Текст книги "Бүре баласы Чатан"
Автор книги: Альберт Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]
* * *
Ишегалдында бүре кадәр бүре асрауның кыенлыкларын сөйләп кенә бирешлеме соң? Аны үз җилкәңдә татып карарга кирәк. Әмма Газинур әлегә зарланмый. Холкы андый түгел.
– Кара аны, малай актыгы! Матри у меня! – дип, Чатанның борын төбендә зур йодрыгын уйнатып ала да эшенә китә.
Андый чакта Чатанның түбәсе күккә тия. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы каршында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. Ә күз карашы! Чын ерткычныкы бит. Менә-менә тышка бәреп чыгарга торган ерткычлык инстинктларын гаять акыллы булуы аркасында гына тыеп, басып килә бугай. Алай да үз-үзеңне күпме тыеп торырга була? Берара, тәмам чыгырдан чыгып, тимер чылбырын зәһәрләнеп чәйнәп, котырып ала. Уңга-сулга ыргыла, үз-үзен имгәтеп булса да, бәйдән ычкынмак була. Андый чакта апалары чыгып кына, башыннан сыйпап, иркәләп, матур сүзләр әйтеп кенә тынычландыралар аны. Ычкынуын беркая да ычкына алмый ул хәзер. Газинур да тиешле чараларны күрә тора. Үзләренең промыселындагы тимерчедән муенчакны да күгәрми торган тимердән эшләтеп кайтты. Чылбыры да үгезләр арканлый торган.
Кичләрен, йокы алдыннан, ишегалдына саф һава суларга чыккач, Газинур беренче эше итеп бүре малае янына килә.
– Ни хәлләр, егет? – дип, аның башыннан сыйпый. Матри у меня! Артыгын узынма! Булганына канәгать калып яшәргә өйрән. Ак сакаллы карт, әй, бүре булырсың.
Хуҗасының «матри у меня»сына Чатанның бик исе китә инде. Ишегалдындагы мал-туарның котын алып дулап та ала, ямьсез итеп улап та куя. Хәзер аларга күрше-күләннәре кермиләр. Туган-тумачалары да сирәк киләләр. Барчасы:
– Капкагызны ачып керергә кот чыгып тора. Китегез инде, прәме! Ул эзвирегез ычкынып китсә… Беттем, әҗәлем шушы икән, дисең инде, – диләр.
– Таптың инде асрар мал! Мал булса икән, теп-тере бүре бит! Бу ерткычны симерткәнче, берәр тана симертсәң, авызың-борының май булыр иде, Газинур туган, әгәренки дивана баш булмасаң! – дип үпкә белдереп, акыл өйрәтүчеләр дә җитәрлек.
Хәсрәт хәсрәткә охшамый, баш хәсрәттән бушамый дигәндәй, Газинурның үз башына үз теләге белән алган хәсрәт бу. Үз бөкрең үзеңә авыр булмый, әлегә түзә әле. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Газинурның кызлары гына түгел, аның күзләренә котып салкынлыгы белән караган шушы хәйләкәр бүре малаен ул үзе дә ярата. Нилектән икәнен дә белми. Ярата, еш кына кочагына алып та сөя. Күңелендә төрле каршылыклы, вәсвәсә уйлар уйнаклаган чагында: «Нишләтәсең инде аны? Дөньяга бүре булып туган җанварны көчек йә песи баласы итә алмыйсың. Кирәге дә юк. Үзе булып яши бирсен», – дип юата ул үзен үзе.
Узган атнаны, сишәмбе көн, вахтадан кайтышлый, төрле кош-корт, ерткыч җанварлар сурәтләре төшерелгән афишалар күреп алды Газинур. Шәһәргә күчмә зверинец килеп чыккан. Нәниләр, балалар өчен зур бәйрәм ясап, алар ел да бер килеп чыгалар. Барыннан бигрәк мәктәп балалары рәхәтләнәләр. Юкса Африка филен, озын жирафны, Уссури юлбарысын, зебр атларын, ун метрлы анаконда еланын, ак аюны үз күзләре белән кайчан күрерләр иде әле. Биредә сыйныфлары белән дә, үзе генә аерым кереп тә, Айгөл дә булып кайткан.
– Ерткыч хайваннарны быел аеруча күп алып килгәннәр. Юлбарыслар хәтта өчәү. Ак аю әле бәбәйләгән генә. Балаларын берәүгә дә күрсәтми, кочагында гына тота, – дип, бик әсәрләнеп сөйләп утырды ул чәй өстәле артында. – Ә менә «Степной волк» дигән читлек буш. Нигә икән? Бүресе әллә чыгып качканмы?.. Зверинец миңа бик ошады. Мин тагын керәм әле.
Кече кызының «Степной волк» дип язылган читлек буш» дигән сүзләре Газинур колагына аеруча кереп калды. Күңеленә кылт итеп бер уй килде. Зверинецка ул шул көнне үк төшеп китте. Әйе, «Степной волк» читлеге буш икән шул.
Читлек эчендәге ерткыч хайваннарга күз-колак булып, шушы тирәләрдә йөренеп торган кара күзлекле, кыршылган джинслы егеттән:
– Болай карап торырга ипле генә урын, бу читлек нигә буш? – дип сорады.
Әлеге егет, шушы сорауны гына көткәндәй, ачылып:
– «Степной» бер дигән мировой бүре иде. Циркач! Озак еллар циркта эшләгән. Безгә аны начар күрә башлагач биргәннәр иде. Цирк сәхнәсе! Прожекторлар! Ничек сукыраймыйсың?! Болай үзе бик нык күренә иде әле. Тамагына да яхшы ашады. Гастрольләргә чыккач кына, безне бик уңайсыз хәлгә куеп үлде дә куйды, – дип сөйләп китте. Егет, кара күзлеген салып, өскә, һавага күрсәтте. – Аның җаны хәзер тегендә, күкләрдә инде. Кызганыч, әйтәм бит, Рюрик мировой бүре иде… Хәзер читлеге буш тора.
– Әлбәттә, кызганыч, – дип куәтләде аны Газинур. – Үзегез монда кем буласыз? Администратор-мазардыр инде?
– Минме?! – диде егет, ике кулын ике якка җәеп, елмая төшеп. – Мин Мәскәү ветеринария академиясенең дүртенче курс студенты.
– Булачак ат духтыры, алайса, – дип елмайды Газинур. – Үпкәли күрмәгез, бездә ветеринария врачларын, хөрмәт итеп, «ат духтыры» дип йөртәләр.
– Беренче ишетәм, әмма приятно слышать. Нәкъ үзе, нәкъ үзе, – дип күтәреп алды студент егет. Бу гастрольләр – минем җәйге практикам. Күбебез практикага академиянең үзендә калды. Ипподромнарга, манежларга, бөтенсоюз күргәзмәләренә урнашты. Мин дә бу гастрольләргә, бер дә теләмичә, акчасына алданып кына чыктым. Ә бит көн дә кирәгем чыгып тора. Бер атна гына элек ак аюыбыз Флора бәбәйләде. Башыңа төшкәч, башмакчы булмый хәлең юк. Флорага кендек әбисе булдым. Әнә хәзер ике улын да ничек кочагына алган. Кулыннан төшерми. Әйтерсең аның әлегә ярым сукыр уллары кемгәдер хаҗәт. Хәтта мине дә якын җибәрми. Әнә теге гыр-гыр йоклап яткан арыслан Кинганы гына күр. Өч көн рәттән теше сызлады. Акырды инде, читлегендә урын тапмады. Ул улаганда, парктагы барча кош-корт, җанвар дер калтырап тора. Нәрсә эшләргә? Биш кубик укол ясадым да йоклаттым үзен. Авызын каерып ачтым да черек тешен алып аттым. Бернинди ассистентсыз бит! Әнә хәзер колак төбендә пушкадан атсаң да уянырга исәбе юк. Йокласын инде бер рәхәтләнеп. Әнә нигәдер филебез Солтанның кәефе юк әле. Эче каткан. Чөнки гастрольдә теләсә нәрсә ашатырга туры килә. Менә хәзер аңа бераз касторка бирәм. Рәтләнер. Солтан безнең шулай ук озак еллар циркта эшләгән. Күп командаларны аңлый. Ә мине беренче көннәрдән үк үз итте. Хәтта шаярмак та була әле. Читлегенә керсәм, алгы аякларына чүгә. Башымнан кепкамны салдырып читкә ата.
Беләсезме, чынлап торып ярата башладым үзләрен. Булачак профессиямне дөрес сайлаганмын бит. Шуңа сөенәм. Күзеңә карап, синнән ярдәм көткән бу җанварларга кирәк чакта ярдәм итә алуым миндә олы хисләр уята. Үземне, сез әйткәнчә, «ат духтыры» итеп кенә түгел, чын Айболит итеп хис итәм. Ә бит башта аяк атлыйсым да килмәгән иде. Мондый гастрольләрдә өч оклад түлиләр, дигәч, акчасына гына кызыгып күнгән идем. Студент кешегә һәрчак акча җитешми бит.
– Килешәм. Үзем дә заманында студент булган кеше, – диде Газинур. – Үзегез болай ачык күңелле, чибәр егет икәнсез… Ә башлыгыгыз кем?
– Шефыгыз кем димәкче буласызмы?
– Әйе. Менә аны да күрәсе иде.
– О-о, Ашот Саркисьянович кирәкме сезгә? Әнә теге, башын калай белән япкан алачыкта утыра ул. Ит сорап, шәһәр башлыкларына барырга җыена иде. Боларга ашатырга көненә беләсезме күпме сыер кабыргасы, ат боты кирәк? Санап күрсәтсәм – исегез китәр. Ашыгыгыз, китеп өлгермәсен.
Ашот Саркисьянович урта яшьләрдәге озын буйлы, спортчыларга хас җыйнак гәүдәле, кара мыеклы, башына кепка кигән Кавказ кешесе булып чыкты.
– Нинди йомышлар белән йөрү, дорогой? – дип, Газинурны ачык йөз белән каршы алды.
– «Степной волк» дип язган читлегегез буш икән, – диде Газинур.
Сүзне аңа, бәлкем, икенче почмагыннанрак башларга кирәк булгандыр. Шулай диде дә бераз уңайсызланып калды. Башлык ашыктыра бит.
– Буш шул, дорогой, буш. Килгән берсе шул читлеккә игътибар итә. Хуҗасын гастрольгә чыккач югалттык. Рюрик озак еллар циркта хезмәт иткән хөрмәтле ветераныбыз иде. Дәүләт думасына делегат итеп сайларлык акыл, зиһен һәм тормыш тәҗрибәсе бар иде аның, понимаете! Бик үкенеч. Рюрик читлеге инде бер ай буш…
– Менә ни…
– Тыңлыйм сезне, дорогой.
– Минем өемдә яшь ярымнар тирәсе бик акыллы бүре егете бар.
– Тыңлыйм… Әйтеп бетерегез.
– Алсагыз… тәкъдим итмәкче идем. Болай үз гаиләбездә дә артык кашык, артык җан түгел. Хатыным да, балаларым да яраталар. Әмма ерткычлар нәселеннән бит…
– Бүре башын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләрме әле? – дип куәтләде Ашот Саркисьянович Газинур сүзләрен.
– Алай ук түгел, – дип куйды Газинур. – Үзебезнеке ул…
– Бик теләп алабыз, дорогой. Почему же алмаска?! Бик яшь тә булгач, кыйбат сорыйсыз булыр инде. Күпмерәк сорамак буласыз?
– Китегезче! Сату, алыш-биреш турында сүз булуы да мөмкин түгел. Ул безгә улыбыз кебек якын. Сезгә әнә күпме бала-чага килә. Безнең Чатанны зверинецка бүләк итеп алыгыз. Әйтәм бит үзебезгә дә бик кадерле ул. Яратабыз. Ләкин аңлый булырсыз. Ерткыч ерткыч инде ул. Нинди хәл булмас?.. Башка чарабыз юк.
– Аңлыйм, дорогой, бик аңлыйм. Аңламаска соң! – дип хуплады Ашот Саркисьянович. – Шулар арасында гомер кичерәм бит. Ерткычның да ниндие әле! Үзсүзлеләр. Дрессировкага да бик кыенлык белән биреләләр… Ул чакта киттек сезгә. Безнең Кавказ халкы тимерне кызган чагында суга.
Ерткыч җанварлар йөртергә махсус көйләнгән «Газель» белән менеп тә киттеләр.
– О-о! Какой красавец! Экземпляр! Мондый егетне алмаска соң! Бишкуллап алабыз. Берәр дрессировщик күреп алса, миннән аны аягыма егылып сорар әле, – дип, бот чапты зверинец башлыгы.
– Мин Чатаныбызны беркемгә дә бирмим! – дип, Айгөл нык карышмакчы иде.
– Кызым, карышма! Бу турыда мин күп уйландым. Уйламый-нитми генә хәл ителгән нәрсә түгел. Чатаныбызның алдагы язмышы өчен бу – иң кулай вариант, – дип, әтисе кырт кисте. – Безнең бәхеткә дә, аның бәхетенә дә көтмәгәндә генә чыгып куйган иң уңай лотерея отышы бу. Муенына тимер галстук таккан хәлдә гел бәйдә, чылбырда утыру түгел. Гастрольләрдә йөрер, илләр гизәр, дөнья күрер. Кереп карап чыктым. Читлеге иркен, бәлкем, иптәшкә янына тагын берәр бүре ябарлар. Кәләшле дә булыр. Гел чылбырда-бәйдә утыру түгел.
Әмма Чатан белән хушлашу-саубуллашу алай җиңел генә булмады. Беренчедән, башта ук шикле күренгән бу машинага Чатан һич кенә дә утырырга теләмәде. Киреләнде. Аяк терәп карышты. Тешләшмәкче булды. Башына калын арыш капчыгы киерткәч кенә, анда да көч-хәл белән читлеккә кертә алдылар.
– Вай-вай-вай! Какой экземпляр! Авырлыгы да центнер булыр! – дип, маңгаен, муенын сөртте Ашот Саркисьянович.
Кызларның яшь сыгуын сөйләп бетерешле булмады.
Чатан исә, читлеккә кертеп япкач та:
– Хуҗам, матур апаларым, нишлисез сез? Мондый хыянәтне сезнең тарафтан гомердә көтмәгән идем. Мине ни дип бер белмәгән чит-ят кешеләр кулына биреп җибәрәсез? Мин аларда нишләрмен? Сезне өзелеп сагынуга түзә алырмынмы? Урманнан да сезне бик сагынуга түзә алмаганга кайттым. Без бит, бүреләр, сагынсак, сыгылып төшеп, тамактан-аяктан калып, тәмам хәлдән таеп, егылып китеп сагынабыз. Чөнки тугрылык саклап ярата беләбез, – дип, читлек эчендә аркылыга-буйга ыргылды. Гөрс-гөрс килеп, читлеккә бәрелде. Үзен үзе бетермәк булды.
– Ярар, ярар! Барыгыз берьюлы сыгылып төшмәгез әле! – дип сөйләнде Газинур барыннан бигрәк үзенә үзе. – Башны ташка орырлык фаҗига булмады бит әле. Зверинецка эләгү сөргенгә озатылу түгел. Киресенчә, сөенергә генә кирәк. Анда, кая карама, Чатанның үз ишләре булачак. Авырып китсәләр, табиблары – бер дигән егет. Директорлары, әнә күреп торасыз, нинди ипле кеше. Чатанны әйтәм, башта шулай кәҗәләнсә дә, бераздан күнегер. Күнегер генә түгел, безгә рәхмәтләр укыр әле.
Кызлары алдында Газинурга, чыннан да, бераз уңайсыз иде. Алай гынамы?! Ничә еллар бергә гомер иткән, ике кызын буйга җиткереп килгән хатыны Сәрияне генә күр әле. Моңарчы Чатан янына килгән, ашарына чыгарган булса икән. «Сезнең шул канечкеч юлбасарыгызны күземә күрсәтмәгез, теләсәгез кая куегыз!» – дип сукрана гына иде. Хәзер исә зур чәчәкләр төшкән алъяпкычлы итәгенә казан кабартмалары тутырып чыккан да:
– Мә, балакаем, үз кулымнан ашап кал! Берүк, сабыем, безгә рәнҗеп китә күрмә! Миңа мишәйт итми идең, хуҗаң бит шулай хәл иткән. Кем белә, бәлкем, чыннан да шулай кирәктер. Үз кулымнан аша, сабыем, – дип, тимер рәшәткә аша Чатанга кабартма артыннан кабартма каптыра. Алъяпкычы очына әледән-әле күз яшьләрен сөртә. Аннары, капка төбендәге урындыкка утырып, сыгылып еларга кереште.
– Сәер дә соң сез хатын-кыз заты. Сезне һич аңламассың, – дип, Газинур аны юатмак була. – Чатан әле кайчан гына синең өчен урман пәрие, кылый юлбасар, канечкеч эзвир иде. Теләсә кая куегыз үзен дип, тәмам миемне череттең бит, әнисе. Ә хәзер инде «балакай»га, «сабый»га әйләнгән. Прәме аптыраш!
* * *
Чатанны зверинецка бирүләренә бер еллап ара узды бугай. Әмма Газинур гаиләсендә аны сагынып, юксынып искә алмаган бер кич тә юктыр.
Беренче булып хатыны Сәрия искә төшерә:
– Ул чын эзвирләр арасына юкка гына бирдек без аны. Яшәгән көе үзебездә дә яши бирер иде әле. Ул эзвериниста уң күршең дә эзвир, сулың да чын эзвир булгач, эзвир булмаган җиреңнән кан эчүчегә әйләнерсең. Чатаныбыз да чын ерткычка әйләнер инде, – дип тезеп китә. Яулык читенә яшен дә сөртеп ала.
Күрше Бакировларның игелекле, уңган әнкә этләре янә балалады. Шулар арасыннан иң тересен, иң матурын сайлап, Айгөл бер көчек алып чыкты. Аңа Сарбай дип исем куштылар. Әнә бөтен ишегалдын аркылыга-буйга койрык чәнчеп уйнап йөри. Бик усал, кырыс холыклы маэмай булырга ниятли. Коймага кунган саесканнарга да чәң-чәң килә. Йөрмәгез монда, китегез дип кумак була.
Газинур бу җәйне кортларын Чияле тау ягына, очсыз-кырыйсыз ап-ак җәймә булып, алты йөз гектарлар җирне биләгән карабодай кырына чыгарды. Урыны матур. Яссы гына тау бите. Карабодай килештерә мондый җирләрне. Яңгырлар да вакытында булып китсә, бал булачак монда. Ә карабодай балы – табигатьнең бүгенгәчә ачылып җитмәгән сере, бер могҗизасы. Аның янында иң яхшы сортлы балларың да бер читтә торсын. Беренчедән, хуш исе генә ни тора! Аш өстәлеңә бер касә кертеп куйсаң, бөтен өй эчеңне әле мичтән генә алган ак күмәч исе баса. Калак очына гына алып, тел өстеңә салсаңмы?! Дөрес, капкан шәпкә башта җиңелчә генә йөткереп аласың. Чөнки карабодай балы синең тамак төбеңне кытыклый. Аның шундый сәер хикмәте бар. Әмма бик шифалы хикмәт!
Карабодай балының төсе үзенчә. Юкә балыдай сары, чәчәк балыдай көрән булмый. Тук карабодай башакларының үзе төслерәк кызгылт-көрән ул. Ә шифасы! Карабодай балы, табибларның раславынча, аз канлылыктан интегүчеләргә иң шифалы дәва инде!
Елы килгәндәме?! Карабодай балны биреп тә карый инде. Шул ягы да уңай. Боткасы да тәмле, бик туклыклы, шифалы булганлыктан, дәүләт бу культураны хуҗалыклардан югары бәя белән ала. Карабодай – зур табыш китерә торган культура. Ә бал кортлары өчен карабодай кыры – алтын эзләүчеләр тарафыннан әлегә бер шурф та салынмаган чын клондайк22
Клондайк – Канадада иң бай алтын ятмасы.
[Закрыть]! Саф алтын ятмасы!
Әмма ләкин карабодай – үзенә карата бик таләпчән культура. Ул чәчәктә утырган чорларда температура 24–26 градуслардан югары булмасын. Җылылык төннәрен дә 14–16 градустан төшмәсен. Җилләр тынып торсын. Иссәләр дә, тик көньяктан, көнчыгыштан гына иссеннәр. Төннәрен, кичтән үк башлап, җылы яңгырлар явып торсын. Ә көндезен һава өстендәге күлмәгең тәнеңә ябышырдай, сыгып-сыгып алырдай тынчу булсын. Менә шул шартлары да килсә, карабодай биреп тә күрсәтә инде балны. Андый елны умарта ояларына яңа кәрәзләрне куеп, бал белән тулганнарын аертып кына өлгер. Мондый елларны бал кортлары тотучылар, умартачылар гына баеп калмый. Җиһанда башка көндәше булмаган бал дигән затлы, шифалы ризык бөтен ил-халык өстәлен дә мулдан бизи.
Балчыларның, умарта кортларының бәхетеннән менә быел да ике атналар чамасы нәкъ менә шундый көннәр торды. Чияле тау ягыннан Газинур да бал тәпәннәрен мөлдерәмә тутырып кайтты. Хәзер сентябрь ахырлары, октябрь башлары. Ни эшкә алынсалар, шуңа җитез кызлары ярдәме белән Газинур умарталарын кышка әзерләп куйды. Чөнки тиздән салкын яңгырлар башлануы бар. Кортларны кышка да, оядагы артык рамнарны алып, тишек-тошык җирләрен нык томалап, җылытып әзерләп куярга кирәк.
Ә бүген исә алтын көзнең җилсез, кояшлы, матур бер көне. Газинурныкылар, бөтен өй эчләре белән чыгып, алгы як бакча бәрәңгесен алалар. Әтиләренең кулында агач көрәк. Җире мамык түшәгәндәй йомшак. Газинур бәрәңгене агач көрәк белән алырга ярата. Агач көрәк аларны имгәтми, яраламый. Һәр төпне ачкан саен, һәркайсы куш йодрык хәтле сигез-тугыз сап-сары бәрәңгеләр як-якка тәгәрәшеп китәләр. Әле генә җылы ваннада коендырып бишегенә салган нарасыйдай киерелешеп яталар алар җир өстендә. Сөйләп тә торасы юк, эре бәрәңгеләрне казу – үзе бер ләззәт бит ул. Һәр ачкан бер төбең үзенә бер хәзинә! Җылы кояш нурлары астында шундук җилли барганнарын хатыны Сәрия талчыбыктан матур итеп Газинур үзе үргән кәрҗиннәргә җыя бара. Кызлары аларын капчыкларга тутырып торалар. Нәни Сарбай да, бу ишегалдында үзенең бик кирәкле зат икәнен танып, апалары янында бутала. Апаларына булышырга, бәрәңге җыешырга да исәбе бар. Ләкин аңа ук әлегә башы җитеп бетми. Бүген аның да дөньясы күккә тигән. Ишегалды буйлап кая басканын белми чаба. Чапмаска! Аның ничек җитез чапканын апалары карап торалар бит.
Шулчак урам яктан койма аша ишегалдына кемдер гөрс итеп сикермәсенме? Карасалар, чү! Кем соң бу? Чатан түгелме? Чатан бит, шайтан димәсәң! Ә Чатан, койма аша сикергән хутка ук атылып килеп, Газинур абыйсына сарылды, аннары апаларын кочып чыкты. Урманда туып, мыскал педагогик тәрбия алмаган кыргый бүре димәссең. Апаларын да кочып, аларның чыр килүләренә дә карамастан, борын очларыннан гына пәп итеп чыкканнан соң:
– Әйе! Бу мин игелексезегез әле! Гаҗәпләнмәгез! Кайттым да килдем! – дип, бәрәңгесе казылган йомшак җир өстенә сузылды. Ике алгы тәпие өстенә башын салып, хуҗаларын күзәтте. Алар ничек кабул итәрләр? Зур койрыгы белән шап-шоп итеп әледән-әле җиргә сугып ала. Бик җаваплы момент бит. Монысы күрешү шатлыгыннандыр инде. Хуҗаларының исән-сау булуларын күрептер, үзенең дә шушы нигезгә исән-имин кайтып керүенә сөенептер.
Аның янына апалары килеп иелделәр. Башыннан сыйпап иркәләргә керештеләр. Агач көрәге сабына таянып берара торганнан соң, Чатан өстенә Газинур да килеп иелде. Башыннан сыйпады.
– Чын шайтан икәнсең! Үзләре җибәрмәгәннәрдер. Сизәм… Качкансыңдыр. Дезертир… Качтыңмыни? – диде, тавышында беркадәр кырыслык саклап. – Качакмы син?
– Качтым, качтым, Газинур абый. Яшермим, тоттым да качтым.
– Булдыргансың инде… Шундый күңелле җирдән, кая карама үз ишең, ни дип качтың инде?
– Ни дип качмыйм инде. Бер минут түзәр хәлем калмаганга. Ике колагым да ишеткәндә, ике күзем дә күргәндә, тәпиләрем йөгереп торганда, бөтен яшь гомеремне шул тимер читлектә уздырыйммы? Машина эчендәге тимер читлеккә утырттыгыз да куйдыгыз. Шуның белән оныткансыздыр да. Ә мин сезне сагынып, төннәр буе улап чыгам. Әлеге ветеринар егет: «Акылдан шашмагансыңдыр бит, ни дип шулай улыйсың? Парктагы бар кош-кортның котын алып бетерәсең бит!» – дип, яныма кереп, камчы белән дә ярып чыкты.
Мин кичергән сагыну хисе сез кешеләр генә аңлый торган халәт түгел ул. Мондый тирән хисләрне кичерергә сәләтле нечкә күңелне табигать безгә генә биргән.
Хөрмәтле Газинур агам, сездә яшәгән көннәрем минем тормышымдагы иң матур, иң бәхетле чорлар булган икән. Бу турыда мин читлеккә эләгү белән уйлана башладым. Сезнең белән аралашу миңа күп акыл бирде. Анда эләккәч, тирән үпкәм аша, мин сезне бик-бик сагындым.
– Чү әле, чү! Син ни дип әле мине мактый башладың? Салпы якка салам кыстыруыңмы? Мине ишегалдыннан кумасын дипме? Яңадан мине кайткан җиремә озатмасын дипме? Кайткансың икән, молодец! Үзебез дә бик юксындык. Зверинецка тапшыруыбызга да үкенеп беттек. Үз ишләре арасында булыр, илләр гизәр, дөнья күрер дигәнием бит. Бер дә ошатмадыңмыни?
– Ошатмадым. Качтым. Качмаска! Ошатырдай, нигез корыр урынмы соң ул? Дөрес, ач та түгел, тук та түгел, бер күнеккәч, юк та түгел дип, бераз яшәргә була анда. Башыңны тилегә салып. Дөньяны үз күзең белән танып белү, башкаларның холкын өйрәнү, үзеңне дә таныту өчен.
Ләкин моның иң озын периоды ике ай! Аннары яшәү рәвешеңдә кискен борылыш ясау кирәк. Юкса бетәсең. Әйтик, анда ни дип әле мин чиләнергә тиеш? Минем алдымда бер тамагымны ничек туйдыру проблемасы тормый. Мин бит цирктан списайт ителгән ветеран, теше төшкән, күзе сукырайган, йоны коелган, мөгезе сынган инвалид түгел. Гомерем буе шул тимер читлек эчендә кагаерга туган илен дошманга саткан, һәркем аңа җирәнеп караган җинаятьче дә түгел. «Качам!» дип хәл иттем һәм качтым.
– Качкансың. Яхшы булган. Монысын мин дә хуплыйм, Чатан.
– Качтым! Төкереп куйдым зверинецларына. Исемә төшсә, менә хәзер дә косасыларым килә.
– Ул чакта нишләргә булдың соң инде? Бездә калырга булсаң, шул… ни инде… Муеныңа тимер галстукны салмый булмас, – дип, Газинур Чатанны түшеннән сыйпавын белде.
– Күрмәгән, татымаган нәрсә түгел. Ул тимер галстук чәнчелеп китсенсәнә. Мин сезне ничек өзелеп сагынуымны аңлатмак булам.
Читлектә утыруның бер тәүлеге бер елга тиң. Читлекнең бер ягында – маймыллар. Әле уйныйлар, әле чыр-чу килеп талашалар. Аннары берсе өстеннән берсе миңа зарланырга тотыналар. Тәмам колагымны тондырып бетерәләр. Икенче ягымда – тәвә кошы. Үз-үзенә шаккаткан, бер дә галәмәт эре кыяфәтле бер җан. Җитмәсә, әләкче. Үзе очлы, үзе озын томшыгын минем читлеккә тыга да тотына барысы өстеннән зарланырга, әләкләргә, түз генә. Янәсе, бу паркта бер генә дә юньле зат юк, барысы да – үз-үзләрен генә сөйгән чын хайваннар. Ишегалдына прогулкага чыккан җиреннән ике өркәчле карт дөя аның йөзенә төкергән. Бу хурлыкка тәвә кошы башы белән ничек түзәргә? Ак аю аңа йодрык янаган. Биле катудан аякларына да баса алмаган карт арыслан, аны күргәч, «эх, сине тотып ботарласаң икән бер» дип янаган.
– Инглизләрнең бик танылган бер язучысы Джеймс Олдриджның бер чорда бик популяр булган романын укырсыз әле, – диде Газинур кызларына.
Йөзенә кызыксыну билгесе чыгарып, Чатан да:
– Шуннан, шуннан? – дип куйды. – Ни-нәрсә дип язган Джеймс әфәнде?
– Әлеге шул инглиз язучысы Д. Олдридж романында Англиянең бик бай бер кешесе алардан ун меңнәрчә чакрымнар ерактагы Монголиягә барып чыга. Менә шушы сәяхәтче агайны монгол хуҗалар меңнәрчә баш бахбайлар койрык чәнчеп көтүләп йөргән далага алып чыгалар. Кунакның күзе көтүдәге бер айгырга төшә. Шул айгырны аңа сатуларын сорый. Зур кунакның теләген үтәү – хуҗалар өчен дәрәҗә генә. Әлеге агай шушы айгырны, пароходка утыртып, Англиягә алып кайта. Айгырның исә көтүдә яраткан биясе кала. Ә кешеләр соң шуның белән хисаплашып тормыйлар. Аералар да алып китәләр. Англия җиренә аяк басу белән, әлеге айгырның күңелен сагыш баса. Өзелеп, биясен сагына башлый. Ашаудан, эчүдән кала. Ахыр чиктә бичара тота да кача. Монголиясенә, сөйгәне янына кайтырга чыга. Кулында картасы да, компасы да юк. Кайтыр юлында атлаган саен зур-зур шәһәрләр, шахталар, заводлар булган Англияне кичеп, диңгез ярына килеп чыга. Алда – Ла-Манш бугазы. Аны кичәргә кирәк. Айгырны Европа җиренә күчерү өчен, берәү дә алдан ук паром әзерләп куймаган. Туган илен, үзе үскән далаларын сагыну хисе аңарда шулхәтле көчле, ул, ике дә уйлап тормый, биек дулкыннар сикерешкән диңгезгә кереп китә. Исән-имин калып, Европа җиренә чыгып баса. Германия биләмәләренә килеп керә. Анда да адым саен хәрби полигоннар. Берсендә яңа танкларны сыныйлар, икенчесендә – реактив снарядлар белән ата торган яңа тупларны. Берсендә, нәкъ менә туплар сынаган вакытка туры килеп, ут астында кала, нык яралана. Ә сагыну хисе барыннан көчле. Унбиш көннәр чамасы бер чокыр төбендә ятып, бичара айгыр үзен үзе дәвалый… Сагыну хисен басардай көч бармы соң ул җирдә?! Айгырыбыз, чикне бозып, элеккеге СССР җирләренә килеп керә. Җир шарындагы 147 миллион дүрткел чакрым коры җирнең 22 миллион дүрткел чакрымы СССРныкы. Бернинди транспортсыз, җәяүләп кенә шушы араны узып кара син! Туган иленә ашыгучы әлеге кыю җан, СССР – Монголия чиген дә тупас бозып, үз даласына кайтып керә. Көтүен эзләп таба. Ике ел буена аны күңеленнән бер минутка да чыгармаган биясен коча. Өзелеп сагынганда, ара ераклыгы да берни тормый икән.
– Сүзегез озаккарак сузылды түгелме соң? И-и, балакаем! И-и, җанашым! Туган-үскән җиреңә кайттыңмы, күгәрченкәем! Дөрес иткәнсең бик! Илдә чыпчык үлми, – дип, Сәрия апа бер табак аш күтәреп чыкты. Тирән эчле тәлинкәгә салып, аны Чатан алдына куйды:
– Аша, балам!
Чатан ялындырып тормады. Ул, чыннан да, ач бүредәй ач иде бугай. Койрыгын болгый-болгый рәхмәтен әйтеп, Сәрия апасының тәмле токмач шулпасын шупырырга кереште.
– Безнең ишегалдына кайтып басканчы нинди генә газаплар күреп бетермәгәндер инде бу балакай, җанашым! Эзвиринис дидек тә аһ иттек. Бер белмәгән, күрмәгән ятлар кулына бирдек тә җибәрдек. Анда тәлинкәнең читенә генә салып ашаталар, күрәсең. Әнә бит, тере җаны гына калган. Кабыргаларын бармак белән санап чыгарлык, – дип, бот чабып гаҗәпкә калды Сәрия апа. – Яшәгән көе үзебездә дә яшәр иде әле, юкка читкә озаттык дип, төннәр буе уйланып, борчылып яттым. Елап алган чакларым да булды. Кайтыр! Кайтыр! Түзмәс! Бүре баласы бит ул! Берәр җаен табар да качар дип көттем. Менә бит, мин уйлаган рас килде. Үзебезгә кайтып, бик дөрес эшләгәнсең, Чатан балакай, – дип, Сәрия апа янә елап җибәрде.
– Ярар инде, әнисе. Күзләрең юеш урындамы соң синең? Берни булса шыңшырга гына торасың, – дип, Газинур аны юатмак булды. – Кайткан. Исән-сау. Тагын ни кирәк? Әнә нинди тәмле аш чыгардың.
Әле генә ишегалдында койрык чәнчеп уйнап йөргән Сарбай, Чатанны күреп алу белән, өйалды астына кереп посты. Өстерәп чыгарыр хәл юк.
Чатан лаеш шулпасын да байтак шупырган, ахры. Бер колагы шәлперәйгән. Аны тешләп алып, өзеп үк ташламакчы булганнармы? Сыртында кан саркып торган ярасы бар.
– Беләм, беләм, балакаем! Ирек ул берәүгә дә җиңел бирелми. Аны, тәлинкәгә салып, алдыңа китереп куймыйлар. Качып, азатлык яулап, бик дөрес эшләгәнсең. Төче коймак бик ярата идең бит. Хәзер керәм дә туглыйм. Төче коймак белән сыйлармын үзеңне. Без хыянәтчеләрне гафу иткәнең, янәдән үзебезгә кайтканың өчен, җанашым! – дип, Сәрия апа бер көйгә елавын белде.
– Әниебез, хәзер үк туктамасаң, без дә кушылабыз. Чатан исән-сау. Кайтты. Тукта елавыңнан, – дип, кызлары юатмак булалар. Ә бераз елап алырга үзләре дә каршы түгел.
– «Өенә кайтканның ояты юк» дигән китап. Зверинецтагы коллыктан котылып та дөрес эшләгәнсең. Туры безгә кайтып керүеңә дә кул куям, – дип, тамагын кырды Газинур абыйсы. – Әмма, дустым, мин сиңа алтын таулары ышандырмыйм. Муенымда гел тимер галстук дип, соңыннан зарланма. Сине янәдән чылбырга утыртмый булмый. Түзәрсең. Чакыртып кайтармадым… Тыңлаучан булсаң, алдыңнан җылы аш өзелмәс.
Кызлары:
– Төче коймак, Чатан, төче коймак! – дип куәтләделәр әтиләренең сүзен.
Ашап, тәлинкәсен ялап куйганнан соң, Газинур аны буш торган оясы алдына җитәкләде. Чатанда бүреләр затына гына хас наянлык та җитәрлек. Муенына чылбыр таккан чакта, «менә шушы җиреннән генә капсам, өзәм дә алам бит инде» дигән сымак, хуҗасының кул аркасын шаярып-шаярып кына ялап-ялап та алгалады.
Газинур да, аның шаяруын күреп:
– Менә күрдеңме моны! Шаярып кына кара! Ике каш араңа менә шушы йодрык белән берәрне бирсәм, ике күзеңнән утлар күренер, – дип, йодрык янап ала. – Ә Сарбайны кыерсытасы булма! Матри у меня!
– Сезнең бәрәңге төя торган тукмак хәтле генә әнчегегез белән булышасым гына калганые бүре егете башым белән! – дип, Чатан оясы эченә үк кереп китте. – Мине ул хәтле кемгә саныйсыз?
Сәрия апасының токмач ашларын иртәсен дә, кичен дә берәр чуен шупырып, апаларының прәннек-печеньеләре белән генә сыйланып, Чатан берәр айдан танымаслык булып матурайды. Бу ишегалдына күтәрәмгә калган хәлендә кайтып керүен онытты. Аннары аңарда бу ишегалдына күз-колак булу гына түгел, ә чын хуҗа булу хисе уянды шикелле. Бүреләр хәтта урман тикле урманны да үз территорияләренә, үз көтүлекләренә бүләләр. Аны бик сизгер рәвештә саклыйлар. Чит бүре көтүлегенә аяк басасың икән, үзеңә үпкәлә. Газинур абыйсы утары – Чатан көтүлеге. Кемнең кем булуына карамастан, кергән-чыкканга усал ырылдый башлады. Йөрмәгез, янәсе. Бәйдән ычкынмак булып, әрле-бирле бәрелә. Мәгәр ычкына калсам, миһербан көтмәгез, дип, ап-ачык текст белән яный. Кичләрен танавын айга төбәп, ямьсез итеп улап-улап та ала.
Тормыш дигәнең тын гына аккан су белән бер. Газинурның олы кызы Гөлшат, сигезенче сыйныфны гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмәгә барып, фельдшер-акушерлар чыгара торган колледжга укырга керде. Бу көздән шунда торып укый. Өйләренә ял көнне генә кайта. Гөлшат апасы кайткан көнне Чатанга да бәйрәм. Чөнки апалары аны өйләре артындагы болынлыкка алып чыгалар. Андый чакта Чатан болындагы үләннәр, чәчәкләр арасыннан тик торганда гына котырып китүдән, ашказаны-эчәк юлларын төрле хәшәрәт суалчан-кортлар басудан саклый торган үләннәр табып чемченә. Бу үләннәрне танырга аны кем өйрәткәндер, монысын ул үзе дә әйтә алмый. Әмма кайсы үләннең йә чәчәкнең нинди авырудан шифалы икәнен белә. Шулай үзеңне үзең дәваламасаң, айлар буе бәйдә утырып, көтмәгәндә генә акылдан шашып куюың да бар. Эчәк юлларына да төрле хәшәрәтләр ояларга гына тора бит.
Айгөл апасы сәнгать мәктәбенә йөри. Төрле кошлар, чыпчыклар, кыргый җанварлар сурәтләре ясарга бик оста ул. Чатанның әллә ничә рәсемен ясап, аның үзенә дә күрсәткәне бар. Яраткан кешеләренә карата Чатан комплиментлар әйтергә дә булдыра. Айгөл апасының рәсемнәрен:
– Нәкъ үземне ясагансың, коеп куйгансың бит! – дип мактый.
Айгөл ясаган кош-корт сурәтләрен укытучылары да килештерәләр: – Зур үскәч, бу бала бик танылган рәссам булыр әле, – диләр.
Ә Айгөл үзе:
– Мин ветеринария табибы булам, – ди. – Барча кош-корт, җәнлекләрнең, хәтта ерткыч җанварларның да доктор Айболитлары булам, ә Чатан минем ассистентым булачак, – ди. – Урман аланында аларны дәвалый торган поликлиника ачарбыз. Әгәр дә урман ияләрен бүгеннән үк дәваларга керешмәсәк, берәр куркыныч инфекциядән аларның бөтенләй кырылып бетүләре мөмкин. Чөнки экологик шартлар урман-кырларыбызда көннән-көн начарлана бара, – дип, үз-үзенә нык ышанып сөйли ул. – Берләре каурый канатлы, икенчеләре дүрт тәпиле дусларыбыз кырылып бетсә, безгә, кешеләргә, җирдә бик күңелсез булачак. Безгә иксез-чиксез Галәмдә япа-ялгыз калу куркынычы янаячак. Мин артка чигенмәслек итеп хәл иттем: доктор Айболит булачакмын. Ә Чатан – минем ассистентым. Шулаймы, Чатан?
Айгөл апасы авызыннан чыккан бар сүзне аңлап тора Чатан. Апасының сүзләрен хуплап, оясы түбәсендә тыпыр-тыпыр биеп тә алды.
* * *
Газинурларның өе шәһәр читендә үк, кечерәк кенә бик ямьле инеш буенда. Инешнең теге як ярын бөдрә таллар, елак өянкеләр, зелпе, карамалар бизи. Шомырт, кара карлыган күп була. Халык теленә «Пошилар усаклыгы» дип кергән урман да шушы тирәләрдән үк башлана. Бу урман, бик еракларга ук сузылып, чалгыңны сызгыртып печән чабарлык, очлары күккә ашкан кибәннәр куярлык киң аланнары, акланнары33
Аклан – урман тирәсендәге яки урман эчендәге зур булмаган ачыклык.
[Закрыть], чуртан-сазаннарга, беләк буе бәртәс-кызылканатларга бай, кыштыр-кыштыр камышлы тын күлләре белән мул сулы Кама ярларына ук барып тоташа. Кош-корт, төрле җәнлекләр, кама, сусар, куян-төлке, кабан дуңгызлары, кыр кәҗәсе, поши, бүре кебек җанварлар да җитәрлек аның иркен куенында.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?