Электронная библиотека » Назиба Сафина » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Назиба Сафина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +

ҮЗЕҢ БУЛ!

 
Чит кеше булып эндәшмә,
Эндәш гел үзең генә.
Дәшүеңне көтеп торам
Болай да түзем генә.
 
 
Чит-ятлар теленнән күчкән
«Привет!» кирәкми миңа.
Бары үзең булган өчен,
Күңел тартыла сиңа.
 
 
Миңа үз тавышың кирәк,
Сүзләрнең җандагысы.
Суларның чишмәдәгесе,
Нурларның таңдагысы.
 
 
Шаяртып кына да хәтта
Читләштермә үзеңнән.
Болай да бит гомер буе
Мәхәббәтсез түзелгән.
 
 
Мин бит сине танып алам
Әйткән тәүге сүзеңнән!
Үзең булсаң, хисләреңне
Укый алам күзеңнән!
 
2008

ҮЗГӘРЕП ТОРУ

 
Киткәндә сагынмам кебек, –
Янымнан куам.
Мәхәббәткә шул минутта
Мин нокта куям!
 
 
Ул китүгә үк, шул нокта
Үзгәрә башлый.
Зурая кояш кадәрле,
Диңгездәй ташый…
 
 
Ноктаны җуеп ук ташлый,
Ничек җуймасын! –
Ташкын ялгыш уйларымның
Эзен куймасын!
 
 
«Мәхәббәтсез яшәү юк ул,
Булса – фаҗига.
Килә, каршы ал, – дип, – аны!» –
Күккә ай чыга.
 
 
Һәм… тагын икебез генә
Бөтен җиһанда…
Кил генә, күлмәк тегәрмен,
Син ай булсаң да…
 
2008

ТҮЗӘ АЛСАҢ…

 
«Яратам! Яратам!» – дисең, –
Күтәреләм күкләргә.
Мондый тылсым гомрендә дә
Тәтеми ул күпләргә.
 
 
Ә мине яратучы бар, –
Мин диеп җан атучы.
Мин дип, иртән уянучы,
Мин бар дип куанучы!
 
 
Болай гына, бул ай гына, –
Мине ай да ярата.
Төн буена хәсрәтләрен
Миңа сөйләп тарата.
 
 
Таң атуга, ул да китә,
Кайтып китә өенә.
Әллә синең, әллә айның
Торыргадыр көенә?
 
 
Син китүгә, тәрәзәмә
Ай килә, ә мин кертәм.
Кочагыма алып, аны
Назларымда эретәм.
 
 
Әгәр шундый хыянәткә
Түзә алсаң, тагы кил!
Әгәр китсәң яннарымнан,
Ай – минеке, шуны бел!
 
2008

ТҮГЕЛ ӘЛЕ

 
Тән сөелеп сөенгәндә,
Моңнарда калса җаның.
Бу мәхәббәт түгел әле, –
Сатачак кына даның.
 
 
Тәнгә – ләззәт, җанга – газап, –
Бу җанның оятыннан.
Мәхәббәт кошың бөтенләй
Чыкмаган оясыннан.
 
 
Тән – җисми шул, нәфесле,
Җан тора хистән генә.
Акылны хискә кушуны
Чыгарма истән генә.
 
 
Пәри башка, җен башка.
Хискә акыл кушылмаса,
Менеп кунаклый башка.
Һәм… тәгәрисең аска.
 
2008

ТӨН ТҮГЕЛ…

 
Тукта әле, уй агымы!
Туктал бары минутка!
Җанымны ташлаган идем
Уйсыз чакта мин утка…
 
 
Уй йомгагының җеп очын
Бер ычкындырсаң кулдан,
Гыйсъян йөрәк әзер тора
Чыгып китәргә юлдан.
 
 
Тукта, уй! Туктачы, Вакыт! –
Кермә җанымны ватып!
Шушы яшькәчә сөюне
Карамаганмын татып.
 
 
Йөрәк акылга буйсынмый,
Җаным буйсынмый санга.
Йөрәк читлеген, җан санын
Ташлагач килдем аңга…
 
 
Караңгы төшкәнме дисәм,
Мин икән инде… анда…
. . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тыңламады шул акылны
Йөрәге дә, саны да…
 
2008

ТИК БЕР АДЫМ

 
Көтмәгәннәргә беркайчан
Сөйгәннәре килмәсен.
Алар көтү шатлыгын да,
Хәсрәтен дә белмәсен.
 
 
Ә мин көтәм, йөрәк: дөп-дөп!
Йөрәк түгел, ишек бит!
Ишегемә кагыласың,
Йөрәк кебек, «Ишет!» дип.
 
 
Чү!Синең адымнар түгел,
Түгел минем ишеккә…
Йөрәк дөп тә дөп кисәтә:
Бу шакуны ишетмә!
 
 
Тагын көтәм, көтәм, көтәм, –
Тагын, тагын – адымнар…
Мең адымнар арасында
Тик бер таныш адым бар.
 
 
Йөрәк, әй, исәр дә инде! –
Каршы чыкмакчы була!
Бер мизгелгә читлегеннән
Чыгып алмакчы була…
 
 
Шушы ярсу гаебе бу,
Юкса мин тыныч кеше.
Мәхәббәт дигәннәре дә
Шушы йөрәкнең эше…
 
 
Гаепне йөрәккә ташлыйм,
Ә үзем көтәм һаман.
Күзләрдән яшь сыга йөрәк, –
Шул кирәк аңа, таман…
 
 
Ә син һаман да килмисең,
Килмәсәң, көткәндә дә,
Йөрәкне мәхәббәт уты
Шушылай өткәндә дә…
 
 
Көтми башлармын дип куркам,
Көтмәгәннәр шикелле.
Йөрәкләрен сөю уты
Өтмәгәннәр шикелле…
 
 
Юк-юк! Тук-тук! – Ярый килдең! –
Йөрәк сүнмәкче иде.
Көткәндә дә килмәгәнгә
Инде күнмәкче иде…
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Ә мин… үлмәкче идем…
 
2008

СИН БУЛМАГАЧ…

 
Эндәшәсең килсә миңа
Көн саен, сәгать саен.
Түзә алмас идең лә син,
Табар идең бер җаен.
 
 
Юк, эндәшәсең дә килми,
Йөрисең болай гына.
Үтеп-сүтеп, кереп-чыгып
Йөрүләр кулай гына.
 
 
Мин сиңа башка ышанмыйм,
Җанымны бикләп куйдым.
Мин бу сәер уеныңнан,
Билләһи димен, туйдым.
 
 
Теләгәндә эндәшмәгәч,
Килмәгәч теләгәндә.
Күз яшьләремне генә дә
Сөртмәгәч елаганда,
Шатланырга, кайгырырга,
Көләргә, елашырга,
Очларына чыгалмаган
Уйларны уйлашырга,
Син булмагач, нигә инде
Болай йөренүләрең?
Дөньясында тиңсез гашыйк
Булып күренүләрең?
 
 
Көн саен, сәгать саен да
Тагы айга эндәшәм.
Бу галәмдә ялгызлыкта
Ул – бердәнбер тиңдәшем.
 
2009

СИН ЭНДӘШКӘЧ…

 
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды, –
Елмаялар моңлы тынлыклар.
Дәшмәсәң дә, әллә нәрсә була, –
Ялган кебек барлык чынлыклар…
Һәм юк кебек
Җирдә чын мәхәббәт.
Шатлык та юк, хәсрәт, кайгы да.
Битарафлык баса бар дөньяны, –
Сагышы юк сагыш-айның да…
 
 
Эндәш миңа
Бары болай гына! –
Кайтар айны, серле таңнарны!
Тирәнрәк төшкән саен, авыр
Мәхәббәтнең серен аңлавы…
 
 
Син эндәшкәч,
Әллә нәрсә булды,
Дигән идем, эндәшмәгәч тә,
Әллә нәрсә булды бу күңелгә, –
Ник сыныйсың, көнләшмәгәч тә?
 
 
Эндәшмәвем
Көнләшмәүдән түгел,
Дигән идем, ничек көнләшмим?
Антлар эчәм сиңа эндәшмим дип,
Әйт серләрен, ничек эндәшмим?
Күңел – дәрья,
Эндәшүең – давыл,
Дулкынлана күңел, син дәшкәч…
Күңелкәем – тирән моң дәрьясы, –
Түгелепләр китә көнләшкәч…
 
2014

«Җан – дәрья…»

 
Җан – дәрья,
Анда дулкыннар
Кузгалмый тора алмый.
Вакыт – агым, ул агымын
Үрләргә бора алмый.
 
 
Вакыт – хаким! –
Буйсынамын
Вакыт китергән гамьгә.
Әллә мәхәббәттән башка
Бәхет бармы адәмгә?
 
2009

СИНСЕЗ ҖИЛ

 
Синсез калдым, –
Үпкәләдең.
«Ярар, мин килмәм», – дидең.
Катып калдым,
Шул сүзләрдән
Җан канатларым көйде.
 
 
Ялгыз калдым,
Уйланамын:
Синсез дә яшәп була…
Айның түгел, кояшның да
Йөзенә сагыш тула…
 
 
Күңел күгем –
Кара болыт.
Нурлар гел кара төстә.
Синсез яшәү –
яшәү түгел,
Тын алу гына көчкә…
 
 
Туктаусыз
Көрәшә күңел
Ансыз, кояшсыз гына.
Кояш түгел, төнен аең
Калыкмаса, ни була?
 
 
Син килмисең, –
Ай-кояшы
Урынында югыйсә…
Күңел буп-буш, яз бит юкса, –
Көзге ачы җил исә…
 
2009

СИНСЕЗ ДӨНЬЯ

 
Күрдем инде дулкыннарның
Бер-беренә тигәнен.
Тойдым инде тамчыларның
Су булып та көйгәнен.
 
 
Күрдем инде, тойдым инде
Җан җанга сыенганын.
Мәхәббәттән шашканнарның
Ялкында коенганын…
 
 
Җан таҗларында – күбәләк,
Аккош канаты – дулкын.
Синсез дөнья минем өчен –
Упкынын кочкан упкын.
 
 
Күрдем инде, кердем инде
Упкыннар упкынына.
Каршы торыр чаралар юк
Мәхәббәт дулкынына…
 
2009

ҮЗГӘРДЕ…

 
Кышның кары каралды,
Болытлары таралды.
Күк төште түбәнрәк,
Кояшы – сүрәнрәк.
 
 
Ә ни-нәрсә үзгәрде? –
Зәңгәр күге күгәрде.
Җил абынып егылды,
Тамакка ни тыгылды?
 
 
Таркатырга төенне,
Җылытырга өемне
Бер сүзең җитә иде,
Җан эреп китә иде…
 
 
Хушлаштың,
          китеп бардың, –
Ишелде язмыш ярым.
Миңа яшәргә калдымы,
Тоеп җирдә син барын?
 
 
Кояш, ай,
          йолдызлар – күктә.
Сукмаклар карсыз инде.
Очарга диеп талпынган
Канатлар парсыз инде.
 
2010

ҮЗГӘРЕШ

 
Йокы ташлап китте бүген, –
Уйларымда бары син.
Барлап чыктым көннәремнең
Берәм-берәм барысын.
 
 
Синсез узган көннәр үтте
Хәтәр сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомеремнең күп җирен…
 
 
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене – кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
 
 
Иләс-миләс җырлап йөрим,
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы дивана булып
Гомер итәргә әзер.
 
 
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
 
 
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!
 
2010

УЙЛАП КАРАУ

 
Кояш юкта ай да ярый,
Ярый җиделе лампа.
Ярап куя чыра-шәм дә,
Ярый, син барсың әл дә.
 
 
Син булмасаң, көнем төндәй,
Синсез айсыз – кара төн.
Лампаларым елап сүнсә,
Син шәм тотып киләсең.
 
 
Нәни куышыбыз якты,
Җылы, сиңа җылышкач.
Әмма түгеләм дә китәм,
Күңелкәем тулышкач.
 
 
Шәм түгел, кояшы җитми,
Куыш түгел, күк кирәк.
Бер мизгелдә бар галәмне
Очып әйләнә йөрәк…
 
 
Шәм яктысына ярашып,
Әгәр дә без кавышсак,
Бу сәер халәт булачак
Җавап тапмас табышмак.
 
 
Кояш чыгар, ай да калкыр,
Шәм-лампа янар-сүнәр.
Хыялын читлеккә япты
Дип, күңел миннән көләр.
 
 
Уйлап карармын дидем дә,
Менә шундый уй инде.
Күңел каршы, бетте барсы, –
Иртәгесен туй инде…
 
2010

СИН КИЛМӘСӘҢ…

 
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Елый көзге көн генә.
«Сары яфрагым, сөям!» – дип
Әйтер сиңа кем генә?
 
 
Яфрак өчен вакыт башка,
Мизгелләре гасырдыр.
Мин көтәм, хәзер ишекне
Синең куллар ачырдыр…
 
 
Ябык ишек, җанда бер шик:
Яратуы чынлапмы?
«Яратам!» дип кабатлады
Ул үз җанын тыңлапмы?
 
 
Ябык ишек, бикле күңел,
Телефон – кара шәүлә.
Син дәшмисең ничәнче көн! –
Мин өйдә – җансыз гәүдә.
 
 
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Түзәлмиләр тирәкләр.
Тып та тып тама алардан
Җиргә сары йөрәкләр.
 
 
Син дәшмәсәң дә түзәм мин,
Уфылдап елый җилләр.
Шулкадәр тартылуга да
Каршы торала ирләр…
 
 
Өзеләм, җилгә тотынып
Барып кунам тезеңә.
Ахры, иртәрәк ышандым
«Сөям!» – дигән сүзеңә.
 
 
Өзелгәнче сыный язмыш
Мәхәббәт уты белән.
Каберемне җылытасың
Син кайнар учың белән…
 
2010

ТӘРӘЗДӘГЕ УЙ

 
Мин – яфрак,
Көз дә кәүсәмнән
Өзелмәскә исәбем.
Көзгә аңлатып буламы
Язгы бөре хисләрен?
 
 
Мин – бөре, –
Кышка кергәндә,
Бары төренәм генә.
Яз җитүгә чишеләм дә
Бары тереләм генә.
 
 
Тагы яфрак
Булырмын да
Җырлармын җәй буена.
Көз, диләр шул яфракларның
Алтын гомер туена.
 
 
Бөре, яфрак,
Кәүсә булыйм.
Җырлап китим җырымны.
Ни булсам да, җырым белән
Бизәп китим чорымны.
 
2010

ТОЗЛЫ ЧӘЙ

 
«Киләм», – дидең, «Көтәм», – дидем.
Көтмәскә булган да бит.
Ялгыш сүзне җанга якын
Итмәскә булган да бит…
 
 
Көттем, әле ничек кенә! –
Бөтен дөньям үзгәрде.
Тәрәзәдән карый-карый,
Күзкәйләрем күгәрде.
 
 
Куелмаган самавырны
Урыныннан кузгаттым.
Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым.
 
 
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны.
 
 
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң.
 
 
Өстәлдә кайнар самавыр
«Килми» диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала…
 
 
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең.
 
 
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач.
 
 
Ай килде тагы тәрәзгә:
«Көтмә, – ди, – килмәгәнне!
Ник шулкадәр кадерлисең
Кадерең белмәгәнне!»
 
 
Ә үзе һаман да көтә
«Киләм» дип киткән ярын.
Шушы хакта гына аның
Һәр төн сөйләгән зары.
 
 
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Килмәгез, көтмибез диеп,
Тәрәзәмнән ай карый.
Вәгъдәләр бирмәгез, яме,
Сез безгә моннан ары…
 
2011

«УЕН» ТӘМАМ

 
Уен тәмам,
Тәмам яңа елдан.
Юлны дәвам итик
          яңа юлдан.
Юлы аның яңа булыр да,
Үзебезгә ничек булырга?
 
 
Уен тәмам,
Башка очрашмыйбыз.
Мин юк синең өчен,
          син – миңа.
Мин дә үлдем, син дә
          минем өчен
Яңа елдан җансыз
          сын гына.
 
 
Уен тәмам,
Очрашуны көтеп,
Йөрәк дөрселдәми,
          тып-тыныч.
Хәерле көн теләп,
          тавышыңның
Ишетелмәве тик
          куркыныч.
 
 
Уен тәмам,
Уйлар дәвам итә
Яңа елда һаман искечә.
Хушлашырга диеп,
          телефоннан
Эндәштең дә менә
          син кичә…
 
 
Назлы тавыш,
Аннан җылы караш,
Аннан җылы куллар
          кагылды.
Җимерелде вакыт
          чикләре дә.
Җаным ташты, хисләр
          агылды.
 
 
Уен тәмам,
Әмма шушы нокта
Чын яшәүнең
          башы икән тик.
Уйныйбыз дип уйлап,
          мәхәббәтнең
Без пар атын гына
          җиккән бит…
 
 
Ә барыбер
Уен тәмам инде,
Мәхәббәтне уен иткәнгә.
Тәүге тапкыр гашыйк
          булма икән,
Гомер ахырына
          җиткәндә…
 
2011

ҮЗГӘРМӘСӘ…

 
Бик сәер булып чыктың син,
Үзгәрмәсә берни дә,
Ник мин генә көтәм сине
Ялгызым һаман өйдә?
 
 
Үзгәрде минем җанымда
Сагыш-моң агышлары.
«Ниләр булды?» – дип сорыйлар
Очраган танышларым.
 
 
Үзгәрде хәтта төннәрен
Ай белән серләшүләр.
Әллә кайларга югалды
Элекке көнләшүләр…
 
 
Тоныкланды айның төсе,
Кояш та сүрәнрәк.
Элекке кебек ашкынып
Типмәгән кебек йөрәк…
 
 
Әгәр берни үзгәрмәсә,
Мин сине башка көтмим.
Димәк, җаның элеккедәй
Мәхәббәт уты өтми…
 
2011

УЙ ТУРЫНДА УЙ

 
Уянуга, ник уема минем
Килеп керә картлык?
Кая китте элеккечә таңнар,
Көн тууга шатлык?
 
 
Уянуга, никләр ашыгамдыр? –
Өлгерергә кирәк…
Сынам-сынам диеп сыгыламы
Гомер дигән тирәк…
 
 
Акыл, тукта!
Алып кермә җанны
авыр халәтләргә!
Фанилыкта фаҗигагә илтә
Шундый сәбәпләр дә…
 
 
Бар фанидан бакыйлыкка күчү,
Үлем – мираж гына.
Үлмим, диеп түгел, өлгерим, дип
Яшим бераз гына…
 
 
Мәңгелеккә лаек булу өчен
Фани дөнья – сынау.
Үлемсезлек – фани сынаулардан
Дөньялыкта сынмау!
 
 
Уянуга, вакыт дәшә икән:
«Өлгерергә кирәк!
Туктаганчы күкрәк читлегендә
Фани сәгать – йөрәк!»
 
 
Өлгерергә кирәк…
 
2011

УЛ ЧАГЫНДА

 
Син дәшмисең,
Ай да дәшми,
Әмма хәлемә керә.
«Яратам!» – дип әйтмәсә дә,
Йокысыз төнне күрә.
 
 
Чәчләремнән
Ай үпкәнгә,
Чәчләрем ай төсендә.
«Үзгәрмәде берни, – дисең, –
Яратуым көчендә».
 
 
Килмисең,
Әйтерсең безнең
Арабызда ай тора…
Ялгызлыкның ни икәнен
Белмәсәң, айдан сора!
 
 
Көн дә көтәм,
Төн дә көтәм,
Эндәшмәсәң дә көтәм.
Син килмәгәнгә үпкәләп,
Күктән йолдызлар китә…
 
 
Китәләр…
Күңел күгемнән
Шулай югалсаң син дә,
Ишетмәм сине, көн саен
Күктән йолдыз бирсәң дә…
 
2011

БӘХЕТ ОЧЫШЫ

 
Син дә мине ташлап киттең, –
Авырдыр минем белән.
Иңнәрдә болыт күтәреп
Йөреп булмыйдыр гелән.
 
 
Бик авырдыр минем белән
Кояшны, айны саклау.
Берөзлексез ярсу, шашу,
Хыялларымны аклау.
 
 
Иңнәргә төшкән болытны
Бер мизгел тотып торсак.
Язмыш дигән билгесезлек
Җилләрен кире борсак…
 
 
Безгә шундый җиңел булыр,
Үтеп болытлар аша.
Күтәрелербез дә күккә, –
Булыр шундый тамаша.
 
 
Безнең бәхет балкышыннан
Йолдыз күзе камаша!
Бәхет очышыннан куркып
Ташлап киттең ләбаса…
 
 
Әгәр кире килер булсаң
Күтәрел минем янга!
Танырсың, миңа салынган
«Ярата» дигән тамга.
 
2011

ҮЛЕ ОЧКЫН

 
Бүген әллә ничек төксе генә
Сөйләшкәндәй булдың.
Әйтер сүзең әйтмәгән дә кебек,
Кинәт кенә тындың.
 
 
Күңелемдә төйнәлгәндәй булды
Әллә нинди төен.
Тәрәземә моңсу ай тукталган –
Таба алмыйм көен.
 
 
Синең миңа эндәшүең кирәк –
Әйтә алмыйм нигә.
Шушы хакта ялгызлыгым сөйли
Һаман да бер көйгә.
 
 
Бер җылы сүз, җылы караш кирәк,
Җанга бикләнмәскә.
Үпкәләгән кебек булдың кинәт,
Бәлки, шикләнмәскә?
 
 
Әмма нишлим, үтеп керде инде
Җанга салкын җиле.
Белдем, «өрәк» дип атала
Очкын, әмма үле…
 
 
Мәхәббәтне үлми дисәләр дә,
Җаннан чыкса – өрәк.
Бу дөньяны өшетүче афәт –
Мәхәббәтсез йөрәк.
 
 
Бүген,
           бүген миңа
Бер җылы сүз,
Мине яратучы кирәк!
 
2012

ЧӘЧЛӘР ҺӘМ ХИСЛӘР

 
Чәчләргә чаллар керсә дә,
Күңелләр чалармый шул.
Мәхәббәт дигән серле хис
Бернигә карамый шул.
 
 
Яратасы килә һәрчак,
Килә яратыласы.
Үзең дә сизми һәрвакыт
Шул утка тартыласың.
 
 
Чәчләргә чаллар керсә дә
Чалармый икән хисләр…
Ташкыннарга каршы тора
Алмаса, йөрәк нишләр?!
 
2012

ТҮГЕЛСЕН, ТҮГЕЛСЕҢ…

 
«Мин сине яратам!» – дидең,
Яратасыңмы соң син?
«Мин ул сүздән куркам», – дидем, –
Инде яратырга соң…
 
 
Күзләреңдә күк зәңгәре,
Чәчләрең – ап-ак болыт.
Шушы яшьтә йөриләрме,
Мәҗнүндәй гашыйк булып?
 
 
Сүзләрең хак, чәчләрем ак,
Ә йөрәк унсигездә.
Ник бер генә йөрәк түгел
Икән соң икебезгә?
 
 
Син минем хәлгә төшмәгән,
Әллә менәлмәгәнсең?
Мәхәббәтнең ни икәнен
Әллә беләлмәгәнсең?..
 
 
Ташып килгән хисләр булып,
Күз яшьләрем түгелсен.
Мин – Мәҗнүн, Таһир, Сөһәел,
Син Гөлдерсен түгелсең.
 
2012

УЛ КӨН…

 
Ул көн иртә шундый
          моңсу булды, –
Болыт йөзде күктә, аннары
Күк күкрәде, яшен яшьнәде, –
Барысы да шулай, элеккечә,
Әмма яшьлек кенә дәшмәде.
 
 
Сират күпереннән
          дөбер-шатыр
Кемнәр үтте икән бүген дә?
Элеккечә барлык тавышлар да,
Элеккечә биек күгем дә.
Әмма яшьлек, ул чактагы ярсу
Күкләрдә дә бүген түгел лә.
 
 
Элеккечә ярсу
          кебек хисләр,
Тик бикләнгән сабыр саннарга.
Юкса ара да юк араларда,
Җаннар тиеп тора җаннарга,
Әмма саннар –
          сагыш күләгәсе –
Бер-берсенә инде тимиләр.
Куллар кулга тиеп
          киткән чакта,
Элеккечә инде көймиләр…
 
2012

УЛ БУЛГАНДА

 
Сине яратучы барда,
Җилләр дә шаян гына.
Нәфис үләннәр дә тота, –
Егылма, таян гына…
 
 
Сине яратучы барда,
Болытлы көн – уй гына.
Дөнья ыгы-зыгысы да –
Күңелле бер туй гына.
 
 
Сине яратучы барда,
Кышы – җылы, җәй – җиләс.
Кайгы-хәсрәтләр юк кебек,
Йөрисең иләс-миләс.
 
 
Аяк асты–алтын келәм, –
Алай түгелен беләм.
Таш яуса да эреячәк, –
Син бит сөйгәнең белән.
 
 
Әгәр сине яратучы
Кеше булмаса җирдә,
Күзләр усал, җилләр ачы,
Юк таяныр бер ни дә…
 
 
Кышлар – салкын, җәйләр – ялкын,
Күз яше түгә язлар.
Сагыш та моң төяп кайта
Җылы яклардан казлар.
 
 
Ярга ташу ташлап киткән
Бозларга кадәр боек.
Гүя җылыдан эреми,
Сыза алар, яшь коеп.
 
 
Сине яратучы барда,
Елмаеп тора бар да.
Мәхәббәт фасылларында
Ак чәчәк кенә кар да.
 
 
Тибрәтә җир, иркәли җил,
Карашлар нур тарата.
Барсына бер генә сәбәп:
Сине берәү ярата…
 
2013

ТӨСЛЕ МУЗЫКА

 
Кояш батты. Җир өстенә
Ябылды алсу юрган.
Идел изрәп тынып калган,
Йокыга талган урман.
 
 
Ай калыкты тау артыннан,
Йолдызлар уяндылар.
Кыя таулар тирә-якта
Алтынга буялдылар.
 
 
Шәфәкъ тирбәлә Иделдә,
Нурлар уйный офыкта.
Сандугачлар шашып сайрый,
Балкый төсле музыка.
 
 
Мин таң калдым: мин кайда соң?
Зур концерт залындамы?
Әллә бу төсле музыка
Галәмнән агыламы?!
 
2014

ТОЗЛЫ ХИС

 
Авыр хис иңде күңелгә,
Белмим нишләргә дә.
Ирек бирер идем юкса
Кайнар яшьләргә дә…
 
 
Әллә яшьләрем дә
            богауланган? –
Тоз дәрьясы – ак тау.
Кай тарафтан һаман ишетелә
Бу халәткә мактау?!
 
 
Иделләрдән килеп коя-коя
Тулган диңгез яры…
Диңгезләрдә коенырга инде
Бармам моннан ары…
 
 
Ата-бабамнарның күз яшьләре,
Җәсәдләре – суда…
Илең булган килеш илсез интек,
Җирсез – җирдә ту да…
 
 
Күз яшьләрем җанда бөялгәннәр,
Өелгәннәр тауга.
Нык тозлы су батырмый ла диеп,
Һаман тавыш-гауга.
 
 
Туктап калса татар
      елавыннан,
Кытлык килер тозга.
Тозлы сулар туңмый,
      тозы бетсә
 
 
Әвереләчәк бозга…
Шул мизгелдән
      мәңге туңлык туар.
Афәт килер җиргә.
Әле диңгезләрдә коенабыз
Хәтта бергә-бергә.
 
 
Бу нинди хис? Ә уйлары
Очсыз-кырыйсызлар…
Очар өчен канатлар да бар да,
Ләкин каурыйсызлар…
 
 
Очарга дип һаман талпынам да,
Канатларым тоздан.
Ә җаныма киертелгән, беләм,
Саркафагы – боздан…
 
2014

ТИРГӘНҮ

 
Сине тиргим: оча алмыйм, –
Сыңар канат сыңар инде.
Талпынам да талпынамын,
Чыдый алмас – сынар инде.
 
 
Син дәшмисең, дәшмә дисең,
Чарасыз син, дәшәлмисең.
Күккә менеп ашкансың да,
Кабат җиргә төшәлмисең.
 
 
Күккә ашкач, фәрештә бул, –
Җыйма ризык, кием кимә!
Таләп итмә урын-җир дә,
Җир кызына башка тимә!
 
 
Минем тиргәнүләрем дә,
Ахры, күккә барып җитми.
Бер болыттай тик торасың,
Таралмый да очып китми.
 
 
Болыт тора, өметләрем
Булмагандай таралдылар.
Ак иделәр, беркайчан да
Булмагандай каралдылар.
 
 
Сине тиргим: ак өметне,
Ак өметне каралттыңмы?
Үз гомереңдә хет бер тапкыр
Кеше булып яраттыңмы?
 
 
Әгәр дә син яратсаңмы,
Минем кебек җан атсаңмы? –
Син күгеңнән төшәр идең,
Мәхәббәтеңне тапсаңмы?!
 
 
Җирне күккә кушар идең,
Давыл булып очар идең…
Җирне туфан басар иде, –
Аһ, бу бик тә начар инде…
 
 
Яхшы синең яратмавың, –
Сиңа башка сүз катмамын.
Атна көтәм, шул уйдан соң
Сәер һаман таң атмавы…
 
2014

ТАЯНУ НОКТАСЫ

 
Яшәүне отасың,
Тик булса мәхәббәт –
Таяну ноктасы.
 

 
Бу да үтәр дия-дия
Җиттек без җитмеш яшькә.
Һәр иртәдә ашыктык без,
Йөгердек һаман эшкә.
 
 
Көн артыннан көннәр үтте,
Ел артыннан еллары.
Агымсуларга салдык без
Җанны өткән уйларны.
 
 
Сулар да үргә акмады,
Вакыт та борылмады.
Акыл тырышты ватмаска
Бер тапкыр корылганны.
 
 
Сабыр савытлары тулгач,
Түккән чаклар да булды…
Җанны сыккан сагышлардан
Савытлар кабат тулды.
 
 
Моң булып түгелде сөю,
Ярлары – ярылган җан.
Ялган тормыш дәрьясында
Буш көймә булган тик сан.
 
 
«Яратам!» дип кычкырсак та,
Кайтавазлар кайтмаган.
Мәхәббәт кайтавазлары да
Кунар урын тапмаган…
 
 
Буш көймәләр дулкыннарда
Чайкалалар бүген дә…
Җанда сөю мөлдерәмә, –
Кагыла күрмә… түгелә.
 
 
Читлектәге йөрәк хәлен
Күрсәтми каплаган сан.
Шул хәлләргә чыдый алмый
Санны ташлап китәр җан…
 
2014

ҮРТӘЛҮ

 
Эх, көттергән буласың, –
Үкенерсең әле бер…
Үзләре дәшәрләр диеп,
Әлегә кыланып йөр.
 
 
Мин юри генә кыланам, –
Бу сиңа дәшү түгел.
Үз-үзем белән сөйләштем
Мин көне буе бүген.
 
 
Ачуланмасыңны белеп,
Бәйләнгәләү генә бу.
Уй да түгел, уй янында
Әйләнгәләү генә бу.
 
 
Син дә шулай күңел өчен
Дәшкәләштер кич саен.
Эх, юләр, сиңа дәшәм дип
Үпкәләттем бит, аем…
 
 
Әле генә монда иде, –
Көнләшкәндер, күрәсең…
Син дә инде кирәкмәгән
Чакта уйга керәсең…
 
2014

СИН КИЛМӘГӘЧ…

 
Син килмәгәч,
Дөньям нурсыз минем, –
Сөеп карап торган күзләр юк.
«Гаепләмә, мин шаяртам гына»
Дигән булып әйткән сүзләр юк.
 
 
Никадәр көч,
Нинди кодрәт икән
Сөеп карап торган күзләрдә!
Шаяртсаң да, чынлап кабул иткән,
«Сине сөям» дигән сүзләрдә.
 
 
Син килмәгәч,
Дөньям минем тәмсез, –
Өстәлемдә юк бер кәнфит тә,
Шаяртсаң да кил син яннарыма,
Мин ризамын шундый кәмиткә.
 
 
Син килмәгәч,
Минем дөньям тәмсез,
Тәмсез генә түгел, ямьсез дә.
Кәнфит белән сыйлаучылар күп ул,
Нәрсә әйтим сиңа – гамьсезгә?
 
 
Мин дәшәмен
Тик шаяртып кына, –
Гыйшык тотар яшьтән үткәнбез.
Тик әйтмичә китә алмыйм шуны:
Гомерләрне зая түккәнбез…
 
2014

КАЙТУ ЮЛЫ

 
Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса…
 
Җырдан

 
Яшьлегенә кайта алмый йөргән
Бәндәләрдән рәхәтләнеп көләм.
Ышанмасагыз ла ышанмассыз,
Мин яшьлеккә кайту юлын беләм: –
Буйсынмасаң, сәгать саный торган
Гади вакытларның агышына,
Яфрак-яфрак күз яшьләре түккән
Сары көзләрнең дә сагышына,
Вакыт борыла да, көзләрдә дә
Ап-ак чәчәк ата алмагач…
Гомер аты кайта яшьлегенә,
Картлык дилбегәсен алмагач.
Йөрәк һаман шашып, ярсып тибә,
Хәтта кояш яна яктырак.
Минем халәтемә тирә-юньдә
Әллә кемнәр тора аптырап:
«Шушы яшьтә гашыйк булалармы,
Җырлыйлармы шулай тилереп?
Шушы яшьтә күпме шашынсаң да,
Диләр, булмый киртә җимереп».
 
 
Язлар өчен киртәләр юк бит ул! –
Ташкыннарны киртә тоталмый!
Үз көченә ышанмаса кеше,
Тик отыла гына, оталмый!
Мин яшьлеккә кайту юлын беләм:
Мин яшь кәләш соңгы туемда да!
Сөйгәнемнең кочагындагыдай
Ятачакмын җирнең куенында да!
 
2014

ТИЛМЕРҮ

 
Мин бу
күңелеңә шакыйм
Тулган күңел белән.
Синеке дә мөлдерәмә
Икәнлеген беләм…
 
 
Әмма безгә
                түгелергә
Ярамыйдыр һич тә.
Күңел болытларын тотар
Юк шикелле көч тә…
 
 
Бер сызык нур,
Бер җылы сүз көтәм.
Җаным – язгы бөре!
Бар җиһанны җылыталган кояш
Мине читләп йөри…
 
2015

ЧАРАЛАРЫ ЮК ИДЕ

 
Чәчәкле яз иде ул чак,
Елгалар таша иде.
Язның садә бөреләре
Күзләрен ача иде.
 
 
Карашларың үбеп алды,
Керфекләрең ук иде.
Йөрәгемне сиңа бирми
Калыр чарам юк иде.
 
 
Йөрәгем төште ташкынга, –
Йөзеп кереп ал инде.
Язмышларым түгелмәслек
Ярым булып кал инде.
 
 
Ташкыннары шаулап узды,
Калды мәхәббәт кенә.
Синең күз карашларыңнан
Алдым җәрәхәт кенә.
 
 
Ярларыннан түкте язмыш,
Түгелгәнсең ич син дә.
Күкрәгемдә синең йөрәк,
Минем йөрәгем синдә.
 
 
Карашларың өтеп алды,
Керфекләрең ук иде.
Йөрәгемне кайтарырдай
Чараларым юк иде…
 
2014

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации