Электронная библиотека » Набира Гиматдинова » » онлайн чтение - страница 1

Текст книги "Үзем генә беләм…"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:41


Автор книги: Набира Гиматдинова


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 30 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Нәбирә Гыйматдинова
Үзем генә беләм.... Повестьлар, хикәяләр

Повестьлар

АЛАН УРТАСЫНДА ЯЛГЫЗ ЙОРТ
1

«Исәнме… Минем сиңа, гади генә итеп, син дип эндәшәсем килә», – дип башлана иде хат. Җаббаров, аны алга таба укыргамы, юкмы дигәндәй, шакы-шокы басып утырган машинисткага карады.

– Язалармы, Әнәс? – диде Мәликә ханым.

– Язалар, – дип мыгырданды Җаббаров. – Чыдар хәл юк.

– Иң күп хат сиңа килә. Хатын-кыз хыялы өчен генә тугансыңдыр син, билләһи.

Җаббаров теләр-теләмәс кенә тагын хатка текәлде: «Сез дисәм, ерагаерсың да меңләгән кешеләр арасында буталып калырсың кебек. Ачуланма, шуңа син дип дәшәм. Инде ничә көннәр буе аяк тавышыңны, сөйләшүеңне ишетәм, хәтта дивар аша сулышыңны тоям кебек, каршыңа атылып чыгарга кодрәтем генә җитми. Тыңла, бу – минем булачак дөньямнан, ә берәүнең яшьлектәге якты төненнән алып кәгазьгә күчерелгән бәхете. Серемне түкмә, җый да күңелеңә салып куй, мин моңа ышанырга тиеш.

Төз нарат сыман өч ир-егет, кояш баеп барганда, Алтынай ярында шалаш кора. Дәү әнием моны миңа үзенчә аңлата.

– Алар, – ди, – Ходай дәүләтеннән урлап сурәт ясый, якын барма, берәр әйберләрен җуярлар да сиңа сылтарлар, – ди.

Җитмәсә, кичләрен капка төбенә җыелган бала-чага ахырзаман җиткәндә адәм җаннарының сурәтләргә иңеп калуы турында куркыныч сүзләр сөйли. Шуларны уйлап, күз алдымда пәри сурәтләре биешсә дә, күңелем Алтынай ярына тартыла.

Беркөнне мине мәктәпкә чакырдылар.

– Багалмам, истәлек өчен уку алдынгыларының портретларын ясатабыз, – диде пионервожатый, – исемлектә син дә бар. Тик, зинһар өчен, шаярышмагыз анда, рәссам абыйларыгызның кушканын төгәл үтәгез!

– Ярар, апа.

Дәү әниемнең өркетүләре җилгә оча, мин, батыраеп, пионер бүлмәсенең ишеген ачып керәм.

– Кер, кер, сеңлем, оялма! – ди өч абыйның берсе һәм мине үз янына чакыра. – Исемең ничек?

Озын парталарга таратып салынган төрле төстәге буяуларга карауга, мин исемемне онытам.

– Исемсез икән! – дип көлешә икәве.

– Йә, сабыйны оялтмагыз инде, урамга чыгыгыз, – дип куалый аларны рәссам абый. – Утыр, үскәнем. Кулыңны тезләреңә куй. Арысаң әйтерсең.

Ишек ярыгыннан вожатый апа миңа бармак яный. Тыңла, янәсе. Тыңламаган кая ул! Керфегемне селкетергә куркып, урындыгыма сеңдем. Әбиләр сөйләгәнчә, җаным әкрен генә гәүдәмнән аерыла, тик ул ак кәгазьгә түгел, рәссам абыйның якты күзләренә сеңә бара иде. (Бүгенге көнгә тиклем мин аның күзләрендә сакланамдыр төсле.)

Көннең калган өлешен җиргә акбур белән рәсем ясап уздырдым. Ә күңел һаман теге абыйны эзләде. Ни булса, шул булыр, елганы йөзеп, аръякка чыгарга кирәк! Ул чакта нинди көч, нинди рух мине бу хәтле кыюландырып җибәргәндер инде. Чөнки мин, чирләшкә кызчык, елның-елында авырып түшәккә егыла һәм мең дәва белән генә аякка баса идем.

Өс-башымнан чапыр-чопыр су аккан хәлдә, комлы ярга бассам, бөдрә таллар артыннан берәү кычкыра:

– Кем ул?

– Мин. – Җавабым сорау бирүчегә бөтенләй ишетелми, ут сыман кызышкан иреннәремдә генә сыланып кала.

– Кем ул, диләр? – Тавыш бу юлы кискен яңгырый. – Юкса ботыңнан эләктереп…

Тыелып кына ниндидер хатын-кыз көлә. Чү, безнең вожатый көлүе!

– Җүләрем! Бу вакытта кем йөрсен ди. Әйдә, коенабыз!

Талларны аралап, ике җан суга сикерә. Ай нурында коенып, икәү бәхеттән исерә! Икәү, икәү! Мин, акылдан язгандай, аларның кыланышын күзәтәм, көнчелектән йөрәгем шартларга җитешә, шушында, Алтынай кочагында тәгәрәп үләсем килә.

Иртәгесен хыянәтче рәссам абыйга юри киреләнәм: йә башымны борам, йә чәчемне туздырам. Ул мин тыңлаусызга сәерсенеп карый, ләкин ачулана белми, ягымлы елмая гына.

– Яле, матур гына утыр, сеңлем.

Өч көн, өч төн аңлаешсыз, буталчык сәгать-минутлар кичердем мин. Кулыма тоттырган әзер портретым да юатмый иде. Рәссамнарның, биштәрләрен асып, станциягә табан китеп баруын күргәч, тыным кысылып, артларыннан йөгердем. Алар китә иде. Миңа күңелсез буш көннәр калдырып, кайсы тарафларга, нинди илләргә җыенган икән алар? Минем өчен бу сер иде. Моны белсә, вожатый апа гына белгәндер. Елаудан күз кабакларым шешенгән хәлдә, мин аны мәктәп янында очраттым. Теге кичтәге су коенуларын инде гафу итсәм дә, салкын гына исәнләшеп уздым. Ул бит минем беренче көндәшем иде…»

Җаббаров, хатта сөйләнгән вакыйгалар белән үзе арасында бәйләнеш тапмагач, сөмсере коелып, укудан туктады. Хәзер юкны бушка аударып, кәгазь әрәм итүче автор гына кызыксындыра иде аны.

– Асылова фамилияле кыз күптән эшлиме? Кем булып? – дип сорады ул Мәликә ханымнан.

– Теге караңгы чоланда кемнеңдер киндерләре онытылып ята, имеш, музейга тапшырылмыйча. Шунда нәрсәдер эзләнә. Таҗи Галиевич ияртеп килгән. Сәнгать белгечеме, студентмы, тәгаен белмим.

«Хат иясе сулышың ишетерлек җирдә генә эшләп ята икән. Хатларын почтадан сала үзе», – дип уйлады Җаббаров. Чоланда кемнеңдер казынуы кәефен кырса да, атна-ун көннән үзенең иҗат күргәзмәсе ачылачагы исенә төшеп, күңеле тынычланды.

– Пүчтәк, – диде ул, көлеп. Аныңча, бөек максатлар белән янып-көеп яшәүче Әнәс Җаббаров каршында өч тиенлек хатлар язучы Асылова бер мескен генә иде.

– Ниемә хаҗәт соң ул чолан актару? – дип, сүзгә кушылды секретарь ханым. – Мирас, мирас диешеп, авыз сулары корый инде.

– Мин чоланны әйтмим, Мәликә ханым. Үземнең уйларны барлыйм.

– Алайса, мин әйттем, син ишетмәдең, Җаббаров.

– Анысы без ишетмәскә бик әйбәт күнегеп киләбез. Ниме, кызы чибәрме?

– Кереп кара инде, Әнәс. Өйләнергә кыз да эзлисең бугай.

Җаббаров, Мәликә ханымның сүзен ишетмәгәнгә салышып, коридорга чыкты. Чолан ишеге бикле түгел иде. Керергәме, кермәскәме? Әллә үз дәрәҗәңне белеп кенә кире борылыргамы? Түш кесәсенә бөгәрләп салган хат та тынгы бирми, укып бетергәнне көтә. Тукта, беренче хат алуы түгел ләбаса! Заманында таныш түгел бер ханым: «Сине гомерем буе ирем итеп яшәдем. Пешергән ашларым, кайнаткан чәем гел синең өчен иде. Хет ризыгымнан авыз итәргә кил», – дип язып җибәргән иде.

Хәзер ни өчендер Җаббаровны язманың азаккы өлеше кызыксындыра башлады.

«Дәү әниемә портрет ошамый, ул аны юк итү ягын гына карый иде. Мин авырып, саташып ятканда, рәсемне кочагымнан каерып алган да дөрләп янган учакка ташлаган. Ярый дәү әтием сизгер була, янарга өлгергәнче тартып ала да читләре күмерләнгән кадерле истәлегемне үземә суза. Шунда гына мин портретым артындагы язуны күрдем. Анда вак хәрефләр белән «Җәй. Алтынай яры. Җаббаров» дип сырланган иде».

Юкәдә икән чикләвек… Син, кызый, ялгышмыйсыңмы соң? Дөньяда Җаббаровлар азмыни? Кемгә килеп бәйләнмә, шул Җаббаров дигәндәй. Хәтерләмим Алтынаеңны һәм син кызчыкны, дип уйлады Әнәс, гаҗәпләнеп.

«Бу исемне мин инде оныта алмадым. Син хыял тудырганнан да бөегрәк шәхес идең. Сиңа тиңләшергә омтылып, үземчә, гел үземчә аерым дөнья төзедем. Икебезне генә сыйдырачак дөнья иде ул. Чөнки гади кешеләр яшәеше белән минем, синең яшәеш бер була алмый, без икебез бүтәннәрдән бер башка югары торып яшәмәсәк, кылган гамәлебез, тудырган әсәрләребез гавамның аяк астында калып изелер иде. Әйе, изелер иде, Әнәс. Сокландырмаган яки нәфрәтләндермәгән, үсендермәгән яки тетрәндермәгән һәр әйберне халык ваемсыз гына таптап китә. Моңа без үзебез, безнең түбән зәвыклы картиналарыбыз гаепле була. Мин төзегән дөньяда син дә бар идең, дидем. Тик дөрес аңла: мин аның һавасын, күген, кояшын тормышның чиркандыргыч ваклыкларыннан, ялагайлыктан, дан-шөһрәткә омтылудан һәм дә мескенлектән азат булсаң гына синең белән бүлешә алам. Дан колына әверелеп яшәгән рәссамнар бездә очрый әле. Син дә шуларга кызыкмыйсыңмы? Күккә йолдыз төсле атыласы иде дип, син дә ашкынмыйсыңмы? Күрегез дигәндәй, җиһанны сискәндереп, йолдыз матур атыла, һәркемне уйландырып, сокландырып ала… Әмма атылгач та, үзеңнең кара күмер төсендәге хәлеңне күрергә көчең җитәрме? Шәт, ни әйтергә теләвемне аңлыйсыңдыр. Күргәзмә оештырып, премия ягын кайгырту – бакчаңа утырткан алмаларның өлгерүен дә көтмичә, яшел килеш җыеп алу белән бер. Күп картиналарың әче алма төсле, йөзне чыттыра. Комиссия әгъзалары арасында мин иң бәләкәе. Шулай да сине коткарасым килә. Тукта, Әнәс! Ашыкма, Әнәс!»

Җаббаров җан ачуы белән килеп ишекне тартты.

«Ни хакың бар мине… мине өйрәтергә?» – дип кычкырмакчы иде, ул моңа инде әзер иде, ләкин бу юлы уен өздереп әйтергә күнеккән теле нигәдер көрмәкләнде. Тузанлы төргәкләр эченә күмелгән кызны күргәч, әллә нишләде Җаббаров. Гайрәте кызгану белән алмашынды. Тар, кысан чоланның тынчу һавасы тамакны өтә иде.

Кыз да сискәнеп башын күтәрде һәм бөтен буена калкып торып басты. Шул арада Җаббаров аның гәүдәсен, үсмер балалар гына кия торган саргылт күлмәген, калтыраган нечкә бармакларын күреп өлгерде.

Җитмәсә, шул мәлдә генә киштәләрдән идәнгә төргәге белән иске кәгазьләр коелды. Очты тузан, купты мәхшәр, Җаббаров ирексездән артка чигенергә мәҗбүр булды.

– Гафу итегез! – диде ул. – Гафу итегез, ишекләрне бутаганмын.

Куркып чигенгәндә, Җаббаров кызның тутырып ачылган зур күзләрен генә күреп өлгерде. «Тукта», – дип ялвара күзләр. Тик Әнәс бу күренештән айнырга көч таба алмыйча чыгып китте. Табигый урманнардан шәһәрдәге ясалма паркларны артыграк күргән Җаббаров хатын-кызларның да бөтен рәвешен китереп бизәнгән-ясанганнарын яратарак төшә иде. Гәрчә рәссам булса да, ни өчендер табигый матурлык аңа ят иде.

«Хәерсез бала. Иртән генә бәхетле идем бит, кәефемне бозды. Тернәкләнәм дигәндә генә аяк чалмакчы! Минем кайбер картиналарда җитешсезлек бар икән, заман гаепле. Акча да кирәк, акча да! Җитми акча! Мин бит патша хисабына яшәгән рәссам түгел, үз көнемне үзем күрәм. Уңга чәчеләм, сулга чәчеләм: дуслар сыйлыйм, эшләр җайлыйм. Дан, имеш, шөһрәт, имеш. Берәүнең дә дан белән шөһрәттән качканы юк, һәммәсе дә шуңа омтыла. Ә миңа ярамый, имеш. Мин кемнең хаталардан гали заты әле? Төкерәм акыл сатучыларга! Мин бу хатны укымадым, бетте, вәссәлам», – дип тынычланмакчы булды Җаббаров.

2

Рәссамнар йортында аның борчуларын уртаклашырлык кеше юк иде. Хәер, Җаббаров эч серен дусларыннан да яшерде. Ул бары тик йөрәге һәм акылына гына таяна, үзеңнән кала ни туганнарыңа, ни дусларыңа ышанмаска кирәк дип саный иде. Эч пошканда, ул Мөнирә атлы хатынга барып утыргалый. Мөнирә аны көндез дә, төнлә дә көтә, кайчан кермә, ачык йөз белән каршы алыр, тәмле теле белән сайрый-сайрый тиз-тиз генә табын әзерләп куяр иде. Хәйләкәр үзе, ир затын мең асыл җеп белән бәйләр, мөгаен, хатын-кыз заты кырык яшьтә генә шулай остарып җитәдер.

Мөнирәнең бусагасын атлап керү белән, бая Җаббаровны алҗыткан уй-кичерешләр томандай эреп таралды, оҗмах кебек бүлмәнең рәхәт тынлыгы, сизелер-сизелмәс кенә күңелгә иңә башлады. Авыр тойгылардан котылуына сөенеп, Әнәс чибәр хатынны кочагына алды. Шуны гына көткән Мөнирә ханымның кайнар иреннәре:

– Үләм, рәхәт… – дип пышылдады.

Наз-иркәләүләрдән йомшаган хатынны Җаббаров тупас кына читкә этәрде: аныңча, ике кеше берьюлы рәхәтлектән тәм тапмаска, аларның берсе газаптан сыкранырга тиеш иде.

– Йә, кыланма инде, атым, – дип сырпаланган Мөнирәгә Җаббаров бар ачуын бөркеде:

– Әйе, атың, атың! Менеп атланасың да урамнан чаптырып үтәсең. Ә халык егылып китеп сиңа карый. Сиңа түгел, шайтан алгыры, атыңа! Көннәрдән бер көнне ат үлә. Әйтик, үлеп үк бетми, ди, әле, картая, ди. Ә син бүтән атлар эзләргә керешәсең, чөнки сез – хатыннар – шәп ирләр, дәрәҗәле ирләр, муеннарына атландырып йөртә торган ирләр яратасыз! Безнең киләчәктә тамчы да кайгыгыз юк!

– Чү, тузынма, а… атым, – дип чыркылдады Мөнирә ханым. Аңа күңелле иде. – Син салмыш, син исерек!

– Мин айнык, Мөнирә. Бүген минем исемемә тап төшерергә омтылдылар. Ә син беләсеңме, тугач та балага бирелгән исем – кушамат кына! Әйе, әйе, кушамат. Ә чын исемне кешегә аннан соң – үскәч тагалар. Такмыйлар, бирәләр! Кешеләр арасында бар кушамат йөртүчеләр, бар исем яулаучылар. Мин үземне икенче төркемдә дип исәпли идем. Ә теге кызый… яндырмакчы була. Бәлки, юкка гына кыйналамдыр? Кем соң әле ул? Тычкан да бит кибәнгә: «Сине тураклап бетерәм», – дип гайрәт чәчкән, ди.

– Сөйлә, сөйлә, йә, шуннан ни, тураклаган диме, Әнәс?

– Мөнирәдән курыккан, ди!

– Фу, тупас! Кил әле, кысып-кысып кочаклыйм да эретим… гөрбиянымны!

– Юмакайланма, кит әле. – Җаббаров, ыңгырашып, куллары белән башын урап тотты. Хәзер аның җанына бер генә җирдә дә тынгы юк, аны туктаусыз Асылованың хаты эзәрлекли иде.

– Абау! Кыргый. Бүген нинди чебен тешләде сине?! Алтын путалысымы, кызылымы?

Җаббаров җавап бирмәде.

– Бүген син әллә нинди, Әнәс, – диде хуҗабикә, иреннәрен турсайтып. – Мыскыл итүеңне ташла инде, зинһар. Урын җәйимме?

– Җәймә, суынмасын. Мин кунарга калмыйм, эш күп. Башка чакта иркәләрмен, кәеф бар чакта. Йә, үпкәләмичә генә озат!

– Китмә инде, җаным. Куна кал…

– Булмый!

Җаббаров шикәр ярата иде. Остаханәсендә ул шикәрдән башка ашамлык әйберләре тотмады да. Иҗат белән тәмам онытылып исергәндә дә аның авызында шул баллы ризык булыр иде. Тирә-юньдәге матурлык та шикәр суырганда гына җанга сеңеп, Җаббаровны рәсем белән җенләндерде бугай. Югыйсә ул сәнгатьтән шактый читтә йөрер: йә җир сөрер, йә ат карар иде.

Тугыз-ун яшьләр чамасындагы малай, әнисенә ияреп, кибеткә барган иде. Кибетче апа: «Әҗәл даруы урынына», – дип кенә аның әнисенә шикәр үлчәп бирде. «Моны кая яшерер икән әни?» – дип кыбырсынды малай. Ә инде ак төргәк чоландагы сандык төбенә кереп урнашкач, чыдар хәле калмады: хет берсен генә алып суырасы килде. Әнисенең тавык та чүпләп бетермәслек эшләрен ташлап, күршеләргә кереп китүен күргәч, Әнәс, шалдыр-шолдыр китереп, сандык өстендәге коштабакларны, ләгәннәрне идәнгә алып куйды. Нәфес башта зур бер кисәк белән канәгатьләнер кебек тоелган иде, икенче көнне ул тагын сорый башлады. Җаен табып, малай шикәр шакмакларын кесәсенә тутырды да тау башындагы аулак чишмә янына йөгерде. Өч улактан бәреп чишмә ага иде. Суга манып-манып, Әнәс шикәр суырды. Дөньяның иң рәхәт чагы иде бу! Моңарчы авыл өстенә караңгылык уптым илаһи томырылып төшә сыман иде, хәзер бөтенләй башкача икән! Алдан офык читләре матур апайларның бите сыман алсуланып кызара, яшел кырлар өстенә соңгы нурларын сибеп, кояш китә, әрәмәлек ягында үзенең бәясен белеп кенә сандугач сайрап җибәрә! Бу күренешләрдән малайның йөрәге кысылып куя. Ул, табигатьнең гүзәл манзарасыннан исәрләнеп, чишмә буенда утыра.

Ә сандык төбендә саба җилләре исә. Ичмасам, җавап тотасы көннәре дә якынлаша: әнкәсе өй тутырып кунаклар җыя. Бик кадерле әйберен табынга чыгарам дип, бичара ана сандык капкачын күтәрсә… ак төргәк буп-буш!

Ул чакта Әнәсне сүкмәделәр. Аңа «Шикәр Әнәс» дигән кушамат кына ябышып калды. Инде кушамат та Җаббаровның чабуыннан ычкынып бара иде, кайсыдыр мәрхәмәтсезе аны яңартып, янә чабуга тагып җибәргән, рәссамнар йортындагы стена газетасына карикатура ясап элгән иде. Имеш, адәм кыяфәтендәге шикәр белән Җаббаров остаханәдә тарткалаша. Берсе әйтә «минем рәсем» ди, икенчесе «минеке» ди.

– Кемнең иҗат җимеше бу? – диде тәне кызыша башлаган Әнәс.

Ирек Сәлимов, авызын ерып:

– Әлфия ясады, – диде. – Шәп эләктергән, малай! Син бит үзең, шикәр урлашуым аркасында гына рәсем белән мавыктым, дигән идең. Шуларны Әлфиягә сөйләгән идем, тәгәрәп көлә!

– Ахмак! – диде Әнәс шаркылдаган дустына. – Еларга туры килмәгәе.

– Йә, йә, кайнар баш! Әлегә хәтле шаяртуларны күтәрә идең түгелме?

– Хәзер юк! Мәгънәсен тапмыйм. Чөнки әсәрләрем премиягә тәкъдим ителгәч кенә, тозсыз шаярта башладыгыз! Һәммәгез дә тырнак астыннан кер эзли.

Ирек – стена газетасының редакторы, аклана башлады:

– Мин… мин синең талантыңа шикләнмим, Әнәс. Мин…

– Йә, җитәр. Йөрәкне үтмәс пычак белән җәрәхәтләдең дә тегәрҗепсез генә ямап азапланасың! Каны саркыган яраларга без инде күнеккәнбез! – дип бүлдерде аны Әнәс. – Әлфияңә миннән ялкынлы сәлам тапшыр. Ләкин бик очынмасын, шуны да әйт!

– Гаҗәп хәтерле кыз икән Әлфия, ун елдан соң таныган безне! Сез өчәү, ди, безнең Алтынай ярында ял иттегез, ди. Син Алтынайны онытмадыңмы? Хәтереңдәме, Барыйны, синең белән мине Хәбиб абый чакырды да: «Оланнар, бүлмәдә генә бикләнеп ятсагыз, сездән рәтле сурәтче чыкмас, авылларда йөреп кайтыгыз», – диде. Син генә киреләнгән булдың, Мәскәүдәге дустым ял итәргә дәшә, дидең. Көчкә үзебез белән иярткән идек сине.

– Мин түгел, сез миңа ияргәнсездер, – дип төзәтте Җаббаров.

– Йә, без иярдек алайса. Хәтерлисеңме, без килеп төшкәндә, кич иде, кырый йорттагы өйдә кызлар аулак өй уздыра, моңлы итеп җырлаулары ачык тәрәзәдән урам якка ишетелә иде. Син: «Их, магнитофон булса», – дип, өйнең нигезенә утырып тыңладың.

– Хәтерләмим, Ирек. Парижга сәяхәт дисәң, рәхим ит, онытмадым. Мәскәү артындагы ял йорты да истә. Ә син һаман ниндидер Алтынай белән саташасың. Ил-дөньяда әзмени андый авыллар!

– Әлфия өчен син тулы бер хатирә, Әнәс!

– Харап икән! Безләргә нинди дәрәҗә! – дип, Җаббаров башын артка ташлап көләргә тотынды: – Мәзәк, билләһи! Мин мәзәкне кичерәм, Ирек. Әйдә минем остаханәгә киттек! Шикәр кабып, биш йолдызлыны эчәбез.

– Кыстама, теләсәң, Әлфияне чакыр.

– Әллә чакырмас, куркыр дисеңме? Хәзер, тукта. – Җаббаров, канатланып, чолан бүлмәсенең ишеген шакыды. Кичәге төсле бәреп кенә ачарга инде ярамый иде.

– Асылова иртәнге якта берәр сәгать эшләде дә авырып кайтып китте, – диде тавышка йөгереп чыккан Мәликә ханым. – Сөенче! Сиңа хат биреп калдырды. Мә, укы.

Җаббаров шикләнеп кенә конвертны ачты.

«Исәнме, Әнәс! Беренче хатыма җавабың йә ачу булып, йә шатлык булып күңелеңдә генә сакланадыр. Шулай да мин дөрес хат яздым дип уйлыйм. Кичә син дуамалланып архив ишеген ачтың да күз алдымда эреп югалдың. Чын үзең түгел, шәүләң генә булды, ахры, сызылып алдыма төштең тә эредең. Нигә кердең? Куркам мин синдәй сүзсез кешеләрдән! Ишетәсеңме, куркам! Әгәр теләсәң, мин сине күңелемдә йөрткән дөньямнан да сызып ташлыйм. Сагындырып, юксындырып яшәгән кешеләремне мин шунда җыя идем. Җыям да, берәм-берәм барлап, сөйләшеп йөрим. Ничек кадерле алар минем өчен!..»

«Кадерле булсам бәйләнмәс идең, җүнсез кыз. Матур сүзләреңнең төбендә мәкер ята! Син чагарга җай эзлисең. Син – җиз елан. Тик ашыкма, мин дә елан аулаучы бит…»

– Нишләтим бу бәйләнчекне? – Җаббаров шулай да эшне кайдан башларга белми өзгәләнә иде. – Нишләтим? – диде ул, ирексездән Сәлимовны якасыннан селеккәләп. Әйтерсең, аны тотып селкегәч, соравына җавап табыла иде.

– Җиб-бәр! – диде Ирек, буылып. – Дусмы син, дошманмы?

Соңгысы да табышмак. Үсенә-үсенә Җаббаров җан дустыннан ераклаша, ике арада әкрен генә упкын хасил була, җае туры килгәндә, һәр икесе, бер-берсенең йөрәгенә төбәп, ук атудан да оялмый иде.

– Яза да яза, кәгазь генә түзсен! – диде Әнәс, хатны кисәкләргә ерткалап. – Син ачуланма, шөрепләреңне коймадым бит. Киңәш бир. Әлфияңнең эзәрлекләвеннән ничек котылыйм? Чебен дулап тәрәзә ватмаса да, безелдәве эчне пошыра.

– Очрашып аңлашыгыз.

– Хәзер үк адресын алам да өенә барам! Ала канатларны вакытында имгәтүең хәерле!

Таксида барганда, Әнәснең гайрәте сүрелә төште. Әлбәттә, көрәштә ул көчле иде. Иҗатына комачау ясап йөргән артык җаннарны җиңел генә читкә дә алып ташлый белә. Әгәр: «Бөҗәк, синең аягыңны тешләп, эшеңне бүлә», – дисәләр, шул бәләкәчне дә үлән арасыннан эзләп табып сытар иде. Тик хыялый җүләр кыз бөҗәк түгел. Эшне бозып куймасын тагын. Әнә Ирек сыман ахмаклар шуны көтеп кенә тора. Иң куркынычы – төркем. Төркем оешса, күсәге белән уңлы-суллы селтәнә башлый, шуннан исән-имин котылырмын димә. Кешеләр гомер бакый сафтан алга чыгучыларны, итәк-чабуыннан тотып, артка сөйрәгән. Ләкин бит аң һәр кешедә дә бер үк дәрәҗә үсмәгән! Кемдәдер ул бөек эшләргә, дөнья белән идарә итүгә яраксыз. Талант та төрле-төрле. Туганда ук җанга салынганы тик синеке, һәм киресе, Ходай Тәгаләдән теләнеп, ялварып алынганы, җиде кат тиреңне агызып табылганы була. Җаббаров соңгы төр талантлардан курка. Алар бик әрсез, бик ялагай халык, ишектән этеп чыгарсаң, тәрәзәдән керәләр. Әлфия дә шулар ише бугай…

Ишекне көттереп кенә чәчләре тузгыган, кыяфәтсез бер ханым ачты.

– Йөриләр шунда, – дип мыгырданды ул, Әнәсне эчкә уздырып. – Синең хәсрәтең бар димиләр шу-ул! Рамил, әшнәң килгән, чык! Хәсрәтең бар димиләр. Барысы да безнең килен төсле ваемсыз бәндәләр!

– Әнкәй, сабыр ит, зинһар, табылыр бәләкәчең, – дип сөйләнә-сөйләнә, алгы бүлмәдән бер ир чыкты. – Кайгылы чагыбыз, туган, үпкәләмә. Әнкәемнең Сорыколагы өйдән чыгып качты әле. Урам ярата иде, бахыр.

– Сез, сез килмешәкләр гаебе! Һаман баламны каккалап-суккалап тордыгыз! Сезгә аның исе ошамый иде. Ә бит мин аңа француз духие гына сөртеп йоклата идем! – дип мыгырданды кыяфәтсез ханым.

Ирекнең ялгыш адрес бирүенә тамчы да шиге калмаган Җаббаров кире борылмакчы иде, чибәр хуҗа аны җиңеннән эләктереп алды:

– Сиңа ишегеңне дерматин белән тышлатырга кирәктер, әйеме? Тышлату бәясе – биш мең тәңкә. Материал бездән. Мәчебез табылуга барырмын. Адресыңны калдыр.

– Юк, юк, – диде Әнәс, ашыгып. – Минем ишегем болай да шәп тышланган. Адресны бутаганмын, ахры, гафу. Әлфия биредә яши дигәннәр иде.

– Әйе, әйе, ул да монда яши. Әнкәй, безнең Әлфия кайда икән?

– Хатыныңның кая йөргәнен дә белмәгәч, нинди ир соң син?!

– Алайса хушыгыз, – диде Җаббаров капыл гына. – Мин барыбер ялгыш кергәнмен.

– Ишегегездән суык үтәр, тышлатыгыз! – дип кычкырып калды аның артыннан Әлфиянең ире.

– Акча бирәне, – дип мыгырданды Әнәс.

«Теге кызый да шәп, кемнәр белән бәйләнгән! Ире акча каерып байый, каенанасы мәче белән җенләнә. Чит-ятларны тәнкыйтьләргә бик остарган, үзенекеләрне күрми».

Җаббаров, кайту белән, Әлфиягә кыска гына җавап хаты әмәлләп ташлады. «Кыя башындагы бөркеткә тау астыннан кизәнмиләр, сеңлем. Мылтык төзиләр. Син ата беләсеңме? Төз атасыңмы? Юкса бездә ядрәсе ташка бәрелеп уалган тәнкыйтьчеләр күп булды. Яшьләр иде алар, әтәчләр сыман иде. Канатларын юкка-барга шапылдатып, иртә йон койдылар. Син шулардан гыйбрәт ал, сеңлем. Башта сиңа хәтле сөйләнгән сүзләргә колак сал, сиңа хәтле йөрелгән сукмаклардан йөре, файдасы тияр, шәт, иншалла. Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»

Җаббаров, күзләрен йомып, хатның соңгы юлларын кабатлады: «Заманасы бит, каһәр, сак кыланырга куша. Син яшь әле, тәҗрибәсез дигәндәй…»

Хәер, бу кисәтүләре үзенә дә кагыла бугай. Аңа да сакланырга кирәк. Әлфия белән мөнәсәбәтләрне рәтләмәсә, аны да бит Камил фаҗигасе көтә. Камилнең аерылган хатыны әнә нинди этлек эшләп ташлады. Тырнак белән дә чиертмәгән ире өстеннән: «Ул мине кыйный иде», – дип, комиссиягә барып әйтүгә, егет премиясез калды. Хәзер әлеге хатын: «Ирем сабыр, акыллы иде, юри генә әләкләштем», – дисә дә, Камил лауреатлар исемлегенә бүтән эләкмәячәк.

Җаббаров – өйләнеп аерылган буйдак, иртә-кич ялгыз, суыткычында баллы шәраб, тәмле конфет тота. Чакырасың да күңелле генә гәп куертып җибәрәсең. Хатын-кызның күңелен эретергә күпме кирәк соң инде!

Җаббаров, бүлмәсендә әрле-бирле йөренеп, план корды. План никадәр мавыктыргыч булса да, Әнәснең Әлфия белән аулакта икәүдән-икәү генә каласы килми иде. Өченче мәртәбә аның аша, туңдырып, өшетеп, боз дөньясы шаулап узды. Аннан котылу юк иде. Ул гасабиланды, әрнеде, ләкин шушы мөшкел хәлен үзе үк күрмәмешкә-белмәмешкә салынды.

Беренче тапкыр аны, рәсеме пионер журналында басылып чыккач, классташлары кыерсыткан иде. Китапханәдәге бөтен журналларны актарып, Әнәснекенә охшаган табигать күренешен эзләделәр. Малай дер калтырап моның азагын көтте. Югыйсә ул һич гаепсез иде. Ләкин күчермәдем дияргә нишләптер теле әйләнмәде. Ярый әле әдәбият укытучысы, журналны дәрескә алып кереп: «Балалар, таныйсызмы, Җаббаров безнең Рухия чишмәсен ничек оста итеп сурәткә төшергән», – дип әйтте. Ләкин классташлары аның сәләтенә барыбер ышанмады, «күчергән» тамгасы алар күңелендә мәңгегә ягылып калды. Моңарчы малай белән яшерен мәхәббәт хатлары язышкан Наилә дә яшь рәссамны аңламыйча интектерде. Әнәс, үз дигәненә ышандыра алмагач, караңгыда сагалап торып, кызны бер тукмады. Икенче вакыйга да күңелсез…

Беркөнне аны местком председателе, чакырып алып:

– Син остаханә сорап гариза биргән идең, рәхим итеп, бүген үк әйберләреңне ташып куй, Хәбиб аганыкы бушый, – диде.

– Ул кая китә? – диде Җаббаров, нидер сизенеп.

– Китми. Аңа яңа йорттан бирәбез.

– Ничек инде яңадан? Аңа яңасы, ә миңа кеше сәләмәсеме? Бу нинди башбаштаклык, ә?

Местком председателе өнсез калды.

– Яшь талантларны юри мыскыл итүегездер! – дип, аның саен катырак бәрелде Әнәс. – Мин югарыга жалоба язачакмын! Бирегез яңасын, кирәкми миңа иске-москы!

– Оял, Җаббаров! Хәбиб ага сиңа җил-яңгыр тидертмәде. Остазың лабаса! – дип, председатель юкка гына Әнәсне оялтып маташты.

Җаббаров отыры үртәлеп китте:

– Остаз, имеш! Остазлар беренче чиратта шәкертен кайгыртырга тиеш!

Җаббаров койрык чәнчеп ары-бире чапкалаганчы, остаханәнең яңасын Хәбиб агага бирделәр. Тешне кысып, иске урынга күчүдән башка әмәл юк иде. Шунда ул остазның хатыны Рәүфә ханымны очратты. Рәүфә ханым зур-зур кәгазь төргәкләрне бер өемгә җыйнап йөри иде, Әнәсне газиз баласыдай күреп, сөенеп каршылады:

– Саумы, бәгырь җимешем, саумы?! Хәбиб абзагызның балалары кебек бит сез, кадерлеләрем.

– Саумысыз! – дип, салкын гына күреште Җаббаров. – Әле сез һаман әйберләрегезне ташымагансыз икән. Миңа тынычлап эшләргә кирәк иде.

– Шулай дисеңме, балам? Хәбиб абзагыз авырыбрак тора бит әле, салкын тидергән. Ачуланмасаң, бер-ике көнгә бу төргәкләр синдә калсын әле, балам. Тотып кайтырга кулларымның егәре юк.

– Әйдә, калсын, – дип мыгырданды Җаббаров.

Рәүфә ханым ике көн үтеп тә күренмәгәч, аларны типкәли-типкәли коридорга чыгарып атты. Шуның белән җан ачуларын басарга иде исәбе. Төргәкләр, аякланган сыман, коридордан сәгать эчендә югалып та өлгерде. Серле югалу иде бу, чөнки Рәүфә ханымда рәсем кайгысы түгел иде – көне-төне шифаханәдә ирен саклады. Җыештыручы хатын да, тирә-күршеләр дә коридорда нәрсә аунап ятканын белмичә калганнар иде. Әнәс, мөгаен, берәрсе үзләштергәндер әле дип шикләнде. Бу уй еллар узган саен үсә барды. Хәбиб абзый үлгәч, Нур дүрт картина төгәлләп ташлады, һәрберсендә остазларының кулы сизелә иде. Картиналарны үтереп мактадылар, моңарчы ватык арба сыман шыңгырдап йөргән автор турында «егет җигелеп эшләгән» диештеләр. Җаббаров кына мактарга ашыкмады, ул түземсезлек белән капчыктагы безнең тишеп чыгуын көтте. Ә вакытында тотылмаган карак каракмыни? Күршедә генә хәйләкәр төлке яшәп ятуын кем белгән! Әйтәм аны, остазларын күмгәч тә, өерелеп рәссамнар йортына барган егетләргә кушылмады Нур, остаханәсенә йөгерде. Аклануы да беркатлы иде: янәсе, укытучының үлеменә ялгызы гына кайгырмакчы була. Кайгыра пычагым! Урланган төргәкләрне тизрәк сүтә башлагандыр. Ә син, тиле, рәнҗеш ташын үз башыңа бәргәнеңне аңлап, үрле-кырлы сикеренәсең дә туктыйсың, чөнки Нур – тотылмаган шома карак! Бар, берәрсенә сөйләп кара. Мин коридорга чыгарып ташлаган картиналар ул, дип әйт. Нурны түгел, үзеңне җавапка тартырлар. Алай да, кыбырсып йөри торгач, Әнәс Нурның кылларын чиертеп караган иде.

– Теге картиналарны син озак эшләдеңме? – диде Җаббаров бервакыт, дустының күзләренә карап.

– Бер селтәнүдә, – диде Нур, шаяртып.

Җаббаров бик текәлеп караса да, аның күзләрендә оят әсәре сизелмәде.

– Чынлап сорыйм, озак чиләндеңме?

– Мин вакытны тоймадым, дус. Бөек әсәрләр тудырганда, без аның белән исәпләшмибез икән. Сәгатьләрнең телен кирегә борабыз да дөньяда санаулы гомер барын онытабыз. Иллә рәхәт була.

– Чибәр хатыннардан илһам алгансыңдыр әле.

– Үз хатынымны яратам шул мин, Әнәс. Хатын шәп минем.

Җаббаров тәки егетнең телен ачтыра алмады. Нурның килделе-киттеле җаваплары аның шиген аздырып кына җибәрде. Ике дус ачуланышып аерылыштылар.

– Нәрсә сәер сорауларың белән каныктың? Аптыратма әле! – дип кычкырды Нур.

– Эреләнмә, егет, җиде бабаңны хәтерләвең бар! – дип янады Әнәс.

Кая ул җиде бабаларны хәтерләтү! Әнә алар, урлашып дан алырга җыенган адәм актыклары, Җаббаровның үзенә каршы чыкты, җыеп-җыеп, урам әнчекләренә хәтле өстерәләр.

Әнәс Җаббаров, алардан котылырга азапланган сыман, башын мендәр белән каплады. Нәфрәт һәм ачу аны тәмам миңгерәткән иде. Ул өзлексез шылтыраган телефон тавышын да ишетмәде. Ишеткәч, хәлсез бармаклары теләр-теләмәс кенә трубкага үрелде.

– Алло, әти?!

– Кызым! – Җаббаровның күз аллары яктырды. – Кызым! – диде ул, сөенеп. Тизрәк эндәшеп калмаса, соңарыр төсле иде.

– Әти! Шултиклем кычкырма инде. Яңа уяндыңмы әллә?

Чыбык очындагы тавыш Әнәснең елыйсын китерә иде. Дөньяда аның фәрештәләргә тиңләшерлек гөнаһсыз баласы бар бит әле!

– Рәхмәт, кызым, рәхмәт яусын сиңа.

– Нишләп миңа рәхмәт укыйсың, әти?

– Шылтыратуыңа, кызым.

– Миңа акча кирәк, әти.

Җаббаровның гөлт итеп кабынган шатлыгын «акча» сүзе дә сүндерә алмады. Бу минутларда аңа көнләшүләрдән азат, эчкерсез җан белән сөйләшүе кыйммәт иде. Чөнки аның тизрәк мәкерле уйлардан котыласы һәм кызы төсле саф күңелле бала булып каласы килә иде.

– Нәрсәгә ул, кызым? – диде әти кеше йомшак кына.

– Иртәгә әнинең туган көне, бүләк хәстәрлим.

– Ә-ә. Аның сәламәтлеге ничек соң?

– Шәп. Диссертация яза. Юкка киттең син бездән, әти.

– Ике тәкә башы… бер казанга сыймый шул.

– Нинди тәкә ул, әти?

– Әнкәңне әйтәм. «Мин хатын-кыз гына түгел, шәхес тә» дияргә ярата иде.

– Минем ни катнашым бар соң монда?

– Синеңме? Син, кызым, ике шәхеснең баласы була алмый идең. Әнкәңне гаеплә.

– Ярар, өйрәтмә, әти.

– Әнкәңә әйт, өч елдан алимент срогы тула, диссертациясен кимерер. Яныңда аждаһа кебек жуылдап, минем белән телләшергә өйрәтәме? Сине ул тапса да, мин багам, Ләйлә!

– Вакланма, әти.

– Их, кызым, кызым. Дөнья сиңа өреп тутырган шар төсле кызык, гади, аңлаешлы. Йә, кил, акча кирәк, дисең бит.

Төнне Әнәс йокысыз уздырды. Әлегә хәтле ул дала атыдай ирекле һәм бәйсез иде. Кинәт аңа тышау салдылар. Кинәт аны кол итүче мәрхәмәтсез хуҗа табылды! «Аңлашырга! Ачыкларга!» – дип үрсәләнә-үрсәләнә көчкә таң аттырды Җаббаров. Рәссамнар йортына ул билгеле бер вакытта гына барып йөри иде, тик бу юлы режим саклап торуны һәлакәт санады, хәтта әле гадәткә кергән кофе эчүне дә артык күрде. Ул ашыга, бер төенгә төйнәлгән уй-кичерешләрем чишелеп җилгә таралмасын дип кыбырсый иде. Югыйсә:

– Кая чабасың? – дип, буш коридорда тәмәке пыскытучы Иректән башка аны берәү дә көтмәгән икән.

– Әлфия мондамы? – диде Әнәс, архив ишегенә ымлап.

– Озакламый килер. Син стена газетасын кара. Бездән дә көләләр, дус. Укы, укы!

Кичәге шикәр карикатурасыннан җилләр искән иде. Аны кисеп алганнар да урынына тузга язмаган хәбәрләр чәпәп куйганнар. Имеш, «Казанның Бауман һәм Идел буе районнарына Ирек Сәлимовның ике томлык китабына подписка бирелде. Шушы подписканы алмас өчен алар арасында ярыш бара. Ярышта җиңүчегә Сәлимов китаплары биреләчәк. Районнар беренчелекне алырга ашыкмыйлар».

– Син үзеңнән үзең көлгәнсең, Ирек. Шаяртасыңмы? Ташла, миңа ишләр кирәкми!

– Синең күңелне күрәм дип, мин тагын…

Алар яныннан тавышсыз-тынсыз гына Әлфия узып бара иде, Җаббаров дәшәргәме, әллә Ирек ышыгында мыштым гына басып калыргамы икәнен белмичә икеләнеп торды. Бу юлы Әлфия тузанлы чоландагы карачкыга бөтенләй охшамаган иде.


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации