашты. Кинәт Лапитов куллары белән өстәлгә таянды.

– Мөмкинме?.. – диде ул, Бәдри ага ягына борылып.

– Сөйләгез, сөйлә, Филиппыч!..

Барысы да карт мастер ягына борылдылар. Ул ашыкмыйча гына күтәрелде дә, сүзен ничегрәк итеп башларга да белмичә, бер урында таптанып торды.

– Бозның югары күтәрелүе ул ярты бәла генә, – диде ул. – Кирәксә, без салларның алдына махсус ныгытмалар куя алабыз. Миңа менә, – ул Зариф ягына борылды, – иптәшнең чыгышы ошады. Әгәр без агачны бөтен килеш Каманың аръягына чыгара алсак, бик тә шәп булыр иде. Саллау да җиңеләер иде. Менә шул мәсьәләне хәл итәргә мөмкин булмасмы?..

Лапитов тынып калды.

– Башка әйтәсе сүзләрегез юкмы, Филиппыч?

– Юк.

Дәрҗия Айтуганова, сүз алырга җыенган кеше сыман, алдында яткан кәгазьләрне бераз читкәрәк этәреп куйды. Директор да моны сизде.

– Сез нәрсәдер әйтергә телисез, ахры? – диде ул, Айтугановага карап.

Дәрҗия урыныннан торды.

– Һәрхәлдә, машина белән агачларны хлыст килеш чыгаруга күчүне тормыш үзе таләп итә. Бу методның нинди эффект бирүе турында сөйләп торасы да юк. Без моны тимер юл белән агач чыгару тәҗрибәсеннән беләбез. Иптәш Гыймазов әйткәнчә, бу эшкә кичекмәстән керешергә, шофёрлар арасында да социалистик ярышны, массакүләм-политик эшләрне җәелдереп җибәрергә кирәк. Моңа безнең иң ышанычлы иптәшләребездән берсе – Гыйзамов – үзе теләп алынды. Һәм ышаныч белән әйтергә була: безнең шофёрларыбыз үзләренә төшкән бу мактаулы бурычны намус белән үтәрләр. Әйе, үтәрләр. Безнең кешеләребез күзгә күренеп үзгәрәләр, үсәләр…

– Һай, үсүнең аның ишек яңагына киртек ясап үлчи торганы да була ла… – дип мыгырданып куйды Сәйфиев. Бар да аның ягына карадылар.

– Юк, үсәләр, иптәш Сәйфиев. Үсәләр. Тик без генә аларның үсүен күрергә теләмибез…

Баш инженер соңгы сүзен бераз урынсызрак ычкындыруын сизенсә дә соң иде инде.

– Ул гына да түгел, – дип сүзен дәвам итте Айтуганова. – Безнең кайберәүләребез үсәргә ярдәм итәсе урында, киресенчә, аяк чалырга да маташкалыйлар…

– Конкретрак мөмкин булмасмы? – дип куйды Сәйфиев.

– Мөмкин. Сезнең белән бу хакта икенче урында сөйләшергә булган идек тә, ярар инде. Сез, иптәш Сәйфиев, кайбер иптәшләрнең үз эшләрендә яңалык кертергә теләүләренә каршы киләсез. Мәсәлән, Тимербаев сезнең янга тәкъдим белән кергәч, аңа шатланып ярдәм итәсе урында, мыскыл итеп куып чыгаргансыз.

– Позвольте, сез нинди мыскыл итү турында сөйлисез?.. – дип әтәчләнеп куйды Сәйфиев.

– Сез аны үзегез дә бик яхшы беләсез.

– Ниндидер бер пьяницаның грубить итә башлавына мин гаеплемени?

– Гаепле кешене соңыннан тикшерербез.

– Янамагыз әле!.. Аннары, эш булгач, үзегез әйтмешли, күчәр башлары алай гына бәрелгәлиләр инде…

– Соңгы вакытта сезнең күчәрегез, бәрелгәләп кенә калмыйча, юлга да сыймый башлады кебек…

Баш инженер тынып калды. Айтуганова тыныч кына Зариф ягына борылды.

– Иптәш Гыймазов, яңа метод белән эшләүгә әзерлек ничек бара? Андый-мондый тоткарлык юкмы?

– Тимербаев бүген төнлә, йә иртәгә иртүк беренче рейс ясап карарга булды. Яңа тагылма әзерләнеп бетте диярлек. Башка шофёрлар да шушы көннәрдә әзерлек эшен тәмамлыйлар.

Айтугановадан соң сүз алырга теләүчеләр булмады. Директор киңәшмәне ябык дип игълан итте.

* * *

Сәйфиев киңәшмәдән соң кабинетына да кереп тормыйча кайтырга чыкты. Үзен леспромхозның «кендеге», «төпкә җигелеп тартучысы» дип йөргән Сәйфиев утырыштан соң тәмам аптырап калды. Чыннан да, соңгы вакытта бик күп кенә эшләр аның ярдәменнән башка тормышка ашырылдылар. Элекке кебек бер дә: «Иптәш Сәйфиев, бу эшне бары сез генә башкара аласыз», – дип тормыйлар. Менә машиналар белән агач чыгару мәсьәләсен хәл итүне дә мастер Гыймазовка тапшырдылар. Ә Гыймазов алындымы, димәк, эшли.

Җитмәсә, тагын замполит белән булган бүгенге бәрелеш тә һич кенә дә аның файдасына түгел. «Соңгы вакытта сезнең күчәрегез аеруча еш бәрелгәли башлады, хәтта юлга да сыймый башлады кебек…»

Соңгы вакытларда баш инженерның бер дә юкка ачуы чыгып йөри, кемнәрнедер сүгеп ташлыйсы да килгәли иде. Ул хәтта үзенең йөрәге кушкан эшләренә каршы адымнар да ясаштыргалый башлады. Нәрсә булды соң әле?.. Бу үзгәрешне теге производство киңәшмәсеннән соң аеруча ачык сизә башлады.

Нәрсә булды? Соң ул хәзер дә җаны-тәне белән бирелеп, ял дими, йокы дими, үз кулы белән нигез салган «Бөреле» леспромхозында эшли ләбаса. Мондагы барлык цехлар аның җитәкчелегендә торгызылды, бөтен төзелешләр аның җитәкчелегендә бардылар. Моны бит директор да, Дәрҗия дә бик яхшы белә. Ләкин ул турыда ләм-мим…

Сәйфиев өчен бүгенге кич күңелсез иде. Аның шундый ук күңелсез яшь чаклары исенә килеп төште. Аның атасы үзенең кешелексезлеге, комсызлыгы белән тирә-юньдә дан тота иде. Старосталар, авыл байлары әтисен үз якларына аударып, аңардан күп кенә кешеләрнең теңкәләренә тидерә торганнар иде. Ләкин Ногманга әтисе белән озак яшәргә туры килмәде. Бөтенләй көтелмәгәндә килеп чыккан бер вакыйга аны ата-анасыннан гына түгел, туып үскән җирләреннән дә гомергә аерды. Аңа нибары уналты яшьләр чамасы гына иде әле. Бер тапкыр шулай, Ногман иптәшләре белән капка төбендә утырганда, исереп кайтып килүче әтисе егетләр, кызлар алдында моны яңаклый башлый. Яшь булса да Сабантуйларында берничә тапкыр батыр калырга өлгергән Ногман моңа түзә алмый, атасын, сугылган көлтәне кулына алган кебек, җилтерәтеп күтәрә дә, чыкылдатып, җиргә атып бәрә. Атасы бары тик «Ал-ла-а!» – дип кычкырып кына кала. Ногман шул ук төнне авылдан чыгып кача. Берничә ел үткәч кенә, әтисенең шуннан соң терелә алмыйча үлгәнлеген ишетә. Газаплы авыр тормыш башлана. Кайларда гына булмый ул, нинди генә эшләр эшләми. Камада, Иделдә сал агыза. Бер-ике тапкыр Әстерханга кадәр дә агып төшә. Кышларын сал бәйли, урман кисә. Җәйләрен баржа төйи, баржа бушата. Бернинди эштән дә чирканмый, өч кеше кадәр эшли. Бәлки, шуңа күрәдер артельщиклар аны үз группаларына алыр өчен якалаша да торган булганнар.

Унтугыз яшьләрендә аның тормышында зур үзгәреш булып ала. Шулай, баржа төягәндә, ул, шкиперның тәрәзәсен чиртеп, су сорый. Будка ишеге ачыла, һәм унҗиде яшьләр чамасындагы кыз чыгып аңа су бирә. Кызның елмаюы Ногманны хәйранга калдыра. Кыз да егетнең сукса тимер өзәрлек таза беләкләренә, шыбырдап тир агып торган таза тәненә карап соклануын яшерә алмый.

Ногман ул көнне суны, башка грузчикларга караганда, ешрак «эчә». Баржа китә. Баржа белән шкиперның гүзәл кызы – Зәйтүнә дә китеп бара. Һәм үзе белән егетнең йөрәген дә алып китә. Киткән чакта кыз яңадан шушы якларга кайтачагын әйтә. Ногман Зәйтүнәнең кайтуын зарыгып көтә. Һәр баржаны диярлек ул ярга басып каршы ала, күздән югалганчы озатып кала торган була. Ниһаять, баржа кайта. Бу очрашуда Зәйтүнә аны елап, шешенеп, йөзләре агарган килеш каршы ала. «Ногман, – ди ул. – Мине көчләп кияүгә бирәләр». Чыннан да, шкипер будкасында бер татар сәүдәгәре утыра. Әгәр дә кызын бирсә, сәүдәгәр шкиперга шушы баржаны сатып алып бүләк итәргә вәгъдә итә. Кызның әтисе, әлбәттә, берсүзсез риза. Ләкин Ногман шул ук төнне, иптәшләре белән сөйләшеп, Зәйтүнәне урлый. Шунда ук яр буенда туй да ясыйлар. Сәүдәгәр «җебегән» шкиперны эшеннән кудыра. Зәйтүнәнең әтисе эшсез кала, балаларын ияртеп, туган авылына кайта. Революция елларында чехларга каршы көрәштә батырларча һәлак була. Революция җиңә. Идел, Кама елгалары буенда да яңа тормыш, ирекле тормыш башлана. Зәйтүнә дә туганнарын таба, аларга ярдәм итә. Мәмдүдә исемле иң кечкенә сеңлесен үзе янына алдыра. Мәмдүдә җиткән кыз булып үсә, җизнәләре белән леспромхозда эшли башлый. Еллар үтә. Мәмдүдә кияүгә чыга. Тик озак яши алмый, кияве, фронтка китеп, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак була. Ногман да сугышка китә. Зәйтүнә ике бала белән леспромхозда кала. Ногман Берлинга кадәр җитеп, күкрәген орден һәм медальләр белән бизәп кайтканда, Зәйтүнәсе түшәктә ята һәм шушы авыруыннан терелә алмый. Яз җитә. Ногман караңгыдан караңгыга кадәр эшли. Көннәрнең берендә, Ногман иртүк торып эшкә китәргә җыенгач, Зәйтүнәсе аны үз янына чакырып ала. «Ногман, – ди ул, – бүген эшкә барма. Мин үләм инде, ахрысы… – Ногманның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә. Зәйтүнәнең күзләре яшь чагындагы кебек матураеп, янып торалар, йөзе аяз көн кебек ачылып киткән. – Утыр, Ногман… – ди ул. – Сез дә килегез… – Тавыш-тынсыз гына елашып торган балаларын да үз янына чакырып ала. –Мәмдүдә, син дә елама… – Бөтен семья җыелгач, ул, елмаерга тырышып, үзенең салкыная башлаган куллары белән Ногманның кулын ала, беразга тынып кала да: – Менә булды… – ди ул һәм, еш-еш кына сулыш алып: – Һай, үләсем килми… Синең белән… тормышым бигрәк инде тиз үтте… Матур төш кебек кенә… булып тоелды…» Бу Зәйтүнәнең соңгы сүзләре була. Гомерендә беренче тапкыр Ногманның күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре тәгәри.

Икенче көнне Зәйтүнәне җирлиләр. Ногман өенә дә кайтып тормый, зираттан ук Түбәнге складка төшеп китә. Сал агызу көннәре була. Ногман тугыз-ун көн буе өенә кайтмый. Сал агызучылар янында куна, ашаса ашый, ашамаса шул көе эшли. Бары тик унынчы көнне генә таный алмаслык булып ябыгып, сакал-мыекка батып кайтып керә. Өстен дә чишенеп тормый, өйалдына ук егылып, йокыга китә. Тәүлек ярым йоклый. Соңыннан балдызы Мәмдүдә яккан мунчада юынып, өс-башын алыштырып, кырынып, кеше кыяфәтенә кергәч, балалары янында байтак вакыт тавышсыз-тынсыз утыра. Аннары ишегалдында сыер абзары тирәсендә чуалган Мәмдүдәне чакырып ала: «Мәмдүдә, бу балаларның иң якын кешесе – син. Синнән башка алар ятим. Ташлама, ятим итмә аларны», – ди. Җизнәсеннән никтер элек-электән куркыбрак йөргән Мәмдүдә аның тәкъдименә ни дип җавап кайтарырга да белми, бары тик башын гына ия. Тормыш дәвам итә. Ногманның олы кызы Җәмилә, Лубъян урман промышленносте техникумын тәмамлап, Ленинградта укый башлый. Ә улы урманчы булырга теләми. Казанга университетның геология факультетына укырга керә. Хәзер инде Мәмдүдәнең дә биш яшьлек улы бар, ул аны «нәни Ногманым» дип сөя.

Ногман кайтып кергәндә, Мәмдүдә өйдә юк иде. Кече улы, бар көченә кычкыра-кычкыра, телефоннан кемнедер ачулана иде.

– Ничә машина эшкә чыкты?.. Нигә барысы да чыкмады? Ник дәшмисез?.. Хәзер үк әйтегез…

Әтисен күрү белән, «нәни Ногман» телефон трубкасын элде дә, урындыктан шуып төшеп, җинаять өстендә тотылган кеше кебек, өстәл артына кереп посты.

– Улым, әниең кайда?

– Суга чыкты…

– Кил әле. – Ногман утырган килеш кенә улын тез арасына алып кочаклады да аның башыннан сыйпап куйды. – Улым, кемне алай ачулана идең әле?.. Кычкырырга, кешеләр белән алай тупас сөйләшергә ярамый бит. Яратмаслар үзеңне. – Ногман бүтән бер сүз дә әйтмәде, улының йомшак чәчләренә яңагын куеп тынып калды…

* * *

Галләм үз чертёжы буенча эшләнгән тагылмалы машинасын электрокран янына китереп туктатканда, беренче смена башлануны белдереп, гудок яңгыраган гына иде әле. Кранчы Люба колач җитмәслек карт каенны машинага салды. Машина да, тагылма да чалшаеп калды. Ләкин, каен кебек үк юан наратны салу белән, бар да үз урынына ятты. Кыз агачларны бер-бер артлы һавага күтәрттереп кенә торды.

Шул тирәдә чуалган Бикмүш абзый, һавада асылынып калган агачка күрсәтеп:

– Кайчандыр без унлап кеше разбой салып күтәрә алмаган агачларны, мин әйтәм, машина уенчык урынына гына чөеп йөртә, – дип куйды.

Машина тирәсенә халык җыелды. Люба, өченче тапкыр инде кабинасыннан чыгып: «Җитәрме?» – дип кычкырды. Ләкин машина өстенә менеп баскан Галләм һаман: «Давай, давай!» – дип кенә торды.

– Дуамалланып машинаны харап итеп куя күрмә, ни… кем, Галләм улым, – диде Бикмүш абзый.

Галләм тыңларга да теләми иде. Зариф та түзмәде, Галләм янына менеп китте.

– Бәлки, беренче рейска җитеп торыр.

– Салабыз әле, салабыз! Монда әле күп дигәндә дә унҗиде фестметрдан артык түгел…

Ниһаять, Галләм, машина тирәсенә җыелган ачык авызлар төркемен ерып, машинасын юлга алып чыкты. Зариф та Галләм янына кереп утырды.

Алар посёлокка кайтып җиттеләр. Ашханә тирәсендәге халык бу «гигант» йөкне контора тыкрыгына борылганчы карап калды.

Шул көнне Галләм белән Зариф, сменага өч рейс ясап, агач чыгару заданиесен 480 процентка үтәделәр. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен леспромхозга таралып өлгерде. Шунда ук контора каршына махсус «Молния» чыгарып элделәр.

Икенче көнне тагын, берничә шофёр яңа метод белән агач чыгаруга күчкәч, бөтенләй көтелмәгән вакыйга килеп чыкты. Әлеге дә баягы тискәре Хәмит, кайтып килешли разъездга кереп, йөк белән килүче машиналарны уздырып җибәрәсе урында, үзе атылып килеп чыга да юлны каплый. Ул гына да түгел, аның артыннан менеп килүче машиналар да, Хәмит үткәндер инде дип уйлап, аның артыннан иярәләр. Юлда «пробка» хасил була.

Зариф килеп җиткәндә инде, шофёрлар арасында шау-шу башланган иде.

– Күзең чыккан идеме әллә?.. – дип җикеренде Галләм.

– Билләһи дип әйтәм, тормоз бирдем. Сезне күрү белән, тормоз бирдем… Юл шома… Бераз шуып баргач, киләсе разъездга керермен инде дип газ бирдем… – дип акланырга маташты Хәмит.

– Кайсы разъездга?.. Кайда разъезд күрдең?..

– Алда разъезд бар дип уйладым…

– Уйлатырмын менә мин сиңа!..

– Йә, нәрсәгә шулкадәр җикеренәсез әле, – диде Хәмит, тавышын күтәрә төшеп. – Әллә мин генә гаеплеме?.. Бер дә булмаса, үзегез миңа юл бирер идегез…

– Ах, бәдбәхет!.. Менә хәзер мин сиңа бирермен, – дип очынды Галләм. – Әллә йөкле машиналарны да үзең үтеп киткәнче көттереп торыр идеңме?..

Галләм, йодрыкларын йомарлап, аның каршысына килеп баскан иде инде, тик Зариф аны читкә этәрде.

– Кагылып кара!.. Кагылып кына кара!.. – дип әтәчләнде Хәмит.

– Шауламагыз әле, иптәшләр! – диде Зариф. – Соң, Хәмит, синең бит инде беренче көн генә баранка артында утыруың түгел… Андый нәрсәләрне генә белергә тиеш идең инде.

– Әллә белмимме?..

– Беләсең, пычагым!.. – диде кемдер. – Бөтен көтүне пычратучы сыер булдың инде…

– Соң хәзер нишләргә инде? – дип сүзен дәвам итте Зариф. – Йөкле машиналар белән чигенә алмыйбыз. Разъезд да ерак калды. Шулай ук сез дә арт белән үргә менә алмаячаксыз. Җитмәсә, тагын прицеплар белән…

– Китсәнә!.. Нишләп менә алмаска ди…

– Менеп кара инде, алайса… Тик шуны бел: боларның барысы өчен дә сиңа җавап бирергә туры килер…

– Куркытмасана!.. – дип кычкырды Хәмит, Зарифның сүзен бүлеп. – Бар, кайтып хатыныңны куркыт… Аны куркытсаң да, урынлы булыр… – Хәмит, кызып китеп, кирәксез сүз ычкындыруын сизеп алса да, соң иде инде. – Әйтерсең синнән башка белмиләр.

Зариф әйтәсе сүзен әйтә алмыйча тотлыгып калды. Һәм бер сүз дә дәшмичә, борылып, машинасына таба китеп барды.

Ул биш-алты адым ясарга да өлгермәде, кемнеңдер шапылдатып суккан тавышы ишетелде. Борылып караганда, Хәмит юл кырыенда, кар эчендә тыпырчынып ята, ә Галләм, табышына ташланган бөркет кебек, кулларын җәеп аңа кизәнеп тора иде.

– Бе-те-рәм-м!..

– Нишлисез сез!.. Кыйнарга телисезме?.. Кыйнагыз… мә, мә! Кыйнагыз!.. – дип чыелдады Хәмит.

…Ярдәмгә трелёвка тракторына җайланган махсус кран килде. Ике машинаның йөген бушатып (шул исәптән Галләмнекен дә), берничә машинаны күтәреп, кар эченә куеп кына юл ачтылар.

Эш таң алдыннан гына тәмамланды. Шул ук көнне директорның Хәмитне машинадан алу турында приказ биргәнлеген барлык шофёрлар да беләләр иде инде.

* * *

Зариф капка төбендә утырган Гөлҗиһан түтине күреп бераз аптырап калды. Гөлҗиһан түти аны ерактан ук танып алды. Бер-ике адым Зарифка таба каршы барып, кулларын сузды:

– И кияү!.. – диде ул, ике куллап күрешкәннән соң. – Мин сине әллә инде бөтенләй үк кайтмыйсыңмы дип торам. Бик соңладың. Бүтән чакларда бу вакытларда өйдә була идең ич.

Гөлҗиһан түти бер-бер артлы сораулар яудыра башлады:

– Исән-сау гына яшисезме? Эшегездә ул-бу юкмы?

– Әйдә, әби, өйгә. Өйгә кереп утырырга кирәк иде.

– Өйгә дә кереп чыктым инде. Китим дип утыра идем.

– Килмәс борын нинди китү ул!

Алар, сөйләшә-сөйләшә, өйгә кереп киттеләр.

– Озаклагач, мин сезне төнге сменага киткәннәрдер дип тора идем. Югыйсә мичкә дә ягып җибәргән булыр идем, кайтуыгызга җылы төшеп торыр иде, ичмасам.

Зариф Гөлҗиһан түтинең бишмәтен, мамык шәлен чөйгә элеп куйды. Соңыннан икесе дә өстәл янына барып утырдылар

– Үзегез соң болай исән-сау гына эшләп ятасызмы? – диде Гөлҗиһан түти, нидер сизенгән кебек, Зарифка сәер генә караш ташлап.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации