Электронная библиотека » Марсель Галиев » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Марсель Галиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Димәк…

Партия өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев гаҗәеп оста оратор иде. («Оратор» сүзе, Батулла әйтүенчә, «өрә тор» сүзеннән чыккан.) Бигрәк тә ул, язучы-әдипләр каршында чыгыш ясаганда, җәелеп китеп, әдәбият теориясенә кереп батып, соңында исә җиңеп чыккан сыман, үз-үзен ышандыра ала иде. Мәһабәт гәүдәсе белән трибуна артыннан калкынып, бармагын түшәмгә пистолет итеп төбәп, «Почему?!» дигән сүзеннән туктап калган чакта… «У» авазы, бармак очыннан атылып чыгып, түшәмгә бәрелә дә… дәһшәтле пауза урнаша. Шул мәлдә кайбер мүкләк язучыларның, Гамил Афзал әйтмешли, «җаны үкчәсенә китә».

Табеев гадәтенчә Нурихан Фәттах исемен телгә алмыйча калмый иде. Моның күптәнге сәбәбе бар. Кайчандыр ул, Нурихан Фәттахны кабинетына китертергә ниятләп, машинасын җибәрткән. Казан читендәге Чыңгыз посёлогында үз кулы белән төзегән йортта яшәгән Нурихан ага: «Йомышы булса, Табеев үзе килсен!» – дип, «Волга» ны капка төбеннән борып җибәргән. Республиканың хан дәрәҗәсендәге хуҗасы моны бик авыр кичергән, күрәсең.

Әдәбият әһелләре белән очрашуда ул тагын: «Нурихан Фәттах залда бармы?» – дип сорады. Җыелышларны җене сөймәгән Нурихан ага, әлбәттә, юк иде.

– Язучылар – сәер халык бит, – дип сүзен башлады Табеев. – Университетта укыган чактан ук якыннан беләм мин Нуриханны. Тулай торакта без бер бүлмәдә дүрт егет тату гына яшәдек. Арабызда бер Нурихан гына, тумбочкасына йозак асып, аны гел биктә тота иде…

Шул мәлдә, залга бик яңгыратмыйча гына, Батулла әйтеп куйды:

– Димәк, бүлмәдәшләр арасында карак булган…

Юклыктан туган үтенеч

Язучы Нәби Дәүли, Кремльгә килеп, халык телендә «президент» дип йөртелгән Салих Гыйлемхан улы Батыев (ТАССРның Югары Советы президиумы рәисе) кабинетына керүгә ирешә. Яңа фатир алуын, яңа мебель кирәклеген, аны беркайдан да табып булмавын әйтеп, ярдәм итүен үтенә.

– Мин бит мебель фабрикасының да, мебель магазинының да хуҗасы түгел, – ди Батыев. Нәби Дәүли үпкәләбрәк үз дәверендә иптәш Сталинның Шолоховка ничек ярдәм итүе хакында сөйләп ала. Батыев, өстәл артыннан чыгып, язучының янәшәсенә килә һәм, иңеннән кочып:

– Их, Нәби ага! Әгәр Сез – Шолохов, мин Сталин булсам ярдәм итмәс идеммени Сезгә?! – дигән.

Бары бер җөмлә

Тукай клубында язучылар җыелышы бара (егерменче гасырның сиксәненче еллар ахыры). Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, «Идел» журналының берничә санын күтәреп, трибунага менеп бара:

– Менә, иптәшләр, күрегез: журнал тышлыгында сан саен ялангач кыз сурәте! Күрелмәгән хәл бит бу! Безнең татар кызлары беркайчан да болай чишенеп, ялангач килеш ятмаган!

Шул мәлдә арткы рәттән Батулланың калын тавышы ишетелә:

– Алай булгач, җиде миллион татар каян чыккан соң?!

Халык дәррәү көлә. Гөлшат ханымның борыны кызарып чыга.

Шушы бер җөмлә тиз арада бөтен татар галәменә таралды. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә шау килде. Батулланы Финляндия, Төркия, АКШ татарлары чакырып кунак итте.

Шушы бер җөмлә (үз-үзеннән көлә, шаярта икән, димәк, халык яши!) – рухи канат – татарны күккә чөйде. Батулла да яңа дәрт белән, котырып яза, том арты том чыгара башлады.

Аңа һәйкәл куяр өчен, шушы бер җөмлә дә җиткән иде югыйсә…

Бәрәңге

Язучыларның Тукай клубында партия җыелышы бара. Президиумда өлкә комитетыннан килгән түрәләр дә утыра. СССР Югары Советына депутатлыкка Гариф Ахунов кандидатурасы күрсәтелә. Бер-берсен уздырып, әй мактыйлар үзен, әй мактыйлар – түзсен генә җитәкчебез.

Менә трибунага кечтеки башлы, юкагир гәүдәле Җәвад Тәрҗеманов күтәрелә:

– Иптәшләр!

Аның энә күзеннән чыккандай нәзек, күкертле әче тавышы залны сискәндереп куйды:

– Җәмәгать, кемне тәкъдим итәбез без халыкка, ә! Тюремщик бит ул, утырып чыккан кеше. Депутатлыкка без кристальный чиста кешене күрсәтергә тиеш. Мин каршы!

Трибунага Габдулла Шәрәфи чыга. Гомере буе «Азат хатын» журналында үткер хатын-кызлар арасында изелеп, бик йомшак сөйләшүгә күнеккән әдип юаш кына сүз башлый:

– Гарифны ачлык елда колхоз кырыннан ике капчык бәрәңге алып кайтканда тоталар. Үсмер егет ике капчык бәрәңге өчен утырып чыга. Күз алдына китерәсезме, җәмәгать, ике капчык бәрәңге… Ачтан үлмәс өчен… Кырык ел үткәч, шул ике капчык бәрәңгене искә төшереп утырабызмы?! Ике капчык бәрәңге өчен…

Бәрәңге… Бәрәңгегә… Бәрәңгене… Бәрәңгедән… Зал гөр килә, гүя, дөбердәтеп, бәрәңге тәгәрәтәләр. «Аңлашылды!» – дип, кул чабып, үтә беркатлы Габдулла Шәрәфине трибунадан чак төшерәләр.

Арткы рәттә Туфан Миңнуллин белән Батулла сөйләшеп утыра:

– «Тормышта ваклыктан саклан, бассаң, улым, банк бас!» – дия иде минем әти, – ди Туфан Миңнуллин.

– Да-аа, статьясы бәләкәй булган шул. «Халык дошманы» на тарттыра алмаган, – ди Батулла.

Утыз өч һәм бер

Чордашлары арасыннан беренче булып Батулла «жигули» маркалы машина сатып ала. Моны күргәч, Аяз Гыйләҗев көнләшүен яшерә алмаган:

– Слушай, парин, менә мин, утыз өч пьеса язып, аларны илнең җитмеш ике театрында куйдырдым, ә машина алалмадым, – дигән.

– Машина алыр өчен, Аяз ага, утыз өчне үк язарга кирәкми, «Кичер мине, әнкәй!» кебек бер пьеса язу да җитә, – дигән Батулла.

Тибеп кал!

Беренче пьесасын куйдыргач, Батулла Мәдәният министрлыгыннан, кесә тутырып, гонорар алган. Кемнәрнеңдер исендә калырлык итеп сыйларга дип, Язучылар берлегенә килгән. Коридорда бильярд уйнаучы бер төркем язучылар янына җитәрәк, тыгыз итеп бәйләнгән мең тәңкәлек пачканы (ул дәвердә шактый зур сумма) идәнгә ташлаган да аяк очы белән тибә-тибә килә икән. Күп акча мәсьәләсендә тәҗрибәле Туфан Миңнуллин, моны күреп алгач:

– Ярлы чакта тибеп кал, Батулла, баегач тибә алмассың! – дигән.

Җырдан – елауга

Минзәлә театрында Рабит Батулланың «Каерылмасын канатың» дигән спектакле бара. Премьерага бер төркем язучылар да килгән. Сәхнәдә хәлләр куера. Аерылышыр дәрәҗәгә җиткән әти-әни арасында кыз бәргәләнә, «Аерылмагыз, аерылмагыз…» – дип инәлепләр елый. Зал да лышык-лышык елый. Кулъяулыклар манма.

Соңыннан, спектакльне кабул итәргәме-юкмы дигән киңәшмә вакытында, Туфан Миңнуллин болай ди:

– Батулла тагын шундыйрак ике-өч җыр өстәгән булса, халыкны залдан носилка белән алып чыгарга туры киләсе иде…

Буранны билгә урап

Батулла иртән, бик шәпләп, күнегүләр ясый. Билдән чишенеп ташлый. Нәселле йомран йоткан шикелле, тыгыз эч мускулларын астан өскә, өстән аска, уңнан сулга, сулдан уңга йөртеп, уйнатып ала. Стенага беркетелгән баскычта атына. Аннары, салкын су белән тәнен кызыштырганнан соң, табынга утыра. Өч яшьлек җылкы малының түш итеннән, әнис орлыгы кушып, үзе әзерләгән казыны Мәскәү күренерлек итеп юка гына турый. Шул юка кисәкләрне кара ипи телеменә бер кат тезә. Аның өстенә нәзек итеп киселгән лимон тәгәрмәчләрен куя. Чамалап кына тоз сибә, лимонның сусыл күзәнәкләренә мәмрәп пешкән мүк җиләкләрен батыра. Аннары иң өскә шәмәхә алабута сыман рәйхан яфракларын сала, аның өстенә Тын океаннан кайткан, чекердәп торган кызыл уылдык түши, шулай итеп, бәрәкәтле авызга озатыласы бутерброд әзер була!

Чәйдән соң эш бүлмәсенә чыга. Тәрәзәне ачып куя. «Шәп, афәрин!» – дип, буранлы көнне котлый да, билдән ялангач килеш кенә утырып, компьютерын кабызып җибәрә. Ачык тәрәзәдән өйгә мыштым гына үрләгән җәяүле буран биленә сөлге булып уралганчы яза да яза Батулла.

* * *

Батулланың Чыршы авылында йорты бар. Җәйләрен ул шунда ял итә. Авылда «илһам китерүне» үзенчә әзерли ул. Язар алдыннан, музыкага бирелеп ала. Балтадан «Әпипә» көен, аркылы пычкыдан «Зиләйлүк» не чыгара. Җиде төрле курайда озын көйләр сыздырып ала. Борынының бер тишеген бар– магы белән каплап, «Гобой гитарасы» н чината. Аннары революциягә кадәр ясалган кыңгырауны, күреге ямаулы тальянын ала, елап җырлый-җырлый, җырлап елый-елый уйный да тәмам арып язарга утыра.

Куртка урлату остасы

«Вакыйф Нуриевның курткасын урлаганнар!» дигән хәбәр редакцияләрдә бүлмәдән бүлмәгә таралып өлгерде.

– Кызыл курткасынмы? «Кызым интернет-магазин аша Швейцариядән кайтартты», – дип, бик сөенеп сөйләгән иде.

– Анысын яз көне урлаткан иде бит. Бусы – Германиядән кайтартканы – зәңгәр төстә иде.

Шулай сөйләнә-сөйләнә, Вакыйфның эшкә килгәнен көттеләр. Ничек югалтканын бәйнә-бәйнә сөйләтеп, шул процесска үзе дә катнашкан кебек ләззәт аласы килә иде һәркемнең.

– Дачадан кайтырга дип, электричкага утырдым да, – дип, сабыр гына башлады сүзен Вакыйф Нуриев. – Курткамны салып, тәрәзә борысына элеп утырдым гына…Бер бик чибәр кыз каршыма килеп… шундый ягымлы итеп сөйләшә башлады ки, эредем дә киттем инде. Бераздан кызый юкка чыкты, карасам… курткамнан да җилләр искән. Чибәркәй мине сөйләндереп торган арада, арттан килеп, дуслары алып киткәннәр. Төне буе йоклый алмый борчылып чыктым.

– Борчылырсың да, ярты елга ике курткадан колак как та… – диеште дуслары.

– Урлаган кешегә курткам ошады микән, төсен яратты микән, размеры туры килде микән дип борчылдым, – диде Вакыйф, аннары юаш кына өстәп куйды: – Куртка кырыена сумкамны да элгән идем. Аны да эләктергәннәр…

– Эчендә әйбере бар идеме соң? – дип, кыбырсып, сорау бирә дуслары.

– Дачада ашап бетерелмәгән солы боткасын салган банка да… Тагын гәҗиткә төрелгән ипи кисәге дә бер шешә сыра инде… Сумка жәл түгел, бик иске, тузып беткән иде…

– Әх, монысы әйбәт булмаган!.. Курткаңның тәмен җибәргәнсең…

– Иске сумка урлатып йөрергә бомжмыни син?

– Милләтнең абруен төшереп…

– Өр-яңа сумка асып, эченә ноутбук салып, арасына хотя бы йөзлек доллар тыгып, юлга чыгарга булмый идеме?.. Караклар бүтән милләттән булса… Син аларның кәефен төшергәнсең бит! Татар язучысы, никадәр ярлы булса да, урлатканда, шәп, бәһале әйбер урлатырга тиеш!

– Аңлыйм да бит… өч кредит түләгән чагым шул, – дип, Вакыйф Нуриев кыенсынып башын иде.

Караклар алдында оят, бик тә оят иде аңа.

Тәүге шигырь

Туган ягына кайткач (егерменче гасырның сиксәненче еллар башы бу), «Укып барабыз гәҗиттәге язмаларыңны, еш күренәсең, малаҗис!» – дип, Марсель Галиевне котлыйлар икән якташлары.

Газета ягына әйләнеп тә карамаганлыктан, ул моңа бик гарьләнгән. Казанга кайту белән, «Социалистик Татарстан» редакциясенә киткән. Анда М. Галиев фамилиясе куеп, өч юл ярымлык информацияләр чыгара торган Мөшәррәф Галиевне табып: «Зинһар, дип әйтәм, һич югы, ике битлек мәкаләләр яз инде, ичмасам. Оятка калдырасың бит вак-төякләрең белән!» – дип үтенә икән бу.

«Әһ-һә!» – дип уйлаган Мөшәррәф Галиев эченнән генә. Шуннан соң Марсель Галинең шигырь китапларын портфелендә йөртә башлаган. «Мин – шагыйрь», – дип, танышкан бер кызга өләшә икән теге китапларны.

Беркөнне урамнан искәрми дә үтеп китәсе Мөшәррәфне бер кыз туктаткан да:

– Нишләп телефоннан мин шалтыратканны белгәч җавап бирмисең? Йөргән буласың мактанып! «Мин – шагыйрь» дигән булып. Укып чыктым китабыңны, бер тиенгә тормый шигырьләрең! – дип, Марсель Галиевнең җиңел китабын Мөшәррәфнең йөзенә ыргыткан да китеп барган.

Шуннан соң Мөшәррәф Галиев өенә кайткан да Европага таба сузыласы газ трассасы турында ачудан тәүге шигырен язган:

 
Уренгой. Помары. Самотлор. Ужгород.
Урын җәй, Тамара, Саматка, ажгырып.
 
Баязит тарихка керә

Биш яшьлек улы Баязитны ияртеп, Ркаил Зәйдулла университет яныннан бара икән. Кинәт колонналар арасыннан затлы кешеләр төркеме ишелеп чыга. Фотографлар, видеога төшерүчеләр мәш килә. Ул арада төркем аерылып китә – каршыда Президент Минтимер Шәймиев басып тора. Кул изәп, Баязитны ул үз янына дәшә. «Син Ркаилнең улымы, исемең ничек?» – дип, малайның иңеннән коча. Шул мәлдә фотографлар, бер-берсен уздырып, яшен уйнатып ала.

Берничә көннән Минтимер аганың Баязит белән төшкән фотосы «Мәдәни җомга» ның беренче битен тутырып басылып чыга.

– Биш яшьтә… Президентның үзе белән фотога төш әле… Үскәч, кем чыкмас синнән, улым, – ди ата кеше, горурланып.

Бер елдан Ркаил Зәйдулла улын Мәскәүгә алып бара. Кызыл мәйданны, Кремльне тамаша кылып хәйран йөргәннән соң, Баязит әйтеп куя:

– Әти, нишләп Путин үзе күренми?

Мәктәпкә барышлый

Ркаил Зәйдулла, кызы Энҗене мәктәпкә илтешли, аңардан татар әдәбиятыннан «имтихан ала» икән. Дүртенче класста укучы Энҗе шагыйрьләрдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Нә– кыйп Каштан исемнәрен йөгертеп кенә атаган да төртелеп калган. «Болай итик, кызым, – дигән ата кеше, – мин сиңа шагыйрьләр исеменең беренче өлешен әйтәм, син икенче өлешен атыйсың, уйлап тору юк, килештекме? Әйдә!

– Һади?

– Такташ!

– Хәсән?

– Туфан!

– Госман?

– Садә!

– Ләбиб?

– Лерон!

– Ркаил?

– Әти!

– Газинур?

– Абый!

Гомерен озайта

«Марсель Гали «Наран» клиникасында бик кыйммәтле массаж сеанслары ала икән, гомерен озайтырга йөри инде ул» дигәннәрен ишеткәч, Разил Вәлиев:

– Киләчәктә… безне соңгы юлга озатырдай кем калыр икән дип борчыла идем… болай булгач, күңелем тыныч, – дигән.

Романдашлар

Идарә утырышы бара. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, килешү буенча, әйтелгән вакытка тарихи романнарын язып бетерә алмаган язучыларның исемлеген санап чыга. Идарә әгъзалары буларак, Ркаил Зәйдулла белән Галимҗан Гыйльмановка барсыннан да ныграк эләгә (берсе – Кол Шәриф, икенчесе Шәехзадә Бабич турында әсәр язарга алынган– нар).

– Иҗат эшенең катлаулы икәнен мин аңламыйммы?! – дип, отыры кыза бара рәис. – Зур суммада грант алдыгыз бит, димәк, сүздә торырга кирәк. Финанс органнары илһам килүне көтеп ятмас. Тагын бер ай вакыт сезгә. Әгәр дә мәгәр, тиешле срокка әзер романнарыгызны китереп салмыйсыз икән – мин сезне судка бирәм!

Тәнәфескә чыккач, Галимҗан Гыйльманов кәефе төшкән Ркаил Зәйдулланы юата:

– Кайгырма, Ркаил, төрмәдә язып бетерербез…

Еракка китми кара

Депутат чагында Фәндәс Сафиуллин кабинетына Рәфкать Миннекәев килеп керә. Дәвалаучы, күрәзәче, бөтен нәрсәне белүче, кайчакларда Күк катларына менеп, Аллаһы Тәгаләнең үзенә дә киңәшләр биреп төшкәләүче Миннекәев үтенеч белән килгән икән. Халыкны җыеп, дәва сеанслары үткәрү өчен, «Комсомолец» кинотеатрын үзенеке итмәкче, имеш…

– Мин шушы арада гына Япон диңгезендәге цунамины туктаттым. Кичә Кырымны дер селкетәчәк җир тетрәүне булдырмый калдым. Бразилиядә…

Фәндәс Сафиуллин, шунда аны бүлдереп:

– Алай ук ерак китмик! Җир шары турында кайгыртучылар болай да җитәрлек. Менә мин хәзер тәрәзә төбенә шәм куям. Син шуны утырган урыныңнан шырпысыз гына кабызып, аннары… өрмичә генә сүндереп күрсәтсәң – кинотеатр синеке, – дигән.

Өермә-давылларны учы белән каплап кына, торнадоларның муенын борып кына туктата алган кодрәт иясенә шундый да вак, мескен эш кушалармы?!

Рәфкать Миннекәев депутатка үпкәләп, алагаем рәнҗеп чыгып китә.

Чыбыркы тәме

Ул дәвердә әле телевизор дигән йорт шайтаны юк дәрәҗәсендә. Илһам Шакировның радио аша гына халыкка танылып килгән чагы. Ринат Таҗетдин аны Чүпрәле ягына, үзенең туган авылы Кече Чынлыга, кунакка алып кайта. Икесенең дә яшь, егет чаклары.

Менә алар табигать хозурына чыгалар. Яр буйлап барганда, иңенә чыбыркы салган көтүче янында тукталалар. Сүз иярә сүз китә.

– Цүпрәлегә Илһам Шакиров кайткан, диләр, хак сүз микән? – ди мишәр абзаң.

– Кемгә хаҗәте бар аның! – ди Илһам Шакиров, исе китмичә генә. Көтүче абзый аңа сәерсенеп карап ала.

– Илһамның ни моңы, ни комы! – дип тә өсти Илһам Шакиров.

– Нәк сүгәсең аны? Кем булдың шыл чаклы?! Выт син аны, ә! – дип, кайнарланган мишәр абзаң, чыбыркысын селтәп, Илһам Шакировның балтырын «яндырып» та ала. – Илһамга тел тидерергә синең ни хакың бар?! – дип, отыры кыза барган чүкеч кебек абзыйны ничек суындырырга хәзер?

– Ул үзе Илһам Шакиров, шаяртты гына, – димәкче була Ринат Таҗетдинов, әмма соң, хәзер инде моны исбатлый да, кызган агайны тиз генә туктата да алмыйсың, бөтен ышаныч – аякларда.

Көтүче абзый, чыбыркысын колак төбендә чыжылдата-чыжылдата, ике артистны авыл башына кадәр бастырып килә. Шулай итеп, Илһамга тел тидергәне өчен, Илһамга чыбыркы тәмен татырга туры килә.

* * *

– Чүпрәле ягында тап-такыр дала, бер агач та үсми, башыңнан эшләпә төшсә, Ульяновскига кадәр җил тәгәрәтеп бара, диләр, шул дөресме? – дип сорыйм Илһам агадан.

– Таҗига кунакка барган чакта, мин анда үсеп утырган бер агач күрдем, ул да зиратта иде, ул да сынган иде…

Минем җәелеп көлүемне Илһам ага бүлдереп, сүзен «төзәтеп» куйды:

– Чүпрәлеләр – тырыш халык. Хәзер инде яшеллек тә күп, шаулы урманнар да үсә, – диде.

Гайбәт әйбәткә йога

– Үз гомерегездә гайбәтләр күп ишеттегезме? – дип сорыйм бөек җырчыбыздан.

– Һи-и, аларның исәбе-хисабы юк. Студент чорыннан ук башланды, – ди Илһам ага. – Бервакыт Сарманнан Кыям абый телефонга чакыртты. Тавышы бик хәвефле: «Син авырмыйсыңмы?» – дип сораган була. Соңыннан белдем: «Рәшит Ваһапов, көнләшеп, Илһам Шакировны атып үтергән икән» дигән хәбәр таралган булган. Киресе дә булды: имеш, Рәшит Ваһаповны мин агулап үтергәнмен… Бер елны Себердә гастрольләрдә йөрибез, кунакханәгә Казаннан берәү шалтырата бит: «Син исәнмени?» – ди. «Соң, исән булмасам, синең белән сөйләшә алыр идеммени?!» – дим. «Юк, ышанмыйм, син исән түгел!» – ди бу. Күпмедер вакыттан соң кайтып төштек… «Илһам Шакиров үлгән икән» дигән хәбәр бөтен Казанга таралган. Җәсәдемне үз куллары белән кабергә төшерүчеләр дә байтак икән. Бу гайбәтне туктату өчен, телевизордан концерт бирдем. Юк, барыбер ышанмыйлар, иске язма ул, ялган, диләр икән. Шуннан соң Казанның мәдәният сарайларында ун көн буена концертлар бирдем. Халык өстендә халык, бер-берсен таптап керәләр. «Сезнең нигә килгәнегезне беләм мин…» – дим сәхнәдән. Зал көлә. Шулай итеп, мең мәртәбә үтереп, мең терелттеләр мине ул елларда.

Хельсинкида

1968 елның көзендә Илһам Шакиров бер төркем артистлар белән Финляндия татарларына концертлар бирә. Хельсинкида аларны президент Урхо Кекконен үзе кабул итә. Югары кимәлдә очрашудан соң татар миллионеры боларны үзенең супермаркетына чакыра: «Миннән бүләк – җаныгыз ни тели, шуны сайлап алыгыз», – ди. Артистлар ябырылалар. Үз илендәге кибетләрдә кара сатин трусиктан, «Спартак» ның каты ботинкасыннан гайрене күрмәгән кеше шушы кадәр әкияти байлык уртасында торып калсын әле… Бер читтәрәк кыенсынып басып торган Илһам Шакировны хуҗалар, култыклап алып, бусы ошамыймы, тегесен алмыйсызмы дип, кибет буйлап йөртәләр. Илһам Шакиров, күңелләре булсын дигәндәй, әйберләрне тотып карый да кире урынына куя бара.

Бераздан кызышкан, тирләп-пешкән, пар чыгып торган артистлар, кап-кап әйбер күтәреп, кибеттән чыгалар. Илһам Шакиров кулында – чеметеп кенә тоткан бер пар носки… Артистларга бер-берсенә төртешеп, ым кагып көләргә азык була бу.

Отельгә кайтсалар… ни күрәләр… Илһам Шакиров кибеттә нинди әйбер турысында тукталган, шуларның барысы да матурлап төрелеп, бүлмәсенә китереп куелган.

Бөек җырчыбыз ул әйберләрне, Казанга кайтып җитүгә, үзен каршыларга килгән музыкантларга, дус-ишләренә вокзалда ук таратып бетерә. Үзенә бик матур бер пар носки кала…

Кырык биш ел элек…

«…Илһам Шакировның бу юлы ап-ак чалбар һәм кара озын камзулдан булуы, сәхнәдә туктаусыз сикеренгәләп йөрүе, бер җыр башкарган саен, тамашачыларны ялындырырга теләп, сәхнә артына кереп китүе табигый булып бетмәде. Сәхнәдә йөгереп йөрү Әлфия Афзалованы да ардырды булса кирәк, соңгы җырлары залга бик начар ишетелде.

Билет бәяләре турында да әйтми булмый. Концерт әллә ни зур расходлар тотып оештырылмаган. Димәк, билет бәяләренең ике сум, ике сум илле тиен булуы бераз сәеррәк. Биредә филармония җитәкчеләре финанс ягына артык басым ясаганнар. Югыйсә тамашачы өчен күп уңайлыклар тудырылмаган иде. Тамаша залы салкын, күпләр өс киеменнән утырырга мәҗбүр булды».

Миргалим Харисов, Рәшит Гарипов.

Зур концертка зур таләп. – Социалистик Татарстан. – 1970. – 19 декабрь.

Өч татар башы
(Бер агай сөйләгәннән)

Марат Әхмәтовның Казан артында, Балтач райкомының беренче секретаре булып эшләгән чагы. Язгы чәчүләр бара. Районның төньяк тарафындагы бер колхоз рәисе чәчүгә чыгарга карышыпмы-карыша икән. Сирәк була торган мондый «саботажлык» ның сәбәбен урында тикшереп, ачыкларга дип, Марат Әхмәтов икенче секретарьны һәм районның баш агрономын шул хуҗалыкка җибәрә.

Барып төшәләр болар. «Чәчүне башларга иртәрәк, җир өлгермәгән!» – дип, колхоз рәисе аяк терәп черәшә. Бергәләп кырга чыгалар. Дымсу туфракны учка алып, иснәп тә, уып та, кабып та карыйлар: «өлгергән – өлгермәгән» арасында бәхәс куба. Һич кенә дә уртак фикергә килә алмыйлар. Шул мәлдә, җигүле атын ялкау гына атлатып, кыр юлыннан чуваш агае килеп чыга.

– Син, агай, күпне күргән кеше, әйтеп бир әле безгә, – дип, аны туктаталар. Чуваш агае, чалбарын төшереп, шәрә артын яктыртып, җиргә утыра, бераз шулай сәҗдәгә китеп алганнан соң:

– Өлгергән! Чәчәргә пула! – дип торып баса.

Икенче секретарь бу хәлне райкомга кайтып сөйләгәннән соң, Марат Әхмәтов:

– Да-аа, өч татар башы бер чуваш күтенә тормаган икән… – дип куя.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации