Текст книги "Көзге йолдызлар астында"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 21 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
– Хәзергә ярый кебек. Тик үзең бер дә күренми башладың әле.
– Йорт-җир бит, кияү, үзең беләсең, барысына да берүзем. Менә әле, Ходаның биргәненә шөкер, сыер да бозаулады… Кешегә-нигә калдырып, ышанып чыгып китеп булмый бит. Әнә, кияү, әйтергә онытып торам икән, бер-ике кадак май да алып менгән идем. Күз алдыгыздарак булсын дип, тәрәзә арасына гына төшердем.
– Рәхмәт, әби.
Бераздан икесе дә, сүзләре беткән кешеләр кебек, тынып калдылар. Гөлҗиһан түтинең дә вак-төяк сүзләрдән әһәмиятлерәк сүзгә күчәргә теләве сизелеп тора иде. Ул, ничегрәк итеп сүз башларга да белмичә, өстәлгә ябылган эскәтерне бер-ике тапкыр сыйпаштырып алды.
Тынлыкны Зариф үзе бозды:
– Курмы ягы ничегрәк, әби? Югыйсә мин теге, урман каравылчысы, озын Әптери карт белән сөйләшкән идем. Берәр олау печән бирергә булды.
– Анысы ярар ла… – Гөлҗиһан түтинең түземлеге актык чиккә җитте, ахрысы, билгеле бер карарга килгәндәй, сәер генә әйтеп куйды: – Кияү!..
– Ә?!
– Кияү, дим! – Гөлҗиһан түти сер әйтергә теләгән кебек, Зарифка таба иелде. – Адәм ышанмаслык сүзләр йөри, кияү. Дөресме, әллә гайбәтме?..
Сүзнең актык чиктә барыбер шуңа кайтып калачагын алдан ук белеп торгангамы, Гөлҗиһан түтинең туп-туры шул турыда соравы Зарифны бер дә гаҗәпләндермәде. Ул гаепле кеше сыман башын түбәнрәк иде һәм, үзен кулга алырга тырышып:
– Ничек дип әйтергә инде. Шулай дип сөйләштергәлиләр кебек… – диде.
– Бәлкем, гайбәт кенәдер. Соң син үзең, үзең ничек уйлыйсың?
– Минемчә, гайбәт кенә түгел дисәң дә, ялгыш булмас, әби.
Зарифның сүзләре Гөлҗиһан түтине тетрәтеп җибәрделәр. Ул әрнүле тавыш белән:
– Нинди генә гөнаһ шомлыклары күрәсем бар икән әле, – дип, яулык очларын бөтергәләргә кереште. – Йа Раббым!..
– Ләкин мин, – диде Зариф, шактый кыю тавыш белән, – Көлемсәргә ышанам! Аның намусына ышанам…
Зариф моны шундый зур ышаныч белән әйтте, хәтта елый башлаган Гөлҗиһан түти дә бераз тынычланып киткән кебек булды.
Шулвакыт өйалдында аяк тавышлары ишетелде, һәм бераздан ишектә Көлемсәр күренде.
– И-и, әни килгән икән! – диде ул, шатланып һәм шунда ук, түргә үтеп тормыйча, кызу-кызу гына чишенә башлады.
– Үзегез тәмам оныттыгыз ич. Бер дә булмаса, үзем менеп төшим дидем инде.
Гөлҗиһан түти бу сүзләрне, ничектер, коры һәм салкын әйтте. Көлемсәр, бу җитдилекне сизсә дә, исе китмәгән төсе белән диван читенә килеп утырды.
– Вакыт юк бит, әни. Вакыт җитми… – Көлемсәр тагын нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде дә, Гөлҗиһан түти аны кинәт бүлдереп куйды:
– Вакыт җитәргә ни! Эшең бик тыгыздыр шул…
Гөлҗиһан түти, урындыгын шалтыратып, өстәлгә якынрак күчеп утырды. Зариф урыныннан торды.
– Ярар, әби, – диде ул. – Бергәләп ашарга әзерләргә керешегез инде. Иртәгә үзем озатырмын. Бәлки, машина да булыр әле. Хәзер минем конторага барып, иртәгәсе эш планын бераз рәтлисе бар иде.
– Бар, бар, кияү! Бар! Кая ул, эшеңне калдыра күрмә, берүк.
Зариф тиз-тиз киенде дә чыгып китте. Баскычтан төшкәндә, ул ирексездән бүлмә эченә күз салды. Гөлҗиһан түти, кашларын җимереп, Көлемсәргә таба иелгән. «Минем болай чыгып китүем бераз уңайсызрак булды да булуын. Нишлисең, эш бит», – дип уйлап куйды Зариф.
Кызы белән икәүдән-икәү генә калгач, Гөлҗиһан түти өзгәләнеп, еламсык тавыш белән:
– Йа Раббым! – диде. – Нишләдең син, ә? Нишләдең?..
Сүзнең бер дә көтелмәгәндә шундый кискен борылыш алуы Көлемсәрне бераз аптырашта калдырды.
– Нәрсә булган? – дип сорап куйды ул.
– Нәрсә булганмы?! Менә мин үзем дә нәкъ шул турыда белергә дип мендем. Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең тегеләй. – Гөлҗиһан түти тешләрен кысып дәвам итте: – Кеше теленә керергә дә өлгергәнсең ләбаса. Җил исмичә, кура селкенми, ди, кеше бер дә юкны сөйләмәс! Йа Раббым!..
– Җитте, әни! – диде Көлемсәр, кинәт агарынып. – Юкка җанымны кыйнама. Болай да җанымны кая куярга белми йөрим.
Көлемсәр, ике кулын йомарлап күкрәгенә кысып, урыныннан торды да, ишек катыннан әйләнеп килеп, яңадан урынына утырды.
Гөлҗиһан түти елап җибәрде:
– И бала-бала!.. Нәсел-ыруыбызда булган хәл түгел бит. Әүлия кебек ирең бар бит синең… Ирең булмаса бер хәл иде.
– Җитте, дим, әни! – Көлемсәр кисәк әсәрләнеп китте. – Җитте!.. Дәшмә! Ишетергә теләмим. Теләмим! Теләмим!
Һәм ул, кинәт диван култыксасына капланып, бөтен гәүдәсе белән калтырана-калтырана үкси башлады.
Кызын мондый кыяфәттә беренче тапкыр күргәнгәме, Гөлҗиһан түти тәмам аптырашта калды.
– И кызым, кызым! – дип сөйләнде ул. Аның күңелендә тик аналар күңеленә генә хас җылы тойгылар уянды. Ләкин ул аларны кызына аңлата алмады. Гөлҗиһан түти, өзгәләнә-өзгәләнә, тик бер генә сүзне тәкрарлый иде: – Йа Раббым! Йа Раббым!..
* * *
Агач ташу эшенең җайга салынуына бер атна чамасы вакыт үтте инде. Юлга будкалар куелды. Дежурныйлар машиналарның ничек хәрәкәт итүләрен күзәтеп торалар. Кем дә булса күрсәтелгән графиктан соңга кала икән, аны көндез сары флаг, төнлә сары ут каршылый иде. Шофёрлар ныклы расписание буенча эшли башладылар.
Соңгы көннәрдә Зариф автоколонна командиры булып эшләде. Икенче рейс ясап, конторага җитәрәк, ул юл кырыенда Бәдри аганы күрде. Директор туктарга кушып кулын күтәрде.
– Билләһи, әй, бер вагон агач төягәнсең ич.
Кабинадан яртылаш чыккан Зариф та биек, таза итеп төялгән йөккә карап алды.
– Бер мин генә түгел, Бәдри ага, хәзер бөтен шофёрлар йөкләрен шулай төйиләр…
– Болай булгач булды инде, әй. Тик менә үзең турында гына оныткансың, таный алмаслык булгансың ич. Һич югында, сакал-мыекларыңны кырып ташларга иде. Югыйсә, билләһи дип әйтәм, кырык яшьлек ир-атка охшый башлагансың…
– Шул чама бит инде, Бәдри ага.
– Сөйләмәсәнә! Сиңа картаерга иртәрәк әле. Өлгерерсең. Менә нәрсә, бу рейстан соң ике-өч көнгә ял ал…
– Ике-өч көн үк булмаса да, мунча кереп, өс-башны алыштыру зыян итмәс иде.
– Юк, юк, мин әйткәнчә булсын. Приказ белән бирермен. Югыйсә!..
Зариф каршы килмәде. Түбәнге складтан менгәндә, машинасын гаражга кертеп калдырды да, өенә кереп чыгып, мунчага китте. Мунчадан кайтышлый, тәрәзәләрендә ут күреп, рәшәткә буенда туктап калды. Ян тәрәзә пәрдәләре төшерелмәгән иде әле. Өйдә – Көлемсәр. Ул, кемнедер көткән кебек, өй җыештыра. Гөл чүлмәкләрен рәтләп куйды: аның күләгәсе Зарифның йөзен дә каплап киткән кебек тоелды. Көлемсәрнең йөзе аяз көн кебек ачык иде. Зарифның аны шундый шат кыяфәттә күптәннән күргәне юк иде инде. Менә Көлемсәр күлмәген алыштыра башлады, эчке күлмәктән генә калды. Кием шкафын ачып, рәешкә генә кия торган күлмәген кулына алды. Зариф аның бу күлмәген аеруча яратуын үзенә дә әйткәләгәне бар иде. Көлемсәр күлмәкне кулында әйләндергәләп алды. Күлмәген кигәч, өстәл өстендәге эскәтерне алыштырды һәм аның ничек ябылуын күрергә теләп, ахрысы, башын бераз кырын салып, читкәрәк китеп карап торды. Аннары табын әзерли башлады. Зариф Көлемсәрнең шулай кабалана-кабалана ашарга-эчәргә әзерләп йөрүен бигрәк тә ярата иде. Бу уйлар Зарифның күңелен җылытып җибәрделәр.
Ләкин «Ниязны көтәдер…» дигән уй әлеге җылылыкны кинәт туздырып ташлады. Зариф, тиз генә борылып, икенче якка китеп барды.
Зариф олы урамга чыкты. Менә клуб. Аның тәрәзәләреннән урамга нур көлтәсе сибелгән.
Зариф, клубка кергәч, бильярд залында ук идәнгә кадакланган кебек тукталып калды. Каршыдагы өстәл янында, шахмат уйнаучылар арасында Нияз утыра иде. Ул отылган егеткә аның нинди ялгыш йөрешләр ясаганын аңлата. Зариф, аны күрү белән, кире чыгып китмәкче иде дә, шулвакыт кемдер:
– Килегез әле, Зариф абый, сез уйнап карагыз, – диде.
Зарифка чигенергә урын калмады. Ул, урындыкны шаулатып артка таба этәреп, уңайсыз гына килеп утырды. Зарифның Нияз каршысына килеп утыруы белән, залда тынлык урнашты. Бу сәер тынлыкны Зариф белән Нияз да сизделәр. Тик алар гаепле кешеләр сыман бер-беренә күтәрелеп тә карамыйлар иде. Менә шахмат тактасы өстендә Зарифның зур йонлач кулы күренде. Беренче йөреш ясалды…
Аларны урап алган кызыксынучылар өстәлгә якынрак кысылдылар. Башка уйнаучылар да, уеннарын ташлап, алар янына җыелды. Бу очрашуда гүя нинди дә булса бик әһәмиятле нәрсәнең язмышы хәл ителә иде. Әле бая гына, уйнаучыларның берсе уңышлы йөреш ясау белән: «Вәт булды!.. Молодец икәнсең!» – дип кычкырынган яшьләр дә телләрен йоткандай булдылар.
Тамашачылардан бигрәк уйнаучыларның хәле авыр иде. Башка вакытларда үзен бик иркен тоткан Зариф та хәзер бөтенләй каушап, югалып калган иде. Ниязның да нечкә килешле иреннәре, туңган шикелле, агарып калган, яңак-чигәләрендәге бала йоннары тырпаеп тора. Ара-тирә ул, бизгәк тоткан кебек, калтыранып куя, алтын запонка белән эләктергән җиңе эченнән чыгып торган ак нәфис куллары җиңелчә генә дерелдәп алалар…
Беренче йөрешләр әллә ни вакыт алмады.
Кинәт Нияз сул флангтагы пешкалары белән бик нык алга чыкты һәм, икенче ходта инде шактый вакытка сузылган тынлыкны беренче булып бозып:
– Королевагызны саклагыз! – диде.
Зариф та, җавап кайтарырга теләп, авызын ачкан иде, тик шунда ук нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап калды: аның зиһене таралып киткәндәй булды. «Королевагызны саклагыз!..» Юк, юк! Бу сүзләрнең тел төбендә нәрсәдер бар кебек тоелды аңа. Көлемсәр турында әйтә түгелме соң ул?.. Әлбәттә, аның турындадыр. Зарифның бөтен тәнен салкын тир каплаган шикелле булды, йөрәге әллә нинди, үзәккә тиярлек үткен бер әрнү белән сыкрап куйды. Аның йөзе җитдиләнде, киң яңакларын бизәгән сирәк-мирәк шадралары тагын да тирәнәйгән кебек булып күренделәр.
Кем белә, бәлки, Нияз бөтенләй андый мәгънәдә әйтмәгән дә булгандыр. Шулай да бу ике сүз Зарифка бик нык тәэсир итте. Зариф үзе дә ничегрәк итеп җавап кайтару турында баш вата башлады. Аның ничек кенә булса да үткен итеп, каршысында утыручының үзәгенә барып үтәрлек итеп җавап кайтарасы килде. Әйткәч-әйткәч, нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатырлык итеп әйтәсе иде. Тик нәрсә дияргә соң? Ничегрәк итеп әйтергә?..
Ниһаять, Зариф шактый озакка сузылган паузадан соң аермачык итеп Ниязга гына түгел, хәтта тирә-яктагыларга да ишетелерлек итеп җавап кайтарды:
– Королева пешка белән генә сугылып алынмый ул!
Бу сүзләрдән соң аларны сырып алган егетләр дә бары тик бер-берсенә генә сиздерерлек итеп терсәкләрен уйнатып куйдылар. Ишеттеңме, менә әйтте, янәсе!
Зариф пешка янында торган королевасын – ферзесен алып «шах» игълан итте. Нияз короле белән йөрергә мәҗбүр булды. Зариф, икенче тапкыр «шах» ясап, дошманының королен кара шакмакка качырды. Икенче төрле итеп әйткәндә, әле уенга чыгарга өлгермәгән ферзесенең юлын каплап куйды. Зариф, шуны гына көтеп торган кебек, резервта торган филе белән өченче тапкыр «шах» игълан итте. Бу инде Нияз өчен үтергеч йөреш иде. Чөнки Нияз, бу «шах»тан качу өчен, үзенең королевасын югалтырга тиеш иде. Уен барышын карап торучылардан кемдер түзмәде: «Молодец!» – дип кычкырып ук җибәрде.
Королевасын югалтканнан соң, Нияз артык каршылык күрсәтә алмады. Аның шахмат тактасы өстенә күтәрелгән кулы, шактый сизелерлек булып калтырап, һавада асылынып калды. Ул актык чиктә ниндидер басынкы тавыш белән:
– Монда бетте бугай инде… – дип кенә куйды.
Яшьләр шунда ук: «Әлбәттә!» – дип, аның ялгышмаганлыгын расларга ашыктылар.
Зариф урамга чыкты. Рәхәт иде аңа. Төн булуга карамастан, өй түбәләреннән тамчылар тама. Зариф, ашыкмыйча гына, өенә таба атлады.
…Нияз оттырды. Әйе, оттырды. Бу уй кинәт Зарифны җилкендереп җибәрде. Аның тәне буйлап ниндидер татлы, шул ук вакытта дәртләндергеч кайнарлык йөгерде. Ниязның: «Королевагызны саклагыз!» – дигән сүзе байтак вакыт аның колак төбендә яңгырап торса да, «Королева пешка белән генә сугылып алынмый ул», – дигән җавабы күңелен тынычландырып куйды. «Пешка…» Бу сүзнең никадәр каты һәм мәрхәмәтсез әйтелгәнлеген Зариф бары тик хәзер генә төшенде. Шул сүзләрдән соң бит инде Нияз аңына килә алмады. Бер-бер артлы уңышсыз йөрешләр ясады, аннары бирелде… Ниязның: «Монда бетте бугай инде…» – дигән соңгы сүзләре Зарифка да, ничектер нык тәэсир иттеләр. Зариф үзендә Ниязны кызгану тойгысы тууына гаҗәпләнеп калды.
Көлемсәр йокларга яткан иде. Тәрәзәләрдә ут сүнгән. Зарифның, бу тын, җылы, матур язгы төнне калдырып, өенә керәсе килмәде. Ул, тамчылар тамуын тыңлый-тыңлый, яңадан олы урамга таба атлады. Чалт аяз төн. Әйтерсең лә күктәге йолдызлар Камага төшкәннәр дә су өстендә тирбәлә-тирбәлә җемелдиләр. Ярларыннан ташып, үзән-болыннарны баскан елганың иге-чиге юктыр шикелле тоела. Әнә беренче пароходларның утлары җемелди. Алар, бер-берсе яныннан тавыш-тынсыз үтәргә теләгән шикелле, гудокларын да кыска-кыска гына итеп бирәләр, әйтерсең пассажирларны уятырга куркалар. Ләкин капитаннар юкка гына борчылалар, мондый төндә кем генә йоклый алсын соң?!
Төнге тынлыкта пароход көпчәкләренең суны айкап үтүләре аермачык булып ишетелә. Тыныч су өстенә төшкән йолдыз шәүләләрен вак кисәкләргә бүлгәләп дулкыннар тәгәриләр. Мондый чакларда дулкыннарның шаулашып ярга бәрелүләре дә ишетелми. Алар, ярны таба алмыйча, хәлсезләнеп, каядыр су астында калган әрәмәлекләр өстендә тынып, югалып калалар.
Яңадан тынлык урнаша, йолдызлар яңадан су өстенә төшәләр, яңадан күңелле генә тирбәлә башлыйлар
Май төннәре таң алды төше кебек кыска була. Кичке офык сүнәргә дә өлгерми, сызылып таң ата башлый. Таңның алсу шәүләсе елга өстендә кызыл колачын җәя. Томанга төрелгән текә ярлар, ярларны каплаган куе урманнар да төтенләнеп кенә күренә башлыйлар.
Шундый чакларда инде елга ярларында көне-төне салчыларның күңелле, язгы ташкын кебек дәртле җырлары яңгырый…
* * *
Соңгы вакытны Көлемсәргә дә Түбәнге складта эшләргә туры килде. Ул анда эшли башлаган көннәрдә, шомлы тавышлар чыгарып шартлый-шартлый, Кама бозлары ярылды. Алар бер-берсен кысрыклап уала-уала агып тордылар, елга өстеннән көчле яз җилләре исте.
Ләкин боларның берсе дә Көлемсәрнең дикъкатен җәлеп итә алмады. Ул көннәрдә нинди генә уйлар газапламады аны!
Бүген дә ул смена бетүен түземсезлек белән көтеп, ярсып эшләде.
Ачылып һәм кибеп өлгергән яр буйларыннан тузан баганалары күтәрелде. Әле генә боздан арынган Каманың болганчык суы өстендә чал башлы зур-зур дулкыннар йөгерештеләр.
Соңгы рейсны Көлемсәр Тәмиргә тапшырды, үзе, икенче смена килүне дә көтеп тормыйча, сукмак буйлап урман эченә кереп китте. Аның бүген бер ялгызы каласы килә иде.
Бая төшке ашка утыргач, ул Ниязны очратты. Күрмәгән булса, һичшиксез, күп тапкыр яхшырак буласы икән. Чөнки аларның бу очрашуда сөйләшкән сүзләре шулкадәр буш, шулкадәр мәгънәсез иде. Хәтта искә төшерүе дә авыр. Гомумән, хәзер Нияз белән очрашу шатландырмый да, күңелне дә җилкендерми иде. Бу тойгы шушы соңгы атнада, бөтенләй көтелмәгәндә туды. Көлемсәр эч пошканнан гына клуб ягыннан әйләнергә уйлаган иде, бөтенләй уйламаганда, Ниязны очратты. Бакча рәшәткәсе буенда өелгән бүрәнәләр өстендә гитара тавышы ишетелә иде. Көлемсәр шунда таба китте. Анда кызлар Нияз уйнаганга кушылып җырлыйлар. Ниязга беренче күрүдә үк гашыйк булган Люба Синицина да анда. Нияз иске бер романс җырлый башлаган гына иде:
Ты скажи, скажи, бродяга,
Чей ты родом, откуда ты?..
Нәкъ шул вакытта Көлемсәр килеп чыкты. Аны күрүгә барысы да тынып калдылар. Хәтта Нияз кулындагы гитара да, кинәт кылы өзелгән кебек, зәгыйфь бер тавыш чыгарып куйды. Нияз бу көтелмәгән очрашудан бөтенләй югалып калды. Ул, кулындагы гитарасын кызларның берсенә биреп, урыныннан да тормакчы иде, тик, Көлемсәрнең гади генә сүзләре аны әйтерсең кадаклап куйдылар. «Утыр, утыр, – диде ул. – Дәвам ит…» – Һәм башка бер сүз дә әйтмичә, борылып китеп барды.
Катлаулы нәрсә шул кеше дигәнең! Көлемсәрне очратмаган көннәрдә Нияз да тормышының ямен тапмый, аның өчен хәтта кояш та яктыртмый иде. Көлү-елмаюның нәрсә икәнлеген оныта, эчен әрнүле-сагыш ялкыны өтәли иде. Ә хәзер әнә авызы колагына җиткән, күзләре уттай яна, эченә шатлыгы сыймаган кеше сыман дәртләнә-дәртләнә җырлап утыра…
Көлемсәрнең исенә Ниязның кайчандыр әйткән сүзләре килеп төште һәм йөрәген сызып алды. «Яңа һәм көчле хисләр күңелне дулкынландырып тормаганда, тормышның ямен дә, кызыгын да тапмыйм», – дигән иде бит ул. Димәк, яңадан-яңа тойгылар аның күңелен дулкынландырып торырга тиеш… «Әйдә, дулкынлана бирсен», – дип уйлады Көлемсәр. Ничек соң ул аны баштарак танымады?..
Шундый уйлар Көлемсәрне өзлексез борчып тордылар. Ләкин шунда ук: «Әле дә ярый үзара мөнәсәбәтләр тирәнәйгәнче булды бу хәл», – дигән уй әлеге борчуларны челпәрәмә китерә иде.
Соңгы вакытта Көлемсәр бары тик Зариф, үзенең Зарифы турындагы уйлар белән генә яшәде. Бу уйлар аның күңелен җылыта, йөрәген дулкынландыра иде. Көлемсәрнең айлар буе инде Зарифны рәтләп күргәне юк. Ул аның очрашудан качуын бик яхшы белә. Көлемсәр өйдә булган чакларда Зарифның бөтенләй кайтмый калган көннәре дә бик еш булды. Алай-болай туры килеп сүз кушканда да, күбрәк «әйе», «юк» кебек сүзләр белән генә җавап кайтара иде. Җитмәсә, тагын Көлемсәргә бер генә авыр сүз дә әйтми иде үзе.
…Көлемсәр куе куаклыкка килеп керде. Бераз күтәрелгәч, сагыз исе аңкып торган куе наратлыкка чыкты. Аяк астында атлаган саен коры ботаклар шартлап сына. Монда шактый караңгы иде. Бу җирләрдә үлән дә, вак куаклар да үсми, аяк асты йомшак мүк белән капланган. Үзеңне калын палас өстендә барган кебек хис итәсең.
Көлемсәр, сукмакны югалтып, зур аланлыкка килеп чыкты. Каршыда кечерәк кенә бер иңкүлеккә язгы су җыелган. Анда, басмаларга яки аркылы салынган бүрәнәләргә охшап, агач шәүләләре уйный. Бер кырыйда, нәрсәдәндер курыккан кебек, бер-берсенә елышып үскән вак имән куаклары кинәт шаулашып куйдылар. Яшь имәннәргә күрше агачлар кушылды. Урман эче караңгыланып китте, урман гүли башлады. Көлемсәр, ирексездән каерылып, өскә карады. Ул кара болыт өеменең урман өстендә үк ишелә-ишелә ургылып шуышуын күрде. Кинәт ниндидер шомлы тынлык эченә күмелеп калган караңгы урман эчен яшен ярып үтте. Күз камаштыргыч яктыда бер генә секундка агачлар чайкалышып куйгандай булды. Җирне тетрәтеп күк күкрәде. Быел беренче күк күкрәү!..
Көлемсәрне курку чолгап алды. Ул үзен караңгы урманда ялгыз хис итте, йөрәге кысылып, сызып куйды.
Яшен икенче тапкыр урман эчен яктыртты. Бу юлы барлык агачлар аның өстенә ауган төсле тоелды.
Бөтен тәне буенча салкынлык йөгерде, һәм ул, үзе дә сизмәстән, тынып калган урманны яңгыратып кычкырып җибәрде:
– За-а-риф-ф!..
Язгы урман аның тавышын берьюлы берничә яктан кабатлады:
– За-а-риф-ф!..
Ул акылдан шашкан кеше кебек үзен үзе белештермичә йөгерә башлады, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып ярсып тибә иде. Тизрәк! Тизрәк!
Яңгырның беренче эре тамчылары инде тирә-яктагы агачларга шыпылдап төшкәли дә башлады. Ул берәр җиргә ышыклану турында уйламый да иде, артыннан ниндидер күзгә күренми торган көч кугандай йөгерә дә йөгерә.
Дымсу караңгылыктан, яңгыр эченнән утлар чагылып китте: яшен уты түгел, посёлок утлары. Көлемсәр, инә очы кадәр дә коры җире калмаган хәлдә, яңгыр суын үзенә йотып барган йомшак, мүкле җир өстеннән йөгерә бирде…
Менә ул ачыклыкка килеп чыкты. Бер-ике тыкрыкны үтеп, үзләренең ишегалларына керде, тәрәзәдән төшкән яктылыкка күзләрен кысып алды да баскыч өстенә йөгереп менде, бары тик шунда гына үзенең хәлсезләнгәнлеген белде. Аның бөтен тәне, тез буыннары бизгәк тоткандагы кебек дер-дер калтырыйлар иде. Ишекне ачты.
Өстәл янында ак күлмәктән Зариф утыра иде. Изүләре чишелгән, үзе эш белән мавыккан, ишек ачылганны да сизмәде.
Көлемсәр чайкалып китте, упкынга төшеп китүдән курыккан кешедәй инәлеп кычкырып җибәрде:
– Зариф!
Зариф, чәчрәп урыныннан торып, Көлемсәрне тотып калды.
– Нәрсә булды?!
Көлемсәр җавап бирү урынына үзенең уттай янган йөзе белән Зарифның киң күкрәгенә капланды.
– Зариф! Зариф… – диде ул, яшь аралаш ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. – Кичер мине. Кичер… Мин синеке. Бары тик синеке генә…
* * *
«Давыл хәбәрчесе», ярларыннан ташып аккан Каманың кызгылт-сары төстәге болганчык суын ярып, агым буенча түбән таба йөзә. Көчле җил исә. Дулкыннар зурайганнан-зурая баралар. Елга өстендә куышып, бер-бер артлы ургылып килгән дулкыннарны үзенең үткен борыны белән ярып, катер юлын дәвам итә.
Юеш палубада бер кеше тора. Ул көчле җилне дә, дулкыннарның котырынганнан-котырына баруын да сизми. Аның күзләре дулкыннар арасында тирбәлеп торган маякларга төбәлгән. Бу – «Бөреле» леспромхозы директоры Бәдри ага иде.
Менә ул чал башлы дулкыннарга һәм яр буенда чәчелеп яткан аксыл ташларга карап алды. Аның йөзендә тирән борчылу хисләре чагыла. Борчылмаслык та түгел шул!.. Яр буенда яткан бу эре ташлар үткән ел бу вакытта бар да су астында иделәр. Су мул иде. Саллар күтәрелеп, каядыр бик еракка сәфәргә җыенгандай талпынып, дулкыннар арасында чайкалып торалар иде. Быел исә бөтенләй башкача булды. Су күтәрелмәде. Агызылырга тиеш булган йөз меңнәрчә кубометр төзү материаллары яр өстендә утырып калды.
Директор, борчулы уйларыннан арынырга теләгәндәй, кызгылт ярларга карады. Яр буйлары, тау өсләре куе яшел нарат, чыршы урманы белән капланган. Гигант кыяларга охшап торган бу кара урманнар да Бәдри аганың күңелен юатмадылар.
Катер, борылыш ясап, Сөлекле елгачыгына керде. Текә яры карт топольләр, куе таллыклар һәм әрәмәлекләр белән капланган Сөлекле елгачыгына керү белән, җил дә, дулкыннар да бераз тынып калгандай булды. Хәтта катер дизеленең җиңелчә генә гөрелдәве дә аермачык булып ишетелә башлады.
Бәдри аганы, барыннан да бигрәк, шушы Сөлекле елгасының уң як сөзәк ярындагы саллар борчый иде. Аларның барысы да диярлек Идел буендагы бөек төзелешләргә озатылырга тиеш ич.
Катер ачыклыкка чыкты. Елганың уң як ярында ком өстендә утырып калган саллар тезмәсе күренде. Директор, эшләпәсен каш өстенә үк басып, каютасына таба атлады. Ләкин елга өстендә гөрләп торган күмәк авазлар аны яңадан палубага күтәрелергә мәҗбүр итте. Саллар тирәсен халык баскан. Аларның утырып калу куркынычын ишеткән халык Түбәнге складка агыла.
«Давыл хәбәрчесе» өске өлеше генә күренеп торган сал янына туктады. Директор утырып килгән катер янына халык җыела башлады. Сал агызу мастеры Лапитов килеп җитте. Директорны күрү белән, ул, күн картузын кулына алып, гаепле кеше сыман бер урында таптанып торды. Директор, киеренкелекне бетерергә теләп:
– Ай-яй-яй, – дип, башын чайкап торды. – Болай булса, Филиппыч, харап булабыз бит без, әй.
Лапитов та, катер янына җыелып өлгергән башка кешеләр дә директорның кыска гына итеп әйткән шушы сүзләреннән күп нәрсә аңладылар: гаять зур төзелешләр алар леспромхозыннан төзү материалларын ала алмас, Донбасс шахталары да материалсыз калыр, яр өстендә утырып калган агачлар, кибеп, бозылып, сыйфатын югалтыр, дәүләткә миллионнарча сум зарар килер. Сал агызучылар өчен салларның ярда утырып калуыннан да фаҗигалерәк вакыйга бармы икән?! Бу инде сал сайга утыру яки сал таралу гына түгел…
– Нда-а! – диде Филиппыч һәм күз карашын бер ноктага төбәп, бөдрәләнеп торган кара сакалын бармаклары белән бераз аралап торды.
– Нда-а! Быелгы яз безгә аяк чалды-ы…
Аның сүзен баш инженер Сәйфиев бүлде:
– Бер дә булмаса, пароходчылыктан йөзмә краннар чакыртып алырга кирәк.
– Юк, – дип кырт кисте сал агызу мастеры. – Йөзмә краннар килүен көтеп ята торган чак түгел. Без инде болай да су күтәрелмәсме дип никадәр вакытны әрәм иттек. Краннар килеп җиткәнче, суның тагын да кимүе бар, аннары бит, егетләр, Сөлеклегә зур краннар керә алмаячак. Безнең хәзер санаулы сәгатьләребез генә калды. Сез әйткәнчә, бу салларны кран белән таратып яңадан җыяр өчен беләсезме күпме вакыт кирәк! Ким дигәндә ике атна…
– Нишлибез соң?
– Шул турыда уйлашабыз түгелме соң!
– Хәзер уйлашырга соң инде. Аны алданрак карыйлар. – Сәйфиевнең бу сүзләре көз көнендәге бәрелешләрнең дәвамы булып яңгырады. – Аны алданрак кайгырталар, алданрак чара күрәләр… Менә шул!
Баш инженерның сүзләре Лапитовның бары тик ачуын гына кузгатты.
– Алдан кайгыртабыз дип нишләргә тиеш идек соң?..
– Барыннан да элек, эшкә аеграк карарга кирәк иде. Әйттем бит мин сезгә… Бер түгел, ун тапкыр әйттем. Яначакбыз дидем, кычкырып яначакбыз дип әйттем. Менә, пожалуйста…
Карт мастерга җитә калды.
– Беләсезме нәрсә, – диде ул, – кулыгыздан ярдәм килми икән инде, бер дә булмаса коткы салып, паника тудырып йөрмәгез. Әйе!.. Үзебез карарбыз. Янабыз икән, җавабын да бирербез…
– Күрербез!.. Ничегрәк бирерсез икән…
– Әй-йе, бирербез!
Лапитовның шулай кинәт кенә чишелеп ташлавы бик күпләрне гаҗәпләндерде. Хәтта директор да: «Эх-х, вакытсызрак, бик вакытсыз башланды әле бу ызгыш», – дип, эчтән әрнеп куйды.
– Бик хикмәтле хәл булды бит әле бу, – диде шул тирәдә бөтерелеп йөргән Бикмүш абзый. – Мондый хәлне үз гомеремдә икенче тапкыр күрәм. Берсе яшьрәк чагымда Чусовая елгасында булган иде. Ул елны да яз быелгы кебек икегә бүленгән иде. Инде тәмам яз җитеп, су күтәрелә генә дип торганда, кинәт катырып җибәрде. Ә су боз астыннан ага да ага… Шулай итеп, Кларк исемле чит ил баеның Чусовая елгасында саллары утырып калды. Кызган табага баскандай бөтерелде инде. Шуннан бу якын-тирәдәге авылларга кешеләрне җибәрә. Керәстиән килә бит. Акча эшләп алырга хыяллана, җир кисәген эшкәртеп-нитеп тормыйча, атлары-ниләре белән, кайберләре хәтта хатыннарын, бала-чагаларын ияртеп килә. Бик күп керәстиән җыелды. Елга буе ат кешнәүләрдән, үгезләр мөгрәүдән, сүгенүләрдән көне-төне яңгырап торды. Тырыша торгач, салның шактый өлеше суга төшерелде. Кешеләр, атлар имгәнде, кысылып, бүрәнә астында калып үлүчеләр дә булды. Ярты эш бетте дигәндә, кинәт кара болыт чыкты. Котырып яңгыр яуды. Су, мин сиңа әйтим, күзгә күренеп ике метрга сикермәсме! Кларк калган салларны һәйбәтләп кенә җыеп алды да: «Тф-юю!» – Бикмүш абзый, сызгырып, кулын селтәде. – Китеп тә барды: миңа сез түгел, Алла үзе ярдәм итте, имеш. Керәстиән каргышыннан су буйлары ыңгырашты. Көймәләр белән сал артыннан куып та карадылар, берни дә чыгара алмадылар.
Бикмүш абзый сөйләп бетергәндә, Лапитов «Давыл хәбәрчесе» капитанына су эчендәге бер-ике какшаганы тарттырып карарга команда биргән иде инде.
Директор янында торган Айтуганова, моны күреп, карт мастердан сак кына сорап куйды:
– Какшагалар түзәрләрме соң, Филиппыч?
– Түзәргә тиеш, – диде Лапитов. – Без аларның ерак юл үтәсен уйлап, таралмаслык итеп эшләдек.
Гомере буе сал агызган бу карт мастерга Дәрҗиянең җылы сүз әйтәсе, ничек кенә булса да күңелен күтәрәсе килде.
– Калдырмабыз! – дип кабатлады карт мастер. – Бөек төзелешләребез, шахталарыбыз төзү материалларын үз вакытында алырлар. Ярдәмгә әнә бөтен леспромхоз халкы җыелды. – Лапитов яр буенда җыелган халык ягына күрсәтте. – Хәтта йорт хозяйкаларына кадәр чыктылар; отпуск алган иптәшләр дә, ял итәргә китмичә, эштә калдылар… Мондый кешеләр булганда, салларны гына түгел, тауларны да бер урыннан икенче урынга күчерергә мөмкин.
Лапитов горур басып катер ягына карап тора. Язгы кискен җил аның картузы астыннан бөтерелеп чыгып торган сакалы кебек үк чем-кара чәчләре белән шаяра. Кояшта янып, җил кискән кара-кучкыл йөзе бакырдан коеп куйгандай елкылдый.
Ләкин җебеп изрәгән яр өстендәге салларны суга өстерәтеп төшерү җиңел эш түгел икән. Йөз җитмеш ат көчле катер какшаганы – аерым сал бәйләмен – суга төшерү түгел, хәтта урыныннан да кузгата алмады. Карт мастер салларны су эчендәге матка ярдәмендә өстерәтергә булды. Тик беренче сал бәйләмен тарттыра башлау белән, бу методның да бик үк ышанычлы түгеллеге беленде. Чөнки бер башы салга, икенче башы маткадагы Васельян тәгәрмәче лебёдкасына бәйләнгән корыч бау тартылуга сал «эһ» тә итмәде, матка үзе сай җиргә таба йөзә башлады. Илле-алтмыш сал бәйләме зурлыгындагы матканың үзен сайга утырту куркынычы туды. Лапитов, тагын да озынрак һәм ныграк канат алып, матканы бер урынга ныгытып, бәйләп куярга булды. Матканың берьюлы ике-өч җиреннән бәйләп, канатларның икенче башын Сөлекле елгасының аръягындагы карт топольләргә, имәннәргә чорнады. Тагын тарттырдылар.
Ләкин бу метод белән эшләгәндә дә, бик ансат булмады. Сал бәйләме, кыш буе бер урында утырганлыктан, җиргә тамыр җәйгәндәй, селкенергә дә теләмәде. Аны, иң элек бер почмагыннан, аннары икенчесеннән алмаш-тилмәш тарттырып, урыннарыннан кузгаттылар.
Сал бәйләмен тирә-яктан тарттыра башлау белән, елга ярында шатлыклы авазлар яңгырады.
– Әһә, кузгалды, кузгалды!
– Бара, бара!..
– Китте!
Авазлар көчле прожекторлар белән яктыртылган Сөлекле елгасы өстендә төннең-төн буе тынмады.
…Икенче көнне төш вакытларына бер-берсенә беркетелгән саллар дулкыннар арасында чайкалалар иде. Салны алып китәргә килгән беренче зур буксир сал кәрванын Камага чыгарды һәм, Түбәнге складның «филиалындагы» саллар белән тоташтырып, рейдка басты.
Саубуллашулар, «хәерле юл!» теләүләр башланды.
Берьюлы берничә көймәгә утырып, салларны бер-берсенә тоташтыру эшен тәмамлаган эшчеләр дә чыкты. Алар арасында шофёр Галләм Тимербаев та бар иде. Ул баштанаяк балчыкка буялган, киемнәреннән су ага, үзе, нәрсәдәндер кычкырып көлә-көлә, иптәшләренә нидер сөйли.
Галләмне күрү белән, Зариф Көлемсәрнең җиңеннән тартты.
– Беләсеңме, – диде ул, Көлемсәр аңа таба борылгач, – Галләм партиягә керергә гариза язды. Беренче рекомендацияне мин бирдем…
Зариф бу сүзләрне шундый җылылык белән әйтте, Көлемсәр түзмәде, аның күзләренә карап елмайды да бары тик Зарифка гына аңлаешлы итеп беләгеннән кысып куйды.
Шулвакыт алар янына Нияз килде.
– Хушыгыз, мин китәм… – Ул елмаерга тырышып карады. Булдыра алмагач, килешсез генә җилкәләрен сикертеп алды. – Сал белән агарга булдым… Дипломымны шунда тәмамлармын.
Ул, кирәкмәс нәрсәләр турында сөйләнә башлармын дип курыктымы шунда, тизрәк саубуллашырга ашыкты.
Салда китүчеләр, көймәләргә утырышып, кәрванга таба йөзеп киттеләр. Алар арасында Нияз да бар иде.
Менә буксир озын-озын итеп берничә гудок бирде һәм, артка таба авышып торган трубасыннан куе кара төтен бөркеп, кузгалып китте. Кәрван кузгалу белән, яр буена җыелган халык та ирексездән алга таба чайкалып куйды. Яшьләр, кәрванга ияреп, бер җир буе йөгереп бардылар да берәм-берәм туктап калдылар.
Тик Көлемсәр белән Зариф кына һаман йөгерә иде әле. Менә инде алар да куе нарат урманы белән капланган текә ярга барып җиттеләр, кыр кәҗәләре кебек яр өстенә үрмәләделәр. Сал шактый юл алган иде. Шулай да алар, тамырларга асылынып, өскә, куе булып наратлар үскән яр өстенә күтәрелделәр.
Алар югарыда. Тирә-якта куе куаклар үсеп утыра, аяк астын йомшак яшь үлән каплаган.
Алар яр кырыена йөгереп килделәр.
Сал ерагайганнан-ерагая барды. Сал өстендә торучы халык төркемендәге аерым кешеләрне танырлык та түгел. Бары тик маткалар өстенә буралап эшләнгән өйләрнең түбәләре генә сап-сары булып, ерактан ялтырап күренә.
Зариф белән Көлемсәрнең күз карашлары очрашты.
– Менә салларны да озаттык, – диде Зариф.
Ул бу сүзләрне шундый итеп әйтте, әйтерсең бу сал белән барлык кайгысын, барлык борчуларын озаткан иде.
– Әйе, – дип җавап кайтарды Көлемсәр һәм Зарифның күкрәгенә башын куйды. Зариф аны элеккеге кебек җиңел генә күтәреп кулына алды. Көлемсәрнең күз алдыннан аяз күктә йөзгән сирәк-мирәк ак болытлар, җиңелчә генә чайкалып торган нарат башлары чагылып китте.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?