Электронная библиотека » Рәдиф Сәгъди » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 25 апреля 2019, 19:20


Автор книги: Рәдиф Сәгъди


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ул инде башын төзәтеп алган, ахрысы, тавышы көр чыга. Арбадан сикереп төшеп, дәдәбез Зәйни бабама көрәк хәтле ике кулын суза.

– Нихал, Зайни бабай, кәефләр ничек? – дип сәлам бирә.

– Яхшы, улым, бик хуш киләсез. Атаң Ваня ни хәлләрдә? – дип, сәламне кабул итә аксакал. Мин генә аптырап карап торам. Әле иртән генә урыс дәдәне, Мәүлетдин абыемны эчертеп яткырганы өчен, эт итеп сүккәннәр иде, хәзер иң кадерле кунактай каршы алалар.

– Яхшы, яхшы хәле, сәлам әйтеп калды үзеңә! Бу араларда бер дә килеп чыкмый әле, дип тә җиткерергә кушты, – диде дәдә Витя. Чыннан да, урыс абзыйның әтисе белән минем бабай бик дуслар шул. Беренче мировойда да бергә булганнар, сугыштан соң да ярдәмләшеп, аралашып яшәделәр. Сезгә сер итеп кенә әйтим әле, Зәйнет бабам Мәүлетдин абыйны сүгүен сүксә дә, тик кайчагында үзе дә бер дә кимен куймый, күрше авылга барып, шайтан суын капкалап кайта. Аерма шунда гына: иртән иртүк бабай, иманга килеп, дога китапларына кереп чума да Ходай Тәгаләдән ярлыкавын сорый. Ә улы исә, ах та вах килеп, чиләге белән су эчә, махмырдан үз-үзенә урын таба алмый. Ходайдан ярлыкау сорар иде, гарәпчә укый-яза белми! Эчеп кайткан саен, үзен җиңги битәрли: «Әнә әтигә кара, бер көн генә туарылып алды да бүген яңгыратып догасын укый, хуҗалыкта да бөтен эшне җиренә җиткереп башкара! Син генә ни тотсаң да шунда ташлап калдырасың, йә булмаса кешегә биреп торасың, кирегә кайтармыйлар. Теге карга борынын Гарәфетдингә биргән идең, кертмәде. Әти Казаннан алып кайткан балтаны да Тугыз Татар Харисы кире бирмәде. Печән әйләндергән җиреңдә сәнәкне ташлап калдыргансың, берәрсе эләктереп китсә инде шунда».

Бабай дәдә Витяга сәлам җиткергәне өчен рәхмәт әйтә дә ишегалдына кереп китә.

Дәдә Витя хатынына: «Төш, Надя, утырма күкәй салган тавык кебек», – дип, үзенчә шаяртып та куя. Мәүлетдин абый дусты белән кочаклашып күрешә. Фәүзия җиңги шулай да түзми:

– Ах, зимагур! – дип, урыс абзыйга йодрык селки. Тегесе, шундук аңлап алып: «Фаузиякай матурым, булды, гөнаһ бар! Сыйладым инде егетләрне, дуслар бит. Ә сыйларга сәбәп тә бар. Теге Василиса дигән сыер игезәк бозау китерде бит», – дип, эшне уенга бора.

– Бир кирәген, Фаузия-подруга, сезнең ирләрне дә сәрхушка борып ятмасын, – дип, Надя түти дә җиңгине куәтли. Аннан: – Бүген кирәгеннән артык тыгынып кына кара, тагын ат арбасында төн чыгарсың, – дип, яртылаш чынлап, яртылаш уйнап, ирен кисәтеп куя.

– Кертмә син аларны, Надя, килсәләр дә, өстәлеңә якын да китермә, – дип, Фәүзия җиңги дә үз сүзен җиткерүне кирәк саный.

– Өерелешеп эчәр урын таба алар, чишмә буе да, бакча да, шомыртлык та калмый, моннан куасың, анда китәләр, аннан куасың, тегендә тукталалар, Фәүзия! Әйтерсең эшләре беткән, – дип, Надя түтәй дә ир-егетләрнең бәясен төшереп ала. Бу төрткәләш тагын күпме дәвам иткән булыр иде, урамның түбән очыннан «Москвич» машинасы күренә. Мәүлетдин абый, автомобильне төсеннән үк танып алып: «Әсәтләр бу, аныкы кызыл төстә», – дип, яңа кайтып килүче кунакларның кемлегенә ачыклык кертә. Ул да түгел, машина капка төбенә килеп тә туктый. Арткы урыннан таза гына гәүдәле бер түтәй килеп чыга да, каршы алучыларга карап, калын битендәге кечкенә генә уймак кебек авызын ерып: «Әбәү, җаным, ничек яшисез сез бу тузанда?» – дип, сәлам бирәсе урынга сорау биреп куя.

Аның миңа җиңгәчәй тиеш икәнлеген өлкәннәрдән ишетеп белә идем инде. Әсәт абый исә Мәүлетдин абыемның туганнан туганы. Шуңа карамастан юантык җиңгәчәйгә ачуым чыга. «Бу тузанда ничек яшисез?», имеш. Безнең авылга тел тидергәнче, үзегезнекен тикшерсәң иде. Тапкан сүз, тузан, имеш, асфальтлы Казанда яши, имеш. Атна буена бер тамчы яңгыр төшмәсен дә, тузаны да күтәрелмәсен, ни була соң инде ул? Менә сез коеп яңгыр яуганда, безнең авыл тауларында буксовать итә-итә, машинаның артыннан этә-төртә ятсагыз, муеннан пычракка батсагыз, тузан, дип сөйләнмәс идегез. Авылга тел тидерә бит җиңгәчәй тәре. Безнең авылның буеннан-буена тәмле сулы чишмәләр челтерәп агып ята, кайткан берсе «ай-яй тәмле» дип, тутырып ук алып китә.

Менә машинаның алгы ишегеннән кара бөдрә чәчле, киң күкрәкле, озын буйлы Әсәт абый килеп чыга. Өлкәннәр белән ике куллап күрешкәч, ул: «Үсәсеңме, Хәниф энекәш?» – дип, минем керпенеке кебек тузан ябышып тырпайган чәчләремнән сыйпап ала.

– Быел укырга барам инде мин, Әсәт абый, – дим, үземнең зур үскәнлегемне искәртеп.

– Алайса, егет булгансың ич инде, – дип, абзый миңа җылы итеп елмаеп куя. Фәүзия җиңги белән Мәүлетдин абый исә: «Әйдәгез, әйдә, керә торыгыз, соңарып килгәннәр дә кире китмәс әле», – дип, кунакларны түргә чакыра.

* * *

Өйнең түр бүлмәсендә туй мәҗлесе кызганнан-кыза бара. Зәйнет бабамның энесе Миңлевәли абый тальянда сыздыра гына, ул арыса, икенче бер кардәше – Гарифулласы – халык җырларын, табын җырларын сибә башлый. Ачык тәрәзәдән тәмле аш исләренә ияреп, такмаклар ургылып чыга. «Ай икегез, икегез, Икегезнең битегез, Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез», – дип, күрше Гарәфетдин абый әйттереп җибәрә. «Сары сары, сары, сары, Сары чәчәк саплары, Унҗидедә, унсигездә Кызның матур чаклары», – дип, Вәли абзый күтәреп ала. Ул да түгел, калын тавыш белән: «Әй кодалар ла, Кодалар, кодачалар, Сездә ничек, бездә шулай Җырлап күңел ачалар», – дип, дәдә Витя дәвам итә, калганнар һәр такмакның икенче өлешен тагын да көчлерәк итеп кабатлый. Шулай итеп, «Арча көе», «Сарман» да, «Айга менәсе килә» дә, «Зәңгәр күлмәк» тә җырлана, түр бүлмә эче белән бергә мәҗлестә утырганнар да кызганнан-кыза бара. Әнинең Зәйтүнә исемле апасының ире, фронтовик Һади җизни: «Җәмәгать, әйдәгез, капка төбенә чыгып, бер җилләнеп, биеп керәбез», – дип оран сала. Табын җайлап кына урыныннан кузгала. Ирләрнең күпчелеге, ишегалдындагы сулы чиләк янына җыелышып, тәмәке көйрәтеп җибәрә. Шунда тәртип саклап, бала-чага, исерек ирләр төпчек ташламасын дип, Зәйнет бабай караштыргалап йөри. Без, үсмер малайлар, чыннан да, өлкәннәр ләззәтләнеп тартканга кызыгып торабыз, төтенгә ияреп, үзенә бертөрле ис тирә-юньгә тарала, безнең бөтен әйберне дә тиз сизеп ала торган яшь борыннарыбызга кереп тула. Өлкәннәрнең шулай, көлешә-сөйләшә, тәмәке тартуын без читтән генә күзәтәбез. Алар кебек тизрәк зур үсәсе, алар кебек, шаяра-көлешә, папирус суырасыбыз килә. Саксун Рөстәме белән Касмак Марсы шул тирәдә, тартып бетермичә ыргытылган берәр төпчек чәлдереп булмасмы икән, дип бөтерелә. Менә дәдә Витя да Мәүлетдин абый белән, сөйләшә-сөйләшә, өйдән чыгып килә. Нәрсәдер мактанышалар, Фәүзия җиңги әйтмешли, күтләренә киткән, күрәсең. «Ә мин аңа как китереп тарттым, помнишь, Маулетдин, сиңа татарин дигәне өчен. Алар, Теньки урыслары, татарларны рәтләп белмиләр, ә без беләбез, брат! Чөнки без сезнең белән бер чишмә суларын эчеп, бер үк кыр-басуларның икмәген ашап үстек», – дип, күрше авыл абзые мактана. Минем абзый, аның белән ризалашып: «Шулай-шулай, Витя, без синең белән туганнар кебек инде хәзер», – дип хуплап куя. Дәдә Витя, кесәләрен актаргалап, тәмәке кабын чыгара да сөйләнүен белә: «Вот, дустым Маулетдин, не дай бог, сиңа безнең Тарловкада начар сүз әйтеп карасыннар, мордасын җимерәм мин аның, любоеның». Шул мәлдә дәдә Витя тартмасыннан бер сигарет тартып чыгарганда, икенчесе, шуңа ияреп чыгып, җиргә төшә. Ул арада Саксун Рөстәме җитез генә тәмәкене иелеп ала да кесәсенә тыгып та куя. Ирләр һаман мактанышуларын белә. Урыс абзый, икенче кесәсеннән шырпы чыгарып, сигаретын кабыза да шырпы кабын баскыч басмасына куя. Безгә шул гына кирәк тә, Рөстәмнең ымлап куюы була, мин, баскыч кырыена килеп, бер кап шырпыны эләктереп тә алам, ә теге төтен чыгаручы абзыйлар безгә игътибар да итми, сөйләшепме-сөйләшә. Рөстәм белән мине хәзер алар кызыксындырмый да инде. Без тиз генә ишегалдыннан чыгып таябыз. Урам якта, җырлый-тыпырдый, апалар-абыйлар, әбиләр-бабайлар биешә. Безнең өйнең каршысында, юлны аркылы чыгуга, мунчалы алма бакчасы бар, өчәүләшеп шунда кереп китәбез. Алмагачлар арасына кереп поскач, Рөстәм кесәсеннән «Аврора» сигаретын, мин исә бер кап шырпыны чыгарам. Тәмәке буры сигаретын авызына капкач, мин шырпыны сызып кабызам да тегеңә сузам. Ул суыра-суыра да төтен өреп чыгара. Мин, аңа кызыгып: «Бир әле», – дим. Ниһаять, мин дә Рөстәмне кабатлыйм, суырам да авызга тулган төтенне кире өреп чыгарам. Безнең галәмәтләрне карап торган Марс шунда:

– Алай тартмыйлар аны, эчкә алырга, үпкәләр аша үткәрергә кирәк. Бир әле, күрсәтәм, – дип, кулларын суза. Бирәм инде, бирми кая барасың! Өйрәнергә кирәк бит! Өченче иптәшем тәмәкене кабып, тирән итеп суыра да: «Ах, бүреләр килә!» – дип, төтенне үпкәләре аша үткәреп үк чыгара. Вәт сиңа мә, Касмак тәре, кайда өйрәнгәндер, нәкъ өлкәннәр кебек мәтәштерә бит. Без кызыгып та, көнләшеп тә тегенең осталыгына сокланып торабыз. Рөстәм түзми: «Яле, бир әле, бир, күрсәт әле», – дип, тәмәкене үзенә алырга итенә. Касмак Марсы аңа: «Суыр да соңыннан «ах!» дип эчкә ал, аннан «бүреләр килә» диеп әкрен генә өреп чыгар», – дип аңлата. Рөстәм нәкъ шулай кабатлый да, шул ук мизгелдә тончыгып йөткерә дә башлый. Тәмәкене ачу белән кырыйга атып бәрә. Мин дә бу эшне кабатларгамы, юкмы икән дип аптырап калам. Марс исә тегенең аркасыннан каккалый торгач, Рөстәм бераз «гыж-гыж» итеп сулыш алгач, карлыккан тавыш белән: «Бүтән шул заразаны авызыма алсаммы», – дип сүгенеп үк ташлый. Безнең тәҗрибәле иптәш кенә тәмәке төпчеген җирдән күтәрә дә: «Аны ашыкмыйча гына, «ах» дип эчкә алырга кирәк, шулчакта тончыкмыйсың да, ләззәтләнәсең дә, менә кара, Хәниф», – дип, мине өйрәтергә тотына. Мин дә, бөтен кыюлыгымны җыеп, тартып карарга булам. Сак кына эчкә суырам да, шул ук мизгелдә башларым әйләнеп, дөньяларым яктырып киткәндәй була. Марс миңа: «Йә, ничек?» – ди. «Шәп!» – мәйтәм. Марсның: «Тагын бер суырасыңмы?» – диюенә каршы: «Юк, болай да башым әйләнә», – дим.

Шулай итеп, тәмәке тартырга өйрәнүдә беренче адымнар ясалды. Ясалуын ясалды да, шулчак бакчага бер ир кеше килеп кермәсенме. Төн караңгылыгында танып булмый. Ул: «Яле, кемнәр бар соң биредә?» – дип килеп җитүгә карасак, малай, Әсәт абый икән. Хәзер кирәгебезне бирә инде дип, өнсез калып көтәбез. «Эхе, Хәниф энекәш тә биредә икән. Тәмәке тартасыз инде, димәк. Ә сез беләсезме соң, шул үләннәрдән кергән никотин, үпкәләрегезгә тулып, сәламәтлегегезне бетергәнен. Бу яшьтән тарта башласагыз бетәсез бит сез, агу бит ул. Өлкән абзыйларыгызга карамагыз, алар аның зарарлы икәнен дә белә, хәзер инде соң, агуланганнар, ташлый алмыйлар. Өйрәнмәгез начар гадәтләргә, балалар, укыйсыгыз, армияләргә барасыгыз бар. Анда илебезне дошманнан сакларга нык, сәламәт солдатлар кирәк. Әгәр дә сез, тәмәке тартып, аракы эчеп, чирләшкәгә әйләнсәгез, дошман безне җиңәчәк, болай булгач, – дип, Әсәт абый безгә акыллы киңәшләрен бирә. – Барыгыз, хәзер үк авызыгызны чайкагыз да кулларыгызны юыгыз, әти-әниләрегез сизә күрмәсен». Без исә алма бакчасыннан тизрәк чыгып сызу ягын карыйбыз.

* * *

Туй төне буе дәвам итә. Котлыйлар, җырлыйлар, чыгалар да тагын дөбер-шатыр биешәләр. Без, Саксун Рөстәме, Касмак Марсы һәм мин, Казаннан кайткан ГАЗ машинасының кабинасына кереп утырып, шушы тамашаны күзәтәбез. Шулчак кемдер: «Шамакайлар килә, шамакайлар», – дип кычкыра. Бакча карачкыларына охшатып киенгән ике кеше түгәрәк уртасына чыгып кыланып, бер-берсен төрткәләшеп биергә тотына. Аркаларына чүпрәк капчыклар да асканнар. Бүрекләрен батырып кигәнгә, авызлары яулык белән томаланганга танып булмый да булмый инде үзләрен. Баганадан төшкән ут яктысында күзләре генә ялтырап куя. Аякларында киез итекләр, ничек сөйрәп бии алалардыр, өсләрендә тишелеп беткән иске бишмәтләр, хәтта бабайларга охшатып билбауга хәтле ураганнар. Көндезге җылы сүрелгән булса да, ул киемнәрдән селкенүе бер дә рәхәт түгелдер аларга, тирләп пешкәннәрдер инде, мескеннәр. Ул да түгел, кемдер: «Шамакайларга туй күчтәнәчләре бирегез», – дип кычкыра. Бу тавышны бүтәннәр дә күтәреп ала. Подноска төрле пироглар, кәнфит-прәннекләр тутырган Фәүзия җиңги күренә. «Яле, яле, кемнәр соң сез?» – дип, үзе тегеләрне ачыкламакчы була, шамакайлар, әлбәттә, кача, карыша, уенның бөтен кызыгы да шунда инде, иң мөһиме – серлелектә. Алар җиңги алып чыккан күчтәнәчләрне тиз-тиз генә букчаларына тутыра да: «Кемнәр соң сез, яле, йөзегезне күрсәтегез әле», – дип маташкан кунаклардан сакланыр өчен баш киемнәрен ныклап тотып, төн караңгылыгына кереп югала. Артларыннан: «Тагын килегез, күңелле булды», – дип кычкырып калдылар. Бию уеннары тагын бераз дәвам итте дә, хуҗалар чакыргач, мәҗлестәгеләр яңадан табынга кереп китте. Без машина эчендә, халык өйдә, шул сәбәпле урам як тынып калды. Түбән оч ягыннан гына сыерлар мөгрәгән тавышлар ишетелеп китә. Көтүчеләр Шәйхулла белән Гыйльман абыйлар сыерларны туплыкка төнге савымга кайтарды, ахры. Рөстәм шунда: «Безнең төне буе җырлап-биеп ятканыбызга сарык-сыерлар исләре китеп тыңлап торадыр инде. «Төне буе йокы бирмиләр» дип сүгәләрдер дә әле үзләренчә. Их, малай, хайваннар телен дә белсәң, әй! Көтү көтәргә чыгып та торасы булмас иде, араларыннан берсен командир итеп куясың да, тегендә кермәгез, монда кермәгез, шулчакта гына туплыкка кайтыгыз, дип әйтәсең дә, үзең рәхәтләнеп йә балык тотарга китәсең, йә җиләккә таясың», – дип хыялланып ала.

– Алар безнеңчә, без аларча аңласак, алар бит шундук качып бетәчәк, – дим мин дә, фантазиямне эшкә җигеп. Рөстәм: «Ничек инде качып бетә?» – дип, аптырап сорый.

– Әйтик, минем бабай Мәүлетдин абыйга, иртәгә кунаклар кайта, теге бәрәнли алмаган кара сарыкны иткә чалырга кирәк, ди. Теге мәхлук хайван барысын да ишетеп тора, иртән көтүгә дип чыгып китә дә кире кайтмый, вәссәлам, – дим мин.

– Анысы бар икән шул әле аның, зараза, – дип, Рөстәм әтисе Гарәфетдин абый кебек сүгенеп тә ала. – Аңламаулары яхшырак та икән әле аның.

– Ходай Тәгалә шулай яраткан инде ул мәхлукларны, бернишләп тә булмый, иткә кирәк бит, – дип, Марс та сүзгә кушыла. Шуның белән бу темага нокта куела.

– Карагыз әле, теге шамакайлар кемнәр булды икән, танымадым, – мәйтәм. Марс көлеп җибәрә:

– Соң, берсе минем Нурания апа да, икенчесе Рөстәмнең алма апасы Рушания инде.

Рөстәм исе китеп сызгырып куя да: «Кара, калмык тәрене, билләһи, танымадым үз апамны», – ди. Без тагын тынып калабыз. Бер-бер артлы авызларыбыз ачыла бара. Сүз инде кимегәннән-кими, көне буе чабып арылган шул. Ул арада әтәчләр кычкырганы, кошлар сайраганы да ишетелә башлый, таң ата, димәк. Инде кайбер кунаклар кайта, мәҗлес тарала да башлады. Әнә Мөршидә апа исеребрәк киткән Хатыйп абыйны кулыннан сөйрәп кайтырга чыкты. Озакламый тётя Надя да әзмәвердәй ирен – дәдә Витяны сүгә-сүгә урамга алып чыга алды. Аны Мәүлетдин абзый озата, үзе дустына: «Витя, давай, завтра с утра пахмеляться приходи», – ди. Надя түтәй исә: «Никаких пахмельләр, Маулетдин, үзебезгә дә кунаклар кайтасы бар, алар кайтканчы айнып бетсен әле», – дип, кирегә сөрә. Дәдә Витя: «Үзем беләм мин, Маулетдин туган, нәрсә кирәк икәнен. Теләсәм – айныйм, теләмәсәм – юк, аңладыңмы, Надя дигән хатын», – дип сөйләнә.

– Нет, нет, Витя, женщин надо слушаться, – дигән була минем абый, Надя түтәйгә ярарга тырышып.

– Это точно, кайткач кочаклатмас, үптермәс, шулай бит, Маулетдин, – дип, урыс абзый хихылдап ала. Безгә кызык, йокы басса да, кунакларны күзлибез, урыс абзыйның гел татарча сөйләшүе, үз абыемның, эчеп алгач, нишләптер гел урысча сукалавы бик кызык тоела безгә. Ул арада Надя түтәй бакча читәненә бәйләнгән атны ычкындырып, юл ягына бора да: «Әйдә, дим, сәрхуш, Маулетдин болай да эт булып арыгандыр инде, утыр, әйдә, арбага», – дип кычкыра.

– Хәзер, хәзер, Надюша, әз генә түз, кайткач, бер пәп итәм үзеңне. Ну, Маулетдин брат, пока, үзең кил, вот кемне-кемне, сине бик яратам инде мин, туган. Ну, давай, пока, бик зур рахмат үзеңә дә, Фәүзия җиңгигә дә, – диюгә, ул кечерәк кенә буйлы абыйны күтәреп алып битеннән суырып үбә дә: «Их, алмагачлары, сайрый сандугачлары, юк дисәң дә бардыр әле күңел юаткычлары», – дип кычкырып җырлап, ат арбасына таба китә. Аның тавышы әле безгә бик озак ишетелеп тора. «Бу Тарловка урыслары татарчаны каян белә икән?» – дип, иптәшләремнән сорыйм, җавап бирүче генә юк. Борылып карасам, Рөстәм белән Марсның арулары җиткән, изрәп, йоклап яталар. Минем дә көне буе чабуларым үзенекен итә, күз кабакларым үзеннән-үзе ябыла. Йокы аралаш үз-үземә мыгырданып куям: «Үсеп җиткәч, Мәүлетдин абый кебек, мин дә урысча сөйләшергә өйрәнәм әле, югыйсә татарча белмәгәннәр белән ничек аңлашырмын», – дим. Күзгә офыктан кызарып чыгып килүче кояш нурлары гына чалынып кала…

* * *

Икенче көнне иртә таңнан безнең өй тирәсенә күрше-күлән, шулай ук башка очта торучылар да җыела башлады. Мәүлетдин абый инде алар килешенә зәмзәм суы белән кабымлыклар әзерләп куйган. Ир-атлар: «Юк-юк, түргә узмыйбыз, хатын-кызлардан да яхшы түгел, кичәге мәшәкатьләрдән бераз булса да арынсыннар, ял итсеннәр», – дип, өйгә керүдән баш тарта. Абый кирәкле ризыкларны алма бакчасына ташырга булды. Миңа: «Энекәш, әйдә, ипи булса да күтәрешеп чыгарсың әле», – дигәч, без ишегалдына кереп киттек. Шулай итеп, икәүләшеп тиз-тиз генә тәгамнәрне бакча уртасына җәелгән җәймә өстенә ташып та бетердек. Ирләр чүмәшеп ясалма өстәл тирәсенә утырган гына иде, түбән очтан чабып менеп килгән ат тояклары тавышы ишетелде. Абый миңа: «Бар әле, безгә килүче булса каршы ал», – дигәч, бакчадан чыккан идем, дәдә Витя үзе икән, Машасын кушаяклатып чаптырып, Шибайлар тавыннан менеп килә. Ул атын «тр-р» дип туктатты да: «Сәлам, энекәш, кайда баш төзәтүче халык?» – дип сорады. «Алар бакчада», – дигәч, мыш-мыш сулаган байталын бакча читәненә бәйләде дә ачык капкадан агачлар арасына кереп тә китте. Дәдә Витя барысы белән дә кочаклашып күрешеп чыкты, өстәл-җәймәдә әче бал гына утырганны күреп, түш кесәсеннән бер шешә тартып чыгарды. «Менә аның чыны», – дип, ризыклар арасына утыртып та куйды. Күрше Гарәфетдин абый: «Ну, молодец та инде син, Витя туган, – дип, кунакны мактап алды. Аннан, урысчалатып: – Как там Ваня агай, жив-здоровмы?» – дип, хәл-әхвәл сорашты. Урыс абзый, киресенчә, татарчалатып: «Нәрсә булсын аңа, иртә таңнан мыр-мыр килеп, ишегалдын себермәгәнсең, дуңгызларың каралмаган, үзең атналар буе чучка булып йөрисең дип, мине сүгеп калды. Өстәвенә Надя хатын, аңа ияреп, нервыда уйный. Сыер кебек чөмереп кайтсаң, күземә күренмә дип, арттан кычкырып калды», – диде. Гарәфетдин абый, аның хәлен аңлаганлыгын исбатлар өчен: «Барыбызда да шул инде. Менә хәзер минеке дә малайны абзагызны эзләргә чыгарып җибәрәчәк», – дип әйтеп бетермәде, чыннан да, улы Рөстәм, борынын тарта-тарта, безнең алма бакчасына килеп керде. «Әти, сине әни чакыра, чәй эчәргә кайтсын, ди».

– Әй, йөрмә әле хатын-кыз сүзе белән, бар, әнә Хәниф белән уйнагыз. Туй инде ул көн саен булып тормый. Йөрисез шунда нервыда уйнап. Әнә Витя абыең күрше авылда яшим дип тормаган, иртә таңнан хәл белергә килгән. Шулай аралашып, дус булып та яшәмәгәч, бу дөнья нәмәстәмә соң ул, шулай бит, Витя туган, – дип, Гарәфетдин абый Тарловка урысының да күңелен юатырга тырыша иде.

– Шулай, Гарафутдин туган, – диде урыс абзый көр тавыш белән.

Рөстәмнең әтисе аңа:

– Әйдә, Витя друг, налейка по-немножко, мәшәкатьләр онытылып торсын, – дип тә өстәде. Дәдә Витя:

– Хәзер без аның иманын алабыз, тормасын табыныбызны бозып, юкка чыгарабыз халык дошманын, – дип, үзе белән алып килгән шешәне алды да җәймә өстендәге стаканнарга бүлеп чыкты. Минем борынга көмешкәнең сасы исе килеп бәрелде.

– Фу, – дип, мин башны читкә бордым.

– Во, молодец, Хәниф энекәш, җирәнергә кирәк бу тәмуг суыннан, өйрәнмәгез әшәке гадәткә, без агуланган инде, менә сез беркайчан да авызыгызга якын китермәгез. Туктале, тукта, минем бит кесәдә тозлы кыяр да бар иде. Яле, якынрак килегез әле Рөстәм белән, – дип, дәдә Витя кесәсеннән газета төргәге тартып чыгарды. – Ашагыз, аша, яшь чакта тансык ул, ну, әйдәгез, братцы, яшьләргә тагын бер тапкыр бәхет теләп, монысын да урынына урнаштырып куйыйк әле.

Өлкәннәр теге шайтан суын авызларына каплады да, чырайларын сытып, бер мәлгә суламыйчарак торды. Шуннан кайсы кыяр, кайсы суган, кайсы ипи алып, эчкәннәрен каплап куйды. Аларга карап, Рөстәм белән безнең чырайларыбыз да сытыла. Абзыйларны күзәтә-күзәтә, шытыр-шытыр тозлы кыяр кимерәбез. Тегеләрнең кәефләре күтәрелгәннән-күтәрелә, кәефләре яхшырган саен, телләре дә ачыла бара. Ике дөнья бер кәнди хәзер табынчыларга. Чырайларын тагын бер сытып алганнан соң, әй, китте үткән заманнарны искә алу, аннан Тәмтедә, Красновидовода булган йодрык сугышларын казып чыгардылар. Барысы да дәдә Витяның батырлыкларын искә ала, мактый. «Ну, Витёк, син булмасаң, Тәмте алма бакчасын басканда, бик нык эләгә иде безгә каравылчылардан. Йә мылтык белән арт санга гөрселдәтәләр иде, йә котырган овчарка өстерәләр иде. Сине ярый шулчакта танып алдылар. «Это ты что ли, Витя», – дип кенә тукталып калдылар. Сүзне урыс абзый дәвам итә: «Атып, йә булмаса этен генә җибәреп карасын иде, буып үтерә идем мин аны. Ул бит минем туганнан туганның малае Андрей булып чыкты. Соңыннан ун капчык алма гына биреп калмады, бер ярты белән сыйлап та җибәрде үзебезне. Ул алманы бит алар җыеп та бетерә алмыйлар, ёлки-палки, кешегә дә бирмиләр. Ярый әле, сыерларга турап ашаталар да соңыннан ул сөтне турыдан-туры обкомга озаталар. Ә сөте аның искиткеч инде, егетләр, түрәләр җүләр түгел, хуш исле, шифалы сөт яраталар. Алма күп булган елны варенье-компот заводлары да эшкәртеп бетерә алмый аны. Соңыннан, көз айларында, дуңгызларны куып кертәләр дә, алары җирне сөреп тә чыгалар, ашыйлар да шул хуттан. Алма ашаган чучканың ите дә искитмәле була, колхоз базарында каян килгәнен белсәләр, кулдан шундук тартып алып бетерәләр. Әгәр дә инде, братцы, Тенькига барып чыга калсагыз, берәр проблема туса, минем туганнан туган Митрофанны эзләп табыгыз. Аю Митрофаны кайда тора, дип сорасагыз, любое күрсәтә. Ашханәдән ерак түгел алар. Үзе тракторда эшли. Үткән ел Сабан туенда Тукай авылына барып батыр калган да бу, шуннан туп-туры миңа килеп төшмәсенме. Салдык инде, минем шикеллегә хатыннар түзсен дә, Бог безне үзе кичерсен. Эчкәч, үзегез беләсез, китте мактанышу, мин дә мин, син дә син, дия торгач, сүз эшкә күчте, тотындык, малай, татарча көрәшергә. Кабан дуңгызлары кебек, бакчадагы бөтен түтәлләрне таптап, сөреп чыктык. Ярый әле, хатын фермада, колхоз эшендә. Тәрәзәдән безне күзәткән әнкәй генә куркуыннан бертуктаусыз чукына. Ике малай – Женя белән Андрей, – ис-акыллары китеп, безне күзәтә. Теге мине, мин аны сөйрәп йөртәбез. Өстәвенә Митрофанның салога майланып, закускадан исләнеп беткән сакалы авыз-борын тишекләренә кереп, сулышны буа, көрәшергә комачаулый. Әле шунда теле дә тик тормый: «Не возмёшь, братан», – дип ысылдый. Минем тегенең мактануыннан, тәмсез исеннән ачуым кабарганнан-кабара гына бара. «Их, анаңның ботинкасы», – дип күтәреп алдым да чөйдем мин моны җилкә аша. Бөтен гәүдәм белән гөрселдәп өстенә үк төштем. Көчкә сулыш ала теге мескенкәем! Үзе миңа: «Кабыргаларымны сындырдың, ахры, братан», – ди. Ярый әле, зыян килмәгән иде үзенә».

Шунда исе китеп тыңлап утырган Гарәфетдин абый, гаҗәпләнеп: «Булмас ла, кая инде сиңа аю Митрофанын бәрү!» – диеп куя. Күрше абыйның бу сүзләреннән дәдә Витя үпкәләп кызып китә: «Ышанмыйсыңмы да, Гарафутдин, ышанмыйсыңмы?! Ышанмыйсың икән, Митрофан братның үзен алып киләм. Үзе сөйләр, вот Богом клянусь», – дип чукынып та ала.

Гарәфетдин абый әллә чынлап та ышанмый, әллә дәдә Витяны юри кыздыра. «Булмас ла, аю Митрофаны бит ул, бөтен Тенькины кулында тота, үзе дә төп кебек здоровый», – дип, кызып барган учакка тагын утын өсти. «Минем сүзләргә ышанмыйсыңмы, әйдә, алайса, үзең көрәшеп кара минем белән», – ди дәдә Витя. Гарәфетдин абый уенның чынга киткәнлеген хәзер генә аңлап ала. Өстәвенә Мәүлетдин абый да төрттерә, сизелеп тора: күңеле белән ул дусты, күрше Тарловка авылы урысы ягында.

– Әйдә, Гарәфи, син бит Сабан туе батыры, бер Витя белән дә алышып кара инде, – ди. Үзе башкаларга тиз генә күз кысып ала. Күрше абзый бу көтелмәгән хәлдән югалып кала.

– Туктагыз әле, егетләр! Минем инде көрәшмәгәнемә дә бишбылтыр. Аннан соң бил бетте бит минем, үзең дә беләсең ич, Мәүлетдин, – дип аклана. Чыннан да, күрше абзыйның биле авырта, аны ул, салкын бәрмәсен өчен, сарык тиресенә урап йөри иде.

– Ну, кем көрәшә соң, алайса, әйдәгез, рәхим итегез, – дип, дәдә Витя, кулларын як-якка җәеп, үзенең беркемнән дә курыкмавын белдерә.

Мәүлетдин абый исә бу хәлдән бик канәгать калып, кеткелдәп ала да, урыс дустына ярарга тырышып:

– Кая, Витя, против тебя стоять, авылда гына түгел, районында да юктыр, – дип куя.

– Әгәр теләсәгез, айдагез, рахим итегез! – дип, чүгәләп утырган ирләргә сынаулы караш ташлап ала дәдә Витя. Ирләр, гайрәтле карашка буйсынып, башларын читкә бора. Бу хәлдән дәдә Витя бик канәгать кала. Ул үзен урыс легендаларында, мифларында тасвирланган урыс баһадиры итеп сизә, күрәсең. Ләкин көтмәгәндә аны бу халәтеннән бәхәсне читтән генә күзәтеп торучы Әсәт абый чыгара.

– Минем белән көрәшеп карарга теләмисеңме соң, Витя туган? – дип сорап куя ул. Дәдә Витя:

– Синең беләнме? – дигәч, күзләре белән сынап, Казаннан кайткан кунак тирәли әйләнеп чыга. Мәүлетдин абый исә, эшне зурга җибәрмәс өчен:

– Уйнап кына сөйләшә ул, Витя, гомерендә дә көрәшкәне юк аның, – диюне кирәк таба.

– Ну, дело хозяйское, тели икән көрәшә, теләми икән инде, үзенә карасын! – ди дәдә Витя масаюлы гына.

– Нишләп көрәшмәскә, ди, безнең татарда «Кунак булсаң, тыйнак бул!» дигән әйтем бар. Карап торам да, бер генә дә хөрмәт итмисең икән син безне, – дип, урта буйлы, куе кара көдрә чәчле Әсәт абый уртага чыга. Сөзешер алдыннан, нәсел үгезләре генә шулай карашып тора.

– Маулетдин, что за ерунда, разве мин сезне хурмат итмим. Сез кайчан булса да курдегезме минем сезне хурмат итмаганны?! – ди дәдә Витя, үпкәләгән кыяфәт чыгарып. «Шаярып кына сөйләшә ич ул, син дә, Әсәт, артыгын җибәрәсең, энекәш, алар кебек шәп егетләр дөньяда юк. Булды, җитте, әйдә, утырыгыз, әнә Сабан туенда көрәшерсез», – дип, Мәүлетдин абый, бәхәскә нокта куярга тели. Не тут-то было! Урыс абый чынлап торып үпкәләгән, ахрысы:

– Мине незаслуженно обидели, давай, көрәшәбез, – дип, ул Әсәт абыйның каршысына килеп баса.

– Егетләр, дим, бер дә кирәкмәгәнгә бәхәсләшәбез, туй иткәндә дә көрәшеп ятмыйк инде, әйдәгез, туктатыгыз әле бу безобразиене, – дип, Гарәфетдин абый да эшне төгәлләргә маташа.

– Юк инде, көрәшәбез булгач көрәшәбез, әйдә, Асат, – дип, дәдә Витя абыйның биленә сузыла. Икесе дә яхшылап чалбар каешларыннан тоткач, бер урында әйләнеп йөри башлыйлар. Дәдә Витяның, Әсәт абыйны үзенә сөйрәп китереп, күтәреп алырга талпынуы була, Әсәт абыйның киң күкрәгендә бөтен гәүдәсе белән асылынып торганын сизми дә кала. Ул да түгел, һавада бер генә мизгелгә эленеп калган аякларыннан галошлары, ычкынып, каядыр оча, ул да түгел, озын буйлы, таза гәүдәле дәдә Витя аркасы белән чирәмгә килеп тә төшә. Әсәт абый, аның өстеннән торып, кулын суза. Дәдә Витя, нишләптер, кул бирми, арт санына торып утыра да, яраланган иренен сөртә-сөртә, шактый гына дәшми утыра.

– Бир кулыңны, Витя туган, – дип сүз ката аңа Әсәт абый.

– Бирмим мин сиңа кулымны, – дип, үзенә сузылган кулны этеп җибәреп, урыс абый бакчадан чыгып ук китә. Аның артыннан Мәүлетдин абый иярә.

– Кая киттең инде, Витя, әйдә, утырыйк инде бераз, юкка үпкәләмә инде, – дип тә әйтеп карый ул. Тик дәдә Витя бернәрсә дә әйтмичә генә атын ычкындыра да уңлап-суллап бахбаен чыбыркы белән кыйнап, чаптырып кайтып китә.

Бу хәлдән күңелсезләнеп калган Гарәфетдин абый гына:

– Атның ни гаебе бар инде… – дип куя.

* * *

Гаҗәеп матур заманда яшәп калды безнең балачак чоры кешеләре… Бөтен тирә-юнь табигать хозурлыгына төренгән. Елга ярларын бөдрә таллар бизәсә, кырыйдарак ата-бабалар утырткан йөзьяшәр агачлар җәйге кызу көннәрдә кешеләрне генә түгел, йорт хайваннарын да эсседән ышыклап тора. Елганың аръягында шактый гына биек тау башлана. Аның сырты буйлап дистәләгән чишмәләр агып төшә. Тауның өстендә исә җәй көне апа-әбиләр җир җиләге җыеп кинәнә. Без, ялкау малайлар, тау башына җиләк җыярга түгел, ашарга дип кенә күтәреләбез. Шул биеклектән аска күз салсаң, гүзәл манзара ачыла. Әнә, боргалана-сыргалана, Сараул елгасы агып ята. Ага дип әйтү генә аз, тал куаклары астына посып, шыпырт кына, ашыкмыйча гына юлын дәвам итә ул. Балчыклы авылы ике урамнан тора, йортлар инде каршы якта салмак кына күтәрелгән тау сыртына салынган. Ике урам уртасыннан агып төшкән чишмә дә каен, нарат, тал, шомырт агачларына сыенган. Тау башыннан урыс авылы Тарловка да безгә яхшы күренә. Авыл башындагы, уң яктагы беренче йорт – дәдә Витяларныкы. Капка төпләрендә ГАЗ машинасы да тора.

Дәдә Витя озаклап үпкәләп йөри алмады татарларына. Ике-өч көннән соң ук пәйда булды ул. Мәүлетдин абыйга:

– Карап торышка тыныч кына егет кебек үзе, эчендә җен көчләре бар икән бу Асатның, малай, – диде.

Мәүлетдин абый аңа:

– Ул бит безнең кебек эчми-тартмый, – дип җаваплады. – Өстәвенә бик яхшы балта остасы да. Гомер буе балта тотып эшләсәк, без синең белән Иван Поддубныйны да җиңәр идек, шулай бит, Витя туган.

– Шулай, шулай, Маулетдин туган, анысы дөрес, эчелә инде, малай, хатын да юкка гына сүкми инде! – дип, абыйны җөпләп куйды.

Озакламый Тарловканы ике зур урыс авылына күчереп, таратып бетерделәр. Яшеллеккә төренеп утырган сала шулай юкка чыкты. Әле шактый еллар дәвамында элеккеге хуҗалары, җәй саен кайтып, нигезләре өстендә үксеп-үксеп елап та китә торган иде. Безнең авылга килеп, дус-ишләрен сыйлап та, бер бушанып алалар иде. Дәдә Витя Олы Варварино авылына күчкән иде, анда ул гомеренең соңгы көннәренә хәтле бригадир булып эшләде. Ай саен диярлек абый янына сугылып киткәли, үзе әйтмешли, татарларымны оныта алмыйм, сагынам, дия-дия елап та ала иде. Күпмедер вакыттан соң Балчыклы авылына яман хәбәр килеп иреште: пәһлевандай гәүдәле, көр тавышлы дәдә Витя, язгы кар өстенә ятып йоклап, үпкәләренә салкын тидергән дә рәткә килә алмыйча, вафат булган икән. Аны җирләргә авылның барлык ир-атлары машина әрҗәсенә төялеп китте. Үзен кире кайтарырлык әмәл булса, ир-атлар гына түгел, авылның бөтен халкы – әби-бабалары, бала-чагаларына хәтле җәяүләп тә барырлар, бөтен эшләрен ташлап, йөгереп барырлар иде. Юк шул, юк, бер киткәнне кире кайтарып булмый шул! Их, кайтарып булса икән дәдә Витя кебек чиста күңелле, беркатлы, ярдәмчел кешеләрне. Күбрәк булса икән бу аяусыз дөньяда күрше авылыбызның Полтара Иваны кебек татарны хөрмәт итүче, яратучы урысларыбыз.

Көтүче Хәйрулла

Тау астына урнашкан Көрәледән күршедәге Тарловка авылына күченеп килде алар. Хәйрулла абзыйның ике кызы һәм җиде улы бар иде. Алар барысы да безнең Балчыклы авылының башлангыч мәктәбенә укырга йөрде. Ара да ерак түгел, бер чакрым гына. Җәйләрен әтиләренә көтү көтешеп йөргән балаларга бу чакрымны үтү берни дә тормагандыр. Алар барысы да яхшы йөгерә, артларыннан куып тотып та булмый үзләрен. Хәйрулла абый безнең авылның хуҗалык көтүен көтте. Ул чагында шактый ишле, тырыш халык яшәгән Балчыклыда сыер малы йорт саен диярлек иде. Шуңа да карамастан Хәйрулла абый да, аның бер-бер артлы үсеп килгән балалары да кайсы мөгезбай кемнеке икәнлеген таный, хәтта бу малларның күпме сөт биргәнлегенә хәтле чамалый иде. Чөнки көн саен бер сыерны савып, рәхәтләнеп сөтен эчәләр. Авыл халкы, әлбәттә, бу хәлне белә иде, әмма көтүчеләр гаиләсенә беркайчан да каты бәрелмәде. Табып кара әле син, Хәйруллалар кебек, үз эшеннән тәм тапкан хезмәтчеләрне. Табып кара әле син, сарыгың бәрәнләсә, аны терлекләр таптамасын өчен, бусага төбенә хәтле күтәреп кайтучыларны. Кайчагында дистәләп бәрәнли бит алар, андый вакытта Хәйрулла абый берәр оланын авылга йөгертә дә хуҗаларына хәбәр җиткерә, тегеләре исә, кайсы ат җигеп, кайсы хәтта җәяүләп килеп, яңа туган җан ияләрен анасы-ние белән ияртеп алып кайтып китә. Мондый кайгыртучан көтүчене ничек әрлисең инде? Шул тырыш көтүчеләр аркасында бит инде сыерлар сөтле, терлекләр көр. Рәхмәттән гайре тагын нәрсә әйтәсең инде. Балчыклы халкы үз итте, яратты аларны. Озакламый: «Хәйрулла туган, ятма инде урыс авылында, әнә Касыйм абый, йортын сатып, район үзәгенә күчә. Ал шуның ызбасын», – дип үгетли торгач, тәки күченде безнең атаклы көтүчебез. Хәер, Касыйм абыебыз үзе дә салабызның сөйкемле кешеләреннән берсе иде. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, юмарт, ярдәмчел бу кешедән аерылуны да авыл халкы авыр кичерде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации