Текст книги "Без дә малайлар идек…"
Автор книги: Амирзян Муталлапов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 7 страниц) [доступный отрывок для чтения: 2 страниц]
БАЛЫКЛЫ КҮЛ БУЕНДА
Кунак малай
Илгизләрнең күршесе Сафураларга кунак малае кайтты. Былтыр җәй буе торып киткән иде, быел бөтенләйгә кайткан, диләр. Эрот атлы ул малай. Мондый ят исемне ишетмәгән авыл малайлары аңа башта «Ират» дип эндәшәләр иде, тора-бара «Ирек» исеме белән йөртә башладылар. Бу исем үзенә дә ошый төште бугай. Өлкәннәр, очрап: «Улым, исемең ничек?» – дип сорасалар, «Ирек» дип җавап кайтара ул. Өлкәннәр шулай бит инде, бер ят бала күрделәрме, төпченергә генә торалар: «Кем баласы?», «Каян кайттың?», «Исемең ничек?» – дип тезәләр генә сорауны. Җавап биреп өлгер генә аларга.
Быел Ирекне тинтерәтмәсләр инде. Бөтен авыл белә аны, халык таный. Үз кеше дияргә дә ярый. Аның кайтуы малайлар өчен дә файдалы: уйнарга бер иптәш арта. Аннары икенче ягы да бар: малайлар Ирекне татарча сөйләшергә өйрәтәләр, ә ул урыс сүзләрен ятлаттыра.
Ирек – шәһәр малае. Шунда туган. Сафураның бертуган сеңлесенең улы. Былтыр чирләштереп торганга, авыл һавасы суласын дип, әнисе Ирекне җәйгә апасы янына җибәргән иде. Быел бөтенләй кайткан. Сәбәбен рәтләп әйтүче юк. Төп хикмәтне ачыклау нияте белән, Илгиз әнисеннән сорап куйды:
– Ирекне ни өчен бөтенләйгә җибәргәннәр?
– Әнисе яшь иргә барган, шуңа улын авылга җибәргән, – дип җавап бирде ана.
– Нигә үзе белән алып китмәгән?
– Малайны сыйдырмаганнар…
Илгиз башкасын төпченмәде. «Бер малайны да сыйдырмаслык иргә нигә барды микән ул апа? Ирек үзе әйтми калмас, сораштырырмын әле», – дип, үз-үзен тынычландырды ул. Ирекнең бөтенләй кайтуына Илгиз шат иде. Мәктәпкә бергә йөрергә иптәш булуына сөенде. Җитмәсә, бер сыйныфта укыячаклар…
Узган ел Иреккә кушамат та тактылар. «Кран» дип йөрттеләр. Күз алдында да әйттеләр. Үпкәләмәде. Көлде генә. Малайлар да шаяртып, үз итеп кенә әйттеләр инде…
Ирекнең авыл мунчасында юынганы булмаган. Бер елны кайткач, Сафура аны беренче итеп мунча керергә җибәргән. Киткән Ирек. Ун-унбиш минут юынганмы-юкмы, кайтып та килгән. Трусиктан гына икән. Сафура сорый тегеннән:
– Нигә киенми кайттың?
– Юынып бетмәдем.
– Юынып бетмәгән килеш, нигә мунчадан чыгасың?
– Мунчаның суы бетте. Ә мин су агызып алырга кран тапмадым.
– Гел беттеме? – дип сораган апасы, хикмәтнең нәрсәдә икәнен сизенеп. Үзенең дә мунчага барасы бар бит әле.
– Совсем, – дигән малай, кул селтәп.
– Һай, анаңның ак сөяге! Бездә кранлы сулар юк, бездә бидрәле сулар гына бар. Чиләк ал да суга йөгер. Бушаткан савытларыңны тутырып бетер, – дип, Сафура малайга су ташытмасынмы.
Мунчаны кабаттан ягарга туры килгән…
Менә шул хикмәтне ишеткәч, малайлар Ирекне «Кран» дип атый башлаганнар иде.
Ирек авыл мунчасының рәтенә тиз төшенде. Тәмен дә сизде. Илгиз белән еш кына икәү керделәр. Кырлач суыгында туңып кайтып, җылы таба алмаган юлчы сыман, дөбер-шатыр чабына Ирек. Ярата малай эссе мунчаны. Авыл мунчасы икенче шул инде. Шәһәрнеке бер якта торсын. Ташларны шартлата-шартлата эссе салып, каен пиннеге белән чат-чот чабынуга ни җитә!
Илгиз дә чабынырга сәпәрәй. Мунчага беренче булып киткәндә, кайчакта: «Эссене безгә дә калдыр», – дигән булалар өйдәгеләр. Шаяртып әйтәләр инде. Әмма Ирек белән икесе кергән очракта калмаска да мөмкин…
Илгиз Ирекне сагынган. Тизрәк күрәсе килә. Үсте микән? Былтыр Илгиздән тәбәнәгрәк иде…
– Әни, Ирек янына кереп чыгыйммы әллә? – дип, киңәш итеп карады ул анасына.
– Иртәгә чаклы түзәрсең әле. Бүген соң инде. Килгәндә дә арыгандыр, бүген ял итсен. Көн бетмәгән, күрешеп арып бетәрсез, – диде ана.
Вакыт чыннан да соң иде. Кичтән ут алмыйча йокларга ятучыларның төш күрер чаклары җитеп килә. Илгиз дә ятты. Әмма озак йокыга китә алмады. Иртәгә булачак очрашу хакында хыялланып яту күздән йокыны качырды. Күпме яткандыр тагын, оеп киткән, ахрысы. Тора-бара шундый тирән йокыга талган, кояш ындыр артындагы биек тупыллар түбәсеннән күтәрелгәнче уянмаган. Уятмаганнар да…
Балыксыз балыкчылар
Кунак малаен күрү исәбе белән Илгиз Сафураларга керде. «Йокысыннан уянды микән?» – дип икеләнгән иде, Ирек күптән торган, чәй эчеп утыралар.
– Менә күрше егете дә керде. Күчтәнәч белән чәй эчерик үзен, – дип каршылады аны Сафура.
Илгиз баш тартты. Юри генә түгел, ихластан. Өстәл яныннан әле генә кузгалган иде. Рәхмәт әйтеп, тәкъдимне кире какты. Иреккә күз салды. Ул бераз ябыгып киткәндәй булган. Буйга да калыккан сыман.
– Безнең Ирек быел озакка кайтты. Бергә уйнарсыз, бергәләп мәктәпкә йөрерсез, бер-берегезгә күз-колак булырсыз, – дип, үзенең теләк-нәсыйхәтләрен җиткерде күрше апа.
– Шулай итәрбез, – дип килеште Илгиз.
Ирек иске дустын күрүгә шат иде. Чәй урыныннан кузгалу белән, балыкка йөрү өчен алып кайткан кирәк-яракларын күрсәтергә кереште. Кораллар җитәрлек иде. Иң кирәге – кармак белән кармак җепләренең төрле юанлыктагысын алып кайткан. Авылда аларны таба торган түгел. Район кибетләренә дә сирәк кайта. Сатуга чыгу белән алып бетерәләр аларны.
– Бу әйберләрдән миңа да өлеш чыгарырсың инде, – диде Илгиз, дустының байлыгыннан бераз көнләшеп.
– Обязательно, – диде Ирек. – Балыкка бергә йөриячәкбез бит…
– Әлбәттә, бергә… Әгәр теләгең булса, бүген үк барабыз, – дип тәкъдим ясады Илгиз.
– Апа, без Илгиз белән балыкка барып кайтыйк әле? – дип, рөхсәт сорады Ирек Сафурадан.
– Барыгыз. Түлке су кермәгез. Күл тирән… Алла сакласын!.. Аннары, Гыйльми абыегызның күзенә дә чалынмаска тырышыгыз. Кыйнавы бар, – дип кисәтә-кисәтә ризалык бирде Сафура.
– Ярар, ярар, – дип, малайлар хатынны тынычландырырга ашыктылар.
Балыклы күл ике авыл арасына урнашкан. Илгиз кечкенә чакта, Таштаудан Мәләкәскә агып төшүче елганы буып, күл ясадылар. Аңа карп маймычларын җибәрделәр. Хәзер алар күпләп үрчеделәр, зур булып үстеләр. Ифрат саллылары бар. Кармак белән генә сөйрәп чыгарырлык түгел кайберләрен.
Күлне Таштау авылы кешесе Гыйльми саклый. Хәтәр кырыс, холыксыз бәндә. Су буенда балык тотучыны күрә калганда, тирә-якны шаулатып тавыш күтәрә. Әйтмәгән сүзе калмый, керендерә генә. Нигә бирегә килдем икән дигән хәлгә төшерә. Кармаклы малайларга да көн күрсәтми. Балыкны көз көне җәтмә белән атналар буе сөзеп тоталар да каядыр илтеп саталар. Хуҗалык рәисе балыкны район түрәләренә өләшә икән, дигән сүзләр дә йөри. Белгән юк, кайсы хактыр?
Курка-өркә булса да, балыкка йөриләр малайлар. Төнлә ераклардан килеп тә балык тоталар, дигән сүзләр йөри. Сүз генә түгел, чындыр ул. Рөхсәт итмәсәләр дә тоталар инде. Белгән юк тагын, кешесенә күрә, бәлки, ташлама да ясый торганнардыр…
Илгизнең үз урыны бар. Тал арасында, ешкынлыкта. Шунда керә дә, кармак ыргытып, тын-тавышсыз утыра. Корыган талчыбыктан көйләнгән кармак сапларын да алып кайтып йөрми. Биредә яшереп калдыра да килгәч тагын рәткә кертә…
Көн аяз, матур иде. Җиле дә исәр-исмәс кенә. Мондый көннәрне карп шәп кабучан. Малайлар яр буйлап кына сыпырттылар күл ягына. Күзгә ташланмаска тырышалар. Очрашуның беренче көне булгангамы, юлда сөйләшергә сүз таба алмыйча аптырадылар. Илгиз ара-тирә эре-эре карплар эләктерүе белән мактанып алды. Ирек үзе хакында бер тамчы сүз ычкындырмады. Ә Илгизнең дустының ни өчен бөтенләйгә кайтуы хакында бик беләсе килә. Әнисеннән ишеткәннәр белән генә канәгать түгел иде ул. Түзмәде, сорады:
– Ирек, ни өчен бөтенләйгә кайтасы иттең син?
– Жизнь шулай кушты, – диде Ирек, сөйләшәсе килмәгәндәйрәк итеп. Бераз тын баргач: – Әни кияүгә чыкты, – дип өстәде.
– Алар белән торып булмыймы?
– Яшь папаша мине не хочет.
– Әниең киткәч, фатирыгызда берәү дә калмадымы?
– Ничек калмасын! Отчим безнең квартирага яшәргә килде. Просто ул мине теләми, – диде Ирек ниндидер бер моңсулык белән. Моңа кадәр ярты ятим яшәгән малайның хәзер тулы ятим калуына чын күңелдән әрнеде Илгиз.
– Да, – дигән булды, башка әйтер сүз таба алмады.
– Беләсеңме, мин хәзер законный Иреккә әйләндем, – диде кунак, Илгизне таң калдырып.
– Ничек?
– Узган ел моннан кайткач, исемне алыштырдым. Хәзер мин Ирек Мортазин булып йөрим. Әнинең кыз чактагы фамилиясен алдым… Гел татарга әйләндем, – дип аңлатты Ирек. Фамилиясе урысныкы иде шул. Кузьмин йөрде.
– Атаң кем булган? – дип сорады Илгиз. – Урысмы?
– Түгел, татарин.
– Чукындырылганмыни?
– Әйе, крещённый, – дип җавап кайтарды Ирек.
– Татарга әйләнеп дөрес эшләгәнсең, – диде Илгиз, дустының гамәлен хуплап.
– Үзең татар була торып, урыс фамилиясе йөртү килешеп бетми инде. Безнең авылдан элек шәһәргә киткән берәү фамилиясенә койрык таккан шулай…
– Ничек?
– Авылда Хәбиров йөргән, ә шәһәрдә Хабировскийга әйләнгән. Аны искә алганда, авыл халкы гел исеме белән атамый, «Ский» дип кенә әйтә. Шулай әйтсәләр, сүзнең кем турында баруын һәркем аңлый.
– Ну и правильно, – дип килеште Ирек әңгәмәдәше белән.
Илгизнең яшеренеп балык тота торган урынына кереп урнаштылар. Кармак җепләрен колгаларга бәйләделәр дә, суалчан саплап, кармакларны суга ыргыттылар. Көне килсә, карп талымсыз: кармак аска төшкәнче үк җимне сөйри башлый. Бүген дә шулай кыланалар. Балык әйбәт кабарга охшап тора.
Иреккә дә каба. Тәҗрибәле балыкчыларча тартып чыгара кармакны. Былтыр лөгатьсез кылана иде. Кармак җепләрен чуалтып, рәтли алмыйча аптырап беткән чаклар булды. Быел Ирек былтыргы җебек малай түгел икән инде.
– Шәһәрдә дә балыкка йөрдеңме? – дип сорады Илгиз, ярым пышылдап.
– Сирәк-мирәк кенә. Су ерак бит безгә.
– Барыштырганың күренеп тора, шомара төшкәнсең.
– Шәһәрдә йөргәннеке түгелдер. Былтыр үзең өйрәттең ич…
Хәтәр шәп карпларны сөйрәп кенә чыгаралар малайлар. Качмый-посмый гына, рәхәтләнеп тотарга иде дә – булмый шул… Гыйльми явыз һич ирек куймый.
– Әллә кайтабызмы? – дип тәкъдим ясады Илгиз.
Аларның капрон чиләкләре тулып килә иде инде.
– Интересно бит. Бераз утырыйк, – дип карышасы итте Ирек.
Илгиз аны аңлый. Балык тоту тансык Иреккә. Үзе дә баш тартмас иде, балыгың белән бергә үзең кабуың бар…
Илгиз шулай уйлап кына бетергән иде, таллар арасыннан Гыйльминең озын гәүдәсе сузылып килеп чыкты.
– Әһә! Эләктегезме? Менә кемнәр икән ярның бу төшен такырайтып бетерүчеләр! – дип, малайларны орышырга тотынды.
– Без түгел… Без беренче тапкыр гына килдек, – дип, көч-хәл белән әйтеп акланырга теләде Илгиз.
– Алдашма! Кемнең күпме йөргәнен мин бик яхшы беләм. Көн саен бинокльдән күзәтеп торам. Кем килгәнен, кем киткәнен язып барам… Син… Кем, Әхтәм малаемы әле? – дип сорады Гыйльми, Илгизнең якасыннан эләктереп.
– Әйе. – Илгиз аның белә торып соравын яхшы аңлый. «Кем килгәнен, кем киткәнен язып барам» дигәне дә дөрес түгел. Күрәләтә алдаша. Мәләкәс ягыннан яр буйлап килүчене Таштаудан һич күреп булмый. Сукмакны уравыч калкулык каплый…
– Ничә яшьтә? – дип кызыксынды Гыйльми.
– Унөчтә.
– Мин синең яшьтә колхоз байлыгын урламый идем, ә ат җигеп эшләп, колхозны баету турында кайгырта идем. Сез корткычлык кыласыз… Бусы кем малае? – дип җикеренде каравылчы, Иреккә бармак белән төртеп күрсәтеп.
– Кунакка кайткан. Кичәгенәк кенә…
– Кемгә?
– Сафура апага.
Сафура Гыйльмигә чыбык очы туган – ерак булса да, үз кеше. Әллә туганлык хисе уянып китте, Гыйльми йомшый төште.
– Ычкыныгыз. Бүлше монда духыгыз булмасын. Әгәр кабат күрсәм, милитсиягә тапшырам, – дип, малайларны күл яныннан куу ягын карады. Малайлар, җиңел котылабыз, ахры, дигән фикергә килеп, кармакларны һәм балыкларны алып кузгалмакчылар иде, Гыйльми аларның өметләрен кисте: – Кармакларга да, балыкларга да сүкәлмисез! – дип кисәтте.
– Ә чиләкләр?
– Балыкларны җиргә түгегез дә чиләкләрне алыгыз. Тагын килсәгез, чиләксез дә калачаксыз…
Балыкны җиргә аударып, башны иеп, буш чиләк селкеп, авылга карап юл тотты малайлар…
Малайлар үч кайтара
– Ике сабыйның кармакларын да, тоткан балыкларын да алып калган теге озын тәре, – дип әләкләште Илгизнең әнкәсе, ире эштән кайтып керүгә.
– Кем тагын? – дип сорады Әхтәм, хатынының сүз агышын төшенеп җитмичә.
– Кем булсын, Гыйльми инде…
– Кул күтәрмәдеме? – дип сорады ата Илгиздән.
– Юк.
– Кармакларны нигә алды?
– Белмим. Кармаксыз калгач йөрмәсләр, дигәндер.
– Менә дурак! Табылмый торган әйберме инде ул?
– Икенче килсәгез, милициягә тапшырам, диде.
– Аның үзен әллә кайчан тапшырасы иде. Күрәләтә күлне талаганы өчен утыртып кына куясы аны, – диде ата, авыр йодрыгы белән өстәлне җиңелчә төеп. Бераз тын торды да, авыр сулап, кул селтәде. – Хәер, милиция аны нишләтсен? Алары да шушы күлдән туеналар бит… Сезнең барлы-юклы балыкны да кем өчендер алып калган инде ул.
– Калды инде, калды, – диде Илгиз, тоткан балыкларының чит кулларга эләгүенә рәнҗи төшеп.
– Туган-тумачаны, дус-ишне, үзенә кирәкле кешеләрне тәэмин итеп тору өчен балык күп кирәк шул, – дип ачуын түкте Әхтәм.
Ашап туйгач та атаның ачуы басылмаган иде әле. «Күпме балык сата… Нәфсесе һич кырлана торган түгел. Сабыйлар тоткан балыкны алып калмаса, ни булган инде?» – дип, ишекле-түрле йөренеп, Гыйльминең тетмәсен тетте Әхтәм…
Илгиз белән Ирек ике атнага якын күл ягына борылып та карамадылар. Гыйльми аларның килүен көтеп, сагалап торадыр сыман тоелды малайларга. Кабат барырга ниятләсәләр, андагы урынны да алыштырырга кирәк булачак. Балык тота алмасак та, утырырга урын булса да көйләп кайтырбыз дигән нияттән чыгып, беркөнне кичкырын күл буена юл тоттылар. Кичкә каршы Гыйльми күл тирәсендә йөрмәс, ихатасында мал-туар белән мәшгуль булыр дигән карашта иде малайлар.
Киттеләр. Гыйльми бинокль турында сүз ычкындыргач, барыбер саклану кирәклеген чамалап, гел яр аслап кына бардылар. Өсләренә генә килеп чыкмаганда, аларны күрә торган түгел иде. Буа өстеннән шуышып чыктылар. Таллыкның иң куе җиренә кереп түнделәр дә күл өстен, яр читләрен күзәтергә керештеләр. Күл тирәсендә җан-тын юк шикелле иде, кинәт ишкәкнең такта көймәгә җиңелчә бәрелеп алу тавышы ишетелде. Шул арада Ирек Илгизнең кабыргасына төртте:
– Күрәсеңме? – диде ул, пышылдап, һәм, башы белән ымлап, күл борылмасыннан чыгып килүче көймәгә күрсәтте.
Күл читләп, каек көймәдә Гыйльми йөзеп килә иде. Ятьмәләрен карый ул. Һәр хәрәкәте уч төбендәге шикелле күренеп тора. Ятьмәдән алып, эре-эре балыкларны көймә төбенә ыргытып кына тора. Малайлар, шыбырдарга куркып, аның хәрәкәтен күзәтәләр…
Ятьмәләрен карап бетергәч, Гыйльми каршыдагы ярга чыкты да көймәдәге балыкларны капчыкка тутыра башлады. Алдан сөйләшеп куелгандыр, шул арада аның янына «Жигули» автомобиле килеп туктады. Аннан малайларга таныш түгел егет, чыгып, Гыйльми янына килде.
– Рәт бармы, абзыкай? – дип сорады.
– Бар, – дип, канәгатьлеген яшерә алмыйча җавап кайтарды Гыйльми.
Алар куркып сөйләшмиләр, шикләнмиләр, биредә үзләрен хуҗа кебек тоталар иде. Үзләренең бакчаларында иркенләп бәрәңге алалармыни?!
– Юлга кайчан кузгаласың? – дип сорады Гыйльми егеттән.
– Бүген үк.
– Нигә иртән түгел?
– Таң белән урында булырга кирәк, эш чыгып тора, – дип җавап кайтарды егет.
– Аңарчы ничек сатып бетермәкче буласың?
– Сатып тормыйм, магазинга сдавать итәм.
– Арзан китмәсме?
– Китми. Сөйләшенгән. Бераз гына кайтыш түлиләр. Ваклап сатканга караганда уңайлырак, – дип тынычландырды егет Гыйльмине.
– Үлчәп тормыйм. Мине алдамассың бит инде? – диде Гыйльми, егеткә карап.
– Шту син, Гыйльми абзыкай! Миңа да ышанмасаң! Изгелеккә явызлык эшлиләрмени?
– Дөрес аңлыйсың икән, – диде Гыйльми, егет сүзеннән канәгать калып.
Тулыр-тулмас ике капчык балык машинаның багажнигына кереп урнашкач, егет Гыйльмигә карап әйтте:
– Иртәгә өеңдә булырга тырыш, кайтышлый ук кагылырмын, – диде.
«Ярар» дигән мәгънә аңлатып, Гыйльми баш селекте.
«Жигули» Чаллы ягына юл алды.
Машина киткәч, Гыйльми көймә төбендә калган балыкларны челтәр капчыкка салды да суга батырды. Капчыкка беркетелгән бау очын яр читендәге талга бәйләде. Көймәсен камышлар арасына кертеп яшергәч, кайту ягына кузгалды.
Малайларда балык тоту кайгысы калмады. Аларга әзере дә бар иде инде. Яшеренгән урыннан шыпан-шыпан гына чыгып, Гыйльми балык калдырган төбәккә килделәр. Челтәр капчыкны күтәрделәр. Андагы балыклар малайларның үзләре белән алып килгән киндер букчаларны шыплап тутырырга җитте…
Хилаф эшкә кул тыксаң, тынычлык югала шул. Курку биләп алды малайларны. Гыйльми арттан килеп тотмагае дигәндәй, йөгерә-атлый сыпырдылар гына. Кайткач, балыкны кулга ничек төшерүләре хакында берәүгә дә сөйләмәскә ант итештеләр. Өйдәгеләр ишетсә, бигрәк яман. «Урланган балык бу, бар, илтеп куегыз», – дип куып чыгарачаклар.
Ахыры ничек килеп чыгасын белмәсәләр дә, малайлар шат иде. Чөнки алар Гыйльмидән үч алдылар…
Илгиз белән Ирек план кора
Үз гамәлләре турында авыз ачмаса да, Илгиз Гыйльминең сату өчен ике капчык балык җибәрүен әйтми кала алмады. Әтисенә сөйләде.
– Кем алып китте? – дип кызыксынды ата.
– Кешесен танып булмады. Мин күргән бәндә түгел. Кызыл «Жигули»га утырып килде. Үлән арасыннан машинаның номеры да рәтләп күренмәде. Алдагы ике саны гына күзгә чалынды, егерме ике иде, – дип, белгән чаклысын җиткерде малай.
– Гыйльминең бертуган сеңлесенең малае инде ул, алайса. Районда яши. Абыйлы-энеле акча сугалар булып чыга. Койрыкларына басарга иде комсызларның! – диде Әхтәм, җирсенә төшеп.
– Милициягә әйтергә кирәк, – диде Илгиз кырт кына.
– Анда әйтүдә хикмәт юк. Гыйльми балык белән аларны да туендыра шул, улым. Ревкомиссия кешеләрен алып барып, сезнең шикелле күзәтеп торганда гына инде. Алар урында ук акт төзеп, эшне судка җибәрергә мөмкиннәр. Һичьюгы, штраф чәпеттерерләр.
– Шөлләтсеннәр иде, ичмасам, – дип, Илгиз әтисе әйткәннәрне хуплады.
Милиция белән дә җиңә алмагач, нинди кеше соң ул Гыйльми? Аны ничек акылга утыртырга? Илгиз белән Ирек әнә шул хакта баш вата башладылар. Уйлаштылар-уйлаштылар да, үзләренчә хәтәр акыллы фикергә килгәндәй булып, Нәсим янына киңәш-табыш итәргә киттеләр.
Нәсим алардан олы. Егет булып өлгереп килә. Малайлар арасында, кырыныштыра да икән, дигән сүзләр йөри. Авылда иң калын тавышлы малай ул. Ни җитте ирләрнекеннән дә гайрәтле аның авазы. Шуңа күрә аны авылда «Левитан» дип атап йөртәләр. Илгиз белән Иреккә менә шушы Левитанның кирәге чыкты. Аларны тыңлап, йомышны үтәве генә кирәк…
Алар Нәсимне өйдә очрата алмадылар.
– Нәсим ферма каралтылары ремонтлаучы ирләргә булыша, – диде әнисе.
Малайлар шунда киттеләр. Биш-алты ир арасында яшьләрдән Нәсим берүзе генә иде. Ял итеп утырган чакларына туры килделәр. Ферма каравылчысы Акмал бабай ниндидер мәзәк сөйли. Аны тыңлаучылар рәхәтләнеп көлеп утыралар иде.
– …Шулай, җәмәгать, теге замандагы Донбасс шахталарында күмер ватып, илне шаулаткан шахтёр татар егете булган. Фамилиясен генә бутап язганнар. Стаханов түгел, Остаханов булган ул. Ханнар нәселеннән, – дип, үз ачышыннан канәгать булып, башта үзе кеткелди иде Акмал бабай. Аның «борчак ярырга» хирыслыгын бөтен авыл белә. Шуңа күрә аның сөйләгәннәрен бүлдерми генә, елмая-көлә тыңлыйлар. Бәхәсләшеп кәефен төшермиләр. Һәр авылда шундыйрак сәер кеше була бит инде. Акмал бабай нәкъ шундыйлар рәтенә кертеп йөртелә. Мәләкәс авылының «Щукарь карты». М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» китабын барысы да укымасалар да, киносын карамаган кеше калмады. Шуннан соң Акмал картка Щукарь атамасы куштылар…
Акмал карт, бөгәрләнеп беткән тимер акчаны уч төбендә әйләндерә-әйләндерә, чираттагы «борчак яруга» керешкәнче, кемдер сорап куйды:
– Нинди зәгыйфь акча ул?
– Ә-ә-ә, моны әйтәсеңме? Истәлекле тимер тиен бу… Күптән түгел, кичкә таба, бераз «төшереп» урамга чыккан идем. Әллә ни ерак китәргә дә өлгермәдем, арттан бер машина түт тә түт. Карт кеше юлдан тиз генә чыга аламыни инде! Өлгерә алмадым. Машина мине төртеп аударды да өстән чыкты да китте. Менә шушы ун тиенлек чалбар кесәсендә иде, чыдый алмаган, мескен, бөгәрләнеп беткән, – диде Акмал бабай, акчаны бармак башы белән генә тоткан хәлдә әйләндерә-әйләндерә күрсәтеп.
Барысы да шаркылдап көлеп алдылар. Аның йомры юморын тыңларга өйрәнгәннәр инде. Каршы килүче дә, төпченергә теләүче дә табылмады. Һәр сорауга хыялый җавап бирәсен беләләр инде аның.
Нәсим бер кырыйда утыра иде. Илгиз аның янына чүгәләде дә җиңеннән тартты.
– Сөйләшәсе сүз бар иде, – диде.
– Сөйлә.
– Яшерен сүз. Тегендәрәк китик…
Илгиз белән Ирек, чиратлаша-чиратлаша, Нәсимгә үз планнары турында сөйләделәр. Нәсим аларны башта җитди төс белән тыңлады, ә аннары шаркылдап көлеп җибәрде. Якындагы тупыл түбәсендә утырган каргалар аның тавышыннан өркеп очып киттеләр. Авылдашлары гына Левитан тавышына күнеккән инде. Аның ягына борылып караучы булмады.
– Ярар, ярар, күрешербез, килегез, – дип озатып җибәрде малайларны Нәсим, көлә-көлә.
Бу дипломатик килешүдән Илгиз белән Ирек канәгать иделәр. Сөйләшүдән риза калулары йөзләренә бәреп чыккан иде…
Гыйльминең комы коела
Гыйльми ятьмәләрен көнгә бер генә тапкыр – кичен генә карый иде. Челтәр капчыктагы балыкларны алып киткәннән соң, ул, эзләп тапмасыннар дип, ятьмәләрен дә күчереп салды, аларны тикшерергә иртән дә, кичтән дә килә башлады.
Атна буе баш ватты Гыйльми: аның балыкларын кем алырга мөмкин? Бала-чага түгел, билгеле. Төнлә алар йөрмәс. Үчлекле кешенең эше булырга тиеш… Шулай уйлый да ул фикереннән тагын кире кайта. Үч итсәләр, ауларны да, көймәне дә гамәлдән чыгарырлар иде.
Төрлечә уйлап карады Гыйльми, әмма төпле бер фикергә килә алмады. Ачуы кабарды мәгәр. Кем икәнен белсә, чәйнәп ташлардай хәлгә килде. Тик, «шикләнәм» дип, теләсә кемгә барып ябышып булмый. Каравыллый торган күлең янында дулатып тукмап, балыкларыңны, ауларыңны алып китәргә мөмкиннәр. Авыз ачып сүз дә әйтә алмыйча калырсың. Дөньясы бозылып бетте, бандитлар белән тулып бара.
Кич аяк юлы басылыр алдыннан, Гыйльми бишекле мотоциклы белән күл янына килеп туктады. Өйгә балык алып кайтасы булганда, шушы әрхәрәй пытырдыгын кабыза ул. Күп чакта велосипед белән йөри. Анысы җиңел дә, тавышсыз да. Ерак арамыни? Аның өеннән күлгә чаклы бер чакрым тирәсе дә юктыр.
Камышлар арасындагы көймәсен ачык урынга чыгарып, ишкәкләрне салды, чалбар балакларын сызганып, яланаяк көймәгә кереп утырды. Кабаланмыйча гына ятьмәләрен тикшереп чыкты. Балык хәтсез күп эләккән. Гыйльминең кәефе күтәренке. Бу балыкларны «очырса», кесә калынаячак, эч җылыначак. Автомобиль сатып алу турында хыяллана ул. Юк-барын түгел, адәм рәтлесе кирәк. Балык акчасын машина өчен аерым җыйнап бара. Былтырдан бирле. Аның да, хәллерәк кешеләр шикелле, өр-яңа машинада җилдерәсе килә. Дошманнар гына түгел, дуслар көнләшеп калырлык булсын…
Гыйльми ярга чыкты. Көймәдәге балыкларны капчыкка салды. Тулыр-тулмас кечерәк ике капчык йөк барлыкка килде. Мотоциклын капчыклар янына алып килү өчен кузгалган гына иде, колак төбендә генә диярлек куәтле тавыш яңгырады:
– Каптыңмы, карак! Иптәш милиционер, тот, тот, әнә бур, – дигән сүзләрне ишетүгә, Гыйльми һушын җуйгандай булды, тез буыннары йомшап, аяклары гәүдәсен күтәрә алмас хәлгә килде. Уйлап торырга вакыты юк иде. Башта бер генә фикер: мотоциклны тиз генә кабызырга да исән чакта моннан таярга… Каушавыннан бер мәлгә ни кылырга белмичә аптырап калды. Кабаланганда матае да карыша бит. Ярый тауга түбән куйган иде, бәхетенә, тиз кабынды. Шул калын тавыш тагын яңгырый: – Карак кача, тизрәк, тизрәк!..
Ул да булмый, ату тавышы яңгырый. Моны ишетүгә, Гыйльминең җаны табан астына төште. Бала-чаганың котын ала торган «батырлыгы»ның эзе дә калмады. Гыйльми, артына да әйләнеп карамыйча, авыл ягына ычкынды. Ул күздән югалгач, куаклар арасыннан өч «баһадир» – Илгиз, Ирек, Нәсим килеп чыкты. Нәсим капчыкның зурысын иңсәсенә салды, кечерәгенә Илгиз белән Ирек ябышты. Велосипедларын буаның түбән ягындагы таллыкка яшергәннәр иде. Капчыкларны шуларга утыртып, авылга юнәлделәр.
– Балыкларны кая куеп бетерербез икән? – дип сүз катты Илгиз Нәсимгә.
– Бар әйберне юк итү җайлы. Анысы өчен хафаланма. Үзебезгә җитәрлеген алырбыз да калганнарын карт-карчыкларга, ялгызак-ятимнәргә таратырбыз. Бер тапкыр рәхәтләнеп балык ашарлар, ичмасам, – диде Нәсим.
Бу фикерне иң акыллы киңәшкә санап, аның белән килештеләр.
Малайларның кәефләре күтәренке иде. Бернәрсәдән курыкмастай кыланган Гыйльмине дә утлы табага бастырдылар бит. Күл буена килмәстәй иттеләр.
– «Ёлка» шартлаткычының тавышы алагаемга гөрселдәде. Чын мылтыктан аткандай килеп чыкты. Гыйльми артына чүт егылмады, – диде Илгиз, планнарының уңышлы килеп чыгуына куанып.
– Ярый, мотоциклы кабынды. А то җәяү йөгерә иде, – дип өстәде Ирек.
– Шәп сабак булды Гыйльмигә. Түлке авызыгыздан сүз чыкмасын. Белсәләр, безне милиция юлында йөртеп тинтерәтәчәкләр, – дип кисәтте Нәсим.
– Шту син! Ләм-мим. Шулаймы, Ирек?
– А как же!..
Малайлар балыкны килешенгәнчә бүлделәр. Үзләренә артыгын алмадылар.
Шулчаклы балыкны «Кармакка тоттым» дип өйдәгеләрне ышандырып буламыни? Балыкны авылда иң мохтаҗлар дип саналган кешеләргә таратып чыктылар. Биргәндә кисәттеләр:
– Берәүгә дә сөйләнмәгез. Балык тотарга рөхсәт ителми. Безгә сүз килмәсен, – диделәр.
– Кая ул! Рәхмәт кенә берүк, – дип, күчтәнәчне бик сөенеп кабул иттеләр.
Утырма кызы
Илгиз көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләргә чыккан иде, Таштау ягыннан кайтып килүче сабакташы Алсуны очратты.
– Бу арада гел күргән юк сине. Кая югалдың? – дип кызыксынды малай.
– Таштауда булдым, – дип җавап кайтарды кыз.
– Озак тордыңмыни?
– Бер атна.
– Хәтсез икән. Нигә шулчаклы?
– Утырмага бардым.
– Нинди утырма? – дип гаҗәпләнеп сорады Илгиз. Аның бу сүзне беренче тапкыр ишетүе иде.
– Авылда яшәп, шуны да белмисеңмени? – дип көлде кыз.
– Чынлап белмим.
– Элек озаклап кунакта яткан кызларны «утырма кызы» дип атаганнар. Мин дә шуңа кердем инде. Аңладыңмы?
– Аңладым… Кемнәргә бардың?
– Белмәгән кебек төпченәсең. Минем әни Таштауныкы бит. Бабакайларда булдым. Абзыкайларга да керештердем…
– Абзыкаң кем инде?
– Безнең классташ Рәзифләр… Гыйльми абыйны беләсеңме? Шуның малае.
– Күл каравыллаган Гыйльмиме?
– Нәкъ үзе.
– Бу тирәдә аны белмәгән кеше бар микән?
– Хәзер ул күл сакламый инде.
– Нишләп?
– Браконьерлар атып үтерә язганнар.
– Кайчан?
– Байтактан инде…
Илгиз белән Ирек шушы арада ике тапкыр балыкка бардылар. Күл янында берәүне дә очратмадылар. Камышлар арасында Гыйльминең көймәсе дә юк иде. Икенче урынга күчергәндер, дигән фикердә иде малайлар. Гыйльми күл буеннан бөтенләй сыпырткан икән, алайса.
– Күлне хәзер кем карый икән? – дип кызыксынды Илгиз.
– Аучы Сабит абыйны куйганнар. Мылтыклы кеше кирәк, дигәннәр, – дип җавап бирде Алсу.
…Мылтыклы булса да, Сабит малайларга каныкмады. Кармак белән тотучыларны күрмәмешкә салышты. Тарсынмады. Бала-чага кармак белән тотканга гына бетә торган түгел иде инде күлдәге балык. Ә менә читләрне тыйды. Күренгәнен берен кире борды. Шәһәр ягыннан юл тотучылар да булыштырды. Сабит аларны: «Егетләр, миңа үпкәләмәгез, машинагыздан колак кагасыгыз килмәсә, күл ярына аяк басмагыз», – дип кисәтте. Аның сүзләре тәэсир иткәндер, соңгы вакытта күл тирәсендә машина эзләре күренми.
Илгиз белән Ирек укулар башланганчы балыкка йөрделәр. Көн саен түгел түгелен. Илгиз мәктәп бакчасында ике атналык практика үтте. Мәктәп үзләре авылында түгел бит. Өч чакрымдагы Ярмәкәйдә. Анда барып кайтуга, көн уза да китә.
Ярмәкәй мәктәбендә өч авыл балалары укый. Ярмәкәйнең үзеннән тыш, Таштау һәм Мәләкәс авылларыннан йөриләр. Мәләкәс Илгизләр авылы инде. Авыллар бер-берләренә өчпочмак ясап урнашканнар. Ярмәкәй Мәләкәскә өч чакрым, ә Таштауга шуннан бераз гына ераграк. Мәләкәс белән Таштау арасы ике чакрым. Шушы ике авыл арасында балыклы буа. Ул Мәләкәс басуына буылса да, Таштауныкы итеп атап йөртелә. Моның ни өчен алай икәнлеген белүче юк. Хәер, белергә теләмиләр дә. Һәр ике авыл үзенеке итеп кабул итә аны. Кыр ягына урнашкан бу авылларның күзгә күренерлек бердәнбер сулыклары шушы инде. Башкача тагын кая барсыннар?
Таштаудан Гыйльми малае Рәзиф тә мәктәп бакчасында Илгиз белән бергә эшләде. Өс-башы ыспай малайның. Шуңадыр инде ул үзен башкалардан өстен күрсәтергә тырышты. Тәкәбберлеге көчле. Ләкин аңа игътибар итмиләр. Дөресрәге, аның кыланмышын күрмәмешкә салышалар.
Илгиз бер тапкыр аннан сораштырып карады:
– Әтиең күлне каравыллыймы әле?
– Юк.
– Нишләп?
– Икенче эшкә куйдылар.
– Кая?
– Пожарник ул хәзер.
– Күл буенда әтиеңә атканнар икән, дигән сүз йөри иде, дөрес булганмы соң?
– Кем әйтә? – диде Рәзиф, бу сүзне беренче тапкыр ишеткәндәй гаҗәпсенеп.
Илгизнең Алсу исемен атыйсы килмәде.
– Безнең авылда теләсә кем әйтә, – дигән булды.
– Пүчтәк! Милиция тоткан инде аларны, – диде Рәзиф, эре генә кыланып.
– Кемнәр булганнар?
– Кызыксынмадым. Миңа нәрсәгә кирәк? – диде ул, сер бирәсе килмичә.
Илгизгә җиңел булып китте. Белмиләр дә, шикләнмиләр дә. Гыйльми үзенең этлеге ачылудан куркып чәпчеп йөрми, тикшертергә дә уйламый, димәк.
Мәктәп бакчасында эшләү вакыты чыга дип торганда гына, Илгизнең пәкесен урладылар. Эшкә керешкәнче балалар, өсләрен чишенеп, киемнәрен бер урынга калдыралар. Илгиз дә курткасын шунда куйды. Пәке куртка кесәсендә иде. Кемнеңдер кулы кай арададыр кесәсенә кереп чыккан.
Әлбәттә, малайлар эше. Тик кайсысы чәлдерергә мөмкин соң? Биредә Илгиздән башка унике малай бар. Шулай да Илгизнең күңеле Рәзифкә йөгерде. Аның «озын куллылыгы» сизелештерә иде. Класста югалган вак-төякләрне моңарчы шуннан күрделәр. Әмма очына чыга, бурлыгын раслый алмадылар. Болай карап торганда Рәзиф хилаф хикмәт кылырдай малайга гел тартмаган. Хәерче баласы булса бер хәл иде…
Урлашканда тотылмаган бур бур түгел. Илгиз берәүгә дә бәйләнә алмады. Казандагы абыйсы бүләк иткән, малайларның күз явын алырдай бизәкле саплы пәке иде. Авыз суларын агызып кызыгып йөриләр иде дә, менә хәзер ул пәке юк инде…
Бик авыр булды Илгизгә. Пәке югалуын сизүгә күңеле тулып, тамак төбенә төер утырды. Әмма хәлен сиздермәде, сер бирергә теләмәде. Кайткач хәлне әтисенә аңлатты. «Юбалгыланып йөрисең», – дип ачуланып ташлар дигән иде, ата көрсенеп кул гына селтәде.
– Бәләкәй чакта андый хикмәтләр була инде, улым. Кайгырма, икенчене алырбыз. Иң мөһиме – бәхетеңне урламасыннар, – дип тынычландырды ата малаен.
Пәке сере ачыла
Бер атна укыганнар иде, икенчесендә мәктәп балаларын бәрәңге басуына эшкә җибәрделәр. Бу вакытта ел саен шулай. Сүздә генә: «Колхоз бәрәңге алып бетерде», – дигән булып сөйләшәләр. Чынлыкта исә бәрәңгене укучылар ала. Юка иңсәле, нәзек бармаклы балаларның риясыз көче керә бу эшкә. Аларның хезмәтен тиешенчә бәяләп бетерүче генә юк. Яңгыр яуса да, кар яуса да басуда алар…
Ярый әле быелгы сентябрь миһербанлылык күрсәтә. Көннәр матур, җәйдәгечә аяз, җылы тора. Үз күңелләрен үзләре күтәреп, шау-гөр килеп эшлиләр балалар. Ярмәкәй басуында бәрәңге чүплиләр. Басу Мәләкәс ягында. Илгизләргә кайту өчен ара якын. Бүген кыскарак эш көне чутлана. Иртәгә якшәмбе. Ял итәчәкләр. Шуңа бүген балаларның кәефләре күтәренке. Алтынчы сыйныф укучылары өчен атна буена басуда чокыну уен эш түгел. Арыйлар да, ялыгалар да. Ял бик кирәк…
Илгиз белән Ирек эшләрен төгәлләделәр дә, бергәләп кайту өчен, Алсуны көтә башладылар. Кыз малайларның ниятен сизде булса кирәк:
– Мине көтмәгез, авылга кайтмыйм бүген, – диде, кайта торыгыз дигәндәй кул изәп.
– Нишләп?
– Таштауга барам, Рәзиф белән кайтам, – диде Алсу.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?