Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
«Йөрәк уйнап киткәч…»

Туган яклар күңелне барыбер дә җилкендерде! Ике ел узгач, Гали, ниһаять, туган авылы Балансуга кайтып килде. Моңа әти-әниләре дә, туганнары да бик шатландылар, үзен дә бик тә сагынганнар иде. Инде үсеп җитеп, буй да калкыта төшкән егетләре шактый үзгәргән иде. Хәзер аның йөзләреннән үк, үткенләнә төшкән карашларыннан да эшкә булганлыгын, шактый тәҗрибә туплап өлгергәнлеген күреп, сиземләп була иде инде. Ул акыл да утырта төшкән. Бу хәлгә әти-әниләре аеруча сөенде. Аннары аңа: «Әллә, улым, авылда гына каласыңмы?» – дип тә карадылар. Ул аларның фикерләре белән килешмәде. Аның авылда ике йөз грамм икмәккә ачлы-туклы эшләп йөрисе килмәде, ул инде үз хезмәтен бәяли белде, китәсе итте. Әлбәттә, моңа яшьтән килгән үҗәтлеге дә ярдәм итте. Әле аның алга таба корылган планнарын да тормышка ашырасы бар. Максаты бер: үз хезмәтеңне түгеп, кешечә яшәп калу… Үз тормышыңны үзең кайгыртмасаң, кем сиңа ярдәм итәр соң? Аңа инде шушы алтын вакытларны, эшләре уңышлы гына барганда, мөмкинчелекләрне кулдан ычкындырырга ярамый иде. Эшләргә дә эшләргә! «Һөнәрле үлмәс…» дигәннәр.

Әйе, аңа әле әти-әниләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Алар алдында да йөзем ак булыр, ичмасам… Бу «бесзпризорник» исәбендә йөргән малайның бурычына да керә…

Шундый уйлар кичереп, авылы белән кабат хушлашкан Гали, янә комбайн штурвалы артына утырып, Казахстанның Джабас совхозы кырларын иңләде дә иңләде. Вакытлар узган саен, аның эшкә булган дәрте артканнан-арта гына барды. Бүләккә бирелгән велосипед та кая кирәк, шунда тәгәрәде, аны эшкә соңгартмады.

Ә беркөнне аны янә үзен хөрмәт иткән совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә дәштерде. Аның янында озын гына гәүдәле военком да мыекларын тырпайтып утырып тора. Гали шунда ук уйлап алды: «Димәк, мине, ике ел вакыт узгач, армиягә алырга җыеналар…»

Иң элек сохоз директоры, сүз башлап, военкомга мөрәҗәгать итте:

– Иптәш майор! – диде ул. – Без бу Сафинны армиядән калдырып торырга дип ике елга отсрочка бирдерткән идек бит.

– Анысын беләм, беләм… – диде майор, кашларын җыера төшеп.

– Бу егетне тагын ике елга калдырасы иде.

– Армиягә алырга да кешеләр кирәк ич.

– Кирәген кирәктер дә… Бу егет бүген совхозда тагын да кирәгерәк кеше бит. Ансыз безнең эшләр бармый. Ул берүзе ун казах егетенә торырлык! Армия сафларын казах егетләре белән тулыландыра төшсәгез, безнең өчен әйбәтрәк булыр иде.

Майор, нишләргә соң дигәндәй, башын кашып алды. Совхоз директоры сүзен дәвам итте:

– Без быелгы эш күрсәткечләре буенча комбайнёр Сафинга «Хезмәттәге уңышлары өчен» дигән медаль бирергә дип торабыз. Инде документлар да тутырылган. Ул шул медален алсын инде. Егет аңа бик лаек…

– Ярар, бу мәсьәләне утырып уйлашырбыз… – диде майор, үз-үзенә нәтиҗә ясап.

Шуннан соң Гали, чыгып китәргә дип, ишеккә юнәлде. Ул бу сөйләшүдән канәгать иде. Хезмәтен күреп, медаль биреләчәгенә янә дә сөенде.

Ниһаять, көтеп алынган көннәр килеп тә җитте. Аны тагын ике елга армиядән калдырырга отсрочка бирелде. Вәгъдә ителгән медальне аңа совхозның алдынгыларны котлау җыелышында тантаналы рәвештә зурлап тапшырдылар. Аның башы янә күккә тигәндәй булды, һәм ул бу җыелыштан үзе яшәгән йортка очып кайткандай кайтып керде. Хуҗабикә Гөләндәм апасы белән дә ачылып кына исәнләште. Аннары Гөләндәм ханым күңеле күтәрелгән Галидән шаярта төшеп сорап куйды:

– Әллә тагын берәр «тутый кошны» эләктердең инде? Ул Дәрзәнәй түгелдер ич?

Гали башта елмаеп куйды да аннары телгә килде:

– Юк, ул кыз инде бер казах егетен тапкан…– диде. – Матур кызлар безнең авылда да җитәрлек.

Гөләндәм аның сүзен хуплады:

– Үзеңә дигән насыйбы табылыр анысы…– диде һәм шунда әйтәсе сүзен исенә төшереп өстәде: – Сиңа авылыгыздан хат бар, өстәлеңә куйдым…

Хат Гомәр абыйсыннан килгән иде. Аны ачып укый башлагач, Галинең йөзе кинәт торып-торып үзгәреп китте, ул уйга батты. «…Энем! Кайт инде, җитәр… Болай читтә йөрүләрең күпкә китте. Синең өчен әти-әниләр бик тынгысызлана. Саулыклары да таманга гына калып бара. Интегүләре җиткән. Алар безнең ярдәмгә дә мохтаҗлар. Сиңа механизатор, комбайнёр эшләре монда да булыр әле. Тәвәккәллә дә кайт. Әти-әнинең теләкләренә каршы килмә, аларны борчуларга салма. Ярап бетмәс. Олыгайгач, дөнья хәлләрен белеп тә булмый ул…»

Хаттагы юллар аңа, укыган саен, нык тәэсир итә барды. Шулвакыт йөрәге әллә ничек кенә кузгалып, дулкынланып китте, һәм ул шушы минутта карарга килде: «Кайтам!..»

Аннары ул, кайтырга дигән теләген белдереп, сохоз директорына гариза да язып китерде. Моңа бик ышанасылары килмәде. Совхоз директоры Асамбаев, аның гаризасын читкә алып куеп, бәлки, кире уйларсың дип, киңәшләрен бирә-бирә, ике айга якын расчёт бирми дә йөртеп карады. «Без сине уч төбендә генә йөрткәндәй итеп үстердек, данладык, ә син тот та ташлап кит, имеш. Бу ничек була инде? Яхшы түгел…» – дия-дия, ул аңа дәгъвасын да белдерде. Гали бер кабул иткән карарыннан чигенергә теләмәде. Әти-әниләреннән алган хатны күрсәтә-күрсәтә, аларның сәламәтлекләре яхшы түгеллеген дә аңлатты, үтенде. Соңгы чиктә директор расчёт бирергә ризалашты. «Әгәр дә безгә яңадан килеп эшләргә теләсәң, сиңа юл ачык», – дип тә өстәде.

Икенче көнне Гали хезмәттәшләре, якыннары һәм йорт хуҗалары белән хушлашты да, бүләккә бирелгән велосипедын аларның Рафаэль исемле малайларына калдырып, туган якларына юл тотты.

«Сөйгәнең сөендерсен…»

Аның уйлар йомгагы янә дә үткәннәргә кайта-кайта сүтелде, күңел кылларын чиртә-чиртә сөендерә дә барды…

Чирәм җирләрне урап, исән-сау авылына кайтып төшкән Галине чиксез куанычлар, сөенечләр дә биләп алды. Шөкер, әти-әниләре исән-сау, бер көе «тормыш арбасы»н тартып яшәп яталар иде. Ул кайтып керүгә, һәммәсенең шатлыклары йөзләренә үк бәреп чыкты. Сөенечләре хәттин ашты, көтелмәгән күчтәнәч-бүләкләр дә куандырды. Күр, уллары ничек баеп кайткан!.. Һөнәрле дә булган, комбайнёр да, тракторист та. Бу хәл авылдашларының да игътибарын җәлеп итми калмады. «Булган егет икән…», – дип тә сөйләнделәр. Бу исә аңарда янә дә горурлык хисләрен уятып җибәрде.

Инде үсеп җиткән егетнең өр-яңадан киенгән киемнәре дә үзенә килешеп торды, күпләрне сокландырды. Авылның яшь-җилкенчәк кызлары да аны читләп-читләп күзәтеп узды. Ул кичләрен клубка да чыккалады. Беркөнне шулай авыл уртасыннан аккан кечкенә генә инеш аша турыдан гына клубка чыгып барганда, яр буенда бер яшь кенә кыз, моннан ничек узып китәргә дигәндәй, аптырабрак калган иде. Ул киенеп ясанган, аягына яңа башмаклар кигән. Күрәмсең, аларны пычратасы килми иде. Шулчак кыз Галигә дә карап-карап алды. Ул да аңа текәлде. Күзләр очрашкач, Галинең күңеле әллә ничек кенә җилкенеп уйнап алды, һәм ул кызга ярдәмгә ашыкты. Янына килүгә, кыюланып китеп, аның биленнән күтәреп үк алды һәм инешнең аргы ягына чыгарып та куйды. Ни гаҗәп, кыз бу вакыт ай-һайлап тыпырчынмады да, шулай кирәктер дип санады булса кирәк. Ә аның йомшак, җылы тәненнән узган сихри дулкыннар Гали йөрәгенә үтә бер рәхәтлек тойдырып үтеп керде, һәм ул шунда ук кыздан сорады:

– Клубка чыгып барышыңмы? – диде.

– Әйе, – диде кыз, ачылып елмаеп куйды.

– Исемең ничек соң?

– Гөлшаһидә.

– Ничек матур булып үсеп тә җиткәнсең.

– Әй, оялтмагыз әле, – диде Гөлшаһидә, башын аска иеп.

– Мин чын дөресен әйтәм… Кем кызы буласың инде?

– Зәмзәмиянеке.

– Ә-ә, аңлашылды. Әтиең Нурмөхәммәт абый бит?

– Әйе.

– Мин читтә озак йөргәч, яшьләрнең шушылай үсеп җиткәннәрен күрми дә калганмын…

Аннары алар, парлап, сөйләшә-сөйләшә, клубка таба атладылар…

Гали шул кичне Гөлшаһидәне өенә кадәр үк озата кайтты. Шуннан бирле очрашулар тагын да дәвам итә бирде…

Гали үзенең эш мәшәкатьләре артыннан да йөгерде. Беркөнне ул, Казахстанда бирелгән паспортын, хезмәт кенәгәләрен алып, район хәрби коммисариатына учётка басарга дип килде. Аны майор Ливадный каршылады. Кайсы авылдан икәнлеген, туган елын сорады һәм, гаҗәпкә калып, кашларын җыерды.

– Кайда йөрдең син моңарчы? – диде ул. – Армиядән качып, дезертирлык кылыпмы? Где жульничал? Моның өчен сине трибунал белән судить итәргә кирәк…

Түзеп тыңлап торган Гали үз адресына әйтелгән мондый сүзләрне кабул итә алмады.

– Иптәш майор, – диде, – мине судить итәргә ашыкмагыз әле. Мин…

Майор аны тыңлап та тормады, сүзен бүлде:

– Нәрсә, дүрт ел буе армиядән качып йөргән өчен, синең башыңнан сыйпаргамы?

– Сыйпамагыз, – диде Гали, – нишләгән мин? Сезнеңчә, зимагурлыкта йөргәнме? Юк… – Ул кесәсеннән документларын чыгарып, майор өстәленә китереп салды. – Монда барысы да язылган…

Соры чәчле майор, бераз иелә төшеп, аның хезмәт кенәгәсен актарды, паспортын да чагыштыра-чагыштыра карады. Кашларын җыера-җыера чырайларын сытты, аннары егетнең «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале турында язылган беркетмәгә дә карап алды һәм армиядән азат итәргә дип бирелгән «отсрочка» карарына күзен текәп торды-торды да секретарь кызны дәшеп алды, янә ризасызлык белдереп:

– Выпишите ему военный билет!.. – диде.

Район хәрби комиссариатындагы шушы очрашу да аның күңелендә онытылмас бер хатирә булып калды.

Ни генә булмасын, төрле-төрле хәлләрдә калган Галинең, ни гаҗәп, эшкә булган дәрте сүрелмәде, ташып кына торды. Ул шул ук елны үзенә бик тә таныш булган «Сталинец-6» комбайны белән Балансу кырларын иңләде. Ә инде ел ахыры нәтиҗәләре буенча ул комбайнёрлар арасында беренче урынга да чыкты. Бу аның, туган авылына кайткач, беренче уңышы иде.

Гали алдагы урып-җыю сезонында да шул ук комбайнына утырды. Аңа 96 гектарлы җир биләмәсен урырга, суктырырга куштылар. Арышны үзе екты, сугарга исә иртәрәк иде, дымлы, юеш. «Давай!» дигән әмер өстән ясалды. Чи булса булыр, хөкүмәткә тизрәк икмәк тапшырырга кушалар. «Даёшь план!..» – бетте-китте. Совхоз директоры Хашим үзе үк әйтеп тора: «Гали туган! Заготзернога бер генә машина булса да илтик инде, кирәк бит, кирәк». Кирәк икән, кирәк. Берничә бункерны шалт ындыр табагына. Тагын кирәк, хет шартла, ярыл… Нишләсен ул, кушкач, янә дә кереп китте суктырырга. Әз генә баруга, кызган ис тойды. Саламга уралган барабанны чистартып та караган иде, ис бетмәде. Берзаман «йолдызча» тәгәрмәче белән чылбыр арасында ут күренде. Ул, тракторчыга туктарга сигнал биреп, утырган урыныннан сикереп тә төште, ут сүндергечкә барып тотынды. Аннан рәт чыкмагач, аны читкә томырды. Ялкын ягулык багын урап алмасын дип, салам бөялгән җиргә барып тыгылды, әрбәләрдәге саламнарны себереп төшерде. «Инде бакларга ут капса – бетте…» дип уралган саламнарны чистартырга кереште һәм ул кулның «йолдызча» белән чылбыр арасына кереп киткәнен сизми дә калды. Шунда, ток суккандай, аның кулын нәрсәдер чеметтереп алгандай итте, үзе, моңа игътибар итми, саламны йолкуын һәм утны таптый-таптый сүндерүен белде. Ут сүнә башлагач, кызулык белән бернигә дә игътибар итмичә, көрәккә дә тотынып, утка балчык сибәргә кереште. Караса, көрәк сабыннан кан ага. «Нәрсә бу?» Ике бармак башы юк… Вәт сиңа мә!.. Ул шунда ук карап торган комбайнёр егетләргә сызгырды. Алар кара төтен чыккан Гали комбайны янына килеп тә җиттеләр. Аннары бармаклары сулык-сулык сызлаган Галине Теләче районы шифаханәсенә озаттылар.

Шифаханә хирургы Акмал Бәдриевич Сабиров аңа:

– Бу бармакларыңны төптән үк кисәргә туры килер, – диде, – заражение-мазар китүе ихтимал…

Гали аның фикере белән килешмәде.

– Юк, мин андыйга риза түгел, – диде. – Миңа ул бармаклар кирәк әле… Тальян гармунда уйнарга булса да…

Тәҗрибәле хирург, аның бармакларын саклап калу өчен, бөтен көчен куйды һәм ахырдан тиешле нәтиҗәгә ирешә дә алды.

Гали шушы урып-җыю елында ныгытып эшли алмавына борчылды да борчылды. Аны совхоз директоры: «Бу җәйне комбайнда эшли алмасаң да, басу башына гына булса да чыгып ят, күрсәтеп, өйрәтеп тор, акчасын түлибез», – дип кыстап караган иде, тик ул ризалашмады.

Көзгә кергәч, бармаклары рәтләнгән Гали буш вакытын әрәм итмәде, куллары агач эшләренә дә ятты, тик тормады. Өендәге мастерскоенда ишекләр, тәрәзә рамнары эшләде, аларны фигуралап та ясады. Аннары аны курсларга укырга да җибәрделәр. Ул Казанда булды, Ростов шәһәрендә дә укып кайтты. Җәйгә чыккач, янәдән дә комбайнда эшли башлады.

Шулай кызу эш көнендә аның капкасын Питрәчтән килгән комбайнёр Илья Максимов килеп шакыды. Эзләп тапкан бит, кайчандыр ул Ленин исемендәге совхозда эшләп тә киткән иде. Чыгышы белән Янсуар авылыннан. Гозерен болай дип белдерде:

– Гидросистема отказать итте, – диде, – жатканы күтәрми, үзе эшли. Зинһар өчен, булыш, машина капка төбендә, алып китәм, китереп куям.

– Ашыкма әле, Илья, – диде Гали, – йә, башта сөйләп кенә күрсәт.

Ул, Ильяны тыңлап бетергәч, үз киңәшләрен бирде: «Шул төшләрен, бу төшләрен тикшер, – диде деталь, узел исемнәрен атап, – гидробак белән насоска тикле. Арада кысылып калган һаваны чыгар. Фәлән номерлы клапаннарны тикшер, чүп тыгылмаганмы? Аннары да эшләмәсә килерсең, барырмын».

Илья бүтән килмәде. Димәк, сәбәбен ул, Гали сөйләгәннәрдән чыгып, үзе эзләп тапкан. Аңа шулай киңәш сорап килүчеләр бер Илья гына да булмады…

Бармаклары төзәлеп эшкә чыккан 1959 елның көзендә өлкән яшькә авышкан әти-әнисе аңа болай дип киңәш бирде:

– Әйдә, улым, өйлән, вакыт җиткән… – диделәр.

Һәм ул көттермәде, инеш буенда танышкан сөйгәне Гөлшаһидәне яңа ел алдыннан өйләренә алып кайтты. Килен булып төшкән кызны барысы да хөрмәт итеп каршы алды… Ә төнге кичтә, икәүдән-икәү генә калгач, шук телле Гали, Гөлшаһидәсен кочып, аңа болай дип пышылдады:

– Сөйгәнең сөендерсен, теләгеңә тиендерсен…

Гөлшаһидә каршы килмәде, бер-бер артлы балалар да алып кайтты.

Хакыйкать

Балансу авылын урталай бүлеп аккан инеш сулары, тын гына гомер агышларын кичергәндәй, акты да акты. Көн артыннан туган көннәр дә адәм балаларының тормыш мәшәкатьләрен тудыра барды. Үз гаиләсен корган Галигә дә җиңнәрне ныграк сызганырга туры килде, яшәр өчен тагын да тырышырга кирәк иде.

Ул инде төрле-төрле марка комбайннарга да утырып эшли башлады, аларның серләренә тиз төшенде. Елдан-ел социалистик хезмәт ярышларында югары күрсәткечләргә дә ирешә барды. Исеме газета битләрендә дә макталды. Шулай еш телгә кергән Галине партия әһелләре, райком инструкторлары да игътибардан читтә калдырырга теләмәде. Янәсе, ничек әле ул коммунистлар партиясе әгъзасы түгел. Партия сафларын эшче-крестьяннар белән тулыландыру да зарур ич!

Шушы максатлардан чыгып, аны райком инструкторлары: «Әйдә, партиягә кер!» – дип кыстый ук башладылар. Көннәрдән бер көнне аның янына райком инстукторы Газиз Зөфәрович үзе үк килеп чыкты, ике арада турыдан-туры сөйләшү башланды.

– Кер булгач кер партиягә! – диде аңа Газиз Зөфәрович. – Бу сиңа кичекмәстән кирәк.

– Партиягә керү миңа нәрсә бирә соң? – диде Гали. – Мин үз эшемне болай да эшлим, тиешен бирәләр…

– Яхшы эшлисең, бүләкләр дә аласың, анысын беләбез. Тормышын тагын да яхшыртырга теләгән кешегә ул гына җитми, перспектива да кирәк.

Гали, аның «перспектива» дигәненә бик игътибар итеп җиткерми, үз җавабын бирергә ашыкты.

– Социализмда без барыбыз да тигез яшәргә тиеш бит…

Газиз Зөфәрович, син әле сәясәттә сай йөзәсең икән дигәндәй, мыек астыннан гына елмаеп, көдрә чәчле башын калкыта төште.

– Социализмда да барысы да тигез була алмый ул… Элек тә, хәзер дә тормыш шулай булган, шулай бара ул. Менә син партиягә керсәң отасың гына.

– Ничек?

– Социалистик хезмәт ярышларында беренчелеккә чыкканда, аның партия әгъзасы булуына да зур игътибар итәләр… Моны кычкырып әйтмәсәләр дә, идеология дигән нәрсә дә бар бит… Аңа төрле бүләкләр, орден-медальләр биргәндә дә игътибар итәләр. Кешенең биографиясен, активлыгын тикшергәндә дә, аның партия тәгълиматларына тугрылыгына әһәмият бирәләр…

– Мондый хәлләр үзара яшерен сөйләшүләр белән дә хәл ителәме?

– Анысы сиңа бик кирәк тә түгел…

– Нәрсә, сәясәт тә ялганга корылырга мөмкинмени?

Газиз Зөфәрович телен тешләгәндәй дәшми торды. Аннары болай диде:

– Менә син яхшы эшлисеңме? Эшлисең. Сиңа шул эшләгәннәреңә тиешлесеннән мәхрүм калмаска да ышаныч бирә ул партия. Шул ук орден-медальләрен, бүләккә машиналарын алганда да. Аннары син, гомумән, мөһим җыелышларда, почётный гражданин буларак, президиумнарга да менеп утырырга сайланырсың. Менә күр дә тор, шушы абзаң әйтте диярсең…

Гали уйлана төште.

– Болай булгач уйлап карарга кирәк әле… – диде.

– Уйлыйсы юк, тәвәккәллә дә кер партиягә!.. – диде Газиз Зөфәрович. – Мин мондый хәлләрне баштан уздырган инде. Беләм. Үзара гына сөйләшкәндә, кайсы эшләрнең ничек итеп көйләнгәнен дә беләм…

Аптырашта калган Гали: «Димәк, сәясәттә дә, «син – миңа, мин – сиңа» прициплары яши булыр», – дип уйлап куйды да партиягә керергә ризалыгын белдерде.

Аннары Газиз Зөфәрович:

– Сиңа партиягә керергә бер рекомендацияне үзем бирермен, – диде дә ашыга төшүен белдереп китеп тә барды…

Гали бүген дә шул вакыттагы Газиз Зөфәровичның төпле, акыллы киңәшләрен тотканына сөенеп бетә алмый. Ул инде ВДНХның көмеш, бронза медальләренә дә, аннары Хезмәт Кызыл Байрагы орденына да (1972), Ленин орденына да (1976), «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә дә лаек булды (1982). Болар һәммәсе – аның хезмәт җимешләре тудырган чын хакыйкать.

Дәгъвалы машина

Тынгысыз холыклы Гали тормыш сабакларын үз җилкәсендә күп татыды. Аның һаман да «Мин булдырам, мин тиеш…» дип омтылулары, тора-бара кайберәүләргә бик ошап та җитмәде, хөсетлек, көндәшлек чирләре, күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, үзләрен сиздерделәр. Кешеләр үзара сөйләшкәндә әйтеп куялар:

– Район җыелышларын уздырганда, гел шул Галине генә президиумга ук менгереп утырталар.

– Премияләрен дә, бүләкләрен дә берүзе чүпләп торган көне…

– Каян килгән?.. Барысын да шул Тумран Галиенә бирергә димәгәндер инде…

Шуның ише чыш-пышлар, бабасы Сафадан ук калган «Тумран» кушаматына да барып тоташты, алар, күңелне рәнҗетеп, Галинең үзенә дә, хәтта хатыны Гөлшаһидәгә дә барып ирешкәләде. Аннары ул: «Алар да тырышсын, эшләсен, кем тыйган? Кемнеңдер булдыра алмаганына мин гаеплеме? Мин нишләгән? Мин аларга үз акылымны, үз зиһенемне биреп тора алмыйм бит инде?» – дип, сөйләнә-сөйләнә, үзен тынычландырды да.

Аеруча соңгы елларда аңа карата шуның ише күпсенүләр, дәгъва белдерүләр совхоз директоры Илшат Касыймов колагына да барып иреште. Бу нәрсә юк-юкта үзара мөнәсәбәтләргә дә тискәрерәк йогынты ясый башлады. Хуҗа, карашын да үзгәртә төшеп, үзенә туган тиешле комбайнёр Ленар Гәрәевичны якларга кереште, аның күрсәткечләрен кайгыртып тырыша башлады. Әмма шуңа да карамастан ул барыбер дә үз теләгенә ирешә алмады, күрсәткечләр, шөкер, Гали Сафинныкы өстен чыкты. Ул соңгы биш ел дәвамында, беренчеләрдән булып «Дон» комбайнында да эшли-эшли, беренчелекне бирмәде. Аңа да, кырык бер ел тузан йотып, 270 мең центнерга якын икмәк суктырулар җиңел генә бирелмәде. Алган бар бүләкләре аның хезмәтен данлап, бизәп кенә торды.

Бүләккә тапшырылырга тиешле соңгы «Москвич» машинасы вакыйгасы аның хәтерендә онытылмаслык булып калды. Бу хәл 1990 елда булды. Районның тантаналы рәвештә алдынгыларны бүләкләү, котлау җыелышында катнашкан 450 гә якын кеше алдында аңа, куллар чабып, «Москвич» машинасы бирергә карар кылынды. Әмма ләкин ул машина бик тә дәгъвалы булып чыкты. Таяк тыгулар, совхоз хуҗалары белән механизаторлар арасында да үзара чыш-пыш килүләрдән, күпсенүләрдән дә килеп чыкты булса кирәк.

Ахыр чиктә министрлыкка барасы карарны да, «һава шартларын үзгәртеп», Галигә биреләсе «Москвич» машинасы урынына «Ока» машинасы бирелә, дип кенә әвәләп җибәргәннәр…

Гали «Москвич машинасы кайтыр-кайтыр диеп бер ел көтә, икенче ел китә, ә машина юк та юк. Бу ни хәл? Аптырагач, аның какшаган нервлары түзмәде, китте Саба райкомына. Бер барды, ике. Икенче, өченче секретарьны да күрде. Җаваплары шул булды: «Белешербез, көт бераз…» Ә «Ока» машинасына тутырып җибәрелгән документлар турында да сүз юк, ләм-мим…

Серле капчыкка яшерелгән без озак көттермәде, ниһаять, тишелеп чыкты. Хәлләр ачыклангач, ул үҗәтлеген дә күрсәтеп, шул машина артыннан ныгытып ук йөри башлады. Райкомның беренче секретаре Маннур Харисовичка ук барып керде, сүзен конкрет сораудан башлады:

– Министрлыкка киткән карарны кем шулай үзгәртеп тутырды? – диде ул. – Анда юлланган минем еллык эш күрсәткечләрем шул килеш кала бирә, аны үзгәртә алмыйлар бит.

Бу катгый таләпкә райком секретаре болай дип җавап бирде:

– Мин моны, шәхсән, үзем тикшертермен… Сиңа «Москвич» машинасы бирелергә тиешлеген яхшы хәтерлим. Монда кемнең кулы шулай уйнагандыр, ачыкларбыз… Көт, сиңа тиеш сиңа булыр…

Маннур Харисович сүзендә торды, дәгъвалы машина барыбер аның ишегалдына кайтып кунаклады… Хәзер дә әле ул үз көенә тәгәрәп йөреп тора. Әле шул машинага комбайнёр малае Рушан белән утырып Оренбург шәһәренә, чирәм җирләрнең 50 еллык бәйрәменә дә барып кайттылар. Анда 750 кеше чакырылган иде. Бу тантанада Гали Татарстаннан берүзе катнашты. Ул рәешкә дигән киемнәрен киде, шифоньердан орден-медальләре тагылган костюмын чыгаргач, тукталып, бертын хатирәләргә дә бирелде…

Оренбург шәһәрендә зурлап уздырылган бәйрәм аңа бик тә ошады. Дүрт көн буе кунак булдылар. Авылга кайткач, «Ничек булды бәйрәмнәр?» дип сораучыларга ул: «Дүрт көн буе җәннәттә булып кайттык…» – дип кенә җавап бирде.

* * *

Төшке әбәт вакыты алдыннан ул гадәтенчә, көчеген ияртеп, авыл урамнарын бер әйләнеп кайтырга дип чыгып китте. Көн аяз. Яз кояшы юмарт елмая. Мәчет турына җиткәч, ул туктап калды да мәчет манарасында балкып торган айга күзләрен кыса-кыса карады. Йөзендә сөенеч: «Без дә яңа мәчеткә тиендек! Әнә калку урында, нәкъ Балансу уртасында бөтен авылга ямь биреп тора. Мин эшләгән тәрәзәләре дә нурлар сибеп балкый, ялык-йолык килеп тора…

Кайчандыр мәчетнең манарасын кисеп, рухыбызны кимсетеп, өметебезне өзгәннәр иде. Бүгенге хуҗаларга рәхмәт, материалларын кызганмадылар, тәки оештырып чыктылар. Шыкылдап торган бүрәнәләрдән төзеп. Эче җылы, кышын ягасы да юк, электрга көйләнгән. Идәннәрдә – келәмнәр… Түбәсе дә мәңгелек, күгәрми торган калай белән ябылган. Мәчетне ачуга халык бик күп җыелган иде. Ул сөенүләрен күрсәң… Әй гомерләр, киләчәктә дә мәчетле көннәребез, үз рухыбыз, үз иманыбыз белән яшәргә язсын. Әти мәрхүм әйтмешли, тәмугка тиң сугышларны, ачлыкларны күрмичә генә, ярабби…»

Ул, шулай йөри-йөри, янә дә төрле-төрле хатирәләргә бирелде. Аннары кайту ягына чыккач, көчеген орышып та алды:

– Өрмә әле, синнән башка да миңа «өрүчеләр» күп булды… «Эт өрә, бүре йөри…», – диләр… Бүреләр дә йөри шул, кайсыдыр ки сарыкны тотып ашаганчы. Нишлисең, ашыйлар да кыйбласын югалткан кайбер «бүре»ләр, синнән, миннән сорап та тормыйлар… Заманалар үзгәргән саен, көрәше дә үзенчә үзгәрә бара икән. Яхшыга гына булсын иде…

Урам чатыннан борылгач, Гали сәгатенә карап алды да: «Намаз вакыты җитеп килә икән», – дип, кызу-кызу өенә таба китте.

2017

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации