Электронная библиотека » Зөһрә Котлыгилдина » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Уртак язмыш"


  • Текст добавлен: 1 марта 2023, 16:40


Автор книги: Зөһрә Котлыгилдина


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 8 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бөекләр – бөек сер

Энә күзләреннән үткәрәләр

Бөек кешеләрнең һәр адымын.

Олы шау-шу итеп күтәрәләр

Ялгыш кына кылган бер языгын.


Бөекләрнең көне күз алдында —

Телдән телгә күчә әйткән сүзе.

Хак бәһасен көтә халык аннан,

Чөнки алар – милләтенең йөзе.


Бөекләр ул – язмыш иркәләре,

Күп нәрсәләр гафу ителә.

Тик гаебен беркем ярлыкамый,

Намусыннан гафу үтенә.


Бөекләр дә – адәм балалары,

Бар гөнаһы, шиге, хатасы.

Гам алдында буй җитмәстәй булса,

Өендә ул – бала атасы.


Чокчынмыйк без бөек күңелләрдә,

Бөеклеге аның – эшендә.

Уңга-сулга йөрүендә түгел,

Ә халкына биргән көчендә.


Бөекләрне якын белмәү кирәк,

Калсын алар бөек сер булып.

Исемнәре, эше кала җирдә

Мәңге онытылмас җыр булып.

Каешлы атай кирәк

Безнең өйдә бер чыбык бар иде, —

Кыстырылган иде матчага.

Ул коралсыз мөмкин булмагандыр

Җиде-сигез бала-чагага.

Әнгам Атнабаев

Эш бозган баласын атай,

Укытыр өчен иман,

Бер-икене эләктереп,

Куркыта каеш белән.


Шук бала да тынып кала

«Каеш!» дигән бер сүзгә.

Ул бит атай булган өйдә

Эленеп тора чөйдә.


Каешлар өчен дә түгел,

Бары тик ырым өчен

Торса да, бала тыела,

Тойганга каеш көчен…


…Бүген шундый эшләр кыла

Олы ил агайлары,

Кайда икән соң аларның

Каешлы атайлары?


Хәер, ил атайлары да

Күптән каешсыз инде.

Кайдан табып буарга соң

Көн дә бушаган билне?


Гүя бүген зур ил үзе

Шундый бер мескен бәндә:

Тора ике кулы белән

Чалбарын тоткан хәлдә…

Әй син, заман…

Әй син, заман, гамәлләрең

Бигрәк тә зәһәр, яман.

Аерырлык түгел кайчак –

Кайда хак, кайда ялган.


Берәүләрне өйрәттең син

Оста итеп ямарга.

Берәүләргә өлеш төште

Оста итеп янарга.


Берәү әнә, калтыранып,

Соңгы сумнарын саный.

Берәү алтын кибетендә

Йөзенче йөзек сайлый.


Берәүгә язган гомергә

Очын-очка ялгарга.

Комсызларның кочагы киң

Һаман күбрәк ялмарга.


Берәү дөньясын бөтәйтә,

Юктан да барны кора.

Патшаларга тиң сарае

Берәүнең балкып тора.


Берәү төшкән «җир астына»,

Хәер-сәдака сорап.

Берәү балдай сүзе белән

Алдый күзеңә карап.


Бер сылу кыз көн дә, көн дә

Гел бер күлмәктә йөри.

Берәү соңгы мода белән

Азгын кочакта эри.


Берәүләр өметен өзми,

Якты киләчәк юрый.

Берәүләр, үткәнне данлап,

Рәхәт тормышын җырлый.


Әй аяусыз, әй хәясыз

Каршылыклар заманы.

Заман үтәр. Тик бетәрме

Адәмнәрнең яманы?!

Мәңгелек алыш

Киткән хөкүмәтне яманлаган

Килгән җитәкчегә бик кулай.

Ялагайлар уйный ике якка,

Яраклашып яши гел шулай.


Киткәннәр дә яхшы иде дә бит,

Онытылды хәзер үткәннәр.

Урыннары түрдә, зур хөрмәттә

Үткәннәрне хәтәр сүккәннәр.


Тик җиткәндә бермәл җавап көне,

Хаталары зәһәр хак сорар.

Кешеләргә түгел, намусына

Ни йөзләре белән ул карар?


Ни дип кенә җавап бирсен, бахыр,

Хәер исәбенә яшәгәч.

Үткәнгә дә, бүгенгесенә дә

Тамак хакларына эшләгәч.


Хаталарны кайчак ясаттылар

Ирексезләп, көчләп, куркытып.

Тәхет яннарында бәхет булмый,

Булмый аны куша беркетеп.


Килгәннәр дә, киткәннәр дә – корбан,

Халык колы, колы канунның.

Бу алышта гади кеше түгел,

Сәясәте җиңә заманның.

Малевичның «Кара дүртпочмагы»

Малевичның кара квадратын

Күрдем. Тулысынча. Нәкъ шул килеш.

Һәм аңладым: шулай башлаганбыз,

Нәкъ шул хәлдә без бетәргә тиеш.

Зөлфәт

Малевичның «Кара дүртпочмагы»,

Нинди көч бар синең шул бер төстә?

Ничә еллар буе аңа бага

Төрле милләт халкы төрле яшьтә.


Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк,

Ни эзли соң аннан тамашачы?

Нинди уйлар салдың картинаңа?

Иҗат серең, рәссам, табылсачы…


Бүген килеп, шушы могҗизаның

Безне табындырган серен чиштем

Гади дә һәм бөек фәлсәфәсен

Ымсындырып үзенә тарткан көчнең.


Бу дөньяга яралмастан борын

Ана карынында – яралгыда,

Якты дөньяларга туу мәлен

Без ятабыз көтеп караңгыда.


Бу дөньядан киткән чакларда да

Мәңгелеккә йомып күзебезне,

Төпсез караңгылык упкынына

Соңгы минут сөйри үзебезне.


Малевичның «Кара квадраты» на

Язылгандыр гомер яшәеше.

Шуңа карап, мең тылсымнар юрап,

Үз язмышын уйлый һәрбер кеше.

Бәхет

Бәхет бит ул – сәяхәтче,

Килә дә җәһәт китә.

Бер мәлгә, бер көнгә генә

Сине бәхетле итә.


Шунан китә бүтәннәргә —

Алар да бәхет көтә.

Юлда, мәңге сәяхәттә

Бәхет гомере үтә.


Син көтәсең аны тагы,

Чакырасың тир түгеп,

Ул килә дә янә китә,

Ул тик синеке түгел.


Килә… китә… гомер үтә,

Без дә китәбез җирдән.

Шулчак кемдер берәү әйтер:

«Бәхетле яшәп үлгән!»

Дөньялар буталганда

Иманлылар арткан саен,

Әзәя бара иман.

«Алла» сүзен калкан итеп,

Иманга килә яман.


Дөньялар тагы буталды,

Имансыз битлек киде,

Көндез хәер алган хәзрәт

Кичен хәмер чөмерде.


Ил алдында вәгазь сөйләп,

Акыл бирә яшьләргә,

Ә өендә якыннары

Күмелә күз яшьләргә.


Кемегезгә ышанырга,

Әй Алланың коллары?

Изгелекләр юрыймы соң

Дога кылган куллары?


Шуңа арадашчыларсыз

Эндәшәм мин Ходайга.

Кичер, сүзем хак булмаса,

Түзми әйттем шулай да.

Кәнәфи

Кәнәфигә бер өйрәнсәң,

Аерылу кыендыр ул.

Бу дөнья өстәгеләргә

Әйтерсең уендыр ул.


Шул кәнәфи дигәннәре

Бигрәк тә йомшак икән.

Хуҗасына тормыш үзе

Олы бер йомгак икән.


Теләсәң, йомгак җепләрен

Сүтәсең дә сүтәсең,

Йә җыясың, йә сүтәсең,

Бутаплар бетерәсең.


Патша тәхетенә тора

Шушы ялтыр кәнәфи,

Бернәрсә хәл итмәсә дә,

Урыны бит сәяси.


Кәнәфи гомерлек түгел,

Ул – күчә торган мөлкәт,

Гамьлегә акыл өстәр ул,

Юньсезне итәр мөртәт.

Җавапсыз калган сораулар

Кемнәр бит соң бәһа бирүчеләр,

Мөнбәрләрдән торып сөйләүчеләр?..

Кеше фикерләрен яңгыратып,

Өстәгеләр көен көйләүчеләр?


Кемнәр бит соң урын биләүчеләр,

Бүтәннәргә өлеш бүлүчеләр?..

Эшкә карап түгел, кешеләрнең

Кемлегенә карап түләүчеләр…


Кемнәр бит соң?


Ә кайда соң шулар урынына

Утырырдай гадел, акыллылар?

Һәр гамәлгә үз фикере булган,

Үз карашын әйтер тасыллылар?[5]5
  Тасыллы (башк.) – булдыклы, зирәк.


[Закрыть]


Ә кайда соң дөреслекне яклап,

Хакыйкатькә тугры калучылар?

Вазифа дип, дәрәҗә дип кызмый,

Халкым өчен диеп янучылар?


Ә кайда соң?

Кешеләр

Ачуын бүтәнгә төшерер

Көчсез кеше.

Бушны сөйләп көн үткәрер

Эшсез кеше.


Тик тә тормас, эш тә кырмас

Ялкау кеше.

Максат үрләрен яуламас

Таркау кеше.


Бертуктаусыз бәла салыр

Мыжык кеше.

Мәзәк сөйләп гомер итәр

Кызык кеше.


Яманлыгын сибәр-чәчәр

Шакшы кеше.

Бу дөньяны нурлап яшәр

Яхшы кеше.

Хатын булыр өчен, талант кирәк

Хатын булыр өчен, талант кирәк.

Артист бит ул тормыш-сәхнәдә.

Бер карасаң, очып кына йөри,

Бер карасаң, күзе яшьләнә.


Бер үк көндә комедиясе дә,

Трагедиясе дә уйнала.

Инде көлеп-елап бетте дисәң,

Драмада тирән уйлана.


Әле генә бөек ана булса,

Ут уйната эштә куллары.

Пешерүче, җыештыручы да —

Санап бетергесез рольләре.


Ә кич җитсә, үз иренең янына

Сөяркәдәй килә – уйнашчы.

Талант булса гына, ул – тормышта

Төп рольләрне оста уйнаучы.


Талантсызлар сәхнәләрдән китә,

Уен түгел тормыш аларга.

Дөреслек бер: шатлык икән – көлә,

Кайгы икән – кала еларга.


Үзең булып яшәү авыррак шул,

Бәхет кенә телик аларга…

Әгәр синдә йолдыз булып балкыр

Талантың юк икән уйнарга,

Хәерлерәк түгел микән залдан

Тик тамаша кылу аларга?..

Хатын-кызлар нигә шундый?

Әкияттәге тулпар кебек хатыннар бар –

Канатланып, чабып, очып китәрлекләр.

Тормыш юлын тиңе белән шулай бергә

Күз ачып йомганчы җилеп үтәрлекләр.


Сандугачтай моң дәрьясы хатыннар бар,

Җырларыннан илерткәннәр, исерткәннәр.

Таң атканчы шашып-янып сайраганнар,

Бер гомердә кырык гомер кичерткәннәр.


Йөк атыдай хезмәт иткән хатыннар бар,

Мәңге аяк өсте йоклап, сабыр иткән.

Бәйге атларына кызыкмыйча гына,

Үз өлешен язмышы дип кабул иткән.


Эт шикелле тугры җанлы хатыннар бар,

Киләчәген тик берәүгә бәйләгәннәр.

Өшесә дә, ачыкса да, өйне саклап,

Иясенең уң кулына әйләнгәннәр.


Песи сымак йомшак, назлы хатыннар бар,

Мырлап кына, җырлап кына көн иткәннәр.

Хуҗаларын тәне белән җылытканнар,

Кыерсытсаң – тырнакларын күрсәткәннәр.


Балык кебек өнсез-тынсыз хатыннар бар,

Гомер буе тып-тын гына яшәгәннәр.

Алтынмы ул, шомамы ул, ялтырмы ул –

Авыз ачып, сүзне читкә чәчмәгәннәр.


Елан төсле боргаланган хатыннар бар,

Кысып алган, богау булып муенына.

Әй ысылдый, теле белән иркәли дә,

Тик эчендә – агу, суык куены да.


Хатын-кызлар әнә шундый төрле-төрле,

Йә кояшлы, йә яңгырлы һәрбер көне.

Булмышлары якын түгел мизгелләрме –

Суык язмы, әллә инде елак көзме?


Ир-егетләр кулларында, куенында —

Хатын-кызның очышы, аймылышлары.

Җир белән күк, су белән ут, кара һәм ак —

Ике затның үзе язган язмышлары.

Җан белән тән ярашканда

Үз җаны белән ярашып

Яшәгәннәр күп микән?

Җанга канәгать әйберләр

Тәне өчен чүп икән.


Үз җаны белән килешеп

Яшәгәннәр бар микән?

Җаны риза булган киңлек

Тәне өчен тар икән.


Җан белән тән әнә шулай

Алыша да талаша.

Әйтерсең кеше гомере –

Тоташтан бер тамаша.


Җан белән тән ярашканда,

Камил булыр кешеләр.

Дөньялыктан ризадыр ул

Тик фәрештә ишеләр.

Тынлыкларны тыңлый белсәң…

Тынлыкны тыңлыйм әле мин,

Тавышланмагыз, зинһар!

Шау-шу белән үтеп бара

Көннәрем, айлар, еллар.


Тавышланмагызчы, берүк,

Йөрәккә колак салам.

Күңелемнең төпкелләрен,

Уемны тыңлап алам.


Кояшны ишетәсезме? –

Ул көлә дә, елый да.

Ә җилләрне тыңлагызчы —

Сызгыра да, җырлый да.


Җирнең ыңгырашканнарын

Кемнәр ишетә икән?

Җир язмышын, иңгә салып,

Кемнәр иш итә икән?


Агар сулар нәрсә сөйли?

Балык телен кем белә?

Болыт, яңгыр яудырганда,

Җиргә ни дип су сибә?


Тирә-ягым тып-тын, гүя

Бар дөнья тынып калган.

Шартлап торган бу тынлыклар

Йөрәгемә шом салган.


Шау-шусыз да бу дөньялар

Гөрләп тора икән лә.

Тынлыкларны тыңлый белсәң,

Анда – бүген, үткән дә.


Мең тавышлы бу тормышлар

Ул синең йөрәгеңдә.

Уйлы, гамьле бул,

Мәңгегә

Ятканчы җиргенәңә.

Ирләр елаганда

Күз яшегез тыймагызчы, ирләр,

Сабырсызлык түгел бу елау.

Дөнья иңгә салган язмышларның

Чарасызлыкларын ул аңлау.


Өлешеңә төшкән өметсезлек

Җанга ташлар булып өелә.

Болай да бит ир-ат сиздермичә

Ялгыз гына шулай көенә.


Ирләр елаганда оялтмагыз,

Юатмагыз вакыт җитмичә.

Күкләр күкрәр, җирләр тетрәр, хәсрәт,

Авырлыклар үтеп китмичә.


Ирләр дә бит таштан яралмаган,

Алар да бит ана баласы.

Аларга бит иңгә төшкән йөген

Гомер буе сөйрәп барасы.


Саран күз яшьләрен сөрткән чакта

Елак димәгез сез аларга.

Йөрәкләре таштай катмас өчен

Ирләргә дә кирәк еларга.

Кеше китә җирдән…

Кеше китә җирдән.

Үзе белән

Алып китә хыял дөньясын.

Әйтелмәгән сүзләр, үкенечләр,

Ташып торган хисләр дәрьясын.


Тик тереләр тиз оныта алмас

Бергә үткән гомер елларын.

Кемдер уйлар моңсу елмаюын,

Йә сагыныр берәү җырларын.


Дусларында калыр хатирәләр,

Сөйгәнендә – йөрәк ярасы.

Ул киткәч тә, бәлки, тынгы бирмәс

Кайберәүгә гадел җәзасы.


Ә хисләре, хыял, өметләре

Калырмыни шулай онтылып?!

Алар да бит һәр яз җиргә кайта,

Үлән булып, чәчкә, наз булып.


Кеше китә җирдән.

Җырдан китә.

Истәлеккә аннан моң кала.

Ул яшәвен шулай дәвам итә

Хәтер дигән чиксез дөньяда.

Гомер хакы

Гомер бурыч кайтарудан тора…

Һәр нинең бар хакы, бәһасе.

Кеше яшәве дә – гомер буе

Шуны түли-түли янасы.


Кемдер берәү акыл белән түли,

Чая җаннар бирә йөрәген.

Ә кайсылар нахак юлны сайлый,

Эшкә җигеп терсәк, беләген.


Кемдер үлчәвендә – югалтулар,

Ачыш, табыш – берәү өлеше,

Икенчеләр бурычында исә

Кеше «аһ»ы ята, күз яше.


Берәүләрнең юлы – газапларда,

Кемнәрнеңдер көче – сөюдә.

Башкаларга – горурлыгы белән

Тугрылыгы өчен көюдә.


Ялгызлыгы белән түли кемдер

Гомер хакын фани дөньяда.

Аңсызлыгы белән азат микән

Бурычлардан тик бер дивана?!

Бәһа

Бирештең дә бөгелеп төштең,

Язмыш алгач авызлыклап.

Әй шатланды бер дошманың,

Тулды, ташты явызлыктан.


Башың чатнап ярылудан

Йөрдең икеле-микеле,

Бу дөньяда син берүзең

Бәхетсез кеше шикелле…


Сиңа – «икеле»!


Тик бу җирдә кояш һаман

Кояш булып кала бирде.

Калтыранып өшегәндә,

Якты, җылы нурга төрде.


Куллар чабып көлгән дошман

Үзе сиңа куәт бирде.

Шулчак эшең уңга китте,

Уңышың да ишле-ишле.


Аңа – «бишле»!

Тормыш поезды

Без утырган поезд җилә генә

Тормыш юлларыннан һәркөнне.

Эреле-ваклы төрле тукталышлар

Ымсындыра, дәшә һәркемне.


Әнә көтә безне балачакның

Могҗизалар тулы аланы.

Олы бер сер: нигә кич булганы,

Нигә көн дә таңнар атканы.


Телисеңме-теләмисеңме син,

Көтә безне сагыш-тукталыш.

Кайгысы да әнә кулын сузган,

Йөрәгеңне тот та бул таныш.


Тукталышлар арта барган саен,

Арта акыл, кими көчләрең.

Тугры ярлар кебек көтеп ала

Юлчыларын гомер кичләре.


Әйләнеш тә берчак тәмам булыр,

Үткән юллар булыр төш кенә.

Соңгы тукталышта кешеләрне

Тик бүтәннәр инде төшерә…

Пик сәгате

Пик сәгате. Иртән транспортка

Утырырмын димә безнең яктан.

Эш азагы. Өйгә бер маршрут,

Су буедай халык чират баскан.


Пик сәгате. Юлда машиналар

Терәлепләр бара җай гына.

Шулай үтә безнең тормышыбыз

Көннәр, айлар, еллар буена.


Пик сәгате бөтен гомеребез:

Этеш-төртеш, чират, ашыгу.

Бушка үткән сәгать-минутлардан,

Ыгы-зыгылардан талчыгу.


Тыныч кына, кабаланмый гына

Бәндәләргә яшәү ят мәллә?

Гомер хакын үкенечләр түли,

Актык сулышлары җиткәндә.


Фани дөньяларны озайтырга

Табып булмас ул мәл бер сәбәп.

Соңгы сүзен әйтеп өлгерергә

Сузылсачы шушы пик-сәгать.

«Кайгы, кая барасың?…»

– Кайгы, кая барасың?

– Картайтырга барамын.

– Сагыш, кая барасың?

– Саргайтырга барамын.


– Шатлык, кая очасың?

– Сөендерә барамын.

– Хәсрәт, кая качасың?

– Сындырырга барамын.


– Өмет, нәрсә иңеңдә?

– Канат алып барамын.

– Бәхет, юлың авырмы?

– Газап ярып барамын.


– Сөю, көчең нәрсәдә?

– Мәңгелек ут саламын.

– Гомер, юлың озынмы?

– Керфек каккан арамын.

Әгәр яшәү бәхет булсын дисәң…

Әгәр яшәү шатлык булсын дисәң,

Күрә бел син көздә язларны,

Борын төрткән сары бәбкәләрдә

Ак канатлы очар казларны.


Әгәр яшәү матур булсын дисәң,

Тоя бел син үлән шытканын.

Челтер чишмәләрнең җырчы коштан —

Сандугачтан көйләр отканын.


Әгәр яшәү бәхет булсын дисәң,

Сөю бүләк ит син берәүгә.

Мәхәббәттән туган газиз сабый

Елмаеплар ятсын биләүдә.


Әгәр гомер бер җыр булсын дисәң,

Халкың өчен башкар эшеңне.

Изгелегең еллар әйләнәсе

Оныттырмас синең исемне.

Һәркем үзенчә яши

Берәү гел «кирәк» дип яши,

Ә берәү шөкер итә.

Бу дөньяда һәркем шулай

Үзенчә гомер итә.


«Кирәк» дигәннең күбесе

Тормышта һич кирәкми.

Җыеп өйрәнгән кешегә

Һәрвакыт нидер җитми.


«Шөкер» дигән риза булып

Кабул итә барысын.

Килгән һәрбер кунак белән

Бүлешә соң кабымын.


«Кирәк» диеп яшәгәнгә

Мал да, даны да җитми.

Шөкер иткән табынында

Беркайчан ризык бетми.

Оҗмахмы, тәмугмы…

Бәхетеннән балкып торыр

Картлыкның йөзе.

Һәркемгә кирәк булуың —

Оҗмахның үзе.


Кешегә төрлечә килә

Гомернең көзе.

Беркемгә кирәк булмавың –

Тәмугның үзе.

«Биек тауда була бу могҗиза…»

Биек тауда була бу могҗиза:

Җәй белән кыш бергә кавыша.

Битләүләрне яшел үлән япса,

Карлы түбәдән күз камаша.


Олы йөрәктә дә бер үк мәлдә

Ике чагы яши гомернең.

Олпат аксакаллар саклый белә

Сабый ихласлыгын күңелнең.

Яшәү – сынау күпере

Ир белән яшисеңме,

Чир белән яшисеңме,

Җыр белән яшисеңме,

Яр белән яшисеңме,

Кол булып яшисеңме,

Тол булып яшисеңме,

Моң булып яшисеңме,

Туң булып яшисеңме —

Гомер барыбер үтә.

Соңгы юл безне көтә.

Берәү ир булып китә,

Берәү җыр булып китә.


Кол булып киткән дә бар,

Моң булып киткән дә бар.

Барыбыз сыя җиргә —

Кереп ятабыз гүргә.

Гомеребез арасы:

Ак биләү – җир карасы.

Ак булып яшисеңме,

Тап булып яшисеңме,

Ана куеныннан алып

Җирнең куенынача

Яшәү – сынау күперен үтү

Гомерең буенача.

Күрәзәчегә барма

Күрәзәчегә барма,

Башыңа бәла алма.

Кешеләр изгелегенә

Бурычлы булып калма.


Күрәзәчегә барма,

Җаныңа хафа салма.

Җаһилнең яманлыгына

Явыз уй саклап калма.


Күрәзәчегә барма,

Эшне үзеңнән барла.

Җыен имансыз янында

Иманлы булып кара.


Иманлы булса сүзең,

Күрәзәче – син үзең.

Намусың, күңел күзең

Яктыртып торыр йөзең.

Бәндәнең наданлыгы

Бәндә бәхетле чагында

Рәхәт кадерен белми.

Кыен хәлләрдә калмыйча,

Рәхмәт кадерен белми.


Янында тиңе булганда,

Ялгызлык зарын белми.

Байлыгы баштан ашканда,

Мохтаҗлык барын белми.


Җир җимертеп йөргән чакта,

Тәндә чир барын белми.

Хыянәтне татымыйча,

Җанда кер барын белми.


Күктән очып йөргән мәлдә,

Аста җир барын белми.

Гомер яңа башланганда,

Кара гүр барын белми.

Жәллим инде кала агачларын

Жәллим инде кала агачларын

Урам буйларында, кыркылган.

Әсир солдат кебек күтәргәннәр

Ботак-бармакларын куркудан.


Артык үсү сезгә ярамый дип,

Аларны еш тунап торалар.

Яфраклары үсеп килгән мәлдә

Солдат башын гүя кыралар.


…Калыплардан чыгып яшәгәндә,

Кешеләр дә шулай тунала.

Гадәтенчә гомер итүчеләр

Иң уңайлы диеп санала.


Уңайлылар кулайлашып кына,

Мәшәкатьсез генә көн итә.

Тар киртәдән читкә ыргылучы

Сазлык урынын да гөл итә.


Үзсүзлеләр, кыю фикерлеләр

Бик еш кына тукмак алалар.

Башбаштаклык диеп чаялыгын,

Хөкемдарлар селтәп салалар.


Тик кыюлар гына әсир төшми,

Кул күтәрми нинди хәлдә дә.

Нәкъ шундыйлар булган өчен дә бит

Алга таба тормыш әйләнә.

Дога

Ишек башыгызда дога тора

Бәла-казалардан якларга.

Яман сүздән, каргыш-рәнҗешләрдән,

Нахаклардан сезне сакларга.


Тик ул дога саклар микән сине,

Күңел догаларың булмаса.

Тирә-ягың, өең балкытучы

Эчке дөньяң нурдан тулмаса.


Догалы өй, – дагалы ат кебек,

Тайгак юлдан саклар бер чара.

Өй хуҗасы – сыбайлысы[6]6
  Сыбайлы – җайдак.


[Закрыть]
кем дә,

Нинди сукмаклардан ул чаба?


Кылган гамәлләрең изгедәнме,

Уй-эшләрең нинди нияттән,

Яхшылыкны, хәтта ялганны да

Башкарасың нинди теләктән?


Шул эшләрең – яшәү бәһаләрең,

Ни кылсаң да кайтыр үзеңә.

Ә догалар изгелекләр бирер,

Иман нуры булса йөзеңдә.

Хамелеон

Һәр заманда була шундый затлар –

Үз файдасын гына караган.

Моңа кеше үзе өйрәнәме,

Биреләме әллә анадан?


Кат-кат битлек каплап ул йөзенә,

Әй кылана артист шикелле.

Кешесенә, урынына карап,

Бермәл юха, бермәл сөйкемле.


Кирәк икән, телсез кала белә,

Саңгырау да сукыр була ул.

Йә кайвакыт мескен була ала,

Дәрәҗәле булып куя ул.


Кеше такмагына бии торгач,

Онытылып бетә үз көе.

Ялгыз калгач, берәү күрмәгәндә,

Табышмактай бага үз йөзе.

Кеше өлешенә кул сузмагыз

Кешегә дигән бәхеткә

Сузмагыз кулыгызны.

Ул барыбер бермәл килеп

Кисәр бит юлыгызны.


Кеше өлешенә тиеп,

Бардан мәхрүм калмагыз.

Җаныгызны көнчеллекнең

Ялкынына салмагыз.


Бу дөньяда һәр кешегә

Бертигез язмыш язган:

Сабырлар барын алган да,

Комсызлар юлдан язган.

Ә халык күрмәде уңышны

Кемнәрдер кемнедер этеп,

Кемнәрдер кемгәдер төртеп,

Кемнәрдер озак ел көтеп,

Ирешәләр уңышларга.


Кемнәрдер кемдәндер алып,

Кемнәрдер кемгәдер салып,

Кемнәрдер кемнедер танып,

Өләшәләр уңышларны.


Кемнәрдер кемгәдер бурычлы,

Кемнәрдер кемгәдер тырышты,

Кемнәрдер күзәтте ызгышны,

Ә халык күрмәде уңышны.

Намус

Аклануны белми намус һич тә,

Язык булса, җанны җәзалый.

Җәзалый да гомер-гомерлеккә

Оныттырмыйча ул җәфалый.


Хөкем гадел: төн йокыңны ала,

Тынычлыгың ала, аямый.

Намусыңа син хыянәт итсәң,

Әрнүләрең җанга оялый.


Намусына тугры булганнарны

Хаталардан тормыш аралый.

Ярым-ярты гына булмый намус,

Юк, бүленми намус урталай.


Гафу ителмәслек эшләр кылган

Бәндәләрне юк ул кичерү.

Намус нәрсә? – Кеше күзләренә

Туры карап гомер кичерү.

Дөреслек – ул берәү

Кешеләргә гадел булыр өчен,

Гадел булдым башта үземә.

Барны бар дип, юкны юк дип әйттем,

Туры карап кеше күзенә.


Шул ихласлык, табигыйлек бик еш

Яңагымны өтте куз булып.

Күз яшьләрем, эчтән генә саркып,

Йөрәгемә тамды тоз булып.


Нахак өткән саен йөрәгемне, —

Рухым үсте, хактан төшмимен.

Гаделлегем белән көчлемен мин,

Кеше булып шуңа яшимен!

Тәүгеләр

Тәүгеләргә билгесезлек юлдаш,

Шик-шөбһәләр тулган сукмаклар,

Максатына җиткәч, мактау түгел,

Әзерләнгән була тукмаклар.


Тик тәүгеләр – тынгы белмәс җаннар,

Таш яуса да, артка чикмәсләр.

Шул кыюлар үткән юлдан туа

Дөньядагы бөтен хикмәтләр.


Тәүге сынау, тәүге үткелләр бит —

Иң авыр йөк төшә тәүгегә.

Аның өчен кайчак шул юл кала,

Соңгы балкыш булып мәңгегә.


Бу балкыштан күпме йөрәкләрдә

Дөрләп янар очкын кабына.

Шуңа халык тәүгеләрне әрнеп

Йә үкенеч белән сагына.

«Агачлардан яфрак-ялкын…»

Агачлардан яфрак-ялкын

Тамчы кебек тама инде,

Гамьсезне дә, моңсызны да

Тирән уйга сала инде.


Һәр яфрагы учакмыни,

Дөрли-дөрли яна инде.

Яшәлмәгән аяз көннәр

Үкенечкә кала инде.


Агачыннан өзгән җилләр

Хәзер сыйпап үткән була.

Көзге кояш нурлары да

Яфрак битен үпкән була.


Битараф тик вакыт кына —

Җир өсләре туңды инде.

Сары яфрак кар астында

Кара туфрак булды инде.

Бал да май

Сабый туа, яшәү даулый,

Ике бите – кояш, ай.

Үз бәхете белән үссен,

Авызына бал да май.


Килен төшкән йортта дөнья

Балкый алай да болай.

Йомшак, татлы сүзле булсын,

Авызына бал да май.


Сөенче алдылар бүген:

Шатлык зур, өйгә сыймый.

Хәбәр китергән кешенең

Авызына бал да май.


Буыннан-буынга халык

Йоласын тота шулай.

Рәхим итегез кунакка,

Табыныбыз бал да май.

Светофор

Тукта, кеше! Яна светофор.

Кызыл төстә – димәк, көтәргә.

Җәяүлегә сабыр итәргә,

Машинага кирәк үтәргә.


Сары төсе сине искәртә,

Яшелендә көтә юлларың.

Алдыңда бит түгел юл гына,

Ята күпме үтәр елларың.


Тормышта да шулай булсачы –

Бер светофор гомер чатында,

Ул искәртер иде хыянәт,

Хәвеф, хәйлә барын якында.


Ул чагында кеше беркайчан

Ялгышмас та иде язмышта.

Булмас иде үпкә, үкенеч

Һәм кара тап синең намуста.


Ә шулай да һәркем үзендә

Сүнмәс бер ут барын тоемлар —

Кызыл, сары, яшел төсләрдә

Намус, акыл, хис һәм тойгылар.

Тукта, кеше, яна светофор!..

Тәрәзләр кешеләр сымак…

Тәрәзләрнең күзләре бар,

Алар гел кеше сымак.

Йә көлеп-елмаеп карый,

Йә карый елап-сыктап.


Нинди кешеләр яшәве

Тәрәзләрдән күренә.

Бәхет кунмаган гаиләдән

Шом ягыла күңелгә.


Тату гомер иткәннәрдән

Матур җыр-моң агыла.

Тәрәзләр кешеләр сымак,

Асыллары чагыла.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации