Текст книги "Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки"
Автор книги: Ризаэтдин Фәхретдин
Жанр: История, Наука и Образование
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 26 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
31. Болгар падишаһы шәһәрендә (Болгар шәһәре булса кирәк) санап вә сөйләп бетергесез гаҗәеп нәрсәләр күрдем. Боларның барысыннан да ошбу хәлләрне телгә алып китәм.
Әүвәлге кичәмездә кояш баешы тарафында, кояш батмастан элек, күктә куе кызыллык пәйда булды. Һавадан тавышлар киләдер иде. Башымны күтәреп карасам, ул ут рәвешендә кып-кызыл булып, миңа якын гына җирдә торадыр. Һавадан ишетелгән тавышлар шуннан килә икән. Шул болытта кулларында җәяләр, сөңге вә кылычлары булган адәмнәрнең вә хайваннарның рәсемнәре бар. Дикъкать итеп карасам, шулар төсле үк икенче бер төркем барлыкка килде дә, ике гаскәр бер-берсенә каршы сугышырга кереште. Без курыктык, ялвара һәм дога кыла башладык. Шәһәр халкы безнең бу хәлебезгә бик гаҗәпләнде һәм көлешә башлады. Әлеге ике гаскәр бер-беренә һөҗүм итәләр дә аралашалар, бераздан тагын аерылышалар иде. Озак вакытлар шушы хәл дәвам итте вә соңыннан югалдылар. Бу турыда падишаһтан сораган идек. «Мөэмин җеннәр белән кяфер җеннәр сугышалар, дип бабаларыбыздан ишетәдер идек. Бу хәл һәр кичәдә буладыр», – дип җавап бирде.
32. Падишаһның Багдад шәһәреннән килгән бер тегүчесе бар иде. Сөйләшеп утырыйк дип, шуның белән минем чатырыма кердек. Ястү намазына азан әйткәнне көтәдер идек. Ярым сәгатьләр соңында азан тавышы килде. Чатырдан чыктык, таң туганны күрдек. Мөәззиннән: «Нинди намаз өчен азан әйттең?» – дип сорадым. «Иртә намазы өчен», – дип җавап бирде. «Ястү намазы кайда соң?» – дидем. Мөәззин: «Без аны ахшам намазы белән бергә укыйбыз!» – диде. «Төн кайда?» – дидем. «Үзең күрәсең, моннан да кыска иде, хәзер инде бераз озынайды…» – диде. Шуннан соң, иртә намазы калудан куркып, бер ай кадәр вакыт төнлә йокламадым. Төннең кыскалыгы шулкадәр ки, ахшам вакытында аш салынса – шул аш пешеп чыкканчы иртә намазын уку тиеш буладыр.
33. Болгарда көннең бик озын икәнлеген күрдем. Елның бер вакытында көн озын вә төн кыска булып, икенче бер вакытында моның киресенчә – төн озын вә көн кыска була икән.
34. Икенче төндә күккә карап утырдым. Төрле урында күзгә күренә торган йолдызларның саны унбишләп булды. Көнбатыш тарафында булган кызыллык бөтенләй юкка чыкмыйдыр. Төнлә караңгылык та юк дип әйтерлек. Ук атарлык ераклыктан икенче кешене танып була.
35. Ай күктә бер сәгать тора да таң тугач югала.
36. Падишаһ: «Безнең артыбызда өч айлык ераклыкта «вису» исемле бер кавем бар, аларның төннәре бер сәгатьтән дә кимрәк!» – дип сөйләде.
37. Кояш чыкканда, шәһәрдә булган һәрнәрсә кызара вә һәрнәрсә болыт рәвешендә булып күренә. Кояш югары күтәрелгән вакытка кадәр шушы хәл дәвам итә. Кыш җиткәч, төн озая, аның каравы көн кыскара. «Шәһәрдән бер фәрсәхтән кимрәк ераклыкта булган Идел елгасына барыр өчен, таң вакытында чыгып китүче кеше шәфәкъ батып, йолдызлар, калкып, күкне тутырган вакытта гына барып җитәдер», – дип сөйләделәр.
38. Болгар халыклары эт улауны мөбарәк эш саныйлар вә: «Эт улау – арзанлык-очсызлыкка вә бәрәкәтлелеккә, сәламәтлеккә галәмә», – диләр.
39. Болгарда елан бик күп, хәтта кайбер агач ботакларында ун вә аннан да артыграк елан чорналып тора. Болар еланны үтермиләр вә аларга зарар тидермиләр.
40. Монда бик әче, яшел алма пешә. Кызлар шул алманы ашап симерәләр.
41. Монда чикләвек агачы кадәр күп агач юк. Хәтта кырык фәрсәх мөрәббәгъ[121]121
Мөрәббәгъ – квадрат; дүртпочмак.
[Закрыть] булган чикләвек урманы күрдем.
42. Монда тагын башы хөрмә агачына охшый торган вә яфраклары башына җыелып та, башка урыннары яфраксыз булган бик озын бер агач күрдем. Моның нинди агач икәнлеген белмим. Бу агачның бер җиреннән тишәләр дә шуның астына савыт куялар. Мәзкүр[122]122
Мәзкүр – югарыда әйтелгән, әйтеп үтелгән.
[Закрыть] савытка тишектән балдан да ләззәтле бертөрле су агып торадыр. Бу суны күбрәк эчүчеләр хәмер эчүчеләр рәвешендә исерәләр.
43. Боларның күбрәк ашаган ашлары – тары һәм дә ат ите. Хәлбуки үзләрендә бодай, арпа да күп буладыр.
44. Үзләре өчен ашлык чәчүчеләр падишаһка өлеш чыгармыйлар вә бөтен уңышын үзләре генә алалар. Әмма падишаһка йорт, гаилә башыннан үгез тиресе бирәләр. Әгәр дә падишаһ берәр шәһәр өстенә гаскәр җибәрсә, шул гаскәр алган ганимәт малыннан аңа да өлеш чыга.
45. Боларда балык маеннан башка май юк. Моны туң май һәм дә зәйтүн мае урынында файдаланалар вә шул сәбәптән үзләре исле булалар.
46. Боларның һәрберсе башына бүрек кия. Падишаһ үзе генә атка атланып йөри, янында бер кешесе дә булмый. Базардан үткән вакытында, һәммә халык, аякка басып, башларындагы бүрекләрен, салып, култык асларына кыстыралар, падишаһ үтеп киткәннән соң гына, бүрекләрен башларына кияләр.
47. Кирәк олы вә кирәк кече адәм булсын, кем генә булса да, хак, аның балалары вә туганнары да, падишаһ хозурына кергән вакытларында, падишаһның күзе төшү белән, башларыннан бүрекләрен, алып, култык асларына кыстыралар һәм башлары белән ишарәт итәләр, аннары утыралар вә яңадан аякка басалар. Падишаһ үзе утырырга ишарәт иткәнгә кадәр аяк өсләренә басып торалар.
48. Падишаһ хозурында һәркем тез чүгеп утыра. Падишаһ яныннан чыкмый торып бүрекләрен башларына кимиләр вә күрсәтмиләр, чыкканнарыннан соң гына кияләр.
49. Боларда яшен яшьнәү күп була. Яшен сугып яндыра башлаган каралты хакында: «Аллаһы Тәгаләнең каргышы төшкән урын», – диләр һәм аңа якын бармыйлар, сүндерергә дә тырышып карамыйлар. Ул каралты үз хәленчә янып бетә.
50. Мәгърифәтле һәм тырыш адәмнәр хакында: «Моның вазифасы – Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү», – дип, аны бау белән агачка асып куялар. Ул, бау өзелеп төшкәнче, шунда асылган хәлендә тора.
51. Юлда барган вакытында сугыш кораллары үз өстендә булган хәлдә бәвел итәргә утырган кешенең коралларын да, башка нәрсәләрен дә талап алалар, әмма шул коралларын үзеннән алып, бер читкә куйган хәлендә утырса, аңа бөтенләй тимиләр. Бу хәл – аларда гадәттер.
52. Ирләр вә хатыннар, һәммәсе ялангач хәлләрендә бергәләп су кергәндә, бер-берләреннән пәрдәләнмиләр. Шулай булса да боларда зина кылу бер дә юк. Әгәр дә берәү зина кылса, нинди генә кеше булса да, дүрт казык кагалар да шуларга бәйлиләр. Муеныннан башлап башына кадәр шул кешене балта белән турыйлар вә һәрбер кисәген агачка асалар. Ирләргә дә, хатыннарга да хөкем шушы.
53. Су кергән вакытларында, хатыннарның ирләрдән пәрдәләнеп керүләре хакында күп тырыштым, ләкин сүзләрем тәэсир итмәде.
54. Угрыларны зиначыларны үтергән кебек үк үтерәләр. Боларның хәбәрләре күп вә озын. Без шушы хәлләрен күчереп канәгатьләндек.
Алып адәм55. Болгарда ифрат зур гәүдәле бер адәм бар дип ишеткән идем. Падишаһ хозурына баргач, шул кеше хакында сорадым. Падишаһ: «Дөрес, шундый бер адәм бар иде. Ләкин ул хәзер вафаттыр. Ул бу шәһәр халкыннан һәм дә адәм балалары җөмләсеннән дә түгел иде, – дип җавап бирде вә аның хакында болайрак итеп бер хәбәр сөйләде: – Кайбер сәүдәгәрләр Иделгә барганнар иде. Идел – бездән бер көнлек ераклыкта бер елгадыр[123]123
Падишаһның бу хикәятне сөйләве йә Болгар шәһәреннән читтәге башка урында вакытта булган, яки падишаһ Иделгә бер тәүлеклек урында – җәйләүдә булган хәлне сөйләгән. Юкса Болгарның Иделгә якын икәнлеге мәгълүм. Ибне Фазлан үзе дә Идел белән Болгар арасы бер фәрсәх кадәр ераклыкта икәнен әйткән иде (37 нче бүлек).
[Закрыть]. Бу вакытта Идел ташыйдыр иде. Әлеге сәүдәгәрләрдән бер җәмәгать, миңа килеп: «Әй падишаһ! Идел ярында бер адәм йөри, әгәр дә аның кавеме дә үзе шикелле зур гәүдәле булып, бездән ерак тормасалар, безгә монда гомер сөрү мөмкин булмас. Күчү кирәк булыр», – диделәр. Алар белән мин үзем дә Иделгә киттем. Барып күрсәм: башы – зур казан рәвешендә, борыны вә бармаклары – бер карыш, күзләре – бик зур, буе да – минем терсәгем белән унике терсәк озынлыгындагы бер адәм. Күргәнемнән соң куркып киттем. Башкаларның күңелләренә килгән нәрсә минем күңелемә дә килде. Сөйләшә башладык – җавап бирмәде. Бары күзләре генә карап торды. Аны алып кайттык. Үзебездән өч айлык ераклыкта булган вису халкына шушы кеше хакында мәгълүмат бирүләрен сорап хат яздым. Алар хатыма ошбу җавапны яздылар: «Ул кеше яэҗүҗ-мәэҗүҗ кавеменнән булып, алар бездән өч айлык ераклыкта булган урында торалар. Алар белән безнең арабызны диңгез һәм дә зур таулар аералар. Алар хайваннардан аермасыз, кием кимиләр. Бөтен мөгамәләләре хайваннар рәвешендә. Аларга Аллаһы Тәгалә һәркөн диңгездән бер балык чыгарып тора. Боларның һәрберсе үзе вә гаиләсе өчен шул балыктан җитәрлек итеп ит кисеп ала. Әгәр дә кирәгеннән артык алса, алучының эче авырта, кайвакыт бөтен җәмәгатьләре белән үлеп тә китәләр. Кирәк кадәр алганнарыннан соң, бу балык кайтадан диңгезгә китә. Ошбу хәл боларда шулай дәвам итәдер. Әгәр дә Җир йөзенә чыгар вакытлары җитсә, Аллаһы Тәгалә әлеге балыкны чыгармас, диңгез җиргә сеңеп кибәр, тау уртасыннан юл ачылыр».
56. «Ошбу алып адәм безнең яныбызда беркадәр вакытлар торды. Күкрәгендә бер авыру пәйда булып, шуның сәбәбеннән вафат булды», – диде падишаһ. Мин үзем моның сөякләрен барып күрдем, бик куркыныч иде.
Рус халкы57. Болгар шәһәрендә русларны күрдем. Сәүдә белән килгәннәр дә Идел елгасында тукталганнар иде. Боларның гәүдәләре сәламәт вә хөрмә агачы рәвешендә, йөзләре аксыл-кызыл, өсләрендә кыска кием дә, чикмән дә юк. Иңсәләренә зур кием салалар да култык төбеннән бер кулларын чыгарып йөриләр, һәрберсенең янында кылыч, пычак, балта бар. Бу нәрсәләрдән башка йөрмиләр. Кылычлары франк эше булып, йөзе юл-юл итеп ясалган. Хатыннарының имчәкләре өстендә тимер, бакыр, көмеш вә алтын кебек нәрсәләрнең берәрсеннән ясалган коты[124]124
Кот – шайтан кагылмасын, зәхмәт тимәсен дип яки башка максат белән янда йөртү өчен койдырып эшләнгән җан, кот сурәте.
[Закрыть] булып, моның зурлыгы ирләренең байлыкларына күрә буладыр, һәрбер кот янына имчәк өсләренә берәр пычак бәйләнеп куеладыр. Муеннарына алтын вә көмештән ясалган муенсалар кияләр. 10 мең дирһәм микъдарында байлыгы булган ир үзенең хатыны өчен – бер, әгәр байлыгы 20 меңгә җитсә – ике вә моннан соң һәрбер 10 мең башына берәр муенса эшләтә. Бик күп муенсалар кигән хатыннар була.
58. Руслар – Аллаһы Тәгаләнең иң нәҗес мәхлукларыдыр. Тизәкне юмыйлар вә госел кылмыйлар, ишәк рәвешендә йөриләр. Үз мәмләкәтләреннән көймәләрдә килеп, көймәләрен Иделдә туктаталар. Идел – зур бер елгадыр. Үзләре, корыга чыгып, агачтан зур өйләр салып торалар. Бер-бер өйдә 10 ар вә 20 шәргә кадәр рус буладыр. Һәрберсе үзе өчен сәрир[125]125
Сәрир – тәхет, карават, сәке.
[Закрыть] әзерли. Җарияләре дә шул сәрирләрдә торалар. Кеше күз алдында җенси мөнәсәбәткә керүне гаеп санамыйлар. Шуның өчен иптәшләренең күз алларында һәм дә кайсыбер вакытта бөтен җәмәгать берьюлы җенси мөнәсәбәткә керү белән шөгыльләнә. Җария сатып алучылар, боларның яннарына килгән вакытта, шул хәлләренә туры килсәләр, эшләре тәмам булганны көтеп торалар. Һәркөн иртә белән «юыну өчен» дип зур савытка су салып, җария үзенең хуҗасы алдына китерә. Хуҗа шул савыттагы су белән йөзен вә кулларын һәм дә башындагы чәчләрен юа вә аралаштыра, шул савыттагы суга какыра вә сеңгерә, төкерә вә һәртөрле пычракларын вә нәҗесләрен шунда төшерә. Эше тәмам булганнан соң, әлеге савытны шул хәлендә әлеге җария икенче кеше алдына китерә, ул да әүвәлге хуҗа рәвешендә эшли. Җыеп әйткәндә, өйнең эчендә никадәр кеше булса, җария шул бер савыт суны һәммәсенә йөртә, һәммәсе дә шул маңкалы вә какырыклы-төкерекле су белән юыналар.
59. Көймәләре Болгарга килгәннән соң, руслар корыга чыгалар. Һәрберсенең икмәк, ит вә савытлары, сарымсак вә әче баллары була. Үзләре тарафыннан утыртылган озын бер баганалары хозурына барып сәҗдә кылалар. Бу баганага адәм йөзенә охшатып бер йөз ясалган, аның тирәсендә вак сурәтләр булып, һәммәсенең дә артында озын баганалар бар. Зур сурәткә сәҗдә кылып: «Әй Раббым! Ерак җирдән килдем, фәлән кадәр сатлык җарияләрем вә фәлән кадәр сусар тиреләрем, фәлән кадәр фәлән нәрсәм бар! – дип, һәммә малының хисабын телгә ала да: – Синең хозурыңа ошбу бүләкне китердем», – дип, кулында булган икмәк, ит вә сөтләрне шул багана төбенә куеп китә. «Миңа алтын вә көмеше күп булган сәүдәгәр очрасын, бөтен мөгамәләсе мин теләгәнчә булсын иде, минем морадыма хилаф килмәсен иде», – дип теләп китә. Әгәр дә малы сатылмый торса, әүвәлге мәртәбәдә булган рәвеш белән янәдән икенче, дөресрәге, өченче мәртәбә бүләк китерәдер. Моның белән теләгәне булмаса, бу вакытта вак сурәтләрдән берәрсенә бүләк китереп, зур сурәткә арадашчы вә яклаучы булуын үтенәдер. Ошбу кечкенә сурәтләрне Раббыларының хатыннары вә кызлары дип ышаналар. Вак сурәтләрнең берсеннән файда булмаса, икенчеләренә ялваралар. Шул арада малы сатылса: «Раббым минем теләгәнемне бирде, мин дә аңа яхшылык эшлим», – дип, сыер вә куйларын үтереп, шуларның ит кисәкләрен китереп, олы вә кече сурәтләрнең яннарына куялар, калган итләрен сәдака итеп өләшәләр. Үтерелгән сыер вә куйларның башларын югарыда телгә алынган баганаларга асып китәләр. Кичен этләр, килеп, бу итләрне ашап бетерәләр. Руслар аннары Раббылары хакында: «Бүләгебезне ашады, безнең эшләребездән риза булды», – дип сөйлиләр.
Русларның угры һәм авыруларга карата мөгамәләләре60. Руслар угрыны, талаучыны тотсалар, әлеге угрыны вә талаучыны агач янына алып киләләр дә, муенына бау бәйләп, шул агачка асалар. Ул үзе өзелеп төшкәнгә кадәр шунда асылынып тора. Җил яки яңгыр сәбәбеннән бер вакытта өзелеп төшәдер.
61. Араларыннан берәрсе авырса, бер читтә чатыр коралар да, янына бераз икмәк һәм су куеп, авыруны шунда яткыралар вә аның янына якын бармыйлар. Аның белән сөйләшмиләр вә аны карамыйлар, тәрбияләмиләр. Зәгыйфь яки кол булса, бигрәк тә илтифат итмиләр. Әгәр сәламәтләнсә, ул кеше үзе кайта. Дөньядан үтсә, гәүдәсен яндыралар. Кол булса, шул хәлендә ташлыйлар, аннары этләр, кошлар ашап бетерә.
Русларның үлекләрне яндырулары62. Хөрмәтле адәмнәре вафат булганда, русларның кызыклы эшләре була, үлекләрен яндыралар, дип ишеткәнем бар иде. Шуны күрәсем килеп йөргәндә, бер олы адәмнәре үлгәнлеген ишеттем. Бу адәмне кабергә куеп вә кабернең өстен ябып ун көн тоттылар. Шул вакытта бу мәет өчен киемнәр кисеп тектеләр. Фәкыйрь адәм вафат булса, моның өчен кечкенә бер көймә ясыйлар да мәетне шунда салып яндыралар. Әмма бай кеше вафат булса, аның малын өч өлешкә бүләләр. Бер өлеше үзенең варисларына була, бер өлеше белән күмү өчен кием әзерлиләр, бере белән шул адәмнең җариясе үзенең үтереләсе вә хуҗасы белән бергә яндырыласы көндә ачы бал эчә.
63. Руслар – исерткеч эчүне яратучы бер халыктыр. Көндез дә, төнлә дә эчәләр. Хәтта кайсыберләре үлгән вакытларында да эчеп үләләр.
64. Башлыклардан берәрсе үлгән вакытында үзенең җәмәгате вә җарияләре, колларыннан: «Минем белән кайсыгыз үлә?» – дип сорый. Шул вакытта: «Мин үләм!..» – дип җавап бирүче булса, аның үлүе катгый рәвештә карарлана, бу сүзеннән кайтырга хакы булмый. Мондый эшкә риза булучылар күбрәк җарияләр була.
65. Югарыда телгә алынган олы адәмнәре үлгән вакытында: «Минем белән бергә үләргә кем риза була?» – дип сорагач, үзенең җарияләреннән берсе: «Мин риза!» – дип җавап биргән булган. Шул җарияне саклап йөрү вә һәрчак бергә булу өчен, ике җария билгеләделәр. Саклаучы җарияләр теге җариядән аерылмый йөрделәр. Хәтта үз куллары белән аның аякларын да юганнар. Мәет өчен кием әзерләү вә җеназаны озату сәбәпләрен күрә башладылар. Үләчәк җария эчә дә җырлый, уйный да көлә иде.
66. Яндырылачак көн җиткәннән соң, көймәләре торган җиргә бардым. Көймәне, корыга чыгарып, дүрт багана өстенә куйганнар вә аның тирә-ягына адәмнәр рәвешендә итеп казыклар тезеп кадаганнар иде. Үзләре буталып йөриләр, сөйләшәләр, ләкин мин сүзләрен аңламыйм. Бу вакытта мәет үзенең каберендә иде.
67. Бер сәрир китереп көймәгә куйдылар вә өстен ефәк җәймәләр берлә капладылар, ефәк нәрсәләр белән капланган таянгычлар куйдылар. Бер карчык килде. Үзләре бу карчыкка «үлем фәрештәсе» диләр. Мәет өчен киемнәр әзерләп йөрүче дә шушы карчык булган икән. Ул сәрир өстенә нәрсәләрдер җәйде вә шундагы җарияләрне үпте. Үзенең төсе карарак, йөзе якты вә ачык, гәүдәсе симез вә юан.
68. Моннан соң кабергә барып, иң элек туфрагын вә аннары агачларын алдылар, түшәмен сүттеләр дә мәетне чыгардылар. Мәет үлгән вакытындагы киемендә булып, каберенә ачы бал вә җимешләр, думбра да куйганнар. Боларның һәммәсен алдылар. Шәһәрнең һавасы салкын булганлыктан, мәетнең йөзеннән башка урыны үзгәрмәгән. Әмма йөзе каралган.
69. Мәеткә ыштан, оек вә итек, куртка, читләре алтын белән чигелгән чикмән вә башына ефәк һәм сусар тиресеннән тегелгән бүрек кидерттеләр. Шуннан соң көймәдәге чатырга керттеләр. Ефәк түшәмнәр түшәлгән сәриргә утырттылар да таянычларга сөяп куйдылар. Ачы бал, җимешләр, икмәк, ит, сарымсак китереп, янына тезделәр. Бер эт китереп, урталай кистеләр дә көймәгә салдылар. Коралларын, китереп, үзенең янына куйдылар. Ике хайван китереп, тирләгәнче йөрттеләр дә, шуннан соң һәр икесен кисеп, итләрен көймәгә салдылар. Ике сыер китереп, аларны да кылыч белән кисеп, итләрен көймәгә салдылар. Бер әтәч белән бер тавык китереп үтерделәр дә баягы үләксәләр өстенә ыргыттылар.
70. Үләчәк җария һаман арлы-бирле йөреп торды. Русларның чатырларына бер-бер артлы кереп чыкты. Чатырда аның белән һәрберсе җенси мөнәсәбәткә кереп: «Бу эшне хуҗаның мәхәббәте вә дуслыгы өчен кылдым, үзенә шуны сөйлә!..» – дип чыгаралар икән.
71. Җомга көнне икенде[126]126
Икенде – төштән соң һәрнәрсәнең күләгәсе үзе озынлыгы кадәр ике өлеш булган вакыттан алып кояш батканга кадәр ара, биш вакыт намазның өченчесен уку вакыты.
[Закрыть] вакыты җитте. Ишек яңаклары рәвешендә корылган бер нәрсә янына җарияне китерделәр дә куллары белән күтәреп менгезделәр. Җария ишек тупсасы өстенә басты да беркадәр сүз сөйләде. Төшерделәр. Икенче вә өченче тапкыр менгезеп төшерделәр. Бу мәртәбәләрендә дә сөйләде. Моннан соң җария кулына бер тавык китереп бирделәр. Җария тавыкның башын өзеп ташлады да гәүдәсен көймәгә салды. Соравыма күрә тәрҗемәче: «Ишек тупсасында беренче мәртәбәсендә җария «Атамны, анамны күрәм» диде. Икенче мәртәбәсендә «Барча үлек кардәшләремне күрәм, әнә утырып торалар!» дип әйтте. Өченче мәртәбәсендә «Хуҗамны оҗмахта күрәм, оҗмах бик яхшы вә зиннәтле, хуҗам янында бик күп кешеләр бар, ул мине чакыра, инде мине аның янына илтегез!» диде», – дип тәрҗемә кылды.
72. Шуннан соң җарияне көймәгә алып бардылар. Җария үз кулындагы ике беләзеген алды да үзен үтерәчәк «үлем фәрештәсе» дип йөртелә торган карчыкка бирде, ике балдагын салып, үзен карап вә саклап йөрүче ике җариягә ыргытты. Болар – «үлем фәрештәсе» нең кызлары.
73. Җарияне көймәгә менгезделәр, ләкин чатыр эченә кертмәделәр. Шул арада кулларына калканнар вә төрле агачлар тоткан ир кешеләр җыелышып килделәр. Җариягә савыт белән әче бал бирделәр. Ул җырлап эчте. Тәрҗемәчедән: «Ул ни сөйли?» – дип сорадым. «Иптәшләре белән саубуллаша, хушлаша», – диде. Икенче савыт белән әче бал бирделәр. Монысын да бик озак көйләде. «Үлем фәрештәсе» дигән карчык эчәргә вә хуҗа утыртылган чатыр эчендәгеләргә димләп вә кыздырып торадыр. Бу вакытта җариянең хәйрат[127]127
Хәйрат – изге эшләр, яхшылыклар, сәдакалар.
[Закрыть] эчендә калганлыгы беленде. Ул чатыр эченә керде. Карчык та бергә кереп китте. Кулларына калканнар тотып килгән ирләр калканнарына агач белән сугарга керештеләр. Алар, шулай итеп, чатыр эчендәге җария кызның коты чыгып җылавын, акыруын, бакыруын тышта булган җарияләргә ишеттермәскә тырышалар икән. Алар ишетерләр дә үлем хәле авыр икәнлеген белерләр, аннары хуҗалары белән бергә үләргә вә яндырылырга риза булмый башларлар дип куркалар, шуның өчен һичбер тавыш ишетелмәслек итеп шакылдату, дөмбердәтү, шаулау белән мәшгуль булалар икән.
74. Чатыр эченә алты ир керде дә, бере арты бере, һәрберсе, җария белән җенси мөнәсәбәткә керде.
Җарияне хуҗасы янына яткырдылар һәм шушы алты кешенең икесе җариянең ике аягыннан вә икесе ике кулыннан тотты. «Үлем фәрештәсе» бер бау белән җарияне муеныннан урап алды, бауның ике очын ике якта торучы ике иргә бирде. Шул ике ир бауны үзләренә тартырга керештеләр. Киң вә зур бер хәнҗәр белән карчык үзе җариянең кабыргалары арасына тыгып-тыгып чыгарды, ике ир бауны бик нык тартып торды. Җария үлде, вә эше бетте.
75. Шуннан соң үлек хуҗаның якыннарыннан берсе, тәне ялангач булганы хәлдә, бер агачка ут кабызды да, бер кулына шул агачны тотып, икенче кулына да агач алып, арты белән көймәгә барды вә көймәнең астында әзерләнеп куелган утыннарга ут тотты. Шуннан соң һәркем кулларында булган агач башына ут кабызып, шул утыннар өстенә ташлады. Утын кызып яна башлады вә көймәгә дә ут капты. Көймә һәм дә чатыр, хуҗа белән җария һәм дә шунда булган бөтен нәрсәләр вә үләксәләр һәммәсе давылланып чатыр-чотыр янды.
76. Янымда бер рус бар иде. Тәрҗемәче белән сөйләштеләр. «Ни сөйли?» – дип, тәрҗемәчедән сорадым. Тәрҗемәче: «Сез, гарәпләр, ахмак халыклар, үзегезнең иң сөйгән кешегез булса да, туфрак астына күмәсез, аны анда кортлар вә хәшәрәтләр ашап бетерәләр, без яндырабыз да, үлгән кешебез бер сәгать эчендә оҗмахка барып керә, дип сөйли», – диде. Әлеге рус бик каты кычкырып көлде дә: «Менә Алланың нинди яраткан кешесе икән, ут кабыну белән көчле җил чыкты!» – диде. Дөрес, шулвакыт җил чыкты. Көймә вә чатыр, хуҗа вә җария, үләксәләр – һәммәсе көл булды вә югалып бетте.
77. Шуннан соң көймә урынына түгәрәкләндереп аз гына туфрак өйделәр дә уртасына зур каен багана утырттылар. Шул баганага мәетнең һәм үзләренең падишаһларының исемнәрен яздылар, аннары таралыштылар.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?