Электронная библиотека » Фагима Хисамова » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 6 октября 2022, 10:20


Автор книги: Фагима Хисамова


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 14 страниц) [доступный отрывок для чтения: 4 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Тарихи фонетика

Сузык авазлар һәм аларның тарихы (Вокализм)

Төрки телләрдәге сузык авазлар системасы, аеруча Идел буендагы төрки телләрдә сузыкларның системалы үзгәреше тарихи фонетика фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Чагыштырмалы-тарихи ысул таләпләре буенча, бер уртак нигез телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең структур үзенчәлекләре борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә өйрәнелә, шуңа бәйле рәвештә башлап борынгы төрки нигез телгә хас авазлар системасын (сузык авазлар һәм тартык авазларны) һәм аларның татар теле авазларына мөнәсәбәтен ачыклау бурычы килеп баса.

 
Борынгы төрки нигез телгә хас сузык авазлар,
аларның саны, составы һәм төп билгеләре
 

Алдагы бүлекләрдә әйтелгәнчә, борынгы нигез телнең структур үзенчәлекләрен ачыклау реконструкция алымы белән башкарыла. Төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасын өйрәнүгә багышланган иң соңгы хезмәтләрдә борынгы төрки нигез тел өчен хас 16 сузык аваз китерелә. Аларның составы түбәндәгечә:

аä о ö у(ы) i u ü

а: е: о: ö: у:(ы) i: u: ü:

ягъни борынгы нигез телдә 8 озын һәм 8 кыска сузык булган[18]18
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 65.


[Закрыть]
. Кайбер галимнәр тугызынчы сузык, киң әйтелешле ē   сузыгы да булган дигән карашта торалар. Югарыдагы авазлар составыннан күренгәнчә, соңгы хезмәтләрдә нигез телдә кыска ä   сузыгы һәм озын е: сузыгы булган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта борынгы ä, е: сузыкларының хәзерге төрки телләрдә төрле дәрәҗәдә үзгәрешләр кичерүе дәлилләнә[19]19
  Карагыз: Шунда ук. – 18–23 б.


[Закрыть]
. Төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзегән галим Э.  В.  Севортян исә борынгы нигез телдә ä авазы булмаган, киң әйтелешле ē   авазы беренчел булган дигән карашта тора һәм борынгы төрки тамыр сүзләрне ē авазы белән реконструкцияли. Бу очракта ул ä    авазы кулланылган дип исәпләнгән сүзләрдә хәзерге күпчелек төрки телләрдә киң әйтелешле ē   куллануга нигезләнә.

Беренчел озын сузыклар төрки тел белемендә шулай ук галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән катлаулы мәсьәлә булып санала. Сузыкларның нигез телдәге озынлыгы-кыскалыгы, мәгълүм булганча, фонологик сыйфатка ия булган, ягъни бер үк авазның озын яки кыска әйтелеше мәгънә аеруга хезмәт иткән. Мәсәлән:

*а: tисем (имя) *аt ат (лошадь)

*o: t ут (огонь) *оt үлән (трава)

*а:č ач (голодный) *аč ач (открыть)

*qa: b кап (коробка) *qap кап (кусать) һ. б.

Әмма төрки телләрнең тарихи үсеше дәвамында күпчелек телләрдә озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Аерым алганда, галимнәр мондый телләргә кыпчак телләрен кертәләр. Хәзерге төрки телләрдән беренчел озын сузыклар саф хәлендә бары тик төрекмән һәм якут телләрендә генә сакланып калган. Аерым төрки телләрдә һәм борынгы язма истәлекләрдә шул ук вакытта озын сузыкларның эзләрен табалар[20]20
  Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 47–59.


[Закрыть]
. Әйтик, чуаш телендә борынгы озын сузыклар булган, сүзләрдә сүз уртасында в протеза (эпентеза) урын алган, ә якут телендә, беренчел озын сузыклар үзләре кулланылудан тыш, аерым сүзләрдә озын сузыклар урынында күтәрелмә дифтонглар барлыкка килгән.

Чуаш телендә:



Якут телендә:



Төрек телендә борынгы озын сузыкларның билгесе саклану, сүзгә кушымчалар ялганганда, саңгырау йомык тартыкларның яңгыраулашуында чагыла: ot – odu (ут – уты), but – budu (бот – боты), süt – südü (сөт – сөте) һ.  б.

Тува телендә борынгы озын сузыклар фарингальләшмәгән, кыска сузыклар фарингальләшкән.

Төрки телләрдәге беренчел озын сузыклар мәсьәләсен башлап өйрәнгән галимнәрдән О. Бётлингк фонологик озын сузыкларны татар теленең мишәр диалектында (Нижгар сөйләше) таба. Әмма соңгы еллардагы хезмәтләрдә бу караш инкяр ителә, әлеге сөйләштәге иренләшкән сузыкларның озын әйтелүе (йоок, боолмады рәвешендә) Идел буендагы сузыклар үзгәрешенең борынгы төрки телгә мөнәсәбәттә төгәлләнмичә калуы белән аңлатыла[21]21
  Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 26.


[Закрыть]
.

Озын сузыкларның язма истәлекләрдә чагылышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:

а) борынгы рун язмаларында озын сузыклар махсус график билге белән бирелгән, ә шул ук позициядә кыска сузыклар аерым хәреф белән күрсәтелмәгән;

ә) гарәп язулы истәлекләрдә аерым сүзләрдә озын сузыклар икешәр хәреф белән күрсәтелү очраклары бар: تاا ат (исем); چاا ач (голодный) һ.  б.

А. Рона-Таш, мәсәлән, М. Кашгари сүзлегендә озын сузыкларның махсус хәреф белән, ә кыска сузыкларның фәтхә яки кәсрә билгесе белән бирелүен искәртә[22]22
  Рона-Таш А. Лекции по исторической фонетике тюркских языков (рукопись). – Сегед, 1980.


[Закрыть]
.

Татар телендә борынгы озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Шулай да, алда күрсәтелгәнчә, озын сузыкларның кайбер эзләрен аерым омоним сүзләрдә күрергә мөмкин: *а: t исем, at ат, *o: t ут, ot ут (үлән) һ.  б.

Шул рәвешле, галимнәр беренчел озын сузыкларның төрки нигез телгә үк хас бик борынгы күренеш булуын һәм хәзерге көндә аларның күбрәк угыз төркеме телләрендә сакланып калуын билгелиләр. Аерым төрки телләрдә озын сузыкларның сакланмавын аңлатканда, беренчел озынлыкның борынгы нигез телдә үк региональ, ягъни диалекталь күренеш булу мөмкинлеген дә инкяр итмиләр.

Беренчел озын сузыклардан тыш, хәзерге аерым төрки телләрдә икенчел озын сузыклар да барлыкка килгән. Алтай, тува, якут, кыргыз, хакас телләрендәге бу үзенчәлек комбинатор сәбәпләргә бәйле, ягъни алар, кагыйдә буларак, сузык-тартык авазларның үзара берегүе нәтиҗәсендә ясалганнар. Мәсәлән, тува телендә *büjük > bü:k бөек, *čаğуr > čа: r чагыр, *oğul > о: l ул (сын) һ.  б.

Сузык авазлар, билгеле булганча, үзләренең сыйфаты, ягъни әйтелеш үзенчәлеге буенча, озынлык-кыскалыктан тыш, рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү кебек дифференциаль билгеләр буенча характерланалар. Төрки нигез телдәге сузыкларның әйтелеше бу җәһәттән түбәндәгечә:

*а – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшмәгән аваз, ул, хәзерге татар теле белән чагыштырганда, иренләшү төсмереннән тыш, ачык әйтелгән. Күпчелек төрки телләрдә бу аваз шул хәлендә сакланган;

*ä – алгы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле) аваз, хәзерге вакытта азәрбайҗан, татар, уйгур һәм өлешчә төрекмән һәм татар телләрендә сакланган;

*ē; Э. В. Севортян киң әйтелешле ē авазын *ä авазына мөнәсәбәттә беренчел дип саный, хәзерге төрки телләрнең күбесендә ä авазы урынында кулланыла;

*u (у) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез;

*ü (ү) – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*о – арткы рәт, түбән күтәрелешле (киң әйтелешле), иренләшкән сузык аваз, төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән[23]23
  Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.  :  Наука, 1970. – С. 143–158.


[Закрыть]
;

*ö – алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз (күпчелек), төрки телләрдә үзгәрешсез саклана;

*i – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, үзгәрешсез саклана, Идел буендагы төрки телләрдә үзгәреш кичергән;

*у (ы) – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән, әйтелеше буенча рус телендәге авазына охшаш, күпчелек төрки телләрдә үзгәрешсез саклана, татар, башкорт телләрендә сыйфат үзгәреше кичергән.

Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше

Татар телендәге сузык авазлар, ягъни вокализм системасы, саны, составы ягыннан борынгы нигез телгә барып тоташа һәм аның үзенчәлекле дәвамы булып тора. Хәзерге татар телендәге сузык авазлар төп дифференциаль билгеләре буенча да нигез телгә якын торалар, ягъни алар шулай ук рәт, күтәрелеш, иренләшү-иренләшмәү белән характерланалар. Татар телендә сузык авазларның дүртенче билгесе – озынлык, кыскалык – соңрак, авазларның тарихи яктан системалы үзгәрешенә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Шул ук вакытта татар телендәге сузыклар үзләренең әйтелеш үзенчәлекләре һәм яңгырашы (ягъни сыйфаты) буенча төрки нигез телдәге сузыклардан гына түгел, хәзерге күпчелек төрки телләрдән дә шактый аерылып торалар. Бу күренеш фәндә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше дип атала.

Төрки телләрдә авазларның тарихи үзгәрешләре чагыштырмалы грамматика буенча соңгы елларда чыккан тикшеренүләрдән, җентекле итеп, А. М. Щербак хезмәтләрендә яктыртыла[24]24
  Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 143–158.


[Закрыть]
.

Сузыклар тарихын тикшергәндә, кагыйдә буларак, бер иҗекле тамыр сүзләр яки күп иҗекле сүзләрнең беренче иҗеге китерелә. Моның сәбәбе: төрки телләр кебек агглютинатив телләрдә сүзнең икенче, өченче иҗегендәге авазларның үзгәреше сингармонизм законына яисә башка төрле ассимилятив үзгәрешләргә бәйле булуы исәпкә алына.

Идел буендагы төрки телләрдә (татар, башкорт, чуаш) сузык авазларның системалы үзгәреше – сузыклар күчеше    – хәзерге фәндә төрки нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö    сузыкларының тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Аерым алганда, татар телендә бу үзгәрешләр түбәндәгечә чагыла:



Алдагы этапта нигез телдәге тар әйтелешле u (у), ü (ү)    авазлары тараялар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияле) урта күтәрелештәге ŏ, ө авазлары кебек яңгыраш алалар:




Борынгы төрки телдәге *ä авазы шулай ук тараю кичерә һәм i (и) авазына күчә:



Нигез телдәге *i авазы беркадәр киңәя һәм бик кыска әйтелешле ĕ авазына күчә:



Татар телендәге сузыкларның нигез телгә карата бу рәвешле үзгәрешен түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:



Китерелгән схемадан күренгәнчә, күчеш процессында ике сузык – а һәм ы авазлары гына үзләренең сыйфатын өлешчә саклап калганнар, һәм, шул ук вакытта *ä > и һәм *i > ě авазларының үзара күчешен исәпкә алсак, хәзерге телдәге ә   авазының килеп чыгышы аерым сорау тудыра.

Төрки телләрнең тарихи фонетикасына караган хезмәтләрдә Идел буендагы төрки телләрдә сузык авазларның бу рәвешле тарихи үзгәреше, аның сәбәпләре турында күптөрле фикерләр бар. Башкорт галиме Җ. Г.  Киекбаев, мәсәлән, әлеге телләрдә беренчел озынлыкның югалуын һәм басымның беренче иҗектән соңгы иҗеккә күчүен төп сәбәп итеп китерә[25]25
  Киекбаев Д. Г. О передвижении гласных в башкирском языке   // Учёные записки Баш. гос. пед. инс-та. – 1956. – вып. VIII.


[Закрыть]
. Телнең үз эчендә барган спонтан үзгәрешләрдән тыш, Җ.  Киекбаев һәм кайбер башка галимнәр субстрат теориясен, ягъни башка телләр тәэсирен дә искә алалар.

Бу җәһәттән А.  М.  Щербак, мәсәлән, сузыклар күчешендә фин-угор телләренең тәэсирен инкяр итмәгән хәлдә, телнең эчке закончалыклары да әһәмиятле роль уйнаган дигән карашта тора[26]26
  Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л.: Наука, 1970. – С. 150.


[Закрыть]
. Соңгы вакытларда чыккан хезмәтләрдә күбрәк татар, чуаш, башкорт телләрендә барлыкка килгән бу фонетик закончалыкның (сузыклар күчешенең) төп чыганагы борынгы болгар теле булган һәм ул киң сузыкларның тараюыннан башланган дигән фикер өстенлек итә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган күп томлы хезмәтнең иң соңгы йомгаклау томында (6   т., 2006) Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенең башлангыч сәбәпләре турында шундый фикер китерелә: «Судя по предположительной хронологии процесса, трудно решить, явился ли индуктором этой редукции именно среднечувашский язык (болгар теле күздә тотыла. – Ф.  Х.), или, наоборот, такое развитие было принесено с Востока очередной волной кыпчаков…»[27]27
  СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюрского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 224.


[Закрыть]

Сузыклар күчешенең хронологик чикләренә килгәндә, классик тюркология фәнендә бу күчеш чагыштырмача соң – ХIII – ХIV йөзләр чигендә төгәлләнгән дип раслана. Кайбер галимнәр аны тагын да соңрак чорларга нисбәтлиләр. Бу мәсьәләгә башка төрлерәк карашлар да бар. Алар башкорт галиме Ә. Ә. Юлдашев һәм татар галиме Р. Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә китерелә. Р. Г. Әхмәтьянов үзенең татар һәм чуаш телләрен тарихи юнәлештә чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә бу телләрнең үзенчәлекле вокализмы формалашуның хронологик чикләрен VII–XVIII йөзләр дип билгели[28]28
  Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 18.


[Закрыть]
. Ә. Ә. Юлдашев төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасында басылган күләмле хезмәтендә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар үзгәрешенең бик соң барлыкка килгән яңа (инновацион) күренеш түгеллеген, ә борынгы нигез телгә үк хас булган региональ үзенчәлек икәнлеген дәлилли[29]29
  Юлдашев А. А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма // СИГТЯ. Фонетика.   – М.: Наука, 1984.– С. 106–169.


[Закрыть]
. Шундый ук фикер Р.  Г. Әхмәтьяновның 2003 елда басылган хезмәтендә дә китерелә. Биредә ул хосусән сузыклар үзгәрешенең төп чыганагы шул төбәктәге бик борынгы татар теле булган дигән карашны белдерә: «Бу күчешнең уртак сәбәбе – чыганагы, һичшиксез, бердәй. Ул чыганакның тулы гәүдәләнеше (бигрәк тә э>и // и>ĕ параллель күчешләре) башлыча татар телендә. Уртак чыганак тел татар теле булган! Урта Идел-Урал регионында иң борынгы төрки тел дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)»[30]30
  Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.


[Закрыть]
.

Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика

а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы – арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°лāр, ба°рга°ннāр, ба°ла°лāр. а авазының о-лашуы, – сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а – о   авазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й – уйх, а°лма – улмă, а°қтар – ухтар һ. б.

Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.

Идел буендагы төрки телләрдән тыш, а авазының иренләшүе үзбәк телендә системалы чагылыш таба (а – о), һәм ул иран телләре (таҗик теле) тәэсире буларак карала.

Татар теленең көнбатыш (мишәр) диалектында сыйфаты буенча нигез телдәге а авазына тәңгәл ачык а авазы саклана. Иренләшмәгән нык ачык а шулай ук урта диалектның Нократ-Кистем, Бастан, Нагайбәк, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә кулланыла һәм Себер татарлары диалектлары өчен хас. Кимрәк дәрәҗәдәге ачык а авазы Камышлы, Каргалы һәм Әстерхан сөйләшләрендә теркәлгән[31]31
  Карагыз: Тумашева Д. Г. Диалекты сибирских татар. – Казань, 1977. – С. 36–77; Бурганова Н. Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. – Казань, 1985. – С. 5; Юсупов Ф. Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре. – Казан, 1979. – 21 б.


[Закрыть]
.

Татар теле, аның диалектлары һәм сөйләшләре кысасында бер үк а авазының күптөрле әйтелеш вариантлары татар халкы формалашуда төрле кабиләләр катнашу белән аңлатыла һәм, әйтик, Дөбьяз сөйләшендәге кебек нык ачык а авазының саклануы борынгы нугай теле йогынтысы буларак карала.

Борынгы *а авазының тарихи үзгәреше татар телендә шулай ук аның нечкәрүе һәм ә авазы белән тәңгәлләшүендә дә чагыла.

ә авазының тарихы. Хәзерге телдәге ә авазы – үзенең төп билгеләре буенча алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, чагыштырмача озын сузык аваз. Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчешенә мөнәсәбәттә борынгы *е(ä) авазының – и   авазына, ә борынгы *i авазының кыска әйтелешле ě авазына күчешен искә алсак (*е(ä)>и; *i>ě), хәзерге телдә ә авазының килеп чыгышы, чыннан да, сорау тудыра һәм махсус тикшерүне сорый.


Хәзерге фәндә борынгы төрки нигез телдәге *а авазының палаталь пары урынында күбрәк *ä авазы түгел, киң әйтелешле *е: авазы китерелә. Ә *ä авазы *е: авазының алга таба киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән дигән караш өстенлек итә. А.  М.  Щербак исә *ä авазын архетип, ягъни беренчел булган дип саный. Фәнни хезмәтләрдә шулай ук, бу карашларның синтезы рәвешендә, борынгы телдә кыска *ä авазы һәм озын *е: авазы булган дигән караш та урын ала[32]32
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 88–92.


[Закрыть]
.

Сузыклар күчеше кануны буенча төрки нигез телдәге *е(ä)    авазы татар телендә системалы үзгәреш кичерә, ягъни ул тар әйтелешле и авазына күчә (*е(ä) > и):

*beŝ (bäŝ) > биш *e: l (äl) > ил

*ben (bän) > мин *be: l (bäl) > бил

*sen (sän) > син *te: g (täg) > тик һ.  б.

Аерым сүзләрдә исә бу авазның борынгыча яңгырашы, ягъни ачык ä(ә) авазы саклана: Тәңре, сәке (диалектларда сике), кәлтә, тәкә, кәләш, әпәй, тәкле, кәмә, кәртә (киртә), кәбән (кибән), тәвә (дөя), китмән һ.  б. Көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә хәзерге татар әдәби телендәге и авазы урынына киң әйтелешле ē () авазының кулланылуын шул ук борынгылык тәэсире дип карарга мөмкин: нэк (ник), бэк (бик), кэре (кире), йэмеш (җимеш)[33]33
     Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 185 б.


[Закрыть]
һ. б.

Әдәби телдәге и авазы урынында киң әйтелешле э авазының кулланылышы шулай ук урта диалектның Нократ сөйләшендә дә теркәлгән[34]34
  Шунда ук. – 146 б.


[Закрыть]
. Шул ук сөйләштә ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә тараюы исә (пирэмэч, килэлэр, күрсэтэ)[35]35
  Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре.  – Казан: Мәгариф, 2003. – 126 б.


[Закрыть]
, борынгылык күренеше булудан бигрәк, ассимилятив үзгәрешләргә тартым, ягъни тар сузыклар янында ачык ә авазының икенчел тараюы барлыкка килгән.

Шул рәвешле, борынгы киң әйтелешле *ä авазының, татар телендә системалы үзгәреш кичереп, аерым сүзләрдә генә саклануын һәм кайбер сөйләшләрдә борынгылык күренешенең үзенчәлекле чагылыш табуын искә алсак, хәзерге телебездә ачык ä(ә) авазының сүздәге төрле позицияләрдә һич чикләүсез актив кулланылышын ничек аңлатырга соң?


Бу мәсьәләдә галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Мәсьәләгә иң тулы аңлатма Р. Г. Әхмәтьяновның хезмәтендә[36]36
  Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 30.


[Закрыть]
китерелә. Ул хәзерге татар телендә ә авазының төп өч чыганагын күрсәтә:

1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37]37
  Галим аны «расщепление древнетюркского э» дип атый.


[Закрыть]
. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;

2) гарәп-фарсы телләре йогынтысы;

3) борынгы *а авазының нечкәрүе.

Төрки тел белеменә караган башка хезмәтләрдә исә татар, башкорт телләрендәге ә авазының чыганагы итеп күбрәк *а ның нечкәрү күренеше китерелә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган соңгы хезмәтләрнең берсендә бик үк объектив булмаган караш та чагылыш таба. Анда хәзерге татар (башкорт) телләрендә ә  авазы бары тик гарәп-фарсы алынмаларында гына кулланыла, ягъни ул борынгылык күренеше була алмый дигән берьяклырак караш үткәрелә: «Открытый вариант ä данной фонемы в названных языках (татар, башкорт телләре күздә тотыла. – Ф.  Х.) по преимуществу представлен только в составе слов заимствованных из персидского языка (включая опосредованные персидским слова арабского и иного происхождения)»[38]38
  СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002. – С.  225–226.


[Закрыть]
.

Мәсьәләгә ачыклык кертә төшү өчен, хәзерге телдә ә авазының кулланылышына җентеклерәк күзәтү ясыйк:

1) хәзерге телдә ачык ә авазы, чыннан да, гарәп-фарсы алынмаларында актив кулланыла: әҗер, әмәл, әхлақ, әһәмийәт, wәйран, мәқәл, кәғәз, сәнғәт, сәләт, тәқдир, җәбер һ.  б.;

2) ә авазы борынгы а авазының нечкәрү нәтиҗәсе булып тора. Тикшеренүчеләр бу күренешне комбинатор үзгәрешләргә кертәләр, ягъни бу очракта а авазы тел алды тартыклары җ, ч, с, з, ш һәм сонор тартыклар янәшәсендә нечкәрү кичерә, шул ук вакытта аларның күбесе хәзерге телдә сингармоник дуплетлар буларак кулланыла: ачы – әче, арчу – әрчү, бағла  – бәйлә, аз – әз, йабышу – йәбешү, ана – әни, ата  – әти, ақрын  – әкрен, баw – бәй һ.  б. Бу күренеш аерым сөйләшләрдә тагын да ешрак очрый: ач – әч, ачқыч – әчкеч, җайдақ – җәйдәк, йанчық – йәнчек, йаңақ – зәйәк һ.  б.

Шул ук күренеш борынгы нигез телгә мөнәсәбәттә чагыла: йаш – йәш, сач – чәч, айт – әйт, йайыл – җәйел, айлану – әйләнү, саныч – чәнеч, сачәк – чәчәк, байрам – бәйрәм һ.  б.

Сузыклар күчеше башлыча бер иҗекле тамыр сүзләр кысасында карала. Татар телендә исә ачык ә авазы сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә, шулай ук кушымчаларда килә: тәгәрмәч, бәйрәмгә, гөлләрдән, әниләргә һ.  б. Бу очракта ә авазының кушымчаларда кулланылышын икенчел сузык, ягъни сингармонизмга бәйле рәвештә а авазының нечкәрүе дип карарга мөмкин. Шул ук вакытта ике иҗекле тамыр сүзләрдәге ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә борынгы *е авазы урынында актив кулланылуына игътибар итү дә бик мөһим. Аны борынгылык күренеше, ягъни нигез телдәге *е (ä) авазының татар телендә үзенчәлекле чагылышы дип карарга тулы нигез бар. Татар телендәге әлеге үзенчәлекне, аерым алганда, түбәндәге сүзләрдә ачык күрергә мөмкин:



Этимологик сүзлектә[39]39
  Севортян Э. В. Этимологический словарь тюркских языков.   – Т. I. – М.: Наука, 1974.


[Закрыть]

ейер[40]40
  СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 227.


[Закрыть]
(последовать)


Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, татар телендәге әлеге күренеш аерым сүзләрдә генә түгел, ә системалы чагылыш таба. Чагыштырмалы-тарихи грамматика томнарының иң соңгысында (6 нчы том) бу турыда шулай ук искәртеп үтелә: «…отметим только, что фонема ä, появление которой в системах часто приписывают иноязычному (иранскому) влиянию, активно работает в уральской подгруппе в качестве рефлекса исконного ä(е) непервого слога, ср., igä «точить»<*еке, kiräk «нужный»<*gerek, irän «парень» < *eren, tötä «курить» < *tüte, представляя таким образом некий архаизм».

ě, ы авазларының тарихы. Хәзерге татар телендәге ĕ авазының килеп чыгышы шулай ук Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар күчеше белән бәйле: борынгы нигез телдәге *ē(ä) авазы и авазына күчә һәм системаның бөтенлеген саклау зарурлыгы нигезендә борынгы *i авазы, беркадәр киңәеп, бик кыска әйтелешле (редукцияле) ĕ авазы буларак формалаша: *iz~эз, *ič~эч, *il~эл (вешай), *илиг~элĕк, *it~эт, *bir~бĕр, kindik~кĕндĕк, kičig~кĕчĕ, kirlig~кĕрлĕ һ.  б. Борынгы *i авазы исә әдәби телдә һәм аерым сөйләшләрдә әйтелеш вариантлары буларак кына саклана: инә – энә, ире – эре, җип – җеп, ничкә – нечкә, пичән – печән һ.  б.

Шул ук вакытта хәзерге фәндә борынгы төрки тамыр сүзләрдә *ē(ä) һәм i авазларының параллель кулланышы борынгыдан килә, һәм ул нигез тел өчен хас диалекталь күренеш булган дигән карашны да күп кенә галимнәр уртаклашалар. Этимологик сүзлектә, мәсәлән, хәзерге татар телендә и авазы белән әйтелә торган игә, ийә, игез, илче кебек сүзләр и авазы белән китерелә: igä «точи», igä «хозяин», ikägü «вдвоём» (ДТС), и: рик «скучать» (ирегү), ирин «лениться» (иренү), и: с «запах» (ис) һ.  б. (Э. В. Севортян).

ы авазы – хәзерге телдә үзенең төп дифференциаль билгеләре буенча, арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән бик кыска (редукцияле) аваз. Борынгы *у (ы) авазы белән чагыштырганда, ул тулаем башка авазга күчми, әмма шактый җитди сыйфат үзгәреше кичерә: беркадәр киңәя, урта күтәрелешле авазга әйләнә һәм бик нык кыскара. Борынгы һәм хәзерге күпчелек төрки телләрдәге *у(ы) авазы үзенең әйтелеше белән рус телендәге ы авазына якын тора, ул – арткы рәт, югары күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык аваз.

Хәзерге татар телендә кыска әйтелешле ярымтар ы авазы сүзнең төрле урыннарында кулланыла.

Абсолют сүз башында (инициал) борынгы ы авазы белән бер үк позициядә килә: ыс, ыслау (копоть, коптить), ым (кивок, ишарә), ыру, ыргак, ырмау (паз, выемка) һ.  б. Аерым очракларда *у(ы) авазына башланган борынгы төрки тамыр сүзләр хәзерге телдә й протеза белән әйтелә: ygla>йыла, ylyğ >йылы (җылы), yraq>йырак, yš>йыш, yr>йыр (җыр) һ.  б.

Бер иҗекле тамыр сүзләрдә сүз уртасында (медиал) кулланыла: чык, чын, сын, тын, тыш, сыз һ.  б.

Ике иҗекле сүзләрдә икенче ябык иҗектә килә: авыз, бакыр, авыр, камыр, камыш, ылыс һ.  б.

Кайбер сүзләрдә исә икенче иҗектә килгән ы авазы борынгы телдәге и(у) авазының иренсезләшү нәтиҗәсе булып тора: кавыш<qavuš, хатын<qatun, казык<qazuq, сынык<synuq һ.  б.

Сүз ахырында килгән редукцияле ы авазының килеп чыгышы шулай ук үзенчәлекле. Бу аваз, гадәттә, фигыль нигезенә караган сүзләрдә кулланыла: укы, арчы, алҗы, ныгы һ.  б.

Бу очракта: а) сүз ахырындагы и(у) иренсезләшә: toğru~туры, ujqu~йокы; ә) ğ(ғ) тартыгы кыскара: qojuğ~куйы (куе), uluğ~олы; ačiğ~ачы.

Кыска әйтелешле ярымтар ы авазыннан тыш, хәзерге телдә ый дифтонгы да кулланыла: тый, сый, җый – тамыр сүзләрдә; укый, сыйлый, барлый, каплый – аффиксларда. Бу авазның асылы (статусы) турында, билгеле булганча, ике төрле караш яшәп килә. К. Насыйридан башлап күп кенә галимнәр аны аерым фонема, и авазының калын пары дигән карашта торалар. Соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә исә ул кушык сузык (дифтонг) дип бәяләнә.

ый дифтонгы яки авазының тарихына күз салсак, ул борынгыда сузык-тартык кушылмасыннан тора, һәм хәзерге телдә, кыпчак төркеме телләренә хас булганча, икенче тартык й  авазы белән чиратлаша: сый<siğ, җый<yiğ (ğ~й) һ.  б. Мәхмүд Кашгари сүзлегендә, мәсәлән, соңгы тартык й вариантында да теркәлгән: кый<qij (резать). Бу исә кыпчак телләренә хас д~г~й чиратлашу күренешенең шактый борынгы булуы турында сөйли.

Аффикслардагы ый авазы исә – ай дифтонгында а авазының тараюы нәтиҗәсе: барла+й – барлай~барлый; сайла+й   – сайлай~сайлый һ.  б. Кушымчаның киң – ай варианты хәзер дә урта диалект сөйләшләрендә саклана: бармаем (бар-ма-й-ым)   – бармыйм, сыйлаем (сыйла-й-ым) – сыйлыйм һ.  б.

Иренләшкән у, ү, о, ө авазлары һәм аларның тарихы. Төп дифференциаль билгеләре буенча, хәзерге телдәге у, ү борынгы сузыкларга тәңгәл килә: у – арткы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык; ү – алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшкән сузык аваз.

Идел буендагы сузыклар күчешенә бәйле рәвештә, хәзерге телдәге у, ү авазлары борынгы нигез телдәге киң әйтелешле *о, *ö сузыкларының тараюы нәтиҗәсе булып тора: *ōj>уй, *ōк>ук, *ōn>ун,*ōt>ут, *ōğul>угыл; *ör>үр, *öt>үт, *öč>үч һ.  б.

*о>у, *ö>ү күчеше татар әдәби телендә һәм диалектларда, нигездә, эзлекле чагылыш таба, әмма урта диалект сөйләшләрендә, шулай ук сирәгрәк мишәр, ягъни көнбатыш диалект сөйләшләрендә борынгы *о, *ө авазының реликтлары да чагылыш таба. Мәсәлән, этимологик *о авазының беркадәр тарайтылган варианты кулланыла: йōк, җōк (йук), боталу (буталу), чобалу (чуалу), монча (мунча), йока (йука), колъяулык (кулъяулык), орлау (урлау), олау (улау) һ.  б; этимологик *ö авазының үзенчәлекле рефлексы саклана: көңөл (күңел), бөгөн (бүген), төбә (түбә, өй түбәсе), төбәтәй (түбәтәй) һ.  б.

Көнбатыш диалектның Ләмбрә сөйләшендә у, ү авазларының уо, үө дифтонгоидлары рәвешендә әйтелешен дә борынгы *о, *ö авазларының эзе саклану, ягъни о>у, ö >ү күчешенең төгәлләнмәгән булуы дип аңлатырга мөмкин: зуор (зур), суок (сук), туокта (тукта), күөп (күп), күөрде (күрде), күөмер (күмер) [41]41
      Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 27 б.


[Закрыть]
һ.  б. Шуңа ук охшаш фонетик күренеш урта диалектның Бастан сөйләшендә дә теркәлгән: туой (туй), буолган (булган), шуолай (шулай), йуок (юк)[42]42
       Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Беренче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ.  б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 169 б.


[Закрыть]
.

о, ө авазлары исә килеп чыгышлары буенча *u(у), ü(ү)   авазлары белән бәйле. Мәсәлән, u(у)>ŏ күчеше: uč>ŏч (летай), uluğ – оло (олы), ujat >ойат (оят), qutu učdy >коты очты, qulmaq>колмак, qum>ком, qurt>корт һ.  б.

ü(ү)>ө күчеше: ün>өн, üj>өй, ür>өр (лаять), üč>өч, кül>көл (смеяться), кün>көн, küzün>көзән, küsä>көсәнү (желать), el-kün>ил-көн (народ) һ.  б.

Нигез телдәге *о, *ö авазлары белән чагыштырганда, бу иренләшкән сузыклар сыйфат үзгәреше дә кичергәннәр. Этимологик сузыклар – киң әйтелешле (түбән күтәрелешле) һәм чагыштырмача озын әйтелә торган авазлар. Күчеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән ŏ, ө сузыклары исә ярымтар (урта күтәрелешле) һәм бик кыска әйтелешле: оч, өч, кот, көн һ.  б.

Татар теленең аерым сөйләшләрендә борынгы *u, *ü авазларының кулланылышы да теркәлгән. Этимологик *u (у) авазы саклана: бутка (ботка), тукмач (токмач), сурау (сорау), ухшау (охшау), куңгыз (коңгыз), суң (соң) һ.  б.

*ü(ү) авазы саклана: җүгерү//йүгерү (йөгерү), мүгез//нүгез (мөгез), гүбе (гөбе), бүгелү (бөгелү) һ.  б.

Татар теленең мишәр диалектында һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә иренләшкән сузыклар шактый көчле иренсезләшү кичергәннәр. Бу күренеш бигрәк тә *u>ŏ, *ü>ө күчеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән ярымтар һәм бик кыска әйтелешле (редукцияләнгән) ŏ, ө авазлары өчен хас. Мәсәлән, мишәр диалектында:

Чүпрәле сөйләше: солы~сылы, бодай~быдай, он~ын, төлке~ телке, көн~кен, сөт~сет һ.  б.;

Мордва-Каратай сөйләше: коры~кыры, тора~тыра, тормыш~тырмыш, көлә~келә, төпле~тепле, көн~кен һ.  б.;

Чистай сөйләше: солы~сылы, он~ын, болыт~былыт, дөрес~

дерес, корал~кырал, болын~былын һ.  б.;

Чистай керәшеннәре сөйләшендә: өзелә~эзелә, сөлге~селге, чөй~чей, тоз~тыз, көмешче~кемешче, йөзек~йезек// җезек һ.  б.;

Тау ягы (Подберезье) керәшеннәре сөйләше: болын~былын, солы~сылы, төтен~тетен, төлке~телке һ.  б.

Урта диалект сөйләшләрендә ō, ө авазларының иренсезләшүе алай ук системалы чагылыш тапмый. Ул, асылда, Дөбьяз, Касыйм сөйләшләрендә һәм, өлешчә, башка сөйләшләрдә генә урын ала:

Дөбьяз сөйләшендә: болын~былын, толым~тылым, болар~ былар, тормыш~тырмыш, көн~кен, өч~эс, сөт~сет, төлке~ телке, көтү~кетү, йөз~йез һ.  б.;

Касыйм сөйләшендә: сөт~сет, көн~ ﻋен, төн~тен, көл~ ﻋел һ.  б.;

Златоуст сөйләшендә: бозау~бызау, богау~быгау, болай~былай, томау~тымау һ.  б.;

Тархан сөйләшендә: көн~кен, төлке~телке, он~ын һ.  б.

Бу рәвешле иренсезләшү күренешенең сәбәпләрен тикшеренүчеләр Идел буендагы төрки телләр (татар, чуаш телләре) өчен хас ареаль күренеш дип саныйлар һәм аны сузыкларның күләм ягыннан кыскаруы – редукция күренеше белән бәйләп аңлаталар[43]43
  СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 72.


[Закрыть]
.

Шул рәвешле, хәзерге телдәге тугыз сузык аваз һәм бер дифтонг (ый) үзләренең килеп чыгышы буенча борынгы төрки нигез телгә барып тоташа һәм аерым сыйфат үзгәрешләрен кичергән хәлдә гамәлдә йөри. Телебездәге авазлар тарихын бу рәвешле җентекләү, Идел буендагы төрки телләрнең үзенчәлеген башка төрки телләргә мөнәсәбәттә ачыклау белән бергә, әдәби тел тарихын, борынгы язма истәлекләр телен өйрәнгәндә, аерым фәнни-методик әһәмияткә дә ия.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации