Электронная библиотека » Рәдиф Сәгъди » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 19:20


Автор книги: Рәдиф Сәгъди


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы белән кечкенә арба тартып, очын очка ялгаганын да күрергә теләмиләр. Милиция чакыртып, юк-бар малын да талап алалар. Урман эченнән килеп чыккан бурлардан котылып була, тик боларыннан котылу юк икән. Кайтмый башлый ул шуннан соң үз ягына, урыс иптәшләренә ияреп, Казаннан әллә ни ерак булмаган авылларга барып кына алыш-биреш итә. Ләкин авылга хуҗа булып алган хәерчеләр моның белән генә тынычланмый. Булачак әнием Гөлчирәне, абый-апаларымны, тәтәм Фәгыйләне, кан-яшь елатып, «колхозда да эшләмиләр, шуңа карамастан совет икмәген ашыйлар» дигән сылтау белән, бабамның соңгы бозавын алып чыгып китеп суялар да төне буе ит ашап, эчеп яталар. Әлбәттә, алар арасында авылыбызның адәм рәтле кешеләре булмаган. Күп еллар узгач та, тәтәм ул бәндәләрне рәнҗеп искә ала торган иде. Авылыбызның чиста күңелле кешеләренең дә яклап сүз әйтергә кыюлыклары җитмәгәндер. Чөнки үз хәлләре хәл! Кайткан саен мөртәт бәндәләр бәйләнеп йөри торгач, Сафа улы Зәйнетдин туган авылында тагын да сирәгрәк күренә башлый. Шулай да айга бер-ике мәртәбә күзгә чалынып китә. Инде хәзер колхоз активистлары да интектерә алмый башлый аны, чөнки кулында сәүдә өлкәсендә эшли дигән законлы кәгазе бар! Ул арада бер-бер артлы үсеп килгән уллары Мифтахетдин белән Мәүлетдин кул арасына керә башлый. Ягъни мәсәлән, колхоз эшенә чыгалар. Бусы гаиләгә азмы-күпме җиңеллек китерә. Өйгә җиңеллек китерә китерүен, тик укуларына зыян китерә. Өстәвенә ата кулы да җитми. Мәүлетдин абыемны математикадан өйрәтергә классташы Барый улы Рәшитне җибәргәлиләр. «Мин Мәүлетдин абыеңны укытырга дип түгел, әбиеңнең тәмле итеп пешергән ризыкларын туйганчы бер ашар өчен генә йөри идем. Йомырка белән кыздырылган тәмле токмачларны минем гомеремдә дә бүтән ашаганым булмады. Аның тәме гомерем буе күңелемдә саклана», – дип искә ала иде Рәшит абый. Болар бит барысы да – бабам тырышлыгы нәтиҗәсендә. Әле якын туганнары, дуслары, күршеләренә дә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза ул. Кемнәрдер аның тырышлыгына соклана. Кемнәрдер хурлана һәм көнләшә. Ул чорларның авырлыгын аз гына булса да күзаллау өчен, кайбер хәлләр турында әйтеп китү дә кирәктер. Фәгыйлә тәтәм чыгарып ташлаган балык башларын, койрыкларын шундук мохтаҗлыкта, хәерчелектә ачлы-туклы яшәүчеләр җыеп ала торган була. Шундый көннәрнең берсендә авылның бер хөрәсән ялкавы бабай белән очраклы гына очрашып бәхәскә керә: «Менә син, Зәйнетдин, үзең колхозда да эшләмисең, үзең – аның икмәген, сыерың коллектив печәнен ашый. Дөрес түгел бит бу. Без монда колхоз-колхоз дип бил бөгәбез», – дип бәйләнә. Туры вә үткен телле бабам күп уйлап тормастан: «Аллага шөкер, колхозыгызда эшләмәсәм дә, Сталин ашаган токмачларны гына ашыйбыз әле», – дип ычкындыра. Өч көн дә үтми, аны милиция килеп кулга ала. Тәмтедәге НКВДда ул нинди ахмаклык эшләгәнен аңлап, ятим калган балаларын күз алдына китереп, кычкырып-кычкырып елый. Соңлап булса да, нинди бәдбәхет белән бәхәсләшкәнен аңлый, тик эш узган шул инде. «Ярый әле, Мифтахетдин белән Мәүлетдинем егет булып килә. Себергә сөрсәләр, сеңел туганнарын, әниләрен ачтан үтертмәсләр әле. Колхоз кырларында да ярыйсы гына икмәген үстерә башладылар, шул ипидән аерма инде туганнарымны», – дип, бабай Ходай Тәгаләгә ялвара.

Тәмте зинданында ике атналап ачлы-туклы яткач, ниһаять, Зәйнетдинне допроска чакыралар. Казаннан бер тикшерүче капитан килгән. Шул эшне алып барачак, ди. «Абзый, по-русски знаешь, да?» – дип, беренче соравын бирә ул. Бабай, моңсу коңгырт күзләре белән тегеңә текәлеп: «Да, хорошо знаю», – ди. Шулай итеп, җавап бирү тылмачсыз гына башлана. «Ну, абзый, ты даёшь, нәрсәгә кирәк иде сиңа ул кабахәт бәндәгә шулай дияргә! Ярты селогыз шундый бит сезнең, стукач. Сине Себергә җибәрсәләр, яисә үзегез аңлыйсыз, төрлесе булырга мөмкин, инде ул җиде балаңны кем карар икән? Кем?! Ну скажи мне?!» Бабай, эшнең бөтен хөртилеген хәзер генә аңлап бетереп, сабыйларын кызганып үксеп елап җибәрә. «Ошибочка вышла, товарищ капитан, я же пошутил, а он сволочь, как донёс», – ди.

– У вас в городе Казани родня или хорошие друзья есть? Ты же, по-моему, как вот здесь написано, там работаешь?

– Да, я в городе работаю. Есть родня, – дип, бабай шикләнебрәк җавап бирә.

– Алайса, сез анда бер ел беркемгә дә күренмичә яши аласызмы?

– Смогу, товарищ капитан!

– Тогда вот что делаем, Зайни Сафович. Вы на год исчезаете, семье будете помогать только через самых близких, пусть эти думают, что вас посадили. Сегодня же вечером садитесь на пароход и дело с концом, и держите язык за зубами, – дип, намуслы тикшерүче минем булачак бабамны коткарып кала. Ул, тезләнеп, күз яшьләрен тыя алмыйча, совет офицерына рәхмәт әйтә. Һәм бабам аны гомере буе онытмады, дога кылганда, исемен һәрчак искә ала торган иде. Урыс кешеләреннән күбрәк игелек күргәнгә микән, шуларны ныграк үз итте, араларында дуслары да бик күп иде аның.

Шулай итеп, шаярып әйтелгән бер сүз өчен башын югалта язган газиз бабам, шәһәргә китеп, бер елдан артык качып яши. Ләкин ул барыбер дә совет властена дошман түгел иде. Дөньялар рәтләнә төшеп, колхозлар ныгыгач, ишле гаиләсен ашатырлык икмәген бирә башлагач: «Рәхмәт Ленинга, тамагыбыз хет ипигә туенды», – дип әйтә торган иде.

Бабамның өлкән улы Мифтахетдин абыем, үсеп җитеп, авылның беренче егетенә әйләнә. Ул клубка чыкмаса, җыелган яшьләр хәтта тарала торган була. Сугышка хәтле үзе колхозда эшли. Яшь, ажгырып торган атларны өйрәтә, тәртә арасына кертә. Ни аяныч, сугышка китеп, хәбәрсез югала. Ә без аны гомер буе көттек. Бүген кайтмаса, иртәгә: «Ни хәлләрегез бар, әткәй-әнкәй, эне-сеңелләр?» – дип, бусагадан атлап килеп керер кебек иде. Бигрәк тә тәтәм соңгы сулышына хәтле мин күрми калган абыемны көтте. Аның өчен һәрчак исән иде ул.

Икмәк тәме

Зәйнет картның ишегалды, каралты-кураларының эче һәрвакыт чистартылган, кирәкле хуҗалык кораллары майлыйсы – майланган, җайлыйсы – җайланган килеш, һәрберсе агач бура диварларына эленгән яисә сөяп куелган булыр, һәм ул аларга бик игътибарлы иде. Яз җитүгә, улы Мәүлетдин абыйны чакырып алып: «Яле, менә бу чалгыларны чүкеп куй әле, мә», – дип, эш куша торган иде. Абый гына: «Әти, печән өстенә төшәргә ике-өч ай бар, вакытыннан алда башны катырма әле», – дип, чалгыны кире бирә.

– Хәзердән хәстәрен күреп куй син аның, эшең-мәшәкатең кими торыр, уң кулым сау булса, сиңа әйтеп, сүз әрәм итеп тә тормас идем, – ди минем тәртип ярата торган бабам. Абый миңа күз кысып куя да чалгы чүки торган шакмаклы тимер беркетелгән бүкәнне келәттән ишегалдына чыгара. Ул арада бабам өч-дүрт чалгыны безнең янга китереп тә сала. Абый гына эшнең күплегенә канәгатьсезләнеп, авыз эченнән генә кыркылдап куя. Үзе миңа: «Яле, Хәниф энекәш, чалгы сабын менә шулай яткырып, селкетмичә генә тотып тор әле», – ди, һәрвакыттагыча елмаеп. Мине өйрәтеп торасы юк анысы, беренче генә тапкыр түгел бит, әле бабай күрмәгәндә дә Мәүлетдин абыем миңа чалгыны ничек дөмбәсләргә кирәклеген өйрәтә. Тик Зәйнетдин карт сизеп ала да: «Алты яшьлек малайга кыйнатмасаң, йә кулын кисәр, йә чүкеч белән бармагына сугар», – дип ачулана. «Булмады бу, Хәниф энекәш», – дип, абый эшне минем кулдан ала. Абый көчле, базык кына гәүдәле булса да, бик нык иде. Ара-тирә ялкауланып алса да, бер тотынса, таулар күчерә ул. Ниһаять, печән чабу кораллары әзер була. Мин дә, абый да бик канәгать. «Хәзер, энем, кереп тәмләп чәй эчәрбез, Фәүзия җиңгәңнең тәмле кабартмалары, коймаклары да өлгергәндер инде», – ди. Аның шулай икәнлеген морҗадан төтенгә ияреп чыккан икмәк исеннән үк сизәм. Алланың биргәненә шөкер, борыным тыңкыш түгел, исне шундук эләктерәм. Безнең сүзне ишеткән кебек, чолан ишегеннән ап-ак яулыгын кашлары өстенә үк төшереп, артка тарттырып бәйләгән, болын чәчәкле алъяпкычын япкан, уңган куллары онга буялган Фәүзия җиңги күренә. Үзе: «Әйдәгез, чәй эчеп чыгыгыз, коймагым суынмасын», – дип елмая. Бабай гына: «Хәзер, килен, керербез, эшне генә бетерик», – ди. Абый шунда, канәгатьсезлеген белдереп: «Кхем», – дип тамак кырып куя. Ул арада җиңги, иренә ялкауланып ятарга ирек бирмәгән бабайга ихтирам белән: «Ярый, алайса, әткәй, эшегез бетүгә керерсез, ризыкларымның бәрәкәте китмәсен. Комганга җылы су да салып куйдым. Аннан, әти, Гарәфетдин теге көнне яңа чүкечне алып чыгып киткән иде, кертмәдеме?» – дип тә сорап куя. Бабай аптыраш катыш ачу белән: «Кем биргән иде соң аңа, ул бит алган әйберен кайтара белми йә ватып кертә. Теге үткен балтамны да, кереп сорагач кына, сабын сындырып кайтарды, ник бирәсең, килен, кадерләп кенә тоткан инструментларымны?», – дип, җиңгине битәрләгәндәй итә. Җиңги исә: «Мин бирмәдем бит, әткәй, елап сораса да бирмим, аңа эләккән әйбернең кире кайтмаячагын беләм», – дип, читләтеп кенә Мәүлетдин абыемны сата.

– Ничек инде ут күршеләргә, аралашып яшәгән кешеләргә биреп тормыйсың? – дип, абый акланырга тотына.

– Бирүен биргәч, алуын да ник алмыйсың соң? Теге юлы ыңгырчак каешын да өзеп кертте, – ди бабай, ярсый ук башлап.

– Ул өзелә башлаган иде инде, – дип, абый һаман күршесен яклый.

– Җитте, икенче юлы бернәрсәне дә минем рөхсәтемнән башка беркемгә дә бирмисең. Мин төзәттерә торам, монда җимереп китерә торалар, – ди Зәйнет карт, тагын да ярсыбрак.

Абый, сүзне икенче юлга борып җибәрер өчен: «Кая, тагын нәрсә эшлисе бар?» – дип сораган була. «Аралыктагы арбаның күчәрләрен яхшылап майла, кендегенә дә сылап куй, юкса, җигә башласаң, бөтен авылга оран салып шыгырдый башлаячак, әнә Зәйнетнекеләр килә дип төртеп күрсәтәчәкләр», – ди бабай, абыйның юмартлыгына кабат ачуы чыгып. Абый абзар чатына эленгән дегетле чиләкне барып ала да, миңа кабат күз кысып, аралыкка кереп китә. Ишектә янә Фәүзия җиңги пәйда була.

– Мәүлетдин, ак он гына тутырып бир әле, кичкә ипи пешерергә камыр куеп калдырасым бар иде, – ди. Юхалана Фәүзия җиңги, хәзер абыйга ярарга тырыша. Мәүлетдине коры гына: «Күрмисеңмени, кулым мазутлы» – дип куя.

– Яле, килен, бир әле, – дип, җиңги кулындагы агач чиләкне бабай үзе ала.

– Озак тормагыз инде, әти. Хәнифнең дә тамагы ачкандыр, – дип, инде хәзер барыбызга да ярарга тырышкан җиңги кабат өйгә кереп югала. Ул арада Мәүлетдин абый, арбаның бер алгы көпчәген салдырып, күчәрне агач көрәк белән майлый. Үзе иңсәсен арбаның кырыена терәгән. Бабай миңа: «Әйдәле, улым, тугания апаңа он гына салып бирик әле», – дип, киртәгә кереп китә. Дөресрәге, келәткә инде. Ул сүзнең чын мәгънәсен мин соңрак кына аңладым. «Келәт» сүзе келәдән, ягъни биктән алынган икән. Чөнки бабам каядыр чыгып китсә, бу сарайны йозак белән бикләп китә, ачкычын тәтәмә калдыра. Чөнки биредә дирбияләр, хуҗалык кирәк-яраклары гына түгел, адәм балалары өчен иң кирәклесе булган икмәк тә саклана, ишектән керүгә, стена буенда өч зур лар тора. Ул савытларның берсендә – арыш, икенчесендә – бодай, өченчесендә борчак саклана. Әле бабай алар эчендәге игенгә төсле тимер-томырлар да батырып куя. Келәт эчендә тагын бер зур лар бар, анысына терлекләргә дигән ашлык тутырылган. Кайчагында бабам, биш-алты капчыкка зур тимер соскыч белән шунысын тутыра да (мин аңа ярдәм итеп капчык авызын тотып торам), аларны – арбага, кышын чанага салып, икәүләшеп авыл уртасында урнашкан тегермәнгә алып менеп китәбез. Безнең авыл тегермәне терлекләргә фураж тарттырырга гына ярый, үзебезгә он хәстәрләр өчен, ике генә чакрым ераклыкта урнашкан күрше Көрәле авылына йөрибез. Анда бабамның якын туганнары Илдус белән Вәкил абыйлар да гомер итә. Әллә кан кардәшләр бал белән сыйлап чәй эчергәнгәме, әллә инде су тегермәннәре булгангамы, әллә ул сулыкта мыжлап чабаклар йөзеп йөргәнгәме, бик ошый миңа ул авыл. Әле Вәкил абыйның үзенең дә минем белән бер яшьтәге Дамир исемле улы бар икән. Тик нишләптер аралашучан түгел, гел читләшә. Шулай да мин, олылар он тартканда, тегермәнче малае Ирек, аннан тагын Рифат исемлесе белән дуслашып киттек. Су буендагы үзәнлектә кәбестә басуы җәйрәп ята. Ирек бер кәбестәне чалгыдан ясалган агач саплы үткен пәкесе белән кисеп алды да, рәхәтләнеп сыйландык шунда. Соңыннан Ирек тегермән эченнән кармаклар алып чыгып, балык та тотып карадык. Дистәләгән чабак каптырдык без шунда. Мин исә: «Безнең авылның Сараул елгасы тирәнрәк тә, балыклары да эрерәк. Менә минем ике учым хәтлеләре бар», – дип мактанып та ташладым. Күрше авыл егетләренең дә сер бирәселәре килми. Теге Рифат дигәне әйтә: «Бездә юкмы зур балыклар, теге юлы әтинең энеләре Казаннан кайткач, мәләшкә белән сөзделәр, менә минем беләктән дә зуррак кызылканатлар тоттылар, туп-тулы бер чиләк. Әле Гыйльметдин абый бер өлешен күчтәнәчкә шәһәргә дә алып китте. Э-э, булмас ди безнең авылда эре балык! Тирәнрәк урыннарда мыжлап тора ул», – ди. Аннан: «Сезнең авылыгызда су тегермәне дә юк», – дип, өстен чыгарга тырыша. Мин дә аптырап тормыйм: «Беләсегез килсә, безнең авылның теге башында җил тегермәне дә бар», – дим. Теге кара-чутыр Рифат, мыскыл иткән кебек: «Алайса, нишләп соң безнең авылга он тарттырырга йөрисез?» – ди. «Чөнки җил тегермәнебез әлегә ватык, бер төзәтерләр әле аны, менә күрерсез, үзегез дә әле Балчыклыга ашлык төяп киләчәксез», – дип, сер бирмәскә тырышам. «Хе, андый ватык тегермәннәр белән дөнья тулы хәзер, әнә Иске Казиленеке дә тик тора, әти белән тире җыярга баргач күреп кайттым», – ди Рифат.

Төштән соң Вәкил абый үзе дә килеп җитте. Бабайга: «Абый, менә Фәгыйлә җиңгигә күчтәнәчкә бал», – дип кулындагы төргәген сузды. Бабай рәхмәт әйтеп алды да, үзләрен дә кыр эшләре беткәч чәйгә чакырды. Соңыннан өлкәннәр капчыкларын чыгарып арбага төяде. Аннан түм-түгәрәк кәбестәләр дә алар тирәсендә урын алды. Он да бар хәзер токмач басарга, шулпасына салырга кәбестәсе дә бар. Без, атның дирбияләрен тарттырып кысып юлга чыккач, Көрәленең текә тавына күтәрелә башладык. Зәйнет бабам гына, атка җиңел булсын дип, арба кырыеннан атлый. Күрше авыл малайлары безнең арттан: «Хәниф, тагын кил», – дип кычкырып кул болгап калды. Алардан аерылгач, бик күңелсез булып китте. Тик авылга да тизрәк кайтып җитәсем килә. Өстәвенә көне буе су буенда яңа дусларым белән уйнап, чабып йөреп арылган, үтереп йокы килә. Бабай күреп алып, капчыклар өстендәге печәнен рәтләде дә: «Улым, ятып тор, көне буе чабып арыгансыңдыр инде», – диде. Аның әйтеп бетерүе булды, мин эреп йокыга да киткәнмен. Төш күрәм, нәкъ тормыштагы кебек төсле, ачык күренешләр килә күз алдыма. Имеш, мин шаулап үсеп утырган игеннәр арасында чабып йөрим, тургайлар сайрый, борынга иген, төрле чәчәкләрнең хуш исләре керә. Ул да түгел, өйдә Фәгыйлә тәтәм мичтә күмәч пешерә, аның тәмле, илаһи исеннән башым әйләнә. Тизрәк пешсен дә, кибәне белән кисеп, өстенә бабай кебек аз гына тоз сибеп ашар идек. Тәтәм әйтә: «Хәзер, улым, хәзер өлгереп җитә, кулларыңны юа тор», – ди. Аннан: «Тор, улым, тор, әйдә, ашап ал, аннары яңадан ятарсың», – дип, йомшак кына төрткәли. Күзләремне ачсам, чыннан да, өйдә икәнмен бит. Тәтәм ипиләрен мичтән алып бетергән дә мине ашап ятсын дип уята икән.

– Тордыңмы, балакаем, арыгансыңдыр шул инде, иртә таңнан чыгып китеп, әйдә, кулларыңны ю, бабаң белән чәйләп ал, аннан чишенеп, иркенләп йокларсың, – ди. Түр якта намазын укып бетереп, икмәк исе белән тулган ал бүлмәгә бабам да чыга. Авыл мичендә яңа гына пешкән икмәктән дә тәмлерәк тагын ни бар икән бу дөньяда. Бабай әйтмешли: «Шушы икмәгебездән аермасын инде Ходай Тәгалә».

Чәй янында бабай миңа:

– Улым, ипи валчыкларыңны чәчмә, җыеп ал, идәнгә төшеп таптала күрмәсен, югыйсә икмәк үпкәләр үзеңә, – ди.

– Ничек инде, бабай, икмәк үпкәләргә мөмкин, җаны юк бит аның, – дим.

– Бу дөньяда, улым, ташның да, тимернең дә җаны бар. Ә икмәк турында әйтеп тә торасы юк. Су белән алар безгә тормыш бирә, димәк, аны безгә яшәр өчен Ходай Тәгалә бүләк иткән. Сугыш вакытында, улым, бер телем ипигә тилмергән чаклар күп булды. Ул җитмәгәч, күпме кеше җансыз калды, ачлыктан кырылды. Бар аның җаны, улым, бар, аның белән адәм затлары җан асрый.

– Ә нишләп, бабай, сугыш вакытында ипи җитмәде соң? – дим.

– Икмәкне бит аны, улым, игәргә, үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Авыл ирләре фронтка китеп бетте, җир сөрерлек атлары да калмады, сыер-үгезне сука артына кертеп изаланды. Ашатырга икмәк булмагач, алар да егәрсез, хәлсез бит. Өстәвенә, тагын сугыш чыгып, илдә күпме икмәк саклагычлар юк ителде, күпме иген кырлары яндырылды. Колхозда үскәнен дә җыеп фронтка җибәрәләр иде. Монда хет теләсәң нишлә, ачлыктан карт-коры, яшь балалар кырыла беренче чиратта. Аз гына оның булдымы, шуны алабутага кушып ипи пешерәсең. Әле дә хәтеремдә, булыр-булмас оннан умач басып, тәтәң аш пешерә иде. Безнең май баса торган түгәрәк агач савыт бар иде. Еллар буена куллана торгач, үзенә ныклап май сеңгән. Тәтәң шуны кашык белән кырып ала да умач шулпасына сала, әй тәмле дә була иде инде. Аннан, улым, күрше урыс авылларында яшәгән дусларым бик нык ярдәм итте. Менә синең әниеңнәр, апа-абыйларың үскәндә, яшь тәнгә ныгыр өчен, витамин да кирәк бит. Аллага шөкер, тозлы кәбестәсен, кыяр-помидорын да биргәләп, ярдәмләшеп торды алар. Николае да, Миколае да, башкалары да. Кайчагында бәрәңгене, гөнаһ булса да, дуңгыз маена да алыштыра идем. Кая барасың, җан асрарга кирәк бит. Урыс Бортасында биш брат Андрей дәдәңнәр яши, бераз үсә төшсәң, кунакка алып барырмын әле үзеңне. Аларга барып, бергә балыкка да йөри идек. Ул чакта Иделдә балыкның ниндие генә юк, мыжлап тора. Атна буена шуның белән шөгыльләнәбез, агач мичкәләргә тозлыйбыз. Аның бер өлешен мин Балчыклыга алып кайтып китәм. Алма тозларга да урыс дуслардан өйрәндем мин. Чөнки аны, Хәниф улым, озак саклап булмый. Тозладыңмы, ел буена җитә, бакчаңда бәрәңгең генә уңсын. Күпчелек авылдашларны ач үлемнән шул бәрәңге саклап калды. Кем иренмәде, бәрәңгене тәрбияләде, мул итеп уңышын да алды. Кем эшләмичә түшәмгә төкереп ятты – аякларын суздылар. Теләгәннәргә бирә бит ул Ходай, тик үзеңә генә иренмәскә кирәк. Ә яшәү ул гел сынаулардан тора, бүген җайлы гына барган тормышың иртәгә кисәк кенә үзгәрергә мөмкин. Төрле авыр хәлләр, фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкин. Ә иң авыры, улым, ачлыктан интегү. Келәтеңдә ашлыгың белән бәрәңгең бар икән, табының мул, терлекләрең дә тук булыр. Ярый, улым, аша, әйдә, аннан яхшылап ял итәрсең. Иртәгә, Алла боерса, бәрәңге алырга керешәбез. Син миңа, улым, капчык авызын тотып торырсың. Аша, әйдә, аша!

…Әй, ул чактагы икмәкнең тәмлелекләре! Гомер узган саен, тәтәм пешергән коймак, тәбикмәк, пәрәмәч, бәлеш, ачык пәрәмәчләрне сагынам. Кызлар бите кебек кызарып торган кабартмалар төшләремә керә. Һәрвакыттагыча чиста-пөхтә өебезнең түр ягына тәтәм килеп керер дә: «Әйдә, улым, борай бәлеше пешердем, сары май йөгертеп», – дип, ал якка чәй өстәленә чакырыр кебек…

Дәдә Витя

Без кечкенә чакта Тарловка саласында кырыкка якын йорт кына калган иде. Зәйнет бабамның әйтүенчә, урыс авылында иң зур чагында да сиксәнләп кенә хуҗалык булган икән. Яшеллеккә күмелеп утырган бу саланың үз кибете, башлангыч кына булса да үз мәктәбе бар иде. Авыл, чыннан да, искитмәле матур җиргә урнашкан. Таштау урманыннан агып төшкән чишмә авыл урамы буйлап үтеп, Сараул елгасына килеп тоташа. Урыс авылында йортлар, алма бакчаларына күмелеп, яшеллек эчендә утыра. Өстәвенә шомырт, миләш, балан кебек шифалы җимеш агачлары да бик ишле иде биредә. Яз җитүгә, ап-ак чәчәккә күмелеп, шушы гүзәллек ерактан ук күзгә ташланып торыр иде. Безнең авылныкылар, ошбу сала аша үтеп, Казанга бара, шул ук юлдан кире әйләнеп кайта. Дөресрәге, башкалага эләгер өчен, Красновидоводагы пристаньга шушы сала аша юл тоталар. Кире кайтканда да, телисеңме, юкмы, кабат Тарловка аша узасың. Казан ханлыгы яулап алынып, татарлар Идел буйларыннан сөрелгәч, яңа урында яши башлагач, аларның олы елгага чыгу юлларын кисәр өчен китереп урнаштырылган авыл ул. Шул сәбәпледер кешеләре дә сайлап алынган кебек эре гәүдәле иде. Ләкин янәшә тормыш итү, бергәләшеп дөнья куу барыбер үзенекен итә. Урыс белән татар да бер үк басуларның икмәген ашый, чишмәләренең суын эчә, авыр сынауларны да үз җилкәләрендә бергә күтәрә торгач, тәмам дуслашып беткән иде… Һәм бу якынлыкны алар, шул чор кешеләре, кадерләп-саклап яшәде.

Менә шулай итеп, безнең авыл кешеләре Тарловка саласы аша үтеп-сүтеп йөри, сәлам бирә, сәлам ала, хәл белешеп үтә иде.

Бу урыс авылына килеп җиттеңме, үзебезнең Балчыклыга кайтып кергәндәй буласың. Әгәр инде яңгыр явып яисә буран чыгып, юл бозылып, сәфәреңне дәвам итә алмасаң, Тарловкада сине якты чырай белән каршы алып, җылы чәен эчертеп, сыйлап та җибәрәчәкләр. Кирәк булса, берәр техника белән озатып та куячаклар. Техника дигәннән, дәдә Витя ГАЗ-51 машинасын йөртә. Үзе гәүдәгә бик зур булганга, авылдашларына хәтле аны Полтара Иван дип атый иде. Чыннан да, дәдә Витя үзенең ике метрлы буе, нык, таза гәүдәсе белән башкалардан аерылып тора. Ул – дәдә Коля белән дәдә Мишаның бертуган агай-энесе. Безгә, бала-чагага, дәдә Витя бөтенләй дә пәһлевандай күренә иде. Ике милләт тә төрле кызыклы яклары белән бер-берсен тулыландырып, кунакка йөрешеп яшәде. Урыс кешеләренең ачыклыгы татарларны үзенә тартса, татарларның хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы урыс кешеләрендә хөрмәт уяткандыр, күрәмсең. Кайчакта үзара, урыс белән урыс, татар белән татар арасында буза килеп чыкса да, мин урыс белән татар арасында бер генә низагны да хәтерләмим. Ничектер ызгышудан, низагка керүдән тыелып кала белә иде алар. Бигрәк тә ир-атлар бер-берсенә кунакка йөрешеп, кәеф-сафа корып, аралашып, дуслашып яшәде. Без балачакта Балчыклыда эчүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Авыл аксакалларына күрсәтмәскә тырышып, кайберәүләр качып кына салгалый иде анысы. Аларга каршы көрәшүчеләр дә бар иде. Әйтик, менә Әхәт абыйның авыл Советы рәисе булып эшләгән чагы бу. Озын буйлы, нык гәүдәле, бик чибәр кеше иде ул. Үзенең аргамагын чанага җигеп, урам буйлап үтеп китүләрен сокланып карап калырга без, бала-чага, урамга атылып чыгабыз. Ә аның аты, чыннан да, оча гына, артыннан кар бураннары гына күтәрелеп кала. Тора-бара, Әхәт абый теге авылдагы, бу авылдагы дусларына барып, әз-мәз генә тамак чылатырга өйрәнеп китте. Өендә өч кызы, улы Тәлгат белән әниләре аны әледән-әле эзләргә чыккалый иде. Ләкин ул чакта ирлеге, дәрте, көче ташып торган агайны алар гына тыеп тота алмагандыр, күрәсең. Әхәт абый үзе дә төшереп алган чакларында өенә ашыкмый, чөнки белә: анда аны Ватан сугышыннан орден-медальләр тагып кайткан, курку белмәс Сәләхи бабай каршы алачак. Ул инде сиңа сәрхушланып йөргәнең өчен рәхмәт әйтмәячәк. Талканы коры иде аның бу мәсьәләдә…

Әхәт абыйның бу юлы да Тарловкадагы дуслары яныннан мыек чылатып кайтып килеше иде. Ул, безнең Һади җизниләрнең капка төбендә туктап, атын капкадагы бәйләвечкә эләктереп куйды да өйгә кереп китте. Без, бала-чага, юрга тирәсендә бөтерелсәк, Әхәт абый җизни белән өстәл янында тамак чылата. Күпме вакыт үткәндер, кечкенә генә гәүдәле, әмма дә ләкин бик дәртле, кырыс йөзле Сәләхи бабай күренде.

– Әхәт абыегыз өйгә кереп киттеме? – дип, усал гына итеп бездән сорады ул. «Әйе, Сәләхи бабай», – дип җавап бирдек. Ул, ишектән башын тыгып, минем әнинең апасына, ягъни Һади җизнинең хатыны Зәйтүнәгә:

– Әй Зәйтүнә, ишегалдына чыгып кер әле, – дип кычкырды. Озакламый ишектән түтәй үзе дә күренде һәм:

– Әй Сәләхи абый, әйдәгез, өйгә керегез, – дип кыстый да башлады.

– Зәйтүнә, син нишләп Әхәтне өеңдә эчертеп яткырасың, хәзер үк чыксын әле бирегә, бар, чакыр, – диде бабай дорфа гына. Минем түтәйнең йөзенә курку чаткылары бәреп чыкты.

– Үзе бит, Сәләхи абый, үзе килеп керде бит. Мин ничек аны куалап чыгарыйм. Аракысы да үзенеке, – дип, түтәй акланырга тотынды.

– Хәзер үк чыксын, бар, әйт. Әгәр дә чыкмый икән, үзем кереп, якасыннан сөйрәп чыгарам.

Түтәй шул мизгелдә үк юкка чыкты. Ул да түгел, Әхәт абый пәйда булды, агарынып калган йөзен аска иеп, тубал хәтле чүчиңкәләрен кабаланып кияргә тотынды. Сәләхи бабай, аңа якын ук килеп:

– Ах, җирбит, нәселдә булмаганны, балаларын, хатынын ташлап, кәеф-сафа корып йөри бит, – дип, аю хәтле улының яңагына уңлы-суллы менеп тә төште. Әхәт абый, үзен дөмбәсләгән әтисеннән йөзен каплап: «Әткәй, кеше янында сукма инде, өйгә кайткач сөйләшербез», – дип ялварып та карый. Тик кая ул! Кечерәеп калган Әхәт абый, әтисеннән котылыр өчен, тиз-тиз атлап урам якка юнәлде. Ләкин бабай: «Тагын бер генә эчеп кайт, бәреп үтерәм, җирбит, нәселдә булмаганны», – дип, улының арт санын дөмбәсли-дөмбәсли ияреп баруын дәвам итте, тегесе исә: «Әти, дим, кеше янында гына мыскыл итмә инде», – дип, кычкырып елап ук җибәрде. Аңа, чыннан да, хурлык вә оят иде. Сәләхи бабай ат дилбегәсен ычкындырып, үксеп-үксеп елаган улын чанага утыртып, өенә алып кайтып китте. Әхәт абый шуннан соң эчеп, исереп, халыкка бүтән күренеп йөрмәде. Соңыннан хәмердән бөтенләйгә ваз кичте ул. Шулай да үткән гасырның 70 нче елларында эчкечелек татар галәменә дә ныклап керә башлаган иде. Кеше күзенә күренергә оялганнары урыс авылына барып кәефләнсә, инде әдәплелеген югалта башлаганнары, качып булса да, ферма, клуб, бакча тирәләрендә, үзебезнең авылда ук кәеф-сафа корды. Дөресен әйтергә кирәк, туй, армиягә озату кебек бәйрәмнәрдә аракы инде татар өстәленә дә менеп кунаклый башлаган иде ул чорларда.

Туй дигәннән, XX гасырның 70 нче елларында, без әле малай-шалай чакта, бу бәйрәм өчәр көн дәвам итә иде. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышып уздырыла иде ул гаҗәеп матур мәҗлесләр. Иң башта кыз сорарга бару, анда инде кәләшнең әти-әниләре, туганнары мул итеп табын әзерләп, килгән яучыларны, кияү ягын шәп итеп сыйлап җибәрү дисеңме. Ике як та риза-бәхил булгач, ниһаять, никах көне билгеләнә. Туй йолаларының күпчелеге урысында да, татарында да, чувашында да бертөсле үк диярлек. Бу инде кайчандыр әлеге халыкларның, дини билгеләр буенча аерылганчы, бер тирәдәрәк дөнья көткәнлекләренә ишарә ясый.

Хуш, инде кыз соралды. Ике як та канәгать калгач, кияү ягы кайтып китә. Никах көне якынлаша, ошбу изге көннең алдагы төнендә, бөтен шартларын китереп, кияү егете үзенең дус-ишләре белән кәләшне урлап та кайта. Әлбәттә, бусы – гореф-гадәт, уен гына. Чөнки кыз, алдан ук килешенгәнчә, үзе дә бу хәлгә рәхәтләнеп риза инде. Дөрес, «Галиябану» драмасындагы кебек трагик хәлләр дә булгалап торган. Яисә ара-тирә кызны теләгенә каршы килеп тә урлаганнар.

Хәерлегә булсын инде, кыз урлана. Иртән кызның әти-әниләренә дә хәбәр җиткерелә. Хәзер инде кәләшнең якыннары никах туена җыена. Бизәлгән дирбияле атларга утырып, дугадагы кыңгырауларны шалтыратып, тальян гармуннар уйнатып бәйрәмгә, туйга килергә әзерләнә башлый. Бу көнне бөтен авыл шаулый. Туй буласы йортта иртә таңнан мич ягыла, табын ризыклары пешерелә. Бу игелекле эштән күрше-күлән, туган-тумача да читтә калмый, һәркем җиң сызганып әзерлек эшенә керешә. Авылның иң оста пешекчеләренә иң катлаулы аш-суны әзерләү эше тапшырыла. Кунак өстәле әзерләү – үзенә күрә бер сәнгать ярышы. Ә хуҗа абзыйның җылы мич артында өстенә бөдрә йонлы тун капланган флягада яки кисмәктә әче балы чемердәп утыра. Бик нык дулкынланган абзый кеше, берәр сәбәп табып, шыпырт кына мич артына кергән була да, тустаганын җайлап кына чумырып алып, тамак чылата. Бәйрәм вакытында хатын-кыз да бик сизгер була бит, абзыйның мич артында озаграк тоткарланганын сизеп алып, бу очракта Фәүзия җиңги, әнинең абыйсына, ягъни иренә:

– Мәүлетдин, дим, кунаклар каршы аласың бар, имансыз, ничек шул бер тамагыңны тыя алмыйсың, оятсыз! Кичә дә Тарловкада Шәйхулла белән Полтара Иванда көне буе дуңгыз булганчы эчеп яттыгыз бит, – дип, минем яраткан абыемны сүгеп ташлый. Тегесе: «Ярар инде, тамак кипте, мин бит ярты гына тустаган эчтем», – дип аклана да тиз-тиз генә урамга чыгып сыза. Инде бу хәлне өйдәгеләр генә түгел, бөтен авыл белә. Чөнки безнең авыл апалары урыс хатыннары белән фермада да, амбар-элеватор, кыр-басуларда да бергә эшли. Хәзерге замандагыча кесә телефоннары да кирәкми, хәбәр шундук яшен тизлегендә колактан колакка, йорттан йортка килеп ирешә тора.

Минем абзый бер-ике сәгать ишегалдында хуҗалык эшләре белән юана да, бераздан аның янә эче поша башлый, яңадан дулкынланырга тотына, сусау сулышын кыса, һәм Фәүзия җиңгинең келәткә онга кереп киткәнен күреп ала да тагын мич артына элдерә. Ләкин эшне төгәлләп өлгерә генә алмый кала. Мыекларын сыпырып, карак мәче кебек, мич артыннан шыпырт кына чыгуы була, ни күрсен, каршысында әлеге дә баягы җен хатыны кебек җиңги басып тора. Куллары, киемнәре онга буялган, шомырт кара күзләрендә шәфкать әсәре калмаган туганый апа: «Дуңгыз да бер, син дә бер икәнсең, җаным. Авылда икәү генә бит инде сез хәзер, шул кәҗә Шәйхулласы да син. Әнә Габдулла мулла малае Гыйльман да, әтисен хөрмәт иткәч, сезгә ияреп эчеп йөрми хәзер, ташлаган! Бүген туйга теге Полтара Иван-Витяң гына килеп карасын әле, аяк бастырмыйм мин аны, сезне өенә җыеп эчертеп яткырганы өчен», – дип, минем яраткан абыемны тагын тетеп ташлый. Мәүлетдин абыйның бу агрессиядән бәбәкләре аларып чыга:

– Кеше алдында оятка гына калдырып кара, телеңне өзәм мин синең, – дип, ул усал итеп туганый апага яный. Бу тавышка түр бүлмәдән догалар укып утырган Зәйнетдин бабам килеп чыга. «Ни булды?!»

– Әти, әнә теләсәң нишләт, керә дә кача-поса кунакларга дигән балны соса. Мине тыңламый, теләсәң нишләт. Хәзер мич артында саклап утыра алмыйм бит инде мин аны. Күпме пешерәсе, төшеренәсе бар, – дип, җиңги абзыйны бабайга әләкләп тә өлгерә. Бабай улына бер сүз дә әйтми.

– Килен, чыгар да әйләндереп түк син аны! Балсыз да элек бәйрәмнәр бик күңелле үтә иде әле, – дип, абзыйның гына күңеленә шом сала.

– Ярый, бүтән кермим дә, эчмим дә, чыгып мунча яга торам, – дип, абзый ялт кына өйдән чыгып тая.

Кичкырын, кыңгыраулар шалтыратып кияү ягы килеп төшә. Бер-бер артлы кунаклар да җыела башлый. Иң башта, аяк астында буталып йөрмәсеннәр дип, без бала-чаганы ныклап ашаталар инде. Соңыннан: «Барыгыз, әйдә, барыгыз, урамга чыгып уйнагыз», – дип, өйдән үк куа башлыйлар. Без, өерелешеп, тышка чыгабыз. Ул да түгел, Казан кунаклары кайтып төшә. ГАЗ машинасының әрҗәсендә кайткан туганнар, дуслар машинадан төшә тора, өс-башларына кунган юл тузанын кага тора. Безне, эт көтүедәй бала-чаганы, машина гына кызыксындыра, билгеле.

– Ух, ты, яп-яңа, буявы да купмаган, – дип, урысчалатып, күрше Саксун Рөстәме сөйләнә.

– Яңа булса да, минем әтинекен уза алмый ул, әтинең бит аның ГАЗ-52, – дип, алма абый Илмире мыгырдый.

– Узмас ди инде, менә Казан хәтле Казаннан кайткан машина уздырды ди авылныкына, – дип, Рөстәм һаман Илмир белән сүз көрәштерә. Ул да түгел, Надя түтәйне арбасына утыртып, «Маша» кушаматлы атның дилбегәсен ныклап тоткан олпат гәүдәле дәдә Витя да күренә.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации