Электронная библиотека » Альберт Хасанов » » онлайн чтение - страница 5

Текст книги "Бүре баласы Чатан"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Альберт Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бер итәге белән шәһәргә терәлеп үк торган Пошилар усаклыгында җәен җир җиләге, көзләрен ак гөмбә күп була. Менә шул урманлыкта бик сәер хәлләр күзәтелә башлады бит әле. Җиләк җыярга менүчеләрне, гөмбәчеләрне, бер төркемгә берләшкән егермеләп-утызлап эт-маэмай өере, көтмәгәндә генә өсләренә килеп чыгып, котларын алып өркетә башлады. Үзләре генә белгән иң җиләкле аланга менгән ике карчыкны чүт үтереп таламаганнар. Җырлый-җырлый, гөмбә җыеп йөргән биш кызчыкны, көтмәгәндә генә чорнап алып, өсләренә ыргыла-ыргыла өреп, бик нык куркытканнар. Ике малай урманга өч көн көтүдән кайтмаган бозауларын эзләп менгән. Качкалак бозауларын каенлыкта ботарланган килеш тапканнар. Әлеге азгын этләр бу малайларның үзләрен дә чак кына ботарлап ташламаганнар. Ярый әле, букчаларында үзләре белән алган ипи-тозлары, колбасалары булган. Шуларны биреп кенә котылганнар, исән калганнар бугай.

Халык телендә хәзер бар сүз, базарда дисеңме, теш табибына чиратта дисеңме, урманда оешкан этләр төркеме турында гына. Алар урманда гына ятып калмыйлар, төннәрен өерләре белән шәһәргә дә төшәләр икән. Күп катлы йортларның ишегалларындагы чүп контейнерлары тирәсендә бер сынык каткан ипи кисәге өчен бер-берсенең бугазларын чәйнәп, сугышып та китәләр икән. Шундый чакта чүп чыгаручы туры килсә, аның өстенә дә ыргылалар икән. Урманнан төшкән азгын этләр талау аркасында, инде ничә кеше шифаханәгә эләккән, ди. Коточкыч хәл бит бу.

Халык вәкилләре шәһәр башлыкларына барганнар. Бу юлбасарларга карата кискен, нәтиҗәле чаралар күрүне сораганнар. Шәһәр Сунарчылар җәмгыятенең чын профессиональ ун әгъзасы, ике көпшәле мылтыкларын бүреләргә генә ата торган эре ядрәләр белән корып, усаклыкларны да, гел имән, гел юкә генә үскән кварталларны да айкап чыкканнар. Ник бер маэмайны очратсыннар.

Ничек инде алай җиңел генә очратсыннар? Хәзер азгын, кансыз ерткычларга әверелгән, әмма әле кайчан гына иң матур, иң кадерле көчекләр булып, иркә-наз тоеп, кешеләрнең кулында гына түгел, җылы куеннарында үскән бит алар. Кешеләрнең башларындагы уй-ниятләрен аларның үзләреннән алда беләләр. Авызларыннан утлы көлтә бөркегән ике көпшәле мылтыкларны да иң эре ядрәләр белән нинди максатларда коруларын бик ерактан торып ук чамалыйлар.

Кешеләргә бик үчле шундый бер җинаятьчел этләр шайкасының башлыгы – Полкан кушаматлы бер дигән немец овчаркасы. Философия факультетын тәмамлаган диярсең. Бик башлы, бик зиһенле, бик сизгер. Үзеннән башка беркемгә ышанмый, кырыс характерлы, гаять көчле эт егете. Бу нәсел маэмайлары берәрсен үз итсәләр, яратсалар, мәңгегә яраталар. Хыянәтне, аерылышуны бик авыр кичерәләр. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында аерылышырга туры килсә, яраткан хуҗаларын оныта алмый интегәләр, авыруга сабышалар. Әгәр инде хуҗалары үлеп китсә, алар да аның каберенә барып үләләр. Кабер өстенә барып яталар да шуннан кайтмыйлар. Шундый очраклар чутсыз күп. Әдәбиятта да, тарихта да. Бу нәсел егетләре дрессировкага җиңел биреләләр, хуҗасының теләген күз карашыннан аңлый башлыйлар. Тәртип яраталар. Армиядә, милициядә бик теләп хезмәт итәләр. Андый овчаркаларның күкрәкләре көмеш медальләр белән тулы була. Ә менә Полканның кешеләргә карата шәхсән тирән үпкәсе, үче, хәтта нәфрәте бар. Чөнки алар аңа беркайчан кичерә алмаслык хыянәт иттеләр.

Полканны хуҗасы хәрби хезмәт өчен көчекләрне махсус үстерә торган питомниктан алып кайтты. Ике яшьлек улы Русланга туган көненә тере бүләк итеп. Хуҗаның фатиры бер генә бүлмәле булса да, аңа да җылы урын таптылар. Полкан коридорда, йомшак палас өстендә генә йоклап үсте. Ике яшьлек матур малай Руслан аны кулыннан да төшермәде. Әүмәкләшеп, туйганчы уйныйлар да шунда коридорда ук кочаклашып йоклап та китәләр.

Өч ел яшәде Полкан хуҗаларында. Русланга биш яшь булды. Полкан – Русланны, ә Руслан аны бик яратты. Аңа ашларны да фарфор тәлинкәләргә генә салып бирәләр иде. Өч ел эчендә Полкан үзе дә бер дигән маэмай егете булып үсеп җитте. Хуҗасы – офицер кеше – аны төрле командалар үтәргә өйрәтте. Аларны үзләштерә бару Полканга кыен булмады.

Әмма көннәрдән бер көнне хуҗасы белән хуҗабикәсе, берәүләрдән кунактан кайткач, бик нык талашып киттеләр. Аннары һәр кичне бер дә юктан гына тавышлана башладылар. Русланны, Полканның җан дустын, каяндыр кайтып, бик еракка дәү әтисе алып китте. Шунда «әйдә» дисә, Полкан да киткән булыр иде. Әйтмәде шул. Әлеге матур, ягымлы малай Руслан да Полканны бик сагына булыр.

Ә хуҗасы фатирына бөтенләй кайтмый башлады. Хуҗабикәсе дә Полкан турында онытты. Урамга да алып чыкмый, юньләп ашатмый да. Ә беркөнне аны урамга ук куып чыгарды. Мондый хәлне һич көтмәгән иде ул. Полкан бөтенләй югалып калды. Хуҗабикәсенең ишеген тырный-тырный, шыңшый-шыңшый, кире кертүен сорады. «Мин бит беркемне дә белмим, кая барыйм, кемгә сыеныйм, кайда куныйм?!» – дип ялварды. Әле дә ярый ишегалларында чүп контейнерлары бар иде. Беренче кичне подъездда кунгач, Полкан тамагын шунда чыгып ялгады. Әмма тормыш законнары монда да кырыс икән. Чүплеккә күптән инде сыңар күзле бик усал бер маэмай хуҗа. Бирегә ул ят этләрне, хәтта күрше урамнарның ач бурзайларын да якын китерми. Хәтта шушы чүплектә дә кешеләр арасында яшәгән кебек җинаятьче мафия структурасы. Биредә дә рэкетирлык галәмәте. Әлеге бурзай, беренче чыккан шәпкә, Полканны да контейнерлар тирәсенә җибәрмәскә маташты. Намус саклап кыяр-кыймас торсаң, ач каласың. Монда джунгли законнары өстенлек итә. Көчле, гайрәтле генә хаклы. Контейнерларның хуҗасын, тәмам шомарып, этләшеп беткән маэмайны, сыртыннан кабып, бер читкә чөеп җибәрми булмады Полканга. Аны шунда ук шул тирәдәге барча карендәшләре ихтирам итә башладылар. Әйе, Пошилар усаклыгындагы төркемгә баш булганчы, аңа ай-һай күпне күрергә, күп сынаулар узарга туры килде.

Өердәге һәр эт-маэмайның язмышын тыңласаң, кычкырып еларлык. Төркемдәге Полканның ышанычлы дусты Казбек сенбернарлар нәселеннән. Бу эт егетенең дә биографиясе шундый ук. Әлеге игелекле, мактаулы нәселне Швейцариянең Альп таулары итәгенә урнашкан Сен-Бернар монастыре монахлары чыгарган. Тауларда йөрергә, кыя башларына менәргә яраткан сәяхәтчеләргә ышанычлы юлдаш, ярдәмче итеп. Сенбернарлар эре, физик яктан бик көчле. Искитмәле акыллы, үткер зиһенле. Карап торырга да бик матурлар. Халыкара күргәзмәләрдә еш кына призлы урыннарны алып киләләр.

Казбек та бик бай гаиләдә үсә. Хуҗасы белән иномаркаларда гына йөри. Урман аланнарына, түгәрәк күл буйларына пикникка, шашлыкка чыккан чакларын сагынып исенә төшерә ул. Шашлыкның иң тәмле калҗалары белән хуҗасы иң башта аны сыйлый иде. Әллә ул артык урлашкан, әллә бурычка баткан. Шундый пикникларның берсендә хуҗасы тотты да атылды. Ай-яй, мондый коточкыч күренешне бүтән күрергә язмасын. Икенче көнне үк ниндидер хәрби киемле кешеләр килеп, аларны особнякларыннан куып чыгардылар. Үзләренә сыеныр урыннары калмаган улларында Казбек кайгысымы соң? Алай да мине урамда калдырмаслар, үзләре барып баш төрткән җирләренә мине дә сыйдырырлар, дип көтте Казбек. Чөнки хуҗасының ике улы Рубис белән Рубинны бик ярата иде ул. Алар исә Казбек турында уйлап та карамадылар. Ул урамда калды. Чүплектә тамак туйдыручы урам этләре арасына барып кушылды. Кешеләргә карата үпкәсе чиксез аның.

Эт-маэмайлар арасында дворяннар дәрәҗәсендә саналган, дөньяга атаклы һәм мәшһүр пекинеслар нәселеннән булган Шурочка кушаматлы кыска аяклы, колакчын бүрек хәтле генә, матур шома йонлы әнкә этне өердә яратмаган җан юктыр. Ул һәрчак шат күңелле, һәркем белән тиз дуслаша. Аңа ашарга да күпме генә кирәк. Шырпы тартмасы хәтле ак ипи эләксә, шуның белән көне буе тук йөри. Менә аның биографиясе дә – утырып еларлык бер трагедия. Шурочканың хуҗабикәсе бик танылган артистка булган, аны кулыннан төшермәгән, куенында гына йөрткән. Алар киенеп-бизәнеп театрларга, чакырулы банкетларга йөргәннәр. Хуҗабикәсе үзенә бүләк иткән иң кыйммәтле француз хушбуйларын башта Шурочкага сипкән.

– Шурочка! Син минем бәхет талисманым! Сәхнәдә ирешкән уңышларымда синең дә өлешең зур, җаным! Син шуны үзең беләсеңме, гүзәлем? – дип, аны иркәли, сөя торган булган.

Көннәрдән бер көнне аны кинәттән генә «ашыгыч ярдәм» машинасында больницага алып китәләр. Шул китүдән ул кайтмый. Ничә көннәр ач торып, хуҗабикәсен сагынып елап утырган Шурочканы, артистлар тулай торагының коменданты – авызыннан гел аракы исе килеп торган юан марҗа, – швабра белән бәргәләп, урамга куып чыгара. Үз тырнакларын кискәндә, чистартканда, хуҗабикәсе Шурочканың тырнакларын да кисә, төзәтә иде. Моңарчы җылы куенда гына йоклап, иң тәмле шоколадлар белән генә тукланып яшәгән Шурочка япа-ялгызы урамда кала. Кая барсын, кемгә сыенсын? Ул кемгә хаҗәт? Әле дә ярый алар торагы ишегалдындагы чүплек хуҗасы Рекска юлыга. Рекс аны үз канаты астына ала, урманга да ул алып килә.

Кыска йонлы, таксалар нәселеннән булган Майонез кушаматлы эт егетедәй батыр йөрәкле маэмайлар, гомумән, бик сирәк очрыйлар. Хуҗасы аткан каз-үрдәк артыннан ул, кирәксә, Кара диңгез уртасына да йөзеп керә. Суы салкын дип тормый, төпсез тирәнлектән дә курыкмый. Өннәрендә качып яткан әрлән-йомраннарны, бурсыкларны да бик оста казып чыгара.

Ә менә рус алмачуар чабыш этләре нәселеннән булган озын сыйраклы Динго үр куяны куарга бик оста. Озын колакның эзенә бер басса, тегесе аннан җәядән аткан ук булып качарга тырышса да, Динго аны тотмый калмый. Майонез да, Динго да – шәп ау этләре. Питомникларда аларның бәяләре дә бик кыйбат йөри. Майонезның хуҗасы бик давыллы бер кичтә, аткан үрдәге артыннан кереп, көймәсе белән суга капланды. Майонез аны коткарырга бик тырышып карады, булдыра алмады. Хуҗасы нык исерек иде шул. Дингоның хуҗасы, куян атып кайтканда, юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Ул да исерек иде шул. Урман юлын калдырып, тип-тигез асфальтка чыккач, каршы килгән машина белән маңгайга-маңгай бәрелештеләр.

Чио-Чио-сан кушаматлы ак пудель – Полкан төркемендәге әнкә этләрнең иң яше, иң матуры. Иң-иң дәрәҗәле дворяннар нәселеннән булган эт егетләренең дә күзләрен яндырырлык итеп үзен тота белә. Аның игътибарын яулау өчен, көтүдә һәр кичне диярлек үзара талашулар, хәтта кан чыгарып сугышулар да булып ала. Ә Чио-Чио-сан үзен тормыш юлында ул юлыккан бүтән мәңге кабатланмас чын мәхәббәт корбаны дип саный. Алар бу якларга күчмә цирк белән килеп чыгалар. Чио-Чио-сан циркта иң оригиналь номерлар белән чыгыш ясаучы артистка санала. Аның чыгышларын аеруча балалар бик ярата. Чио-Чио-санны цирк башлыклары да бик ихтирам итәләр. Бер шәһәрдән икенче җиргә күченгән чакта да, аны аерым, төбенә йомшак мендәрләр салган бик ипле кәрҗиннәргә салып кына йөртәләр. Шулай дан, дәрәҗә белән яшәп ятканда, кирәк бит, шундый бәхетсезлеккә абынырга. Май айлары, табигатьнең шау чәчәккә күмелгән чорлары. Дрессировщицалары мадам Наталья аларны бераз саф һава суларга алып чыккан җирдән Чио-Чио-санның күзе бер урам этенә төште. Төште дә аһ итте. Тегесе аны үзе белән китәргә дәште, монысы иярде дә китте. Дрессировщицасы артыннан ни йөгереп чакырса да, Чио-Чио-сан борылып та карамады. Күрәләтә упкынга сикерде…

Мәхәббәт шундый нәрсә ул, аңа бер юлыксаң, тиз генә айнырмын, котылырмын димә. Күз яшьләрен сөртеп искә ала хәзер Чио-Чио-сан ул көннәрен. Атна-ун көннәр узгач, чын мәхәббәт сөременнән бераз айнып, алар чыгыш ясаган Мәдәният сарае төбенә килсә, цирклары бу тарафлардан инде күптән киткән. Ак пудель Чио-Чио-санның бер күрүдә башын җуеп гашыйк булган әлеге эт егете дә яшәр почмагы да булмаган бер җилбәзәк булып чыкты. Иң оригиналь номерлар башкаручы цирк артисткасына карата булган кайнар мәхәббәте дә тиз суынды. Чио-Чио-сан тормышына ничек дуамал килеп керсә, шулай дуамал юкка да чыкты.

Моңарчы сәхнә алкышлары белән куанып яшәгән ак пудельгә хәзер нишләргә? Кая барырга? Зинһар, бер сынык ипи кисәге бирә күрегез дип, кем алдына барып тез чүгәргә? Җитмәсә, авырлы. Бәбәйләргә җыена. Ул көннәрдә төнен дә, көнен дә, кергән-чыкканны этләрчә койрык болгап сәламләп, ресторан төбендә чуалды. Тук булмаса да, ач та булмады. Урамның теге ягындагы биш катлы йортның подвалына төшеп бәбәйләде. Аның берсеннән-берсе матур, түп-түгәрәк балаларын шул ишегалды малайлары күзләре ачылганчы ук алып та бетерделәр. Полкан төркеменә Чио-Чио-сан менә шулай килеп кушылды.

Әлеге төркемдә һәр кардәшенә тирән ихтирамлы, бик сабыр һәм тыныч холыклы, коллилар нәселеннән булган Бөркет кушаматлы эт егете дә бар иде. Бу нәселне безнең яклардан бик еракта, Шотландия дигән илдә сарыклар көтү өчен көтүчеләргә ышанычлы ярдәмчеләр итеп чыгарганнар. Кирәксә, бүре дигән юлбасар белән бугазга-бугаз килергә дә куркып тормыйлар алар. Әмма бик йомшак холыклылар. Коллилар гаиләдә яшәргә, бәбәй бишеге тирбәтергә, балалар белән бакчада уйнарга, аларны паркларда озатып йөрергә яраталар. Балаңны коллига ышанып чыгарсаң, бер дә борчылма: ул аны машина юлына да чыгармас, төртеп тә екмас, чит-ят кеше кулына да бирмәс.

Бу нәсел вәкилләре Россиягә моннан күп еллар элек китерелгән булсалар да, яссы тау битләрендә иркенләп сарык көтүләре көтү инстинкты аларда бүген дә сакланган. Әлеге, беренче карашка ук беркатлы Бөркет тә «Әгәр берәр яхшырак хуҗа кулына юлыксам, аның сарыкларын гына көтәр идем. И-и, сарык көтүнең рәхәтлекләре аның. Тауларда һәрчак саф һава. Сарыкларны аларны кигәвен-мазар борчымый. Хуҗаң үзе ни ашаса, сиңа да шуны бирә. Авызың майлы сөяктән өзелми. Булган хуҗа кулына эләксәм, аның сарыкларын гына көтәрием» дигән өмет белән яши. Колли – бик әдәпле зат. Тере кош-кортка беренче булып барып ябышмый. Күбрәк аяк астында тапканы, башкалардан калган белән ризыклана. Кыерсытылганнарны яклый, үз канаты астына ала.

Полканның полкы ишәйгәннән-ишәя. Урманда ятып кына тамак туймый. Җәен ярый әле, бер чыкмаса, бер җае чыга. Үләксәләр дә очрап тора. Колхозлар тиреслекләренә үле туган бозау, дуңгыз балаларын түгеп торалар. Ә менә кышын бер тамагыңны туйдыру гаять кыенлаша. Авыл агайларының абзарларына, колхозларның сыер-сарык фермаларына да һөҗүм иткән чаклар була. Полканның үз җилкәсендә татыганы булды: ачлык – коточкыч халәт ул. Өзелеп-өзелеп ашыйсың килү бар оятыңны качыра. Андый чакны үзеңне бернинди җинаять алдында тыеп тора алмыйсың. Ул шунысын да сизә. Ишәйделәр бит бик. Кешеләр аларга һаман да түзеп тормаслар. Берәр көнне, көтмәгәндә генә килеп чыгып, бөтен урманны айкап, облава ясарлар. Шарт та шорт мылтык атканнан бөтен урман эче дары исенә күмелер. Аның төркемендәге күп эт егетләренә дөнья белән саубуллашырга туры килмәгәе.

Полканның ишеткәне бар: Урал дигән якларда, имеш, тормыш иркенрәк икән. Ул якларда урманнар кош-корт, җәнлекләр белән тулы икән. Үз төркемен шул якларга алып китмәкче иде. Әмма берсе дә аңа иярергә теләмәде. Берсенең дә туган-үскән җирләреннән күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китәсе килмәде. Төркемдәге маэмайларның күңелендә «Кем белгән, минем язмышым, бәлкем, үзебезнең шушы җирдә үк җайланып, көйләнеп китәр әле» дигән өмет яши иде.

Төркемдәге әнкә этләр арасында чибәрләрнең чибәре Чио-Чио-санның да сүзе үтемле. Бу яклардан китүгә ул аеруча дүрт аягы белән каршы булды.

– Мин үзебезнең цирк труппасының иң күренекле артистларыннан идем бит. Мине хуҗам бик сагынадыр. Түзмәс, мине эзләп, алар бу якларга янә килеп чыгарлар. Мин циркка кайтырмын. Тамашачыларыбызны яңадан-яңа оригиналь номерлар белән шатландырырмын. Мине цирк сәхнәсе көтә! Менә күрерсез, мин анда янәдән чыгышлар ясаячакмын, – дип сөйләп җибәрә. Төркемдәгеләрнең барысы да Чио-Чио-сан чибәркәйнең якты хыялларының тормышка ашуын телиләр.

Ачлык дигән коточкыч халәтне бу төркемдәге барча маэмайларның да татыганы бар. Үз-үзеңне, ни-нәрсә кылганыңны белмәслек хәлгә китерә бит ул бу халәт. Менә кичә дә, усаллыктан түгел, ачлыкка түзә алмаганнан, Полкан егетләре бер авыл көтүеннән бер сарык бәрәнен алып киткәннәр. Көтүчеләре күз алдында. Кыр эшләреннән кешеләр бераз бушый гына төшсеннәр. Усаклыкны бар яктан камап алып тентү ясарлар. Алар кулында авызларыннан ут көлтәләре бөрки торган кораллар бар бит. Алардан йөгереп кенә котылырмын димә. Полкан төркемендә ау этләре дә бар. Бу коралның нинди көч-кодрәткә ия булуын алар аеруча нык беләләр.

Өйләреннән куылган бәхетсез кардәшләрен үз җитәкчелеге, үз канаты астына алган Полкан бу турыда тегеләй дә, болай да уйланып карый. Нишләргә дә белгән юк. Әллә бөтен төркемне, ияртеп, Каманың теге ягына алып китеп караргамы? Аларны анда да беркем көтеп тормыйдыр. Ләкин шулай да…

* * *

Беркөнне үз төркемендәге булган барча маэмайларны корылтай-киңәшмәгә җыйды Полкан. Төркем алдында торган проблемаларны уртага салып сөйләшергә.

Беренче булып атаклы пекинеслар нәселеннән булган Стелла атлы әнкә маэмай сүз алды. Буе-сыны белән бер кирпеч хәтле генә булса да, баш, зиһен, хәтер үзендә! Сүз алса, сөйли башласа да, бу Стелла, кәтүк җан, Франциянең Сорбонна, Финляндиянең Хельсинки университетларында галим булырга диссертация яклаган диярсең. Кыскасы, көндәлек тормышта ул ныклап белмәгән, әйтер сүзе булмаган өлкә юк бугай. Өердә аны барысы ихтирам итәләр, аның белән киңәшәләр. Бу юлы исә Җир йөзендә көннән-көн арта, ишәя барган гаделсезлеккә каршы үзенең кискен сүзен әйтмичә калырга түземлеге калмаганга, шулай чәчрәп чыккандыр.

– Без, маэмайлар, кардәшләрем, бер хәл әле. Хуҗаларыбыз бездән туйсалар куалар да чыгаралар. Менә без барыбыз да урам этләре – бомжлар. Алай да яшибез бит әле. Ә бит бездән кыенрак хәлгә калучылар да күп. Карап торырга акыллы гына кайбер кешеләр кып-кысан фатирларында юлбарыс, арыслан, бишәр метр озынлыктагы питон-еланнар, хәтта крокодиллар асрыйлар. Ниемә дип? Алар арасында нинди рухи якынлык булсын? Ул биш метрлы шланг-питон белән нәрсә турында сөйләшергә, серләшергә мөмкин? Абау! Абау! Аңламыйм мин кешеләрне. Ә менә аларны безне куган кебек урамга кудың да котылдың түгел бит. Урамга куылган юлбарыс йә крокодил анда ниләр эшләмәс?

– Шушы фаҗигане менә үз күзем белән күрдем, – дип кушылды сүзгә коллилар нәселеннән булган Керамит атлы бик тыйнак кына эт егете. – Хуҗалары аларны куып чыгарып тормыйлар. Ике көпшәле мылтыктан бах-бах итәләр дә, бетте-китте! Аннары чүплеккә чыгарып аталар.

– Булмас ла! Не может быть! – дип кабатлады бөдрә йонлы болонка Җәмилә. – Ничек куллары бара икән? Кечкенәдән алып, кулга ияләндереп иркәләп үстер дә, аннары тот та бах та бах! Бу – чын вәхшилек! Ул минем башыма сыймый! Минем хуҗабикәм тимер читлектә какаду попугае да тотты, – дип дәвам итте Җәмилә. – Барыгызның да күргәне бар микән? Бик акыллы кош иде. Хуҗаларыбыз эштә чакта өйдә икәү генә калабыз. Ул – үз телендә, мин үзебезчә көннәр буе гәп кора идек. Бу попугай нәкъ кешеләрчә сиптерергә дә булдыра иде. Хуҗа абзый безнең бик акчалы эштә эшләде бугай. Әмма һәр кичне бераз салып кайта. Какаду попугае аны хуҗабикәдән алда: «Алкаш син! Алкаш!» – дип орыша иде. Хуҗамның улы Фәрһад, укудан яисә хоккей уйнаудан буш чагында, әллә нигә бер булса да мине урамга, саф һава суларга алып чыга. Ә попугай гел өйдә, гел читлек эчендә. Кайчакларны гына аны да атына торган таганы белән чәй бүлмәсенә чыгарып эләләр. Бер телен тыймыйча, бик күп сөйләшә торган кош иде ул. Хуҗалар белән дә сүз көрәштерергә, әрепләшергә яратты, – дип дәвам итте Җәмилә. – Беркөнне чәй бүлмәсенең форточкасы ачык иде. Читлектә утырып, ул тәмам туйган булгандыр. Ачык форточка аша тотты да урамга очты. Анда гыйнвар суыгы. Мин бик хөрмәт иткән какаду белән ни булганын сөйләп тормыйм, үзегез дә аңлый булырсыз.

– Әйе, – дип куйды Полкан. – Җирдәге цивилизациянең йөрәк, бавыр, бөер кебек органнарны алмаштыра алу дәрәҗәсенә ирешкән чорда, космик сәяхәтләр эпохасында Кеше дигән олуг затларның кайберләре әллә бөтенләй юләрләнеп баралармы дип уйлыйм мин еш кына.

– Ә бит аларга космосны яуларга да беренчеләрдән булып без булыштык, – дип сүз кыстырды җирән йонлы урам эте Шарик.

– Беренче космик корабларда башта безнең братлар очтылар бит!

– Ишебез көннән-көн арта, ризык табу кыенлаша, нишләргә соң безгә? – дигән соравын куйды Полкан.

Урман аланына җыелган барча эт-маэмайлар да беравыздан шул ук сорауны кабатладылар.

– Безне шушы хәлгә төшереп, бер кирәксез җаннарга чыгарганнары өчен, кешеләргә карата үпкәбез чиксез, – диде Полкан. – Ләкин ишетсен колагыгыз! Урман юлында очраган кешеләргә, аеруча балаларга, «һау!» дип тә әйтәсе булмагыз. Юкса… – диде ул, күп мәгънәле итеп.

– Юкса-а… – диделәр маэмайларның кайберләре, башлыкларыннан конкрет җавап көтеп.

– Юкса андыйларга хөкемне үзем чыгарырмын. Бу хөкем моңарчы сез ишеткән хөкемнәрнең иң кырысы булачак. Андыйларны хурлык белән төркемнән куачакбыз.

* * *

Вакыт арбасы үз көенә тәгәри бирә. Кайчакларны, хет беразга гына туктатып, көпчәкләрен, күчәрләрен майлап алырга бик кирәк. Туктамый шул, бер көйгә шыгырдый бирә. Хәзер менә Галәмдә, зур көзге алдына басып, яңа гасыр озын чәч толымнарын тарый, яңа чорлар үрә. Бу килешенә караганда, бик көйсез булыр, ахры, ул. Көннән-көн узынып, намуссызлык, әдәпсезлек, комсызлык баткагына бата барган кешелеккә ниләр бирер дә ниләр күрсәтер?

Тагын бер ямьле җәй узды. Көз җитте. Сулар туңды, җиргә, юка гына җәймә булып, ап-ак кар төште. Янәдән каз өмәләре чоры якынлашты.

Чатанның тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, үз язмышына буйсынып, бер көйгә яши бирә. Хәзер ул зур гәүдәле, гайрәтле, көчле чын бүре егетенә әйләнде. Шушы хәлдә гел бәйдә, чылбырда утыруына гарьләнеп, берара ямьсез дулап, котырынып алгалый. Газинурныкылар аңа гына күнектеләр инде.

Андый чакларны хуҗасы, аның янына килеп:

– Йә, әйт турысын гына, нәрсә җитми сиңа? Бәйдән ычкындырыйммы? Җибәрсәмме?! Үзеңне үзең күрмисең генә, чып-чын эзвир бит! Бер күрүдә котың алынышлы ерткыч! Җибәрсәм, бөтен әйләнә-тирәне кырып чыгачаксың. Аннары нишләргә? Миңа төрмәдә утырыргамы? Шаярма, малай! Матри у меня! – дип бармак яный.

Ни гаҗәп, хуҗасы килеп шулай башыннан сыпыргач, бармак та янап алгач, Чатан әле генә ду килеп котырынган җиреннән шып тынып кала. Оясы түбәсенә менеп, зур башын алгы аяклары өстенә сала. Уйга кала…

Көзге төн икенче яртысына авышып килә булгандыр. Газинур Чатанның ничектер бик сәер, хәтта беркадәр шатлык белән өргәненә, кемнәрдер белән уйнарга тырышып ыр-ыр килгәненә уянып китте. Әллә умарталыкны басарга килгәннәрме? Анысы да ерак йөрмәс. Шәһәрдә яшьләргә эш юк, урлар нәрсә дә калмады. Вакыт тәгәрмәче, бәлкем, шуңа ямьсез шыгырдый булыр. Караклар әллә гараж ишеген каералармы? Диңгездәге кораб-баржаларны тарттырырдай нык чылбырда утырган бүредән генә түгел, Уссури тайгасы юлбарысы булса да курыкмыйлар бит алар.

Газинурны былтыр да ике кулсыз иткәннәр иде. Гараж капкасын урам яктан каерып кереп, шунда утырган өр-яңа «Жигули»ның биш көпчәген сүтеп алып киттеләр. Хәзер бит караклар да хәтәр һөнәрләренең виртуоз осталарына әверелделәр. Полиция тиз тотып, гараж төбенә китереп бастырды үзләрен. Беркая да эшләмәгән, дүрт яшь кенә малай-шалай. Ә эшләрләр иде, эш юк.

– Минем машина көпчәкләре өчен генә утыртып куя күрмәгез. Берәрне җилкә тамырларына кундырыйк та җибәрик үзләрен, – дип сораган иде Газинур полиция егетләреннән.

– Нигә әле алай? – дип сорады гаҗәпсенеп, тикшерүче егетләрнең өлкәнрәге.

– Бары көпчәкләрне генә салдырганнары өчен мин бик рәхмәтле бу карак егетләргә. Ә шунда гаражга шырпы сызып ташлаган булсалар, машинам да янган булыр иде. Ә көпчәкләрнең яңаларын алырга да була. Машина исән булганда…

– Сезнең сүзгә колак салып, Газинур абый, бәлкем, җибәргән дә булыр идек, – дип елмайды тикшерүче егетләрнең башлыгы. – Сезгә чаклы бу өлгер караклар тагын җиде кешенең гаражларын басарга өлгергәннәр. Аларның фикерләре бөтенләй башкачарак.

Бу юлы да гаражны басарга килмәгәйләре. Газинур почмак як стенада гына эленеп торган түтәсе ярык берданкасын алды. Шунсыз чыксаң, караклар алдында кыен хәлгә калуың бар. Чыксамы?! Ни күрсен! Чатан оясыннан ике генә адым читтә, үзен түр кунагыдай тотып, соры бүре үзе утырып тора. Ә Чатан дөньясын оныткан. Шатлыгы тышка ташый, оясы алдындагы ике бүре егете белән уйный. Дусларча йомшак кына ыр-ыр килүе шуннан икән. Туганлык хисе аларда да шулай көчле, күрәсең.

Газинур башта бөтенләй каушап калды. Аннары гына, исен җыеп:

– Аһ, сезне! – дип кычкырып җибәрде. Шунда ук берне һавага гөрселдәтте.

Гаубицадан аттылар диярсең. Бер генә көпшәле булса да, аның берданкасы бер дә галәмәт каты гөрселди. Атканнан чыккан тавыш әйләнеп килергә өлгергәнче, ишегалдындагы бүреләр, аткан ук булып, койма аша сикерделәр.

Газинур, сигаретын кабызып, Чатан янына килде.

– Кунакларың бар идемени? Әллә әниең дә килгәнме? Улап, үзең чакырдыңмы? Әллә үзе тапканмы?

– Килгән шул. Үзе тапкан. Әни бит! Аналар балаларын ерак Африкадан, Әфганстаннан да эзләп табалар. Куркыттың бит, юньләп сөйләшергә дә ирек бирмәдең. Өеңне күтәреп китмәсләр иде әле! – Чатан, кәефе кырылып, хуҗасы белән сөйләшәсе килмичә, оясы түбәсенә менеп ятты.

Газинурның үзенә дә уңайсыз булып китте, һавага гөрселдәтмәсә дә ярыйсы булган икән. Баласын сагынып, эзләп табып килгән Ана бүре аның хуҗалыгына зыян итмәс иде әле, өеннән чыга-чыгышка шушы хәлне күреп каушап китте шул. Атмаса да ярыйсы буласы икән.

– Эзләп килгәч, әйбәт булган инде. Әниең нәрсә ди соң? – диде Газинур. – Сагындым, диме? Урманга чакырамы?

– Нәрсә дисен. Улым, теге чакта ташлап киткәнем өчен, зинһар, гафу ит, ди. Мин бит сиңа карата ул хыянәтне абыйларыңны саклап калу өчен эшләдем. Хәзер менә үкенәм. Сине юксынып, сине өзелеп сагынып, төннәр буена улап чыккан чакларым күп булды, балам, ди.

– Балам, имеш. Тотып сукага җигәрлек егет бит инде син хәзер. Еламагандыр да әле, әниеңне әйтәм. Тамагы ач чагында, бик ашыйсы килгән чагында улап-улап куя булгандыр.

– Безнең бүреләр ыруы турында шулай дорфа сөйләвеңне гомумән килештермим, хуҗам. Тешкә тия. Үземнең улыйсым килә башлый.

– Әйтәм җирле аны… Бер тотынсаң, кулыма чыбык алмый туктамыйсың улаудан. Абыйларың да килгәннәрмени?

– Килгәннәр шул. Алар да, бик сагындык, диләр.

– Урманда чакта абыйларың алтау иде бит. Мин икесен генә күреп өлгердем.

– Абыйларымның ике генә калуларын әнием, улым, җае чыккан саен мин сезне, юлыгызда очраган кызыл флажоклардан курыкмагыз, дип кисәтә килдем, алар куркуларын җиңә алмадылар, дип аңлатты. Кызыл флажоклардан курыкмаска булган да бит…

– Әниең тагын ниләр сөйләде? – дип кызыксынуын дәвам итте Газинур. – Котырткандыр инде… Карт Ана бүре тагын нәрсә әйтсен.

– Улым, яшәгән җирең коры, тамагың тук икән, диде. Монысы сөенечле. Әмма муеныңда тимер галстук. Балам, шуны бел. Синең шушы тук тормышта яшәвеңне, берәр авылга төшеп, сарык түшкәсе эләктерүгә йә, бөтен көченә ажгырып, урман аланында утлап йөргән пошилар, болындагы атлар көтүенә гомердә бер генә һөҗүм итүгә дә алыштырмас идем. Без бит, балам, читлек эчендә утыру өчен тумаган. Без һавадагы кошлар кебек ирекле, диде.

Чатан әнисе белән туйганчы гәпләшә алмады бит. Шунда инде хуҗасы чак кына чыкмыйча торса.

Ана бүре алар ишегалдына бүтән килмәде. Әмма Газинурларның арт ягындагы текә тауга һәр кичне килеп, шуннан торып ямьсез улап, улын үз янына чакыра башлады, һәр төнне шулай. Газинур, берданкасын тауга таба төзәп, бер-бер артлы атып та карады. Бик исе китте Ана бүренең, һәр кичне, ай калыгу белән, килеп улавын гына белде. Әнисе чакыруына җавап итеп, Чатан да төннәр буе җан өшеткеч ямьсез тавыш белән улап чыга. Түзешле дә, узышлы да булмады бу хәл.

Газинурның:

– Ташла бу юләр гадәтеңне, юкса, тунап, тиреңне салдырам бит, – дип, берәр тапкыр тал чыбыгы белән Чатанга сырты буйлап сыптыруының да файдасы тимәде.

– Чукын! Чәнчелеп кит, алайса! – дип, Газинур бер кичне Чатан муенындагы тимер муенчакны сүтте. – Ләкин алдан ук кисәтәм син киребеткән зимагурны: ул-бу хәтәр хәлләргә тарысаң, безгә үпкәләмә.

Чатан, тәмам акылын җуйгандай, абына-сөртенә, мәтәлеп-мәтәлеп китеп, урманга чапты. Тиз арада әнисен эзләп тапты. Бер-берләренә карата берсе ана, икенчесе бала хисләрен шулай озак сакласалар да, бергә булгач, аларның уртак ашлары пешмәде. Әнисе аны бергәләп дөнья көтәргә, бер табыннан ризыкланырга түгел, ә шушы зирәк акылы-зиһене белән бәйдә саргаймаска, шушы киң дөньяда ирекле булып яшәргә чакырган икән. Җитмәсә, әнисе авырлы да иде. Ярыйсы гына олыгаеп барган көннәрендә хәвеф-хәтәрсез генә бәбәйләргә дип, һәр почмагын яхшы белгән урманның бер аулак, ышык җирендә үзенә ипле генә ятак эзләү белән мәшгуль иде.

Чатан урман сукмагына басуының икенче-өченче көнендә үк башлыклары беренче класслы немец овчаркасы булган, инде ярым кыргыйланып барган этләр өеренә барып кушылмакчы булды. Тагын кая барсын? Ялгызы гына көн итәргә өйрәнмәгән. Полкан өерен тиз эзләп тапты. Көтүгә бер күз йөртү белән исе китте. Әлеге юлбасарлар шайкасында эт-маэмайлар затының нинди генә данлы, атказанган нәсел вәкилләре юк: озынча танаулы, озын сыйраклы сенбернарлар, үз көчләренә ышанган зур гәүдәле лайкалар, аскы иреннәре салынган куркыныч кыяфәтле бульдоглар, нечкә билле эрдельтерьерлар, һәрчак чибәррәк эт егетләре тирәсендә чуалучы бөдрә йонлы, кыска аяклы болонкалар, кыланчык ак пудельләр, солдафон кыяфәтле доглар. Кыскасы, аларны күреп бот чабышлы. Эт-маэмайларның интернациональ дуслыгы! Кешеләр арасындагы категорияләргә күчерсәң, аларны лордлар, маркизлар, бароннар, кенәзләр, графлар дияргә мөмкин булыр иде. Ишләре дә утыз-кырыктан артык.

Шунысы сәер: Чатанны күрүгә, барысы да койрыкларын бот араларына кыстылар. Аңа Полканның гына исе китмәде. Көтмәгәндә-уйламаганда гына аның өеренә килеп кушылган бу очлы колак ялт-йолт күз бүреләр нәселеннән бугай. Булмагае! Бетмәсләр алар төрле килде-китте килмешәкләр. Бер белмәгән, кырыс тормыш шартларында сыналмаган затны ни дип әле төркемгә алырга? Көтүгә аннан бер-бер файда булырмы? Полкан – үз өерендә танылган авторитет. Көтүдә Бөркет, Казбек, Байкал, Рекс кебек, физик яктан Полканга караганда күпкә көчлерәк Себер овчаркалары, сенбернарлар, коллилар бар. Әмма алар барысы да Полканның күзенә генә карап торалар. Аның күңелендә туган нинди дә булса теләген күз карашыннан аңлыйлар, ым гына каксын, шундук үтәргә әзер торалар. Ә бу килмешәк кем? Урманда әллә башка төркемнәр беткәнме? Ни дип әле аның өеренә килеп кушылды? Кешеләр арасында «халыклар дуслыгы» дигән изге төшенчә бар. Ә Полкан баш булган өердә шушы сүзнең тулы мәгънәсендә эт-маэмайлар дуслыгы. Югы – бергә, бары – уртак! Өердәгеләр, бер-берсен ихтирам итеп, үзара тату, дус яшиләр. Мондый тәртипне төркем оешкан беренче көннәрне үк Полкан оештырды.

Әлеге бүре егетенең, рөхсәт тә сорап тормыйча, аның өеренә килеп кушылуына да күз йомар идең. Килеп кушылу белән, ул үзен бик иркен тота башлады. Башлык булырга да нияте бармы? Полкан, усал ырылдап, әлеге килмешәккә көтүдә үз урынын күрсәтмәк, кисәтмәк булды. Килмешәкнең, беркемгә буйсынмыйча, үзен бик иркен тотуына да түзәр идең. Көтүгә килеп кушылу белән, бу затсыз җан Полканның инде күптәннән күзе төшеп йөргән әлеге чибәркәй Чио-Чио-сан тирәсендә бөтерелә башлады.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации