Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
15
Атакай Шахрай илче йөзендә Мәңгүк хан башкаласына кич якта гына килеп җитте. Зур кәрван белән килгән каһин чираттагы олауны кәрвансарайда калдыруга, башта Мәңгүк хан сараена түгел, ни сәбәпледер Сафура ханбикә йорты каршына туктады. Ханбикә яшәгән йортның бусагасын атлап керүгә, аңа шаһиншаһ Бәһрам сәламен җиткерде, бары тик шуннан соң гына, ханбикәдән фатиха алып, Мәңгүк хан сараена юнәлде. Шымчылары бу хакта олуг ханга җиткерсәләр дә, Мәңгүк ханның моңа бер дә исе китмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Һәм һәр әмерен үтәргә әзер торган шымчыларына:
– Юлыгызда булыгыз, мин сезгә шуның өчен көмештән дирһәм түлим, – диде.
Яман яктан булса да сөенчене алдан җиткергән шымчылар хан сараеннан буш кул белән чыгып киттеләр, ә бит зур өметләр белән кергәннәр иде. Ахыр килеп, каһин Шахрайның зур кәрван белән Гунстанга юнәлүе турында Мәңгүк ханга Көнбаш атакай җиткергән иде инде. Мәңгүк хан барча хәбәрне дә тыныч кабул итте. Ул инде үз дигәненә ирешкән иде – угланнарын яуга озаткан, ай саен булмаса да, атна-ун көнгә бер алардан хәбәр алып тора иде. Сармат ханның кышлау каласы – Гунстан – аңа ошый. Ниләр генә кыланмасын ханбикәсе, ул аны ярата, бар кылган гамәлләрен дә кичерә килә иде. Күп очракта аның киңәшен тота, теге йә бу тәкъдиме белән килешмәгән чакта гына, бик озаклап, тәфсилләп аңлата иде. Һәм, сәер хәл, Сафура ханбикәсе кинәт кенә килешер иде. Шуның өчен ул шаһиншаһ илчесе вә сәүдәгәре атакай Шахрайның әүвәл башта ханбикә йортына туктавын олуг хан буларак бик үк ошатып җиткермәсә дә, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. Ахыр чиктә Сафура ханбикәнең моңа хокукы да бар иде, сарматлар җиренә йортка кергәндәй, кем баш иеп килде, Мәңгүк хан, син түгелме?! Сармат хан һәм аның кызы борын-борын заманнардан ук фарсылар белән аралашканнар, сәүдә иткәннәр, кызлар алышканнар, бу хәл исә шуның дәвамы гына иде. Шымчылары моны аңламый да аңламый, шул ук вакытта кайбер сәясәттән ерак йөргән тупас унуклар да. Әлбәттә, ир – канат, хатын – аяк, дигән гыйбарә дә бар. Шуңа карамастан олуг хан буларак ул Сафура ханбикәсен барлык киңәшчеләреннән дә өстен күрә иде. Ахыр килеп, Мәңгүк ханның яраткан хатыны – Сафура ханбикәсе белән бер дә тәмсезләнәсе килеп тормый иде. Унуклар аның ханбикәсе турында күпме генә авыз чайкасалар да – ул түзәр. Ә хәзер фарсылар белән гуннар дип аталган унуклар арасында яңа төр багланышлар бөреләнеп килә. Ә бу инде дөнья халыклары белән килешеп яшәүнең имин бер чарасыдыр.
Алай да Мәңгүк хан түзмәде, чатырыннан чыкты һәм, атына атланып, боҗра-боҗра утырган урамнардан китте. Берара йөргәч, җансакчыларына да игътибар итми, Сафура ханбикә йортына юнәлде, әмма йортка кермәде, капка кырыннан узып китте. Шул чакта күпсанлы олаулар кәрвансарайга кереп баралар иде инде. Шушы күренеш Мәңгүк ханны тәмам тынычландырды, һәм ул атын үз сараена таба борды. Ләкин сарай капкасына җитәрәк, атын далага чыга торган урамга юнәлтте һәм шунда үзен озата килүче җансакчысыннан башын бора төшеп сорады:
– Илчеләрне кем каршылады?
– Сафура ханбикә, хан.
– Тагын кем?
– Теге җен карчыгы да бар иде.
– Нинди йөк китергәннәр фарсы сәүдәгәрләре?
– Корал һәм төче-мөче, диделәр. Кем, ни, кызлар да.
– Кызларны кем җибәргән?
– Гадәтенчә шаһиншаһ Бәһрам бәк Сафура ханбикәгә юллаган, диделәр. Унуклар кызларга туймыйлар икән, рәхим итсен унуклар ханы, дип әйтеп әйткән, имеш, Бәһрам шаһиншаһ.
– Мин түгел, минем егетләрем кызларга туймый. Шаһиншаһ хаклы, ләкин Мәңгүк хан түгел. Мәңгүк хан үз гомеренә эзләгән кешесен тапты, җансакчы. Шулай дип әйтергә иде ул әрсез сәүдәгәргә.
– Әйттем мин аңа, ханиям, шулай дип әйттем.
– Бер уйласаң, сәүдәгәр хаклы, унбаш, хаклы. Без әтием заманында төрки халыкларының башына да килмәгән фаҗигагә тарган идек, Куриш җизнәй белән Сафура ханбикә коткардылар. Унуклар мәңге-мәңге бурычлы аларга. Тәңребезгә шөкер кылабыз, без тиз арада хатын-кызлы халык булдык. Җитмәсә, әнә фарсы шаһиншаһы кызлар җибәреп тора. Рәхмәт аңа, онытмый баҗаен.
– Сафура ханбикә кызларга бик тиз кияү табар, хан, бик тиз.
– Шаһиншаһ Бәһрам ул кызларны бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле. Кызларны кем алып килә? Хәрәм атакай Шахрай. Ә ул адәмгә мин ышанып җитмим, унбашым, нигәдер күңелем кабул итми ул адәмне.
– Каһин ул, каһин булып калыр да.
– Тимик без аңа, унбаш. Йөри бирсен. Ул безне римлыларга яу йөрергә кодаларга килгән. Ә безнең угланнар инде яудалар. Ә шаһиншаһ илчеләрен мин иртәгә кабул итәрмен. Хәзер син борыл да ханбикә йортына элдерт, һәм шулай дип әйт, олуг хан Мәңгүк шаһиншаһ илчеләрен иртәгә кабул итәргә булды, диген.
– Баш өсте, хан.
Унбашы китеп баргач, Мәңгүк хан үзе яраткан калкулыкка күтәрелде. Калкулыкка күтәрелүгә, тылсымлы дала гүя уч төбедәй җәйрәп ятар иде. Дала Мәңгүк ханны һәрчак каядыр дәште, каядыр әйдәде. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапкан-чапкан да теләгән кешесен табып тынычланып калган иде. Кайнар йөрәген кем шулай су сибеп сүрелдерде соң?.. Кем булсын, Сафура ханбикәсе. Ә бит Мәңгүк хан, сарматлар белән кушылуга, көнбатышка таба яу кузгаласы иткән иде. Һәм яубаш йөзендә. Сафура ханбикә белән кушылуга, гүя кемдер аның канатлы хыялына җәтмә ташлады – җибәрми дә, тыймый да. Канаты да сынмады кебек, канатлары да исән, тик тәгаен очалмас булды. Аның каравы, бөркетләрдәй угланнарына канат үстерде. Аларда өмет хәзер, аларга тапшырды ата-бабадан килгән уй-теләген. Угланнар тормышка ашырырлар аның хыялын…
Иртән бик иртә уянды Мәңгүк хан, Тәңре бүләк иткән көнне бер тезенә төшеп каршы алды да сараена таба китте. Йөгән тезгене ялына ташланган һәм иясенә сабый баладай ияргән чем-кара айгыры аның артыннан китте. Сарае мәһабәт килеп чыкты, сарайны аңа фарсы осталары салдылар, һаман да шул шаһиншаһ Бәһрам җибәргән осталар. Онытмый баҗаен шаһиншаһ Бәһрам. Сарай Мәңгүк ханга ошый иде – иркен, якты, талгын һава. Иң түрдә тәхет. Күчмә халык өчен гадәти хәл түгел иде бу. Тик нишләмәк кирәк, кеше барысына да бик тиз күнегә икән. Хәзер инде Мәңгүк хан үзен шушы сарайдан, түр яктагы бук агачыннан ясалган тәхеттән, сарай сакчы вә хезмәтчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә инде, иң беренче нәүбәттә һәрчак янәшәсендә утырган Сафура ханбикәсеннән башка. Ә бит борынгы төрки бабалары күп очракта чит ил илчеләрен ат өстендә кабул иткәннәр. Иллә күчмә унуклар өчен дә заманалар үзгәрде, Мәңгүк хан нәкышләп ясалган, терәкләре генә түгел, арка терәкләре дә алтынга буялган тәхет урындыгында утыра. Аңа янә бу сарайда шунысы ошый иде – түр якта ике тәхет. Хак, бераз гына кайтышында ханбикәсе утыра. Әйдә, утыра бирсен, Мәңгүк хан үз язмышыннан канәгать иде.
Мәңгүк хан түргә үтте, тәхеткә утырды, әмма тәхет ягында Сафура ханбикәсе күренүгә аягүрә басты, аңа баш иде, янәшәсеннән урын тәкъдим итте.
Утырыштылар.
Күп тә үтми, шаһиншаһ илчеләр башы – атакай Шахрай – тәхет ягында пәйда булды һәм баш ия-ия түргә таба узды да, Сафура ханбикә каршына туктап, бер тезенә төште, шуннан соң гына илче Мәңгүк хан каршына күчеп басты, күкрәгенә кулын куеп, ханга фарсылар шаһиншаһы Бәһрамнан сәлам юллады. Аннары тагын Сафура ханбикә каршына узды һәм:
– Гүзәл ханбикә, тәүге ир-канатыгыз шаһиншаһ Бәһрам сезгә бик тә рәхмәтле. Шуңа җавап итеп, шаһиншаһ сезгә гүзәл кызлар җибәрде. Сасанидлар белән тату яшәгән, сәүдә итеп яткан ханнарына һәм гүзәл ханбикәләренә бүләк итеп мөһерле балдак, камәрле пута, энҗеле башлык тапшырырга кушты.
Каһин атакай шулай диде дә артында басып торган ярдәмчесенә кул изәде.
– Рәхмәт, атакай, рәхмәт, – диде Сафура ханбикә.
– Шушындый ук бүләкләрне һәм асылташлар белән бизәлгән менә бу хәнҗәрне шаһиншаһ Бәһрам гуннар ханы Мәңгүк илбашка тапшырырга кушты. Бәһрам шаһиншаһ сезне янә бер сандык хатын-кыз киемнәре белән котларга әмер бирде, гүзәл ханбикә. Ә аркадашы Мәңгүк ханга – фарсы осталары ясаган кылыч…
Каһин атакай әйтә торды, ә ишләре бүләкләрне Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә каршына китерә тордылар.
Мәңгүк хан алдына өелгән бүләкләрне күздән кичерде, ә менә кылычны каһин атакай кулыннан аягүрә басып алды. Кылыч кынылы иде, кынысы асылташлар белән бизәлгән, сабы кара сөяктән, сап терәгендә – барс сыны. Кылычны кулына алды да Мәңгүк хан Сафура ханбикәсенә карап алды, ханбикәсе аңа бөтен йөзен тутырып елмайды һәм «әйт, ханиям, әйтер сүзең» дигәндәй ишарә ясады.
– Падишаһ җиткергән йөкне исән-имин китереп җиткерүең өчен рәхмәт сиңа, атакай. Гуннар фарсыларның бу игелеген онытмас. Шаһиншаһ Бәһрамга җиткер, атакай буларак мин угланнарым көнбатышка таба җибәрдем инде. Алар бүген Кара диңгез буена оялаган готларны куып яталар, Атилла угланым Ольвия каласы өчен сугыша. Мин ышанам, атакай, һәм шулай дип шаһиншаһыңа да җиткер: минем угланнарым, Тәңре язган булса, Римга кадәр барып җитәрләр.
Илче каһингә Мәңгүк ханның нотыгы ошады, ул, әле ханга, әле ханбикәгә баш ия-ия, берничә адым артка чикте һәм, ишләрен ияртеп, тәхет ягыннан чыгып ук китте. Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә күзгә-күз карашып алдылар, һәм икесе дә елмайдылар. Елмаюлары бер булса да, шаһиншаһның атакаена карата икесе ике фикердә калдылар.
16
Җәйге җылы вә ямьле көндә булды бу. Өйлә вакытына таба шифалы яңгыр сибәләп алды. Тимерче остасы йөзендә Ольвия каласына килеп урнашкан Тугран кечкенә инеш аркылы салынган күперне үтте дә алачыклар, балта осталары каралтылары, таш кисүчеләр остаханәсе, тире иләүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, бау ишүчеләр, ук-сөңге ясаучылар каралты-лапаслары ике яклап урнашкан урамга килеп чыкты. Мәһабәт йортлы өйләргә ия булган бай кол сатучылар урамы артта калды. Нәкъ шул бай йортлар тезелгән урамда ул ясак җыючы магистр Гаурәнцәйне очратты. Магистр гадәттәгечә берүзе генә түгел иде – янында бериш легионерлары һәм янәшәсендә яңа унбиш язына аяк баскан улы Аэцәй атлый иде. Магистр Гаурәнцәй улын һәрчак үзе белән йөртә, римлылар гадәте буенча, картаеп олыгайгач, үз урынына калдырырга ниятедер, күрәсең. Магистр белән Тугран элек тә очраштыргалаштыргаладылар. Магистр аңа һәрчак шикләнеп карап калды. Кирәкмәгән зур гәүдәле, йомры кара сакаллы булгангамы, магистр аңа һәрчак игътибар итте һәм останы күздән яздырмаска тырышты. Ул аның кемдә эшләвен белә иде инде, хәтта беркөнне оста кулыннан корал да сатып алды. Нәрсә-нәрсә, коралны тимерче тоҗрата белә иде, күңелне генә түгел, кулны да тартып тора иде ул ясаган корал. Шуңамы, останы күргәч тә: «Нишләп йөри бу байлар урамында?» – дип, остага аркылы төшмәкче иткән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, аннары оста да бөкре күперне чыгып бара иде инде, ә анда һөнәрчеләр урамы башлана. Гәрчә соңрак анда барасы булса да, магистр останың аркасына карап калу белән генә чикләнде.
Магистр бүген гадәти эшкә чыккан иде – ясак җыярга. Магистр кансыз гына түгел, явыз да. Ул берәүгә дә ташлама ясамый. Әгәр дә мәгәр кем дә булса тиешле ясагын түли алмаса, ул аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый, шулай ук камчы белән суктыруны да гадәти хәл итеп күрә иде. Аның шундый чиккә барып җиткәне бар, ясакны түли алмаган кешенең колларын базарга чыгарып сатарга да күптән күнегеп киткән иде инде, ул гынамы, хәтта ясакчыларның балаларын да тартып алгалады. Башына Рим легионерлары кебек кикрикле очлым кигән, кулына тире бауга корыч чыбык аралаштырып үргән камчы тотып йөргән магистр Гаурәнцәйне күрүгә, бае-ярлысы, ясакчылар буларак, тизрәк капкаларын ябарга, аның күзенә чалынмаска тырышалар иде.
Шуның өчен оста Тугран аның кырыннан тизрәк таярга тырышты, бөкре күперне чыгуга, адымын тизләтә төште. Магистр Гаурәнцәй артта калса да, оста Тугранның эченә яман шом кереп оялаган иде инде. Чөнки аңа бүген иртән хуҗасы, ясак җыючы киләчәк безгә, дип сөйләнеп, кемгәдер зарланып йөргән иде. Тугран белә иде: чыгымнары күп булгангамы, аңа оста буларак мулданрак түләгәнгәме, хуҗасы магистр Гаурәнцәйдән куркыбрак яшәде, чөнки үткән айда түлисе ясагын түли алмады. Хак, Гаурәнцәй хуҗаны кисәтеп кенә китте, имеш, киләсе килүенә акчаны җыеп тор. Бу инде җитди кисәтү иде. Ә магистр Гаурәнцәйнең кисәтүен ясакчылар яхшы беләләр иде – балаларына кадәр алып китә башлый. Ә аның, алачык хуҗасының, җиткән алма кебек кызы бар иде. Хәер, осталарның остасы хуҗасы өчен әллә ни кайгырмады – табар дип уйлады. Ул бүген, кеше күзенә чалынмый гына, Исла янына барып килгән иде. Исла аңа хәбәр итте – яубаш Атилла калага якынлашып килә икән инде. Тугран шатлыгыннан ни кылырга белмәде, магистр, хуҗасы аның өчен гүя кысыр кайгы иде. Тугран башында бер уй бөтерелде: ничек калага керер яубаш Атилла? Кала нык иде, кальгасы таштан, капкалары – тимер тасмалар белән ныгытылган каты имәннән. Ә кальга эчендә – ике зур легионерлар лагеры. Башкисәр магистр кул астында да каты куллы легионерлар бар – йөздән артык хәрби. Ничек, нинди юллар белән керер Атилла калага? Ә калага кермичә, римлыларны җиңеп булмаячак. Диварлар биек, ике адымга бер легионер тора, моның өстенә дүрт саклау баганасы, дүрт капка. Ни генә булмасын, Атилла яубаш кала эченә керергә тырышыр. Китәр суеш-кырыш. Ни белән бетәр орыш? Тимерчеләр башы Тугран белми иде. Әллә соң алачык хуҗасы белән киңәшергәме? Хуҗа кулында йөздән артык оста һәм дистәләрчә коллар, ут янында– корыч коючылар. Төрле-төрле яклардан җыелган төрле телдә сөйләшүче халык… Юк, ярамас хуҗага бу хакта сиздерергә, ярамас. Эшне бозып куюы бар.
Алачыкка җитүгә, Тугран борынына әче төтен исе, гөрләвекләрдән елгага таба аккан шакшы су исе килеп бәрелде. Ул бу алачык хуҗасына Исла тәкъдиме белән ялланган иде. Хуҗага менә дигән кораллар ясады, ә теге аларны, базарга чыгарып, шактый югары бәягә сатты һәм табышлы булды. Шуннан тагын-тагын осталар яллады, хәзер инде янә ике яңа алачык ачты, кешеләр яллады, коллар сатып алды. Бер сүз белән, Юстин атлы хуҗасы кинәт кенә баеп китте. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. Ләкин җәнлек исен ерактан ук тойган магистр Гаурәнцәй дә Юстин хуҗаның кем икәнен сизеп алган, күрәсең. Шул тирәләрдә урала башлады.
Алачык яклап кычкырулар ишетүгә, оста Тугран адымын тизләтә төште. Тимерчеләрнең күбесе ерак көнчыгыштан килгән гуннар һәм Өрәк елгасы буенда көн күргән венедлар иде. Ике халык ике телдә сөйләшсәләр дә, шактый тату хезмәт итәләр иде.
Алачыкка килеп керүгә, авызы-борыны канаган тимерче Сакалбайны күреп, Тугран аңа таба ашыкты. Чөнки тимерчеләрнең барысы да аңа буйсыналар иде.
– Ни булды, Сакалбай?
Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да аты-башы белән сүгенеп куйды:
– Гаурәнцәйнең эте килгән иде, бәйләнепме бәйләнә. Тел каткан идем үзенә, авызыма ук менеп төште. Хуҗа да дәшми тора.
– Ни өчен сукты?
– Хуҗабыз ясагын түләмәгән икән, хәзер Гаурәнцәй магистр үзе килә. Без синең кызыңны алып китәбез, дип янады да, мин тегеңә, бирсәк алырсың, дидем. Кызны император сараена тарттырабыз, ди.
– Ясак җыючы хак әйткән, Гаурәнцәй үзе дә килә, мин аны юлда күрдем, – диде Тугран.
– Ул эттән туган нәмәстә мине дә кол итеп сатам, дип янаган иде инде.
– Хуҗа ни диде?
– Сатсам алырсың, башта борын астындагы маңкаңны сөрт, диде.
– Шәп әйткән.
– Әйтте дә, борылды да китте шул. Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. Мин синең башта, сасы венед, сакалыңа ут салам, дип бакыра башлады.
Венедның исеме Славин иде, ләкин аңа беркем дә исеме белән дәшмәде, тимерчеләр өчен ул Сакалбай иде.
– Хуҗаның ясак түлисе килмимени?
– Бераз көтеп тор, менә өч-дүрт көннән кораллар сатам да барысын да түләрмен, дип ялварды ялваруын, ләкин тегенең хуҗаны ишетәсе дә килмәде.
– Чынлап та шулаймы икән, Сакалбай?
– Кесәмдә бер солидым да юк, дип аклана. Атна-ун көнгә көт инде, ди. Мин сиңа магистрны өстерәм, дип китеп барды.
Ул арада хуҗа ишегалдына легионерлары белән Гаурәнцәй килеп керде. Шуннан ишегалдында шау-шу тагын да артты. Гаурәнцәй туп-туры болдырда басып торган хуҗа янына үтте. Легионерлар артыннан тимерчеләр дә болдыр янына килеп туктадылар.
Магистр, йөзен чыта төшеп, тимерчеләргә таба борылды һәм теш арасыннан:
– Сезгә ни калган монда? – дип сорады һәм Тугран остага текәлеп: – Бу синең эшеңме? – диде.
– Мин баш тимерче, магистр, алар миңа буйсыналар, мин хуҗага буйсынам, – диде шактый кыю рәвештә оста Тугран.
– Син миңа баштан ук шикле күренгән идең, димәк…
– Мин хуҗамны якларга килдем, магистр.
– Кемнән?..
Тугран оста җилкәсен сикертеп куйды.
– Ә мин синең малаеңнан шикләнәм, йөзендә өмет юк, – диде болдырда басып торган хуҗа Юстин.
– Малаемнан?! Ха-ха-ха, малай минеке, тиздән ул җыя башлар ясакны сездән, Юстин, ишетәсеңме – ул! – дип, кулындагы камчысы белән итек кунычына суккалап алды. – Син миңа кырык бер солид ясак түләргә тиешсең. Миңа түгел, империягә, императорга. Ишетәсеңме, кырык бер солид. Юкса кызыңны алып китәм.
– Малаеңның исеме-аты ничек?
– Нигә сиңа минем малайның исеме?
– Кызымны алып китсәң, малаең миңа калдырырсың.
– Мин сиңа малай калдырам, Юстин?!
– Башка баш, Гаурәнцәй, – диде хуҗа. – Ышан, мин синең малаең бер ел дигәндә менә дигән кеше итәчәкмен, менә дигән. Әйе, тимер эшенә өйрәтәчәкмен. Беләсеңме ни диләр бездә һөнәрле кешегә, Гаурәнцәй?! «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс».
– Җитте, җитте, Юстин, күп телеңә салышма. Кем дә сиңа малай калдырырга җыенмый. Бу малай, беләсең килсә, Юстин, минем урыныма Ольвиядә ясак җыючы булып калачак. Хәрби ул, уктан ала, ятаганда орыша.
– Атта йөри беләме?
– Нигә ясак җыючыга атта йөрү?
– Минем тимерчеләр башы гун, ә ул хәтта атны биетә ала, ул синең угланың атта йөрергә өйрәтер иде.
– Усал телле кеше син, Юстин. Мине син читкә алып китмә, мин синнән ясак таләп итәргә килдем.
– Ассаң да, киссәң дә, Гаурәнцәй, сиңа бүген түләр акчам юк. Хәтта бер солидым да.
Осталар башы Тугран янәшәсендә басып торган Сакалбайга иелә төште.
– Хуҗаның чынлап та акчасы юкмы, Сакалбай?
– Яңа алачык салдырды ич, юк, дигән була.
– Синдә ничә солид бар?
– Кичә җиде иде. Әйе, бүген дә җиде.
– Җиде.
– Миндә егермеләп җыелыр. Мә, ал да җый ишләреңнән калганнарын. Җый, җый, аптырап карап торма. Мин сиңа иртәгә солидыңа кадәр табып бирермен. Ышан.
– Кырык берне үк җыеп булыр микән?
– Булыр-булыр, җый. Авызы тыгылсын Гаурәнцәйнең.Тиздән без ул солидларны өчләтә кайтарырбыз. Әйтте диярсең, Сакалбай.
– Булды алайса, мин киттем.
Әмма бүген Юстин хуҗа тиешле ясакны түләргә җыенмый кебек. Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага һәм ни сәбәпледер атасы янына чыгып баскан яңа унҗиде язы тулып узган кызга карап торды. Ахыр башын чөя төшеп, легионерларына карап торган тимерчеләр башына күз ташлады. Яшерми, ошамый иде аңа бу гуннар остасы. Кулы алтын, ә менә йөрәге тулы дошманлык кебек иде. Ахыр Гаурәнцәй теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә тимерчеләр башы Тугран янына килде. Ул арада Сакалбай килеп җитте һәм тимерчегә итәген күтәрергә кушты. Күрде дә таң калды Гаурәнцәй, Сакалбай тимерче итәгенә алтын солидлар койды. Бу ни бу?! дигәндәй, Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага, атасы янәшәсендә бераз елмаебрак кылтайган кызга карады һәм:
– Миңа ким куйганда илле солид кирәк, Юстин, – диде.
Шунда кыз аһ итте, ләкин егылмады, атасының җиңенә ябышты. Кыз тәмам өлгереп җиткән иде, тәҗрибәле колбиләүче буларак Гаурәнцәй кызның тулынкы күкрәкләренә төшкәнкара чәчләреннән, шомырт кара күзеннән, өстендәге зәңгәркүлмәгеннән, алтынга буялган сандалыннан ук күрде – кыз өлгергән. Кызның балтырлары тулынкы, сандали бавын тезенә кадәр уратып бәйләгән. Җитмәсә, үзенә карап торуын сизепме, кыз, юри мыскыл иткән кебек, атасы тирәли тулынкы янбашларын уйнатып йөреп чыкты.
Тимерчеләр башы болдырда басып торган хуҗага таба бер адым ясады һәм кулын күтәрде. Ул арада Гаурәнцәйнең ике легионеры йөгереп болдырга менделәр һәм кызны эләктереп алдылар. Гаурәнцәй ым кагып кына болдырга таба кузгалган осталар иясенә күрсәтеп алды. Һәм Юстин хуҗадан: «Ни тели ул?» – дип сорагандай итте.
– Минем алтын куллы остам ул, Гаурәнцәй, ал тиешле акчаны да чыгып кит йортымнан.
– Тиешле акчаны биргәч тә, Юстин, тиешле акчаны биргәч тә. Ә монда бары тик кырык бер солид. Мин синнән илле солид таләп итәм. Остаңа таянмакчысың, Юстин, әллә соң кызыңны аңа кияүгә бирергә исәбеңме?..
– Юк, Гаурәнцәй, остамнан андый сүзне ишетмәдем. Ишеткән булсам, бәлки, уйлап та караган булыр идем. Чөнки Ольвиядә бер оста ул.
– Һэ, – диде Гаурәнцәй һәм янә итек кунычына камчысы белән суккалап алды. – Син миңа илле солид бирергә тиешсең. Яңа алачык салдың? Салдың! Анда яңа корал ясатасың? Ясатасың…
– Нишләп бик тиз үзгәрттең, кырык бер солид дигән идең бит?
– Беренчедән, син үзеңдә гун остасы тотасың. Ә аларны кол итеп тотарга гына рөхсәт ителә. Алай да мин аның коралны оста ясаганы өчен гафу итә килдем, ташламалар ясадым. Бүген ясамыйм. Түлә!
– Минем ул хәтле акчам юк, Гаурәнцәй. Кичә генә Рим легионерлары илле солид алып киттеләр. Имеш, калагызны, базарыгызны саклыйбыз.
– Димәк, син, Юстин, император Феодосийга ясак салудан баш тартасың?
– Юк, магистр, баш тартмыйм. Мин сине гадел булырга чакырам, һәм ясакны кичектереп торуың үтенәм.
– Кичектерә алмыйм, Юстин. Мөмкин түгел. Димәк, кызың биреп җибәрәсең, шулаймы?
Осталар башы бу юлы Гаурәнцәй каршына ук килеп басты.
– Кичер безнең хуҗаны, магистр. Риза булсаң, без сиңа корал белән түләрбез.
– Варвар грекча сөйләшә, – дип гаҗәпләнде Гаурәнцәй. – Күрче, варвар грекча сөйләшә, Аллаһы телендә.
– Мин римлыларча да сөйләшәм, магистр.
– Сугышларда да катнаштыңмы?
– Сугышларда да катнаштым, әсир дә булдым, магистр.
– Гун бит син, гун булгач, уктан да аласыңдыр, хәнҗәр дә ташлыйсыңдыр.
– Мин сугышчы түгел, магистр, гәрчә әсирлектә аз-маз торсам да, мин – камил корал ясаучы оста. Син минем хуҗама ясак җыярга килдеңме?
– Шулай булса ни, гун?
– Тагын күпме солид тиеш сиңа минем хуҗам?
– Һа-һа-һа, гун кадәр гун минем белән аяк терәп сөйләшә. Син минем өчен варвар, – диде Гаурәнцәй. – Ишетәсеңме, варвар? Мин сине изге Аллаһы телендә сөйләшкән өчен генә кичерәм, гун.
– Аллаһы һәммә халыкны тигез яраткан, гун.
– Аркаң камчы телиме әллә синең, гун?
Гаурәнцәй шулай диде дә муен тамырлары чыбыркы сабыдай калкып торган тимерчегә карады, ут кебек ачу катыш яна башлаган яшькелт күзләренә, ахыр легионерларны уратып алган тимерчеләрне, колларны күздән кичерде.
– Таяк ике башлы була, магистр. Хуҗам сиңа тиешле солидлар тәкъдим итә. Тәмсезләнмә. Ал да кит. Тик хуҗама акча биргән өчен тамгалы кәгазен биреп калдыр.
– Куасың, – диде Гаурәнцәй, башын чөя төшеп. – Гун гына димәссең үзен. Карале, Юстин, син шушы гунга чынлап та кызыңны кияүгә бирергә җыенмыйсыңдыр бит?
– Кыз үзе риза булса, мин аңа чынлап та кызымны бирер идем, магистр. Чөнки аның куллары гына түгел, йөрәге дә алтын.
– Димәк, гун алтын йөрәкле, ә мин таш йөрәкле булып чыгам, Юстин?
– Мин сиңа алай дип әйтмәдем, Гаурәнцәй. Әмма үзең дә шулай дигәч, йөрәк синдә чынлап та таштыр, күрәсең.
– Менә нәрсә, Юстин. Син миңа тиешле солидны бирәсең һәм хәзер үк. Бу булырдыр – бер. Икенче шартым, койма кырында колларың торамы? Торалар. Синең остаң шуларның берсен сөңгедән алсын. Мин сиңа ташлама ясыйм. Юстин, эштән чыккан колыңны алдыртам. Мин дә тамаша кылам, син дә артык авыздан котыласың.
Хуҗа Юстин тәмам каушый калды, әле койма буенда торган колларына, әле аягында нык басып торган остасына карады. Ахыр килеп, аның бер колын да югалтасы килми иде, хәтта эштән чыкканын да. Аңа эшләп эштән чыкты лабаса ул. Аннары шул коллары өчен ул калада яшәгән легионерларга ай саен илле солид акча түләп тора.
– Минем бер колымны да югалтасым килми, магистр. Син бу кыланышың белән законны бозасың.
– Ничә колың бар?
– Син сатып алмадың ич аларны, магистр. Булганнары барысы да минеке. Утыз язы тулыр-тулмас үлгәннәре дә булды, аларның җаннары җәннәттәдер, тырышып эшләделәр.
– Куй, Юстин, куй. Кол кешемени ул, кол ул ике аяклы хайван, шулай дип язган олуг галимебез Аристотель. Ал сөңгең, оста! Юк, бирегез ук-җәя остага! – дип, легионерларына боерды каны кызган магистр.
Баштанаяк коралланган легионерлар ике колны дивар кырына бастырдылар һәм остага ук-җәя бирделәр.
– Ни кылырга исәбең синең, Гаурәнцәй? Алладан курык, Хода сиңа моны кичермәс.
– Аларның җаны җәннәттә булыр, Юстин.
– Коллар да безнең кебек үк халык, Гаурәнцәй.
– Безнең кебек булсалар, богауда булмаслар иде, аларга Алла каргышы төшкән, Юстин.
– Венедлар алар, алла бәндәләре. Кылма моны, Гаурәнцәй.
– Ә син миннән түгел, остаңнан үтен. Син боерырсың, ә ул кыласын кылыр, Юстин.
– Гаурәнцәй, христианмы син?
– Христиан, христиан, Юстин. Ләкин мин яһүд христианы түгел, грек христианы. Кансыз Константиннан алдым мин ул христианлыкны. Ә ул колларны, әсир төшкән готларны арысланнарга ашарга ташлаткан, сабыйлар канында коенган. Ә руханилар аны барыбер изгеләр санына керттеләр.
– Сине дә кертерләр дип уйлыйсыңмы?
– Мин аларга җиңел үлем китерәм, Юстин. Синме, минме күбрәк гөнаһлы булырбыз, анысын Аллаһ үзе бизмәнгә салып үлчәр.
Һични аңламаган, үзләрен белә-белгәннән гомерләрен җир идәндә йоклап, төтенле алачыкта уздырган, күпләре күрек тартудан узмаган коллар, бер-берсенә аркаларын терәп, дивар буенда басып торалар. Аяклары богауда, куллары күкрәкләрендә, бөкреләре чыккан, кабыргалары беленеп тора.
– Юстин, Юстин, шушы ике кол үлгәндә генә кызың үзеңдә кала. Ә колларны остаң уктан кылыр.
– Кылма моны, магистр.
– Грекмы син, Юстин? Йә сез, тимерчеләр, кайсыгыз венед, кайсыгыз гот, кайсыгыз гун?.. Мин беләм, канун буенча хуҗа колны үтерә алмый, ә менә тимерчеләр остасы гун моны кылыр. Чөнки алар кансыз халык.
– Моның каһәре сиңа төшәр, Гаурәнцәй.
Ул арада Тугран кырына Сакалбай килеп басты һәм аның кулына зур гына күн капчык тоттырды. Оста Тугран, үлчәп карагандай, янчыкны уч төбендә сикертеп алды да болдырда басып торган хуҗага ташлады. Ә теге исә янчыкны тотып алды.
– Хуҗа, сиңа тагын тугыз солид. Түлә шуңа.
Ачуы кабарган магистр әле остага, әле хуҗага күз төшереп алды. Ул арада хуҗа Юстин болдырдан төште, янчыкны Гаурәнцәйгә түгел, аның улы Аэцәйгә бирде. Әмма Гаурәнцәй үз тугызын тукыды.
– Юстин, тиешле солидларың түләсәң дә, колларың остаң уктан алыр. Бу – минем шартым!
Акчаны бирүгә, кызны сакчылар җибәрделәр, һәм ул янәдән атасы кырына менеп басты. Кылган гамәленнән соң Юстин хуҗа да батыраеп китте, башын чөя төшеп:
– Бир боерыгың, магистр! – диде.
– Кһм, – дип тамак кырды Гаурәнцәй. – Кһм, Юстин. Ясагың түләдең. Мә, түләгәнгә кәгазең ал. Үзең төшеп ал.
Хуҗа Юстин салмак кына болдырдан төште, шулчак аны Гаурәнцәй кушуы буенча ике легионер эләктереп алды.
– Бу нишләвең, Гаурәнцәй? – диде хуҗа Юстин.
– Без хәзер синең белән тамаша кылабыз, Юстин. Курыкма, бары тик тамаша кылабыз, һәй, бирегез остага хәнҗәр!
Оста Тугран легионер китергән хәнҗәрне алмады, итек кунычыннан үз хәнҗәрен тартып чыгарды.
– Мин бу хәнҗәрне синең улыңа бүләк итәм, магистр. Мә, ал, углан. Бу хәнҗәрдә хуҗаларның Тәңре кодрәте бар.
Гаурәнцәй, үтә кызыксынып, улы кулындагы йөзе ялт-йолт иткән хәнҗәргә карап торды һәм, ирен чите белән елмаеп:
– Бирегез ук-җәя остага. Оста колларны уктан алсын! – дип боерды.
Тимерче Тугран кулына ук-җәя китереп тоттырдылар. Тугран акрын гына хәрәкәтләр белән укны җәя керешенә элде һәм, күз ачып йомганчы, баш очыннан очып барган карганы атып төшерде. Карга, лап итеп, нәкъ магистр аяк астына килеп төште. Иллә магистр бер мәлгә каушый калса да, сер бирмәде, карга тәнен үтәли тишеп чыккан укны алды да янә тимерчегә бирде.
– Мәргән икәнеңне күрдем, әмма шарт көчендә кала, оста. Йә син колларны, йә мин сине дивар буена куям.
– Яхшы, магистр, – диде тимерчеләр остасы һәм янә укны керешкә элде. Элде дә бер тезенә төште, укны колларга төбәде. Бу хәлне күреп, хуҗа Юстин остага таба ымсынды, әмма аны легионерлар нык тоталар иде. Шул мәлдә оста укны магистр малаена таба борды.
– Ярамый, алма аны укка, остам, алма! – дип кычкырды хуҗа.
Ләкин ук малайга төбәлгән, җәя кереше тартылган иде инде. Керешне җибәрәсе дә… Магистр гына түгел, бу хәлне күреп, легионерлар да шым булдылар – берәү дә кымшанмады, сүз катарга да кыймады. Беләләр иде, кем дә булса билендәге коралына үрелә икән, аның күкрәген шундук останың угы тишеп чыгачак. Шулчак магистр Гаурәнцәй ике кулын күтәрде.
– Булды, булды, оста. Әмерем кире алам. Җибәрегез хуҗаны, – дип боерды легионерларына магистр. – Җибәрегез! Сау бул, Юстин…
17
Соңгы гасырда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш өчен Ауропага капка иде. Атасы Мәңгүк хан аңа: «Римга юл ачкычы – Ольвия каласы», – дигән иде. Һәм атасы хак булган булса кирәк. Кала үтә хәтәр ныгытылган. Моның өстенә, бу калада иң камил кораллар ясала, калканнар чүкелә, ук-сөңгеләр суктырыла иде. Тәгаен үк булмаса да, нигездә коллар сату исәбенә яшәгән бу каланы, Рим империясе үз кулында тота. Каланы Рим орыш тактикасын яхшы белгән, өйрәтелгән, үзара корыч тәртип саклаган ике гарнизон легионер саклый. Императорлар бу каланы, ни сораса вә үтенсә дә, коллар белән сату итүче Германрих король кулына бирмәделәр. Чөнки Ольвия каласы стратегик яктан уңайлы урында тора иде. Ике яклап каланы камый башлаган угланнар моны яхшы белсәләр дә, орышның ни белән бетәсен белмиләр иде. Сәүдәгәр йөзендә кала диварларын күреп кайткач, Атилла кадәр Атилла яубаш буларак курка калды. Курку табигый иде– кала гадәттән тыш нык ныгытылган. Бөек диварларга ничек менәргә, ничекләр калын имән такталардан ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган капкалар аша кала эченә үтәргә?.. Уйланырлык иде яубашка.
Яубаш буларак атасы Мәңгүк карары белән үзенә килеп кушылган Биләү абасы яугирләрен сул кулына куйды, ә үзе уң кулга басты. Каланы алырга хәзерлек көн-төн барды. Баламбир углан һәрдаим яубаш кырында булды. Атилла яубаш һәр көн диярлек бәйгеләр уздырды, диварларга менәргә баскычлар ясатты.
Төп һөҗүм көне җитәргә ике көн калгач, Атилла яубаш табын җыйды. Биегрәк түмәрдә Атилла үзе утырды. Аның кырында кич якта гына кача-поса каладан чыккан һәм гуннар туктаган ыстанга иртәнге якта гына килеп җиткән Исла кешесе утыра. Хәбәре яхшыдан түгел. Каланы ике гарнизон легионер саклый икән. Бу зур көч иде. Җитмәсә, алар кала эчендә. Моның өстенә капка сакчылары һәм магистр Гаурәнцәйнең башкисәрләре. Соңгылары аеруча куркыныч, дип әйткән Исла, чөнки бик тә яман орышалар икән. Атилла яубаш ягында бер өстенлек бар иде – римлылар атта сугышмыйлар, легионерлар җәяүлеләрдән генә тора. Далада гуннар өстен булсалар, калада җәяүлеләр өстен иде. Ахыр килеп, Атилланың империя сугышчылары белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. Шул сәбәпле Атилла меңбашлары белән кат-кат киңәште, һәрберсенең фикерен тыңлады, хәтта багучы йөзбаштан да киңәш сорады. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. Калага үтә алган хәлдә гуннарны әнә шул ташбакалар каршы алачак, алар янына якын килмәле түгел – озын сөңгеләре белән дошманны чүплиләр генә, имеш. Атилла яубаш табындагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Гуннар зур сынау алдында тора. Йә алар, калага үтеп кереп, дошманны җиңәләр, йә гасырлар буена бабалары хыялланган һәм Атилла яубашка кадәр килеп җиткән теләкне үти алмый һәлак булалар, йә булмаса, әсир ителәләр. Римлыларга әсир төшкән хәлдә, колбиләүчеләр гуннар белән нәрсә эшләргә беләләр иде– Римга кадәр олы юл баганаларына кадаклаячаклар һәм тимер кадаклар белән. Бу – римлыларның сыналган җәзалары.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?