Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Әле булса хәтерендә, Мәңгүк хан гадәттәгечә даладагы калкулыкка туктады, гадәттәгечә атыннан төшми генә карчыкны каршыларга булды. Ул җансакчысына әйткән иде: «Килмим, бармыйм, дисә, бәйләп, атка салып булса да алып кил», – дигән иде. Әйтүен әйтте җансакчысына шулай дип, соңыннан үкенү тойды. Чөнки бер тапкыр карчык турында сүз чыккач, Сафура ханбикә аңа, төксе итеп: «Тимә син ул карчыкка, ханиям, ул минем яшьлек истәлегем», – дигән иде. Мәңгүк ханның моңа әллә ни исе китмәде китүен, әмма ханбикәсенең бу сүзләренә йөрәге кысылып куйгандай иткән иде. Икенче бер тапкыр ул Сафура ханбикә кырындагы Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны Кырым тарафларында хәрәкәт итүче Рухил угланга озатмакчы булган иде. Әмма бу хәл-гамәл ирешүгә, Сафура ханбикәсе янә чәчрәп чыкты: «Әйттем бит инде мин сиңа, ханиям, тимә ул карчыкка, дип, азатларга да, алар минекеләр, минекеләр!» – дип, Мәңгүк ханның тәмам җанын кыйды. Мәңгүк хан ике арада булган бу тәмсезләнешүне, булмагандай кабул итеп, онытырга теләде, әмма карчык күз алдына килгән саен, ярсуы янә кабарды. Булган яман әйтешүне оныту өчен Мәңгүк хан көнаралаш яугирләре арасында бәйгеләр уздырды, көннәр буена мәйданда югалды, мәгәр мәхәббәте көчле идеме, аннан әйләнеп кайтуга, Сафурасын эзләп тапты, кочагына иңде, булган хәлләрне, зинһар, оныт дигәндәй, күзләренә карады.

Ул чынлап та аңа гашыйк иде, ул аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерми иде. Шуңа карамастан алар арасында каршылыклар да булгалады, әмма барыбер мәхәббәтләре өстен чыкты, тагын килештеләр, тагын сөештеләр, шуннан бер мәлгә тынычланып, юанып калдылар. Мәңгүк хан ханбикәсенә кала белән идарә итүне тапшырган иде, хәтта заманында бу хакта бөтен халык алдында игълан итте. Шул көннән Сафура ханбикә кала күтәртергә кереште. Карчык аша Ираннан ташчылар, төзүчеләр китертте, далада тиңе булмаган кәрвансарай салдырды. Көче-сәләте җитмәгән халыкка кала читенә сәмәннән өй күтәртергә рөхсәт итте. Бер сүз белән, элек тә утрак тормышка омтылган сармат һәм угорлар кала салырга керештеләр. Бу чара исә төрле яктан сәүдәгәрләрне тартты, сату-алу илгә вә халыкка муллык китерде. Әнә шулай Мәңгүк ханның җиңел кулы белән Сафура ханбикә сәүдәгәрләр Азак дип атаган каланың түрәсе булып китте. Бер уйлаганда, Мәңгүк хан моңа кинәнергә тиеш иде кебек, ә ул исә еш кына ханбикәсенең бу эшенә көнләшеп карады. Ул арада Сафура ханбикә Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны унукларның кызларына өйләндерде һәм аларга, фарсылар кебек, йортлар салып бирде. Иң яманы – азатлар Мәңгүк хан оештырган бәйгеләрдән баш тарттылар, ә Мәңгүк хан азатларга зарлана алмады. Хәер, кемгә зарланырга тиеш иде ул? Сафура ханбикәсенәме? Ул аны барыбер аңламас иде. Чөнки фарсы азатлары, калада туган халык буларак, фарсы сәүдәгәрләренә бик тиз арадаш булып киттеләр. Бер тапкыр табында матур итеп ашап утырганда шул хакта сүз кузгаткач, Сафура ханбикә тәмам төскә үзгәрде һәм: «Син, ханиям, кагылма инде минем азатларыма. Алар миңа кала салуда ярдәм итәләр. Син үзең мине кала түрәсе иттең түгелме соң, ханиям?! Әгәр дә син, ханиям, ары таба да бу сүзең кабатлыйсың икән…»

Күрде ич Мәңгүк хан, Сафура ханбикәсенең сипкелләре юкка чыкты, бит-йөзенә гүя ут капты, күзләрендә чаткылар уйнаша башлады. «Булды, булды, әйттем – кайттым, ханбикәм, әйттем – кайттым, ханбикәм», – дип әйткәнен сизми дә калды. Ләкин инде ханбикә Сафура кайнарланган иде. Ул тагы да зәһәррәк итеп: «Хан булсаң, хан бул инде!» – диде дә, ашаган көмеш кашыгын ташлап, чатырыннан ук чыгып китте.

Әле булса күз алдында, җансакчысы каршына китергән карчыкны ул эретерәк кенә каршы алды. Карчык килергә теләмәгән, ә җансакчысы аны, чүпрәккә төреп, ат сыртына салып китергән. Калкулыкка җитүгә, җансакчысы карчыкны, ат өстеннән алып, аягына бастырды, чүпрәген сүтеп җибәрде. Әнә шулай Мәңгүк хан каршында халык «убырлы карчык» дип йөргән кортка пәйда булды. Әмма карчык, аякка басуга, гуннар ханы Мәңгүккә түгел, лач итеп җансакчының битенә төкерде.

– Аббау, мәхәббәтсез! Карчыкны урламасаң, беткәндер сиңа кызлар!

– Кичер, кичерә күр, анакай, – дип, карчыкның аягына төште җансакчы.

Ләкин убырлы карчык карашын ат менгән Мәңгүк ханга юнәлткән иде инде.

– Һай, менә кемгә кирәк булганмын икән мин, – диде карчык һәм, ирен чите белән генә елмая-елмая, Мәңгүк ханның атына таба кузгалды.

– Алай түгел, алай түгел, анакай, – дия-дия, Мәңгүк хан аттан төште, ни кылырга белми, ат йөгәнен кысып тотты.

– Алай булмаса, болай булыр, Мәңгүк хан. Мин синең кырыңда озын-озак торырга дип килмәдем, әйтер сүзең әйт тә мин китәм. Әйт, гуннар ханы, шул хәлләрдән соң мин сине кем дип атыйм? Кияү дипме? Кияү дисәм, киявем була алмадың. Ил башы дисәм, ил башы моны кылмас иде…

Карчыкның фәлсәфи фикере һәм аңа кияү дип әйтергә җыенуы Мәңгүк ханның күңелен шактый йомшартты. Ул ат тезгенен җансакчысына ташлады да карчыкка таба кузгалды. Шулчак җансакчысы карчыкның күлмәк итәгенә ябышты. Карчык аңа әйләнеп тибеп җибәрде һәм, бала итәкле күлмәгенең чабуын күтәрә төшеп, Мәңгүк ханга текәлде.

– Унбаш, унбаш, дим, читкәрәк китеп тор әле, – диде янә карчыкны туктатырга җыенган җансакчысына Мәңгүк хан.

Карчык чем-кара күзле, албасты дип йөрсәләр дә, күрер күзгә чибәр иде. Төз борынлы, эчкә батканрак яңаклы, кара кашлы иде. Заманында карчык чибәрләрнең чибәре булгандыр, хак. Ләкин карчыкның кара күзләренә карауга, Мәңгүк ханның бөтен тәне аша ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән тетрәнү узды. Сәер хәл, карчык гүя аны сихерли башлаган иде. Ул тик торганда гасабиланды, ни әйтергә белми торды. Ул да түгел, карчык күлмәк итәкләрен җыя төште дә кылганнар өстенә утырды.

– Әйе, утырып сөйләшик әле, анакай, – диде тынычлана төшеп Мәңгүк хан һәм янына чүкте. Ул бернәрсәгә шаккатты, каян килә көч вә гайрәт бу карчыкка? Нинди изге фәрештәләр аны кулыннан тотып йөртә? Бит кешене бар нәрсәдән дә мәхрүм итеп була: иленнән, туганнарыннан, мәхәббәттән. Ә менә аны гайрәтеннән, яшәү көченнән аерып булмый. Бу карчык заманында барысын да берьюлы югалткан: илен дә, туганнарын да, шаһиншаһка булган мәхәббәтен дә. Ә менә гайрәте әле булса ташып тора. Бу гайрәт унукларда да булды, яшәү көче. Олау һәм гаилә вә хатын-кызларын югалттылар, әмма гайрәтләре, яшәү көчләре калды. Бүген унуклар тагын аякланып киттеләр. Әнә шул гайрәтне һәм яшәү көчен угланнарына биреп калдырырга тиеш ул. Каршында утырган карчыкта әнә шул яшәү гайрәтен күрде Мәңгүк хан, шуңа карчыкны тыңларга булды.

– Чиннардан кыйналган унуклар сарматларга килеп кушылмаган булсалар, Мәңгүк хан, гүзәл Сармат хан кызы Сафураның мәхәббәте кабынып китмәгән булса, Кара Иделне кичү түгел, Җаек тирәсеннән дә уза алмаган булыр идегез. Иң әүвәл Сафура ханбикәңә рәхмәт әйт, ул бер сиңа гына түгел, синең кебек ирләр аның кырында тулып яталар иде, синең халкыңа да кулын сузды, берсеннән-берсе сылу кызларын егетләреңә бирде. Хәзер ил түрәсе булып алсаң да, элек бер дә болай гаярь хан булып күренмәгән идең миңа. Миннән үч алырга йөрмә, хан, мин инде – ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән, сөясен сөйгән хатын-кыз затындагы кеше. Күзеңә бәреп әйтәм, мин сине, дала ханы, яратмыйм. Сармат хан кызы гүзәл Сафурага өйләнгәнең өчен генә түгел, минем углымны аның куеныннан, җылы куеныннан аерган өчен яратмыйм. Мине калкулыкка дәшүең дә миңа ошамады. Мине кан дошманың йөзендә күрә башладыңмы әллә, ил ханы?!

– Юк, һич юк, анакай. Бәһрам шаһиншаһ бүген минем баҗаем. Баҗай туган түгел, шулай да якын кеше. Аннары аның углы бездә, сез дә, – диде ни әйтергә белми аптыраганнан Мәңгүк хан. Сизде, тойды, ят аңа бу карчык, беренче күрүдә үк ят булып тоелган иде, әле дә ят кеше булып кала бирә.

– Шаһзадә Бәһрам сарматларны ташлап китмәде, дала ханы, мин аны үзем Фәрүзгә озаттым. Туар-тумас шаһиншаһ буласы кеше иде углан һәм булды да. Соңгы вакытта фарсылар белән Кушан төркиләре тату гына яшәп киттеләр. Бәһрам бәк йөзендә сарматларны фарсылар белән кушарга дип килгән иде, дала ханы Мәңгүк. Ике арага сез килеп кердегез, унуклар. Бәһрам шаһиншаһ сезнең дошманыгыз түгел, Мәңгүк хан, Бәһрам шаһиншаһ унуклар ханы белән тату яшәргә тели. Сезнең дә, фарсыларның да кан дошманнары – римлылар белән чиннар. Бәһрам шаһиншаһ сезгә аркадаш булырга тели, дала ханы Мәңгүк. Ул сине римлыларга яу йөрергә өнди һәм үзе дә бар көче белән шул тарафларга таба кузгалмакчы. Шул хакта сездән хәбәр алу белән.

– Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар булсам да, баҗай Бәһрамның изге теләген ирештергән өчен рәхмәт сезгә, анакай!

– Килен хак булса, унуклар ханы түгел син, ә гуннар ханы, римлылар сезне «гуннар» дип яза башладылар, димәк, кыргыйлар.

– Мин римлыларга кадәр готлар белән күзгә-күз очрашырга тиеш, анакай. Минем өчен готлар бүген әрәмтамаклар, коллар сату исәбенә баеп яталар, җитмәсә, үзләре комсызлар, түрәләре йөзләрчә хатын тоталар.

– Хатын-кыз тоту гаепме, дала халкына хатын-кыз тоту гаепме?! Ил түрәсе канаты астында йөзләрчә хатын-кыз булырга тиеш.

– Ләкин мин бер Сафура ханбикәне генә яратам, анакай. Минем уй башым ул түгел, анакай, минем сезгә булган уй башым – нигә сез мине күралмыйсыз? Нигә сез миңа ачулы?..

– Мин сезгә ачулы түгел, дала ханы. Хак, гөнаһлымын, кызларыгыз Фәрүзгә озаткаладым.

– Ә мин коллар сатуны тыйган идем бит инде.

– Ул кызларың Фәрүздә балда-майда гына йөзәләр, далаханы. Мин аларны бәхетсез түгел, бәхетле итәм – шаһиншаһ сараена җибәрәм. Ә бит шаһиншаһ Бәһрам да сезгә олау-олау корал һәм кирәк-ярак җибәреп тора. Мин җибәргән кызлар исә бары тик әнә шул корал бәһасе генә, дала ханы.

– Инде мин нишләргә тиеш, анакай, сезнең белән? Бит сез минем әмер-фәрманым бозасыз.

– Мин сезгә кирәк, хәтта бик кирәк кеше, дала ханы. Мин арадашчы, Бәһрам улым белән сезнең арадагы арадашчы мин, дала ханы.

– Бәһрам шаһзадә сезнең улыгыз идеме?

– Улым иде, дала ханы, улым иде.

– Алай, алай, – диде Мәңгүк хан, беравык зәңгәр күккә карап торды.

Карчык исә кылган башын өзеп алды, җыерчыклар белән ермачланган йөз тирәсендә йөртте.

Тагын ни әйтә ала иде ул карчыкка? Һични. Һәм әйтмәде дә. Мәңгүк хан, чарасыз калган берәүдәй, беравык карчыкка карап торды. Җыерчыклар белән кантарланган йөзеннән тәүге гүзәллекне эзләде. Кара-күксел чырайлы иде карчык. Яшь чагында янып торган күзле, тутсылрак йөзле, зифа һәм сылу кыз булгандыр.

– Ут тояклы атлар, үткен күзле мәргәннәр, батыр йөрәкле сугышчылар синең үзеңдә. Аннары Бәһрам углан китеп тә, сезнең арада калуыма янә шаккатма. Аерыла алмадым. Ул алтынчы Бәһрам булып илгә кайтырга тиеш, дала ханы. Бу хакта әле мин берәүгә дә әйтмәдем. Әмма бу – минем хыялым. Кече Бәһрам – Фәрүз тәхетендә утырасы бала, дала ханы Мәңгүк, – диде җен карчыгы.

– Сафура ханбикә килешсә, – диде, ирен чите белән елмая төшеп, Мәңгүк хан. Аңа бу карчык белән әңгәмә тоту янә кызык була башлады.

Ул арада җайдак ат белән җансакчысы килеп җитте. Мәңгүк хан сикереп атына атланды да далага чапты. Колак янында дала җиле сызгыра, ат тоягына төшеп, йөрәк тибә. Берара чапканнан соң, атын тыя төшеп, үз артыннан җилле генә элдергән җансакчысын көтеп алды, ә теге, иясен куып җитүгә, атын хан белән янәшә атлатып китте.

– Әйт әле, унбаш, синең яныңнан узганда, нәрсә дип әйтте теге җен карчык?

– Хатын-кыз ат түгел, йөгән салып булмый аңа, диде һәм зәһәр итеп көлде.

– Һа-һа-һа! Чынлап та җен карчык икән, – диде Мәңгүк хан, янә карчыкның тапкырлыгына соклануын яшермичә. – Әйт әле, унбаш, син шул карчыктан сабак алыр идеңме? – дип сорады.

– Сабакны мин Көнбаш атакайдан алдым, – диде унбаш. – Ләкин риза булса, бу җен карчыгыннан да сабак алыр идем.

– Миңа җиткерделәр, алар икесе дә бер җептән сөрелгәннәр, дип.

Улына каршы чабасы иткән иде ич, әмма хан ханлыгын итте, Атилла угланны калкулыкта көтеп алырга булды.

Шулчак бер ат арасы артта басып торган унбашы дәште:

– Угланны ат өстендә каршы алыгыз, бабаларыбыз гел шулай иткән. Углан атадан өстә була алмый.

Шул турыда уйлады Мәңгүк хан олаулар җиткән арада. Аннары ул атыннан төште дә тимерче Тугран белән Айгөл апасы утырган арба янына туктап, алар белән кочаклашты, үбеште, хәтта күзләренә йөгергән яшьләрен сөртә-сөртә куаныштылар. Аннары килене утырган арбага таба атлады Мәңгүк хан, аның кырыннан, атасы буена җитәргә тырышып, күкрәген киерә төшеп, Атилла угланы атлады. Сизелерлек авырлы Күркәм килене арбадан төшкәч, Мәңгүк хан үз күзләренә үзе ышанмый торды. Гүзәл иде килене, әйтерсең грекларның алиһәсе, җиргә төшеп, аңа таба килә иде.

– Саумы, килен! – диде, килене кулыннан баланы алды да икенче кулы белән киленнең иңеннән кочты. – Төкле аягың белән унуклар җиренә, балакай.

Олуг ханның күзләрендә мөлдерәп тулган яшь иде. Шатлык яше.

13

Алар бу җәйдә Өрәк елгасына таба җәйләделәр. Ниндидер инеш буена туктагач, Атилла атыннан төште дә түбәле арба эченә үрләде.

– Саулармысез, – дия-дия түргә таба үтте һәм үчтеки уйнаткан Диңгизидны әнисе кулыннан алды.

– Иллак кая?

– Баламбир абыйсы алып чыкты аны. Уктан алырга өйрәтә.

– Улым Диңгизид, атаңны да бераз бимазала әле. Сикерә дә сикерә, эчемне авырттырып бетерде инде, – диде хатын, чин ефәгеннән теккән зәңгәр күлмәген рәтли-рәтли.

Атилла сыңар кулы белән баланы кулына күтәрде һәм әйләндерә башлады.

– Төшереп җибәрә күрмә тагын, атасы, дим…

Атилла баланы, бөтерүдән туктатып, корсагына бастырды, аннары, аягыннан эләктереп, түшкә кебек асылындырды. Бала кычкырып елап җибәрде.

– Имгәтә күрмә тагын баланы. Кит инде, Атилла, бигрәк каты куллысың, – диде хатын, баланы кулга ала-ала.

– Еласын, кычкырып еласын. Җырчы булыр, – диде Атилла һәм баланы кулына алды да янә үчтеки итә башлады. Ни сәбәпледер бала елаудан туктады һәм шырык-шырык көләргә тотынды.

– Җитеп торыр, – диде Атилла, баланы бер читкә җибәрде, торып утырды һәм Күркәмгә елмаеп карап тора башлады.

– Мин синең янга ни өчен кердем дип уйлыйсың инде, – диде ир-ат һәм, үрелеп, хатынның йомшак җиренә шап итеп сугып алды.

– Хилхәл атакай кайда?

– Син, анасы, башта Айгөл апаны дәш.

– Нигә ул сиңа?

– Баланы аңа бир, минем сиңа гына әйтер сүзем бар.

– Бәй, бала янында әйт, ни аңлый ул.

– Мин әйтергә теләгән сүзне бала ишетергә тиеш түгел, Күркәм хатын. Мине атам Германрих король өстенә яу җибәрә. Ә минем башта Ольвия каласына йөрисем килә. Атам белән бәхәскә керәсем килми, башта бу хакта атама Айгөл апа җиткерсен иде.

– Син төмәнбаш ич, бу хакта минем белән киңәшергә тиешсеңме?

– Юк, әлбәттә, Күркәм хатын, юк. Ләкин мин башта синең белән киңәшергә булдым. Киңәшле эш уңар, диләр бит.

– Ярар, ярар, аңладым. Башта мин баланы Айгөл апага илтеп бирергә тиешмен. Шулаймы?!

– Һәй, зирәк хатын булдың да соң, Күркәм… Тик кара аны, тиз әйлән, мине яугирләрем көтә.

– Карале, Атилла, әллә синең миннән тагын бер малай таптырырга исәбең инде.

– Икене, өчне хәтта, Күркәм хатын, өчне. Бар инде, тиз йөре.

– Малайларга туймадың инде.

– Син аларны миңа икешәрне тап, игезәк-игезәк итеп.

– Җүләрем, – диде Күркәм хатын, ир-канатының яңагына кагылып алды да арбадан төшеп китте…

Хатын, баланы Айгөл апасында калдырып, бик тиз әйләнеп кайтты. Һәм ягымлы итеп зарлана-зарлана, эчкәре үтте.

– Көпә-көндез оят түгелме үзеңә, Атилла, дим.

– Оят түгел, Күркәм җаным, оят түгел. Тансыкладым үзеңне. Шул гына…

Наздан соң тынып калган хатын тик торганда әйтеп куйды:

– Карале, Атилла, син миңа яратып өйләндеңме?

– Яратмаган кешегә хан угланнары өйләнмиләр. Булмады синдәйләр нә ак чәчле удмуртларда, нә сары чәчле сарматларда.

– Ярый, – диде, уенын-чынын бергә кушып, Күркәм хатын. – Сары чәчле Сармат кызлары арасында да синең күзең төшәрдәйләр булмагач, ак чәчле удмуртлар арасыннан да тапмагач, мин кем булам соң инде?

– Тәңрем юллаган хатын, Күркәм, Тәңрем юллаган хатын.

– Күр әле моны, һәр унукны Тәңре өйләндерә икән. Үзең ни карадың соң?

– Тәңрем миңа сине хатыным итеп алырга кушты, һәм мин сиңа өйләндем. Шул җитмәгәнме сиңа?! Син миңа ике елга бер малай табып тор. Башкасын мин синнән таләп итмим.

– Анысы инде Тәңре кодрәтеннән генә тора.

– Һәм минем кодрәттән, Күркәм җаным, минем кодрәттән дә, – дия-дия, Атилла янә хатынның куенына сеңде.

Ярсу нәфесен баскач, чалкай төшкән Атилла татлы наздан исәнгерәп калган хатынга әйтте:

– Яуга сине дә алырмын, Хилхәл атакайны да. Хилхәл атакай мине укырга, язарга өйрәтте. Ул, миңа калса, олуг акыл иясе. Ул мине, син – күк, хатын-кыз – җир-су, дип бара. Имеш, мин сиңа яңгыр яудырам, орлыгым салам, ә син кешелеккә дәвам бирәсең.

– Саташкан карт ул. Ничек инде син – күк, мин – җир ди?

– Рух күктән килә, Тәңредән, ди, ул, рух – мәңгелек куәт.

– Күк икәнсең, яудыр, алайса, тагын бер шифалы яңгырың. Ә мин сиңа тагын бер малай табармын…

Күркәм хатын һәрчак әнә шулай кузгатты аны, әнә шулай яратырга чакырды һәм, сөя-назлый башласа, Атилланы тәмам чарасыз итте, ә инде дәрте кузгалган Атилла, өлгереп җиткән татлы җимеш тәмен татыган берәүдәй, назлы итеп ыңгырашып куйды.

14

Сабыр төбе сары алтын, диләр. Мәңгүк хан табын уздырганнан соң, Сафура ханбикә аңа Ольвия каласына таба илче йөзендә шымчылар җибәрергә киңәш итте.

– Ханиям, син угланнарың Ольвия каласына яу җибәрдең. Минем атам, Сармат хан, теге йә бу халыкка яу йөрер алдыннан, әүвәл ул илгә шымчыларын җибәрер иде. Кемне җибәрдең син ул җантауар сатарга көйләнгән базаркалага? Беркемне дә җибәрмәдең. Шулай бит?

– Анысы хак, беркемне дә җибәрмәдем, ләкин бит, ханбикәм, нигә көчлегә хәйлә? Без ул каланы болай да алырбыз.

– Көч үз урынында, куәт үз урынында, ә хәйлә, дошманыңның бөтен уй-теләген белеп тору бөтенләй икенче нәрсә ич, ханиям. Ялгышмасам, әтәчләнүең генә булмаса, син угланнарың Рим империясендәге колларны азат итәргә кузгаттың. Рухил белән Рамул углан киттеләр ич инде. Алардан һәр ай булмаса да, атнага бер хәбәр алып торасың. Син беләсең булса кирәк, ханиям, кем соң ул кол? Рим империясендә нинди шартларда көн күрә ул? Телиме ул синең империя кулыннан азат итүең?..

– Богаудагы адәм баласы түгел, эт тә чылбырдан азат итүне көн-төн көтеп ята, ханбикәм. Димәк, тели кол минем азат итүем, тели!

– Менә шуны тәгаен белү өчен, син башта дошман иленә ышанычлы кешеләрең җибәрергә тиешсең, ханиям. Ул кеше дошман телен белсен, хәтта гореф-гадәтләрен дә. Кесәсендә мул итеп акча йөртсен.

– Син хаклы, ханбикәм, хаклы.

Мәңгүк хан ханбикәсенә кайтарып сүз әйтмәде. Сарматларда борын-борын заманнардан бирле грек телен дә, римлылар телен дә яхшы белгән кешеләр бар. Аларны сәүдәгәрләр сурәтендәме, һөнәрчеләр йөзендәме Ольвия каласына җибәрсәң һәм алар аша каладагы хәлләрне белеп торсаң хәйран булыр иде. Әнә шул ягы белән ханбикәсе торган саен ачыла бара иде аның өчен.

– Уйлап карарга кирәк булыр, ханбикәм. Ушлы киңәш бу.

– Ахыр килеп, ханиям, һәр төмәндә, ким куйганда, бер рухи атакай булырга тиеш.

– Хак, хак, ханбикәм, булырга тиеш.

– Яугирләр арасында йөргән рухи атакай җирдәге Тәңре илчесе ул, ханиям.

– Бездә барысы да бар, шымчылар да, сәүдәгәрләр дә, сәяхәтчеләр дә. Римлыларда ничәмә еллар әсир йөзендә яшәгән Исла берүзе бер төмәнең торырлык, ханиям. Телләрен дә әйбәт белә, тактага язган язуларын да су кебек эчә. Мин аны сараемда тота идем, иртәгә үк синең карамакка бирәм, ханиям. Калганын үзең сөйләшерсең.

– Тугран останы иртәгә үк Ольвия каласына озатырга була. Әйе, һөнәрче йөзендә.

Мәңгүк хан бүген үк бу эшкә керешәм дигәндәй кузгалып куйды һәм, торып баскач, елмаеп ханбикәсенә карады:

– Ярый әле син бар, ханбикәм, – диде.

Ханбикә Сафура ирен озата чыкты, чатыр каршында балалар белән уйнаган Атилланы һәм Күркәмне күреп, чатырына дәште.

– Килен, дим, кил әле бире. Кил-кил, Атилла, син дә. Угланнар үстерәсез. Күр әле, туп кебекләр.

Сафура ханбикә Күркәм янына килде, ике баланы җитәкләп алды һәм чатырына таба китте.

– Анакай, мин кереп тормыйм инде, – диде Атилла. – Эшем бар иде.

– Эшең булса китә тор, ә мин киленне җибәрмим, улларыңны да. Әбиләре ич мин алар өчен, әбиләре. Әйдә-әйдә, килен, ирләр шулай инде алар, бер дә борчылма, китә бирсен. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. Шулаймы, батыр егетләр? – дия-дия, Сафура ханбикә балаларны чатырга алып кереп китте, аңа килене иярде.

Чатырга кергәч, Сафура ханбикә Күркәм киленгә күз төшереп алды. Һәм тулынкы йөз белән елмаеп куйды. Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты – кызарынып чыкты.

– Атилла бит ашыктыра, – диде ул аклангандай, көмәнен яшерергә теләгәндәй, эчен җыя төште.

– Бала табу бәхет ул, киленкәем, бәхет. Булса иде әле минем кырымда шуларның берсе.

– Нигә соң Бәһрам баланы фарсыларга биреп җибәрдегез?

– Шулай вәгъдәләшкән идек, килен. Ил башы биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш. Юкса аның дәрәҗәсе көне белән төшәчәк, көне белән.

Чатырда табын хәзерләнгән икән инде, Сафура ханбикә табынга башта балаларны утыртты, аннары киленен кунаклатты, шуннан соң гына чатыр ишеген ачып карады. Карады да шаккатты, ишек кырында ук Атилла углан басып тора иде.

– Әллә керергә кыймый тора инде? Кер әйдә, яубашмы син?!

Ханбикә Сафура Атилланың кулыннан алды, эчкәре алып керде һәм табынга утыртты.

– Болай ук булыр дип уйламаган идем мин, анакай.

– Җитешегез, ашагыз. Ә мин менә бу бәләкәйне сөям әле. Бир әле, килен, кечесен. Бир, бир, курыкма. Еламас ул. Минем кулда балалар еламый. – Сафура ханбикә баланы кулына алды, табын тирәли йөреп китте. – Күр әле моны, күр. Суеп каплаганнармы, тач атасы, күзләре дә, кашлары да хәтта. Авызын кара әле, авызына чаклы. Һәй, турсайма әле син алай, ятсынма, дим. Әбиең ич мин синең, әбиең…

Атилла табындагы татлы ризыкларга үрелде. Казылыктан да, тутлаган иттән дә, кымыздан да авыз итте. Анакайның табынында фарсылардан китерелгән тансык булган хәлвә, ширбәт кебек төчеләр һәм кипкән йөзем, өрек, чикләвек кебек ризыклар да бар иде.

– Фарсыларның ашы тәмле, ә үзебезнең ризык тансыграк, – диде Атилла янәшәсендә утырган Күркәм хатынга. – Куриш җизнәйдә өч-дүрт ел буена балык, аю ите ашый-ашый, дала ризыгын тансыклый башлаган идем инде. Әнисе, син дә җитеш. Балага сөтең мулдан төшәр.

Сафура ханбикә ир белән хатын арасындагы сөйләшүне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул әле баланы үчтеки итте – сикертте, әле бит алмаларыннан үбә-үбә сөйде, әле елар чиккә җиткән баланы юатырга кереште.

Килененең бала яратуын ишетеп, түр якта карчык пәйда булды. Ул гадәттәгечә тамак кырды, янәсе, ул да бар бу чатырда.

– Анакай, әйдә, табынга уз. Менә килен белән Атилла углан кунакка килделәр әле. Балалары, балалары, анакай, күз алмалы түгел.

– Күз тигерә күрмә тагын, килен, дим. Сабый балага сокланып карарга ярамый, диләр.

– Бәһрам шаһиншаһтан хат алдым, дигән идең, ни яза, анакай? Әйткән идем бит беркөнне. Әйе, менә шул углан инде яу кузгалачак. Бәһрам шаһиншаһка хәбәр итә аласың, гуннар да яуга кузгала.

Менә монысын Атилла һич тә көтмәгән иде. Чөнки яу кузгалу хәрбиләр өчен үзенә күрә сәяси сер иде, ә монда Сафура ханбикә атасы «җен карчык» дип сөйләгән карчыкка барысын да сөйләп бирде. Ә бит яу кузгалуны бары тик меңбашлар да атасы гына белә иде. Димәк, яу кузгалу турында атасы Мәңгүк хан башта ханбикәсе белән уртаклашкан. Шуңа карамастан Атилла:

– Барысы да олуг хан кулында, анакай, – диюдән ары уза алмады. Алай да өстәде: – Юкса мин бүген үк чыгып китәр идем.

– Атаң кулдан тотып торамы, Атилла углан? – диде карчык киная катыш.

– Без башта базаркала Ольвия каласына юнәлербез дип уйлыйм мин, анакай. Ольвия каласын кем саклый, без әле белмибез. Готлармы, Рим легионерларымы?

– Готлар Ольвия каласында тормыйлар, углан. Каланы Рим легионерлары саклый, – диде карчык, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын сиздереп.

– Анакай, борчылма, Мәңгүк хан барысын да алдан уйлап куйды инде, иртәгә илче-сәүдәгәрләр йөзендә Исла белән осталар остасы Тугран Ольвия каласына таба кузгалачаклар. Тугран анда калыр, ә Исла Римга таба юл алыр, диде Мәңгүк хан, – дип, карчыкның авызын томалады Сафура ханбикә һәм өстәде: – Күп тә үтмәс, Атилла углан Өрәк елгасына таба җәйли башлар… Аннан Ольвиягә.

Атилла, ни әйтергә белми, әле булса баланы кулында тоткан Сафура ханбикәгә, карчыкка карап алды һәм күңеленә беренче килгән уй: «Кем гуннарга баш бүген: Сафура ханбикәме, атасы Мәңгүк ханмы?»

– Рухил белән Рамул туганнар яудалар инде, тиздән без дә кузгалырбыз, анакай, – диде Атилла һәм бу сөйләшүдән ниндидер уңайсызлану тоеп торып басты.

– Рухил белән Рамул угланнар Византиягә йөз тоткан аланнарга таба кузгалдылар, Баламбир дә. Ә син бүген-иртәгә кузгалырсың, Атилла углан. Кара аны, киленне ыстанда калдыра күрмә. Борынгы төркиләр яуга гаиләләре белән чыкканнар.

– Мин бу хакта хәбәрдар, анакай, – диде Атилла һәм ишеккә таба кузгалды. – Аш-ризыгыгыз өчен рәхмәт, анакай. Сау булыгыз, – дип баш игәндәй итте почмакта басып торган карчыкка Атилла углан һәм ишек яры җиткәч кинәт туктады да: – Ә сез, карт анакай, ни уйлыйсыз бу хакта? – дип сорады.

Карчык башта килененә күз төшереп алды, ахыр карашын Атиллага төбәп, тыңкышрак тавыш белән:

– Ил анасы мин, Атилла углан, ил анасы. Мин төш күрдем, Атилла углан. Тәңрем миңа әйтте: «Ил куәте киләчәктә Атилла углан кулына күчәр. Ул күтәрер гуннар данын». Мин төшемне сиңа атап юрадым, Атилла углан, юраганым юш килер. Син узарсың дөнья илләре өстеннән давыл булып, син котларын алырсың готларның да, римлыларның да, Атилла углан.

Хәйран калмалы иде карчыкка. Инде чатырдан чыгыпкитәргә торган Атилла карчыкка таба борыла төште, хәтта бер тезенә төште, бу инде аның карчыкка хөрмәте иде. Хак, карчыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да була иде. Ләкин Атилла углан, үзе дә белми, ни өчендер карчыкның сүзләренә ышанасы итте. Әллә соң карчык чынлап та белеп сөйлиме, Тәңре кылычы аның кулында ич инде – унуклар данын күтәргән Тәңре кылычы.

Карчык тагын нидер әйтергә ымсынган кебек итте, ләкин Атилла углан торып баскан һәм чатыр япмасын ачкан иде инде.

– Кайтыр юлда атаң янына кереп чык, Атилла углан, – диде Сафура ханбикә. – Ул сине эзләгән иде. Ә киленне мин үзем озатырмын.

– Яхшы, анакай, – диде Атилла углан һәм чатырдан чыгып китте.

Чынлап та, атасы Мәңгүк хан, аны көткәндәй, Атилланы чатыр авызына ук килеп каршы алды һәм түргә әйдәде.

– Уз-уз, углан, түрдән уз. Утыр әле каршымдагы түмәргә. Шулай. Әйе. Кһм. Ни, анаңда булдыңмы?

– Сез алдан сөйләшкән идегез, атам?

– Син кермә инде, углан, хан белән ханбикә арасына. Алдан сөйләшкән булсак ни дә сөйләшмәгән булсак ни. Сиңа барыбер түгелмени?

– Барыбер дә, барыбер түгел дә, атам. Бер атка ике йөгән кигермиләр.

– Ә менә сиңа без ике йөгән кигерергә җыенабыз. Рухил белән Рамул угланнар хакында сүз бармый. Теге йә бу хәл булса, мин аларга хәбәр итәрмен, һәм алар минем белән килешерләр. Мин сине корал белән тәэмин иттем, шаһиншаһ җибәргән хәбәр җиткерүче күгәрченнәрем бирергә булдым.

– Атакаем кем булыр, атам?

– Хилхәл атакай һәм аның янында Айгөл апаң. Сафура ханбикә дә килеште, һәм мин дә шулай хәл иттем.

– Биләү абам белән без кавышырбызмы?

– Бергә, углан. Ул да килеште синең яубаш булуың белән.

– Атам, мин синең ышанычың акларга тырышырмын. – Атилла торды, атасы Мәңгүк хан каршына килеп, бер тезенә төште. – Мин синнән әмер көтәм, атам. Мине Тугран оста да борчый, атам…

Мәңгүк хан угланның башына кулын куйды, бертын бер ноктага карап уйлап торды. Ул угланының Римга кадәр орыш-сугышлар аша юлын күзаллады бугай, чөнки бу хәлнең аңа җиңел булмаячагын белә иде, көрсенеп куйды.

– Ләкин мине Исладан бигрәк Тугран оста борчый, атам.

– Алар үз юлларында инде, углан. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Империянең төп көче Ольвиядә түгел, Римда, Римга каршы Кече Азиядә Бәһрам шаһиншаһ сугыша. Әлбәттә инде, император төп көчне аңа каршы җибәргәндер. Бер сүз белән, син бик вакытлы яу кузгаласың. Рухил белән Рамул Балкан яклары аша узсалар, син Ольвия аша, Германрих король җирләре аша Римга юнәлерсең.

– Атам, син чынлап тамы коллар сатуга чик куярга җыенасың?

– Әйтсәм әйтим инде, углан, коллар сатуны тыю, җантауар сатучыларга каршы чыгу минем күптәнге хыялым иде. Рим кебек империядә безнең кан кардәшләребез гасырлар буена иза чиктеләр. Моңа чик куючы минем угланнарым булыр. Сафура анаң белән без шулай хәл иттек. Иң мөһиме: безне һәр халык коллыктан азат итүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Без әнә шуңа таянырга тиешбез. Мин белмим, Бәһрам шаһиншаһның явы ни белән бетәр, чөнки Иран үзе дә коллар белән сәүдә итә. Ләкин мин бернәрсәгә ышанам, аны сезне кабул иткән кебек кабул итмәсләр. Әйе, сез яулаган бер генә халык та сезгә каршы чыкмас, чөнки сез, углан, аларны коллыктан азат итүчеләр йөзендә сугышачаксыз. Хак, коллыктан азат итү, теге йә бу халыкка ирек бирү әлегә бары тик алдан уйланган хәйлә генә булыр. Әмма төп чакыруыгыз, төп сөрәнегез халыкларны коллыктан азат итү булыр. Империя кулында йөзләрчә халыклардан җыелган яугирләр хезмәт итә, Сафура анаң уенча, Ольвия каласына керүгә, алар сезнең якка чыгарлар. Бик ихтимал, без уйлаган хәйлә барып чыкса. Синең төп максатың исә, углан, римлылар кулындагы Дауыт, Тургай ханнарның яугирләрен һәм халкын коллыктан азат итү – югалтулар бәрабәренә булса да коткар син аларны. Илгә кайтасыларын илгә кайтарып җибәр, орышка ярардайларын үзеңә ал. Үзең коллар тотма. Әсирләр тот, әмма озак түгел. Син аларның күбесен илләренә кайтарып җибәр. Җиткерсеннәр халыкларына гуннарныңкем икәнлекләрен. Ләкин яуланган халыкларның барысына да уннан бер табышына ясак сал. Юкса сугышчыларың сине аңламас.

– Бу уй, Куриш җизнәйдә яшәгән чакта, минем башка да килгән иде, атам. Ул да әсирләр тотмады, әсир һәр егетне үз кызларының берсенә өйләндерде һәм хәтта, йорт салып кына калмыйча, җир дә бирде.

– Куриш җизнәңнең ил чиге бар иде, ә даланың чиге юк, дала чиксез. Ә безнең күп кенә төрки кавемнәребез җәйләп гомер иттеләр, әйтик, Дауыт белән Тургай кавемнәре, һәм, халкы аз булу сәбәпле, Германрих король кулына төштеләр. Ә ул аларны Римга сатып җибәргән дигән хәбәр иреште. Хак, һәр гаиләдә хыянәтче булган кебек, ил халкы арасында да хыянәтчеләр булгалый.

– Хыянәт иткән кешеләрен Куриш җизнәй аюларга ботарларга ташлар иде. Мин нишләргә тиеш булачакмын алар белән?

– Ольвия каласын алу белән, сиңа минем ярлыгым ирешер. Ярлыкта барысы да язылган булыр, углан, барысы да. Унукларда хыянәт иткән кеше җәзаны, хыянәтенең авырлыгына карап, үзе сайлый торган иде, углан. Тик шулай да аң бул, заманалар үзгәрә, без сарматлар канаты астына кердек, син үзең белән угорлар кавеменең бер өлешен ияртеп алып кайттың. Хыянәтчеләргә җәзаны үзең сайларсың. Әлегә синең төп дошманың – римлылар белән готлар. Ә дала халкын әсир итеп ятучы Германрих король булды. Син башта аңардан үч ал. Ольвия каласын туздырганнан соң, Германрих корольнең җирләренә юнәлерсең.

– Яхшы, атам. Димәк, мин иртәгә үк Өрәк елгасына таба кузгалам.

– Мин сиңа әмерем җиткердем инде, углан. Кыл кыласын. Мин әйттем. Иртәгә кояшны каршы алуга, Тәңрегә догабыз укуга, сез юлга кузгаласыз.

* * *

Яу турында сүз кузгалгач та, атасыннан әмер-фатиха алып чатырдан чыгып барганда, Атилла атасыннан: «Атам, нигә син, олуг хан буларак, яубаш булырга теләмисең?» – дип сорарга ымсынып куйгаласа да сорамады, тыелып калды. Атасы төп өйдә кала, гуннар белән эш иткәндә, византиялеләр дә, фарсылар да, хәтта, сирәк-мирәк, греклар аша римлылар да Тын елгасы буендагы Гунстан, ә халык телендә Азак дип йөртелгән калага килерләр иде. Әйе, илдә торып, алар белән идарә итәргә тиеш. Моны атасы белән булган соңгы әңгәмәдә генә аңлады Атилла. Атасы илдә калып дөрес эшли, дигән фикер белән чыкты ул Мәңгүк хан чатырыннан. Күрде-сизде ич, атасы сарматлар ягын каера, ләкин инде илгә килгән сәүдәгәрләр сарматларны сарматлар дип түгел, гуннар дип атыйлар, калаларын да – Гунстан, гәрчә гуннарны уратып алган җирле халыклар бу каланы Азак дип атасалар да. Хәзер инде унуклар да тәүге унуклар түгел, сарматлар да тәгаен йөзләрен алыштырдылар, кыяфәтләре генә түгел, телләре дә күпмедер күләмдә үзгәрде, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. Сугыш кораллары да нык кына үзгәрде, һәр як тагы да камилрәк коралны кабул итте, шул сәбәпле сәүдәгәрләр «гуннар» дип йөри башлаган унук, сармат, угор кавемнәреннән торган халык бер казанда кайнатылгандай төс алды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации