Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 38 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

ХИКӘЯЛӘР

Кичеккән күке моңы

Илгизәр кулында – уч төбе кадәр генә кәгазь, белешмә бюросыннан бирелгән адрес. Себердән кайтып, кунакханәгә урнашкач та алган иде ул аны. Менә хәзер, шуны тоткан килеш, шәһәрнең Тукай мәйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт кирәк аңа. Әтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, әмма әйтеп аңлата алмаслык ниндидер хис аның йөрәгенә тышау салып торды. Әтисенең Казанга күчеп яши башлаганын ул моннан унбиш ел чамасы элек ишеткән иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниһаять, ныклы карарга килде: егерме биш ел күрмәгән әтисен кайтып күрергә! Балачактан калган йөрәк ярасы үзен һаман сиздереп торса да, олыгая төшкәч, үзе ата булгач, күрешәсе килү теләге көчәйде.

Илгизәр унөченче йорт капкасы янында туктап калды. Нәрсәдер тоткарлады аны, иркен буды сыман. Сулышы кысылгандай тоелды. Ул галстук астындагы күлмәк төймәсен ычкындырды. Менә инде ничәнче мәртәбә унөч яше тулыр-тулмаста өен ташлап чыгып киткәнен искә төшерде. Бу хәлгә әнисенең кинәт вафаты сәбәп иде.

Бүгенгедәй күз алдында: хәле соң чиккә җиткәч, әнисе әтисен ым кагып дәшеп алды.

– Каюм, кил әле! Балаларны да чакыр…

Әтисе, бик борчылып, аның янына килеп басты.

– Нәрсә, Мәрвия? Әллә маңгаеңа юеш сөлге куеп карыйкмы?

– Юк, кирәкми…

Әтисен хәсрәт ташы басты.

– Бүлнис тә ерак бит… Юлы юлмы?! Әллә, ат җигеп, районга китимме, врач алып кайтыр идем. Бу килеш сине ничек кузгатасың инде?! Бәлки, килерләр иде…

Мәрвия өмете өзелгәнен сиздерде.

– Соң инде… Барыбер китәм. Син…

Ана янында басып торган сабыйларының күзләренә тилмереп карады. Каласыз бит дигәндәй, яткан урыныннан йолкынып торырга, башларыннан сыйпарга, нидер әйтергә теләде, мәгәр көче җитмәде. Әтиләренә өзгәләнеп карады.

– Балаларны какма, мин…

Ул соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады.

Илгизәр өчен газаплы, авыр көннәр әнисен җирләгәч башланды. Бигрәк тә әтисе икенче әни алып кайткач.

Үсмер үги әнисенә ияләшә алмады, күңеле кабул итмәде. Өйдә үзенә урын табалмас хәлгә җитте. Өстәвенә бер кичне, йокларга яткач, Һаҗәр апасының әтисенә пышылдап кына әйткән сүзләрен ишетте: «Ка-юм! Минем белән сиңа рәхәтме? Әйт бер сүз! Яратам бит…» Әлеге сүзләр малайның бәгырен телде, үги ананы чит күрү тойгысын икеләтә арттырды. Ул мендәренә капланып сулкылдады…

Иртәгесен Илгизәр, һичнинди үгет-нәсыйхәтләргә карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шәтке болыннары, тау өстендәге урман-куаклыклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзәгенә юл тотты. Тынып калган үзәннәргә бер үк сүзләрне кабатлады: «Миңа бүтән әни кирәкми!», «Миңа бүтән әни кирәкми!..»

Сәфәре район үзәгендә генә төгәлләнми, юлы ары китеп, Новосибирск шәһәренә чаклы барып җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мәктәбенә эләкте, анда төзүче-монтажчы һөнәренә өйрәнде. Өйгә хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менә быел Казанга кайтып төште. Ничек кабул итәрләр анны? Әтисе ни дияр? Үзгәргәндер инде…

Ул урыныннан кузгалды һәм агач баскычлардан икенче каттагы квартирага менеп китте.

Ишек шакыган тавышка өй эченнән бер хатын-кызның зәгыйфь тавышы ишетелде:

– Керегез…

Биксез ишек ачылмый торгач, әлеге тавыш янә кабатланды.

Илгизәр бусагадан үтте, ишек катында туктап калды. Тимер караватта, тәсбихен кулына тотып, олырак кына гәүдәле, калын кара кашлы, Кавказ кешеләренә тартым каратут йөзле карчык утыра иде. Бу – Һаҗәр апа, әтисенең икенче хатыны иде. Батынкы кара күз төпләре күләгәләнеп, җыерчыкланып калган.

Һаҗәр апа, ишектән кергән күн портфельле кешене күргәч, киң итәкле күлмәк чабуларын тезенә тарта-сыпыра, караватыннан шуышты да аяк турысына җәеп куелган көрән йонлы кәҗә тиресенә төшеп басты. Илгизәргә карап торган хәлдә, аяклары тире өстендәге чүәкләрне капшап тапты. Илгизәр аңа исеме белән дәште:

– Исәнмесез, Һаҗәр апа!

– Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, көтелмәгән кунакны танырга теләп.

– Илгизәр. Каюм малае.

– И-и, Ходайның хикмәте! Исәнмени син дә? Әйдә, уз, кайлардан килеп чыгасы иттең?

Карчык, һаман да үз күзләренә ышанмагандай, Илгизәргә якынрак килеп, ире Каюм төсмерләрен эзләде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткән киң маңгай, какча яңаклар.

– Казанга ялга кайттым. Сезне күрәсем килде. Әти кайда соң?

Карчыкның күзләреннән көмеш бөртекләр сытылып чыкты.

– И улым, вафат шул инде атаң…

Илгизәр, дөньяда үлем барлыгын бөтенләй оныткан кеше сыман, гаҗәпкә калып сорады:

– Кайчан?

Карчыкның тавышы сыкрап чыкты:

– Өченче декабрьдә елы тула.

Авыр тынлык урнашты. Илгизәр өй эчен карашы белән капшап чыкты, күзе рамлап стенага элгән әтисенең фотосурәтенә төште. Эчке кичерешләрен тыярга теләп, ул тешләрен кысты. Киеренкелектән яңак мускуллары биешеп алды. «Китеп тә бардыңмыни, әти? Бер күрешү – бер гомер, дия идең дә… Насыйп кына булмады…»

Тынлыкны карчык бүлде:

– Әйдә, түрдән уз. Басып торма. Менә өстәл янына утыр.

Илгизәр, портфелен идәнгә куеп, өстәл янындагы урындыкка килеп утырды.

Карчык әңгәмәне дәвам итте:

– Атаң төсмерләренә охшатып кына таныдым үзеңне, үзгәргәнсең. И-и, гомерләр!.. Без картаймый, кем картайсын соң?..

Сүз икенче юнәлеш алгач, Илгизәр, Һаҗәр карчык сораганнарга җавап бирә-бирә, кыска гына итеп үз тормышын сөйләп алды. Новосибирскида төзүче-монтажчылар бригадасында эшләвен, аннан Норильск шәһәренә күчеп китүен, хәзер шунда көн итүен, өйләнүен, бер малае барлыгын әйтте. Соңыннан сүзен бертуган сеңелләре Ләйсән белән Динәгә кайтарып калдырды, аларның кайда гомер итүләрен сораштырды.

– Ләйсән Уфа егетенә кияүгә чыкты, – дип башлады җавабын Һаҗәр карчык. – Ике кызлары бар. Динә – Казанда. Моторлар ясау берләшмәсендә, кәнтрәлүр. Килеп-китеп йөри.

– Адреслары сездә юкмы?

– Бар, бар… – Карчык урыныннан торды һәм шкафка таба китте. Аннан яулыкка төргән төенчек алып, өстәлгә куйды. Төенне чишә-чишә: – Шушында, карточкалар янында булырга тиеш, – диде. Ул ике открытка табып бирде.

Котлау-тәбрик открыткаларыннан адресларны үзенең куен дәфтәренә күчереп язгач, Илгизәр фотокарточкаларны берәм-берәм күздән кичерде. Динә белән Ләйсәннең фотоларын үтә текәлеп карады ул. «Ничек җитдиләнеп киткәннәр!» – дип сокланып та алды. Әтисенең кайбер фотоларында ул дөнья көткән ир йөзендәге уйчанлык-сагышны чамалады. Әйтерсең лә ул йөрәгендә гел генә ниндидер төзәлмәс яра саклаган, шул ярадан йөз нуры тоныклана төшкән… Илгизәр күңелен «әллә әти гомере буе әнине сагынып яшәдеме икән?» дигән уй биләде.

Менә аның төзелештә кирпеч салганда төшкән фотосурәте. Йөзенә кояш нурлары сибелгән. Кранчыга ым кагып, кельмасын өскә күтәргән. Өйгән кирпечләре үзен югары күтәрә барганга сөенеп туя алмаган кебек…

Һаҗәр карчык, Илгизәр кулындагы карточкага күз салып:

– Иртәрәк китте шул, яшәрлеге бар иде әле, – дип куйды.

– Нәрсә белән авырды соң ул?

– Озак сырхаулап та йөрмәде. Кан басымы күтәрелә иде күтәрелүен. Көтмәгәндә кичтән паралич сукты. Бер тәүлек дигәндә… – Ул сулкылдап алды. – Өчесен, җидесен, кырыгын әйбәт кенә уздырдык. Кырыгына ир-атларны җыйдык. Ярый әле, пенсиядән аз-маз калдыра килгән идек.

Шул сүзләрдән соң Илгизәр алып килгән бүләкләрен исенә төшерде. Ул Һаҗәр апасына күлмәклек, әтисенә җылы свитер сатып алган иде. Портфельдән күлмәклекне алып, иясенә сузды:

– Апа! Бу минем сезгә бүләгем иде…

Карчык уңайсызланып, тартынып торды да аннары: «И, мәшәкатьләнеп йөрисең икән. Рәхмәт инде!» – дип, бүләкне алды.

Илгизәр, әтисенә дигән свитерны кулына тоткач, бер мәлгә аптырап калды һәм «аңа атап алган бүләк үз өендә калсын» дигән уйга килде.

– Бусы – әтигә… Өстенә кияргә насыйп булмаса да, өегездә торыр, – диде.

– Зурлавың өчен рәхмәт инде, балакай. Игелек күр! – Күңеле йомшарудан карчыкның тавышы үзгәрде. – Үзе исән булса, бик сөенер иде…

Хуҗа карчык бүләкләрен диванга куеп торды. Түргә узганда, күзе иренең стенага эленгән сәгатенә төште.

– Илгизәр! Менә бу атаң сәгате иде. Үзеңә истәлек итеп ал. Вафат булганыннан бирле туктаган килеш тора.

Илгизәр, бүләкне кулына алгач, сәгатькә карады. «Восток» маркалы, числосы өч турысында, үлгән көнендә тукталып калган. Уклары алты тулырга унбиш минутны күрсәтә. Ә тормыш сәгате кешеләрнең ниләр кичерүенә карамастан дәвам итә. Аның да мине сагынган, бер күрергә зар-интизар минутлары булгандыр…

Илгизәр сәгатьне борып җибәрде, төзәтеп куйды. Вакыт кичке якка авышып, сәгать өченче киткән иде инде.

Ул:

– Әтинең кабере кайда соң? – диде.

Карчык:

– Яңа Бистә зиратында, – диде.

– Яңа Бистә? Ул кайдарак?

– Моннан алтынчы трамвай белән ахыргача баргач, яңа капкадан узасы. Тукта әле, улым, барырга җыенмыйсыңдыр ич?

– Каберен күрәсем килә шул, – диде Илгизәр. – Күрсәтә алмассызмы?

– Бүгенме?

– Әйе.

Һаҗәр карчык бүген аяклары бик сызлавын әйтте. «Врач әле генә укол кадап киткән иде, бүтән көнне барырбыз», – диде. Үзе зиратка ничек барасы турында сүзен дәвам итте. Кабер номерын, карточкасы куелганын әйтте, чардуган рәшәткәсенең зәңгәргә буялганын, кабер өстенә сирень агачы утыртылганын сөйләде. Аннары: «Әйдә, чәйләп алыйк әле!» – дип, кухняга таба кузгалган иде, Илгизәр аны бүлдерде.

– Апа, чәй эчәр җирем юк, гостиницага урнашкач та ашап-эчкән идем, – диде.

Илгизәр китәргә җыенды. Чыгып китүе дә җиңел түгел иде. Ишек төбендә таптанып торгандай булды. Һаҗәр апасы да бик кызганыч иде аңа. Ул кесәсеннән акча чыгарып карчыкка сузды. Һаҗәр апасы аны сәдака итеп кабул итте.

– Бик рәхмәт инде, атаңа, гаиләңә багышлап дога кылырмын, – дип, күңеле киңәюен белдерде. – Ни, сорыйм дигән идем, хатының кем атлы?

– Лидия.

– Матур исем икән…

Илгизәр саубуллашып чыгып киткәч, Һаҗәр карчык тәрәзә кырыена килеп басты, үги улының ишегалдыннан чыгып киткәнен карап калды. Ул, чаттан борылып, күздән югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, тач атасы инде», – дип куйды һәм намазга әзерләнә башлады.

Илгизәр алтынчы трамвай тукталышына килде. Ул Һаҗәр апасы сөйләгәннәрне онытмаска тырышты.

Зиратка бару юлы әллә ни озак тоелмады. Капкага җитәрәк адымнарын әкренәйтте. Бик сабыр булырга тырышты, тик бу барып кына чыкмый иде.

Алдарак, юл уртасында, таякка таянган ике карт сөйләшеп торалар иде. Илгизәр аларга сәлам биреп узасы итте.

– Исәннәрмесез, мөхтәрәм бабайлар!

Ак сакаллы озын буйлы карт җавап урынына: «Тс-с!» – дип, сырлы таягын гына күтәрде.

– Шыпырт кына торыйк әле, – диде икенчесе, колагын зират куаклыгына таба сагайтып.

Илгизәр, берни дә аңламыйча, әле билен пута белән буган тәбәнәгрәк буйлы картка, әле ак сакаллы картка каранып торганда, зират урманлыгы эченнән күке кычкырган тавыш ишетелде.

– Бер, ике, өч…

Картларның ак сакаллысы телгә килде:

– Өчне генә кычкырды әле…

– Бер кычкыра башлагач сайрар инде ул, сайрар… Болай булгач, шәт, көннәр дә җылыныр… – Икенче карт шундый нәтиҗә ясап куйды.

Озын буйлы карт йөзендә канәгатьсезлек галәмәтләре чагыла иде.

– Егерме бишенче май бит инде бүген… Йа Ходай, күке авазын кичегеп сала, кичегеп моңая… Интектерде быелгы яз. Җиргә җылылык җитми, җылылык. Чәчкән орлыклар шытмый ята, бөреләр ачыла алмый…

Илгизәр, картларның хикмәтләнеп сөйләшкәннәренә төшенгәч, юлын дәвам итәргә булды. Әмма алардан ерагайган саен, «күке дә кичегеп моңая» дигән сүзләре, аңа атап әйтелгәндәй, колагында ныграк чыңлады.

Монда сукмаклар Һаҗәр апасы әйткәнчә генә түгел, күп булып чыкты. Ул, бер-икесен узгач, өченчесеннән кереп карыйсы итте. Кабер ташларының әле берсенә, әле икенчесенә күз салды. Ташларга беркетелгән сурәтләр аңа төзүчеләр конторында Мактау тактасына куелган монтажчыларның рәсемнәрен хәтерләтте. Ул, йокысыннан уянып киткәндәй, як-ягына карап алды. Сирень үсеп утырган зәңгәр рәшәткәле чардуган һаман күренмәде. Ары сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп арыгач, булмас, ахры, дигәндәй, эзләгән чардуганына юлыкты. Тагын ялгышаммы соң әллә дигән кебек, тиз генә кабер ташындагы карточкага карады. Керфекләре, нервланып, еш-еш тибрәнде, тирән сулап куйды, өзгәләнеп: «Әти!» – диде. Рәсем астындагы язуны укыды.

– Дөнья белән иртәрәк саубуллашкансың шул, әти! – диде ул аннары үзалдына. Йөрәген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шыгырдап ачылды. Илгизәр эчкә үтте, портфелен кечкенә эскәмиягә куйды. Үзе утырырга базмады. Әтисе хатирәсен аягүрә олыларга булды. Шул рәвешле, күңелсез уйларын да куып җибәрер төсле сизде, тик уйлар дигәнең адәм баласына буйсынамыни?

«Әти! Бу – мин, Илгизәр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкән рухың, өзми дә куймый, еллар буе тынгысызлап, кабереңә китерде. Туфрагыңа тарткан аякларыма карышыр хәлем калмады. Тик күпкә соңладым, әти. Мәңгелек йортыңа беренче сукмакны бүтәннәр салды. Кичерә күр, әти. Тормышта миңа кирәк чакларың бик күп булды. Тайгак юллар чатында калганда, синең киңәшләреңә мохтаҗ идем мин. Сиңа гына бирәсе сорауларым, сиңа гына чишәсе серләрем аз булмады. Йөрәк ярасы мәңгелек, диләр. Хатыным Лидия дә шул фикердә. Ул – врач. Бер кичне мин аңа: «Врачлар, авырулар белән эш иткәч, күп нәрсәгә күнегәләрдер, хәтта үлемгә дә», – дигән идем, соңгы сүзләремне ул катгый кире какты. «Үлемгә күнегеп булмый!» – диде. Ул мең кат хаклы икән».

Илгизәр кабер өстендәге саргайган үләннәрне бармаклары белән тырмап алды. Шытып килгән яшь үләннәргә кулы тиеп киткәч, башыннан әтисе сыйпап куйгандай булды.

Илгизәр, сирень куагына карап: «Сине, назлы куак, Һаҗәр апа бик белеп утырткан. Бу куак һәр язда сиңа чәчәк бүләк итәр, әти!» – дип пышылдады.

Кайтырга кирәк иде инде, тик аны ниндидер көч һаман тартып тора иде шикелле…

Тукай мәйданына әйләнеп кайткач, Илгизәр аз гына уйланып торды. Аннары: «Һаҗәр апага кереп, барысы өчен дә гафу сорарга кирәк», – дигән карарга килде.

Үкенүләрен, йөрәк сыкрануларын кемгә дә булса бәйнә-бәйнә сөйлисе килә иде аның.

Кайтасы килә

Таң сызылды. Көн туып килгән тараф алсуланды, иртәнге эңгер сыекланды. Уйсулыкларга сырышкан күләгәләр, томан белән аралашып, тау артларына качтылар.

Инсаф идәнгә җәелгән урынында йоклавын белде. Тәрәзәләрдән кергән кояш нурлары аның сары чәчләрен аралады, борын очындагы сирәк кенә җете сипкелләрен ялтыратты. Шул нурларга ачуы килгәндәй, ул икенче якка борылып ятты.

– Улым!.. Тор! – диде малларны көтүгә куып кайткан әнисе. – Солтан абыеңның автобусы сәгать сигездә кузгалачак, ди. Казанга барырга соңга калма тагы, әзерләнәсең дә бар.

Инсаф, йокысын куарга теләп, күзләрен угалады, гәүдәгә ябык күренсә дә, тыгыз мускуллы озынча кулын сузып, кичтән тәрәзә төбенә куеп калдырган күзлеген алып киде…

Бүген ул хыялында йөрткән Казан шәһәрен күрәчәк. Асфальт юлларда тыз да быз чабып йөргән машиналарны, түбәләре күккә ашкан биек-биек йортларны, Кремльне, аның сәгать сукканын, вакытлар узуын санаган Сөембикә манарасын, киң Иделне, килә-китә йөргән теплоходларны – һәммәсен-һәммәсен күрәчәк. Аннары ул Елгыр белән, Кәлтә Зәфирләр белән дә бәхәсләшә ала. Нибуч, кәпрәя алмаслар. Елгыр да аңа: «Якыннан вертолёт күргәнең юк», – димәс. Имеш, мин Мирәтәк җиренә төшкән вертолётны барып күрә алмаган. Бөтен авыл малайлары: «Вертолёт төшкән!» – дип чапканда, ул бара алмады, сеңлесен – Зөлфирәне калдырып китә алмады, кызчык: «Абый, китмә! Абый, китмә!» – дип, артыннан елап чапты. Күзләреннән энҗе яшьләре тәгәрәп чыккач, ничек ташлап китәсең, ди, ул көдрә башны. Аннары әнисенә ничек җавап бирер?

Икенче көнне Зәфир, җиңүче кебек, түшен кагып йөргән була, кәрлә сыйрак… Вертолёт Степан дәдәйне Казан хастаханәсенә алып киткән икән. Шуннан ул терелеп кайтты. Казан Казан шул инде ул!..

Ул аркан белән җитәкләгән бозауны аръяк болынга су йөздертеп кенә алып чыкты. Бозауның, су-көзгене ярып, инешкә сикергән тавышына янәшәдәге казлар өрки төште, сагая-сагая, елтыр күзле башларын боргалый-боргалый читләштеләр.

Бозауны тау читендәге иң үләнле җиргә арканлады, аркан озынлыгын чишмә суына җитәрлек итте. Казыкны таш белән җиргә кагып иңдерде дә, көр кырыкмыштай йөгерә-йөгерә, өйгә ашыкты. Яшел болыннар, аның каршында киңәеп, офыклар арткарак чиккән күк булып китте. Кояш юмарт елмая, зәңгәр күк яп-якты иде. Эчке куаныч аны йөгертте дә йөгертте. Болын чәчәкләре каршыга киләмени! Җилешеннән тузганакларның ак башлы мамыклары коелып кала сыман. Шатлыктан бер мәтәлчек тә атып китәсе килгән иде, тыелып калды: аргы яктан берәрсе карап торса, ни уйламас?..

Ашап-эчкәндә, әнисе аңа киңәшләрен бирде:

– Шәһәрдә, тегеңә-моңа алгысынып, авыз ачып йөрмә, ишетсен колагың. Фаягөл апаң белән киңәшми-нитми, ялгыз чыгып китеп, бәла-казага юлыкма… Үзеңә чалбар алганда, кибеткә берәрсе белән чыгарсың. Акчаңны юкка-барга туздырма, аннары әтиең бирер кирәгеңне…

Инде менә китеп тә баралар.

Автобуска шактый кеше утырды. Кайсы тешен яматырга, кайсы кирәк-ярак алырга, туган-тумачасын күрергә бара. Һәркемнең үз йомышы. Инсаф урынны тәрәзә кырыеннан сайлады, үзен олы кешеләр янында олыларча сизде. Апалар бер-беренә карашып алдылар. Теше сынык Әсма: «Инсаф та Казанга барамыни?» – дип кызыксынып куйды. Инсаф, әйе дигәнне аңлатып, башын гына какты. Сүзен әйткәнче, аның өчен шофёр абыйсы Солтан җавап бирде. Башта йөзендә нур балкытып көлде, аннан:

– Егеткә шәһәр күрсәтәбез, алтынчы класска җитеп, Казанны күргәне юк икән, – диде.

Аның сүзен калганнар җөпләде:

– Ә-ә, шулаймыни?

– Кирәк, кирәк…

Автобус эче тынычланып калганда, алар авылны чыгып баралар иде. Инсаф тәрәзәдән кырый йортны күзәтте: классташы Дилназ күренмиме? Ул аның шәһәргә барганын күрәме? Кайткач, барыбер сорашмый калмас. Бөтен яңалык, сер аңарда була. Ул аларның барын берьюлы селкеп бушатмый, тәмләп кенә сөйли… Юк, күренми. Йоклый микән?.. Чү! Чишмә буена – Кече Үзәнгә – казлар куып төшүче ул түгелме соң? Алсу күлмәк кигән. Ул! Дилназ!.. Очкын күз! Кулында чыбыгы да бар. Иңенә таралып төшкән коңгырт чәчләрен җил тарый. Ап-ак каз бәбкәләре бер-бер артлы тезелешкәннәр дә әниләре артыннан сыпырталар гына. Бу якка борылып карар микән? Әллә машина тавышын ишетми инде? Әһә!.. Борыла… Юк, казларын уңгарак куа икән. Юк, карамый калмас… Ишетте. Борылып карамыймы соң Дилназ! Мин… монда! Казанга китеп барабыз… Күрде, әйтәм ич… Әнә кулын да изәп алды! Их, ара якынрак түгел.

Инсаф алга карап бара башлаганда, автобус, үр менеп, каенлык полосасына таба юл алды. Кырлар тигезләнеп китте. Басуларда буй калкыткан яшь игеннәр җиңелчә, салмак тибрәләләр, күңелне назлап иркәлиләр сыман.

Бу җирләрдә узган ел арыш котырып уңган иде. Әтисе комбайнына утырып йөргән иде ул. Алар урган кишәрлек берзаман кечерәйгәннән-кечерәя барды. Арыш эчендә бер куян баласы ялтырап китте. Ул әле бер якка, әле икенче якка сугылды, арыш арасын ташлап, бушлыкка – урган җиргә чыгарга батырчылык итми. Үзе, мотор тавышыннан өркеп, нишләргә белми. Утлы боҗра эчендә калганмыни.

Бер әйләнәбез, ике… Кишәрлек кимегәннән-кими. Ниһаять, әтисе комбайнын туктатты, иске телогрейкасын кулына алды да җиргә төшеп китте, аның артыннан Инсаф та иярде. Куян баласы, як-яклап почмакка кысрыклангач, тиз генә качып өлгерәм дигәндә, тозакка – телогрейка астына килеп эләкте.

Куркуыннан куырылып килгән куян әтисе кулыннан аныкына күчте:

– Мә, улым! Кайткач, читлек ясарсың үзенә, ашатырсың…

Соры куян баласы шундый йомшак иде. Нәни йөрәге әйтерсең Инсаф учында чыгам-чыгам дип тибә.

Инсаф аны читлектә бер атна асрады, төрле үләннәр белән сыйлады. Тик аңа ялгызы күңелсез, моңсу иде. Ул бит читлектә яшәргә ияләнмәгән. Шуңа күрә ул аны кызганды, бәгыре телгәләнмәсен дип, кире каенлык полосасына алып килде дә үз иркенә җибәрде. Йөрсен рәхәтләнеп, аннан табар иптәшләрен. Ялгыз йөрү кайчак күңелле дә үзе: болыннарны-кырларны иңлисең, урман буйларыннан әйләнәсең, табигать матурлыгына сокланып туймыйсың. Сабан тургайлары да сайрап җибәрсәме! Тагы урмандагы кошлар моңын тыңласаңмы?! Күңелләр әллә нишләп китә, кушылып җырлыйсы килә…

Менә шушы КамАЗ юлына чыккан наратлыкта ул, агач башларына сыерчык оялары беркетеп йөргәндә, зур гына бер керпе очраткан иде. Бармак очларын керпенең чәнечкеле энәләренә тидереп-тидереп карады. Керпе, кагылуга, туп шикелле йомарланып килде. Кагылмый торсаң, яшергән башын янә чыгарып, алга үрмәләде. Тимәде, тычканнарны аулый бирсен, дип, иркендә калдырды.

Автобус, асфальт юлга чыгуга, җиңеллек сизеп, тизрәк элдерде. Як-яктагы урманнар, иңкүлекләр бер-беренә ялганып кала барды. Машина тимер бетон күперләрдән дә выжылдап кына узды. Барысын күзәтеп барганда, вакыт сизелми икән.

Берзаман ул үзенә дәшкән сынык тешле Әсма тавышын ишетте:

– Инсаф! Әнә Казан күренә дә башлады инде.

Ул күрсәткән якка карады. Чыннан да, алда, еракта ук, баскыч-баскыч биек йортлар, иңнәрен иңгә терәгәндәй, күккә ашканнар. Бихисап тәрәзәләре нурлар чәчә. Нурлы Казан дип белми әйтмәгәннәр икән. Завод торбалары тагы да биекләр. Казан өстеннән самолёт очканда, аларга ничек бәрелми икән?

Инсаф, Арча кырындагы аэропорт турына җиткәч, тәрәзәгә бөтенләй сыланды. Койма буендагы агачлар аша ялтырап-ялтырап күренгән самолётлар күзләрендә ялкын уйнатты: ниндиләре генә юк! Әнә берсе күтәрелеп тә бара. «Кызыл күз»ен йома-ача, җир белән хушлаша. Автобусны туктатып карап торсаң иде ул. Солтан абый үзе генә булса әйтер идем дә, болай яратмаслар йә көләрләр…

Менә шәһәр урамы. Трамвай-троллейбуслар теге якка да, бу якка да чаба. Кешеләр төркеменә алар автобусыннан төшкәннәр дә барып кушылды.

Бер тукталышта Солтан абыйсы бар нәрсәгә гаҗәпләнү тәэсиреннән онытылып торган Инсафтан адрес сорады. Инсаф, түш кесәсен капшап, бөкләнеп тыгылган кәгазь кисәген чыгарды.

Сәгать унбер тулганда, Инсаф Фаягөл апаларының сигезенче каттагы өч бүлмәле квартираларында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл хәбәрләрен сөйли-сөйли, апасы белән чәй эчә иде инде. Ул шәһәрне сигезенче каттагы төньяк тәрәзәдән дә, көньяк тәрәзәдән дә күзәтте. Башта аның күңелен кояшлы як тартты. Казан уч төбендә кебек, Кремль, Сөембикә манарасы якында гына. Янәшәдә генә Казансу елгасы нурланып чайрап ята, дугалы күпере өстеннән машиналар агымы туктамый. Бер як тәрәзәгә килгәч, авылдагы кебек агач өйләр арасыннан тугызар, ундүртәр катлы йортлар күренеп тора. Яшел чирәмле үзәннәрдә, күз-күз булып, күлләр ялтырый. Бу тирәләрдә сазлык булган, ахры. Әнә аста ком төягән КамАЗ машиналары, кырмыскалар кебек, аннан да, моннан да шул җирләрне күтәртеп, ком ташыйлар. Якында гына тагын бер йорт корырга әзерләнәләр, озын-озын субайларны җиргә сугалар. Әнә би-ик зур торнадай кран да торып баскан. Бер плитәне күтәреп, бәбкә эләктергән тилгәндәй, «канатын» җәеп әйләнә. Арырак ике бульдозер, сазлыкка борыннарын төрткән дуңгыздай, үчләнә-үчләнә, әрсезләнеп, җир актаруларын беләләр…

Йортның Горсовет урамы ягы – төньяк – тавышлардан бераз тынычрак иде. Каршыда гына мунча. Торбасыннан чыккан төтен тыныч кына өскә үрелә, мунча түбәсе, эшләп арыган ат сыртыдай, пар бөрки. Арырак, шәһәр читендәрәк, ниндидер торбалардан чыккан ялкын кызыл әләм булып тирбәлә. Нигә аны шулай яндыралар икән? Сөреме йортларны каралтадыр бит.

Мунча янындагы бу өч йортны нигә сүтми калдырдылар икән? Кызык та инде: шәһәр эчендә – авыл! Бакчаларында алмагачлар, чияләр. Янәшәдә генә күл, әйләнә-тирәсе яшел чирәмлек. Бер бакча артында, калкурак төштә, каен үсеп утыра. Каеннан ерак та түгел бер кәҗә арканланган. Авылыңны сагынсаң, тәрәзәгә генә кара.

Инсаф кырый йорт бакчасында, түтәлләр арасында, бөкрәеп чүп үләннәр утап йөргән әбине күреп алды. Арканланган кәҗә аныкыдыр инде, дип уйлады. Бакчасының коймалары авыш, черек. Өй түбәсе иңеп кергән, ямау-ямау. Ир-ат кулы тимәгәнлеге әллә каян күренеп тора. Ул, шуңа аптырап, Фаягөл апасыннан сорады:

– Бу йортта әби ялгызы гына яшиме әллә?

– Ялгыз шул, – диде Фаягөл апасы, нигәдер авыр сулап. – Аның көненә калырга язмасын инде…

– Малайлары юкмыни?

Фаягөл апасы бер мәлгә туктап калды, алтын кысалы күзлек астыннан керфекләре тибрәнеп алды. Аннары ул, сагая төшеп:

– Утыралар… – диде.

– Кайда утыралар?

– Министрлыкта түгел инде, билгеле… Әй, ул малайларны шәһәр җирендә үстерүләре!.. Ярый әле, безнекеләр әлегә тәүфыйклы гына эшләп йөриләр. Ә тегеләрнең картаймыш көнендә әниләре җәфа чигә… Күрергә язмасын инде…

Инсаф әбине тагын да кызгана төште. «Әйткәнен тыңламадылар микән?» – дип, малайлары турында уйлады. Урлаштылар микән, сугыштылар микән? Без, ичмасам, бүген сугышсак та, иртәгә дуслашабыз.

Инсафның игътибарын янә бер тапкыр өй эче җиһазлары җәлеп итте. Ул, күзлеген борын очына төшерә-төшерә, шкаф-мебельләрнең шомалыгына, матурлыгына сокланды. Абыйларының нинди китаплар укуын күзәтте, рәсемнәрен карады, идән почмагындагы гантельләрнең авырлыгын тикшерде. Шулай йөри торгач, әбәт вакыты да җитте.

Әбәттән соң алар Фаягөл апасы белән шәһәргә чыктылар, кибетләргә керделәр. Инсаф әледән-әле, тегеңә-моңа каранып, һаман да арткарак калды. Фаягөл апасы аны көтеп-көтеп алырга мәҗбүр иде.

Алар, Кабан күле буеннан узганда, яңа төзелгән театр бинасын, Тукай һәйкәлен күздән кичерделәр. Кайтышлый Бауман урамындагы «Әкият» кафесына тукталдылар. Биредә Инсафның кызыксынуы бермә-бер артты. Ул, ишектән кергәнче үк, пыяла витрина эчендә юан гына ботаклы агачта бер тиеннең ялт та йолт сикереп уйнавын, агач барабанны күчәрендә әйләндереп чабуын, ул ара да булмый, ылыслы агач төбенә төшеп чикләвек ашый башлавын, янә дерт итеп агач башына менеп китүен гаҗәпләнеп карап торды. Урманнарда күп йөрсә дә, тиенне болай якыннан күргәне юк иде әле. Бу могҗизага кала урамында гына тап булды.

Фаягөл апасы Инсафны ашыктырмады. Аннары гына:

– Әйдә, эчен дә карап чыгыйк! – дип, үз артыннан ияртте.

Инсаф, эчкә үткәч, тагы да хәйран калды. Шома, рәсемле идәннәргә кыюсыз гына басып атлады. Агачтан ниләр генә эшләп бетермәгәннәр! «Әби» белән «бабай» кара-каршы утырып чәй эчәләр. Яннарында утырткан каеннары… Болары ни?! Урмандагы агач тамырлары монда кайсы маймыл кыяфәтенә кергән, кайсы елан… Зур-зур аквариумнарда нинди генә балыклар йөзми, инеш ярындагы чуерташларга кадәр салганнар. Боларны Дилназ күрсә, ни әйтер иде икән? Кайткач, кызык итеп сөйлим әле…

– Коктейль эчәбезме? – диде Фаягөл апасы рәсем-сыннарга мөкиббән киткән Инсафка.

Ул, коктейльнең нәрсә икәнен төшенеп җитмәсә дә, белмим шул дигәндәй, иңбашларын сикерткәләде. Калганын апасы үзе хәл итте…

Инсаф, өйгә кайтып җитәрәк, адымнарын әкренәйтте, апасы моның сәбәбен ачыкларга теләп сорап куйды.

– Нәрсә, өйгә керәсең килмиме әллә?

– Мин беразга урамда калыйм әле, аннары керермен…

Фаягөл апасы килеште:

– Ерак китмә, яме.

– Юк…

Инсафның әйтергә ярамаган йомышы бар иде. Ул күл буенда үскән агачлар арасына сыпыртты… Аннары күлдә су кереп тә чыкты. Иркенләп кайтып кына килә иде, урам чатыннан ике шәһәр малае юлына аркылы чыкты. Берсе – ак футболкадан, киңчәрәк җилкәле. Каш астыннан сөзеп карый. Икенчесе – кызыл борынлы, чырае ак.

Кылыч борын русчалап дәште:

– Стоп… Ты куда?

Инсаф ык-мык килде дә сүзен болай дип әвәләде:

– Из деревня…

Тегеләр бер-берләренә карашып, елмаешып алдылар.

– Кайсы йортка килдең? – Монысын да Кылыч борын сорады.

Инсаф каршысындагы тугыз катлы йортка күрсәтте. Кылыч борынны «монысы башлыгыдыр инде» дип уйлап куйды.

Ак футболка кигәне төксе карашын Инсафка төбәде:

– Акчаң бармы?

– Юк-к…

– Ә без тапсак…

Инсаф чүт кенә кесәсен капшарга ымсынып куймады һәм, болар янында артык тукталып калырга ярамаганны уйлап, чабып китәргә ниятләгән иде, Кылыч борын кулыннан эләктерде. Инсаф бар көченә тартылды. Шул мәл Кылыч борынның сугарга күтәрелгән кулы читтән яңгыраган көр ир тавышыннан кире төште:

– Әй сез, нишлисез анда?

Теге малайлар, берни булмагандай, шып калдылар. Әлеге мыеклы абыйның тукталып карап торуын күргәч, үз юлларына китеп бардылар.

Инсаф та, артына борылып карарга теләмичә, юлын дәвам итте. Бераз баргач, кесәсендәге чалбарга дигән акчасын капшап карады, эчтән тиргәнде: «Их, иманнарын укытасы иде шуларның! Безнең авылда мондый малайлар булсамы? Елгыр белән тетмәсен тетәр идек… Зур шәһәр, бер-берсен белми үрчегән калай әтәчләр!..»

Ул өйгә дәшми-тынмый гына кайтып керде дә диванга килеп утырды. Инсафның сүрәнләнеп китүен күргән Фаягөл апасы:

– Арысаң ятып тор бераз, – диде.

Инсаф ятып торды, кесәсендәге чалбарга дигән акчасын апасына биреп куйды.

Күңелендә һаман әле теге малайларга карата ачуы кайнады. Икесен ике якка бәргәләп китәсе калган икән аны, мине барыбер чабып тота алмыйлар иде. Елгыр белән булсак, ипи шүрлекләренә менеп төшә идек инде…

Бер көн узды.

Әбәттән соң Фаягөл апасы кибеткә дип чыгып киткән иде.

Инсаф янә тәрәзәгә килеп карап тора башлады. Ялгыз әби бакчасында кымыр-кымыр килеп кайнашты. Виктория җиләкләренә сулар сибеп, өенә керә-чыга йөрде. Кәҗәсе бакча артындагы күл кырыена бүген дә арканланган. Ул ихтыярсыздан үзләренең бозавын исенә төшерде: «Әни үзе арканлагандыр инде, суга тилмерми микән?» – дип уйлады.

Озак та үтмәде, каяндыр килеп чыккан өч малайның арканланган кәҗә янында мәш килгәнен күреп алды ул. Авызларын ерганнар. Кәҗә егылган, тора алмый. Арканына уралды микән?.. Күр әле, нишли ул шакмаклы күлмәк кигән малай? Таягы белән кәҗәгә төрткәли. Кызык тапкан, кабахәт…

Инсафның күңеле кичәге хәлләрне дә исенә төшереп ярсына барды. Йодрыкларын кысты. Җан иясен шулай мәсхәрәлиләрме? Кара, берсе кечкенә таш ыргытты. Их…

Инсаф чыгып йөгерде. Баскычларга аяк тисә тиде, тимәсә – юк. «Вәт бит, ә? Кәҗәне уенчык итсеннәр? Мал кадерен белмиләр… Без… без бит кәҗәләрне тал яфракларына кадәр сындырып ашата идек… Сөт, майны яраталардыр әле…»

Өч-дүрт минут та узмагандыр, Инсаф, йөгереп килешкә, әлеге малайлар каршында ачу белән шып тукталып калды:

– Вы, чова-а… – дип оран салды һәм, артык тукталып тормастан, бавына уралып беткән кәҗәгә ярдәмгә ашыкты. Аякларын җебеннән ычкындыргач, кәҗә торып басты. Инсаф кире борылганда, малайлар, якынрак килеп, аның каршында басып торалар иде.

Шакмаклы күлмәк беренче булып телгә килде:

– Ты – герой!..

Инсаф дәшмәде.

– Козёл ты… – диде сары майкалысы.

Инсаф түзде.

– Очкарик! – диде кәҗәгә таш ыргытучы сары чәчле, ач чырайлы ябык малай.

Инсаф монысына түзмәде, тегенең аягына тибеп, аны җиргә екты, икенчесен кизәнеп этеп җибәрде, шакмаклы күлмәк кигәне аның аягын чалды. Инсаф сөрлегеп егыла язды, маңгаеннан күзлеге җиргә төште, күз аллары караңгыланып китте, ике шәүлә як-якка сибелде, берсе, аяк чалган шакмаклы күлмәклесе, якындарак калган иде. Ул якындагы шәүләгә кизәнәм дигәндә, арткы яктан таныш тавыш ишетелде:

– Нишлисез сез?.. – Бу сөттән кайтып килгән Фаягөл апа иде.

Тегеләр як-якка сибелеп китеп бардылар.

Фаягөл апа Инсафның җиргә төшкән күзлеген алып орышкандай итте:

– Нишләп монда алар белән бәйләнешергә чыктың?

Инсафка кыен булып китте.

– Алар әбинең кәҗәсен ташлар атып мыскыл итәләр иде, – дип акланды Инсаф.

Фаягөл апасы ни әйтергә белми аптырап торды да өйгә таба кузгалды.

– Каян шундый җүнсез малайлар очрап торуын кара. Алар синең кәҗәңне күреп үскәннәрмени? Үзеңне имгәтеп ташлаулары бар. Монда авыл түгел, карап йөрмәсәң…

«Имгәттерермен…»

Шулай дип уйласа да, Инсаф, арткарак калып, дәшми генә атлады. Аңа күңелсез иде. Каршылыклы уйлары йөрәгендә ризасызлык хисләре уятты. Нигәдер авылга кайтасы килә башлады. Юк, шәһәрдән гайрәте чигеп түгел. Ул матур, бай. Монда әллә ниләр күрергә мөмкин, әллә ниләр белергә… Шулай да нигәдер авыл тарта… Армиядән кунакка кайткан Самат абыйсының: «Сагынам туган илләрне, әллә шунда үскәнгә…» – дип җырлаганын исенә төшерде. «Тикмәгә генә түгел икән туган-үскән җирләрнең сагындырулары…»

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации