Текст книги "Йолдызлы төннәр = Звездные ночи"
Автор книги: Султанов Омар
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 3 страниц) [доступный отрывок для чтения: 1 страниц]
Омор Солтанов
Йолдызлы төннәр. Шигырьләр
Төркилеккә кайту
Төрки халыкларның тамырлары – мәдәниятләре, әдәбиятлары, гореф-гадәтләре, телләре – ахыр чиктә тарихлары бер чишмә башына барып тоташа. Аллага шөкер, соңгы унбиш-егерме елда без моның асылына төшендек һәм яңадан бер-беребезгә кайта, туганнарча якын итеп аралаша башладык. Телләребездә шактый гына аермалыклар сизелсә дә, төркилек барыбер өстен чыга, шуңа аңлашу, үзара аралашу җиңел бирелә, телләребезнең байлыгын ача гына.
Төрки халыкларның берләшүен бүгенге көндә Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә урнашкан Төрексой – төрки халыкларның мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеге буенча халыкара оешмасы тәэмин итә һәм ныгыта. Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан әлеге оешманың әгъзалары булса, Төньяк Кипрның Төрек Республикасы, Молдавия составындагы Гагауз җире автоном территориаль берәмлеге, Россия Федерациясенә кергән Алтай, Башкортстан, Саха (Якут), Татарстан, Тува, Хакас республикалары күзәтүче дәүләтләр булып саналалар. Төрексой оештырган һәм инде матур гадәткә кереп киткән чаралар даими рәвештә төрки халыкларны үзенә туплап торалар.
Кардәшлек җепләре ныгыган дәвердә Татарстан Республикасының бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты да яңа гасыр төрки бердәмлеге барышыннан читтә кала алмый. Дөрес, XIX гасыр – XX йөз башында төрки телләрдәге беренче китаплар татар наширләре ярдәме белән Казанда дөнья күргән, чөнки ул чорда Казан шәһәре кардәш халыклар өчен рухи башкала ролен үтәгән. Татар телендәге басмалар Идел буенда гына түгел, Уралда, Кавказда һәм Урта Азиядә яшәүче кардәш халыклар арасында да киң таралыш алган. Совет чорында исә Татарстан китап нәшрияты бастырган татар китаплары башка төрки халыкларга да хезмәт итүен дәвам иткән.
2015 елдан ачылган өр-яңа «Төрки әдәбият» сериясе татарлар һәм кардәш халыклар арасындагы рухи элемтәләрне тагын да ныгытыр дип ышанып каласы килә. Безнең максат – төрки дөньяда киң мәгълүм булган, танылган каләм ияләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, китап итеп бастыру, аларны татар укучысына җиткерү. Сүз һәм хат белән аралашу да кирәк, ләкин китап белән аралашу – иң үтемлесе һәм нәтиҗәлесе.
«Төрки әдәбият» сериясеннән дөнья күргән беренче китап совет һәм төрки әдәбиятлар классигы, Кыргызстан Республикасының ил акыны11
Кыргызстан Республикасының халык шагыйре.
[Закрыть], прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Омор Солтан улы Солтановның шигырьләрен үз эченә ала. Омор ага – Кыргызстанда бик тә абруйлы шәхес, чын аксакал әдип. Аның дистәләрчә китабы, күптомлыклары кыргыз, рус телләрендә дөнья күргән. Аерым әсәрләре инглиз, алман, испан, поляк, венгр, монгол һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. 2015 ел әдипнең 80 яше уңаеннан төрки телле дәүләтләр арасында Омор Солтанов елы дип тә игълан ителде.
Омор Солтанов әсәрләренә, традицион төрки шигырь калыбын һәм фикер эзлеклелеген саклаган хәлдә, яңалыкка – европа шигъриятенә омтылу хас. Бер шигырьләрендә төркилек ярылып ятса, икенчеләрендә ирекле өслүб хөкем сөрә:
Мин дөньяны синең белән таныдым,
Синнән алдым акылымның ярымын.
Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,
Иң кадерле бүләк итеп алырмын.
(«Китапка»)
…Кавказда, кояшның ялгыз баласына охшап,
Ап-ак-ак Эльбрус ята.
Эльбрусны кар каплаган.
Нинди матур ап-ак Эльбрус!
…Ятамын палатада,
җәймәләр ак.
Өметем Эльбрустагы кардан аграк.
(«Доктор белән сөйләшү»)
Омор Солтанов шигырьләрендә кыргыз халкы, аның гореф-гадәтләре, ышану-инанулары алгы планга чыга. Туган җире, ватаны, туган авылы Тосор, атаклы Ыссык күл, данлыклы Ала-тау, кыргызларның милли каһарманы Манас22
Манас – кыргызларның иң зур дастаны һәм әсәрнең төп каһарманы. «Манас», дөньядагы иң озын дастан буларак, Гиннесс рекордлары китабына һәм ЮНЕСКОның кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы шедеврлары исемлегенә кертелгән.
[Закрыть], әсәрдән әсәргә күчеп, яңа яктан ачыла, тулылана, укучыны шул серле даирәгә алып керә, төрки тамырларны тоярга, аларга кагылып карарга мөмкинлек бирә.
Шагыйрь туган җире өчен җанын бирергә әзер:
О, туган җир!
Йөрәк белән каплармын дошманыңны.
Мин дөньяда бәхетләрнең барлык төрен табармын,
Син юк булсаң, көл булырмын,
тапмый ялгыз ташыңны.
(«О, туган җир!..»)
Читтә йөргәндә, ул җанына сеңгән тауларын һәм анда үткәргән кадерле көннәрен, яшәеш һәм илһам чыганагы булган күлен сагына:
Хәтеремә Ыссык күлем сеңеп калды,
Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.
Мондагыдай акбүз аттай таулар бармы?!
Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.
(«Ыссык күл»)
Яшьли ятим калу да аның иҗатыннан читтә кала алмый, үстергән, тәрбияләгән кыргыз җире каршында ул үзен бурычлы тоя:
Кыргыз җире минем өчен тырышты,
Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.
(«Бурычлымын»)
Европага сәяхәте, бигрәк тә Париж шәһәре, биек һәм мәгърур таулар арасында үскән Омор Солтановка көчле йогынты ясый. Париж белән бәйле шигырьләре – «Уйнады колагында тулпарларның», «Пер-Лашез зиратындагы диалог», «Сена», «Мадам-Париж», «Кристина» һ. б. лар – югары кимәлдә язылганнар.
Мәхәббәт шигърияте Омор Солтанов иҗатында аерым урын алып тора. Сөйгән яры өчен ул Ала-тауларны да күтәрергә әзер, кулына богау салып, төпкелләргә өстерәсәләр дә, ул сөйгәне янына килергә көч табачак.
Әсәрләрендәге көтү һәм аерылу сагышы да хисләр өермәсенә бөтереп алып кереп китә дә ахырда күңелдә матур һәм гамьле хатирә булып балкып кала:
Син андасың, мин мондамын – аерым,
Кичә тулып, бүген кабат түгелдек.
Ышанмыйча басып калдым югалып,
Бергә көннәр матур төштәй күренеп.
(«Күзен ачты гөлбакчада сириннәр»)
Җыентыктагы шигырьләр турыдан-туры кыргыз теленнән тәрҗемә ителде, шуңа күрә һәркем Омор ага иҗатының олылыгын, тәмен, куәтен бар тулылыгы белән сизә һәм тоя ала.
Бу китап белән татар укучысы өр-яңа шагыйрь ачачак, атаклы «ил акыны»ның әсәрләренә сокланып, аларны йөрәк түренә үк салып-саклап куячак дип уйлыйм.
Төркиләрнең тарихы тирән, шуңа безгә кыргыз, казах, үзбәк, төрек, азәрбайҗан, төркмән һәм башка кардәш әдәбиятлар аша төркилеккә кайтасы да әле кайтасы. Сәфәребез уң, юлыбыз хәерле булсын!
Ленар Шәех
Тау көннәре
Ленар Шәех тәрҗемәләре
Ватан
И ватаным, сөю түккән анам да син,
Фанилыкны якын иткән атам дисәм?
И ватаным, тәрбияләп, кеше иттең,
Синең җылы куеныңнан сөю көтәм.
Айлар үтеп, мизгел елга киткән саен
Төшенеп киләм ватанымның асылына.
Туганнан ук ак-караны таныткан син,
Түзә алмыйм күңелемнең ярсуына.
Ватанымны мин дә сөям, син тагы сөй,
Чөнки ул минем дә өем, синең дә өй.
Кирәк булса, зур горурлык хисе белән
Йөрәгеңне Данко кебек яндыр һәм көй.
Көннәр үтеп, заман алга барган саен
Төшенеп киләм ватанымның мәгънәсенә.
Керем юып, кендек каным тамган җир син,
Шуңа газиз илемнең һәр бәндәсенә.
Теләк
Гомер юлы озак түгел, тукталыр,
Комга тамган тамчы кебек юк булыр.
Әгәр синең эзең калса артыңда,
Горур исмең киләчәккә омтылыр.
Күлгә төшкән алтын мәрҗән шикелле,
Күк йөзендә күзен кыса йолдызлар.
Мин дә шулай: төшеп гасыр төбенә,
Йолдыздай күз кысып торырлыгым бар.
Китапка
Мин дөньяны синең белән таныдым,
Синнән алдым акылымның ярымын.
Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,
Иң кадерле бүләк итеп алырмын.
Бу тормышны синең белән белгәнмен,
Синең аша ак, караны аердым.
Кыю, дәртле йөрәгемә тын биреп,
Бәхет көткән иртәгәмә бар, дидең.
Акылыннан өлеш биргән якыным,
Әйткәнеңә җан дустымдай инандым.
Табалмасаң,
яхшы китап күрсәтер
Язмыш, бәхет кай тарафта булганын.
«Нарасый чая кызлардай…»
Нарасый чая кызлардай
Яз көне гөлләр ясана.
Күңелсез булыр яшәеш,
Тормышта хезмәт булмаса.
Көләч күз – яшьлек булмаса,
Танылу алмас сылулар.
Килмәс иде гөлле заман33
Гөлле заман – яхшы заман мәгънәсендә.
[Закрыть],
Булмаса әгәр олылар.
Гомернең йомгагын сүтеп,
Мизгелләр ага тиз сызып.
Укы, хозурлан, хезмәт кыл,
Тормышның юлы бик кызык!
«Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр…»
Очар-китәр шушы көнге сәгатьләр,
Онытылып мин сөйләгән вәгазьләр.
Тормышымнан ниләр күреп, ни белдем?.. –
Әйтер шуны каләм тигән кәгазьләр.
Тау көннәре
Минем җаным
шатлыгым
Уртаклашкан тау белән.
Мал көтүче кыргызга
Уңыш бирә тау, дигән.
Хафалансам, ял алам –
Минем көнем тау белән.
Йөрсәң дәртең югалтып,
Тән саулыгы – тау, дигән.
Кендек каным тамган җир –
Ала-тауның арасы.
Тауларда тудым, үстем,
Мин – тау халкы баласы.
Әлсерәпләр бер йотсаң,
Кымыз кебек һавасы.
Серләр белән уралган
Тау сурәтен карачы!
Тау башыннан бик салмак
Чыгып килә ак ай да… –
Күреп тә күңел туймас
Шул тау көннәре кайда?
Бурычлымын
Фрунзедан44
Фрунзе – 1926–1991 елларда Бишкәк шәһәренең исеме.
[Закрыть] Тосорыма55
Тосор – шагыйрьнең туган авылы.
[Закрыть] килгәндә
Дулкынланам сүз табалмый сөйләргә.
Тосорымнан Фрунзема барганда
Куанамын сүз табалмый бар җанга.
Мин Тосорда балалыгым үткәрдем,
Бәхет сузды җан түремә үткән көн.
Фрунзе миңа белем сөтен имезде,
Гыйлем данын иңнәремә кигезде.
Кыргыз җире минем өчен тырышты,
Мин аңа түләп бетермәс бурычлы.
Акыннар66
Акын (кырг.) – шагыйрь.
[Закрыть]
«Акыннарга авырмы?
Җанга гел сагыш түшәп,
Һәрвакыт уйлап йөреп,
Калырлармы аз яшәп?»
Ялгышасың, җан дустым,
Авырмасын күңелең.
Акыннар озак яши,
Җырга салып гомерен.
Ятимлек
Ятим калдым, мин ялгыз гаепсезмен,
Җиңү килгәч, әнилегә тиңләштем.
Укып үстем, алып мәктәп белемен,
Китеп барды акыл сорар киңәшчем.
Ятиммен дип, гаепләмим берәүне,
Яхшылардан сүзләр оттым какмаучы.
Арасында дуамаллар булмаса,
Халык икән ятимнәрне яклаучы.
…Ләкин чыны: ятим калу бик авыр,
Китсен, китсен, ул чагымны оныттым.
Мине микән иркәләп ул үстерде,
Шунлыктан тау сусавыдай тоныкмын.
«Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем…»
Кышлагым, балаң идем, бәбкәң идем,
Син үстең, мин дә алга гел омтылган.
Күрмәсәм, күңел йомшап сагындырган
Йә минем атам булган, анам булган.
Мин, йөреп, күпме көннәр үткәргәнмен,
Йолдызлы төннәрне дә күп күргәнмен.
Сузыла күз алдымда сурәт булып
Синдә уйнаган вакыт үткәндәге.
Сагынып килдем күлемә
Сөйгәнемне сагынгандай
Сагынып килеп күлемне,
Ярына басып, тын алдым,
Яшәртеп алдым гомерне.
Каекка77
Каек – көймә.
[Закрыть] төшеп, тирбәлеп
Хыялландым, канатландым.
Яр буенда йөри-йөри,
Кыз сөйгән кебек сафландым.
Үтә күренмәле күлгә
Уем белән бергә чумдым.
Караңгылыкны таратып,
Су коендым, мәмнүн булдым.
О Ыссык күл88
Ыссык күл – татарча «Кайнар күл», «Эссе күл» мәгънәсенә туры килә.
[Закрыть], Ыссык күлем!
Сагынсам, утлар йотармын.
Дулкының – минем сердәшем,
Шауларын тыңлап ятармын.
О Ыссык күл, Әнкә күлем!
Дулкының – ат, аңа мендем.
Гомердә сагыш булмастай,
Яр буенда җырлап йөрдем.
Онытмадым
Аралап шәһәр эчен атлап йөргән
Серле, тып-тын, ап-ак төн исеңдәме?
Уянып йокысыннан, җемелдәшкән
Утлары Фрунзеның кичендәге.
Без йөрдек кул тотышып юл буенда,
Аксыл төн йолдызларын суга түкте.
Узган яшьлек – гомер юлы шикелле,
Паровоз төтен бөркеп үтеп китте.
Ә вакыт судай акты – онытмадым
Ачылган ап-ак гөлдәй көлгәнеңне.
Ул төнне сөйләп бирдем сиңа гына
Калдырмый бу дөньяда белгәнемне.
Сылу идең. Япь-яшь идең. Кояш идең
Сөюдәй янып торган уемдагы.
Күзләреңне нурландырып карый бирдең,
Син гүя күгәрчендәй куйнымдагы.
Өн катмый миңа карый бар агачлар,
Җандагы сөенечкә күз аталар.
Барча кошлар канатын кагып уза,
Алар тантана, шатлык тараталар.
Искә алам сурәтең күзем алмый,
Әзер мин, килеп җитәм, кил, диюгә.
Рәхмәт, дим, син гүзәлгә юлыктырган,
Сагышны оныттырган бу сөюгә.
Күп көттем
Күңелем күккә очып, болыт кочып,
Сурәтеңне сагынып, ерак йөреп,
Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,
Үзеңне гомеремдәй татлы сөеп.
Төн керсә, күккә карап, йолдыз санап,
Текәлеп күп утырдым, уйга батып,
Менә мин килдем бүген, мәхәббәтем,
Сагынып, ялгыз сине уйлап ятып.
Җан җитмәс тирәндәге энҗе булсаң,
Мин, җитеп, үбәр идем, учка салып,
Бүген мин килдем, җаным, иркә гөлем,
Бик озак көткән җавабыңны алып.
Кыргыз солдатының җыры
Сагындым чал дулкыннары
Шаулаган Ыссык күлемне.
Очына аркар99
Аркар – архар, тау сарыгы.
[Закрыть] утырган
Сагындым биек түремне.
Аттай өреккән балыгы
Ала-тау дәрья-суларның.
Дулкыннар белән серләшкән
Кәләшем – аккошы җанның.
Ни генә салмый уеңа
Сәгатьнең келт-келт җырлавы.
Балык кебек йөзеп үтте
Балалык чакның еллары.
Очканын күрсәм йолдызның,
Йөрәгем сулкылдый шул бик.
Сөйгән яр йөргәндер көтеп,
Йөрәге җирсеп килер дип.
Күл вальсы
Җил йөрсә биеп, сәйран корып,
Дулкыннар күлдә уйнаган.
Аккоштай канат җәйгән болыт
Ярлардан күл буйлаган.
Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,
Мәхәббәт җырларыдай.
Төн белән күлнең күркен кара:
Тулган ай йөзеп бара.
Чулпандай кызның гүзәллеген
Күргән күзләрең кайда?
Ыссык күл – яшьлек шатлыгыдай,
Саф сөю җырларыдай.
Җемелдәп күктән йолдыз төшкән
Суыңның тирәненә.
Көмештәй ак балыклар йөзә –
Бу – күлнең бүләге лә.
Ыссык күл – дөнья шатлыгыдай,
Яшьлекнең җырларыдай.
Акчарлаклар шаулашкан мәлдә,
Ыссык күл тынып яткан.
Очырып кардай аккошларны,
Шау-шудан бәгъре каткан.
Ыссык күл – гомер шатлыгыдай,
Мәхәббәт җырларыдай.
«Төн…»
Төн…
Тып-тын…
Сәгать: келт-келт… келт-келт…
Уйлап ятам…
Колак тонып, уйга батам.
Очкындай алыс-еракта йолдызга охшап,
Бер өмет чырт-чырт яна уйда, һич калмый.
Шушы уйны мизгелендә әйталаммы?!
Сызылып секунд йөгерә, кабатланмый.
Егерме биш яшь
Егерме биш яшь, синең белән серләштем,
Җаным кебек яшьлек җырын җырлаштым.
Күзләренә яшьлек тулган айлы төн!
Ул төннәргә һич үкенеч кылмасмын.
Егерме биш яшь, синең белән күрештем,
Көч сынаштым, карулаштым, көрәштем.
Колак салып, яхшылардан киңәш алып,
Улар1010
Улар (кырг.) – тау күркәсе.
[Закрыть] очып, улар кунган җирдә үстем.
Егерме биш яшь, сиңа килеп юлыктым,
Кызган идем, тының белән савыктым.
Тау битеннән намус белән атлыймын,
Ярсу җанлы бер улы мин халыкның.
Яз
Быелгы яз елдагыдай килеп җитте,
Агачларга яшел алка – бөре ялгап.
Беразга аерылышкан якыннардай,
Ямьле язны каршылады кошлар сайрап.
Бу сылу яз вакытында килде бит, әй,
Ә йөзендә күркәм-күркәм сипкелләр бар.
Алыстан1111
Алыс (гомумтөрк.) – ерак.
[Закрыть] ашкынып килгән кунак кебек,
Нурлы язны каршылады һәр җан-җанвар.
Ел саен яз килә, аннан кире китә,
Су чәчрәтә, уйнап, аккош, үрдәк һәм каз.
Бу дөньяга күзем ачам олы булып –
Мин күрәм, беләм моны егерме дүрт яз.
Яз китә дә, күзне ярып, кире килә,
Сөендереп, колхозчының җирен иңли.
Тагын аңа бер елымны бирәм инде…
Яз килә дә, киткән еллар кире килми.
Язда гына мин уйланам, җан дусларым,
Күкләр тулы ап-ак болыт, җилләр исә.
Ямьле язда мин куанам, нигә дисең:
Күңелемне алгысытып, гөлләр үсә.
Миләш
Миләш үсә – тау астында ялгыз төп,
Күмердәй кызыл җимешкә күмелеп.
Ат уйнаткан кыргызлардай җил йөрсә,
Яфраклар кача, дошмандай бүленеп.
Миләш… миләш… ялгыз тора карт миләш,
Берүзе Ала-Тосуны кочаклап.
Дәү әнием – миләш калды урдамда,
Ә мин киттем,
барыр җирем ерак як.
Миләш… миләш, аралап һәр йолдызны,
Син көтәрсең
әнкәм кебек, юл карап,
Сагынудан кочак җәйгән кыргызны.
Алыс якта көзге яфрак булам да,
Йөрим әле хатирәләр аралап…
Ыссык күл
Хәтеремә Ыссык күлем сеңеп калды,
Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.
Мондагыдай акбүз аттай таулар бармы?!
Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.
Кыш белән күл буенда син утыр әле,
Бер карасаң, ул әнинең матур чагы.
Ярга бәрде ап-ак яллы дулкыннарын,
Гүя җәйләүнең баш бирмәс кыргый аты.
Бу ягымлы күлнең сылу кызларыдай,
Үрдәкләре назланалар, канат тарап.
Кояш кичен суга чумып баткан чакта,
Күл өстендә кызыл җәен канап кала.
Йолдызлары алтын керфек сирпеп ята,
Күк йөзеннән ак болытны ачып карап.
Ыссык күлем табигатьнең көзгеседәй –
Күл төбенә ак ай килә чәчен тарап.
Алайку
Ала-тауның сурәтләрен
Ясарга өлгермәдем.
Мин тауларга йөрәк серен
Әлегә белдермәдем.
Тавыбызның сызымнарын
Һич тәмамлый алмыймын.
Якты кояш нурларының
Яңаларын, искеләрен
Бергә кушып сайлыймын.
Тау итәге Алайкуда
Тормыш яңа, ил яңа.
Балкып тора йортлары.
Җиргә эзен салып китә
Актан-ак болытлары.
Зыңлап торган кыяларга
Болыт кала камалып.
Алайкуда таулар… таулар…
Йөрәк тамыры шикелле,
Сулар ага таралып.
«Мин сөйдем, ләкин мине син сөймәдең…»
Мин сөйдем, ләкин мине син сөймәдең,
Ничә төн керфек какмый уйлап яттым.
Гамемне һичкемгә әйткәнем юк,
Сөюнең сиңа чит-ят балын каптым.
Сагындым, ләкин мине сагынмадың,
Аннан мин йөрәк кыйнар рәхәт таптым.
Сөйми дип, сиңа үпкә белдермәдем.
Тик кайчакта хурланып елап яттым.
Кичектең. Күп кичектең. Сөя бирдем.
Син миңа чын сөюдә күзем ачтың.
Күргәндә көлеп куеп йөри бирдең,
Куанып көлгәнеңә күңел ачтым.
«Эндәшмичә…»
Эндәшмичә,
күзем белән ялындым,
Сүндерсәң, үзең бел
йөрәк ялкынын.
Елмаеп,
бер генә көлеп
куйсаңчы –
Көлүең, тавышың, җаным, сагындым.
Җан иркәм син, диеп,
эчтән ялындым,
Дулкынын
туктата күрмә
канымның.
Иркәләнеп,
үпкәләгән булып
куй –
Шушы гамәлең
исемнән китми – сагындым.
Уй белән сине эзләп, дөнья гизеп,
Утырам
хыялга чумып
һәр көн, һәр ай.
Үзеңнән
ерак киталмыйм,
гел күз атам,
Син минем
йөрәгемне урлап
калгандай.
«Борынгы шагыйрьләр һәммәсе җырлашты…»
Борынгы шагыйрьләр һәммәсе җырлашты,
Сөйдек, дип, ай кебек сылу бер җанашны.
Ай, Кояш, Йолдыз да түгел, кемдер берәү
Күңелемә кагылды да җанны ачты.
«Мәхәббәттә сабыр да бул, гадел дә бул…»
Мәхәббәттә сабыр да бул, гадел дә бул,
Син ярсысаң, асыл хисләр китә кимеп.
Сөйгәненнән аерылып калган адәм
Ком чүлендә «юк» эзләгән юлчы кебек.
«Алда көткән максатларны күзаллап…»
Алда көткән максатларны күзаллап,
Гел ашкынам өметемне яндырып.
Максатыма көн батканда барырмын,
Күгәрчендәй
очып, канат талдырып.
Шашып көткән максатларны күзаллап,
Күчмә кошлар килә илләр калдырып.
Максатыма көзге кичтә кунармын,
Торна кебек
очып, канат талдырып.
Җиңү көне
Атамның истәлегенә
Кечкенә идем мин анда.
Унҗиде ел үтте арадан,
Ыргыткан таштай жуылдап.
Бүген шушы ил, чырылдап,
Куанычтан бала булып елады.
Көчле җир
Йөрәгеннән яраланган,
Каны аккан иргә карап,
Илгә сабыр сорады.
Кечкенә идем мин анда.
Чайкап куйган ап-ак башын,
Селкеп алып, Ала-тау
Уйсу-уйсу түкте яшен.
Сакалы аска коелды.
Озын йондай йомгакланып,
Болыт елап,
Үзәнгә яшь җыелды.
Күл чайкалды, каплап китте
Буш кырларны бу елны.
Бүген шушы куанычтан
Бар табигать елаган.
Кечкенә идем мин анда.
Мин дә елаган.
Ала-соры битемнән
Эзен салып
Шуышып аккан кайнар яшьне
Үлгәнчегә кадәр бер дә
Чыгармасмын исемнән.
…Атам кайтмады сугыштан,
Әти урынына
Җиңүне кочакладым.
Шуңа да карамастан мин
Әтине күрү хыялын
Җанда мәңге сакладым.
Сурәтнең артына язылган җыр
Ул көннәр артта калыр, кире кайтмас.
Кызык алдым, калса калсын, кайгым аз.
Мин яшьлектән уйны өзеп китәрмен,
Ә бу сурәт яшьлегеннән аерылмас.
Исәнлектә очрашырга җай булыр,
Менә шунда бу вакытлар яңарыр.
Без картаеп, ә мизгелләр яшәреп:
«Кара, кем бу?» – дия-дия таң калыр.
Күлем – чиксез галәмем
Ыссык күлем
күпне күргән дөньядай!
Ыссык күлем
әйтеләчәк серемдәй.
Ай, йолдызлар төн дә монда киләләр.
Алар күлне сөйгәнедәй үбәләр.
Күлем нигә газиз дисәм?
Ата-баба!
Сезнең күз яшьләредәй тамга тора,
Гүя ерак тарихтан кальга тора.
Күлем нигә уйлы дисәң?
Күпме хыял чынбарлыкка җитмәгән.
Нигә дулкынлана дисәң,
Монда хыял ялкынланып бетмәгән.
Ыссык күлем!
Күп уйланам, күреп тарих-йөзеңне.
Илем язган
син бер үлмәс поэмадан өзекме?
Балыкларың тавыш бирми,
Дулкын белән серләшәм.
Алар миңа серен сөйли.
Ә аннары…
тынып кала янәшәм…
Ыссык күлем, бетмәс җырым,
Күлем – кызыл әләмем.
Ыссык күлем – яшрен серем,
Күлем – чиксез галәмем!
Студентлар тулай торагы
Студентлар тулай торагы
Кара-каршы салынган.
Анда – егет, монда – гөлләр,
Гөлләр тулай торагына
«Бер» номеры тагылган.
Яз дисәң – яз, кыз дисәң – кыз
хуш исле
Ландыш, сириндәй аңкый.
Серен ачкан тәрәзләрне
Язгы шаян җил шакый.
Хыялый егетләр, кызлар –
Балдан татлы уйлары.
Канат куеп шул уйларга,
Алар акыл җыйнады.
Юнәлделәр һәр тарафка,
Дипломнары кулында.
Озатып кала бу торак
Олы тормыш юлына.
Тулай торак… Тулай торак…
Бәлкем, хәзер монда ята
Даһи – кыргыз галиме?!
Бәлкем, үз вакытын көтә
Ачылачак законнар?! –
Тиздән дөнья шаулатачак
Бөек серләрнең тиңе?!
Тәрәзәләр –
балкып торган өметләр.
Төнне күзләп, таңны бүлә
Уйны киләчәккә илткән,
Үстергән мөмкинлекләр.
Өметле егетләр, кызлар!..
Йөрәкләре
сөю белән корылган!
Тулай торак…
Ыгы-зыгы дөньясында
ничәмә ел торылган!..
Иртәнге сигез. Кайтыйк бер
Студентлар булган чакка:
– Әйдә, киттек сабакка!..
Уем
Куанамын бу дөньяга
килгәнемә яралып.
Минем уем кораб кебек –
планетар аралык,
чәчрәтеп яшьлек утларын,
оча гына ят бер якларга.
Әй, рәшә уем, куркынмале
галәм буйлап,
уй адымы белән атларга!
Ерак түгел йолдызлары сипкелле,
Ә ул кояш кызыл байрак шикелле,
каршы чыга да юлыма,
кызыл гөл суза кулыма.
Галәм куены тулы серләр –
Гаҗәп, таңга калдыра!
Күңелне гел алгысыта,
Җанда өмет яндыра!
«О, туган җир…»
О, туган җир!
Син аман да, мин аман.
Син мин өчен,
мин син өчен яралган.
Якын күрәм карындашым шикелле
Кошларыңны канатларын кагынган.
О, туган җир, табигатем – уй тавы!
Сине сөю хисе бөтен күз карамны тутырган.
Син – искиткеч, синдә йөреп,
күпме серләр хак булган.
О, туган җир!
Йөрәк белән каплармын дошманыңны.
Мин дөньяда бәхетләрнең барлык төрен табармын,
Син юк булсаң, көл булырмын,
тапмый ялгыз ташыңны.
Чик буеннан хат
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә…
Сине күрәм хәзер бары төшләремдә.
Монда изге сызык ята – чик арасы,
Кайбер көнне йокы күрми юл саласы.
Сызгырыплар, кылыч болгап йөри буран,
Кеше басмас җиргә басып, уйлар корам.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә…
Тагын әнә котырынган буран тынды.
Сагынам бит яшьлек-сөю вакытымны,
Көн яктысында сагынам сурәтеңне,
Йолдызларың балкып янган серле төнне,
Сагынам ла туган якның тыныч кичен,
Сагынам хуш ис бөркегән бөтнек исен.
Сәгатьләрем тоташ сагынудан тора.
Бигрәк озын мизгелләрнең узу юлы.
Сагынам. Төшләрем дә сагыну тулы.
Ала-тавым!
Җил тигезмим ак чәчеңә.
Башкаеңа кара болыт килеп кунса,
Төнне ярган ялтыр-йолтыр яшен булса,
Күкрәгемнән йөрәгемне алып кулга,
Үзем киләм ак йөзеңне яктыртырга.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә…
Сагындым… ләкин сиңа бара алмыйм.
Күрешүләр тиздән-тиздән… Аңла… аңлыйм…
Монда изге сызык ята – чик арасы,
Сукмак буйлап барасы да тукталасы…
Ә эзләрне сукыр төннәр яшерәләр…
Йокылары тыныч булсын балаларның,
Йөрәгенә шом кермәсен аналарның.
Ала-тавым!
Син мине һич гаеп итмә…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?