Электронная библиотека » Марсель Галиев » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Марсель Галиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Машинаны лифтка…

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып алгач, Равил Фәйзуллин үзе кебек яңа гына эшкә кергән шофёры Наилгә, килергә кушып, телефоннан шалтырата икән. Урам, йорт номерын әйткәч, бөердән чыккан тавыш белән:

– Бишенче этаж! – дип өстәп куйган.

Элек Язучылар берлеге рәисен йөрткән Наил, башын чайкап: «Ринат Мөхәммәдиев этажын ук әйтми торган иде. Машинаны, лифтка салып, бишенче катка менгерергә куша микән әллә бу Фәйзуллин?..» – дип уйга калган.

Күктән төшкән

Күз алдында авыруларның йөрәкләрен алыштыручы, сүз белән операцияләр ясаучы, ерак океаннарда холыксызланган цунамиларның койрыгын борып туктатучы, кайчакларда күкнең җиденче катына менеп, Аллаһының үзенә киңәшләр бирүче атаклы халык табибын күпләр беләдер.

Беркөнне редакциягә, Илдар Юзеев кабинетына, әнә шул табибны халыкка мактап йөрүче, аз-маз шигырь-мигырьләр сипләүче Агай килеп керә.

– Шигырьләр китердем сезгә, – ди ул. – Беләсезме кемнеке?! Атаклы халык табибыбызның ассистентын, һәрчак уң ягында утыручы фәрештәне беләсез булыр – шуның шигырьләре… Бик сак килсәгез иде… Илдар энем, Күктән төшкән шигырьләр бит бу, Күктән төшкән…

– Күктән дисез инде… Алайса, бер атнадан килерсез, укып чыгармын, – ди үз гомерендә күп мәзәк хәлләргә тарыган Илдар Юзеев.

Нәкъ әйтелгәнчә, бер атнадан Агай килеп керә.

– Мин Күкләр белән сөйләштем, – ди Илдар Юзеев. – Бу шигырьләр Күктән төшмәгән икән, күттән төшкән булып чыкты.

Талант иясе

Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Фаил Ибраһимов драматург Ркаил Зәйдулланы якты чырай белән, кочак җәеп каршы ала.

– Укыдым яңа пьесаңны. Шәп! Шәп дию генә дә аз, гениально язгансың. Вампиловтан соң драматургиягә мондый әсәр биргән кеше юк иде әле. Молодец! Беркем яза алмаганны башкарып чыккансың, парин!

Ркаил Зәйдулланың бу кадәр мактаудан калак сөякләре турысында рәхәт тир бәреп чыга. Тир бөртекләре, уйсу аркасына җыелып, умыртка баганасын кытыклап, аска таба йөгерешә башлый.

– Шушындый югарылыктагы пьеса күптән кирәк иде безгә, – дип дәвам итә сүзен баш режиссёр. – Ишекле-түрле йөреп укыдым, парин, төне буе йок– лый алмадым. Ул – андагы персонаж теле, ул – андагы вакыйгалар куелыгы, ул – андагы фикер тыгызлыгы!

Ркаил Зәйдулланың бөтен тәне изрәп камыр була бара. Күкрәген киеребрәк куя. Шигырь-мигырь язып йөргән замандаш каләмдәшләрен берәм-берәм күз алдыннан чигерә башлый. Күрегез абзагызны! Минем алкышларга коенып, сәхнәдә басып торганны ничегрәк кичерерсез икән, мокыткайларым?!

Театр бинасыннан тәмам иләсләнеп, башы әйләнеп чыккан Ркаил Зәйдулла бераз киткәч туктап кала… Нәрсә булды соң әле бу? Мактады-мактады да баш режиссёр, чөйде-чөйде дә…

– Әй шәп тә язгансың, бөек әсәр! Тик кызганыч, моны безнең артистлар уйный алмаячак шул, их, көче җитмәячәк безнең театрның! – дип, режиссёр, күкрәген төя-төя, нәүмиз күз яшьләрен сөртеп алды да, култыклап, Ркаил Зәйдулланы ишеккә кадәр китереп, аркасыннан яратып сөя-сөя озатып калды.

«Пьесаңны куймыйбыз» дигән сүз булып чыкты түгелме соң бу?! Ркаил Зәйдулла, сөзеп аударырга җыенган мәрмәр маңгайлы үгез кебек, театр бинасына таба борылды.

Биек баскычта торган баш режиссёр аңа, елмаеп, кул болгады:

– Бөек талант син, Ркаил!

Аның бу сүзләре Ркаил Зәйдуллага «Бүтәннәр шикелле, слабыйрак язарга кирәк, туган!» булып ишетелде.

Ике бөек шагыйрь

Мәскәү, СССР язучыларының соңгы корылтае. Гариф Ахунов холлда Рәсүл Гамзатовны бер төркем татар язучылары белән таныштырып чыга.

– Менә иң көчле шагыйребез Равил Фәйзуллин!

Тау-кыялар акылы җыйган Рәсүл Гамзатов – сүзенә хикмәт сала белгән олпат әдип:

– Сездә ике бөек шагыйрь бар, – дип башлый ул сүзен. – Аның берсе – бөек Тукай. Икенчесе…

Шул мәлдә Равил Фәйзуллин, галстугын төзәтеп, зур шәхесләр өчен генә запаста саклаган кыска вакытлы елмаюын йөзенә җәеп, бармакларын эчкә караткан кулларын по швам куеп, иңен шакмаклатып, Рәсүл Гамзатов авызыннан тәгәрәп төшәсе үз исемен кабул итәргә әзерләнеп, сулышсыз кала, ишетеп калыгыз дигән кисәтүле күз карашы янәшәдәгеләрне яңаклап уза.

– Берсе… бөек Тукай, икенчесе… бөек татар халкы! – ди Рәсүл Гамзатов.

Равил Фәйзуллинның рәхәт тир шытып чыгасы маңгае салкынаеп кала.

Балык башы

Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп, банкетта утыра икән. Өстәлдә балык ризыгы мулдан, хәтта кыздырылган чөгә, табан башлары да өем-өем тора.

Марсель Гали, бер балык башын кызыгып алып, чәнечке белән чемченә-чемченә ашарга азаплана торгач, янәшәсендә йотлыгып карап куйган Равил Фәйзуллинга:

– «Балык башыннан да тәмле нәрсә юк дөньяда» дип, авыз суларын китерә идең, бик җайсыз нәрсә икән, – ди.

– Костюмнан, галстук буып, кем инде балык башына тотына, – ди Равил Фәйзуллин. – Аны бит болай ашамыйлар. Аны бит!.. Ялгызың гына калып… Ишекне эчтән ике йозакка бикләп… Билдән чишенеп ташлап… Муенга сөлге салып… Терсәктән мае акканчы, ике куллап ботарлый-ботарлый… Җиде тавышка сызгыртып, җелеген суыра-суыра… Ара-тирә рәхәт кычкыргалап… Башны артка ташлап, мәмрәп торган итен тел өстенә сала-сала… Мыраулый-мыраулый ашарга кирәк!..

Хикмәти сан

Атаклы сүз остасы Фәйзи Йосыповка шундый сорау бирәләр:

– Сез чибәр кеше, Фәйзи ага. Яшьтән үк бик популяр булгансыз. Шактый кызларның башын әйләндергәнсездер, ә?!

Фәйзи ага гөргелдәп көлә:

– Есениннан бу турыда сорагач: «Санын белмим», – дигән. Мин дә шулай.

Тимер ишек

Язучылар йортының тышкы ишеген туң тимердән ясап маташалар. Моңа барысыннан бигрәк Рөстәм Мингалим борчыла:

– Язучыларга тимер ишек куялар димени?! Ти– мер ишек артында утырмыйм мин! – дип пыр тузына бу.

Аны җаваплы сәркатип Мансур Шиһапов болай дип тынычландыра:

– Кызма син, Рөстәм туган. Күпләр тимер ишек артында утырып классик булдылар. Муса Җәлилне ал! Хәсән Туфан, Фатих Кәрим… Аяз Гыйләҗев… Тагын кемнәр? Ә! Үземне онытып торам икән әле… Мин дә биш ел гомерне тимер ишек артында чыныктырдым бит!

– Язучылар арасында төрмә бәхете тигәннәр бетеп бара… Урам исеме, һәйкәл урыннарын бүлешкәндә, син беренче инде, алай булгач, – дигән Рөстәм Мингалим.

Яхшылык

Ринат Мөхәммәдиевнең Казан белән Мәскәү арасында йөргән еллары. Монда – Язучылар берлеге рәисе, тегендә депутат санала.

Чираттагы командировка алдыннан коридорда хушлашу мизгеле. Ринат Мөхәммәдиев бер кулын урынбасары Мансур Шиһаповның калын иңсәсенә, икенче кулын шофёрының ябык иңенә салган:

– Мин киткәч, атна буе Мансур абыеңны йөртерсең, аңладыңмы? Мансур абыең кая әйтә, шунда барасың. Машинаны жәлләмә!

– И рәхмәт инде, Ринат Сафич! Яхшылыгыңны ил онытмас! – ди Мансур Шиһапов.

Ул арада сәркатип кыз Мансур Шиһаповны телефонга дәшеп ала.

Ринат Мөхәммәдиев шофёры колагына иелә төшеп пышылдый:

– Мин китүгә… ватыл! Ватыл!..

Коры тота

Эш сәгате бетеп килә.

Редакция бүлмәсендә бер төркем язучылар чәйләп, гөр килеп сөйләшеп утыралар. Шулчак Равил Фәйзуллинның кесә телефоны мырылдап куя. Телефонын колак яфрагына ябыштыруга, Фәйзуллинның маңгаена шагыйранә тир бәреп чыга:

– Әйе. Тыңлыйм, Газиз Равилович. Аңладым, Газиз Равилович. Хәзер, хәзер кузгалам, Газиз Равилович!

Ул арада Фәйзуллин, тиз-тиз генә киенеп: «Минем вакыт бетте, егетләр!» – дип китеп тә бара.

– Бик җитди урыннан шалтыраттылар, ахры. Ул Газиз Равилович дигәннәре әллә Президент аппаратында эшләүчеме? – дип сорый язучылар арасына эләккән район кунагы.

– Газиз аның улы була, – дип елмаеша язучылар.

– Зур урында эшлимени шулай, әткәсен бик коры тоткач?..

– Газиз Равиловичка биш яшь кенә тулып килә әле, – дип көлешә язучылар.

Кәгазь төсе

РСФСР Язучылар берлегендә Сергей Михалков җитәкчелегендә киңәшмә бара.

Юктан да фәлсәфә чыгарып, үзеннән акыллырак күренергә тырышкан Юрий Бондарев сөйли:

– Менә мин ак кәгазь каршында куркып калам. Олы уйлар агышыннан йөрәк кага башлый, тетрәнеп, ак кәгазь каршында чарасыз утырам…

– Ә син яшел кәгазь ал! – дип бүлдерә аны Сергей Михалков.

Икәү генә калганнар

Бервакыт Рәсүл Гамзатов, офтанып, болай дигән, имеш:

– Их, гөр килеп эчә идек элек Мостай Кәрим белән, Кайсын Кулиев белән, Чыңгыз Айтматов белән… Бар иде заманалар!.. Табын янында икәү генә утырып калдык хәзер!.. Мин дә… совет халкы.

Кем ничек яза?
(Сабый хәлендә)

Туфан Миңнуллин, ак кәгазь каршына килеп утыргач, яңа гына тәпи йөрергә өйрәнгән сабый хәлендә кала. Сүз карыша, сүзләр бирешми. Үз-үзен мәҗбүр итеп, бер бит нидер яза да кабат укып та тормыйча ертып ата. Тагын икенче биткә тотына. Шаулап агып торган сүз улагын таба гына алмый бит! Шуннан соң Туфан Миңнуллин өйдә генә яратып кия торган, сүтелгән, сүсәргән иске күлмәген салып ташлый, өр-яңа күлмәк кия, галстук тага, чалбар каешын кысыбрак буа да, тәрәзә каршына килеп, Чыңгыз хан олы яуга чыгар алдыннан Күк Тәңрегә гыйбадәт кылган шикелле, бертын аяз күккә карап тора. Ике каш арасында тармакланган тирән өч җыерчыкны кавыштырып, тагын язарга утыра.

Нәҗибә ханым бу мәлдә аяк очына гына басып килә, ишекне кысып кына ача: «Әһә, дөньяны умырып тешләргә җыенган айгыр кыяфәте кергән үзенә, димәк, яза…» – дип, кофе әзерләргә кухня ягына китеп бара.

Җиденче битне ерткалап ыргытканнан соң, Туфан әкә башына бер мәзәк килә:

«…Дөбер-шатыр итеп, яшеннәр яшьнәтеп, авыл өстенә кара болыт килә икән. Бер керәшен малае куркуыннан әнисенә сыенган.

– Курыкма улым, – дигән әнисе. – Бисмиллаңны әйтеп чукын да юрган астына кереп ят».

Бу мәзәктән Туфан Миңнуллин рәхәтләнеп көлеп куя, ике каш арасындагы аркылы җыерчыклар бер-берсеннән этелеп, язылып китә. Моңарчы каядыр посып яткан сүзләр, бер-берсен ашыктыра-ашыктыра, кәгазь битенә тезелә башлый.

Шәлия иленнән

Камил Кәримов төнге уникедән соң «яши» башлый. Менә ул, кухня тәрәзәсенә килеп, Казансу ярына төбәлә. Аргы якта Роберт Миңнуллин тәрәзәсе караңгы.

– Әһә, йоклыйсыңмы, картлач, президиумда утырмагач, йокы эләкмидер шул хәзер… Йокла, йокла, йоклаган чагың шәп синең!

Камил икенче як тәрәзәсенә килеп карый:

– Ләбиб Лерон да сүнгән. Иске «Москвич» ын ремонтлап арыгандыр. Зиннур Хөснияр тәрәзәсе дә күзен йомган. Тә-әк… Уң якта Ләис Зөлкарнәй тәрәзәсе бит әле. Ул инде күптән йокыда… Зөлфәт, чукынчык, миңа үч итеп, таңга кадәр утын сүндермичә тота. Юк, бүген аның да уты күренми. Йоклагыз, җанашларым, йоклагыз! Мин сезнең йоклаган чагыгызны үлеп яратам.

Камил Кәримов зур канәгатьлек белән кәгазь битенә беренче юлларны төшерә.

– Йөргән буласыз китап чыгарган булып, тираж җыя алмыйча, бер-ике мең данәгә сөенеп. Ә минем бу проблема юк! Шәле авылым исән булсын! Дүрт мең ярым авылдашларыма рәхмәт! Шулар укыса җиткән. Шәлемдә халык саны артканнан-арта бара…

Чаллы – Казан юлына абзар артлары, әбрәкәйләре белән килеп чыккан авылның отыры киңәя баруын күз алдына китереп, Камил болай дип уйлап куйды: «Фәлән елдан соң бөтен Татарстан җирләре Шәле авылы астында калачак. Фәлән елдан соң Шәле йортлары Татар бугазына барып терәләчәк, ул чакта инде Русия дигән исемне дә алыштырырга туры киләчәк…»

Яза-уйлана торгач, ул аягына каты әйбер бәрелүдән сискәнеп китә. Ата-бабалары Мадагаскарда калган ташбакасы уянып килгән дә таш сырты белән аягына сыенган икән. Димәк, иртәнге сәгать дүрт. Камил Кәримов ташбаканың таш сыртын сыйпап куйды:

– И-и җанашым, тагын өч йөз ел яшәп, Шәлия дигән илне дә күрәчәксең бит әле син!

Кәгазь «йончыту»

Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм чип-чиста, керсез-эчкерсез ап-ак кәгазь битләрен башта нык эшкәртә, бөек фикерләрен кабул итәрлек хәлгә китерерлек итеп әзерли. Иң башта кәгазь битләрен яңгыр астында тотып җебетә, аннары кояшка куеп киптерә, утыз градуслы салкында туңдырганнан соң, кызган таба астына куеп чыныктыра, әнә шулай уттан алып, суга салып талкый торгач, бичара кәгазь битләре саргаеп, чит-читләре тычкан яратып кимергән сыман тетелеп, тәмам җыерчыкланып, картаеп бетә.

Ниһаять, «олы хәсрәт кичереп йончыган» кәгазь битләренә берәм-берәм шигырь юллары тезелә башлый. Юк, язып мәшәкатьләнми Әгъләми, башкалар кебек язып интекми! Аның шигырьләре Күк катларыннан үзеннән-үзе савылып кына тора:

 
Ачыгыз тәрәзәгезне,
Тәрәзәгез булса?!
 
Менә шулай

Үз гомерендә унике язу машинкасы туздырган Аяз Гыйләҗев, яңа әсәргә тотыныр алдыннан, аш-суны гаҗәп әзерли торган хатыны Нәкыя ханымнан ике йөз илле пилмән пешертә, Зәй, Ык, Мишә болыннарында үскән өч төрле казны духовкада кыздырта. Аннары Шәриф Хөсәеновка шалтыратып ала:

– Слушай, парин, утыз җиденче пьесаны башлыйм, карагыз аны!

– Болай да өч Шекспир, алты Чехов кадәр яздың бит инде, әзрәк ял итмисеңме?.. – ди аңа Шәриф Хөсәенов.

Бәкәлле һәйкәл

Тәлгат Нәҗмиев, ишәккә атланып, фотога төшәргә ярата. «Саба мәзәкләре» нә җим бетсә, күрше районнар уҗымына да кереп чыккалый ул. Чираттагы мәзәген язып куйгач, идәндә ауный-тәгәри, күзеннән яшь савылып чыкканчы, рәхәтләнеп көлә. Шулай итеп, өчьюллык мәзәктән өч йөз грамм авырлыгын җуеп, тәненә шифа ала.

Тәлгат Нәҗмиев – ирекле көлү тарафдары. Мәзәгенең кайсы урынында көләргә икәне укучының үз ихтыярында.

Тиздән ул татарның иң зур әдибе саналачак. «Тәлгат Нәҗмиев чорында ниндидер Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Батулла кебек роман языштыргалаштыргалап йөргән әдипләр булган икән» дип сөйләячәкләр.

Теле саегып, аң-зиһене төчкерек мәзәкләр укырлык кына диапазонда калган татарлар Тәлгат Нәҗмиевкә һәйкәл бастырып куячак. (Нинди материалдан булыр – сөян агачыннанмы, керамзиттанмы – бусы сабалылар прерогативасында.)

Тагын хикәя…

Ләбиб Лерон башта, ак кәгазьне дошман күреп, ничек язмаска икән дип, сәбәп табып йөри. Хатыны янына кухняга чыгып, бәрәңге әрчергә тотына, савыт-саба юа башлый.

Хатыны Фирдания:

– Бар, язуыңны бел! – дип куып чыгаргач та, һаман әле кирәкмәгән эш эшләп йөри.

Аптырагач, ни язарга икәнен белмәгән-уйламаган килеш язарга утыра. Геройларына исем кушып, типкәләп, урамга чыгарып җибәрә дә үзе шуларга ияреп, күзәтеп бара. И йөриләр тегеләр, и сөйләшәләр, тегендә керәләр, моннан чыгалар.

Шулай өч тәүлек тоташтан кәгазьләрдән сөрем чыкканчы язып ятканда, хатыны колагына килеп пышылдый:

– Ләбиб, нокта куй. Ашарга бетә, гонорар кирәк бит… – ди.

Шулай итеп, Ләбиб Лерон, геройларының туасын тудырмыйча, үләсен үтермичә, әсәренә нокта куярга мәҗбүр була. «Романга тарта иде, тагын хикәя генә булып калды, ну бу хатынны!» – дип, уфтанмыйча сөенеп, өстәл яныннан тора.

Тын кал, дөнья!

Өендә Ркаил Зәйдулла, гадәттә, каты мишәрчә сөйләшә. Колакларың чыңларлык: көмеш дагалы ат тояклары, очкын чыгарып, таш юлдан чыкы-чыкы үткән кебек.

Әдәби телгә күчү, скафандр киеп, галәм тирәнлегенә чыгуга тиңдер аның өчен.

Язу өстәле янына утыргач, ул, чалбар балагын тезенәчә сызганып, йомран-йомран бармаклы, яссы табанлы аякларын тастагы җылы суга тыга, улы Баязитка кычкырып ала:

– Олан, цәй эцке кели, китер!

Хатынына карап, ягымлы гына җикереп куя:

– Ацу китереп, ыцкыр төшереп торма, апаңның хален төшенеп кать!..

Ул арада Баязит чәй китереп өлгерә. Чатнап ярылган тавыш чыгарып, борынын тартып куя. Бусы – хәзергә соңгы аккорд… Әтисе яза башлап, тынлык урнашкач, ул бу ләззәттән мәхрүм булып торачак.

Менә өйдә тынлык урнаша. Ркаил Зәйдулла кәгазьне алдына шудыруга, саллы бармаклары арасында тыпырчынган каләм сулышсыз-күндәм хәлгә кала. Ркаил, дөньяны сөзәргә җыенган шикелле, үҗәт маңгай астыннан төбәлеп, стенадагы мөһим ноктаны табып ала.

Тәшвишле мизгел бу!

Тын кал, дөнья! Ркаил Зәйдулла язу яза!

Зөлфәт

Күңеленә илһам килеп, менә хәзер язарга икәнен сизенгән Зөлфәт, кулына кәгазь-каләм алуны сузар өчен, ни генә уйлап чыгармый: чүп савытын түгеп керә, турникта баштүбән асылынып тора, савыт-саба юып ала, яңа киемне өнәмәгәнгә күрә, өр-яңа костюмын, салып таптап, киярлек хәлгә китерә, форточкадан очып кергән чебенне ярты сәгать куып йөри, китап шкафыннан тузан эзли башлый һәм шул чакта… көтеп-көтеп тә тәкате калмаган Шигырь аның башына ишелеп төшә.

Лепкәсен чокып…

Фәүзия Бәйрәмова башта намаз укып ала. Коръән аятенең бер-берсенә моңлы үрелеп барган сүзләреннән давыллы җанына тынычлык иңдергәннән соң, ана телебезгә күчеп, Ходайдан түземлек, илһам чыганагы иңдерүен сорап, үзе генә белгән доганы укый. Нефертити, Клеопатра, Сөембикәләрдән килгән хакими дәртне – хикмәтле җенне – койрыгыннан эләктереп ала.

Ул, беркемгә охшамаганча, идәнгә тезләнеп, аяклары өстенә утырып яза. Шаһәдәт бармагының үткен тырнагы белән лепкәсен чокып яза. Вакыт-вакыт, онытылып китеп, баш миенә дә кереп чыккалый. Лепкә туры канап, кутырлап беткәндә, әсәре инде төгәлләнгән була.

Кайчан бәреләчәк?

Бер төркем язучы кавеме Ркаил Зәйдулланың тәмәке тартканына төтендәш булып гәпләшеп тора.

– Ишеттегезме әле: безнең галактика, коточкыч зур тизлек белән очып барып, Андромеда галактикасына килеп бәреләчәк икән? – ди Рамил Ханна– нов.

Моны ишеткәч, Ркаил Зәйдулла иреннәре арасыннан ялкау гына чыгып килгән төтен боҗрасын селтәп төшерә дә тел очыннан сүгенеп куя:

– Блин… Мин йорт төзергә тотынгач кына!

Аннары, бөтен гаеп синдә дигән сыман, Рамилгә өнәмичә генә карап:

– Синеңчә, кайчан килеп бәреләчәк инде?

– Минемчә түгел, галимнәр әйтүенчә – дүрт миллиард елдан соң.

Ркаил Зәйдулла шаркылдамыйча гына көлеп куя:

– Алай булгач, төзеп өлгертәм икән әле…

* * *

– Мин яшьтән үк астрономия белән кызыксына идем, – дип, Рамил Ханнанов тагын ниндидер шөбһәле хәбәр әйтергә җыена. Шулчак Ләбиб Лерон:

– Без яшьлектә астрономия белән түгел, күбрәк гастрономия белән кызыксына идек шул. Кайчан ачыла, кайчан сатыла башлый…

Гимн авторлары
(Сергей Михалковтан)

Советлар Союзы Гимны сүзләрен һәм музыкасын язарга бәйге игълан ителгәч, дистәләрчә шагыйрьләр арасыннан нәкъ менә шушы ике шагыйрь – Сергей Михалков белән Эль-Регистан (Уреклян) бергә язган сүзләр Политбюро әгъзаларының күңеленә хуш килә. Баштагы нөсхәсендә аның «Нас вырастил Сталин – избранник народа» дигән юллар да була. Шагыйрьләрне Кремльгә чакырталар. Менә шул текстның кайбер юлларын үзгәртергә, өстәмә бер куплет язарга тәкъдим итәләр.

Бервакыт Сергей Михалковны фронтта чакта командующийга чакырталар. Бик ашыгыч рәвештә Ворошиловка шалтыратырга кирәк икән. Тоташтыралар. «Иптәш Сталин белергә кушты: икенче куплетның икенче юлында тыныш билгесен алыштырырга мөмкинме?» – ди К. Ворошилов.

Ә инде гимн, кабул ителеп, Зур театрда башкарылганнан соң, партия һәм дәүләт җитәкчеләрен кунак бүлмәсенә чакыралар. Өстәл башында Сталин бер ягына Михалковны, икенче ягына Эль-Регистанны утырта.

– Нинди милләттән Сез? – дип сорый Сталин Эль-Регистаннан.

– Әрмән.

– Ә нигә Эль-Регистан? Кемгә буйсынасыз: мөфтигәме, католикоскамы?

– Католикоска, иптәш Сталин.

– Ә мин мөфтигә дип уйлаган идем.

Шуннан соң Эль-Регистан, рөхсәт сорап, тост әйтергә баса:

– Мин безнең белән гимн сүзләрен камилләштерүдә ярдәм иткән кешеләр – иптәш Ворошилов, иптәш Молотов һәм тагын иптәш Сталин хөрмәтенә тост күтәрергә тәкъдим итәм, – ди.

Щербаков кырыс кына әйтеп куя:

– Менә кемнән башларга иде сүзне…

Акланырга тотынган Эль-Регистанны бүлдереп, Сталин шаһәдәт бармагын күтәрә:

– Реплика мөмкинме? – ди. – Чеховның бер купец турында хикәясе бар. Храм төзелешенә иң күп акчаны ул бирә, ә газетада аны исемлекнең иң азагына куеп чыгаралар. Купец үпкәли. Мин купец түгел… дәвам итегез, иптәш Регистан.

Тост арты тост әйтелә, бокаллар күтәрелә тора. Сталин тагын, Михалков ягына борылып:

– Һәр тосттан соң төбенә кадәр эчү мәҗбүри түгел, алайса, Сезнең белән сөйләшү кызыксыз булачак. Кыенсынмагыз. Без нахалларны яратмыйбыз, кыюсызларны да өнәмибез.

Бераздан Сталин янә, Михалковка борылып:

– Сез тотлыгып сөйләшәсез икән. Молотов та шулай иде, мин әйткәч тотлыкмый башлады, – ди.

Тау Мөхәммәд янына килмәсә…
(Аршак Тер-Маркарьяннан)

Никита Хрущёв АКШка визиты вакытында үзе белән бер төркем журналистларны һәм язучылардан бердәнбер Михаил Шолоховны ала. Мактанасы килеп, Кеннедига болай ди:

– Без синең белән ике бөек держава башлыклары. Менә безнең арада атаклы язучы Михаил Шолохов бар. Сезнең Хемингуэй белән безнең Шолоховны якыннан таныштырырга иде бит, – ди.

– Бик шәп булыр иде дә… гафу итәсез, минем хакимлек иҗат кешеләренә кагылмый шул, – ди Кеннеди. Үз илендә чикләнмәгән хакимлеккә күнеккән Хрущёв аптырап кала, әмма барыбер үз сүзен итә:

– Үткен күзле егетләреңнән таптырып китерт үзен, – ди.

Күпмедер вакыттан соң Ак йорттан шундый хәбәр алына: Кубада яшәп яткан Хемингуэй болай дигән, имеш: «АКШ Президентыннан башка да, рәхәтләнеп, урыс язучысы белән виски эчә алам. Тик хәзергә вакытым тыгыз чак, өстәл янында язып утырам…»

Америкадан әйләнеп кайтканнан соң, бу сәфәрдә катнашкан ун журналист һәм дә Шолоховка Ленин премиясе бирелә. Шолохов: «Мондый футбол командасында катнаша алмыйм», – дип, Мәскәү Кремлендә бүләк бирү тантанасына бармый кала.

Атаклы Дон казагы яшәгән Вёшенская станицасына Илбашының үзенә барырга туры килә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации