Электронная библиотека » Марсель Галиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Марсель Галиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сонет аккордлары
(Мәхмүт Хөсәеннән)
* * *
 
Юк, көрәшеп булмый гимнсыз,
Яши алмый дөнья Ленинсыз!
 
* * *
 
Кан короле булсын чын дуслык,
Таң пароле булсын тынычлык!
 
* * *
 
Ибраһимов, Тукай – россиян,
Акыллары белән – океан!
 
* * *
 
Карьерага хирыс түрәләр
Үргә менеп тирес түгәләр.
 
* * *
 
Тигәнәктәй әрсез сырышып,
Әй имәсең илне, сорыкорт!
 
* * *
 
Феодаллар күптән бетсә дә,
Рухы яши кайбер бетчәдә.
 
* * *
 
Әй кешелек, бүген күр менә:
Татар театры үр менә!
 
Сүз куәте

Язучыларның идарә утырышында Марсель Галиевне Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертәләр. Аның дус дип йөргән каләмдәшләре яклап сүз әйтергә озаклап җыенган арада, драматург Данил Салихов дәррәү урыныннан кубып сүз ала. Бәрхет-баритон тавыш белән, актанышларча кайнар хисләнеп сөйләп китә бу… Ул – Марсель Галинең шигырьләренә язылган җырларның мәңгелеге, ул – аның тел-сурәтләвендәге могҗизаи образлар дисеңме!

– Укымаган килеш шулай сөйли, укыса, ничек сөйләмәс иде! – дип пышылдый Ркаил Зәйдулла күршесенә.

Теле телгә йокмый Данил Салиховның, артист буларак, Станиславский алымы буенча, һәммә кешегә бармагын төбәп, аерым мөрәҗәгать иткән кебек сөйли, чукынчык. Аның сүз куәсенә бирелеп, Марсель Галиев тә үзенең бөеклегенә отыры ышанганнан-ышана бара, хәтта дулкынланудан күзенә яшь килә. Аның ышануы – бер хәл (кайсы язучы эчтән генә үзен бөек дип санамый инде), бүтәннәрнең дә бит аның иҗатына сокланудан күз төпләре дымланып чыкты әнә.

Ниһаять, идарә әгъзаларын сәхнәви карашы белән тагын бер кистереп алганнан соң, Данил Салихов нотыгын тәмамлый. Бер мәлгә хәлиткеч тынлык урнаша.

Шул мәлдә Равил Фәйзуллин маңгай аланына шытып чыккан суык тир бөртекләрен кулъяулыгына җыеп ала да, тамак кыргандай шикелле ютәлләгән сыман алагаем көрсенеп:

– Җәмәгать, моңа бит Тукай премиясе генә аз… Тәкъдим итү уңайсыз хәтта, – ди. – Әллә соң турыдан-туры Нобель премиясенә юллыйкмы үзен?!

Акыл теше

Марсель Гали, телефоннан Ркаил Зәйдуллага шалтыратып, шатлыгынмы, кайгысынмы белдергән:

– Бүген соңгы акыл тешен алдырып кайттым. Гади кешеләрнеке икәү генә була бит. Минеке дүртәү иде.

– Минем берәү дә юк иде ул.

– Әйтәм аны… сизелә иде шул…

Бу сүзгә Ркаил Зәйдулланың яшен аткан кебек чатырдап көлүен ахырынача көтеп алгач, Марсель Гали:

– Акыл тешләрен яшьрәк чакта алдырып атсам, бүгенге көндә берәр югары урында түрә булып утырасы булганмын икән, – дигән.

Хикмәт исемдә генәме?

Исмәгыйль Шәрәфиевме? «Татарстан яшьләре» нең баш мөхәррире. Әйе, кырыс чырайлы. Үзе дә кешедән елмаю өмет итмичә, гел шаяртып сөйләшер. Шаяртуының кайсы төшендә көләргә икәнен сиздереп тормас. Аның иң тотрыклы сыйфаты – соңгы утыз биш ел эчендә үз газетасында бер шигырь дә бастырмавында. Чөнки ул, гомумән дә, шигырьне яратмый, яратмый гына түгел – күралмый, күралмый гына түгел – җене сөйми! Һәрхәлдә, болгавыр шагыйрь халкы шулай уйлый.

Ә беркөнне… Шагыйрь Газинур Морат «Татарстан яшьләре» газетасын селкеп йөри. Ни гаҗәп! Авызы ерылган, кызылча йөзе пар бөркеп тора. Аның болай ук та шатланганын күргән кеше булды микән – көпә-көндез бит, эш вакытында! Әллә, мин әйтәм, Нобель премиясе алганмы бу?! (Өметеңне сузма яһүд премиясенә, үзеңнекен булдыр, кысмыр төрки кавеме!) Юк ла! Егерме беренче гасырда күрелмәгән вакыйга булган бит – Газинур Моратның бер көлтә шигыре «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккан! Күпләр, бу хәлгә ышанмыйча, газетаны тотып-тотып карыйлар.

«Ни булган Исмәгыйль Шәрәфигә?», «Ничек рөхсәт биргән?», «Оныгы туган шатлыктанмы әллә?», «Кан басымы күтәрелеп, күңеле нечкәреп китмәгәндер бит?» – диләр.

– Менә шулай чын шигырь языгыз, егетләр, «Татарстан яшьләре» бастырырлык булсын! – ди Газинур Морат, куанычыннан «р» авазын да буксовайт иттермичә, тел өстеннән тибеп, шома гына төшерә.

Исмәгыйль Шәрәфиев аның шигъри көлтәсен укып мәшәкатьләнмәгән, исемен генә күргән дә шунда ук «Басарга!» дип кул куйган. Ә исеме ничек дип атала дисез? – «КАРАКЛАР!»

Җәяүле Туфан

Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Кукмарага барырга хыялланып йөриләр. Тик менә машина табу мәсьәләсе генә…

– Туфан Миңнуллинның машинасы бар да бит, шофёры да тыңлаучан. Иртән эшкә тугыз белән уннарда гына килә шул Туфан. Ә безгә таң белән китәргә кирәк. Биреп тормас шул, син сорап кара әле, сине тыңлый ул. Халык язучысы дигән исемнән дә баш тартты бит ул, син әйткәч, – ди Гәрәй Рәхим.

Кичтән Марсель Галиев телефоннан Туфан Миңнуллин номерын җыя.

– Исәнмесез, Туфан әкә!

– Ярыйсы әлегә. Живой, – ди Туфан.

– Сәламәтлекләр ничек, Туфан әкә? Нәҗибә ханым еш елмаямы? Сез бит Нәҗибә ханымга гына түгел, безгә дә бик кирәкле шәхес, Туфан әкә.

– Йә… йә… – дип куя Туфан Миңнуллин, рәхәт изрәгән тавыш белән.

– Безгә генә түгел, бөтен халыкка кадерле шәхес бит сез, Туфан әкә. Шуңа күрә сәламәтлегегез турында халык кына түгел, үзегез дә бераз кайгыртырга тиеш. Хәтерлисездер, элек машинага гына утырып йөргән түрәләрдән көлә идегез, аяклары бетә бит бу бичараларның, дистрофикка әйләнә баралар бит болар дип… Менә хәзер, депутат булгач, сез дә гел машинада… Әзрәк җәяү дә йөрергә иде, Туфан әкә. Бигрәк тә иртәнге якта… Сез бит Казансу буенда торасыз хәзер. Менә шуннан, саф һава сулап, иртән эшкә җәяүләп барулары үзе бер шифа ич… Әйтүемчә, сез бит халыкка кирәк язучы, Туфан әкә… Шекспирдан кала, икенче зур драматург.

– Йә, йә, – дип куя Туфан Миңнуллин, иркә мырылдауга күчеп.

Марсель Галиевтән болай ук кайгыртучан, җылы мактау сүзләрен еш ишетүгә күнекмәгән Туфан Миңнуллинның зиһене таралып китә, каш арасындагы өч ермачлы җыерчыгы языла, күңеле тула.

– Рәхмәт инде җылы сүзеңә, хак әйтәсең, иртәләрен җәяү йөрергә бик кирәк тә соң… Тукта әле! Син нишләп болай… аек баштан үзең… Хискә бирелеп киттең әле… Берәр йомышың бар мәллә?

– Йомышым дип, Туфан әкә, әллә ни йомыш юк инде анысы. Шул… машинаңны биреп торсаң дигән идем, иртәгә, иртәнге якта…

– Гомер булмаганны нигә бик җәелеп сөйли дисәм… Баштан ук йомышыңны әйтергә иде аны.

– Ул хакта бит Ризван Хәмиднең беренче һәм соңгы язган хикәясе бар, Туфан әкә, – дип, сикәлтәле көлә Марсель Галиев. Пауза бирмәскә, Туфан әкәне мактау иләслегеннән айнытмаска кирәк дип, тизрәк сөйли башлый:

– Күршесе Гайҗан бабайга Мансур исемле малай йөгереп керә дә: «Бабай, Рәмиснең велосипедын алып торыйм әле?!» – ди. Шулчак Гайҗан бабай: «И-и улым, улым, йомышыңны алай ордым-бәрдем хәбәр итмә син, – ди. – Башта хәлне белеш, сихәтлегең ничек, бабай, башың авыртмыймы, аякларың сызламыймы, диген. Сыерыгыз сөт бирәме, Хөсни әби коймак пешерәме үзеңә, дип сора. Минем күңелне тәмам йомшарткач инде, оныкның биләсәпитен үзем китереп куярмын алдыңа», – дигән. Берничә көннән соң теге Мансур исемле малай тагын шулай йөгереп кергән дә: «Исәнме, Гайҗан бабай, исән-сау гына торасыңмы, аякларың сызламыймы, Хөсни әби тәмле итеп коймаклар пешерәме үзеңә?..» – дип тезеп киткән. Моңа бик күңеле булган Гайҗан бабай, малайның башыннан сыйпап: «Хәзер инде төп сүзгә күчсәк тә була. Йомышың ни иде, олан?» – дип сорап куйган.

«Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна!» – дип кычкырып җибәргән малай.

Бу кыйссаны тыңлый-тыңлый, Туфан Миңнуллин бик рәхәтләнеп көлеп куя да:

– Хикәяң шәп! Ризван Хәмид язгандырмы-юкмы, әмма хикәяң әйбәт! – ди. Бераз уйланып тора да, саранлык ягына юмартлыгы белән, юмартлык ягына саранлыгын бизмәнгә куеп карый да: – Болай булгач, иртәгә иртән эшкә җәяү барырга туры килә инде… – ди.

Пыт-пыт

Бөтен депутатлар да юри генә уйный, ә Туфан Миңнуллин чынлап уйный… Шулай итеп, ул, СССР Югары Советы сессиясендә законнар кабул итеп утыра торгач, 17 кило 658 граммга кимеп, тәмам ябыгып кайтып төште. Бөтен дөньясына кул селтәде дә туган авылына юл тотты. Трактор сатып алды. Үзенекен дә, күрше-тирә карчыкларның да бакчаларын сөреп-тырмалап чыккан быел. Бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, помидор, кыяр утырткан. Кориандр, әнис, борыч, тәмәке, тмин һәм тагын әллә ниләр чәчеп бетергән.

– Тракторыңның маркасы нинди? – дип кызыксына язучылар.

– Дүрт тәгәрмәчле инде, – ди ул, сорауны бик өнәмичә.

– Ә маркасы нинди?

– Арткы тәгәрмәчләре зуррак, алгылары бәләкәйрәк.

– Юк, маркасы нинди?

– Маркасы дип… Пыт-пыт итеп эшли инде!..

Васыять

Шигърияттә җыйнак булыгыз,

Көнкүрештә тыйнак булыгыз!

Туфан Миңнуллин,

СССР Язучылар берлеге әгъзасы, СССР халык депутаты, СССР Югары Советы әгъзасы, ТАССР Югары Советы депутаты, КПСС члены, СССР һәм РСФСР Язучылар берлеге идарәсе секретаре, КПСС өлкә комитеты әгъзасы, Азия һәм Африка илләре комитеты әгъзасы, Иделне саклау җәмгыяте әгъзасы, «Современник» һәм Татарстан китап нәшриятларының редсовет әгъзасы, «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы, «Идел» журналына фатиха бирүче, Татар дәүләт академия театрының худсовет әгъзасы, ТАССРның Культура фонды әгъзасы, Почёт Билгесе ордены кавалеры, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Республика комсомолының М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР Министрлар Советының Почёт грамотасы белән бүләкләнгән, элеккеге ДОСААФ члены, элеккеге пионер

Искәрмә.

Бу икеюллык шигырь, чынлап та, Туфан аганыкы. Ә инде автор исеме астына ул башкарырга тиешле җәмәгать эшләрен санап төшү – мәзәк табасы килүдән. Монда бар да дөрес. Буталып, хаталанып бетмәс өчен, аны Туфан аганың үзеннән яздыртып китерттем. Илле яшьлегенә багышлап чыккан нәни генә китапта басылганнан соң, ул аны беренче кат күргәндәй, көлә-көлә укып чыкты да:

– Бер кешегә шушы кадәр җәмәгать эшен тапшыралар димени?! Җүләр илдә яшибез бит, әй! – дип куйды.

Безнең хакта

Беркөн килеп, каһкаһәләп көләр Вакыт:

– Боларныңмы бөек булу исәпләре?!

Туфан, уйнап, робагыйлар язган чорда

Йөргән күпме шагыйрь кисәкләре?..

Матурлыкка караш

– Хатын, тыңла әле! Туфан агабыз Миңнуллин чибәр хатын-кызга карата менә ничек оста килештереп әйткән:

 
Язмыш сине көнче ирдән саклый күрсен —
Матурлыгың көн дә тотып кыйный торган, —
 

дигән. Шәп бит! Карап-карап торам да… Сине дә бит, хатын, айга бер тәпәләп торырга була, ә!

– И-и картым, хет атнага – бер, дисәң, кулың корыр идеме?!

Ул чакта

Сентябрь ае. Бил каешы кебек ялтырап яткан асфальт юл таулар, гәрәбә сарылыкка манылган урманнар аша бара. Гариф ага Ахунов белән машинада Азнакай киңлекләрен тамаша кылырга чыкканбыз. Яңа гына мул табыннан кузгалгач, кәеф шәп, мин шигырь юллары сибәм:

 
Очты дөнья читлегеннән,
Тарсынып, күңлем кошы.
 

– Тукай бөек шул. Кирәк бит шулай галәми итеп әйтергә! – дип, Гариф ага тел шартлатып куя. Гадәттә, Гариф аганың сүзне өзек-өзек тыңлавын беләм, ә монда, машинада, ул какланган кебек утырырга мәҗбүр, тыңламый хәле юк, шуңа күрә яңа «патроннарны» чыгара торам:

 
Үлем-китемнәрне яза күрмә,
Мин кайтканчы исән торсыннар.
 

– Бу кем шигыре? – дип, Гариф ага әсәренеп куя.

Мостай Кәримнең «Авылдашка хат» ы шушылай тәмамлана, дигәч: «Мостай олпат шул инде! Чынлап та шулай бит, авылыңа кайтасың, фәлән-фәләннәр ничек дип сорыйсың, ә кемдер күптән дөньядан киткән, ишетмәгәнсең, синең өчен ул һаман исән-сау булган. Менә бит нинди мәгънәле шигырь…»

 
Туган ягым, – ап-ак табын, —
Ап-ак шәлеңне ябын,
Ап-ак шәлеңне ябын да
Шәмдәлләр булып кабын.
 

Бу юлларга сокланып, Гариф ага тагын бер тапкыр миннән кабатлатып тыңлады да, шигырьнең Айдар Хәлимнеке икәнен белгәч, һич тә ышанырга теләмәде: «Ай-һай, ялгышмыйсыңмы? Аның шигырьләре бит… йомыркасын ашыгып әрчесәң, бәбкә җитлекмичә туа бит әле, – шундыйрак… Рифма, ритм ягыннан да аксак-туксак була торганые. Шаккатырдың син мине. Әйтергә кирәк әле Шаһидә апаңа, укып чыксын китабын. Аннары мин үз фикеремне белде– рермен.

Тавышны көрәбрәк алып, мин тагын Гариф ага ягына шигъри сүз юлладым:

 
Бу җаныңны чайкап алыр өчен,
Дөнья агымсулар яраткан.
 

– Әйбәт. Бик мәгънәле әйтелгән. Бусын кемнеке дип белик?

– Хәсән Туфан.

– А-а, Туфан Туфан шул инде! – диде Гариф ага, гамьле итеп, сакалы бар сыман, ияк очын сыпырып куйды.

Машина, чокыр-чакырларны янтая-янтая үтеп, тигезлеккә чыккач, мин:

– Гариф ага, теге шигырь юлы Хәсән Туфанныкы түгел, минеке иде, – дидем.

Гариф ага башын артка ташлап, көлеп куйды да:

– Синеке булуына карамастан, әйбәт әйтелгән, – диде.

Көлеп калсыннар

Күңеленә көн нуры төшкән кеше генә шаян сүзне кабул итә, үзеннән дә, бүтәннән дә рәхәтләнеп көлә белә. Шикчел, сагаюлы, сәләте чамалы бәндә, гадәттә, һәр үткен сүздән дерт итеп китә, кара коелып чыга. Язучылар арасында да көлә белү ягыннан төрледән-төрлесе бар иде: партиягә тугры җитдилек битлеге киеп, Гариф Гобәй, Афзал Шамов кебек тораташ калганнар да. Андыйлар, коммунизмга барып җитеп, аяк салындырып утыргач кына, рәхәтләнеп бер көләргә ниятләп яшәүчеләр кавеменнән иде.

Гариф ага Ахунов елгыр акыллы, уенчак уйлы, җиде айдан туган җитез кеше иде. Берничә язучы бергә җыелдымы – ул инде үзәктә, китә шау-гөр, сүз уйнату… Гариф ага дәрәҗәле урындыклар биләвен дә онытып, башын артка ташлап, чатнатып көлә. Шулай, кинәнеп көлгәндә, кәефе шәплегенә көч өстәп, сыңар аягын да күтәреп куйса, җиңел-курач гәүдәсен үз күчәре тирәсендә бер әйләндереп тә чыгарса… бу инде – тапкыр сүзне ошату, көлүнең иң югары кимәленә җитү билгесе.

Өлкән әдибебез Гариф ага Ахунов үзе хакындагы шаяртуларны да эчкерсез кабул итә иде.

Бервакыт Актёрлар йортында ШТМ (Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе) бара. Сәхнәдә шагыйрь Зөлфәт, шулкадәр охшатып, Гариф Ахунов булып сөйли:

– Товарышши!

Я буду говорить по-русски, потому что среди нас есть русские писатели: Рустэм Кутуй и Диас Вали-ев…

Товарышши!

У нашега многонационального татарыскыга наруда есть па-га-вур-ка: адин рукаф пинжәкә никагда не бывает каруче другава рукава пинжәкә, так жы и у писателей: адин чилин никогда не бывает ка-ру-че другава чилина… Союза писателей СССР. Но сириди поэтов есть и такие – дибашыры, пьяниссы и хулиганы – это Зульфат и Мударрис Агълямов…

Зал рәхәт чигеп көлә, конкрет кешенең исемен әйтеп юморга кертүнең татарда беренче яралгысы бит әле бу. Сибгат ага Хәким, янәшәсендәге Гариф Ахуновка төртеп:

– Син, Гарифҗан, СССР Югары Советы депутаты башың белән болай үзеңнән көлдермә, килешми бит, – ди.

– Яшь чакта көлеп калсыннар, – ди Гариф Ахунов. – Олыгайгач, үзләреннән көләрләр…

Атаклы «һә-әйй!»

Гариф ага Ахунов кунакчыл, юмарт кеше иде. Уңайсызланырлык байлыгы булмагач, фатирына да язучыларны алып кайтып, сүздән, табын түгәрәклегеннән, үзе әйтмешли, тәм табып утыра белә иде ул.

Бервакыт ул безне (Разил Вәлиевне, Рафаэль Сәхәбиевне һәм мине) аулак өйгә дип алып кайтты. Без аңа фатирының бик кысан икәнен, хәзер инде зур фатирларга күченү дәвере икәнен сак кына искәртеп алдык…

– Миңа Арча поездларының тавышы ишетелеп тора. Моннан беркая да күченәсем килми, – диде Гариф ага.

Кичке уннарга кадәр бер-беребезне макташып утырдык. Ул табынга эләкмәгәннәр бәхетсез иде, чөнки иң акыллы, иң талантлы, иң әйбәтләр фәкать шушындагы без һәм без генә идек.

– Шаһидә апагыз дачада куна бүген, берүземә күңелсез, – дип, Гариф ага безне озата чыкты.

Җәйге җылы төнге урамнар буйлап, әдәбият турында гәпләшеп, шактый йөргәнбездер. Төнге уникеләрдә мин үзем яшәгән якка баручы соңгы трамвай белән кайтып киттем.

Иртәнге сәгать сигездә телефон шалтырый. Шаһидә апа тавышы: бераз кырыс таләпчәнлек тә, шул ук вакытта борчылу төсмере дә бар сыман.

– Гарифҗан абыең бүген өйдә кунмаган. Сирәк була торган хәл. Кайда икәнен син беләсең булыр…

Мин бу көтелмәгән сораудан куркып калдым. Шаһидә апа безнең өчен Әби патша кебек иде бит, аның кәефенә туры килмәү берәүне дә бизәми иде. Нидер әйткән булам, ә үзем кинәт кенә юкарып калган баш миемне бораулыйм.

– Шаһидә апа, Рафаэль Сәхәбиевләрдә түгел микән ул? – дим, икеләнеп.

Сәхәбинең кварталдагы биниһая зур йортта торуын чама белән аңлатам. Төгәл адрес, йорт номеры, этаж минем хәтер ятьмәсенә эләгә торган балыклар түгел шул.

Минем алама гына аңлатуым да яраган, эзләп тапкан бит Шаһидә апа. Ниагара шарлавыгы кебек галәмәт озын һәм биек йорт каршында фатир номерын инде кемнән сорап карыйм икән дип, чарасыз калып торганда… йөзләрчә тәрәзәнең кайсыдыр бер форточкасыннан бик тә таныш, бик тә кадерле «һә-әйй» дигән тавыш очып чыкмасынмы?! Гарифҗанымны бик сагынганга колагыма ишетелгән сыман гына булгандыр дип, икеләнеп, сагаеп тыңлый башлаган Шаһидә апа.

Хикмәт шунда: табын бик күркәм булып, өстәл янындагы утырдашлар да ошап китеп, кәефе иң югары кимәлгә җиткән чакта, Гариф ага бер җырны башкармыйча калмый иде:

 
Тып-тып кына басып килә
Көмеш тояк тулпар атым.
 

Ул аның соңгы ике юлын, шаяртып, болай дип тә тәмамлый торган иде:

 
Тып-тын гына кайтып киләм,
Кертерме дип өйгә хатын.
 

Шушы җырның алдагы ике юлын кабатлаганнан соң, ул, уң кулын өскә чөеп, күзләрен рәхәт кысып, үтә бер ихлас күтәренке хис белән: «Һә-әйй!» – дип куя, бу инде җырның иң биек ноктасы була. Хәтта Илһам Шакиров үзе дә Гариф агадан: «Шул «һәй» дигән җирен тагын бер кабатла әле, күпме өйрәнеп карадым, әмма синең кебек булдырып булмый», – дип, кат-кат җырлата иде.

Менә Шаһидә апа да икенче тапкыр «һәй» нең кабатлануын көтеп, эчтән генә җырны көйләп тора икән. Кирәк бит, нәкъ көтелгән җирендә тегесеннән дә көчлерәк булып, «һәй» авазы шул мәлдә тәрәзәдән бәреп чыккан лабаса! Шаһидә апа сөекле Гарифҗанының кадерле авазын дөньяга очырып җибәргән тәрәзәнең җиденче катта, уңнан санаганда, утыз икенчесе икәнен чамалап өлгергән.

Усаллыгын елмаюы артына яшереп, йодрыгын күңеленнән генә йомарлап килеп кергән Шаһидә апа. Аны мул табын, хуҗаларның ачык йөзе, Гарифҗанның: «Килдеңме, матурым?» – дип каршы алуы чарасыз калдырган.

Хуҗаларның эчкерсез кунакчыллыгыннан, табынның гел яңарып торган нигъмәтеннән мәмнүн булып, Гариф ага белән Шаһидә апа кичке сәгать уннарда гына култыклашып кайтып киткәннәр.

Кайчакта искә төшәләр дә… Казандагы миллион тәрәзәнең берсеннән Гариф аганың әнә шул атаклы «һә-әйй» е яңгырап куяр сыман…

Юк шул инде. Кайтавазы гына хәтердә.

Эреләр…
 
Сак булыгыз, мәгърур Гулливерлар!
Лилипутлар килә шигырьгә! —
 

дип язган иде заманында өлкән шагыйребез Шәйхи Маннур. Кыска буйлыларны – Пушкин, Лермонтов, Есенин кебекләрне, үзебезнең Мөдәррис Әгъләмнәрне күздә тоткан булса кирәк.

Равил Фәйзуллин да киләчәген кайгыртып, сызланып уйланганнан соң язып куйган әнә:

 
Ваклар эреләнеп калыр —
без киткәч…
 

Аңа җавап рәвешендә шул ук Әгъләмнәр буйлыгыннан Илдус Гыйләҗев болай дип кистереп әйткән:

 
Вак дигәнең бездер инде…
Язып та куйгансың, вәйт.
…Эре буласы килә бит,
Күпме көтик, шуны әйт!..
 
И, бу ваклык

Чаллының «Аргамак» журналы редакциясендә бер төркем язучы гәпләшеп утыра икән. Шулвакыт Айдар Хәлим килеп керә. Йөзе шат. Чираттагы кирпеч калынлыгы китабы чыккан көннәре. Фаяз Дунай, чыраен сытып, аңа төбәлә:

– Син, Айдар туган, бик яман эш кылгансың бит. Китабыңда мине адәм рисвае итеп чыккансың. Имеш, мин, сәрхушланып, мәҗлес табынын бозганмын, өстәлгә менеп сикергәнмен, савыт-сабаларны челпәрәмә китереп биегәнмен, имеш… Тагын, тагын әллә ниләр. Кешене бу кадәрле дә пычратырга синең ни хакың бар!

Айдар Хәлим башын чайкап тыңлап торган да, Фаяз Дунайга бик рәнҗеп:

– И-и, бу татарның ваклыгы-ы… Язган, беткән бит инде югыйсә, – дигән.

Куанычтан

Чаллы мәйданнарында митинг кайный. Ул чактагы шәһәр мэры Алтынбаев исеме өскә чөелгән йодрыклар арасыннан каһәрләнеп яңгырый. Бер кырыйда калфак кигән матур гына татар әбисе баш очына «Долой Алтынбаева!» дигән плакат күтәреп тора. Рус корреспонденты әбигә килеп дәшә:

– Чем он не угодил вам? Этот Алтынбаев плохой человек, да, бабушка?

Әби елмаеп җавап бирә:

– Харуши наш Алтынбаев. Уч-чин харуши чилавик.

Учына акча төрткәч, зиһене таралган әби үзе күтәрәсе плакатка күз дә салмаган икән шул…

Халык күрмәсә…

Миргазиян Юныс, «Биектә калу» дигән әсәрен төгәлләгәч, караламасын тәртипкә китереп, төннәр буе каютасында акка күчереп чыга. Материкка кайту белән редакциягә юллыйсы нөсхәне – бер папкага, караламаны икенче папкага таслап куйгач, эшеннән канәгать булып, палубага менә. Эре йолдызлар астында төнге Һинд океаны ухылдап ята. Күңелдә – канәгатьлек. Миргазиян ага, нишләп артык кәгазьләр (таможнядагы «бүреләрне» шикләндереп) җыеп ятам әле, дип каударланып, каютасыннан каралама кәгазьләр тупланган папканы алып чыга да Һинд океанына ыргыта. Кәгазьләр, чәчелеп, дулкын өстендә тирбәлә башлый. Бераздан «Зиләйлүк» көенә сызгырынып, шәп кәеф белән каютасына керә, яңа төгәлләнгән әсәрен тагын бер сыйпап карарга дип, папканы ачса… йөрәге убылып китә. Ялгыш… акка күчерелгән папканы суга ыргыткан лабаса! Йөгереп, ул яңадан палубага чыга. Аста – ваемсыз-бөек дәрья – татар романын йоткан Һинд океаны җәйрәп ята. Өстә – урак ае белән елмайган күк гөмбәзе. Еламас өчен, үкенечле мизгелне йомшартып, Миргазиян ага үз-үзеннән көлеп куя: гади халыкта «халикъ» дигән сүзен алмаштырып кулланыла торган әйтем нәкъ менә шушындый очракка туры киләдер, шәт: «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер…»

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации