Электронная библиотека » Альберт Хасанов » » онлайн чтение - страница 2

Текст книги "Бүре баласы Чатан"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Альберт Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Газинурның кызлары да аланда уздырган көннәрен, әтиләре янында шалашта кунган кичләрен үз тормышларындагы иң бәхетле минутлары итеп саныйлар бугай. Кортлар да чагып бетерә үзләрен. Күзләре бөтенләй кысылып, йодрык хәтле борын белән йөргән чаклары да була. Әмма зарланмыйлар. Коеп яуган яңгыр астына эләгеп туңганнары да бар. Бер елны алар тачокка чыгып утыргач, дүрт көн рәттән яңгыр койды. Алар янына машина белән керешле булмады. Ашарларына бары каткан ипи генә калды. Зарланмадылар. Тачокка чыгабыз, дип кенә торалар. Гөлшат инде җиденче сыйныфны тәмамлады. Айгөл дүртенчегә күчте. Газинурның иң үткен кызы Айгөл бугай. Былтыр, алдына ап-ак алъяпкычлар ябып, Әлмәт базарында әтисенә бал да сатышты. Базардагы балның иң хуш ислесе, иң татлысы алар тәпәнендә булды, ахрысы. Халык, мактый-мактый, алар балын алды. Алмаска! Урман уртасына чыгып җыйган бал ничек инде татлы, хуш исле булмасын ди? Хикмәт балда гына микән? Ә сатучысы да курчак кебек матур кыз бит: ике бит уртасында батып торган чокырлары бар. Күзләре аяз күк йөзедәй зәп-зәңгәр. Үзе бик ягымлы тагын. Алардан бал алучыларның һәркайсына рәхмәт әйтеп, барысына исәнлек-саулык теләп кала.

Тәпәннәре балдан бушагач, әтиләре дә кызларының күптән сораган үтенечләрен исенә төшерде:

– Кулың җиңел булды бит, кызым. Син дә булышкач, балыбызны тиз арада сатып бетердек. Болай булгач, теге сез сорап йөргән компьютерны алып бирми булмас, – дип, Газинур машинасын базардан туп-туры компьютерлар сатылган кибеткә борды.

* * *

Газинурлар аланнан чыгып китүгә, авызына бер сарык бәрәне эләктереп, тәмам арып, әлсерәп, Ана бүре үзе кайтып керде. Алан читенә аяк басу белән, «аһ!» итте ул. «Аһ! Беткәнбез!» дигәндәй, бөтен урманга ямьсез улап җибәрде. Аланда йөгерешкән уллары, куркышып, өннәренә качтылар. Шулай ямьсез улап кайтып керде шул Ана бүре үз аланына. Чөнки биредә бүреләрнең иң хәтәр, иң куркыныч дошманы – Кешеләр булган бит! Моны ул аланга аяк басканчы ук, йөз адымнар алдан сизде. Балалары, кадерлеләре, күз нурлары исәннәрме икән? Юктыр! Бирегә Кешеләр бер дә юкка гына килмәгәннәрдер. Ходайның рәхмәте, балалары исәннәр түгелме соң? Өннән берәм-берәм чыга башладылар. Әниләрен күреп алуга, сарык бәрәненә ташландылар, аны ботарларга керештеләр. Ваемсызлар! Гамьсезләр! Ана бүре алай да әниләргә генә хас назлы караш белән аларның барын да янәдән бер күздән кичерде. Балакайлары әнә ничек тәгәрәшеп үсеп киләләр бит. Көзләргә инде үз көннәрен үзләре күрә башларлар.

Ана бүре, балаларын имчәктән аергач, берара аларны үзе ашаган ризыкны ашказаныннан кикереп чыгарып ашатты. Хәзер бу шайтаннарны алай гына туйдырырсың, бар. Әнә бит ничек күзгә күренеп, тәгәрәшеп үсеп киләләр. Бәрән түшкәсен дә әнә ничек белеп ботарлыйлар. Баштарак, нәниләре туган шәпкә, аларны карашырга әтиләре дә булышты. Хәзер күренми. Үзенә башка бер яшьрәк, чибәррәк кәләш тапканмы? Тапса инде. Ана бүре әлегә тормышыннан зарланмый. Урман иркен, бай. Иренмә, йөгер генә. Кирәгеңне табарга була. Балаларына бурсык, сусар, кама да тотып кайткалый. Кыр кәҗәсе, поши балаларына да юлыкканы булды. Урман сукмакларында кош-корт, җанвар үләксәләренә юлыкса да, борынын җыерып узмый. Оясына барын өстери. Җидәү бит! Шуларны бер башың асрап кара. Булсалар соң! Ана бүренең үз әнисе аларны унөч баш итеп тапкан иде әле. Берсен дә өненнән кумады. Ашатты, имезде, иркәләде. Аларның нәселе шундый игелекле, уңдырышлы, үрчемле. Өннәрендә унөч ач күз булсалар да, Ана бүре үз әнисенең зарланганын хәтерләми. Ашатты, үстерде. Берсен дә имчәгеннән өзмәде, үзеннән читкә кумады. Хәзер менә ничәсе исәннәрдер, соңгы вакытларда күрешә алганнары юк. Исәннәренең һәркайсы үз көннәрен үзләре күрә булырлар.

Ана бүре, алып кайткан түшкәне балалары алдына салганда ук, үз телендә:

– Балакайларым, татлыларым, сезгә тамак ялгап алырга нибары биш минут ара бирәм. Соңарганчы, харап булганчы, безгә бу аланнан һич кичекмичә качарга кирәк. Белеп калыгыз, балакайларым, Кешеләр – безнең иң рәхимсез дошманнарыбыз. Алар булган җирдә безгә көн юк. Кешеләр әнә безнең аланда да булганнар. Ничек әле сезне җыеп алып китмәгәннәр? Җайлары килмәде микән? Юксамы?! Бер күргәч, алар бирегә янәдән киләчәкләр, – дип кисәтте. – Килерләр дә барыгызны җыеп, арыш капчыгына тутырырлар. Аларның кулларында мылтык дигән, авызыннан көлтәсе белән ут, үлем чәчә торган дәһшәтле кораллары бар. Шул коралларын да тотып менсәләр, нарасыйларым, сезне мин дә коткарып кала алмам. Моннан хәзер үк качу ягын карыйк. Соңармагаек, балакайларым!

Бүреләр арасында беркая язылмаган, әмма буыннан-буынга бик төгәл тапшырылып һәм үтәлеп килә торган Канун яши. Бүреләр барысы да үз өннәреннән, ояларыннан кимендә утыз-кырык чакрымнар читтә аучылык итеп ризык табалар. Бүреләр, ерткычлар дигәч тә, алар өчен ашар ризыкны беркем дә алдан әзерләп куймаган, урман аланына китереп аудармаган. Берәр әрләнме-йомранмы, әллә үр куянымы эләктерү өчен, аларга, озын телләрен асылындырып, күпме чакрымнар чабып узарга туры килгәнен үзләре генә белә булырлар. Көне буе чабып та, берни таба, эләктерә алмасаң, сарык-кәҗә көтүләренә дә һөҗүм итми хәлең юк. Төннәрен урманга якынрак берәр авылга төшеп, берәр этне буып, йә каз-үрдәк түшкәсе, кызыл кикрикле әтәч чәлдереп кайткан чаклары да булды. Әгәр инде оя-өн корган, анда балаларың калган урманга бик якын торган авылларга төшеп, аларның сарык бәрәннәрен еш ташый башласаң, ул авылларның агайлары түзәләр-түзәләр дә, беркөнне сәнәкләр, күсәкләр белән коралланып, авыл өстендәге урманга ябырылалар. Урманның иң куе, һичкем эзләп таба алмаслык җиренә яшергән өнеңне үзләре күрмәсәләр, бүреләрнең мәңгелек дошманнары – этләре-бурзайлары табып бирә. Ә инде сарык түшкәләрен кырык чакрымнар читтәнрәк урласаң, авыл агайлары, шулкадәр арадан килеп, синең ояңны эзләп йөрмиләр. Әлеге Канун нигезендә шушы хакыйкать! Шушы хәйлә!

Ана бүре яшерми, үз гомерендә куян да, төлке дә тотты. Поши-болан, тана, хәтта колын бугазлаган чаклары да булды. Әмма ул үзен мыскал да юлбасарга һәм җинаятьчегә санамый. Менә аның балалары, кәҗә йә сарыклар төсле, печән ашасалар икән. Аларга ул печән генә ашатыр, кышка да күп итеп җыеп, киптереп куяр иде. Ә балалары печән ашамыйлар шул, ит-сөяк таптыралар. Ана бүре үзе дә ит, майлы-җелекле сөякләр кимерергә ярата. Аларны кибеткә кереп кенә, үзеңә кирәгенчә генә үлчәтеп алышлы түгел. Ашыйсы ризыгыңны уннарча чакрымнар әлсерәп чабып табарга кирәк. Әмма ул үзенең Җир йөзендә булуы, дөньяны барлыгы белән бизәп яшәвенә чиксез горурлана. Табигать аны сөеп, яратып тудырган. Аңа җете күз, сизгер колак, бер дигән тешләр биргән. Кыю холкы, батыр йөрәге, көненә йөз чакрымнар чабып үтеп тә аруны белмәгән аяклары белән горурлана. Табигать-анабыз бүреләрне Җир йөзенә китереп, аларга гаять җаваплы һәм зур бурычлар да йөкләгән. Хәтта аларга: «Улларым, сез бу Җиһанны чистартучылар!» – дигәндер әле. Бу бәя белән тик горурланырга гына мөмкин.

Чыннан да, шулай бит. Әгәр дә мәгәр бүреләр булмаса, Җир йөзен күптән үләксәләр басар иде. Йогышлы чирләрдән җирдәге барча тереклек кырылыр иде. Хәтта кулын-битен юып, тешләрен чистартып, атна саен мунча кереп йөргән кешеләр дә. Җирдәге тереклек, әлегәчә исән-имин яшәүләре өчен, беренче чиратта бүреләргә һәм бүре ише җирне авырулардан чистартучы хайваннарга бурычлы. Чыны шул!

Алай гынамы?! Бүреләр – Табигать-анабызның бер дигән селекционерлары! Урман-кырларыбыздагы кош-корт, кыргый җәнлекләрнең елдан-ел нәселләрен яхшырту да алар өстендә бит. Булсын ат-сыер көтүе, поши-боланнарныкы, аларга ялгыз башың белән генә һөҗүм итешле түгел. Алтын яллы ажгырып торган айгырлар, үсеп утырган имәнне аударып китәрлек көчкә ия үгез көтүләре. Батыраеп араларына керсәң, ахырын уйла. Билсез калма. Ә пошилар үгезенең күп япьле мөгезенә эләксәң, йолдызларга ук очуың да мөмкин.

Көтүләргә уңышлы һөҗүм оештыру өчен, аларга җиде-сигез бүредән торган «артельгә» берләшергә туры килә. Мондый чакта баш бүре һәркайсы алдына конкрет бурыч куя. Андый чакта беренче эшләре итеп көтүне һәрьяклап чорнап алалар. Әле теге, әле бу яктан һөҗүм иткән булып, көтүне куркуга салалар. Балыкны бит болганчык суда тоту җиңел. Максат – көтүдәгеләрне алар өчен ипсезрәк җиргә, аланга кысрыклау. Мондый чакта көчеңне кызганма. Ажгырып-ажгырып көтү өстенә кил дә кире чиген. И-и, сөйләп кенә бирешле тамашамы соң бу мизгелләр?! Бөтен тәнеңне, барлыгыңны моңарчы синдә тыелып торган дәрт, ашкыну баса. Күзләрең ут булып яна. Йөрәк ярылырдай булып тибә. Һөҗүм дәрте белән үз-үзеңне, ни кылганыңны белештермәс хәлгә киләсең. Бияләр дә, ап-ак тешләрен ыржайтып, арт аякларына басканнар. Мондый чакта айгырларның арт аякларына юлыкма. Бик хәтәр хәлгә калуың бар.

Сыерлар көтүендәге күзләрен кан баскан үгезләр үкерүеннән агачлар чайкала. Чөнки бүреләрнең әлеге һөҗүме – үлем белән яшәү арасындагы көрәш бит. Биредә кем акыллырак, шул гына исән кала. Әмма дөнья күргән бүреләрнең күбесе шушы мизгелләр тәмен бер генә тапкыр тату өчен дә җанын да кызганмый. Әйе, мондый һөҗүмнәр корбансыз булмый. Җанын фида кылучылар да булып тора. Әмма мондый һөҗүмнәр – җирдә Бүре заты булып яшәүнең иң бөек ноктасы. Аннан бер бүре дә беркайчан да баш тартмас!

Әйе, кайчакларны алар пошилар, боланнар, ат-сыер көтүләренә җиде-сигез бүре берләшеп, күмәкләшеп һөҗүм итәләр.

Ләкин хәтта үр куянының да җитезрәге, хәйләкәре бүре тырнагыннан качып котыла ала. Пошиларның, атларның-бияләрнең дә җитезләре, көчлеләре, зирәкләре исән кала. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге гарибрәк, аңгырарак, чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. Дошманнарыннан тибешеп, тешләшеп, сөзеп котыла алучыларның балалары да зирәгрәк, зиһенлерәк, үткенрәк була. Алар арасында табигать шартларына тагын да җайлашу, камилләшү, нәселне саклау һәм тагын да яхшырту әнә шундый табигый сайланыш белән бара. Бу изге эштә, әлбәттә, бүреләр безнең якларда төп рольне уйный. Ә Кешеләр менә шул турыда хәбәрдар микән? Беләләрме икән? Белсәләр, нигә соң алар бүреләргә карата шундый үчле? Ана бүре менә хәзер дә балаларына нибары биш минут вакыт бирде. Аларга бу аланнан хәзер үк китәргә, качарга кирәк!

Ана бүренең төпчеге, чатаны, иң яратканы, имчәк өмет итеп, әнисенә елышмакчы булды. Бүтән чакны әнисе аны башкаларыннан аерып иркәли иде. Төпчек бит шулай тәмлерәк, татлырак була инде. Аның бу юлы да бераз иркәләнәсе килгәндер. Чөнки абыйлары да гел кыерсытып кына торалар бит үзен.

– Абау, балам! Төпчегем! Беткәнсең бит! Бу минуттан син минем балам түгел! – диде Ана бүре. – Син бит Кешеләр кулында булгансың. Синнән, ургылып, Кеше исе килә. Сине яныма якын китерешле түгел. Якын киләсе булма, балам. Кешеләр исен миңа да йоктырырсың, мине дә харап итәрсең, күз алмам.

Ана бүре төпчеген алгы тәпие белән төртеп тә җибәрде әле. Чатан тәпи, бичаракай, тәгәрәп үк китте. Хәтта чинап җибәрде.

Ана бүренең моннан егерме чакрымнар гына җирдә запас өне бар. Кайда икәнен бары үзе генә белә. Кайчакларны кереп, бераз ял да итеп чыга. Дөнья эшен белеп булмый, запас өнсез яшәргә ярамый. Бу сыйфатны да алар бер-берләренә буыннан-буынга кайчандыр Тәңренең үзе биргәнчә түкми-чәчми тапшырып киләләр. Запас өннең кирәге менә хәзер чыгып куйды бит. Ана бүре балаларын шунда күчерергә карар итте. Шушы кичтә, төн эчендә үк. Чөнки аларны монда калдырырга ярамый. Кешеләр бирегә янәдән киләчәк. Ана бүре шунысын да ишетеп белә: районның Хәзерләүләр конторасына бер бүре баласы тотып китерүчегә бер капчык он, бер капчык шикәр бирәләр икән. Әгәр инде Ана бүренең үзен үк тотып китерсәң, өч көпчәкле мотоцикл белән бүләклиләр, имеш. Ана бүре үз тормыш тәҗрибәсеннән шуны да сиземли: Кеше дигән зат, дөнья малы дигәндә, җанын кызганмый, бер карында яралган туганының бугазын чәйнәргә әзер. Бу очракта да аптырап калмаслар. Әлегә берни аңламаган, бернидән шикләнмәгән җиде бүре баласы уйнап йөргән аланга, капчык авызларын киң ачып, иртәгә үк менеп җитәрләр. Ана бүре янәдән: «Кешеләр соң безне ни дип шулкадәр сөймиләр икән?» – дип уйлап алды. Җир өстен сафлыкта, пакьлектә тоту өчен, Табигать-анабыз тарафыннан махсус расланган санитарлар булуыбызны белмиләр микәнни?

Бу кадәре шулай. Аланнан мөмкин кадәр тизрәк ычкынырга кирәк. Ана бүре балалары янына тәмам арып-талып кайтса да, кичләрен аларга алдагы көннәрендә хәвеф-хәтәрсез көн итү өчен иң кирәкле сабакларны бирергә дә өлгерә иде. Болары да – аңа Тәңре йөкләгән бурыч. Менә бүген дә, шушы кым-кырыс арада да: «Балакайларым, алдыгызда кызыл флажокларга юлыксагыз югалып калмагыз!» – дип кисәтте. Нәрсә соң ул кызыл флажок? Нигә аның алдында югалып калмаска? Аларын аңлатып торырга ара калмады. Алай да янә бер тапкыр: «Юлыгызда кызыл флажокка юлыксагыз югалып калмагыз, тотып ашамас», – дип кабатлауны кирәк тапты. Шунда ук тизрәк күченү эшләренә дә кереште. Балаларын муеннарыннан кабып, ашыгычлык белән берәм-берәмләп запастагы өненә ташый башлады.

* * *

Газинур кичә аланда гамьсез уйнаган көчекләрнең бүре балалары булуларын кызларына әйтмәде. Куркырлар дип уйлады. Аларны кулга алырга ярамаганын да әйтмәде. Бу аланнан тизрәк төшеп китү ягын гына ашыктырды.

Төнлә бөтен Чыпчык урманын каплап, дөбер-шатыр күк күкрәп, күзләрне чагылдырып яшен яшьнәп, бик көчле яңгыр ишеп китте. Юкәләр чәчәк атарга җыенганда, мондый яңгырның бик үк кирәге дә юк. Яңгыр чәчәкләрдәге нектарны юа. Әмма әйләнә-тирәдәге юкәләр төрлесе төрле яшьтә. Берләре инде чәчәк атарга керешсәләр, икенчеләре әле җыеналар гына. Яңгырның зыяны зур булмады. Киресенчә, шифасы күп булгандыр әле. Ничә көннәр торган эсселектән соң урман бөтенләй сафланып китте. Ә бал булачак. Анысы шиксез!

Умарталыкта эш һәрчак муеннан. Әнә бер оя күч аерырга ниятли. Ирек куйсаң, очып чыгарлар да буең җитмәс биеклеккә кунарлар. Ул агач башына озын баскычлар куеп менәргә калса, кыен була инде. Яхшысы – күчне очып чыкканчы ук җыеп алу. Ә кызлары, әтиләре янына килеп, янәдән теге көчекләр янына меник әле, дип сорый башладылар. Аларның усал, кансыз бүре балалары икәнен белмиләр бит. Газинур да кызларының бәләкәй генә үтенечләрен үтәми калучымы соң?!

– Алар барысы да нинди арыклар. Әнкәләренең сөте җитеп бетмидер. Ә Чатан сыйрак арада иң арыгы. Монда кичтән калган ярты чуен тәмле ашыбыз бар. Әниләре дә кайтмаган булса, барысы да нык ачыкканнардыр, – дип, аерым савытка салып, кызлары шул калган ашны да алдылар.

Бу юлы Газинур, күп еллар рәттән үзе белән умарталыкка алып йөри торган, ярык түтәле булса да, берданкасын да алды. Алар аланга килеп кергәндә, әниләре шунда булса, Алла сакласын! Газинурларны, хуш килдегез, әйдүк, түрдән узыгыз, дип каршы алмас.

Бүреләр алар, мылтыкның үзеннән бигрәк, дары исеннән куркалар. Дәһшәт бит дарыда. Утны ул чәчә. Курыксалар, шул инде. Саклану максатларында дигәндәй, Газинур, мылтыгын һавага төбәп, бөтен урманны яңгыратып, берне гөрселдәтте. Мылтык тавышын Чыпчык урманының бер почмагында да ишетми калмаганнардыр. Хәзер алар менәчәк аланда да.

Менсәләр… Кичә котырынып-әүмәкләшеп бүре балалары уйнаган алан буп-буш, тып-тын. Аланнан дошман явы узган диярсең. Шушы кыска төн эчендә, коеп яңгыр яуганда, Ана бүре балаларын запастагы өненә күчереп тә өлгергән. Ни арада? Җидәү иделәр бит. Үзендә дә чыдамлык бар икән. Запас өне моннан егерме чакрымнарда гына булса да, ике якка кырык чакрым. Җидесен ташып өлгерткәнче өч йөз чакрымнарга басамы? Кып-кыска җәйге төн эчендә бит. Коры чыдамлык кына түгел, Тәңренең үзе тарафыннан йөкләтелгән ыру-нәселен саклау бурычы, аңардан да бигрәк балаларын өзелеп сөю, ярату көче әрле-бирле чаптыргандыр инде бичара Ананы. Хәер, бала дигән татлы җан ут йоттыра аналарга.

Әлеге аланнан әз генә өстәрәк, чыршы, нарат үсентеләре утырту өченме, урманчылар трактор белән сызган киң генә ызан бар. Яңгыр алдыннан гына аны тырма белән тырмалап та чыкканнар. Ана бүре балаларын яңа өненә ташыганда, муеныннан каптырган көчекләрен шул ызан өстенә салып, еш кына ял иткән. Аның аяк эзләре дә җир өстендә ярылып ята.

– Әтием, кичә монда калган көчекләр кая киткәннәр соң? – диде Айгөл, гаҗәпкә калып.

– Кызым, алар эт балалары түгел иде бит. Алар – җидесе дә бүре балалары. Сезне куркытмас өчен, бу турыда мин сезгә әйтмәдем генә.

– Бүре балалары?! – диделәр кызлары икесе дә беравыздан.

– Теге мин кулга алган иң матуры, чатан тәпилесе дәме?

– Барысы да, барысы да, кызым.

– Абау! – диде Гөлшат. – Ничек инде алар бүре балалары булсыннар? Үзләре нинди матурлар. Шаяннар. Ышанасы да килми.

– Ә башка кош-корт, җәнлекләрнең балалары матур түгелләрмени? Тавык чебешләре, үрдәк бәбкәләре? Кәҗә, сарык бәрәннәре нинди матурлар. Бозаулар, колыннар сокланып туймаслык. Тумыштан ук тешләре ыржаеп торса да, хәтта крокодил балалары да матур. Табигать аларны шулай матур итеп тудыра.

– Әниләре аларны сөйсен, яратсын өчен! – дип куәтләде әтисе сүзен Айгөл.

– Әйе, нәкъ шулай, кызым, – дип килеште Газинур.

– Чатан аякны мин кочагыма алып сөйдем. Башыннан сыйпадым. Иркәләдем. Борын очыннан гына хәтта ике-өч тапкыр пәп итеп тә алдым. Аннан бернинди дә бүре исе килмәде. Бик сәер, – дип сузды Айгөл.

– Күп булса, ай ярымлык баладан нинди бүре исе килсен, кызым? – диде Газинур.

Шулчакны менә мә! Моңарчы каядыр качып яткан җиреннән чыгып, озын койрыгын болгый-болгый, алар алдына Чатан сыйрак килеп басты.

– Чү әле, чү! Бу кем була соң әле? – дип куйды хәтта Газинур да, тәмам аптырашка калган хәлдә.

– Бу безнең Чатан сыйрак бит! – дип, Айгөл аны шундук кочагына алды.

– Алай-й-й! – дип сузды Газинур. – Аңлашыла-а, димәк, Ана бүре төпчеген үзләре белән алмаган. Әллә монысы артыннан әле кайтып өлгермәдеме икән? Алай түгелдер. Өлгерер иде. Сәбәп бөтенләй башкада. Сәбәп бездә булырга тиеш. Ана бүре төпчегенә: «Балам, үпкәләмә дә, чинама да. Үзәгемнең ничек өзелгәнен, мең-мең кисәкләргә телгәләнгәнен үзем генә беләм. Әмма сине, нәнием, үзебез белән ала алмыйм. Син Кешеләр кулында булгансың. Синнән, бар урманга сибелеп, Кешеләр исе килә. Ә Кешеләр – безнең иң хәтәр дошманнарыбыз. Йөрәгем ни сыкраса да, ни телгәләнсә дә, сине абыйларың янына, запас өнебезгә ала алмыйм, җаным. Абыйларыңның иминлеге хакына. Гәрчә арагызда иң яраткан, сөеп-иркәләп туймаган балам син булсаң да. Үпкәләмә, шыңшыма, кичерә күр мине, наныем. Урманыбыз киң, иркен. Үз кочагына сине генә сыйдырыр әле. Бүгеннән үз көнеңне үзең күрә башла, балам. Хәзергә сау бул, үскәнем. Кем белә, бәлкем, урман сукмакларында очрашырга да язгандыр. Ә бүген сине шушы аланда калдырырга мәҗбүрмен», – дигәндер.

Каршына койрык болгап килеп баскан Чатанны Гөлшат апасы кулына алып сөя, иркәли башлады. Тегесе дә, кыргый бүре баласы димәссең, гөнаһсыз бер сабый булып, апасының җылы кочагына сеңеп үк кереп ятты.

– Тамагы ачтыр аның, кызым. Башта ашатыгыз әле үзен, – диде әтиләре.

Шуны гына көткән Чатан, алдына куйган тәлинкәдән шупыр-шупыр китереп, токмач шулпасы чөмерә башлады.

– Әнисе дә ташлаган. Абыйлары да юк. Шушы аланда берьялгызы нишләр инде ул? Нәрсә ашар? Ачка үлмәсме? Әйдәгез, аны үзебез белән аска, безнең аланга алыйк, – дип сорый башладылар Газинурның кызлары.

– Ярамый аны моннан алырга! – дип кырт кисте әтиләре. – Бәлкем, әниләре кире уйлар. Төпчеген берьялгызы калдырып китү аңа да җиңел булмагандыр. Килер дә алыр. Бала дигәндә, ана кеше күп киртәләрне җимереп уза. Ярамаганнарын да хәтта. Туйганчы ашатыгыз үзен. Калган ашын тәлинкә белән алдына куеп калдырыгыз. Уйлар-уйлар да әнисе, бәлкем, бер-ике көннән килеп алыр. Өзелеп сагыну хисе Кеше исен генә түгел, әллә нинди тирән үпкәләрне, шикләнүләрне дә оныттыра ул. Калдырыгыз үзен. Иртәгә тагын менәрсез, ашатып төшәрсез. Ул – урман иясе, булачак кансыз ерткыч. Кешеләр арасында аңа барыбер урын юк…

Ашап туйгач, бер кикереп тә куйгач, Чатан йөгереп кенә аланны әйләнеп килде. Апалары белән куышлы уйнарга да исәбе бар. Күзләрендә әнисе ташлап китү кайгысы да, апалары белән күрешү шатлыгы да чагыла. Нишләргә? Чатанны кая куярга? «Кешеләр арасында аңа урын юк» дип, кистереп әйтте әтиләре. Апалары Чатанны өн авызына илттеләр.

– Утыр шушында гына. Беркая да чыкма. Юкса үзеңне бүреләр тотып ашарлар, – дип кисәттеләр. Ә үзләре: – Бүре баласын бүреләр тотып ашамас инде, – дип елмаештылар.

– Алай да, Чатан, безне тыңла. Бу аланнан беркая да читкә китмә. Юкса адашырсың, – дип, бармак янап кисәттеләр. – Көт безне. Хәлеңне белергә иртәгә дә менәрбез. Тәмле аш белән сыйларбыз. Ярар, хәзергә сау булып тор, – дип, – кат-кат пәп итеп, үз аланнарына төшеп киттеләр.

* * *

Бал чорында умартачыга ял да юк, йокы да юк. Бал сезоны! Ләкин ул бик кыска. Шулай булгач, синең бөтен эш-гамәлләрең шушы сезонның бөтен мөмкинлекләреннән киң файдаланып калуга корылган булырга тиеш. Быел шалашымны урманның иң матур аланына корып куйдым дип, һаваланып йөри алмыйсың. Башта Газинурның кортлары күч аерып аптыраттылар. Кирәк нәрсә, матур күренеш. Кәек гаиләләр күч аера алмыйлар. Ләкин вакыты түгел. Күч чыгарган умарта гаиләсе кәегеп кала. Бал җыярга аның көче кими. Утыз сутый бәрәңге бакчасын бер өй бала-чагасы булган ишле гаилә тизрәк утап чыгармы, әллә ике-өч бөртек карт пенсионерлар яшәгән гаиләме? Әлбәттә, ишле гаилә! Бал кортлары да шулай. Нектарны ишләре зур, көчле булган корт гаиләсе күбрәк җыя. Бал чорында һәр корт гаиләсенең өстен ачып, көненә ике-өч тапкыр күз салып торсаң да, бер дә артык түгел. Рамнарын алыштырасың, яңаларын куясың. Яңа кәрәзләрне дә тартып кына өлгер.

Газинур кортларыннан зарланмый. Бу көннәрдә алар, ару-талуны белми, нектарны ташып кына торалар. Гектар ярымнар җирне биләгән ышык аланны ояларда өлгереп килгән бал исе басты. Бу ис борын тишекләрен кытыклый, тәмле генә итеп төчкереп җибәрәсе килә. Казыкларда утырган ояларны да урыннарыннан кузгатышлы түгел. Бал белән тулып киләләр. Елы да бик юнь килде шул. Елы килгәч, кортлар да балны нык ташыдылар. Газинур әле теге, әле бу оя янына килә дә, аларны кузгатып карап, үзенә бер татлы канәгатьләнү хисе белән: «Бар болар эчендә хәзинә, бар!» – дип, кызларына күз кыса. Үз өебезгә, йорт-җир, каралты-курабызга кайтыр чаклар да җитеп килә. Ояларны җиңеләйтеп, балларын аертып кайтсаң да, әйбәт булыр иде. Аларны төяп-бушатып йөрүләре бермә-бер җиңеләячәк. Ләкин биредә, урман шартларында җайсызрак. Кортлар үзара йә талаша башларлар. Алар анысын да булдыралар. Кызлары аерту ягында. Әниләре каршына яңа аерткан бал белән, тулы флягалар белән кайтасылары килә.

– Оядагы бал беркая да качмый. Шәһәргә кайткач, ипләп, ашыкмый гына аертырбыз әле, – ди әтиләре.

Корт карау мәшәкатьләре белән Газинур һәм кызларының ике-өч көн рәттән хәтта ярты сәгать кенә дә буш вакытлары булмады. Алардан өстәге аланда калган Чатан сыйрак турында гел исләренә төшереп торсалар да. Күп итеп ашарына да алып, менә иртәгә менәргә торалар инде. Ачтыр, тәмам ачыккандыр, бичара балакай.

Иртән Газинур шалашларыннан торып чыкса, ни күрсен, Чатан үзе төшкән. Койрык чәнчеп, алан буйлап чабып йөри. Әйтерсең ул биредә моңарчы да күп тапкырлар булган. «Монда керергә ярыймы?» дип, Газинурның күзенә карады да кыю рәвештә шалаш эченә дә кереп китте. Битләреннән генә пәп итеп, апаларын да уятты. Чатанның бирегә үзе белеп төшүенә алар бик шатландылар инде. Сохари да ашаттылар, сөтле чәй, кофе да эчерттеләр. Кочакларына да алдылар, чиратлашып сөйделәр, яраттылар да.

Чатанның алар янына төшүен әтиләре генә хупламады. Чатан – теп-тере бүре баласы. Әлегә күп нәрсәне аңлап бетерми. Кызлары да кочакларыннан төшермиләр. Ләкин аларның бу дуслыгы ни белән тәмамланыр? Бүре баласын алар үзләре белән шәһәргә ала алмыйлар. Ике-өч көннәрдән алар кайтып китәргә җыеналар. Аерылышыр сәгать җиткәч, Чатан монда калырмы соң? Болай тәмам күнегеп беткәч, аны аерып калдыру бик кыен булачак бит. Үзләре белән алу турында… уйлыйсы да юк!

Юкәләр күп итеп нектар биреп, чәчәк атып бетерделәр. Кортлар аларга утырмый башлады. Әмма урман хәтле урманда кортларның күзе төшәрлек чәчәкләр адым саен. Әнә хан үләне (иван-чәй) чәчәк атарга җыена. Кортлар аңа бик теләп куналар. Алардан аз гына астарак үзәнлектә ак тукранбаш (клевер) ап-ак булып утыра. Аның да балы гаҗәп хуш исле була. Кортлар шул тарафларга да оча. Биредә тагын атна-ун көннәр утырырга булыр иде әле. Ләкин көтмәгәндә генә аланга Ильяс килеп чыкты.

– Безне күрше районга урып-җыю эшләрендә катнашырга җибәрәләр. Аннан ике-өч айсыз кайтып булмас. Шәһәргә кайтырга җыенсагыз, менә бүген генә буш арам бар, – диде.

– Алай да хуп, Ильяс туган! – диде Газинур. Бу урманга, бу ышык аланга бик рәхмәтле без. Чыгуыбыз бушка булмады. Шәһәргә ояларыбыз тулы бал белән кайтабыз. Ара табып килеп чыгуыңа рәхмәт. Кайтабыз, кайтабыз. Җыена да башлыйбыз.

Ильяс абыйлары булган җирдә нигә тотынсаң, шул эш гөрләп тора. Һәр оя әбиләр сандыгыдай авыр булса да, аларны төяү дә озакка бармады. Тик менә һаман аяк астында чуалган Чатанны гына нишләтергә? Апалары аны, ашатып-эчертеп, хәтта битләрен юдыртып, һәр кичне үз аланына менгерәләр. Иртәнгә ул янә төшеп җитә. Кулга килә. Апалары белән уйный. Кая куярга хәзер бу бүре малаен? Әнисе килеп алмый калмас дип көткән иде Газинур. Тәки килмәде бит.

– Шыңшымагыз да, тәмам нервымны да бозмагыз! – дип бармак янады Газинур кызларына. Үзе исә Чатанны култык астына кыстырды да янә өскә, бүре аланына менеп китте. Кесәсендә кыска гына шнур кисәге бар иде. Шул шнурдан муенчак ясап, аны Чатанга кидертте. Бер очын имән ботагына бәйләде. Өн авызына ике-өч көн ашарга җитәрлек итеп ипи, ит, сыр-колбаса кисәкләре салды. Су куйды.

– Алдыңа салган ризыкларыңны ашап бетереп ачыга башласаң, юеш борын, шнурны чәйнә дә өз. Менә бит ул нечкә генә. Чәйнәп өзәрлек булсын өчен, махсус сайладым, – дип, Чатанны башыннан сыпырды. – Сине монда калдыру минем үземә дә җиңел түгел. Әмма безгә рәнҗеп кала күрмә берүк. Шуны аңла, дускай: син бүре баласы, сиңа шәһәрдә урын юк. Анда климат синеке түгел. Ә урман сине ят итмәс. Башың, акылың бар. Тиз арада үз көнеңне үзең күрергә өйрәнеп китәрсең. Ярар, хәзергә сау бул!

Газинур аска, кортлары төялгән машинага ашыкты. Чатан калырга теләмәде. Үзен имән ботагына бәйләгән шнурны өзәргә теләп, ярсып-ярсып чәң-чәң килгәне бөтен урманга ишетелеп торды бугай. Төшсә, кызлары лышык-лышык килеп елап утыралар. Әтиләре аларны:

– Китегезче, матурларым! Тапкансыз еларлык кайгы. Тормыш эчендә мондый гына аерылышуларны күп кичерергә туры килер әле. Юктан-бардан гына сыгылып төшүчеләр булып үсмәгез. Үзегездә нык ихтыяр көче тәрбияләгез, – дип юатмак булды.

– Әле имчәктән дә аерылып бетмәгән көчекне берьялгызы урманда калдырабыз. Шуннан соң үзебез кемнәр булабыз соң инде без? Миһербансызлар! Шәфкатьсезләр! – дип, Айгөл елавын белде.

Әтиләре дә нишләсен соң? Бүре баласы аның үзенә дә жәл. Бик кызганыч. Жәл, кызганыч дип, аны шәһәргә дә алып кайтып булмый лабаса. Товары андыйлардан түгел. Әлегә ул песи баласыдай юаш, ягымлы. Әмма үсә төшкән саен, аңарда бүреләргә генә хас инстинктлар туа барачак. Шәһәргә кайту белән, аңа битлек тә кидертә, яңа күлмәк тә тегеп бирә алмыйсың.

Ильяс абыйлары – телгә бик шаян егет. Ул еш кына:

– Кызкайлар, доллар ул Африкада да доллар! – дияргә ярата.

Шуның төсле, урманда туган бүре баласы шәһәргә кайткач та бүре баласы инде. Битлек тә кимәс, холкын да үзгәртмәс.

Газинур көтмәгәндә генә килеп туган бу җитди проблеманың теге ягын да, бу ягын да кат-кат уйлап карады. Иң яхшысы Чатанны урманда калдыру дип хәл итте. Үз көнен үзе күрсен, балакай…

Аланнан кузгалуны тиз тоттылар. Газинурлар урманга егерме биш баш умарта белән чыкканнар иде. Машинага утыз ике баш оя төяделәр. Кызларына рәхмәт инде. Алар бик булганнар. Оядан чыгарга җыенган бер күчне дә читкә җибәрмәделәр. Чыккан берсен тубалларга җыя бардылар, һәр яңа күч – үзе бер байлык! Вакытында ояга гына утырт. Көзгә чаклы алар көчле умарта гаиләсе булып өлгерәләр. Әйе, мондый уңган кызларың булганда, ата башына да байлык ишелеп кенә тора. Менә хәзер генә лышык-лышык киләләр.

Газинур, үзен дә, кызларын да тынычландыру өчен:

– Арабыз әллә ни ерак түгел бит. Бу алан белән дә мәңгегә хушлашмыйбыз. Ике-өч көннәрдән килербез дә хәлен белеп китәрбез. Ул арада гына, Чатаныгызны әйтәм, боз түгел, эремәс, – дигән булды.

* * *

СССР Министрлар Советының кайчандыр, һәрхәлдә, моннан күп еллар элек, умартачылык белән шөгыльләнүче һәвәскәрләргә кайларда, нинди генә җаваплы урыннарда эшләсәләр дә, чираттагы ялларын, кайчан сорасалар, шул чакта, әмма унбиш көнгә озынайтып бирергә дигән Указы нәкъ менә Газинур кебек һәвәскәрләр өчен чыгарылган. Ул да елның елында чираттагы ялын чәчәкләргә ишелеп бал төшәр алдыннан, урман аланына, карабодай басуына, эспарцет, чебен куначасы чәчелгән болыннар уртасына кортлары белән чыгып утырыр көннәр җиткәч ала. Чыгып утыру белән генә түгел бит. Басуга чыгаргач, кортларга күз-колак булып, аларны саклыйсы да бар. Юньсез бәндәләр шактый хәзер. Корал тотып сакламасаң, төнлә килеп, умарталарыңны машинага төяп алып китәргә дә күп сорамаслар.

Урманнан кайткач, ике-өч көннәр ял да итеп, Газинур эшенә үткән атнаны гына чыкты. Карабаш посёлогы янындагы нефть промыселында диспетчер булып эшли ул. Өлкән инженер-технолог иде. Кортларны карарга буш вакыт кирәк булганлыктан, үзе сорап, гариза язып, диспетчер булып күчте. Диспетчерлар бер тәүлек эштә, ике тәүлек өйдә. Буш вакыт күп. Кадерен бел, рәхәтлән. Иркенләп кортларыңны кара.

Беренче көнне, бер кәнди сыек бал күтәреп барып, эштәге иптәшләрен сыйлады. Промыселга, елдагыча, җәйге каникуллар чорында практикага Мәскәү нефть институтыннан бер төркем студентлар килгәннәр. Аларның диспетчерлык пунктына икесе дә сап-сары чәчле, бик чибәр ике украин кызын һәм антрацит күмер төсле чем-кара негр егетен билгеләгәннәр. Битенә корым яккан төсле чем-кара булса да, негр – бик ачык, шаян егет. Океан артындагы ерак Кубадан ук килгәнме? Ике сүзенең берендә, күкрәк сугып, юлбашчылары Фидель Кастроны мактый. Студентлардан да хәйләкәррәк затлар бармы икән ул ошбу җиһанда? Газинурның әле утырырга өлгермәгән хуш исле сыек бер кәнди балын, татарча да, русча да, украинча да, хәтта испанча да мактый-мактый, бер утыруда ялап та куйдылар.

Газинур үзе дә, мәктәпкә әзерләнә башлаган кызлары да урман аланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. Беркөн иртән шулай, төнгелеккә ишегалдында гына калдырган бер оя казларның, үзен аеруча дәрәҗәле, һавалы тотарга яраткан ата казның дөнья ярып каңгылдавына, чү, нәрсә булган, әллә безнең ишегалдына чит планета корабы төшкәнме дип чыкса, Газинур ни күрсен! Койрыгын сыртына салып, ишегалдын аркылыга-буйга Чатан сыйрак айкый. Ата казның разбуй салуы бик аңлашыла. Ишегалды буйлап бүре баласының чатыр чабуы күргән-ишеткән хәлме?

Карт Ата казның «Бүре бит бу! Җәмәгать, бу хәлгә ничек түзеп торасыз? Ишегалдыбыз буйлап бүре чабып йөри, ә сезнең исегездә дә юк!» дигәндәй каңгылдап гауга куптаруы, каравыл кычкыруы бик урынлы. Бу куркыныч хәл турында хуҗага беренче булып ул, Ата каз, хәбәр салмаса, тагын кем салыр?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации